Электронная библиотека » Зариф Баширов » » онлайн чтение - страница 7


  • Текст добавлен: 31 августа 2018, 19:00


Автор книги: Зариф Баширов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 28 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Өченче бүлек
1
(Сәгыйть Рәми)

Казанга кайтып төшкәч тә мин иң элек үзем укыган мәдрәсәи «Мөхәммәдия» гә бардым. Әле дә анда булган шәрикләрем, бигрәк тә Хәбиб Исхакый белән күрешергә ашыктым.

Бу вакытта Хәбиб Исхакый аз гына хакка шул мәдрәсәнең башлангыч мәктәбендә укыта. Байтак кына шигырьләр дә язган, бер җыентыгын бастырып та чыгарган. Аның өчен ун сум гонорар да алган.

– Күрәсең ич, эшләр шактый шәптән хәзер, – ди ул, – гонорар алучы шагыйрь булдым!

Шулай да ул искиткеч картайган, ябыккан. Аның бөтен хәрәкәте, күз карашлары да, сүзләре дә нык изелгәнлеген, өметсезлеккә бирелгәнлеген күрсәтә. Элекке кызулык та, кискен хәрәкәт тә, гыйсъянчылык дәрте белән ашкыну да сүнгән. Гәрчә ул башта мине уен-көлке сүзләр белән каршы алса да, аның да йөрәктән түгел, ә үзен көчләп кенә икәнлеге күренеп тора иде. Мин аңа:

– Нигә шулчаклы картайдың, сәлперәйдең? – дип әйткәнемне сизми дә калдым.

– Шулай, дускаем, картайталар да, сәлперәйтәләр дә монда, – дип куйды ул, авыр гына көрсенеп.

Галимҗан хәзрәт белән Әхмәтҗан Мостафин шикелле карт хәлфәләр һаман да аңа үсәргә, колач җәяргә ирек бирми, һаман да аяк чалалар икән. Мәдрәсәне ташлап чыгу эшендә башлап йөрүен аның битенә бәрәләр, ташлап чыккан шәкертләрдән шактый өлешенең шул мәдрәсәгә кабат кайтып керергә мәҗбүр булулары тегеләрне тәмам очындырып җибәргән. Алар ике сүзнең берендә: «Бушкуык социалистлар!» – дип көлә болардан. Хәбиб Исхакый бер-ике җәйне казакъ арасына чыгып йөргән дә Нәҗип Думави кебек ташлап кайткан.

Авыр тәэсир итте миңа кайчандыр үзара ярышып шигырь язган бу өметле талантның, якын дустымның шулай сүнүе!..

Шуннан соң мин газета редакцияләренә киттем.

Редакцияләр дип… бу вакытта аларның күбесе калмаган иде инде. Бишенче ел инкыйлабыннан соң бер-бер артлы борынлаган җиде-сигез басманың икесе генә яши иде Казанда – «Йолдыз» белән «Бәянелхак»…

«Йолдыз» газетасы тирәсендә күзгә күренерлек бер генә үзгәреш тә юк. Аның редакциясе һаман да шул «Болгар» номерларындагы кечкенә генә бер бүлмәдә икән. Һади Максуди һаман да шулай элеккечә, башына карасу кызыл фәсен кигән килеш өстәл янына җәелеп утырган да, кулындагы сөтле кофены бер уртлап, бер өстәлгә куя-куя, редакциягә килгән кешеләргә «галәми ислам» турында фәлсәфә сата. Төркиянең көчле, ныклы дәүләт булуын, аның кайчан да булса бер грекларны, болгарларны ут өстендә биетеп, зур шан казаначагын сөйләп, әһеле исламны шатландыра. Үзенең «Мөгаллимел-әүвәл» һәм дә «Мөгаллимес-сани» дигән дәреслекләренә күп яңалыклар кертүен сөйли. Энесе Садри Максудиның җәмәгать, сәясәт эшчесе булуына масайган кебек сизелә. Шул уңай белән ул миңа карата да үпкәсен белдереп алды:

– «Чүкеч» журналында чыгарылган карикатурагызга күңел рәнҗеде рәнҗүен дә… Зарар юк, Зариф әфәнде, яшьлек барын да эшләтә! Янәсе, тора-бара аның бөек бер кеше булганлыгын мин дә аңлармын әле!

Каршысына утырган Гариф Латыйпов һаман да шулай – «Һади агай» булырга тырыша. Кофелы стаканын да аның төсле иттереп тота, аның төсле уртлый. Өйдән алып килгән алма бәлеше кисәкләрен дә аның төсле кабып, аның төсле чәйни. Сөйләгән чагында аның төсле башын кыйшайтып, аның кебек иттереп авызын чалышайта.

Һади агай үзенә «Вилла Йолдыз» (Йолдыз сарае) исемле дача салдыру артыннан йөри һәм бер ишәк алырга да уйлый икән. Шул дача салынып, ишәк тә алынгач, кызык өчен ишәк җигелгән арбага утыртып, безне чәйгә алып барачак икән.

«Бәянелхак» газетасы тирәсендә шактый зур үзгәрешләр барлыгы күренде. Мин Казаннан киткән чагында, «Бәянелхак» редакциясе мәдрәсәи «Мөхәммәдия» нең артында гына, Әхмәтҗан Сәйдәшевнең үз йортында иде. «Бәянелхак» ның матбагасы да әнә шул өйнең шактый зур, киң бер өлешендә булып, аның үзенә карата директоры да бар иде (Хөсәен Әбүзәров). Редакциясендә дә өч-дүрт зур гына бүлмә булып, аларда Рәкыйб Рәкыйби шикелле берничә кеше эшли иде. Аның һәрвакытта ап-ак мәтликап[29]29
  Урысча «мятные капли» дигән сүзләрдән ясалган. – З. Б.


[Закрыть]
суырып, эшләп утыручы, ыспай гына, матур гына бер бухгалтеры да бар иде.

Аның бер бүлмәсендә Әхмәтҗан карт Сәйдәшев редакциягә килгән Казан чухурларына закон өйрәтеп утыра, Рәшит Казыйның японнарны мөселман итү артыннан йөрүен сөйләп куандыра. Аның алгы зур бүлмәсендә таза бәдәнле, мәһабәт, килбәтле улы – Мөхәммәтҗан Сәйдәшев редакциягә килгән кешеләргә Садри һәм Һади Максудиларның мәсләксезлекләрен, «Йолдыз» газетасының артык дәрәҗәдә зарарлы кызыл юл тотуын сөйләп, Садри Максудиның Дәүләт думасына сайлануы хата булганлыгын, аңа тик үзе лаек икәнлеген аңлата. Мин менә шундый редакцияне эзләп килдем. Ләкин аның ишегалдына барып кергәч тә, мине кулына зур себерке тоткан бер карт тупас, коры сүзләр белән каршы алды:

– Нишләп йөрисең монда, кем кирәк сиңа?!

– «Бәянелхак» редакциясе.

– Андый нәрсә юк монда!..

– Ул моннан күчтемени?.. Кая күчте соң?..

– Белмим!..

Аннан китеп, бер-ике урам аша үткәч, Кәбир Бәкер очрады:

– Кайдан килеп чыктың әле син?..

– Кайттым әле менә Казанга, сезнең шикелле иске дус-иш, таныш-белешләрне күрергә!

Байтак кына сөйләшеп торганнан соң, «Бәянелхак» редакциясен сорадым мин аңардан. Ул, көлемсерәп:

– Син Казан матбугатында, бигрәк тә «Ялт-йолт» журналында «Бәянел-Болак» дигән сүзләрне укыганың юкмыни? – диде.

– Нигә булмасын!.. Мин аның «Бәянелхак» ка бирелгән яңа «атама» икәнлеген дә беләм!

– Алай булгач, шул инде, аның редакциясе дә шунда нәкъ үз урынын тапты. Болак буена күчте!

Аның өйрәтүе буенча шунда киттем.

Казан шәһәрен икегә бүлеп, Кабан күленнән башлап Казан елгасына чаклы сузылган Болак үзенең сасылыгы, пычраклыгы белән дан тота иде. «Бәянелхак» редакциясе хәзер нәкъ әнә шуның каршысында икән. Аның үз гомерендә бер тапкыр да буяу күрмәгән стенасы пычрануның чигенә барып җиткән. Ишекләре кыйшайган, бусагасы чалышайган, әйтерсең лә бер ташландык өй!..

Урам яктан тар гына караңгы коридорга кергәч тә, мин аның сул ягындагы ишектән бик үк зур булмаган бер бүлмәгә үттем. Аның тышкы күренеше шикелле үк шыксыз булган бу бүлмәсендә бер басу машинасы белән берничә тартма хәреф тора. Алар янында берничә матбага эшчесе дә бар. Шуңа күрә дә мин:

– Матбаганың директоры кем? – дип кенә сорадым.

– Мөхәммәтҗан абзый Сәйдәшев, – диделәр.

– Алай икән!..

Борылып чыгып китәргә торганда гына минем күзем матбаганың аргы башындагы кечкенә генә бер бүлмәнең ачык ишегенә төште. Аның эчендә, иске бер өстәл янында, Әхмәтҗан карт Сәйдәшев икмәк белән йомырка ашап утыра иде. Менә бит! Казан күләмендә атаклы картның шулай бик гади итеп ашап утыруын чухурлар күрсә? Чистай ягыннан килеп газеталар тирәсендә эшләштереп йөргән Харрас Фәхри дигән бер әйбәт кенә егет бар иде. Ул бер сәүдәгәр кызы белән танышкан, бер-берсенә күңелләре төшкән. Берсе алырга тели, икенчесе – барырга! Кызның ата-анасы шуны белеп алгач, бот чабып көлә: «Тапкан икәнсең кияү булырлык кеше! – диләр кызга. – Чүбекле сары кәгазьгә бер кисәк икмәк белән ярты вобла балык чорнап, кайда җитте шунда ашап йөрүче бит ул!» Хәер, Әхмәтҗан картның инде өйләнәсе юк, рәхәтләнеп ашый как өстәлдә йомырка белән ипине…

Мин, аның янына кереп исәнләшеп тормастан, көлемсерәп чыгып киттем һәм әлеге коридорның икенче ягындагы ишектән шактый зур бер бүлмәгә үттем. Бу бүлмә дә шулай ук шыксыз иде. Аның кайчандыр бер буялган булганлыгын күрсәтә торган тимгел-тимгел эзләре дә бик тонык күренә. Идән чиксез пычрак, җир кебек каткан. Аның кайчан да булса юылганлыгына күңел ышанырлык түгел. Бүлмәдә ике иске агач өстәл белән алар тирәсендәге берничә урындыктан башка бернәрсә дә юк. Ишеккә каршы гына торган өстәл янында Сәгыйть Рәми утыра. Бүлмәдә аннан башка берәү дә күренми иде.

Мин бүлмәгә килеп кергәч тә аптыранып, ишек төбендә таптанып калдым. Сәгыйть абый белән ничек танышырга да ничек итеп күрешергә?.. Ни өчендер шундый бер шикле уй төште.

