Электронная библиотека » Айдар Басыров » » онлайн чтение - страница 19


  • Текст добавлен: 25 апреля 2019, 20:00


Автор книги: Айдар Басыров


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 19 (всего у книги 40 страниц)

Шрифт:
- 100% +
ПАРЛАМЕНТЁРЛАР КИЛДЕ

Витебск партизан зонасының героик тарихы бар. Сугыш башланган чорда ук Сураж тирәсендә М. Ф. Шмырёвның зур булмаган партизан отряды йөри. Аны халык телендә Батька Минай дип йөртәләр.

Аннары биредә М. Ф. Бирюлинның, элекке Кызыл Армия командиры Я. З. Захаровның, элекке «Новка» пыяла заводы эшчесе А. П. Дикның партизан отрядлары оеша. 1942 елның апрелендә алар 1 нче Белоруссия партизаннар бригадасына берләшә, командиры итеп М. Ф. Шмырёв билгеләнә. Танклар, пушкалар, миномётлар белән коралланган бу бригада зур көчкә ия була.

Фронт бу вакытта Витебскидан төньяк-көнчыгышта, Усвяты һәм Велиж аша үтә. Алар арасында кара урман, төпсез сазлыклар тәңгәлендә олы юл да була. 40 чакрым киңлектәге, Велиждан башланып Витебскига кадәр сузылган бу урын «Витебск капкасы» дип атала. 1942 елның февраль аенда партизаннар бу капканы немецлардан чистарталар. Бу тирә авылларда Совет власте игълан итәләр.

Немец фашистлары, «Витебск капкасы»н яңадан үз кулларына алу өчен, бик күп санда техника һәм гаскәр җибәрә.

Алар максатларына ирешә. 1942 елның сентябрь ахырында капка ябыла. Әмма партизаннар төннәрен немец оборонасының йомшак җирләрен барыбер табалар. Алар Кызыл Армия ягына зур-зур отрядларны, меңләгән кешеләрне алып чыгалар. Безнекеләр ягыннан партизаннар өчен кирәкле корал, азык-төлек, башка кирәк-яраклар алып кайталар.

1942 елның җәендә-көзендә яңа партизан отрядлары оеша. М. Ф. Бирюлин отряды 1 нче Витебск партизаннар бригадасына әйләнә. Аның белән янәшәдә 2 нче Белоруссия партизаннар бригадасы, Н. К. Захаров җитәкчелегендә Фрунзе исемендәге бригада, көньяктарак Орша районында Константин Заслонов (дядя Костя) бригадасы хәрәкәт итә.

Немецлар күп мәртәбәләр партизаннарны тулысынча юк итәргә омтылыш ясыйлар.

…1943 елның февралендә Германия командалыгы Витебск партизан районын көчле удар белән юк итәргә дигән карар кабул итте. Фронттан иң яхшы хәрби частьлар китерелде. Бер атна буе барган канлы сугышлардан соң партизаннар өч яктан чолгап алынды. Фашистлар соңгы хәлиткеч алышка әзерләнделәр. Чолганышны төгәлләргә һәм партизаннарны юк итәргә дигән приказ бирелде.

Менә шушы хәлне тикшерү өчен, беренче партизан бригадасының штабында киңәшмә җыелды.

Бригаданың разведка штабы начальнигы сөйләп китте:

– Иптәшләр, өч көн элек немец дивизиясенә ярдәмгә өстәмә көч килде. Безнең разведка ачыклаганча, бу – «Идел-Урал» дигән милли легионның 825 нче батальоны. Составында бик яхшы өйрәтелгән, коралланган меңләп солдат. Командирлар составында, разведка бүлегендә – немецлар. Алар – барысы йөзләп кеше. Дөрес, легиончыларның үзләреннән дә взвод, рота командирлары бар, әмма алар исем өчен генә. Легиончыларның халыкка мөнәсәбәте әйбәт. Элемтәче Буйниченконың хәбәр итүенә караганда, алар партизаннар белән элемтәгә керергә һәм безнең якка чыгарга уйлыйлар. Бүген парламентёрлары килергә тиеш иде. Тик нигәдер озакладылар.

Сүзгә беренче отрядның разведка командиры кушылды.

– Оборонада яткан татарлар партизаннар ягына бик озак пуля яудырдылар. Әмма ни өчендер бер зыян да килмәде, ачыклануынча, пулялар гел өскә оча.

Икенче яктан карасаң, батальон фашист тәмугында яткан кешеләрдән төзелгән. Аларда, чынлап та, партизаннар ягына чыгып, немецлардан үч алу теләге булмавы мөмкин түгел.

Партизаннарны легиончыларда булган корал да кызыксындыра иде. Югыйсә биредә хәзер патроннар да санаулы гына калып бара.

Бәхәснең иң кызган чагында гына ишек ачылды, һәм кызыл тасма теккән бүреген кыек салган бер егетнең тавышы ишетелде:

– Парламентёрлар килде.

Легиончылар бертын ишек төбендә таптанып тордылар да, партизаннар чакыргач, түргә уздылар. Немец шинеле рус суыгы өчен бик үк кулай түгел, алар салкын җилдән өши төшкәннәр иде. Җылы итеп ягылган партизаннар землянкасында эреп киттеләр, битләре тагын да аллана төште.

Партизан җитәкчеләре легиончыларга беркадәр сораулы караш ташлап тордылар да сүз башладылар:

– Батальонның көче нинди? – диде комиссар Григорьев.

– 3 пушка, 6 миномёт, станковый, кул пулемётлары, автоматлар, олау, атлар, – диде Вәли Лотфуллин.

– Кайдан бу кадәр төгәл беләсез? – дип сорады Бирюлин.

– Мин штаб ротасының старшинасы.

– Безнең якка легиончыларны оештырып алып чыгарлык җитәкчеләрегез бармы? Яшерен оешма төзелгәнме? Әгәр стихияле төстә генә күтәрелсәгез, халыкны харап кына итәчәксез, – диде комиссар.

– Аерым төркемнәр концлагерьда чакта ук оешкан иде. Едлинода алар зурайды.

– Ничә кеше? – дип сорады бригаданың штаб начальнигы.

– Санын төгәл генә әйтеп булмый. Һәр кеше үзенең җитәкчесен генә белә. Концлагерь шартларында конспирация дигәнне аңлыйсыз инде. Взводларда, роталарда тройкалар, пятёркалар оешкан.

Сөйләшүне йомгаклап, командир соңгы сүзен әйтте:

– Немецларны һәм хыянәтчеләрне юк итәргә. Мөмкин булса, батальон командирының үзен һәм документларын кулга төшерергә. Корал, барлык кирәк-яракларны алырга. Двина аша халыкны аз-азлап чыгарырга. Безнең якка чыккач, коралыгызны ташларга һәм батальонны аерым партизан отрядларына бүләргә.

– Без риза, – диделәр бертавыштан Вәли һәм Габделхак.

Алар бергәләп операциянең планын эшләделәр. Хәбәрләшү, сигнал бирү, пароль турында сөйләштеләр. 23 февральгә каршы төндә немец штабы шартлатылырга тиеш. Восстаниенең сигналы шул булачак.

Габделхак белән Степан кайтып китте. Трубкин белән Лотфуллинны заложник итеп калдырдылар.

Парламентёрлар чыгып киткәч, Бирюлин киңәшмәне дәвам итте.

– Әгәр 825 нче батальон, чынлап та, безнең якка күчә алса, фашистларның безне юк итү планы килеп чыкмаячак, – диде ул. – Шулай да сизгерлекне арттырырга кирәк. Барлык отрядлар беренче хәрби әзерлектә торсын. Партизаннарны яхшырак ашатыгыз. Озакка сузылган каты сугышлар булуы ихтимал. Бүгенге ситуацияне хәзер үк «Зур Җир»гә хәбәр итәбез.

Ул, беренче отряд җитәкчеләрен азактан калдырып, тагын бер кат сөйләште.

