Электронная библиотека » Амирхан Еники » » онлайн чтение - страница 13

Текст книги "Әсәрләр. 2 том"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:40


Автор книги: Амирхан Еники


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 13 (всего у книги 45 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Чәйдән соң алар кузгалдылар. Зөфәр Гамбәр туташны озата барды. Суконныйдан Кабан буена чыктылар, аннары Болак күпере аша узып, күлнең икенче ягына борылдылар. Кыз егеткә бераз ияләшеп өлгерде, ахрысы, юл буенча алар ашыкмыйча гына анысы-монысы турында сөйләшеп бардылар. Билгеле, күбрәк Зөфәр инициатива күрсәтергә тырышты, сорашты-нитте, шулай итеп, кызның да беркадәр телен ачты.

Аркылы Тукай урамының очына җиткәч, кыз туктады. Зөфәр аңлады: туташ үз өйләренә чаклы ук барып җитәргә теләми, уңайсызлана иде. Саубуллашкан чакта Зөфәр аның кулын каты итеп кысты, күзләренә карады, ничек тә җылырак итеп:

– Ышанам, бу безнең соңгы очрашуыбыз булмас, шулаймы, Гамбәр? – диде.

Туташ гадәтенчә кинәт кенә кызарды, мескен генә елмайды, озын керфекләрен тибрәтеп, башын кагып куйды.

Аерылып киткәч, Зөфәр кыз турында уйланып кайтты. Менә өйләнергә дип мактый-мактый димләгән туташны аңа күрсәттеләр. Ни дисең, ярамаслык кыз түгел, билгеле. Начар хатын булмас, бәлкем. Гомумән, кечкенә хатыннарны бик тәүфыйклы, бик ир җанлы була дип сөйлиләр. Аннары моңа өйләнүе дә бик ансат булыр шикелле… Тик шунысы гына аяныч: кыз Зөфәр күңелендә хәзергә бер генә төрле дә хис уята алмады. Сәбәбе нәрсәдер инде моның?

XV

Зөфәр шәһәрдә яңа ачылачак универмагка коммерческий директор булып барырга ризалыгын бирде. Хәзер аны күчерү турында Сәүдә министрлыгы белән ОРС арасында сөйләшү бара. Тоткарлык булмас кебек, чөнки Зөфәр ОРС җитәкчеләренә үзенең китәргә теләвен ачык белдерде. Һәрхәлдә, берәр атнадан ул яңа урында эшли башларга тиеш.

Яңа эш – киләчәккә яңа юл. Зөфәр мәсьәләгә әнә шулайрак карый. Иң элек ул үзенең хезмәт эшчәнлегендә югарырак баскычка күтәрелә, дәрәҗәлерәк кешегә әверелә, шулай итеп, аның алдында яңа мәйдан, яңа киңлекләр ачыла. Шуңа карап инде ул эшен-гамәлен дә, көнкүрешен дә ничектер бүтәнчәрәк, яңа шартларга яраштырып көйли белергә тиеш. Кем белә: бу сәүдә эшендә ул, бәлки, тагы да югарырак үсәр. Моның өчен аның бөтен мөмкинчелекләре бар. Әгәр эш партияле булу-булмауга килеп терәлә башласа, анысын да уйлап карарга ярый. Иптәш Әхмәтҗанов үзе үк өндәп тора бит… Дөрес, Зөфәр моңарчы нисбәтән кечкенә кеше иде, партиясез көенә дә бик әйбәт эшләп килде, кыскасы, урын өчен генә курка-шикләнә партиягә керүнең кирәге булмады. Инде киләчәктә кирәк була икән… хәер, бу хакта алдан ук баш ватмыйча да торырга мөмкин. Башны ваттыра торган икенче, ашыгычрак мәсьәләләр бар әле монда…

…Бу – Рәшидә-Гамбәр мәсьәләсе. Зөфәр өчен менә шул төенне, ниһаять, чишәр вакыт җитте. Һәм ничек тә озакка сузмыйча.

Дөресен генә әйткәндә, Гамбәр мәсьәләсе аны артык борчы– мый да, уйландырмый да иде. Аңа җиткерделәр инде: ул кызның үзенә дә, әти-әнисенә дә бик ошаган. Әгәр Зөфәр тарафын– нан әйбәтләп, чынлап сорау булса, шик юк, ике куллап бирәчәкләр. Ә кыз ярамаслык түгел. Шуңа күрә Гамбәрне ул кесәсенә кергән мал кебегрәк итеп саный иде инде.

Әмма Рәшидә… Рәшидә – икенче мәсьәлә. Рәшидә турында ансат кына уйлавы да, тәгаен бер карарга килүе дә бик-бик читен. Тик бер генә нәрсә ачык: аның йөрәгендә Гамбәр туташ Рәшидә урынын ала алмады, хисләре аның Рәшидәдә, һичшиксез, ул Рәшидәне ярата… Ияләшкән, күнеккән дә инде ул аңа, кинәт кенә аерылуы, югалтуы бик авыр булачак.

Соңгы көннәрдә Зөфәрне, бөтен корып йөргән исәпләренә каршы килеп дигәндәй, бер уй бик нык били, борчый башлады: әгәр ул Рәшидәгә өйләнеп куйса, ә?.. Тузга язмаган тиле, кысыр бер хыял түгелме бу?.. Мөмкин эшме, кирәкме, хәерлегә булачакмы? Ул бит күпме генә яратып йөрмәсен, Рәшидәгә өйләнү дигән фикерне моңарчы башына да китермәде. Киресенчә, иртәме-соңмы, ике ара өзелергә тиеш дигән уй белән йөрде, шуңа исәп тотты, хәтта артык якынаеп китмәс өчен, мөмкин кадәр сирәгрәк очрашырга тырышты. Башта ук бит ул аны кемнәндер калган хатын дип, артистка дип, үзе өчен һич лаек булмаган кешегә санады.

Ә хәзер аның уйлары – гаҗәп хәл! – бөтенләй икенче юнәлеш ала башлады: хуш, Рәшидә хатын кеше, ди, ләкин аңардан ни зарар? Өйләнер өчен кыз гына булсын дигәнмени?.. Гамбәр әнә өлгереп кенә җиткән кыз да бит, әмма ләкин булачак хатыныңның бөтен яме-тәме бары шуңарда гынамыни?.. Ә соңыннан ул Рәшидәдәге төсле нәфислекне, нечкәлекне, хисләр дәртен аңарда табармы, Рәшидәне яраткан кадәр үк аны яратып китә алырмы – бу кадәресе бик шикле!

Ләкин хикмәт анда гына да түгел әле. Иң мөһиме, шуларның кайсысына – Рәшидәгәме, Гамбәргәме – өйләнү аның өчен отышлырак булачак? Дөрес, Гамбәргә өйләнү хәвефсезрәк, ә Рәшидәгә өйләнү куркынычрак, чөнки Рәшидә – эше-тормышы белән аңардан шактый ерак кеше. Ләкин бу хәзергә генә шулай тоелмыймы икән, бергә кушылгач, бәлки, пар күгәрчендәй яраклашып торып та китәрләр. Кешеләрне уртак тормыш бик нык бәйли бит ул.

Аннары мәсьәләнең бу ягы да бар: ни өчен ул үзен бөтен яктан да бары сәүдә кешеләре белән чорнап алырга тиеш? Ул бит – хәзер дәрәҗәле кеше, үсеп бара торган кеше, бәс, шулай булгач, сәүдәгәр абзыйлар, сәүдәгәр бабайлар киләчәктә аның аягына тагылган авыр герләргә әйләнмәсләрме? Коммерческий директор тирәсендә кемнәр чуала, кемнәр белән ул аралаша-йөри, туган-тумачасы, агай-энесе кем – моны бит исәпкә алып торучылар булачак. Онытырга ярыймы соң!.. Ә хатының башка эш кешесе, әйтик, артистка булса, халык күзенә дә, начальниклар каршында да аның өчен бик уңай, бик отышлы булып чыгуы мөмкин. Чынлап та, Зөфәр Сабитовның хатыны яшь кенә артистка – бу, русчалап әйтеп җибәргәндә, что-то стоит, шайтан алгыры! Үзе төскә чибәр, сылу, кыланышлары сөйкемле, акыл да, сизгерлек тә юк түгел, чөчеп караучылар аз булмас иде аңа… Искусство әһеле почётта хәзер, тик бер ялтырап, күтәрелеп кенә китсен!.. Әлбәттә, ул үзенең Рәшидәсен иң модный, иң затлы киемнәргә генә төреп, кадерләп кенә йөртер иде… Һәм алар алдында нинди генә түрәләрнең ишекләре ачылмас иде!

Менә шундый хыяллар Зөфәрне соңгы вакытта котырта һәм мавыктыра башлады. Ә Рәшидәгә килгәндә инде, Зөфәр артык шикләнми иде, тәкъдим ясый калсам риза булыр, чыгар дип ышана иде. Юк, чыннан да, нишләп риза булмасын, ди, ул?.. Бердән, Рәшидә аны ярата, икенчедән, менә өч ел инде болай да аңа хатын булып йөри, өченчедән, Рәшидәнең дә бай, рәхәт тормышта яшисе килмимени? Артистка ич ул!

Кыскасы, Зөфәр Рәшидә белән яңадан бер очрашып, ачыграк һәм чынлабрак сөйләшеп карарга булды. Әлбәттә, ул аңа туп-туры: «Мин сиңа өйләнәм!» – дип әйтергә ашыкмас, чөнки бу – җиде кат үлчәп, бер кат кисүне сорый торган мәсьәлә. Башта кылын тартып карар, бераз өметләндереп куяр, аннары инде… күз күрер!.. Шулай уйлап, бераз баш ваткач, ул Рәшидәне туры үзенең өенә чакырырга булды. Әйдә, килсен, күрсен, белсен Зөфәрнең ничек яшәвен!.. Шушы үзе үк яшь хатынның йөрәген һәм хыялын әсир итмәсме?

…Инде бу карарга килгәч, тагын бер бик четерекле мәсьәләне хәл итәсе калды: Рәшидәнең килүен әнисе Таибә абыстай күрү түгел, сизми дә калырга тиеш. Шулай итмәгәндә, бер хикмәт тә чыкмаячак. Бүтәнен әйткән дә юк, хәтта юньләп сөйләшү дә мөмкин булмаячак… Соң, билгеле инде, Гамбәр туташны димләп кенә йөргән чакта, улы янына яшь бер ханымның килеп керүен карчык, керпе шикелле, бөтен энәләрен торгызып каршы алачак. Мондый вакытта үтә сизгер, үтә уяу булалар бит ул әни карчыклар!.. Димәк, аңардан котылырга кирәк. Ләкин ничек итеп, нинди генә хәйлә белән үзен берәр яры чыгарып җибәрергә?

Төрлечә уйлап, озак кына баш ватканнан соң, Зөфәр, ниһаять, исенә төшерде: әнисе күптән зиратка барып кайту турында сөйләнә иде. «Бу йортка күчкәч, барып, әтиегезнең рухын шатландыра алганым юк, көтәдер, бичара, бетмәде бу дөнья мәшәкате дә!» – дип, еш кына зарлана иде. Менә шәп тә булыр иде әгәр карчыкны шул Яңа бистә тарафларына озатып булса! Ләкин моны бик оста, шома эшли белергә кирәк.

Җомга көн кичке чәй янында Зөфәр газета караштырып утырган җиреннән әнисенә гүя болай гына әйтеп куйды:

– Әни, күптән зиратка әти янына барып кайту турында сөйләнә идең… Бара алмадың, ахрысы, инде…

– Кирәк иде, бик кирәк иде дә бит, – диде Таибә абыстай, авыр гына көрсенеп, – дөньясы, һич кенә менә бушый алмыйм.

– Әйе, эшең күп шул… Әллә шулай да, мин әйтәм, бу якшәмбедә Хөршид белән икәүләп барып кайтасызмы? Җәй дә үтеп бара…

– Бик әйбәт булыр иде дә бит, йортны ничек ялгыз калдырасың?

– Ә мин ул көнне көн буена өйдә утырачакмын, эшләрем бар… Чын, уйлагыз әле, бүтән минем өй саклап утырырлык көнем әллә булыр, әллә юк. Аннары үзеңнең дә җаның бер тынычланып калыр иде.

– Әйе шул, әйе шул! – диде Таибә абыстай тәмам килешкән шикелле.

Ә шимбә көнне Зөфәр, Рәшидәгә шалтыратып, аны әйбәтләп кенә үзенә чакырды, адресын бирде, сәгать уникеләрдән калмыйча килеп җитәргә кушты. Рәшидә бу чакыруга бик гаҗәпләнде шикелле, башта ни әйтергә дә белмичәрәк торды, ләкин Зөфәрнең чын ихластан үтенеп чакыруын ишеткәч килергә риза булды.

Августның соңгы якшәмбесе бик матур килде, элекке кичтән шактый җилләп, төнлә яңгыр ява башласа да, иртән тагын аязып җибәрде. Көн бик җылы һәм тымызык иде… Таибә абыстайның да мондый көнне әрәм итәсе килмәде: иртәнге чәйдән соң тәһарәт алып, озак кына җыенып, ниһаять, Хөршидне ияртеп, зиратка китеп барды. Кичәдән бирле, әни кире уйлый күрмәсә ярар иде, дип, эченнән бик борчылып торган Зөфәр аларны тыныч кына озатып калды. Хәерле сәгатьтә!

Рәшидә килеп җитәргә дә вакыт күп калмаган иде инде. Зөфәр тагын бер кат үзенең йокы бүлмәсен тиз генә күздән кичерде, тәрәзә пәрдәләрен төшереп куйды, аннары өстен алыштырды. Шартына махсус яхшы да, килешле дә булсын дип, ул өстенә кыек якалы бик иркен ефәк күлмәк һәм чесуча ак чалбар киде. Сары ботинкаларын өйдә генә кия торган кызыл чүәкләр белән алыштырды.

Залдагы биек көзге каршына барды: юк, бик әйбәт, бик килешә икән!.. Йә, кызларның һушын алмаслык егетмени ул? Буе-сыны директорларныкыдай мәһабәт, йөзе сөттә югандай чиста да шоп-шома, ә аксыл чәчләре… Рәшидә сөеп сыйпарга ярата торган чәчләре… кылган чугыдай йоп-йомшак… Хәер, үз-үзенә болай сокланырга яратмый ул. Ирләр эше түгел.

Унике тулырга ярты сәгать калды. Зөфәр, бер урында гына тора алмыйча, бүлмәдән бүлмәгә йөри башлады. Ишек-капкалары бикле ялан кадәр йортта япа-ялгыз кеше көтеп утыру, гомумән, җиңел түгел инде ул, ә монда… таш та урыныннан кузгалыр. Беренче тапкыр килә бит, беренче тапкыр аның бусагасыннан атлап керә. Һәм бу минут һаман якынлаша, һаман якынлаша…

Зөфәр атлаган саен сәгатенә күз төшерде, ләкин еш кына ничәне күрсәтүенә игътибар итә алмады, һаман йөренә торды, ахырда, зал тәрәзәсенә килеп, урамга карап тора башлады. Унике тулып биш минут үтте, ун минут үтте, ә Рәшидә юк та юк. Чынлап борчылу Зөфәрне, ниһаять, биләп алды: бу ни эш бу, шулай ук килмәве булдымыни инде бу?

Беренче звонокны ул ничектер ишетми дә калды шикелле, ләкин икенче тапкыр шалтырагач, ихтыярсыз сискәнеп куйды һәм ашыгып ишеккә китте. «Кем?» дип сорамыйча гына, парадный ишеген ачып җибәрде. Аның каршында күк жакет, ак берет кигән Рәшидә үзе басып тора иде. Зөфәр бер сүз әйтмәстән аны кулыннан тотып, эчкәре тартып кертте. Ишекне япкач кына, дулкынланудан пышылдап:

– Карап торып күрми дә калдым бит, карап торып! – диде.

– Кемне?

– Сине инде, сине! Күзем – урамда, ә хыялым әллә кая киткән. Менә нинди хәлгә төшердең син мине…

– Аңламыйм, – диде Рәшидә, коридор уртасында туктала биреп. – Ни өчен аңа мин гаепле?

– Килмисең дип торам, аңлыйсыңмы, шуңа борчылып!.. Унбиш минут узды бит!

Рәшидә җиңелчә генә иңбашын җыергандай итте.

– Минем вәгъдәмдә торуымны беләсең ич! Ә соңга калуга… мин гаепле микән? Беренче тапкыр эзләп киләм бит.

– Әйе шул! – диде Зөфәр, ашыгып һәм Рәшидәне беләгеннән тотып, өйгә алып керде.

Зур залның ишегеннән керүгә, Рәшидә тукталды, сәерсенеп тирә-ягына каранды һәм шундук бер урындыкның кырыена гына утырды. Зөфәр дә утырырга мәҗбүр булды.

– Менә килеп бик яхшы иттең бит әле, Рәшидә! – диде ул, нидән сүз башларга белмәгәндәй.

Рәшидә эченнән сиздермичә генә сулап куйды.

– Килдем шул… Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит, диләр бит…

– Нигә алай дисең, Рәшидә? Мин сине куар өчен чакырмадым.

Рәшидә дәшмәде, түшәмгә карады, стеналарга карады, аннары башын кырынайтып, нәрсәгәдер колак салыбрак торды.

– Әллә өйдә берәү дә юк?

– Юк шул.

– Нишләп?

– Шулай… китеп беттеләр, – диде Зөфәр, тотлыгыбрак.

Рәшидә, гүя эченнән генә нидер уйлап, башын кагып куйды. Зөфәр аның кулыннан тотмакчы булды.

– Мин үзем синең белән ялгыз гына калырга теләдем, – диде ул, сер әйткәндәй пышылдап кына.

Рәшидә кулын акрын гына читкә алды. Елмаймады, кызармады, сын шикелле текә-туры гына утыра бирде. Зөфәр шундук сизде: Рәшидә бүген йомык, Рәшидә бүген салкын. Менә ни өчен алар арасында элеккечә гади, җылы якынлык туа алмыйча тора. Ләкин нидән бу? Ятсынамы, уңайсызланамы, әллә исе китеп калдымы? Хәмит бүлмәсе түгел шул монда!.. Әмма, ничек кенә булмасын, бу салкынлыкны, бу ятсынып маташуларны тизрәк бетерергә кирәк иде. Ул үзе дә әллә ничек каушабрак калды шул, хәерсез!

– Рәшидә, син өстеңне салыр идең, – диде ул, яңадан аңа кыю гына үрелә башлап.

Рәшидә, кулын суза төшеп, аны туктатты:

– Кирәкми.

– Ни өчен?

– Миңа болай да яхшы.

– Куй әле, Рәшидә, үз өеңдәге шикелле генә бул әле… Бу нинди ятсынып тору, килешмәгәнне!

– Мин ятсынмыйм, тик…

– Нәрсә тик?

– Сәер, әллә ничек… Менә килдем, ә ни өчен килдем – үзем дә белмим.

– Үкенәсең?

– Үкенмим дә… – Рәшидә сүзен әйтеп бетермәде.

Зөфәр пошынып һәм үпкәләгән сыман аңа беравык карап торды, аннары җитди генә итеп, ләкин ничек тә йомшак булырга тырышып әйтте:

– Рәшидә, мин сине бүген танып җиткермим! Валлаһи!.. Нигә син болай… күңелсез… салкын? Әллә кәефең юкмы?.. Мин бит сине бик теләп чакырдым. Менә үз өемдә сине күрәсем килде… Йә, начармыни бу?

– Юк, мин алай димим, Зөфәр… Син чакырдың – мин килдем… Тик… бу чакыруның, ничек дим, максатын аңлап бетермим әле мин… күпме вакыттан соң беренче мәртәбә бит… Әллә ничек…

Зөфәр бик аз гына иреннәрен кысып торды.

– Мин сиңа, Рәшидә, шуны әйтергә тиешмен: бу йортны мин былтыр гына сатып алдым… Аңарчы без ике семья бер кечкенә квартирада тордык… Алгач та әле, моның эше күп булды. Ремонт, тегесе-бусы… Ну вот хәзер аны кешегә күрсәтергә дә ярый. Ә минем сиңа кайда, ничек торуымны күптән күрсәтәсем килә иде… Чын әгәр!

– Рәхмәт!.. Ә шулай да син, Зөфәр, яшерен кеше икәнсең… Бер генә тапкыр да әйтмәдең бит…

– Ә нигә алдан шауларга? – диде Зөфәр, көлгән булып, һәм урыныннан торды. – Ә хәзер, дустым, мин сиңа… апартаментларымны күрсәтим әле. Иң элек бакчага чыгыйк.

Рәшидә сүзсез генә аңа иярде. Аш бүлмәсе аша террасага чыктылар. Зөфәр, туктала биреп, Рәшидәне алгарак уздырды. Бакча!.. Карт, зур бакча!.. Түрдә кып-кызыл алмаларын көчкә күтәреп торган, терәүләр салган карт алмагачлар… Ә монда, терраса алдында гына, балкып янган куе кызыл, ак, сары георгин, астра (йолдыз) чәчәкләре… Һәм шуларның барысыннан Рәшидәгә бөтенләй билгесез, ләкин укыпмы-ишетепме хыялында сакланган ниндидер борынгы дворяннар тормышы кинәт аңкыгандай булды… Ул бик азга гына тукталып калды һәм ихтыярсыз бертыннан әйтеп ташлады:

– Мату-ур!

Шунда ук аның күзләрендә балаларча самими, якты сөенү кабынды. Җиңел генә түбән төште, түтәл тирәсен әйләнә-әйләнә, чәчәкләрнең әле берсен, әле икенчесен иелеп исни башлады. Зөфәр аңа карап куана калды, ул белә инде: Рәшидә, болай сөенеп, рухланып киткән чагында, аңа бик ышанучан, назлы һәм күндәм була торган иде.

– Рәшидә, чәчәкләрнең матурларын гына өзеп биримме? – диде ул.

– Юк-юк, кирәкми, – диде Рәшидә, ашыгып. – Жәлләмичә өзәргә ярыймы соң!

Зөфәр кыстамады, ул үзе дә чәчәкләрне өзәргә яки өздерергә яратмый иде… Бакчаның түренәрәк уздылар. Рәшидә әле бер, әле икенче агач янында тукталды, күтәрелеп карады, тирә-ягына каранды һәм гаҗәпләнеп сорады:

– Бу бакчаны кем карый соң?

– Күбрәк әни, сеңелкәш карыйлар, үзем дә буш вакытта казынам, – диде Зөфәр. – Дөрес, башта бер карт килеп, тәртипкә китереп, безне өйрәтеп китте. Безнең өчен яңа эш бит әле бу… Йә, ничек соң, ошыймы сиңа бакча?

– Ошый, бик матур!

– Аңа әле карау җитми. Әнигә авыр, сеңелкәш рәтен белми, үзем бушый алмыйм. Караучы кирәк.

– Кеше ялла.

– Юк, ни өчен ялларга?.. Ялларга ярамый… Монда тагын… бер хуҗа кирәк.

– Нинди хуҗа?

– Менә минем үзем кебек.

Рәшидә, аңлап җитмәгәндәй, Зөфәргә күтәрелеп карады һәм шунда ук күзен түбән төшерде. Гүя үзен көчләп кенә әйтте:

– Анысын да табарсың.

– Ә кемне? – диде Зөфәр сак кына.

Рәшидә алгарак узып, исе киткән булып, карт алмагачка карап тора башлады. Зөфәр моның җаваптан качу икәнен сизде. Алмагачның кып-кызыл алмалар сырган өстәге бер ботагын Рәшидә алдына бөгеп төшерде.

– Йә, иң әйбәтләрен генә үз кулың белән өзеп ал әле!

Рәшидә үзе дә ни өчендер алмадай кызарды, аз гына кыюсызланып торды, аннары сайламыйча гына берсенә үрелде.

– Анысын түгел, менә боларын.

– Барыбер инде.

– Барыбер түгел шул. Зуррагын, пешкәнрәген.

Рәшидә Зөфәр күрсәткән алмалардан берсен генә өзеп алды.

– Нигә берне генә, – диде Зөфәр. – Өз әле, өз!

– Юк, җитте, мин алманы берьюлы күп ашый алмыйм, тешем камаша.

– Кесәңә салырсың.

– Кесәм юк, – диде Рәшидә, ничектер бик уңайсызланып.

Зөфәр алмагач ботагын кире җибәрде. Рәшидәнең уңайсызлануына юри игътибар итмәскә тырышып:

– Ярый, алайса, – диде, – киткән чагында, мин сиңа пакетка салып бирермен.

…Алар өйгә таба борылдылар. Зөфәр Рәшидәнең култыгыннан алды. Ничек тә яшь ханымны юатасы, юмалыйсы килә иде.

– Сиңа ничектер, сөеклем, ә миңа бик рәхәт бит әле, – диде ул, Рәшидәнең беләген үзенә ныграк кысып.

– Нидән ул? – диде Рәшидә акрын гына.

– Нидәнме?.. Синең белән аулак бакчада менә шулай икәүдән-икәү генә йөргәнгә күрәдер инде… Беләсеңме, көн дә мин сине бу бакчада култыклап кына йөртер идем.

Рәшидә уйчан-боек кына елмайды, ләкин кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Бу бакчага чыгу белән, аңарда кабынган балаларча сөенү нишләптер акрын гына сүнә башлаган иде инде.

Өйгә керделәр. Зөфәр, бүлмәдән бүлмәгә күчеп, Рәшидәгә өен күрсәтте. Рәшидә, аңа ияреп, якты, зур, ләкин җиһаз җитмәгәнлектән күбесе шактый шәрә күренгән бүлмәләрне сүзсез генә карап йөрде. Инде Зөфәр аны үзенең өр-яңа никель карават куелган, стенасына һәм идәненә кыйммәтле келәмнәр түшәлгән йокы бүлмәсенә алып кергәч, Рәшидә ишектән ерак узмыйча тукталып калды. Әйтерсең аны нидер куркытты. Ә Зөфәр, аны-моны абайламыйча:

– Бу инде минем спальный була, – дип сөйләнде. – Ялгыз ир бүлмәсе, сиңа бераз шыксыз күренәдер инде… Уютный итәр өчен хатын-кыз кулы кирәк шул, дөресме?

Рәшидә, нидер уйланып, башын гына кагып торды. Зөфәр исәбенчә, бу бүлмәдән күз йөртеп кенә кире борылырга ярамый иде. Бу бүлмәдә алар арасындагы менә хәзерге һич аңлашылмаган әллә нинди киеренке салкынлык бетәргә, яңадан элекке җылы якынлык туарга тиеш иде. Моның өчен күп тә кирәкми, сынаганы бар, әгәр шушы урында ул Рәшидәне кочагына алып, юмалап-сөеп кенә бер назласа, ханым балавыз кебек йомшарып калачак. Әйе, бары шулай гына… Һәм ул Рәшидәнең алдына басты да кинәт кенә биленнән кочып, иелеп, кайнар пышылдап: «Син генә җитмисең монда, син генә!» – дия-дия, аның битеннән, иреннәреннән кызу-кызу үбәргә тотынды. Рәшидә бер мәлгә онытылып, сеңеп калды, ләкин Зөфәрнең аны кочаклаган килеш караватка таба чигенә башлавын күргәч, кинәт башын артка ташлап, ике кулы белән дә егет күкрәгенә терәлде.

– Җибәр! – диде ул, куркуыннан хәтта тавышсыз калып.

– Йә инде, Рәшидә бәгърем, йә инде!

– Юк-юк, җибәр! – диде Рәшидә, бөтен көченә карышып.

Зөфәр аны таза кулларыннан ычкындырмыйча аз гына тукталып, тәмам исе китеп, кайнарланып сорады:

– Ни өчен соң, йә, ни өчен?

– Юк-юк, булмый, мөмкин түгел! – Һәм Рәшидә, кисәк кенә чүгеп, егетнең кочагыннан шуып чыкты да бер адым артка чигенде.

Зөфәрнең йөзе берьюлы бүртенеп китте, күзләре кысылып калды, яңак сөякләре уйнаклап куйды. Көчкә тынын алып, усалланып әйтте ул:

– Ә тегендә… Островскийда ярый иде?

– Әйе, анда ярый иде, анда без бертигез идек, – диде Рәшидә, кабаланып һәм ярсып. – Ә монда юк, монда теләмим, монда мин хурланам, хурланам, аңлыйсыңмы?.. Ходаем, кемгә генә саныйсың соң син мине?! – Һәм кычкырып елап җибәрмәс өчен, ул бүлмәдән атылып чыгып китте.

Зөфәр беравык, үгездәй башын иеп, уң чигәсен ышкып торды. Берни уйлый алмаса да: «Тынычланырга кирәк, тынычланырга!» – диде ул үз-үзенә, аннары, авыр гына кузгалып, Рәшидә артыннан залга чыкты.

Рәшидә урамга караган тәрәзә янында басып тора иде. Иңбашлары салынган, ләкин кызларныкыдай нечкә фигурасы, оеп калгандай, ничектер бик тын-хәрәкәтсез күренә. Юк, еламый булса кирәк… Зөфәр аның артынарак барып басты. Гаҗәп авыр тынлык һәм бушлык. Шактый сүзсез торганнан соң, Зөфәр акрын гына әйтеп куйды:

– Аңламыйм, һичнәрсә аңламыйм! Әллә ни булды…

Рәшидә дәшмәде, селкенмәде. Зөфәр аның аз гына бөгелә төшкән тигез аркасына, чәч бөртекләре арасыннан күренгән нечкә муенына яңадан орынасы килеп карап торды.

– Бик ачуландыңмы?

– Юк, – диде Рәшидә, көттереп сүлпән генә.

– Чынмы?

Рәшидә тирән итеп бер сулады:

– Үзем гаепле, белеп килдем бит…

– Нәрсәне?

– Ни өчен генә чакыруыңны… Ярый, мин китим инде.

Рәшидә тәрәзәдән борылды – йөзе бик боек, күзләре тәмам сүнгән иде аның.

– Тукта, Рәшидә, ашыкма! – диде Зөфәр, аңа юл бирергә теләмичә. – Безгә сөйләшергә кирәк.

– Тагын нәрсә турында инде?..

– Бар әле, бар… Сөйләшмичә булмый… – Ул Рәшидәгә урындык алып куйды. – Утыр әле шунда, утыр!

Рәшидә, аз гына икеләнеп торганнан соң, урындыкның читенә генә утырды. Зөфәр, икенче урындыкны тартып, аның каршысына утырды да… тезләренә таянып, уйга калды. Нәрсәдән, ничек кенә итеп сүз башларга да авыр иде аңа. Рәшидәнең һич көтмәгәндә бу кадәр кинәт һәм кискен рәвештә каршылык күрсәтүе аны тәмам аптырауга төшерде, киртәсеннән чыгарды, бөтен исәп-планнарын аударып ташлады. Искиткеч мәгънәсез, ямьсез, читен бер хәлгә куйды ул үзен! Һәм шушы хәлдән ничектер чыгарга кирәк. Алай гына да түгел, менә хәзер тагын да ныграк суына, ераклаша, читләшә төшкән Рәшидәгә үзенең асыл теләген ничек тә ышандырырлык итеп аңлата белергә тиеш ул. Читен мәсьәлә. Гомумән, ул бүген, роленә керә алмаган артист шикелле, ни үзен, ни сүзен таба алмыйча азаплана – гомердә булма– ган хәл.

– Рәшидә, – диде ул, ниһаять, иелгән килеш кыенсынып кына, – иң элек син мине кичер, яме! Минем хәлемә дә кер. Мин бит сине… яратам, сиңа бик ияләштем, ну… ачык кына әйткәндә, сине теләмичә тора алмыйм мин… Моны үзең дә беләсең бит. Минем генә гаеп түгел ич!.. – Ул куркынып Рәшидәгә күтәрелеп карады һәм, аның теше авырткандай, чыраен сыта башлавын күреп, тизрәк сүзен дәвам иттерде: – Ләкин, Рәшидә бәгърем, әгәр син бу мине бары шуның өчен генә чакырган дип уйласаң, бик нык ялгышасың. Әйе, ялгышасың!.. Аңла, бер дә аның өчен генә түгел. Бөтенләй икенче максат белән чакырдым мин сине… Бик зур сүз әйтү өчен… Әйе, бик җитди мәсьәлә турында, беләсең килсә! – Ул, Рәшидәдән берәр сүз ишетергә теләп булса кирәк, тагын бер генә мизгелгә тукталып калды. Ләкин Рәшидә, куркып очарга торган кош шикелле, ничектер бик текә-киеренке утыра иде. Зөфәр сак кына аның кулын алды: – Әйтим, алайса… Мин… өйләнергә булдым, менә сиңа өйләнергә, аңлыйсыңмы, Рәшидә, сиңа!

Рәшидә ток бәргәндәй сискәнеп китте һәм тирән әрнү белән өзгәләнеп әйтеп ташлады:

– Уйнама, Зөфәр!

– Юк, нишләп уйныйм, ди. Алла сакласын! Мин сиңа чынлап әйтәм, Рәшидә!

– Юк-юк, ышанмыйм!

– Ни өчен?.. Тукта, син иң элек тынычлан әле, тынычлан! Хәзер барысын да аңлатып бирермен.

Рәшидә, ике кулы белән битен каплап, күпмедер тынып торды, аннары йөзен ачты, турайды һәм шик, өмет, газап тулы күзләре белән үтә җитди итеп Зөфәргә карап тора башлады.

– Син беләсең, – диде Зөфәр, бу караштан ихтыярсыз борчылып, – мин ялгыз кеше, миңа өйләнергә кирәк. Бу бик аңлашыла торган нәрсә бит инде… Тик мәсьәлә – кемгә?.. Иң читене шул бит? Бу турыда мин бик күп уйландым. Синнән яшерәсем килми, сайларга кызлар бар иде… Ләкин мин ашыкмадым, күңелемә ошаганны эзләдем. Һәм таптым. Ул – син, Рәшидә, син, ышанасыңмы?.. Өч ел бит инде мин синең белән йөрим, сине беләм, җитәрлек өйрәндем, чынлап яраттым…

Рәшидә иңерәнеп куйды:

– Ходаем, өч ел буе йөреп, ник бер сүз әйтсәң иде! Нинди кеше син?!

– Алай димәле, Рәшидә! Һәр эшнең үз җае, үз вакыты бар. Иң элек мин ныклы бер карарга килмичә торып, алдан шауларга яратмыйм. Икенчедән, өйләнүгә мин җиңел генә карый алмыйм. Сүз бит семья кору турында бара. Моның өчен мин булачак семьяның башта, ничек дим, материаль нигезен салырга тиеш идем. Ә бу – күп көч, күп вакыт сорый торган нәрсә. Былтыр менә шушы йортны сатып алдым, быел аны төзәттердем, яңарттым… Җиһазлар алдым… Хәзер ул яктан кайгы бетте диярлек. Инде менә…

– Димәк, барысы да план белән?

– Әйе… Нигә, начармыни ул?

– Юк, начар димим… Хәер, белмим, аңламыйм мин берни дә.

– Син бер генә нәрсәне аңларга тырыш, җанкисәгем! – диде Зөфәр, аның кулын йомшак кына сыйпап. – Мин сиңа өйләнергә телим, мин сине шушы йортка чакырам. Бергә торырга, яратышып, бәхетле булып торырга… аңлыйсыңмы?

Рәшидә әкрен һәм тирән итеп сулый иде. Аның хәтта куллары да суына төште, тезләре дә акрын гына калтырый башлады… Зөфәр, өч ел буена аның җанына һәм тәненә хуҗа булып килгән Зөфәр, менә аңа өйләнергә тели! Ярабби!.. Бәлки, бу аның өчен бердәнбер мөмкинлектер, әйе, ир хатыны, семья кешесе булыр өчен бердәнбер кабатланмас мөмкинлектер? Бәлки, аның бәхете шушы йортта, шушы кеше кулындадыр? Аңа ялгызлыктан, нужадан йөдәгән билгесез артисткага тагын ни көтәргә кирәк?.. Әмма мөмкин эшме бу?

Зөфәр көлемсерәп әкрен генә сорады:

– Йә, ни дисең, сөеклем?

– Белмим, күзем җитми, ышана алмыйм мин бу эшкә!

– Гаҗәп!.. Ничек ышанмыйсың? Мин әйтәм ич сиңа моны, мин әйтәм, чынлап торып… Ишетәсеңме?

Рәшидә гүя хәлсез бер гаҗизлектән кинәт үксеп җибәрде:

– Газап… газаплама мине, Зөфәр!

Зөфәр, җитез генә үрелеп, аны аркасыннан кочаклап алды:

– Чү, ярамый болай!.. Тынычлан, иркәм, тынычлан!.. Менә шулай!.. – Ул, якынрак шуышып, Рәшидәне күкрәгенә кысты. – Җүләрем, газаплаумыни бу?.. Бәхет турында сөйлим ич мин сиңа, бәхет турында! Мин… мин… сине көне-төне менә шулай назлап-сөеп кенә торырмын, рәхәттә йөздерермен мин сине… Бер кайгың, бер нужаң булмас синең… Менә бу йорт, менә бу җиһазлар, әнә теге гөлбакча – барысы да синеке булыр… Хуҗа булып, хуҗа гына түгел, бикә булып торырсың!.. Йә, бу бәхет түгелмени, сөеклем?

– Куркам мин бу бәхеттән, – диде Рәшидә, Зөфәрнең күкрәгенә пышылдап кына.

– Тиле, тиле! Бәхеттән куркалармыни?! Бәхетне аны тилмереп эзлиләр, аулыйлар, кирәксә – сугышып, тартып алалар!

Һәм ул, яңадан кабынып, тагын да ныграк елышып, Рәшидәнең түшләренә кулын салды, Рәшидә айнып киткәндәй булды.

– Тукта, кирәкми, җибәр! – диде ул, тизрәк Зөфәрдән тайпылып.

Зөфәр кисәк кенә көлеп куйды:

– Никахтан соң дисеңмени инде?

Үткен пычактай телеп җибәрде бу сүзләр Рәшидәнең йөрәген, тирән сызланудан йөзе сытылып китте:

– Көләсең?

– Юк-юк, бетте! – диде Зөфәр, ашыгып. – Мин болай гына, шаяртып кына… Ачуланма!.. Соң бит инде син минем хатыным, фактически хатыным, шулай түгелмени? Нигә дөреслектән куркырга? Ә тиздән законный хатыным булырсың! Мин шуны телим, бик телим, син дә теләргә тиешсең!.. Үзең өчен бит! Йә, ник дәшмисең?

Рәшидә әллә аптыраудан, әллә килешә алмаудан сүзсез, акрын гына башын чайкап торды.

– Нигә башыңны чайкыйсың? Мин әйткәннәр дөрес түгелмени?

– Дөрес, – диде Рәшидә, авыр көрсенеп. – Кызганычка каршы, дөрес!.. Синең өчен мин бары хатын гына булдым шул, хатын гына… шуңардан башканы син миндә күрмәдең дә, белмәдең дә… Хәер, бүтәнчә булуы мөмкин идемени? Синең үз дөньяң, минем үз дөньям!..

– Башта ук ул шулай иде бит, Рәшидә!.. Ләкин шуңа карамастан без якынаеп киттек ләбаса!

– Зинһар, үткәнне искә төшермик инде…

– Юк, шулай да, – диде Зөфәр, Рәшидәнең гаебен тоткандай кыюланып, – әйт әле, ни өчен башта син безнең дөньялар башка булуы турында уйламадың?

Рәшидә үпкә-рәнҗү тулы күзләре белән Зөфәргә күтәрелеп карады:

– Нинди йөз белән син моны әйтәсең, Зөфәр? Нигә минем ярама кагыласың?.. Беләсең ич… ничек булганын!.. Әйтерсең мин генә гаепле!

– Мин сине гаепләргә җыенмыйм, Рәшидә. Тик шуны гына исеңә төшерәсем килә: мин һаман шул ук кеше бит!

– Әйе, син шул ук кеше… шул ук кеше, – диде Рәшидә, ничектер уйга калып… – Хәер, белмим тагын… шул укмы син, түгелме?.. Тик бер нәрсәне тоям: без… ерак кешеләр.

– Ни өчен ерак?

– Шулай инде… Хәтерлисеңдер, соңгы вакытларда мин синнән: «Кем син, Зөфәр, кем?» – дип өзелеп сорый торган идем. Тикмәгә түгел бит ул, төрле шикләрдән аптырап йөргәнгә күрә бит ул… Дөрес, моңарчы мин сине яхшы кешегә, саф кешегә санап килдем. Әгәр моннан бер ел элек кенә син миңа өйләнергә теләвеңне әйткән булсаң, минем түбәм күккә тигән булыр иде. Мәхәббәт дияр идем мин моны, без бергә булырга тиешле кешеләр дип, чын күңелемнән ышанган булыр идем. Ә хәзер… мин ни әйтергә дә белмим… Менә йорт кадәр йорт алгансың – аны миннән яшергәнсең; ни өчен, ни сәбәптән – моны мин, үтер, аңлый алмыйм. Йорт мине кызыксындыра икән дип уйлый күрмә, һич юк, мин аның кирәклеген дә белмим, тик әле шушындый зур эшне дә яраткан кешеңнән яшереп була микәнни дип шаккатам!.. Аннары, сүзең чын булса, миңа өйләнергә күптән уең булган, имеш – аны да яшереп килгәнсең… Ходаем, бу ни хәл соң бу, өч ел буена яратам дип йөр, өч ел буена минем мәхәббәтемнән файдалан, ә чын теләгеңне бер генә мәртәбә дә, ичмасам, ялгыш кына да әйтмә, белдермә, имеш! Нинди генә кеше болай эшли ала, Зөфәр, әйт, нинди генә кеше?!

– Тукта, Рәшидә, нигә син боларның барысын да шулхәтле куертасың әле?! – диде Зөфәр, чын-чыннан тынычсызлана башлап. – Ярый, мин сиңа моңарчы отчёт биреп бармаганмын, ди, бу минем зур хатам, ди, ләкин менә хәзер мин сиңа барысын да әйттем бит, ачып салдым, руслар әйтмешли, товар лицом! Тагын ни кирәк?

– Миңа сине аңлау кирәк, Зөфәр, беткәнче аңлау кирәк! – диде Рәшидә газаплы бер җитдилек белән. – Югыйсә мин ышана алмыйм, миндә шик кала, авыр шик!.. Синең бүген миңа «өйләнергә телим» дип әйтүең чын ихластанмы ул, әллә берәр коры исәптән генәме? Өйләнгәннән соң да, синең миннән яшерен гамәлең, яшерен тормышың булмасмы?.. Алла сакласын, әгәр шулай була калса, син вәгъдә иткән бәхетле тормыш ул минем өчен далада уйнаклап югалган кайнар рәшәгә әйләнер иде!.. Син беләсеңме рәшәнең нәрсә икәнен? Мин күп йөргәч беләм аны, күргәнем бар… Тип-тигез дала түрендә менә бервакытны ялтырап яткан күл ачыла. Чын күл бу, хәтта җем-җем уйнаклаган вак дулкыннарына кадәр күренә. Менә шуңа карап барасың, барасың, ләкин күпме генә барсаң да, теге күлгә барып җитә алмыйсың. Чөнки ул юк, ул рәшә генә, коры далада алдап-котыртып уйнаклаган эссе шәүлә генә. Менә шулай ул, дустым, кайчагында кешенең нигезсез, булмас өмете дә рәшә төсле юкка чыга…

Зөфәр, иреннәрен кысып, алга иелде. Аңа хәтта эссе булып китте. Кылт итеп теге вакытта, Җиңү көне таңында күргән төше хәтеренә килде. Рәшә! Аның сусаудан шашынган күзләре алдында кинәт ачылып киткән күл – чын күл түгел идемени, ул да рәшә генә идемени? Булмас, булмас! Алай юрамаган иде ул газаплы, әмма куанычлы төшен!.. Бәхеткә юраган иде, бәхеткә!.. Рәшә, юк, бу мөмкин түгел! Аның күңелендә хәтта Рәшидәне өенә чакырып, менә хәзер аны өйләнергә кыстап утыруы өчен үкенү кебек бер нәрсә дә кыймылдап куйды. Ләкин ул чигенергә теләмәде, чигенү ярамый иде… Эченнән сиздермичә генә сулап:

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации