Электронная библиотека » Айдар Басыров » » онлайн чтение - страница 14


  • Текст добавлен: 25 апреля 2019, 20:00


Автор книги: Айдар Басыров


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 14 (всего у книги 40 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Алар большевикларга сатылганнар. Хыянәтчеләргә – үлем. Алар сезгә дә каршы, – дип, тегенең сүзләрен тәрҗемәче безгә аңлатып бирде.

Бераздан без баракларга кайттык. Бөтен нәрсә тузган, немецлар бик нык тентү үткәргәннәр иде.

Озакламый кемнәрнең матрасында яшерен листовка табылган, шуларны кулга алганнар, Варшава төрмәсенә япканнар дигән хәбәр таралды.

Кулга алулар вакытында Гомәров әфәнде күренмәде. Шулай итеп, башкача бөек шагыйрь белән очрашу насыйп булмады. Еллар үткәч кенә, аның язмышы турында башкалар сөйләде, китаплардан, газета-журналлардан укып белдем.

– Яшерен оешма җитәкчеләре кулга алынганнан соң, культвзводта нинди яңалыклар булды? Капелланы таратмадылармы?

– Таратуын таратмадылар. Әмма культвзводта, гомумән, легионда ниндидер мөһим җеп өзелгән кебек булды. Немецлар хәзер безгә кырын карый башладылар, безгә бик еш «большевик калдыклары» дип кычкыралар иде. Шул чорда фашистлар өчен күңелсез, безнең өчен шатлыклы хәбәр таралды. Безнекеләргә каршы җибәрелгән батальон, баш күтәреп, анда булган немецларны кырып бетереп, партизаннар ягына чыккан. Берничә көн фашистлар траурда йөрделәр.

«Шүрәле» пьесасының кулъязмасы Кормашта киткән булып чыкты. Текст булмагач, репетиция өзелде.

Кулга алынган артистлар урынына Демблин лагереннан капеллага өстәмә көчләр килде. Араларында чын артистлар да бар иде. Борис Попов исемле еврей кешесе Киев театры солисты булган. Аның еврейлыгын яшерү өчен, Барый Кәримов дип атадык. Әнисе татар, әтисе урыс, шуңа күрә татарчаны белми дип аңлаттык. Ул тенор тавышлы, неаполитан җырларын аеруча шәп башкара иде. Мин аңардан күп көйләр өйрәндем. «Санта Лючия» җырын да татарчага әйләндереп җырлый башладым. Үз чиратында ул үзе дә безнең көйләрне өйрәнде. Татар җырының моңлылыгына аның исе китә иде. Скрипкачы Розенштейн Ленинградта артист булган. Аңарга Хәбибуллин фамилиясен бирдек. Бу артистларның еврей икәнлекләрен немецларга бер кеше дә әйтмәде.

Берлинда Гомәров әфәнде урынына мәдәният министры итеп Кыям Ягъфәров дигән кешене куйганнар. Ул «Ирексездән табиб булган» исемле пьесасын алып килеп, безгә укып чыкты. Пьесасын сәхнәләштерүче режиссёр вазифасын да үтәде. Спектакльдә төп рольне мин башкардым.

– Нинди язмыш сезне Франциягә илтеп ташлады?

– 1943 елның көзендә легионның калган өлешен Франциягә җибәрергә булдылар. Муса Җәлил җитәкчелегендәге яшерен төркем кулга алынгач, немецларның легионга карашы нык үзгәрде булса кирәк. Безнең поляк партизаннары ягына чыгу ихтималы бетмәгән иде. Франциядә без немец гарнизоннарында хезмәт итәргә, объектларны сакларга, француз партизаннарына каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнашырга тиеш идек.

Шулай итеп, поезд безне китаплардан гына укып белгән Франция дигән илгә алып килде. Югары Луара департаментының Ле-Пюи шәһәренә килеп төштек.

Легиончыларны «Испали» дигән хәрби казармага, культвзводны бөтенләй икенче урынга, ике катлы бинага урнаштырдылар. Күрәсең, безне бер урында тотарга немецлар шикләнә иде.

Без тиз арада французлар белән аралашып, бармаклар белән күрсәтеп булса да аңлаша башладык. Алар, безнең кем һәм кайдан килгәнне белгәч, «Парти маки!» («Партизаннарга качыгыз!») дип үгетлиләр иде. Алар немецларны жаргон телендә «алэмэн» дип йөртәләр икән. «Герман» (алман) атамасының хәрефләре үзгәреп, шушы сүз килеп чыккандыр. Без, татарлар, легионда чакта немецларны «чебен» дип атый идек, Франциягә килгәч, аларчаны бераз үзгәртеп, «алама» дигән кушамат бирдек.

– Легион француз партизаннарына каршы сугыштымы соң?

– Килүләренә озак та үтмәстән, берме-икеме ротаны француз партизаннарына каршы җибәрделәр.

Соңыннан сөйләүләренә караганда, сугыш булган. Легиончылар исән калган, әмма алар белән янәшәдә оборона тотучы французларда югалтулар булган. Шунысы да кызык: немецлар легиончыларга Наполеон заманыннан калган мылтыклар бирәләр. «Война и мир» киносында күргәнегез булгандыр, өч метрлы винтовка ул. Аңа баш бармак юанлыгындагы өч патрон сыя икән. Тагын да һәр ротага иске француз пулемёты өстәгәннәр. Башка кораллары булмагандырмы, легиончыларга ышанмаганлыктан шулай эшләгәннәрдерме, – белгән юк.

– Ә культвзвод нинди эшләр белән мәшгуль булды?

– Капеллада репетицияләр башланды. Легиончыларга да, французларга да концертлар күрсәтәбез. Культвзводны немецлар казинога күчерделәр. Казиноны милли рәсемнәр белән бизәдек. Яңа пропагандистлар билгеләнде, мәдәни агарту эше көчәйтелде. Пропагандистлар нотык сөйли, муллалар, безнең легион идеяләренә тугры калуыбыз максатында, «Идел-Урал» байрагын, кылыч һәм Коръән үптерә. «Идел-Урал» газетасы чыгуы дәвам итә. Берлин комитетыннан, Гариф Солтановка ияреп, хәтсез генә кеше килде. Алар, легиончыларны сафка тезеп, большевикларга каршы чираттагы үгет-нәсыйхәт сүзләрен яудыралар.

1944 елның яз башында, Идел-Урал Штатының бишенче корылтаенда катнашу өчен, Германиягә киттек. Берлинга җитәрәк, поезд тукталды. Шәһәрне бик нык бомбага тотканнар икән. Безне урау юл буйлап Балтыйк буена Грайфсвальд шәһәренә алып киттеләр. Берлиндагы комитеттан да делегатлар килеп җитте.

Корылтайны, гимн уйнаганнан соң, Гариф Солтанов ачты. «Идел-Урал» президенты Шәфи Алмас доклад сөйләде. «Алдагы корылтайларны Кытайда,Төркиядә үткәргән идек. Монысы, Алман илендә оештырылган бишенчесе дә, Идел-Урал Штатын оештыру юнәлешендә зур роль уйнаячак», – диде ул. Фикер алышуларда немецлар да чыгыш ясады. Соңыннан Гариф Солтанов, татарча һәм немецча нотык сөйләп, корылтайны япты, һәм янә гимн яңгырады.

Корылтайдан соң безнең капелла зур концерт бирде. Җырлар яңгырады, биюләр булды, интермедияләр уйналды.

Икенче көнне без Дрезден шәһәренә киттек. Анда атаклы картиналар галереясын карадык. Аннары Чехословакиягә барып, Прага шәһәрендә булдык. Бу шәһәр казиноларында немец артистлары белән бергә концертлар бирдек.

– Корылтайдан кайткач, нинди хәлләр булды?

– Корылтайдан кайткач, Идел-Урал төбәгендәге татар-башкорт тормышын чагылдырган күргәзмә оештырдык. Ле-Пюи халкы өчен концертлар бирдек. Лион шәһәрендә декада уздырдык. «Шүрәле» интермедиясен французлар нык яратты.

Буш вакытларда шәһәр белән танышып йөрибез. Французлар белән танышып, партизаннар белән бәйләнешкә керергә тели идек.

– Партизаннарга качу нинди тәртиптә узды?

– Капеллада көтелмәгән хәл булды. Жонглёр Абдулла шәһәр буйлап йөргәндә, аңа немец офицеры бәйләнеп яңагына суга. Абдулла җавапсыз калмаган. Тегенең наганын тартып алган да яңак төбенә утырткан, өстәвенә арт ягына типкән. Бераздан Абдулланы фашистлар эләктереп алалар һәм карцерга утырталар. Аннары шәһәр читенә алып чыгып, өстенә кәрәчин сибеп, ут төртеп яндыралар.

Тагын да бер егетебез качарга уйлаганда, таш коймадан сикереп, аягын авырттыра. Немецлар аны тотып, асып үтерәләр.

Бу вакыйгалар немецларның безгә карата шик-шөбһәләрен арттырды. Кич җитсә, алар легиончыларның мылтыкларын җыеп алалар һәм корал складына көчле сак куялар иде.

Егетләрнең үлеме легиончыларда көчле нәфрәт тудырды, аларның түземлекләре соңгы чиккә җитте. Баш пропагандист Мичуринның аерым бүлмәсе бар, ул шунда немецлар радиоалгычыннан яңалыклар тыңлый иде. Ярдәмчеләре Маликов белән Сәйфиевләр һәр хәбәрне легиончыларга җиткереп торалар иде. Шуңа күрә без сугыш яңалыкларын, Икенче фронтның ачылуын белеп тордык. Инде сугыш тәмамлануга барганда, безнең егетләрнең фашистлар тарафыннан һәлак ителүен күңел кабул итми иде.

Немецлар үз агентуралары аша француз партизаннары арасында легиончылар «явыз азиатлар» дигән хәбәр таратканнар. Безгә бу мифны юк итәргә кирәк иде. Яшерен оешма партизаннарга парламентёрлар җибәрде. Легионда баш күтәрү планы төзелде, роталар белән күчәргә дигән карарга киленде. Партизаннар базаларына легиончыларны үткәрү өчен, тиешле кешеләр билгеләнде. Мин тиз арада яшәү урынын үзгәрттем. Казинодан легиончылар яшәгән казармага күчтем. Бу эштә баш пропагандист Мичурин ярдәм итте. Легиончылар арасында яшәү партизаннарга киткәндә уңайлы булыр дип уйладык. Һәм уебыз дөрес тә булды. Легионда рота писаре Әмир Үтәшев белән дуслашып киттем. Ул французлар белән аралаша, аларның телен дә аз-маз белә иде. Аның планы буенча бөтен ротаны берьюлы күтәреп, партизаннарга китәргә тиеш идек. Әмма бу уебыз килеп чыкмады. Күчәргә дигән көнне рота каравылга куелды.

Партизаннар белән алдан сүз дә куешкач, аз кеше белән булса да качарга булдык.

Китәр алдыннан, мин лазаретка Рушат Хисаметдинов янына барып хушлашып килдем. Рушат белән безнең дуслык Едлинода чакта ук нык иде. Мусалар белән бергә фашистлар аны да кулга алган иде. Күп көннәр төрмәләрдә кыйналып яткан. Аңа карата гаепләрлек әйбере дә табылмагач, немецлар төрмәдән чыгарып, Франциягә җибәргәннәр. Ярты ел буе нужа күрүдән ул бик нык ябыккан һәм авырый иде. Без аны легионның лазаретына салдык.

Рушат мине дә үзегез белән алыгыз дип үтенде. Әмма бу мөмкин түгел, аның хәле бик авыр иде. Без бераз рәтләнгәч килеп алырбыз дип вәгъдә бирдек. Соңыннан билгеле булуынча, фашистлар безнең качуны оештыруда Рушатны гаепләп, аны яңадан төрмәгә япканнар, аннары Германиягә концлагерьга озатканнар. Поезддан качу мөмкин булган, һәм ул үз юлы белән француз партизаннарына барып эләккән.

– Берьюлы ничә кеше кача алдыгыз?

– Мин булган казармада 18 легиончы йоклый иде. Аларны уятып, ике генә җөмлә белән максатыбызны аңлаттым. Барысы да партизаннарга китәргә булды. Складка барып, йозагын ачтык һәм, кораллар алып, безне көтеп торган партизан связноена ияреп, юлга чыктык. Кояш чыгып килгәндә, без партизаннар лагеренда идек инде.

Безнең күмәкләп качуыбыз немецларның ачуын кабарткан. Мактанып әйтүем түгел, мин бит, культвзводның танылган артисты буларак, легиондагы һәркемгә, немецларга да билгеле кеше идем. Минем партизаннарга качуым фашистларга нык тәэсир иткән. Безгә ияреп, башкалар качып бетүдән курыкканнар алар. Соңыннан шул билгеле булды: немецлар артист Дим Алишевның башы өчен 10 мең марка вәгъдә иткәннәр. Шәһәр йортларына, урамнарга минем фоторәсемнәрне ябыштырып чыкканнар.

– Партизаннар ягында нинди сугыш хәрәкәтләрендә катнаштыгыз?

– Мин үзебезнең отрядның командиры булып калдым. Бу, немецларны кысрыклап, Франция җиреннән куу башланган чор иде. Иң тәүдә Дижон шәһәрен азат итүдә катнаштык. Югары Луара партизаннары, гомумән, Ле-Пюи, Сога, Баинс, Ружак, Клермон-Ферран кебек шәһәр-авылларны азат итүдә зур батырлыклар күрсәтте. Аннары безне француз отрядына куштылар. Урыс отряды дип түгел, француз отряды дип атарга тәкъдим иттеләр. Әмма без моңа риза булмадык. «Без бит совет кешеләре, Туган илебезгә кайтырга телибез», – дип аңлаттык.

Алар безнең кыю сугышчы, батыр егетләр икәнебезне күптән аңлаганнар иде. Шуңа күрә үзләренә хезмәткә калдырырга теләделәр, безгә контрактка кул кую тәкъдиме белән үгетләп йөрделәр.

Икенче фронт ачылгач, безнең Туган илгә кайту теләге тагын да көчәйде. Без ныграк таләп итә башладык. Алар, вакытны сузу өчен, немецлардан тартып алган биш йөк машинасында безне Испания чигенә илтеп куйдылар. Әмма без бераздан яңадан Дипсон шәһәренә кайттык. Туган илебезгә кайтып, Совет Армиясе составында сугышны үзебездә тәмамлаячакбыз дип, катгый белдердек.

– Туган илгә кайту юлы озын булдымы?

– Әйе, юлыбыз гаять озын һәм маҗаралы булды. Тәүдә французлар безне американнарга тапшырдылар. Алар безне, ашатып, өр-яңадан киендереп, инглизләргә бирделәр. Инглизләр, Марсель шәһәренә алып барып, Америка атташесы кулына тапшырдылар.

1944 елның ноябрь башында американнар безне Марсель портына китерде. Англия корабына утырып, Урта диңгезгә кереп киттек. 5 ноябрьдә Неапольгә килеп туктадык. Шуннан 25 чакрым ераклыктагы Салерно шәһәренә китереп, урыс консуллыгына тапшырдылар. Консул Богомолов ачык чырайлы кеше иде. Ул без урнашасы палаталарга күрсәтте. Без, 16 кеше, ике палатага урнаштык.

Бик күпләр, кулдан-кулга күчеп йөргәндә, Франциядә калырга карар иттеләр.

Диңгез яры буенда бик күп палаткалар тезелгән иде. Европаның бик күп илләреннән җыелган совет әсирләре өчен пересыльный пункт икән бу.

Икенче көнне консул Богомолов, әсирләрне җыеп, нотык тотты:

– Сез фашист коллыгында күп җәфалар күрдегез. Озакламый Туган илегезгә кайтырсыз. Анда сезне түземсезлек белән көтәләр, – диде ул.

Консул шундый җанны айкагыч сүзләр сөйләп, яшьләнгән күзләрен кулъяулык белән сөртеп тә куйгач, безнең дә күңел тулды. Тизрәк Туган илгә кайтасы килә.

Шул көннәрдә арабызда нидер иснәнеп йөргән шома егетләрне дә күрдек. Алар, безне берәм-берәм үз яннарына чакыртып, нидер сораша, язып ала иде. Ничек әсир эләктең, ни эшләргә уйлыйсың, имеш. Кайберәүләр бу хәлгә шикләнеп, лагерьдан качып та китте.

1944 елның 2 декабрендә безне, пассажир поездына утыртып, Италиянең көньягында урнашкан Торонто шәһәренә алып киттеләр. Анда озак тормадык. Англия корабына утырып, Мисырның Александрия, Порт-Сәет калаларына туктап, Каһирә шәһәренә килеп җиттек.

Бу шәһәрнең көнбатыш ягында палаткаларга урнаштык. Безнең белән, батальон, рота, взводларга бүлеп, әсирлектә булган офицерлар командалык итәләр. Шәһәрне карыйбыз, ял итәбез. Гарәп халкы бигрәк ярлы яши икән.

Инглизләр безгә өр-яңа киемнәр, һәр кешегә ике киндер капчык биреп, 1945 елның март азакларында поезд белән Порт-Сәеткә китерделәр.

Капчыкларга икешәр йон одеял, кием-салым, азык-төлек тутырылган иде. Англия корабы, безнең кебек ике мең ярым кешене төяп, юлга чыкты. Урта диңгезне кичеп, Дарданелл, Босфор бугазларын, Истанбул портын үтеп, 1945 елның 30 мартында Одесса портына килеп туктадык.

– Совет илендә сезне ничек каршы алдылар?

– Оркестр тантаналы марш уйный. Исемлек буенча барлап, безне траптан төшерә башладылар. Җиргә төшү белән, шатлыктан елыйбыз. «И Ходаем, бу көнне дә күрербез икән», – дип, җирне үбәбез.

Одессаның бер мәйданында митинг бара иде. Анда чыгыш ясаган берәү безне Туган илгә кайтуыбыз белән котлады, уңышлар теләде. Оркестр дәртле көйләр уйный иде.

Кулларыбыздагы әйберләрне машинага төяделәр дә үзебезне җәяү генә алып киттеләр. Әллә нинди тимер капкалар аша үтеп, кирпечтән салынган калын стеналы казармаларга кертеп урнаштырдылар.

Иртән, юынырга дип, тышка чыксак, ихатабызның икешәр катлы чәнечкеле чыбык белән уратып алынганын күрдек. Вышкаларда пулемётлы сакчылар тора иде. Ашханәгә алып барып, кәбестә суы бирделәр, ипиләре ашарлык түгел иде.

Фашист концлагереннан бер ягы белән аерылмаган совет лагеренда идек без. Шул көнне үк тентеп чыгып, барлык шәхси әйберләрне дә тартып алдылар, берәмләп сорау алу башланды.

Бераздан станциягә илтеп, мал вагоннарына төяделәр дә көнчыгыш юнәлешенә алып киттеләр. Уфага җитмәстән, Башкортстанның бер станциясендә төн уртасында вагоннардан төшерделәр. «Алкин» дип аталган лагерьда безнең өчен землянкалар төзелгән иде. Монда күргән михнәтләрне сөйли башласаң, бик озак вакыт кирәк булыр иде. Көне буе эт булып эшлисең, кич, йокларга яткач, допроска алып китәләр. Беркөнне өстебездәге инглиз киемнәрен салдырып алдылар да совет солдаты киемнәрен бирделәр. Иске, ямаулы бу киемнәрне яшел буяуга манганнар икән. Буявы тәнгә йогып җәфалады.

Биредәге изүгә чыдый алмыйча акылдан язучылар, асылынучылар, кан тамырларын кисүчеләр, вышкадагы пулемётка каршы барып, маңгайларына пуля алучылар да булды.

Сугыш беткән көнне митинг булды, комендант һәм аның командасындагылар нотык сөйләделәр, кочаклаштылар, үбештеләр.

Ә безнең йөрәктә ут яна иде. Сугыш бетте, без фронтка бара, фашистлардан үч ала алмадык, Совет илендә сатлык җан булып йөрергә, лагерьда черергә туры киләчәк. Үзебез теләп әсирлеккә эләкмәгәнебезне, француз партизаннары сафында фашистларга каршы сугышып йөрүебезне ул чагында КГБ органнарына исбат итеп кара син?! Берничек тә мөмкин түгел иде.

– Лагерьдан соң сөрген срогын кайда үттегез?

– Безне каһәрле 58 нче статьяның 1 б пункты белән гаепләделәр. Бу статья буенча Ватанны саткан хәрби кешеләр гаепләнә. Статьяда андый кешеләргә үлем җәзасы бирү каралган. Нишләптер безне исән калдырырга уйладылар. Сугыштан соңгы җимереклекләрне аякка бастыру өчен, арзанлы эшче көче кирәк булгандыр инде.

Көчле сак астында, вагоннарга төяп, безне Баку шәһәренә китерделәр. Роталарга аерып, шушы шәһәрнең бер як читендәге посёлокка урнаштырдылар. Кемнең нинди һөнәр белүен ачыклап чыктылар. Мин һөнәрсез идем, шуңа күрә нефть скважинасына эшкә җибәрделәр. Баштарак шунда өйрәнчек булып йөрдем, аннары бурильщик итеп куйдылар. Бер тәүлек эшләп, ике тәүлек ял итәбез. Ашарга талон бирелә, ит урынына балык ашыйбыз. Бакудан ары беркая да чыгарга ярамый. Ун көн саен махсус органнарга чакыртып, тикшереп торалар. Әсирләр тәртибендә яшәсәк тә, бу безнең хәрби хезмәтне дәвам итүебез дип атала иде.

Минем белән эшләгән, Франциядә бергә булган егет бер хатын белән танышып, аңа өйләнергә булган. Мине туйга дәште. Ике көн туйда йөреп, эшкә килсәк, безне «особист» көтеп тора иде. Баксаң, без ике көн туйда «типтереп яткан» вакытта, МГБ ашыгыч рәвештә зур чара үткәргән. Безнең кебекләрне җыеп, 25 елга каторгага хөкем итеп, Карел-Фин Республикасына урман кисү эшенә озатканнар. Лагерь хуҗалары да аларны озата киткән. Безнең икебезне тегеләр артыннан җибәреп мәшәкатьләнмәделәр. Шушында эшкә калдырдылар. Менә шулай һәркемнең тормышында кайгы белән шатлык рәттән йөри. Урман эшенә киткән меңләгән егетләрнең бик азы гына аннан исән кайтты, диделәр. Мөгаен, киткән булсам, мин дә шундый язмышка дучар ителер идем.

– Шулай итеп, сез буровойда эшләп калдыгыз инде?

– Әйе, әмма бераздан шатлыкны тагын кайгы алыштырды. Буровой вышкасында җил-яңгырлы көнне лампочка беркетеп йөргәндә, ток сугып егылып төштем. Башым тишелгән, кабыргам сынган иде. Мине «ашыгыч ярдәм» машинасы белән алып киткәннәр. Өч ай дәваханәдә ятарга туры килде.

Аннан савыгып чыккач, мине каравылчы итеп куйдылар. Анда акча бик аз булгач, шундагы төзелеш трестының коммуналь бүлегенә күчтем. Балта остасы, штукатур, маляр һөнәрләрен үзләштердем. Бер останың эшләгәнен карап торып, мич чыгару һөнәрен өйрәндем. Шәһәрдә бу эшнең остасы булып киттем.

– Ярымәсирлектән кайчан азат булдыгыз?

– 1947 елда Совет хөкүмәтенең белгечләрне хәрби хезмәттән азат итәргә дигән фәрманы чыкты. Элекке укытучы буларак, мине дә җибәрергә карар иттеләр.

1947 елның июлендә Үзбәкстанга кайттым. Әти-әниләрем исән, 1924 елгы энем, яраланып, хәтсез вакыт элек сугыштан кайткан, 1930 елгы энем буй җиткергән, армиягә китәргә җыена иде. Минем турыда кайтыр дигән өмет күптән беткән. Исән икәнемне күреп шаккаттылар.

Элек эшләгән җиремә барып, үзбәк балаларын укыта башладым. Миңа Халидә исемле бик чибәр кызны димләделәр, 1948 елда өйләнеп куйдым. 1949 елның 15 февралендә кызыбыз туды, аңа Рита дип исем куштык.

Шулай матур гына яшәп ятканда, илдә яңадан репрессия дулкыны күтәрелеп китте. Әсирлектә булган совет сугышчыларының шәхси эшләрен яңадан тикшерә башладылар. 25 елга хөкем итүләр башланды. Нинди язмыш беләндер мине алып китмәделәр. Әмма 1949 елның маенда мине эштән чыгардылар. «Әсирлектә булган сатлык җаннар тәрбия эшенә куелырга тиеш түгел» дигән фәрман килгән икән. Минем, ягъни «сатлык җанның» хатынын да эшеннән бушаттылар. Беркая да хезмәткә алмыйлар. Ачтан үлмәс өчен, хатыным өйдә тегү машинасы белән телогрейка сыра башлады. Шуны базарда сатып, азык-төлек алырлык акча эшли. Мин, кемгәдер ялланып, төзү-ремонт эшләре белән маташкан булам. Безне бик еш МГБ органнарына чакыртып торалар. 1951 елда улыбыз туды. Аңа Ил дигән исем бирдек.

Болай яшәп булмый иде. Күземне йомдым да бернинди документсыз өйдән чыгып киттем. Урта Азия республикаларында төрле җирләрдә эшләп йөрдем. Хатынымны көнаралаш чакыртып, мине таптырып йөдәткәннәр.

1952 елның гыйнварында яшеренеп кенә өйгә кайттым. Таныш вербовщик аркылы юллама алып, Алмалык дигән шәһәргә эшкә киттем. Ташкенттан 80 генә чакрым ераклыкта төсле металлургия комбинаты һәм шәһәр төзи башлаганнар икән. Минем кебек документсыз халык күп иде. Кайберәүләр колхозлардан качып килгән. Без арзанлы эшче көче булдык. Мине арматурачы итеп куйдылар.

Бераз яшәгәч, саман кирпече сугып, үземә өй салдым. Артык шауламый гына гаиләмне дә алып килдем.

– Махсус органнар кайчан сезне тәмам тынычлыкта калдырдылар?

– 1953 елда «атабыз» бөек Сталин үлде. Кайгы митингларында берәүләр сыгылыплар елыйлар, Сталиннан башка ничек яшәрбез дип, төн йокыларыннан калдылар. Ә без эчтән генә шатланып йөрибез. Хәлләр үзгәрергә тиеш дип фараз итәбез.

Хыялыбыз тормышка ашты. Хәрби комиссариатка чакыртып, безгә хәрби билет, паспорт, алай гына түгел, «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941–1945 гг.» дигән медаль дә бирделәр. 1954 елда тагын бер кызыбыз туды. Аңа Хәлфия дип исем куштык.

Үз өемдә яшелчә-җимеш үстереп, кәҗә, кош-корт асрап яшәп киттек, хезмәт хакым да мул гына. Сугыш елларында Германиядә артист булып йөргән чакларны искә төшереп, хәтердә калган җыр-шигырьләрне язып, Казанга, Язучылар союзына җибәрергә булдым. Аннан җавап хатлары килә башлады. Гази Кашшаф, Алмалыкка ике мәртәбә килеп, Муса Җәлил хакындагы хикәяләремне язып алып китте.

Озакламый безнең гаилә Ташкент шәһәренә күчте. Балалар үсә, аларга югары белем бирергә дә кирәк иде. Үзем төзелешкә урнаштым.

1959 елның августында, Муса Җәлилнең җәзалап үтерелүенә 15 ел тулган чорда, Казанга чакырттылар. Беренче мәртәбә бу шәһәрне шунда күрдем. Бик күп очрашулар үткәрелде.

Шул вакыттан алып Казанга Муса Җәлил юбилейларына еш чакырдылар, китапларга исемемне, истәлекләремне кертә башладылар.

Әмма минем борчылулар моның белән генә бетмәгән икән әле. 1975 елда, Бөек Җиңүгә 30 ел тулган чорда, безнең кебек язмышка дучар булганнарны тагын бер мәртәбә ныклап рәнҗетергә уйлаганнар. Ташкент хәрби комиссариатына чакыртып, сугыш ветераны таныклыгын һәм медальләремне кире тапшырырга куштылар. Мин үзем теләп әсирлеккә төшкәнмен, легионда булып, Кызыл Армиягә, Совет строена каршы эш алып барганмын, халык дошманы икәнмен, димәк, сугыш ветераны булуга лаек түгел, имеш.

Нишлисең, кешене язмыш йөртә. Шулкадәрле нужаларны күргәч, монысына да түзәрбез дип, тегеләр сораган документларны тапшырдым. Яңадан дөньялар үзгәрер әле дип өметләнеп яшим.

– Сезне белгән кешеләр, Җәлилнең тормышын-иҗатын өйрәнүче журналистлар, язучылар, сәнгать кешеләре ярдәм итмәдемени?

– Юк шул. Дөрес, мине аклау юлында Казан егетләре ярдәм итәргә тырышты. Әмма КГБның калын стенасын тишү җиңел түгел. Ярый, исәнлек кирәк, берчак барысы да үз урынына кайтыр.

* * *

Без Гарәф абыйларның өендә көне буе сөйләшеп утырдык. Ул сөйләгәннәрне мин диктофон тасмасына яздырып алдым, кайбер фикерләремне блокнотыма төртеп бардым. Бер очрашуда гына шулкадәр катлаулы тормыш юлын бәян итеп бетерү мөмкин түгел иде. Без тагын очрашырга сүз куештык.

– Бу арада объектта эш тыгыз түгел, төзелешкә килегез, – диде ул.

Икенче көнне мин аның эш урынында идем. Эшчеләр ял итә, тамак туйдыра торган будкада көне буе янә сөйләшеп утырдык. Ул сүзгә гаять оста, юморлы иде. Дөньяда күпне күргәнлектән, аның тәҗрибәсе зур, фикерләү дәрәҗәсе гаять киң иде.

Шул вакытларда миндә Чакмагыш районының берәр мәктәбендә Муса Җәлил музее оештыру уе туган иде. Хөсәен Мөхәммәтов Тозлыкуш авыл Советы җирендә туып үскәч, Тозлыкуш мәктәбендә оештырырга дип фараз итә идем. Шул уемнан чыгып, мин Гарәф абыйга түбәндәге тәкъдим белән мөрәҗәгать иттем.

– Гарәф абый, безнең райондагы булачак музейга үз кулыгыз белән Муса Җәлилнең берәр шигырен язып бирсәгез иде.

– Тагын да языйм микәнни? – диде ул, миңа сынаулы караш ташлап. – Утыз биш ел буена миннән мондый язуларны бик күп яздырдыгыз бит инде.

Мин аптырап калдым. Нинди язу турында сүз бара? Мин бит әле бу кешене үз гомеремдә икенче көн генә күрәм.

Минем югалып калуымны ул да сизеп калды бугай.

– Әйе, 1945 елдан алып ОГПУ, ГПУ, МГБ егетләре, «особист» дигәннәре миннән әллә нинди гаризалар, аңлатмалар яздырып йөдәтеп бетерделәр. Инде килеп, 1980 елда тагын да нидер яздырырлар дип уйламый идем.

Шунда гына Гарәф абыйның фикере минем башка барып җитте. Баксаң, мине МГБ кешесе дип кабул иткән ләбаса. Әйтәм аны, беренче көнне төзелештә очрашканда, «Тагын килдегезме?» дип сорады. Бер минутка телсез калдым, бөтен тәнгә салкын тир бәрде, йөрәк гөрс-гөрс тибә башлады.

Азрак хәл алгач, телгә килгән беренче сүзне әйтә алдым:

– Мин нинди МГБ кешесе булыйм инде. Мин Башкортстаннан, журналист. Менә СССР Журналистлар союзы әгъзасы билеты…

Кесәмдәге бумажник эченнән кызыл тышлы билетны алып, Гарәф абыйга суздым. Ул минем күңел булсынга гына аңа күз салып, кире үземә бирде һәм хәтеремне калдырмаска тырышыбрак әйтеп куйды:

– КГБ өчен андый документларны эшләү чүп кенә инде ул. Ярый, теманы үзгәртик. Кирәк булгач язып бирим.

Ул латин хәрефләре белән «Мәхәббәтем илемә» исемле шигырьне язып бирде.

Икенче көнне дә төзелештә очраштык. Төш вакыты җиткәч, ул өйдән алып килгән ризыклары белән сыйлады. Будка уртасындагы тимер мичтә җыелган кайнар күмерләр эчендә бәрәңге пешереп тә ашадык. Бу якларга килгәндә, истәлеккә бирермен дип, берничә данә үзебезнең «Игенче» газетасын алган идем.

Бер данәсен Гарәф абыйга суздым.

– Газетаның иң ахырында «Редактор Хәйдәр Басыйров» дип язылган. Менә мин шул кеше инде, – дидем.

Ул газетаны кулында әйләндереп карады да, рәхмәт әйтеп, кесәсенә салып куйды.

– Кичә мин сезне КГБ кешесе дип атаган идем. Сынамакка гына әйттем мин аны, – диде ул аннары. – Сез андый егеткә охшамагансыз.

Бу әңгәмә миңа кызык булып китте.

– Нигә охшамаганмын?

– Гадәттә, ул егетләрнең күзләре уйнап тора. Алар тамак төбе белән, дөньяның тоткасы рәвешендә сөйләшәләр. Сезнең карашларыгыз да, сөйләшү манерагыз да бөтенләй икенче.

Миңа рәхәт булып китте.

Әңгәмәдәшем җитди тонга күчте.

– Мин сезгә үз тормышымны барлык ваклыклары белән сөйләп чыктым. «Ватанга хыянәт» дигән берәр эш булганмы анда? Юк бит. Шулай булса да минем намуслы исемемне кайтарырга җыенмыйлар. Сез бит журналист, мин сезгә ышанам, ярдәм итегез, – диде ул.

Мин Ташкентның физкультура институты төзелешеннән китеп бардым. Гарәф абый кул болгап озатып калды. Аның күзләрендә «Киләчәктә бар да әйбәт булыр» дигән өмет чаткылары уйный иде.

Кайткач, Гарәф абыйның соравын-үтенечен ничек үтәргә дип, озак кына уйлап йөрдем. Мин, Башкортстан район газетасы журналисты-редакторы, шулкадәр катлаулы тормыш юлы үткән, үз иленең чын патриоты булган кешенең проблемасын хәл итә аламмы соң? Әмма бөтенләй дәшми калу да дөрес булмый иде.

Уйлап-уйлап тордым да Үзбәкстан Компартиясе Үзәк Комитетына хат язарга булдым.

Хатның копиясен Ташкентта чыга торган «Правда Востока» редакциясенә җибәрдем. Аңа өстәп, журналистларга хат та яздым. Алардан Гарәф абыйны тулысынча аклау өчен ярдәм итүләрен сорадым.

Редакция дәшмәде, ә менә Үзбәкстан Компартиясеннән җавап килде. «Сезнең хат игътибар белән өйрәнелде. Ул Үзбәкстанның Дәүләт иминлеге комитетына тиешле чара күрү өчен җибәрелде», – диелгән иде анда.

Шул чорда Ташкенттан Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүче Исхак Зәбиров Чакмагышка килеп чыккан иде. Гарәф абыйның проблемасы турында аның белән дә сөйләштек. Ул да бу эштә үз өлешен кертергә вәгъдә бирде.

Әмма Совет илендәге бюрократик машинаны тиз генә туктату мөмкин түгел иде. Ташкентта без очрашканнан соң тугыз ел үткәч, «Үзгәртеп кору» дип аталган заманнар килеп җиткәч, 1989 елның 29 июнендә генә ул тулысынча акланган.

Аңа «Бөек Ватан сугышы ветераны» таныклыгы, медальләре кире кайтарылган. Ул сугыш ветераннарына тиешле пенсияне ала башлаган. Бу вакытта инде Гарәф ага җитмеш яшькә якынлашкан була.

Еллар үтте. Казан басмаларында аның истәлекләре басылып чыкты. Гаҗәеп авыр, кызыклы тормыш юлы үткән кеше, Муса һәм аның көрәштәшләре, татар халкының абруйлы кешеләре исемлегендә йөри башлады.

Газеталар язуынча, ул Ташкентта вафат булган.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации