Текст книги "Ватанга тугры калдылар"
Автор книги: Айдар Басыров
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 12 (всего у книги 40 страниц)
Август ахырында безне, 80 әсирне, төрмә ихатасына алып чыгып, парлап богауладылар һәм строй белән станциягә алып киттеләр. Товар вагоннарына төяп, Германиягә озаттылар. «Үлем лагерена!» – диде халык.
Башка ямьсез уйлар йөгерде. Шулай ук язмыш миңа карата рәхимсез булыр микәнни?! Әмма икенче уй да килде. Минем бит әле Коръәнем дә бар!
Һәм бу юлы да миңа Коръәнем ярдәмгә килде.
Без бара торган тимер юл өстенә бомба ташлаганнар икән. Поездыбыз туктап калды. Шуны гына көткән француз партизаннары ут ачты. Поезд сакчылары юл буенда, уйсу урынга ятып, оборона оештырдылар.
Мине Татарстан кешесе Зиннур Гатин белән богаулаганнар иде. Пограничник буларак, мин ул богауларның серен белгәнлектән, вагонда чакта ук үземне аерып куйган идем. Атыш башлану белән, әсирләр, вагоннан төшеп, төрле якка йөгерделәр. Алар арасында мин дә бар идем. Без өлкән яшьтәге француз белән виноград куаклары аша йөгердек һәм чокырга төшеп яшерендек.
Озакламый сугыш туктады. Партизаннар чигенде, чөнки немец сакчылары сан ягыннан күбрәк һәм яхшы коралланган иде. Сакчылар виноград арасыннан кешеләрне аулый башладылар. «Һальт» дип кычкыру, ату, ыңгырашу тавышлары ишетелде. Без дә үзебезгә якын гына аяк тавышлары ишеттек. Ике немец без яшеренгән чокырның читенә килеп басты. «Рус, выходи!» дигән таләпчән тавыш ишетелде. Француз карты кулын күтәрмәкче иде дә, мин аның, җилкәсенә кулымны салып, башын җиргә терәдем. Немецлар ут ачты. Шатлыкка каршы, без чокырның алар басып торган ягында идек һәм аларга күренмәдек. Әгәр немецлар чокырның икенче ягына чыксалар, безнең кабернең шунда гына булу ихтималы бар иде.
Немецлар, нидер сөйләнә-сөйләнә, ары китте. Юлны аякка бастырганнар булса кирәк. Паровоз гудок бирде, эшелон кузгалды. Шатлыкның чиге юк иде. Мин күкрәк кесәсендәге Коръәнне капшадым. Коръән мине тагын коткарды!
Француз карты мине кочаклап алды. Көн кичкә авышкач, ашыкмый гына, чокырдан чыктык.
Виноградлык яныннан чыкканда, бер француз безгә су чыгарып бирде һәм партизаннарга юлны күрсәтте. Бераз баргач, безне автомат аскан партизан каршы алды һәм тауларга алып китте. Аннары грузовикка утыртып, Де Голль армиясенең бригада штабына китерделәр. Штаб Урта гасырдан калган замокта урнашкан иде.
Әлбәттә, партизаннар безне баштан ук кочакларын җәеп каршы алмады. Алар немец шпионнарыннан шикләнәләр иде. Шуңа күрә отрядка килгән һәр кешене үзләренчә тикшерергә тырыштылар. Килгән көнне үк мине дә юеш, пычрак подвалга яптылар. Анда хәрби формадагы немецлар да күп иде. Күрәсең, партизаннар фашистлар белән алышкан чакларында аларны әсирлеккә алган булганнар.
Фашистлар белән бергә пычрак подвалда утыру минем аеруча намусыма тиде. Төн чыгып, яктыра башлау белән, подвал ишегенә суга, тибә башладым.
Мине штабка алып киттеләр.
– Мин совет офицеры. Мин сездән политик сыену урыны сорыйм. Сез минем поезддан качканны яхшы беләсез.
Штабтагы офицер мине бүлдерде:
– Сез офицер булгач аңлыйсыздыр, без сезне тикшерергә тиеш.
– Тиеш булгач тикшерегез, тик немецлар белән бергә япмагыз. Мин Берлинда да аз утырмадым.
Француз офицеры йомшарды:
– Ярый, подвалда ошамагач, чормада тотарбыз.
Ул миңа вино, азык бирде. Тамак ялгап алгач, ат абзарының түбәсенә алып киттеләр. Биредә салам, хуш исле печән җәелгән иде. Мин шунда ук йоклап киттем.
Кич белән уянып китсәм, чорманың кеше белән тулганын күрдем. Безнең егетләр дә монда иде – Закиров, Ризванов, Никитченко, Марченко һәм башкалар. Якын туганнар кебек кочаклашып күрештек. Барысын да таныйм. Алар да минем белән бер эшелонда булганнар һәм фашистлар кулыннан ычкына алганнар.
Без – татарлар, башкортлар, урыслар, украиннар – 21 кеше идек. Орошвили дигән бер грузин да бар иде. Безне бер атналап тикшерделәр. Бу вакытта мин азык-төлек бүлеп тордым. Миңа барысы да ихтирам белән карыйлар, яшь буенча да алардан өлкәнрәк идем. Бригада комиссары месье Дьюм мине урыс группасының командиры итеп тәгаенләде. Тәүдә безне хуҗалык эшләрендә файдаландылар, аннары сугыш операцияләрендә катнаша башладык. «Кемдер моннан качып китсә, калганнарыгыз атып үтереләчәк», – дип искәрттеләр безне.
– Рушат абый, берәр сугышчан операциягезне тасвирлап бирсәгез иде?
– Париждан хәбәр килде: немецлар Германиягә француз сәнгате җәүһәрләрен алып китәргә уйлыйлар. Бу эшне булдырмаска дигән бурыч куелды. Безнең взвод француз группасы белән төп автомагистральне күзәтүгә алды.
Операциягә китәр алдыннан, мин үзебезнекеләргә сапёр көрәге алырга куштым.
– Шундый авыр әйберне күтәреп йөрергә иренмисезме? – дип сорадылар бездән французлар.
– Алабыз әле, бәлки, кирәге чыгар, – дидем мин.
Мин таулы урында немецларның, гадәттә, миномёттан атарга яратканын белә идем. Бу очракта котылу юлы окоп кына иде.
Шуңа күрә үзебез урнашкан җирдә шахмат тәртибендә окоп казырга куштым. Бәхеткә каршы, җир йомшак иде.
Һәр кешегә аерым задание бирелде. Без алдан килгән машинаны яндырырга тиеш идек. Марченкога, ул машина куак төбенә килеп җитү белән, пулемётыннан ут ачарга дигән бурыч куелды, ә Закиров белән Ризвановка автомашиналарны шартлатырга кушылды. Фашистлар чигенергә уйласалар, артка юлны кисәргә кирәк иде.
– Бензобакларына төзәгез. Машина шартларлык булсын, – дидем мин егетләргә.
Тиздән грузовиклар колоннасы күренде. Алар шулкадәр күп, ахыргы машинаны күрерлек түгел иде. Алдагы машина безгә якынлашу белән, Марченко ата башлады. Машина куе төтенгә күмелде дә шартлады. Колонна туктады, ыгы-зыгы, тавыш, йөгереш башланды. Баксаң, грузовикларга сәнгать әсәрләре түгел, ә СС солдатлары төялгән. Алар Франциядән Көнчыгыш фронтка ашыгалар икән. Совет Армиясе кирәген бирә, димәк, немец фашистларының!
Немецлар, котырып, безнең якка ут ачтылар.
Окоп казырга иренгән французлар егыла башладылар. Исәннәре чигенделәр һәм биредән бөтенләй качтылар. Фашистлар утларын безнең өскә юнәлттеләр. Бераздан «Утны туктатырга!» дигән команда бирдем. Без атмагач, алар да туктады. Тауга менәргә исәбе юк иде аларның, тиз генә машиналарына төялделәр дә үз юллары белән киттеләр.
Безнекеләрдән берәү дә үлмәде. Һәлак булган французлар байтак иде. Без, таяклардан-ботаклардан носилкалар ясап, үлгәннәрне лагерьга алып кайтырга җыендык. Фашистлар белән алыш вакытында читкә качкан французлар да безнең тирәгә килделәр. Үлгәннәрне кызганып елау башланды.
Лагерьдан кайту белән, мин месье Дьюмга чын хәрбиләрчә честь бирдем.
– Урыс группасы командиры капитан Рушат Хисаметдинов сезнең карамакка килде.
– Сезнең группада үлүчеләр һәм яраланучылар бармы?
– Юк.
– Французлар үлгән, ә сезнең барыгыз да исән. Моны ничек аңларга?
– Безнең тәҗрибә зур. Тауларда немецлар миномётлар белән эш итә. Алардан котылу өчен, окоп казырга кирәк. Без казыдык, ә сезнең егетләр моңа көлеп кенә карады.
Берничә көннән соң безне французлар бүләкләргә карар итте.
– Сезгә орден кирәкме, әллә кыйммәтле бүләкме? – дип сорадылар бездән.
– Әлбәттә, бүләк. Ул орден нигә инде? – диде безнең егетләр.
Безгә алтын йөгертелгән сәгатьләр, портсигарлар, башка бүләкләр бирелде.
Аннан соң да безнең группа французлар белән бергә немецларны Эльзас һәм Лотарингия җирләренә кадәр куып барды. Аннары генерал Де Голль, партизан ополчениеләрен үзгәртеп, француз регуляр армиясен төзи башлады. Безнең командир түбәндәгене хәбәр итте:
– Макизарлар башкача булмаячаклар. Әгәр сез безнең армиядә хезмәт итәргә теләсәгез, француз гражданлыгын кабул итәргә кирәк. Бу турыда уйлагыз һәм миңа хәбәр итегез.
Без җыелышып сөйләштек. 21 кешенең берсе генә Туган илгә кайтырга теләми иде. Бу турыда икенче көнне месье Дьюмга җиткердем.
Без СССР консулы Богомоловның Парижга килүен белдек. Безнең киләчәк язмыш турында ул хәбәр итәргә тиеш иде. Аңардан җавап килгәнче, мине элекке партизан штабының командиры итеп куйдылар. Складтагы бар булган азык-төлек, кием, корал безнең карамакка күчте.
– Рушат абый, Муса Җәлил турындагы альбомнарда һәм газета-журналларда сезнең Франция җирендә ниндидер парадта катнашуыгыз тасвирлана. Ул нинди парад иде?
– Француз партизаннары һәркайсы үз өенә кайтып китте. Үзебез генә калдык. Партизан хәрәкәтендә катнашкан өчен, безгә акча да бирделәр. Мин Парижга, үзебезнең хәлне аңлатып, хат яздым. Аннан безгә Лион шәһәрендәге Пардью казармаларына килергә дигән фәрман килде.
Шәхси коралларыбызны алып, без шунда киттек. 45 нче номерлы җыелу пунктына без булган департаменттан гына 7 меңләп кеше җыелган иде.
Егермеләп милләттән булган совет кешеләре Франциядә сугышып йөргәннәр, бу илне фашистлардан азат итүдә үз өлешләрен керткәннәр.
Безне стройга тезеп, Совет хөкүмәтенең мөрәҗәгатен укыдылар:
– Ватан хәтта үзенә каршы корал күтәргән кешене дә гафу итә. Туган илгә кайтыгыз! – диелгән сүзләр дә бар иде анда.
Халык ышанды, әсирлектә булганны гафу итәрләр әле дип, күпчелеге Туган илгә кайтырга булды.
Әмма аңа кадәр берничә ай, ягъни сугыш беткәнче, Франциядә яшәргә, тикшерү органнарының мең төрле иләге аша үтәргә кирәк иде әле.
Мине тикшерүдә катнашучы офицерларның берсе таныш булып чыкты. Менә нинди могҗиза – 1935 елларда хәрби хезмәттә чагында ул безнең манёвр группасының командиры иде. Ул мине таныды һәм партизан батальонының комиссары, ягъни комбатның тәрбия эшләре буенча урынбасары итеп куйды. Ә бераздан мин шул батальонның командиры итеп тәгаенләндем. 1945 елның ахырына кадәр без Кызыл Армия Уставы нигезендә өйрәнүләр үткәрдек.
Әнә шул вакытта, тигез рәт белән барганда, француз фотографы безне төшереп алган. Аны миңа бүләк итеп бирделәр. 50 нче елларда язучылар, журналистлар җәлилчеләр белән кызыксына башлагач, мин ул фоторәсемне дә күрсәттем һәм, шулай итеп, ул тарихи сурәт булып китте.
– Туган илгә кайчан кайттыгыз?
– 1945 елның ахырында мин җитәкләгән батальон тулы составта совет зонасына килеп керде. Аннары аны тараттылар. Яшьләрне кадровый армиянең төрле частьларына алдылар, ә офицерлар составын Мәскәү янындагы Невель станциясенә фильтрация пунктына китерделәр. «Смерш» контрразведка хезмәте безне җентекләп тикшерде. Бер айдан соң миңа хәрби хезмәттән китәргә рөхсәт булды.
Алма-Атага кайтып, әни һәм туганнар белән күрештем. Аннары Ош шәһәренә үземнең гаилә янына киттем. Сугыш чорында хатыным Тайфә Борхан кызы олы яшьтәге әтисе янына яшәргә күчкән икән. Аның инде, дүрт еллап миннән бер хәбәр дә алмагач, исән кайтыр дигән ышанычы да калмаган иде.
– Тормыш иптәшегез кайсы яктан?
– Тайфәнең әнисе Газизә Татарстанда туып үскән. Ул бик яшьли дөнья куя. Үги ана кырыс була, ул хәтта Тайфәнең укуына да каршы төшә.
Тайфә, Петропавловск шәһәренә китеп, медтехникум тәмамлый. Яхшы укыгач, аны Алма-Ата мединститутына җибәрәләр, һәм ул аны 1939 елда тәмамлый. Без аның белән 1935 елда таныштык һәм 1937 елда өйләнештек. 1939 елда улыбыз Равил туды.
Ошта мин ит комбинатында баш инспектор һәм баш ветврач булып эшли башладым. Сугыштан соң икътисад ягыннан гаять авыр еллар иде бу. Шулай булса да халык өмет белән яшәде. Ни әйтсәң дә, сугыш артта калды, киләчәктә тормыш рәтләнер дип өмет иттек.
– Сугыштан соң сәяси репрессияләрнең өченче дулкыны башлангач, беренчеләр булып сезне кулга алдылармы?
– Күпләр өчен тыныч еллар башланды. Тик минем өстә генә һаман МГБ балтасы асылынып тора иде. Бик еш кына мине допроска чакырып йөдәттеләр.
1945 елда хатыным белән Алма-Атага, авыру әнием янына барган идем. Шул шәһәрдә прогулкада йөргәндә, МГБ егетләре мине үзләренең идарә бинасына алып киттеләр. Аерым бүлмәгә кертеп, өстәлгә утыртып, сорау ала башладылар: мин ничек әсир төшкәнмен, анда ничек йөргәнмен, ничек немецларга хезмәт иткәнмен.
Допрос өч тәүлек барды. Баш коточкыч авырта, үтереп йокы килә. Бездә андый допрос методларының тыелганлыгын беләм, протест белдерәм, әмма минем сүзне игътибарга да алмыйлар.
Әсирлектә булган офицерларның барысын да диярлек 1949 елда кулга алу башланды. Мине, 58 нче статьяның 1 б пункты буенча хәрби хыянәттә гаепләп, 25 елга хөкем иттеләр. Әсирлеккә ничек эләгүем, дошман тылында булуым, «Идел-Урал» легионында фашистларга каршы эш алып баруым, француз партизаннары сафында булуым турында допрослар вакытында ачыктан-ачык сөйләдем. Әмма мине аңлаучы булмады. Заманы шундый иде.
Мине хәрби трибунал хөкем итте. Адвокат кирәк дисәм дә, сүземне кире кактылар. Элек үлемгә хөкем иткәннәр иде, әмма шул көннәрдә үлем җәзасын каторгага алыштыру турында закон чыкты.
Ярый әле, ерак лагерьларга озатылыр алдыннан, хатыным һәм балаларым белән очрашырга рөхсәт иттеләр. Мине күрү белән, алар елый башлады. Мин балаларны дәваланырга китәм дип тынычландырдым. Ә хатыныма, биш елга хөкем иттеләр, дидем. Бу турыда следователь белән алдан сөйләшеп куйган идем. Ул минем сүзләрне раслады. Хатынымның тазалыгы шәптән түгел, аны аз булса да тынычландырырга кирәк иде. Әмма мин киткәч тә, аңа тынгылык бирмәгәннәр. Ул врач-рентгенолог булып эшләвен дәвам иткән. Берчак аның бүлмәсенә МГБ хезмәткәре кереп, миннән халык дошманы буларак баш тартырга дигән тәкъдим ясаган.
Тайфә зур нәфрәт белән тегене бүлмәсеннән куып чыгарган: «Мин бервакытта да аңардан баш тартмаячакмын. Мин аның барлык нәселен беләм. Алар – барысы да Ватанга тугры хезмәт итүчеләр. Рушат та халык дошманы түгел, ә менә сез – палачлар», – дигән ул. Теге МГБ кешесе хатыныма: «Мин синең дипломыңны алдырам, эшсез калдырам», – дип янаган. «Беренчедән, дипломны сез бирмәдегез һәм сез ала алмыйсыз. Икенчедән, бу шәһәрдә минем кадәр белгән врач-рентгенолог та юк. Мине эштән җибәртсәң, авырулар, халык интегәчәк. Әнә йөзең саргаеп килә, син дә агуыңа каткансың, киләчәктә сиңа да рентгенолог кирәк булачак», – дигән ул.
Теге бәндә аклы-күкле булып чыгып киткән.
Еллар үткәч, без Тайфә белән урамнан үтеп барганда, шул МГБ капитаны безнең янга килеп, елмаеп сәлам бирде. Аңарчы хатыным миңа пышылдап аның кемлеген әйтеп өлгергән һәм аның белән минем сөйләшәсем килми иде.
Ул хатынымның ныклыгы, иренә тугрылыгы өчен рәхмәт белдерергә, минем алда гафу үтенергә уйлаган, имеш. «Мин сезгә ачу тотмыйм. Сез бит өстән килгән приказны сукырларча үтәүче солдат кына», – дип кыска гына әйттем дә китеп бардым.
– Сөрген срогын кайларда үттегез?
– Ош төрмәсеннән мине, кулларымны богаулаган килеш, җәяү егерме биш чакрым ераклыктагы Карасу станциясенә алып бардылар. Анда вагоннарга төяп, Сулюк-Ата дигән станциягә күмер шахтасында эшләү өчен китерделәр. Биредә эшләү һәм яшәү шартлары коточкыч начар иде. Мин авырдым һәм шахтага төшүдән баш тарттым. ГУЛАГлар турындагы положение нигезендә әсирләр үз һөнәрләре буенча файдаланырга тиеш дип акландым. Лагерь начальнигы мине карцерга утыртты. Тәүлегенә 200 грамм икмәк һәм бер кружка су бирәләр иде.
Бераздан мине чираттагы этап белән Кемерово өлкәсенә, агач әзерләү эшенә җибәрделәр. Кемерово станциясеннән безне, йөздән артык кешене, колоннага тезеп, торачак урыныбызга көнен-төнен кудылар. Кешеләр арудан һәм ачлыктан егылалар иде.
Ике тәүлек барып, «Глубинка» дип аталган концлагерьга килдек. Төнен юлда, пычрак өстендә үткәрдек.
Санитар күзәтү үткәннән соң, агач әзерләү эшенә тотындык. Берәүләре аудара, икенчеләре ботагын кисә, өченчеләре каезлый, дүртенчеләре киселгәнне бер урынга өя.
Мин еш кына авырдым. Биредә төрле милләт халкы эшли иде. Лагерь газабы кешеләрне якынайтты. Мин һәркем белән дә әйбәт мөнәсәбәттә булырга тырыштым. Бу лагерьда мин хатынымнан һәм туганнарымнан дүрт посылка алдым. Продуктларны башка әсирләр, шулай ук лагерь начальниклары белән бүлешә идек.
Әлбәттә, арада явыз кешеләр, Совет иленең чын дошманнары да бар иде. Берчак шулай казах кешесе, укытучы Таубалды Камчибеков белән кәртә кисә идек. Без әзерләгән кәртәләрне бер бандерачының чанасына төяп алып китәргә әзерләнгәнен күрдек. Мин, аның янына барып: «Нигә безнекенә тидең, кире бушат!» – дидем. Ул чанасыннан төште дә мине кыйный башлады. Ул миннән гәүдәгә озынрак һәм тазарак, көче миннән ике мәртәбә артыграк булгандыр, мине бик нык кыйнады, эчемә, бавырыма типте. Һушымны югалтып егылу алдында тора идем.
Шул чагында укытучы дустым, кулына балта тотып, бандерачыга якынлашты. Балтаны һәм таза казахның нәфрәтле йөзен күргәч, теге куркып качты. Шулай итеп, безнең көнлек паёгыбыз – 400 грамм икмәгебез коткарылды. Аны бер кубометр кәртә әзерләсәң генә бирәләр иде.
Сөргеннән кайткач, без Таубалды белән гомерлек дуслар булып калдык.
1953 елның 10 мартында, безне стройга тезеп, бөек юлбашчыбыз Сталинның үлү хәбәрен җиткерделәр.
Стройны авыр тынлык биләп алды. Әсирләрнең кайберләре «Ура!» кычкырудан чак тыелып торды. Күзләрдә шатлык нурлары уйный иде. Бәлки, язмышыбыз үзгәрер дип уйлады һәркем.
Әмма минем хәлләр уңай якка үзгәрер өчен, тагын да өч елдан артык вакыт үтәсе бар иде әле.
– Сталин үлгәч тә азат итмәделәрмени?
– 1953 елның ахырында «Глубинка» лагереннан мине этап белән Ерак Төньякка озаттылар. Бу юл аеруча авыр булды. Кемерово станциясеннән Татар бугазында урнашкан Ванино портына кадәр Себер тимер юлы буйлап үттек. Портта безне зур йөк пароходының трюмына төяп алып киттеләр. Күп атналар буена коточкыч шартларда йөздек. Трюм кеше белән дыңгычлап тутырылган иде. Авыр, сасы һава тын юлларын буды. Черек бәрәңге, яшелчәдән пешерелгән баланданы ашагач, эчләрне бора иде. Дизентериядән күпләр үлде. Диңгездә тирбәлү чирен күтәрү дә авыр булды. Үлгәннәрне диңгезгә ыргыта бардылар.
Сахалин ярларын үттек, Охот, Беринг диңгезләре буйлап Камчатка, Магадан, Чукотка яныннан алга баруны дәвам иттек.
Юлда мин 58 статья (Ватанга хыянәт) буенча гаепләнгән врач белән таныштым. Әмма ул озакламый вафат булды, ә дарулары булган санитар сумкасы миндә калды. Бу турыда мин сакчыга әйттем һәм мине корабль фельдшерына дәштеләр. Шунда мин беренче мәртәбә палубага чыктым һәм фельдшерның каютасына кердем.
– Бу сумка ни өчен сезнең кулда? – дип сорады ул.
– Мәрхүм врачка ярдәм итеп йөрдем. Мин бит ветфельдшер, медикаментларны таныйм.
– Бик әйбәт, шушы эшеңне дәвам ит, – диде миңа фельдшер.
Чукотка ярымутравын әйләнеп уздык, Төньяк Боз океанына чыгып, Көнчыгыш Себер, Лаптевлар диңгезләре аша бардык, Яна елгасы тамагына килеп туктадык. Безне баржаларга төяделәр дә елга буйлап үргә таба алып киттеләр. Барлыгы 500 ләп кеше «Депутатский» дигән булачак лагерь урынына килеп җиттек.
Безне сафка тезеп, булачак лагерь начальнигы майор Рудых яшәү һәм эшләү тәртипләрен аңлатты.
– Кем намус белән эшли, шуның бер көне өч көнгә исәпләнәчәк, – диде ул.
25 еллык сөргенне 8–9 елда үтәргә була икән дип уйлагач, безнең күңелләрдә өмет чаткылары кабынды. Башка врач булмаганлыктан, мине лагерьның фельдшеры итеп билгеләделәр. Һәм 20 кешелек палатка корып, медпункт оештырырга куштылар.
Тиздән амбулатория өчен палатка әзер иде инде. Лагерьга врач килгәч, ул безнең эшкә яхшы бәя бирде.
Мине фельдшер итеп калдырдылар һәм иреккә чыкканчы шушы вазифаны үтәдем.
«Депутатский» лагерена әсирләр килү дәвам итте. Лагерьдан ерак түгел генә касситерит (кургаш рудасы) чыгару руднигы ачылды.
Биредә күпчелеге сәяси тоткыннар иде. Аларның күбесе 58–10, 58–10А, 58–16 статьялары белән гаепләнгәннәр. Лагерьда аларны «мужиклар» дип йөрттеләр. Руда чыгару, нигездә, менә шушы кешеләр җилкәсенә төште.
«Суки» дип аталганнар һәм адәм дип әйтерлеге булмаган төрле жуликлар, «закондагы караклар», «шестёркалар», «медвежатниклар», «карманниклар» сәяси тоткыннар җилкәсенә сорыкортлар кебек ябышканнар иде.
Хезмәт персоналы сәяси тоткыннардан булырга тиеш түгел дигән катгый инструкция чыгарылган булган. Шуңа күрә үзидарә вазифаларына каракларны-жуликларны куйдылар. Алар сәяси тоткыннарны төрлечә җәберлиләр, посылка килгәндә, аны тартып алалар иде. Карак әсирләр арасында үзара ызгышлар, сугышлар, үтерешләр табигый күренеш булып исәпләнде. Андый чакта сакчылар да уртага керергә, тәртип урнаштырырга курыктылар.
Милләтара ызгышлар да еш булды. Чеченнар, ингушлар караклар арасында аерым бер төркем булып тордылар, алар үз законнары буенча яшәделәр.
Лагерь чорында минем дә авыр хәлләргә тарыган чаклар булды. Берчак хәтта чеченнар мине үлем җәзасына хөкем иттеләр. Кешеләргә карата һәрчак яхшы мөгамәләдә булуым аркасында, бу хәлдән исән котылдым. Шулай итеп, изге Коръән мине тагын явыз үлемнән коткарды.
«Идел-Урал» легионындагы кебек, мин биредә дә музыка капелласы оештырдым. Әсирләр алдында даими чыгыш ясый идек. Бу хәл дә лагерь башлыклары һәм әсирләре алдында минем абруйны күтәрде.
1956 елның ахырында мин амнистиягә эләгеп, лагерь җитәкчелегеннән бик яхшы характеристика алып азат булдым.
Ош шәһәренә кайткач, шушы исемдәге районның авыл хуҗалыгы идарәсе мине Фрунзе исемендәге колхозга баш зоотехник һәм колхоз рәисе урынбасары итеп тәгаенләде. Бераздан зур миллионер колхозда шул ук вазифаны башкардым. 1958–1976 елларда геологларда атлар базасы начальнигы булдым һәм пенсиягә киттем.
– Рушат абый, сез бит Муса Җәлилнең исемен аклауда, хыянәтчене ачыклауда зур роль уйнагансыз. Бу ничек булды?
– Сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында СССРның дәүләт иминлеге органнарына каршылыклы хәбәрләр килә. Берәүләр һәлак булган дип сөйли. Ул исән калган, кайсыдыр илдә икенче фамилиядә йөри дигән хәбәр дә була. Башкалар «Идел-Урал» легионында немецларга тугры хезмәт итте дигән аңлатма бирә. Фашистларга каршы героик көрәш алып бардылар дигән хәбәрләр дә була.
Дәүләт иминлеге органнары бу вакытта әсирлектә булган, француз партизаннары сафында йөргән күп кешеләрне үз иләкләре аша үткәрәләр.
1946 елның мартында Туган илгә Мусаның беренче дәфтәре кайта. Җәлил һәм аның белән бергә фашист төрмәсендә утырган Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш, Фуат Булатов һәм башкаларның исеме ачыклана. Исемлектә барлыгы унике кеше язылган, унбер кешенең исем-фамилиясеннән соң калын итеп сызык сызылган һәм «Хыянәтче Җәләлетдинов» дигән сүзләр була.
Аннары Бельгия патриоты Андре Тиммерманс Җәлилнең икенче дәфтәрен алып кайта һәм Совет илчелеге хезмәткәрләренә тапшыра. Җәлилнең дуслары, Татарстан язучылары, дөреслекне ачыклау өчен, Дәүләт иминлеге органнарына кат-кат мөрәҗәгать итәләр. Җәлилнең һәм аның көрәштәшләре һәлак булса да, хыянәтче исән калгандыр дип фараз итә алар. Бу фикер дөрес тә булып чыга.
Мусаның беренче дәфтәрендә язылган хыянәтче Мәхмүт Җәләлетдиновны башта Үзбәкстаннан эзлиләр. Әмма бу республикада андый кеше булмый. Ә менә Казахстанның Кустанай өлкәсе Боровское сельпосы рәисе урынбасары булып Мәхмүт Ямалетдинов дигән кеше эшли икән. Ватан сугышында катнашкан. Партизаннар отрядында да сугышкан, 1945 елда Львов шәһәре янында тикшерү пунктында фильтрация үткән. Ватанга каршы эшләрдә катнашмавы турында справкасы да бар.
Следователь Мәхмүткә шундый сорау бирә:
– Шагыйрь Муса Җәлил исеме сезнең өчен берәр нәрсә аңлатамы?
– Муса Җәлилме? Әйе, әсирлектә булган кешеләр белән очрашканда, Германиядә шундый шагыйрь йөргәнен сөйлиләр иде, – ди Мәхмүт.
– Алар нәрсә дип сөйләделәр?
– Начар итеп сөйләделәр. Әсирлеккә эләккән, аннары фашистларга хезмәт иткән. Немецларга татар легионы төзүдә, фашист газетасын чыгаруда катнашкан диделәр.
Беренче тикшерүдән соң Мәхмүт Ямалетдиновны тынычлыкта калдыралар. Чынлап та, документлары тәртиптә кебек була.
Тикшерү, эзләнү дәвам итә. Дәүләт иминлеге органнары, «Идел-Урал» легионында булып, исән калган кешеләрне эзлиләр.
Көннәрдән бер көнне мине следовательгә чакырдылар. Мондый чакырулар еш кына булып торгач, мин аңа артык әһәмият тә бирмәдем.
Башта следователь миннән тормыш юлымны сорашып чыкты. Аннары, өстәл тартмасы астыннан бер папка алып:
– Менә бу – сугышта булган берәүнең аңлатмалары, – дип, кәгазьдәге текстны укый башлады.
Анда Муса Җәлил турында Мәхмүт Ямалетдиновның ялган сүзләре теркәлгән иде.
– Булмас, бу бәндә ялган сөйли, – дип кычкырып җибәрдем мин һәм урындыктан торып ук бастым.
– Тынычланыгыз! – диде тикшерүче.
– Алайса, тыңлагыз. Муса Җәлил – хыянәтче түгел, ә Туган илнең патриоты ул.
Мин берничә сәгать буена үзем күргән-белгәннәремне сөйләп утырдым. Тикшерүче барысын да язып барды.
– Ә кем подпольщикларны сатты икән?
– Мин беләм: Мәхмүт Ямалетдинов дигән кеше ул.
– Каян беләсез?
– 1943 елның 11 августында «Идел-Урал» легионында булган 60 лап кешене кулга алдылар һәм Варшава төрмәсенә илтеп яптылар. Аннары, күп көннәр сорау алганнан соң, күпләрен бу төрмәдән алып киттеләр. Аларны концлагерьга озатканнар дигән хәбәр таралды.
1943 елның сентябрендә Гайнан Кормаш, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Фәрит Солтанбәков һәм мине, төрмә вагонына утыртып, Берлин төрмәсенә алып киттеләр. Мин Абдулла белән янәшә утыра идем. Сакчыларның үзара сөйләшүләреннән файдаланып, аңа акрын гына сорау бирдем:
– Безне кем сатты икән?
– Мәхмүт Ямалетдинов, – диде Абдулла.
«Җамалетдин» сүзе кергән бер шигырь дә беләм әле мин.
Сугыштан соң, 1958 елда язучылар һәм журналистлар белән очрашканда, мин бу шигырьне сөйләгән идем. Шунда Абдулланың абыйсы Салих Баттал: «Бу шигырьне мин 1929 елда СССР дошманы Чемберлинга каршы язган идем. Энем ятлап алган да сиңа сөйләгән инде. Димәк, сезнең Абдулла Баттал янында булуыгыз бәхәссез», – диде.
Следователь әңгәмәне дәвам итте:
– Әгәр сез Ямалетдиновны күрсәгез таныр идегезме?
– Юктыр. Чөнки мин аның белән якыннан аралашмадым. Дөрес, яшь кенә, төссез бер кеше, культвзвод барагына кереп, үзешчән сәнгать түгәрәгенең эше белән кызыксынып йөргән иде. «Мин дә мәктәптә чагында шигырь укыдым», – дип сөйләгәне хәтердә. Мөгаен, аның музыка капелласына керәсе килгәндер. Әмма, сыналмаган егет дип, аны алмадылар. Соңрак пропагандист булып эшләвен беләм.
– Ямалетдинов белән кем якыннан аралашты? Исән калган берәр кешене белмисезме?
– Тагын берәү исән калырга тиеш. Ул хыянәтчене таныр иде. Җәлилнең дәфтәрендәге исемлектә ул Мичурин дип язылган.
Тикшерүчеләр бу кешенең чын фамилиясе Корбанов икәнен ачыклыйлар. Ул исән була. Ямалетдинов белән күзгә-күз очраштыргач, күп нәрсәләрне сөйләп бирә.
– Ә Корбанов Ямалетдиновны яхшы белгәнме?
– Корбанов сугышның беренче көннәреннән үк әсирлеккә эләгә. 1942 елның азагында «Идел-Урал» легионына китерелә. Немецлар аны пропагандистлар курсында укыталар һәм легионда пропагандистлар җитәкчесе итеп куялар. Подпольщиклар аны үз якларына аударалар. Аның вазифасы легионда иркенләп йөрергә мөмкинлек бирә.
Пропагандистлыкка, гадәттә, кадрларны Корбанов сайлап ала һәм немецларга тәкъдим итә. Батальон командиры һәм разведка начальнигы аларны формаль төстә генә раслыйлар. Подпольщиклар белән бәйләнешкә кергәч, Корбанов немец ягына түгел, аларга каршы сөйләрдәй кешеләрне пропагандистлыкка тәкъдим итә.
Ә менә Ямалетдиновны батальон командиры үзе күрсәтә. Бу хәл подпольщикларда сораулар тудыра. Корбанов, Кормаш һәм башкалар Мәхмүткә шикләнеп карыйлар, яшерен эшләр турында сөйләмиләр.
Июль ахырында, Берлинга барып, фашистларның агитация материалларын алып кайту өчен, культвзводтан кеше сорыйлар. Бу эшне Абдулла Батталга кушалар. Чөнки шул ук баруда Берлиннан антифашистик листовкалар да алып кайтырга кирәк була. Абдулла, китәр алдыннан гына, аңа ярдәмче итеп батальон командиры Ямалетдиновны беркетә.
Баттал белән Мәхмүт Берлинда берничә көн булалар. Баттал, Абдулла Алиш белән очрашып, аңа восстаниегә әзерлек турында сөйли. Берлинда йөри белмим дип, Мәхмүт Абдулладан бер адым да артта калмый.
Алар агитация материаллары һәм антифашистик листовкаларны алып кайтырга чыгалар. Кайтканда, Абдулла Мәхмүтнең тормыш юлы белән кызыксынып, аның сугышка кадәр комсомолда торганын белә.
Туры сүзле һәм хәйләсез кеше буларак, аны үз якларына аударырга тели. Моңардан берни дә яшереп булмый, листовкаларны бергә алып кайткач, Мәхмүт тә безнең арада була инде дип, үзен тынычландыра һәм аңа кәгазьгә төргән, җеп белән бәйләнгән бер кап листовка бирә. Әгәр кинәт кенә тентү булса, төргәкне, сиздерми генә, вагон тәрәзәсеннән ыргытырга киңәш итә.
Легионга кайткач, Кормаш Мәхмүткә заданиене уңышлы үтәгәне өчен рәхмәт әйтә һәм листовкаларны кабул итеп ала. Санап, сиксән данәсен тегеңә бирә һәм матрас яисә мендәр эченә яшерергә куша.
– Курыкма, без күп мәртәбә шулай эшләдек инде, – дип тә өсти.
Корбанов көн буе Ямалетдиновны күзәтеп йөри. Тегесе үзен тыныч тота, беркая да бармый. Әмма төнлә күңеле нидер сизенеп уянып китсә, Мәхмүт постеле буш икәнен күрә. Бер сәгать чамасы вакыт үткәч, ул эчен тотып, ыңгырашкан булып килеп керә.
Авыруга сабышкан булып, ул фашистларга Берлиннан листовкалар алып кайтуларын хәбәр итә.
Корбанов иртә белән иптәшләрне искәртергә кирәк дип уйлый, әмма инде соң була. Легиончыларны ашханәгә җыялар һәм баракларда тентү үткәрәләр. Постелендә листовка табылганнарны шунда ук кулга алалар. Әмма постелендә листовка табылмаганлыктан, Корбановны гаепләрлек дәлилләре булмый. Ике айдан соң аны төрмәдән чыгаралар.
Сугыштан соң хәрби трибунал аның эшен дә карый. Фашистлар пропагандисты булган өчен, аны хөкем итәләр. Шул ук вакытта подпольщиклар белән элемтәсе булган өчен, җәза срогы беркадәр кыскартыла.
– Муса Җәлилнең шигырьләре басылып чыккач, аның героик көрәше ачыклангач, сезнең өчен дә якты көннәр башлангандыр?
– Әйе, сөргеннән кайткач, гаиләм янында яши башлагач, дөньябыз түгәрәкләнеп китте. Акрынлап сәламәтлегем дә ныгыды. Җан яралары да төзәлде. Иң мөһиме, күңелне тырнап торган гаепсезгә гаепләнү алып ыргытылды. Дөрес, сөргеннән кайткач та әле дәүләт иминлеге органнары хезмәткәрләренең мине чакырткан чаклары булды. Әмма хәзер инде кемнедер гаепләү өчен түгел, ә күбесенчә аерым кешеләрне аклау максатында шаһит булу өчен чакыралар иде.
– Үзегезне кайчан акладылар?
– 1967 елда СССР Югары судының Хәрби коллегиясе минем эшне карап реабилитацияләде. Шулай итеп, мин сугыштан соң нахакка рәнҗетелгән кеше дигән категориягә кердем. Цивилизацияле илләрдә нахакка рәнҗетелүчеләргә компенсация түлиләр. Бездә андый нәрсә кайдан булсын инде?! Исләренә төшеп, тагын судсыз-нисез төрмәгә тыгып куймасалар ярый инде дип йөрисең.
Мин реабилитацияләндем, әмма меңләгән совет кешеләренең моңа ирешүе бик озакка сузылды, халык дошманы дигән ярлык тагылган килеш теге дөньяга китүчеләр дә бик күп булды.
Җәлилчеләрнең героик эпопеясында катнашучыларның бик күпләре, намусын, исемнәрен аклау өчен, миңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Мин кулымнан килгәнчә аларга ярдәм иттем. Партия, совет, хокук саклау органнарына хатлар яздым. Теге яки бу кешенең гаебе юклыгын, «Идел-Урал» легионында чакта фашистларга хезмәт итмәвен, ә подпольщиклар белән бәйләнештә булуын исбат иттем. Күп очракта минем күрсәтүләр кешеләрнең язмышы уңай хәл ителүендә хәлиткеч роль уйнады.
– Татар язучылары, журналистлар, сәнгать эшлеклеләреннән кемнәр белән аеруча күп очраштыгыз?
– Күп инде алар. Адреслары гына да берничә блокнотта язылган. Гази Кашшаф. 1957 елда ук «Муса Җәлил» дигән китап бастырып чыгарды. Аның белән күп мәртәбәләр очраштык. Шәйхи Маннур, «Муса» романын язганда, айлар буена бездә яши иде. Берчак ул миңа шулай диде: «Рушат туган, син гафу итәрсең инде. Сөйләгәннәрең, кичергәннәрең, уйларың, карашларың, хисләрең – барысы да Муса образына күчте. Әгәр мин синең белән очрашмаган булсам, роман мондый тирәнлектә иҗат ителмәгән булыр иде. Муса образын ныклап ача алмас идем». Язучылар Рафаэль Мостафин, Мостафа Ногман, рәссам Бакый Урманче, композитор Рөстәм Яхин кебек кешеләр белән очрашып сөйләшү минем өчен һәрчак бәйрәм булды. Ташкенттан җәлилчеләрнең тормыш һәм көрәш юлын өйрәнүче журналист-галим Исхак Зәбиров, Ырымбурдан журналист Равил Енакаев, башка күп кенә журналистлар белән хәбәрләшергә туры килде.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.