Электронная библиотека » Амирхан Еники » » онлайн чтение - страница 5

Текст книги "Әсәрләр. 2 том"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:40


Автор книги: Амирхан Еники


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 45 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Һәм алар күбрәк бер-берсенең күзләренә карашып, шул карашлары белән бер-берсен тикшереп-сынап һәм телдән әйтелмәгән кадәресен аңлатырга тырышып, озак кына сөйләшеп утырдылар. Зөфәр, теге вакытта үзе Турайдан киткәннән соң, аларның кайсы авылларда булуларын, ничек йөрүләрен, кайчан кайтуларын сорашты. Бу, әлбәттә, бик әдәпле, бик тыйнак сөйләшү иде, әмма ләкин иң чынын, иң кирәген сөйләшү түгел иде, чөнки бу минутта аларның күңелләрендә бөтенләй икенче уй, икенче хисләр иде. Сүз хәзер бары мәхәббәт турында, бер-берсен сагыну турында барырга тиеш – шул гына аларның күңелендә хәзер, әмма… Һаман нидер тота, кыюсызлыкмы, ялган оятмы телләрен һәм хәрәкәтләрен бәйләп тора иде. Моны аеруча тирән-үткен итеп Зөфәр сизеп утыра, һәм ничек кенә тыелып, әдәп саклап утырмасын, Рәшидә барыбер аны үзенә тарта, барыбер аның тулы иреннәре, күкрәкләре, тар юбкасы аша түгәрәкләнеп беленеп торган төз аяклары аны гел борчып-котыртып тора иде… Белә бит инде ул аны, татыды бит инде, шулай булгач, нигә кирәк бу тыелып азаплану, ялган әдәп саклап маташу? Рәшидә үзе дә сизми дисеңме?.. Юк, сизә булыр, сизәргә тиеш… Әнә бит Зөфәрнең тилмереп каравыннан ул да барысын төшенгәндәй исереп китеп, онытылып карый башлый ич!.. Чынлап та, иң кадерлесен, иң сакларга тиешлесен кызганмады лабаса, асылда бит, инде ул аныкы, йә, ни югалта ул хәзер?!

Шулай уйлады Зөфәр һәм үзенчә бик хаклы дип тапкан шул уй-хисен, тыелгысыз дәртен салмак-киеренке, әмма йомшак тавышы белән дә, ялварулы, әмма көйдергеч карашы белән дә Рәшидәнең йөрәгенә ничек тә үткәрергә, ничек тә аны үзенеке төсле үк хәлгә китерергә тырышты һәм ахырда, кара-каршы шундый бер «көйләнү»не сизеп булса кирәк, ул аның кулларыннан тотып, үзенә тарта башлады. Рәшидә, зәгыйфь кенә каршылык күрсәтеп, ләкин «барыбер инде!» дигәндәй, ихтыярсыз буйсынып, акрын гына урындыгыннан күтәрелде. Зөфәр, тиз генә торып, аның иңбашыннан кочаклап алды. Ханым, бер мәлгә хәлсезләнеп, гүя актык мәртәбә авыр, газаплы үкенүдән: «Нишләдем мин, нишләдем?» – дигән төсле, йөзе белән Зөфәрнең күкрәгенә капланып торды. Һәм шулай аз гына мескенәеп, онытылып торганнан соң, кисәк кенә кыюланып башын күтәрде, батыраеп, дымлы күзләре белән егетнең күзләренә төбәлде һәм, аяк очларына басып, кибеп киткән иреннәре белән егеткә үрелде.


Аннары алар урын өстендә озак кына тынып, уйланып, ара-тирә сөйләшеп яттылар. Шул чакта Зөфәр, шушы минуттан үзен ничектер өстен, хуҗа бер кеше итеп сизгән хәлдә, Рәшидәдән шәхси тормышы турында (дөресрәге, ире бармы-юкмы – шул хакта) сорашып алды. Рәшидә бу хакта сөйләргә бер дә теләк сиздермичә бераз уйланып, көттереп ятты, шуннан соң гына артык җәелмичә кыска гына сөйләп бирде: әйе, аның ире булган. Фин сугышы алдыннан ул бик яшьли генә берәүгә, ачыграк әйткәндә, опера театрының бер музыкантына иргә чыккан… Ленинградтан килгән кеше булган икән ул үзе… Менә шул ире фин сугышы башлангач киткән. Ләкин ул аннан кире борылып кайтмаган, шактый вакыт хәбәрсез торганнан соң, мин монда урнаштым, Казанга кайта алмыйм, теләсәң үзең кил, дип, хат кына язган… Рәшидә, билгеле, аның артыннан бармаган, чөнки ул – татар артисткасы, татар сәнгатендә эшләргә тиеш.... Шулай итеп, музыкант белән аның арасы өзелгән… Үкенми ул үзе бу эшкә, оныткан инде ул аны, чөнки башта ук аларның бәйләнешләре ныклы була алмаган. Музыкант коточкыч эгоист булган, Рәшидәне аңламаган, аңларга да теләмәгән, гомумән, аңа, син кем дә мин кем дип, бик югарыдан гына караган. Әйе, менә шул… Яшьлекнең үкенечле хатасын – газабын инде ул үзе генә белә!

Шулай тыелып кына, әрнүен-үкенечен эченә йотып кына сөйләп бирде Рәшидә башыннан кичкәнен. Авыр һәм ямьсез тәэсир калдырды аның бу сөйләгәннәре Зөфәрдә… Дөрес, башта кыска гына берара аның күңелендә Рәшидәне кызгану тойгысы уяна язып куйды. Ләкин бик тиз бу күбәләктәй зәгыйфь тойгыны ачу, нәфрәт, көнчелек кебек аюдай зур усал тойгылар басып китте. Көнчелек аның ирлек горурлыгын күсе кебек кимерә башлады, ә музыкантка җен ачулары кабарды: менә шул бурзай чәйнәп ташлаган чеби хәзер аның янында ята түгелме соң?! Әмма Зөфәр эчендәгесен тиз генә тышка чыгара торган кеше түгел, шуңа күрә бер сүз, бер хәрәкәт белән дә ул йөрәгендә купкан тойгыларын сиздермәде, тик салкын бүрәнәдәй кирәгеннән артык җансыз, тын калып, иреннәрен кысып, чалкан ята бирде. Рәшидә, билгеле, аның хәлен ачык сизде һәм үз нәүбәтендә, дәшмичә, орынмыйча, ни булып бетәсен генә көтеп ятты. Зөфәр алдында ул үзен һич гаепле итеп тоймый иде, нәрсә өчен булса да акланырга кирәк дип тапмый иде, ләкин шуңа карамастан Зөфәрне нигәдер азрак кызгана да, ихтыярсыздан аны югалтмыйм дип курка да иде. Әллә ничек менә шушы авыр сөйләшүдән соң ул аны бик бирелеп, бик саф итеп яратыр иде кебек.

…Алар арасында бу хакта шул көнне дә, соңыннан да бүтән сүз булмады. Зөфәр Рәшидәнең үткәненә юри яңадан кайтырга теләмәде, вакчыл-көнче булуга караганда, искитмәгән горурлык күрсәтүне отышлырак дип санады, шуңа күрә эчен тырнаган ямьсез тойгыларны ничек тә басарга һәм Рәшидәгә мөнәсәбәтен үзгәртмәскә тырышты, әмма, шуның белән бергә, үзе өчен бик җитди нәтиҗәне ясап та куйды: юк, Рәшидә аңа лаек хатын түгел! Ул инде өйләнмәгән егет башы белән ниндидер бер килмешәк ташлап киткән шактый җилбәзәк хатынны үзенә гомерлек яр итмәячәк! Аның кебек кешегә, вакыты җиткәч, кул тимәгән чәчәктәй саф кыз да табылыр… Асылда бит, бу – аның күптән күңелендә йөрткән чын теләге, татлы хыялы, аны инде филармония артисткасы гына үзгәртә алмаячак.

Ләкин, әнә шундый нәтиҗәне ясап куюга карамастан, Зөфәр Рәшидәне тиз генә ташларга һич уйламый да иде. Ни өчен ташларга? Аның кебек ялгызакның бер «күңел юаткычы» булырга тиеш түгелмени? Ничек диләр әле, «сөяркә» диләрме? Әйе, нәкъ менә үзе!.. Ә Рәшидә сөяркә булыр өчен бик тә уңай, бик тә кулай хатын инде. Үзе япа-ялгыз, үзе чибәр-сылу, үзе яшь артистка – мондыйны бит кешеләр махсус эзләп тә таба алмыйлар! Юк, ташлау түгел, аны ничек тә сакларга, саклау гына түгел, кадерләп тотарга да кирәк иде әле. Күпмегә кадәр бу сузылыр – ул хакта алдан юрап куймаска да мөмкин, вакыт үзе күрсәтер.

Алар Хәмит бүлмәсендә әледән-әле очраша торган булдылар. Рәшидә шәһәрдә чакта бу очрашу шактый еш кабатланды, ә гастрольгә чыгып киткән чакларында озак кына өзелеп тә торгалады. Мондый вакытларда Зөфәр аны бик юксынып, сагынып көтә иде. Ничектер ул аңа бик ияләште… Аның эштән башка бүтән бер кызыгы да булмаган шактый күңелсез тормышына Рәшидә ниндидер ямь-яктылык алып килә иде. Уйламыйча, сагынмыйча, теләмичә тора алмый иде ул аны! Һәм озак торып очрашкан минутларда «сайрар кошын» иркәләп-сөеп туймый иде ул… Ә соңыннан борчылып уйлана иде: бу ни хәл бу, бик тирәнгә китте түгелме соң бу, ахыры ни белән бетәр моның?! Хәер, мондый борчылу бик тиз яңадан сагына башлауга әйләнеп кала иде. Акыл исәбе түгел, йөрәк таләбе көчле чак иде шул әле!

Рәшидә исә Зөфәрнең кайнар «мәхәббәте»ннән тәмам сихерләнеп, шуңа чиксез куанып, беткәнче аныкы гына булып йөри бирде. Билгеле инде, ул үзен сөяркә итеп танудан бик ерак иде, хәтта андый нәрсә бер генә тапкыр булсын аның күңеленә дә килмәде… Киресенчә, бик сәер башланган бу якынлыкны ул ихтыяри, тигез, шунлыктан чын, саф мәхәббәт дип уйлый иде. Асылда бит, ул Зөфәрнең нинди кеше булуын, нинди уй, нинди теләкләр белән яшәвен бөтенләй белми дә иде.

Менә шуңа күрәдер инде егетнең, әледән-әле сынап: «Яратасыңмы?» – дип соравына каршы Рәшидә балаларча бик самими итеп, гел бер үк сүзләр белән җавап кайтара иде:

– Әйе, яратам!

– Ни өчен яратасың?

– Ни өченме? Әллә тагын… Моны әйтеп буламы икән соң? – Ул, чыраена җитдилек бирергә тырышып, кашларын җыерган була, ә үзенең шук йөзеннән шат көлү пырхылдап очарга гына тора. – Син әнә нинди дәүсең, тазасың, ә үзең бик сабырсың, йомшаксың… Мин бит тупас ирләрне бер дә яратмыйм… Әйе, күңелең йомшак, мөгамәләң йомшак… миңа рәхәт синең белән… Менә ни өчен яратам шикелле мин сине, акыллы, сабыр, җирән кашкам! – Һәм шаркылдап көлеп, ул, иркә песидәй, егетнең киң күкрәгенә сыена иде.

Бу аның бәхетле минутларында шаярып сөйләнүе иде. Ләкин бер кичне, нәрсәдәндер борчылып уйга калган чагында, ул үзенең гамәлен Зөфәргә бик җитди, ачык итеп тә әйтеп бирде:

– Мин беләм, Зөфәр, синең миңа ничек каравыңны, – диде ул әкрен, моңсу гына. – Ансат кына кулыгызга төшкән хатын-кызга сез, ирләр, гомумән, бик түбән карыйсыз… Аңламыйсыз сез аларны… Йә, ни өчен мин сине беренче килүеңнән үк… кабул иттем?.. Ир кирәктән дисең инде син, телдән әйтмәсәң дә, эчеңнән шулай уйлыйсың. Хәер, синең урыныңда кайсы ир дә шулай уйлар иде… Ә бит мин авыл-район җирләрендә һаман йөреп торам, төрле кешеләр белән очрашырга туры килде миңа, синең кебек мыштым гына үрмәләп килүчеләр аз булмады, ләкин мин аларны тибеп кенә очыра идем… Ә бу юлы… бу юлы мин алай эшли алмадым… Ходаем, ни булды соң миңа, ничек соң мин шулай… онытылдым?.. Белмим, белмим!.. Тик шуны беләм: син беренче күренүдән үк әллә ничек менә күңелемне җилсеттең… яхшы кеше, ягымлы кеше булып күрендең син минем күземә, Зөфәр!.. Ләкин ул гына аз әле, ул гына җитми әле… Бер хатын да, кеше миңа ошады дип кенә, акылын җуймый, юк!.. Тагын нидер кирәк иде, әйе, нидер кирәк иде… Хәтерлисеңме, акыллым, Турай клубында мин җырлап бетергәч, халык миңа ни диеп кычкырды?.. «Безнеке кебек сугыш кырларында йөргән ярың булса, исән-сау кавышырга насыйп итсен», – дип кычкырды бит! Ә минем юк, көтәр беркемем дә юк, мин ялгыз!.. Ялгыз, ялгыз!.. Әгәр минем көтәр кешем булса иде, мин, намусыма түгел, кигән туфлиемә дә тузан бөртеге төшермичә, аны көтәр идем, биш ел да, ун ел да, гомерем буена да көтәр идем. Ләкин юк шул, юк, кәккүктәй ялгыз мин! Аңлыйсыңмы син шуны, Зөфәрем?! Акланырга тырыша дип уйлый күрмә, Зөфәр! Юк, мин акланырга теләмим, аклана белмим, тик шул чактагы хәлемне аңлатыр өчен, мин сиңа бөтенесен ачыктан-ачык сөйлим генә… Син бел, барысын да бел!.. Әйе, мин ялгыз хатын, миңа әле егерме дүрт яшь кенә, үзең күргәнчә, елның җиде-сигез аен авылларда йөрүче, кайткан чакларында бер карчыкның юеш почмагында торучы, ятарга үз караваты да булмаган билгесез бер артистка – менә мин кем. Әмма минем мәхәббәткә һәм бәхеткә хакым бар иде. Миңа җылы кирәк иде, юаныч көттем, күңелем эчкерсез дуслыгы кирәк иде… Мин көттем, күңелем белән бик күптән көттем… Ниһаять, син очрадың… Мин беренче караштан ук гашыйк булуга ышанмыйм, әмма салкын вокзал эчендә син каршыма килеп баскач, йөрәгем, сискәнеп, миңа: «Менә ул кеше!» – диде… Әйе, ниндидер бер тетрәнү, уяну, сагаю бөтен эчемне өшетеп, эсселәндереп узды… Менә ничек башланды ул… Ә син безнең белән ачык кына, йомшак кына сөйләштең. Авыр хәлебезгә кереп, тизрәк атлар да табып китердең… Өстемә толыбыңны бирдең, аякларымны салам белән урадың, юл буе, салкыннан өшемиме бу, дип кайгыртып бардың. Һа, ир кешенең әнә шундый эчкерсез яхшылыгын хатын-кыз аңлый белә ул, бәяли белә, дустым!.. Әгәр шул чакта син бер генә хәрәкәт яки сүз белән үзеңнең берәр яшерен теләгеңне сиздергән булсаң, ант итеп әйтәм, безнең арада һични булмас иде. Алай гына да түгел, минем йөрәгем шунда ук йомылган булыр иде, син минем өчен югалган, беткән булыр идең… Ышанасыңмы?.. Ләкин син фатирга төшкәч тә, концерттан кайтып ашап-эчеп утырган чакта да үзеңне гаҗәп тыйнак, әдәпле тота белдең. Миңа бик игътибарлы булдың, хәер, бер миңа гына түгел, безнең барыбызга да чын кешечә бертигез була белдең… Һәм минем күңелем, шуңа балаларча сөенеп, сиңа һаман тартыла, якыная барды… Тик син моны дөрес аңла, Зөфәр, дөрес аңла, бу бик саф, гөнаһсыз, керсез хис иде. Юк, мин сиңа ир итеп кенә караудан, сине ир итеп теләүдән бик, бик ерак идем. Мин гүя кеше таптым, кешегә сокландым, шул кешенең үзе, җылы, йомшак мөнәсәбәте миңа тансык иде, миңа кадерле иде…

– Ә соңыннан? – диде Зөфәр сак кына.

– Мин беләм синең нәрсә уйлап соравыңны, Зөфәр, – диде Рәшидә, ашыгып; кинәт аның күзләренә яшь килеп тулды, һәм ул бугазына күтәрелгән төерне йотып куйды. – Ашыкма, мин сөйлим, барысын да… Син белергә тиешсең… Әйе, ул төнне мин дә йоклый алмыйча яттым. Синең йокламавыңны белеп, һәр кыймылдавыңа колак салып яттым… Көттемме мин сине? Әйе, көттем, яшермим. Мин бит үзем дә тынычлыгымны җуйган идем. Хәтта син миңа тиярсең дигән курку да күңелемә килмәде… Нишлим, «Үзе егылган еламас» диләрме, менә шул инде… Әйе, мин сиңа ачулана да, рәнҗи дә алмадым, чөнки ул син идең, син булганга күрә генә мин… синеке булдым… Әмма шул хәлдән соң минем ниләр кичергәнемне белсәң иде!.. Әле кочагыңда чакта ук инде мин шул минуттан сиңа буйсынган зәгыйфь бер хатын булып калуымны тойдым. Кинәт үземне кызганудан күземә яшьләрем килде һәм йөрәгемә авыр бер төер утырып калды… Хәзер дә ул төернең беткәне юк. Ләкин шул кичтән соң мин синең өчен яши башладым, Зөфәрем!.. Барысы да сиңа, барысы да синең аша гына. Хатын-кыз мәхәббәте шулай ул – үземә дими, аңа булсын, ди. Бәхетне дә, рәхәтне дә үзе биреп кенә таба ала… Тик… тик үкенечкә генә булмаса ярар иде!.. – Һәм Рәшидә әкрен, тирән сулап башын иде, тынды, бүтән кузгалмады.

Аның бу беренче һәм соңгы мәртәбә рәхимсез ачыклык белән сөйләгән сүзләреннән Зөфәр үзе дә ни әйтергә белмичә озак кына тынып утырды. «Әйе, мәсьәлә шактый катлаулы икән!» – дип, ихтыярсыздан уйланып калды ул һәм Рәшидәнең моңарчы күпме үкенү, икеләнү газаплары кичереп килгәнлеген үз күзе белән күргәндәй булды. Кеше кайгысын тыңлап, йөрәгенә якын алып өйрәнмәгән булса да, ул Рәшидәне чынлап кызганды һәм аңа тагын да йомшаграк, игътибарлырак булырга кирәк дигән фикергә килде… (Әйе, онытсын бичара үзенең бу әрнү-үкенүләрен, югыйсә икесенә дә кыен ич болай!) Шуның белән бергә, реаль уйлаучы кеше буларак, ул Рәшидәнең ялгызлыктан зарлануыннан икенче бер нәтиҗә дә ясап куйды: тормыш хәзер бик авыр, кытлык-мохтаҗлык бик зур, бигрәк тә артистка кеше бу мохтаҗлыкны авыр кичерәдер, димәк, аңа аз-маз ярдәм дә иткәләргә кирәктер… Ихтимал, Рәшидә үзе дә моны эченнән өмет итеп йөридер… Ничек кенә булмасын, хатын-кыз бүләк алырга ярата ул… Шулай хөкем итте Зөфәр. Элек тә бу хакта уйланганы бар иде, хәзер исә уңай форсат чыкты дип исәпләде.

Һәм озак та үтми, бер очрашуларында ул Рәшидәгә маркизет күлмәклек китерде. Рәшидә моңа бик куанды, күктәй ачык зәңгәр маркизетны кат-кат тотып та, сүтеп тә, өстенә каплап та карады.

– Бик килешә икән, – диде, – выходной күлмәк тектереп була икән, – диде, аннары: – Күпме тора соң бу? – дип тә сорады.

Зөфәр аңа ваемсыз гына:

– Күпме торганын сорама, мин сиңа бүләк итеп китердем, – диде.

Рәшидә моны ишеткәч, берьюлы җитдиләнеп, хәтта караңгыланып китте.

– Юк, мин синнән бүләк кабул итә алмыйм, – диде ул салкын-коры гына.

Зөфәр артык гаҗәпләнүдән бераз ни әйтергә белмичә торды.

– Туктале, – диде ул, күзләрен зур ачып. – Ни өчен алмыйсың? Мин бит шаярып әйтмим… Чын ихластан сиңа бүләк итеп китердем!

– Рәхмәт, ышанам, ләкин барыбер ала алмыйм! Әйтмәгән булсам белеп тор: түләүсез мин синнән төймә дә алачак түгелмен!

– Бу ни өчен тагын?

– Шулай. Намусым кушмый. Хурланам… Бүләк түгел, түләү бу… Юк-юк, кирәкми…

– Гаҗәп, гаҗәп! – диде Зөфәр, шаккатудан кулларын җәеп.

– Бер дә гаҗәпләнер урын юк монда! – диде Рәшидә, нигәдер һаман кыза һәм гасабилана барып. – Без – тигез кешеләр! Беләсеңме шуны – тип-тигез кешеләр!.. Мәхәббәтемне бирәм, мәхәббәтеңне алам, әмма өстәү кирәкми, түләү кирәкми… Андыйлардан түгел мин!

Аның кашлары тартылды, күзләре кинәт яшь белән тулды һәм, Зөфәр каршы бер сүз әйтте исә, һичшиксез, үксеп елап та җибәрер иде. Зөфәр нәкъ кирәк минутта тыела белде. Хәер, Рәшидәнең һич көтелмәгән яктан бу кадәр кинәт ачылып куюы аны шундый гаҗәп-хәйранга калдырды ки, гомумән, ни дә булса аңлаудан һәм әйтә алудан ул ерак иде әле. Тик күпмедер вакыт үткәннән соң гына, урындык аркасында эленеп яткан маркизетка ымлап сорап куйды:

– Кире алып китиммени инде?

– Юк, нигә, калдыр… Мин акчасын түләрмен…

– Ә мин нинди йөз белән синнән акча алыйм? Шул хакта да уйладыңмы син?

Рәшидә килеп Зөфәрнең иңбашына кулын салды, ул инде бераз тынычлана төшкән иде.

– Үпкәләмә! Мин бит сине гаепләмим, акыллым! Беләм: син ихлас күңелдән мине куандырырга теләгәнсең… Рәхмәт моның өчен, рәхмәт! Ләкин син дә мине аңла инде: кабул итә алмыйм мин бүләк, бигрәк тә синнән, бигрәк тә хәзергедәй авыр чакта…

Зөфәр, кабаланып, аның сүзен бүлде:

– Ну, ярар, бүләк булмасын, бүләк түгел, ди, ярдәм… Ярдәм итәргә генә минем хакым бардыр бит инде?.. Моны җиде ят та бер-берсенә эшли…

Рәшидә, ихтыярсыз елмаеп, Зөфәргә бармак янап алды:

– Һай, хәйләкәр дә соң үзең! Ярдәм, имеш!.. Ярый, алайса, дустым, ярдәмгә мин дә каршы түгел… Менә нинди әйбәт материя табып китергәнсең, бик кыйммәт тормаса, мин аны алып калырмын. Шушы инде синең миңа зур ярдәмең булыр. Зөфәрем табып бирде, дип, мин аны куана-куана киеп йөрермен! Дөресме?

Зөфәр артык бәхәскә кереп тормады, чөнки Рәшидәнең үз сүзендә нык торачагы көн кебек ачык иде. Уйлый белгән кешегә бу кечкенә вакыйгадан шактый гыйбрәтле нәтиҗәләр ясарга мөмкин иде: Зөфәрне иң нык гаҗәпләндергәне – Рәшидәнең үз абруен һәм горурлыгын саклауда искиткеч катылык күрсәтүе булды. Көтмәгән иде ул моны, һич көтмәгән иде… Әгәр артистканың тормышы шәптән булса бер хәер иде. Югыйсә көнен көнгә чак ялгап, бик авырлык белән генә алып бара бит!.. Беренче генә очрашулары түгел, Зөфәр моны күптән сизеп-күреп өлгергән иде инде. Кайбер килүләрендә Рәшидә күңелсез, боек була, озак кына башын тотып, хәлсезләнеп утыра. «Ни булды, әллә авырыйсыңмы?» – дигәч, тизрәк елмаерга тырышып: «Юк, авырмыйм, болай гына», – дип әйткән була торган иде. Ләкин, никадәр генә яшермәсен, бу хәлсезләнеп, боегып калуның сәбәбе, нигездә, һаман шул авыр мохтаҗлыктан, туры гына әйткәндә, ачлы-туклы торудан килеп чыкканлыгын белү бер дә кыен түгел иде. Соңга табарак Зөфәр Хәмит бүлмәсендә икесе өчен генә сый да әзерли башлаган иде. Плиткада бик әйбәт төсле кофе кайнатып ала, табынга ак күмәч, май, шикәр, ит яки балык консервысы ачып куя һәм кунагын каршысына гына утыртып сыйларга тотына иде. Шул чакта Рәшидә, бичара, нихәтле генә күңелсез булмасын, бөтенләй икенче кешегә әверелеп китә иде. Юк, ул ашка ташланмый, юк, бик әдәп саклап, матур итеп, нечкә бармаклары белән аз-аз гына алып ашый, әмма шул сыйларга кагылу белән, аның кәефе нәкъ балаларныкы төсле булып үзгәрә иде. Шунда ук сөйләнә, көлә, шаяра башлый, ә ашап туйгач, хәтта: «Синең өчен генә!» – дип җырлап та куйгалый иде.

…Һәм менә шул хатын Зөфәрнең китергән бүләген алмады, катгый рәвештә кире какты!.. Әйе, гыйбрәт бу… Мәхәббәт уртак булырга мөмкин, сыныкны уртаклашырга мөмкин, әмма кешелек горурлыгын урталай бүлеп булмый икән. Кешенең үзенә куйган бәясе бар – шуннан бервакытта да төшмәячәк ул!

Рәшидәнең Зөфәрне әнә шулай гаҗәп-хәйранга калдырган чаклары аз булмады. Бриллиант кисәгедәй йә үзәге, йә берәр кырые белән кинәт нур чәчеп, чагылып куйгалый иде ул… Аеруча хыял матурлый торган иде аны…

Зөфәрнең юмарт мәхәббәтеннән һәм сыеннан кәефе бик яхшырып киткән минутларда ул үзенең кадерле хыялларын, хыял иткән максатларын дәртләнеп сөйләргә тотына иде… «Мин лирик героиня булырга телим, – ди иде ул Зөфәргә, бик зур серен ачкандай итеп. – Эстрада җырчысы булып йөрүдән тәмам туйдым, аннары ул мине һич канәгатьләндерми, минем сәхнәдә уйныйсым килә, төрле-төрле образлар тудырасым килә, аңлыйсыңмы?.. Бу – минем хыялым, сугыш кына бетсен, мин барыбер театрга күчәчәкмен… Әйе, менә әйтте диярсең! Миндә бит теге ни, әлеге драматический талант бар, беләсеңме син шуны?.. «Гроза»дан Катеринаны яки «Мәкер вә мәхәббәт»тән Луизаны мин сиңа шундый итеп уйнап күрсәтер идем, җанкисәгем… Һо! Чәчләрең үрә торыр иде!.. Ышанасыңмы, юк, әйт, ышанасыңмы?.. Алайса, менә шул!.. Үзебезнең әйберләрдәнме?.. Үзебезнең әйберләрдән «Галиябану»ны бик яратам. Галиябануны уйнаганым да бар… Телисеңме, мин хәзер сиңа аны уйнап күрсәтәм, юк, телисеңме?»

Һәм ул, җавап та көтмичә тиз генә торып, кыек яулыгын татар кызларыча башына бөркәнеп, җиңел генә атлап тәрәзә кырыена бара. Шунда ук бөтен хәрәкәт-кыланышы белән нәфис-сылу Галиябануга әверелеп уйный да башлый. Искиткеч үзгәреш!.. Урамнан исемен атап җырлаучыларны ишеткәч, нәкъ менә кыр кәҗәседәй куркып-сагаеп та калган, сөенеп-очкынланып та киткән, борчылып-сабырсызланып та көткән унсигез яшьлек саф, садә авыл кызы күз алдына килә дә баса. Инде ул, тәрәзә яңагына ышыклана биреп, Хәлиленә каршы әкрен генә, дулкынланып, тибрәнеп кенә җырлап та җибәргәч – бетте, моның кебек тулы иллюзияне сәхнәдә дә сирәк күрерсең!.. Әйе, бар икән, бар икән үзендә илаһи, чын талант, кодрәтле талант!..

Рәшидә үзе дә шуны ачык тоеп, шуңардан әйтеп бетергесез сөенеп, Зөфәр янына атылып килә дә, алдына утырып, муеныннан кочып ала.

– Сәнгатьне яратасыңмы син? Театрны яратасыңмы син, абыем? Әллә артистканың үзен генә яратасыңмы? – ди ул, балаларча сыенып-сыйпаланып.

– Яратам, яратам, сине дә, театрны да, Галиябануны да – барыгызны да яратам! – ди Зөфәр, Рәшидәнең яшьләнеп киткән күзләреннән үбә-үбә.

Һәм иң гаҗәбе: һич риясыз әйтә ул моны, шушы минутта хис иткәнен әйтә, чөнки бу минутта ул үзе дә ничектер икенче төрлерәк кеше булып китә иде. Шушындый гүзәл, ак хыяллы, нечкә, пакь җанлы бер хатынның якын, ышанычлы кешесе булу аны ничектер үз күз алдында үстереп җибәрә, күңелен әйбәт бер горурлык белән тутыра иде. Алай гына да түгел, бүтән бервакытта да татырга туры килмәгән, бары чын матурлыктан, якты уйлардан гына килергә мөмкин булган аеруча тирән, олы бер бәхет кичергән кебек тә була иде ул…

Һәм менә шундый чакларында Зөфәр, артисткага «сөяркә» итеп кенә каравын онытып, әгәр сорасам, Рәшидә миңа иргә чыгар идеме икән, дип тә уйлый торган иде. Бу хакта алар арасында бер генә тапкыр да сүз булганы юк; егет кирәк тапмагач, кыз бервакытта да үзе башламый инде, билгеле… Ләкин, Зөфәр исәбенчә, Рәшидә аңа чыгар иде, бик теләп чыгар иде, чөнки Рәшидә аны ярата, аңа ышанып карый. Моны исбат итеп торасы да юк… Дөрес, Рәшидә торгашларны бер дә яратмый, сәүдә тирәсенә оялаган кешеләрнең күбесен жуликлар дип саный, ләкин Зөфәрне ул торгаш дип белми иде. Киресенчә, Зөфәр зур заводның ОРСында бүлек мөдире булып эшләгәч, ул аны дәүләт ышанычын казанган җаваплы работник дип исәпли иде. Һич шикләнмичә, гадел, намуслы, яхшы кеше дип уйлый иде ул аның хакында… Бер дә гаҗәп түгел, чөнки Зөфәр, болай өстән караганда, әйбәт кеше иде, аннары, кирәксә, гомумән, ул үзен иң уңай яктан күрсәтә дә белә иде. Рәхим ит, ул – игътибарлы да, ачык йөзле дә, йомшак телле дә, тыйнак, сабыр да, кыскасы, милый человек!

Шуның белән бергә, ул гаять сак кеше дә иде, бервакытта да артыгын сөйләмәс, күбрәк бик акыллы итеп дәшмичә торыр, шуңа күрә дә ул Рәшидәне рәхәтләнеп тыңлады, тәэсирләнде, сокланды, әмма үзенең уй-теләкләрен аңа һичкайчан сөйләмәде – иң яратып, нечкәреп, күңеле белән беткәнче ачыласы килеп якынайган чакларында да йомык-бикле булып калды… Акыл искиткеч уяу иде аңарда!

Әйе, тормыш схемаларны вата. Йөрәкләр бергә, тәннәр бергә, ә теләкләр үзгә, уйлар башка! Зөфәр өчен Рәшидә, күпме генә ул аны яратмасын, һаман шулай мәхәббәткә юмарт, уңай сөяркә булудан узмады, чөнки аның идеалы Рәшидә түгел иде. Ә менә кешегә бик ышанучан, кеше турында бары яхшы итеп кенә уйлаучан, беркатлы садә-самими яшь ханым өчен исә Зөфәр бик әйбәт, бик сөйкемле егет иде, һәм ул аны ир итеп кенә түгел, күңеленә ошаган кеше итеп тә чын ихластан бирелеп яратты. Өйлән, ал мине, дип әйтергә кыймады, әлбәттә, ләкин шулай да эченнән генә һаман өмет итте булса кирәк…

1944 елның җәендә Рәшидә, башка артистлар белән бергә фронтка барып, ай ярым чамасы сугыш кырларында йөреп кайтты. Кайткач, ул Зөфәргә фронтта күргәннәрен түкми-чәчми сөйләп бирде. Төрлесеннән – куркынычыннан, кызыклысыннан – бик күп нәрсә җыеп кайткан икән үзе дә. Тик кавышу шатлыгыннан булса кирәк, күбрәк кызыклысын, ул, мин сиңа әйтим, солдатларның аларны искиткеч сөенеп, кочаклап-күтәреп каршы алуларын, концертларны балалардай йотлыгып тыңлауларын; ул, мин сиңа әйтим, зур-зур командирларның, хәтта генералларның аларны гаять хөрмәтләп йөртүләрен, бик шәп сыйлап кунак итүләрен; инде шуның өстенә тагын аңа, Рәшидәгә, бер йөзләп кешенең гашыйк булуын, хәтта бер яшь кенә подполковникның болар киткән чакта, кап-кара куркыныч пистолетын чыгарып, моңа сузуын, «Нигә бу миңа?» – дигәч, тегенең кулын йөрәгенә куеп: «Ханым, ташлап киткәнче атып китегез!» – дип ялварып әйтүен һәм башкаларын, һәм башкаларын гадәтенчә ялкынланып, бик матур тасвирлап сөйләде ул… Һәм аның шушы эчкерсез ышанып сөйләгән сүзләреннән Зөфәр үзе өчен бары бер генә нәтиҗә ясый алды: «Юк инде, артистка белән башың бәйләнә күрмәсен! Гомергә уртак хатынның ахмак ире булып йөрерсең шунда!..» Күп кенә ирләр төсле, чын мәхәббәтнең һәртөрле хыянәт-түбәнлекләрдән саклавын ул белми дә, аңламый да иде.

Сугыш беткән көннәрдә аларның мөнәсәбәтләре әнә шундый хәлдә иде. Ике төрле кеше, ике төрле мәхәббәт, асылда, ләкин ничек кенә булмасын, алар бер-берсенә бик нык бәйләнгәннәр иде инде. Сугышның бетүе исә алар арасындагы бу бәйләнешкә, һичшиксез, зур йогынты ясарга, аны теге яки бу якка үзгәртеп җибәрергә тиеш иде. Бигрәк тә Зөфәр, тыныч шартларга килеп эләккәч тә, үзенең күптәнге җитди планнары турында уйлана башлады. Рәшидә мәсьәләсе арткарак күчте. Ләкин якынлык өзелмәде, ул тик бераз сүрелә генә төште. Кыскасы, алар арасындагы тарихның башы булды, дәвамы булды, әмма ахыры юк иде әле.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации