Электронная библиотека » Зариф Баширов » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 31 августа 2018, 19:00


Автор книги: Зариф Баширов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 28 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Чытлы, шаян кызлар белән үртәнчек киленчәкләр бүз балалардан көләләр:

– Ат белән бергә туып, ат белән бер далада үскән азаматларны нугай мулдәкә ат тотарга өйрәтә диген, ә!.. Егет булып йөрүегезне әйтер идем!..

Сәет-Насыйр әфәнде тагын шундый бер вакыйганы да сөйләгән иде.

Казакълар арасында шактый зур абруйлы, нык тормышлы, шуның белән бергә «байгуралык» чире белән нык авырган бер манап[23]23
  Манап – аксөяк.


[Закрыть]
була. Аныңча, һәммә эштә дә, һәрбер җирдә дә ул өстен булсын, гел аңа шаккатып торсыннар! Көннәрнең берсендә әнә шул манап Галимҗанны кунакка чакырып, аның алдына үзендә булган бөтен сый-хөрмәтне куя. Аннан соң:

– Байлык дигәнең әнә күз алдында, – ди. – Куй, кузы дигәнеңнең исәбе-саны юк, көн дә берсен суй да аша!.. Кымыз дисәң, унлаган бияне тот та бәйлә!.. Айгыр дигәнең тагын да шулай ук – теләгәнеңне тот та, мен дә атлан!.. – Әлеге манап, Галимҗанны шулар белән алдарга теләгәннән соң, аның алдына тагын да кызыклырак бер нәрсәне китереп куя: – Шулар өстенә хур кызыдай кызым бар! Син шуңа кияү бул да тик минем бер теләгемне генә үтә…

– Теләгегез нинди?

– Менә минем унөч-ундүрт яшьлек бер улым бар, син шуны укытып, үзең шикелле белемле яса да, ул да шулай синең кебек һәрбер җирдә дамеллаларның авызларына кургашын коя торган булсын!..

Галимҗанның «Казакъ кызы» романын язу өчен материал җыя башлавы әнә шуннан башлана. Әнә шул рәвешчә атаклы әсәр барлыкка килә.

2
(Галиәсгар Камал)

1909 елның җәендә, Оренбургта эшләгән чагымда, һичбер көтелмәгән, уйланмаган җирдән минем бүлмәгә Галиәсгар абзый Камал килеп керде. Ул җиңелчә генә киенгән, кулында бик үк зур булмаган юл чемоданы.

Мин, аптырап, урынымнан сикереп тордым.

– Кайдан җил ташлады сине, Галиәсгар абзый?!

– Җил ташламады, – диде ул, матур гына елмаеп. – Сезгә килдем – матбагада эшләргә!

Аның безнең матбагага эшкә киләчәге турында бер генә сүз дә ишеткәнем юк иде. Шунлыктан тагын да гаҗәпләнеп сорадым:

– Ничек инде ул алай капыл-кара гына? Алдан хәбәр биргән булсагыз, каршы төшеп алган булыр идек!

Галиәсгар абзый сәер генә җавап бирде:

– Алай алдан хәбәр итәрлек үк күңелләнеп килмәдем мин!

1905 ел революциясе булгач та чыга башлаган «Йолдыз» газетасында беренче саныннан башлап шушы көйгә чаклы эшләп килгән Галиәсгар абзый нәрсә өчендер аның редакторы Һади Максуди белән үпкәләшә дә Казанны ташлап чыгып китә. Һәм тиз генә Тимерша Соловьёв белән хәбәрләшеп, Оренбургка эшкә килә.

Мин дә бердән аңлап алдым: аның Оренбургка «сәяхәте» уйланган бер план белән, җиң сызганып, бил бәйләп эшләү өчен түгел, ә тик Һади Максудига булган үпкәдән һәм ачудан гына килеп чыккан икән.

Галиәсгар абзыйны мин шул дәвернең танылган, көчле бер язучысы һәм журналисты итеп кенә түгел, үземә карата булган күп кенә сәбәпләр аркылы да якын күрә һәм хөрмәт итә идем. Минем Оренбургка шушы матбагага эшкә килүем дә Галиәсгар Камал белән Борһан Шәрәфнең димләве аркасында булды. Алар мине барырга кызыктырды. Тимерша Соловьёвка тәкъдим иттеләр. Гәрчә мин күп кенә мәсьәләләрдә Тимерша Соловьёвлар белән килешеп бетә алмасам да, Оренбургка килүемнән шактый канәгать идем. Мин монда яхшы гына журналистлык тәҗрибәсен алдым, матбагачылык эшенә өйрәндем. Бер-ике җәен Тимерша Соловьёвның Мәкәрҗә ярминкәсендәге «Двухсветная» гостиницасына барып, аның кухнясында эшләдем, аш-су әзерләү һөнәрен үзләштердем. Соңгысы хәзер, картлык көнемдә ялгызым калгач, бик кирәк булды, ашханәгә йөрергә сәмән юк, ачлыктан гына егылып үләсе… Шунда яшьлегем искә төште – мин бит суга балта салып та аш пешерергә өйрәнгән кеше! Рәхмәт инде Тимерша агайга…

Минем Галиәсгар Камалга булган онытылмас хөрмәтемнең икенче сәбәбе менә бу иде: Галиәсгар абзый – без укыган Галимҗан хәзрәт мәдрәсәсе шәкерте. Гәрчә бу мәдрәсәдә күп кимчелекләр булса да, һәм ул безне канәгатьләндермәсә дә, Галиәсгар абзый үзенең шушы мәдрәсә шәкерте булуы белән шактый горурлана иде. Сүз уңае чыккан саен, ул:

– Татар матбугат вә әдәбиятына Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Кәрим Тинчурин, Миргазиз Укмасый, Хәбиб Исхакый кебек әдип-шагыйрьләрне чыгарган мәдрәсә җимеше бит без! – дип масаеп та куя иде.

Менә шуның өчен дә без язган нәрсәләребезне алып барсак, ул безне үз итеп каршы ала, өйрәтә, юл күрсәтә, киңәшләр бирә торган иде. Янәсе, мәдрәсәи «Мөхәммәдия» шәкерте ярты юлда калмаска тиеш!

Менә шуның өчен дә аның бүген капыл гына килеп керүе, аны хөрмәтләп каршы алмавыбыз миңа әллә ничек авыр тоелды. Шуның белән бергә үк миндә зур шатлану тойгысы да кузгалды: «Эчкә җыелган серләрне сөйләп, һич булмаганда, күңел юатырга бер кеше булды, ичмасам», – дидем мин эчемнән генә.

Борһан Шәрәфнең дә Оренбургка килеп, «Вакыт» газетасында эшли башлавына бер елга якын иде. Дөрес, үз дәрәҗәсендә мин аны да хөрмәт итәм, аның да яхшылыкларын оныта алмыйм. Казан татар матбугат тарихында беренче тапкыр барлыкка килгән «Казан мөхбире» белән аннан соң чыккан «Әхбар» газеталарын башлап оештыручы һәм аларның бөтен җаваплы эшләрен берүзе алып баручы кеше әнә шул Борһан Шәрәф иде. «Казан мөхбире» Сәетгәрәй Алкин акчасына чыгып, аның рәсми мөхәррире (редакторы) шул ук Сәетгәрәй Алкин булса да, ләкин ул газетага бер юл булсын нәрсә язмау гына түгел, бер тапкыр булсын аның редакциясенә дә килеп карамаганлыгын белә идек. Аның редакторлык эшен дә, секретарьлыгын да Борһан алып барды. Ул да шулай ук, Галиәсгар абзый шикелле, безнең ише яшь каләм ияләренә матди яктан да, мәгънәви яктан да ярдәм итә иде. Бигрәк тә Мәҗит Гафури, Нәҗип Думави, Миргазиз Укмасыйларның башлап матбугат һәм әдәбият дөньясына чыгуларына, күтәрелүләренә аның да ярдәме тиде.

Ул чагында бик күп яшь язучылар үзләренең язган нәрсәләрен бастырып дөньяга чыгарырга урын таба алмый, басылган әсәр өчен бөтенләй гонорар юк иде. Алган тәкъдирдә дә бер китап өчен, күп булса, җиде-сигез сумнан артмый иде. Мәсәлән, Г. Тукай үзенең беренче тапкыр басылган ике җыентыгына егерме биш сум гонорар алды. Бу инде бик шәп алудан санала иде. Менә шул чагында Мәҗит Гафуриның «Әхбар» газетасында басылган «Үги балалар» хикәясенә Борһан Шәрәф егерме биш сум түләде. Бу хәл күпләр телендә озак вакыткача гаҗәпләнү белән сөйләнде: «Череп баеган икән Мәҗит Гафури!» – диделәр.

1905 ел революциясеннән соң Казан шәһәрендә оештырылган «Борадәран Шәрәфләр» матбагасының төп хуҗалары Шиһап, Борһан, Шәһәр, Гыйльметдин, Галимҗан исемле биш агай-эне Шәрәфләрдән һәм дә аларның аталары Шәрәфи дигән авыл баеннан тора иде. Шәрәфи байның энесе Галәветдиннең дә моңа бераз кысылышы бар иде. Ләкин аның рәсми директоры булган Гыйльметдин Шәрәфтән башка боларның берсе дә әлеге матбаганың эшенә катнашмыйлар, тыгылмыйлар. Шәрәфи бай белән аның зур улы Шиһап хәзерге Татарстандагы Кишер Аксуы[24]24
  Бу авыл кешеләре бөтен кырларына диярлек кишер чәчеп, шуныңбелән көн күргәнгә ул авылны Кишер Аксуы дип йөртәләр иде. – З. Б.


[Закрыть]
дип йөртелгән авылда сәүдә итәләр; Шәһәр Шәрәф «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыта һәм ислам тарихын тикшереп, аның турында китаплар язу белән шөгыльләнә. Галимҗаннары исә укый иде. Борһан Шәрәф журналистлык эшендә. Матбага һәм нәшрият эшен алып барган Гыйльметдин Шәрәф, оста хәйләкәр, саран бер сәүдәгәр булып, нинди генә оятсыз юллар белән булса да, баю, мал җыюга омтыла иде. (Соңыннан, матбагалары ябылгач, ул Казанда ширкәт акчасына зур бер җимеш магазины ачты.) Аның язучылар, шагыйрьләр белән булган мөгамәләсе бик тә хәйләле, ничек кенә булса да, алар көченнән бушкарак файдалану юлы белән бара иде. Кайвакытларны аның артыгракка китүенә эче пошып, Борһанның туганы алдында язучыларны яклаган чаклары да булды. Мондый хәлне мин үзем дә күрдем. «Казан мөхбире» газетасында бухгалтер булып эшләп Гыйльметдин Шәрәф берничә тапкыр минем гонорарны басып калырга маташты. Менә шул чакларда Борһан ике арага төшеп эшне минем файдага җайлады.

Гыйльметдин Шәрәфнең күпчелек кыланышлары «Бу эш минем үз максатларыма, үз файдама зарар китермиме?.. Аның аркасында үземә дә берәр файдасы килүе мөмкинме?» дигән сораулар белән үлчәнә иде.

1908 елның көзендә, укулар башлангач, Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендәге шәкертләр, берничә мәсьәләдә реформа таләп итеп, баш күтәрде.

– Яки безнең таләпләр сүзсез кабул ителсен, яки без мәдрәсәне ташлап чыгып китик, икенең берсе! – диделәр алар.

Эш шактый зурга китте. Шәкертләр, барлы-юклы нәрсәләрен җыеп, төенләп, мәдрәсәнең ишегалдына чыгарып тезде.

– Таләпләр кабул ителә икән – алар яңадан мәдрәсәгә, кабул ителми икән – станциягә!

Мәдрәсә идарәсе белән мөтәвәллиләр (Әхмәт бай тарафыннан билгеләнеп калдырылган попечительләр) киңәш башлады. Җыелышка Риза Казый, Фатих Кәрими, Тимерша Соловьёв, Борһан Шәрәф шикелле шәһәрнең алдынгы җәмәгагь эшлеклеләре дә чакырылган иде. Уң яктан карап та, сул яктан карап та бу мәсьәлә белән кызыксынган һәркем мәдрәсәгә, аның тирәсенә җыелды:

– Эшне ни белән бетерерләр икән?..

Җыелган халык арасында үзара сүз көрәштерү бара. Берәүләр: «Мәдрәсәдән куу белән генә калмый, төрмәгә дә тыгып төяргә иде ул динсез башбаштакларны!» дисәләр, икенче берәүләре исә шәкертләрнең таләпләре хаклы булганлыкны исбат итәргә тырыша: Фатих Кәрими, Борһан Шәрәф кебекләр, шәкертләрнең хаклы булуларын мөтәвәллиләргә аңлатыр дип өметләнәләр. Баштарак шәкертләр дә аларга шундый өмет баглаган иде.

Халык кайный, сүз көрәштерә; урамда полиция күзәтеп йөри: андый-мондый берәр хәл булса, мөтәвәллиләр идарәсе белән эш итәргә әзер тора иде.

Җыелышта һәммәсе дә зур байлардан гыйбарәт әлеге мөтәвәллиләр, өстәл сугып:

– Һәммәсен куарга да чыгарырга ул бунтовщикларны! – дип кычкырына.

Ә «алдынгы җәмәгать хадимнәре» авыз ачып бер сүз булсын әйтми, тик анда-санда гына «әйе, әйе!» дип, тегеләрнең сүзләрен җөпләштереп куялар иде. Бераздан соң Фатих Кәрими һәм Борһан Шәрәфләрне шәкерт халкын тәртипкә өндәү өчен сайлап чыгардылар. Алар «Шәкертләрнең таләпләре төбендә хаклы, урынлы булса да, аны болай забастовка рәвешендә куярга ярамый. Безнең милләт әле ул дәрәҗәгә барып җитмәгән. Милләт байларының бу һиммәтләренә дә шөкер итәргә, кадерен белергә кирәк» дигән рухта сүз башладылар, шәкертләрне яңадан мәктәпкә кайтару нияте белән байтак кына үгетләделәр. Ләкин шәкертләр тыныч кына җавап бирде: «Рәхмәт инде, Борһан агай!.. Сез мондый вәгазьләрегезне Вәли мулла мәчетенә барып толчок әһелләренә сөйләсәгез, бәлки, үтемлерәк булыр иде» кебек мәсхәрәле сүзләрне дә ычкындыралар иде.

Ниһаять, җыелыш шуның белән нәтиҗәләнде:

– Баш күтәргән шәкертләрнең таләпләрен кабул итмәскә!

Шәкертләр исә моны зур тынычлык, салкын канлылык белән генә каршы алып, төенчекләрен күтәрделәр. Күпләр шәкертләр ихтилал, гыйсъян җырлары, «Марсельеза» лар җырлап кузгалыр дип көткән һәм шуңа каршы полиция дә әзерләнгән иде. Ләкин алай булмады. Тик шәкертләрнең кайберләре, мәдрәсә баскычы өстенә басып, салкын кан белән генә үзләренең нәфрәтләрен белдерде. Шуннан башка кызган бер хәрәкәт күрсәтмәделәр. Алар исеменнән миңа да бераз сөйләргә туры килде. Шул ук мәдрәсәдә урысча укытучы Хаҗиәхмәт Байтирәков белән без шәкертләрне озата киттек.

Байтирәков бер көлде дә:

– Күпләргә шунысы күңелсез булды, – диде, – шәкертләрнең тәртипсезлек күрсәтмәүләре һәрнәрсәгә әзер торган полицияне байлар алдында «егетлек» күрсәтүдән мәхрүм итте…

Мин, азмы-күпме үземә төшкән бурычны үтәвемә шатланып, риза булган хәлдә, матбагага кайтып кердем. Ләкин мине анда ачулы, күгәргән йөз белән каршы алдылар.

– Әһ-һә, социалист кайтып килә!

Минем өстемә барыннан да бигрәк Борһан Шәрәф белән Мәхмүт Мәрҗани (М. Галәү) ташландылар.

– Син бит әле яңа гына йомырка кабыгы эченнән чыгып киләсең!.. Мондый кыланышың белән син үзеңнең киләчәгеңне җуясың! – диде алар.

Тормыш шуны күрсәтте: алар безнең шикелле «юньсез» булып калмады. Бик тиз «зур уңышларга ирештеләр»: Борһан Шәрәф Фатих Кәриминең сеңлесенә өйләнеп, Рәмиев һәм Хөсәеновлар тирәсендә ныгып урнашып калды. Әйе, мал дигән нәрсә күп кешене үзгәртә.

Иран шаһы Мөхәммәтгали тәхеттән куылгач, «Вакыт» газетасының баш редакторы Фатих Кәрими аны Иранга «хәбәрче» итеп җибәрде. Ләкин ул аннан бер генә рәтле нәрсә язмаса да, үзләренең Казандагы җимеш сәүдәләрен үстерү юлында шактый зур эшләрне башкарып кайтты.

Оренбургка кырык ямаулы чалбар белән килгән Мәхмүт Мәрҗани дә озакламый, шактый зур байларга кияү булып, азагында бер китап магазины ачып, нәшрият эшенә кереште.

Галиәсгар абзый да, Казан байларыннан берсенең кияве булып, күп кенә придан алган иде. Әмма ул шул акчага «Мәгариф» көтепханәсен ачып, татар дөньясында башлап яңа әдәбият бастыра башлады. Башка көтепханәләр, «Бәдәвам», «Тәкыйгаҗәп» һ. б. шуның шикелле тиз сатыла торган нәрсәләрне бастырып, меңнәрчә байлык җыйган чагында, Галиәсгар Камал табыш алу урынына зарар китереп, яңа әдәбият һәм дәреслекләр бастыру эшен юлга куйды. Азәрбайҗанда чыга торган «Мулла Насретдин», «Фәюзат» кебек үз дәверендә шактый сул булган журналларны башлап «Мәгариф» көтепханәсендә күрдек.

Табыш артыннан кумаган Галиәсгар абзый, әлбәттә, артык ерак бара алмады. Аның китап сәүдәсе шартлады. Иң азагында ул бу көтепханәсен калдык-постыклары белән Шәрәфләргә тапшырды да үзенең тормышын бөтенләе белән журналистлыкка бәйләде. Күпләр аңардан көлделәр:

– Җөнтәй! – диделәр. – Татар шәкерте сәүдә итә беләмени соң ул!

Галиәсгар абзый Оренбургка килгән чагында, мин аннан бөтенләйгә китәргә уйлап йөри идем. Мине Каракул шәһәренә укытучылыкка чакыралар иде. Бу турыда мин башта Борһан Шәрәф белән киңәштем. Ул барырга киңәш бирде:

– Ул якка киткәннәрнең күбесе, мәсәлән, Фатих Садыйков, Тәхәви Туйбактин, Фәйзерахман Җиһандаров кебек укытучылар, зур бай кызларына өйләнеп, сәүдә эшләренә керештеләр, хәзер дә алар шактый зур байлар катарында йөри! – диде. – Андагы дала халкы да бик садә әле, алар арасында сәүдә итеп бик тиз баеп була!

Галиәсгар абзый белән дә киңәштем. Ул да шулай ук барырга киңәш итте.

– Анда гаҗәп дәрәҗәдә бай, матур табигать! – диде ул. – Биек таулар, тау араларындагы яшел, тигез далалар, салкын күлләр, аккан сулар!.. Әнә шул инде ул – матур шигырьләр язу өчен илһам бирә торган җир! Шулай кызыктыру өстенә монысын да өстәп куйды: – Син менә чуашлар турында кызыклы гына нәрсәләр язасың. Мондый эшкә яхшы гына талант, дәртең дә бар. Шулай булгач, әнә шул якташ кыргыз, казакъ, уйгур-таранчы, үзбәк халыкларының тормыш вә гадәтләре, тел вә халык әдәбиятлары белән танышып, алар турында файдалы нәрсәләр язарга мөмкин!

Шундый кеше иде ул Галиәсгар абзый. Остаз иде, иптәш иде.

3
(Нәҗип Думави)

Мин эшләп утыра торган бүлмәгә озын буйлы, таза гәүдәле бер кеше килеп керде. Аның аягында шактый иске, таушалган, тупас күннән тегелгән итек, өстендә соры төстә, кыскарак кына җәйге пальто, башында кызыл фәс иде. Ул, минем белән танышып-исәнләшеп тә тормастан, үткен зур күзләре белән миңа төбәп карады да:

– Монда Тимерша Соловьёвны кайда күрергә мөмкин? – диде.

Мин аңа Тимершаның эш бүлмәсен күрсәттем.

Ул шунда кереп киткәч, аеруча аның күзләре миңа ничектер таныш булып күренде.

– Кайчандыр кайдадыр күргән идем шикелле мин бу кешене?..

Ләкин мин аны кайда күргәнлегемне хәтерләргә дә өлгерә алмадым, Тимерша Соловьёв килеп чыкты.

– Менә нәрсә, – диде Тимерша, әкрен генә минем яныма килеп, – безнең өчен үтә кирәк бер кеше килеп калды. Аны чәйгә алып керергә иде. Өйдә Кәшифә генә. Син, безгә кереп, аңардан чәй әзерләт әле!

Тимершаның биш-алты бүлмәле квартирасы да шул ук матбага йортында иде… Кәшифә – аларның асравы. Ул тиз генә самавыр куеп җибәрде. Чәй әзерләнде.

Бераздан, ашыгып, Тимерша үзе дә килеп керде. Кайдандыр ачкыч алып шкафны ачты, чәйнеккә берничә чеметем чәй салды, өстенә бер шешәдән аз гына кызгылт– көрән куе сыекча агызды.

– Монысы нәрсә инде, Тимерша агай?

Ул күзен кысып елмайды:

– Чәйне куерта торган дару!

Озакламый Риза Казыйның зур улы Габдрахман Фәхретдинов белән әлеге кунак та рәхим иттеләр.

Тимерша белән кунак кеше арасында сүз дәреслекләр турында башланды.

– Хәзер мәктәпләр күбрәк матур исем астында ишетелгән дин дәреслекләрен сорыйлар… Тарих, җәгьрәфиядән дә берничә башлангыч нәрсә язарга була, – дип сөйләп китте Тимерша.

Теге кеше җавапсыз гына, салкын кан белән тыңлап утыра һәм ара-тирә:

– Алай, алай, – дип кенә куя иде.

Габдрахман Фәхретдинов, нәрсәдер әйтергә теләп, «Бәшири» дип миңа эндәшеп куйды. Шуннан соң кунак кеше дә, кинәт кенә миңа таба карап:

– Сез Зариф Бәшири буласызмыни? – дип сүз катты.

Ул, шушы сүзләрен әйтә-әйтә, миңа таба кулын сузды. Мин дә, кулымны сузып:

– Әйе! – дидем. – Ә сез кем буласыз соң?

– Нәҗип Думави!

Кинәт хәтеремә төште: 1905 елның көзендә минем мәдрәсәи «Мөхәммәдия» гә яңа гына килгән чагым иде. Беркөнне кич белән Шәһәр Шәрәф шушы кешене ияртеп бүлмәдән бүлмәгә йөргән иде:

– Танышыгыз: милли шагыйрьләребездән Нәҗип Думави.

Мин Нәҗип Думавиның «Казан мөхбире» газетасында басылган шигырьләрен зур мавыгу белән яратып, бирелеп укучыларның берсе булсам да, ул чагында, әллә ничек, иптәшләрем арасыннан чыгып, аның алдында «Танышыйк әле!» дияргә батырчылык итә алмаган идем.

Шуларны сөйләп биргәч, Нәҗип Думави, көлемсерәп:

– Алай булгач, – диде, – ул чагында таныша алмауның үчен менә хәзер чыгарырбыз инде. – Һәм ул мине кичкә үзе төшкән номерга чакырды.

Тимерша Соловьёв, дәреслекләр мәсьәләсе белән артык мавыгып киткәнлектән, безне таныштыруны исенә китерә дә алмаган. Үзенең бу эше килешсез чыкканлыгын аңлап булса кирәк, ул, аптырап, бер Нәҗипкә, бер миңа таба карады да:

– Сез әлегә кадәр таныш түгел идегезмени? Бер мәдрәсәдә укымадыгызмыни? – диде.

– Юк, – диде Думави, елмаеп, – әдипләр белән шагыйрьләрнең һәммәсе дә мәдрәсәи «Мөхәммәдия» дән генә чыгарга тиеш дип тәкъдир тактасына язылмагандыр бит?

Барыбыз да бердәм көлеп җибәрдек.

– Ә син кайда укыдың?

– Казанның Габдулла Апанаев мәдрәсәсендә.

Коры-сары капкалап шактый гына утыргач, Тимершаның хатыны Гасимә ханым да кайтып керде.

– И-и, кунаклар бар икән. Ә мин аны-моны белмәстән өйне ташлап йөри бирәм.

Ул өстәл өстенә карап алды да шкафтан чикләвекләр салынган тәлинкә чыгарып куйды.

– Ир кеше, ни, кунак сыйлый беләме соң ул…

– Зарар юк, – диде Тимерша. – Эш тәгамдә түгел, хөрмәттә!

Нәҗип тә аның сүзен җөпләде:

– Ачык чырай, такта чәй.

Гасимә хәйләле елмаеп Тимершага карады:

– Мин күрми дә торам, Бәшири дә монда икән. – Аннары Думавига борылды: – «Зариф» ди дә исе китә инде Тимер абзагызның. Берәр затлырак кешене чәйгә чакырса, аны калдырмый.

Мин мондый сүзләрне моңарчы берничә тапкыр ишеткән идем инде. Гасимә ханымны яхшы белгәнгә, күпсенү итеп кабул итмәдем. Менә Тимерша сине шулкадәр үз итә дип әйтергә тели иде Гасимә ханым, син дә аның кадерен бел, аның уңаена гына йөр!

Нәҗип Думавины озаткач, Тимерша минем колакка пышылдады:

– Кичен аңа барсаң, әлеге дәреслекләр мәсьәләсендә ширкәт файдасын онытма…

Нәҗип белән без дусларча озак кына сөйләшеп утырдык. Ул чәй китертте.

– Мин алай кешедәге кебек «ачык чырай, такта чәй» дип тормыйм, «хәлдән килгәнчә» дим. Хәзер кайнар пәрәмәч китерерләр.

Тимершаларда булган сүзләргә дә кагылып алдык. Нәҗип тә андагы кыланышларның серенә, сәясәтенә тәмам төшенеп утырган икән.

– Саранлыклары бер якта торсын әле аның! – диде ул. – Алар шулай безне ялланып эшләүче итәргә азаплана.

Нәҗип үзенең авыр хәлдә яшәве турында сөйләде:

– Гаиләм шактый ишле. Шәһәрдә яшәп язу эше белән генә тормыш кичерүе авыр. Хәтта мөмкин дә түгел!.. Аена ике йөз-өч йөз юл шигырь язасың икән, аңа, күп булса, дүрт-биш сум акча аласың. Әгәр дә берәр хикәя-фәлән язсаң, алты-җиде сум. Шунлыктан семьям авылда тора. Үзем кышкы көннәрдә берәр авылда укытучылык итәм. Аннан алган эш хакы да алай аякны бик үк иркенләп сузарлык түгел. Кышына йөз утыз-йөз кырык сум аласың икән, ашау-эчү, юл чыгымнары да шуның өстеннән. Шунлыктан яз көне авылга, балалар янына кайткан чагында, кесәңдә, күп булса, утыз-кырык сум акчаң була. – Нәҗип зарларының төп эчтәлеге шушындыйрак рухта иде.

Хатыны да укытучы булган кешеләр бераз яхшырак хәлдә булсалар да, Нәҗипнең хатыны исә гади генә бер авыл кызы. Шуның өстенә алар арасында татулык та чамалы икән. Дөрес, Нәҗип хатынын әхлак ноктасыннан да, тормышка сәләтле булу ягыннан да кимсетеп сөйләми. Ләкин хатынының кыз чагында булган гаебе күңелен гел тырнап тора. «Балдызым, йолдызым» дигәләп, җизнәсе кызның башын әйләндереп, үз дигәненә ирешкән булган. Бу хәлләрне белмичә кызга өйләнгән Нәҗип, әлбәттә, кәләшен кызганган, «җизни көчләде» дигән сүзгә дә ышанган. Әмма хәзер ул хатынына, гаиләсенә еш кына илтифатсызлык күрсәтә, үз-үзенең җанын талкый иде. Бу хакта ул «Кем гаепле?» дигән хикәя дә язды.

Ничек кенә булмасын, мин бу беренче танышып утырышуда аның турында шул фикергә килдем: Нәҗип Думави – гаҗәп дәрәҗәдә салкын канлы, сабыр табигатьле бер кеше. Ул үзенең тормышыннан зарланганда да, аны үз хәленнән зарлану итеп түгел, ә татар язучылары һәм культура эшчеләренең хәлләре шулай авыр булганлыкка бер мисал иттереп кенә сөйли иде.

– Мәдәният, мәгариф вә матбугат эшчеләренең язмышлары әнә шундый Тимершалар кулында булгач, шулай булмый хәле юк! – дип куйды ул соңыннан үзе дә.

Аннары ул үзенең мәгариф эшенә нык бирелүен, үзе укыткан мәктәпләрдә балаларга мөмкин чаклы фән белемен бирергә, аларны тормышка яраклы кешеләр итеп тәрбияләргә тырышуын сөйләде.

Нәҗип Думавиның бу юлы Оренбургка килүенең төбе дә ике төрле ният белән булган икән.

– Тормыш та шәптән булмагач, күңел дә тынычсыз булгач, саулык та начарлана төште, – диде ул. – Шунлыктан, берәр казакъ авылына барып, анда мулдәкәлек итеп, балалар укытып булса да, бераз кымыз эчеп, куй ите ашап, саф һавалы иркен далада ял итәргә уйлаган идем.

Бу вакытта Думави мәктәпләр өчен берничә китап та бастырган иде. Аның балалар өчен язган шигырьләре дә байтак кына булды. Менә шуларны искә алып булса кирәк, Тимерша Соловьёвлар, аңа хат язып, үзләре өчен дәреслекләр язарга димлиләр.

– Мин алар белән дә шул турыда сөйләшергә уйладым, – диде Нәҗип.

– Соң сөйләшүнең нәтиҗәсе ничек булып чыкты яисә ничек булып чыгар төсле?

– Әлегә бертөрле дә нәтиҗәгә килгәнебез юк, шулай ук килеп тә булмастыр, ахрысы…

– Ни өчен?

– Беренче сүз башлаудан ук мин аңладым: алар мине дә «Гыйльмехәл» ләр язучы Якуб Хәлили итәргә телиләр. Ә мин аны булдыра алмыйм! – Шуннан соң ул дәреслекләр белән «мөхәррирләр» нең күбәюеннән зарланды да: – Эт дип типсәк, аягың шуларга бәрелә!.. Мин шул мәсьәләне күтәреп матбугатка чыгарга да маташып карадым, ләкин юл бирмиләр, бастырмыйлар. Чөнки газета-журналларның башында утыручыларның бөтенесе диярлек үзләре шундый «мөхәррирләр», шул исем белән яшеренеп байлык җыючылар. «Йолдыз» газетасы «Дурысы шифаһия», «Мөгаллим сани» кебек нәрсәләр язып баеган шундый мөхәррир Һади Максуди кулында. «Вакыт» газетасы тирәсендә дә бар андыйлар, – дип өстәде.

Ике көннән соң Нәҗип Думави, Тимерша Соловьёвлар белән кайтадан сөйләшеп тә тормастан, бер казакъ бае белән табышып, далага чыгып китте.

Тимерша Соловьёвның кулын селтәп:

– Йөриләр шунда җил куып! Күктән төшкән нигъмәтне ашый белмәстән! – дип мыгырданганы колакка бәрелде.

Нәҗип Думави белән дә эш чыкмагач, безнең хуҗалар бер дә баш ватмый гына мәсьәләне бик җиңел хәл итте: тоттылар да Галимҗан Баруди нәрсәләрен, бер генә хәрефен дә үзгәртмәстән, ун меңнәрчә данә бастырып чыгардылар.

Мин менә шуларның һәммәсен дә Галиәсгар абзыйга сөйләп бирдем. Ул, гаҗәпләнеп, башын чайкап торды да:

– Барысыннан да бигрәк башкаларның китапларын үзләреннән сорамый гына әнә шул рәвешчә бастыру артык оятсызлык бит инде ул! – диде. – Һич булмаганда, әдәбият вә матбугат дөньясында шактый күренекле бер урын тоткан Фатих әфәнде Кәримигә бераз оялырга, моңа юл куймаска кирәк иде…

Акча исе керсә, намуслы дигән кешеләрдә дә оят беразга онытылып тора шул, каһәрең…

Галиәсгар абзый жалованиесен уз вакытында ала алдымы-юкмы, мин анысын белмим. Тик шунысы мәгълүм: Галиәсгар абзый килгәннән бирле билгеле бер урынга утырып эшләми иде. Аның нинди эштә, күпме жалование алуы да безгә билгесез. Аның фатиры да юк, ул Тимерша йортындагы кечкенә генә бер бүлмәдә тора. Аның үзенә бер фатир алып, семьясын китертү теләге дә күренмәде. Беркөнне, сүз уңае туры килеп сорагач, кулын гына селекте дә:

– Барыбер мин монда озак тора алмам! – диде.

Тимерша Соловьёв – бөтен ширкәтнең баш директоры; матбага, литография, китап төпләү, нәшрият эшләре бүлеге, китап магазины – һәммәсе дә аңа карый иде. Шәриф Саттаров исә Соловьёв матбагасының эчке эшләрен караучы, аның урынбасары иде.

Эш хакын алганнан соң ике-өч көн генә үткән иде. Шәриф Саттаров белән генә эш бүлмәсендә чәй эчеп утырабыз. Матбагада, конторада бер генә кеше дә юк, эшчеләрнең һәммәсе дә төшке ашка таралган. Утыз яшьләр чамасында булыр, киң күкрәкле, таза бәдәнле литографист урыс кинәт кенә без утырган бүлмәнең ишеген ачты да:

– Тимерша кайда? – диде тупас кына.

– Монда күренми ул.

Шушы җавапны алгач та, ул безнең янга атылып керде дә шап иттереп ишекне япты. Аның күзләрен кан баскан, куллары калтырый иде.

– Алаймыни, ул юкмыни?! – Акаеп, Шәриф Саттаровка карады: – Син бит аның урынбасары!

Шәриф Саттаров тыныч кына җавап кайтарды:

– Шулай икәнен үзең дә беләсең ич!.. Аны нигә сорап торасың?

Литографист тәмам аның алдына ук килеп басты:

– Шулай булгач, бир минем өч айлык жалованиене!

– Мин Тимершадан башка булдыра алмыйм!

– Алаймыни?! Эш хакына килгәч, Тимершадан башка булдыра алмыйсың!.. Ә безне эт урынына эшкә җиккәндә – син хуҗа, аны булдыра аласың!

Ул кинәт Шәриф Саттаровка ташланды һәм, якасыннан эләктереп алып, аны өстәл артыннан өстерәп чыгарды да, идән уртасына сузып салды да таза йодрыклары белән бит-башларына тондыра башлады. Шәриф Саттаров кычкырырга итә, ләкин теге аңа ирек бирми, авызына чәпелдәтә:

– Тик тор, тавышыңны чыгарасы булма! – ди. – Югыйсә тагын да яманрак булыр!

Мин ике арага төшеп туктатырга теләдем. Ләкин ул мине этеп кенә җибәрде, мин стенага килеп сыландым. Безнең ише шәкерткә инде күпме кирәк…

– Тик тор, тавышыңны чыгарма!.. Җиттеме инде, туйдыңмы?.. Сез акчага саран булсагыз да, без кул көченә юмарт!.. Кирәк булса, Тимершага да җитәрлек калды әле! – дип сөйләнә-сөйләнә, литографист Саттаровны дөмбәсләвен дәвам итә иде.

Ул кыйнавыннан тукталгач, үз-үзеннән риза булган рәвештә, искиткеч тынычлык белән минем алдыма килеп басты да:

– Гафу ит мине, берәр җиреңне авырттырмадыммы? – дигән булды һәм шунда ук әкрен генә атлап үзенең эш бүлмәсенә кереп югалды.

Шәриф Саттаров көч-хәл белән генә урыныннан торган чагында, аның бит-башлары тубалдай шешенгән иде.

Контора һәм матбага эшчеләре килә башлады. Ләкин шунысы гаҗәп: эшчеләрнең күбесе Шәриф Саттаровның коточкыч төсенә карыйлар да исләре китмәстән:

– Кыйнаганнармыни? – диләр дә үз эшләренә китәләр.

Тик Мәхмүт Мәрҗани шикелле контора эшчеләре генә бераз ярсып, әтәчләнеп алды:

– Бу нинди эш бу? Полиция чакырырга кирәк!

– Кайда Тимерша абзый, тизрәк чарасын күрсен иде.

– Врач чакырырга кирәк!..

Ахырында Шәриф Саттаровны бер бүлмәгә кертеп салдылар. Ләкин ул көнне Тимерша күренмәде.

Сәбәбе нәрсәдә булгандыр, Тимерша Соловьёв бу эшне зурга җибәрмәде. Шул көенчә тыныч кына үтте дә китте. Хәтта әлеге литографистны эштән дә чыгармадылар. Тик Шәриф Саттаров кына:

– Минем таныш хулиганнарым бар әле, шулардан мин аны бер издерәм, – дип сөйләнеп йөрде. Ләкин бу да шулай сөйләнү булып кына калды шикелле.

Галиәсгар абзый соңыннан миңа болай диде:

– Бу эш шундагы барлык эшчеләрнең киңәшләре белән булган икән. Шуны аңлагач, Тимерша, үзенә тагын да ныграк эләгүдән шүрләп, эндәшми калу юлын сайлаган.

4
(Дәрдемәнд)

Фатих Кәрими Истанбул шәһәреннән дарелфөнүн (университет) бетереп кайтканда, Россиядә иң әшәке реакция хөкем сөргән чак була. Шунлыктан ул, атасының васыяте буенча, татар телендә бер газета чыгару турында күпме генә хәрәкәт итсә дә, аны булдыра алмый, аңа рөхсәт бирелми. Шуннан соң ул, язу эшенә керешеп, шушы кечкенә генә матбагада үзе язган нәрсәләрне бастыра башлый. Мин үзем унике-унөч яшьлек бала чагымда аның «Шәкерт белән студент», «Салих бабайның өйләнүе» дигән әдәби китапларын һәм «Нәшрият Кәрими» исеме астында «Финнар», «Кореялылар», «Французлар» шикелле серияләп чыгарылган фәнни әсәрләрен зур дәрт һәм кызыксыну белән укыган чакларымны әле дә беләм. Шул ук вакытта ул Оренбург Каргалысында яңа ысул белән укытучылар әзерләү өчен бер курс та ача. Мин укыган иске Буа мәдрәсәсеннән әнә шул курска барып кайткан карт шәкертләрнең курсны полиция килеп басуы, үзләренең тәрәзәдән чыгып качулары турында сөйләүләрен әле дә булса хәтерлим.

1905 ел революциясеннән соң Фатих Кәрими мәктәп-мәдрәсәләр салдыруы белән дан тоткан Әхмәт бай Хөсәеновның энесе Гани бай Хөсәеновка татар телендә берәр газета чыгару турында киңәш сала. Гани бай аның бу киңәшен мәслихәт күрү белән генә калмый, оештыру эшенә дә керешә. Ул туганы Мәхмүт байны, Закир һәм Шакир Рәмиевләрне дә шул эшкә тартып, күндереп, «Гыйльман ахун Кәримов матбагасы» н берләштергән хәлдә, «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкасы» дигән зур бер матбагачылык ширкәтен барлыкка китерә.

Фатих Кәриминең теләве буенча, аның кияве Тимерша Соловьёв директор итеп билгеләнә.

Фатих Кәриминең сөйләвенә караганда, Гани бай Хөсәенов та матбугат һәм матбагачылык эшен нык ярата торган булган, бу юлда ярдәмне кызганмаган. Ләкин аның зур улы Вәли мулла, аерата иске фикерле, реакцион бер кеше булганлыктан, атасының бу эшенә үч итеп, карагруһ дин башлыклары органын – «Дин вә мәгыйшәт» журналын җитәкли.

«Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкасы» матбагасы төзелгәннән соң, Шакир һәм Закир Рәмиевләр Фатих Кәрими редакциясендә «Вакыт» газетасын, аннан соң Риза Казый (Фәхретдинов) редакциясендә «Шура» журналын чыгара башлыйлар. Тимерша Соловьёв «Чүкеч» журналын нигезли. Алар «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкасы» матбагасында басыла.

Ләкин күпләрнең зур өмет белән шактый суммалар салып төзегән бу ширкәтләре үсә дә, уңыш та күрә алмады. Төп сәбәбе башында Тимерша Соловьёвның утыруында, аның чиксез вакчыл булуында, үзенә байлык тупларга омтылуында иде. Ул үзенчә бик хәйләкәр һәм артык дәрәҗәдә экономлы булырга тырыша, шул юл белән ширкәтне дә, үземне дә баетам дип уйлый иде.

Ләкин аның бу экономлыгы һәрвакытта «биш тиенлек куян, ун тиенлек зыян» булып бетә иде.

Мин шушы ширкәткә эшкә барган чагында, матбага менә шундый бер хәлдә иде: машиналар һәм хәрефләр тәмам искергән, күбесе сынып, кителеп беткән. Матур клишеләр юк. Арзанлы тонык буяу, кәгазьләр чүбекләнеп, сәлперәп тора. Тимерша, экономия ясыйм дип, яңа машиналар, хәрефләр, яхшы буяулар, кәгазьләр алдырмый. Әнә шул чүп-чарлар белән эш итә, газета, журнал һәм китаплар бастыра. Басылган нәрсәләр тонык булып чыга, бик күп хәрефләр бөтенләйгә танылмый. Эшчеләрне аларның белемнәренә, тәҗрибәләренә карап түгел, ә аз хакка да риза булуларына, үзенә ялагайлануларына карап ала. Төрле юллар белән эшчеләрнең эш хакларын басып калырга тырыша. Менә шуның өчен дә яхшы матбага эшчесе килми, килгәне дә күңел биреп эшләми иде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 4.6 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации