Электронная библиотека » Амирхан Еники » » онлайн чтение - страница 9

Текст книги "Әсәрләр. 2 том"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:40


Автор книги: Амирхан Еники


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 45 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Х

Сентябрь башында Ушаковлар кырык ел торган өйләреннән чыгып киттеләр… Инде яңа хуҗалар килеп керергә тиеш… Йорт – җансыз нәрсә, ул, дәшми, берни дә дәшми, җиргә үскәндәй тик кенә һәм тын гына тора… Әмма бөтенләй үк җансыз микән ул?

Менә иске хуҗалар чыгып китүгә, өч таза хатын килделәр дә Ушаковлардан утырып калган гомерлек тузанны себереп чыгардылар, каты киндер белән бусага-баскычларына хәтле әйбәтләп юдылар, ишек-тәрәзәләрен ачып, бөтен бүлмәләрен җилләтеп киптерделәр. Ә икенче көнне Таибә абыстай, иртә таңнан торып, урамда кеше-кара очраганчы, буш өйгә бербөтен икмәк белән бер чирек сөт китереп куйды. Аннары Камәретдин мулланы чакыртып, өйнең түрендә Коръән укытты. Шуннан соң гына Зөфәр (ул мулланың күзенә күренмәде дә) ике атта йорт әйберләрен ташыта башлады.

…Күченү ярты көндә тәмам булды, кичкә табан булышкан кешеләр дә, Зариф белән Сәкинә дә, ашап эчкәннән соң, үзләренә кайтып киттеләр, һәм ялан кадәр өйдә Зөфәр дә Таибә абыстай һәм Хөршид кенә торып калдылар. Бер кич кундылар, ике кич, өч кич кундылар һәм акрынлап яңа урында торып киттеләр… Ләкин шуны әйтергә кирәк: башта алар бик сәер хәл кичерделәр… Алты бүлмәгә өч кеше, ә китергән җиһазлары бер залны тутырырга да җитмәде. Шуңадыр, ахры, беренче көннән үк аларны ниндидер бер ят, өнсез, әмма колагын салып торган авыр бушлык чорнап алды. Моңа ияләшүе бик читен иде. Хәтта алар вакыт-вакыт бер-берсен югалталар иде. Таибә абыстай еш кына: «Хөршид, кайда син?» – дип, бүлмәдән бүлмәгә кыштыр-кыштыр кызын эзләп йөри, ә Зөфәр исә өй эче аеруча тынып калган чакларда: «Болар нишлиләр икән?» – дип, әнисе белән сеңлесен күрер өчен, үз бүлмәсеннән әле кухняга, әле аш бүлмәсенә чыгып карый иде… Шактый гына вакытлар шулай яңа урынга ялгыш килеп эләккән кешеләр төсле җайлаша һәм ияләшә алмыйча йөдәделәр. Гүя менә Ушаковлар өе яңа хуҗаларны юри танырга теләми кебек иде.

Өчесе дә өйдә чакта әле бу ят, өнсез бушлыкка артык игътибар итмәскә дә мөмкин иде, әмма инде Таибә абыстай үзе генә торып калган чакларда аңа бик тә авыр була торган иде. Һәр көнне иртән иртүк Зөфәр, парадный ишектән чыгып, салмак кына атлап эшенә китеп бара. Аннары бераздан пөхтә генә киенгән унөч-ундүрт яшьлек арык кына кыз Хөршид шул ук ишектән чыга да, кечкенә портфелен селкә-селкә, мәктәпкә йөгерә… Аның артыннан ишекнең келәсе шалтырап бикләнә, һәм зур буш өйдә биш-алты сәгать буена Таибә абыстай япа-ялгыз гына торып кала… Килгән кеше юк, киткән кеше юк, күршеләрдән берәү дә аяк атлап керми, җитмәсә, урамы да тып-тын, әллә нидә бер генә кеше-кара узып китә – шуңадыр инде өй эчтән генә түгел, тыштан да ничектер үлек, ташландык булып күренә иде. Таибә абыстай күбрәк үзенең бүлмәсендә, сандык өстендә аякларын бөкләп, тәсбих тартып утыра. Ул куркак хатын түгел, өрәк, өй иясе кебек нәрсәләрнең булуына ышанып та бетми, гомумән, юк-бар нәрсәләр турында уйламаска тырыша, әмма шулай да шомлана, шомланмыйча булдыра алмый… Зур өйнең әле бер башыннан, әле икенче башыннан ниндидер кыштырдау, ниндидер сәер өн ишетелгән кебек була яки аргы бүлмәләрнең берәрсендә кемдер йөргән шикелле тоела – карчыкның йөрәгенә әкрен генә салкын үрмәли, аркасы буйлап әледән-әле кымырҗу йөгереп уза, һәм ул, кузгалырга, төшәргә куркып, эченнән бөтен белгән догаларын кабатлап, сандыгы өстендә утыра да утыра…

Әлбәттә, мондый хәл озакка барырга тиеш түгел иде. Моңа Зөфәр дә бик борчыла иде. Бигрәк тә ул көн буена җан әсәре барлыгын сиздермәгән өйгә жуликлар кереп, карчыкны чүкеп чыга күрмәсеннәр дип курка иде. Моның кебек эшләр шәһәрдә ара-тирә ишетелгәләп тора, Алла сакласын, уйламаган җирдән әллә ни булып куюы бар… Шуңа күрә карчык янына иптәшкә тизрәк берәр кеше табарга кирәк иде. Кыскасы, озак та үтми, Сәкинә ярдәмендә Яңа бистәдән олы гына яшьтәге бер хатынны Таибә абыстай янына табып китерделәр… Ләкин бу – вакытлы чара, Таибә абыстай моңа гына һич канәгать түгел, аның күптән уйлап йөргән бик җитди үз исәбе бар иде әле…

Көзге салкын явымлы кичләрнең берсендә ул, намазлыктан гына торып (бу өйгә күчкәч, абыстай нигәдер бик диндар булып киткән иде), улы Зөфәр янына кереп утырды. Ниндидер кәгазьләр актарып утырган Зөфәр әнисенә сәерсенеп кенә карап алды; ак батист яулыгын ияк астыннан китереп бәйләгән карчыкның йөзендә зур сүзгә керешер алдыннан гына була торган басынкы-сабыр, җитди бер чырай иде. Күлмәгенең озын, киң җиңнәрен тарткалап, бераз дәшми торганнан соң, ул акрын гына сорап куйды:

– Мин синең эшеңне бүлмимме?

– Юк, әни, юк, – диде Зөфәр, тыңларга әзер торуын аңлатып.

– Алайса, минем сиңа сүзем бар иде.

– Сөйлә, әни, сөйлә! – Зөфәр кәгазьләрен бер читкәрәк этәрде дә әнисенә борыла төште.

Таибә абыстай әүвәл бер кулын өстәлгә салды, аннары алдына карап кына сүзен башлады:

– Ни әйтәсемне, улым, үзең дә сизенә торгансыңдыр инде… Беренче кузгатуым гына түгел, моңарчы да әйтә килдем, хәзер инде, шаять, Алладан вакыт җиткәндер…

Зөфәр, дөрестән дә, сүзнең нәрсә турында баруын сизеп алды, ләкин шулай да бераз гаҗәпләнә төшеп, юри сораган булды:

– Сүз ни турыда соң, әни, нәрсәгә вакыт җиткәндер дисең?

– Соң инде, белгән өстенә сорамасаң… – диде карчык, үпкәләгән сыманрак итеп, аннары туп-туры гына әйтте дә бирде: – Өйләнергә вакыт, дим, өйләнергә!.. Кайчанга кадәр сузмакчы буласың? Ярамый бит болай, Аллага шөкер, ир уртасы булып җиттең бит инде… Һәр җимешнең үз вакыты дигәндәй, моның да бит бер чиге булырга тиеш ләбаса! Кызлар гына утырып кала дип уйлама. Егет кеше дә, вакытын бер уздырып җибәрсә, ямен-кызыгын югалта…

– Анысы шулайдыр да бит, әни, – диде Зөфәр, маңгаен ышкып, – ләкин һәр эшнең үз җае бар ич! Әле кайчан гына, күпме акча салып, шушы йортны алдык… Өсте-өстенә булмый бит. Азрак баш-күз алыйк, хәл җыйыйк, аннары инде бу хакта да уйлашырбыз.

– Уйлашырбыз! Ходаем, әле һаман уйламакчы гына буласың икән!.. Юк инде, Зөфәр улым, уйланудан эшкә күчәргә вакыт җитте, бик җитте… Моңарчы болай да әле сугыш бетсен, әле нигезебез булсын дип, төрле сылтау белән сузып килдең. Хәзер эш нидән тора? Менә, игелеген күрергә насыйп итсен, гомерлек нигезгә хуҗа булдың. Инде шушы нигездә әйбәтләп оя үрергә кирәктер ләбаса, ата-бабадан калган йола ич ул!.. Югыйсә үзең ятим, өең ятим, караучың юк, хезмәтчең юк, йә, нигә ярый бу?.. Ничек асрарсың син бу йортны?.. Аннары минем хәлемә дә керергә тиешсең син. Күпмегә чаклы бу казарма хәтле өйдә мин ялгыз башым каңгырап утырырмын…

– Әни, син хәзер ялгыз утырмыйсың ич, әнә үзеңә иптәшкә Мәймүнә апаны китердек.

– Мәймүнә!.. Мәймүнә кем ул хәтле миңа! Бүген бар, иртәгә юк дигәндәй, аңа исәп тотып булмый бит. Сиңа – хатын, безгә килен кирәк монда. Сине тизрәк өйләндерү турында сүз бара, аңлыйсыңмы шуны?

– Аңлыйм, әни, аңлыйм!

– Аңласаң шул!.. Чарасына керешик. Әгәр үзеңнең күздә тоткан кешең булмаса, без табышып бирербез. Кызларга кытлык заманы түгел, менә дигән җирдән берәр яхшы ата-ананың инсафлы баласын бик җиңел табарбыз, Аллаһы бирсә! Тик эш сиңа гына терәлеп калмасын… Әйткәнемне тыңла, улым, тыңла!

Зөфәр, маңгаена таянып, шактый гына вакыт уйланып утырды. Бу кузгатылган мәсьәлә турында аның бик тирән яктан үз теләге, үз фикерләре булса да, хәзергә әнисе белән бәхәскә керүне ул кирәк тапмады. Тирән генә бер сулап куйды да, ниһаять, әнисенә йомшак кына болай диде:

– Әни, әйткәннәреңнең барысы белән дә килешәм, каршы килмим… әйе, миңа өйләнергә кирәк. Әмма ләкин бу – минем өчен гаять җитди мәсьәлә, хәзер генә өзеп тәгаен сүз әйтүе бик читен… Шуңа күрә син миңа уйланырга вакыт бир, уйлыйм әле мин, аннары бер җай белән үзем сиңа соңгы сүземне әйтермен. Шулай килештекме?

