Электронная библиотека » Зариф Баширов » » онлайн чтение - страница 3


  • Текст добавлен: 31 августа 2018, 19:00


Автор книги: Зариф Баширов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 28 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Шулай сөйләшеп утыра торгач, Камил бервакытны дәртләнеп китеп, бөтен өй эчен яңгыратып, көр тавыш белән җырлап та җибәрде. Өй хуҗасы, пошынган рәвештә әле бер тәрәзә, әле икенче тәрәзә алдына барып, урам якка каранып йөри башлады һәм тәрәзәләрнең пәрдәләрен төшереп куйды. Күрәсең, Камилнең көчле тавышы аны өркетте булса кирәк. Тик ул моны кадерле кунакка ачык әйтергә кыймый иде, ахры. Камил аның пошынуын сизеп алды бугай:

– Нәрсә син, агай, – диде, аңа гаҗәпләнеп караган рәвештә, – әллә минем җырлавымны яратмыйсыңмы?

– Юк, энем, алай түгел, – диде Сөнгатулла. – Син матур да, тәэсирле итеп тә җырлыйсың, һәм мин татар көйләрен үзем дә яратам. Ләкин мин бит шундый бер мохиткә карап көн күрә торган кеше. Ничә әйтсәң дә мулла. Ә бит безнең надан халык каршында җыр, музыка дигән нәрсәләр шайтан фигыле, имансызлар гадәте итеп санала. Әгәр дә мәчет картлары синең минем өемдә җырлавыңны ишетсәләр, иртәгә үк мине мәчеткә чакырып: «Мулла башың белән өеңдә әллә нинди килмешәкләрне җырлатып ятасың!» – дип, утка бастырачаклар.

Шушы чорларда мин әтидән яшереп бер гармун алган идем. Без дустым Зиннәт белән аны төннәрдә генә аларның мунчаларында уйнап маташабыз, өйрәнергә тырышабыз. Ә көндезен аны арт бакчабыздагы агач умарта оясы эченә яшереп куям. Ничектер беркөнне әти шул гармунны табып алган. Иң элек ул мине яңакларым шешеп чыкканчы чәпәде дә, аннары гармунны таптап, изеп ташлады.

– Җитмәсә тагын, келәттән ашлык урлап сатып алгансыңдыр әле бу шайтан коралын! – дип җикеренде һәм кычкырынды.

Камил Мотыйгый, тиздән булачак революция турында сөйләгәч, шушы вакыйга исемә килеп төште дә:

– Революция булгач, яшермичә гармун уйнарга да, җырларга да мөмкин булачакмы? – дип сорадым.

– Билгеле, – диде ул, – мәктәпләргә хәтта җыр, музыка дәресләре дә кертеләчәк!

Тагын бер нәрсә минем күңелне борчый иде.

Безнең авылда Гөбенә суына салынган дүрт ташлы тегермәнне Василий дигән бер урыс биләп тора. Василийның дүрт кызы бар. Безнең авылда туып, татар кызлары белән бергә уйнап үскәнлектән, алар, татар телен ана теле шикелле белү белән бергә, безнең авылга шулчаклы ияләшкәннәр:

– Шушы авылдан бер генә дә китәсе түгел, татар егетенә генә иргә чыгасы иде! – диләр иде.

Иң азагында аның кече кызы бер татар егетенә (Шәкүр каракның улы Сабир турында сүз бара. – Р. З.) ябышып та чыкты. Ләкин бу вакыйга зур җәнҗаллар тудырды. Икенче көнне үк авылга урядник белән күрше урыс авылының побы килеп җитте. Алар авыл мулласына боерык бирделәр:

– Аларга ислам шәригате буенча никах укыйсы булма. Шулай итәсең икән, муллалыгыңнан төшерелеп, төрмәгә озатылырсың!

Әлеге поп аларны христиан законы буенча кушарга тели:

– Чөнки закон шулай: урыс кызы татарга чыкса, аларның икесе дә һәм балалары да христиан саналырга тиешле! – ди.

Ләкин егет тә, аның ата-аналары да моңа риза түгелләр. Менә шунлыктан алар байтак вакыткача законлаштырылмаган хәлдә яшәделәр. Ә халык аларга «никахсызлар» дип кырын карап көлде.

Безнең авылда кырык йортлап керәшен саналган татарлар бар иде.

Алар тыштан гына чукынган булып йөри. Балалары тугач, күрше авыл побы аларга урысча исем куша. Ә авыл мулласы мөселманча исем бирә. Шулай итеп, алар рәсми рәвештә «Иван», «Степан» саналалар, халык телендә исә, хәтта тирә-юньдәге урыслар арасында да алар «Әхмәт», «Ихсан» дип йөртелә. Алар гаскәри-солдат хезмәтенә алынганда «христиан» саналып, христиан исәбенә керә, үлгәч мәетләрен дә рәсми рәвештә мөселман татарлар белән бер зиратка күмәргә ярамый, аларның үзләренең мазарлыклары бар иде. Иң начары – мөселманнар белән христиан саналганнарга өйләнешү патша указы буенча тыелган. Бу закон бик күп фаҗигаләргә сәбәп була иде. Әгәр мөселман татар керәшен кызына өйләнә калса, аларның балалары да христиан саналырга тиеш. Шуңа да мөселманнар керәшеннәр белән үзара никахлашудан саклана. Керәшен кызын алып законсыз, әмма никахлы яшәгән кешеләргә дә кырын карыйлар иде. «Кара сарыкның кайчан агарганы бар?» дигән сүзне мин еш ишетеп үстем.

Безгә якын гына торган Фазлый исемле бер татарның кызы бер керәшен егетенә ябышып чыкты. Ләкин Фазлыйныкылар икенче көнне үк бөтен нәсел-нәсәпләре белән җыелып бардылар да әлеге кызны өстерәп алып кайттылар һәм, эштән чыкканчы кыйнап, бер атна буенча төтенле мунчада газаплап тоттылар.

Шуның аркасында җиләктәй матур кыз Фатыйма озак еллар кияүсез яшәде, керәшен калдыгы дип, аны берәү дә алмады.

Миндә чиксез авыр тәэсир калдырган шушы вакыйгалар турында сөйләгәч, Камил Мотыйгый:

– Менә бит ничек ул бездә, – диде. – Ләкин мондый законнар, мондый хәлләр тиздән тарих битләрендә кара тап кына булып калырлар!

Камил мин сөйләгән шушы вакыйгалар турында үзенең хатирә дәфтәренә беркадәр нәрсәләрдер язып алды да:

– Вакыты килер, без мондый вәхшәтләрне матбугат сәхифәләрендә ачарбыз! – диде.

Күрәсең, ул тиздән татар телендә ирекле матбугат барлыкка киләчәген күз алдында тотып шулай сөйләнгәндер.

Акъегет мәдрәсәсендә үткәрелгән кичәләрдәге сүзләр һәм анда укылган газеталар тәэсире аркасында шәкертләрнең бер өлешендә ниндидер уяну булса да, аның төп нигезе ничек барлыкка килүен аңлаудан мин бик ерак тора идем әле. Без тик менә шуны гына беләбез: дөньяда студент һәм социалист дигән бер төркем халык бар, әнә шулар, дау куптарып, революция ясаячаклар икән!

Камил Мотыйгый социалистлар турында да күп кенә сөйләде. Ләкин мин аның мәгънәсен тотып кала алмадым. Мине кызыксындырган нәрсәләр башка иде: татар телендә дә газета-журналлар чыгачак, матур әдәбият китаплары да бер-бер артлы туып торачак, талантлы Габдуллалар мәйданга киләчәк, яңа тәртипле мәктәпләр дә ачылачак, ачыктан-ачык җырларга, гармун уйнарга да ирек булачак, урыс, керәшен һәм татар яшьләренә үзара өйләнешү дә тыелмаячак.

Менә шундый шатлыклы, өметле хәбәрләр сөйләүче Камил Мотыйгый минем күз алдымда гомерем буена югалмаслык бер шәхес булып калды. Озак та үтмәде, ул сөйләгәннәр шул елның көзендә үк беркадәр барлыкка килде.

Барыннан да бигрәк, татар телендә газета-журналлар чыга башлап, матбугат битләрендә Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Нәҗип Думави, Миргазиз Укмасый, Фатих Әмирхан шикелле талантлы шагыйрь һәм язучылар күренде.

Мин беренче тапкыр Тукай шигырьләре белән әлеге Сөнгатулла муллаларда Камил Мотыйгый тарафыннан чыгарыла торган «Әлгасрел җәдит» журналы аша таныштым. Сөнгатулла мулла Тукай шигырьләре басылган бу басманы минем кулга тоттырган чакта:

– Менә укы инде теге вакытта Камил зур өмет баглаган Габдулла шигырьләрен! – диде.

Аның бу сүзләрне әйткән чагындагы мөлаем кыяфәтендә бер яктан Тукай шигырьләрен чиксез ярату сизелеп торса, икенче яктан Тукайның үз туганнары тирәсеннән күтәрелүенә мактану төсмерләре дә күренә иде.

4
(Шигырь җене)

Без укый торган Акъегет авылы мәктәбенә 1905 елгы революция нәтиҗәсендә татарлар арасында беренче тапкыр чыга башлаган «Казан мөхбире», «Йолдыз», «Азат», «Бәянелхак», «Өлфәт» һәм «Фикер» кебек газеталар да килә башлады. Алар безнең тәрәккый мәҗлесен тагын да җанландырып, кыздырып җибәрделәр. Бу газеталарны укыгач, фикер алышулар тагын да киңәя барды.

Акъегет мәдрәсәсендә дә, зуррак сыйныфларга үрләгән саен, фән уку артта кала, бөтенләе белән диярлек, башка дини мәдрәсәләрдәге шикелле, мәгънәсез иске мантыйк (логика) дәресләренә күчелә иде. Шунлыктан алар безне шактый туйдырды. Матбугат килә башлагач, без инде укуга бөтенләй түбән, әһәмиятсез дип карый идек. Газета уку белән артык дәрәҗәдә мавыгып киттек. Бигрәк тә «Казан мөхбире» н дүрт күз белән көтеп ала торган идек. Чөнки аңарда бер-бер артлы Мәҗит Гафури, Нәҗип Думави, Миргазиз Укмасыйларның шигырьләре чыгып тора. Газеталарны алгач та без зур дәрт белән күз йөртә башлыйбыз: кемнәрнең нинди шигырьләре бар?..

Ә минем беренче сүзем:

– Мәҗит Гафури шигырьләре бармы?

Бишенче ел инкыйлабыннан элек мин шул елларда мәйданга килгән Фатих Халиди, Фатих Әмирхан, Фатих Кәрими, Галиәсгар Камал, Риза Казый, Закир Һади кебек язучыларның әсәрләрен зур ләззәт белән укып килгән булсам да, шулай ук Нәҗип Думави, Миргазиз Укмасый шигырьләре дә миңа нык тәэсир итсә дә, әллә инде «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» дигән хикәя шулкадәр тетрәндергән, байтак вакытка чаклы миндә татар дөньясында Мәҗит Гафуридан да югары торган бер әдип юктыр дигән караш дәвам итеп килде. Мин әлеге газеталарны кулга алгач та аулак бер җирне табып утырам да зур бер дәрт, ләззәт белән Гафури шигырьләрен укырга керешәм. Кат-кат укыйм, аларның мәгънәләрен аңларга тырышам. Укыган саен алар мине тагын да ныграк җәлеп итәләр, тирән уйга салалар. Шушы чорларда мин авыл тормышыннан байтак кына җырлар, бәетләр язган идем. Боларны авыл егетләре гармун көенә җырлап та йөрделәр. Алар миннән шушындый җыр һәм бәетләрне авыл кызларының кайберсен мактап, кайберсен хурлап язуны сорыйлар, мине җылы мунчаларга алып барып конфет, прәннек, чикләвек кебек нәрсәләр белән дә сыйлыйлар иде. Макталган кызлардан – мактавым өчен әле макталмаганнардан – мактап язачагым өчен, байтак кына чиккән кулъяулыклары да, ак пирчәткәләр дә алган идем инде. Әнә шуларны мин Мәҗит Гафури шигырьләре белән чагыштырып карыйм да ертып, ботарлап ташлардай булам, чөнки аларда Гафури җырлаган әһәмиятле фикерләр юк.

Ә минем язганнарым ни турында? Кыз урларга йөреп тә булдыра алмаган Манир Җамали малае Галәвидән көләм. Шайтан Хисами кызы Мәрхабәнең матурлыгын мактыйм. Камарай кызы Фатыйманы уңмаган дип хурлыйм. Хәсән кызы Камилә егетләрдән чәч тәңкәсен алдырган! Кәтәмән карт ялкау, ындырдагы арыш кибәннәре унар ел сугылмый ята!

Ә ул халыкның артта калуын, ачлык, ялангачлыкта яшәвен сөйли, шундый бәхетсезлек белән көрәшкә чакыра. «Тама-тама су савыты тулган вакыт», – ди.

Шуннан соң мин «Яшә, хөррият, яшә!» дигән бер шигырь яздым да аны «Казан мөхбире» нә җибәрдем. Аннары «Кем икән без татарны уятучы?» дигәнне язып, шул ук Казанда чыга торган «Йолдыз» газетасына салдым. Ләкин аларны язганлыгымны, җибәргәнлегемне берәүгә дә белдермим әле мин.

– Әгәр дә басылмый калсалар, – дим, – шәрикләрем күз ачарга да ирек бирмәсләр, көләрләр. «Ат дагалаганда, бака ботын кыстыра» диярләр.

Тагын бертөрле курку да башланды: «Идарәдән җаваплар» дигән бүлектә «Зариф әфәнде Бәшири, җибәргән нәрсәгез яраксыз табылды, басылмады» дип тә язып чыгарсалар, хурлыгыннан асылын да үл инде!.. Үзе кеше төсле хат кисәге яза белмәсә дә, кешедән көлгәндә, күкрәген киереп, борынын чөяргә ярата торган Лотфулла хәлфә күз ачарга да бирмәс! Тегеләй дә, газета белән артык мавыгып китеп, безнең укуга салкын каравыбыз өчен тиресенә сыеша алмый йөргән бу адәм очынып китәр дә туктаусыз «Нихәл, шагыйрь?» дип мыскыллар да торыр.

Газеталары да тагын, үч иткәндәй, нәрсәсенә кирәктер инде ул. Һәр номеры саен «Җибәргән нәрсәгез яраксыз табылды, басылмый» шикелле сүзләрне бастыралар гына. Нигә кирәк иде инде кешене шулай оялтырга? Җибәрелгән әйбереңне басмау хурлыгы гына җитмәгән иде ди, тагын аны газетага язып та бөтен дөньяга фаш ит, имеш!

Шунлыктан мин, әлеге газеталар килгәч тә, иң элек әнә шул «Идарәдән җаваплар» дигән бүлекне карыйм: минем исем дә эләкмәгән микән шул хурлык тактасына?

Шушы атна-ун көн эчендә шулай тынгысыз уйлар белән йөреп тәмам эштән чыктым бит: ашым – аш, йокым йокы түгел!

Шундый көннәрнең берсендә әлеге Лотфулла Булатов дигән хәлфәдән дәрес алып утыра идек. Баш мөгаллим Гариф хәлфә, авызы колак артына җитеп шатланган кыяфәттә, кулына берничә газета тотып, безнең янга килеп керде:

– Бераз гына туктап торыгыз әле!.. – Ул Лотфулла хәлфәгә шуны әйтте дә бер газетаны ачып укый башлады: – «Яшә, хөррият, яшә!»

Дошманымны җиңгәндәй булып, әллә ничек кинәт җиңеләеп киттем, Гариф хәлфә дә, Лотфулла хәлфәгә карап:

– Шаулама әле, яхшылап укырга ирек бир! – диде.

Аның бу сүзләре минем шәрикләрне дә очындырып җибәрде бугай, алар дәррәү сикерешеп тордылар да хәлфә абыйны сырып алдылар.

– Яңадан укы әле, хәлфә абый?..

– Чынлап та Зарифныкымы?

Лотфулла хәлфә, ачуыннан булса кирәк, алдындагы зур, катыргы тышлы «Һидайя»[9]9
  Һидайя – шәригать законнарын өйрәтәторган китап.


[Закрыть]
китабын ачкан көйгә калдырып, бүлмәдән чыгып китте. Усал Бәрлебаш Хәлиме аның артыннан кычкырып калды:

– Әй, Лотфулла абый, китабыңны ачык калдырдың бит – шайтан укыр!

Маҗгар Вәли көлеп җибәрде:

– Шайтан укырга гына ярарлык та инде ул!..

Шактый коры табигатьле, тәртип саклауны яратучан Гариф хәлфә бу юлы безгә бер сүз дә әйтмәде. Ул шигырьне укып бетерде дә:

– Мин боларны хәзердән үк хаҗи әфәндегә алып барып укыйм әле, – диде. – Үз мәктәбеннән әдипләр чыгу аны да шатландырсын!..

Гариф хәлфә, чыгып китәргә җыенгач:

– Ә, монысы да бар икән әле! – диде дә, әлеге минем шигырь басылган «Йолдыз» газетасын кабат ачып, аның баш мәкаләсен укырга кереште.

Кыска гына әйткәндә, анда шулай язылган иде: «Халкыбыз арасында әлегә кадәр мәйданга чыга алмый яткан талантлар шактый күп икән. Идарәбезгә менә шундый талантларның язган нәрсәләре бер-бер артлы килеп тора…»

Бу сүзләр миңа «Шул талантларның берсе шушы газетада шигыре басылган Зариф әл-Бәшири» дип әйткәндәй тоелды.

Гариф хәлфәнең, Заһидулла байлардан әйләнеп, әлеге газеталарны алып кайтуын көтү миңа чиксез авыр булды. Мин сабырсызлык белән әле бер тәрәзәгә карыйм, әле икенчесенә, әле бер бүлмәгә барып керәм, әле икенчесенә. Кайсы гына бүлмәгә барып керсәм дә, һәммәсендә дә шул турыда сүз бара, шәкертләр мине сырып алалар:

– Кайчан яздың аларны, ничек яздың, нигә безгә күрсәтмәдең? Җыелышта укыйсы калган иде аны!..

Соңыннан уйлыйм: «Мәҗит Гафурилар, Нәҗип Думавилар да, шулай беренче шигырьләре басылып чыккач, минем шикелле шатланудан җенләнеп йөрделәр микән?» – дим. Шул ук вакытта минем Мәҗит Гафурига булган хөрмәт, мәхәббәтем тагын да көчәйде. Әйтерсең лә мин бу нәрсәләрне үзем генә язмаганмын, аларны язуда Гафуриларның да зур катнашы, булышлыгы булган!..

Шундый көннәрнең берсендә түбәндәге хәл булып алды: кичкә таба мәдрәсәгә күп кенә газеталар килде. Ә без аларны бүлешеп алдык та торган бүлмәләребезгә кайтып укый башладык. Озакламый кичке караңгы төшеп, лампаларга ут алынды. Шул чагында Лотфулла хәлфә, бүлмәдән бүлмәгә йөреп, безне эзли иде:

– Әйдәгез дәрескә! – ди. – Һидайя дәресенә бит, беләсезме?

Усал Хәлим аңа:

– Куй әле шул «Һидайя»ңне, – ди. – Күрәсең ич, без яңа газеталар укыйбыз. Аларда Гафури һәм Думавиларның да яңа шигырьләре бар!

Лотфулла хәлфә ачуланып кычкыра:

– Сафсата! – ди. – Кышкы имтихан якынлашып бара, ә сез «гәҗит тә Мәҗит» дисез, гәҗит белән имтихан тотарсыз менә!

Хәлим ашыкмый гына кулындагы газетаны җайлап бөкләде дә күкрәгенә кысты һәм Лотфулла хәлфәгә ярсулы карашын ташлады:

– Нәрсә ул сафсата, газеталармы?! Мәҗит Гафурилар, Нәҗип Думавиларның шигырьләреме?! Юк, алар сафсата түгел, сезнең «Һидайя» ләрегез сафсата! – Ул, шушы сүзләрне әйткәннән соң, идән буйлап атлап йөри-йөри, «Тама-тама су савыты тулган вакыт!» дип сөйләнә иде.

Лотфулла хәлфә аңа таба аптырап карап торды да:

– Йә, тагын да нәрсә әйтергә телисең? – диде. – «Су савыты тулган!» дип, дәрестән качарга уйлыйсыңмы? – Ул бармак янап чыгып китте.

Хәлим аның артыннан шап иттереп ишекне ябып калды:

– Су да бер тулгач таша башлый, чуен да бер тишелә!..

Шул тавышка коридорга җыелган шәкертләр бердәм шаулап кычкырдылар:

– Дөрес, Хәлим, дөрес!..

Эш шактый зурга китте.

Ул көнне безнең шәрикләрнең берсе дә дәрескә чыкмады. Бер атна чамасы төрле җыелышлар барды, мәдрәсә башлыклары шәкертләрне мәдрәсәдән куу белән янадылар, шәкертләр, реформа таләп итеп, мәдрәсәне ташлап чыгу мәсьәләсен куйдылар.

Заһидулла байның хат язуы аркасында әлеге Хәлимне Акъегет авылыннан егерме чакрым чамасындагы Бәрлебаш авылына атасы Гатаулла мулла, ат җибәртеп, үз янына алдырды.

Хәлим өч-дүрт көннән соң яңадан әйләнеп килде дә безгә кыскача гына итеп атасының ничек әрләүләрен, куркытуларын сөйләп бирде.

– Хәлфәләренә, байларга каршы тел озайтасы булсаң, бүгеннән укытудан туктатырмын да сука башына тотындырырмын үзеңне! – дигән ул улына. – Тик сукачы мажик булып йөр аннары!

Шуларны сөйләгәннән соң, Хәлим безнең җанга җылы биргән икенче бер хәбәрне дә белдерде:

– Моннан ике-өч көн элек безнең авылдан ике чакрымда гына булган Кече Кайбычта Сөнгатулла муллада булдым. Анда әлегәчә без күрмәгән «Вакыт» һәм «Фикер» дигән яңа газеталар бар икән. Шулай ук безгә килми калган «Казан мөхбире» дә… Аларны Сөнгатулла муллага аның Уральскидагы карендәше Камил җибәреп тора икән.

– Аларда да Мәҗит Гафури шигырьләре бармы?

– Бар, бар! – диде Хәлим. – Шундый әйбәтләр, хәтта алып кайтып укыгач, алар минем әтиемә дә нык тәэсир итте. Шуның аркасында аның миңа булган ачуы да йомшарды.

Шуннан соң ул тагын шуларны да сөйләде:

– Ул газета һәм журналларда Нәҗип Думави белән моңа кадәр безгә билгеле булмаган Габдулла Тукаев дигән яңа бер шагыйрьнең дә искиткеч яхшы шигырьләре бар икән. Хәтта аның шигырьләре Мәҗит Гафуриныкыннан да шәбрәкләр!

Аның бу соңгы сүзләре мине үртәгәндәй, йөрәгемә чирткәндәй булды:

– Кит әле моннан! – дидем мин аңа. – Мәҗиттән дә шәп иттереп кем шигырь яза алсын?!

– Язалар икән шул! Укып күргәч, үзегез дә ышанырсыз әле…

– Укыгач күрерсез, белерсез, имеш! Пешкән шалкан! Без аларны кайдан табып укыйк? Күчереп алып килсәң булмадымы?

Шул минуткача якын дус булып йөргән Хәлим, күчереп алып кайтмаганы өчен, минем каршымда түбән бер кеше кебек булып калды.

Төне буе уйланып, пошынып ятканнан соң чыдый алмадым: иртә таңнан торып, барлы-юклы киемнәремне киендем дә, кулыма бер таяк алып, Кече Кайбыч авылына юл тоттым.

Ачы җил, күз ача алмаслык буран, юлны калын көрт баскан, ләкин аларның берсе дә мине куркыта, юлымнан туктата алмый, чөнки Гафури шигырьләре белән әлегә чаклы үзем күрмәгән Габдулла Тукаев шигырьләрен укырга барам!

«Тукаев шигырьләре Гафури шигырьләреннән дә әйбәтрәк!» Хәлимнең әнә шундый сүзләре дә мине очындыра.

Кичке эңгердә Сөнгатулла муллаларга барып кердем. Ул мине җылы каршылады. Ни өчен килгәнлегемне әйткәч, мине нык кына шелтәләп тә алды:

– Шундый салкында туңып үләргә уйладыңмы әллә? – диде. – Берәр таныш кеше артыннан хатың булса, мин үзем ул газеталарны җибәргән булыр идем!

«Ахмак сүз, – дим мин эчемнән генә. – Таныш кеше кайчан килеп чыга да, ул газеталар миңа кайчан тапшырыла? Шуны көтеп ят, имеш!»

Ул мине җылытырга тырыша, ашарга-эчәргә кыстый, уку хәлләрен сораша, ә мин аларның берсенә дә колак салмыйм, әлеге шигырьләрне укыйм. Соңыннан ул да көлеп җибәрде:

– Аңлыйм, аңлыйм мин сине… Тукаев шигырьләре инде мине дә иләсләндерә башлады.

– Ә Мәҗит шигырьләре?

Сөнгатулла мулланың «Тукаев шигырьләре» дип атап әйтүе аның Мәҗит Гафурины кимсетүе төсле булып тоелды миңа. Шунлыктан мин тагын да шул сорауны кабатладым:

– Синеңчә, Гафури шигырьләре начармыни?

– Юк, алай дигән сүз түгел, – диде ул. – Син Тукай шигырьләрен беренче тапкыр күрәсең, шуңа күрә генә әйтәм.

Ләкин, дөресен генә әйткәндә, Тукай шигырьләре мине беренче тапкыр уку белән үк йотып алсалар да, мин әле Тукаймы, Мәҗитме шәбрәк яза дигән бер фикергә килерлек хәлдә түгел идем. Сукыр тавыкка бар да бодай дигәндәй, аларның һәммәсе дә миңа җан азыгы, һәммәсе дә минем йөрәгемне җылыта!

5
(Күңел Казанга тарта)

Унбер-унике яшьләремдә әти мине Казанга алып барган иде. Ләкин ни өчендер ул баруымда Казан миндә бертөрле дә истәлек итеп күз алдына китерерлек, сагынып сөйләрлек эз калдырмаган. Шунлыктан миндә аның турында күп мактаулы сүзләр, легендалар сөйләнгән Казан каласын барып күрү дәрте торган саен көчәя генә иде. Бигрәк тә Мәҗит Гафуриның шунда булуы – аның мәдрәсәи «Мөхәммәдия» дә укуы турындагы хәбәр миндә бу теләкне тагын да үстереп җибәрде. Кыш буенча шул ният белән тиенләп җыеп килгән бер сум кырык тиен акчамны кесә төбенә салып, мин Акъегет авылыннан унбиш чакрымда булган Козловка пристанена киттем. Аннан, дүртенче класс пароходка утырып, Казан каласына…

Усиягә, Казан пристанена килеп төшкәч, мин шундагы извозчиктан:

– «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен беләсеңме? – дип сорадым. – Шунда барырга иде.

– Печән базарына илтеп төшерермен, – диде бу. – Шул тирәдә бугай ул. Ни йомышың төште?

– Мәҗит Гафурины күрәсе иде. Син аны беләсеңме?

Извозчикның Мәҗит Гафурины белмәвенә чиктән тыш гаҗәпләндем.

Пристаньда халык кайный, трамвайлар йөреп тора, кешеләр шуңа утыралар да китәләр. Ә мин бернәрсә дә аңламыйм, кая барырга да белмим.

Арлы-бирле ялтыранып йөрдем дә, зур арбалы извозчикка утырып, шәһәргә киттем. Шулай итеп мин, авыл егете, җитмәсә тагын, җырлар, бәетләр язып йөргән, шагыйрь булу хыялы белән җенләнгән бер шәкерт, биш тиен урынына кырык тиен акча тотып, Печән базарына барып төшкәч тә, мәдрәсәи «Мөхәммәдия» не сораша башладым. Миңа:

– Тегәрҗеп урамында! – диләр.

– Кайда соң ул урам?

– Казан каласында!

Мәҗит Гафурины сорыйм.

– Казанда Мәҗитләр дә, Гафурилар да күп, – диләр.

Шушымы инде Казан?! Гафурины да белмәгән башлары белән нишләп йөриләр монда? Атаклы мәдрәсәнең дә кайдалыгын белмиләр. Бик надан булып чыкты бит әле Казан халкы.

Тинтерәп йөри торгач, «Мәгариф көтепханәсе» нең алдына барып чыктым. Аның ишеге янындагы пыяла шкафка төрле китаплар тезелеп куелган: «Алданма кызыл алмага», Миргазиз Укмасый шигырьләре. «Себер тимер юлы», Мәҗит Гафури әсәре.

Шул китап күземә чалыну белән, мин кибет эченә ташландым.

– Әнә шул пыяла тартма эчендәге «Себер тимер юлы» дигән китапны алып бирегез әле миңа!

Урта яшьләрдә, ыспай гына киенгән бер кеше миңа карап елмайды да:

– Нигә аны пыяла тартмадан алып торырга, – диде, – ул монда да җитәрлек!

Китапны алып биргәч, ул бераз гына миңа карап торды да:

– Сез саладанмы әллә? – диде.

– Әйе!

– Әйтәм җирле…

Китапны алдым да кош тоткандай булып чыгып киттем. Урамга чыккач, иң элек кесәмдәге акчаларны барлап карадым. Илле бер тиен акча калган!

– Алай-й-й, өч тиенгә күмәч алып ашасам, пароход билетына җитәрлек кала икән әле.

Тоттым да пристаньга җәяүләп киттем.

Шулай булса да, мин бик шат идем. Үземнең Казанга килүемне бушка чыкмаган иттереп тоям, чөнки минем кулымда Мәҗит Гафуриның әлегә чаклы мин күрмәгән бер китабы бар!..

Инде миндә Мәҗит Гафуриның үзен эзләп табу, аның белән күрешү кайгысы да, унар морҗалы өйләре булган Казанны күреп йөрү дәрте дә онытылган иде. Миндә тик бер генә теләк – ничек итеп тизрәк шул китапны укырга!

Шәһәрдән чыккач, чирәмгә утырдым да китапны актарырга керештем. «Себер тимер юлы» – Мәҗит Гафури әсәре! Китап тышындагы шул сүзләргә карыйм да тәмле уйларга чумам. Күз алдына китерәм: «Милләт кайгысы» – Зариф Бәшири әсәре! Шундый яшел тышлы китап пыяла тартма эчендә булыр микән? Эчке түш кесәмнән кәгазь, карандаш алдым да «Себер тимер юлы» китабына охшатып язылачак «Милләт кайгысы» ның тышлыгын ясадым. Тышлык яшел булырга тиеш иде. Тик яшел кәгазем юк бит янымда, каһәр! Китабым басылып чыкканчы әлеге кәгазь эчке түш кесәмдә сакланды.

Бу җәйне мин бөтенләе белән авылда үткәрдем һәм булачак «Милләт кайгысы» дигән җыентыкны оештырдым. Ләкин моны оештыру миңа арзанга төшмәде. Мин һәр көнне өй артындагы бәрәңге бакчасына чыгам да койма буендагы кычытканнар арасына яшеренеп утырып укыйм, язам. Ләкин, эш җайланып кына барган чагында, чәпчеп-чәчәлеп әни килеп чыга:

– Кайда чыгып китте инде бу тагын?! Җенләнде бит шул такмаклары белән!.. Болынга төшәргә, тавыкларга ат кузгалагы җыеп кайтырга иде бит…

Мин тиз генә «Себер тимер юлы» белән үземнең язмаларымны яшерәм.

Башкасы ни булса шул, әнием аларны алып ертып ташлый күрмәсен! дим. Мин, сукрана-сукрана, болынга төшеп китәм. Мәҗитне дә әнисе шулай җәфалый микән?

Шул җәйдә безнең авылга таштан яңа тәртип белән укыту өчен зур гына бер мәктәп салынды. Мин шунда укытучы булырга тиеш идем. Бер ел булса да укытып, үземне мөгаллимлектә сынап карыйсым килә иде. Чүтидә мәктәп салырга кирәк дип, Заһидулла байның колак итен ашаган кеше мин түгелме? Дәрт зур иде. Менә, ниһаять, кызыл кирпечтән мәктәп салынды. Ысулы җәдит өчен! Моңа шактый зур акча тоткан Заһидулла бай: «Үзең артыннан йөртеп салдырдың, инде яңа укуны да үзең башлап җибәр!» – дигәч, мин шатланып риза да булган идем.

Ләкин башта укытучы булу хыялы белән шактый мавыккан булсам да, тора-бара бу дәрт сүнә башлады, чөнки әти мине һәр көнне мәчеткә куа:

– Син булачак укытучы, аннан соң мулла! – ди. – Шулай булгач, халыкка яхшы күренергә, диндар булырга кирәк!.. Югыйсә, тегеләй дә яңа тәртипкә каршы төрлечә котыртулар барган чагында, динсез икән ул дип, күп кеше баласын укырга бирмәс!..

Мин бу сүзләрдә монафикълык күрәм. Мин мәчеткә халык күрсен өчен генә йөрергә тиешмени? Мәчет ул мулла-мунтагай өчен төшемле урын гына түгелме соң? Мөселманнарның иң зур бәйрәме – гает бәйрәмнәрен дә искә төшерәм. Килгән халык гает намазы алдыннан мулла-мәзингә мул итеп сәдака бирә. Ул гына да түгел, муллалар шәкерт улларын да ияртеп баралар. Халык аларга да сәдака бирә. Шундый төшем өчен әти безне дә гаетләрдә үз янына утырта иде. Бала чагында күңелле генә була иде ул! Ләкин тәрәккый мәҗлесләрендә сөйләнгән сүзләрне тыңлаганнан соң, бу гамәлнең түбәнлек икәнен һәм дингә бернинди дә катнашы булмавын аңлагач, сәдака өметләнеп утыруны үзем өчен хурлык дип саный башладым. Авылда калсам, әти белән каршылыкка керергә туры киләчәк иде.

Миңа җәй буе Казанда, Оренбургта һәм Уральскида чыга торган газета-журналлар килеп торды. Шуларны укып юанам, бөтен комачаулыкларга чыдыйм. Тик шунысы күңелсез: аларны уку, аларда язылган мәсьәләләр турында фикер йөртүемне уртаклашучы кешеләр юк.

Менә шулай пошынып йөргән көннәрнең берсендә минем яныма авыл мәдрәсәсендә укып чыккач, берничә ел читтә йөреп кайткан Рәхимҗан белән Хәсән дигән ике егет килде. Алар миңа үзләренең үпкәләрен белдерделәр:

– Үткән елларда син безнең белән аулак өйләргә йөри торган идең, җылы мунчаларда була идең, болын буйларында безгә кызлар турында язган бәетләреңне укый идең. Җәйге кичләрдә койма буйларында төрле әкиятләр сөйли торган идең. Быел нигәдер бик эреләнеп киттең әле син!.. Хәлфә булачак кешегә шулай кирәктер инде!

Шул көннән башлап һәр кичне ләчтит сатып утырган койма буе безнең китап уку урынына әйләнеп китте. Укылган китаплардан яшьләргә генә түгел, хәтта картларга да бик нык тәэсир иткәне Мәҗит Гафуриның «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» һәм «Себер тимер юлы» дигән китаплары иде. Аларны берничә тапкыр укыдык. Авыл халкы бер-берсеннән ишетә дә, кич булды исә, шунда килә.

– Йә әле, безгә дә укы әле шул китапны! – диләр.

Рәхимҗан «Себер тимер юлы» н укыган саен:

– Мин шул юлда Себердә йөрдем бит, – дип, сүз ачмый калмый. – Тимер юлы белән йөрү рәхәт тә, тиз дә! – ди ул. – Мин йөргән җирләргә ат белән барырга туры килсә, анда барып җиткәнче сакалың агарыр!

Ул үзенең тимер юлда тиз йөрүе аркасында күп җирләр күрүен, уе-фикере ачылуын сөйли.

– Иге-чиге юк бит илнең, – дип, янә бер шакката ул. – Һи-и, андагы байлык! Аны бит юлга салырга гына кирәк. Анысы җиңел генә түгел. Белемсез булмый. Мәҗит шуны әйтә ул, шуны аңлата. Уку кирәк, ди ул. Урыстан да узарлык белем кирәк безгә.

Аңа кушылып Песи карт та яшь чагында үзләренең ат белән Мәскәүгә баруларын сөйләп китә:

– Ике ай ярым йөрдек, Манир Җамали юлда салкын тидереп авырды да үлеп калды! – ди. – Ә менә хәзер тимер юл белән Мәскәүдән биш көндә әйләнеп кайтасың!

– Анысы шулай аның, – дип сүзгә кушыла Мингали. – Әнә күпме еллар Донбасста эшләп йөргән Сәйдәш Галләми авылга кайткан иде. Анда, малай, эшчеләр бик усаллана икән. Патшаның үзенә каршы сөйләүчеләр бар, имеш.

– Җае чыкса, һи-и. Без дә тик ятмас идек тә анысы.

– Әнә урыс алпавытының җирләре нинди шәп урында… Ут өстендә биетергә иде шуны.

– Син аны әйтәсең әле. Ә үзебезнекеләр? Низам байны кара син. Хәләл көч белән баеганмы? Садыйк хаҗины кара!

– Кул бер күтәрелсә, алар гына өлешсез калмас иде әле.

Шундый көннәрнең берсендә кемнәрдер Садыйк хаҗиның келәтенә төшеп, күп кенә малларын урлыйлар. Бу хәл авыл сәүдәгәрләре белән кулакларга безгә бәйләнү өчен җитә кала.

– Әнә бит алар көн саен, койма буена җыелып, ниндидер шайтан сабакларын укыйлар да: «Низам байлар белән Садыйк хаҗиларны да тыныч куймабыз!» – диләр.

Әнә шуннан чыккан инде ул келәткә төшү дә!

Минем әтиемә дә килеп җитәләр:

– Синең улың ниндидер бер Мәҗит дигән судинның шайтан сабакларын укып, авыл яшьләрен бозды, аларны караклыкка өйрәтте. Кем белә, келәт басу эшенә үзе дә катнашкандыр әле ул! – диләр.

Шуннан соң әти мине йөрүдән, яшьләр арасында китап укудан тыйды. Ләкин «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» тә, «Себер тимер юлы» да кулдан-кулга, өйдән-өйгә сәяхәт итүдән туктамады.

Үз гомерен авыл байларына эшләп үткәргән Хамаҗан Кәримәсе:

– Әйтәсе иде шул Мәҗит дигән кешегә – байларның менә шушы этлекләрен дә язсын иде ул! – ди.

* * *

1907 елның көзендә, басу эшләре бетеп, урманнан әтиләргә кыш буена җитәрлек утын ташыгач, мин Казанга укырга киттем.

– Болай булмас ул! – дим, мин әйтәм. – Мәҗит Гафуриныкы төсле китап бастырып чыгару өчен, әлбәттә, Казанга мәдрәсәи «Мөхәммәдия» гә укырга барырга кирәк. Чөнки Мәҗит Гафури да шунда укый ич… Китап бастыручы «Мәгариф көтепханәсе» дә шунда!

Казанга барып төшкән көннән үк, мин үз дәверендә матур гына шигырьләр язган, бер-ике җыентыгы да басылып чыккан Хәбиб Исхакый белән бер чәйханәдә танышып алдым. Ул да мәдрәсәи «Мөхәммәдия» дә укый икән. Ләкин танышкач та ул бер күңелсез хәбәрне әйтте:

– Үткән кыш Мәҗит Гафури безнең белән бергә укыды. Ул быел юк инде, Уфага кайтып китте, – диде.

– Инде миңа нишләргә? Ул булмагач, китапны да бастырып булмас инде… Уфага «Галия» мәдрәсәсенә барсам ничек булыр икән?..

Хәбиб Исхакый белән киңәшләшкәннән соң, мин, тәвәккәлләп, Казанда калырга булдым.

Хәбиб Исхакый белән без бер сыйныфта – шәрик булып укыйбыз, бер бүлмәдә торабыз, шәһәргә йөрергә чыкканда да гел бергә булабыз. Мин туктаусыз аңардан Мәҗит Гафури турында сорашам:

– Төсе, буе, кыяфәте, килбәте? Кием-салымы, тормышы? Шәптер, ә?! Фаэтонда гына йөридер?

– Син аны губернатор дип белдеңме әллә?

Хәбиб Исхакый аның шактый ярлы хәлдә яшәвен сөйләде дә:

– Ул үзен садә тота һәм түбәнчелекле, ләкин бик сак кеше. Урынлы-урынсыз сөйләүдән, күп катнашулардан тартына, – диде.

Мин үземнең моңа бөтенләй кире уйларымны әйткәч, Хәбиб Исхакый көлеп җибәрде:

– Алай булгач, китабың басылып чыккач, син үзеңне бик эре тотарга уйлыйсыңдыр инде?..

– Юк, нишләп алай булсын? – дим мин.

Хәбиб Исхакый да, минем шикелле үк, Мәҗит Гафурига көчле мәхәббәт саклый икән. Бигрәк тә ул аның шигырьләрен мактый:

– Аның шигырьләрендә өмет хисләре көчле, – ди.

– Алай булгач, син үзең нигә соң шулчаклы өметсез?

– Тормыш шулай итте мине, – диде Хәбиб, авыр гына көрсенеп.

Әхмәтҗан Мостафин кебек иске фикерле хәлфәләргә, иске тәртипләргә каршы көрәш алып барган Хәбиб Исхакый, һәрвакыт мәдрәсә идарәсе һәм Галимҗан хәзрәтләр тарафыннан читләтелүе аркасында, торган саен өметсезлеккә бирелгән иде. Аның саулыгы да шулчаклы начар: кан әсәре булмаган төсенә караганда, очы күгәргән озынча борыны гына синең күзеңә чалына, хәтта төштә күргән бер шәүлә кебек кенә иде. Шул өметсезлек аркасында, ул 1912 елда үзен үзе һәлак итә.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 4.6 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации