Текст книги "Ватанга тугры калдылар"
Автор книги: Айдар Басыров
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 16 (всего у книги 40 страниц)
АРМИЯГӘ АЛДЫЛАР
Аның спортны яратуы, үзен чыныктыруы киләчәк тормышында ничек кенә ярап куя әле. Тик техникумны бетерә алмый Хөсәен. Аңа гражданлык, комсомол бурычын үтәргә кирәк иде. 1937 елның октябрендә Туймазы район хәрби комиссариаты аны Совет Армиясе сафларына чакыра. Үзбәкстан ССР Халык Комиссарлары Советы исемендәге 9 нчы Кырым кавалерия дивизиясенең 49 нчы кавалерия полкында хезмәт итә башлый ул. Бу полк Украинаның Винница өлкәсе Тульчин урынчылыгында урнашкан була.
Хөсәен өчен хәрби хезмәт һич тә авыр тоелмады. Аңынчы да авырлыкларны күп күрде бит ул. Бала чагында ятим үсү, балалар йортында булу, комсомолда тәрбияләнеп, оештыру эшенә өйрәнү солдат тормышын һич сыкранмыйча үтәргә мөмкинлек бирде. Өстәвенә ул физик яктан таза, спорт белән шөгыльләнә, физкультура техникумының ике курсын тәмамлаган егет иде бит әле.
Хәрби һөнәрне ул бик тиз үзләштерде. Уставны иң яхшы белүче, иң төз атучы, иң алдан йөгерүче, хәрби частька беркетелгән холыксыз атларны да бик тиз йөгәнләп, үзләренә хезмәт итәргә өйрәтүче солдат иде.
Шуңа күрә озак та узмады, кыска сроклы курс үтү белән, аңа сержант званиесе бирделәр, отделение командиры – радиостанция начальнигы итеп тәгаенләделәр.
1938 елның мартында дивизия Каменец-Подольск шәһәренә күчерелә. 1939 елның көзендә алар часте Көнбатыш Украинаны СССРга кушу операцияләрендә катнаша. Шуннан соң Каменец-Подольск шәһәренә кайтып урнаша. Полкларының саны үзгәрә, 136 нчы кавалерия полкы дип атала башлый. 1940 елның октябренә кадәр Хөсәен шунда хезмәт итә. Бессарабияне СССРга кушу операциясендә катнаша. Бу операциядән соң дивизиянең төп көчләре Дрогобыч өлкәсенең Корналовичи авылы тирәсендә урнаша һәм шунда сугышны каршылый.
1940 елның октябрендә полк җитәкчелеге Хөсәенне Киев өлкәсе Васильков шәһәрендә урнашкан кече лейтенантлар курсына укырга җибәрә. Биредә дә ул программаны бик тиз үзләштерә. 1941 елның гыйнварында курсны тәмамлап, 12 нче армиянең 192 нче тау-укчы дивизиясе 579 гаубица-артиллерия полкының элемтә взводы командиры итеп тәгаенләнә.
Алар часте бу вакытта Дрогобыч өлкәсендә урнашкан була.
СУГЫШНЫҢ БЕРЕНЧЕ АЙЛАРЫ
1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия, һөҗүм итешмәү турындагы үзара килешүне бозып, сугыш игълан итмичә, гаять зур көч белән Советлар Союзына ябырыла.
22 июньдә кич сәгать 9да СССРның Югары Хәрби Советы гаскәрләргә директива җибәрә. Бу директива нигезендә совет гаскәрләренә илгә басып кергән дошманны контрһөҗүм белән тар-мар итәргә һәм СССР территориясеннән куып чыгарырга дигән бурыч куела.
Чик буенда канлы сугышлар башлана.
Илнең эчендәрәк торган гаскәри частьларны да чик буена күчерү турында приказлар бирелә.
Хөсәен Мөхәммәтов хезмәт иткән полк та немецларга каршы сугыша башлый.
Контрһөҗүмнәр оештыру өчен тиешле вакыт та, көч тә булмый. Дошман һавада өстенлек итә, флангларга һөҗүм итеп, безнең гаскәрләрне камап алу стратегиясен куллана. Совет солдатлары тиңдәшсез батырлыклар күрсәтәләр, дошманның көч-куәтен киметү, алга баруын тоткарлау өчен, оборона сугышлары алып баралар, мөмкинлек булганда, үзләре дә һөҗүм итеп, фашистларны чигендерәләр.
Герман командалыгы Көнчыгыш фронттагы үз гаскәрләрен өч зур төркемгә бүлә. «Төньяк» армияләр төркеме – Ленинград юнәлешендә, «Үзәк» армияләр төркеме – Минск, Смоленск, Мәскәү юнәлешендә, «Көньяк» армияләре төркеме Киев, Украина юнәлешендә хәрәкәт итә. Бу армияләр төркемнәре эчендә һөҗүм итүче танклар төркемнәре оеша.
Хөсәен хезмәт иткән 12 нче армиянең 192 нче дивизиясе «Көньяк» армияләре төркеменә кергән гаскәри частьларга каршы тора. Әмма көчләр артык тигезсез була. Хөсәеннәр полкы да чигенә. Каменец-Подольск шәһәрен читләп үтәләр. Винница, Гайсин шәһәрләре дошман кулына күчә. Умань шәһәренә якынаялар.
Исемнәре «Армия» дип аталса да, чик буеннан башлап канлы сугышлар алып бару нәтиҗәсендә, 6 нчы, 12 нче армияләренең сугышчылар составы нык сирәгәя. Дивизияләрдә хәтта берничә йөз кеше генә кала. Танклар, орудиеләр, башка техника сафтан чыгып бетә.
Совет командалыгы, хәлне төзәтеп булмасмы дип, безнең гаскәрләр җитәкчелегенә үзгәртүләр кертә. 25 июльдә ставка карары белән бу ике армияне бергә кушарга, аны Көньяк-Көнбатыш фронттан Көньяк фронтка күчерергә булалар. Ул «Понеделин төркеме» дип атала башлый.
Бу үзгәреш, ниндидер дәрәҗәдә файда китерсә дә, безнең гаскәрләрнең язмышын тамырдан үзгәртә алмый, әлбәттә.
30 июльдә немец генералы Клейстның беренче танк төркеме Умань шәһәре юнәлешендә һөҗүм башлый. 2 августта немецлар район үзәге Новоархангельскига үтеп керә һәм немецларның икенче юнәлештә уңышлы һөҗүм иткән 17 нче кыр армиясе белән кушыла. «Понеделин төркеме» хәтта ике катлы чолганышта кала.
Унике томлык «Икенче бөтендөнья сугышы тарихы»нда (4 том, 1975) бу турыда болай диелгән:
«Беренче немец танк төркеме, тиз хәрәкәт итә торган танк һәм механикалаштырылган дивизияләрнең өстенлегеннән файдаланып, 2 августта Первомайск районына чыкты. Көньяк фронты 6 нчы, 12 нче армияләрнең Көнчыгышка чигенү юлын кисте. Шул ук вакытта 17 нче армия, Уманьнан көньяктарак оборонаны өзеп, һәм 11 нче армия бик тиз алга барып, совет гаскәрләрен көньяктан чолгап алды, 6 нчы, 12 нче Совет Армияләре чолганышта калды».
Шулай итеп, Умань, Первомайск, Новоархангельск, Подвысокое тирәсендә Бөек Ватан сугышы тарихында безнең өчен иң үкенечле, иң канлы вакыйгалар башлана.
Биредәге каты бәрелешләр ике атна чамасы, 13 августка кадәр дәвам итә.
Чолганыш боҗрасын өзү өчен, Совет командалыгы икенче гаскәри берләшмәләр җибәрә. Әмма алар да максатка ирешә алмый. Чөнки үзләре канлы сугышларда катнашып хәлсезләнгән була. «Понеделин төркеме» җитәкчелеге чолганыштан чыгу юлын эзли. Һөҗүм төркемнәре оештырып, төрле юнәлешләрдә немец гаскәрләре өстенә ташлана. Соңгы көчне бергә туплап, исән калган танклардан, тракторлардан колонна төзеп, 6 августка каршы төндә, чолганыштан чыгу өчен, тагын бер омтылыш ясала.
Тулы колонна белән боҗраны өзү мөмкин булмый, әлбәттә. Аерым төркемнәр, аерым солдатларга гына мондый мөмкинлек туа.
Меңләгән сугышчылар Ватан азатлыгы өчен башларын сала. Бу уңайдан язылган истәлекләрнең берсендә шулай диелә:
«Тугыз авылда ундүрт туганнар каберлеге бар. Аларда 2437 сугышчы җирләнгән. Шулардан тик 111енең генә исем-фамилиясе билгеле».
Бу саннар никадәр канлы сугыш, буталыш булганын яхшы аңлата.
Бу тирәдәге авыр сугышларда танылган совет шагыйре Евгений Долматовский да катнаша. Ул 1941 елның 23 июленнән 6 нчы армиянең «Звезда Советов» дигән газетасында эшли. Язмыш аны да аямый. Чолганыш ачысын ул да татый һәм немецларга әсирлеккә эләгә.
Бер лагерьдан икенчесенә этап белән барганда, ул кача һәм, бәхетенә каршы, фронт линиясе аша үтеп, безнекеләр ягына чыга.
Сугыштан соң ул Бөек Ватан сугышында совет сугышчыларының батырлыгы турында китаплар яза. Аның «Зелёная брама» дигән документаль повестеның өченче басмасы белән (1989) без дә таныштык.
«Зелёная брама» «Яшел капка», «Яшел урман» дигән мәгънәне аңлата икән. 6 нчы, 12 нче армияләрне чолгап алу вакыйгалары Кировоград өлкәсе Новоархангельск районы Подвысокое авылы һәм аңа терәлеп торган шушы имән урманы тирәсендә дә бара. Фаҗигагә юлыккан күп меңләгән совет сугышчылары өчен шушы урман яшел сакчы булып торган. Немецлар бу урман эченә керергә курыккан. Алар урман өстенә самолётлардан бомба яудырган, туплардан утка тоткан. Совет солдатларын ач, сусыз тотып, урманнан чыгуларына өмет иткән. Ә, гомумән, чолганышта калган безнең гаскәрләрне 700 ләп немец самолёты көн саен бомбага тоткан.
Еллар үткәч, шушы урман имәнен шул төбәкнең йорт җиһазлары фабрикасында чимал итеп файдаланырга булганнар. Әмма бераздан бу эштән баш тартканнар. Чөнки агач кәүсәләренә кереп калган төрле металл, бомба, снаряд ярчыклары бу имәннәрне эшкәртергә мөмкинлек бирмәгән. Ярдырган вакытта, пычкы тешен кырган. Агартканда, станокларның пычкыларын сындыра икән. Аптырагач, фабрика өчен агачларны меңәр чакрымнан ташырга мәҗбүр булганнар.
Бу канлы вакыйгалар Зур Виска – Синюха – Ятрань елгалары арасында барган. Сугышчылар Синюханы Краснюха дип атыйлар. Ул чакларда аның суыннан файдаланмаска тырышалар. Чөнки ул күп вакыт кеше каныннан кызыл-көрән төскә керә.
Гитлерның «блицкриг» планы буенча июль башында ук Киев, Днепропетровск, Запорожье шәһәрләре алынырга, Көньяк Украина тулысынча яуланырга, Донбасс таптап үтелергә тиеш була. Ләкин бу график чик буе һәм башка гаскәрләрнең батырлыгы нәтиҗәсендә өзелә. Умань районының «Яшел капка»сы янында 22 немец дивизиясе ярты ай чамасы бер урында таптанып тора. Безнең гаскәрләрнең батырлыгы яңа оборона линияләрен ныгытырга, немец табаны астында калачак шәһәрләрдән йөзләгән предприятиеләрне, завод-фабрикаларны эвакуацияләргә мөмкинлек бирә. Подвысокое авылы янындагы бәрелештә катнашкан барлык сугышчыларның үлгәннәре дә, исән калганнары да – чын батырлар алар.
Чолганыш вакытында бик күп санда зур командирлар һәлак була яисә әсирлеккә эләгә. 6 нчы армия командующие Иван Николаевич Музыченко, 12 нче армия командующие Павел Григорьевич Понеделин шундый язмышка дучар була. Музыченко барган танк шартлатыла, генерал яралана. Понеделин засадага эләгә, һәм немец тау егерьлары аның өстенә ташлана.
Иван Николаевич Музыченкога бу вакытта 39 яшь була. Ул Ростов-Донда туган, Гражданнар сугышында катнашкан. Сугышка кадәр үк иң абруйлы командир булып таныла. Ул – П. Г. Понеделинның укучысы.
Павел Григорьевич Понеделин Кызыл Армиядә зур абруй казана. Гражданнар сугышында ук ул полк, бригада белән җитәкчелек итә. Ике Кызыл Йолдыз орденына лаек була. 1930 елларда Хәрби академиядә укыта. Ленинград хәрби округында дивизия командирыннан округның штаб начальнигына кадәр үсә. Ленин ордены белән бүләкләнә. Сугыш башланырга бер ай кала 12 нче армияне аңа тапшыралар.
Әсирлеккә эләккәч, бу генераллар да концлагерьларда җәфа чигә. Немецлар аларны Власов армиясендә хезмәт итәргә үгетләп карыйлар. Әмма алар баш тарта.
6 нчы, 12 нче армияләренең Хәрби совет әгъзалары, элек ВКП(б)ның Сталин (хәзер Донецк) өлкә комитеты беренче секретаре булган Пётр Митрофанович Любавин һәм элек ВКП(б)ның Станислав өлкә комитеты беренче секретаре булган Михаил Васильевич Груленко зур тәрбия эшләре алып баралар. Чолганышта калгач, аннан чыгу өчен оештырылган колоннада танкларда баралар. Танкларын немецлар яндыргач, берничә тәүлек рәттән җәяүле гаскәрләр сафында атлыйлар. 7 августта тәмам хәлсезләнгән төркемне немец тау егерьлары урап ала. Шунда ике комиссар да һәлак була.
Бертөркем сугышчылар, Умань янындагы чолганыштан чыгып, Көньяк-Көнбатыш фронт штабына барып чыга. Баксаң, бу фронт штабы үзе дә чолганышта икән. Биредә, Шумейково тарлавыгында, фронт командующие М. П. Кирпонос, штаб начальнигы В. И. Тупиков, Украина Компартиясе җитәкчеләренең берсе М. А. Бурмистренко һәм Хәрби совет әгъзасы, яшь дивизия комиссары Е. П. Рыков һәлак була. 5 нче армия командующие М. И. Потапов авыр яралы хәлендә әсирлеккә эләгә.
Беренче танк төркеменең командиры Эвальд фон Клейст Гитлерга шатлыклы рапортлар җибәрә. Ул әлегә кадәр Польшада, Югославиядә җиңү яулый, вакытлыча Украинада да җиңүгә ирешә. Әмма 1945 елда ул кулга алыначак. 1948 елда Белград суды аны 15 елга каторга эшләренә җибәрәчәк. Ә 1952 елда аны СССР Югары судының Хәрби коллегиясе хөкем итәчәк.
Умань районындагы коточкыч хәлләр, зур югалтулардан соң 1941 елның 16 августында Кызыл Армиянең Югары Башкомандалыгы приказы чыга.
Приказның башында Кызыл Армиянең немец-фашист илбасарларына каршы авыр сугышлар алып баруы, чолганышта калган хәрби частьларның да, зур батырлыклар күрсәтеп, үзебезнең якка чыгулары турында сөйләнелә. Аерым командирларның һәм комиссарларның исеме мактап телгә алына. Шул ук вакытта чолганышта калган кайбер хәрби берләшмәләр командирларының хурлыклы хәле – әсир төшү очраклары турында әйтелә. П. Г. Понеделин кара исемлеккә эләгә.
«12 нче армия командующие генерал-лейтенант Понеделинның дошман чолганышыннан чыгарга тулы мөмкинлеге була. Әмма ул тиешле ныклык күрсәтми, паникага бирелә, курка һәм дошманга әсир төшә, дезертирлык итә, шуның белән Ватан каршында җинаять кыла, хәрби антын боза» диелә бу карарда (Военно-исторический журнал, 1988, № 9).
Бу документның приказ өлешендә иң каты чаралар күрергә кушыла:
– сугыш вакытында различие билгеләрен өзгән, тылга дезертирлык кылган, әсир төшкән командирлар явыз дезертирлар дип исәпләнә, аларның гаиләсе кулга алынырга, андый дезертирлар шунда ук атып үтерелергә тиеш;
– барлык хәрби хезмәткәрләр соңгы тамчы каннарына кадәр дошманга каршы сугышырга тиеш. Әсирлеккә эләккән кызылармияче гаиләләренә пособие һәм ярдәм бирү туктатыла.
Әйе, сугыш рәхимсез, сугышның законнары да рәхимсез. Нинди шартларда әсир төшкәнеңне сорап тормыйлар: «Нигә дошманга бирелдең?» – диләр. Бар син, бу шартларда дөреслекне эзләп кара.
Умань районында әсир төшкән совет сугышчыларын элек шушы шәһәр янындагы концлагерьга җыялар. Анда хәлләр фашистларның башка лагерьларындагы кебек коточкыч була. Тарихта ул «Уманьская яма» дип атала. Шушы лагерь каравылчысы Нюрнберг процессы вакытында Умань районында 74 000 совет солдаты, командиры әсирлеккә эләкте дип күрсәтә. Башка чыганакларда әсир төшүчеләрнең саны 30, 40, 50 мең дип тә әйтелә. Немец генералы Курт Типпельскирх сугыштан соң чыккан «Икенче бөтендөнья сугышы тарихы» дигән китабында әсирләр санын хәтта 103 мең дип исәпли. Әлбәттә, немец мәгълүматларына ышану авыр. Чөнки алар, үзләренең бәясен күтәрү өчен, сводкаларда саннарны күпкә арттыралар. 103 мең әсир түгел, хәтта 6 нчы, 12 нче армияләр сафында бу кадәр сугышчы булмаган. Подвысокое авылы музее кызыл эзтабарлары чолганышта 65 мең совет сугышчысы булган дип исәпли.
Әсирләр саны 100 мең дә түгел, 50 мең дә түгел, 35 мең кеше генә булсын, ди. Бу бит безнең Чакмагыш районының бүгенге халкы кадәр дигән сүз. Бу кадәр әсирне ничек урнаштырырга, нәрсә белән тукландырырга?! Уйларга да куркыныч.
Подвысокое авылы янында әсирлеккә эләккән шул меңнәрнең берсе, диңгезнең бер тамчысы, ком давылының күзгә күренмәстәй бер ком кисәге Хөсәен Сафа улы Мөхәммәтов та була.
ЧИГЕНСӘК ТӘ – БИРЕШМИК
1941 елның 21 июне иде. Шимбә көн төштән соң ул иркенләп ял итте, мунча кереп чыкты, кичкелекне ашады. Кинога кадәр вакыт бар дип, Хөсәен әнисенә хат язарга утырды. Искедән килгән тәртип буенча барлык агай-энегә сәлам әйтте, үзенең исән-сау хезмәт итүе турында язды. Әнисе күптән түгел килгән хатында өйләнү турында янә сүз кузгаткан иде.
Март аенда училищены тәмамлагач кайткан иде ул Кәшәккә. Лейтенант билгеләре таккан төз гәүдәле, чибәр егеткә авылның күз ташламаган кызы калмагандыр. Ул чагында авылга командирлар сирәк кайта иде шул. Авыл кызлары тыйнак була бит. Алар Хөсәенгә сокланганнарын сиздермәскә тырыштылар. Егет җиткән, хәзер аңа 25 яшь, өйләнергә дә вакыт, әнисе дә, улы үзе дә шулай уйлый. Тик Хөсәеннең ныклап кына күзе төшкән кызы булмады, ә болай шаярып кына үбү-кочу дигәнне белми дә, яратмый да иде ул. Иптәшләреннән берәрсе «мәхәббәт фронтында» кыска вакытта зур җиңүе турында мактанырга тотынса да, андыйларның авызын тиз яптыра иде.
«Алдагы җәйдә ялга кайтам. Сабантуйларында берәр күңел тартканы очрар әле», – дип язды ул әнисенә. Әйе, Хөсәен үзенең иртәгәдән башлап ниләр күрәчәген дә, ә өйләнү мәсьәләсен 10 елга чигерәсен дә белми иде шул…
Төнлә сәгать өчтә тревога булды. Чик буеннан 60 кына чакрым ераклыктагы шәһәрдә урнашкан хәрби гарнизонда мондый төнге йокыны бүлүләр еш була иде, һәм солдатлар якшәмбе көнне дә тынгылык булмауга һич тә аптырамадылар. Хөсәен гарнизоннан читтәрәк фатирда тора иде. Аңа башта телефоннан шалтыраттылар, аннары артыннан машина җибәрделәр. Хөсәен һәм тагын берничә офицер гарнизонга килеп җиткәндә, солдатлар сафка тезелеп ята иде.
– Бүген иртән немецлар ягыннан зур күләмле провокация булырга мөмкин, уяу торыгыз! – дигән белдерү ясалгач, һәркемнең йөзе җитдиләнде.
Полк командиры, батальон, рота һәм взвод командирларын киңәшмәгә җыеп, дивизия штабыннан хәбәр ителгән директиваны аңлатты. Соңгы чорда чик буенда провокация очраклары аеруча күп булган. Теге якта бик күп гаскәр туплануы турында да хәбәрләр йөри икән.
– Кыскасы, немец хәтәр әзерләнә. Кайчан башлар, анысын белгән юк, – диде командир.
Шулчак көнбатыштан гүелдәү ишетелә башлады. Йөрәкләргә шом салучы бу тавыш көчәйгәннән-көчәйде.
– Самолётлар! Таралыгыз! – диде командир.
Озак та үтмәде, хәрби шәһәрчек өстенә бомбалар ява башлады. Мондый хәлне күргәне булмаган солдатлар, башта нык каушап калса да, бераздан һушларын җыйдылар.
Командалар яңгырады:
– Зенитчылар, эшкә!
– Орудиеләрне тагып, тиз генә тирә-якка таралыгыз!
– Укмашып тормагыз, төрле якка сибелегез!
Хөсәенне бу минутта иң борчыганы элемтә иде. Дивизия штабына хәбәр итәргә кирәк бит, линияң өзелсә – эш харап. Андый чакта рацияң дә сафтан чыгып куйса?!
Хөсәен радиостанция урнашкан йорт янына барып җиткәндә генә, бомба төшеп ярылды һәм дулкын аны читкә алып ыргытты. Тегендә-монда чабышып йөргән элемтәчеләр командирларын, күреп, бер бомба чокырына өстерәп төшерделәр. Ике сәгатьтән генә ул һушына килде. Үзенең исән-сау калуына шатланып куйды. Тик менә баш чатный, колакта нәрсәдер доң-доң килә, күңел болгана.
Бу вакытта инде шактый яктырган, дошман самолётлары да күренми, полк юлга чыгарга әзерләнә иде. Хөсәен ат менеп, тиз генә фатирына барып, документларын, иң кирәкле әйберләрен алды.
– Кая, китәсеңмени, әйберләреңне алып бетермисеңмени? – дип сорады фатир хуҗасы.
– Чик буена китәбез, дошманның кирәген бирергә, – диде ул, ялкынланып. Аннары ярамаган сүзне ычкындыруын сизеп калды да: – Кузгалырга команда булды, – дип өстәде. – Я, исән-сау күрешергә язсын! – дип, хуҗалар белән җылы итеп саубуллашты.
Йорт хуҗалары аны үз улларыдай яраттылар, менә әле дә хәерле юл теләп калдылар.
Аларның частен чик буена, Турки дип аталган, ныгытылган районга озаттылар. Полк, тын алырга да өлгермичә, канлы сугышның эченә үк барып керде. Бу участоктагы чик буе гаскәрләренең сафы бик нык сирәгәйгән. Өстәмә көч килүне алар шатланып кабул иттеләр.
«Бер барып кына җитик, фашистларның арт сабакларын укытачакбыз», – дип уйлый иде Хөсәен. Һәм бер ул гына түгел, башка бик күпләр дә шулайрак фикер йөртте. Ләкин чик буенда эшләр хәтәррәк, урыны белән коточкыч иде. Немецлар көтүләре белән атакага киләләр. Бер атаканы кире кагуга, икенчегә күтәреләләр. Җитмәсә, өстән самолётлары бомба коя, пушкалар снаряд яудыра.
Шулай булса да безнекеләр 10 көн буена позицияләрен бирмәделәр. Хөсәеннең элемтә взводының бер отделениесе артиллеристларга ярдәм итте. Орудиеләр арттарак, ә команда пункты алда. Фашистлар бер тирәгәрәк тупланса, элемтәчеләр хәбәре буенча безнең артиллеристлар тегеләргә ут яудыра.
– Соңгы мөмкинлеккә кадәр сугышырга! – диде полк командиры. – Чигенү юк. Дошманга Совет җиренең бер карышын да бирмибез!
Ләкин чигенми мөмкин түгел иде. Һәм андый приказ килде. Немецлар күршедә фронт сызыгын өзгәннәр, янәшәдәге часть чолганышта калган диярлек иде. Һәм Хөсәеннәр часте Карпат таулары аша чигенә башлады. Шул тирәдә тагын канлы бәрелешләр булды. Бер чолганыштан чак котылып, икенчесенә эләктеләр. Алар полкының пушкалары сафтан чыгып бетте. Гаскәрләрнең часте, төре дә еш кына бутала, бергә кушыла башлады. Элекке артиллеристлар, танкистлар, очучылар, кулларына ни эләкте, шундый корал алып, дошман һөҗүменә каршы тордылар, фашистларны туктатырга җибәрелгән өр-яңа частьларга кушылдылар.
– Чигенсәк тә, дошманны күбрәк юк итик, аны хәлсезләндерик! – дип өнди иде ул чагында комиссарлар, политруклар.
Умань шәһәре янында янә каты сугышлар узды. Шактый вакыт безнең сугышчылар аны бирми торды. Винница шәһәре дә тиз генә бирелмәде, 10 көн буе барган канкойгыч сугышларда фашистлар меңләгән солдатларын, бик күп хәрби техникаларын югалттылар. Аннары Хөсәеннәр часте тагын чигенде. Белая Церковь янындагы Монастырище авылы янында өч көн сугышты алар. Кировоград өлкәсенең Подвысокое авылы янында Хөсәеннәр тагын окоп казыды. Биредә безнең гаскәрләрне дошманның танк колоннасы урап алды. Совет сугышчылары соңгы мөмкинлекләренә кадәр каршы тордылар.
…Бөтен дөнья – җир, күк, туфрак, үлән – бергә укмашты. Җир өстен тамакларга утырырлык ачы төтен, тузан болыты басты. Дошман безнең позицияләрне туктаусыз утка тота. Ул, чолганыш боҗрасын ныграк кысып, безнең гаскәрләрне бөтенләй сытып бетермәкче иде. Бомба, снаряд ярылудан берничә метр тирәнлектә чокырлар хасил була.
Хөсәеннең карашы алга төбәлгән. Немецлар инде бишенче мәртәбә атакага күтәрелделәр, әмма ярсулы каршылыкка очрап, кире чигенделәр. Менә алар тагын һөҗүмгә киләләр. Хөсәен яңа позициягә күчте дә винтовкадан ата башлады.
Фашистлар сукыр чебен кебек алга баруларында булдылар. Хөсәен, армиягә киткәнче үк, «Ворошиловский стрелок» значогы белән юкка гына бүләкләнмәгән иде. Аның бер генә пулясы да әрәмгә китмәде. Менә ул винтовкасының магазинына патрон куйды да бомба актарып ташлаган зур бер агач төбенә посты. Бер фашистны теге дөньяга озатты, икене. Аңардан бераз читтәрәк бомба чокырында чибәр йөзле, кара мыеклы бер егет ята. Бите кара-кучкыл, әйтерсең лә ел буе эссе кояш астында яткан. Кыяфәтенә караганда Кавказ кешесе булырга охшый. Үзе бик төз ата. Пулясы дошманга тигән саен, балаларча куанып, нидер әйтеп куя.
– Әһә, эләктеме?
– Бир кирәген!
Теге егет мавыгып китте, ахрысы, шундагы куаклык аша немецларның үз артларына төшүен сизмәгән. Ә Хөсәеннең үткен күзе моны тиз күреп алды.
– Әй солдат, безне урап алалар бит, – дип кычкырды да, винтовкасын кырыйга борып, фашистларны чүпли башлады. Кавказ егете дә, артына борылып, утын шунда күчерде. Немецларның икесен чәнчелдерделәр, башкалары кире чигенде. Кинәт Кавказ егете «ой» дип кычкырып җибәрде. Кулыннан винтовкасы төшеп китте. Беләгенә пуля тигән иде. Хөсәен аның кырына шуышып килеп җитте, сумкасыннан бинт алды.
– Бәхетең бар икән, сөягенә тимәгән. Ит үсә ул, – дип сөйләнә-сөйләнә, ярасын бәйләп куйды.
– Ярый, туйга кадәр төзәлер әле, – диде Кавказ егете, үзенең кычкырганы өчен оялып. Аннары ул сүзне әле генә булып үткән вакыйгага күчерде – Вот, сволочьлар, урап алмакчы булдылар, – диде ул. – Молодец, ярый әле, син беренче булып сизеп калдың. Югыйсә мине бетерерләр иде. Кайсы яктан соң үзең?
– Башкортстаннан мин. Танышыйк: Хөсәен Мөхәммәтов.
– Безнеңчә Гусейн була инде. Ә мине Исмаил Махмутзаде дип йөртәләр.
– Безнеңчә Исмәгыйль инде син.
Озаклап сөйләшеп торырга вакыт юк иде. Күктә фашист бомбардировщиклары күренде.
– Патрон бетеп килә, мин тирә-якны караштырып килим әле, – дип, Кавказ егете шуышып кырыйга китте. Шулчак Хөсәен янында бомба төшеп ярылды. Шартлау дулкыны аны элек өскә чөйде, аннары туфрагы-ние белән лып итеп җиргә төшерде. Хөсәеннең күз алдында башта кызыл ут шары пәйда булды, аннары иге-чиге булмаган яшел чирәм күренде, азактан ул караңгы, төпсез бушлыкка очты…
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.