Электронная библиотека » Зариф Баширов » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 31 августа 2018, 19:00


Автор книги: Зариф Баширов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 28 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Шулай уйладым да кайттым, һәм кайтуым бушка китмәде. Мин кабаттан балачагымның һич тә югалмас эзләрен күрдем һәм онытылмас истәлекләрен татыдым.

Кемнәр аркасында, нинди сәбәпләр буенча булганлыгын әйтеп тормыйм, мин җиде яшендә чагымда укырга-язарга өйрәнгән идем инде. Минем бөтен бирелеп укыганнарым «Таһир-Зөһрә», «Бүз егет», «Мәгъшукнамә», «Кәҗә бәете», «Килен бәете» кебек нәрсәләр була торган иде. Кышкы көннәрне мичтә тәгәрәтеп пешерелгән бәрәңгене җылы арыш икмәге белән ашап, чәй эчеп алгач та түр сәкесе өстенә үземнең кечкенә, карага буялган сандыгымны куям да, аның ике ягына ике аягымны сузып утырып, әнә шул китапларны, бәетләрне укырга, язарга керешәм. Күп вакытта әни мине орыша, шелтәли:

– Мавыгасың да утырасың төнтәеп шундый такмазалар белән! – ди. – Әнә мин сиңа нинди әйбәт китаплар алып кайттым. Ә син аларны кулыңа да тотып карамыйсың!..

Аның миңа дип төрле җирдән табып алып кайткан «Тәкый гаҗәп», «Бәдәвам» шикелле гел Аллага буйсынырга, намаз укырга өндәгән, кайнар тәмугларда яну азаплары белән куркыткан бу китаплар бер генә бөртек тә мине кызыксындырмый. Күрәсем дә килми шуларны.

Мин бәетләр язып, укып утырганда, апайлар да шунда чигү чигеп, түбәтәй сырып, күлмәк җөйләп маташа иде. Шулардан Бибисара исемлесен кечкенә әптәй (абыстай) дип йөртәм. Ул да шулай китап укырга ярата. Кайчакларны эшен бер кырыйга куя да берәр китапны кычкырып укырга керешә, йорт эчендә булган башкалар аның укыганын тыңлап торалар. Билгеле, мин дә шулар арасында булам инде.

Минем әнием, шуннан файдаланып, үзе сайлаган китапларны да укырга куша. Янәсе, улым Зариф та шуларны тыңлап гыйбрәт алсын!

Ә минем бер генә дә күңел биреп тыңлыйсым килми шуларны! Нинди гыйбрәт аласың алардан? Тот та бертуктаусыз әллә нинди адәм аңламаслык телдә язылган «чипи-чыпаш, кәнәд шаһи» дигән нәрсәләрне укы!.. Имештер, сандугачлар да, Алланы искә төшереп, әнә шундый сүзләрне сайрый. Минем җәйге көннәрне иртә белән сандугачларның сайрауларын бик күп тапкыр тыңлаганым бар. Ләкин аларның сайраулары бер генә бөртек тә андый «чипи-чыпаш» ларга охшамый.

Аннан соң, бераз тор да бер намаз укы, бераз тор да бер намаз укы! Имештер, ниндидер бер имам Әгъзам дигән кеше көн саен өч йөз тапкыр намаз укый торган булган. Син дә, имеш, шуңа охшарга тырыш! Безнең күрше Туди бабай бер дә юкка: «Иртә намаз, кич намаз, каккан казыгың калмас!» – дип әйтми, күрәсең… Ә теге имам Әгъзам төсле көн саен өчәр йөз тапкыр намаз укый башласаң, казыгың түгел, башындагы чәчең дә калмас!..

Минем җанга тигәне тагын да шул: теге дә ярамый, бу да ярамый! Хәтта юк кына бер нәрсә өчен дә теге дөньяда кызу утта сиксән хокып[34]34
  Хокып – җитмеш-сиксән ел чамасындагы вакыт, дәвер. – З. Б.


[Закрыть]
янарга туры киләчәк. Әйтергә генә ансат бит ул: аның һәрбер хокыбы сиксән ел! Ничек итеп кеше сиксән җирдә сиксән ел яна алсын ди? Бар әле, иртә белән әниләр салам яккан мичкә кереп кара әле: сиксән ел түгел, сиксән минут эчендә көлгә әйләнерсең!

Миннән ике яшькә олы булган Хамбик Сәрбие безгә сабакка йөри. Ул шундый сөйкемле, ягымлы бер кыз, аның һәрбер елмаеп каравы да миңа әллә нинди бер ләззәт бирә. Мин аңа үземнең бәетләремне укыйм. Кайберләрен матурлап язып та бирәм. Ул миннән тырышып-тырышып язарга өйрәнә. Инде ул үз исеме белән ата-аналарының да исемнәрен яза башлады. Әни мине шуның өчен да теттереп орыша, шелтәли:

– Икенче шул Сәрби белән язу язып утырганыңны күрсәм, бармакларыңны чыра пычак белән тапармын! – ди. Имештер, китап кызларга язу өйрәнергә, аларга язуны өйрәтергә дә кушмый!.. Имештер, исе киткән шул Хамбик атапасына!

Нишләп атапа булсын ди ул шундый сөйкемле Сәрби?! Язу язарга өйрәнгәне өченме?! Атапа дип тупас, дорфа хатын-кызга гына әйтәләр бит!

Мин әнә шуларга үртәлеп йөргән көннәрнең берсендә әнием кайдандыр тагын да шундый бер китап алып кайткан. Ул шуны әлеге кечкенә әптәйгә укырга бирде.

– Кем дә кем шушы дога шәрифне җитмеш тапкыр бисмилла әйтеп, зәгъфран суы беләк ак кәгазьгә язганнан соң, мәзин өйлә намазына азан әйткән чагында кара җиргә күмсә, икенче көнне мәзин тагын да өйләгә азан әйткән чагында шул җир, «биизни Аллаһы Тәгалә[35]35
  Алланыңкушуы белән.


[Закрыть]
алтынга әйләнгәй!»

Минем дә колакларым торды бит, малай! Уен түгел шул, алтын ич ул! Ул Сабан туйларында һәм башка төрле бәйрәмнәрдә әтидән көнбагыш алыр өчен ялынып-ялварып сораган бер-ике тиен түгел!..

Ләкин шунысы бәла бит әле аның: хәзер кыш көне. Туңган җиргә калын кар яткан. Туфракны алтын ясаучы догалыкны ничек итеп җиргә күмәсең?

Шунлыктан миңа кышны үткәреп, кара туфраклы җиргә аяк басу көннәрен көтеп алу авыр булды. Башка чакларда сиздермичә генә үтеп китә торган көннәре дә кире беткәнгә әйләнделәр, үтмиләр дә үтмиләр!

Мин һәр көнне, иртә белән йокыдан торгач та, кичен яткан чагында да, бармакларымны бөгә-бөгә саныйм:

– Яз җитәргә ничә көн калды икән?

Үзем исәбенә чыга алмагач, әнидән сорыйм:

– Әни, кайчан яз җитә инде, сабанга төшәргә ничә көн калды?.. – дим.

Әни башта, бераз гына уйланып торып:

– Әгәр быел да сабанга елдагыча унөченче апрельдә төшсәләр, аңа тагын да утыз җиде көн калды, – ди, аннан соң минем күңелсезләнгәнемне сизептер, ахрысы: – Нигә шулчаклы зарыгып көтәсең әле ул язны? – дип куя.

– Мусакай Ситдикъ Җамалугы әйтә: «Яз җиткәч тә Гөбенәдә икәү балык тотарбыз», – ди. Әй, әни, күрсәң иде аның кармакларын: шундый шәпләр, аның калкавычлары да агачтан түгел, әллә ни шунда!

Әни мине тагын да әрли:

– Сабагыңны укы әле! – ди. – Син бит Мусакай малае түгел, аның бит сабак укыйсы да, белем алып мулла-мәзин буласы да юк! Ул да шулай үскәч, әтисе шикелле такта ярып кайткач, бусагага утырып махорка чорнар.

– Әни, әллә китап аның белән балык тотарга да кушмыймы? Әллә ул да атапамы, аның өчен дә сиксән хокып янаргамы?

Әни эндәшми…

Шулай итеп, дүрт күз белән зарыгып көтә торгач, кара җиргә дә аяк бастык, инде минем башка икенче бер кайгы төште:

– Зәгъфран суын кайдан алырга?

Мин моның да юнен таптым. Беркөнне тавык астыннан сиздермичә генә ике йомырканы эләктердем дә кызлар хаты, сөйдергеч бөтиләре язу эшендә дан тоткан Кукы Хәмит Кәлимулласына йөгердем. Ләкин ул да әле алай тиз генә чыгарып салмады, байтак кына сорашты, ялындырды:

– Нәрсәгә ул сиңа, әллә берәр сөйдергеч бөтие язасыңмы? Шундый берәр догалык таптыңмы әллә, аны миңа да бирерсеңме? – Теге дә бу…

Туфрактан алтын ясау турындагы догалыкны аңа белдерү, әйтү кая инде ул!

– Юк, – мин әйтәм, – миндә андый нәрсәләр кайдан булсын ул, – дим. – Зур әнкәйнең башына өянәк булган да шуңа бөти язып тагарга иде, – дим.

Иллә Алла, кырык мулла белән дигәндәй, аңардан зәгъфран суы алып кайттым да шуның белән әлеге догалыкны ак кәгазьгә язып, мәзин өйлә намазына азан әйткән чагында, арт бакчага чыгып, әйбәтләп кенә күмдем.

Шул көнне төне буе йокым йокы булмады. Гел генә уйланам да саташам:

– Зур булыр микән ул алтын? Әгәр дә йодрык чаклы, юк, куш йодрык чаклы булса? Безнең әти бер тиенлек бакыр акчадан да кечкенәрәк булган бер алтын тәңкәне «унбиш сумлык бу» ди. Куш йодрык чаклы алтыннан әнә шундый ничә тәңкә чыгар икән? Йөз чыгар, юк, ике йөз, ике йөз илле!

Шулар барлыгы күпме – ничә мең сум булуы турында исәпләргә тотынам. Юк, аларның исәпләренә чыгар өчен бармак саннары гына түгел, башыңдагы төкләр дә җитмәс!

Ул алтыннарны әтиләргә күрсәтергәме икән?

Ул турыда озак кына уйланам да: «Юк, нигә күрсәтергә, – дим. – Мин аны бер җиргә яшереп куярмын да, аннан соң ун-унбер яшькә җиткәч кенә алып, Казанга китәрмен. Анда буйга җиткәнче укырмын. Укып, зур белемле кеше булгач, шәпләп кенә киенермен дә дугаларына кыңгыраулар тагылган пар ат белән кинәт кенә авылга кайтып төшәрмен. Бөтен авыл халкы шаккатып, һәрбер өйдә минем турыда сүз китәр». «Менә бит ул нинди матур булып үскән! Өс-башы да нинди әйбәт!» – диярләр. Бу чагында инде Хамбик Сәрбие дә буй җиткән кыз булыр. Минем апаларым кебек, ул да Гөбенә буенда яшел чирәм өстенә җәеп, үзе тукыган ак киндерләрен агартыр, аңа да бүләкләр алып кайтырмын, әнә шул киндер агарткан җирдә кеше күрмәгәндә генә бирермен үзенә!

Нәрсәләр алып кайтырмын икән аңарга?

Билгеле, кершән, иннек, теш карасы, көзге, беләзек, күлмәк итәгенә тота торган яшелле, кызыллы саташалар[36]36
  Французча «сутаж» дигән сүздән бозылган булса кирәк. – З. Б.


[Закрыть]
… Әтинең читтә йөри торган энесе Садри абзый да минем апайларыма шундый нәрсәләр алып кайта ич!

Кечкенә әптәй дә:

– Үскәч, миңа шундый бүләкләр алып кайтырсың, – ди ич.

Шушы төндә баштан үткән хыял һәм корылган планнарның барысын да әйтә-сөйли китсәң, аның үзе өчен генә дә берничә көн кирәк булыр иде.

Икенче көнне, дүрт күз белән зарыгып көтеп алган вакыт килеп җиткәч тә, мәзин өйлә намазына чакырып азанының беренче сүзен кычкырып җибәргәч тә, мин арт бакчага – әлеге туфрактан буласы алтынны алырга чыгып киттем.

Чыксам, иң күзем белән күрим: ниндидер бер тавык шуның өстендә тибенгән дә туфрак астыннан килеп чыккан әлеге догалы кәгазьнең өстенә үз «алтынын» салып киткән!

Башка вакытларда мин тавыкларны бик ярата торган идем. Җәйге көннәрне иртә торгач та болынга төшеп, аларга тапап ашату өчен ат кузгалагы җыеп кайта идем. Чөнки мин һәр көнне аларның качып салган ояларыннан яисә лапас башындагы яшерен култыклардан бер-ике йомырка табам. Ул йомыркаларга бер башы кызыл, бер башы зәңгәр карандашлар белән мәчет, мәктәп рәсемнәрен төшерәм. Кеше, ат, сыер, сарык рәсемнәрен төшерергә телим дә бит, ләкин әнкәй кушмый:

– Алар, теге дөньяга баргач, үзеңнән җан сорап йөдәтәләр икән, – ди.

Ә менә бүген ул тавыклар миңа шундый әшәке булып күренделәр, яз башында яшел чирәм өстендә йөргән каз бәбкәләрен тырнак араларына кыстырып, эләктереп алып очкан тилгәннәр дә алай ук яман күренмәгәннәрдер!

Мин бу догалыкны шул рәвешчә язып, тагын да дүрт-биш тапкыр күмдем. Ләкин алтын юк та юк! Аннан соң өметемне өзеп, кулымны селтәдем.

Үземнең шулай җенләнеп йөрүем турында кечкенә әптәйдән башка берәүгә дә әйтмәдем. Ә ул егыла-егыла көлде:

– Җиргә догалык күмеп кенә туфрактан алтын ясап булса, Мусакай Ситдикъ та такта ярып йөрмәс, Купшы Низук та балта осталыгы итмәс, Шәкүр карак та келәт басмас иде!

Менә шушы вакыйгадан соң андый китапларны күрсәм, минем җенем кузгала торган булды.

Икенче кыш килеп җитте. Мин инде сигез яшендә. Ләкин көннәр һаман да шулай бертөрле үтә. Мин һаман да шулай аякларымны әлеге кара сандыкның ике ягына сузып утырам да үземнең бәетләрем, әкиятләрем белән булашам. Кечкенә әптәйләр дә шулай элеккечә чигү чигә, түбәтәй сыралар, күлмәк җөйлиләр. Әнә шундый көннәрнең берсендә әлеге кечкенә әптәй бердән чигү эшеннән тукталды да кулындагы энәсенең очын алдындагы ак бүзгә төртеп, бераз гына уйланып торды. Аннан соң чигү әйберләрен бер кырыйга этәреп куйды да, урыныннан торып, өй түрендәге шүрлектән бер китап тартып алды.

– Мин бик әйбәт бер китап укыйм, син тыңлап тор, Зариф! – диде.

Зур гына күләмдә яшел катыргы тышлы һәм сары кәгазьгә басылган бу китап «Йосыф китабы» иде.

Белмим инде, әллә китап шулай башта ук тыңлаучыны үзенә тартырлык итеп җанлы язылганлыктанмы, әллә кечкенә әптәйнең аны артык дәрәҗәдә бирелеп, матурлап укуыннанмы, мин аны йотлыгып тыңлый башладым. Минем күз алдымнан гаҗәеп хәлләр кичә иде:

– Явыз табигатьле, тар күңелле агалары Йосыфны, аның матурлыгыннан, аталарының аны артыграк яратуыннан көнләшеп, тере көенчә ком сахрасындагы бер коега ташлый.

Юлчы-кәрванчы сәүдәгәрләр, әлеге кое янына ишәк, дөяләрен сугару өчен тукталгач, берничә көн коеда яткан Йосыфны тартып чыгаралар. Ләкин Йосыфның агалары кәрванчылар янына баралар да: «Бу безнең качкан колыбыз!» – дип, Йосыфны юк кына бәягә сатып җибәрәләр.

Сәүдәгәр кәрванчылар Йосыфны эссе ком сахралары, текә ташлы таулар арасыннан яланаяк, җәяү әйдәп баралар да Мисыр[37]37
  Мисыр – Египет.


[Закрыть]
фиргавененең[38]38
  Фиргавен – «император» мәгънәсендә.


[Закрыть]
мал вәзиренә[39]39
  Вәзир – министр.


[Закрыть]
саталар.

Мал вәзиренең яшь хатыны – үзенең матурлыгы, чытлыклыгы белән Мисыр илендәге бөтен ир затының күзләрен кыздырган Зөләйха – Йосыфка гашыйк була һәм аны үзе белән бозыклык итәргә өнди. Әгәр дә Йосыф шуңа риза булса, аның сарайдагы тормышы вәзирләр тормышыннан да артык булачак икән. Ләкин намуслы, саф күңелле, чын кешелекле егет, коллык аркасында нинди зур азаплар чигүенә дә карамастан, пычрак эшкә якын да килми. Шуның өчен дә Зөләйха, яла ягып, аны төрмәгә яптыра. Йосыф унике ел төрмәдә азап чигә.

«Йосыф китабы» ның менә шушы җирләрен укыганда, минем йөрәгем, бер яктан, урынсызга җәберләнгән Йосыфны кызганып әрнесә, икенче яктан, аны җәберләгән, азаплаган агаларына, кәрванчыларга, вәзир хатыны Зөләйхага ачу, нәфрәт хисләре белән ярсый иде. Иң азагында мин күңелем тулып елап җибәрдем. Өйнең аш бүлмәсендә эшләп йөрүче әнием, минем елаган тавышымны ишетеп, түр ягына килеп чыкты да, көлеп:

– Нигә елыйсың, тиле?! – диде. – Чын түгел бит ул, әкият!

Мин әниемне чиксез каты яратам. Минем аны яратуым тик бары аңа булганлыктан гына түгел, ул искитмәле яхшы күңелле, безнең өчен шәфкатьле, йомшак табигатьле ана. Нинди ачуланган чагында да, хәтта шуңа хаклы булган хәлдә дә, аның мине органы-сукканы юк. Тик әрли, шелтәли, орыша да, шуның белән эш бетә.

Ул булган кадәр яхшы ашатырга, пөхтә итеп киендерергә тырыша, кичен иркәлеп йоклата, иртә белән баштан сөеп уята. Ничек итеп яратмаска шундый ананы!.. Шуңа күрә дә кайчагында аның хаксыз шелтәләре булса да, хәтта сөйкемле Сәрбине «атапа» ясавы да, минем аңа булган мәхәббәтемне киметә алмый иде.

Менә бүген бичара Йосыфның һичбер гөнаһсызга шундый газаплар чигүенә дә, әнә теге кабахәтләрнең золымнарына да «әкият бит ул!» дип кенә каравы әллә ничек әнине минем күз алдымда түбәнсеткән төсле тоелды.

Мин һаман да үзем лышкылдап елыйм, үзем кечкенә әптәйнең укуын тыңлыйм, ә башымнан төрле уйлар кичә. «Нигә бу болай?» кебек сораулар бер-бер артлы тезелеп китәләр һәм очсыз-кырыйсыз бушлыкта югалалар.

Шулай уйлана-уйлана, мин кечкенә әптәйгә карап куям. Әлеге күренешләрне укыганда, аның да күз керфекләре чыланган шикелле.

Укый торгач, кечкенә әптәйнең тавышы үзгәрә. Ул, күңелләнеп, рәхәтлек тапкандай була:

– Йосыф төрмәдән иреккә чыга, якты, матур тормышка ирешә, атасы белән кавыша, аңа явызлык иткән агалары, хыянәтләре ачылып фашлангач, ил каршында да, тарихта да кара йөз – бәднам[40]40
  Бәднам – хурлыклы.


[Закрыть]
булып калалар!

Китапның менә шул җирләре укыла башлагач, мин авыр көрәшләрдә җиңгәндәй яисә караңгы бер җирдә ятканнан соң якты дөньяга килеп чыккандай булып китәм дә иркенләп бер сулыш алып куям.

«Менә бит дөньяда хаклык та бар икән ләбаса! Тик аңа ирешү өчен чыдамлы, намуслы булырга гына кирәк! Ничек итеп Йосыф төсле намуслы, тапкыр, авырлыкларга чыдамлы бер егет булырга?»

Хәтта мин кайчагында шулай да уйлап куям: «Миңа да шундый авырлыклар, газаплар очрасын иде дә, мин дә, Йосыф төсле, шуларны ерып чыгу аркасында бәхетле якты тормышка ирешсәм иде!..» Әнә шундый азаплар, авырлыклар аркылы килгән бәхет кадерлерәк тә, ләззәтлерәк тә булыр төсле тоела иде минем күңелемә.

Быел кышын кечкенә әптәй шундый берничә китап укыды. Хәтта «Кырык вәзир», «Тутыйнамә» шикелле зур, гыйбрәтле китапларны да бүлеп-бүлеп укып чыкты. Менә боларның һәммәсе дә минем яшь күңелемне уяталар, миндә уйлану, дәрт, эзләнү тудыралар иде. Шулар арасыннан бәет белән язылган «Ярым алма» китабы да миңа нык тәэсир итте.

Ил эчендә үзенең әхлаклы, намуслы булуы, эшчәнлеге, турылыгы белән танылган яшь, матур егет Сабит көннәрдән бер көнне су буена төшеп юына. Шул чагында ул су өстендә яр буйлап агып килгән ярты алманы күрә. Алманың эче ап-ак шикәрдәй, тышы якуттай алсу кызыл! Сабит алманы тотып ала да, аны-моны уйлап-нитеп тормастан, тәмләп кенә ашый. Ләкин ашап бетереп, әйләнеп китәргә торганда гына аның алдына биле бөкрәйгән, ап-ак сакаллы бер карт килеп туктый.

– Балакаем, минем ярты алмам суга төшеп киткән иде, син күрмәдеңме? – ди.

Сабитның бердән төсе качып, тез буыннары калтырый башлый.

«Ах, мин нишләдем? – дип үкенә ул. – Нинди хурлык, оятсызлык бу!.. Берәүнең кулыннан төшеп киткән алмасын тотып ал да ашап җибәр, имеш…»

Әгәр дә Сабит: «Юк, бабай, күрмәдем!» – дисә, бәлки, бернәрсә дә булмас, шуның белән бетәр, карт әйләнер дә китәр иде. Ләкин Сабит – намуслы егет ул, ялган сөйләүне белми, намусы аңа юл куймый! Шунлыктан ул, еларга җитешеп, картка ялына, аңардан бәхиллек сорый башлый:

– Кичер мине, бабай, бәхиллә мине! – ди. – Мин тотып алып ашадым ул алманы, оятсызлыкны мин эшләдем! – ди.

Ләкин егет ничаклы ялынса-ялварса да, карт бәхилләргә теләми. Иң азагында, ялына-ялвара торгач, карт болай ди:

– Ярый, балам, кичерермен. Ләкин шул шарт белән: минем бер кызым бар, ул шундый ямьсез, күрсәң котың очар. Кылый күзләреннән туктаусыз эрен агып тора, чалыш авызыннан чыккан сап-сары тешләре сине тешләп алырдай булып ыржайган. Битләре шундый шадра, һәрбер шадрасына борчак батарлык. Акылга дисәң – алты да биш. Менә шул кияү табалмас кызымны хатын итеп алсаң, гаебеңне гафу итәрмен!

Сабит уйлый. Ул да бит егет, аңарда да егетлек дәрте, егетлек теләкләре бар!.. Ил эчендә бер кашык су белән йотарлык зифа, сылу кызга кияү булуны кем генә теләми дисең? Күзгә-башка чибәр, ягымлы, акыллы бер хатын белән тигез, тату көн итү, гомер кичерү теләге Сабитта да бар бит!.. Ә менә бүген әлеге карт тәкъдим иткән коточкыч ямьсез, ярты акыл, черкен бер кыз белән бөтен гомерне заяга үткәрү күз алдында тора. Авыр, бик авыр бу!.. Ләкин намус дигән нәрсә тагын да кыйммәтлерәк. Дөньяда намуссыз, оятсыз, хыянәтчел булып яшәү аннан да авыррак. Шулай булгач, картның шушы шартын кабул итми мөмкин түгел!

– Ярый, бабай, – ди Сабит. – Мин кабул итәм, тик минем гөнаһымны гына кичер!

Карт кичерә. Егетне кыз янына үзе ияртеп алып керә.

Сабит кыз янына барып кергәч тә, бердән тукталып, аптырап кала. Чөнки аны шундый бер кыз каршы ала: аның йөзенә карасаң – күз камашырлык!

– Бабай, син нигә минем белән шаярасың? – ди егет. – Син бит миңа төсенә карасаң җирәнерлек кыз тәкъдим иттең һәм шуңа туй ясадың!

– Юк, балам, мин шаярмыйм, – ди карт. – Мин шушы матур, шуның белән бергә акыллы, намуслы кызыма үзенә пар килерлек намуслы, саф күңелле иптәш эзләдем. Шунлыктан сине сынап карадым. Син берәүнең ярты алмасын табып алып ашау шикелле кечкенә генә бер хатаңны җую өчен үзеңнең бөтен гомереңне, бөтен тормышыңны зәһәрли торган черкен бер кызга багышларга риза булдың! Димәк, син саф намуслы, минем шушы кызыма лаеклы егет. Менә бу кыз шул намусың өчен бүләк сиңа!..

Күп укыдым мин әнә шундый китапларны. Риза Казыйның «Сәлимә»ләрен, Фатих Халидинең испан гарәпләре тормышыннан алынып язылган сәхнә әсәрләрен, «Гашыйк гарип» һәм башка хикәяләрне. Алар минем аңымны киңәйткән, мине матур әдәбиятка тарткан саен күз алдымда әлеге «Йосыф китабы» һәм «Ярым алма» шикелле әсәрләр сөйкемле күренешләре белән җанланалар; аларның һәрбер юлы мине яктылыкка алып барган юл булып, һәрбер битләре аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән бакча мәйданнарына охшап торалар иде. Менә шуның өчен әлеге кечкенә әптәй дә, дөнья йөзендәге остазларның да иң алдынгысы булып, минем йөрәгемдә үзенә карата мәңге сүнмәс мәхәббәт калдырган! Мин кечкенә әптәем Бибисараны мәңге шулай мине канатлы хыялларга урап очырта торган китаплар укучы яшь кыз итеп кенә күрергә тели идем.

Әнием Фатыйма бездән унсигез чакрым ераклыкта булган Багыш дигән авылдан, Гыймран хәзрәт кызы иде. Гыймран мулла үз дәверендә авылда зур мәдрәсә тотып шәкертләр укыткан. Багышта укый-яза белмәгән бер генә кеше дә юк иде. Мәдрәсәгә тирә-яктан да килеп укыганнар. Араларында соңыннан үзләре дә мулла булып китүчеләр булган. Әтием Шәрәфи мулла да шушында белем алган, Коръән хафиз булып җитешкән, ягъни ул Коръәнне тулысынча яттан белә иде. Андыйлар сирәк булганга, әлбәттә, безнең якта дәрәҗәсе дә зур иде.

Әтинең беренче хатыныннан ир баласы булмый. Еллар үтә, бер-бер артлы һаман кыз туа. Әти кайгыра: «Үз урыныма кем мулла булып калыр, михрабыма кем ия булыр?» Багышка остазы Гыймран хәзрәткә бара, зарлана, киңәшә. Ул, әлбәттә, остазының буй җиткән кызы бар икәнен белеп баргандыр. Ни булса шул, Гыймран хәзрәт шәкертенә икенче хатынлыкка кызын бирә. Һәм, Ходайның хикмәте, әни бер-бер артлы дүрт ир бала таба.

Мин бабамны төш кебек кенә хәтерлим. Ул урта яшьләрдә үлә. Аны җирләүләре генә ачык истә калган: кабере өстендә сәдака итеп кашык өләшкәннәр иде.

Әнием һәр елны, кыр эшләре бетеп, ни арба, ни чана чакларында, безне алып, Багыштагы тол карчык әбиләремә унбиш-егерме көнгә утырмага бара торган иде. Соңгы бер баруыбызда миңа ун яшь булгандыр. Беркөнне мин көндез әбиләрнең түр сәкеләренә ятып йоклап киткәнмен. Бервакыт әнием мине уята:

– Тор, балам, тор, әнә Ади абзаң безне алырга килгән! – ди.

Күземне ачып, башымны күтәреп карасам, ян тәрәзә аша ишегалдында пар туры ат җигелгән канатлы тимер тарантас күренә. Ишек өсте сәкесендә, зур күзләрен ялтыратып елмайган хәлдә, Шәкүр карак энесе Ади карак утыра иде. Әниләр күңелле, шат хәрәкәт белән арлы-бирле йөреп торалар. Ләкин минем йөрәгем, әллә нинди бер күңелсез хәбәр көткәндәй, жу итеп китте.

Әлеге Ади карак:

– Йә, Зариф, – диде, – кода булдык бит, сезне туйга алырга килдем. Бибисара абыстай минем энем Мөхәммәтҗанга ябышып чыкты!

Мин кинәт елап җибәрдем. Әниләр мине көйләргә, юатырга кереште:

– Тиле, нигә елыйсың?

Ләкин мин аларга бернәрсә дә эндәшмим. Әйтерсең лә минем йөрәгем әллә нинди бер бушлыкка әйләнде. Әйтерсең лә безнең өй эче дә чокырга әверелгән. Әптәй укый торган әлеге китаплар да, ятим балага охшап, моңаеп, җирдә аунап ята.

«Шундый китапларны табып, моннан соң кем укыр инде миңа?» Эчемнән генә менә шулай уйланып сызлана идем мин.

Авылдагы гөнаһсыз балачагым шул вакытта үтте дисәм дә була. Минем өчен моңлы-сагышлы туй узганнан соң, әти мине Буа мәдрәсәсенә илтте. «Сөяге миңа, ите сезгә!» – диде.

3
(Чуаш кызы Әнисә)

Безнең авыл рекрутлары солдатка каралу өчен үз авылыбыздан унбиш чакрым чамасы ераклыкта булган, хәзерге Чуаш республикасына караган Төмәр исемле бер чуаш авылына баралар иде. Габдрахман абыем канатлы тимер тарантаска пар ат җигеп, мине шактый тантаналы рәвештә алып барды. Тик башка авыл егетләре шикелле яулык селкеп, гармун тартып кына булмады. Шулай ук дугада пар кыңгырау да чылтырамый иде.

Төмәр халкы, рекрутлар килү көннәре якынлашкач та, зур хәзерлекләр күрә башлый. Өйләренең идәннәрен, урындык, сәкеләрен сары балавыздай итеп юалар, самавырларын ялтыратып агарталар, катык-сөт, май, йомыркаларны мул иттереп әзерлиләр, бал ачыталар һәм икмәктән сыра куялар. Ләкин өйләре матуррак, сый-хөрмәтләре дә яхшырак булган, чистарак тормышлы чуашлар кем туры килсә шуны төшерми, кунакларны өс-башларына, тарантас, атларына, үзләрен тота белүләренә карабрак, сайлабрак кабул итәләр иде. Без алай гармун тартып, яулык селкеп бармасак та, килеш-килбәтләребез охшап калгангадыр, ахрысы, зур гына, биек, тимер түбәле яңа бер өйнең капкасы төбендә басып торган уртача яшьләрдәге бер кеше, кулын селтәп, безне туктатты да:

– Әйдәгез безгә! – диде. – Минем өем дә пөхтә, кирәк булса, симез каз, үрдәкләрем дә бар!..

Капкасы тутырып ачылгач, ул шуны да әйтеп салды:

– Миндә ерак шәһәрдән килгән тагын әйбәт ике кеше бар әле!

Без өйгә кергәндә, ак яка, галстуктан, өр-яңа кара костюмнан ике кеше өстәл янында чәй эчеп утыра иде. Аларның берсе минем шикелле яшь егет, икенчесе утыз яшьләрендә булыр, өлкәнрәк кеше. Бу чуашның җыйнак өендә шундый кешеләр булгач, миңа да күңелсез булмас төсле тоелды. Аларның Җаек (Уральск) шәһәреннән килгәнлекләрен белгәч, мин тагын да күңелләнебрәк киттем.

Аларның яшьрәге, минем белән яшьтәше, Камил Мотыйгыйның газета-журналлары туктатылгач, аның матбагасын сатып алып, «Яңа тормыш» газетасын чыгарган Җаек бае Гобәйдуллинның улы икән, икенчесе аларның бухгалтерлары булып чыкты.

Элекке Зөя өязенә караган Танай, Мамадыш авыллары белән безнең Цивил өязенә караган Әрә, Бакырчы, Акъегет, Юынчы шикелле авылларның җирләре аз, булган кадәресе дә игенчелек өчен начар, каты, сары балчыклы җирләр. Шунлыктан бу авыллардагы халыкның күбесе төрлечә һөнәр, кәсепкә бирелгән, алар арасыннан Урта Азия, Себер якларына китеп сәүдә иткән һәм шактый зур байлыкка ия булган кешеләр дә байтак кына бар иде. Әлеге Гобәйдуллин дигән бай да әнә шул авылларның берсеннән – Асламчы Әрәсе дигән авылдан китеп, Уральск шәһәрендә сәүдә йөртеп баеган һәм шунда җирләнеп калган. Ләкин нәрсә өчендер ул һаман да Әрә кешесе булып санала икән.

Бу авылның күп кенә сәүдәгәрләре авылдан авылга йөреп кызыл мал белән сәүдә итүче – асламчы булганлыкларыннан, безнең тирә-якта бу авылны Асламчы Әрәсе дип тә йөртәләр иде.

Әлеге Гобәйдуллинның да улы, минем шикелле, авылга кайтып, солдатка каралырга булган; алар да шулай Төмәр авылына килгәннәр.

Мин танышкач та зур дәрт белән алардан Камил Мотыйгый һәм Тукайның андагы тормышы турында сораша башладым. Тукай Уральскида чагында җитез җанлы, дәртле була. Халык арасында, яшьләр арасында барган һәрбер эшкә, хәрәкәткә актив катнаша, һәрбер оештыру эшләрендә, җыелышларда Габдулла Кариев белән бергә йөриләр, ут чәчеп сөйлиләр.

Тукайны шул яклары белән мактап, байтак кына сөйләгәннән соң, алар:

– Тукай, Казанга кайткач, бик нык үзгәргән икән, һичкая бармый, тәмам өметсезлеккә бирелгән икән, – дип гаҗәпләнеп куйдылар.

– Шулай Казан мохите рухсыз, түбән микәнни?..

– Бөтен Казанны алай дип булмый инде, әлбәттә!.. Анда да төрле халык, төрле мохит бардыр. Бәлки, Тукай да күңелсез мохиткә эләккәндер? «Зур авылда төрле кеше бар», – диләр чуашлар.

Мин шушы сүзләрне әйткәч, тегеләр көлеп куйды:

– Бигрәк тә нык мавыгып киткәнсең син шушы чуашларың белән! Матбугатта да шулар, телеңдә, сүзеңдә дә шулар!..

Без төшкән өй хуҗасының бердәнбер баласы – Праски исемле унбиш-уналты яшьлек кызы бар. Бер генә дә – берәгәйле дигәндәй, Праски үзенең тышкы чибәрлеге белән дә, сөйкемлелеге, җитезлеге, уңганлыгы белән дә тиңдәшсез тоелды миңа. Нечкәрәк кенә, урта буйлы бу кызның бераз гына кыйгачланып торган кара кашлары, уйнап торган кара күзләре әллә ничек минем бала чагымның күңел төбендә яткан истәлекләрен уятып җибәргәндәй булды…

Безнең авыл киң болынлы, шактый зур Гөбенә суы буена утырган. Авылның көнчыгыш ягына чыгып китә торган кыр капкасын үткәч тә, бездән дүрт-биш чакрымда гына булган Куыш елгасы Әндерие дигән күрше авылының кыры башлана. (Бу авылны чуашлар Ховылчирма дип йөртәләр.) Бу кырга тоташкан Гөбенә буе болыны да әнә шул авылга карый. Безнең авыл халкы бу болынны Әндери аланы дип йөртә торган иде.

Безнең авылның җире-туфрагы яшелчә һәм җиләк-җимеш, алма бакчасы үрчетү өчен искитәрлек дәрәҗәдә уңышлы булса да, ни өчендер бер генә кеше дә бер генә түтәл булса да яшелчә утыртмый, алма бакчасы үрчетү дигән нәрсәне уйлап та карамый иде. Бары тик безнең әтинең атасы Таҗи бабайның кечкенә генә бер алма бакчасы барлыгы хәтеремдә.

Миңа тугыз-ун яшьләр чагында, кайдан исенә төшептер, әтием әлеге Әндери аланына тоташкан бер җирдән байтак кына урынны бүлеп алды да шунда кыяр, шалкан, кишер, кәбестә шикелле яшелчәләр утырта башлады. Ләкин аларны яхшылап карау-тәрбияләү, үз вакытында су сибү дигән нәрсә юк диярлек. Шулай булуга да карамастан, яшелчә котырып уңа. Әмма аны саклау-каравыллау эше бик начар куелган иде. Фәкать мин саклыйм, мин каравыллыйм. Иртә белән йокы туеп, кояш күтәрелгәч кенә барам да кич белән, кояш батар-батмас чакта кайтып та китәм. Аннан калган вакытларда – бакчага төшеп «яшелчә утаучылар» өчен, Миңлебикә остабикә әйтмешли, изнигам[41]41
  Изнигам – һәркемгә дә рөхсәт.


[Закрыть]
.

Әлеге Әндери аланы белән Әндери кырын Васюк дигән урта яшьлек бер чуаш саклый. Васюк агайның миннән бер яшь өлкән Симук исемле улы белән миннән ике яшь чамасы кече Әнисә исемле кызы бар. Алар да шунда аталары белән бергә булалар. Мин бакчаны саклый башлаганның икенче көнендә үк әнә шулар белән танышып алдым.

Симук та саф күңелле, чын дус-иптәш булып уйнарлык малай, ул җырга да, сүзгә дә оста. Бер сөйли башласа, аның матур, тыңлар өчен күңелле булган әкиятләре берсе артыннан берсе чыгып, агылып кына тора. Ләкин мин нигәдер күбрәк Әнисә белән уйныйм. Ул үзенең сөйкемле елмаюлары, мөлаем карашлары белән дә, җитезлеге, күндәмлеге белән дә мине үзенә тарта; Әнисәнең үрелмәгән чем-кара чәчләрен җилфердәтеп, чәчәкле яшел үләннәр арасында бер сикереп, бер юргалап яланаяк чабып йөрүе тын һавада кыйгач канатларын җәеп очкан карлыгач булып күренә. Без, бөтен дөньябызны онытып, болын буенда уйныйбыз, чәчәкләр җыябыз, шул чәчәкләрдән такыя ясыйбыз. Шуларны кигәч, Әнисә минем күзләремә тагын да сөйкемлерәк булып, күңелемә тагын да якынрак булып китә. Шулай мавыгып уйный торгач, мин үземнең бакча сакчысы булганлыгымны да онытып җибәрәм.

Минем әнием, әллә минем өчен генә шулай инде, искитмәле юмарт, киң күңелле. Ул һәр көнне, мин бакчага киткән чакта, бер-ике йомырка пешереп яисә кара арыш икмәгенә калын иттереп атланмай ягып биреп җибәрә. Кунак-фәлән чакырылган чак булса, сумса, кабартмаларны да шулай шактый мул итеп бирә.

– Менә боларын Әнисәгә дә бирерсең! – ди. – Ул ятимә кыз, аның кайгырта торган анасы юк! Бичара, нинди сөйкемле кыз бит.

Әнинең Әнисәгә шулай диеп куюы, шуның өстенә аны кызгануы әниемне яратуымны тагын да ныграк арттыра. Ул бит Әнисәне дә үз баласыдай күрә, аны сөйкемле кыз дип мактый. Шулай булгач, шундый ананы нигә яратмаска да аның сүзен нигә тыңламаска!..

Шуның тәэсирендә мин Әнисәгә булган йомшак күңеллелегемне, ригаямне[42]42
  Ригая – кайгырту, хөрмәт.


[Закрыть]
тагын да арттырам.

Менә шул рәвешчә без ике җәйне Гөбенә буеның киң болынында уйнап үткәрдек. Ике елдан соң әти нәрсә өчендер әлеге бакчага яшелчә утыртмас булды. Анда киндер белән җитен чәчә башлады. Шуннан соң без Әнисәләр белән аерылыштык. Безнең бу аерылышу әтинең бакчага яшелчә утыртмый башлавы аркасында гына булмады. Ул мине шушы елның кара көзеннән Буа мәдрәсәсенә укырга илтте, һәр елны көз җиткәч Буа мәдрәсәсенә укырга китәм дә аннан җәйге кыр эшләре башлангач кына кайтам. Габдрахман абый белән кара көзгә чаклы көне-төне кыр эшләрендә булабыз. Аннан соң, урман кисеп, кышка җитәрлек утын ташып калдырабыз.

Минем йөрәгемнән Әнисә образы бервакытта да китми һәм югалмый. Аңа булган якынлык тойгылары да сүнми. Бигрәк тә Гөбенә болынында печән чапкан, печән җыйган чакларда Әнисәне сагыну, юксыну тойгылары минем йөрәгемдә тагын да ныграк дулкынланалар. Бу сагынулар, юксынулар, үскән саен, электә булмаган теләкләр белән аралаша. Миндә Әнисәне җылы кочагыма алып кысып-кысып сөю, ефәктәй йомшак кара чәчләреннән сыйпый-сыйпый иркәләү, оялып аска караган чакларында саф кызыллык тибеп торган битләреннән үбү теләкләре туа. Гүяки мин әнә шул бергә булган балалык чорларында аны шулай сөеп иркәли һәм аңардагы ятимлек моңнарын уртаклаша алмаганмын.

«Ул хәзер нинди хәлдә, кайда яши, кайларда йөри, дөньяда бармы, юкмы?..» Бәлки, мондый уйлар бу көнгә кадәр минем башыма да килмәгәннәрдер.

Кайчакларны мин болын буена төшеп, әлеге бакча янына тукталам да, Әнисәне күз алдыма китерә-китерә, озак кына уйланам. Бу уйлану миңа күңел хушлыгы, җан ләззәте бирә. Тик монда инде балачак дустым Симук та, Әнисә дә юк, була да алмый, чөнки бу болынлыкны чуашлар ни сәбәптәндер безнең авылның Низам байга саткан иде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 4.6 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации