Электронная библиотека » Амирхан Еники » » онлайн чтение - страница 12

Текст книги "Әсәрләр. 2 том"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:40


Автор книги: Амирхан Еники


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 12 (всего у книги 45 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +
XIV

Бу соңгы атнада Зөфәргә вакыйгаларның төрлесен – кечкенәсен-зурысын, күңеллесен-ямьсезен кичерергә туры килде. Тор– мыш шулай бит ул, кайчак тыныч кына аккан җиреннән бусагалар өстенә барып менгәндәй бәргәләнеп-суккаланып каядыр ашыга башлый. Һәм күпмедер ара котырып чапканнан соң, яңадан иске юлына төшеп, элеккечә тыныч-салмак кына агарга тотына… Тормыш шуның белән кызыклы да ул!

…Беркөнне Зөфәр өенә кайтып керсә, коридорда сеңлесе Хөршид елап утыра. Бу ни хәл?.. Хөршиднең болай елавын аңа бик сирәк күрергә туры килә иде.

– Ни булды сиңа? – диде Зөфәр, аның янына тукталып.

Хөршид дәшмәде, тик арык иңбашларын калтыратып елавын гына белде.

– Ник дәшмисең? Берәр җирең авыртамы, әллә берәрсе тидеме, йә?

Кыз, абыйсының соңгы сүзләрен ишеткәч, тагы да катырак еларга тотынды. Зөфәр аның өстенә бераз карап торды, иелеп башыннан сыйпамакчы булды, ләкин кыз, «тимә!» дигәндәй, кисәк кенә иңбашын сикертеп куйды.

– Менә юләр! – диде Зөфәр, аптырагач, аннары өйгә кереп китте.

Өйдә Таибә абыстай да кемгәдер нәрсә өчендер бик хәтере калгандай турсаеп, сөремен коеп йөри иде.

– Хөршидкә ни булган, ник елый? – диде Зөфәр, керү белән.

– Ахмак булганга күрә! – диде Таибә абыстай, кырт кисеп кенә.

– Юк, шулай да?

Зөфәрнең басып соравына абыстайның ачуы килде булса кирәк, бераз дәшми йөрде, аннары, гасабилануын яшерә алмыйча, өзеп-өзеп кенә сөйләп бирде. Эш болай булган икән: Хөршид янына әлеге шул күршедәге инвалид кызы Люся кергән. Ахирәт, янәсе!.. Китапларына төртелеп кенә утырсалар бер хәер иде, юк, утыралармы соң! Безнең Хөршид, тиле, йокы бүлмәсенә тегене алып кергән дә, зур шифоньерны ачып, кием-салымнарын күрсәтә башлаган. Бер дә киелмәгән өр-яңа туфлиләрен Люсяның тузанлы аякларына кидереп караган… Моны күреп алгач, Таибә абыстай түзмәгән инде, орышып, бүлмәдән куып чыгарган үзләрен… Шулай итмичә ярыймы соң!.. Ә теге пумала баш Люся, үзенә күрә түгел, чынлап үпкәләгән булып, бөтенләй үк чыгып киткән… Китсен, алдыннан арты чибәррәк!.. Ә безнең Хөршид шуңа җенләнеп, әнә баядан бирле коридорда елап утыра. Җитмәсә, әнисенә авыр, каты сүзләр әйтеп бетергән: имештер, бездән кешеләр кача, безгә берәү дә керми, имеш, аңа бу өйдә ямь дә юк, кызык та юк, имеш, без аңардан иптәшләрен качырып бетерәбез… Кара син аны, явызны, бөтенләй шайтан коткысына бирелеп бара бит!

– Их, әни, ялгыш эшләгәнсең, ялгыш! – диде Зөфәр, чын-чыннан ачынып.

Таибә абыстайның гаҗәпләнүдән күзләре түгәрәкләнеп китте:

– Ничек инде ул ялгыш? Нәрсәсе ялгыш? Өеңне актарсалар да дәшми торыргамыни?

– Юк, ипләп кенә кирәк иде, каты бәрелмичә генә…

– Ярар, янарал кызы түгел әле, – диде Таибә абыстай, нәфрәт белән кулын селтәп. – Олы башым белән шул өтекнең хәтерен саклап торыйм, ди, тагын…

– Эх, аңламыйсың, әни!

– Аңламыйсың? Ачуыңнан үләрсең! Син бик аңласаң, әнә сеңлеңә нык кына әйтеп куй: җыен ач күзгә, юмартланып, эчке дөньясын ачарга тормасын. Өйнең серен саклый белсен. Бездә ни булмас. Болай да көнчеләрдән көн юк.

– Менә шуңа күрә дә кеше белән сак булырга кирәк, әни! – диде Зөфәр, ничек тә сабырлыгын җуймаска тырышып. – Без – бу урында яңа кешеләр, барысы да безгә сынап карыйлар, шулай булгач, күршеләргә ачыграк, йомшаграк тору безнең үзебез өчен кирәк ләбаса!

– Һай, син бик акыллысың инде, үтә акыллысың! Әниеңне генә өйрәтәсең калды… Әниең бит кеше дә күрмәгән, күршеләр белән дә яшәмәгән! Вәт син, ә!.. Кем өчен диген, бер исерекнең ыштансыз кызчыгы өчен бит, Ярабби!

Таибә абыстай бу сүзләрен чын рәнҗү белән ярсып әйтеп ташлады. Зөфәргә моны ишетү бик авыр булды… Кайтарып, аның үзе төсле каты итеп җавап бирергә уйлаган иде дә, ничектер тыелып калды: әни бит! Һәм кисәк кенә борылды да үз бүлмәсенә кереп китте.

Озак тынычлана алмады ул, бүлмәсендә ишекле-түрле һаман йөреп торды. Кирәк бит, кайтып керүенә шундый мәгънәсез скандал!.. Әнисенә дә, сеңлесенә дә аның чынлап ачуы килде… Дөрес, әнисе үзенчә хаклы да иде: өйдә ул хуҗа, ул монда күз-колак булырга, үзе әйтмешли, өйнең серен сакларга тиеш. Инде олы кеше теге юньсез кызларга катырак әйткән икән, бик дөрес эшләгән дип акларга да мөмкин булыр иде. Ләкин бөтен бәла шунда: әнисе бер хакыйкатьне – күршеләрнең аларга никадәр кырын карауларын аңлап җиткерми. Ә сеңлесе менә, яшь кенә булса да, ничектер шуны йөрәге белән сизгән. Һәм нинди сүзләр әйтеп ташлаган ул!.. Бу – бик хәтәр, бик шомлы нәрсә бит. Бу – семьяның үз эчендә фаҗигале каршылык бөреләнеп килә дигән сүз бит! Ничек итеп моны күрмәскә яки моңа игътибар итмәскә мөмкин, ди?

Зөфәргә бу хәлнең сәбәбе ачык. Ул үзе дә яңа күршеләрнең (искеләрен әйткән дә юк!) аларга ничегрәк карауларын тиресе белән дигәндәй сизеп йөри. Әнә шул үпкәләп чыгып киткән кызның әтисен генә искә төшерү дә җитә. Зөфәр белә аны, эшкә барышлый яки кайтышлый еш кына очрата үзен… Әйе, сугыштан кайткан инвалид ул, бот төбеннән бер аягы юк, култык таякларында йөри. Әйе, бик эчә булса кирәк, чөнки бите-күзе аның һәрвакытта кызарып шешенгән була… Менә шул кеше аңа, Зөфәргә, ничегрәк карый?.. Дөрес, Зөфәр очрашканда үзе башлап аның белән исәнләшә, һәм инвалид беркайчан да аның сәламен алмыйча калмый. Әмма шул чагында Зөфәр инвалидның юри кыса төшеп караган боздай салкын, тонык күзләрендә нәрсә күрә? Бары бер генә нәрсә: нәфрәт, ачу, усаллык – гүя никадәр дошман итеп каравын яшерергә дә теләми… Тагын шунысы гаҗәп: кайчагында ул, исерек баштан ялагайланасы килепме, Зөфәрнең исәнләшүенә каршы түбәнчелек белән баш иеп, җәелеп елмайган да була, ләкин барыбер күзләрендәге усаллык сүнми, ә елмаю ничектер зәһәрле килеп чыга… Һәм Зөфәр мондый чакта, аеруча бер чиркану, шомлану тоеп, аның яныннан тизрәк узып китәргә ашыга.

Әлбәттә, ул – Хөршид түгел, инвалидның ни өчен алай каравын бик яхшы аңлап тора. Бер хакыйкать бар: дөньяда кешеләрнең тормышлары да, язмышлары да бертигез түгел. Шулай булып килгән һәм хәзергә шулай бара әле ул. Ләкин, гафу итегез, моңа ул, Зөфәр Сабитов, гаеплемени?

Шуңа күрә Зөфәр һәртөрле көнче, усал карашларга игътибар итмәскә, намусын тыныч тотарга тырыша. Әмма җиңел түгел бу… Кайчагында кешеләрнең кырын карашлары аны борчый, аны шомландыра. Менә ни өчен ул өйдәгеләрдән дә сак булуны таләп итә.

Бервакытны кемдер аңа, казларны котыртмаска кирәк, дип әйткән иде. Бик дөрес сүз! Әйе, «казлар»ны котыртырга ярамый.

Ул көнне Зөфәр әнисе белән дә, сеңлесе белән дә бүтән сөйләшмәде. Кичкырын, кәеф бераз төзәлмәсме дип, кинога барып кайтты. Иртә ятып йоклады, иртә генә торып эшенә китте.

Кабинетына барып утыргач та, аңа сәүдә министрының урынбасары Әхмәтҗанов шалтыратты. Зур начальникның сүзе кыска булды: бүген үк үз янына килеп чыгарга кушты, сезнең белән бер җитди мәсьәлә турында сөйләшәсе бар, диде, ләкин нинди мәсьәлә икәнен әйтеп тормады.

Сәгать уникеләрдән соң Зөфәр министрлыкка китте. Юл буенча, нәрсә хакында булыр икән бу җитди сүз, дип уйланып барды. Азрак кына борчылып та куйды, гадәттә бит, начальник кеше күбрәк йә наказ, йә шелтә бирер өчен чакыра. Алай дисәң, Әхмәтҗановның аңа, ОРС системасында эшләүчегә, нинди мөнәсәбәте бар?

Зөфәр министр урынбасарын танып күреп белсә дә, моңарчы якыннан очрашырга да, сөйләшергә дә туры килгәне юк иде әле. Ниндирәк кешедер инде. Хәер, аның кул астында эшләүчеләрнең әйтүенә караганда, ул болай «ярыйсы гына мужик», имеш! Фәлән фәләновичның көенә тора белсәң, ничего, эшләргә була, дип әйтәләр. Күбрәк ул акыл сатарга, вәгазьләргә ярата икән. Ләкин югарыдан үзен кыса башласалар, бик усалланып китә торган гадәте дә бар икән.

Фәлән фәләнович. Тукта, Зөфәр бит аның исем-отчествосын да ишетеп белә иде. Ничек кенә соң әле, аты коргыры?.. Әһә, тапты: Вилдан… Вилдан… Гыйльманович!.. Хуш, Вилдан абзый Гыйльманович, нимә турында гына гәп корырсың икән?

Әхмәтҗанов – тәбәнәк, юан гәүдәсенә кайтарма якалы күк гимнастёрка киеп, салына төшкән корсагын киң каеш белән күтәреп буган, сакал-мыексыз, итләч битле, олы гына яшьтәге кеше – Зөфәрне ачык йөз белән каршы алды:

– Хуш киләсез, иптәш Сабитов! – диде ул, зур өстәл артыннан торып, һәм, кул биреп күрешкәч, урын тәкъдим итте: – Утырыгыз!

Зөфәр шунда ук уйлап алды, болай булгач, сүз күңелсездән булмаска тиеш.

– Йә, саулык-тазалык, эшләр-уңышлар ничегрәк соң, иптәш Сабитов? – диде Әхмәтҗанов, елмая төшеп.

– Рәхмәт, Вилдан Гыйльманович! – диде Зөфәр, беренче сүзеннән үк үзен ничектер иркен, кыю хис итеп. – Хәзергә зарланырлык түгел.

– Сәүдәләр барамы?

– Бара, әйбәт бара!

– Шулайдыр шул. Завод ОРСына фондны күп бирәләр, товар булгач, сәүдә бара инде ул.

– Дөрес, Вилдан Гыйльманович, безне товар ягыннан алай кысмыйлар, ләкин без үзебез дә тик ятмыйбыз, эзлибез, табабыз, кыскасы, завод халкын ничек тә яхшырак тәэмин итәргә тырышабыз.

– Ә сез беләсезме, – диде Әхмәтҗанов, чак кына пауза ясап, – завод ОРСлары бетәчәк бит.

Зөфәр өчен бу өр-яңа бер хәбәр иде, ләкин ул, сыңар кашын да селкетмичә, гамьсез генә әйтте:

– Ишеттек, шундый сүз йөри, только тиз булмас әле ул. Без, мәсәлән, алдагы елда товар оборотын ике тапкыр арттырырга уйлап торабыз…

– Юк, тиз булачак. Мин моны сезгә бик белеп әйтәм, иптәш Сабитов… Бөтен сәүдә хәзер үзенең төп хуҗасына – Сәүдә министерствосына күчәчәк. Шулай ул! ОРСлар сугыш шартларында кирәк иде, ә хәзер нигә алар?.. Сату итү заводлар эше түгел, безнең эш ул! Хөкүмәт бу мәсьәләне бик белеп, бик дөрес хәл итә.

– Бәхәсләшмим, Вилдан абзый! – диде Зөфәр. – Хөкүмәт, әлбәттә, дөрес хәл итәр.

Бу юлы инде Әхмәтҗанов бик канәгатьләнеп елмайды:

– Менә шул-шул! Анда, брат, мудрый башлар утыра! – Һәм шунда ук җитди кыяфәткә кереп, кисәк кенә сорады: – Ә беләсезме, мин сезне ни өчен чакырдым?

– Юк, Вилдан Гыйльманович, белмим…

Әхмәтҗанов беравык Зөфәргә төбәлеп карап торды, аннары креслосының аркасына ята төште, учы белән өстәленә бер-ике тапкыр суккалап алды.

– Эш менә болай тора, иптәш Сабитов! – диде ул, ашыкмыйча гына сүзен башлап. – Без тиздән шәһәрдә зур универмаг ачабыз. Центрда, элекке люкс бинасында, хәзер аны оборудовать итеп яталар… елына өч йөз миллион сум оборот белән, сизәсеңме?.. Бу әле башта гына, тора-бара ул миллиардка да җитәр. Совет сәүдәсенә хәзер киң юл ачыла, ә товар булачак. Моңарчы корал эшләгән заводлар да мирный продукциягә күчәләр. Кыскасы, перспектива бик шәп!..

…Без менә хәзер шул ачылачак магазинга кадрлар җыябыз. Иң яхшыларын, честныйларын, культурныйларын… Кеше күп кирәк. Универмаг – үзе бер комбинат бит ул, ә киләчәктә төрле җирдә аның филиалларын ачу да күздә тотыла. Менә шундый зур сәүдәне культурный итеп, бай итеп оештыра белүче бер специалист, икенче төрле әйткәндә, коммерческий директор кирәк булачак безгә. Да. Без монда һәм тагын кайбер җирләрдә уйлашып киңәшкәннән соң, сезнең кандидатурага тукталдык. Деловой качестволарыгызны без беләбез. Сезнең специальный образованиегез дә бар бит, шулаймы?

– Әйе, бар.

– Бик яхшы. Безгә шундый кеше кирәк тә… Хуш, әгәр без сезне шул булачак универмагка коммерческий директор итеп чакырсак, ни диярсез? Условиесе начар түгел, төп оклад ике мең ике йөз сум. Шуның өстенә тагын премиальный… Йә, ничек карыйсыз бу тәкъдимгә?

Зөфәр бик тыныч утырды, дулкынлануын берничек тә сиздермәде һәм җавап бирергә дә ашыкмады. Бары кирәк кадәр уйланып торганнан соң гына, дәрәҗәсен саклап, әдәп белән:

– Рәхмәт тәкъдимегез өчен, Вилдан Гыйльманович! – диде. – Сез миңа зур честь ясадыгыз! Ләкин, беләсезме, мин урыннан урынга күчеп йөрергә яратмыйм. ОРСтагы эшемнән канәгатьмен, күптән эшлим…

– Мин сезгә әйттем ич: ОРСлар бетәчәк!

– Кайчан бетәр бит әле ул. Ә сезгә кеше хәзер үк кирәктер?.. Так что, китим дисәм дә, мине ОРСтан җибәрмәүләре мөмкин.

– Эш бары сезнең теләктән тора. Әгәр риза булсагыз, без сезне аннан ала белербез, борчылмагыз! – диде Әхмәтҗанов, мәгънәле генә итеп.

– Анысына ышанам, ләкин…

– Сез беспартийный бит әле? – диде Әхмәтҗанов, кинәт кенә Зөфәрнең сүзен бүлеп.

– Әйе, беспартийный.

– М-да! – дип куйды Әхмәтҗанов үзалдына гына, аннары, Зөфәргә туры карап, үпкә белдергәнрәк тавыш белән сорады: – Ни өчен моңа кадәр партиягә кермичә тордыгыз?.. Үзегез әйбәт работник, белемегез, развитиегез бар, политиканы аңлыйсыз, күптән керү кирәк иде, туган!

Бу сүзләр Зөфәрнең җан сөяленә барып тигәндәй булды, ләкин ул бер генә хәрәкәт белән дә үзенең читен, авыр хәлен сиздермәде, бары гаепсез генә елмайган булып әйтте:

– Ничектер туры килмәде шул моңарчы, Вилдан абзый! Бик җаваплы эш бит… Әзерлегем җитәрлек түгел дип курыктым инде, дөресен генә әйткәндә…

– Әлбәттә, партиягә керү мәсьәләсенә җиңел карарга ярамый… Достойный булып керергә кирәк… Ну, зарар юк, без сезгә болай да ышанабыз… Йә, ничек соң, мин әйткәнгә ризамы сез?

– Вилдан Гыйльманович, – диде Зөфәр, кулын күкрәгенә куеп, – рөхсәт итегез, сезгә яңадан зур рәхмәт белдерергә, ләкин мин менә хәзер үк бер сүз дә әйтә алмыйм, миңа уйларга кирәк.

– Ярый, уйлагыз… Ләкин, учтите, мин сезгә уйлар өчен вакытны күп бирә алмыйм.

– Шулай да күпме?

– Ну, күп булса, бер атна. Безгә ведущий кадрларны алдан комплектовать итеп куярга кирәк. Ә коммерческий директорның эше, үзегез беләсез, магазин ачылганчы ук башланырга тиеш.

– Аңлыйм… Ярый, Вилдан Гыйльманович, мин сезгә җавапны бер атна эчендә бирермен.

– Бик хуп!

– Тик… бер нәрсәне алдан белергә мөмкин түгелме?

– Именно нәрсәне?

– Универмагның директоры кем булачак? Билгеләндеме әле ул?

– Приказ юк әле, ну билгеләп, согласовать итеп куйган кешебез бар: Комаров Павел Петрович, министерстводан.

– Ә, Комаров… Беләм… Ну, что ж, бик әйбәт.

– Работник ул ярыйсы, энергичный, тырыш, дөрес, күбрәк аппаратта утырган кеше, үзе сату итеп караганы юк әле… Зато сез – специалист, сез сәүдәне яхшы беләсез… Берегездә – җитәкчелек, икенчегездә – коммерция, начар булмас ул!.. Минемчә, сез аның белән килешеп эшли алырсыз.

– Мин, Вилдан Гыйльманович, теләсә кем белән дә эшли алам, – диде Зөфәр, тыйнак кына көлемсерәп. – Рөхсәтме?

– Әйе, пожалысты!

Алар торып кул кысыштылар.

– Мин уңай җавап бирерсез дип ышанам, – диде Әхмәтҗанов, Зөфәрнең кулын аз гына җибәрмичә торып. – Белегез, кеше юктан без сезне чакырмыйбыз, ә деловой качестволарыгыз өчен…

– Аңлыйм, Вилдан абзый, аңлыйм. Рәхмәт!

– Ну, пока, алайса!

– Хушыгыз!

Министрлыктан чыккач, Зөфәр ни өчендер бик кызу атлап бара башлады. Хәтта бераздан үзе дә аптырап: «Тукта, кая бу кадәр чабам соң әле мин?» – дип уйлады һәм… ихтыярсыздан елмаеп куйды. Баксаң, аны эченә сыеша алмаган эчке бер дәрт, рухи күтәренкелек ашыктырып куа икән. Әйе, канатланып очмаслык та түгел шул! Иптәш Әхмәтҗанов, министрның беренче урынбасары, үзе чакырып алып, каршысына утыртып, нинди тәкъдим ясады! Сез – специалист, сез безгә кирәк, рәхим итегез! Беләләр, таныйлар бит, шайтан алгыры!

Ләкин хикмәт анда гына да түгел әле. Тәкъдим ителгән эш үзе аңа, Зөфәргә, бик ошады. Зур универмагта коммерческий директорлык вазифасы – бу аның эше, бу эштә инде ул үзенең сәләтен тагын да шәбрәк күрсәтә алачак. Һәрхәлдә, ОРСның вак точкалары арасында чабып йөрү булмаячак.

Дөресен генә әйткәндә, ОРСта эшләү аны соңгы вакытларда туйдыра да башлаган иде инде. Сугыш елларында завод канаты астында эшләү әйбәт булса да, хәзер кызыгы бетеп бара иде. Әхмәтҗанов әйтмешли, чын сәүдә урынымыни ул? Аннары халкы да бик тынгысыз, бәйләнчек – һәртөрле сүз, шик, гайбәттән башың чыкмый… Әлеге шул дошманың Симаковтан котылыр өчен генә дә әллә кая качарсың… Гомумән, сәүдә работнигына бер урында бик озак утыру, врачлар теле белән әйткәндә, противопоказано ул!

Шуңа күрә Зөфәр, җае туры килсә, берәр сылтау табып, ОРСтан китү турында уйланып та йөри башлаган иде. Һәм менә уйлап таба алмаслык җай үзеннән-үзе килеп тә чыкты. Сылтауны эзләп торасы да юк. Министерство аны үзе ОРСтан бик әйбәт кенә сорап алачак… Әлбәттә, ул Әхмәтҗанов тәкъдименә ике куллап риза. Тик дәрәҗәсен төшермәс өчен генә уйларга вакыт сораган булды. Ә инде Әхмәтҗанов аның җавабын көтәчәк, һичшиксез, көтәчәк!.. Сабитов кебекне тиз генә таба алачак та түгел ул!.. Тукта!..

«…Кем син, Зөфәр, кем?»

Бу ни хикмәт, иң якты хыялларга бирелеп киткән чакта да, шушы сүзләр әллә каян гына аның исенә төшеп, кинәт йөрәген өтеп ала, кәефен боза, дөньясын караңгылатып җибәрә. Ачу китергеч хәл!.. Неужели ул үзенең нинди әйбәт, шәп кеше булуын шул бала табигатьле, наивный хатынга гына аңлата алмас? Юк, булмый, ярамый болай! Ике ара бөтенләй өзелгән чакта да, ул аны тәмам үзенә әсир итеп, үзенең кодрәтенә тәмам ышандырып, гомере буена үкенеп, сагынып яшәрлек хәлдә калдырып аерылырга тиеш!.. Аерылырга? Ә ни өчен аерылырга? Мөмкинме бу, кирәкме бу? Шайтан белсен, нигә ул бары шушы Рәшидә мәсьәләсендә генә катгый бер карарга килә алмыйча йөри торгандыр?!

Ә вакыйгалар, әйткәнебезчә, бер-берсен кысрыклый, ашыктыра башладылар. Озак та үтми, Зөфәр өчен тагын бер мөһим вакыйга булып алды. Эш шунда: Зариф абыйсы аны теге Гамбәр туташ белән таныштыру чарасына чынлап торып керешкән икән. Моның өчен ул тоткан да дүшәмбе көнгә кызның әти-әнисен һәм кызны үзенә кунакка чакырган. Менә шул мәҗлескә Зөфәр дә, билгеле, барырга тиеш. Абзыйның планы болай: башта өлкәннәр үзләре генә киләчәк, ә кыз соңгарак калачак, чөнки йоласы аның шулай икән. Димәк, Зөфәр дә, «эштә тоткарланган» булып, соңгарак калырга тиеш. Менә шулай эшләгәч, ашап-эчеп туйган өлкәннәр алданрак кузгалачак, ә яшьләр, соңрак килү сәбәпле, беразга калып торачаклар.

Зөфәргә абыйсының планы һич тә ошамады. «Шито-крыто» булыр дигән иде ул, ә монда бөтенесе шәрран яра: булачак «кияү»не дә күрсәтү, булачак «килен»не дә карау нәкъ татарча ап-ачык, тупас итеп оештырылган. Башта Зөфәр бу рәвешчә танышуга кул-аягы белән каршы торды. Ләкин аңа: «Эш узган, кунаклар чакырылган, әгәр кыз килеп тә, син килмәсәң, бөтен эш сүтеләчәк», – диделәр. Шуннан соң гына Зөфәр, кулын селтәп, ниһаять, риза булды. Бигрәк тә аны Гамбәр туташның менә болай мәҗлескә килеп, әти-әнисе алдында егет белән танышырга риза булуы гаҗәпләндерде. Ниндирәк туташ икән соң инде ул?!

Дүшәмбе көнне Зөфәр яхшырак киенеп эшенә китте һәм сәгать бишенчеләрдә ОРСтан туры гына абыйларына барды. Өйалдында самавыр яңартып йөргән, бәйрәмчә киенгән, ни– чектер шактый тазарып та, матурланып та киткән Сәкинә җиңгәсе аны өтәләнеп каршы алды:

– Һәй, Зөфәр җаным, килдеңме, әйдә, әйдә… Көтәләр! – диде ул, серле генә итеп.

Зөфәр кепкасын, салып, чөйгә элде, кечкенә тарак белән чәчен тараштырды һәм алгы бүлмәгә таба узды. Тәрәзә төпләре гөлләр белән тулы тәбәнәк-җыйнак кына залның ишегеннән керүгә, Зариф абыйсы аңа каршы урыныннан сикереп торды.

– Ну, туган, саргайттың бит безне, ни булды, нишләп болай соңга калдың? – диде ул, чынлап та көтә-көтә йөдәгән кешедәй.

– Эш бит, абый… Гафу итегез инде! – дигән булды Зөфәр, йомшак кына елмаеп.

– Шулайдыр дип уйлаган идем үзем дә… Синең кебек нәчәлникнең эше бетәме соң?! Әйдә, уз, әнә түрдән!

Зөфәр күрсәткән урынга керергә кыймыйчарак торгач, абыйсы эшне сизеп алды:

– Ә, әйе, ни, Зөфәр, таныш бул: бу, немец әйтмешли, минем белән бер сүстимдә эшләүче Җиһанша абзый була, ә бу аның җәмәгате Мәфтүхә ханым инде…

Камыр ашлары, конфет, печенье, чикләвек, вареньелар белән тулы өстәлнең түр башында икәү янәшә утырган кызыл чырайлы, чал мыеклы, аска таба бөгелеп килгән зур борынлы, чандыр, эре сөякле Җиһанша абзый һәм ап-ак түгәрәк йөзле, май баскан кечкенә күзле, кара бәрхеттән киенгән симез-юан Мәфтүхә ханым белән Зөфәр сузылып кына күреште һәм шуннан соң гына күрсәткән урынга кереп утырды.

Зариф абзый, Зөфәрнең аркасыннан кагып:

– Менә шушы була инде, Җиһанша абзый, минем брат! – диде. – Зөфәр Мөбарәкович Сабитов! Ие, э-э!

Кунаклар башларын кактылар:

– Яхшы, бик әйбәт!

Абыйсының, мал базарында чегәннәргә тай күрсәткәндәй, тәкәллефсез рәвештә аркасыннан кагып, кунакларга тәкъдим итүе Зөфәргә бер дә ошамады, уңайсызланды, һәм ул ирексездән кызарып куйды… Аз гына пауза булып алды.

– Исән-сау, сәламәт кенә йөрисезме? – диде Җиһанша абзый, ниһаять, Зөфәргә дәшеп.

– Рәхмәт! Хәзергә зарланырлык түгел. Ә үзегез?

– Без дә, шөкер, беркөе исән-имин генә йөрибез әле.

Тагын сүз өзелеп калды. Кунакларның дүрт күзе Зөфәрдә иде, шунлыктан ул үзен ничегрәк тотарга да, нәрсәдән сүз башларга да белми иде әле.

Сәкинә җиңгәсе яңадан кайнатып чыгарган самавырын өстәлгә җиңел генә китереп куйды.

– Син, – диде ул иренә, – кунакларны кыста әле, кыста әле, кыста. Үз эшеңне онытып утырма. Ягез әле, кунаклар, рәхим итегез әле яңа чәйдән.

– Булган иде инде безгә, – диде Мәфтүхә ханым, гүя кыстатыр өчен генә.

– Эчәрсез әле, эчәрсез, менә яңа килгән кунак белән бергәләп.

– Яңа килгән кунакка син аш-суыңны тизрәк китер, – диде Зариф абзый. – Коры чәй белән генә туйдырып булмас аны, хе-хе-хе!

– Ашыкма, һәрнәрсәнең үз җае бар. Берәр чәшкә эчә торсын… Нишләптер менә Гамбәр туташ бик соңлады.

– Әйттем мин Мәфтүхә ханымга, үзегездән калдырмагыз, дидем.

Мәфтүхә ханым, бер дә сер сынатмыйча һәм Зөфәрдән күзен алмыйча, төче генә елмаеп:

– Гамбәргә ахирәте килеп калды шул, – диде. – Ташлап китәргә яхшысынмады инде… Ахирәте белән бит алар парлап, дүрт кулдан пианинода уйныйлар. Музыка булса, ипи дә кирәкми инде безнең Гамбәргә… Бәлки, килеп тә җитәр әле.

Зариф абзый кунакларның чынаякларына куе итеп чәй ясады, рәхим итегез, диде, өстәлдәге сыйларның әле берсенә, әле икенчесенә кулы белән ишарәләп күрсәтте. Кунаклар, рәхмәт әйтеп, чынаякларын алдылар, балкашык белән генә чәйләрен капкаладылар. Күрәсең, алар, чынлап та, туйганнар иде инде… Аннары Зөфәрдән сүз көтәләр иде шикелле. Ләкин Зөфәр, авызына йозак салынгандай, һаман телгә килә алмыйча, бары тыштан ничек тә бәйсез тынычлык саклап, кашыгы белән чәен болгаткалап, тик кенә утыра бирде.

Ахырда Зариф абзый, ниндидер өзелгән сүзне ялгап җибәргәндәй, кинәт кенә:

– Ну бу Американы, мин әйтәм, баеп калды да соң, каһәр! – диде. – Башта сугыш буена безгә сатып ятты, хәзер Германга сата башлар, йөртә белә эшне үзе дә! Бездән күп көчледер инде ул хәзер, ә Зөфәр?

Зөфәр, таптың сорар нәрсә дигәндәй, кашын җыерды һәм иренеп кенә җавап бирде:

– Бәлки, хәзерге вакытта шулайдыр да… Сугыштан имгәнеп калмады бит ул. Ләкин байлык бездә дә бар, хәтта артыгы белән.

– Ә син җир-суның күплеген әйтәсең инде, беләм! Ул бит әле мёртвый капитал, ә тегенең бөтенесе худта. Аннары аның кулында атом бит, атом!.. Шутишь син!

– Дәүләтнең көче байлыкта, Зариф, – диде Җиһанша абзый сабыр гына. – Байлык булса, акрынлап атомы да, барысы да булыр.

– Белмим шул, Җиһанша абзый… байлыгын байлык та бит, әмма ләкин атомның сикрите тегенең кулында ич! Әллә ул сикритен безгә сатар дип уйлыйсыңмы? Җитмәсә, үлгән аюның тиресен үзара бүлешә алмыйча ызгышырга торган бер чакта!

Зөфәр абзыйларның политика турындагы сүзләренә бүтән катнашмады, колак салып кына утырды. Җиһанша абзый аз сүзле, төпле кешегә охшый иде. Акылы сүздән алда йөри булса кирәк. Ничектер үзен тотышында ук чын ирләргә хас тыныч сабырлык аңарда сизелә иде. Кыскасы, булачак «бабай» Зөфәргә ошады. Ә менә булачак «әби» ни өчендер аны бераз гына борчый, тынычсызландыра иде. Ихтимал, бу Мәфтүхә ханымның ачыктан-ачык бары аңа күзләрен елтыратып карап утыруыннан килә торгандыр. Әйтерсең ул аның тышкы кыяфәтен генә түгел, эчен дә күрергә, капшарга тырыша иде… Мондый «әби»дән бер адымыңны да яшерә алмассың, дип уйларга мәҗбүр булды Зөфәр.

Ирләрнең бер дә кирәксездән чит мәсьәләгә кереп китүләре Мәфтүхә ханымны да туйдырды булса кирәк, ахырда түзмәде, үзе башлап Зөфәргә дәште:

– Сез каядыр Арча кырында торасыз шикелле?

– Әйе, Зинин урамында торабыз.

– Үз йортыгызда, шулаймы?

– Әйе.

– Кайчан алган идегез?

– Былтыр гына әле.

– Зариф абый сөйләгән иде шул. Бик зур, бик матур йорт икән. Рәхәтен күреп торырга насыйп булсын инде.

– Рәхмәт!

– Без үзебез ЖАКТ йортында торабыз, – диде Мәфтүхә ханым сүзне өзмәс өчен генәме, әллә бүтәнрәк бер максат беләнме. – Аркылы Тукай урамында. Квартирабыз болай бик әйбәт, икенче катта, өч бүлмә, дүртенчегә – аерым кухня… Без бит үзебез дә өчәү генә. Җитә, бик җитә.

– ЖАКТ йортында тору бер яктан уңайрак та ул, мәшәкате азрак.

– Белмим инде. Халык хәзер йорт ала да йорт ала. Мин дә Җиһаншага әйтеп караган идем, шәһәрнең шул югары, чиста ягыннан үзебезгә берәр йорт эзлик, дип… Ирем әйтә, нигә кирәк ул, ди, без олаеп барабыз, кемгә калыр ул, ди. Аныкы да дөрес инде.

Зариф абзый тагын кунакларның чынаякларына үрелде. Ләкин Җиһанша абзый чынаягын учы белән каплады:

– Булды, Зариф, рәхмәт! Безгә рөхсәт итегез инде.

– Туктагыз ла, бу нинди сүз, күңелле генә сөйләшеп утырганда… Өлгерерсез әле.

Мәфтүхә ханым бала ботыдай ак беләгендәге кечкенә алтын сәгатенә карап алды:

– Юк, чыннан да, безгә вакыт икән… Рәхмәт, бик зур рәхмәт сезгә… Инде үзегез безгә рәхим итегез, менә Зөфәр… әфәнде белән бергәләп.

Әфәнде!.. Зөфәр хәтта, куырыла төшеп, маңгаен ышкырга тотынды.

Шул арада өйалдыннан кеше сөйләшкәнгә охшаганрак ниндидер тавыш ишетелеп калды. Ул да булмый, гадәттән тыш бер нәрсә бар шикелле, бик ашыгып, залга Сәкинә килеп керде.

– Кызыгыз килде… Гамбәр туташ килде!

Зариф абзый урыныннан сикереп торды, икәүләп алгы бүлмәгә чыктылар, икесенең берьюлы килгән кунакны шатланып каршы алулары, кыстап чакырулары ишетелде:

– Һа, хуш килдегез, Гамбәр туташ! Менә рәхмәт, менә яхшы иткәнсез!

– Әйдә, узыгыз, уз, Гамбәр җаным, рәхим итегез!

– Ягез инде, йә, тарсынып тормагыз! Бездә ят кеше юк, үзебез дә әти-әниегез генә…

Ә шул чакта залдагылар тып-тын калып тордылар. Җиһанша абзый белән Мәфтүхә ханымның йөзенә азрак кына уңайсызлану билгесе дә чыккандай булды, ләкин алар, моны сиздермәскә тырышып, горур гына, киеренке-тыныч кына утыра бирделәр.

Ниһаять, зал ишегендә Гамбәр туташ күренде.

Иң элек Зөфәрнең күзенә ташланган нәрсә шул булды: кыз буйга кечкенә, гәүдәгә бик җыйнак – миниатюрный иде. Аңа әле «туташ» дип дәшәргә дә иртәрәк кебек иде. Әмма ул яшь ханымнардай бик бай, бик зәвыклы итеп киенгән иде. Өстендә аның фигурасына ыспай ятып, туры гына төшкән, шунлыктан буен озынрак та, нәфисрәк тә итеп күрсәткән бик затлы яшел йон күлмәк. Аякларында – биек үкчәле, көзгедәй кара «лодочкалар». Колакларында – җем-җем уйнаган кечкенә бриллиант алкалар, ә ап-ак муенында – вак кына энҗеләрдән өч рәтләп тезгән кыйммәтле муенса. Һәм болар барысы да аңа бик килешеп, ничектер бөтен кыяфәтен яктыртып тора иде.

Хуҗалар Гамбәр туташны нәкъ Зөфәр каршысына утырттылар. Аз гына киеренке тынлыктан соң Мәфтүхә ханым кызына йомшак кына дәште:

– Нигә болай бик кичектең, кызым? Без китәргә тора идек инде.

Кыз түбән карап, кызарып кына җавап бирде:

– Дустым озак утырды… Ул гына киткән иде, алма апа килде.

– Алма апаң килде?

– Әйе.

– Ай Аллам! – дигән булды Мәфтүхә ханым, борчылып. – Онытып та җибәргәнмен, килермен дигән иде шул! Киткәндер дә инде?

– Юк, бездә калды әле…

Мәфтүхә ханым урыныннан ук тора башлады:

– Әйдә, картым, кузгалыйк! Безне кеше дә көтә икән.

– Утырырга иде дә бит әле, кешене көттерү уңайсызрак шул! – диде Сәкинә, аптырабрак калгандай.

Кунаклар, тагын бер кат рәхмәт әйтеп, урыннарыннан тордылар. Шул чакта Гамбәр туташ кыюсыз гына әйтеп куйды:

– Мин дә, алайса… калмыйм.

– Ә юк, сеңлем! – диде Зариф абзый гаҗәп бер өлгерлек белән. – Кузгалмыйсың, рөхсәт итмибез! Синең кебек соңга калган кунагыбыз бар әле, менә бергә-бергә ашап эчәрсез, Алла бирсә!

Мәфтүхә ханым да гүя икеләнебрәк кенә әйтеп куйган булды:

– Килеп кергәч тә кузгалу килешмәс инде, кызым, азрак утыр, булмаса!

Хуҗалар кунакларны озата чыктылар. Зөфәр, башын игән чәчәк төсле каршысында утырган туташка карап, эченнән генә: «Кыз белән очраштыру менә ничек була икән ул! – дип уйлады. – Ә шулай да таныштырырга оныттылар…»

– Гамбәр… Сезнең исемегез Гамбәр икән!

Кыз, сискәнгәндәй керфекләрен тибрәтеп, Зөфәргә бер карап алды.

– Әйе! – диде ул, пышылдап кына.

– Бик оригинальный исем, матур исем.

Кыз елмайды, кызарды, ләкин сүз кайтарып әйтә алмады.

Зөфәр һич тартынусыз кызны җентекләп карарга тотынды. Абыйсы, бераз арттырып җибәрсә дә, гомумән, дөрес сурәтләгән икән: кыз сөйкемле-чибәр генә иде. Кашы-күзе кара, керфекләре озын, йөзе бик чиста-ак, тик аңа гаҗәп тиз кызыллык йөгерә һәм тиз үк кире дә кайта; борыны төз генә, кечкенә генә, авызы да уймактай кечкенә, ә ияге… Зөфәр хәзер генә шәйләп алды: ияге очлы һәм озын икән. Менә ни өчен ул, бичара, башын гел түбән иеп утыра, имеш! Шулай утырганда сизелми диярлек, ә йөзен күтәрде исә, очлы озын ияк алга таба сөзә дә чыга. Һәм бу нәрсә аның матур-нәфис йөзен нык кына боза иде. Кызганыч!

Зөфәр кызның буй-сынына да игътибар итте; әйткәнебезчә, кыз буйга кечкенә булса да, какча-ябык түгел иде. Һәр җире бик чамалы, бик килешле, тулы-йомры гына иде… Абыйсының «нәгыз» дигәне менә аңлашылды хәзер…

Кыскасы, Гамбәр туташ Зөфәргә ошады. Ничего, зарарсыз, кабул итәрлек, әгәр ияге генә эшне бозмаса, бер караудан гашыйк та булырга мөмкин булыр иде, дип уйлады ул.

Ашыгып кергән Сәкинә җиңгәсе:

– Көттердем сезне, кунакларым, хәзер була, бөтен нәрсәм дә әзер, – диде һәм кунаклар алдына тәлинкә, кашыклар куя башлады.

Зариф абзый бик кәефләнеп, кулларын уа-уа килеп керде.

– Менә сезгә, яшьләргә, мин әйтәм, олыларның китүе әйбәт тә булды бит әле. Аулакта, ичмасам, бер иркенләп утырырсыз.

Буфет алдыннан кызыл вино салган графин белән ике рюмка алып, өстәлгә куйды, аннары тәкәллефләнеп торуны хәзер артык нәрсәгә санап булса кирәк, Зөфәргә туп-туры әйтте:

– Син, Зөфәр, үзең кунак та, хуҗа да бул инде. Туташны бик әйбәтләп сыйла!

– Ә син?

– Ә мин китәм, – диде Зариф абзый ваемсыз, тыныч кына. – Барасы җирем, күрәсе кешеләрем бар.

Зөфәр, абыйсының хәйләсен ачык сизеп, авыз кырые белән генә елмаеп куйды: әйдә, көйлә инде, көйлә!

Сәкинә җиңгәсе кунакларның тәлинкәләренә пилмән сосып чыкты. Зөфәр рюмкаларга вино салды.

– Ягез, Гамбәр, болай булгач, икәү генә сыйланыйк әле… Күтәрегез!

Гамбәр туташ каш астыннан гына аңа карап елмайды, ләкин рюмкасына үрелмәде.

– Ягез инде, көтәм!

– Ягез, йә туташ! – диде Сәкинә дә. – Аз гына эчкәннән берни дә булмас.

Кыз, сузылырга куркып, һаман тик кенә утыра бирде.

– Алайса, мин дә эчмим, – диде Зөфәр, рюмкасын кире куеп.

Шуннан соң гына Гамбәр туташ, ияк очына кадәр кызарып, рюмкасын кулына алды. Зөфәр чәкештерер өчен үзенекен аңа сузды:

– Сезнең саулыкка!

Кызның кулы калтырады, виносы чайкалды һәм рюмкасын ирененә тидереп кенә алды. Пилмәнгә дә ул юньләп кагылмады, бик кыстагач кына, бер-ике кашык капкан булды. Сәкинә пилмәннән соң кара җимеш салып пешергән пылау китерде – кыз аны да әз-мәз генә капкалады. Аннары өрек суы килде…

…Зөфәр туташка карап тыелып тормады инде, алдына килгән берсен ашап бетерә барды, чөнки ул бик ачыккан иде. Шул ук вакытта ул кунагын игътибарсыз калдырмаска тырышты, кыстап, ашларны мактап, һаман сүз ката торды. Әмма шуннан артыгына көче-сәләте җитмәде, чөнки үзен махсус күрсәтергә килгән туташыбыз артык тыйнак, артык йомык, артык киеренке хәлдә иде. Ул, бичара, егет алдында үзен гүя менә витринадагы манекен шикелле хис итә иде. Хәрәкәт тә юк, сүз дә юк, тик шунда эчтән калтырап, тыштан янып һәм бөтен зиннәтләре белән ялтырап утыра иде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации