Текст книги "Ватанга тугры калдылар"
Автор книги: Айдар Басыров
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 38 (всего у книги 40 страниц)
ӘДИПНЕҢ ЗУР ЭШЕ
КОНСТАНТИН СИМОНОВ
Константин (Кирилл) Михайлович Симонов (1915–1979) 1915 елның 25 ноябрендә Петроград шәһәрендә туган. 1938 елда Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлаган. 1934 елдан алып матбугатта аның әсәрләре басыла башлый. Сугышка кадәр ул зур шагыйрь һәм драматург булып таныла.
Бөек Ватан сугышында «Красная звезда» газетасының корреспонденты булып йөри. Бу чорда язган пьеса, шигырьләре, повестьлары да җылы кабул ителә. Сугыштан соң да иң актив эшләүче язучыларның берсе була. Аеруча «Живые и мёртвые» трилогиясе киң танылу таба. Аның күп әсәрләре буенча кинофильмнар төшерелә.
Бик күптөрле бүләкләргә, мактаулы исемнәргә лаек була. Ул – Ленин премиясе, СССР Дәүләт премияләре лауреаты, Социалистик Хезмәт Герое.
1950–1954 елларда «Литературная газета», 1946–1950, 1954–1958 елларда «Новый мир» журналының редакторы булып эшли.
Константин Михайлович Муса Җәлилнең көрәш юлын ачыклау, «Моабит дәфтәрләре»н халыкка җиткерү юнәлешендә зур эш башкара.
Алдагы бүлекләрнең берсендә без 1953 елның 25 апрелендә Мәскәүдә чыга торган «Литературная газета»да «Моабит дәфтәрләре»ннән бер шәлкем шигырьләрнең дөнья күрүе, бу эш өчен шул газета мөхәррире Константин Симоновның җаваплылыкны үз өстенә алуы турында сөйләп үткән идек.
Зур язучы алга таба да Муса Җәлилнең тормыш, көрәш һәм иҗат юлын ачыклау юнәлешендәге эшчәнлеген дәвам итә.
Аның Бельгия патриоты Андре Тиммермансны эзләп табуы – иң мөһим эшләрнең берсе.
Аның тарихы болай була. 1956 елның сентябрендә Константин Симонов Совет язучылары делегациясе составында Бельгиядәге Кнокке шәһәрендә Халыкара поэзия фестивалендә катнаша. Ул анда, трибуна артында чыгыш ясаганда, Җәлилнең тол хатыны Әминә хатын укый. Бу хатта Әминә ханым Берлиндагы фашистлар төрмәсендә Муса белән бер камерада яткан Андре Тиммермансның шагыйрьнең «Моабит дәфтәре»н алып чыгып, изге эш башкаруын билгеләп үтә. Ул рәхмәт йөзеннән Бельгия шагыйрьләренә Җәлилнең шигырьләр китабын җибәрә.
Фестиваль тәмамланып, ике көн үткәч, Константин Симонов танылган Бельгия шагыйре, бу илнең Фәннәр академиясе әгъзасы Роже Бодарны күрә һәм аңардан Андре Тиммермансны эзләүдә ярдәм итүен үтенә.
Роже Бодар бу кешене табуга шиген белдерә, әмма эзләргә ризалаша һәм кулыннан килгәннең барысын да эшләячәгенә ышандыра.
– Бәлки, якынча булса да аның яшен беләсездер, бу эзләнүләрне җиңеләйтер иде, – ди Бодар.
Әмма бу вакытта Тиммерманс турында бернинди дә мәгълүмат булмый әле. «Моабит дәфтәрләре»ндә бер шигырьнең бу патриотка багышланып язылганы гына билгеле була.
Ике көн үткәч, К. Симонов безнең илнең Бельгиядәге илчелеге аша бик җылы хат ала. Аны бу илнең Тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәре М. Р. Харреманс яза. Ул Роже Бодар үтенече буенча эзләнгән һәм Тирлемон шәһәрендә яшәүче бер Тиммермансның совет шагыйре күрергә теләгән кеше булуы ихтималлыгын әйткән.
Бу хатны алгач, икенче көнне үк совет шагыйре Тирлемон шәһәренә китә. Ул эзләгән Андре Тиммерманс исән-имин булып чыга. Аңардан бик тә кирәкле хәбәр, яңалык алына. Шагыйрьнең Берлин төрмәләрендә булу тарихы ачыклана төшә.
К. Симонов бу очрашу турында «Сосед по камере» дигән мәкалә язып, 1956 елның 13 октябрендә «Литературная газета»да бастыра.
Әлбәттә, бөтен СССРга тарала, чит илләргә дә чыгарыла торган абруйлы газетада аның редакторы, зур язучы, җәмәгать эшлеклесе К. Симоновның мәкаләсе чыгуы Җәлил исемен югары күтәрүдә зур роль уйный.
Аннан соңгы елларда да К. Симонов патриот-шагыйрьнең иҗат, көрәш, тормыш юлын өйрәнүдә якыннан торып катнаша.
1956 елда Мәскәүдә Җәлилнең тууына 50 ел тулу уңае белән үткәрелгән хәтер кичәсендә иң кадерле кунак була.
1966 елда Мәскәүдә патриот-шагыйрьнең тууына 60 ел тулу уңае белән оештырылган хәтер кичәсен ул алып бара. Шул ук чорда Мусага багышлап үткәрелгән фәнни конференцияне оештыручыларның берсе була.
«Муса Җәлил минем өчен авыр сынаулар һәм үлем каршында гражданлык һәм язучылык батырлыгы үрнәге булып торды һәм тора. Ул – олы шагыйрь генә түгел, безнең күңелләребезгә мәңгелек көчле рухлы һәм батыр булып кереп калган олы кеше дә», – дип яза ул.
ТАШКЕНТ КУНАГЫ
ИСХАК ЗӘБИРОВ
Беркөнне редакция-типография бинасының беренче катында йөри идем, өстән миңа хәбәр җиткерделәр:
– Хәйдәр абый, обком сорый!
Йөгереп дигәндәй икенче катка күтәрелеп, үз бүлмәмә кердем һәм телефон трубкасына ябыштым. Йөрәк гөрселдәп тибә. Обком кадәр обкомнан мактар өчен шалтыратмаслар. Әллә газетада аларга ошамаган берәр мәкалә бастырдык микән?! Соңгы чорда «Игенче» битләрендә басылган мәкаләләрне уемнан үткәрергә тырыштым.
Уфадан хатын-кызның мөлаем гына тавышы ишетелде:
– Хәзер сезнең белән Ахунҗанов сөйләшәчәк, көтегез!
Эчкә җылы керде. Ахунҗанов булгач, газетаның вак-төяк мәсьәләсе буенча шалтыратып тормас. Җитдирәк мәсьәләсе бардыр. Ә нинди?!
Таһир Исмәгыйль улы Ахунҗанов 1960–1980 елларда Башкортстандагы иҗат кешеләре арасында бик танылган иде: Бөек Ватан сугышы каһарманы, журналист, мөхәррир, гармунчы, көчле оратор!
Студент чорында без «Кызыл таң» газетасы каршында ул оештырган хәбәрчеләр түгәрәгендә шөгыльләндек.
1968–1975 елларда ВЛКСМның Чакмагыш райкомы секретаре булып эшләгәндә, аннан соң редактор булган чакларда, аның безнең районда булган вакытлардагы чыгышларын тыңлау үзе бер бәйрәм була иде.
1975 елда мине «Игенче» газетасы редакторы итеп раслау вакытында без озак кына аның эш бүлмәсендә әңгәмә корып утырдык.
– Соңгы вакытта мин Гариф Ахуновның «Хәзинә» романын укып чыктым. Син укыган идеңме? – дип сораган иде ул анда. Мин бу романны студент чагында ук укып, хәтта аның буенча курс эше язуымны да әйткәч, ул җанланып китте.
– Шәп язучы ул Гариф. Романын бертын эчендә укып чыктым. Сюжеты, композициясе, теле шәп.
Аннары үзенең киңәшен бирде:
– Редакция урындагы иҗат көчләренең штабы, редактор шул штабның начальнигы булырга тиеш. Татар, башкорт әдәби журналларын карап бар.
Менә шундый зур кеше – өлкә комитетының пропаганда-агитация, ягъни, үзебезчә әйтсәк, үгет-нәсыйхәт эшләрен алып баручы Таһир Ахунҗанов, барлык зур эшләрен ташлап, зур булмаган Чакмагыш районы газетасы редакциясенә шалтыратырга булган.
Телефон чыкылдап куйды, һәм Таһир Исмәгыйль улының ягымлы тавышы яңгырады.
– Ни хәлләрдә, мөхәррир Хәйдәр?
– Сезнең хәер-фатихагыз белән әйбәт бара, Таһир Исмәгыйлевич.
– Иҗат уңышларыгыз ничек? «Игенче»дә әдәби битләр чыгамы?
– Айга бер мәртәбә бирәбез.
Болар әңгәмә башында әйтелә торган дежур сүзләр иде. Аннары Таһир Ахунҗанов төп фикеренә күчте:
– Ташкенттан журналист, галим Исхак Зәбиров килде. Әле минем янда утыра. Ул Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында китап яза. Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында йөреп килергә уйлый. Мусалар турында лекцияләр дә укыячак. Бүген ул Илешкә китә. Иртәгә сезгә килер. Яхшылап кабул итегез, йөртегез һәм озатып куегыз! Мин әйткәннәрне үзегезнең райком секретарена җиткерерсең.
Шул көнне үк мин бу әңгәмәнең эчтәлеген үзебезнең райком секретарьлары Фәрит Дәүләтшин һәм Ягъфәр Ракиповларга җиткердем. Ташкент кунагын кабул итү, урнаштыру, очрашулар үткәрү, озату мәсьәләләрен конкрет сөйләштек.
Икенче көнне кичке якта кунагыбызны көтсәк тә, ул күренмәде. Өченче көнне дә килмәде. Дүртенче көнне иртән генә Илеш районы машинасы аны безгә алып килде.
Урта буйлы, тулы гына гәүдәле кеше иде ул. Йөзендә һәрчак шат елмаю чаткылары сизелеп тора. Күзлеген салса, йөзе самими сабыйлар рәвешенә керә иде.
Райкомда кыска гына вакыт сөйләшкәннән соң, «Победа» колхозының Имәнлекул авылына чыгып киттек.
Уттай урак өсте иде. Төш вакытында комбайнчылар тамак туйдырырга туктадылар. Шул моменттан файдаланып, без Исхак агага сүз бирдек. Ул бик тиз арада игенчеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте. Комбайнчылар, шофёрлар ашауларын онытып, Муса Җәлилнең тормыш, иҗат, көрәш юлы турында сөйләгәнне тыңлый башладылар. Бик күп сораулар бирделәр. Очрашуны ярты сәгатькә дип планлаштырган булсак та, бер сәгать чамасына сузылды.
– Булды, егетләр, калганнарын урак беткәч сөйләшербез, – дип, комбайнчыларны эшкә озаттык.
Имәнлекулдан кайтып барганда, мин Илеш районында Ташкент кунагын ничек каршылауларын сорадым.
– Искиткеч күңелле булды андагы очрашулар, – диде Исхак ага. – Райкомның беренче секретаре Тәлгать Рахманов үзе йөртте бит. Бер көннән соң китәм дигән идем дә җибәрмәде. Ике көн буена районның аркылысын-буен йөреп чыктык. Һәм ике көн буена беренче секретарь миннән Муса Җәлил һәм җәлилчеләр турында сөйләтте. Илеш кешеләре милләтебезнең бөек улы Муса Җәлил турында күбрәк белергә телиләр.
Беренче секретарьлары гаҗәп эрудицияле, районга килгән һәр кешегә аеруча игътибарлы һәм ихтирамлы булганын аңладым. Җитәкчеләре булдыклы булгач, районнары да Башкортстанда иң беренче сафта бара икән.
Үзе турында якты хисләр уятып, Ташкент кунагы яшәгән ягына кайтып китте.
Район газетасында аның турында түбәндәге мәкаләне бастырдык.
«Язучы белән очрашу.
Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы күпләрне кызыксындыра. Байтак язучылар, тәнкыйтьчеләр, әдәбият һәм сәнгать осталары бу героик тормышның төрле чорларын ачыклыйлар, өйрәнәләр, зур тикшеренүләр алып баралар. Алар арасында Ташкент шәһәрендә яшәүче язучы Исхак Зәбиров та бар.
Быел Татарстан китап нәшриятында аның җәлилчеләр турында китабы басылачак. Җәлил җитәкләгән яшерен оешмада Башкортстанның батыр улы, сугышка кадәр Кандра район Советы башкарма комитеты председателе булып эшләгән Ян Габдуллин да була. Язучы И. Зәбиров аның турында документаль повесть язган һәм күптән түгел генә аны Башкортстан китап нәшриятына тапшырган.
Язучы «Белем» җәмгыятенең актив лекторы булып тора. Башкортстанга килүеннән файдаланып, аңа Муса Җәлил турында лекцияләр укырга тәкъдим ителә. Ул Дүртөйле, Илеш, Кушнаренко, Чакмагыш районнарында булып, авыл эшчәннәре белән очрашты. Безнең районда ул «Победа», Фрунзе исемендәге колхозларда, район ДОСААФ оешмасында, район культура работникларына лекция укыды.
Район газетасы редакциясе һәм типография коллективы белән очрашты.
Аның чыгышы һәр урында зур кызыксыну тудырды».
Шул елның көзендә Илеш районы үзәге Югары Яркәй авылында журналистларның иҗади очрашуы үтте. Без, Дүртөйле, Илеш, Кушнаренко, Чакмагыш журналистлары, бер кустка берләшеп, ел саен чиратлап бер районда очрашып тордык. Ул елда Илешкә бару чираты җиткән иде.
Мондый очрашуларда райкомның беренче секретарьлары журналистлар алдында чыгыш ясый. Без инде аны газета теленә күчереп, пресс-конференция дип атый торган идек.
Шулай итеп, яшәп килгән гадәт буенча Илеш райкомының беренче секретаре Тәлгать Лотфулла улы Рахманов безнең белән пресс-конференция үткәрде. Без аны зур игътибар белән тыңлап утырдык.
Тәлгать абый безнең тирә районнарда гына түгел, ә бөтен республикада иң абруйлы, иң булдыклы җитәкче булып саналды. Иң югары уңыш аларда, иң күп төзелешләр (хәтта Базы елгасы ярына бетон плитәләр җәеп бетерделәр) аларда, хәтта Мәскәүләрдән тәҗрибә эзләп килгән барлык кунак аларда иде.
Тәлгать Лотфулла улы шул чорның легендар шәхесе булды: Бөек Ватан сугышы каһарманы, Социалистик Хезмәт Герое, РСФСР Югары Советы депутаты, иң көчле партия хезмәткәре.
Илештә булган иҗади очрашуның төп темасы «Газета битләрендә яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү мәсьәләләрен яктырту» дип атала иде.
Пресс-конференция үткәргән беренче секретарьның чыгышы да, нигездә, шушы темага багышланды. Шушы мәсьәләләр турында сөйләгәндә, ул җай гына итеп Муса Җәлил һәм җәлилчеләр батырлыгын тасвирлый башлады. Әдәбият дәреслекләрендә, газеталарда Мусалар турында язылганнарны гына түгел, ә теманы тирән итеп ачып, күпчелек халыкка билгеле булмаган кызыклы фактларга таянып сөйли иде ул. Һәрнәрсәдән хәбәрдар булган журналист халкы хәтта аптырап калды. Каян шулкадәр күп белә бу? Берәр китаптан укыганмы? Берәрсе сөйләгәнме?
Ә миңа бу хәл аңлашыла иде. Боларны аңа Исхак ага Зәбиров сөйләгән бит. Теге вакыт алар ике тәүлек буена бергәләп Илеш районы басулары буйлап юкка гына йөрмәгән.
Димәк, Тәлгать абый Ташкент кунагы сөйләгәннәрне мыегына чорный барган. Һәм менә бүген ул безгә җәлилчеләр турында хәтерендә сакланган хәбәрләрне чыгарды да салды.
Шул чагында Тәлгать абыйга карата булган ихтирамым тагын да артты. Тәнәфес вакыты җиткәч, мин аның, янына барып, кулларын кыстым:
– Рәхмәт, Тәлгать абый! Мусаларны шушылай олылаганыгыз өчен аеруча зур рәхмәт!
Тәлгать Лотфулла улы, гадәтенчә тыйнак кына елмаеп:
– Муса Җәлил ул – татар кешесе өчен горурлык символы. Журналистлар кебек зыялы халык аның турында аеруча күп белергә тиеш. Шуны уйлап, теге вакытта Исхак Хөсәен улы сөйләгәннәрне сезгә җиткерергә булдым.
Исхак ага белән озак кына хат аша хәбәрләшеп тордык. Ике елдан соң ул безнең якларга тагын килеп чыкты. Шундый ук кызыклы очрашулар үтте.
Татарстан китап нәшриятында урыс телендә «Джалиль и джалильцы» дигән китабы басылып чыккач, аны да җибәрде. Безнең редакция коллективындагы барлык иптәшләр дә бу китап белән танышып чыктылар.
Әйе, Исхак ага Муса Җәлилнең тормыш, иҗат һәм көрәш юлын тикшерүдә гаять зур өлеш кертә. Бу җәһәттән аның Ташкентта яшәве дә уңай роль уйный. Мусаның күп кенә туганнары, көрәштәш дуслары, танышлары, бергә укыган һәм эшләгән иптәшләре Ырымбур өлкәсендә, Урта Азия якларында яшиләр.
Аларны эзләп табу чагыштырмача җиңелрәк була.
Шулай итеп, язучы һәм журналист үзенең тикшергән темасы буенча бай материал туплый. Әлбәттә, эзләнүләр Урта Азия, Ырымбур якларында гына бармый. Ул Татарстан, Башкортстан җәлилчеләре белән дә очраша яисә хат алыша. Мусаның икенче дәфтәрен төрмәдән алып чыгып, Туган иленә тапшыручы Бельгия патриоты Андре Тиммерманс, немец тикшерүчесе Леон Небенцаль, композитор Латыйф Хәмиди, Мусаның абыйсы Ибраһим, сеңелләре Зәйнәп һәм Хәдичә, «Хөсәения» мәдрәсәсендә Муса белән бергә укыган Кадыйр Мостаев, шулай ук төрле елларда Муса белән очрашкан Фатыйх Солтанов, Яков Сивожелезов, Гайшә Мөхәммәдиева, Ибәтулла Таналин, Ашира Катеева, Кәшфи Бөдәйли, Рәхим Габдрәхимов, Гайшә Байчурова, Ибраһим Кадыйров, Рәшит Айдаров, Зиннәт Фәтхуллин һәм башкаларның истәлекләре аның китабында урын алган. Бу кешеләрнең күпләре белән гаилә дуслары булып китәләр.
ХӘБӘРСЕЗ ЮГАЛМАДЫ ДИП…
ЮРИЙ КОРОЛЬКОВ
Юрий Михайлович Корольков «Не пропавший без вести» дигән китабында болай дип яза:
«1950 елның язына кадәр мин Берлинда корреспондент эшендә булдым. Аннары Мәскәүгә килдем. Очраклы рәвештә урамда якын танышым, шагыйрь Илья Френкельне очраттым. Ул бик борчылган кыяфәттә иде. Ул миңа татар теленнән урысчага тәрҗемә ителгән шигырьләр күрсәтте. Муса Җәлилнекеләр икән. Аларны Бельгиядән җибәргәннәр.
Ул «Ышанма» дигән шигырьдән берничә юлны миңа укып күрсәтте. Мине бу юллар тетрәндерде. Илья Френкель сөйләп китте: «Муса әсирлектә үзен начар яктан күрсәткән дигән хәбәр таралган. Имеш, кемдер аны немец формасында күргән. Әмма болай булуы мөмкин түгел. Шундый шигырь язган кеше хыянәтче була алмый».
Ильяның дулкынлануы миңа да күчте. Без шул ук көнне шагыйрьнең хатыны Әминә ханым янында булдык. Ул кызы Чулпан белән бергәләп Мәскәүнең Столешников тыкрыгындагы кечкенә коммуналь фатирда яши иде.
Без Казанга, шагыйрьнең дусларына, шулай ук ул чагында СССР Язучылар союзын җитәкләгән Александр Фадеев һәм Алексей Сурковка хат яздык.
Эзләнү эшләре башланды. Әмма безнең кулда ул чорда шагыйрьнең шигырьләре генә иде. Аларны өйрәнеп, сугышчан юлын белергә тырыштык.
Акрынлап документлар, хатлар, шул вакыйгаларның шаһитлары табылды. Еллар үтте. Һәм гомумкөч белән без патриот-шагыйрьнең тормыш һәм көрәш юлын ачыкладык».
Юрий Корольков 1959 елда Мәскәүдә Җәлил турында урыс телендә «Жизнь – песня» исемле беренче китабын бастыра. 1960 елда Мәскәүдә «Через сорок смертей» исемле документаль повесте дөнья күрә. 1972 елда «Политиздат» нәшрияты «Герои Советской Родины» сериясендә «Не пропавший без вести» дигән китабын 150 мең данәдә бастырып чыгара.
Бу китаплар Советлар Союзының төрле тарафларына җибәрелә. Аны кызыксынып укыйлар.
Китап белән танышучылар арасында әсирлектә «Идел-Урал» легионында, француз партизаннары сафында булган кешеләр дә табыла. Кайберәүләре китап авторына хат язалар. Ю. Корольков андыйлар белән очраша, алар турында үзәк газета-журналларда мәкаләләр яза.
Әйтик, 1956 елның 3 мартында «Литературная газета»да аның «По следам песен Джалиля» дигән мәкаләсе чыга. Язучы анда әсирлектә булган, безнең республиканың Эстәрлетамак шәһәрендә яшәүче, балта остасы булып эшләүче Тәлгать Гыймранов турында сөйли. Бу кеше сугыш чорында әсирлектә булган. Лагерьларда ятканда, ул әсирләр арасында йөргән шигырьләрне үзенең блокнотына күчереп язган. Башта бу шигырьләр Муса Җәлилнеке дип йөртелә. Соңрак төрле авторларныкы булуы ачыклана.
«ОТВАГА» ГАЗЕТАСЫНДА
ВИКТОР КУЗНЕЦОВ
Виктор Александрович Кузнецов 1913 елда Тверь өлкәсе Кесова Гора станциясендә туган. 1931 елдан алып «Ленинский завет» район газетасында әдәби хезмәткәр һәм җаваплы секретарь булып эшли.
1936 елда «Правда» исемендәге Бөтенсоюз Коммунистик журналистика институтына укырга керә. 1938 елдан алып В. И. Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогия институтында укый. Бер үк вакытта ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы редакторлар Үзәк кабинетында референт булып эшли.
Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның 3 июлендә халык ополчениесенә языла. «За Отечество» газетасының җаваплы секретаре, 2 нче Удар армия газетасы «Отвага»да җаваплы секретарь булып эшли. 1944 елга кадәр фронтта була. Ленинград шәһәрен азат итүдә катнаша.
1950 елда Хәрби-дипломатия академиясен тәмамлый һәм шунда эштә кала. 1957–1960 елларда Канадада дипломатик эштә була.
Виктор Кузнецовның 1996 елда Казанда «Моя книга памяти» дигән китабы дөнья күрә.
Автор аны Муса Җәлилнең тууына 90 ел тулуга багышлаган. Китапта авторның сугыш чорында язган көндәлекләре бирелгән. Әсәр исеменең астына «Дневник из долины смерти» дигән сүзләр язылган.
Автор сугыш чорында көндәлекләр яза. Китапта аларны шул рәвешчә, берни дә үзгәртмичә бирә.
«16 апреля. На днях наш редакционный коллектив пополнился ещё одним новым сотрудником – приехал Муса Джалиль, известный татарский поэт, который производит впечатление серьёзного и энергичного журналиста. В редакцию его привёз из Малой Вишеры Лев Моисеев. Они знакомы ещё по совместной довоенной учёбе в МГУ. Лев Александрович отзывается о нём в высшей степени похвально. Сейчас он знакомит Залилова с редакционным коллективом, представил его в политотдел, вместе они ездят в подразделения и части армии».
2 нче Удар армия чолганышта калгач, аны коткару өчен, безнең командалык зур тырышлык куя. Чолганышта калганнар – эчтән, аларны коткарырга килүчеләр тыштан һөҗүм итеп, тар гына бугаз-коридор ачуга ирешәләр. Дошман шул бугазны буып алып, безнең гаскәрләрне тулысынча чолгап алырга тели. 24 июньдә дошманның 300 автоматчысы Армия штабына һөҗүм итә. Штабта булучылар, түгәрәк оборона тотып, Мясной Борга якынаялар. Штабтагы барлык документлар юк ителә. Типографияне дә юк итәргә дигән команда була. 24 июньнән 25 июньгә каршы төндә тар коридор буйлап «Отвага» газетасы редакциясенең кайбер хезмәткәрләренә чолганыштан чыгу мөмкинлеге туа. Әмма Муса Җәлил алар арасында булмый.
ТАРИХЧЫ КҮЗЛЕГЕННӘН
ӘБДЕЛХАН ӘХТӘМҖАН
Әбделхан Абдрахман улы Әхтәмҗан 1930 елда Мәскәүдә туа.
Тарих фәннәре докторы (1974), профессор (1976), СССР Чит ил эшләре министрлыгының 1 класслы советнигы (1983). 1958–1975 елларда Россия Федерациясе Чит ил эшләре министрлыгының Мәскәү халыкара мөнәсәбәтләр институтында Европа илләре һәм Америка тарихы, сәясәте кафедрасында укытучы булып эшли. 1978 елдан алып шул кафедраның мөдире вазифасын башкара. Бер үк вакытта 1960–1962 елларда Халыкара мөнәсәбәтләр институтының нәшриятында баш редактор булып тора.
Россия белән Германия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр тарихы турында фәнни хезмәтләр яза.
Әбделхан Абдрахман улы «Моабит дәфтәрләре» басылып чыкканнан алып патриот-шагыйрь һәм аның көрәштәшләренә багышланган китапларны, башка материалларны җыя башлый. Ярты гасыр эчендә алар гаять күп туплана. 1960 еллардан башлап Ә. Әхтәмҗанның Җәлил төркеменең язмышы, Германиядә Каршылык хәрәкәтендә катнашучылар турында тикшерелгән мәкаләләре төрле басмаларда күренә башлый.
Үткән гасырның 90 нчы елларында ул ветераннар һәм җәмәгатьчелек делегацияләре составында берничә мәртәбә Берлинда була. Анда ул Җәлил һәм аның көрәштәш дусларының әсирлектә, милли легионда, төрмәдә булулары турында өстәмә фактлар һәм материаллар алып кайта. Эзләнүләрнең нәтиҗәсе буларак, Мәскәүдә, Казанда, Берлинда чыгучы газета-журналларда мәкаләләре, интервьюлары басыла. Аеруча бу тема Казанда урыс һәм татар телләрендә чыга торган «Татарстан» журналында, Мәскәүдә урыс телендә чыгучы «Татарские новости» газетасында нык яктыртыла.
Ул «Россия–Германия дуслыгы лигасы» советының рәистәше итеп сайланган.
2006 елда Әбделхан Әхтәмҗанның ике китабы басылып чыга. Казанда урыс телендә басылганы «Муса Джалиль и его соратники в сопротивлении фашизму» дип атала.
Мәскәүдә «Инсан» нәшриятында шулай ук урыс телендә басылганына «Муса Джалиль в Москве» исеме бирелгән.
Бу китапларга кертелгән очеркларда автор Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең дошман тылындагы эшчәнлегенә зур тарихчы күзлегеннән чыгып бәя бирә.
Бу җәһәттән «Документ к истории Татарской группы сопротивления» дигән бүлектәге юллар аеруча әһәмиятле.
«…Армия генералы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев белән бергә без, «Россия – Германия дуслыгы лигасы» вәкилләре сыйфатында, 2002 елның гыйнварында Берлинда булдык. Германия Бундестагы утырышында катнаштык. Анда Германия Президенты Иоханнес Рау чыгыш ясады. Утырыш фашизм корбаннарын хәтерләү чаралары планына ярашлы рәвештә үткәрелде.
Шунда «Германское сопротивление» музее дирекциясендә дә кабул ителдек. Музей директоры Иоханнес Тухель мемориал хезмәткәрләре тарафыннан яңа документ табылуы турында әйтте. Ул документ нигезендә хәрби әсирләрнең татар төркемен нацизмга каршылык күрсәтүдә катнашучылар дип исәпләргә мөмкин.
«Признано, что своими действиями подпольщики нанесли ущерб нацистскому режиму. Их действия квалифицированы как подрыв военной мощи рейха и содействие противникам нацистского рейха».
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.