Текст книги "Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар"
Автор книги: Зариф Баширов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 28 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]
Шул бала чакта аерылышудан соң, минем үз гомеремдә бер тапкыр булсын, Әнисәне күргәнем юк, аның язмышы турында бернәрсә дә белмим. Әлеге Төмәр авылы кызы Праскины күргәч, йөрәгемдә сакланып килгән Әнисә образы күз алдымда тагын да җанлана башлады.
Гүяки бу сөйкемле Праски Төмәр авылы чуашының кызы түгел… ул – Әнисә, Әнисәнең үзе!.. Гүяки болын буйларында, кара чәчләрен җилфердәтеп, карлыгачтай очып йөргән яланаяклы Әнисә тагын да җыйнаграк, сөйкемлерәк булып үскән.
Менә шушы көннәрдән башлап, Әнисәне искә алып сагынган минутларда, ул беркайчан да күз алдыма элекке яланаяклы, бәләкәй кызчык булып килми инде. Ул һаман да минем алдымда буйга җитеп килә торган Праски сыйфатында гәүдәләнә.
Менә хәзер мин – җитмеш яшьлек бер карт – шул садә балачак мәхәббәте турында уйланып утырам. Мәхәббәт булдымы ул, әллә минем бәхетле балачагымны сагынуыммы? Нигә шул хатирәләрдән һаман күңелем нечкәрә, йөрәгем дә ешрак тибә башлый? Әгәр дә киләчәк буыннардан берәү мин гомерем дәвамында язган нәрсәләремнән берәрсен генә булса да кулына алса да, ригая белән кемдер хәтерләсә, истә тотсын: бу әсәрләрне язуда минем катнашым аз. Алар барысы да Әнисәгә булган садә мәхәббәтемнең нәтиҗәсе. Беләм, бу юлларны укысалар, мине гомер барынча читләтеп, мине мыскыллаудан тәм табып килгән күп кенә татар укымышлылары, бигрәк тә каләм ияләре борын җыерып көләр. Ләкин мин сөйгән татар халкы бар! Башыма төшкән авыр кайгылар вакытында мин бары тик аңа ышандым, шул ышаныч миңа көч бирде. Ә каләмдәшләрдән мин кичерү генә сорыйм: язарга батырчылык иткәнем өчен гафу итегез!
* * *
Солдаттан котылып авылдан Казанга килгәннән соң, мин шушы кечкенә генә сәяхәтләремнән алган тәэсирләрем турында озын гына бер мәкалә язган идем. Анда Праски турында да искә алып үттем.
Шушы язмаларны мин иң элек Сәгыйть абзый Рәмигә күрсәттем. Ул шактый күңел биргән төстә аны тавышсыз гына укып барды да әсәрләнгән рәвештә кинәт кенә тукталып калды:
– Тукта әле, боларны тагын да бер кабат укыйм әле!
Ул Праски турындагы сүзләрне зур дикъкать белән ашыкмый гына, кычкырып укып чыкты да:
– Чуашлар Прасковьяны Праски дип йөртәләрмени? – диде.
– Әйе!
Шуннан соң ул елмаеп миңа карады да:
– Бу чуаш кызы синең йөрәгеңә шактый зур бер тынычсызлык салган икән, – дигән булды.
– Юк, Сәгыйть абзый, тынычсызлык кына түгел!.. Ул минем саф балалык мәхәббәтен яңадан тергезеп, минем йөрәгемә дә мәңге югалмаслык мәхәббәт тәҗәссемен урнаштырды!
– Әйе, бу мәхәббәт, әгәр дә шулай, син язганча булса, нинди генә яшь йөрәкне дә яуларлык!..
Аның бу сүзләрне тирән бер тәэсир астында әйткәнлеге сизелеп тора иде. Мин шулай аңладым һәм шулай аңлаганга күрә дә аның үз рөхсәте белән югарыда язылган бөтен хәлләрне түкми-чәчми генә энәсеннән җебенә чаклы аңа сөйләп бирдем. Ул минем сүзләремне бирелеп тыңлап утырды, хәтта берничә тапкыр көрсенеп тә куйды шикелле.
Кем белә, бәлки, мин сөйләгән нәрсәләр аның да йөрәгендә сакланган Әминә образын яңадан тергезгәндер дә аның көрсенүле тойгыларын кузгаткандыр!
Мин шулай уйладым. Мин сөйләп бетергәч, ул:
– Әйе, саф мәхәббәт ул – чиксез зур рухи байлык! – диде. – Бөтен табигать мәхәббәт белән яши!.. – Һәм бераз гына уйланып утыргач, Сәгыйть абзый мин көтмәгәнрәк бер фикер әйтеп салды: – Әй, кара әле, Бәшири, – диде, – менә шушы турыда син берәр хикәя кебек нәрсә язсаң, нинди әйбәт булыр иде. Әгәр дә аның эчтәлеген чуашларның тормыш, гадәтләрен күрсәтү белән дә зиннәтли алсаң, ул татар әдәбияты өчен яңа, кыйммәтле бер бүләк булыр иде! – Аннары тагын да кабатлады: – Чынлап әйтәм, син минем шушы киңәшем турында ныклабрак уйла әле!
Мин озак уйлап та тормадым, шул көнне үк кич белән «Чуаш кызы Әнисә» дигән нәрсәмне яза да башладым.
Минем солдатка каралу өчен авылга кайтуымның зур табышы менә шушы булды!..
4
(Бәянел-Болак)
Мин «Бәянелхак» редакциясенә барып кергән чагында, Сәгыйть абзый Рәминең эш өстәле тирәсендә өч кеше сөйләшеп утыралар иде.
Мин Сәгыйть абзый белән Мөхәммәтҗан Сәйдәшевтән башкасын, өченче кешене, әлегә чаклы күргәнем юк иде. Ялтырап торган башлы, күгәреп торган ак йөзле, ләкин таза гәүдәле, киң күкрәкле бу кеше зарланган кыяфәттәрәк сөйләнеп утыра иде:
– Шулай итеп, минем бер елга якын эшләгән тәҗвитемне[43]43
Тәҗвит – Коръәнне ничек укырга кирәклеген өйрәткән китап. – З. Б.
[Закрыть] бер җирдә дә бастырмадылар. Оренбургка Риза Казыйга да җибәргән идем. Ул: «Әйбәт язгансың, ләкин «Шура» журналы китаплар бастырмый бит!» – дип, кире кайтарды.
Мин сүзнең нәрсә турында барганлыгын аңласам да, аңламаганга салышып:
– Нигә «Шура» журналында бастырмаган? – дидем.
Сәгыйть абзый, минем көлебрәк әйтүемне сизенеп булса кирәк, өстәп җибәрде:
– Әдәби-фәнни бер журналда Коръән уку турындагы китапны басалар димени…
Мин «хатамны» төзәткән рәвеш белән:
– Ә, тәҗвитмени әле ул, мин аңламый калдым, берәр әдәби-фәнни нәрсәме дип торам, – дигән булдым.
Мөхәммәтҗан Сәйдәшев китәргә җыенган кыяфәттә урыныннан торды да:
– Шулай инде, һәммә эштә дә кода-кодагыйлык кирәк, – дип, теге кеше белән мине таныштырды: – Таныш булыгыз, бу кеше минем киявем, хокукшинас Шәйхегаттар Иманаев була!
Мин Иманаевны күреп белмим, аның белән таныш түгел идем. Тик шуны гына әйтә алам: Оренбургта чагында бервакыт сүз уңаенда Борһан Шәрәф:
– Мөхәммәтҗан Сәйдәшев кызын юрист Иманаевка биргән икән, – дигән иде.
– Шундый зур белемле кеше Сәйдәшевләрнең нәрсәсенә кызыкты икән, ни байлыклары, ни абруй? Кызы укыган бер нәрсә булса, тагын бер хәл иде… Ул яктан да бит ташка үлчим!
– Чөнки матур бит!.. – дип кенә каплаган иде мине Борһан Шәрәф.
Бүген мин әлеге мактаулы юристның тәҗвит язу эшенә керешүен белгәч:
– Чиләгенә күрә капкачы икән! – дип куйдым эчемнән генә.
Тегеләр чыгып киткәч, мин Сәгыйть абзыйга:
– Бу тәҗвит язу дигән нәрсә шулкадәр зур керемле, күрәсең? – дидем. – Инде юристлар да шуңа керешкәннәр!
Сәгыйть абзый көлеп җибәрде.
– Юристы шуның төсле булгач!.. Тотынмаган нәрсәсе калмады инде аның да. Ләкин ничек тә алдыра алмагач, ул хәзер хатыны белән игъланнар исәбенә яши… Бәрәкәт бирсен Ходай бу игъланнарга!
– Алай димә, Сәгыйть абзый, ул да бит «Болак буендагы әрекмән яфраклары астына поскан Ходай бәндәсе».
Минем бу сүзләремне нинди уй белән, кемгә төртеп әйткәнлегемне Сәгыйть абзый аңлый иде, әлбәттә. Ләкин ул моңа төсен дә бозмыйча, элеккедәй шат, көр тавыш белән:
– Нәрсә син һаман бер нәрсәне чәйнисең? – диде. – Ачуымны китермә, билләһи, сиңа ачу итеп китәрмен дә барырмын моннан!
– Бик әйбәт булыр иде кана!
Шуннан соң ул:
– Уен сүз түгел, – диде, – чынлап та, мин моннан китәргә булдым һәм тиздән!
– Кая?
– Әстерханга, «Идел» газетасына. Шул турыда хат аша сөйләшү бара…
Мышный-мышный Әхмәтҗан Сәйдәшев килеп керде. Ул кулындагы шактый зур күләмле төпләнгән кәгазьләрен өстәл өстенә куйды да безнең белән исәнләште.
– Менә нәрсә, Сәгыйть, кешесе дә килеп чыкты бит әле, – диде. – Бу эшне Бәширигә тапшырсак?
– Нәрсә соң ул, Әхмәтҗан агай?
– Мин үземнең тәрҗемәи хәлемне язган идем. Әнә шуны күчереп, төзәтеп эшләп чыгарга кирәк. Шуны сезгә тапшырсам?..
Мин икеләнгән хәлдә бераз гына уйланып тордым да:
– Иң элек күздән кичерим әле… Әгәр кулдан килерлек булып, вакытым сыйдырса карармын, – дидем.
Дөресен генә әйткәндә, Сәйдәшевнең бу мемуарларын рәткә китерергә бер дә исәбем юк иде. Чөнки бик яхшы билгеле – эш хакы рәхмәттән генә гыйбарәт булачак. Рәхмәт әйбәт нәрсә, тик, кызганыч, аның белән тамак туймый. Шулай да укып чыктым бу болганчык язылган тәрҗемәи хәлне. Ләкин рәткә китерер өчен аны яңадан язарга кирәк иде. Эчтәлеге дә бит кызыксындырырлык түгел. Ул тора да губернаторлар, шәһәр башлыклары белән дусларча аралашуы турында яза, алар каршындагы абруе белән мактана. Төрле мәҗлесләрдә шампанский эчүен, – әлбәттә, могтәбәр кешеләр белән чәкештереп! – горурланып тасвирлый. Казан татарларының аны ходок итеп төрле җирләргә җибәрүен вак-төягенә кадәр яза. Үзен безнең халыкның иң бөек кешесе итеп күрсәтә. Монысы аңлашыла инде, югыйсә ул нигә мемуар язып торсын?!
Карап чыкканнан соң, юкка көч әрәм итеп утыруның мәгънәсез икәнлеген аңладым. Сәйдәшев тәрҗемәи хәлен үзенә алып барып тапшыру өчен урамга чыккан гына идем, Мөхәммәтҗан Кәримовка очрап калдым. Башына ак данадар бүрек, өстенә өч бөрмә билле, кызыл шакмак төймәле, гади соры материалдан тегелгән бишмәт кигән бу кеше кыршылып, саргаеп беткән читек-кәвешләрен лаштыр-лоштыр өстерәп бара иде. Ул мине күргәч тә:
– Һә, мелла Зариф әфәнде, Кадәмегезгә хәсәнат[44]44
Адымнарыгыз күркәм, изге булсын.
[Закрыть], – диде. – Әлбәт, әлбәт, мөселманча булсын, сәлам биреп исәнлек-саулык сорашып күрешергә кирәк! – Ул минем җавабымны көтеп тә тормастан: – «Яман аталар» дигән нәрсәгез басылып чыкты бит. Аны күрдеңме, үзеңә тиешле булган ун данәне алдыңмы? – дип такылдап та алды.
– Алганым юк әле, – дидем.
– Әйдә, булмаса, үзем биреп җибәрим.
Ул мине үзләренең шуннан ерак та булмаган иске китап кибетләренә алып китте.
– Шулай итеп, мелла, кем, Зариф әфәнде, зур магазинда – Шәрифҗан[45]45
Шәрифҗан – Кәримовларныңиңөлкән агалары. – З. Б.
[Закрыть] абзагыз, монысында мин күз-колак булам инде.
Бу чорларда Казандагы нәширләр арасында җырлар бастыру буенча ярыш бара иде. Аларның берсе «Менә дигән җырлар» дигән исем астында бастырса, икенчесе – «Менә дигән шәп җырлар», өченчесе «Иң яхшы җырлар» исеме астында бастыралар иде. Күрәсең, шактый зур табыш килә торган булгандыр; соңгарак калып булса да, бу файдалы эштән «Борадәран Кәримовлар ширкәте» дә авыз ачып калмаска уйлаган. Мөхәммәтҗан Кәримов кибеткә барып кергәч тә шул турыда сүз башлады:
– Мелла, кем, Зариф, матур гына җырлар җыеп язар идең. Хакын да яхшы гына түләр идек. Мәсәлән, җыр башына биш тиеннән, ике йөз җыр җыйсаң, менә сиңа ун сум!.. Соңыннан үзеңне бер әйбәтләп сыйлар идем! – Аннары язучыларга һәрвакыт әйтә торган шушы сүзләрен дә кабатлап алды: – Үзегезгә дә шөһрәт, әлбәт, шөһрәт… Кайсыберсен үзең уйлап чыгарып язсаң да гөнаһ булмас.
– Ярый, Мөхәммәтҗан агай, карап карарбыз әле, – диюдән башка җавап бирә алмадым.
Алар соңыннан бу турыда үзләренең якын кардәшләре булган Якуб Мамишевка мөрәҗәгать итәләр. Мамишев:
– Алай гына булмый ул, агаем, – ди. – Аларны җыю өчен, әлбәттә, авылга барырга кирәк, бигрәк тә хәзерендә. Чөнки күп көтепханәләр аларны бастырып чыгарды. Аларныкыннан уздыру өчен, әлбәттә, авылларга барырга кирәк.
Ләкин кайберәүләр авылларга барып маташмыйча үзләреннән чыгарып та нәширләргә алып килә иде.
Шулай итеп, берадәран Кәримовлар да үзләренең авылларда китап сатып йөрүче тубалчы, кырыктартмачыларының әрҗәләренә, «Тәкый гаҗәп», «Бәдәвам», «Кисекбаш» кебек китаплар янына:
Торма монда, кайт илеңә,
Илеңдә иген игәрсең;
Бутылкаңны, чана итеп,
Стаканыңа җигәрсең, —
шикелле җырларын да төяп җибәрә. Акча дигәнең нишләтми ул!
Сәгыйть абзый Рәмигә Мөхәммәтҗан Кәримовтан ишеткәннәремне сөйләгәч, ул:
– Бу нәширләр нахаллыкның шул дәрәҗәсенә барып җиттеләр, хәтта аларның кайберләре Вакыйф Җәләлләрдән оятсыз такмаклар чыгартып, халык җырлары иттереп бастыра башлады!.. Рәшиди дигән берәү, «Вәрәсәи Хөсәения» ширкәтенең заказы буенча, мишәрләрне мәсхәрәләгән похабщина язып ята, – диде. – Мишәрләр шулкадәр ахмак, надан икән, ак чәчәк атып утырган карабодай басуыннан диңгезне аера алмыйлар, имеш! Ә цензорлар шуның ишеләрне һич тоткарлыксыз бастырырга рөхсәт бирә. Юкса бүтән нәрсәләрне энә күзеннән үткәрәләр бит.
– Рөхсәт бирү генә түгел, шатланып, хуплап торалар. Татарның төрле таифәләре арасында низаг чыгару бит аларның бурычы. Татарны таркатып бетерү. Ә безнең күбебез шуны аңламый. Безгә милли аңны күтәрергә дә күтәрергә әле.
– Матбугат шуларга каршы ут ачу урынына аларга күз йома!
– Нигә йоммасыннар, чөнки ул матбугат әһелләре әнә шуларны үзләре чыгара бит! Акча дигәндә милләт онытылып тора. Әйтик, «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкасы ширкәте» ниндидер берәүнең «Әдәбе тәзәүвеҗ» дигән бер китабын бастырып чыгарды. Бу китапта булган оятсыз сүзләр хәтта шул дәрәҗәгә барып җиткән, аларны сөйләргә дә тел бармый. Анда ир белән хатын арасында булган төнге җенси мөнәсәбәтләр ачыктан-ачык языла да, аннары: «Шундый вакытта мондый дога укырга, мондый вакытта тегенди дога укырга кирәк», – диелә. Шул китап турында «Вакыт» ка берничә ачы тәнкыйть килде. Ләкин аларны бастырмадылар, чөнки аларны бастыргач, ул китап сатылмый, милли байлыкка зарар килә!
Озакламый Әхмәтҗан карт та килеп керде:
– Йә, мелла Зариф, карап чыктыңмы, нишләргә булдың?
Мин башта нәрсә дип әйтергә дә белми аптырап тордым да:
– Менә нәрсә, Әхмәтҗан абзый, – дидем. – Монда шактый кыйммәтле тарихи материаллар бар. Башыгыздан күп хәлләр кичкән икән!
Шул сүзләрдән Әхмәтҗан абзыйның күңеле күтәрелеп китте бугай, ул минем әйтеп бетерүемне дә көтмәстән кеткелдәп көлеп җибәрде:
– Хе-хе, аңлагансың, рәхмәт. Шулай инде, бөтен гомерем Казан мөселманнарына хезмәт итү белән үтте!..
– Шуңа күрә, Әхмәтҗан абзый, моны тирәнрәк белемле кешедән эшләтеп алганда яхшырак булыр иде. Әйтик, Шәйхегаттар Иманаев. Урысча да, безнеңчә дә зур белем иясе. Юрист. Сезне аңлар өчен хокукшинас булу да кирәк бит әле. Каләм көче дә шактый булырга охшаган. Нинди әйбәт «Тәҗвид» язган бит әнә!
Әхмәтҗан абый балкыды:
– Безнең кияү төрле яктан булдыра анысы. Тик Казан халкы үсәргә ирек бирми аңарга. Көнләшәләр. Юкса Дума депутаты булмас кешеме? Юк, Садрилар йөри анда. Тик минем язганнар белән утырырга аның вакыты булмас шул.
Мин инде ничек кенә булса да аның җил ягына салам кыстырып, шушы бәладән котылырга тели идем. Ләкин карт та бирешми, һаман да аны миңа тагарга маташа.
– Менә Сәгыйть китәргә йөри, аның урынына сине куярга җыенабыз, – дип, мине кызыктырмакчы.
Шуннан соң мин:
– Әлегә мин авылга кайтам, әтием авыру икән. Аннан килгәч карарбыз, – дидем дә ычкыну ягын карадым.
Шулай итеп, мин җырлар җыю «шөһрәте» ннән дә, менә бу «шөһрәт» тән дә мәхрүм калдым. Сәгыйть агай Әстерханга киткәч, Иманаев «Бәянелхак» та эшли башлады, тәҗвитче юристка да эш табылды. Иясенә күрә биясе!..
5
(Фәхрелислам Агиев)
Казанга килгәннең өченче көнендә, мине Фәхрелислам Агиев үзенең фатирына алып китте.
Фатир дип, чынлап караганда фатир да түгел иде инде ул: күп булса, унбер-унике квадрат метрлык бер бүлмә.
Без барып кергәндә, бүлмә ишегенә каршы гына торган тәрәзә каршындагы өстәлнең бер ягында Гафур агай Коләхмәтев, икенче ягында аның сеңелесе Суфия туташ утыралар иде.
Мин Гафур Коләхмәтевне дә, Суфия туташны да читтән күреп кенә таныйм. Болай берсе белән дә күрешеп танышканым юк иде.
Мин Гафур агайның редакцияләргә килеп йөргәнен дә хәтерли алмыйм. Шулай ук Казан татар яшьләре тарафыннан куелган театр һәм әдәбият кичәләрендә дә аны күргәнем булмады. Ләкин аның кичәләргә бик еш йөрүен, аларны тамашачы булып бирелеп каравын, әмма сәхнә ябылгач та кайтып китүен, аннан соң була торган танца һәм уеннарга калмавын ишеткәләгән идем.
Суфия исә мондый эшләргә, Мәдинә һәм Әминә туташлардан да битәррәк, шактый зур дәрт һәм җанлылык белән катнаша, аралаша торган иде.
Фәхрелислам безне шулай таныштырды:
– Менә бу Зариф Бәшири дигән кеше була инде. Ул берничә көн генә элек безнең яктан килде. Безнең күрше авылда кыш үткәргән, – диде. – Ә менә бу учитель Гафур Коләхмәтев була. Менә монысы – аның сеңлесе Суфия туташ! Алар безнең яктан – Пензадан. Үзең әйтмешли, «атям-атя» лар ыруыннан.
Билгеле, мин алар белән читтән торып кына танышлыгымны әйтеп күрештем. Гафур агай:
– Ә мин сезне читтән күреп тә белмим, ләкин болай ишетеп беләм, – диде. – Сез Ягодныйда булдыгыз шикелле?..
Кылт итеп минем исемә түбәндәге хәлләр килеп төште: 1906–1907 уку елында мин үзем туып үскән Чүти авылында укыттым. Минем тырышлыгым аркасында анда таш мәктәп салынган иде. Аны салыр өчен кирәк булган акчаның күбесен Себердә сәүдә итеп баеган Акъегет авылы бае, химаяче Заһидулла Шәфигуллин белән үз авылыбызның сүдәгәре Низам бай биргән иде. Бу мәктәп бинасы әле дә саклана, тик анда хәзер иген амбары. (Ә бүген ул бинаны кибеткә әйләндергәннәр. – Р.З.) Шушы мәктәптә бер мөддәт укытуым өчен миңа Уфа бае, «Галия» мәдрәсәсенең дә химаячесе Садретдин Нәзирев (тумышы белән Дөбъяз ягыннан) егерме биш сум эш хакы җибәрде. Асылда, ул кырык сум биргән булса да, кулдан-кулга йөреп, шулай гына калган иде.
1907 елның язында, укулар тукталгач, Казанга бардым. Минем бу баруым шундый бер уй белән иде. Әгәр дә эш табылса, җәен берәр җирдә эшләп, бераз мая әзерләргә дә аннан соң ныклап яңадан уку эшенә керешергә. Мөмкин булса, урысча да укырга.
Бу чагында минем абыем Габдрахман Казанның Зәңгәр мәчет мәхәлләсе дип аталган өлешендәге Закир хәзрәт (Халиди) мәдрәсәсендә укый иде. Мин шунда барып төштем.
Казандагы мәдрәсә шәкертләре белән аралашып йөргән эшче социалист Сафи карт менә бу мәдрәсәгә дә еш кына килә икән. Шул кеше мине үзе белән Ягодныйга алып китте.
– Ничек тә булса бер эш табарбыз әле, – диде. – Ә син буш чакларда эшчеләр арасында газеталар, китаплар укырсың. Бездәге эшчеләрдә болай матбугатка, әдәбиятка мәхәббәт зур булса да, үзләре укый-яза белмиләр.
Мондагы эшчеләр бөтенләе белән диярлек тозлы балык ашый икән. Алар эшкә барган чакта да, заводтан эштән чыккач та, берәр тозлы балык алалар да, шуны кара икмәк белән бергә сары кәгазьгә төреп, култыкларына кыстыралар. Шунлыктан монда вак-төяк сатучылар өчен балык сату эше шактый табышлы бер сәүдә булып киткән, һәр көнне иртәдән кичкә чаклы завод тирәсендәге урамнарда ике яклап балык сатучылар тезелгән була.
Башта мине дә шундагы эшчеләр әлеге эшкә димләде. Шунда тозлы балык сатучылар аена егерме-егерме бишәр сум файда итәләр, имеш. Минем дә күз кызды бит.
«Өч ай сату итсәм, – дим, – аена егерме сумнан табыш иткәндә дә, өч айга алтмыш сум була бит ул! Аннан соң гамьсез рәвештә укы да ят!»
Шул рәвешчә, «дусай сумасын» исәпли-исәпли, Усиягә (Казан елгасының тамагы, «устье» дигән урыс сүзеннән) төшеп киттем һәм аннан бер куль (ике пот чамасы) вобла алып кайттым. Кич белән кайбер эшчеләр, аларны төрле сортларга бүлешеп, ничек сату турында миңа киңәш бирделәр.
Мин дә, урамның бер ягында бер җирдән урын алып, сатучылар катарына чыгып утырдым, балыкларны тезеп куйдым. Алай сату эше бик үк сүлпән бармый кебек әле, эшчеләр балыкларны сайлый-сайлый алалар гына. Шулай итеп, беренче көнне мин яхшы гына саттым. Ә инде икенче көнне сәүдә эше бердән сүлпәнләнеп китте. Эшчеләр килә дә балыкларны тоткалап карый, сайлаган булалар. Ләкин берсе дә алмый, кулын селти дә китә. Бара-тора бөтенләй карамый да башладылар. Минем тирәдәге башка сатучылар миңа таба карап алалар да аннан үзара ымлашып елмаешалар.
Ә алар үкертеп саталар. Мин аларның балыкларына карыйм: сап-сары вобла балыклары кояшка каршы алтындай ялтырап тора. Ә минекеләр коңгырт балчык кирпеч кисәкләредәй, өсләренә карау белән кешенең күңелен кайтара. Моның серен соңыннан гына белдем: сату эшендә тәмам кыршылган теге кешеләр сатылмый калган балыкларны һәр көнне кич белән тазалыйлар, чистарталар, сатар өчен дә азлап-азлап кына тезеп куялар икән. Чөнки барын да берьюлы куйганда, соңрак калып сатылган балыкларга тузан куна, аларның төсләре кача икән.
Ниһаять, мин калган балыкларны өч көннән соң көч-хәл белән ярым-йорты бәясенә сатып бетердем дә исәпләп карадым. Зарар алай бик үк күп түгел: өч көнгә 250 тиенлек балыктан 53 тиенлек кенә!.. Әгәр дә шулай һәр өч көнгә 53 тиен зарар итеп, өч ай балык белән сәүдә итсәм, 15 сум 90 тиен зарар булачак. Бер ел буе укытып алган 25 сумымның биштән өч өлеше вәссәлам!.. Ун тиенгә ал да биш тиенгә сат – атың булсын сәүдәгәр, менә шулай була торгандыр инде ул!
Мин тагын да икеләнеп кенә Усиягә төшеп киттем. Иң элек бер фикергә дә килмәстән карап йөрдем.
«Минем шикелле ваклап сатучылар балыкны күбрәк кайдан һәм ничек сайлап, сатулашып ала икән?..»
Алар сайлый да, сатулаша да беләләр, шул эштә тәмам кыршылганнар. Ләкин алар төсле кыршылган булыр өчен татар шәкертенә тагын да берәр еллык укытучылык жалованиесен әзерләп килергә кирәк!
Шулай йөргәндә, урта яшьләрдәге бер татарның сайлап, сатулашып балык алуын карап тордым. Ул, балыкларны алгач, як-ягына каранды да, мине күреп:
– Әллә син, энекәш, эш көтеп торасыңмы? – дип эндәште.
– Нинди эш бар?
– Менә шушы балыкларны Ягодныйга күтәреп кайтырга иде.
Мин уйлап алдым: «Тукта әле, буш кайтканчы, күтәреп кайтыйм. Бәлки, балык сатудан килгән зарарны каплар ул!»
– 20 тиен бирсәң, әйдә киттек!
Теге дә алай бик үк вакчыл табигатьле кеше булып чыкмады: бердән 18 тиенгә риза булды.
Мин ике потлык балык кабын җилкәгә әйләндереп салдым да җилтерәтеп киттем.
«Әле кичкә чаклы байтак вакыт бар ич, – дим. – Тагын да Усиягә төшеп карыйм әле, шулай туры килсә, ике 18 ең 36 тиен була түгелме соң!»
Икенче юлы күтәреп кайтуымда 20 тиен алдым.
Димәк, 53 тиен зарарны каплар өчен, тагын бер генә юлы барып кайтырга кирәк!
Шул рәвешчә мин, җилкәмә ике потлык кап салып, Усия белән Ягодный арасында ике айга якын киләп сарып йөри торгач, саф 17 сум акча эшләдем. Алай гына да түгел, кысып тоткан чыгымнардан соң 17 сум!
Шуны кат-кат санап карыйм да башыма чиртеп куям:
– Синең 12 ел буена татар мәдрәсәсеннән алган белемең балык сату хәйләсен өйрәнүгә дә ярамады бит! – дим. Аннан соң, җилкәне сыйпап: – Менә, ичмасам, кырда урак урып, сука сукалап, урманда агач кисеп тазарган җилкәгә һәрвакытта да ышанып була, – дим. – Ул беркайчан да ачка үтермәс!..
Һәр көнне диярлек кич эшчеләр белән мин торган такта баракка җыелабыз да төрле газеталар, китаплар укыйбыз. Аларда язылган нәрсәләрдән чыгып, төрле сүзләр, фикер алышулар китә. Минем эшчеләргә күрсәткән барлык файдам тик шуннан тора: мин матур иттереп кычкырып укый беләм, ә эшчеләр сеңеп, бирелеп тыңлый. Инде фикер алышуга килгәндә, авызыма таш капкандай утырам. Шуннан соң төннәр буенча уйланып ятам: «Мин җиде яшемнән башлап шушы көнгәчә ничә йөзләп китап укыдым. «Иман шарты» белән «Кисекбаш» тан алып, гарәпчә «Һидайя» ләргә чаклы берсе дә калмады. Ләкин башка төялгән белемнәр һич булмаганда ваклап балык сатарга да ярамады. Кая инде ул, шушы эшчеләр шикелле, тормышның катлаулы серләрен аңлау!»
Бервакыт, иртәгә ял дигән көнне, кич белән әлеге Сафи, Минһаҗ һәм Сираҗи агайлар Пороховойга китәләр.
– Мунча кереп кайтабыз әле, – диләр.
Бик табигый хәл. Мунчага мин дә шунда йөрим. Бистәдәге берничә татар хатыны үзләренең өч-дүрт кенә кешелек кечкенә мунчаларын, алдан хәбәр бирсәң, әйбәтләп ягып, каен миннекләрен пешекләп, хәстәрләп куя иде.
Ләкин бара-тора әлеге эшчеләрнең мунчага йөрүләре төрле уйга сала башлады: «Бу Сафи агайлар, мунчага барабыз, диләр. Ә үзләре бервакытта да алмаш өчен күлмәк-ыштан да, юыну өчен кирәк булган сабын-фәлән дә алып китми. Бер китсәләр, алты-җиде сәгать торып кайталар. Ә менә мин күп булганда бер сәгать, сәгать ярым эчендә эшемне бетерәм да кайтам».
Алар, аннан кайткач та, ишегалдында озак вакыт шыпырт кына сөйләшеп утыра. Бу сөйләшүләрендә берничә кешенең исемнәрен дә телгә алалар: «Гафур» диләр, «Галимҗан»[46]46
Социал-демократ Галимҗан Сәйфетдинев.
[Закрыть] – диләр…
Менә бүген Гафур агай Коләхмәтев:
– Сез Ягодныйда булдыгыз шикелле? – дигәч кенә, мин әлеге «мунчага бару» ның серен бераз абайлап алдым да, аны-моны уйлап тормастан:
– Минем Ягодныйда булуымны Сафи агайлардан ишеткәнсездер инде сез? – дидем.
Гафур агай аз гына җилкәсен кысып елмайды да:
– Андый кешене белмим мин, – дип, сүзне башка якка борып җибәрде: – Мин үзем дә Пенза ягыннан, мишәрләр таифәсеннән булганлыктан, сезнең «Шура» да алар хакында язган нәрсәләрегезне укып барам. Ләкин миңа әллә ничек шунысы сәер төсле: сез алар турында гел бер яктан – телләре, гадәтләре һәм тормыш тәртипләре ягыннан гына язасыз. Бусы да шактый коры. Сезгә аларның бүгенге тормышларына да кагылып үтәргә кирәк иде. Әйтик, Пенза һәм Тамбов губерналарындагы мишәр таифәсеннән саналган халык арасында сәүдәгәрлек бик таралган. Аларда байлар гына түгел, шул ук батраклар да, завод-фабрикаларга китеп эш эзләүчеләр дә бардыр бит? Укучының шуларны да беләсе килә!.. – Шул сүзләрдән соң Гафур агай, мине беркадәр акларга теләгән сыман: – Нишлисең бит инде, «Шура» өчен язасыз шул, – дип куйды. – Телегездә «Шура» тәэсире ярылып ята.
– Нишлисең бит, Гафур агай, – дидем мин дә. – Кемнең чанасына утырсаң, шуның җырын җырларсың дигәндәй, мохит тәэсир итә бит!
– Аның башка төрле мохите дә юк бит әле, – дип куәтләп куйды Агиев та.
Гафур абзый кулына тоткан кечкенә генә бер китапчыкның битләрен берәмләп ача-ача берникадәр эндәшми утырды да, тавышын күтәребрәк:
– Башка мохит юк дип әйтү дөрес түгел ул, – диде. – Мохит юк түгел, бар ул. Ләкин аны таба белергә, табу дәртенә керешергә кирәк.
Шушы утырышудан соң Фәхрелислам Агиев миңа еш кына кереп йөри торган булды. Ул, килеп кергәч тә, иң элек кесәсеннән сары кәгазьгә чорналган, пыяладай ялтырап торган кызыл, каты монпаси чыгарып, өстәл өстенә шап иттереп ташлый. Бу юлы да шулай булды.
– Йә, шушы монпаси белән шәпләп кенә бер чәй эчәбезме? – диде ул, елмаеп. – Шуның белән чәй эчсәм, күкрәгем иркенәеп киткәндәй була. Аны Гафур каенага да бик ярата…
– Әһә, – мин әйтәм, – асыл кош эләктеме койрыгыннан!
Агиев, аптырап, гаҗәпләнеп:
– Ничек инде ул алай, нинди асыл кош! – дигән булды.
– «Гафур каенагай» дидең түгелме соң?
Агиев көлеп үк җибәрде:
– Аны әйтәсең икән!
Әйе, көләрлек тә шул.
Тамбов һәм Пенза губерналарында ул чагында аз җирле вак помещиклар токымы бар иде. Нәсел арткан саен җирләре бүленеп, алар торган саен ярлылана барган. Шунлыктан алар соңгы елларда, вагаеп калган биләмәләрен сатып, шәһәрләргә күчеп китәләр иде. Аларның җирләрен, урманнарын күбрәк шундагы мишәр байлары сатып ала иде. Мәсәлән, Тамбов губернасы Вәрәки дигән авылның Гыйсмәтулла дигән бае, шулай ук Еванко дигән авылның Мәскәүдә миллионнар белән каракүл сәүдәсе йөрткән байлары Кашаевлар, урыс алпавытларыннан шулай ала-ала, мең дисәтинәгә якын җир һәм урманга ия булганнар иде. Фәхрелисламнар авылына якын гына булган менә шундый помещиклардан берсенең Маргарита исемле матур гына бер кызы була. Шул кыз белән Фәхрелислам яшьтән үк бер-берсенә мәхәббәт бәйлиләр.
Фәхрелисламның атасы Таһир мулла белән әнисе мин барган саен, зарланалар иде:
– Табынды бит шул урыс кызына! – диләр. – Шуңа гына өйләнмәсә ярар иде! Сихерләде бит балабызны, мәлгунә.
Мин китәр алдыннан, алар зур шатлык белән түбәндәге хәбәрне әйттеләр:
– Фәхрелислам Суфия Коләхмәтевага өйләнә икән, – диделәр.
Аларның моңа шатланулары Суфия туташның әйбәт, укымышлы, тотнаклы кыз булуыннан гына түгел, әлбәттә.
– Суфия – татар кызы, мөслимә. Кяфирә, мәлгунә түгел!
Казанга килгәч, Фәхрелисламга шул турыда сөйләгән идем дә, ләкин ул кырт кисте:
– Юк сүз ул, минем Суфиягә өйләнергә уйлаганым юк әле! – диде. Ә инде бүген «Гафур каенагай» – ди.
Шул сүз белән китереп тоткач, Фәхрелислам яшереп тора алмады, серне ачып, төшендереп сөйләп бирде:
– Дөрес, – диде, көрсенеп, – без Маргарита белән нык сөештек. Аны онытуы авыр миңа. Шулай да мин, агай-эне, дус-ишләр белән киңәшә торгач, Суфия туташка өйләнергә булдым. Бу мәсьәләдә миңа нык тәэсир иткән кеше – Газиз Гобәйдуллин. Аның Маргаритага өйләнүемә каршы булуы безнең әти-әниләрчә түгел. Кяфирә, мәлгунә, фәләннәрнең монда катнашы юк. Әлбәттә, ир белән хатынның ике диндә булуы иртәме-соңмы шулай ук каршылыклар тудырыр иде. Газиз гаилә тормышы, бала-чага тәрбиясе, гореф-гадәтләр ноктаи нәзарыннан чыгып үгетләде мине. Мин килешми булдыра алмадым.
Агиев тынып калды. Мин аны бүлдермәдем.
– Син ничаклы гына киң карашлы, хөр фикерле булма, барыбер син татар баласы, диде ул. Син татар тормышы, татар милли гадәтләре белән сугарылып үскән; син, бик тырышсаң да, әнә шул татарлыгыңны, татар гадәтләреңне чыгарып ташлый алмыйсың. Ташлый алган очракта син кем буласың инде? Һәрхәлдә, син һәрбер мәсьәләгә татар булып карыйсың, татар булып фикер йөртәсең. Ә ул урысча тәрбия алган, культурасы урысныкы. Аңардан ул читләшә алмый, читләшергә теләми дә. Аннары, яшерен-батырын түгел, ул үзенең культурасын югары куя, ә бу иртәме-соңмы бәреп чыгачак. Шунысы да бар: садә табигатькә өйрәнеп үскән саф авыл егете белән аристократлык тәрбиясе алган Маргарита арасында чын тату тормыш була алыр микән? Мин, диде Газиз, урыс аристократларыннан чыккан Маргарита белән түгел, гади егетнең татар морзасы кызы Мәрьямнәр белән дә табигый, садә тормыш төзүенә ышана алмыйм.
– Әйе, Газизнең фикере катгый булган, – дидем мин.
– Шулай. Ул – мәсләкле егет. Әгәр дә мин, ди, университет тәмамлап, татар халкына хезмәт итәргә телим икән, өйләнү җәһәтеннән дә, шөбһәсез, шул яктан карап эш итәчәкмен. Юлыма ярарлык гали белемле кыз табылмый икән, һич булмаганда, авылга кайтып, алача күлмәкле бер кыз алып киләчәкмен, ди.
– Сүз дә юк, Маргариталарга караганда ул милли тәрбиягә ныграк тартылачак.
– Алла белә, – дип, Фәхрелислам Агиев карашын стенага төбәде. – Газиз хаклы – кызны үз даирәңнән алырга кирәк.
– Син дөрес эшләгәнсең, чын күңелдән котлыйм, – дип, мин аның кулын кыстым.
– Суфия яратмаслык кыз түгел, – диде ул.
6
(Галимҗан Ибраһимов)
Шушы утырышудан соң мин авылга кайтып киттем һәм Мәкәрҗә ярминкәсе башланганга чаклы авылда булдым. Казанга сирәк кенә баргалап йөрдем.
Сентябрь азакларында, Мәкәрҗә ярминкәсе беткәч, бер-ике көнгә генә Казанга кайттым һәм «Болгар» номерларының берсенә төштем. Бер-ике көннән соң Тамбов якларына китәргә тиеш идем.
Юлга кирәк булган кайбер нәрсәләрне алыр өчен, мин «Болгар» номерлары астындагы азык-төлек кибетенә төшеп киттем. Шуннан әйләнеп кайтып килсәм, номерымның ишеге төбендә ике кеше басып тора. Алар бик сак кына итеп, бармак очлары белән генә ишегемне кагалар иде.
Аларның берсе үзенең торышы-кыяфәте һәм өстендәге киемнәре белән әллә ничек, минем күземә сәер генә бер кеше булып күренде. Ябык, чандыр, ак чырайлы бу кеше буйга бик үк озын да түгел. Әмма балак очлары аяк тубыкларыннан узар-узмас кына, тар кара чалбары белән өстендәге кып-кыска, бөтен бәдәнен кысып торган кара тужуркасы әллә ничек, беренче карауда стенадан үрмәләп барган шикелле бер иллюзия тудыра иде. Җилкәсенә салынып төшкән чем-кара озын чәчләрен яртылаш каплаган кара эшләпәсе дә аның шушы кыяфәтенә бөтенләй чит төсле булып күренде.
Икенчесе исә тәбәнәгрәк булып, кара пальтосы белән тар кырпулы каракүл бүреге дә аның мәһабәт кыяфәтенә ятып, килешеп торгандай иде.
Мин аларның артларына килеп бастым да:
– Номерда кем дә юкмыни? – дидем.
Әлеге сәер кыяфәтлесе миңа таба әйләнеп карады да, өске ирененең уң як канатын аз гына калтыратып, ягымлы гына елмайды:
– Зариф әфәнде сез буласызмы әллә?
– Әйе, шулайрак!
Ул миңа кулын сузды:
– Алайса, танышыйк әле, мин Галимҗан Ибраһимов булам!
Мин аның кулын йөрәк җылылыгы белән кыстым да, тагын бер кабат җентекләп, кыяфәтенә карап алдым.
Галимҗан Ибраһимов!
Минем күз аллымда кинәт «Әлислах» редакциясендә Фатих абзый Әмирханның Зәки шәкерт турындагы хикәяне укып утырган чаклары һәм шуннан соң Галимҗанның төсен, килбәтен Галиәсгар Камалларга, Фатих Әмирханнарга охшатып, гәүдәләндереп йөрүләрем җанланды. Ләкин ул бүген үзенең чын кыяфәте, төсе, торышы, килбәте ягыннан да, шулай ук киемнәре белән дә мин хыял иткән кешегә һич кенә дә охшамый иде. Аның җилбәгә җибәрелгән тар, кысан, кыска тужуркасы эчендәге агара башлаган, асылда, кара сатин күлмәге өстеннән буган каешы да күземә чалынгач, мин: «Әллә моның да безнең шәкерт чагыбыздагы шикелле «социалист» булырга йөргән дәвере микән?» – дип уйлап куйдым.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?