Текст книги "Ватанга тугры калдылар"
Автор книги: Айдар Басыров
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 26 (всего у книги 40 страниц)
Ярый әле, фоторәсемнәре сакланган. Берсендә – Канталь департаментының Белбе шәһәре күренеше. Бу тирәләрдә дә сугышып йөри Галим. Фоторәсемнең артына аның кулы белән түбәндәге сүзләр язылган: «Бу шәһәр макизарларның үзәге булды. Бер-ике мәртәбә генә түгел, ә һәр көнне без аның аша кулларыбызга флаг тотып үттек. Партизаннарны хезмәт сөюче кешеләр каршы алып һәм озатып калдылар. Фрицлар бирегә борын төртергә курыктылар. Шәһәр тулысынча хәвефсез хәлдә булды. Тирә-якта таулар, урманнар, ә аларда партизаннар иде».
Берничә фоторәсемдә Галим Садыйков Кызыл Армия лейтенанты формасында төшкән. Ул Момуши француз шәһәрчегендә Германияне җиңү уңае белән оештырылган митингта чыгыш ясый. Үзе трибуна артында, микрофон алдында тора, тирә-ягында – шатлыклы елмаючы кешеләр. Французлар җиңү уңаеннан күккә күгәрченнәр очыра. Фоторәсем артына түбәндәге сүзләр язылган: «Бу тирәләрдә 1944 елда канкойгыч сугышлар барды. Француз халкының иреге һәм бәйсезлеге өчен йөзләгән кешеләр үзләренең гомерләрен бирде. Хәзер меңләгән кешеләр – француз патриотлары, йодрыкларын кысып, тантаналы төстә «Вива, капитан Александр!», «Вива Де Ля Арме Руж!» дип кычкыралар».
Тагын да берничә фоторәсемдә Садыйков француз офицеры формасында, совет погоннарында. Ул Лионда Бөек Октябрь социалистик революциясенең 27 еллыгы уңае белән оештырылган парадта совет батальонының байрагын тотып бара. Трибунада – совет һәм француз офицерлары. Фоторәсем артына француз телендә түбәндәге сүзләр язылган: «ФФИ комменданты Альберт корал буенча үзенең урыс дусты Садыйковны һәрчак үрнәк дип исәпли».
Фоторәсемнәр артында язылган сүзләр буенча фикер йөрткәндә дә, аның гаять иҗади карашлы кеше булганлыгын аңларга мөмкин.
Әйе, ул гаять батыр да, лирик күңелле кеше дә була. Әгәр дә 37 яшендә гомере өзелмәгән булса, Муса Җәлил, аның көрәштәшләре, легиончылар, француз партизаннары турында ул гаять күп нәрсәләр сөйләгән булыр иде.
Әгәр аның көндәлеге сакланган булса, француз партизаннары сафында йөргән безнең як егетләренең батырлыклары турында, бәлки, хронологик тәртиптә тулы мәгълүмат алган булыр идек. Кызганыч ки, боларны белергә язмаган.
БАШКОРТ ДАЛАСЫ БӨРКЕТЕ
ӘЛШӘЙ РАЙОНЫ ТАШЛЫ АВЫЛЫ БАТЫРЫ
ХӘНИФ (БОРИС) МӨХӘММӘТОВ
Мөхәммәтов Хәниф Нурмөхәммәт улы 1916 елда Әлшәй районының Ташлы исемле данлы башкорт авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Әсирлектә, «Идел-Урал» легионында, аны Борис дип йөртәләр.
Хәниф шул авылда җидееллык мәктәп тәмамлый. Яшьтән үк бар нәрсәгә сәләтле булып үсә. Матур итеп гармунда уйный, җырлый, бии белә. Авылдагы үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөри.
Аның спортка сәләтле булуын да авылдашлары яхшы хәтерли. Җиңел атлетика, чаңгы, волейбол белән шөгыльләнә. Сабантуйларда, спартакиадаларда катнашып, призлы урыннар ала.
Яше җиткәч, аны Кызыл Армия сафларына алалар. Казанга хәрби училищега укырга җибәрәләр.
1939 елда туган авылы Ташлыга ялга кайта. Шунда ул укытучы кыз Гарифә белән таныша. Ике яшь йөрәк язмышларын кушарга карар итәләр. Заманына күрә тыйнак кына итеп туй да оештыралар.
Яшь кәләшне авылда калдырып, Хәниф училищеда укуын дәвам итәргә китә. 1939 елның ахырында аны ак финнарга каршы сугышка озаталар. Гарифәсенә ул бик еш хатлар яза. Бер хатында җиңелчә яралануын хәбәр итә. Кәләше ул чагында Ташлы җидееллык мәктәбендә укыта.
1940 елның язында ак финнар белән сугыш тәмамлана. Лейтенант Мөхәммәтовны 139 нчы укчы дивизиянең 609 нчы полкы составында рота командиры итеп тәгаенлиләр. Ул Көнбатыш Украинага, Тернополь өлкәсенең Копычинцы шәһәренә җибәрелә.
1940 ел ахырында Хәниф туган авылына кайтып, декреттагы Гарифәне үз янына алып китә.
Үкенечкә каршы, бәхетле тормыш өзелә: фашист илбасарлары СССРга һөҗүм итә. Сугыш чыккан көнне, 22 июньдә үк кич сәгать 7 дә Хәниф яшь кәләшен күкрәгенә кысып, аның белән хушлаша. Бу аларның соңгы күрешүе була. Алар сигез генә ай бергә торып калалар.
Хәниф 609 нчы полк составында Ватанны дошманнан сакларга ут эченә китә.
Сугыш башлану белән, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләрен тылга озату турында приказ чыга. Гарифә Мөхәммәтованы да Башкортстанга җибәрергә булалар.
Ул чактагы юл газапларын бик озак сөйләп булыр иде. 1941 елның 12 августында гына Гарифә туган авылы Ташлыга кайтып җитә. 6 сентябрьдә аның улы туа. Аңа Валериян дигән исем бирәләр.
Гарифә иренең язмышы турында берни дә белми. Үз чиратында Хәниф тә хатынының язмышы турында бик озак вакыт хәбәрдар булмый. Концлагерьда чагында уйламаганда авылдашы С. Нафиковны очраткач кына, Гарифәнең туган авылына кайтып җитүен ишетеп шатлана.
Гарифә, иренең язмышын ачыклау максатында, төрле урыннарга мөрәҗәгать итеп карый. Әмма һәрчак «хәбәрсез югалды» дигән җавапны гына ала.
Иренең язмышы турында Гарифә 1970 еллар башында гына белә. Бу вакытта язучылар, журналистлар, галимнәр Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында бай материал туплыйлар. «Идел-Урал» легионы, анда кемнәр катнашуы турында да күп мәгълүмат җыела.
Легионның 825 нче батальонын партизаннар ягына алып чыгуда Хәниф Мөхәммәтовның тырышлыгы зур була. Ул батальондагы яшерен оешманың җитәкчесе, батальонны партизаннар ягына алып чыгуны әзерләүче була. Бу турыда Сафа Шәрәфиев, Караматулла Әхсәнуллин, Шакир Алкаев һәм башка легиончылар, сугыш беткәч, дәүләт иминлеге органнарында тикшерү үткән вакытта бертавыштан раслыйлар.
* * *
Хөсәен Мөхәммәтов та 1943–1944 елларда совет контрразведкасы «Смерш» кулында чагында, сорау алулар вакытларында бу фикерне күп мәртәбәләр кабатлый. Ул батальонда баш күтәрүне әзерләүче Хәниф булуын, баш күтәрергә вакыт җиткәч кенә, аның каядыр юкка чыгуын әйтә.
…Хәниф Мөхәммәтов, әсирлеккә эләккәч, үзенең рота командиры булуын яшерә. Бөтенләй билгесез булган 169 нчы полкның рядовое итеп күрсәтә, Борис дигән исем ала.
Үзенең яшен дә өч елга кечерәйтә. 1916 елда туса да, 1919 елгы итеп яздыра. Болай булганда, аның кадровый офицер икәнлеген берничек тә исбат итеп булмаячак, имеш, яшь кеше кай арада хәрби училище тәмамласын инде?!
Әнә шулай Борис булып лагерьдан лагерьга йөри, ниһаять, Седльце лагерена китерелә.
Аны бу лагерьдагы лазаретта парикмахер итеп куялар. Лазаретта әсирләр күп була. Күпчелеге ачлыктан һәм ашказаны чирләреннән җәфалана.
Польшаның Седльце шәһәрчегенең читендә урнашкан концлагерь «Шталаг-366» дип атала.
…1942 елның августында биредә әлегә кадәр күрелмәгән хәлләр башлана. Аппельплацта, ягъни лагерьның әсирләр тезелеп тора торган мәйданында «Ахтунг… Рихте!.. Линке!.. Лиген!.. Ауф!..» дигән тавышлар яңгырый.
«Шталаг-366»ның махсус блогында ике меңләп кеше була. Биредә әсир төшкән Идел буе, Урал ягы халыкларын хәрби һөнәргә, немец армиясе тәртипләренә өйрәтү бара.
Өсләрендәге киемнәре генә бик чуар була. Берәүләре тузып беткән гимнастёркадан, икенчеләренең өстендә – күпне күргән француз яисә поляк френчлары, аякларында – агач башмаклар «холцшуе».
Чәчен алдырырга кергән һәр әсир белән Хәниф сөйләшеп китә. Немецларда рядовой булып язылса да, тәҗрибәле кадровый офицер буларак, ул инде кешеләрне тану буенча шактый зур тәҗрибә туплый. Ачлыктан җәфа чиккән меңләгән әсир беренче карашка гына бертөрле күренә. Асылда, күп билгеләре буенча кешегә бәя биреп була. Беренче чиратта кешеләрнең күз карашлары күп нәрсәне аңлата. Берәүләрнең күзләрендә «чебеннәр»гә (татар-башкорт әсирләре немецларны шулай атый) карата ялагайлык билгеләре күренеп тора. Икенчеләре карашлары белән дошманга нәфрәт уты чәчә. Өченчеләре гомеремнең чигенә җиттем дип кул селтәгән. Бар нәрсәгә битараф карый.
Хәниф чәч алдырырга керүчеләр арасыннан беренче чиратта якташларын эзли. Арада андыйлар да бар икән. Туймазы районы Райман авылыннан Вәли Лотфуллин белән бик тиз уртак тел таба. Бу егет, танышкан вакытта ук, немецларны аты-юлы белән сүгеп ташлый.
Алар бергәләп хәрәкәт итәргә, фикердәшләр эзләргә, кешеләрдә җиңүгә өмет уятырга, беренче мөмкинлек булу белән качарга дип сүз куешалар.
Эшне бик яшерен төстә алып бару кирәклеге турында да сүз була. Һәркем белән икәүдән-икәү, күзгә-күз карашып кына сөйләшергә кирәклеге искәртелә.
Бераздан Хәниф Башкортстан егетләре Галимҗан Галиев, Хөсәен Мөхәммәтов, Зәки Зөбәеровлар белән танышып, дуслашып китә.
Аларга инженер Габдрахман Хәкимов, политрук Харис Ганиев һәм Гыйззәтуллин дигән егетләр кушыла. Болар өчесе дә Татарстаннан була.
Шулай итеп, КФП (контрфашистик пропаганда) дигән төркем оеша. Немецлар легионга язылу турында үгетләү эшләре башлагач, бу төркем киңәшмәгә җыела. Озак кына бәхәсләрдән соң аларның барысы да легионга язылырга булалар.
– Безнең башка юлыбыз юк, – ди Хәниф.– Биредән качарга уйласак, полицайлар эләктерәчәк. Легионнан качу берничә мәртәбә җиңелрәк булачак. Без күчмәсәк тә, легион барыбер оешачак. Без, патриотлар, читтә дә калдык, ди. Ул чагында гади легиончыларга кем йогынты ясар? Без, легионга язылып, халыкны үз артыбыздан ияртергә тиешбез.
…500 кеше чамасында булган беренче партия әсирләрне 1942 елның 5 сентябрендә Седльцедан Едлинога алып китәләр. Бу төркемдә Хәниф Мөхәммәтов, Хөсәен Мөхәммәтов, Галимҗан Галиев, Вәли Лотфуллиннар да була.
29 сентябрьдә тагын да 500 ләп кеше озатыла. Зәки Зөбәеров ниндидер сәбәп белән Седльце лагеренда торып кала. Аны эшче батальоннарда врач итеп калдыралар.
Едлинога күчерү өчен, аларны башта конвой белән станциягә китерәләр. Товар вагоннарына төяп, ишекләрен тимерчыбыклар белән бәйләп куялар. Едлино легион штабы урнашкан Радом шәһәреннән 12 чакрымда була.
Бер атна карантинда булганнан соң, барлык легиончыларны да лагерь плацына, ягъни мәйданына тезәләр. Легионфюрер, ягъни «Идел-Урал» легионы командиры, майор Зекендорф, гауптман Шмидт, обер-лейтенант Крюге сафлар буйлап үтәләр. Легионфюрер шактый өлкән яшьтәге ябык кына карт була. Ул урыс телендә әйбәт кенә сөйләшә. Бу юлы аның сүзе артык озын булмый:
– Легиончылар герман командалыгы күрсәткән яхшылыкны акларлар, үз Ватаннары – Идел-Уралны азат итәр өчен, урыс большевикларына каршы батырларча көрәшерләр, – ди ул. Шуннан команда бирә: – Кем Кызыл Армиядә офицер званиесендә булган, шул – ун адым алга!
Хәниф беренчеләрдән булып алга атлый. Аның артыннан Хөсәен Мөхәммәтов, Гыйззәтуллин кузгала.
Аннары старшина һәм сержантларны, артиллеристларны, сапёрларны, элемтәчеләрне, шофёрларны сафтан чыгарга кушалар. Мулла юкмы, дип сорыйлар, анысы булмый.
Иң башта батальонның умыртка сөяге булган штаб ротасын оештыралар. Аңарга дүрт взвод кертелә: артиллерия, сапёр, элемтә, хуҗалык эшләре.
Яшерен оешма әгъзаларыннан Гыйззәтуллин – рота командиры, Йосыпов, Хөсәен Мөхәммәтов, Галимҗан Галиев, Рәхимов – взвод командирлары, Вәли Лотфуллин рота старшинасы итеп билгеләнә.
Рота белән эшләү өчен, дистәгә якын инструкторлар, немец унтер-офицерлары һәм солдатлары, ике тәрҗемәче – «фольксдойче», ротаның немецлар ягыннан куелган командиры штабс-фельдфебель Брюкке беркетелә.
Яшерен оешма җитәкчеләре барлык команда постларына үз кешеләре куелуга нык шатлана, әлбәттә. Легионга язылыргамы-юкмы дигән зур сорау торганда, язылырга, башка легиончыларны көрәш юлына юнәлтергә, үз артларыннан ияртергә дигән карарга килү дөрес була.
Хәнифне пулемёт-миномёт ротасы командиры итеп куялар. Ул кешеләрне өйрәнүне, яшерен оешма челтәрен киңәйтүне дәвам итә.
Аның ротасында 200 ләп легиончы була. Күпчелеге – Башкортстан һәм Татарстан кешеләре, кичәге колхозчылар. Пенза, Горький, Куйбышев, Ульяновск якларыннан булган мишәр диалектында сөйләшүче татарлар да хәтсез генә.
Күбесенең башы каткан, алар бит каһәрле язмыш нәтиҗәсендә әсирлеккә эләккән. Алай гына да түгел, инде менә немец гаскәре сафында исәпләнә. Киләчәктә ни буласын кем белә? Немецлардан исән котылсаң да, Туган илдә сине халык дошманы диячәкләр.
Октябрь ахырында 825 нче батальон төзелеп бетә. Штаб ротасыннан тыш, аңа өч укчы һәм пулемёт-миномёт ротасы кертелә. Батальон командиры итеп 50 яшьлек майор Цек билгеләнә. Хәниф Мөхәммәтов аның адъютанты итеп тәгаенләнә. Ул элек үтәгән пулемёт ротасы командиры вазифасына башка кеше куела.
Хәниф кешеләрне өйрәнүне дәвам итә. Легиончылар белән бәйләнешкә керә. Яисә аларны тыштан гына күзәтеп йөри.
Һәр взводта ышанычлы кешеләр булдыру максаты куела. Андый төркемне командирлар җитәкләсә, гомумән әйбәт дип уйлыйлар. Баш күтәрү вакытында аларга үзләренә буйсынган легиончыларны ияртергә кулай булачак.
Оешмага әгъза итеп алу дигән тәртип юк. Иң ышанычлы командирлар белән күзгә-күз карашып сөйләшәләр, киңәш-табыш итәләр, кемгә таянырга мөмкин булуны ачыклыйлар.
Кешеләрнең карашын белү артык кыен да булмый. Тыштан караганда, батальон тормышы немец уставы нигезендә бара. Әмма анда күзгә күренмәгән эчке тормыш та кайный. Немец мундиры кигән меңләгән кешенең үз Ватаны, язмышы, теле, гореф-гадәте дә бар бит әле. Биредә һәркемнең ничек тын алуын белеп торалар. Авылдашлар, райондашлар, бер төбәк кешеләре очрашып, якынаеп китәләр. Һөнәрләре, уртак танышлары һәм туганнары булганнар да очрый.
Батальон врачы, чуваш кешесе Григорий Жуков Кызыл Армиядә врач булган, аның чын фамилиясе Волков икән дигән хәбәр йөри. Хәниф үзенә таныш кешеләрдән гестапо филиалы «1 Ц»та эшләүче немецларның Жуков белән кызыксынуларын, аңардан бик яшерен рәвештә кайбер легиончылар турында сорашуларын ишетә. Күрәсең, Жуков та батальон белән баш күтәрү турында уйлыйдыр. Бу җәһәттән ул нидер эшләргә дә өлгергән инде. Ышанычлы легиончылар аңа яшерен эштә ярдәм күрсәтәләр.
Алар очрашып, бергәләп хәрәкәт итәргә сүз куешалар. Беренче нәтиҗәләр начар булмый. Барлык роталарда да җитәкче постларга үз кешеләрен куеп бетерә язалар. Беренче рота белән элекке танкист, кадровый командир, өлкән лейтенант Сабит Мифтахов җитәкчелек итә. Хәниф аның белән Седльцеда чагында ук дуслаша һәм Едлинога килгәч ялгышмаганын аңлый. Мифтахов үз янына антифашистик төркем оештыра. Аның составына үз ротасының взвод командирлары Фәйзуллин һәм 184 нче гаубица полкының политругы Гайнетдин Мөхәммәтшин керә.
Икенче рота командиры Сафиуллин кырысрак булса да, аңа да ышаныч белән карыйлар. Өченче ротада взводлар белән подпольщиклар Яхин һәм Харис Ганиев җитәкчелек итә. Дүртенче пулемёт-миномёт ротасы командиры белән дә уртак тел табалар. Штаб ротасында Хөсәен Мөхәммәтов һәм аның егетләре баш күтәрүгә сигнал булганны гына көтәләр.
Тик өченче рота командиры Минһаҗев кына соңыннан немецларга сатылган кеше икәнен күрсәтә.
Ноябрь аенда штаб ротасыннан элек – 2, аннан 3 легиончы кача. Бу, әлбәттә, подпольщикларның планына керми. Әмма алар мондый эшләрне туктата да алмыйлар. Һәркем, үз язмышын үзе уйлап, шушы авыр хәлдән чыгу юлын эзли бит.
Бу хәлдән соң батальонда кадрлар үзгәреше була. Гыйззәтуллинны штаб ротасы командиры вазифасыннан алалар. Бу рота командиры итеп Хөсәен Мөхәммәтов куела.
Сапёр взводының рядовойларыннан башлап командирына кадәр барлык кешеләрен гестапоның «1 Ц» бүлегенә – зондерфюрерга сорау алуга чакыралар.
Хәниф Мөхәммәтов та анда чакырыла. Ул барлык сорауларга да тыныч кына җавап бирә. Хәниф бу легиончыларның Радомда увольнение вакытында качу тарихын белгән була.
– Алар нигә качкан? – дип сорый зондерфюрер.
– Штаб ротасының шефы, штабс-фельдфебель Брюкке легиончыларга карата артык каты. Аз гына гаепләре өчен берничә солдатны каты җәзага тартты. Берәүне, ике килограмм бәрәңге алган өчен, Брюкке доклады буенча атып үтерделәр.
Зондерфюрер утыргычында талпынып куя. Кырындагы икенче немецка ачу белән нидер әйтә. Ә Хәнифкә борылып:
– Сез әйткән фикерләрне уйлап карарбыз. Шуны да белегез: ниндидер начар хәлне сизгәндә, барлык командирлар да безгә хәбәр итәргә тиеш. Барлык личный составка шуны да җиткерергә кирәк: тагы да качулар булганда, легион лагерьга кире кайтарылачак, – ди.
Әмма немецларны борчырлык хәлләр тукталмый. 5 декабрьдә, СССР Конституциясе көнендә, берничә батальонда антифашистик листовкалар таратыла. Аларны басма хәрефләр белән язганнар. Листовкалар батальоннарда яшерен оешма эшләвен, алар фашистларга каршы көрәшүен аңлату, легиончыларның рухын күтәрү өчен таратыла.
«1 Ц» бүлеге гестапочылары берничә көн тиреләреннән чыгардай булып йөриләр, күп легиончылардан сорау алалар. 1942 елның 9 декабрендә һич көтмәгәндә 1 нче һәм 2 нче батальоннарның рота командирлары Мифтахов, Гомәров, Латыйпов һәм башкалар кулга алына.
Гомәров исемле легиончы сугыштан исән кайта. 1914 елда туган бу Пенза ягы татарының тулы исеме Абдулла Сәлих улы Умяров була. Тикшерү органнары, еллар үткәч, аның 1949 елның маенда язылган аңлатмасын табалар: «Мине Едлинога 1942 елның ноябрендә китерделәр. Анда мин Седльце лагерендагы безнең яшерен төркем җитәкчесе, өлкән политрук Мөхәммәтовны күрдем. Ул инде биредәге хәлләрне яхшы белә, батальондагы кешеләрнең кәефләре турында хисләнеп сөйли иде. Ул миңа контрфашистик пропаганданы дәвам итәргә, аерым коммунистларны һәм вак төркемнәрне табып, аларны берләштерү буенча эшләргә кирәклеген әйтте.
Өлкән политрук шулкадәр кыю хәрәкәт итә, мин аны безнең лагерьга махсус рәвештә җибәрелгән кеше дип әле дә ышаныч белән әйтә алам.
Юл төзелешендә эшләгән поляклар аша без Мәскәү радиосының яңалыкларын ала, Кызыл Армиянең уңышларын белә, бу хәбәрләрне хәтта легиончыларга җиткерә идек.
СССР Конституциясе көне уңае белән без кулдан гына Конституциянең аерым статьяларын листовка итеп яздык. Кызыл Армиядә татар кызылармиячеләренең һәм командирларының башка милләтләр белән беррәттән хезмәт итүен әйттек. Бу фикер немец ефрейторы кулы астында хезмәт иткән легиончыларга аеруча көчле тәэсир итте.
9 декабрьдә көтмәгәндә мине 8 иптәшем белән кулга алдылар һәм легионда пропаганда алып баруда гаепләделәр. Кулларым бәйләнгән хәлдә, мине брезент белән капланган йөк машинасына утырттылар. Анда Кадыйров, Сәләхов, Сибәгатуллин, Латыйпов, Аитов һәм башкалар бар иде. Безне Радомга китерделәр.
Хыянәтче Аитов дигән кеше булган. Аны да сүз чынлыгына гына кулга алган булганнар».
Фашистлар Хәнифтән шикләнәләр. Аның яшерен эшчәнлеген ачыклау өчен, төрле чаралар күрергә тырышалар. Берчак аны «1 Ц» бүлегендә эшләүче обер-лейтенант Фраймунд үзенә чакырта. Бу кеше революциягә кадәр Россиядә лейб-гвардия Семёнов полкының штабс-капитаны була. Беренче империалистик сугыш вакытында әсирлеккә эләгә дә Германиядә кала.
– Сез элеккечә үк легионнан качу мөмкинлеген эзлисезме, компаниен фюрер? – дип башлый ул сүзен.
Хәниф тәүдә нигә чакырганнарын аңламыйча каушабрак кала. Әмма үзен тиз генә кулга ала.
– Мин сезнең сораудан аптырап калдым, господин обер-лейтенант. Качу турында уй минем башыма да кереп чыкканы юк.
– Ә ни өчен безгә хезмәт итәсез? Совет властен яратмауданмы? Әллә большевиклар әтиегезнең милкен тартып алдымы?
– Аек исәп мине Германиягә хезмәт итүгә китерде. Сез сугышны отасыз. Мин, ачтан үлүгә караганда, җиңүчеләр белән булу әйбәтрәк дип уйлыйм.
– Әгәр Германия җиңелсә?
– Минем кебекләргә артка юл юк. Большевиклар – компромиссыз халык. Мин бер ярны сайладым һәм шуннан борылырга уйламыйм.
– Сезнең ачык фикерегез миңа ошый, – ди гестапочы.
Бу турыда Хәниф Жуковка сөйли. Доктор аны тынычландыра. Немецлар яшерен оешманың эзенә төшә алмаган. Куркытыр өчен генә, берничә командирны кулга алырга булганнар. Аларның барысы да, Мифтаховны исәпләмәгәндә, 2 нче батальоннан.
1943 елның гыйнварында Хәнифне көтмәгәндә майор Зекендорф чакырта. Легион командиры, аның белән биш минутлап кына сөйләшеп, хәл-әхвәлен сораша. Аның турында батальон командирының уңай бәя бирүе турында әйтә. Аннары:
– Беренче батальон мөһим задание белән лагерьдан китәчәк. Нык тәҗрибәле кеше буларак, мин сезне 3 нче батальонны өйрәтү өчен калдырам. Сезнең урынга лейтенант Таҗиевны билгеләдем инде, – ди.
…825 нче батальон урнашкан урынга кайткач, ул тагын да берничә яңалык белде. Икенче һәм дүртенче рота командирлары Сафиуллинны һәм Абдулвәлиевне дә алыштырганнар. Берничә взвод командирын 2 нче һәм 3 нче батальоннарга күчергәннәр.
Немецларны башсыз кешеләр дип булмый. Яшерен оешма үз эшен җәелдергәндә, алар да тик ятмаган. Нидер сизенгәннәр, әмма кешеләргә тимәгәннәр. Менә хәзер батальон юлга чыгар алдыннан гына, алар барлык шикле командирларны тиз генә алыштырып куялар. Хәзер инде бу шартларда кешеләрне өйрәнү, элемтәләрне яңарту җиңел булмаячак.
Шул ук көнне Хәниф әйберләрен җыештырып ала да 3 нче батальонның бер барагына күчеп килә. Бу батальон командиры Гаушниц аның штаб ротасы командиры итеп тәгаенләнүен әйтә.
…Февраль башларында Едлинога «Идел-Урал» комитетының җитәкчесе Шәфи Алмас килә. Аңа Берлиннан берничә офицер ияргән. Аларны лагерьда рәсми рәвештә кабул итәләр. Кунаклар тигез итеп тезелгән легиончы рәтләре алдыннан үтәләр.
Хәнифнең аны элек тә күргәне бар иде. Бу юлы инде якыннан торып күрешәләр. «Идел-Урал» дәүләтенең булачак президентын ул игътибар белән карый. Һуш китәрлек бер җире дә юк икән. Гап-гади бер кеше. Урта буйлы, баш түбәсендәге пеләшен кырыйдагы чал чәчләре белән каплап куйган. Кыскарак калын борын, кыска гына муен. Вак адымнар белән йөри.
Рәсми кабул итү үткәч, ул үз янына бертөркем өлкән командирларны җыя. Барысын да өстәл артына дәшә дә чемоданыннан берничә аракы шешәсе чыгара. Сыекчасын салгач, теш аралаш алтыннарын ялтыратып тост әйтә: «Ярый, безнең 1 нче батальоныбыз уңышы өчен! – Беренче тостны күтәргәч, тагын да әйтеп куя: – Ә безнең бу 1 нчебез сынатмас микән? Моңардан күп нәрсә тора бит. Картага бөтен нәрсә куелган. Берәр хәл булса, безгә ышанмаячаклар».
Шәфи Алмасның сүзендә, чынлап та, борчылу сизелә. Тыштан гына кукраеп йөрсә дә, тар даирәдә сөйләшкәндә, ул легионнар төзү бернинди уңай нәтиҗә дә бирмәячәк дип ычкындыргалый. Аннары үзен аклау өчен әйтеп куя: «Һич югы, без меңләгән татар әсирләрен ач үлемнән саклап калдык».
Шул көнне кич белән Хәниф бүлмәсенә дуслары Таҗиев, Жуков, Лотфуллин, Хөсәен Мөхәммәтов, Хәкимовлар җыела. Алар, немецларда шик тудырмас өчен, озак утырмый. Хәниф дусларына үзенең 3 нче батальонга күчү уңае белән борчылуын белдерә. Аннары болай ди: «Мин сезгә ышанам. Эшебез барып чыгарга тиеш. Штаб ротасы тулысынча безнең кулда. Взвод командирлары да – ышанычлы егетләр. Легиончыларның гомумкәефе билгеле – барысы да үзебезнекеләргә омтыла. Анда сез мине дә онытмагыз».
15 февральдә гауптман Гаушниц легионфюрерга штаб ротасы командиры Борис Мөхәммәтовның легион урнашкан җирдә юкка чыгуы турында хәбәр итә.
…1943 елның 14 февралендә 825 нче батальон, Витебск партизаннарына каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнашу өчен, эшелонга төялеп юлга чыга.
Күпләр Хәниф Мөхәммәтов 3 нче батальонда калды дип уйлый. Әмма Витебскига китүче эшелонда ул да була.
Жуков, Таҗиев, врач Анатолий Муталовтан башка беркем дә Хәнифнең 825 нче батальон белән бергә килүен белми. Ә ул, 3 нче батальоннан качып, Витебскига юл алган беренче эшелонга утыра. Врачлар аны санитар вагонга урнаштырып, лазарет һәм хуҗалык взводы кирәк-яраклары белән күмеп куялар. Витебскидан Сеньковога санитар машинада алып баралар. Шик уятмасын дип, башын марля белән урап бетерәләр. Авылга җиткәч, яралылар ята торган өйгә урнаштыралар.
Күренми ятса да, ул яшерен оешманың җитәкчесе булып кала. Аның киңәшеннән тыш берни дә эшләнми.
Икәүдән-икәү калгач, Жуков аңа:
– Бәлки, партизаннарга беренче булып син китәрсең, – ди.
– Бу турыда уйларга да ярамый. Көтәргә күп калмады. Бергәләп үзебезнекеләргә күчәрбез. Хәлиткеч мизгелдә минем кирәк булуым бар, – дип җавап бирә Хәниф.
Хәниф Мөхәммәтовның шуннан соңгы язмышы тулысынча билгеле түгел. Әгәр немец архивларында аңа кагылышлы документ табылмаса, гомумән, берни дә белмәс идек. Ул документ Хәнифнең Бухенвальд лагеренда булуы хакында сөйли. Каты гына саргылт катыргы кәгазьгә аның турында мәгълүматлар язылган. Мин бу анкетаны Х. Мөхәммәтовның «Личное дело»сында күрдем:
Фамилиясе: Мөхәммәтов
Исеме: Борис
Туган елы: 17 декабрь, 1919 ел
Кайда туган: Ташлы, округ Әлшәй, провинция Уфа
Әтисенең исеме: Нури
Хатынының исеме: Галя
Кулга алу көне: 4 июнь, 1944 ел
Буе: 172 см
Кулга алу сәбәбе: элекке хәрби әсир, политик урыс
Аннары аның тышкы кыяфәтен сурәтләгәннәр (күзләре, колагы, тешләре). Иң азактан аерым билгеләре дигән җирдә «покинарвин» дип язылган. Безнеңчә әйтсәк, җирәнрәк кеше була инде.
Бухенвальд лагеренда ул 64 098 нче сан белән йөргән. Аның буй-буй лагерь костюмына кызыл өчпочмак, Р. хәрефе һәм үзенең номеры тегеп куелган булган.
Биредә ул ике ай ярым чамасы гына вакыт торган. 1944 елның 26 августында аның шәхси карточкасына «хефтминг», ягъни «үлде» дип язып куйганнар.
Хәниф Мөхәммәтов Бухенвальдка ничек килеп эләккән? Немец документында 1943 елның сентябрендә аның хәрби әсирләр лагеренда булуы күренә.
Менә шундый кыска мәгълүматлардан чыгып кына фикер йөртергә, фараз итәргә кала. Бәлки Таҗиев, Жуков, Рәхимовны кулга алганда, немецлар Хәниф Мөхәммәтовны да эләктергәннәрдер. Алай дисәң, тәүге өчесен немецлар шул көнне үк Витебск шәһәренең читенә чыгарып аталар. Ә нигә Хәнифкә тимәгәннәр? Нигә аны яңадан концлагерьга җибәргәннәр? 1943 елның февраленнән 1944 елның 4 июненә кадәр ул кайсы лагерьларда булган, ниләр эшләп йөргән?
«1944 елның 4 июнендә Лейпцигта ОКВ гестапо приказы буенча кулга алынды» дигән сүзләр дә өстәмә сорау тудыра. Лейпциг һәм аның тирә-ягында немец антифашистик оешмасы «Интернациональ антифашистик комитет» эшләгәне билгеле. 1944 елның июнь-июлендә күп антифашистлар кулга алына. Хәниф Мөхәммәтов, бәлки, шундагы оешмада булгандыр.
Хәзер инде бу сорауларга беркем дә җавап бирә алмый.
Менә бит нинди язмыш! Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре 1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелә. Ә аларның көрәштәше, башкорт халкының батыр улы Хәниф Мөхәммәтов бер көннән соң Германиянең Бухенвальд концлагеренда 1944 елның 26 августында якты дөнья белән хушлаша.
* * *
Хәниф Нурмөхәммәт улы турында очерк язу барышында без Әлшәй районы Ташлы авылына шалтыраттык. Бу авыл мәктәбендә озак еллар тарих укытып, пенсиягә чыккан Фәнис Бәшир улы Шонкаров безгә түбәндәгеләрне сөйләде: «1990 елларда авыл мәктәбендә туган якны өйрәнү музее оештырдык. Ул чактагы мәктәп директоры Дамир Мостафин бу эшнең башында торды. Әлеге вакытта ул Әлшәй районы хакимият башлыгы булып эшли.
Бу музейда Хәниф Мөхәммәтовка багышланган мемориаль почмак та бар. Анда батыр якташыбыз турында язылган китаплар, газета-журналлар, шулай ук фоторәсемнәр куелган, балалар бу материалларны һәрчак зур кызыксыну белән карыйлар.
Мәктәптә эшләгәндә, музей белән мин җитәкчелек иттем. Пенсиягә киткәндә, бу җәмәгать эшен яшь тарих укытучысы Раил Тимергали улы Акуловка тапшырдым. Ул моңа бик теләп тотынды, мәктәп музеен яңа экспонатлар белән баету өстендә эшли.
Шунысын да әйтик: аның әнисен Хәниф Мөхәммәтов белән туганлык җепләре бәйли. Акуловлар гаиләсе шундый батыр туганнары булу белән чиксез горурлана».
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.