Мин Сәгыйть Рәми белән якыннан күрешеп танышкан кеше түгел идем әле. Аны читтән күреп кенә беләм, таныйм һәм аңа җылы хөрмәт саклыйм.

Ул минем күз алдымда ике төрле кыяфәте белән җанлана. Берсе – аның театр һәм әдәбият кичәләрендә, яшьләр арасында җиңел, шат, күңелле хәрәкәт белән очынып йөргән чагы. Мондый вакытларда аның өстендә каеш билбау белән буылган үтә кызыл күлмәк, кара пиджагы җилбәгәй җибәрелгән була. Кабарып, мамыкланып торган ярым бөдрә кара чәчләре тегеләй дә ачык, сөйкемле, гел көлемсерәүле йөзенә тагын да күркәмлек бирә иде.

Ул еш кына «Әлислах» редакциясенә килә. Аның өстендә куе сары пальто, башында тар кырпулы каракүл татар бүреге. Ул ишектән килеп кергәч тә иң элек, көнчыгыш халыклары гадәте буенча, ике кулын күкрәге өстенә куя да, башын кыйшайтып, аз гына алга таба бөгелә.

– Сәлам бирдек, әһеле ислам! – ди.

Шундый уен-көлке белән кыланып һәм сөйләнеп, ул Фатих Әмирхан яисә Тукай янына атлый. Тукай, урыныннан торып, аңа урындык тәкъдим итеп, зур хөрмәт белән каршы ала:

– Әйдә, Сәгыйть агай, утыр, рәхим ит!..

Әллә ничек безгә Фатих абзыйның аны каршы алуы сәеррәк төсле тоела. Дөрес, ул да аның белән елмаеп, кулын биреп күрешә. Аннары:

– Нихәл, мәҗнүн гашыйк? – ди дә үзенең эшенә керешә.

Тукай белән Рәми кайчагында уен-көлке, кайчагында җитди рәвештә, ләкин саф дусларча сөйләшеп утыралар. Тукай ярым көлкеле, төртмәле итеп сүз башлый:

– Бүген төнлә, сеңеп йоклаган чагымда, кемдер берәүнең Сәгыйтьнекенә охшаш тавыш белән «Әй, Габдулла, ятма, тор!»[30]30
  Сәгыйть Рәмиевнең «Таң вакыты» дигән шигыренәишарә – З. Б.


[Закрыть]
дигәне колагыма ярып керде. Күземне ачып җибәрсәм, таң атып килә икән. Ялт итеп сикереп тордым да тәрәзә төбенә барып утырдым. Әй, Сәгыйть, мин әйтәм, юк-барларны уйланып ятма! дим. Үзең дә тор, шигырь яз, халык синнән иҗат көтә! дим. – Аннары ул көлеп кенә өстәп куя: – Ничек соң, минем тавыш синең колакка кердеме? – ди.

Сәгыйть бер сүз дә әйтми, көлә генә. Кайвакытта Тукай:

– Йә, Сәгыйть агай, «Зөбәйдәң»не[31]31
  С. Рәмиев «Яшә Зөбәйдә яшим мин!» дигән бер сәхнәәсәре язган иде, ләкин аны цензура дөньяга чыккач та җыйдырып алды. – З. Б.


[Закрыть]
яшәтә алмадың инде, ичмасам, Мозаффарияне яшәт! – дип, бөтенләй икенче мәсьәләгә күчеп тә китә. Бу төртмә сүзләр әле күптән түгел генә булып үткән кайбер вакыйгаларны искә төшерәләр.

Казанның Печән базары мәчете мулласы Зариф Мозаффаровның кызы бервакытны ничектер бер шигырь сыман нәрсә яза да аны Сәгыйть Рәмигә бирә. Сәгыйть тегенең күңелен күтәреп, хатын-кызлардан да берәр кешене әдәбият тирәсенә тарту нияте беләндер, ахрысы, моны төзәтеп, матурлап яза да матбугатка чыгара. Ләкин бу шигырь кызның үзенә генә түгел, Зариф мулланың да башына бәла тудыра. Казан мещаннары байтак вакытлар шау-гөр килә:

– Ул кызга ләгънәт! Бер егет тә алмасын аны! – дип каргыш оралар.

– Мулла кызы, имеш. Тузга язмаган сүзләр яза. Әтисе Зариф мулла ни карый?

Ирләр мәҗлесендә дә, хатын-кызлар табынында да шул мәсьәлә чәйнәлә, әһеле ислам шуңа ярсый.

Башкаларга караганда шактый ачык фикерле булган Зариф мулланы ничек тә аяктан егарга йөргән Йосыф һәм Кабул шикелле үтә иске муллалар, Печән базарының дин «батырлары» алдында үзләренең абруйларын тагын да ныграк арттыру өчен:

– Уфага, дини идарәгә белдерергә кирәк аны! – диләр.

– Зөбәйдәне дә яшәтмәдең, Мозаффариянең дә хәзер тыны чыкмый, инде кемгә нәүбәт? – ди Тукай.

Ләкин Тукайның кинаяле сүзләре шелтәләү, кимсетү белән әйтелмәгәнлеген аңлаган Сәгыйть абзый моңа рәхәтләнеп көлеп кенә җавап кайтара.

Байтак кына сүз көрәштергәннән соң, Сәгыйть Рәми, Тукай белән Фатих абзыйга кул биреп:

– Ахшамыңыз хәерле улсун, әфәндем! – ди дә чыгып китә…

Тукай аны аяк өсте торып озатып кала. Шуннан байтак кына ишеккә карап тора да: «Олуг талант ул Сәгыйть!» – ди.

Фатих Әмирхан кулындагы каләмен өстәлгә куя. Күренеп тора, ул Тукай белән килешми.

– Аңлый алмыйм мин аны! – ди. – Ул, бер карыйсың, көләч, шат, бер карыйсың, өметсез. Тагын бер карасаң, гыйсъянчы. Әле «Аллалар, шаһлар, кануннар булалар бер чүп кенә!» дип нәгърә ора, әле «Сызла, күңелем, сызла…» дип өзгәләнә. Үз урыныңны табарга кирәк бит инде, ниһаять!

– Кешенең төрле чагы була, шагыйрь күңеле бит ул, – дип, Тукай Сәгыйть Рәмине яклый.

– Белмим, мин шагыйрь түгел, аңламыйм, – дип, Фатих абзый кулына тагын каләм ала да урысча мыгырдап куя: – Пора уже определиться… – Бераз тынлык булып ала. Фатих абзый тагын башын күтәрә:

– Әминә мәхәббәте шулай иләскә әйләндерде микән әллә Сәгыйтьне? – ди.

Кем соң ул зур бер шагыйрьнең мәхәббәтен үзенә яулап алган Әминә?

Беләсегез киләме? Яшереп тормыйм, алайса, энәсеннән җебенә чаклы сөйләп бирим.

Казан шәһәрендә шактый зур белемле, ачык фикерле морза Әбүбәкер Терегулов дигән бер карт бар иде. Уфа ягыннан Казанга килеп урнашкан кеше, – диләр иде аны.

Ул картның ир баласы булгандырмы-юкмы, анысын белмим, әмма аның Әминә, Мәдинә, Зәйтүнә исемле өч кызы бик билгеле иде безгә. Ибраһим агай аларны өчесен дә, уртадан югары белем алганчы, урыс мәктәпләрендә укыткан. Замана белемен, замана тәрбиясен алган, җитәрлек дәрәҗәдә культуралы, милли яктан да затлы кызлар иде алар!..

Театрларда, әдәбият кичәләрендә, танцы, конфетти сибеш, серпантин чорнаш, хат йөртеш уеннарында яшьләрнең күңелләрен күтәреп, уенны кыздырып җибәрүчеләр дә әнә шул кызлар була торган иде. Алар ул чаклы авыз суын корытырлык матур да түгелләр. Ләкин мөлаем елмаюлары, сөйкемле карашлары, тәрбияле мөгамәләләре белән бик күп яшь йөрәкләрне үзләренә тарталар иде.

Яшь йөрәкләрне генәме! Имештер, атаклы татар бае Әхмәт Хөсәенов бервакыт Казанга килгәч театрга бара, спектакльдән соң яшьләр уенына да кала, уеннарны, биюләрне бик сокланып тамаша кыла. Ул киткәч, хезмәтчесе Терегуловның өч кызына да конвертлар китереп бирә. Һәр конверт эчендә «Мәрхабә!» дип язылган илле сумлык акча була. Булса да булгандыр, әлеге өч кыз һәркемнең карашын җәлеп итәрлек сөйкемле сөякләр иде.

Менә шуларның икенчесе булган Мәдинә минем дә йөрәгемне яулап алды. Ләкин бу яшерен яну минем өчен өметсез бер мәхәббәт кенә иде. Моны үзем дә сизәм, кайчагында үземнең ахмаклыгымнан үзем дә ояла торган идем. Мин гап-гади шәкерт, өстә кайтарма якалы гади җилән, аякта кыршылган читек… Дөрес, үзем чәчне артка җибәрер өчен башка сөлге бәйләп, «социалист» булырга маташам. Тик морза кызын каратырга ул гына җитми шул. Шушы яшерен мәхәббәтем белән дә кызны кимсетмимме соң мин? Әлбәттә, ул минем мәхәббәт турында белми. Беркем дә белми, Алла сакласын!

Шулай да берчакны иң якын булган дустым Хәбиб Исхакыйга эч серемне чиштем дә:

– Өметсез мәхәббәт! – дип куйдым.

Ләкин өметсезлекнең иң соңгы дәрәҗәсенә килеп җиткән Хәбиб Исхакыйны, гәрчә минем хакыма гына булса да, өметле тойгылар чолгап алды:

– Нигә ул кадәр үзеңә түбән карап, андый өметсезлеккә бирелергә?! – диде ул. – Син бүген гади бер татар шәкерте икәнсең, бәлки, иртәгә күренекле бер әдип булырсың… Син шуңа ышанасыңмы?

– Ышанам!

– Алай булгач, монысына да ышан инде!

Мин ышандыммы-юкмы, әмма йөрәк һаман да үзенекен итте. Ул мәхәббәтне соңгы көнгәчә күңелемдә саклап килде…

Сәгыйть Рәминең исә Әминәне шашып сөйгәнлеге илдән яшерен түгел иде. Моны Сәгыйть абзыйның үз тиңдәше булган Тукай, Фатих Әмирхан, Газиз Гобәйдуллин кебек югары катлам интеллигенция генә түгел, хәтта безнең кебекләр дә белә, ул моны үзе дә яшерми торган иде.

Мин монда шуны да шикләнми әйтә алам: Сәгыйть Рәминең «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» дигән пьесасы да әнә шул мәхәббәт тарихы белән бәйле.

Ике елдан соң «Бәянелхак» редакциясендә Сәгыйть абзыйны театр, әдәбият кичәләрендәге кыяфәте белән күрәм. Аның өстендә шул ук янып торган кызыл күлмәк, шул ук ыспай кара пиджак, кабарып торган кара бөдрә чәчләре дә аның чыраена күркәмлек бирәләр.

Аны күрү белән берничә секунд эчендә минем күз алдымнан янә шул югарыдагы хәлләр бер-бер артлы үтте. Барыннан да бигрәк үзем хөрмәт иткән, аңа карата җылы караш саклаган Сәгыйть абзыйның лаеклы булмаган бер урында утыруына мин йөрәгемдә ризасызлык тойгысы кузгалганын сиздем. Минем аның алдына бармастан икеләнеп тукталып калуым да әнә шуннан иде.

Сәгыйть абзый бераз гына башын калкытып, игътибарсыз рәвештә генә миңа карап алды да:

– Кем кирәк иде сезгә?.. Нигә анда тукталып калдыгыз? Узыгыз бирегә! – диде һәм тагын да үзенең эшенә кереште.

Мин әкрен генә атлап аның алдына барып тукталдым:

– Мин, Сәгыйть абзый, Оренбургтан килгән идем…

Ул миңа сүзләремне әйтеп бетерергә дә бирмәде, күтәрелеп, текәлеп карады:

– Оренбургтан дисең?.. Бик әйбәт!.. Син Бәшири түгелме соң?

Мине тануына гаҗәпләнгән рәвештә аңа кулымны суздым.

– Әйе, шулай!.. Танышыйк әле, Сәгыйть абзый, – дидем. – Сез мине ничек таныйсыз?

Ул, элеккечә сөйкемле елмаеп:

– Без болай якыннан күрешеп таныш булмасак та, мин сезне редакцияләрдә күп күргәнем бар һәм яшь язучы Бәшири икәнлегегезне беләм.

Шуннан соң ул, утырган җиреннән торып, үз янындагы бер буш урындыкны алды да, югарыга күтәреп, өстәл аша миңа сузды.

– Әйдә, утыр әле менә шуңа! – Һәм өстәл тартмасыннан «Казан мөхбире» газетасын тартып чыгарды. – Моннан ике көн элек кенә «Казан мөхбире» ндә синең бер шигырьне бастырдым. Менә бу санны үзеңә җибәрим дип тора идем. Үзеңнең үтенүең буенча, шигырьләреңә булган карашымны хат язып белдермәдем, киңәш тә бирмәдем. Минемчә, кайбер җирләрен төзәтеп газетада чыгару минем карашымны да, киңәшләремне дә белдерсә кирәк, – дип сөйләп китте Сәгыйть абзый.

Ул шигырьнең кайсы җирләрен ничек һәм нинди уй белән төзәтүен әйтте. Шундый бер урын бар иде: мин табигать матурлыгы турында сөйләп язып киләм дә, үземнең хисләремне раслау өчен «рас сүзгә төчкерек» дигән халык мәкаленнән чыгып: «Янда Гыйрфан төчкерә!» – дип куям. Сәгыйть абзый аның урынына: «Янда сайрап кош тора!» – дип яза, шулай төзәтә.

– Әдәбиятта, шигырьдә, урыны белән халык мәкальләреннән файдалану бик әйбәт нәрсә, әлбәттә. Ләкин, Зариф әфәнде, һәрнәрсәнең үз җае бар бит. Сез менә монда шактый хисле итеп табигатьне тасвирлап киләсез дә аннан кинәт кенә Гыйрфанны төчкертеп куясыз. Бу бит тасвирдан алынган матур хисләр өстенә төкерек чәчеп, аның бөтен шигъриятен җую була… Ә менә мин аның урынына кошларны сайратам да тойгыларны тагын да күркәмләндереп, күтәреп җибәрәм. Мин шулай уйладым. Сез нәрсә әйтерсез тагын? – дип, сораулы итеп миңа карап алды.

– Бик рәхмәт, Сәгыйть абзый!.. Илтифат, игътибар белән шундый киңәшләр бирүегез өчен шатланудан башка нәрсә әйтергә мөмкин?

Нәҗип Думави казакъ даласыннан кайтып, Оренбургка килгән чорларда, мин берничә шигырь язган идем. Аларны Нәҗипкә укып күрсәткәч, ул шактый яратты һәм кайбер җирләрен бергәләп төзәттек тә. Шул ук көннәрдә Оренбургка Казаннан берничә кеше киткән иде. Кайсы икәнлеген ачык хәтерли алмыйм, шуларның берсе артыннан әлеге шигырьләрне Сәгыйть абзый Рәмигә җибәргән һәм аның үз карашын әйтеп, тиешле киңәшләрен биреп, хат язуын сораган, үтенгән идем. Менә бусы әнә шул шигырьләрнең берсе иде.

«Казан мөхбире» газетасын башлап чыгарган Сәетгәрәй Алкин, ике елга якын дәвам иттергәннән соң, нәрсә өчендер һәм нинди шартлар беләндер аны әлеге «Бәянелхак» редакторы Сәйдәшевкә тапшырды. Бу кеше аны ике елга якын чыгарып, дәвам иттереп килде. Ләкин бу чакларда инде ул атнасына өч тапкыр түгел, тик бер генә тапкыр чыгарыла, һәм аның аерым редакциясе дә юк, тик «Бәянелхак» янында гына басыла иде. Шунлыктан бу газета ил күзеннән бөтенләй диярлек төшкән, аны алдырган кеше дә, укучысы да бик аз, аңа туктатылган бер газета дип кенә карыйлар иде.

1909 елның көзендә, мин Казанга кайткан чагында, «Казан мөхбире» нең эшләрен бөтенләе белән Сәгыйть Рәми берүзе алып бара иде. Сәгыйть абзый аны мөмкин чаклы матур, яхшы итеп чыгарырга тырыша, хәтта аның бер битенә «Без» исеме астында, көлке, һөҗү (юмор, сатира) бүлеге оештырып, «Без» сүзен безгә охшатып язып та куйган иде.

Сәгыйть Рәми бу чагында «Бәянелхак» газетасы редакциясендә дә берүзе генә диярлек эшли. Аның рәсми редакторы Мөхәммәтҗан Сәйдәшев рәтләп редакциядә булмый, иртәдән кичкәчә газета өчен игъланнар, әбунәчеләр табу артыннан йөри. Шулай ук ул вакыты булып язарга теләсә дә, бер-ике юл булсын яза алырлык хәлдә түгел иде. Мин Казанга кайткан чагында, анда Сәгыйть Рәмидән тыш, тагын да бер Сәгыйть исемле егет эшләштереп йөрсә дә, ул да редакциядә бик сирәк була, Сәгыйть абзыйга ярдәме бик аз тия иде.

Шактый киң белемле, культуралы, аңлы, чибәр, ыспай гына булган бу егетнең төбендә кем, кайдан килгәнлеген берәү дә ачык рәвештә әйтеп бирә алмый иде. Кайберәүләр аның турында:

– Себердән кеше үтереп качкан икән, – дип сөйләсәләр, ә кайберәүләр:

– Ул ихтиляль[32]32
  Ихтиляль – революция.


[Закрыть]
хәрәкәтенә катнашып, нык эзләнү астында калгач, төрле җирдә кыяфәтен алмаштырып йөри, – дип тә әйтәләр иде.

Сәгыйть абзый да аның турында миңа ачык җавап бирмәде. Мин дә артык төпченеп сорашмадым. Мин Казанга кайтып, берәр атна торгач та, ул бөтенләй юкка чыкты. Шуннан бер ел үткәч, мин аны Мәкәрҗә ярминкәсендә, Тимерша Соловьёвның «Двухсветная» гостиницасындагы ашханәдә эшләгән чагымда күрдем. Ләкин аның белән озак сөйләшеп торырга туры килмәде. Ул ашыга-ашыга килеп кереп, минем белән иске дусларча исәнләште дә иң элек борын астындагы сызылып торган кара мыегын алып ташлады, аннары башындагы кара эшләпәсен салып, култык астына яшерелгән кара кәләпүшен киде.

– Кыяфәтем үзгәрдеме инде? – Шул сүзләрне әйтеп, ашыгып чыгып та китте.

Шуннан бер ун минуттай вакыт үткәч, астыртын карашлы, утыз яшьләрендә булыр бер кеше ашханәгә килеп керде дә аш бүлмәләрен караштырып йөрде, аннан соң, минем яныма килеп:

– Монда минем бер иптәшем кергән иде, югалттым бит үзен! Кара нечкә мыеклы, ак чырайлы, башына кара эшләпә кигән егет. Син күрмәдеңме аны, кая таба чыгып китте икән? – дип сорашты.

Мин эшнең нәрсәдә икәнлеген абайлап алдым да, җилкәмне кысып:

– Бер дә әйтә алмыйм шул! – дидем. – Монда, ашый торган җиргә, андый кешеләр күп керә бит, аларның барысын да кайдан күреп, кайдан хәтерләп бетерәсең.

Бу егет тә шулай юкка чыккач, Сәгыйть абзый «Бәянелхак» газетасында бөтенләй берүзе калган иде. Әмма минем эчемне бер нәрсә тырный: һичбер үзенә лаеклы булмаган шушы җирдә Сәгыйть абзый ничек утыра да шулчаклы күп эшне ничек берүзе алып бара? Нәрсә өчен шулкадәр баш вата? Ләкин бу турыда Сәгыйть абзыйның үзеннән сорарга батырчылыгым җитми иде.

1905 ел революциясеннән соң төрле шәһәрләрдә күптөрле исемнәрдә татар телендә бер-бер артлы газеталар чыга башлады. Татар халкы, аларның нинди юлда, нинди юнәлештә булуларына карамастан һәм ул якны тикшереп тә тормастан, аларны зур шатлык белән каршы алды. Аларның һәммәсен дә йотлыгып, бирелеп укырга кереште. Ләкин бу газеталар тора-бара иләнә башладылар. Һәрбер катлау, һәрбер укучы үзенең карашларына, үзенең фикеренә ошаган газеталарны гына укырга өйрәнде. Кайберәүләр, әлбәттә, аларның әдәби-техник яктан эшләнүләренә карап та бәя бирәләр иде. Менә шунлыктан күп кенә газеталар, үзләренә билгеле бер юнәлеш алмаулары яисә техник һәм әдәби яктан укучыны үзенә тартырлык итеп эшләнмәүләре аркасында, бер генә катлауның да карашын яулап алмадылар. Алар торган саен үзләренең укучыларын югалтып, иң азагында тукталырга мәҗбүр булдылар.

Бу югалу нәүбәте әлеге «Бәянелхак» газетасына да якынлашып килә иде. Башка җирдән һичбер төрле дә килерләре булмаган аталы-уллы Сәйдәшевләр, шуны сизеп алгач та, үзләренә терәк булган бу газетаны ничек тә яшәтү юлын эзлиләр. Иң азагында газетаның редакция һәм матбагасы урнашкан өйләрен үзләре торыр өчен бер-ике бүлмәсен генә калдырып саталар, һәм Болак буендагы шыксыз, килбәтсез йортны арендага алып, редакция белән матбагаларын шунда күчерәләр. Инде хәзер анда кырыс-кырыс басып йөргән директор да, мәтликап суыра-суыра счёт төймәләрен тартып утыручы бухгалтер да, тутырылган тавыктай гәүдәле, ак йөзле, нечкә, тәти бармаклы кассирша Маурыська да, джентльмен әдәби хезмәткәрләр дә юк. Әхмәтҗан Сәйдәшев – үзе типография хуҗасы, үзе бухгалтер, үзе кассир, үзе игъланнар җыючы агент.

Элек, яңа чыга башлаган чакларында, халыкны дин юлыннан яздырмау өчен тырышу шикеллерәк бер юнәлеше булган бу газетада инде хәзер мәсләк тә, юнәлеш дигән нәрсә дә калмаган. Анда басыла торган нәрсәләрнең күбесендә бер-берсенә капма-каршы килә торган фикерләр яисә бернәрсәгә дә ярамый торган буш фәлсәфә, сафсата тулып ята. «Японнарны мөселман итәм!» – дип шалтырап йөргән Рәшит Казый Ибраһимовның «Бәянелхак» та номер саен басылып килгән «Дәүри галәм»[33]33
  Дөнья гизү.


[Закрыть]
дигән нәрсәсен дүрт күз белән көтеп алган әһеле ислам, чухурлар гына укый, чөнки алар әле һаман да әнә шул «Дәүри галәм» дә «Японнар ислам динен кабул иттеләр!» дигән сүзләрнең язылуын көтә иде.

Бу газета икешәр битле игъланнарны басып яшәп килде. Шунлыктан Сәгыйть Рәми дә аңардан:

– Бу инде хәзер газета булудан да бигрәк игъланнар капчыгы! – дип көлә торган иде.

Игъланнар бер «Бәянелхак» өчен генә түгел, башка газеталар өчен дә шактый мөһим мәсьәләгә әверелде. Ләкин башка газеталар, күпме генә тырышсалар да, номер саен бары тик биш-алты игълан гына бастыра алалар, «Бәянел хак» газетасы исә шулчаклы игъланны ничек итеп таба иде соң?..

– Үзең дә беләсең, – диде Сәгыйть абзый минем бу соравыма каршы, – Әхмәтҗан Сәйдәшев элек-электән Казан чухурлары арасында дипломсыз аблакат (адвокат), закончы булып килгән. Урыс телен шактый гына яхшы белүе, сүзгә дә оста булуы аркасында ул шул юл белән Казан мещаннарын авызына караткан. Казан шәһәр Думасына аны сайлыйлар, губернатор яки башка түрә-каралар белән эш итәргә туры килсә, аны җибәрәләр. Казан татарлары исеменнән Петербург, Мәскәүгә кеше җибәрергә кирәк булганда да ул бара. Галимҗан хәзрәтләр Архангельски ягына сөргенгә җибәрелгәч тә, аларны гафу итүне сорау өчен, Әхмәтҗан Сәйдәшевне Эчке эшләр министрлыгына җибәреп кайтардылар.

Менә шулар аркасында губернатор һәм башка түрәләр алдында Әхмәтҗан Сәйдәшев Казан татарларының алдынгы, абруйлы кешесе булып таныла. Аны һәр җирдә дә, һәммә эштә дә шул караштан чыгып ригая итәләр. Шул ук вакытта патша ялчылары татар халкы арасында үз теләкләрен үткәрүдә аннан файдалануны һич тә онытмыйлар. Шуның белән бергә мөселманнарның абруйлы кешесе тарафыннан чыгарылган бу газета күп тарала торгандыр, анда басылган игъланнарга мөселман халкы әһәмият белән карыйдыр кебек фикерләр урыслар арасында яхшы ук таралган иде.

Казан чухурлары, бу игъланнардан күп файда чыкмаслыгын белсәләр дә:

– Әйдә инде, яши бирсен, үз газетабыз бит, японнарны мөселман итү турында да безне шатландыра! – дип, игълан бирәләр, булышалар иде.

Шуларны хикәя иткәннән соң, Сәгыйть абзый:

– Хәзер инде йолдызчылар белән бәянелхакчылар арасында мәсләк яклап, редакциягә килгән кешеләргә бер-берсенең гайбәтен чәйнәп утырулар да бетте! – дип көлеп җибәрде. – Алар инде бер-берсенә комачаулык итмиләр…

Сәгыйть абзый кинәт кенә сорап куйды:

– Казанга озакка килдеңме?

– Юк, мин килмәдем, кайттым! – дидем.

Ул да, көлеп, мине куәтләде:

– Анысы дөрес, Казан – синең төп ватаның.

Казанда мин егерме биш көнләп торачагымны, аннан солдатка каралу өчен авылга кайтып киләчәгемне әйттем дә:

– Шул көннәрне бушка үткәрмәскә, берәр нәрсә эшләргә иде дә бит, – дидем.

– Алай булгач, – диде Сәгыйть абзый, – әйдә кил минем яныма, иртәгәдән эшкә башла. Мин бүгеннән үк Мөмәммәтҗан агай белән сөйләшермен, сүз дә әйтмәс.

Мин бу тәкъдимне шатлык белән кабул иттем һәм икенче көнне эшкә башладым.

Өч-дүрт көн маташып йөргәннән соң, Сәгыйть абзый миңа:

– Син Сәйдәшевтән акча алганың бармы әле? – диде.

– Нинди акча?

– Жалование.

Мин аптырап калдым.

– Өч-дүрт көн эшләгәч тә жалование алалар димени? Ай башы җитми торып, кайда жалование бирелгәне бар? Әле безнең Тимерша Соловьёв ай азагында да алай бик бирергә ашыкмый торган иде.

Минем шушы сүзләремнән соң ул рәхәтләнеп бер көлде дә:

– Аны беләм инде мин, – диде. – Ә син кайчан алырга уйлыйсың соң?

– Киткән чагында, билгеле.

Сәгыйть абзый көлеп җибәрде:

– Ул чагында таштан юкә суярсың, Сәйдәшевләрдән егерме көнлек эш хакын берьюлы ала алмассың, энем!.. Без монда жалованиене көн саен яисә көн аралаш алып торабыз. Кайбер көнне бер сумнан, кайбер көнне илле тиеннән. Егерме-утыз белән калган чаклар да була…

– Ни өчен?

– Мин сиңа әйттем ич инде: бу газета игъланнар исәбенә генә яши. Сәйдәшев һәр көнне игъланнар өчен күпме акча тапса, шуннан, үзләреннән калгач, бер сумнан, илле тиеннән безгә дә бүлеп бирә.

Төш вакыты үтеп, сәгать өчләр чамасы иде инде, Сәгыйть абзый бер тәрәзәгә, бер ишеккә каранды да:

– Нишләп йөри икән бу хуҗасы? Берәр җиргә барып ашарга иде бит, – диде һәм урыныннан торып пальтосын кия башлады.

Озак та үтмәде, ишектән, ашыгып, Мөхәммәтҗан Сәйдәшев килеп керде дә кесәсеннән берәр сумлык көмеш акча чыгарып безгә сузды:

– Ашыйсыгыз да килгәндер инде…

Ул шул сүзләрне әйтте дә чыгып та китте. Сәгыйть абзый көмеш тәңкәне учында сикертеп алды да:

– Эш пеште, әйдә киттек! – диде.

«Болгар» номерларының аш залына баргач, Сәгыйть абзый аш сайларга кереште:

– Бер порция томатлы токмач алсак – кырык тиен, аның артыннан котлет – кырык биш тиен, ике кешегә сиксән биш тиенгә төшә икән. Юк, – диде ул, – без болай итик, ике блюдодан төшке ашны алыйк. Аның шулпасы да күбрәк, икмәге дә мулрак, арзанга да төшә: ике кешегә – алтмыш тиен!

Төшке аш алырга булдык.

Мин аш көтеп утырган арада, Казанга килгәннән бирле минем эчне тырнап торган, әмма уйлап-уйлап та серенә төшенә алмаган бер мәсьәләне кузгаттым:

– Сәгыйть абзый, – дидем, – минемчә, бу газетада эшләү бер генә яктан да сиңа лаеклы түгел бит!.. Мин сине һаман элекке шикелле җитез, күңелле, чая кеше итеп күрәм. Ә бу син эшләп торган җирдә бер генә җанлы, мәгънәле нәрсә юк.

Ул берникадәр уйлангандай итте дә авыр караш белән миңа күз салып, әмма бернәрсә дә булмаган, гади, табигый бер мәсьәлә хакында сөйләгән төсле:

– Нигә күңелне төшереп торырга? Заманасы, дәвере шулай булгач, барысын да күрергә, барысын да тыныч кан белән баштан үткәрә белергә кирәк… Аннары, бу бит вакытлы бер хәл! – диде. Бераз тукталып торгач, акрынрак тавыш белән өстәде: – Без хәзер барыбыз да «яфрак астына» постык.

2
(Чүти)

Ун-унбер яшьлек бала чагында, шул елны солдатка карала торган Гыйсмәт исемле күрше егете миңа бер кызыл алма биргән иде. Мин, шатлануымнан нишләргә дә белми, әнием янына йөгереп кердем дә:

– Әллә, Гыйсми абый бирде! – дидем.

Әнием аркамнан кагып сөйде дә:

– Солдатка китмә, абый, дип әйттеңме соң үзенә? – диде.

Күрәсең, солдатка китү зур бәхетсезлектән саналгандыр, ахрысы. Авыл яшьләренең – рекрутларның – солдатка каралу чаклары якынлашкач та һәркемнең авызында шул сүз була торган иде:

– Быел кемнәрне алырлар икән инде?

Минем турыда сүз йөртүчеләр булгандырмы-юкмы, ләкин мин үземне кәбестә тапарга да алмаячакларын белә идем. Шунлыктан миңа алай-болай солдатка китә калсам, ата-анамны, туган-тумачамны күрми калырмын дип курка торган урын юк, авылга кайтып тормастан, шәһәрдә генә каралсам да була иде. Шулай да мин авылга кайтып каралырга булдым. Туй сылтавы белән тун тегелә дигәндәй, мин дә үзем уйнап үскән киң, матур Гөбенә болыннарын кайтып күрергә ният кылдым.

Көз булса да, көннәр аяз, һәм кояш та нурларын җир өстенә мул итеп сибеп тора иде. Мондый вакытта болында күптән чабылган печәннәр урынына яңадан яшь үләннәр чыга. Алар арасында ап-ак каз-үрдәкләр йөри. Колыннар да кырлы-мырлы сикереп уйный. Гөлбикә белән Миңсылулар да Гөбенә суында юган киндерләрен яшел чирәм өстенә җәеп агарта. Менә шуларны кайтып күрү минем өчен җан азыгы түгелме соң!..


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 4.6 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации