Текст книги "Ватанга тугры калдылар"
Автор книги: Айдар Басыров
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 27 (всего у книги 40 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]
ВРАЧ, СУГЫШЧЫ, ПАРТИЗАН
КУШНАРЕНКО РАЙОНЫ ТАЛБАЗЫ АВЫЛЫННАН ЗӘКИ ЗӨБӘЕРОВ
Кушнаренко районының зур гына татар авылы булган Талбазыда туган ул. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1932 елда Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә. 1938 елда аны уңышлы тәмамлап, комсомол юлламасы белән эшкә (стройка-206 дип атала) китә. Эчке эшләр министрлыгына караган Приморлагда санитария бүлеге начальнигы урынбасары, Амурдагы Зильдугин ОДЗПсында санитария часте начальнигы була.
Яшь белгечкә хезмәтенең беренче көннәрендә үк күңел яралары алырга туры килә. Чөнки бу лагерьларга бер гаепләре дә булмаган бик күп кешеләр китерелә. 1930 еллар башында кулакка чыгарылганнар, 1937 елларда халык дошманы ярлыгы тагылган бичаралар каторга хезмәтенә дучар ителә. Ярым ач көе суык баракларда даими кимсетелгән хәлдә көн күрә алар. Авырганда, юньләп медицина ярдәме дә күрсәтелми, бирергә даруы булмый. Әнә шул шартларда бер еллап эшли Зәки. Кулыннан килгәнчә, бичараларның хәлен җиңеләйтергә тырыша.
1940 елның көзендә ул туган ягына ялга кайта. Шул чагында аны Кызыл Армия сафларына чакыралар. 1940 елның сентябреннән алып Белоруссиядә 9 нчы авиадивизиянең 106 нчы авиабазасында лазарет врачы булып хезмәт итә башлый. Алар часте Белосток өлкәсе Волковыс районы Роесь урынчылыгында урнашкан була.
22 июнь иртәсен ул шунда каршылый. Бу көнне иртә таңда ук немец фашистларының меңләгән самолётлары безнең шәһәрләрне, авылларны, хәрби объектларны бомбага тота башлый. Зәки хезмәт иткән авиабаза өстенә дә бомбалар ява. Безнең күп самолётлар, һавага күтәрелә дә алмыйча, шунда юкка чыга.
Шул ук иртәдә немецларның танк армадасы безнең чик буе гаскәрләре өстенә ябырыла. Зәкиләрнең авиация частенда хезмәт итүчеләр, самолётлары юкка чыгып беткәч, җәяүле гаскәрләр сафына кушыла. Алар, берничә көн дошманга каршы оборона сугышлары алып барганнан соң, Минск юнәлешендә чигенә башлый. Совет сугышчыларының сафы көннән-көн сирәгәя бара. Зәки булган чигенүче төркемдә унлап кына кеше кала. Алар күп тәүлекләр юньләп тукланмыйлар, атналар буена йокларга да җай булмый.
Минск шәһәреннән көнбатыштарак, 15–20 чакрым ераклыкта, урманнан чыгып килүче немецлар төркеменә очрыйлар. Баштанаяк коралланган фашистлар унлап кешене әсирлеккә эләктерә, алар арасында Зәки дә була. Ул Дзеримон, Брест, Белоподляска лагерьларында тотыла. Седльцеда яшерен оешма эшендә катнаша. Муса Җәлил һәм аның көрәштәш дуслары белән таныша. (Бу турыда алдагы бүлекләрнең берсендә язып үттек.)
«Идел-Урал» легионын Франциягә озаткач, Польша җирендә эшче батальоннарда врач булып эшли. Аны Чуралинск, Кноке, Минск-Марвеке, Львов-Скривово, Түбән Кшешов һәм башка урыннарга күчерәләр.
1944 елның язында ул Польшаның Түбән Кшешов янында 522 нче эшче батальонында була.
Кайда да ул хәрби әсирләрнең хәлен җиңеләйтергә тели. Авырганнарны дәваларга тырыша, кемнәрнедер үзенең өметле сүзләре белән юата.
Ә күңелендә аның күптәннән инде бер фикер йөри. Ничек тә биредән качарга, партизаннарга кушылырга! Уен тормышка ашыру өчен җаен көтеп йөри.
Немецлар аны конвой астында кайбер йортларда яисә амбулаториядә авыруларны карау өчен алып баралар. Шул чакларда аңа авыл кешеләре белән аралашу, сөйләшү мөмкинлеге туа. Хәрби әсирләр лагере белән янәшәдәге бер авылда Станислава Коваль һәм аның туганнары яши. Зәки аларга юу өчен кер кертә торган була. Әнә шунда алар танышып, ныклап сөйләшеп китәләр. Берничә мәртәбә булган очрашулардан соң Зәки аларга үзенең серен ача – совет партизаннары ягына чыгарга теләвен әйтә. Поляклар риза була һәм бергәләп качу планын коралар.
Бу эшне оештыру бик җиңелдән булмый. Немецлар лагерьдан берәр сәбәп белән читкә чыккан һәр легиончы артыннан ныклы күзәтү оештыралар. Зәки Ковальләр өенә кереп чыгу белән, аның артыннан ук немец офицеры кереп, биредә ни эшләп йөрүе белән кызыксына.
1944 елның 15 маенда Зәкине партизаннарга озату планлаштырыла. Ул, кичкә таба кулына керләнгән чүпрәкләр салынган кәрзин тотып, поляк авылының бер урамы буйлап китә. Пароль өчен бер кулына таяк, икенче учына кулъяулык тотарга тиеш була. Шул рәвешчә, урам буйлап барганда, аның артыннан бер ир кеше килеп, Зәки кулына бәрелеп, минем арттан бар дигәнне аңлатып уза.
Бераз бару белән, теге поляк тар гына урам тыкрыгына юнәлә. Зәки дә аның артыннан иярә. Владислав Муха дигән поляк патриоты була бу. Ул Зәкине үз ихатасына алып керә. Аннары койма аша үткәреп, күршесенең абзарында печән эченә яшеренергә куша. Бәхетләренә, немецлар күренми. Зәкинең чыгып киткәнен сизми калганнардыр, мөгаен.
Шул көнне караңгы төшкәч, поляк партизаннары Станислав Чох, Болеслав Свита һәм тагын берәү аны урманга алып китәләр һәм партизаннарга тапшыралар.
Бу тирә Билгарай урманнары дип атала икән. Анда Түбән Кшешовтан 30–50 чакрымнар төньяктарак совет партизаннарының Суворов исемендәге отряды хәрәкәт итә.
Алар Зәкине бишкуллап каршы алалар. Врач кеше кайда да кирәк бит. Ул немецлар белән бәрелештә яраланганнарны, шулай ук төрлечә авырганнарны дәвалый башлый.
Аның биредәге дәвалау һәм сугышчан хезмәтләре турында бирелгән характеристикада түбәндәгеләр язылган:
«Зөбәеров Зәки Сәхибгәрәй улы 1944 елның 15 маеннан 14 августына кадәр Суворов исемендәге отрядта врач булып эшләде. Ул, отрядта булганда, үзен Туган илнең чын патриоты итеп күрсәтте. Ул, Германиянең «дәүләт мәнфәгатьләре» территориясендә булып, 12 мәртәбә отрядның сугышчан хәрәкәтләрендә катнашты. Аның исәбендә үтерелгән унлап гитлерчы бар. Иптәш Зөбәеров ике мәртәбә тимер юлда диверсион эштә катнашты. Сугышлар вакытында яраланган партизаннарга үз вакытында медицина ярдәме күрсәтте. Үз эшендә төгәл һәм дисциплиналы булды. Ул шулай ук үрнәк пропагандист, поляк халкына безнең дәүләтнең җиңелмәс сәясәте турында сөйләде. Ватан алдындагы хезмәтләре өчен иптәш Зөбәеров отряд җитәкчелеге тарафыннан Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүгә тәкъдим ителде».
Сугышчан характеристикага Суворов исемендәге отряд командиры Санков, комиссары Ширәев, штаб начальнигы Максимов кул куйган. Аларның имзаларын Беренче Украина фронты Хәрби советы каршындагы партизан хәрәкәте штабы начальнигы Букин раслаган.
1944 елның җәендә совет гаскәрләре, дошманны СССР җиреннән куып чыгарып, Европа илләрен фашистлардан чистартуга керешәләр. Август башында безнең частьлар Польша җирендә сугышалар. 5 августта Суворов исемендәге партизан отряды һөҗүм итүче совет гаскәрләре белән кушыла.
Зәки яңадан бер атналап партизаннар һәм совет солдатлары арасында врачлык эшләрен башкара. Беркөнне аны штабка чакыралар. Хәл-әхвәл сорашканнан соң, майор званиесендәге хәрби аңа болай ди:
– Бу тирәләрне дошманнан чистарттык. Хәзер инде Cовет властен аякка бастырырга, гражданлык органнарын эшләтә башларга кирәк. Сезне Львов өлкәсе Золочев шәһәренең сәламәтлек саклау бүлеге мөдире итеп тәгаенләргә уйлыйбыз. Бер үк вакытта шәһәр поликлиникасы мөдире вазифасын да башкарырсыз.
Зәки ни дип әйтергә дә белми. Ул инде хәрби законнарга буйсынып яшәргә өйрәнгән була.
– Яхшы, – ди ул, ризалыгын белдереп. – Кирәк булгач эшләрбез.
1944 елның 18 августында ул яңа вазифаны үти башлый һәм шул иртәдә шәһәр халкының сәламәтлеген ныгыту юнәлешендә беренче адым ясый, шәһәр урамнарына белдерүләр элдерә. Врач яисә урта медицина белеме булган кешеләрне поликлиникага эшкә урнашу өчен чакырып язылган була ул белдерүләр.
Сугыш яңа гына беткән бервакытта эш табу җиңел булмый. Икенче көнне үк дистәләгән кеше җыела. Шулар белән сәламәтлек саклау бүлеген оештырып җибәрәләр. Поликлиниканың бер башына бомба төшеп, бина шактый җимерелгән була. Өмәләр оештырып, шуны тәртипкә китерәләр. Төзелеш-ремонт өчен цемент юк. Кызыл балчыктан измә ясап, салам кушып, шуның белән бинаның бомба җимергән урыннарын каплап куялар.
Әсирлек, партизанлык чорлары артта кала. Инде үзенең шәхси тормышын җайга салырга да вакыт җитә. Дүрт ел буена күңел түрендә йөрткән кадерле кешесен – Рәшидәсен эзләп табарга кирәк.
Рәшидә Хәбиб кызы Абдеева – аның яшьтәше. Алар медицина институтында укыганда танышалар. Сугыш алдыннан өйләнешеп, бергә яши башлыйлар.
Зәки фронтка киткәч, 1941 елның 4 июлендә Рәшидә дә хәрби хезмәткә алына. 1741 нче эвакуация госпиталендә өлкән медсестра булып эшли башлый. 1942 елның 11 апрелендә Башвоенкомат аны 3127 нче эвакогоспитальгә күчерә. 1943 елның 13 апреленнән 1944 елның 2 гыйнварына кадәр 5269 нчы кыр госпиталендә өлкән шәфкать туташы була.
Җиңү таңы тизрәк атсын, сугышчыларның яралары тизрәк төзәлсен өчен кулдан килгәннең барын да эшли. Тырыш шәфкать туташын 1943 елда коммунистлар үз сафларына кабул итә.
…Партизан отрядыннан киткәч, Зәки Уфага, Рәшидә белән бергә яшәгән Гоголь урамындагы 19 нчы йортка, шулай ук институтта бергә укыган иптәшләренә, хатынының ахирәтләренә хат артыннан хат яза. Ахирәтләренең берсе хат аша Рәшидәнең адресын хәбәр итә. Бу вакытта Рәшидә Мәскәүдә Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы, Н. Н. Пирогов исемендәге травматология һәм ортопедия институтында (ЦИТО) үзенә операция ясатканнан соң дәваланып ята. Зәкинең хатын алу аңа терелү өчен өстәмә көч бирә. Ул, аякка басу белән, Уфага кайтып китә.
1945 елның 21 гыйнварында Зәки, тиешле документлар хәстәрләп, Львов шәһәрендә поездга утырып, Уфага юл тота. Менә дүрт елдан соң алар Рәшидә белән янә кавышалар, гомерләренең иң күңелле көннәре башлана. 1945 елның 17 февралендә икәүләп Украинага юл тоталар.
Әмма тормыш сынаулары бетмәгән шул. Совет контрразведкасы органнары әсирлектә булган барлык кешеләрне тикшерүне дәвам итә. 1945 елның 7 маенда Зәки Сәхибгәрәй улын Башкортстанга кайтарырга дигән приказ языла. Ул «Алкино-2» хәрби лагеренда урнашкан 12 нче запас дивизия карамагына китерелә. Биредә берничә мәртәбә сорау алганнан соң, аны Коми өлкәсенә Устьвым лагерена озаталар һәм тикшерүне дәвам итәләр. 1946 елның 1 июленнән 20 декабренә кадәр Зәки шул лагерьның санитар шәһәрчегендә врач булып эшли.
Әсир төшеп, «Идел-Урал» легионында булса да, ул Ватанга каршы зыянлы эш башкармаган. Әсир төшкән совет гражданнарын дәвалап, аларны аякка бастырырга тырышкан. Алай гына да түгел, партизаннарга качып, кулына корал алып, дошманга каршы сугышкан.
Гаепләргә урыны булмагач, 1946 елның 1 июлендә Зәкине лагерьдан азат итәргә булалар. Азат ителгәч тә, ул декабрьгә кадәр врач булып эшләвен дәвам итә әле.
Аннары Уфага кайта һәм 1947 елның 19 февралендә Башкортстанның бруцеллёзга каршы станциясендә врач-эпидемиолог булып урнаша.
1955 елның 16 октябрендә ул эшләгән оешма үзгәртеп төзелә. Зәки Башкортстан Республикасы санитария-эпидемиология станциясенең аеруча хәвефле инфекция бүлеге врач-эпидемиологы вазифасына куела.
Рәшидә 1945 елның 1 июленнән Уфа шәһәренең Киров районы сәламәтлек саклау бүлегендә санпросвет оештыручы вазифасын үти башлый. Аңа бирелгән характеристикада: «Үз эшен намус белән башкара. Тырышлыгы, җәмәгать эшләрен башкарганы өчен ике мәртәбә рәхмәт белдерелгән» диелә.
Фронтларда, әсирлектә, партизаннар сафында булып, дөньяның ачысын-төчесен күп татыган Зәки Сәхибгәрәй улы тыныч тормышның кадерен белеп, бар көчен биреп эшли.
1965–1975 елларда җәмәгать башлангычында БАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы вазифасын башкара. 1973–1978 елларда республика санэпидстанциясенең гражданнар оборонасы начальнигы булып эшли.
Ул үзен югары квалификацияле белгеч итеп күрсәтә. Республикада аеруча хәвефле инфекцияләрне булдырмау максатында зур эш алып бара.
Даими рәвештә үзенең һөнәри һәм сәяси белемен үстерү өлкәсендә эшли. 1947 елда Мәскәүдә бруцеллёз буенча махсуслашу үтә. 1958 елда Ставрополь шәһәрендә чумага каршы институтта аеруча хәвефле инфекцияләр буенча ике айлык курсларда укый. 1952–1955 елларда КПССның Уфа шәһәр комитеты каршындагы марксизм-ленинизм кичке университетында сәяси белемен арттыра.
Курсларда, семинарларда яшь врачлар һәм урта медицина хезмәткәрләренең белемен, һөнәри осталыгын күтәрү буенча чыгышлар ясый. Гомер буена күп җәмәгать эшләре алып бара. Актив коммунист була. Халык каршында лекцияләр белән чыгыш ясый. Партия, профсоюз, халык контроле органнарына сайлана. 1971 елда Тбилиси шәһәренә эпидемиологларның Бөтенсоюз съездына делегат булып бара. Аның хезмәте югары бәяләнә. «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», Бөек Җиңүнең, СССР Кораллы Көчләренең юбилейлары уңаеннан чыккан «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнә.
1957 елда «Сәламәтлек саклау отличнигы», 1965, 1975 елларда «СССР гражданнар оборонасы отличнигы» билгеләренә лаек була. 1967 елда югары квалификацияле врач-эпидемиолог категориясе бирелә.
1971 елда Башкортстан АССР Югары Советы Президиумы аңа «БАССРның атказанган врачы» дигән мактаулы исем бирә.
Сугыштан соңгы чор төрле мәшәкатьләр белән үтә. Шатлыгы да, борчулары да була. Яшьлек мәхәббәте Рәшидә белән гомер кичерү насыйп булмый аңа. 1962 елда кабат өйләнә. Икенче җәмәгате Алсу Гайфулла кызы Габҗәлил районының Аскар авылыннан була. Ул да медицина өлкәсендә эшли. Өч балалары туа. Берсе яшь вакытында фаҗигале рәвештә вафат була. Альберт (1964), Лилиана (1971) бүгенге көндә Уфа шәһәрендә әтиләре фатирында яшиләр. Бу очеркны язганда, алар безне бик сөенеп үзләренең гаилә архивы белән таныштырдылар.
Гомер үткән саен, Зәки Сәхибгәрәй улы яшьлек елларын уйлап сагышлана. Сугышчан дусларын искә төшерә. Алар белән бәйләнешкә керә башлый. Чиләбе өлкәсендә яшәүче Мөгыйн Галәветдин улы Сәлихов белән озак вакыт хат алышып тора. Алар 1944 елда бер партизан отрядында булганнар. Мөгаен, шулай ук атаклы Ковпак отрядында хезмәт иткән. Кыргызстанның Токман шәһәрендә яшәүче Бакиев Сибгать Насыйбулла улы, Дагстан Республикасының Кизляр шәһәрендә яшәүче Курашов Ибраһим Шахбулат улы да исән булып чыга. Алар берничә мәртәбә очрашалар.
Врач Владимир Ильич Агнаев белән Зәки әсирлектә таныша.
Ул 1941 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла һәм дивизия врачы итеп тәгаенләнә. Дивизия чолганышта калгач, авыр яралы В. Агнаев әсирлеккә эләгә. Могилёв лагеренда күп җәфа чигә. Аннары аны Янув урманында урнашкан «Янув II» лагерена күчерәләр. Лагерь территориясендә агач баракта лазарет дип аталган урын да була. Владимир Агнаевны немец коменданты шул лагерьның докторы итеп тәгаенли.
Врач буларак, ул иркенрәк йөрү мөмкинлеге ала, лагерьда «Фашизмга – үлем» дигән яшерен оешма төзи.
Поляк партизаннары белән бәйләнешкә кереп, лагерьдан берничә мәртәбә әсирләрнең качуын оештыра.
Соңрак немецлар, шикләнеп, аның үзен дә кулга алалар. Аны нык җәфаласалар да, берни дә сөйләми.
Бәхетенә каршы, доктор В. Агнаев исән кала. Сугыштан соң Мәскәү өлкәсе Шатура шәһәре дәваханәсендә врач булып эшли. Ул сугыш чоры хатирәләре турында төрле мәкаләләр яза. «Медицинская газета»да Зәки Зөбәеров турындагы мәкаләсе дә дөнья күрә (1957 ел).
Таза гәүдәле, кызу канлы Дагстан Республикасы Хасавюрт районы егете Ибраһим белән ул 1942 елда хәрби әсирләр лагереның берсендә таныша. Ул чагында аның тире белән сөяктән генә калган гәүдәсе аеруча шөкәтсез күренә. Аларның сөйләшер сүзләре дә күп була. Ибраһим 1940 елдан алып хәрби хезмәттә икән. 583 нче укчы полкның санитар взводы белән командалык иткән. 1941 елның 11 ноябрендә контузия алып, аңын югалткан хәлдә әсирлеккә эләккән. Тауларда үскән киң күңелле, кумык милләтеннән булган бу кеше үзенең әсирлеккә эләгүе белән берничек тә килешә алмый. Зәки аны тынычландыра. Милли легионнарга язылу буенча агитаторлар йөри башлагач, Ибраһим иң элек Зәкидән киңәш сорый. Зәки аңа легионга язылырга киңәш итә.
1942 елның 6 августында Ибраһим 2 нче Төркестан легионында фельдшер вазифасын үти башлый. Легионда ул яшерен оешма эшендә катнаша. Поляк партизаннары белән бәйләнешкә керә. 1944 елда дүрт кеше берләшеп, совет гаскәрләре ягына качып чыгалар.
Легиончыларны тикшерү башлангач кулга алына. 1944 елның 20 августында 58 нче статья нигезендә, Ватанга хыянәт итүдә гаепләнеп, 39 нчы гвардия укчы дивизия хәрби трибуналы аны ун елга сөргенгә җибәрергә дигән карар чыгара. Сөрген вакытын үткәреп, ул туган ягына кайта һәм медпункт мөдире булып эшли.
1968 елда Мәскәү хәрби округы хәрби трибуналы аның эшен, яңадан карап, тулысынча аклый.
Сугышчан дуслары белән очрашу өчен, ул я үзе сәяхәтләр ясый, я аларны Уфага чакыра. Бер генә теләге тормышка ашмый. Польшага барып, партизан сукмаклары буйлап үтә алмый. Ә бит андый хыялын күңелендә бик озак йөртә. Дөнья мәшәкатьләре, олыгая төшкәч, сәламәтлеге начараюы моны эшләргә мөмкинлек бирми.
1982 елда Украинаның Львов өлкәсе җитәкчелегенә партизан билеты бирүне сорап мөрәҗәгать итә. Тиешле документлар тутырып җибәргәннән соң, Украинаның элекке партизаннар эшләре буенча комиссиясе аңа түбәндәге билетны җибәрә: «Партизанский билет № 8896. Предъявитель сего тов. Зубаиров Заки Сахибгареевич в период Великой Отечественной войны был участником партизанского движения и подпольных организаций на Украине с 15 мая 1944 года по 15 августа 1944».
8 майда аны республика санэпидстанциясенә, элек эшләгән урынына чакыралар, иң изге теләкләр әйтеп, бүләкләр бирәләр. Ветеранның күзләрендә шатлык тамчылары ялтырый. Сугышның утлы өермәләрен үтеп, күп мәртәбәләр үлем белән йөзгә-йөз очрашып исән калды һәм Җиңү көненнән соң да илле ел буе гомер кичерде бит ул.
…9 Май иртәсендә Зәки яхшы кәеф белән уяна. Бәйрәм бит бүген, Бөек Җиңүнең 50 еллыгын билгеләп үтәчәкләр!
9 Майда Уфа шәһәр Советы бинасы каршында Ленин һәйкәле янында тантаналы митинг уза. Оркестр йөрәкләрне җилкендерерлек күңелле маршлар уйный. Республика башлыклары Җиңү бәйрәме белән котлый. Ветераннар үзләре дә чыгыш ясый.
Митингтан кайткач, ул үзенең сугыш чоры хатлар-документларын барлап чыга. Тормыш юлларын тагын бер мәртәбә күз алдыннан үткәрә. Менә Польшадан Станислава Ковальдан килгән хатларның берсе. Ул аны 1990 елның 28 декабрендә салган.
«Кадерле дус! Озак хат язмый торганым өчен гафу ит. Мине оныткан дип уйлый күрмәгез. Бик авыр, шул ук вакытта яшьлек ялкыны белән давыллы сугыш чорларын оныту мөмкин түгел».
1991 елның сентябрендә язган хаты да истәлекләргә бай.
«Исәнме, кадерле дус! Туган көнем белән котлап җибәргән хатыңны һәм открыткаңны алдым, зур рәхмәт. Бу көнне мине котлаучылар күп булды. Краков шәһәрендә яшәүче бер ахирәтем радио аша җыр белән дә котлады. Әмма минем өчен иң кадерлесе сезнең котлау булды.
Һәр елны 15 майны – сезнең партизаннарга качкан көнегезне билгеләп үтәм. Ул чагында сезнең чын кеше икәнлекне аңладым һәм ярдәм итәргә булдым. Сез партизаннарга киттегез, ә мин калдым. Немецлар минем арттан күзәтү оештырдылар. Минем аша сезнең кайдалыкны белергә теләгәннәрдер инде. Әмма алар берни дә ачыклый алмадылар.
Теге вакытта сезне партизаннар лагерена озаткан кешенең исемен белдем. Ул Тамош Бусяж дип йөртелгән икән. Бер ел элек вафат булган».
Менә 1992 елда килгән хат.
«Кадерле, ихтирамга лаек дус! Сезнең хатларны көтеп алам. Менә тагын матур язлар җитте. Сезнең партизаннар ягына чыгу көнегезне билгеләп үттек. Шуны да уйлыйм. Әгәр сез миңа партизаннар ягына чыгарга теләвегезне алданрак әйткән булсагыз, без моны иртәрәк тә оештырырга мөмкин идек».
1993 елның 1 августында язган хатыннан.
«Исәнме, кадерле дус! Хатыгызны алдым. Безнең хәлләр әйбәт. Әле менә Канададан кызым кайтты. Кияүгә чыкканнан бирле кайтканы юк иде. Кызым белән үткәргән көннәр матур төш кебек кенә. Мин сезнең Польшага килүегезне теләр идем. Үзегезнең сугыш эзләреннән үтәр идегез».
1994 елның августында язган хатыннан.
«Кадерле Зәки Зөбәеров! Хатыгызны һәм открыткагызны алдым. 12 –13 июньнәрдә Янов урманнарында, Порытовое таулары тирәләрендә полк партизаннарының немецлар белән сугыш алып баруларына илле ел тулуны билгеләп үттек. Ул чагында бик каты сугышлар булган. Тантанага бик күп кешеләр килде. Үзебездән, чит илләрдән, шул исәптән Русиядән, бу сугышта катнашучылар, элекке командирлар, батыр партизаннар җыелды.
Бездә генә түгел, Асольск Пущасы урманнарында шундый ук бәйрәм үткәрелде.
Барысы да әйбәт, тик сез генә Польшага килә алмадыгыз. Ләкин нихәл итәбез. Тормышның үз законнары бар.
Сирәк кенә булса да хат язарга тырышыгыз!
Станислава Коваль».
Ветеранның шәхси архивында сакланган Польшадан килгән соңгы хат бу. Ул 1994 елның 8 сентябрендә алынган.
1996 елда Зәки Сәхибгәрәй улының йөрәге тибүдән туктый. Ә 1999 елда җәмәгате Алсу Гайфулла кызы дөнья куя.
ЛИОННАН КАЙТКАН ФОТОРӘСЕМ ЭЗЕННӘН
БЛАГОВАР РАЙОНЫ ИСКЕ ЯНЫШ АВЫЛЫ БАТЫРЫ
АБДУЛЛА РИЗАЛОВ (РИЗВАНОВ)
1980 елда Ош шәһәрендә очрашкан вакытта Муса Җәлилнең иң якын көрәштәшләреннән берсе Рушат Хисаметдинов миңа фоторәсемнәр бүләк иткән иде. Шуларның берсендә ике чибәр егет утырып төшкән. Фоторәсемнең артына түбәндәге сүзләр язылган: «На долгую память капитану Хисаметдинову Рушату. От старшины Ризванова А. БашАССР ст. Благовар. Благоварский район. Дер. Янышево. Лион, Франция, 4.3.1945».
– Болар – Башкортстан егетләре Ризванов (Ризалов) белән Закиров. Алар француз партизаннары сафында иң кыю сугышчылар иде. Туган илләренә кайта алганнардырмы, анысын әйтә алмыйм. Сез бит Башкортстан журналисты, үзләрен һәм гаиләләрен эзләп карарсыз, – дигән иде Рушат абый.
Үкенечкә каршы, Рушат Билал улы биргән фоторәсем минем шәхси архивымда чирек гасыр буе хәрәкәтсез ятты.
Ниһаять, архив кәгазьләрен, фотоларны актарырга вакыт җитте. Рушат абыйдан алган фоторәсемдәге ике егетнең кемнәр икәнен ачыклый башладым. Рәсем артында: «А. Ризванов, Закиров. Благоварский район, д. Яныш», – дип язылган дидек. Соңыннан белүебезчә, «А» дигәнебез Абдулла булып чыкты. Благовар районында бик якын дустыбыз, безнең районның Яңа Каръяуды авылында туган Камил Шакиров прокурор булып эшли иде. Эзләнү эшләренең башы аңа тапшырылды.
Ул Яныш авылында яшәгән Ризвановларны эзләгән. Бу авылда сугышка кадәр Абдулла Ризалов дигән кешенең яшәвен ачыклаган. Шушы ук авылда әлеге көндә дә яшәүче Зифа ханым зурәтисе Абдулланың фотоларын табып, Камилгә тапшырган.
Кушнаренко районының Бәйки дигән авылында Абдулланың сеңлесе Рәйфә яши икән. Абыйсының язмышы белән кызыксынучылар табылгач, ул нык шатланган, әлбәттә.
Ул Янышта туып үскән, өч кенә чакрымдагы Бәйки авылына килен булып төшкән, шунда гомер кичергән.
Менә без Рәйфә апа һәм аның тормыш иптәше Хөрмәтулла ага белән аларның өендә сөйләшеп утырабыз. Күп сорауларга җавап эзлибез.
Беренче зур сорау шул: фоторәсем артына Ризванов дип язылган бит. Ә без эзләп тапкан нәсел Ризаловлар булып йөри. Нигә болай? Хәер, сугыш чорында кем генә нинди генә исем белән йөрмәгән дип уйладык. Һәм Абдулланың әти-әнисе, туганнары турында сораша башладык.
Әтисе Хәбибназар Гыйззәт улы Ризалов 1870 елда Яныш авылында туган. Таза гәүдәле, көчле куллы, батыр кыяфәтле, кешеләргә игелекле крестьян була. Авыл мәдрәсәсен тәмамлый. Яшьтән үк зиһенле була. Балачактан ук дин йолаларын бик тиз үзләштерә. Коръәнне җитез укый, бик күп сүрәләрен яттан белә.
Хәбибназар уңганлыгы белән аерылып тора. Колхозга кергәнче, ул үзенең җирен авылда беренче булып сөреп бетерә. Кайберәүләр бу эшкә яңа тотынганда, ул инде орлыгын да чәчеп куйган була. Көзен беренче булып ашлыгын урып ала, өмә ясап, көлтәне дә сугып бетерәләр.
– Хәбибназар басуында бер чүп тә үсми, – дип сөйли торган була авылдашлары.
Идел аръягында агач кисеп, бик матур чыршы йорт салдыра. Абзар-курасы, мунчасы да төзек була. Кызы Рәйфә болай дип хәтерли: «Мал абзарында, ихатада, бакчада берәр эш башкарсак, сыйфатлы итеп эшләргә тырыша, әти чыгып, безнең эштән гаеп табып шелтәләмәсә ярар иде, – дип курка идек».
Хәбибназар Кушнаренко районы Кара Тәкә авылыннан Гатия Мөфтахетдин кызы белән гаилә кора. Ул да бик уңган, булдыклы була. Алар биш бала үстерәләр: Мәгъфия, Габидулла, Абдулла, Мәэлүфә, Рәйфә.
1930 елларда күмәкләшү хәрәкәте башлангач, хәллерәк крестьяннарны кулакка чыгаралар. Бу исемлеккә Хәбибназар да эләгә.
Иң башта аның үзен алып китәләр. Башта Языковода, аннары Уфа төрмәсендә берничә ай тоталар.
Гаиләсен өйләреннән куып чыгарып, бар байлыгын сатып җибәрәләр. Өйне күршедәге Ламберт дип аталган немец авылы кешеләре сатып ала. Мунчаны Бүләк авылы кешесе ала. Келәтне колхозга бирәләр. Йорт-каралтыларның барысын да сүтеп алып киткәч, Хәбибназарның гөрләп торган ихатасында җилләр генә уйный.
Йортсыз-җирсез калган гаилә күршедәге кардәшләре Розаларга өйдәш керә. Бәхетләренә күрә, әтиләре исән кайта. Ул кайткач, үз ихаталарында землянка чокып көн күрә башлыйлар. Бераздан авылдан иске генә йорт сатып алып, шуны күчереп салалар һәм калган гомерләрен шунда үткәрәләр.
Хәбибназар карчыгы Гатия белән көне-төне колхозда эшлиләр. Иң күп хезмәт көне аларда була.
Олы кызлары Мәгъфия Кушнаренко районы Байталлы авылы кешесенә кияүгә чыга һәм шунда гомер кичерә.
1915 елгы Габидулла сугышка кадәр Ленинградта эшли. 1940 елда хәрби хезмәткә алына. Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң Мәскәүдә шофёр булып эшли. Клавдия исемле марҗага өйләнеп гомер кичерә. Ике уллары була.
1926 елда Мәэлүфә исемле кызлары туа. Авыл мәктәбен тәмамлый. Шушы авыл егетенә – Бөек Ватан сугышыннан кайткан Фәйзрахманга кияүгә чыга. Икесе дә колхозда тырышып эшлиләр. Мәэлүфә 2001 елда вафат була. Кызлары Зифа (1947) колхозда сыер сава. Авылдашы Мәсгутькә кияүгә чыгып, биш бала үстерәләр. Балаларының барысы да таралып беткән, Зифа ханым авылда берүзе яши. Шатлыкка каршы, зурәтисенең фоторәсемнәрен саклаган булып чыкты.
Хәбибназар белән Гатиянең төпчек кызлары Рәйфә 1928 елда Яныш авылында туган. Авыл мәктәбенең биш классын тәмамлый. Яшьтән үк колхоз эшенә җигелә.
– Мәктәптә укыганда ук, колхозда эшли идек, – дип сөйли ул. – Кышын, кар тотарга дип, көрәк белән басуга алып чыгалар. Бәләкәй чана белән басуга көл, кош тизәге ташыйбыз. Җәй көннәрен сөйлисе дә юк инде. Басуда билчән утыйбыз. Көз җиткәч, ындыр табагында эшлибез.
1951 елда күрше авыл егете Хөрмәтуллага кияүгә чыга. Хөрмәтулла Сәүбән улы Әминев 1925 елда Яңа Кормаш авыл Советы Бәйки авылында туган. Әтисе балта остасы була, колхозда эшли. Әнисе Тайфә – Кушнаренко районы Иске Гомәр авылыннан. Алар 1950 еллар уртасында дөнья куялар.
Хөрмәтулла Бәйкидә – дүрт, күршедәге Акъяту авылында җиде класс тәмамлый. «Чагыл» исемен йөрткән колхозда төрле эшләр башкара.
1943 елда хәрби хезмәткә алына. Ырымбур ягында землянкаларда урнашкан хәрби лагерьда сержант мәктәбендә укый. 1943 елның февралендә Икенче Украина фронтына озатыла. 532 нче полкта укчы була. 1943 елның октябрендә кабыргасына металл кыйпылчыгы кереп, җиңелчә яралана. Санчастька йөреп кенә дәвалана.
1944 елның апрелендә күкрәк читлеге авыр яралана, зур гына металл ярчыгы кереп утыра. Бу юлы инде Кисловодск шәһәрендә бик озак дәваланырга туры килә.
1945 елның февралендә туган авылына кайта, колхозда бригадир була, төрле эштә йөри. Озак еллар хат ташучы булып эшли. Кайда гына булса да, алдынгылар сафында исәпләнә.
II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», унга якын юбилей медале белән бүләкләнә.
Хөрмәтулла ага белән Рәйфә апа биш бала үстерәләр. Уллары Өлфәт, Алмаз, кызлары Рәмзия Уфада эшлиләр. Игезәкләр Әлмир белән Илдар Кушнаренкода төпләнәләр. Уфа – Кушнаренко юлы буйлап үткән автомашиналар төнгелеккә туктарга, водительләре ял итәргә, тамак туйдырырга уйласалар, «Хәерле көн» дигән юлчылар комплексына туктый ала. Моны оештыручы егет Әминев Илдар Хөрмәтулла улы булыр.
Бәйкидә Әминевләр өендә утырганда, янә Абдулла турында сораша башлыйбыз.
– Әтине кулак ясап, безне өебездән куып чыгарган вакытта Абдулла авыру иде. Аны күтәреп, күршеләргә алып кергәннәрен хәтерлим, – ди Рәйфә апа. – Мәктәп тәмамлагач, колхозда эшләп йөрде. Аннары, кемгәдер ияреп, Ташкент шәһәренә чыгып китте. Анда да бик яхшы эшләгән булырга тиеш. Хатлары, посылкалары килеп торды. Берьюлы икешәр посылкасы килә, берсендә җиләк-җимешләр, икенчесендә кием-салым булыр иде. Ленинградта яшәгән абыйсы Гыйбадулланы үз янына чакырып хатлар язган ул. Монда яшәү шартлары әйбәтрәк, эшкә урнашырсың дип чакырган аны.
Сугыш алдыннан Ташкентта яшәгәндә, хәрби хезмәткә алына. Җиде класс белемле, заман өчен бик яхшы укыган кеше буларак, аны хәрби училищега җибәрәләр. Бу хәбәрне ишеткәч, әтисе каршы килә: «Син хәрби кеше булгач, озак еллар Кызыл Армия сафында хезмәт итәчәксең, димәк, туган якка яшәргә кайта алмаячаксың», – дип хат яза аңа.
Әлбәттә, Абдулла әтисенең сүзенә карап кына хәрби училищедан китми. Теләсә дә бу эшне булдыра алмас иде. Ул чагында хәрби бурычны үтәүгә бик җитди карыйлар.
Шулай итеп, Абдулла Бөек Ватан сугышын командир булып каршылый.
Бәйки авылындагы очрашудан соң Абдулла туып үскән Яныш авылына киттек. Яныш Благовар районында чагыштырмача зур татар авылыннан исәпләнә. Тарихи чыганакларда 1870 елда ук бу авылда 208 хуҗалык, бер су һәм бер җил тегермәне булуы әйтелә. Авылда шулай ук училище (мәктәп) барлыгы күрсәтелә. Димәк, бу чорда ук инде дәүләт исәбендә эшләүче уку йорты булган. Күп татар балалары шул чорда ук төпле белем ала башлаган.
Янышка килеп керү белән, без авыл үзәгендә урнашкан мемориалга юнәлдек. Солдат һәйкәле янындагы мәрмәр плитәләргә Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларның фамилияләре язылган. Без беренче чиратта Ризванов фамилияләрен эзләдек. Әмма мәрмәр ташта мондый фамилия бөтенләй юк иде. Ризванов сүзенә якын булган Ризаловлар икәү булган: Ризалов Х. Г. һәм Ризалов А. Н.
Сорауларга җавап эзләп, Яныш урта мәктәбенә киттек. Мәктәп директоры Илдар Ногман улы хәрби-патриотик мәсьәләләрне тирәнтен аңлаучы кеше булып чыкты. Аның тормыш иптәше Альфа Солтан кызы мәктәп музее өчен җаваплы кеше дә икән. Алар туган якны өйрәнү буенча җитди эш алып баралар. Данлы якташлар, тарихи шәхесләр турында фәнни докладлар язып, республика һәм Россия конкурсларында катнашканнар, дипломнар белән бүләкләнгәннәр.
Мәктәптә Ризаловлар язмышын ачыклау буенча план төзелде һәм шушы юнәлештә эш башланды.
Беренче чиратта без Башкортстанда нәшер ителгән «Хәтер» китабына мөрәҗәгать иттек. Благовар районы буенча Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар исемлегендә бер – Ризалов, тугыз Ризванов фамилияле кеше кертелгән. Яныш авылындагы һәйкәлдә ике Ризалов язылган дигән идек. Ә «Хәтер» китабында берәү генә күренә. Димәк, «Хәтер» китабын төзегәндә, игътибарсызлык яки эшләп бетермәү аркасында, бер Ризалов төшеп калган.
Икенче Ризалов турында «Хәтер» китабыннан түбәндәге сүзләрне укыйбыз: «Ризалов Абдулла Назарович, уроженец деревни Янышево Благоварского района, пропал без вести».
Без эзләгән кеше турында мәгълүмат шушы буладыр, дип уйладык. Дөрес, бу җөмләдә бер генә төгәлсезлек бар кебек: Хәбибназар кыскартылып, Назар дип кенә әйтелгән. Андый кыскартулар бездә бик еш очрый ул. Абдуллага туу турында таныклык, шулай ук башка төрле документ тутырганда, әтисенең исеме кыскартылып язылгандыр.
«Хәтер» китабында Благовар районы буенча тагын бер кешенең мәгълүматларына игътибар иттек: «Ризванов Абдулла Гайса улы, 1915 елда Яңа Сынтыш авылында туган, хәбәрсез югалган». Биредә исем-фамилиясе туры килә кебек, әмма әтисенең исеме, туган елы һәм авылы бөтенләй икенче.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?