– Операция өчен сез җаваплы. План барып чыкса, легиончылар сезнең зона аша үтәчәк. Күзегез дүрт булсын, егетләр. Саклык чараларын күрергә кирәк, – диде ул. – Яр башына пулемётлар урнаштырыгыз.

ХӘЛИТКЕЧ МИНУТЛАР

Габделхак Фәхретдинов белән Степан Михальченко оборона сызыгын үтеп, исән-имин штаб урнашкан авылга кайтып җиттеләр. Аларга хәзер, Григорийны, Хөсәенне яисә Рәшитне күреп, сөйләшүнең нәтиҗәсен җиткерергә кирәк иде. Әмма аларның берсе дә штаб тирәсендә күренмәде. Габделхак борчылып куйды. Вакытның һәр минуты кадерле. Инде караңгы төште, төнлә хәлиткеч алыш булырга тиеш.

Эзли торгач, Хәкимовны таптылар. Ул бик борчулы иде.

– Ни булды, нигә төсең качкан? – дип сорады аңардан Габделхак.

– Эш харап. Яңарак кына Жуковны, Таҗиевны, Рәхимовны, тагын берничә кешене кулга алганнар.

– Кем әйтте?

– Легиончылар күргән. Коралсызландырып, кулларына богау салганнар.

– Әле кайдалар икән? Коткарырга кирәк аларны, – диде Габделхак гадәттәгечә чаялыгы белән.

– Ничек коткарасың? Машинага утыртып, Витебск ягына алып киткәннәр бит.

– Ә Мөхәммәтов?

– Аның турында сөйләүче булмады.

– Ах, шайтан. Инде нишләргә? – дип сөйләнеп торганда, штаб йортына Хөсәеннең килгәне күренде.

– Сукырның теләгәне ике күз. Сине эзлим, – дип, Габделхак тегенең янына йөгереп барды. Хөсәен үзе дә, чанадан сикереп төшеп, Габделхакны кочаклап ук алды.

– Ничек, эшләр уңдымы?

– Бар да уңайга бара, тик монда…

– Калганы соңыннан, – диде Хөсәен. – Мине Цек чакыра. Син рота штабына бара тор.

Габделхак башкача бер сүз әйталмый калды. Хөсәен тиз генә штабка атлады.

Йортның тупсасын үтү белән, майор аның каршына килеп басты. Ачудан йөзе кызарып бүртенгән, йодрыклары төйнәлгән, кысылган күз кабаклары астыннан көйдергеч чаткылар чәчрәп тора иде аның.

– Легиончылар арасында әллә нәрсәләр бар? Нигә миңа хәбәр итмисез? – дип кычкырды ул, бугаз төбе белән урыс телен вата-җимерә.

Хөсәен башта каушап төште, әмма үзен тиз кулга алды.

– Болай барысы да тәртиптә кебек. Мин әле генә оборонадагы легиончылар янында булдым. Каравылны ешрак алыштырырга куштым, кешеләр бик тиз туңа.

– Нинди тәртип турында сөйлисез сез? Әле генә минем приказ буенча военврач Жуков, үземнең адъютантым Таҗиев дигән эт, башкалар кулга алынды. Алар батальонны партизаннар ягына алып чыкмакчы булган. Герман командованиесенә хыянәт иткән өчен, алар үлем җәзасы алачак!

– Мөмкин түгел, – диде Хөсәен, нәрсә дип әйтергә белми аптырап торганнан соң.

– Сез сизгерлегегезне югалткансыз. Хәтта үзегезнең ротада ни барын да белмисез.

– Сорарга рөхсәт итегез, майор әфәнде, безнең ротага ни булган?

– Хуҗалык взводы командиры Рәхимов та хыянәтчеләр арасында. Ул сезнең ротада түгелмени? Ә сез бары да тәртиптә дисез…

Хөсәеннең күз аллары караңгыланып китте, тез буыннары йомшарды. Әле генә үзенең ротасында булганда, ул Рәхимовны сорагач: «Штабка китте, Цек үзе чакырган», – дигәннәр иде шул. Менә ни өчен чакырган икән ул аны», – дип уйлады.

Майор, Хөсәенгә тагын да якынрак килеп, перчаткалы кулы белән аның ияген өскә күтәрде, ашардай булып күзләренә карады.

– Бар. Легиончыларга тагын бер кат аңлат. Сез немец формасы кидегез. Фюрерга тугры хезмәт итәргә ант иттегез. Антыгызны бозып, партизаннар ягына чыксагыз, сезне үлем көтә. Чөнки алар чолганышта. Аларның муенына элмәк салынган инде. Шулай иттереп тартабыз да капут… – Ул Хөсәенгә тагын да якынрак килеп, буарга теләгәндәй, аның китель якасыннан эләктереп алды, аннары кулларын ычкындырып, бертын эндәшми торды. Борчыла, хәвефләнә, нидер сизенә иде майор Цек. – Партизан ягына чыккан легиончы безнең кулга яңадан эләккәч, тиресен тунаячакбыз, икеләтә җәзалаячакбыз, күкрәгенә тимердән кыздырылган кызыл йолдыз басачакбыз, урмандагы агачларга элеп чыгачакбыз, – диде ул, төкерекләрен чәчә-чәчә. Бераздан ул үз-үзен кулга алды һәм тыныч кына сөйләп китте: – Шуны да әйт, господин Мукамет: партизан ягына чыгып, ялгышлык белән безнең кулга эләкмичә калган легиончыларны барыбер үлем көтә. Сталин аларны аттырачак, Себердә каторгада черетәчәк. Ә башта мин сезне акылга өйрәтәм әле. СС гаскәрләре белән шаярырга ярамый.

ДИЛБЕГӘНЕ УЛ ТОТАРГА ТИЕШ

Штабтан Хөсәен һава җитмәүдән буылгандай чыкты. Өй янындагы киртәгә сөялеп хәл алды.

Аның янына урынбасары килде.

– Бар да бетте, дуслар. Цекның хәтәр планы бар. Немецлар белән казакларны чакыртып, безне коралсызландырырга уйлый бугай.

– Димәк, безгә хәзер үк, бер минут соңламыйча башларга кирәк.

– Анысы шулай, – диде Хөсәен акрын гына. – Тик ничек эшне оештырырга, кайдан тотып башларга?

Хөсәен – сабыр кеше. Ниндидер команда бирер, эш эшләр алдыннан гына түгел, хәтта сүз сөйләр алдыннан да, ул бертын уйлый. Азактан соң була, эшнең башында уйларга кирәк, ди ул. Ә мондый хәтәр эшне ордым-бәрдем генә хәл итеп буламыни? Антифашист төркеменең җитәкчеләре кулга алынган. Димәк, дилбегәне хәзер Хөсәен үз кулына алырга тиеш. Элек һәр мәсьәләне алар бергәләп хәл итә, фикерләшә иде. Хәзер кем белән киңәшләшергә дә белгән юк. Габделхак белән дә сөйләшмәгән. Ул мәсьәлә уңай хәл ителде, диде дә бит.

Якындагы иптәшләре аның авыр уйда булуын каушавы дип аңлады.

– Или син команда бирәсең, или без восстаниене үз кулыбызга алабыз, – диде алар.

Дусларының бу сүзләре аны айнытып җибәргәндәй булды.

– Ярый, киттек рота штабына, – диде ул кискен рәвештә.

Ротада аны борчылып көтәләр иде. Жуковлар артыннан Хөсәенне дә кулга алулары мөмкин бит. Әнә шуңа Мөхәмәтовның күренүе алар өчен зур куаныч булды.

– Я, сөйлә, – диде Хөсәен Габделхакка.

Теге ничек итеп партизаннар янына баруларын, андагы сөйләшүләрнең эчтәлеген җиткерде.

Хөсәенне алыштырып куйдылармыни. Ул гәүдәсен турайтты. Күзләре очкынланды. Беләкләренә көч өстәлгәндәй булды. Ул, телефон трубкасын алып, беренче укчы ротага шалтыратты.

– Алло, командир андамы? Ул кирәк иде, – дип сорады.

Рота командирын эзләп табып, телефонга алып керделәр.

– Саумы, Хөсәен бу, – диде ул, татарчалап. – Мин әле генә майор Цек янында булдым. Ул безгә концерт әзерләргә кушты. Партизаннарны юк итү хөрмәтенә куярга, диде. Хор өчен җыр текстын ятлый торыгыз. Барлык артистлар бергә кушылгач, көен өйрәнеп, күмәкләп җырларбыз. Менә тыңла:

 
Безнең сабан, тимер сабан
Буразнаны киң сала.
Иртә торып, тырышып йөреп,
Иген уңышын күтәрде
Уңган егет Мусалар.
 

Беренче рота командиры барын да аңлады һәм:

– Ә репетиция кайчан була? – дип сорады.

– Без үзебез бүген башлыйбыз. Хәзер үк!

– Сез башлаганны кайдан белербез?

– Авылыгыз бездән ерак түгел бит. «Удар инструмент»лар тавышын ишетми калмассыз әле. Бездән соңга калмагыз.

Башка роталарга да шундый ук тәртиптә «күмәк хор өчен җыр тексты» җиткерелде. Бу алдан сөйләшенгән пароль иде. Телефон линиясен немецлар яисә хыянәтче легиончылар тыңлый калса, конспирация өчен уйланган алым иде. Ә җыр тексты Хөсәеннең хәтерендә күптәннән, 1935 еллардан ук сакланган. Культурник булып эшләгәндә, сәхнәдә халык көенә Муса Җәлил дигән шагыйрьнең «Комсомол бригадасы җыры»н башкаралар иде. Тик бу куплетның юлы «уңган егет» түгел, ә «комсомолец Мусалар» дип бетә иде. Ул чагында шигырьләрнең, җырларның авторына әллә ни игътибар итү юк. «Мусалар» дигәнгә генә авторы Муса Җәлил булып хәтерендә калган. Әле телефон аша хәбәр иткәндә, әлбәттә, «комсомол» сүзен кулланып булмый.

Телефоннан сөйләшеп беткәч, Хөсәен үз ротасының взвод һәм отделение командирларын чакырды да төгәл итеп командалар бирде.

– Арт взвод атларны җигегез дә елга үзәненә төшегез. Элемтәчеләр, телефон линияләрен сафтан чыгарырга. Сапёр взводы немецларны юк итәргә тиеш.

* * *

Хөсәен үзе һәм сапёр взводының командиры Галимҗан Галиев, легиончыларны ияртеп, тыкрыктан олы урамга килеп чыктылар.

– Туктагыз, – диде рота командиры. – Әнә күрәсезме, өч тәрәзәле зур йортта батальон штабы урнашкан. Шулардан ике өй аша немецлар яши. Өч йорт үткәч, тагын немецлар. Ә штабның аскы ягында дүрт өй аша майор тора.

Немецлар яшәгән һәр йортка бүленеп, легиончыларны җибәрделәр. Ары-бире ычкына калмасыннар дип, авыл башларына, тыкрыкларга засадалар куйдылар. Хөсәен белән Галимҗан, йомыш тапкан булып, штабка кереп чыктылар. Майор анда юк иде. Аннары Хөсәен, ике легиончыны ияртеп, Цек яшәгән йортка юнәлде.

Сакта немец солдаты тора иде. Хөсәен парольне әйткәч, фашист аны таныды.

– Ба-ба, битең туңган бит синең, – диде Хөсәен. – Рус кышы шулай ул. Кар белән ышкы, егетләр, ярдәм итегез.

Сакчы бер сүз дә әйтә алмый калды, «ә» дигәнче легиончылар аның эшен бетереп тә куйды.

Хөсәеннең майор янына керергә сәбәбе әзер иде. «Посттагы солдатлар өши, азрак спирт бирергә кирәк» диячәк ул һәм калганын үзе белер, автоматы бар, гранаталары да җитәрлек. Тик аңа бу сүзне сөйләргә кирәк булмады – батальон командиры өйдә юк иде. «Иртән чыгып киткәннән кайтып кермәде әле», – диде башына кара шәл ябынган тут йөзле, 60 яшьләрдәге хуҗа хатын.

Мөхәммәтов, иптәшләрен ияртеп, немецлар яшәгән йорт янына китте. Монда да «бите өшегән» сакчыны тавышсыз гына юк иттеләр. Хөсәен тәрәзә янына килде. Сак кына үрелеп, пәрдә ярыгы аша эчкә карады. Колагына шау-шу, исерек җыр ишетелде, берсе авыз гармунында уйный, өстәлдә шешәләр тора, эчеп тә бетермәгәннәр. Бер төркеме кәрт суга. Бу өйдә биш кенә немец тора иде, икенче өйдәгеләр дә мәҗлескә җыелган, күрәсең. Болай булгач, бигрәк тә әйбәт. Берьюлы дөмектерергә бик тә кулай.

– Әһә, бәйрәм итәсезме? Хәзер сезгә закускасы булыр, тик каты булып тешегез кителмәсен, – диде дә, киерелеп, тәрәзә аша немецларның озын саплы гранаталарын эчкә томырды. Башта пыяла ватылганы ишетелде, аннары көчле шартлау яңгырады.

Икенче тәрәзәләрдән дә гранаталар томырдылар, өйнең эчен ут чорнап алды.

– Менә монысы безнең әсирлек өчен!

– Монысы безнең күргән газаплар өчен!

– Ә бусы башын салган иптәшләребез өчен!

Өченче гранатаны томыргач кына, Хөсәеннең күңеле булды кебек. Ул үзен үзе кулга алды һәм иптәшләренә кычкырды:

– Җитте! Хәрби припасларны юкка әрәм итмәгез, алар кирәк булыр әле.

Ишек төбендәрәк булгандыр, ахры, бер немец тышка атылган иде дә, аны да легиончылар пулясы аяктан екты.

Бу вакытта сапёр взводының командиры Галимҗан Галиев штабтагы немецларны юк итте. Авылның югары һәм түбән очында да мылтык, автомат тавышлары ишетелде. Ә ничәдер минуттан авыл бөтенләй тынып калды. Мондый шау-шудан соң өрергә тиешле эт тавышлары да ишетелмәде – аларны немецлар кырып бетергәндер, күрәсең.

ДВИНА БУЕНА

Шатлыктан, дулкынланудан нишләргә белмәгән легиончылар бергә җыелдылар. Барысы да исән-сау, Габделхак Фәхретдинов кына аксый иде.

– Майор килеп чыкмадымы? – дип кычкырды Хөсәен. – Немец гәүдәләрен тагын бер кат тикшереп чыгыгыз әле.

Әмма Цекның гәүдәсе бер җирдә дә күренмәде. Батальон командиры күрше авылга барган иде. Штабка кире кайтканда, шартлау тавышлары ишетеп, машинасын туктатты.

– Сволочьлар икән бу татарлар. Болай булгач, шикләнү дөрескә чыкты. Бор машинаңны!

Ходаяров машинасын, борып, Витебскига куды.

– Молодец, – диде майор, аның аркасыннан сөеп. – Немец командованиесе синең бу тырышлыгыңны онытмас. Мин дә бурычлы булып калмам. Тик техникаң гына ватыла күрмәсен.

Цек эшнең нәрсәдә икәнен аңлаган, легиончылар куа килмәсен дип шүрли, шуңа күрә дер-дер калтырый иде.

Артиллерия взводы, Хөсәен командасын ишетү белән, атларын җигеп, пушкаларын тагып, Двина елгасы үзәненә төшеп китте. Баш күтәрү турында роталарга хәбәр ителеп беткәч, элемтәчеләр дә, телефон линияләрен өзеп бетереп, тегеләр артыннан йөгерделәр. Немецлар белән исәпне өзгән сапёрлар да шунда кузгалды. Хөсәен Галимҗан һәм Габделхак белән янәшә бара. Үзләре ашыга, кабалана, янып төштеләр, шинель төймәләрен ычкындырдылар. Белеп булмый бит, партизаннарны юк итәргә килгән башка частьлардагы немецларның арттан төшүләре дә бар.

Алар елга ярына килеп җиткәндә, атлар, пушкалар, кешеләр олы төркем булып җыелышып торалар иде.

– Егетләр, давай сигнал! – диде Хөсәен.

Ракетница алып, аллы-артлы кызыл, яшел һәм ак төс белән атып җибәрделәр.

Елганы чыга башладылар. Двинаны аркылыга чыгып җитәрәк, Габделхакның тавышы ишетелде.

– Тагын сигнал бирергә кирәк! Фонарь белән. Тәүдә кызыл, аннары яшел һәм ак төсләрдә.

– Фонарь кирәк, фонарь! – дигән аваз легиончылар сафы буйлап үтте. Берне таптылар, әмма батареясы беткән булып чыкты. Ниһаять, иң арттан килүче берәүдә эзләгәннәре табылды.

Бу вакытта Сеньково, Сувары авылларында да гранаталар шартлады, пулемёт, автоматлар тырылдады, мылтык пулялары очты. Легиончылар, үз араларындагы сатлык җаннарны һәм немецларны юк итеп, партизаннар ягына юл алдылар.

Яшерен оешма җитәкчеләре көндез үк, листовкалар язып, роталарга тараткан иде. Хөсәеннең телефон аша «репетиция ясарга» дигән сигналын да ишеткәч, алар «удар инструмент»ның тавышын түземсезләнеп көттеләр. Авыл арасы ерак булмагач, шартлау, атыш тавышлары ачык ишетелде аларга.

Беренче ротада восстание башланыр алдыннан, легиончы Фәйзуллин беренче взвод командиры Гайнетдин Мөхәммәтшинга бер кеше аша листовка җибәртә һәм үзеннән: «Взводны батальон штабы тирәсенә кичүгә алып бар», – дип өсти. Юлда барганда, Мөхәммәтшин взводы Фәйзуллин взводы белән кушыла. Өч взвод та Гралево авылына юнәлә.

Өченче ротада восстание белән взвод командиры Яхин җитәкчелек итә. Легиончылар рота командиры Минһаҗевны, немец фельдфебелен, калган немецларны атып үтерәләр. Бөтен рота белән кичүгә киләләр.

Санитар часть һәм олау урнашкан Сеньково авылындагы легиончылар арасында да партизаннар ягына күчәргә омтылыш була. Әмма ул фаҗигале тәмамлана. Гралево авылы янында граната шартлаулар һәм ату тавышлары ишетелгәч, Анатолий Муталов җитәкчелегендә легиончылар немецларга ташлана. Әмма фашистлар ягыннан көчле каршылыкка очрый. Анатолий үзе һәлак була. Бик аз гына кешегә, Сеньководан чыгып, батальонга, аннары партизаннарга кушылу насыйп була.

Икенче рота урманда батальонның сул флангында була. Биредә беренче булып Хаммат Гыйниятуллин җитәкчелегендә 2 нче взвод күтәрелә. Легиончылар Сәлах Садыйков, Гыйният Әхмәдуллин, Галимов, Петров фашистлар урнашкан шалашны гранаталар белән шартлаталар.

* * *

Партизаннар батальон урнашкан авыллардагы шартлау, атыш тавышларын ишетеп тордылар. Тиздән сигнал ракетасы да күкне балкытты. Аннары фонарь яктысы җемелдәде.

– Каршы алырга кирәк, – дип, Григорьев тау астына төшә башлады.

– Ашыкмагыз, Исаак Григорьевич, – диде командир Сысоев. – Бәлки, провокациядер. Нигәдер восстание билгеләнгән вакытта башланмады, шунысы нык борчый әле. Иң элек бертөркем автоматчы-партизаннарны җибәрик.

– Ярый, алайса.

Унлап партизан, яр башыннан төшеп, елга читенә җыела башлаган легиончылар янына килде.

– Кем монда старший? Алга чыгыгыз!

Хөсәен һәм Габделхак алар каршына килеп бастылар.

– Коралларыгызны бирегез һәм безнең арттан барыгыз!

Елга ярының башында аларны Сысоев, Григорьев һәм Тимошенколар каршы алды.

Фәхретдинов, Григорьевны танып, аңа рапорт бирде:

– Иптәш комиссар! Задание үтәлде. Немец штабы шартлатылды, фашист гарнизоны юк ителде. Батальон партизаннар ягына чыга башлады. Ул кинәт селкенеп куйды һәм кар өстенә чүгәләде.

– Ни булды сезгә?

– Мин яраланган идем. Күп кан киткән бугай. Хәзер безнең җитәкчебез менә шушы иптәш, – дип, Хөсәенне күрсәтте дә үзе һушын җуйды.

– Тиз генә лазаретка озатыгыз, – диде комиссар. Аннары Хөсәенгә борылып кулын бирде: – Саумысыз, иптәш?!

Хөсәен Григорьевның кулын кысты да хисләрен тыя алмыйча кочаклап ук алды. Ай нурыннан төшкән тонык яктылыкта аның күзләрендә шатлык яшьләре балкый иде.

Әмма елашып торырга вакыт юк, ул үзен тиз кулга алды һәм:

– Рөхсәт итсәгез, тау башына менәргә команда бирим, – диде.

– Әлбәттә. Безнең разведка отряды оештырыр аны.

Парламентёрлар белән сөйләшкәндә, легиончыларга, коралны ташлап, вак төркем белән генә чыгарга диелгән иде. Һәм разведка начальнигы шундый команда бирде дә. Әмма йөзәрләгән солдатны, корал, атлар, пушкаларны алай чыгару озакка сузылачак. Комиссар, командир белән сөйләшкәннән соң, боерыгын үзгәртте.

– Күпләп чыгарга да ярый. Коралыгыз үзегездә калсын, беренче төркем ташлаганын да алыгыз!

Акрынлап елга өсте бушады. Яр өсте кешеләр, атлар, пушкалар, олаулар белән тулды. Партизан киеменә караганда немец шинеле күбрәк иде. Разведка начальнигы хәтта куркып та китте. Әмма легиончыларның хәрәкәтен күргәч, шиге таралды.

Легиончылар партизаннар ягына күчүнең ничек булып бетәсен белмиләр иде, әлбәттә. Елганы чыгып, тау өстенә менеп җиткәч кенә, һәммәсе дә мәсьәләнең уңай хәл ителгәнен аңлады.

– Иптәшләр, без бит партизаннарга кушылдык. Хәзер үзебезнең җирдә, Совет җирендә, – дип кычкырды кемдер.

Менә шунда кешеләрнең айлар, еллар буе күңелләрендә җыелып килгән кайгы-хәсрәт буалары төбенә кадәр ерылып акты. Алар бер-берсен кочаклап елаштылар, партизаннарны, уртага алып, күккә чөйделәр. Җиргә ятып, яр башындагы туң туфракны үптеләр, җиңнәрендәге легион эмблемасын йолкып ыргыттылар.

Комиссар Григорьев легиончыларны котлады:

– Операцияне уңышлы үткәрүегез белән чын күңелдән котлыйм, иптәшләр. Хәзер сез Совет җирендә. Ә ул җир бервакытта да дошман табаны астында калмас.

Хөсәен шундагы бер агач төбенә менде дә:

– Без фашист коллыгын үткән кешеләр. Әлегә өстебездә немец шинеле булса да, йөрәгебез һәрчак советныкы булып калды. Бу көн турында уйлап, хыялланып яшәдек без. Күргән михнәтләребезнең ачысы, үлгән иптәшләребезнең каны, безне көтеп ятучы ата-аналарыбыз, хатыннарыбыз, балаларыбызның күз яшьләре өчен дошманнан үч алырбыз, – диде.

Соңыннан бу митинг өчен бригада штабы начальнигы партизан отряды җитәкчеләрен кыздырып алды:

– Җыелган халык дошман снарядлары өчен иң яхшы мишень иде. Бәхетегез бар икән, ул-бу булмады, – диде ул.

– Андагы шатлыкны тыеп була идемени? – диде комиссар Григорьев.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации