Текст книги "Ватанга тугры калдылар"
Автор книги: Айдар Басыров
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 36 (всего у книги 40 страниц)
Соңрак абыйсының хәлен белергә сеңлесе Өмәмә дә бара. Бу турыда ул үзе болай дип сөйли:
– Мин 1942 елның җәендә укулар тәмамлангач бардым. Без өчәү идек. Юлдашев Гыйниятнең сеңлесе Мәгъфирә, хатыны Тәкълимә һәм мин бер төркемдә булдык. Ике көн җәяүләп бардык. Өчебезгә бер бәләкәй арба иде. Аны чиратлап тартып алып бардык. Барып җиткәч, берәүләрдә ике кич кундык. Тәмле итеп ашарга пешердек. Без алып килгән күчтәнәчләрдән авыз итәргә дип, абыем дусларын да алып килде. Алар арасында безнең район кешеләре дә бар иде.
Кайтканда, Туймазыдан иртә белән юлга чыгып киткән идек, Чишмә-Каран авылына җиткәч, куна кердек. Аякта чабата иде, ул бик тиз тишелде, табаннар кабарып чыкты.
Бераздан Мөстәкыймнәр частен фронтка озаталар. Сталинград яныннан язган бер генә хаты килә. 1942 елның маенда ул хәбәрсез югала.
Ә Ходай гомер биргәч, улы Мөһим үсә. Яңа Балтач мәктәбендә укый, аннары һөнәрчелек училищесын тәмамлый. Нефтекама шәһәрендә төзүче була. Тайняш авылы кызы Лида Вәлиева белән гаилә кора. Марат, Азат, Айдар исемле уллар үстерәләр. Өчесе дә Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Өлкән уллары Нефтекама шәһәр милиция бүлеге начальнигы урынбасары булып эшли.
Усман солдатның кызлары да заманы өчен ярыйсы гына белем алалар. Гомер буе тырышып эшлиләр.
Хаҗәр 1955 елда Чакмагыш авылы егете Рәис Хисамовка кияүгә чыга. Ул 1949–1952 елларда Белоруссия хәрби округында старшина булып хезмәт итә. Армиядән кайткач, партия, хуҗалык эшләрен алып бара. Озак еллар районның Госстрах оешмасын җитәкли. Бу оешманың республикада иң алдынгы булуына ирешә.
Өмәмә Тайняш авылы егете Әнвәр Кәшфетдиновка кияүгә чыга. Әнвәр 1943 елда хәрби хезмәткә алына. Автополк мәктәбендә машина йөртергә өйрәнә. Сталинградтан башлап Кёнигсбергка кадәр сугышчан юл үтә. 14 нче миномёт полкында шофёр була. Сугыштан соң Рәҗәп МТСында, Ленин исемендәге колхозда машина йөртә. Автомеханик, техник хәвефсезлек инженеры, гараж мөдире булып эшли.
Аларның гаиләсендә дүрт бала үсә. Уллары Әзһәр, Наил, Әмир Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Әзһәр һәм Наил хәрби хезмәттән соң милициядә эшлиләр, майор званиесендә отставкага чыгалар. Кызлары Рифа медицина хезмәткәре була.
Еллар уза тора. Усман солдатның олы кызы Өмәмә 80 яшьтән уза. Аның белән очрашу вакытларында әтисе турында ниләр хәтерләвен кат-кат сорашам.
– Урта буйлы, таман гына гәүдәле кеше иде. Һәрвакыт җыйнак кына мыек йөртте. Менә хәзер, күп еллар үткәч, аның белән кызыксынырлар дип уйлаган булсам, ныклап сорашкан булыр идем дә бит.
Аның әсирлектәге хәлләрен бик аз беләм шул. Фоторәсемнәрдән күренүенчә, аларның өс-башы бөтен, яшәгән бараклары бик чиста булган. Ап-ак җәймәләрдә йоклаганнар. Мәктәпләрендә төрле фәннәрдән укытканнар. Дин сабагы да биргәннәр. Ул авылга Коръән китабы да алып кайткан иде.
Дини бәйрәмнәрне яхшылап үткәргәннәр. Әнә фоторәсемгә Ураза бәйрәме көнендә төшкәннәр бит. Авылга кайткач та, дини йолаларны төгәл үтәде. Ураза тотты, биш вакыт намазны калдырмады.
Ул бер немец баенда да ялчы булып торган. Бай үзе егерме елга хәрби хезмәткә язылган булган. Ул бик еш кайтып йөргән. Әтинең сөйләвенә караганда, әйбәт холыклы кеше булган. Тырышып эшләгәч, Усманны да яратканнар. Аны яхшы итеп ашатканнар, киендергәннәр.
Әти немецларның яшәү рәвешендәге тәртип, пөхтәлеккә сокланып сөйли иде. Алар бер квадрат метр җирне дә чәчмичә буш калдырмаганнар. Хәтта өй түбәсендә дә нидер үстергәннәр.
Германиядән туган авылына хат язган. Ул хат Балтачка килеп җиткәндерме, әйтә алмыйм. Хатны каядыр барып, бергә утырып язганнарын сөйли иде.
Безнең әти бик уңган, булдыклы кеше иде. Җиде ел Германиядә булу аның яшәү рәвешенә, эш тәртибенә тагын да уңай сыйфатлар өстәгән. Абзарда мал карап бетергәч, эш чалбарын, итеген шунда калдырып, өйгә һәрчак чиста киемнәрдән керер иде. Безнең ихатада, абзар-курада бер артык әйбер дә сакланмый, һәрнәрсә тәртип белән урнаштырыла иде.
Нидер эшләп йөргәндә, авыз эченнән немец моңын көйләгәне дә хәтердә калган. Ул немецча сөйләшергә дә шактый өйрәнгән булган.
Ул Германиядән граната да алып кайткан иде. Сырлы-сырлы, йодрык зурлыгындагы түгәрәк тимер кисәген һушыбыз китеп караган идек. Әлбәттә, аның шартлатучы әйберләре, эчендәге дарысы булмагандыр инде.
Әти, улы Сөләйманның Ватан сугышыннан кайту шатлыгын, улы Мөстәкыймнең ил азатлыгы өчен гомерен бирү кайгысын күреп, 1952 елда дөнья куйды. Әниебез 1975 елга кадәр яшәде.
Өмәмә апа безгә менә шуларны сөйләде.
Без, Усман аганың икенче кызы Хаҗәр апага да шалтыратып, әтисе турында хатирәләр белән уртаклашуын үтендек.
– Әтиебез бар яктан да килгән шәп кеше иде. Тимер эшләренә дә, агач эшләренә дә оста булды. Сәгать тә төзәтә, тегү машинасын да, сөт аерта торган сепаратны да көйли иде. Арба тәгәрмәчләрен дә эшли белде. Германиядә әсирлектә дә аның шушы һөнәрләрне белүе ярап куйган. Аңа эшен табып торганнар. Ә һөнәрле кеше кайда да югалмый ул.
Ул, әсирлектән кайтканда, немецча әйбәт белгән. Балтач мәктәбендә немец теленнән Биглер фамилияле хатын-кыз укытты. Ул еш кына әти янында булган, алар иркенләп немецча сөйләшкәннәр.
Ә әти әсирлектә чакта, әниебез, Илеш ягына барып, шунда немец телен белгән берәүдән хат яздыра торган булган.
Беренче бөтендөнья сугышында немецлар безнең әсирләргә карата кешелеклелек үрнәкләрен күрсәткәннәр. Икенче бөтендөнья сугышында исә фашистларның ерткычлыгы турында бу китапның башка бүлекләрендә күп мәртәбәләр телгә алдык.
ТАТАР МОҢЫ
КАЛМАШБАШ АВЫЛЫННАН – КАМИЛ МИҢНЕГАЛИЕВ,
ЯҢА БИККЕНӘДӘН – ДҮРТ БЕРТУГАН МИҢНЕКӘЕВЛӘР
Башкортстан Республиканың күренекле журналисты Камил Миңнегалиев моннан берничә ел элек өлкә һәм район матбугатында «Үлем баржалары» дигән күләмле генә очерк бастырды. Аны «Шәрекъ» радиосыннан да тапшырдылар.
Камил Шаһгали улы 1926 елда безнең районның Калмашбаш авылында туа. 1944–1951 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Радистлар мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1945 елда аны Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Пе-2 бомбардировщигында укчы-радист булып оча. Көньяк Сахалин, Курил утрауларындагы японнар өстенә бомбалар яудыра. 1947–1951 елларда Америкадан Камчаткага китерелгән А-20 «Бостон» бомбардировщигында, аннары Б-20 һава крепостенда оча. Беренче класслы радист буларак, эскадрилья, полк, дивизия командирлары экипажларында хезмәт итә.
Армиядән кайткач, Балтач, Нуриман газеталарында мөхәррир, «Кызыл таң» газетасының һәм Башкортстан радиосының үз хәбәрчесе, БР Халык мәгарифе министрлыгы хезмәткәре булып эшли. Читтән торып университет тәмамлый. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, уннан артык медальгә лаек була.
«Үлем баржалары» дигән мәкаләсендә («Кызыл Таң» газетасы, 30 октябрь) ул болай дип яза: «Бу вакыйга 1945 елның август азакларында Комсомольск-Амур шәһәрендә булды. Безне, Казахстанның Уральск шәһәрендәге укчы радистлар мәктәбен тәмамлаган егермеләп сержантны, июль азакларында Ерак Көнчыгышка озаттылар. Япония белән сугыш башлану сәбәпле, бертуктаусыз агылган хәрби эшелоннарны расписаниесез-нисез үткәрәләр иде.
Ниһаять, Хабаровскига килеп җиттек. Без хезмәт итәчәк полк монда урнашмаган икән, Биробиджанга алып киттеләр. Анда бер тәүлек чамасы вокзалда тотканнан соң, тагын Хабаровскига китерделәр. Монда исә безне, мыеклар да төртергә өлгермәгән егетләрне, әнә шул мин мәңге оныта алмаслык очрашу урынына – Комсомольск-Амур шәһәренә китереп, елга порты комендатурасына тапшырдылар.
Шпик ашап бер тәүлек ятканнан соң, тирә-як белән танышасы килә башлады. Кәшәк авылы егете, якын дустым Әнәс Габдрафиков белән икәү якын-тирәне караштырып йөрибез. Порт зур, күз күреме белән генә чикләнә торган түгел. Әллә нинди биек, аяклы краннар тезелеп киткән бухтада океан лайнерлары, баржалар, хәрби кораблар тезелгән. Амур елгасының икенче як яры күренми, әйтерсең лә тоташ диңгез. Зур суы булмаган Чакмагыш малайлары өчен мондый су киңлеген беренче тапкыр күрү хәйран тамаша иде. Моннан соңгы елларда күп тапкырлар диңгезләр, океаннар өстеннән очарга туры килде, күнегелде, әмма Амур елгасы хәтергә нык сеңеп калган.
Икенче көнне берүзем генә чыгып киттем. Пирс, ягъни йөкләрне төйи-бушата торган урын буйлап атлыйм. Километрларга сузылган шушы тамашаны карый-карый, хәтсез киткәнмен. Ниндидер тавыш мине туктарга мәҗбүр итте. Тыңлыйм. Я Хода, каяндыр җил уңаеннан, кемдер татарча акрын гына җырлый. Колакларыма ышанмый торам. Өнемме бу, төшемме? Тын да алмый тыңлыйм. Җыр бер сүнә, бер күтәрелеп еракларга тарала сыман. И Ходаем, өзелә генә күрмәсен иде бу моң! Сүзләр белән генә әйтеп бирә алмаслык кадерле дә, сагышлы да татар моңы! Тик җырның сүзләрен аңлап булмый, җырчы ишетелер-ишетелмәс кенә, үзе өчен генә җырлый кебек. Ә моң агыла да агыла. Анда әрнүле сагыш та, җирсенү дә сизелә. Мондый моңны каһәрле язмышка дучар булган кеше генә җырлый ала торгандыр…
Җыр тукталды. Йөгерә-атлый алга омтылдым. Карасам, ерак та түгел, авырлыкларыннан суга иңгән ике баржа тора. Кеше йөзе сыярлык кына тимер рәшәткәле тәрәзәсе чак кына суга тимәгән. Җыр шуннан ишетелде. Әле дә булса күз алдымда: озынчарак йөзле, кылыч борынлы чибәр татар ире иде. Баржага якынрак килдем, арабыз биш-алты метр гына. Ашыгудан тотлыга-тотлыга әлеге иргә татар телендә сорау бирдем:
– Кайлардан, кемнәр сез?
Җавап урынына ул:
– И-и туганкаем, син дә татармыни? Кайсы яктан? – дип үзе сорады.
Мин үземнең Башкортстаннан, Чакмагыш районы Калмашбаш авылыннан икәнлегемне әйттем. Әңгәмәдәшем, бер мизгелдә күзләрен тутырып миңа карады да сыкравыннан «әһ» дип куйды. Егылып китмәс өчен, рәшәткәгә тотынган килеш башын тимергә бераз терәп торды да: «Мин дә Чакмагыштан бит», – диде. Шаккаттым. Бу төбәкләрдә үзеңнең якташыңны очрату минем өчен ышанмаслык хәл иде. Әлеге иркәй үзенең Биккенә авылыннан икәнен әйтте дә күз яшьләренә буылды.
Шул чакта сакчы күренде. Ул баржаларның икенче очыннан килә иде.
– Чего здесь шляешься, марш отсюдова, – дип миңа җикеренде.
– Алар минем якташлар, татарлар…
– Какие они тебе земляки, они изменники Родины! Понял?!
– Кая алып баралар аларны?
– Откуда мне знать. А ты топай дальше.
Мин бераз читкәрәк киткән булдым. Сакчы үз юлы белән китеп барды. Ул бераз ераклашкач, мин йөгереп тагын баржалар янына бардым. Рәшәткәле кечкенә тәрәзә аша күрәм, кешеләр кайнаша. Барысы да мине күрергә тели. Нәрсәдер әйтеп өлгерергә тырышалар. Алар менә ниләр сөйләделәр: «Без хәрби әсирләр, безне Европаның төрле илләреннән җыеп, Германиянең Потсдам шәһәре янындагы лагерьга тупладылар. Шуннан соң безне туган илләрегезгә кайтасыз дип, пассажир поездларына утыртып, оркестрлар уйнатып озаттылар. Брест шәһәрендә поезддан төшерделәр дә, сафка тезеп, автоматчылар, этләр сагы астында каядыр алып киттеләр. Бу «сортларга» аеру пункты икән. Татарларны башка милләтләрдән аерып алып, анадан тума чишендереп, номер сугылган төрмә киемнәре кидерделәр дә, товар вагоннарына төяп, каядыр алып киттеләр».
Милләттәшләребезне ай ярым дигәндә Хабаровскига китереп җиткергәннәр. Шунда аларга «Сез хат-хәбәр алышудан мәхрүм ителеп, һәркайсыгыз 25 елга хөкем ителдегез» дигән язу укыганнар».
Шушы урында, хөрмәтле укучым, туктап, уйланып ал: башка сыймаслык вәхшилек бит бу. СССР дигән империя әсирлектә булган миллионлаган балаларын әнә шулай каршылады. Аларны ГУЛАГ сазлыклары көтә иде.
«– Туган илегезгә кайтасыз дип алдадылар, кабахәтләр!
– Мин Татарстаннан. Буа районыннан. Туган ил дигән сүз чыкмаса кайтмый идем.
– Мин Ишембайдан, бәхил бул, энем. Туган илгә сәлам әйт!
– Мин Кушнаренкодан!
– Мин Сарман районыннан!
– Мин Борайдан!
– Мин… мин… мин…»
Алга таба сакчы Камилне баржа яныннан куып җибәрә. Әгәр дә биредән китмәсә, сакчының хәтта автоматтан ату ихтималы да була.
Икенче көнне ул бирегә яңадан килә. Әмма анда инде баржалар булмый.
Шул тирәдә йөргән бер кешедән аларның кая киткәнен сорый һәм:
– Хат та алышмыйча 25 елга җибәрү – бу бит үлем. Син үзеңнең татарларыңны эзләмә. Охот диңгезе – зур ул, – дигән җавап ала.
Янә Камил абыйның хикәясенә килик.
«Баржадагы җырчым, мин Биккенәдән дигән иде. Ләкин Чакмагыш районында ике Биккенә – Иске һәм Яңа Биккенә авыллары бар. Кайсысыннан булгандыр, анысын белмим. Тик аның фамилиясе Г. хәрефе белән башланганын төгәл беләм. Гыйльметдинов идеме, Галәветдиновмы – анысын хәтерләмим. Аннан соң баржада ул безнең районның Каргалымы, Каръяудымы авылы егете дә бар дигән иде.
Укучым мине кичерсен. Япь-яшь авыл малае үзенең туган районы турында гына кызыксынудан ерак китә алмагандыр, күрәсең. Ике республиканың да күп районнарының исемен мин ул вакытта беренче тапкыр ишеттем. Берәр кәгазьгә язып кую ул чакта башыма да килмәгән. Якташымнан башкача мәгълүмат ала алмадым.
Бу очрашудан соңгы елларда Көньяк Сахалинда, дүрт ел Камчаткада, Хабаровскида хезмәт иттем. Чукоткада, Колымада, Магадан тирәләрендә булырга туры килде. Сигез ел хезмәт итү дәверендә булган һәр җиремдә хәрби әсир татарлар турында сораштырып йөрдем. Ишетүче дә, белүче дә булмады. Меңләгән кешедән берәү дә калмады микәнни соң? Су йоткандай юк булдылар.
Моннан соң 59 еллап вакыт үтте. Мин дә олыгайдым. Шушы дәвер эчендә хәтер йомгагымны күп сүтеп, күп урадым, бу хакта язарга ярамады. Йокысыз төннәремдә шул фаҗигале очрашуның бөтен мизгелләрен хәтеремә мәңгегә беркеттем. Сөеп-сөелә дә алмаган, күзе төшкән, яраткан кызын бер генә тапкыр да үбәргә өлгермәгән сөлек кебек татар егетләрен соңгы юлга озатучы, алар белән бәхилләшүче милләттәшләре, якташлары мин булдым. Инде нурлары тоныклана башлаган күзләремдә аларның шәүләләре әле булса саклана кебек.
Күпме эзләнүләр, уйланулардан соң аларны Охот диңгезендә батырганнар дигән нәтиҗә ясарга хакым бардыр. Шулай булмаса, 59 ел эчендә меңләгән кешедән һич югында берсенең хәбәре ишетелер иде. Адәм баласы энә түгел бит. Тутыгып беткән ул баржаларга ерактан җибәрелгән бер торпедо җитә. Бәлки, шул чакта баржалар өстендә автоматын кочаклап басып торган урыс солдатының да соңгы сүзе: «Мама», – булгандыр. Андый очракта шаһитлар кирәкми бит».
Кемнәрнең газизләре булуы мөмкин икән болар дип, без янә «Хәтер» китабының 19 нчы томын ачабыз. Иске һәм Яңа Биккенә авыллары буенча Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган, фамилияләре «Г» хәрефенә башланган кешеләр саны егерме. Шулардан унөче Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар. Күбесенең җирләнгән урыннары да билгеле. Менә алар:
Иске Биккенә авылы буенча:
Муллаәхмәт Сәфәргали улы Гайсин, Җиһанур Миңнеәхмәт улы Галимов, Әлиф Сәлим улы Гәрәев, Төхбәтша Заһретдин улы Гомәров.
Яңа Биккенә авылы буенча:
Әхкәм Әхияр улы Габделмәнов, Зыятдин Бәдретдин улы Гайнетдинов, Сабирҗан Гайса улы Гайсин, Сәүбән Ризван улы Галиев, Нурулла Фәтхетдин улы Галләмов, Хисаметдин Низаметдин улы Гыйләҗев, Исламетдин Гыйләҗетдин улы Гыйләҗетдинов, Фәйзрахман Хәбибрахман улы Габдрахманов, Әхкәм Низаметдин улы Гыйләҗев.
Камил абый мәкаләсендә тасвирланган татар әсирләре фронтларда һәлак булмаган, ә дошманга әсирлеккә эләккәндер. Алар хезмәт иткән частьларда, гадәттә, хәбәрсез югалды дигән документ тутырылган. Шул сүзләр язылган повесткалар, сугыш чорында кара кайгы кәгазе булып, бу бәхетсез кешеләрнең гаиләләренә килгән.
Иске Биккенә буенча фамилиясе «Г» хәрефенә башланган түбәндәге кешеләр сугышта хәбәрсез югалган:
Нургали Гани улы Ганиев, 1904 елда туган, кызылармияче, 1942 елның май аенда хәбәрсез югалган.
Талиб Гыйльман улы Гыйльманов, 1914, кызылармияче, 1942 елның июль аенда хәбәрсез югалган.
Миңнегәрәй Галиулла улы Галиуллин, 1905, кызылармияче, 1943 елның февралендә хәбәрсез югалган.
Әнвәр Гыйльман улы Гыйльванов, 1919, лейтенант, 1942 елның февралендә хәбәрсез югала.
Яңа Биккенә авылында сугышта хәбәрсез югалган, фамилиясе «Г» хәрефенә башланганнар өч кеше:
Җәннәтхан Хәсән улы Гайсин, 1912, 52 механикалашкан бригада кызылармиячесе. Ростов өлкәсендә 1943 елның 20 гыйнварында хәбәрсез югалган.
Нигъмәтҗан Хәсәнша улы Гайсин, кызылармияче, 1943 елның октябрендә хәбәрсез югалган.
Шәфикъ Низаметдин улы Гыйләҗев, 1914, кызылармияче, 1942 елның февралендә хәбәрсез югалган.
Шушы исемлекне тотып, без Иске һәм Яңа Биккенә авылларына киттек.
Яңа Биккенәдә яшәүче Бөек Ватан сугышы каһарманы Сәлимгәрәй ага Фаризанов безгә түбәндәгеләрне сөйләде:
– Сугыштан алда мин укытучы булып эшләдем. Бераз вакыт ВЛКСМның Чакмагыш райкомында техник секретарь да булдым. Шуңа күрә үзебезнең авыл яшьләре белән ныклап аралаша идем. Безнең авылдан Шәфикъ Гыйләҗев бик актив иде. Сугышка кадәр авыл сәхнәләрендә куйган спектакльләрдә катнаша иде. Төгәл генә әйтә алмыйм, җырлый иде дә бугай.
Иске Биккенә авылында 2007 ел башына Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр өчәү генә калган иде. Шуларның берсе Җәвит агай Шаһиҗанов безнең сорауга төгәл генә җавап бирә алмады.
– Андый вакытларда кешеләр күңелен сагыш баса. Элек җырламаган кеше дә җырлый башларга мөмкин, – диде ул.
Иске Биккенә авылында яшәүче тагын бер ветеран Әкрам Хәмидуллинның тәүдә үзенең бәхетсез язмышы турында сөйләп китик. Ул 1925 елда шул авылда туган. Биш класс тәмамлау белән, колхозда эшли башлаган. 1941 елның августында аны хәрби хезмәткә алалар. Эчке эшләр министрлыгына караган 161 нче укчы полк составында Сталинградтагы хәрби заводны саклауда була ул. 1945 елның мартында аны Ленинградка күчерәләр. 421 нче укчы полк составында тимер юл күперләрен саклауда катнаша.
Ул бик яхшы хезмәт итә һәм шуңа күрә аны ун көнгә ялга җибәрергә булалар. Район хәрби комиссариаты ял вакытын янә ун көнгә озайта.
Туган авылына кайткач, үзләренең өйләрен ремонтларга була. Яртылаш җимерелгән түшәмне яңадан җәя. Сарайгыр дигән авыл янына барып, агач кисә. Аны үзе киткәч ташыйлар.
Өйләрен, абзар-кураларын беркадәр рәтләп, шуңардан күңеле булып, хәрби частька кайта ул. Бергә хезмәт иткән иптәшләре аңардан авылдагы хәл-әхвәлләрне сорашалар. Ул дөресен сөйли:
– Авыл халкы ярым ач хәлендә яши. Ел буена колхозда эшләгән кешенең бер хезмәт көненә 50 грамм икмәк бирәләр. Крестьянны тукмап эшләтәләр. Аның анда бер хокукы да юк.
Аның бу сүзләрен кемдер махсус органнарга җиткерә. 1949 елның 7 ноябрендә, Бөек Октябрь социалистик революциясенең 32 еллыгын бәйрәм иткән көнне, аны кулга алалар. РСФСР Җинаять кодексының 58–10 нчы статьясы беренче бүлеге буенча гаепләнә ул. Ягъни солдатлар алдында колхоз строен яманлап, чит илләрне мактап сөйләгән, совет строена каршы пропаганда эше алып барган.
Ленинград өлкәсе Эчке эшләр министрлыгы хәрби трибуналы 1950 елның 15 апрелендә 8 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара.
Аны Красноярск краеның Дудинка шәһәренә озаталар. Анда да тырышып эшли ул. Агач әзерләү эшендә катнаша. Биш ел сигез ай сөрген вакытын үткәреп, тоткынлыктан котыла.
Кайткач, ике ел Уфада эшли. Аннары туган авылына кайтып урнаша. Колхозның терлекчелегендә эшли. Өйләнә, тормыш иптәше колхозның алдынгы савымчысы Нурҗиһан белән өч бала үстерәләр.
Әнә шулай Чакмагыш районының Иске Биккенә авылы татары Әкрам Хәмидуллин бер гаепсезгә гомерлек җәбер-золымга дучар ителә. Кайткач та, авылдашлары аңа һәрчак кырын күз белән карыйлар. Еш кына «син халык дошманы» дип җибәрәләр. Картайган көнендә дә аның кара сакалы артыннан калмый өстерәлеп йөри икән. Башка сугыш ветераннары бүгенге көндә ай саен 10 мең сум чамасы пенсия алалар. Ә Әкрам абыйның пенсиясе 2 мең сумнан чак арта. Чөнки ул Ватан сугышында катнашучы дип исәпләнми икән. Медицина комиссиясе үткәндә, тап-таза ирләргә, чиртсәң каны чыгарга торган хатын-кызларга II группа инвалидлык биргәннәр. Ә 80 яшькә җиткән, калтырап торган, бармак белән чиртсәң авып китәргә торган сугыш ветераны III группага гына лаек дип тапканнар.
Әкрам абый «Үлем баржалары» мәкаләсен укыган булып чыкты. Уртанчы кызы Нурзыя да бу турыда хәбәрдар, аңа «Шәрекъ» радиосын тыңлаган берәү елый-елый сөйләгән булган.
Мин Иске Биккенә авылы буенча сугышта хәбәрсез югалган дүрт кешенең кайсысы җырга һәвәс булуын ачыкларга теләдем. Соравыма беренче булып Әкрам абыйның тормыш иптәше Нурҗиһан апа җавап бирде:
– Гыйльманов Әбуталип булырга тиеш. Ул колхоз кәнсәләрендә бухгалтер булып утыра иде. Эшләгәндә, һәрчак җырлап утыруы билгеле. Берчак әнием аңардан: «Җырлап утыргач, язуларыңны, цифрларыңны ялгышмыйсыңмы соң?» – дип сорады. Ә ул: «Юк, киресенчә, җыр минем башымны эшләтә, зиһенемне ача», – дип җавап бирде.
Авылдашларының сөйләвенә караганда, Әбуталип («Хәтер» китабында Талип дип кенә язылган) Гыйльманов 1934 елда күрше кызы Хәтимәгә өйләнә. Өч балалары була: Гали (1935), Әнгам (1938), Тәлига (1941). Кызлары, әтисе киткәндә, анасының карынында кала. Әтиләре юк дип тормыйлар, балалар үсә. Уллары Гали соңрак байтак еллар Ильич исемендәге колхозда мактаулы бригадир булып таныла. Ул Бәшир авылы кызы Нәзирәгә өйләнә. Алар алты бала үстерә. Шушы алтының берсе Илдус тормышта хәрби юл сайлый. Хәрби хезмәте Ерак Көнчыгышта, Хабаровск, Комсомольск-Амур тирәләрендә үтә. Әгәр Әбуталип ага Камил абый тасвирлаган теге баржада булса, аның оныгы Илдус исә нәкъ шул тирәләрдә хәрби хезмәт вазифасын башкарган.
Нәзирә апаларның йортында Әбуталип ага һәм Хәтимә апаның зурайтылган фоторәсемнәре куелган. Безне онытмагыз дип карап торган кебекләр алар. Ярый әле, Гали абый белән Нәзирә апа хәстәрле булып, әти-әниләренең фоторәсемнәрен зурайтып куярга юньнәре җиткән. Күп гаиләләрдә мондый рәсемнәр хәзер сакланмый да бит.
Әлбәттә, Әбуталипка тукталуыбыз – фараз итү генә. Баржада ул җырлаганмы, әллә башка кешеме – хәзер инде бу турыда беркем дә әйтә алмас. Сугышта югалган солдатның хәбәре кайтыр, дип тә ышанып булмый.
* * *
Камил абыйның «Үлем баржалары» дигән язмасы басылгач, аны укучылар бик күп була. «Шәрекъ» радиосы аша яңгыраганнан соң, аны тыңлаучылар, елый-елый, икенче кешеләргә сөйлиләр.
«Кызыл таң» газетасына үз фикерләрен белдереп язган мәкаләләр дә килә. Чакмагыш районының иң абруйлы кешесе, Бөек Ватан сугышында батырларча көрәшеп, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән взвод командиры, тыныч хезмәт елларында Ленин орденына лаек булган укытучы, мәктәп директоры, РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы Әнвәр Мөлеков хәрби-патриотик темаларга бик күп мәкаләләр яза. «Үлем баржалары» дигән язма чыккач, ул берничә кеше белән әңгәмәгә керә. Аларның фикерләрен җыеп, «Кызыл таң»га җибәрә. Без Әнвәр Бәхтегәрәй улы оештырган язмадан бер өзек бирергә булдык.
Фәридә сөйләгәннәрдән:
«1945 елның август азакларында Уфа станциясе аша зур тизлек белән товар вагоннары тагылган поезд үтеп китә. Вагоннардан пассажирлар көтеп торган урынга берничә кәгазь очып төшә. Ул кәгазьләрне перронда торучылар тотып ала. Сары немец капчыгы кисәгенә кара каләм белән язылган язуларның берсенә: «Чакмагыш, Яңа Биккенә, 25елга хөкем ителдем. Бәхил булыгыз, Миңнекәев Әсләм Гаязетдин улы», – дип язылган була. Әсләм 1942 елда хәбәрсез югалды дип «Хәтер» китабына кертелгән. Әсләм суга баткан кебек югала, башкача бер хәбәре дә булмый. Язу әле булса бу гаиләдә саклана, калган язу кисәкләренең язмышы билгесез».
Бу мәкаләне укыгач, без Яңа Биккенә авылындагы Миңнекәевләр нәселе кешеләре белән кызыксындык.
Ә. Мөлеков мәкаләсендә телгә алынган Фәридә Гаязетдин кызы Миңнекәева белән бу очеркны язу чорында очрашып сөйләшү насыйп булды.
Ул 1928 елда Яңа Биккенә авылында туа. Шунда җиде класс тәмамлый. 1951 елда Уфага китеп, эшкә урнаша. Гомер буе тырыш хезмәт үрнәкләре күрсәтеп, пенсиягә китә. Иске Биккенә авылы егете Әүхәди Хафизовка кияүгә чыгып, өч бала үстерәләр.
Фәридә апа 30 нчы елларда әти-әнисе күргән михнәтләр турында да әрнеп сөйләде:
– Әтием Гаязетдин Муллагали улы Миңнекәев (1893–1933) Яңа Биккенә авылының иң уңган крестьяны булган. Әнием Хәдичә Сәләхетдин кызы (1893–1987) 1913 елда Тозлыкуш авылыннан килен булып төшкән. Алар бик тату гомер кичергәннәр. Үз хуҗалыкларын үрнәк итеп алып барганнар. Җирләрендә мул итеп ашлык үстерергә, күп итеп мал үрчетергә тырышканнар.
Биш балалары туган. Аларга Сираҗетдин, Әсләм, Әнәс, Мәзһәп, Фәридә дип исем кушканнар.
1930 елда Яңа Биккенә авылында колхоз оештыралар. Минем әти анда керергә теләми. Шуңа күрә аны, кулак ясап, авылдан сөрергә булалар. Нинди кулак булсын ди инде? Ул бит һәрчак үзенең күкрәк көче белән дөнья көткән. Беркемне дә яллап эшләтмәгән. Аның байлыгы да булмаган, урта хәлле крестьян дип исәпләнгән.
Гаязетдинне 1931 елда, гаиләсеннән аерып, Уфага эшкә җибәрәләр. Мал-мөлкәтләрен колхозга алалар. Хатынын биш баласы белән урамга куып чыгарып, өйләрен тартып алырга уйлыйлар. Хәдичә бу хәбәрне ишетеп, тиз генә өйләрен алмашып өлгерә. Хәзер инде алар салам түбәле, бик иске бер йортта яши башлыйлар. Ачлык, ялангачлык, салкын өй шартларында көн күрәләр.
Колхоз рәисе аларның кара айгыры җигелгән тарантаста йөри. Күк бияләре колхозда ачлы-туклы асралып, бик тиз картая, эшкә яраксыз булып кала.
1933 елда Хәдичә, иренең хәлен белергә дип, Уфага барырга уйлый. Юлда чагында хәләл җефетенең вафат булганын ишетә. Гаязетдин электән ашказаны авыруы белән җәфаланган була. Сөрген шартларында авыруы көчәя, һәм ул 40 яшендә дөнья куя.
Хәдичә зур кыенлыклар белән биш баланы да үстереп аякка бастыра. Олы баласы Сираҗетдин (1914) үсеп җиткәч, авылдан чыгып китеп, Уфа, Ленинград, Ташкент, Байкал күле, Себер якларында эшләп йөри. Ташкентта яшәгәндә, 1940 елда фин сугышына алалар.
Бөек Ватан сугышы башлангач, янә Кызыл Армия сафларына чакырыла. 379 нчы укчы дивизиядә рядовой була. 1942 елның 13 мартында һәлак була. Калинин өлкәсе Молодут районы Усово авылында җирләнә.
Икенче балалары Әсләм (1918) шул авылда дүрт класс тәмамлый. Чакмагыш МТСы каршында механизаторлар әзерләү курсларында укый. Шул ук МТСта тракторчы, комбайнчы булып эшли.
Ул таза гәүдәле, көчле, уңган егет була. Тракторда, комбайнда эшләп, һәрчак икешәр норма үти. Шуңа күрә хезмәт хакын да күп ала. 1937 елда ашлык уңгач, хезмәт көненә биргән ашлыкны, МТС машинасы белән китереп, ихатага гына аударалар. Шул ашлыкны һәм хуҗалыктагы сыерларын сатып, югары очтан өй сатып алалар.
– Шул өйнең эче матур булсын дип, йорт җиһазлары, кирәк-яраклар эзли иде. Берчак Чакмагышта олы көзге сатып алган һәм, шуны күтәреп, Яңа Биккенәгә кадәр җәяү кайткан. Кыш көне иде бу. Бармаклары туңып беткән, – дип хәтерли сеңлесе Фәридә. – Калын кара чәч йөртә. Язын-көзен өстенә кыска пальто кия, муенына алсу шарф куя. Җырга-моңга бик оста булды. Гармун сатып алды. Үзе уйнап, бик матур итеп җырлый иде. Авыл яшьләре белән спектакль-концертлар оештырдылар. Авылдагы бик күп кызларның күзе аңарда булды. Әмма өйләнергә ашыкмады.
1940 елда аны хәрби хезмәткә алалар. Сеңлесе Фәридәнең шәхси архивында Әсләмгә авылдашы Имамгали Насрулла улы язган хат саклана. Бу хатның беренче җөмләсендә түбәндәге сүзләр бар: «Сез ки Көнбатыш Украина өлкәсендә Армия сафында хезмәт итүче Әсләм сиңа, без ки Ерак Көнчыгыш чигендә хезмәт итүче Имамнан ялкынлы туганнар сәламе җибәреп, армый-талмый, шат-рәхәт күңелле хезмәтегезне теләп калам». Бу хатны Әсләм сугыш башлангач, почта аша сеңлесе Фәридәгә җибәргән була. Истәлегем калсын дигәндер инде.
Хат 1941 елның 23 июнендә язылган. Әсләм бу чорда Көнбатыш Украинада хезмәт иткән. Димәк, алар дошман һөҗүмен беренче булып каршылаганнар.
Әсләмнең энесе Әнәс документлары арасында «Миңнекәев Әсләм, г. Белая Церковь» дигән язу да күрдек. «Әсләмнәр чигенеп, шушы шәһәргә килеп җиткәннәрдер», – дип уйладык.
Поезддан ташланган записка буенча фикер йөрткәндә, Әсләм катлаулы язмышка дучар ителгән, немецларга әсирлеккә эләккән, дошман җиңелгәч, аны коткарганнар, ниндидер гаебен табып хөкем иткәннәр һәм, вагонга утыртып, Ерак Көнчыгышка яисә салкын Себергә сөргенгә озатканнар дип уйларга була.
Ул записканы, безнең районның Филипповка авылы кешесе табып, Яңа Биккенәдә яшәүче Хәдичә Миңнекәевага китереп тапшырган. Бу турыда Хәдичә әби гомере буена елый-елый сөйли торган булган.
Республика күләмендә чыккан «Хәтер» китабында (19 том) Әсләм турында өч кенә юл язылган: «Минникиев Аслям Гаязетдинович, 1918 г.р., уроженец д. Новобиккино Чекмагушевского района, кр-ц., пропал без вести в мае 1942 года».
Миңнекәевләрнең өченчесе Әнәс (1922) шул авылда башлангыч мәктәп тәмамлый. Бик яшьли колхозда эшли башлый. 1940 елда ул, Черниковка шәһәренә китеп, эшкә урнаша. Ике ел чамасы эшләгәч, 1942 елның 12 июнендә хәрби хезмәткә алына. Кыска гына вакытта сугыш һөнәренә өйрәнгәннән соң, аларның 104 нче дивизиягә караган 273 нче укчы полкын Сталинград фронтына озаталар. Ул анда пехотачы була.
1942 елның 8 августында сугышка керәләр. Дошман белән алышта алар полкы зур батырлыклар күрсәтә. Фашистларның Сталинградны тизрәк яулап алырга дигән уйлары тормышка ашмый.
1942 елның 8 сентябрендә уң кулының терсәктән өске ягын пуля тишеп үтә. Кулның сөяге чәрдәкләнә. Санитария частенда ярасын вакытлыча бәйләгәннән соң, аны Белово шәһәренә госпитальгә озаталар.
Анда ятып дәвалангач, яралары төзәлә. Әмма кулны элекке хәленә кайтара алмыйлар. Ул авыр эшкә яраксыз булып кала. Шул сәбәпле 1943 елның 23 февралендә хәрби хезмәттән азат ителә.
Туган авылына кайтып, сатучы һөнәрен үзләштерә. Рапат, Калмашбаш, Үрнәк, Яңа Рәсмәкәй авыллары кибетләрендә эшли. Ул бик уңган, булдыклы кеше була. Сәламәт тормыш рәвеше алып бара, велосипедка утырып, күрше авылга эшкә йөри. Олыгайган көннәрендә шул «аты» белән Чакмагыш – Яңа Биккенә арасын бик тиз арада үтә.
Авылдашы Хәтимә Мофаззал кызына өйләнә. Өч бала үстерәләр. Рида (1945) Яңа Биккенәдәге атаклы Кинзиннар нәселеннән Җәүһәткә кияүгә чыга. Зөбәрҗәт (1948–1975) Мәскәүдә яшәгән.
Улы Хәмит (1951–2005) Рапат авылында сигез класс тәмамлый, Чакмагыш һөнәрчелек лицеенда механизаторлыкка, Уфада шофёрлар курсында укый. Карл Маркс исемендәге колхозда шофёр булып эшли. 1970–1972 елларда Совет Армиясе сафларында була. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. «Үлем баржалары» торган якларны да белә ул. Армиядән кайткач, туган колхозында эшли башлый. 1975 елда авылдашы Нәсимәгә өйләнә. Өч балалары туа.
1981 елда алар гаиләсе Чакмагыш авылына күчеп килә. Башта иске генә өй сатып алалар. Аннары бик матур йорт салалар. Хәмит «Родина» колхозында шофёр булып эшкә урнаша. Күп еллар буена УАЗ автомашинасы белән сөт фермасына савымчыларны илтә. Хуҗалыкның иң уңган кешесе булып таныла. 2005 елда ул каты авырудан дөнья куя.
Тормышны алып бару тулысынча хәләл җефете Нәсимә иңнәренә төшә. Бүгенге көндә ул 2002 елда ярты гәүдәсен паралич суккан, Бөек Ватан сугышы ветераны Әнәс Миңнекәевне (карчыгы Хәтимә 1992 елда вафат була) карап, тәрбияләп яши. Биатасы авыр хәлгә калгач, ул ашлык кабул итү предприятиесендә эшләүдән дә туктый.
Нәсимә ханым үз язмышы турында болай дип сөйләде:
– Нихәл кыласың, язмышың шулай булгач түзәсең инде. Ярый әле, балаларым берсеннән-берсе әйбәт. Ходаем, аларны явызлыклардан, авыр хәлләрдән сакласын инде. Дөньяда әллә нинди хәлләр, нахакка рәнҗетүләр дә була. Минем әни ягыннан картәнием Зыяда тормышыннан шундый бер хәлне сөйлим әле. Ул 1906–1970 елларда гомер кичергән. Картәтием Сәмигулла Хәбибуллин Бөек Ватан сугышына китеп, 1942 елның 21 ноябрендә һәлак булган. Сталинград өлкәсе Кашары посёлогында җирләнгән. Картәнием дүрт бала белән тол кала. Ул, Яңа Рәсмәкәй авылына, заготскот бүлекчәсенә йөреп, шундагы фермада дуңгызлар карый. Ферма мөдире бик начар кеше була. Ул бер гаебе булмаган картәнидән үч алу планын кора. Шул максаттан аның кибәргә куйган пимасы эченә фураж ашлыгы сала. Аннары тикшерү үткәргән булып, аны урлашуда гаеплиләр. Эш судка барып җитә. Картәниемне сигез елга хөкем итәләр. Бу вакытта олы улын авылдан каядыр җибәргән булалар. Минем әнием Зиафа ике апаен берүзе карый. Ул чагында бит аның үзенә дә унөч кенә яшь була. Картәнием ике елдан соң амнистиягә эләгеп, котылып кайта.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.