Электронная библиотека » Зариф Баширов » » онлайн чтение - страница 1


  • Текст добавлен: 31 августа 2018, 19:00


Автор книги: Зариф Баширов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 28 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Зариф Шәрәфетдин улы Бәширов
Сайланма әсәрләр

© Татарстан китап нәшрияты, 2014

© Зәйдулла Р. Р., төзү, 2014

Бәхетсез почмак әсире

Гап-гадәти авылда туып үскән гап-гади кеше ни сәбәпле каләм кыштырдата башлый, әдәбият мәйданына омтыла? Әлеге сергә беркем дә төшенә алмас, мөгаен. Мәдәният учакларыннан еракта, әмма ул чын халык тормышында кайный, тууга халык җырлары колагында яңгырый, ана сөте белән күңеленә тел аһәңе сеңә.

Әдәби әсәр язган берәр яңа кеше турында ишетсә, Мөхәммәт Мәһдиев: «Дөньяда тагын бер бәхетсез адәм арткан», – дияр иде. Чыннан да, татар шагыйренең йөрәген югалту сагышы шигырь уты булып беренче адымыннан ук кысып ала. Һәм соңгы сулышкача җибәрми. Нәкъ Тукай әйткәнчә: «Бәхетсез милләтнең бәхетсез углы, бәхетсез почмакның әсир былбылы…»

Нигә гадәтләнгән табигый юлдан китми аерым кемсәләр? Көйләнгән тормыш үзе чакырып тора югыйсә. Әти-әнисе шуңа өнди, туган-тумача, таныш-белеш. Кузгал, кеше йөргән эздән бар, кеше төсле бул!

Әллә соң нәселдән килгән кан шулай вакыт-вакыт саташкалап аламы? Шигырь язуымны ишеткәч, Ерак әби (Шыгырданда яшәгәнгә шулай атый идем) миңа бик кызганып караган иде:

– Зариф агайдан инде бу, шуңардан…

Зариф Бәшири 1962 елда – нәкъ мин туган ел! – җитмеш дүрт яшендә Уфада вафат булган. Аның турында мин сабый чактан ук ишетеп үстем. Бәширинең бертуган сеңлесе Хәлимә әби дә Шыгырданда яши иде. Әбием Мәрьям (аның атасы Габдрахман Бәшири Чүти мулласы була) Зариф агасын еш искә ала иде, атаклы Шәкүр әбзәсен дә аклап сүз кыстырырга онытмый иде. Әбинең сеңлесе Әсма апа Тукай авылы мәктәбендә озак еллар мәктәп директоры булып эшләде. Зариф Бәшири, төрмә-сөргеннәрдән котылып, бераз хәл алгач, туган ягына кайтып, мондагы төрле авылларга таралган туган-тумачасы белән күрешеп, хушлашып киткән. Ул бүләк итеп калдырган ак шәлне Хәлимә әби үлгәнче кер кундырмыйча саклады.

Зариф Бәшири туган Чүти авылын белмәгән татар булмагандыр элегрәк. Атаклы ат карагы Шәкүр Рәхимов авылы бит ул! Бәшири язганча, «авылда мәчет салу, мәктәп ачу, мулла-мәзин кую, староста сайлау, җир бүлү, йорт урыннарын билгеләү кебек җәмәгать эшләренең һәммәсе дә» Шәкүр карак ихтыярында була.

«Минем әтинең атасы Таҗи бабай белән Шәкүр каракның анасы бертуган булганлыктан, искә алынган мәсьәләләрдә алар бергәләп план төзиләр, – дип дәвам итә язучы. – Әнә шул план буенча, озакламый минем агам Габдрахман әти янына мулла булырга һәм, әти үлгәч, бөтенләй хуҗа булып калырга тиеш. Шәкүрнең миннән бер яшькә кече кызы бар. Ул үсеп, мин пишкадәмчелек дәрәҗәсенә ирешкәч, авылга өченче мәчет салынып, мин шуңа мулла һәм Шәкүргә кияү булачакмын икән».

Йә, ни кирәк тагын ул заманда татар кешесенә?! Төшемле урын әзер. Нәкъ хәзерге «нуворишлар» яңа туган балаларына җылы урын әзерләп куйган кебек. Ә, юк, ләүхелмәхфүзеңә бүтәнчә язылган, Зарифны да мәчет миһрабы түгел, тузанлы редакция коридорлары үзенә суырып ала. Тәкъдирнең үз вәзене бар. Күп тә үтми, яңа татар матбугатында Зариф әл-Бәшири исеме күренә башлый. Татар әдәбияты мәйданында Бәшири үзенә урын даулый.

Бүгенге татар укучысы беләме соң Зариф Бәширине?

Бу кеше, шактый гына озын гомер яшәсә дә, әдәбиятта, халык хәтерендә үзенә лаек урынны алмыйча дөньядан үткән. Озак еллар типкедә, чит якларда җан асраган бу фаҗигале язмыш иясенең (бәхетсез почмакка куып кертелгән татар әдибенең) иҗаты да, тормыш юлы да тиешенчә өйрәнелмәгән, бәһаләнмәгән әле.

Булачак әдип 1888 елда Чүти авылында (хәзерге Кайбыч районы) Шәрәфетдин мулла гаиләсендә дөньяга килә. Башта әтисендә, аннары Буа, Акъегет мәдрәсәләрендә, аннары Казанның атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. Яшьтән үк шигырь җене йоккан шәкерт мондагы әдәби даирәгә тиз кереп китә, шигырьләре бер-бер артлы көндәлек матбугатта басыла башлый. Әлбәттә, аларның күбесе өйрәнчек, зәгыйфь нәрсәләр була, шуңа яшь шагыйрьне шул чорның кискен тәнкыйте күз уңыннан ычкындырмый.

Бу тәнкыйть Зариф Бәшири Оренбургка күчеп, «Чүкеч» журналында эшли башлагач та туктамый. Аңа Тукайның зәһәр сатира уклары да тия («Бәшири мыраулый», «кыска аяклы маймыл» һ. б.). Әлбәттә, гарьчел Бәшири дә Тукайга дорфа һөҗүләр юллый. Ул заман матбугатын күзәтсәң, хәйран калмый мөмкин түгел. Тәнкыйть еш кына шәхескә тукынуга кайтып кала. Шул ук вакытта матбугатта әле генә бер-берсен дөмбәсләгән кешеләр тормышта еш кына шәхсән дустанә мөнәсәбәттә дә калалар. Тукай да, мәсәлән, С. Сүнчәләйгә язган хатында үзе төзегән дәреслеккә Бәширинең бер шигырен кертүен хәбәр итә, аңа уңай бәя бирә.

Әмма матбугаттагы мондый пырдымсызлык, минемчә, бөтенләй эзсез югалмый. Егерменче-утызынчы елларда бу шаукым – әдәбият әһелләренең бер-берсенә ташлануы – зур фаҗигагә әверелде.

Оренбургтан киткәч, З. Бәшири Пенза, Тамбов якларында, Җидесу өлкәсенең Капал шәһәрендә мөгаллимлек итә.

Яшьтән үк әдип чуашларның тарихы, көнкүреше белән кызыксына. Бу гаҗәп тә түгел, Чүти бит чуаш авыллары белән янәшә генә утыра. Оренбургта вакытта ул «Шура» журналында «Чуашлар» дигән әтрафлы зур мәкаләсен бастыра. Бераздан шушы мәүзугъ аның әдәби иҗатына да килеп керә. «Чуаш кызы Әнисә» бәянын киң даирә укучылар яратып кабул итә. Чыннан да, бу әсәр матур тел белән язылган, аңардан бертөрле лирик җылылык бөркелә.

Гомумән, чәчмә әсәрләрдә аның иҗади мөмкинлекләре киңрәк ачыла. Балалар өчен язылган «Ефәк корты», «Шаян Фәһим» әсәрләре дә шуңа дәлилдер дип уйлыйм. Шигырьләренә исә нәфислек җитми, күп очракта алар коры кычкыруга, тамак ертуга кайтып кала. Юкка гына Ш. Бабич үзенең мәшһүр «Китабеннас» әсәрендә З. Бәширигә мондый эпиграмма багышламый:

Әй, Зариф, чык ялтырап, тик бар да китсен аптырап,

Дошманыңны калтырат, борчакларыңны шалтырат.

Аның Октябрь фетнәсенә кадәрге шигырьләренең күбесе – милләт язмышын кайгырткан декларатив язмалар. Беренче җыентыгы да «Милләт кайгысы» дип атала. Хәзерге «милли» шигырь язучыларга аңардан шактый өйрәнергә мөмкин.

Әлбәттә, З. Бәшири – милләт алгарышын җаны-тәне белән теләгән зат. Баласына нинди исем бирүгә карап, кешенең кем икәнен әйтеп була. Улларына шагыйрь Ясүкәй, Чыгтай дигән исемнәр куша.

Ул күп язган. Арада, билгеле, бүген дә рәхәтләнеп укырлык шигырьләр бар. Үз заманында исә Тукай, Дәрдемәнд, Рәми, Бабичларны санаганнан соң, Гафурилар, Укмасыйлар, Думавилар, Бәшириләр, Сүнчәләйләр исемлеге башланган. Бүген дә бу исемлекнең тәртибе үзгәрмәде. Бу үзе үк «бүген мине аңламыйлар, киләчәктә аңларлар» дигән өметнең буш икәнлеген раслый булса кирәк.

Сәяси юнәлешләрдән һәрвакыт читтә торган, әмма унынчы елларда ялган донослар аркасында охранка тарафыннан әтисе һәм абыйсы Габдрахман белән беррәттән эзәрлекләнгән З. Бәшири дә патша төшерү мәрәкәсен сөенеп каршы ала, юксыллар хакын даулап, үзенә хас шигырьләр дә яза; әмма, күрәсең, бу буталышның асылын тиз аңлап ала: татарның кызыл авызлары белән тулган Казан, Уфалардан читтәрәк яшәргә ниятли, Төркестанда кала, андагы үзбәк, уйгур, татар газеталары белән хезмәттәшлек итә, Урта Азия дәүләт университетында үзбәк, уйгур телләрен һәм әдәбиятларын укыта. Шушы елларда ул «Үзбәк әдәбияты», «Уйгур әдәбияты» исемле хезмәтләрен дөньяга чыгара. Әсәрләрен үзбәк телендә дә яза (мәсәлән, «Ефәк күлмәк»), шулай ук ул беренче уйгур газетасы «Садаи Таранчы» ның беренче мөхәррире буларак та билгеле.

Билгеле, «заман корабыннан» иске әдәбиятны себереп түгәргә җыенган яшь «пролетар» шагыйрьләр өчен ул комган кебек үк чит була. З. Бәшири моны аңласа да, ярашып карый, әдәби мохиттә казганырга омтыла, «кызыл» шигырьләр дә язып азаплана. Ләкин алар зәгыйфь һәм шактый ук көлке чыга. Утызынчы елларда ул Донбасска килә, берара андагы «Пролетар» газетасында эшләп ала. Күрәсең, заман белән тигез атлап, эшчеләр тормышын өйрәнеп, советча әсәр язарга да теләгәндер. Тик, шул чакта Донбасста сөргенлектә булган Шәйхи Маннур үзенең истәлекләрендә язганча, яшьләр аңа сәерсенеп һәм көлеп карый. Карт шагыйрьнең (юкса аңа әле илле дә тулмаган була!) эшче темасына язган «Поезд китте хутлап-хутлап, стансада торды туктап-туктап» дигән юллары телләргә күчеп, З. Бәширине «шөһрәткә» күмә.

Ничек кенә «кызыл» һәм уяу булырга тырышмасын (икенче хатыныннан туган улларына Фрит, Сизгер дигән исемнәр куша) иске милли әдәбият вәкиле, мулла малае булган әдип большевистик репрессиядән котыла алмый. Төрмә-лагерьларда аңа «яңа тормышның» бөтен ләззәтен кичерергә туры килә.

Иреккә чыккач, ул кабат Уфага кайтып төпләнә. Монда аны, әлбәттә, беркем дә кочак җәеп каршы алмый. «Тукай дошманы» дигән кара тамга аны үлгәнче эзәрлекли. (Камил Мотыйгый язмышын искә төшерик, ул Тукайның яңа «дусларыннан» котылыр өчен үз-үзенә кул салырга мәҗбүр була.) Югыйсә үз заманында татар дөньясында Тукайның сатирасына кем генә эләкмәде икән? Эчтән авыр кичерсә дә, мондый гайбәтләрдән З. Бәшири өстен кала белгән. Холык шундый. Ул үзенең замандашлары турында истәлекләр язарга утыра. Гасыр башында татар әдәби мохитенең эчендә кайнаган, гаҗәеп кызыклы тормыш юлы үткән кешенең бу истәлекләре безнең әдәбият өчен гаять әһәмиятле. З. Бәшири истәлек, хатирә язу өчен зарур булган искиткеч хәтергә ия була. Аның бу вакыттагы тормышын күзаллау өчен Миркасыйм Госмановның «Ябылган китап» (Казан, 1996) дигән әсәреннән бер өзек китерү урынлы: «Әниебез Гөлҗиһан (1905 елда туган) ике-өч ел Капалда мөгаллимлек итүче Зариф Бәширидә укый… <…> Әниебезнең сүзләренә караганда, Зариф Бәшири ихлас күңелле тәрбияче, тырыш мөгаллим, зур шагыйрь, әмма шәхси тормышында бик бәхетсез кеше булган. Шулар хәтергә нык сеңеп калганмы, мин бер елны Зариф Бәширине махсус эзләп киттем. 1960 елның гыйнвар ахырларында, кышкы каникул вакытында булды бу хәл.

Салават шәһәренә барышлый, Уфада биш-алты сәгатькә махсус тукталдым да, белешмәләр бюросыннан аның адресын алып, бер сәгать чамасы теркелдәгән трамвайда Черняховскийга юнәлдем. Ишекне ачкан марҗа әбие, кемгә килүемне белгәч, эчтәге ишекләрнең берсенә төртеп күрсәтте. Аннан бер күзе йомык чандыр бабай килеп чыкты. Аягында киез итек, өстендә гадәти сырма. Үзен эзләп килүемне белгәч, рәхим итүемне үтенде.

Бүлмәдә бер иске тимер карават, ялангач өстәл, ике-өч урындык кына – кычкырып торган ярлылык… Борчып йөрүемнең сәбәбе әниебез икәнлеген әйттем. Карт сагайган төсле ялгыз күзен миңа таба борды.

– Сез Капалда торган чакта әниебез сездә укыган икән…

– Әниегез кем кызы була? – дип бүлдерде Зариф ага.

– Локман Мөлекев кызы…

– Фәрвазмы, Гөлҗиһанмы?!

Шаклар каттым: кем әйтмешли, кырык елдан артык вакыт узуга, аның да егерме елы төрмәләрдә, сөргеннәрдә тузуга карамастан, кайчандыр үзеннән ике-өч кыш дәрес тыңлаган чәчби кызларның исемнәрен шулай керфек какканчы искә төшерер өчен нинди хәтергә ия булмак кирәк?!»

Менә шундый кеше хатирәләр язарга утыра. «Замандашларым белән очрашулар» дип исемләнгән бу әсәр 700 биттән артып китә. Тик З. Бәширигә бу хезмәтнең дөньяга чыгуын күрергә насыйп булмый. Ул 1968 елда гына, өчтән ике өлеше кыскартылып, Татарстан китап нәшриятында дөньяга чыга. Ләкин шул да бик авырлык белән басмаханәгә барып җитә. Уфаның кайбер язучылары (хосусән Сәйфи Кудаш) бу истәлекләрнең басылуына ни өчендер катгый каршы була, Казанга бер-бер артлы хатлар юллый. Истәлекләрнең редакторы итеп билгеләнгән Гали Халит яза: «Китап инде тәмам тиражга әзерләнгән көннәрдә аңа каршы Казаннан читтә яшәгән әдипләрнең берсеннән зур гына хат-рецензия килеп төшә. Бу хат-рецензия авторы З. Бәшири истәлекләрен бөтенләй әһәмиятсез сафсата дип юкка чыгарып, аларны бастыру зур хата булачагын исбат итәргә тырыша. Аның белән генә дә калмый, Казан әдипләренең олы буыннарыннан кайберләрен шушы гаугага кушылырга, булышырга чакыра. Аның шаукымы күпмедер дәрәҗәдә Хәсән ага Туфанга да кагыла. Ә менә ул шул вакытта минем белән сөйләшеп аңлашуны кирәк дип саный. Һәм без аның белән очраштык.

– Халит туган, – диде миңа Хәсән ага, – З. Бәшири истәлекләрен чыгару бер дә кирәкмәгән четерек нәрсәгә әверелеп, сезгә уңайсызлык тудырмасмы? Мин шуңардан шикләнәм… Аннары бу әдип үз вакытында бөек Тукаебыз белән дә ызгыш-талашларда булгалаган бит. Тукайның шактый зәһәр ләгънәт-каргышларын да татыган… Шулай булгач, аның истәлекләрен халыкка тәкъдим итү ни дәрәҗәдә урынлы булыр икән?

– Хөрмәтле Хәсән ага, – дидем мин, – Бәширинең татар әдәбияты тарихында кечкенә булса да үз урыны бар. Ул революциягә кадәрге әдәбиятыбызның Тукай җитәкләгән демократик канатына бик якын торды. Аның истәлекләрендә дөреслек аз түгел. Ул үз чорының байтак әһәмиятле фактларын җанлы итеп күрсәтә алган. Әмма без, Тукай белән мөнәсәбәте яхшы булмаган дип, кайбер язучыларыбызны әдәбият тарихыбыздан төшереп калдырырга ашыкмыйк әле. Ә менә кайбер хөрмәтле иптәшләрнең Бәширигә карата үз шәхси үпкәләрен, үчләрен, антипатияләрен алгарак куеп, сезне бу кирәксез гаугага тартып кертүләрен искә алып бетермәгәнсез, ахры…

Минем сүзләргә каршы Хәсән ага бертөрле дә кире мөнәсәбәтен сиздермәде.

Махсус редактор Гали Халит, нәшрият редакторы Рәис Даутов төрле каршылыкларны җиңеп чыгалар, укучылар кулына әлеге истәлекләр, бик нык кыскартылып булса да, 1968 елда барып ирешә. Чыккан кадәре дә гаҗәпләнү уята: биредә Риза казый, Дәрдемәнд, Ф. Кәрими, Бабич хакында хатирәләр бар, автор аларның эшчәнлеген уңай бәяли, аларга сокланып яза. Бу шул заман өчен (истәлекләр илленче-алтмышынчы елларда языла) гайре табигый хәл. Әлеге шәхесләрне әле сиксәненче еллар уртасына кадәр төрлечә тәнкыйтлиләр иде.

Зариф Бәшири гасыр башындагы мәдәни тормышны безнең күз алдында яңадан терелтә. Бу истәлекләрне бүген тулысынча дөньяга чыгару бик игелекле эш булыр иде. Әмма асыл кулъязма исән микән? Заманында нәшрият чүплегендә Лирон Хәмидуллин «З. Бәшири» дип язылган папкага тап булган иде. Әмма әлеге нөсхә истәлекләрнең нәшрият өчен әзерләнгән, инде кыскартылган варианты булып чыкты. Кулъязма белән танышкач, мин анда сызып ташланган шактый сәхифәләргә тап булдым. Шул турыда әйткәч, нәшриятның элекке мөхәррире Рәис ага Даутов ул кыскартуларны бик тиз искә төшерде (аңарда Бәшири хәтере иде, валлаһи!).

– Аларны главлит (коммунистик цензура) кыскартырга мәҗбүр иткән иде, – диде ул.

Бу төшеп калган бүлекләр, шул көннәрнең сулышын безгә җиткерү белән бергә, актуаль дә яңгырый. Бер бүлек Фәтхелислам Агиевның марҗа кызына гашыйк булып йөреп тә ни өчен өйләнми калуы турында язылган. Тагын бер бүлектә исә М. Гафуриның химаяче алпавыт утарыннан, хезмәтчеләрнең авыр тормышларын күргәч, кымыз, казылыкларны ташлап кайтып китү вакыйгасы хәзер күпләрдә елмаю гына уятадыр. Кемдер эчтән генә шагыйрьне «хәерче тәкәббер» дип сүгеп алырга да мөмкин. Без бит үзебез яңа байларга барып йөз суын түгәбез, химая өмет итеп аларны мактап газета-журналларда язабыз. Юксыл халык гаме бөтенләй хәтердән чыга.

«Замандашларым белән очрашулар» дип аталган истәлекләр шулай итеп әлеге китапта сипләнгән килеш тәкъдим ителә. Әлбәттә, әдипнең сайланма әсәрләрен тәшкил иткән китапта үзәк урынны атаклы «Чуаш кызы Әнисә» бәяны алып тора. Без бу юлы чәчмә әсәрләрне генә сайладык, Зариф Бәширинең шигырьләрен туплап чыгару – киләчәк эше. Әдәби мирасыбыз онытылырга тиеш түгел.

Билгеле, «залимнәрне, өстеннәрне яклый алмаган» шагыйрьләрнең язмышы авыр була. Гомере буе халыкка хезмәт итеп тә ялгызлыкта, бөлгенлектә үлгән Зариф Бәшири шуның мисалы. Инде без, соңарып булса да, аңа лаеклы бәяне бирик. Аның иҗатын җентекләбрәк өйрәнергә вакыттыр, мөгаен. Ул чакта татар әдәбиятының тарихы да яңа яклары белән ачылып китәр иде. Бу юнәлештә кайбер эшләр башкарыла да инде. Уфада әдипнең оныгы Энрике Бәшири «Зариф Бәшири» дигән халыклар дуслыгы һәм мәдәнияте мәркәзе оештырган, бабасының иҗатын киңрәк даирәләргә белдерергә омтыла. Энәле авылы егете Валерий Тургай тырышлыгы белән «Чуаш кызы Әнисә» китабы Чабаксарда татар һәм чуаш телләрендә дөнья күрде. Казанда Салават Галимов «Зариф Бәширинең әдәби һәм публицистик мирасы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклады. Әлеге китап шуларга бер өлеш булсын. Зариф Бәширинең татар әдәбиятында гына түгел, бөтен төрки дөньяда үзенә лаек урыны бар.

Ркаил Зәйдулла

Сакла телеңне!

Әй татар! Бу көнгә чаклы саклады, бел, ни сине?

Каршыңа килгән һәлакәттән ни соң йолды сине?


Асрады ни-нәрсә күкрәгеңдә хәят ләмнәрен,

«Мәңге бетмәклек» сазыннан ни суырып алды сине?


Корытмады яшәү тамырындагы бер дым белән,

Яфрагы бар, чәчкәсе юк, корымаган гөлдәй сине?


Шөбһәсездер, саклаган шәй – тик мөкатдәс тел сине,

Җуймады «татар» намыңны, һәр татар кыйлды сине.


Бир тавыш «Мин бар!» дигән,

моннан болай калма гаҗиз!

Тел булып та дәшми торганлык шулай телде сине.


Аркаланма башкаларга, көтмә һич ярдәмчеләр,

Кем озатмас мәңгелек юлга, җаным, көлми сине!


Бар булырсың һәм яшәрсең дөньяда рәхәт, тыныч,

Һич изә алмаслар – әгәр булсаң ана телле – сине!

I

Замандашларым белән очрашулар
Беренче бүлек
1
(Буа мәдрәсәсе)

Элекке Сембер губернасына караган Буа кечкенә генә вак сәүдәгәрләр, мещаннар шәһәре иде, аңа су юлы да, тимер юл да бармый, хәтта якын-тирәсендә таш юллар да юк. Шунлыктан аңа бара торган юлларда гына түгел, аның урамнарында да көз, яз көннәрендә арба ерып чыга алмаслык балчык була.

Менә шул шәһәрчектә озак еллардан бирле дин башлыклары әзерли торган зур гына бер мәдрәсә яшәп килә. Анда укыр өчен Казан, Сембер, Саратов губерналарыннан, хәтта Әстерхан якларыннан да күп кенә шәкертләр җыела иде.

Без дә абыем белән шунда укып ятабыз. Кечкенә генә бер бүлмәдә дүртәү торабыз: абыем Габдрахман, Багыш авылыннан Гыймран хәзрәт улы – әниемнең туган энесе Сәлахетдин, Төке авылыннан Әхмәтҗан һәм мин фәкыйрегез.

Минем бу мәдрәсәдәге беренче төп бурычым шуннан гыйбарәт иде: кышкы чатнама суыкларда һәр көнне иртән иртүк торам да, агач башмакны өстерәп, ишегалдына су нәүбәтенә чыгам. Анда иң кимендә бер сәгатьләп көтеп торырга туры килә, чөнки безнең шикеллеләрне иң азаккы чиратка куялар. (Мәдрәсәнең үзендә дә, аңа якын-тирәдә дә кое булмаганлыктан, суны читтән китертәләр иде.)

Су нәүбәтеннән кергәч, олы агайларга юыну өчен аларның комганнарына су салам да, чыра әзерләп, самавыр куярга чыгып китәм. Мәдрәсәдә җылы ашханә, кухня кебек нәрсә булмаганлыктан, чәйне дә тышта кайната, ашны да тышта аш самавырына күмер ягып пешерә торган идек.

Агайларны чәй эчереп, бүлмәне җыештырганнан соң, башка зур шәкертләрнең һәм хәлфәләрнең йомышларына – базарга, кибетләргә йөгерәм. Андый йомышлар шактый күп була. Син тыңларга, сүзсез баш иеп чабарга тиеш.

Синең шушы бурычларны үтәвең уку эшенә зарар итмәгән шикелле, уку эше дә шул бурычларны үтәүгә комачаулык ясамый. Чөнки кәгазьгә язылмаган, ләкин гадәткә нык кереп киткән «программа» да болай куелган: һәрбер шәкерт иң кечкенәсеннән башлап иң зурысына чаклы ел буена тик бер китап укый. Шуны укып чыккан шәкерт «уку программа» сын үтәгән була. Шуның өчен укучыдан «син ничәнче сыйныфта укыйсың?» дип сорау урынына «нинди китап укыйсың?» дип кенә сорыйлар. Сыйныф бүлмәсе дигән нәрсә юк. Ә инде ул китапта теге дөньяда янып торган җәһәннәм өстендәге кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күперен үтү өчен бу дөньяда нишләргә кирәклегенә чаклы язылган була.

Уку вакытлары да сәгатьләп-нитеп билгеләнмәгән. Сине укытучы хәлфәнең кәефенә карап йөри. Хәлфәнең кәефенә туры килсә, ул көн саен бер тапкыр үзе теләгән вакытта чакырып алып сиңа сабак бирә. Кәефенә туры килмәсә, ике көнгә, өч көнгә бер чакыра. Шунлыктан уку эшләре алай күп вакыт алмый.

Мондагы шәкертләр уку дәрәҗәсе ягыннан өч төрлегә бүленә.

Беренчесе – мантыйк (логика) фәненең башлангыч китабы «Исагуҗи» га төшкәнгә кадәр укучылар – безнең шикелле сикытлар[1]1
  Сикыт (гар.) – житлекмәгән бала. Монда «акыл, белем ягыннан җитлекмәгән» мәгънәсендә – З. Б.


[Закрыть]
. Бу дәрәҗәне алу өчен иң кимендә җиде-сигез ел укып, гарәп теленең грамматикасын үтәргә кирәк.

Икенчесе – гарәп теле грамматикасын үтеп, «Исагуҗи» га төшеп, ханлык[2]2
  Хан – фарсы сүзе, «укучы» мәгънәсендә


[Закрыть]
дәрәҗәсенә күчү. Ул чагында инде андый шәкертне, укый торган китабының исеменә бәйләп «исагуҗихан», «шәмсияхан» дип йөртәләр. Бу дәрәҗәне үтү өчен алты елда алты китап укырга кирәк.

Әнә шул алты елда алты китапны укып үткәч, шәкерт укуның иң соңгы китабы булган «Мулла Җәлал» дигән китапка төшә һәм «пишкадәм» дигән исемне ала. Бу исемне алган шәкерт, гәрчә аның белеме ике бозауга кибәк аерырга ярарлык булмаса да, галимлекнең иң соңгы дәрәҗәсенә җиткән санала, безнең ишеләрне теләгән йомышына кушарга, теләгәнчә суктырырга хаклы.

Безнең авыл шактый зур. Аның чаклы башка татар авылларында өч-дүрт мәчет, һәрбер мәчеттә ике мулла, бер мәзин булса, безнең авылда бар булганы ике мәчет, мәчет саен бер генә мулла, чөнки авылны үз кулында тоткан Шәкүр карак белән шәкүрчеләр яңа мәчет салуга да, мулла куюга да рөхсәт итмиләр. Авылда мәчет салу, мәктәп ачу мулла-мәзин кую, староста сайлау, җир бүлү, йорт урыннарын билгеләү кебек җәмәгать эшләренең һәммәсе дә алар теләгән тәртип буенча йөртелә. Минем әтинең атасы Таҗи бабай белән Шәкүр каракның анасы бертуган булганлыктан, искә алынган мәсьәләләрдә алар бергәләп план төзи. Әнә шул план буенча, озакламый минем агам Габдрахман әти янына мулла булырга һәм, әти үлгәч, бөтенләй хуҗа булып калырга тиеш. Шәкүрнең миннән бер яшькә кече кызы бар. Ул үсеп, мин пишкадәмлек дәрәҗәсенә ирешкәч, авылга өченче мәчет салынып, мин шунда мулла һәм Шәкүргә кияү булачакмын икән.

Моны бөтен авыл халкы да белә. Шуның өчен картлар белән карчыклар урамда очрап калганда, абзыйның аркасыннан сөеп:

– Алла боерса, әтиең урынына мулла булырсың, – диләр, ә миңа:

– Гыйсмиләр мулласы булырсың! – диләр. Ягъни безнең балалар өчен салынасы мәчет мулласы дигән сүз була инде бу.

Һәрбер атна-җомга көндә зур әнкәйнең китап сөйләгәнен тыңлар өчен безнең өйгә илле-алтмышлап хатын-кыз җыела. Зуррак бәйрәмнәр алдыннан аларның саннары йөздән дә ашып китә торган иде. Һәммәсе дә сәдака китерә, кайсы бер савыт он, кайсы ярма, күбрәге пешкән икмәк алып килә иде.

Әти безне Буага укырга җибәргән чагында, зур арбага турпыша җәя дә шунда түбәләмә иттереп әлеге сәдакага җыелган икмәкләрне төйи, һәм без шуларны алып китәбез. Аларны мәдрәсәнең салкын базындагы такта сандыкка төяп куябыз да, кирәк саен алып менеп, мич куышында җылытып ашыйбыз. Менә бу инде мәдрәсәдә ашала торган төп азык!

Әмма күпләр үзләре теләгәнчә туйганчы ашый алмый, чөнки андый икмәкләр аз килә, шунлыктан ярым ач хәлдә яшәүчеләр байтак була торган иде.

Безнең әти кирәк-яраклар, чәй-шикәр алу өчен акча җибәрүдә дә алай бик үк саран түгел. Ай саен бер сум килеп кенә тора. Шуңа күрә дә безнең шикәрсез чәй эчкән чаклар бик сирәк була иде. Шулай да иске ак чәйнек капкачының төймәсен һәрвакыт өстәл тартмасында саклыйбыз; шикәр булмаган чакларда, читтән караган шәкертләр шикәрсез чәй эчәләр икән дип әйтмәсен өчен, әлеге чәйнек капкачының төймәсен тешкә кагып алабыз.

Атнага бер тапкыр шулпалы аш пешереп ашаган шәкерт бай шәкертләрдән санала. Ул яктан без дә артта бармый идек. Хәтта атнасына икешәр тапкыр пешергән чаклар да булды.

Аш пешерүне шулай оештырасың: өч кеше өчәр тиеннән акча салыша да, шуның биш тиененә ит, өч тиененә он, бер тиененә борыч, суган, тоз, бәрәңге ала. Мәдрәсәгә каршы гына әнә шуларны бер ашлык итеп әзерләп, кәгазь капчыкка салып куйган аерым бер кибет тә бар иде. Шунда барып, әлеге тугыз тиенне кибет хуҗасы алдына куясың да:

– Бер ашлык, – дисең.

Ул кәгазь капчыкны алып кына бирә.

Чәйне дә күмер белән кайнатып, ашны да күмер ягып пешергәнлектән, мәдрәсәдә күмер иң кыйммәтле нәрсәдән санала иде. Һәр бүлмәдә торган шәкертләр, атна саен (җомга – базар көне) үзара салышып, алты йә сигез тиенлек күмер алып куялар. Мәдрәсәнең идәне ике катлы булганлыктан, ул күмерләр ике идән арасына яшерелә. Ләкин күп кенә шәкертләрнең алган күмере атна буена җитми. Шунлыктан атнаның соңгы көннәрендә бер-береңнең күмерен чәлдерү ул артык гаепле бер эштән саналмый, тик аны осталык белән, сиздерми генә эшли белергә кирәк!

Менә бу эштә мин уңмаганрак, шунлыктан күп вакыт агаларымнан шелтә ала идем. Күмер чәлдерү эше дә, билгеле, башка йомышлар кебек үк, безнең шикелле сикытларга йөкләтелә. Шунлыктан мин, шәкертләр ятып йоклагач, ике идән астына төшәм дә, күкрәгем белән шуышып, башкаларның күмерләрен капшап йөрим. Менә шулай йөргәндә, маңгайны кабарткан чаклар да аз булмый. Ләкин андый минем кебек үк «караклар» белән сөзешеп маңгай кабарту тик шома эшли алмау ягыннан гаеп һәм көлке генә санала иде.

Шәкертләр синең кабарынган маңгаеңа карый да:

– Сак йөриләр аны, пешкән шалкан! – дип көләләр.

Берәү дә сине карак дип мыскылламый да, оялтмый да.

Менә шуның өчен дә бер Буа шәһәрендә генә түгел, шундый мәдрәсәләр тоткан Казан шикелле башка шәһәрләрдә дә чухурлар (мещаннар) шәкертләрне «күмер карагы» дип кенә йөртә, кайчакларны «әш-шифырты вәл-күмер» дип тә җибәрә торганнар иде. Монысы инде «шәкерт белән күмер бер-берсенә тиң, бәяләре, кадерләре бер» дигән мәгънәдә әйтелә.

Безнең ише шәкертләр әнә шундый бурычларын үтәгәннән калган вакытларын күбрәк җәмәгать сәкесендә үткәрә.

Нәрсә соң ул җәмәгать сәкесе?

Мәдрәсәнең тышкы ишегеннән кергәч тә, иң элек идәне түбәнрәк булган иркен генә бер урынга-җиргә туктыйсың да, аяк киемеңне – күбесенчә агач башмакны – шунда салып, аны кулыңа тоткан килеш үзең торган бүлмәгә алып китәсең. Әнә шул ел буенча бервакытта юылмый, кырылмый торган, кул яссысыдай балчык каткан урынны мәдрәсә телендә «әчелек» дип йөртәләр. Аннан соң инде идәне калкурак булган әлеге җәмәгать сәкесенә аяк басасың. Җәмәгать сәкесе дип һәрьяктан вак бүлмәләр әйләндереп алган урталыкка әйтелә. Бу бүлмәләрнең бик азы гына такта белән, калганнары чаршау белән бүленгән була. Аларда ханнар белән пишкадәмнәр, шулай ук аларга туган, кардәш булган безнең шикелле кайбер сикытлар да тора. Зурлар белән бәйләнеше булмаган сикытларның күбесе (әгәр дә ул бай баласы булмаса) шул җәмәгать сәкесендә яши. Мәдрәсәдә торып укымаган шәһәр балалары да һәр көнне иртә белән килеп, әнә шунда хәлфәләре дәрескә-сабакка чакырганны көтеп утыра. Безнең шикелле бүлмәләрдә яшәүчеләр дә, бурычларын үтәгәннән соң, шунда ук чыгып утыра, шәһәрдән килгән шәкертләр белән сабак өйрәнә, әкиятләр сөйли, табышмаклар әйтешә, китаплар укый, зурларга сиздермәслек рәвештә генә шаярып та ала.

Мин шушы мәдрәсәдә дүрт ел яшәп тә, үземнең генә түгел, башка шәкертләрнең дә, ел әйләнәсенә бер тапкыр булсын, мунчага барып юынганнарын белмим. Әмма әле дә булса шунысына гаҗәпләнәм: шулай булуына да карамастан, анда бет дигән нәрсәнең заты да булмый торган иде. Ә кандала дигәне инде шәкертләргә күмер шикелле үк тиңдәш иде. Менә шуңа күрәдер, ахрысы, әнием, мәдрәсәгә киткән чакта, безгә калын кара киндер яисә алачадан тегелгән күлмәк кидереп җибәрә. Бу күлмәк исә – кандалага каршы көрәшнең иң көчле һәм бердәнбер коралы. Мин, кандала чеметә башлау белән, күлмәкнең ике җиңе очыннан тотам да, басып кына, тәнне ышкып алам: кандалалар четер-четер килә…

Менә шул рәвешчә татар халкы өчен «мәдәният җитәкчеләре» әзерли торган шундый мәдрәсәдә дүрт ел яшәдем мин. Мин – сикыт, мин – сәхрә, мин – бернәрсә дә аңламый торган «маңка савыты», мин – кулыннан берни килми торган күмер карагы – «шифырт»!

Әйләнә-тирә, ата-ана, гаилә тәрбиясе минем үземә дә шундый караш, шундый ышанычны биргән:

– Язмыш, Алла тәкъдире мине шулай булырга, һәммәсенә дә баш ияргә, барысына да чыдарга, күнегергә кушкан!

Ләкин шул ук вакытта бу кимсетелү, кыерсытылулар һәм эт урынына йомышка чабулар, азлап-азлап кына булса да синең яшь йөрәгеңә шушы тормыштан тую, кемгәдер нәрсә өчендер нәфрәт тойгыларын кузгата, кемнәндер, нәрсә өчендер үч алу кирәклеген сизү орлыкларын салалар.

Шуның өстенә безнең гаилә тормышы да искиткеч күңелсез, эчпошыргыч бер хәлдә иде. Кайткан чагында туктаусыз дәвам иткән җәнҗал, талаш, кычкырыштан башканы күрмисең.

Әтинең ике хатыны, ике хатынга ике оя баласы бар. Ул оялар да, юри шулай эшләнгән шикелле, бер-берсенә капма-каршы: зур әнкәйнең балалары һәммәсе дә кызлар. Ә минем әнинең зур балалары һәммәсе дә малайлар. Йорт эчендәге бөтен талаш-кычкырышның да төп сәбәбе әнә шунда.

Карт әни яки зур әнкәй минем әнинең ир балаларыннан көнләшә, аларның әтидән соң михрап иясе булып калуларын теләми. Шуның өчен дә аларны ничек кенә булса да читләтү, рәтсез бер хәлгә кую хәйләсен, юлын эзли. Аларны үзара һәм алар белән ата арасын бозыштырырга тырыша.

Минем әнием исә үзен әнә шул михрап иясе булачак ир балаларның анасы санап кукраерга тели, һәрбер эштә үз балаларын өстен куярга маташа.

Әти – чиксез коры табигатьле, үзсүзле, үз-үзенә исе китүчән, йортта ирке чикләнмәгән хуҗа булганлыгын нык күрсәтүчән бер кеше. Аныңча, йортта бер генә кеше дә аның бер генә теләгенә дә, бер генә сүзенә дә каршы килергә тиеш түгел!.. Аңа ошамаган кечкенә генә сүз дә аны тәмам җенләндерә, серкәсе су күтәрми.

Әнә шуны бик яхшы аңлаган зур әнкәй искитмәле осталык, хәйлә һәм астыртынлык белән хәрәкәт итә, ялагайлана белүе аркасында, үз гаебен дә сылап-сыйпап, яшереп калдыра ала.

Минем әнием, саф-пакь йөрәкле, артык дәрәҗәдә садә күңелле булуы аркасында, андый сылау-сыйпау, хәйлә, ялагайлану дигән нәрсәне белми. Үзе дөрес дип тапкан фикерен, сүзен ачыктан-ачык шап иттереп әйтә дә сала. Менә шуның өчен дә талаш вакытларында тукмак күбрәк аңа төшә. Әнигә төшкән бу тукмаклар аны нык яраткан, хөрмәт иткән миңа шулкадәр каты тәэсир итә, шул чагында мин, әгәр кулымнан килсә, бөтен дөньясына ут төртеп, әкиятләрдә сөйләнә торган Каф тавы артына китәрдәй була идем.

Менә шундый күңелсез, эчпошыргыч, ачу-нәфрәт тудыручы тормыш өстенә минем эшкә җигелүем дә, мәдрәсәдә булган газаплардан артык булмаса, бер дә ким түгел.

Минем агам – әнинең зур улы Габдрахман – тиз генә пишкадәмлеккә аяк басып, авыл мулласы, әни әйтмешли, «алтын багана» лык урынын аласы булганлыктан, ул ел буена диярлек мәдрәсәдә кала, авылга кайтмый. Кыр эшләре кызган чакларда гына кайтып, берәр ай эшләштереп китә. Әнинең миннән соңгы балалары һәммәсе дә ваклар. Зур әнкәйнең кызлары буй җиткән булса да, җитмәсә, тагын мулла кызлары, затлы сөякләр. Алар күбесенчә өй эчендә киндер, сөлге, җәймә сугып, күлмәк тегеп, түбәтәй сырып, барасы кияүгә придан әзерләргә тиешләр. Шулай булгач, аларны вак-төяк эшләргә, йомышка йөртеп тә, ыржыктай ялчы-хезмәтче белән кыр, урман эшләренә дә җибәреп булмый!..

Шуңа күрә дә, яз җитеп, май ае кергәч тә, мине өйгә – эшкә кайтаралар. Язгы сабан сөрү, бәрәңге утырту, каты сука, печән җыю, урак уру, иген сугу, урман кисеп утын ташу кебек эшләрнең һәммәсендә дә мин хезмәтче белән тиң. Шуның өстенә мин терлекләрне көтүгә йөртәм, каз, үрдәк, тавыкларны карыйм, аларга болыннан әрекмән яфраклары, кузгалаклар алып кайтып, тапап ашатам, әнинең бәбиләрен карыйм, каршыбыздагы Тутый кош елгасына төшеп, аларның пычрак чүпрәкләрен юам. Апаларым киндер, сөлге, җәймә кебек нәрсәләр тукыган чакларда, иртә таңнан торып, аларга шүре ясыйм, җеп катам, уратнадан[3]3
  Уратна (уратма) – киләп агачы.


[Закрыть]
җеп чорныйм. Шулай да мин апаларыма бик үк рәнҗүле түгелмен. Алар минем бу хезмәтләремне бөтенләй үк җилгә чыгарып ташламый: Сабан туйларында, суган кабыгы белән кайнатып, бер-икене генә булса да йомырка кызартып бирәләр; бәйрәм көннәрендә көнбагыш, прәннек кебек нәрсәләр алу өчен ике-өч тиен генә булса да, алардан акча да эләгә. Миңа дип, бәйрәм көннәрендә генә кияр өчен ак ситсыдан күлмәк теккән чакта да аның якасын бормалап-бормалап, кызыл, яшел җепләр белән кайыйлар. Мин шулар белән юанып, бигрәк тә кечкенә апамны яратуыма бирелеп, күп вакытларны өйдәге күңелсезлекләрне, авырлыкларны да онытып йөрим…


Страницы книги >> 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 4.6 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации