Текст книги "Ватанга тугры калдылар"
Автор книги: Айдар Басыров
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 21 (всего у книги 40 страниц)
ТОКТАГУЛДА ТУКТАП КАЛДЫ
Әнисе, улы күздән югалганчы, күз яшьләрен яулык очы белән сөртеп карап калды. Бу аларның соңгы күрешүләре иде.
Ташкентта аның килеп төшәр, сыеныр урыны бар иде. Туганнары ачык йөз белән каршы алдылар.
Ташкент икмәкле шәһәр дисәләр дә, биредә дә акчаны өеп куймаганнар иде. Тегендә-монда сугылып караса да, кулай гына эш табылмады. Һәркайда да кирәк була торган һөнәре юк иде шул аның. Сугышка кадәр физкультура техникумында укыды да бит…
Кыргызстанның Токтагул дигән районында уран руднигы ачылачак, анда шәһәр булачак, хәзер үк эшчеләр җыялар икән дигән хәбәр ишетте ул. Үзе кебек егетләр, оешып, шунда китәргә булдылар.
Әмма бу буш сүз булып чыкты. «Рудник ачалар икән дигән хәбәрләр йөрде ул, әмма ни сәбәптәндер, ул ачылмады», – дип аңлатты Токтагул кыргызлары.
Кире Ташкентка китәргә уйласа да, кесәсендә бер тиен акчасы да булмаганлыктан, вакытлыча, тамак ялына булса да эш эзләп карарга уйлады.
Токтагул район дәваханәсенә дезинфектор кирәк икән. Эш табуына шатланып, ул шушы вазифаны үтәүгә кереште. Бераз эшләгәч, шунда ук баш врачның хуҗалык эшләре буенча урынбасары итеп куйдылар.
Вакытлыча дигәне гомерлеккә әйләнде дә куйды. 1968 елда шундагы электр хуҗалыгына завхоз булып күчте.
Бу район үзәгенә килгән елның көзендә Шакирә исемле кыз белән таныштылар. Чыгышы белән Самара өлкәсенең татар авылыннан иде ул. Элек бу тирәдә, мамык үстереп, шуның орлыгын эшкәртеп, май ала торган булганнар. Шакирә шул заводта эшли.
Бер-берсен ошатып, кавышып та куя яшь йөрәкләр. Шакирә элекке чор татар хатын-кызларының иң яхшы сыйфатларын үзенә туплаган, гаять уңган, басынкы, иренең күзенә генә карап торучы хуҗабикә булып чыкты.
Өйләнешкәч, башта алар Токтагул дәваханәсенең кечкенә бүлмәсендә тордылар, аннары кешеләрдә өйдәш булып яшәделәр, соңрак үзләренә оя кордылар.
70 нче елларда биредә Токтагул гидроэлектростанциясе төзелде. Хөсәеннәр яшәгән урам түбәнлектә урнашкан, ул су астында калырга тиеш иде. Шуңа күрә яңа урында өй салу өчен, дәүләт акча бирде. Алар яңа урамнан ике урын алдылар. Хөсәен белән янәшәдә улы Рафаэль гаиләсе өчен дә өй салдылар һәм шунда чөкердәшеп яши башладылар.
Еллар үтә торды. Халыкның яшәү шартлары яхшырды. Әмма Хөсәен күңелендә сакланган рәнҗүле тойгы кимемәде, еллар үткән саен зурая гына барды. Пенсиягә китәр вакыт җитәр. Ә аның сөргендә үткән алты ел ярым гомере стажга керми булып чыга бит.
Балалар үсә, оныклары да булыр. Берчак алар Хөсәеннең сугыш биографиясе белән кызыксынса, нәрсә дип җавап бирер? Әсир төштем, биш ай ярым легионда булып, немецларга хезмәт иттем, шуның өчен җиде ел төрмәдә һәм сөргендә булдым диярме? 1 нче батальонны партизаннар ягына алып чыгуын сөйләп карар, бәлки, әмма яшьләрне ышандыру авыр булачак. Андый зур батырлык күрсәткәч, нигә соң үзебезнең кешеләр сине сөргенгә озатты, диярләр. Юк шул, Подольск лагеренда, Бутыр төрмәсендә ятканда, үзенең хаклыгын исбат итә алмады. Партизаннар ягына батальонны алып чыгу эше ничектер башка вакыйгалар астында күмелеп калды.
1955 елда КПСС Үзәк Комитетының һәм СССР Министрлар Советының сугыш чорында авыр язмышка дучар ителгәннәргә амнистия бирү турында карары чыкты. Шуның нигезендә күпләр үзләренең эшләрен яңадан тикшертә башлады. Озак вакыт уйланып йөргәннән соң, Хөсәен дә үзенең җинаять эшен яңадан тикшертергә булды.
Бу адымга барырга кирәклекне Рушат Хисаметдинов та нык аңлатты һәм үгетләде. Бу вакытта инде алар танышкан, бер-берсенә кунакка йөрешә башлаганнар иде.
Ниһаять, Хөсәен 1967 елда, үзенең эшен карауларын сорап, тикшерү органнарына мөрәҗәгать итә. Шул елның 16 сентябрендә бу эшне тикшерә башларга дигән документ теркәлә.
ТУЛЫСЫНЧА АКЛАНДЫ
БАССР Министрлар Советы каршындагы Дәүләт иминлеге комитеты рәисе А. Рогозин, бу документ белән танышып, 18 сентябрьдә «т. Лёшкину Н. И. Займитесь лично» дигән виза сала.
Майор Николай Иванович Лёшкин бу вакытта Дәүләт иминлеге комитетында тикшерү бүлеге начальнигы булып эшли һәм шәхсән бу эш белән шөгыльләнә башлый.
Тормышның башка тармакларындагы кебек үк, тикшерү өлкәсендә дә төрле кешеләр була: берәүләре – кансыз, икенчеләре – карьерист, өченчеләре – комсыз, дүртенчеләре – гаделлек өчен көрәшүче. Хөсәеннең бәхетенә күрә, аның эше Николай Лёшкин кебек иҗади рухлы кеше кулына эләгә.
Лёшкин, дөреслекне ачыклау өчен, гаять зур эш башкара. Сугыш чорында йөзләгән кеше турында төзелгән җинаять эшләре документлары, меңләгән битле архив материаллары өйрәнелә. Газета-журналлардан, китаплардан өзекләр җыела, күп архивларга запрос бирелә. Николай Иванович шәхсән үзе генә дә егермеләп шаһиттан сорау ала. Башкортстан Дәүләт иминлеге комитеты үтенече буенча Кыргызстанның шул ук орган кешеләре Хөсәен Сафа улыннан да ике мәртәбә сорау алалар. Шаһитларның барысы да аңа уңай бәя бирәләр. Легионга үзе теләп килмәвен, анда аптыраганнан гына йөрүен, андагы яшерен оешмада катнашуын, батальонны партизаннар ягына алып чыгуда оештыручыларның берсе булуын исбат итәләр.
Архивта сакланган 7383 санлы җинаять эшен һәм өстәмә рәвештә тикшерүләрдән җыелган барлык материалларны җентекләп тикшергәннән соң, подполковник Лёшкин Хөсәен Сафа улы Мөхәммәтовны Ватанга хыянәт итүдә гаепләп, 1944 елның 7 мартында чыгарылган хөкем карарын нигезсез дип раслый. Шуны исбатлау йөзеннән 1968 елның 15 маенда ул тиешле документ яза.
1969 елның 21 гыйнварында Идел буе хәрби округының хәрби трибуналында утырыш үткәрелә. Анда СССР НКВДсы каршындагы Махсус киңәшмәнең 1944 елның 1 мартында Мөхәммәтов Хөсәен Сафа улы турындагы карары җинаять эше булмау сәбәпле юкка чыгарыла. Ул тулысынча аклана, ягъни реабилитацияләнә.
1967–1968 елларда үткәрелгән тикшерүләр 1943–1944 елларда булган тикшерүләрнең дөрес үткәрелмәвен исбат итә. Ул вакытта да Хөсәенне гаепләп җәза бирү өчен бернинди дә нигез булмаган. Чөнки:
– ул чагында да тикшерү органнарында Хөсәеннең немец разведкасы белән бәйләнеше турында бернинди дә мәгълүмат булмый;
– 1944 елда ул немецларның шымчысы булуында үзен гаепле дип таный, әмма 1967 елда яңадан тикшергәндә, бу күрсәтмәсеннән баш тарта. Камерада бергә утырган кеше тәкъдиме буенча гына, аннары килеп тикшерүчеләрнең басымы астында гына ул әйткәннәргә ризалашуын белдерә;
– 1943 елның 14 июлендә һәм 12 октябрендә дә Хөсәеннән сорау алына. Әмма ни өчендер аларның протоколы «Дело»га теркәлмәгән;
– 174 нче махсус лагерьның «Смерш» контрразведка бүлегенең элекке хезмәткәрләре Бритцев, Лукальский, Братяковлар, җинаять эшен тикшергәндә, социалистик закончылыкны бозганнар;
– Хөсәеннәрне легионга кабул иткәндә, аларның үз теләкләрен сорап тормаганнар, приказ рәвешендә генә аңлатканнар;
– алар легионга немец-фашист дәүләтенең СССРга каршы сугышында ярдәм итү өчен түгел, ә совет гаскәрләре ягына күчәргә шартлар тудыру максатында кергәннәр;
– аларның партизаннар ягына чыгулары исбат ителгән. Мөхәммәтов та, Шәрәфиев тә, Әхсәнуллин да күчүне әзерләүдә катнашканнар;
– Мөхәммәтовның күчүдәге актив ролен элекке легиончылар Сафин, Галиев, Хуҗин, Хәкимовлар күрсәтә. Алар совет партизаннары ягына бергә чыкканнар;
– Мөхәммәтовның актив роле турында өстәмә тикшерү вакытында 1 нче Витебск партизан бригадасының командиры Бирюлин һәм комиссар Григорьевлар күрсәтте;
– Белоруссия Компартиясенең партия архивында Мөхәммәтовның легиончыларны партизаннар ягына алып чыгуны оештыручыларның берсе булуы турындагы документ саклана;
– тикшерү материалларыннан күренүенчә, 825 нче батальонны совет партизаннары ягына күчерүгә әзерлек, моны планлаштыру батальон партизаннарга каршы җибәрелгәнче, Польшада ук яшерен рәвештә барган. Мөхәммәтов, Шәрәфиев, Әхсәнуллин моңа әзерләнгәннәр, 1943 елның 23 февралендә сигнал бирү белән, алар күчүдә актив катнашкан.
* * *
1969 елның 11 феврале иде. Хөсәен хезмәтеннән кайтты да ихатада хуҗалык эшләре белән булаша башлады. Шул чагында капкада лейтенант погонлы хәрби кеше күренде. Токтагул комиссариаты хезмәткәре, мыеклы кыргыз егете иде ул.
– Сәлам, Хөсәен әкә, – дип кулын бирде ул.
Өйгә керделәр. Лейтенант папкасын ача башлаган иде, тукталып калды.
– Тукта әле, Хөсәен әкә, элек синең белән мөгәрич турында сөйләшик, – диде ул, ихлас елмаеп. – Мин сезгә шундый шатлыклы хәбәр алып килдем. Моның өчен хәтта иң симез куй бирергә дә ярый.
– Нәрсә сорыйсыз, барысы да булыр. Сөйләгез тизрәк, нинди хәбәр?
– Сезне тулысынча аклаганнар. Менә язуы.
Ул папкасыннан язулар чыгарды. Берсе – Идел буе хәрби округы хәрби трибуналы билгеләмәсе күчермәсе, икенчесе шушы турыдагы белешмә иде.
Хөсәен шатлыгыннан телсез калды. Бертын ни әйтергә дә белмәде. Тамагына ниндидер хисләре өелде. Күзләре шатлык яшьләре белән тулды. Ул лейтенантны кочаклап алды.
– Рәхмәт, туганкай, рәхмәт. Мондый хәбәр өчен сиңа куй гына түгел, сыер, ат бирергә була.
Аннары ул гаилә әгъзаларына дәште:
– Шакирә, балалар, Рәйсә, Рафаэль! Сөенче, мине аклаганнар. Мине нахакка рәнҗеттеләр, дип, сезгә әйтеп килдем бит мин. Менә, ниһаять, хаклык өскә чыкты.
Ул лейтенант кулыннан белешмәне алып, түземсезләнеп хатынына һәм балаларына укып китте:
«Справка
25 января 1969 года
Дело по обвинению бывшего командира взвода 579 артиллерийского полка младшего лейтенанта Мухаметова Хусаина Сафиевича, 1916 года рождения, уроженец посёлка Кашак Чекмагушевского района Башкирской АССР, арестованного 10 ноября 1943 года, пересмотрено военным трибуналом Приволжского военного округа 21 января 1969 года.
Постановление от 7 марта 1944 года в отношении Мухаметова Хусаина Сафиевича отменено и дело прекращено за отсутствием состава преступления.
Мухаметов Х. С. по данному делу реабилитирован.
Председатель военного трибунала Приволжского военного трибунала полковник юстиции В. Малыхин».
Хөсәен белешмә белән танышкач, лейтенант хәрби трибуналның ике биттән торган билгеләмәсен укырга бирде. Әмма Хөсәен хәзер инде шатлыктан анда ниләр язылганын төгәл генә белерлек хәлдә түгел иде. Билгеләмәнең эчтәлеге шул ук, тик ул белешмәгә караганда киңрәк язылган иде.
Лейтенант белешмәне тапшыру турында распискага кул куйдырды да эшләрем күп дип чыгып та китте.
Хөсәен аны озата чыкты. Лейтенант артыннан капканы ябып калды. Бакчага узды. Алмагачны кочаклап, рәхәтләнеп, туйганчы елап алды.
– И Ходаем, бу шатлыкларны күрер көн дә булыр икән.
Аннары өйгә керде. Балаларын кочаклап алып:
– Әтиегез тулысынча акланды, бу сезнең өчен дә бик мөһим, балалар. Бәлки, әле сез моның әһәмиятен аңламыйсыздыр. Еллар үтәр, барысын аңларсыз.
ПАРТИЗАННАР ЯГЫНА НИЧӘ ЛЕГИОНЧЫ ЧЫККАН?
1982 елда Чакмагыш районының «Игенче» газетасында Хөсәен абый турында «Җәлилчеләрнең көрәштәше» дигән очеркым басылып чыкты. Ул, гомумән, газета укучылар тарафыннан җылы кабул ителде. Әмма башка караштагылар да очрады. Берчак шулай район үзәгендә яшәүче, Бөек Ватан сугышында катнашучы бер агай белән сөйләшеп тордык. Минем очерк турында да сүз барды.
– Сезнең халык белгәнен дә, белмәгәнен дә яза инде, – диде ул, җиңелчә елмаеп.
– Нигә алай дисез? Мин бит Хөсәен абыйның үзен күрдем, үзе белән сөйләштем. Ул миңа хатлар язды. Җәлилнең иң якын дуслары белән дә очраштым.
– Шулайдыр. Әмма тел сөяксез бит. Сугыш үткәч, барысы да герой булды. Күпләр батыр буласы килеп, арттырып сөйлиләр. Менә минем күрше дә сугышта булган. Пионерлар белән очрашуларда үзенең күп батырлыклар күрсәтүен сөйләп йөри. Ә асылда, ул сугышның башыннан ахырына кадәр тылдагы авиачастьта ашханә мөдире булып хезмәт иткән.
– Андыйлар да булгандыр, аш пешерүчеләр дә кирәк бит, – дим тегеңә.– Әмма минем герой бөтенләй икенче, ул гаять катлаулы язмышка дучар булган.
– Хөсәен Мөхәммәтовның батырлыгы турында шикләнмим мин. Әмма бу турыда раслаучы документларың бармы соң?
Чакмагышның сугыш ветераны бу очракта хаклы иде. Чынлап та, беренче батальонның партизаннар ягына чыгуын документлар нигезендә расларга кирәк бит.
Шатлыкка күрә, минем очерк газетада басылганда, журналистлар, галимнәр, чекистлар бу вакыйгаларны раслаучы дистәләгән документлар тапканнар, күбесен матбугатта бастырып чыгарганнар иде инде.
Шундыйларның берсе вакыйгаларның кайнар эзеннән соң ук, 1943 елның 30 мартында төзелгән. Ул 1975 елда «Казан утлары» журналының 11 санында басылган. Без аны тулысынча китерәбез: «Белоруссия Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты каршындагы партия тарихы институты, КПСС Үзәк Комитеты каршындагы марксизм-ленинизм институтының Белоруссия филиалы, БССР Фәннәр академиясенең тарих институты һәм «Беларусь» нәшрияты «Бөек Ватан сугышы елларында Белоруссиядә бөтенхалык партизаннар хәрәкәте» (1942 елның июне – 1944 елның июле) дигән өч томлы документлар һәм материаллар җыентыгы бастырып чыгарды. Бу җыентыкның беренче китабында Муса Җәлил җитәкләгән яшерен патриотик оешма эшчәнлеге нәтиҗәсендә партизаннар ягына чыккан «Идел-Урал» легионы батальоны турындагы документ та бар.
«Радом шәһәре тирәсендә һәм Едмино (документтагы хата. – Дөресе Едлино) авылында «Идел-Урал» татар легионнары батальонында фашистлар безнең хәрби әсирләр белән 4 ай дәвамында өйрәнүләр оештыралар.
Формирование вакытында аларның партизаннарга каршы сугышка китәргә тиешлеге билгеле була. 825 нче батальон врачы иптәш Жуков, фельдшер иптәш Таҗиев һәм штаб ротасының хуҗалык взводы командиры Рәхимов личный составның партизаннар ягына чыгуын әзерләү буенча төп җитәкчеләр булалар.
Формирование вакытында, инде ул бетеп килгәндә, барлык личный составка тулысынча немец формасы киендерелә, аннан соң немец анты бирергә мәҗбүр итәләр. Ант кабул иткәннән соң, аларны немец гражданнары итеп исәплиләр. Хәрби әзерлек буенча тактик һәм теоретик занятиеләрне немецлар күзәтүе астында турыдан-туры безнең комсостав уздыра.
Хәрби әсир булган командирлардан тыш, һәр ротада киңәшче сыйфатында тагын немец та командалык итә. Рота командирының һәр кылган чарасы мәҗбүри тәртиптә киңәшче белән килешеп эшләнергә тиеш була. Ә взводларда, хәрби әсир булган взвод командирыннан тыш, шулай ук немец вәкилләре күзәтчелек итә. Алар инструкторлар дип йөртеләләр.
Батальон партизаннарга каршы җибәрелер алдыннан, Едлино авылына Берлиннан, доклад ясар өчен, профессор килә. Аның фамилиясе билгесез. Доклад чит телдә ясала. Докладчы легиончы әсирләрне большевикларны юк итәргә чакыра, Гитлерның «Татар дәүләте» булдыруы, «яңа гүзәл тормыш» тудырачагы турында сөйли.
1943 елның 14 февралендә батальондагылар эшелонга төяләләр һәм, партизаннарга каршы көрәшү өчен, Витебск шәһәренә җибәрелүләре билгеле була. Витебскига 18 февральдә төнлә килеп җитәләр, вагоннардан төшәләр дә Сураж юлы белән Белыновичи авылына юнәләләр, аннары Көнбатыш Двина елгасының сул ярындагы Гралево авылына борылалар. Көнбатыш Двина елгасы буендагы казаклар частен (номеры билгесез) алыштырып, 1943 елның 21 февралендә оборонага урнашалар. 1943 елның 21 февралендә Бирюлин җитәкчелегендәге партизаннар бригадасы белән элемтәгә керәләр һәм 1943 елның 22 февралендә 23 сәгатьтә партизаннар ягына күчәргә сөйләшәләр. 1943 елның 22 февралендә 22 сәгатьтә штаб ротасы командиры Хөсәен Мөхәммәтовка (1916 елда туган, ВКП(б) членлыгына кандидат, сугышка кадәр кадровый армиядә Көнбатыш Украинадагы Иске Самбар шәһәрендә 579 нчы АБда кече лейтенант булып хезмәт иткән) безнең якка күчүне оештыручы җитәкчеләр Жуков, Таҗиев һәм Рәхимов иптәшләрнең фашистлар тарафыннан кулга алынуын әйтәләр. Бер минут та кичекмәстән иптәш Мөхәммәтов партизаннар ягына күчүне җитәкләү инициативасын үз кулына ала. Шунда ук ул үз ротасының взвод командиры Галиев Гарига немец штабын юк итәргә боерык бирә. Бу боерык үтәлә. Шул ук вакытта башка роталарга да хәбәр ителә. Бары тик икенче ротаның еракка урнашкан икенче взводына гына хәбәр җибәрергә мөмкин булмый.
60–70 кешедән торган немец командованиесен юк иткәннән соң, безнең якка күчү башлана. Ул 1943 елның 23 февралендә 14 сәгатькә кадәр бара.
Партизаннар ягына 45 миллиметрлы өч туп, 100 гә якын кул пулемёты, 1 станоклы пулемёт, 550 гә якын винтовка, патроннар, атлар һ. б. белән 930 кеше күчте.
Алар башлыча Захаров һәм Бирюлин бригадаларына бүленде».
Бу документтагы кайбер төгәлсезлекләр турында әйтеп китик. Едмино, әлбәттә, Едлино дигәнне аңлата. Галиев Гари дигәне Галиев Галимҗан була. Күрәсең, ул шундый исемдә йөргәндер. Галимҗан ага белән без 1980 елда Чимкент шәһәрендә очраштык, аның турында бу китапта соңрак сөйләрбез.
Кешеләр саны һәм кораллар күләме турында да төрле фикерләр бар. Батальон партизаннар ягына чыккач та, бригада командиры Бирюлин Мәскәүгә, партизаннар хәрәкәте штабына донесение җибәрә. Анда ул үз якларына 506 кеше чыгуы, шулай ук 45 миллиметрлы өч туп, алты станковый пулемёт, 22 кул пулемёты, 430 автомат, 76 пистолет, 26 ат һәм башка хәрби җиһазлар булуы турында хәбәр итә. Бу кадәр күләмдә автомат кораллар булуы шик тудыра. Чөнки Көнчыгыш легионнарга мондый төр кораллар бирелмәве билгеле. Мөгаен, баш күтәргән вакытта, немецларны кырып бетереп, аларның коралларын алганнардыр, дигән фикер бар.
И. Гыйләҗевнең «Легион «Идель-Урал» китабында немец ягы документларында бу вакыйгаларның ничек чагылганы сөйләнелә. Витебск районында партизаннарга каршы операция «Кугельблиц» («Шаровая молния») дип атала. Операция белән гомумҗитәкчелек итү генерал-майор Якоби һәм генерал-майор фон Вартенбергка йөкләтелә. Ул чагында барлык армияләр һәм армия төркемнәре янында, аеруча Көнчыгыш батальоннар бар җирдә, көнчыгыш отрядлары командиры дигән вазифа кертелә. Вартенберг әнә шул вазифаны үти.
Витебск партизаннарына каршы 201 нче немец дивизиясенең дүрт полкы, Дон казаклары әсирләреннән төзелгән 631 нче часть һәм 825 нче батальон катнаша.
Планлаштырылган операцияне башлаган чорда гына, татар легиончыларының партизаннар ягына чыгуы немец командалыгы өчен көтелмәгән бик начар яңалык була. Көнбатыш Двина яры буенда немецларның уң флангы бераз вакытка ачык килеш кала. Бу вакыйгаларның кайнар эзеннән Абверның махсус отряды тикшерү үткәрә.
Тикшерү материалларында түбәндәгеләр әйтелә: «Батальон ярты ел әзерлек үткәннән соң, беренче мәртәбә сугышка керә. Аның составында 900 ләп кеше, шул исәптән 60 немец була. Ул бик яхшы коралланган, өч танкка каршы пушка, пулемёт, җиңел һәм авыр гранатомётлары була. Батальон командиры майор Цек әңгәмә вакытында болай ди: «Вакыт кыска булу аркасында, легиончыларны идея ягыннан тәрбияләү йомшак булды. Отрядлар, бер-берсеннән ерак урнашкан терәк пунктларына килеп, көчле дошман белән йөзгә-йөз очраша һәм совет пропагандасының җиңел табышы була. Билгеле булуынча, аерым интеллигент татарлар, немец персоналына төнлә һөҗүм оештырып, фетнәнең җитәкчеләре булып катнаштылар».
Кыр полициясе бүлеге 14 мартта шундый мәгълүмат җибәрә: «Партизаннар ягына 557 легиончы күчте. Алар торф фабрикасында Бирюлин бригадасына бирелделәр, аннары төньяк юнәлешкә, соңрак Козловичи күле янына киттеләр.
Аларны ышанмый кабул иттеләр, шуңа күрә «бандитлар»ны отрядларда 20–30 ар кеше төркемнәренә бүлделәр».
Янә батальондагы ничә кеше партизаннарга чыккан дигән сорауга кайтыйк. 900 кеше дигәне артык күп, әлбәттә. Ә менә немецлар күрсәткән 557 һәм партизан бригадасы командиры Бирюлин күрсәткән 506 саны дөреслеккә туры килә. Батальонда, чынлап та, 900 дән артык, шул исәптән 60 тан артык немец булган. Шулардан ике взвод партизаннар ягына чыга алмаган, кемнәрдер чыгарга теләмәгән, беразы баш күтәрү вакытында һәлак булган, беркадәресен, баш күтәрү алдыннан, немецлар кулга алган, бу чорда авыручылар да булган. Менә шуларны чигерсәң, 500 тирәсе кеше була да инде.
Партизаннар ягына күчми калган легиончыларны немецлар тылга – башка берләшмәләргә җибәрәләр. Немец документларында аларның Помераниядә урнашкан 3 нче танк армиясенә җибәрелүләре әйтелә.
КЕМНӘРНЕҢДЕР ГАЗИЗЛӘРЕ
1943 елның июлендә, «Идел-Урал» легионы 825 нче батальонының партизаннар ягына чыгу тарихын өйрәнә башлаганда, Подольск махсус лагереның «Смерш» контрразведка бүлеге начальнигы урынбасары Белоруссия партизаннар штабына запрос җибәрә. Штаб начальнигы урынбасары П. Ганенко һәм икенче бүлек начальнигы полковник Скрынник үзләрендә булган мәгълүматлар нигезендә җавап язалар һәм батальонның партизаннар ягына чыгуын раслыйлар.
1967 елда Хөсәен Сафа улының эшен кабат (реабилитация өчен) тикшерү башлангач, Белоруссия Компартиясенең партия архивына мөрәҗәгать итәләр. Архив хезмәткәрләре 825 нче батальонның күчү тарихын кыскача язып җибәрәләр. Шунда ук партизаннар сафында йөргән элекке легиончыларның исемлеге җибәрелә. Алар арасында Башкортстаннан түбәндәге кешеләр телгә алына:
Галәветдинов Әхъяр Абзал улы (исемлектә Азуан улы диелгән) 1921 елда Яңавыл районы Карман авылында туган. 1 нче белорус бригадасының Жаворонков җитәкләгән партизан отрядында 1943 елның 24 февраленнән 5 июненә кадәр сугышып йөри.
Гыйниятуллин Гмурсак Гыйниятулла улы (әсирлектә һәм партизаннарда Григорий Григорьевич булып йөри) 1920 елда туган, 1943 елның 23 мартыннан 1944 елның июленә кадәр Кутузов исемендәге партизан бригадасының өченче отрядында немецларга каршы сугышып йөри.
Учалы районының Калкан авылында туган, сугыштан соң Минск заводларының берсендә термист булып эшли.
Латыйпов Мөбәрәк 1909 елда БАССР Ленин районы Урмады авылында туган. 1943 елның 23 февраленнән 6 мартына кадәр 1 нче партизан бригадасының Курмилов отрядында йөри. 1943 елның 6 мартында хәбәрсез югала.
Латыйпов Халик Кадыйр улы 1918 елда Миякә районы Зилдәр авылында туган. 1932 елда Урта Азиягә чыгып киткән. 1943 елның 23 февралендә 1 нче Витебск партизан бригадасында рота командиры булып хезмәт итә. Сугышта хәбәрсез югала.
Нургалиев (Нуркаев булып та йөргән) Хаҗгали Нургали улы 1912 елда Бөре районы Янтуз авылында туган. 1943 елның 23 февраленнән 30 ноябренә кадәр 1 нче Витебск партизан бригадасының 4 нче партизан отрядында хезмәт итә. 1943 елның 30 ноябрендә Стволково авылы янында барган сугышларда батырларча һәлак була.
Башкортстан чекистлары партархивтан янә егермеләп кеше турында мәгълүмат сорыйлар. Әмма архивта партизаннар исемлекләре тулысынча сакланмаган, бу кешеләр турында мәгълүмат булмый.
1967–1968 елларда Мөхәммәтовның эшен яңадан караганда, бик күп легиончылардан янә сорашып чыгалар. Аларның барысы да Хөсәеннең 825 нче батальонны алып чыгудагы зур җитәкчелек ролен билгеләп үтәләр. Менә ул кешеләрнең исемнәре:
Зәйнетдинов Әнвәр Заһретдин улы 1913 елда Гафури районы Ялгыз Каен авылында туган. 1967 елның 5 апрелендә һәм 20 октябрендә чекист Лёшкин белән очрашканда, Салават шәһәрендә яшәгән (Матросов бульвары, 4 нче йорт, 5 нче фатир). Шушы шәһәрдә слесарь-наладчик булып эшли.
Сафиканов Гыймран Низаметдин улы Эстәрлетамак районы Аллагуват авылында туган. 1967 елның 10 октябрендә шунда ук яшәгән.
Әхмәдуллин Гыйният Нигъмәт улы 1918 елда Эстәрлетамак районы Учасак авылында туган. Вороновның партизан бригадасы составында сугышкан. 1967 елның 11 октябрендә Крупская исемендәге колхозда эшләгән.
Абделганиев Морзабулат Миңнегол улы 1915 елда Йомагуҗа районы Кинҗәбай авылында туган. Аның белән чекист Лёшкин 1967 елның 7 августында сөйләшкән.
Сафин Әхәт Адый улы 1917 елда Кырмыскалы районы Иске Кыешкы авылында туган. Салават районы Лагерный совхозы посёлогында яшәгән, мәктәптә завхоз булып эшләгән. Фалалеевның партизан бригадасында, аннары Калинин өлкәсендәге партизаннар сафында батырларча көрәшкән.
Бикиев Зәки Зөфәр улы 1922 елда Йомагуҗа районы Мутай авылында туган. Элек отделение командиры булган.
Әхмәдиев Шамил Гариф улы 1922 елда Туймазы районы Байрак Түбә авылында туган. Туймазы районы Илчембәт совхозында балта остасы булып эшли. Н. Лёшкин аның белән 1968 елның 4 июлендә сөйләшә.
Фәрхетдинов Абдул 1915 елда туган, рядовой, Белоруссия партизаннарының 4 нче бригадасының 4 нче отрядында хезмәт итә. 1943 елның 20 декабрендә һәлак була.
Аллагулов Биктимер (Бакир булып та йөри) Вәли улы 1912 елда Эстәрлебаш районы Айтүләк авылында туган. 1 нче Витебск партизан бригадасының Сысоев отрядында немецларга каршы сугышкан. 1943 елның 19 маенда хәбәрсез югалган.
Нигъмәтҗанов Сабир сугышка кадәр ВЛКСМның Әлшәй район комитетында инструктор булып эшли. Бөек Ватан сугышында әсирлеккә эләгә. «Идел-Урал» легионының эшче батальонына җибәрәләр. Аннан ул партизаннарга кача. 1944 елның маенда Суворов исемендәге отрядта йөрүе билгеле.
Хәмидуллин Хәдимулла – пулемётчы, партизаннарның чигенүен пулемёт уты белән каплап тора һәм үзе дә һәлак була.
Гыйбәдуллин Гыйният Балтач районы Штәнде авылында туган. Захаров партизан бригадасының Жаворонков отрядында немецларга каршы көрәшә. Сугыштан соң колхозда эшли.
Таймурзин Изибай Калтасы районында туып үскән. Легионда булып, партизаннар ягына чыккач, батырларча сугыша.
Лотфуллин Вәли Хөснетдин улы 1914 елда Туймазы районы Райман авылында туган. Сугышка кадәр Туймазы заготскот оешмасында таксировщик булып эшли. Туймазы шәһәре, Революцион урамы, 7 нче йортта яши. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка алына. Балтыйк флотының десант бригадасында, Кронштадтта хезмәт итә. Әсирлеккә эләккәч, «Идел-Урал» легионына китерелә. Рота старшинасы була. 1943 елның 28 маенда аңардан «Смерш» офицеры сорау ала.
Туснолобов Яков Сергеевич Бакалы районы Иске Шарашлы авылында туган. 1968 елның 23 февралендә «Туймазынефтестрой» трестының 5 нче төзелеш идарәсе начальнигы урынбасары булып эшли. «Идел-Урал» легионында катнаша. Батальон сафында партизаннар ягына чыга. 1 нче белорус бригадасының партизан отрядында комиссар булып йөри.
Сугыштан исән кайта. Еллар үткәч, чекистлар Хөсәен абый турында сорагач, аның турында әйбәт фикерләр әйтә.
Зөбәеров Зәки Сәхибгәрәй улы (1916–1996) әсирлектә, легионда, партизаннар сафында була. (Аның турында аерым язылды.)
Әйе, 825 нче батальондагы кайбер легиончыларның, аеруча яшерен эштә катнашучыларның, партизан отрядларында булып, зур батырлыклар күрсәтүчеләрнең исемнәрен атап киттек.
Ә исемнәре аталмаганнары күпме? Алар да бит татар-башкорт, башка Идел буе – Урал халыкларының катлаулы язмышка дучар булган вәкилләре, кемнәрнеңдер газиз әтиләре, кемнәрнеңдер газиз ирләре, кемнәрнеңдер газиз уллары! Хәзер инде аларның исемнәрен ачыклау елдан-ел авырая.
Шулай да кайчагында һич уйламаганда бу җәһәттән бәхет елмаеп куя. Мәсәлән, «Татарские новости» газетасында «Выявлен новый список бойцов татарского батальона» дигән мәкалә басылып чыкты (№ 10, 2006 ел).
Генерал-полковник Мансур Сәлахетдин улы Хәкимов Белоруссиядә, Витебск музеенда булган. Анда аңа «Идел-Урал» батальоны сугышчыларының тагын бер исемлеген биргәннәр. Бу, 825 нче батальон составында булып, 1943 елның 23 февралендә партизаннар ягына чыгучыларның исемлеге икән. Анда 47 кешенең исеме кергән. Алар, партизаннар ягына чыккач, Гурко җитәкчелегендәге отрядка кертелгәннәр.
Бу исемлекнең табылу тарихы кызыклы. 1980 еллар башында шундагы урманчылар Сураж районында партизаннарның торган урынында тартма табалар. Аның эченнән кәгазьләр – партизан отрядына язылган легиончыларның исемлеге килеп чыга. Аны урындагы тарихны өйрәнү музее директоры В. Г. Кухаревага бирәләр. Ул табылдыкны кабул итә һәм бер төн эчендә 50 ләп кешенең фамилия-исемнәрен күчереп яза.
Икенче көнне иртән компетентлы органнар ул кәгазьләрне үзләренә алалар, ә тартма Сураж посёлогында кала.
«Татарские новости» газетасында басылган мәкаләдә Габданур Муллаәхмәт улы Ганиев турында да сүз бара. Ул сугышка кадәр политрук була. Сугыш башлангач, Хөсәен Мөхәммәтов та хезмәт иткән 196 нчы укчы дивизиядә партбюро секретаре итеп сайлана. 1941 елның 20 сентябрендә Киев янындагы сугышларда күкрәге яралана, һәм ул медсанчастька озатыла. Немецлар медсанчастьны урап алгач, политрук үзенең партбилетын һәм шәхси таныклыгын яндыра. Партбилетының номерын хәтеренә салып куя. Габданур әсирлеккә эләгә. 28 сентябрьдә әсирләрне Кременчуг шәһәренә озатканда, яралы политрук качуга ирешә.
Полтава өлкәсе Липово авылы янында гадәти кием табып, әсирлек киемнәрен салып калдыра. Харьков өлкәсе Салтово станциясе районында 1941 елның 6 ноябрендә фронт линиясен үтүгә ирешә. Безнекеләрнең 38 нче армия штабы аны Сталинград өлкәсе Урюпинск торак пунктына җибәрә. Көньяк-көнбатыш фронтның политсоветы резервында була. Шунда махсус органнарның тикшерүен үтә. Комиссия аңа политрук званиесен кире кайтара.
1942 елның 14 апрелендә 6 нчы армиянең 337 нче укчы дивизиясенә аерым уку батальонының миномёт ротасы политругы итеп тәгаенләнә.
Май ахырында бу дивизия чолганышта кала. 1942 елның 23 маенда ул яңадан әсирлеккә эләгә. Лагерьдан лагерьга йөртә торгач, Едлинога, «Идел-Урал» легионы оешкан урынга китерелә. 825 нче батальонда рота командирының ярдәмчесе итеп куела. Ул анда фашистларга каршы яшерен пропаганда эшләре алып бара. Нәтиҗәдә, баш күтәргән вакытта, бу рота тулысынча партизаннар ягына күчә. Рота командиры бу эшкә каршы булгач юк ителә, немец инструкторлары да шул җәзага дучар була. Партизаннар ягына чыккач, Габданур Муллаәхмәт улы үзенең сугыш юлы турында аңлатма язып, Гурко җитәкләгән партизан отрядының партия оешмасына тапшыра.
Бу аңлатма да 1980 елга кадәр урманда партизаннар исемлеге белән бер тартмада саклана. Мәкаләнең авторы А. Неврединов болай дип яза: «Батальон партизаннар ягына чыккач, аның команда составы отрядтан алынып, «Смерш»ның махсус лагерьларына озатыла. Мөгаен, бу политрук та Подольскиның 174 нче лагеренда партизаннар ягына күчүчеләрдән якынча 30 лап кеше арасында булгандыр».
«Татарские новости» газетасы журналисты фикеренчә, Г. Ганиев 174 нче Подольск махсус лагеренда булган. Димәк, ул Хөсәен абый белән бервакытта тикшерү үткән. Без бу кешенең кайсы яктан икәнлеген белмибез. Бәлки Татарстаннандыр, ә бәлки Башкортстан егетедер.
«Татарские новости» газетасында партизаннар ягына чыккан 47 легиончының исемлеге бирелгән, дидек. Аерым исемнәр бик үк аңлашылмый. Шул ук вакытта кайберләрен укып була: «Иван Садыйков, Шәйхетдин Гыйләҗев, Һади Хаҗиәхмәтов, Лотфулла Гәрәев, Гәрәй Гатин, Галиәхмәт Габдрахманов, Сәет Тукаев, Туктар Яруллин, Хан Мокасыймов, Нургали Шәрифуллин, Әхмәт Галиев, Фәйзи Хәлилов, Зиннәт Кәримов, Шакир Нурмадин, Шәмүк Гыйлемҗанов, Шәрип Беляев, Сергей Мангулов, Даут Вәлиуллин, Кассия Гайнетдинов, Мөкатдәс Акчердаков, Сочин Камалов, Ганус Шанкудинов, Афал Ахмедов, Гиль… Гильметдинов, Генсат Гыйбәдуллин». 20 кешенең фамилияләре, исемнәренең баш хәрефләре генә язылган.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.