Текст книги "Ватанга тугры калдылар"
Автор книги: Айдар Басыров
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 32 (всего у книги 40 страниц)
1947 елда Фәйзи булачак тормыш иптәше Галияне очрата. Кара күзле, чая, һәр эшкә өлгер, алдынгы тракторчы кызны бер күрүдә үк ошата ул. Галия дә егеткә битараф калмый.
Танышу белән, Фәйзи өйләнү эшен озакка сузмый. Туганнары да кызны ошатуларын, тимерне кызу чагында сугарга кирәклеген әйтәләр. 1947 елның ноябрендә алар, никах укытып, бергә яши башлыйлар. Башта Горный посёлогында землянкада гомер кичерәләр. Аннары үзләренә җир участогы алып, яңа йорт сала башлыйлар.
Өйне төзеп бетергәндә генә, Фәйзигә Ырымбур өлкәсендәге нефть ятмаларын үзләштерү эшенә күчеп китәргә тәкъдим итәләр. Ул ризалаша. Элек үзе генә китә. Аннары гаиләсен алдыра. Йортларын туганнарына калдыралар. Яңа урында ул бораулаучы булып эшли.
Бәлки, яңа җирдә озаграк та яшәрләр иде, әмма хәләл җефетенә биредәге климат килешми, һәм ул сәламәтлеккә туймый. Дүрт еллап эшләгәннән соң (1958–1962), Фәйзрахман гаиләсе белән Туймазыга кайтып урнаша.
Шул шәһәрнең медицина пыяласы заводына эшкә керә. Биредә дә ул хезмәт алдынгысы булып таныла. Фоторәсеме предприятиенең Мактау тактасына куела.
Аның хезмәте сәламәтлек өчен зыянлы дип исәпләнә. Шуңа күрә 55 яшендә аңа пенсия билгеләнә. Алга таба шул ук заводта балта остасы булып һәм ведомстводан тыш саклау бүлегендә хезмәт итә. 75 яшендә генә эштән туктый.
Ырымбур ягыннан кайткач, алар гаиләсе бераз вакыт Иске Туймазы авылында Галия әнисенең йортында гомер кичерә, аннары берәүнең бик иске салам түбәле өендә яшиләр. 1967 елда Туймазыда фатир алалар. Серафим эшчеләр посёлогы янында күмәк бакчадан аларга җир участогы да бирелә. Аның хезмәт уңышларында, гаилә учагын гомер буена талгын рәвештә яндырып яшәвендә гомер юлдашының роле зур була. Галия Хәмит кызы Хәкимова 1924 елда Иске Туймазы авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлангач, 17 яшендә хәрби комиссариатка килеп, фронтка җибәрүләрен сорый. Буе кыска булганлыктан, яше дә җитмәгәнлектән, аны фронтка җибәрү турында сүз дә булмый.
– Фронтка икмәк кирәк, тракторчылар курсына бар, колхоз басуларында ашлык үстерерсең, – диләр аңа.
1941–1942 елның кышында ул Туймазы МТСы каршындагы тракторчылар курсында укый. 1942 елның язында СТЗ тракторына утыра. Ул, чорның гаять зур кыенлыкларына карамастан, ничек тә тракторын эшләтергә тырыша, план йөкләмәләрен арттырып үтәгән социалистик ярыш алдынгысы берничә медальгә лаек була.
Ул чорда Туймазы МТСының комсомол-яшьләр трактор бригадасы югары күрсәткечләргә ирешүе белән бөтен республикага таныла. Аларга хәтта Мәскәүдән исемле трактор да кайта. Бу бригада әгъзалары төшкән фоторәсем «Башкирия в годы Великой Отечественной войны» дигән китапка кертелгән (Уфа, «Китап» нәшрияты, 1995).
Галия, кияүгә чыкканчы, тракторда эшли. Аннары балаларын бераз үстереп, аякка бастыргач, Туймазы райпосында сату итә, кибет мөдире вазифасын да башкара.
Алтын куллы, искиткеч яхшы холыклы Фәйзрахман, балаларының барлык мәшәкать-йомышларын үтәүче әтиләре, хәләл җефетенең таянырлык ире була. Шул ук вакытта аның белем ягы аксый. Бала чагында, яшьлегендә тормыш авырлыгы аркасында аңа яхшылап укырга туры килми, белем кимәле хәреф танудан узмый.
Бу эштә аңа тормыш иптәше ярдәм кулы суза. Мәсьәләнең ничек хәл ителгәнен кызы Әлфия болай дип сөйли:
– Әни әтинең укытучысы ролен үти. Ул техник әдәбиятны тәүдә үзе укый, аерым терминнарның мәгънәсен аңлый, аннары шуларны әтигә сөйли. Әтинең хәтере әйбәт була. Әни сөйләгәннәрне ул бик тиз арада отып кала. Әнә шулай бергәләп әзерләнү нәтиҗәсендә, ул имтиханнарны уңышлы тапшыра. Икенче разряд беән эш башлаган кеше соңрак җиденче разрядка җитә. Төрле эшләр башкаручы, верховой, помбур, бораулаучы дигән хезмәт баскычларын үтә.
Галия апа, гомумән, рухи яктан бай кеше, газета-журналлар, китаплар белән дә дус була. Туймазы шәһәрендә үткән мәдәни чараларның берсен дә калдырмый. Башкортстанның һәм Татарстанның күп кенә язучылары белән очраша. Гаилә архивында Казаннан Рафаэль Мостафин язган бик җылы, истәлекле хат саклана.
70 яше узгач, Туймазы мәчетенә дин сабагы, гарәп хәрефләрен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбенә йөри. Коръәнне һәм башка дини китапларны иркенләп укый башлый. Дини йолалар үти, дус-иш, агай-эне җыелган мәҗлесләрдә Коръән укый. Барлык кешеләргә, аеруча яшьләргә, иман нурлары чәчәргә тырыша.
Еллар сиздермичә үтеп тора. Галия белән Фәйзрахманның дүрт баласы туа. Берсе яшьли вафат була, өчесе үсә.
Зур уллары Рәйзүн (1949) һөнәрчелек училищесын, төзелеш техникумын тәмамлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Туймазы стена материаллары заводында цех җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр үсә. Туймазы районы Бишкурай авылы кызы Зәбирә белән гомер кичереп, Рафаэль һәм Радмир исемле уллар үстерәләр.
Равил (1957) урта мәктәптән соң һөнәрчелек училищесын тәмамлый. Алтын куллы эшче булып таныла. Туймазы газ эшкәртү заводында хезмәт итә. Тормыш иптәше Люция белән Әлфия һәм Эльвира исемле кызлар үстерәләр.
Фәйзрахман белән Галиянең кызлары Әлфия (1955) (күренүенчә, бу нәселдә бик якын кардәшлектә ике Әлфия бар икән) Туймазының 7 нче урта мәктәбен тәмамлый. Шул шәһәрнең Госстрах системасында ике ел эшләгәч, Новосибирск совет сәүдәсе институтында югары белем (1974–1979), янә Мәскәү кооперация университетында бухгалтер исәбе укытучысы дигән белгечлек (1979–1980) ала. Башкортстан кооперация техникумында укытучы булып эшли (1980–1993). Аннары республиканың салым инспекциясенә күчә. Әлеге вакытта шунда бүлек җитәкчесе вазифасын башкара. Тормыш иптәше Михаил да шул ук оешмада эшли. Уллары Степан колледж тәмамлаган.
– Мин әти-әнинең иркә кызы булдым, – ди Әлфия ханым. – Әтием безне бервакытта да тиргәмәде. Ул искиткеч яхшы холыклы, киң күңелле кеше иде. Әниебезне яратып яшәде. Аның туганнарын да нык ихтирам итә иде. Нефтьче булгач, акчаны да күп ала иде. Хезмәт хакын һәрчак тиененә кадәр әнигә кайтарып бирде. Бер дә юкка акча исраф итмәде алар. Студент чагында ай саен миңа акча салып тордылар. Үзем укыган группада миннән дә бае юк иде булса кирәк.
Шул рәвешчә, Фәйзрахман гомер буена яраткан эше, ышанычлы тормыш иптәше, сөекле балалары белән горурланып яши. Контузия нәтиҗәсендә башы авыртып җәфалануын искә алмаганда, сәламәтлегенә дә сүз тидерерлек булмый.
Әмма күп еллар буена аның күңелен әсирлек ачысы тырнап тора. Сугыштан соңгы елларда КГБ органнары йөдәтә. Алар тырнагыннан котылгач та, «әсирлектә булган сугышчы – начар кеше» дигән иҗтимагый фикер аны басып, һәрчак күңелен әрнетеп тора. Бу еллар турында Галия апа болай дип сөйли:
– 1950 еллар иде. Без, өй сатып алып, авылга яшәргә кайттык. Икебез дә тырышып эшләп йөрибез. Беркөнне авылга спектакль куярга артистлар килгәнен ишеттек. Ахирәтем чакыру кәгазе алып кайткан да мине дә чакырды. Бардык та икенче рәттә утырдык. Тик озак куанырга насыйп булмаган. Авыл парторгы килде дә: «Әсир хатыны алда утырырга тиеш түгел, артка күчеп утыр», – диде. Мин күчеп тормадым, гарьлегемнән үксеп елый-елый чыгып киттем.
Бөек Җиңү көннәре караңгы төнгә әйләнә Фәйзи ага белән Галия апа өчен. Барысы да күкрәкләре тулы орден-медальләрен ялтыратып, Җиңү бәйрәмен тантана итәргә киткәндә, Фәйзи ага тәрәзәдән карап, моңаеп елап кала. Барыр иде, чакыручы юк, чөнки ул сугыш ветераны булып исәпләнми. Военкомат тарафыннан да, җирле властьлар ягыннан да бернинди дә хөрмәт тә, игътибар да булмый аңа.
Йөрәге бик әрнегәч, ул беркөнне Туймазы шәһәр комиссариатына бара.
– Нигә мине Бөек Ватан сугышында катнашучы дип исәпләмисез, нигә башкалар кебек льготалардан файдаланмыйм? – дип сорый ул хәрби комиссардан.
Комиссар, һич югы, аның хәлен аңлап, күңелен юатырга тиеш иде. Әмма ул башкаларның аһ-зарын тыңлап, хәленә керерлек зат булмый. Сугыш ветеранының соравына тупаслык белән җавап бирә. Фәйзи тагын да кыза төшә.
– Менә бу медальләрне юкка биргәннәрмени? – дип, ул күкрәгенә тагылган дәүләт бүләкләрен алып, өстәлгә тегенең алдына куя.
Шуны гына көткәндәй, комиссар өстәлдә яткан медальләрне, учына алып, тиз арада сейфына бикләп тә куя. «Сиңа алар дөрес бирелмәгән», –ди ул, чак кына да кыенсынмыйча.
Фәйзрахман, ачуына буылып, кулын селтәп чыгып китә. Бер атна буена кая барырга, нишләргә белми, нәфрәтләнеп тегендә-монда сугылып йөргәннән соң гына тынычлана. Ул көннәрдә иң якын киңәшчесе хәләл җефете Галия була.
– Иң мөһиме, исән булыйк, медальләр булмаганнан гына дөнья җимерелми бит, – дип юата ул аны.
Алар язмышларына күнә. Әмма балалары бу башбаштаклык, рәхимсезлек белән килешергә теләми. Кызлары Әлфия ул чагында Новосибирск шәһәрендә институт тәмамлаган була. Ул Бөек Ватан сугышы ветераннарына кагылышлы төрле законнар, инструкцияләр белән таныша. Әтисенең медальләрен тартып алуның бернинди законга да сыймавын ачыклый.
Һәм ул Туймазы хәрби комиссариатына бара. Шатлыкка каршы, комиссар вазифасына яңа кеше килгән була. Алай гына да түгел, яңа җитәкченең әтисе дә, Бөек Ватан сугышында катнашып, авыр язмышка дучар булган икән.
– Әтиегез алдында гафу үтенәбез, – дип, сейфтан медальләрне алып, Әлфиягә бирә ул.
Ул көнне Закировлар өендә зур бәйрәм була.
Галия ханым иренә күп еллар буена: «Сабыр итик, Ходай безнең үтенечне ишетер, синең өскә төшкән кара тап тулысынча алып ташланыр», – дип сөйли. Һәм ул дөрес әйткән була.
1991 елның көзе дә җитә. Инде гомерләренең дә көзе җитеп, язмышның бөтен гаделсез законнарына буйсынып, тыныч кына яшәп ятканда, бер малай хат китерә.
– Үзем генә өйдә идем, – дип исенә төшерә Галия апа. – Хатны күргәч, йөрәгемнең хәле бетеп, коелып төштем. Нишләргә дә белмим. Ул Ветераннар советына җибәрелгән икән. Ачып укыганнар да үзләре китерергә кыенсынганнар, күрәсең, бер баланы җибәргәннәр. Укып чыктым да, сөенечемнән кая барырга, нишләргә дә белми, исәрләнгән кеше кебек урамга чыгып йөгердем. Чыктым, беркем дә юк. Хатны тоттым да елап басып торам. Ярый әле, озак тормый Фәйзи үзе кайтты. Ул да укыды. Шатлыкларыбызның иге-чиге юк иде. Икебез дә елый-елый, үз күзләребезгә үзебез ышанмыйча, Ветераннар советыннан килгән хатны кат-кат укыйбыз.
Хат Казаннан, Франциядә партизаннар отряды командиры булган Әмир Үтәшевтән була. Әмир ага 1990 елда Франциягә барган, андагы архивлардан бу илдә немецларга каршы сугышкан, үзе җитәкләгән партизан отрядының исемлеген алып кайткан иде. Ул, Татарстанның һәм Башкортстанның хәрби комиссариатларына хат язып, әлеге исемлеккә кергән кешеләрнең язмышын белергә тели икән.
Бу документта 118 кешенең исем-фамилиясе язылган. Шушы 118 кешенең барысы да Франция Каршылык хәрәкәте фронты сафында булалар диелгән. Документка Ле-Пюи шәһәре комендантының мөһере сугылган. Франция Кораллы Көчләре полковнигы Ф. Запальскийның култамгасы куелган.
Исемлектә 94 нче булып Фәйзи Закировның исем-фамилиясе язылган. Бу инде Фәйзрахманның француз партизаннары сафында торуын берничек тә инкяр итеп булмастай документ иде.
Фәйзрахман өчен тагын шунысы әһәмиятле: хат бит билгесез кешедән түгел, аның белән Едлино лагереннан ук таныш булган дусты Әмирдән. Алар бит Франция урманнарында, тау сукмакларында бергәләп шактый йөрделәр. Күп мәртәбәләр авыр хәлләргә тарыдылар, үлем белән йөзгә-йөз очраштылар. Һәм менә гомер булгач, аларга янә очрашырга насыйп була.
Хатны алуның икенче көнендә үк Фәйзрахман Казанга юлга чыга. Әмир белән ничек очрашулары, хатирәләр уртаклашулары турында бик күп язып булыр иде.
Озак та үтмәде, Әмир Галимҗан улы Туймазыга килеп төшә. Аягы нык авыртуга карамастан, бу шәһәрнең хәрби комиссариатына бара. Үзендәге бәхәссез документлар нигезендә ул Фәйзрахман Закировның әсирлектә, легионда йөргән гади бер солдат кына түгел, ә партизаннар сафында йөргән кыю көрәшче икәнен исбат итә.
Ниһаять, Фәйзи ага, Галия апа, аларның балалары, оныкларына да күк йөзе ачылып, кояш чыга. Сугыш бетеп, кырык биш елдан артык вакыт үткәч, таудай басып торган авыр йөк иңнән алып ыргытыла, кара тамга җуела.
Алга таба ул якты йөз белән шәһәрнең сугыш ветераннары җыелышларына йөри башлый. 1994 елда Казанда, җәлилчеләрнең җәзалап үтерелүенең 50 еллыгына багышланган хәтер кичәсендә дә катнаша. Анда сугышчан дуслары, әсирлекнең бар михнәтен, хурлау-рәнҗетүләрен татыган иптәшләре белән очрашып кайта.
Казанга бару аның өчен олы бәхет иде. Ул гомер буе шушы шәһәргә күчеп китү уе белән яши. Әмма хәләл җефете Туймазыдан китәргә теләми.
Эшләгән вакытта һәр ялында Казанга кайтып, Арча якларын күреп килә. Олыгайгач, мондый сәфәрендә аны балалары озатып йөри башлый.
Фәйзрахман ага – 2003 елның 17 июнендә, Галия апа 2005 елның 18 мартында дөнья куялар. Алар китә, балалары, оныклары кала. Галия апа язып калдырган 27 битлек дәфтәр кала. Анда истәлекләр, 50дән артык шигырь теркәлгән. Шигырьләрендә матур гына бизәкләр, образлар бар. Менә, мәсәлән, 1997 елда үткән алтын туйлары уңае белән язылганы:
Илле ел бергә яшәдек,
Һәрнәрсәне икәү бүлдек,
Кайгы килсә, икәү көйдек,
Шатлык булса, икәү көлдек.
Алтын туй да килеп җитте,
Олыгаю шушыдыр.
Язлар үтте, җәйләре дә,
Алда – бозлы кышыдыр.
Фәйзрахман Закиров турындагы язмаларны кызы Әлфиянең әтисе турындагы тагын бер якты хатирәсе белән тәмамлыйсы килә:
– Ул үзенә кешелекнең иң яхшы сыйфатларын туплаган иде. Аракы эчү, тәмәке тарту, сүгенү, кешегә авыр сүз әйтү кебек начар гадәтләрдән азат иде. Олыгайган көннәрендә дә, урамга һава суларга чыкса, яисә магазинга азык-төлеккә барырга уйласа, иң элек яхшылап кырыныр, хушбуен сөртер, киясе киемен күз уңыннан үткәрер, галстугын бәйләр иде. Кемдер ниндидер йомыш кушса, аны үтәр өчен, мөмкин булганның барын да эшли иде. Бу очракта ул үзенә ниндидер файда китерү турында уйламады. Кешеләргә ярдәм итү аның өчен күңел эше, намус эше булды. Мин аны һич икеләнүсез югары зәвыклы зыялы кеше булды дип атыйм…
Тагын бер кызык гадәте турында әйтим: ул башына һәрчак берет киеп йөрергә яратты. Француз партизаннары да күбрәк вакыт шундый баш киемендә йөргәннәр бит. Берет әтигә артык ошап киткән, аңа үзенең давыллы яшьлек елларын хәтерләтеп торгандыр, күрәсең.
БЕЛОРУССИЯ УРМАНЫНДА ҺӘЛАК БУЛГАН
КУШНАРЕНКО РАЙОНЫ ИЛЕК АВЫЛЫ БАТЫРЫ
ФАЗЫЛҖАН ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН
Россия Федерациясе Куркынычсызлык, оборона һәм хокукый тәртип проблемалары академиясе вице-президенты Мансур Сәләхетдин улы Хәкимов җитәкчелегендә партизаннар хәрәкәтенә кагылышлы документлар эзләү дәвам итә. Һәм бу өлкәдә табышлар да булып тора. Әйтик, Беларусь Республикасы Дәүләт архивында 2007 елның җәендә ике мөһим документ табыла: «Именной список личного состава 1-й Витебской партизанской бригады с 9.07.41 по 1. 05. 43 года» һәм «Список личного состава отрядов Витебской партизанской бригады т. Бирюлина. 1941, 1942 и 1943 гг. (отряды № 1, 2, 3, 4, 5, 6)».
Бу исемлекләр 1943 елның 23 февраленә каршы төндә баш күтәреп, партизаннар ягына чыккан 825 нче батальон легиончылары язмышын ачыклауда зур әһәмияткә ия. Исемлекләрдә һәр легиончы-партизанның туган елы, Кызыл Армия сафларына алынганга кадәр торган җире, партизан отрядына кабул ителгән көне күрсәтелгән. Милләте дигән графада 1943 елның 23 февралендә отрядка кабул ителгән 53 кешенең күпчелеге татар дип язылган. Шулай ук бер башкорт, бер чуваш, бер мордва кешесе булган.
Күпчелеге гади колхозчылар, партиясезләр, башлангыч белемлеләр яисә аз грамоталылар. Берничә кешенең җиде класс белеме булган. Аларның күпчелеге Кызыл Армия сафларында кече һәм урта командирлар булып хезмәт иткән, сержант һәм лейтенант званиеләрендә булган. Яшәгән урыннары да шактый тулы итеп, шәһәрдә яшәүчеләрнең хәтта урамы, йорт саны күрсәтелгән. Сугышка кадәр Татарстан, Башкортстан, Мордовия Автономияле Республикаларында, Үзбәкстанда, Саратов, Куйбышев, Әстерхан, Пенза һәм башка өлкәләрдә яшәгәннәр.
Партизаннар отрядына кабул ителгән көннең күрсәтелүе безнең өчен аеруча мөһим. 1943 елның 23 февралендә дип язылган икән, димәк, ул кеше легиончы булган. Шундыйлардан Бирюлинның партизан бригадасында 1943 елның февралендә 53 кеше исәпләнгән. Сигезе – Башкортстаннан:
«Латыпов Халик Кадырович – 1918 г. р., мл. лейтенант, ком. роты, Баш. АССР, Меликесский р-н, с. Закильдярово.
Гиззатуллин Фазыл Шайдакович – 1916 г. р., лейтенант, ком. взвода, Баш. АССР Кушнаренковский р-н, д. Иликово (погиб 31. 05. 1943).
Нургалиев Казгали (Хасгали) – 1912 г. р., рядовой (за линией фронта в РККА), Баш. АССР, Бирский р-н, д. Н. Лютуново.
Аллагулов Биктимир Валиевич – 1912 г. р., колхозник, рядовой (пропал б. в. 19.05.43) Баш. АССР, Стерливашский р-н, д. Айтулак.
Нурлыкбаев (Кириткбаев) Галинур – 1921 г. р., колхозник, рядовой, Баш. АССР, Янаульский р-н, д. Норкан.
Бадардинов Фатах – 1922 г. р., рядовой (пропал б. в. 19.05.43), Баш. АССР, станция Туймазы, колхоз Куармыш-баляк.
Шигаев Ахклло – 1918 г. р., рядовой (пропал без вести 19.05.43), Баш. АССР, Салаватский р-н, д. Лаклы.
Хафизов Искандр Хафизович – 1914 г. р., сержант, ком. орудия (пропал без вести 19. 05. 43), Баш. АССР, Мечетлинский р-н, д. Сабанапово».
(Исемнәрдә байтак хаталар китүенә аптырарга кирәкми. Ул мәгълүматлар, мөгаен, авыр шартларда, татар исемнәрен бөтенләй ишетмәгән кеше тарафыннан язылгандыр.)
825 нче батальон солдатларының партизаннар ягына чыккач, немец фашистларына каршы батырларча көрәше турында китапларда, газеталарда, журналларда күп язылды. Беларусь Республикасы Дәүләт архивында табылган яңа документлар моңа кадәр билгеле булганны тулыландыралар һәм конкретлаштыралар. Мәсәлән, 1 нче Витебск партизан бригадасында отряд комиссары Сысоевның ВКП(б) өлкә комитеты секретаре Жилянинга язган документ табыла. Ул 825 нче батальон партизаннар ягына чыккач, легиончыларны кабул итү, отрядларга бүлү, аларның немецларга каршы сугышуларын тасвирлый.
«476 кешене коралсызландырдык һәм бригада урнашкан торф заводы территориясенә җибәрдек. Анда аларга иптәш Каган халыкара хәл турында доклад ясады. Шуннан соң 356 кешене безнең бригада 1 нче ВПБ (Витебск партизан бригадасы, бригада командиры иптәш Захаров) карамагына җибәрде, ә калган 120 кешене безнең бригада отрядларына, шул исәптән 24 кешене тагын безнең отрядка билгеләдек.
Шул ук көнне безнең отрядта калган татарларны ашаткач, кораллангач, үзебезнең җитәкчелектә аларны безнең партизаннар белән бергә Красный Двор һәм Тарасовка авылы тирәсендәге сугышка керттек. Артиллеристлар һәм миномётчылар, кыю һәм батырларча сугышып, дошманга каршы 400дән артык мина һәм снаряд җибәрделәр. Пулемётчылар, дошманны үзләренә якын ук китереп, пулемёт уты белән кырдылар. Сугыш иртәдән төнгә кадәр барды. Бу сугышларда үзләрен күрсәткән татарлар: батарея командиры Латыпов, взвод командиры Йосыпов, 1, 2, 3 нче орудие командирлары Хафизов, Шакиров һәм Касымов һәм шулай ук миномётчылар һәм пулемётчылар булды.
Билгеле инде, һөҗүм алдыннан отрядта бу кадәрле сугыш кирәк-ярагы була алмас иде, оккупантларга каршы 825 нче батальон олавы белән алып килгән сугыш кирәк-ярагы кулланылгандыр.
Икенче көнне, 24 февральдә, сугышны Кобылиха (ягъни Ковалево) тирәсендә безнең татарлар катнашлыгында алып баралар. Отряд ике тапкыр контратакага күчә. Татарлар башка сугышларда да катнашалар. 28 февральдә отряд, дошман гаскәрләренә кинәт һөҗүм итеп, Шелбово урманы тирәсендә чолганыштан оешкан төстә чыга башлый.
Отряд командалыгы хәбәрләренә караганда, үзләре әйтмешли, карательләрнең икенче экспедициясе вакытында дошманның 400дән артык солдаты һәм офицеры юкка чыгарыла, биш автомашина юк ителә һәм өчесе сафтан чыгарыла, эшелон аударыла. Күбесенчә татар артиллеристлары һәм пулемётчылары катнашуы сәбәпле, безнең якның югалтулары бик аз булды. Татар сугышчыларыннан 53 кешелек рота оештырылды. Ротага политрук Немыкин һәм командир ярдәмчесе Новиков билгеләнде. Политхезмәт көйгә салынды.
Чолганыштан чыккан чакта, бик күп татарлар Шелбово урманында һәлак була. Чөнки сугышка алар үз-үзләрен аямыйча ташланалар, өстәвенә таныш булмаган урыннарда начар ориентлашалар. Ә инде өсләрендә немец униформасы булгач, җирле халыктан ярдәм дә күрмиләр.
Сысоев отрядында – 27, Сыробой отрядында нибары 4 кеше исән кала. Сеньково авылына җибәрелгән разведка төркеме иптәшләре белән китәргә өлгермәгән татарларның оккупантлар тарафыннан төрлечә мыскыллануларын хәбәр итә. Аларны коралсызландырып, каядыр алып китәләр».
Беларусь Республикасы Дәүләт архивында табылган исемлектән күренүенчә, партизаннар ягына чыккан 53 легиончының 31е 1943 елның 31 маенда һәлак булган яисә шул ук көнне хәбәрсез югалган. Шул исәптән Башкортстан егетләреннән биш кеше шундый язмышка дучар булган.
Бишәүнең берсе Кушнаренко районы Илек авылы кешесе Фазыл Гыйззәтуллин була. Бу авыл Чакмагыш районына караган Таскаклы авылы белән янәшә урнашкан. Ике авыл кешеләре гомерләре буена үзара аралашып яши. Илек авылы кергән М. Горький исемендәге һәм безнең районның Таскаклы авылы кергән Киров исемендәге колхозлар социализм вакытында тирә-якта иң көчлеләр, алдынгылар булып исәпләнә иде. Күрше колхозлар вәкилләре, еш очрашып, тәҗрибә уртаклаштылар, ярыш нәтиҗәләрен тикшерү өчен, бер-берсенә бардылар.
Үз чорында М. Горький исемендәге колхозның башлангыч комсомол оешмасы, соңрак партком секретаре булып эшләгән Рәиф Назаровка без Илек авылында Гыйззәтуллиннарның булу-булмавын ачыкларга куштык. Бик тиз арада ул күңелле хәбәр җиткерде:
– Бүгенге көндә Илек авылында Гыйззәтуллин Фәһим Фазыл улы яши. Сез эзләгән партизанның улы булырга тиеш, – диде ул.
Бу хәбәрне ишетү белән, без Илек авылына юл алдык. Фәһим Гыйззәтуллиннар яшәгән йорт завод урамы дигән якта булып чыкты. Кайчандыр шушы урам башында кызыл кирпеч эшләгәннәр, ягъни кирпеч заводы булган икән.
Без килгән йорт бик матур, такта белән тышланган, ачык сары төскә буялган. Ихата-курасы да бик төзек. Биредә уңган, булдыклы хуҗалар яшәгәне күренеп тора.
Ә кайчандыр шушы нигездә Фазылҗан исемле малай яшәгән. Ул яшьтән үк бик тырыш булган. Әтисе хуҗалыгында эшләгән, үсә төшкәч, колхоз эшенә йөргән. Уку-язуга да бик оста булган ул. Авыл мәктәбен тик «дүртле» һәм «бишле» билгеләренә генә тәмамлаган.
1937 елда аны Кызыл Армия сафларына алалар. Полк мәктәбендә укыганнан соң, сержант званиесе биреп, отделение командиры итеп тәгаенлиләр. Ул, бик тырышып, армиягә алынган яшьләрне солдат хезмәтенә өйрәтә.
1939 елда армиядән кайта, колхозда эшләп йөри. Күршедәге Дүртөйле районы Күккуян авылыннан Габдуллина Файза Гыйльметдин (1919–1978) кызына өйләнә. Ата-ана йортыннан башка чыгып, үзләренә оя коралар, кечкенә генә өйдә яши башлыйлар.
Ул чагында авыл кешеләре, тормышыбыз җиңеләйсен дип, читләргә китә торган булган. Күпләр Свердловск, Чиләбе өлкәләрендә эшләп йөргән. Фазылҗан, яшь кәләшен алып, Түбән Тагил шәһәренә барып урнаша. Алар икесе дә шундагы заводларның берсенә эшкә керә. Яшәү өчен барактан урын бирәләр. 1941 елның 17 гыйнварында уллары Фәһим туа.
Әнә шулай тырышып эшләп, матур гына көн иткәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Фазылҗанны беренче көннәрдә үк фронтка озаталар.
– Әти киткәндә, мин алты айлык булып калганмын, – дип сөйли улы Фәһим.
Тәүдә Фазылҗаннан хатлар килгәли. Аннары байтак вакыт бер хәбәре дә булмый. Соңрак гаиләсенә лейтенант Ф. Гыйззәтуллинның хәбәрсез югалуы турында кайгы кәгазе килә.
Сугыштан алда, Кызыл Армия сафларында сержант званиесендә, отделение командиры булып йөргәч, Бөек Ватан сугышының башында ук аңа, мөгаен, офицер званиесе бирелеп, ул взвод белән командалык иткәндер.
Аннары ул әсирлеккә эләккән, концлагерьларда газап чиккән, «Идел-Урал» легионына китерелгән, 825 нче батальон составында Витебск партизаннары ягына чыккан, анда взвод командиры булып, немецларга каршы сугышкан дип әйтергә тулы нигез бар.
Ире сугышка озатылгач, Файза апа, улын алып, Түбән Тагилдан туган якларына кайта. Илек авылында үзләренең өйләрендә яши башлый. Гомере буена колхозда эшли.
Фазылҗан сугышта югалган командир булгач, аның пенсия акчасы да мул чыга. Аны ике өлешкә бүлеп түләгәннәр: яртысы – хатынына, яртысы – әнисенә.
Фәһим Илектә җидееллык, Толбазы авылында урта мәктәп, Бөре шәһәрендә механизаторлар мәктәбен тәмамлый. 1961–1967 елларда Максим Горький исемендәге колхозда тракторчы булып эшли, шикәр чөгендере үстерү остасы булып таныла. Аннары уңган егетне помпотех (бригадирның техника буенча ярдәмчесе) итеп билгелиләр. Алга таба колхозда техник хәвефсезлек, терлекчелек фермаларын механикалаштыру буенча инженер, звено җитәкчесе вазифаларын башкара. Берничә ел мәктәптә балаларга техник һөнәри белем бирү буенча укытучы булып та эшли. Колхозның иң булдыклы, ышанычлы җитәкчесе булып исәпләнә. Читтән торып Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Хезмәте колхоз, авыл Советы, район җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнә.
Авылдашы Гәрәева Вера Сәгыйть кызына (1945 елда туган) өйләнә. Аларга комсомол туе ясыйлар. Вера гомере буена колхозда тырышып эшли, 20 ел дуңгызлар карый. Өч бала үстерәләр: Лира, Миләүшә, Рәмил.
– Балаларны бианай үстереште, – ди Вера ханым. – Өйдә ул булгач, мин колхозда иркенләп эшли алдым, хезмәт алдынгысы булдым.
Илектән кайтып китәр алдыннан, бу авыл үзәгендә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган һәйкәл һәм сквер янында тукталдык. Кулына автомат тоткан солдат сыны янәшәсендә М. Горький исемендәге колхоз авыл Советы буенча сугышта һәлак булган кешеләрнең исемлеге бирелгән: Сәет авылыннан – 27, Марстан – 37, Гомәрдән – 61, Кызыл Күпердән – 38, Илектән – 113. Илек авылы буенча 19 нчы булып Фазыл Гыйззәтуллинның исеме мәрмәр ташка уеп язылган.
Һәйкәл һәм скверны ачу тантанасы 1980 елның 9 маенда үткән. Һәйкәл янындагы аерым плитәгә түбәндәге сүзләр дә язылган: «Здесь заложена капсула с обращением ветеранов Великой Отечественной войны с клятвой комсомольцев и молодёжи колхоза имени М. Горького к поколению XXI века. Вскрытие произвести 9 мая 2005 года».
Чирек гасыр үткәч, капсуланы ачып, бүгенге яшьләргә укыганнар. Хәзерге яшьләр дә ата-бабаларының сугышчан, хезмәт традицияләренә тугры булырга ант иткәннәр.
Илек авылында да Бөек Ватан сугышында катнашучылар бик аз калган. Шуларның берсе 1916 елгы Лотфулла Дәүләтшин янында булып, Фазылҗан турында сораштык.
– Фазылҗан минем яшьтәш бит. Аны бик яхшы хәтерлим. Без бит бергә укыдык. Шәп егет, гармунчы иде. Яшьтән үк булдыклы, грамоталы булды. Действительный хәрби хезмәттән сержант булып кайтты. Ватан сугышында да лейтенант булган, взвод белән командалык иткән. Мин үзем Ржев, Торжок, Великие Луки шәһәрләре янындагы авыр сугышларда катнаштым. Отделение командиры итеп куйганнар иде. «Алга, атакага!» – дип, солдатларны күтәргәндә, сул кулыма пуля тиде. Аны кисәргә мәҗбүр булдылар. Сугыштан соң сыңар кул белән гомер кичердем. Озак еллар бригадир, ферма мөдире булып эшләдем, – диде ул.
Башкортстанның «Хәтер» китабында: «Гыйззәтуллин Фазыл Шәйбәкович, 1916 г. р., урож. д. Илек Кушнаренковского района. Пропал без вести в январе 1945 года», – дип язылган.
Галимнәр тырышлыгы белән 63 елдан соң аның язмышы ачыкланды. Хәбәрсез югалмаган, ә 1943 елның 31 маенда немец фашистларына каршы батырларча сугышып һәлак булган. Һәм шунда, Белоруссия урманнарында ятып калган.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.