Таибә абыстай бик үк канәгать булып бетмәсә дә килешмичә булдыра алмады. Шулай да ул, торып чыгар алдыннан, сукраныбрак әйтмичә түзмәде:

– Һай, артык нечкәлисең, улым! Өйләнү кебек эштә бераз күзне йомыбрак тәвәккәлләү дә кайчак хәерлегә була ул! Үзең генә очына чыга алмасаң, Аллага тапшырырга кирәк. Ярый…

Әйе, әгәр дә ул, Зөфәр, күзен йомып тәвәккәлли алса, яраткан кешесе күптән аның янында булыр иде инде. Әмма… күзне йомып та, тәвәккәлләп тә булмый шул! Хәтәр, рискованно!.. Ихтимал, Рәшидә кебек якты, нәфис хатынны ул бүтән таба да алмас. Әгәр аңа өйләнә калса, теге иблис Хәмит әйтмешли, сылу артистка үзе белән бу йортка шатлык, җыр, музыка алып килер иде. Аның үзе кебек уен-көлке, җыр-музыка яратучы ваемсыз артист халкы өеңә килеп тулыр иде. Көн дә кәеф-сафа китәр иде. Табып, китереп, сыйлап кына өлгерт!.. Йә, шулмы ул хыял иткән тормыш? Нәрсә белән бетәр иде моның ахыры?..

Ярый, алай ук булмасын да, ди. Хәзер заманы да, кешеләре дә бөтенләй башка. Рәшидә үзе дә – андый җиңел тормышка өйрәнмәгән, нужа әчесен шактый күп эчкән хатын… Ир җилкәсенә салынып, курчак булып, эшсез, рәхәттә генә яшәргә теләмәвен кат-кат әйткәне дә бар. Башы-күзе шул сәхнәсе, уены, җыры белән томаланып беткән. Кыскасы, җилкәңә менеп атлана торган хатыннардан булмаячак.

Ләкин, икенче яктан, аның әнә шулай үз дигәнчә яшәргә, бәйсез булырга омтылуы куркыта. Ышанып, яныңа алырсың, тормышыңа кертерсең, ә ул сине аңламас, син дигәнчә яшәргә риза булмас. Һәрхәлдә, синең хөкемеңә буйсынып, синең теләкләрең белән килешеп, итагатьле хатын булып кына торуны аңардан көтүе читен, бик читен… Үзенә күрә түгел, ниндидер гаделлек, тигезлек сөюче ярлы бер тәкәббер бит ул!

Юк, яратам дип, аңа башны бәйләү шактый рискованный эш булыр иде. Җитмәсә, кешедән калган хатын бит әле ул. Бик эчне тырный торган күңелсез нәрсә бит монысы да… Инде, күзне йомып ала башласаң, әнисе дә, барлык туганнары да мондый хәл белән һич килешергә теләмәячәкләр, теш-тырнаклары белән каршы торачаклар.

Димәк, Рәшидәгә исәп тотарга ярамый. Өйләнер өчен бүтәнне эзләргә кирәк булачак. Күптән инде аның бу мәсьәләдә хыял иткән, ягъни үзенә һәрьяктан да кулай булырлык яшь, чибәр кыз табу теләге бар иде – менә шуңа ирешергә кирәк. Ә моның өчен ул иң элек Рәшидә белән ике араны ничектер җайлап кына, авырттырмыйча гына өзәргә тиеш. Ләкин ничек итеп?.. Рәшидә бит ул!.. Ничек итеп?..

XI

Яңа йортта Сабитовларга күңелсезрәк, бушрак булса да, ниһаять, беренче озын кыш та үтеп китте. Яз килде. Тыныч, хәвефсез яз иде инде бу… Халык, арба басып киткән түмгәкне яңадан өяргә керешкән кырмыска күчедәй мәш килеп, үзенең илен-көнен торгызырга, рәткә кертергә тотынды. Зөфәр дә тормышка аеруча бер сусау һәм дәрт тоеп, яңа нигезен үзе теләгәнчә әйбәтләп, матур, нык итеп кору уе белән яна башлады. Иң элек ул, кар китеп, җир кипкәч тә, йорт-җирен төзәтү, тәртипкә китерү эшенә кереште. Башта ике оста яллап, капка-коймасын өр-яңадан эшләтте; койма буй җитмәслек биек, капка бик таза булып чыкты. Сабитовларның эчке дөньясын хәзер берәр ярыктан сыңар күз белән дә карау мөмкин түгел иде. Аннары малярлар китертеп, капка-коймасын сарыга, өй түбәсен яшелгә буятып җибәрде. Йорт бердән яктырып, матурланып китте. Зөфәр эшкә барышлый да, кайтышлый да ихтыярсыздан тукталып, сөенеп-сокланып карап торудан тыела алмый иде – аның йорты бөтен урамына ямь биреп тора хәзер!..

Ихтимал, күрше-тирәне һәм үткән-сүткәннәрне, йортның матурлыгыннан да бигрәк, «Моның хуҗасы кем, кайдан таба ул барысын да?» дигән сорау кызыксындырадыр. Ләкин бер дә гаҗәпләнерлек нәрсә юк монда: дәүләт заводы һәм аның меңләгән эшчеләрен тәэмин итәргә тиешле ОРСы, сугыш китергән бөлгенлеккә карамастан, бик бай иде әле. Андый байлыктан бер тәэминатчының, әйтик, түбәсен буярлык кына олиф белән буяу табу ни тора ул?! Диңгездән бер тамчы гына!

Бер үк вакытта Зөфәр каяндыр бер бакчачы карт табып китерде дә шуңа җимеш бакчасын рәткә кертергә кушты. Мулла кыяфәтле, чиста, йомры гына карт башта бакчаның түренә хәтле узып, игътибар белән бөтенесен бер карап чыкты; чыккач, кулларын артка куеп: «Ай-һай, тәмам хәшәрәтләр оясына әверелгән икән бу!» – дип, башын селкеп торды; бары шуннан соң гына бишмәтен салып, җиңен сызганып һәм саплы пычкы, кәкре пәке белән коралланып эшкә тотынды. Һәр агачка ул ни өчендер «мәхлугым» дип дәшә иде, нидер сөйләнә-сөйләнә аны әйләнеп карап чыга иде, шуннан соң һич кызганмыйча «мәхлук»ны ботарларга тотына иде. Бер-ике көн эчендә карт кисеп ташлаган ботаклардан рәшәткә буенда зур бер өем хасил булды. Зөфәр баштарак, бу мөселман бакчаны утынга кисеп бетерә бит, дип, чынлап курка калды. Ләкин иртәрәк борчылган икән, картның ботарлавыннан соң, һәр агач, һәр куак җыйнакланып, бер-берсеннән аерылып, бөтен бакча эче иркенәеп, яктырып китте. Карт, кечкенә ак сакалын кәкре бармаклары белән астан өскә тараштырып, Зөфәргә әйтте: «Менә, кем, Зөфәр туган, бакчаңда хәзер җил дә йөрер, кояш та күп, җимеш тә мул булыр, Алла насыйп итсә!» – диде һәм тагын агачларны ничек карарга, кайчан ашларга, кайчан сугарырга кирәклеген әйткәләп төшендерде дә, шуның белән эшен беткәнгә санап, тиешле акчасын алып китеп тә барды.

Зөфәр, билгеле, өенең эчен дә җиһазларга онытмады. Шәп-шәрә алты бүлмәне тутырырга күп кирәк иде әле, шулай да комиссионный магазиннардан төрле мебель алгалап, аннары Гайсә карт аша да кайбер нәрсәләр тапкалап, өен төрле иштәге җиһазлар белән бераз тутырды. Әлбәттә, Зөфәр күреп тора: бу әле зәвыклы, культуралы итеп җиһазлау түгел, өе аның антиквар кибетенә охшабрак китте, ләкин хәзергә башка чара юк, заманасына күрә ярап торыр, диде.

Таибә абыстай улының берьюлы бу хәтле эшләр актарып ташлавына эченнән генә бик сөенеп йөри иде. Ул моны егетнең, ниһаять, өйләнергә җыенуыдыр инде дип, үзенчә яхшыга юрады. Тик менә улының күздә тоткан берәр кызы бармы-юкмы, булмаса – кайдан, кемне табарга – шушы хакта борчылып уйлана иде. Бу турыда ул зур улы Зарифка да сүз салып куйды. Таибә абыстай фикеренчә, мондый йортка ни җитте кызны гына җитәкләп китерергә ярамый, тапкач-тапкач, яхшы нәселдән, мал кадерен белердәй тырыш, уңган, инсафлы кыз табарга кирәк.

Зөфәр үзе өйләнү мәсьәләсендә тәгаен бер фикергә килмәгән иде әле, шулай да вакыт җиткәнлеген сизә иде инде. Менә күпме эшләр башкарды, күпме акча тотты, йорты эчтән дә, тыштан да әнә ничек матурланды, әмма шуңа карамастан Зөфәр чын канәгатьләнү тоя алмый, чөнки аңа һаман нидер җитми кебек, йорты да элеккечә һаман буш, җансыз кебек иде. Күрәсең, бу зур йортка җан өрер өчен, бу йортта чын тормыш татып яшәр өчен, тагын бер яңа кеше – җанга якын яшь, чибәр хатын кирәктер инде. Шунсыз тормышы да, күңеле дә түгәрәклән-мәячәк, ахрысы.

Ләкин шушы уйларга бирелеп йөргән чакта гына, Зөфәрнең аяк асты кинәт кенә бер тетрәп куйды. Хикмәт шунда: Зөфәр йорт тирәсендәге эшләрен бетерүгә, һич көтмәгән җирдән госконтроль кешеләре килеп, ОРСның бөтен системасында зур ревизия үткәрергә керештеләр. Билгеле инде, көне-сәгате белән дөнья мәшәкатьләре, өйләнү кайгылары Зөфәрнең башыннан берьюлы очтылар. Дөрес, коелып төшмәде ул, ревизияләрне күргәне бар, ләкин, бердән, бу юлы аның бик капыл булуы, икенчедән, заводтагы «актив» саналып йөргән, бик күпне белүче һәм бик төпченергә яратучы кайбер кешеләрнең ревизия эшенә тартылуы Зөфәрне шактый нык борчуга салды. Болар инде мондый чакта, җәнлек ауларга катнашучылар шикелле, гаҗәп зур тырышлык күрсәткән булалар. Аннары алар, шушы җирдәге кешеләр буларак, әллә кайчангы эшләрне дә исләрендә тоталар һәм казып чыгарырга әзер торалар. (Ә казып чыгарырлык эшләр юк түгел иде.) Шуның өстенә тагын алар, шул ук активистлар, Зөфәр кебек кешенең мәгыйшәтен дә яхшы ук беләләр бит; аның былтыр гына зур йорт сатып алуын да, быел шуны яңартып йөрүен дә ревизия ясаучылар колагына бик әйбәтләп тукыячаклар, билгеле.

Зөфәр үзе материаль җаваплы кеше түгел, аның эше – ОРСның сәүдә точкаларына гомуми җитәкчелек итү, шул точкаларны товар белән тәэмин итеп тору; теге яки бу точкада растрата, җитмәүчелек ачылса, аны Зөфәрдән таптырмаячаклар. Моның өчен җавап бирүче «точка» мөдире яки директоры бар. Ләкин шул директордан: «Кая куйдың, кем белән ашадың?» – дип буып сораулары мөмкин. Зөфәр өчен һәртөрле күңелсезлекләрнең менә шул яктан килеп чыгуы ихтимал.

Әлбәттә, вак-төяк растрата, җитмәүчелекләр генә аны куркытмый. Тик менә күмәкләшеп ашау бик хәтәр нәрсә. Мондый нәрсәне ача калсалар, эшне, һичшиксез, тикшерү органнарына бирәчәкләр. Мәсьәлә бик җитдиләшеп китәчәк. Дөрес, эшнең аңа кадәр барып җитмәве дә мөмкин, чөнки, бердән, ОРС җитәкчеләре үзләре үк моңа юл куймаска тиешләр, ник дисәң, алар үзләре дә кардан ак, сөттән пакь түгелләр; икенчедән, әлеге точкалардагы материаль җаваплы кешеләр дә, ямьсез эшләр ачыла калса, бөтен гаепне бары үз өсләренә алырга тиешләр, ник дисәң, совет законы үзе үк ялгыз ашаучыларга – җәзаның рәхимлерәк, ә күмәкләп ашаучыларга катырак булуын кисәтеп тора. Аннары сәүдә работниклары арасында язылмаган бер кагыйдә бар: бәлагә юлыккан кешене исән калучылар һәрвакытта йолып алырга тырышалар. Һәм, әйтергә кирәк, күп кенә очракта бу тырышып йөрүнең теге «бичара»га шактый зур файдасы да тиеп куя: йә ул бөтенләй котылып кала, яки инде, китеп барса да, «сәфәре» бик кыска булып чыга.

Ләкин шулай да бу исәпләргә генә таянып, бөтенләй үк гафил булып торырга ярамый иде. Зөфәр ревизия килгән көнне үк кичен абыйсы аша Хәмит дустын үзенең өенә чакыртып алды. Түр бүлмәгә бикләнеп утырдылар. Зөфәр дустын ОРСтагы хәлләр белән кыскача гына таныштырды һәм аның алдына ике төрле бурыч куйды: беренчедән, ревизия ясарга килүчеләрнең баш кешесенә берәр төрле юл табып булмасмы? Ягъни ниндирәк кеше ул, кемнең сүзе үтә аңа, гомумән, җайга килердәй кешеме?

– Кыскасы, үзең аңлыйсың инде, – диде Зөфәр, – ревизиянең нәтиҗәләре бик каты булмаган тәкъдирдә, без ул иптәшне бервакытта да онытмас идек. Икенчедән, промтовар магазины директоры Сөнгатуллинны һәм азык складының мөдире Волковны бүгеннән калмый кисәтеп куярга кирәк: кулларында запас акча тотсыннар, ревизиянең нәтиҗәләре тәмам ачыкланмыйча торып, аңлатма бирергә ашыкмасыннар, гомумән, телләрен тешләп кенә йөрсеннәр. Алар моны үзләре дә белергә тиеш, әлбәттә, ләкин исләренә төшермичә ярамый, чөнки каушап бутала һәм бүтәннәрне бутый башласалар, соңыннан эшне төзәтүе авыр булачак. Әйләнгән саен минем янга йөгереп килмәсеннәр, ә сүзләре булса, синең аркылы гына җиткерсеннәр. Мин, положением буенча, ревизиягә булышучы кеше хәзер – шуны онытмасыннар. – Сүзен тәмамлап, Зөфәр ахырдан гына әйтеп куйды: – Только син, дус кеше, ревизор мәсьәләсендә сак була күр, яме!

– Өйрәтмә син мине, – диде Хәмит дорфа гына. Аннары бераз уйланып торгач, дәртле генә башын күтәрде. – Ярый, миннән эш калмас. Конечно, ревизорга юл табу ансат булмаячак, ну ничего, сукыр тычкан эзеннән йөреп карыйк әле, шәт, берәр йомшак җирен капшарбыз. Ревизор да чуеннан түгелдер әле.

Зөфәр, көлемсерәп, кулын сузды:

– Алайса, әйттем-бетте?

Хәмит аның учына сугып алды:

– Әйттем-бетте! Мать якасын!

Һәм ул, сугышчан задание алган оперуполномоченный төсле, такыр башына зәңгәр кепкасын каплады да, кәкре аяклары белән нык-нык басып, җитез генә чыгып та китте.

Зөфәр ревизия барышында үзен бик тыныч тотты. Башта ул ревизия кешеләре белән дәрәҗәсен саклап, әмма ачык йөз күрсәтеп, әйбәт кенә сөйләште, аларга кулыннан килгән ярдәмне күрсәтергә әзер торуын белдерде, исәп-хисап эшләрендә булышыр өчен, үзенең аппаратыннан кешеләр дә бирде.

Ревизия өч көн дәвам итте. Барлык точкаларда да товар калдыгын исәпкә алдылар, соңгы ярты ел эчендә күпме товар кайткан, күпмесе сатылган, күпме акча тапшырылган – шуларны исәпләп чыгардылар. Ләкин ревизияне алып бару бик авыр иде, чөнки сугыш шартлары аркасында сәүдә-тәэминат эшләре гаять катлауланган иде. Азык-төлек белән тәэмин итү карточный система буенча бара, товарларга ике төрле бәя яшәп килә. Шуның нәтиҗәсендә бухгалтерия исәп-хисабы да бик катлауланып, чуалып беткән иде. Әмма шуңа карамастан өч көнлек ревизия дә ОРСның сәүдә точкаларында шактый зур кимчелекләр ачып өлгерде. Монда бозу да, әрәм-шәрәм итү дә, читкә тарату да, турыдан-туры урлау да бар иде. ОРС җитәкчеләренең шул точкалар аша үз-үзләрен тәэмин итү белән чамасыз шөгыльләнүләре дә бик ачык күренеп тора иде. Кайбер материаль җаваплы кешеләрнең өстенә зур гына суммаларга барып баскан җитмәүләр дә чыкты. Әмма бу кешеләр югалып калмадылар: каяндыр ниндидер документлар, актлар табып чыгардылар, шуның белән өсләренә чыккан җитмәүләрне киметә алдылар, ә калган кадәресен шунда ук акча кертеп кап– ладылар.

Кыскасы, ревизия башта бик каты тотынса да, соңга таба аның эше акрынлап йомшара барды. Нәтиҗәдә беркем өчен дә баш китәрлек зур куркыныч тумады. Ревизиянең йомгакларын бер генә сүз белән болай дип әйтергә мөмкин: кимчелекләр күп, ОРС малын ашау бар, әмма зур җинаятьләр юк.

Дөрес, ревизия, озаграк һәм тирәнрәк казынса, тотып судка бирерлек җинаятьләрне дә тапкан булыр иде. Ләкин аңа алай озак казынырга вакыт бирмәделәр: югарыдан кемнеңдер боерыгы буенча эшне кызу тотарга мәҗбүр булдылар. Бу Хәмитнең «сукыр тычкан эзеннән йөрү» нәтиҗәсе булырга тиеш иде.

Шулай итеп, ОРСның кайбер җитәкчеләре һәм сәүдә работниклары өстенә җыелган куе кара болыт яшьнәмичә-күкрәмичә генә таралды. Берәүне дә чатнатып сукмады. Тик Зөфәр өчен генә ул бөтенләй үк хәвеф-хәтәрсез үтеп китмәде. Әле ревизия башланмас борын ук аның, ниһаять, фаш ителүен, януын көтеп торучылар булган иде. Егет бөтен сугыш буенча ОРСны имеп ятты бит, бу юлы койрыгына басарлар дип уйлаганнар иде. Аннары ревизия барышында әлеге завод оешмаларыннан катнашучылар да аның берәр кыек эшен чокып чыгарырга тырышып карадылар, ләкин тырышып та берни таба алмадылар. Дөресен генә әйткәндә, андый нәрсә Зөфәрнең гамәлендә юк та иде, чөнки ул бервакытта да үз инициативасы, үз кулы белән дәүләт малына үрелмәде. Нигә ул? Сәүдә бүлеге мөдиренә, бигрәк тә аның кебек оста коммерсантка, сугыш шартларында үзен тәэмин итәрлек кенә юллар болай да, Аллага шөкер, җитәрлек иде.

Инде теге яки бу точкада зур гына товар җитмәү фактлары ачылган икән, моны да аңардан таптырып булмый. Моның өчен җаваплы кеше – точканың директоры, бары аңардан гына сорап була. Ә директор ОРС малын кая куйган, кем белән ашаган – ул аны инде үзе генә белә. Ул әйтмәсә, син аңардан келәшчә белән дә тартып алалмыйсың.

Кыскасы, Зөфәр Сабитовның ОРСны имеп килүе, күпләр фикеренчә, бәхәссез булса да, аңа тотып бәйләнерлек сәбәпләр табылмады.

Ләкин шулай да бер ише каныгучылар ревизия ачкан бөтен кимчелекләр һәм җитешсезлекләр өчен барлык гаепне аның өстенә генә аударып, ахыр чиктә шул сылтау белән аны урыныннан бәреп төшерергә чамалап карадылар. Әйе, Зөфәр, – сәүдә бүлеге мөдире буларак, сәүдә точкаларындагы хәлләр өчен мораль җаваплы кеше, бу хакта ревизия актында да бик ачык әйтелгән, һәм шунлыктан аңа куркыныч юк түгел иде. Дөрес, завод һәм ОРС җитәкчеләренең аңа мөнәсәбәтләре яхшы, аңа зур белгеч итеп карыйлар һәм аның белән бик хисаплашалар иде. Юкка гына бит аны сугыш буена броньнар биреп, саклап тотмадылар. Бу юлы да алар аны якларга һәм сакларга тиешләр, чөнки, бердән, ул – аларга бик кирәк кеше, икенчедән, кимчелекләр өчен бары бер ул гына гаепле түгел икәнлеген бик яхшы белеп торалар.

Ләкин тормыш бик катлаулы һәм четерекле нәрсә. Кайчагында кешеләр, берәүгә дә әйтергә ярамаган эчке исәпләрдән чыгып, бәлагә таручыга кинәт кенә мөнәсәбәтләрен үзгәртәләр һәм, ярдәм кулын сузасы урында, аны төпкә үк батырып җибәрәләр. Төрлесен көтәргә мөмкин.

Шуны әйтергә кирәк: Зөфәргә каныгучылар арасында аеруча бер килешмәс усалы, үткен тешлесе бар иде. Бу кеше сугыш ахырында гына фронттан кайтып, заводның кадрлар бүлеге начальнигы булып эшли башлаган сыңар куллы майор Симаков иде. Аның кыяфәтендә үк инде утны-суны кичкән чын хәрбиләргә хас кырыс бәйсезлек, кискенлек һәм кыюлык сизелеп тора иде. Тыныч хезмәт кешесе булып алгач та, ул гел баштанаяк хәрби формада, погоннарын да салмыйча, күкрәгенә барлык орден колодкаларын тагып йөрде. Тик китель кесәсенә тыгып йөргән буш җиңенә карап кына аның сугыш белән, ниһаять, алыш-бирешен бетергән кеше булуын белергә мөмкин иде.

Менә шул кеше Зөфәрне беренче күрүдән үк яратмады, ничектер беренче караштан ук ул аның кем икәнлеген сизеп алгандай булды. Иң элек ул, Зөфәрне күргәч тә: «Бу ак калач төсле егет монда ничек сакланып яткан, – дип, бик гаҗәпләнде, аннары, якыннанрак белгәч, сәүдә бүлеге мөдире турында бик катгый һәм бик ямьсез нәтиҗә ясап куйды: – Тыл күсесе! Халуй!..» Билгеле инде, ул Зөфәрнең гадел, намуслы кеше булуына тамчы да ышанмады һәм бөтен җирдә, бөтен кеше алдында аны әнә шулай – «Күсе! Халуй!» дип кенә атап йөртә башлады.

Зөфәр үзе дә сыңар куллы майорның аңа ничек каравын бик тиз белеп алды, әмма артык гаҗәпләнмәде – мондый начар карауларны аның татыганы бар иде инде. Әлбәттә, кадрлар начальнигының аңа бүредәй каравы бик ямьсез, бик күңелсез нәрсә, эчне бик пошыра бу, ләкин Зөфәр, моңа артык игътибар итмәскә тырышып, элеккечә тыныч кына йөри бирде. Ул, хәтта эченнән генә усалланып: «Бу герой фронттан алып кайткан гадәтләрен куып маташа, бөтен кешене дә үз аршынына үлчәмәкче була, тукта, менә безнең мондагы казанда ныграк кайнасын әле, үзе үк тиресен алыштырыр», – дип тә уйлый иде. Әмма шулай уйласа да, сөлек булып эченә оялаган ямьсез шомлану аңа барыбер тынгылык бирми иде.

Ревизия нәтиҗәләрен партбюро утырышында тикшергәндә, Симаков Зөфәрнең чын йөзен үзенчә бик нык фаш итәргә тырышты. Хәрбиләрчә бик туры басып, йодрыклаган таза кулы белән һаваны кисеп-кисеп сөйләде ул:

– Солдат йөрәгем белән сизеп әйтәм мин: сезнең ул Сабитов дигән кешегез ОРСны имеп ятучы бер торгаш булырга тиеш. Ревизия ачкан безобразиеләрне ул белмәгән, аның катнашы юк, дигән сүзгә мин һич ышанмыйм. Белмиме соң!.. Белү генә түгел, директорлар белән бергәләп ашаган ул! Фактлар юк, дисез. Ә өч йөз егерме биш меңгә йорт сатып алу факт түгелмени? Шушы үзе генә дә аның кем икәнлеген фаш итмимени? Һәм, гомумән, ул, минемчә, ышанычлы кеше түгел, җинаяте булса да, булмаса да, аны ОРСта калдырырга ярамый, алыштырырга кирәк. Берәр честный коммунистны куярга кирәк аның урынына. Безнең ОРС системасында халык малын имеп, баеп ятучыларга урын булмаска тиеш!

Майор Симаковның бу кискен, әмма дәлилләргә бик йомшак сүзләренә кушылучылар булды, дәшми калучылар булды, каршы чыгучылар да табылды. Дөрес, Зөфәр Сабитовны берәү дә честный кеше ул дип якламады, ләкин күпләр фикеренчә, аны партиясез булган өчен генә яки йорт сатып алган дип кенә урыныннан алып ташлауны таләп итүе дә читен иде. Кеше күптән эшләп килә, күренеп торган җинаяте юк, димәк, тотылмаган – карак түгел!..

Кыскасы, сүзләр күп булды, фикерләр икегә бүленде, һәм менә иң ахырдан гына, ниһаять, завод директоры телгә килде. Моңарчы мәсьәләгә үзенең мөнәсәбәтен берничек тә сиздермичә, йончыган кыяфәт белән, күзләрен яртылаш йомып утырган бу аттай зур гәүдәле кеше, салмак кына сүзен башлауга, һәркемнең игътибарын биләп алды:

– Мин Зөфәр Мөбарәкович Сабитовның, – диде ул, – безнең ОРСта ничек эшләвен дә һәм, иптәш Симаков әйткәнчә, күпме «имүен» дә беләм. Һәм мин моны чагыштырып, икенче төрле әйткәндә, балансировать итеп карыйм: кайсысы шуның – яхшы хезмәтеме, начар гадәтеме – кешенең эшчәнлегендә алдан йөри? Кайсысы безгә күпме файда, күпме зарар китерә? Бары шуннан соң гына нәтиҗә ясыйм. Бераз үткән хәлләргә кайтып карыйк. Менә 1942 ел. Цехта эшчеләр ачтан егыла. Заводның нормаль эшләве өчен, фронт заказларын вакытында үтәү өчен, беренче чиратта азык кирәк… Корыч та бар, энергия дә бар, станоклар да әйләнеп тора, әмма азык җитми, азык җитмәгәч, производительность юк, заданиеләр үтәлми. Менә шундый гаять авыр бервакытта Зөфәр Мөбарәкович безне азык белән тәэмин итүдә гаҗәп зур уңганлык, тырышлык, оперативность күрсәтте. Бу, иптәшләр, патриотик хезмәт иде, һич арттырып әйтмим. Чөнки азыкның вакытында табылып, кайтып торуы безгә фронт заказларын срогында үтәп барырга бик зур ярдәм итте. Ләкин шул ук вакытта каяндыр районнардан вагонлап азык китерткән кеше үзе өчен берәр түшкә ит яки күпмедер анда он алып калмаган дисезме? Юк, алган ул. Тотмасак та, без моны беләбез. Җинаятьме бу? Әлбәттә, җинаять. Ләкин хикмәт шунда: тәэминат эшендәге кешеләрнең күбесе үз кулларында булгач алмыйча, ашамыйча түзмиләр. Чөнки шартлары шундый. Ә менә аның урынында бүтән бер кеше Сабитов шикелле үк эшли белер идеме – монысы икенче мәсьәлә. Кайберәүләр ашыйлар да эшеңне дә харап итеп китәләр – без андыйларны да күп күрдек. Шулай булгач, безгә нишләргә: Сабитовны куаргамы яки сакларгамы тиеш идек? Әлбәттә, сакларга тиеш идек, чөнки ул безгә бик кирәк кеше иде. – Директор зур шәрә башын артка таба сыпыргалап, аз гына тынып торды да янә салмак кына сүзен башлап китте: – Менә хәзер кайберәүләр Сабитовны урыныннан бушатуны таләп итәләр. Беспартийный, диләр, ышанычлы кеше түгел, диләр, ОРСны имеп ята, диләр. Билгеле, үз кулында булгач имә дә торгандыр, безнең хәзерге сәүдә системасында моның өчен мөмкинчелекләр бик күп әле… Ләкин Сабитов үзе, конкрет алганда, күпме ашаган – без моны белмибез, кулыбызда материал юк һәм без аны тотып судка бирә алмыйбыз. Ә болай гына, фәлән-фәсмәтән дип кенә чыгарып җибәрсәк, аны ун җиргә чакырып алачаклар. Беспартийный дип тормаячаклар. Хәер, аның беспартийный булуы яхшырак та, чөнки партийный башы белән «ашаса», тагы да әшәкерәк булыр иде, – диде директор, мәгънәле генә елмаеп. – Менә ни өчен мин иптәш Симаков таләбе белән һич килешә алмыйм. Юк, Сабитов кебек тәҗрибәле работникны чыгарып җибәрергә ярамый. Ул әле безгә бик кирәк. Ләкин мин моның белән Сабитовның кимчелекләренә күз йомыйк, гаепләрен кичерик дип әйтергә җыенмыйм. Һич юк… Менә ревизия ачкан җитешсезлекләр турында без аңа нык кына кисәтү ясарга тиешбез. Мин әле үзем бу хакта аның белән сөйләшәчәкмен. Ә инде безнең ОРСта, гомумән, законсыз «ашау»лар, урлаулар бетсен өчен, җәмәгать контролен көчәйтергә кирәк. Сәүдә работникларын куып бетерү ул – иң ансат юл, ә менә аларны тәрбияләү, аларның эшенә көн дә күз-колак булып тору – бусы инде шактый авыр юл, әмма бердәнбер дөрес юл…

Билгеле инде, берәү дә аңа каршы чыкмады, хәтта Симаков та, чыраен сытып, телен тешләргә мәҗбүр булды. Завод директорларының авторитетлары һәм хокуклары гаять зур иде, аларның әйткәннәре закон булып йөри иде, һәм Симаков, яңа кеше булса да, моны бик яхшы белә иде. Әлбәттә, директорның әйткәннәренә карап кына, аның Зөфәр турындагы фикере һич үзгәрмәде, ләкин бюрода утыручылар барысы да, ихластанмы-түгелме, «хуҗа» сүзенә кушылгач, хәзергә аңа да тыелып калудан башка чара юк иде. Бөтен хикмәт шунда ки, директорның ашыкмыйча, җайлап кына, әмма бик төпле итеп сөйләгән сүзләренә каршы куярлык дәлилләре аның җитәрлек түгел иде, ә Зөфәр кебек оста яраша һәм яшеренә белгән карьеристны ялангач кул белән генә якасыннан алып булмаячак икән. Димәк, вакыт кирәк, фактлар кирәк… Ләкин бу ихтыярсыз чигенү Симаковның солдат табигате өчен бик авыр иде булса кирәк, гүя менә бөтен кырыс кыяфәте белән ул: «Туктагыз, мин сезгә әле мактаулы коммерсантыгызның кем икәнлеген бер килеп күрсәтермен!» – дип әйтеп тора иде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации