Электронная библиотека » Айдар Басыров » » онлайн чтение - страница 20


  • Текст добавлен: 25 апреля 2019, 20:00


Автор книги: Айдар Басыров


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 20 (всего у книги 40 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +
ПАРТИЗАННАР ЯГЫНДА

Партизаннар легиончыларның тамагын туйдырдылар. Алар хөрмәтенә партизан газетасының яңа саны чыкты. Бияләй зурлыгындагы кәгазьгә басылган кечкенә листовка булса да, ул чиксез кадерле, якын иде. Кайберләре инде ике ел күрмәгән «Правда», «Известия»гә ябыштылар. Аларны «Зур Җир»дән парашют белән ыргыталар яисә самолёт белән китерәләр икән. Газеталарны укыгач, бөтенләй күңелләр күтәрелде, туган йортларына әйләнеп кайткандай булдылар.

23 февраль иртәсендә Тимошенко, 15 партизан һәм 14 легиончы белән Двина елгасы аша үтеп, элек легион торган урынга килде. Кичтән легиончылар алырга өлгермәгән корал, боеприпаслар, башка хәрби милекне алып китәргә теләде.

Отряд бай трофей белән кайту ягына борылды.

Шул чагында алар уң ярдагы, партизан авылы булып исәпләнгән Койтовоның немецлар кулында булуын күрделәр. Фашистлар партизаннарга һөҗүм итеп баралар, Тимошенко отрядына кире кайту өчен юл өзелгән иде.

Шул чагында легиончы Нигъмәтҗанов кичтән Сувары авылы янында ташлап калдырылган, әле үзләре алып, олауга салган миномётлардан ут ачарга тәкъдим итте.

Партизаннар немец миномётларыннан ата белми иде. Бу эшне легиончыларга куштылар.

* * *

23 февральдә Совет Армиясе көненә багышланган митинг булды. Легиончыларның бер өлешен урман эченә, партизаннар биләгән авылга алып килделәр. Клуб шат кыяфәтле халык белән тулды.

Бу вакытта легиончыларның күпләре, немец шинелен салып, өсләренә кыска тун яисә бушлат табып кигән иде инде. Бу киемдә булгач, аларны партизаннардан аерып та булмый башлады.

Партизан отряды комиссары доклад сөйләде. Аннары концерт булды. Легиончыларның да берсе җырлады, берәү сәхнәдә биеп тә алды.

Митинг тәмамлангач, легиончылар отряд комиссарын әйләндереп алдылар.

– Ничек, иптәшләр, партизан тормышына өйрәнеп буламы? – дип сорады Исаак Григорьевич.

Халык шаулап алды. Күңел тирәсеннән чыккан сүзләр яңгырады:

– Безне үзегезнең сафта калдырыгыз! Безгә ышаныгыз. Немецка инде бирелмәбез.

Аннары комиссар легиончыларга кәгазь таратты.

– Өйгә хат язарга ярый, кыр почтасы номеры билгеле, – диде ул.

Хөсәен дә туган авылына хат язарга булды. Кулына каләм алгач уйга калды. Нәрсә дип язарга?! Әсирлектә булдым дип әйтә алмый бит инде ул.

Бик озак уйлап утырганнан соң, аның күңеленә әти-әнисен хафага салмаслык сүзләр килде. Тиз генә карандашын алып, ашыгып-ашыгып яза башлады.

«Саумысыз, кадерле әти-әнием. Исәнмесез, минем кадерле туганнарым, агай-энеләрем, күршеләрем. Сезгә немец фашистларына каршы сугышта йөрүче Хөсәен кайнар сәлам җибәрә.

Бер елдан артык вакыт сезгә хат яза алмый тордым. Чөнки дошман тылында командованиенең махсус заданиесен үтәдем. Мин булган җирдән хат язарга ярамый иде. Әле менә андый мөмкинлек туды.

Мин әлегә, Аллага шөкер, исән-саумын. Дошманга каршы күп мәртәбәләр хәтәр сугышларда катнаштым. Үлем безнең һәркайсыбызны тирәләп йөри. Бик күп дусларымны югалттым. Әлегә кадәр Ходай мине саклады. Дүрт саным төгәл. Киләчәктә дә инде исән йөрсәк иде.

Дошман усал, хәйләкәр, ул нык коралланган. Әмма совет солдатлары да аларга бирешерлек түгел. Хәзер безнең көчебез, тәҗрибәбез көннән-көн арта. Фашистларны Совет иленнән тулысынча куып чыгарып, аны үз өнендә дөмектерү көннәре дә килеп җитәчәк.

Бу хатны алгач та, озак вакыт хәбәр-хәтерем булмаска мөмкин. Ул чагында да аптырамассыз. Ходай гомер бирсә, сугыш туктагач, туган якларга кайтырбыз».

(Әнисе Гафия, бу хатны алгач, шатлыгыннан ни эшләргә белмәде. Өй буенча йөреп дигәндәй, хатны укып чыкты. Үлем кәгазе алган авылдашларының күңелендә өмет нурлары кабынды.

– Менә бит бер елдан артык вакыт үткәч, хаты килде. Сезнеке дә исәндер, Алла боерса, озакламый хәбәре килер, – дип сөйләнде ул.)

* * *

«Икенче мәртәбә фашистларга эләкмәячәкбез», – дип ант итте легиончылар. Шул ук вакытта күңелләренең иң төбендә беркемгә дә әйтәсе килмәгән тирән борчылу ята иде. Ни генә әйтсәң дә, алар бит – әсир төшкән, легионга килеп, немец формасын кигән кешеләр. Бу инде – барыбер тап, күңелдә мәңге калачак юшкын. Аны тик аккан каның белән генә юып була. Шуңа да легиончылар аеруча бер гайрәт, омтылыш, тыеп булмаслык көч белән, үзләрен һич тә аямыйча сугышалар иде.

825 нче батальонның партизаннар ягына күчүе, әлбәттә, шул сәгатьтә үк бригада штабында билгеле булды. Алар үз чиратында «Зур Җир»гә хәбәр иттеләр. Аннан «Партизан отрядларына бүленеп, дошманга каршы көрәшсеннәр, отделение, взвод, рота командирлары үз урынында калсын» дигән күрсәтмә килде.

Партизаннарга каршы операциядә әсир төшкән Дон казакларыннан төзелгән частьлар да катнаша. 825 нче батальонның баш күтәрүе аларга үрнәк булыр дип, немецлар ул частьларны күчерергә мәҗбүр була. Партиянең Витебск яшерен өлкә комитеты, татар батальонын мисалга китереп, казакларга атап, махсус листовка тарата.

Фашистларның ачуы чиктән аша. Алар да, үз чиратларында листовка таратып, легиончыларны куркытып, кире үз якларына чыгарга димлиләр.

– Тәмугтан чыгып, оҗмахка эләккән кеше үз иреге белән яңадан шунда барамыни?! – дип көлә легиончылар.

Витебск партизаннарын юк итү операциясе барып чыкмый. Бирюлин бригадасының бер участогында гына меңләп кешеләрен югалтып, немецлар коры кул белән китәргә мәҗбүр булалар.

Беренче батальонның партизаннар ягына чыгу хәбәре тирә-якка бик тиз тарала. Ул легион оештырылган җиргә – Едлинога, шулай ук Берлинга да барып җитә. Баш күтәргән легиончыларны эт итеп сүгәләр. Легионны оештыручылар калтырап торалар, чөнки моның өчен башларыннан сыйпамаячаклар бит. Ярый әле, Берлинга, югары хәрби органнарга хәбәр итү өчен, ялган сәбәбен табалар. Имеш, батальонны партизаннарга каршы сугышканда кырып бетергәннәр.

АЗЫК-ТӨЛЕК ЮЛЛАП

Күчүенең тәүге көннәрендә Хөсәен фашистлар белән сугышта катнашты. Немецларның төп көчләре партизаннар базалары яныннан киткәч, отрядлар өчен азык табу, землянкалар чоку эшләре белән мәшгуль булды. Тирә-яктагы авылларны явыз полицайлардан чистарту операцияләрендә катнашты.

Бирегә килүенә ун көн чамасы үткәч, партизаннар отряды командиры Хөсәенне үз янына чакырды:

– Отрядның азык-төлек запаслары бетеп килә. Запас тупларга кирәк. Якында гына немецларның азык базалары да юк. Халык белән сөйләшү кирәк була. Сезне шушы эшне оештыручы отделение командиры итеп билгелим, – диде ул. – Мәсьәлә бик җитди, халыкның үзендә дә азыгы артып бармый. Аларның соңгы кабым ризыгын тартып алу, талау була күрмәсен. Полицайлар, старосталар белән нишләргә икәнен дә ныклап уйларга кирәк.

Икенче көнне Хөсәен җитәкләгән отделение, атларга җигелгән чаналарга утырып, төп базадан 15 чакрым чамасы ераклыктагы авылга юл алды.

Таң атар алдыннан гына, авылга килеп җиттеләр. Авыл читендәге бер йортның тәрәзәсен сак кына чирттеләр. Тәрәзәдә белорус картының озын сакалы күренде.

– Чего?

– Ач әле, сүзебез бар. Без – партизаннар.

Келә ачылды, эчкә уздылар.

– Сезнең авылда немецлар юкмы?

– Үткән атнада Витебскидан биш-алты солдат килеп киткән иде. Башкача күренми.

– Старостагыз кем?

– Ул – бик әйбәт кеше. Аңа тияргә ярамый. Халык яклы.

– Полицай бармы?

– Бар. Васька исемле. Көне-төне исерек. Яшь кызларны харап итә. Укытучыбызны гестапога озатты.

– Авылда поп бармы? Ул кайда яши?

– Йорты чиркәү белән янәшәдә генә.

Партизаннар авыл уртасына чиркәүне эзләп китте. Юлда барган кызу канлы партизаннарның берсе:

– Полицайны эләктерик тә чиркәү мәйданына чыгарып атыйк, – диде.

– Ашыкма, – диде Хөсәен. – Башта мәсьәләне ачыкларга кирәк. Бәлки, без сорашкан белорус карты дөрес сөйләмидер. Авылның побын табарга кирәк. Ул алдашмас.

Попның өен табып, үзе белән сөйләшеп алдылар. Ул авыл читендә яшәүче көрәк сакаллы крестьянның фикерен раслады.

Мәсьәлә ачык иде. Инде хәлиткеч адымга күчтеләр. Яшертен генә барып, полицайны кулга алмакчы булдылар. Аның өенә якынлашкач, яман итеп эте өрә башлады. Полицай, нидер сизеп, өеннән шома гына чыгып качмакчы булды. Әмма партизаннар елгыррак булып чыкты. Тегене эләктереп алып, кулларын артка каерып, бәйләп куйдылар.

Иртән кояш чыкканда, чиркәү кыңгыравын кагып, халыкны авыл үзәгенә җыйдылар. Хөсәен сүз башлады:

– Сезнең җирләрегез бервакытта да дошман аягы астында калмаячак. Бүгеннән сезнең авылыгызга совет власте кире кайтты дип уйлагыз. Бу тирәләрне партизаннар крае дип игълан иттек. Сезнең авыл шуңа керә. Киләчәктә Василий кебек полицайларга халык өстеннән йөрергә юл куелмаячак.

Полицай сүзен ишеткәч, халык нәфрәтен белдереп кычкыра башлады.

– Безнең алда җавап бирсен.

– Үлем аңа, үлем.

Хөсәен халыкны тынычландырды.

– Самосуд ясарга ярамый. Без аны партизаннар базасына алып китәбез. Сезгә үтенеч бар, безнең азык ягы такырайды. Ярдәм итегез.

Халык бердәм рәвештә җавап бирде:

– Ярдәм булыр. Икмәк ягы бездә дә авыр. Әмма бәрәңге күп. Кыш заманы. Итебез дә бар. Бирербез.

Чаналарга азык-төлек төяп, отряд кайтыр юлга чыкты. Юлда барганда, полицай, җаен китереп, чанадан читкә сикерде һәм агачлар арасына кереп качарга уйлады. Әмма партизан пулясы аның юлын бүлде.

– Эткә эт үлеме, – диделәр, аның үле гәүдәсен күреп.

Партизаннар отряды командиры Хөсәенгә, уңышлы операция үткәргәне, баеп кайтканы өчен, рәхмәт белдерде.

Аны зур яңалык та көтә иде:

– Иртәгә безгә «Зур Җир»дән самолёт килә, сиңа китәргә туры киләчәк, әзерлән, – диде ул.

– Нигә? – дип сорады Хөсәен, аптырап.

– Сәбәбен белмибез. Партизан отряды командирына шундый приказ килгән. Сез бит батальонны партизаннар ягына алып чыгучыларның берсе. Бәлки, шуның белән ныклап кызыксыналардыр?

Бу хәбәрне ишеткәч, Хөсәеннең күңеле шатлык белән тулды. Димәк, ул «Зур Җир»гә кайта. Аны хәрәкәттәге армиягә җибәрерләр, ул үзенең әсирлек газаплары өчен үч алып, тагын да фашистларга каршы кулына корал тотып сугышачак.

Икенче көнне, ягъни 1943 елның 24 мартында, партизаннар аэродромына самолёт килеп төште. Анда яралыларны төяделәр. Алар янына Хөсәенне һәм аның белән бергә легионда булган Сафа Шәрәфиевне утырттылар.

Самолёт Калинин өлкәсендә 4 нче армиянең күчерү базасы дигән җиргә килеп төште. Хөсәеннәрне иске баракларның берсенә урнаштырдылар.

Кич җитте, караңгы төште. «Зур Җир»гә килү шатлыгы борчылу белән алышынды. Хөсәеннең күзенә йокы кермәде. Аның күңеле нидер сизенә, шомлана иде.

ҖИНАЯТЬ ЭШЕ АЧТЫЛАР

Иртә белән аны шушы базаның комендатурасына чакырдылар. Зур булмаган бүлмәгә кертеп утырттылар һәм сорау алуга керештеләр. Капитан Мутин аның тормыш юлын сөйләтте. Сугышка кадәрге чорын кыскача гына барлап чыкканнан соң, ничек әсир төшүен белеште. Ә «Идел-Урал» легионында булган чорын җентекләп сораша башлады.

Беренче сорау алудан ук Хөсәен шуны аңлады: «Легион хәлләре турында күбрәк белергә телиләр. Аны да, әнә шул мәсьәләне ачыклау өчен, самолёт белән бирегә китергән булырга тиешләр. Әйе, ул чагында безнең махсус органнарда легион турында бик аз беләләр иде. Ә менә беренче батальон составында партизаннар ягына чыккан Хөсәен кебек кешеләр легионның эчендә кайнаганнар. Ул дәвердә алардан күбрәк белүчеләр булмый әле.

Бер мәртәбә ныклап сорау алганнан соң, Хөсәенне тынычлыкта калдыралар. Ул бернинди шөгыльсез өч айлап биредә гомер үткәрә. Мөгаен, ул сөйләгәннәрне төрле каналлар аша тикшергәннәрдер.

Пересылочный база дигәнендә халык мыжлап тора иде. Кайлардандыр киләләр, кайларгадыр китәләр, кемнәрнедер тикшерәләр. Чолганыштан чыккан солдатлар да, тикшерү үтеп, фронтка озатыла моннан.

1943 елның 22 июнендә Хөсәен һәм легионда булган тагын берничә кешене, поездга утыртып, Мәскәү янындагы Подольск шәһәренә китерделәр. Биредә 174 нче махсус лагерьга урнаштырдылар. 14 июльдә махсус орган капитаны аңардан сорау алды. Подольск лагере да катлаулы язмышка дучар ителгән кешеләр белән тулган иде. Ашау ачтан үлмәслек кенә, кышын биналар юньләп җылытылмый, кешеләрне сорау алып җәфалыйлар.

174 нче махсус лагерь җитәкчелеге Хөсәеннең «Идел-Урал» легионында булуын җинаятькә тиң дип таба һәм 9 ноябрьдә аңа җинаять эше кузгатырга карар итә. Иректә булса, тикшерүдән һәм судтан читләшергә мөмкин дигән фикердән чыгып, 10 ноябрьдә аны тентеп, шундагы КПЗга (камера предварительного заключения) ябалар. Ул РСФСР җинаять кодексының 58–1б пункты буенча гаепләнә. Ул чагында кешеләрне бу статья нигезендә иң хәтәр эшләр кылган дип гаеплиләр. Укучыга мәсьәләне аңлау җиңел булсын өчен, аның урысча текстын китерик:

«58-1А» Измена Родине, т.е., действия совершённые гражданами СССР в ущерб военной мощи СССР, его государственной независимости или неприкосновенности его территории, как-то шпионаж, выдача военной или государственной тайны, переход на сторону врага, бегство или перелёт за границу караются высшей мерой уголовного наказания – расстрелом с конфискацией всего имущества, а при смягчающих обстоятельствах – лишение свободы на срок 10 лет, с конфискацией всего имущества.

«58-1б» Те же преступления, совершённые военнослужащими, караются высшей мерой уголовного наказания – расстрелом с конфискацией всего имущества».

Лагерьның төрмәсенә ябып куелгач, ныклап сорау алу башлана. Ноябрь һәм декабрьдә аңа җиде мәртәбә следователь каршында утырырга туры килә. Ничек әсиргә төшүен, «Идел-Урал» легионына ни рәвешле эләгүен сорашалар. Аңардан тыш легионда кемнәр булуын, легионның эш тәртибен һәм башка күп мәсьәләләрне ачыклыйлар.

1943 елның 23 ноябрендә аңа нинди статья белән гаепләнүе турында карар җиткерелә.

Шул елның 29 декабрендә тикшерүнең бетүе турында карар кабул ителә. 89 биттән торган тикшерү материалларын Хөсәен укып чыга. Язылганнар белән килешә. Нидер өстәргә, үзгәртергә теләми. Тикшерү органнарына дәгъва да белдерми.

Ул түбәндәгечә гаепләнә:

– биш ай ярым вакыт «Идел-Урал» легионында башта элемтә отделениесе командиры, аннары штаб ротасы командиры вазифасында булган;

– барлык кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән. Коралы булган, немец-фашистлар дәүләтенә тугры хезмәт итәргә дип ант биргән;

– немец разведкасы тарафыннан Кызыл Армиянең элекке хәрби хезмәткәрләрен әләкләү-сату буенча агент итеп вербовать ителгән, ягъни сатлык җан булып чыккан.

Соңгы гаепләү пункты турында киңрәк итеп сөйләп китик.

Сорау алу документларында бу турыда түбәндәгечә аңлатыла.

Ноябрь аенда Хөсәен җитәкләгән штаб ротасыннан биш кеше кача. Немецлар тикшерү эше башлыйлар. Командирларны һәм рядовойларны сорау алырга чакыралар. Тикшерүне ике немец офицеры алып бара. Берсе – зондерфюрер, икенчесе – легион командирының ярдәмчесе, обер-лейтенант чинында. Алар легиондагы баракларның берсендә яши, һәркайсы аерым бүлмәдә тора. Легиончылардан ординарецлары да була.

Хөсәенне дә сорау алуга чакыралар.

– Ни өчен син җитәкләгән штаб ротасыннан легиончылар кача? – дип сорыйлар.

– Штаб ротасының немецлар ягыннан командиры штабс-фельдфебель Брюкке легиончылар белән дорфа мөгамәлә итә. Моннан тыш, солдатларга ашарга җитми.

Бу җаваптан соң зондерфюрер Хөсәенне тирги башлый. Әгәр легиончылар качуларын дәвам итсәләр, бөтен рота таратылачак, ди. Аннары ул легиончылар өстеннән ныклы күзәтү оештырырга, качарга теләүчеләр, немецларга каршы сүз сөйләүчеләр булса, штабс-фельдфебель Брюккега хәбәр итәргә куша.

Сорау алу протоколында теркәлгәнчә, Хөсәен, имеш, бу тәкъдимгә ризалаша. Озакламый, штаб ротасының сапёр взводында хезмәт итүче биш легиончы качарга әзерләнүен белә һәм бу турыда Брюккега хәбәр итә. Бу легиончыларны икенче ротага күчерәләр.

Батальон партизаннар ягына күчәр алдыннан, 22 февральдә кич белән майор Цек Хөсәенне эш буенча штабка чакыра. Батальон штабын саклау, азык-төлек белән тәэмин итү, роталар белән элемтә тоту мәсьәләләрен сөйләшәләр. Азактан батальон командиры партизаннар ягына чыгарга теләүчеләрнең, немецларга каршы коткы таратучыларның исемнәрен үзенә хәбәр итәргә, әлеге әңгәмәне беркемгә дә әйтмәскә куша. Батальон командиры шушы турыда язылган распискага кул куйдыра. Шулай итеп, майор Цек Хөсәенне, имеш, шымчы, ягъни немец агенты булырга вербовать итә.

Әмма Хөсәен немецларның вербовкасы чын булган хәлдә дә моның буенча берни дә эшли алмый. Чөнки берничә сәгатьтән батальон, баш күтәреп, тулысынча диярлек партизаннар ягына чыга.

1967 елның 4 октябрендә Кыргызстан чекисты, Хөсәеннән янәдән сорау алган вакытта, бу мәсьәләгә ачыклык кертүне сорый. Хөсәен болай дип аңлата: «Подразделение командиры буларак, миңа һәм башка командирларга легиончыларның качуын булдырмаска дигән таләп куела иде. Миңа гына түгел, башка командирларга да, әгәр мондый хәл сизелсә, немецларга хәбәр итәргә кушылды. Мондый очракларда, немецларны тынычландыру өчен, һәркайсыбыз ярар дип ышандыра идек.

Мин бервакытта да беркемне дә сатмадым. Бернинди дә расписка бирмәдем. Болар барысы да – уйлап чыгарылган әйберләр. Подольскида һәм Бутыр төрмәсендә (анда 1944 елның гыйнварында күчерделәр) чакта следовательләр миннән кер эзләп, юк гаепне минем өскә өяргә тырыштылар. Күрәсең, ул чагында аларга гаепсез кешеләрдән халык дошманы ясарга күрсәтмә бирелгәндер.

Сорау алу күпчелеге төнлә үткәрелде. Йокысызлыктан, ачлы-туклы яшәүдән тәмам хәлсезләнеп, тикшерүчеләр ни әйтсә, шуңа ризалык белдерү халәтендә була идек. Камерада бергә утырган иптәш тә миңа юк гаепне танырга киңәш бирде. Легионда немецлар шымчысы булдым, яисә партизаннар ягына немецлардан задание алып чыктым дип әйтергә кушты. Әгәр юк гаебеңне бар дип әйтсәң, сине фронтка җибәрерләр, гаебеңне каның белән юарсың, дип киңәш бирде.

Партизаннар ягына немецлар заданиесе белән чыктым, дип әйтү хәтәррәк иде. Мин икенче, җиңелрәк алдашу юлын сайладым. Имеш, легиончылар арасында патриотик рухта булганнарны ачыклап, немецларга хәбәр итәргә дип расписка язганмын.

Бер еллап төрмәдә яту, суыкта, ачлы-туклы, керләнгән тән, киемнәр белән яшәү, күп мәртәбәләр бер үк эчтәлектәге сорауларга җавап бирүдән тәмам гарык булдым. Шуңа күрә мине фронтка җибәрегез дип, гариза яздым. Гомумән, нишләтсәләр дә риза идем. Сугыш чорында төрмәдә икмәк черетеп ятуны күңелем кабул итмәде. Сөргенгә җибәрсәләр дә, нидер эшләп, илгә файда китереп була бит әле.

Ниһаять, 11 ай тулып узуга, суд булып, минем язмышым хәл ителде. Әмма фронтка җибәрмәделәр, сөргенгә озаттылар».

Шулай итеп, СССР Эчке эшләр халык комиссариаты каршындагы махсус киңәшмә 1944 елның 7 мартында Мөхәммәтов Хөсәен Сафа улын, Ватанга хыянәт иткән өчен, җиде елга хезмәт белән төзәтү лагерена җибәрергә дигән карар чыгара. Хөсәенне бу карар тексты белән 18 мартта таныштыралар.

Аны Ерак Көнчыгышка озаталар. Хөсәен Амурдагы Комсомольск ягында агач кисү эшендә була. Биредәге оборона заводын төзүдә дә катнаша. Яшьтән үк нинди генә эшне дә тырышып башкарган кеше буларак, ул анда югалып калмый. Планнарын арттырып үти. Лагерь җитәкчелеге дә аның тырыш хезмәтен күрә.

ТУГАН АВЫЛДА

Аңа сөргеннән елына бер тапкыр гына хат язарга рөхсәт иттеләр. 1944 елда әнисе Гафиягә язган хатында ул болайрак дигән иде: «Мин фронт өчен кирәк-ярак юллап, төрле шәһәрләрдә командировкада булам. Бу хатымны Ерак Көнчыгыштан салам. Авылдашлар минем турыда сорашса, сугышта, исән-сау йөри, диярсез».

Сугыш беткәч, Кәшәк кешеләре Гафия ападан улы турында сораганда, аны хәрби хезмәттә калдырганнар, тиз генә кайтмаячак, дип җавап бирә иде.

Алты елны тутыргач, 1950 елның язында аны азат иттеләр. Өстендә сырган фуфайка, башында шактый таушалган бүрек, аягында эченә тула куйган кирза ботинка кигән хәлдә, ул Уфа вокзалына килеп төште. Ерак Көнчыгыштан безнең якларга килә торган поезд бу юлны бер ай чамасы үтте.

Мондый өс-баш белән авылга кайтасы килми иде аның. Өстәвенә яз да якынлашкан, җиңелчә киемнәр дә кирәк иде. Уфада бераз эшләп алырга булды ул. Берничә завод-фабрикага сугылып караса да, аның документлары белән танышкач, йомшак кына итеп, безгә кеше кирәкми шул диделәр. Андый чакта ир-ат халкы тимер юл станциясенә төшеп эш таба. Вагоннар килеп тора, аларны бушатырга кирәк.

Уфаның тимер юл станциясе аңа электән таныш. Физкультура техникумында укыганда да бирегә килеп, ипилек-тозлык акча эшләп китәләр иде алар.

Үзе кебек аптырап йөргән берничә егет белән бригада оештырып, ике айлап йөк бушатып йөрде. Көнозын авыр эштә, эт булып арыса-ватылса да түзде. Акчасы да ару гына чыкты. Уфаның толчок дип аталган базарына чыгып, өс-башына киемнәр алды.

Җәйге матур көннәрнең берсендә Уфа пристанена төшеп, пароходка утырды. Бер тәүлектән артык вакыт үтүгә, Дүртөйле пристанена кайтып җитте. Аннан туган авылына 35–40 чакрымлап юл кала иде.

Чемоданын кулына тотып, ул Дүртөйле урамнары буйлап үтте һәм авыл башына чыгып, берәр автомобиль яисә ат булмасмы дип көтә башлады.

Бәхетенә Солтанбәккә кайтып баручы ат очрады. Аннан төшкәч, җәяүләп китте. Шоссе юлы белән барганда, артыннан Имәнлекул МТСының бензовозы килеп җитте. Машинаның кабинасында гына түгел, өстендә дә кешеләр утырган иде. Керосин цистернасының ике ягында кошлар кебек тезелешеп кайттылар.

Имәнлекулда бензовоздан төштеләр. Хөсәенгә, туган-үскән авылына барып җитү өчен, янә 10 чакрымнан артык җирне җәяүләп үтәргә туры килде.

Ниһаять, Сыерышбаш авылы үтелде, аннары Кәшәккә килеп җитте. Күңелендә моңсу да, сагышлы да хисләр кайнады. Туган якларын ул хәзер 13 ел буе күрмәгән бит. Бу чорда якты дөньяга кемнәр килде, кемнәр китте икән? Яшьтәшләре, замандашлары сугышта нинди язмышларга дучар булдылар икән? Бүген ничек көн күрәләр? Ул киткәндә, 7 яшьлек булган кызлар хәзер 20 яшьне узганнар бит инде.

Ул, таныш капканы ачып, ихатага узды. Шул ук иске генә йорт, иске генә мунча һәм абзар-кура. Абзар артында утыз сутыйлап бәрәңгелек. Ындыр артында уйсу урын. Малай чакта шундагы өянкеләр төбендә күләгәдә уйнарга яраталар иде.

– Мөмкинме?

Тупсаны атлауга, каршысына урта буйлы, 70 не узса да, чибәрлеген югалтмаган, яулыгын артка каратып бәйләгән татар әбие – аның әнисе килеп басты.

– Тәүбә, әстәгъфирулла, Хөсәен балакаем, син бит бу, – диде ул һәм шатлыгыннан бертын өнсез калды. Азрак хәл кергәч, күз яшьләре аралаш сөйләп китте. – Синең кайтырыңа һәрчак ышанып йөрдем. Төшләремә гел исән булып кердең.

– Әйе, мин, – диде Хөсәен. – Менә Ходайның хикмәте белән үзебезнең якларга кайту бәхетенә ирештем.

– Әйдә, уз, чишен. Нәрсә мин аптырап калдым әле, – дип сөйләнде әнисе. – Кая, чәй куеп җибәрим. Кич белән абыең да кайтыр. Ул авыл малын көтә.

Хәл-әхвәл сорашулар, хәтерләүләр китте, шикәрсез, вареньесыз булса да, чәй эчтеләр. Хөсәен, чемоданын ачып, әнисенә, җиңгәчәсенә күчтәнәчләр, бүләкләр, энесенең балаларына ручка һәм юка гына дәфтәр бүләк итте.

Кич җитеп, караңгы төшә башлаганда, абыйсы Әхмәтша кайтты. Озын чыбыркысын коймага элеп куйды да өйгә керде. Энесен күреп, мәзәк итеп, сүзләр урынына ниндидер авазлар чыгарып елап җибәрде.

Әхмәтша телсез иде. Әмма ике туган бармаклары ярдәмендә булса да барыбер аңлаштылар.

Икенче көнне иртәнге чәйне эчкәч, иң элек зиратны урап килде. Әтисе рухына дога кылды. Аннары авыл урамнары буйлап узды. Хөсәен киткәннән бирле, яңа йортлар салынмаган, күрәсең. Булганнары да бәләкәйләнеп калган кебек тоела. Мәктәп бинасын койма белән әйләндереп алганнар. Кибет янында кәҗәләр җәйге кояшта кызынып яталар. Клуб дигәненең тирә-ягы киртәләнмәгән. Ишегендә зур йозак. Авыл көндезге тынлыкка чумган. Һәркем эштә, авыл кешесенең мәшәкате җитәрлек.

Кәшәк урамнарын караштырып, өенә кайтып барганда, авыл очында тыр-тыр килгән тавыш ишетелде. Берәү тәгәрмәчле ХТЗ тракторында урам буйлап китеп бара иде. Хөсәеннәр күршесе тәңгәленә җиткәч, ул туктап калды. Тракторының утыргычыннан төшеп, таза гына ир кеше күршеләрнең өенә кереп китте.

– Бәй, бу бит безнең күрше Сабирҗан булыр, – дип уйлады Хөсәен һәм адымнарын кызулатты. Күршесе йомышын йомышлап, өеннән чыгып барганда, Хөсәен аны капка төбендә каршы алды: – Сабир, дустыкаем!

– Хөсәен!

Күршеләр – җан дуслар – бик озак кочаклашып тордылар. Сүзләр шулкадәр күп җыелган, кайсыннан башларга да белмәделәр.

– Исән икәнсең?

– Аллага шөкер, исән!

– Мин әле эштә, – диде Сабирҗан. – МТСтан «Авангард» колхозы басуын сөрергә җибәрделәр. Кич бездә булырбыз.

Кичен Сабирҗан Җиһаншин гаиләсендә күршесе кайту хөрмәтенә бәләкәй генә аш табыны уздырылды. Анда Хөсәен һәм аның якыннары катнашты. Бер кереп, бер чыгып йөри торган балалар да булгач, тавык кетәгедәй 4х5 метр зурлыгындагы кечкенә өй тулды да куйды.

Кадерле кунак хөрмәтенә тавык суелган, бәрәңге бәлеше пешерелгән, Сыерышбаш кибетенә 500 литрлы мичкә белән кайткан виноның да ике шешәсе өстәлгә менеп кунаклаган иде.

Телләр ачылды, балачак, яшьлек, сугыш елларын хәтерләделәр. Сабирҗан, кулына гармунын алып, моңлы итеп авыл көйләрен уйный башлады. Йомшак кына тавыш белән җырлап та җибәрде. Барысының да күзләре яшьләнде.

– Хәтерлисеңме, без бит, концерт бригадасы оештырып, үзебездә, күрше авылларда чыгыш ясый идек. Бер мәртәбә Чакмагышка смотрга да бардык, – диде Хөсәен. – Ул егетләр арасында сугыштан исән кайтканнары бармы?

– 1914–1916 елгылардан исән кайтучылар да бар. Тозлыкуштан Шәйхәли Әхмәтшин, Хатмулла Багманов, Әхмәтзыя Дәүләтов, Сәетгали Җәлилов, Сыерышбаштан Лотфрахман Дибаев, Фаяз Зәйнуллин, Нигъмәтҗан Локманов, Нигъмәтдин Йосыпов, Фаяз Ярмиевлар исән кайтты. Күбесе колхозда, кайберләре МТСта эшләп йөри. Читкә чыгып китүчеләр дә бар.

– Ә кәшәкләр?

– Кәшәк авылы буенча унлап кеше фронттан кайту бәхетенә иреште. Безнең яшьтәгеләр юк. Картлардан Камал Сабиров, 1924–1927 елгылардан Гыймалетдин Бикмурзин, Мәһәди Вәлитов, Әкрам Насыйбуллин, Рифгать Хәкимов һәм башкалар.

– Ә күпме егетләр үлеп калды?

– Әйе, Сталинградтан алып Берлингача булган җирләрдә безнең йөзләгән якташлар корбан булганнардыр.

– Ә син үзең кайларда сугыштың? – дип сорады Хөсәен күршесеннән.

– Мин, сугышка кадәр тракторчылар курсын тәмамлап, шул һөнәр буенча Имәнлекул МТСында эшли башлаган идем. Сугыш чыгып, бер ай үтүгә, повестка килде. 1941 елның июлендә үзем йөрткән ЧТЗ тракторына утырып, Бүздәк станцасына кадәр бардым да, аларны эшелонга төяп, Көнбатышка таба киттек. Үзебезнең МТСтан мин генә түгел, тагын берничә тракторчы тракторларын алып килгәннәр иде. Элек Ленинград блокадасында булдым. Аннары дошманны куып китеп, үз оясында дөмектердек. Укчы полкта автоматчы да булдым, хәрби частьта тракторчы булып та йөрдем. 1945 елның октябрендә кайтырга рөхсәт иттеләр. Кайту белән, тракторга утырдым. Сугышка кадәр үк өйләнеп, 1936 елда кызыбыз Кәүсәрия туган иде. Сугыштан соң өч балабыз дөньяга килде. Сәлихҗан, Рәмлә, Даим дип исем куштык. (Алга китеп, шунысын да әйтик: Сабирҗан белән Ракиянең тагын да өч балалары – Мөдәрис, Фәрәзинә, Фларис туа. Әниләре «Ана даны» медале, өченче дәрәҗә «Ана ордены» белән бүләкләнә. 1986 елда ул авырып вафат була. Сабирҗан ага унбиш еллап берүзе яши һәм 2003 елда дөнья куя.) – Газиз башларыбыз күпне күрде инде, – дип, сүзен дәвам итте Сабирҗан. – Адәм баласы барысына да түзә. Сугыш истәлеге булып хәрби билет, орден-медальләр генә калды.

Ул, өйнең мич урнашкан ишек төбе почмагына барып, ситсы япма астыннан матур пиджак алып килде. Ул пиджакның ал ягына «За отвагу» һәм тагын берничә медаль кадап куелган иде.

– Бүләкләр шәп, тик менә аның өчен бераз акча да бирсеннәр иде. Элегрәк шундый тәртип яшәгән дә бит, аннары аны бетергәннәр. Ярый, исәнлек кирәк. МТСлар булса, ачка үлмәбез әле. – Сабирҗан пиджагын үз урынына илтеп куйды һәм, дустына карап: – Син үзең сөйлә инде, бу елларда кайларда булдың, ниләр күрдең? – диде.

Хөсәен хәрби хезмәткә алынганнан башлап үткән юлын сөйләп бирде. «Идел-Урал» легионының беренче батальонын партизаннарга алып чыгу тарихын да тасвирлады.

– Бәй, син зур батырлык эшләгәнсең бит. Сине моның өчен бүләкләргә тиешләр иде.

Хөсәен тыйнак кына елмайды.

– Әйе, бүләкләделәр. Җиде елга совет сөргененә озаттылар.

Мәҗлес тәмамлангач, алар икесе генә ишегалдына чыктылар. Хөсәен күршесенә күңелендә байтактан йөргән соравын бирде:

– Минем турыда халык нәрсә дип сөйли, берәр төрле хәбәр ишетелгәндер бит?

– Әйе, синең турыда әсирлектә булган, немец фашистларына хезмәт иткән, азактан совет сөргененә озатылган дигән хәбәрләр йөргән иде. Сугыш чорында ук КГБ органнары авыл Советы аша синең турында справка соратып алган. Чакмагыштан бер кеше килеп, Кәшәк кешеләреннән синең турында нидер сорашып йөргән. Болар барысы да шикле сүз таралуга сәбәпче булгандыр. Авыл халкы яңалыкны бертын сөйли дә туктый инде ул. Менә хәзер үзең кайткач, тирә-як авылларда янә гөжләшеп алырлар.

Хөсәен кайда барырга, ниләр эшләргә икәнен төгәл генә белми иде әле. Шуңа күрә Сабирҗаннан киңәш сорарга булды:

– Кайда эшкә урнашыйм икән? Биредә калыргамы, шәһәргә китәргәме?

– Авылда кал, әйдә. МТСка эшкә керерсең. Үзем трактор йөртергә өйрәтермен. Бер айлап миндә ярдәмче булып йөрсәң, аннан үзеңә трактор яисә комбайн бирерләр. Кызлар күп, өйләндерербез. Акрынлап җае килер, өй салырсың. Авылда буш урыннар бар.

– Яхшы киңәшеңә рәхмәт, – диде Хөсәен. – Мин уйлап карармын.

Ул эштән курыкмый. Кайда да башы сыяр. Әмма авылда калса, ул әсирлектә булган, немецларга хезмәт иткән дигән сүзләр гомер буена аның җилкәсенә авыр йөк булып басып торачак. Ут эчендә йөреп, исән кайткан фронтовиклар телдән әйтмәсәләр дә, күз карашлары белән булса да аны кимсетәчәкләр. Юк, авылда кала алмый ул. Читкә китәргә кирәк.

Һәм ул, бер атналап туып үскән авылында торгач, ныклы карарга килеп, Ташкент ягына чыгып китте. Аның өчен бу шәһәр бик таныш, аның яшүсмер чагы шунда үткән иде бит.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации