Текст книги "Ватанга тугры калдылар"
Автор книги: Айдар Басыров
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 34 (всего у книги 40 страниц)
– Безнең авылда француз партизаннары сафында булган кеше бар бит. Аның документлары хәтта Уфадагы музейда саклана. Нурдәүләт Акчурин агай ул. Сөйләшергә бик һәвәс кеше, үзегез килеп очрашыгыз, – дигән иде.
Аның янына барганчы, Чакмагыш районы хәрби комиссариатына кереп, бу агайның хәрби учёт карточкасы белән таныштым. Анда түбәндәге мәгълүматлар бар иде: «Акчурин Нурдәүләт Сәләхетдин улы 1920 елның 20 июлендә Иске Калмаш авылында туган. Милләте – татар, партиясез. 1938 елда Кушнаренко татар педучилищесының 2 курсын тәмамлаган. 1940 елның 15 октябрендә хәрби хезмәткә алына. Шул елның октябреннән 1941 елның маена кадәр 40 нчы авиабазада укчы булып хезмәт итә. 1941 елның маеннан октябренә кадәр аэродромнарны хезмәтләндерүче 425 нче аерым батальонда укчы була. 1941 елның 19 октябреннән 1944 елның 7 апреленә кадәр Германиядә әсирлектә тотыла. 1944 елның апреленнән сентябренә кадәр Франциядә Диж-Вид-Жуа партизан отрядында старшина булып йөри. 1944 елның сентябреннән 1945 елның августына кадәр 46 нчы совет хәрби лагеренда укчы була. 1945 елның августыннан 1946 елның августына кадәр 381 нче аерым автобатальонда писарь вазифасын башкара. Хәрби званиесе – рядовой, хәрби исәптәге белгечлеге – укчы.
СССР Югары Советы Президиумының 1946 ел Указына ярашлы рәвештә шул елның 12 августында демобилизацияләнә.
1941 елның 22 июненнән 19 октябренә кадәр, 1944 елның 7 апреленнән 1945 елның 9 маена кадәр Бөек Ватан сугышында катнаша.
1948 елның 10 апрелендә Иске Калмаш авыл Советында хәрби исәпкә алына. 1971 елның 5 гыйнварында яше җитү сәбәпле, хәрби исәптән төшерелә».
Менә без Иске Калмашта Нурдәүләт аганың йортында утырабыз. Хәләл җефете Җәмилә апа тиз арада чәй өлгертә. Сугыш ветераны, бәйнә-бәйнә итеп, үзенең тормыш юлын сөйли:
– Безнең ата-бабаларыбыз ерак Пенза губернасыннан бу якларга XVIII гасыр ахырында күчеп килгәннәр. Акчуриннар, Тимашевлар, Макуловлар, Кашаевлар, Казаевлар, Сакаевлар, Янбухтиннар бүген дә Иске Калмашта күп таралган. Ерак бабаларның күпләре патшага хезмәт иткән, морза титулы йөрткәннәре дә булган. Яхшы тормышка өмет итеп, безнең якларга күчеп килергә булганнар. Алар милләте буенча – татарлар, татар теленең мишәр диалектында сөйләшәләр.
Әтисе Сәлахетдин Мостафа улы эш сөючән, акыллы, булдыклы урта хәлле крестьян була. 30 нчы елга кадәр үз хуҗалыгын бик яхшы итеп алып бара. Үзенә бирелгән җирдә мул уңыш үстерергә тырыша, күп итеп ат, сыер, сарык кебек маллар асрый. 30 нчы еллар башында колхозга керәләр. Анда төрле эштә йөри.
Бөек Ватан сугышы башлангач, яше олы булганлыктан, аны фронтка озатмыйлар, ә хезмәт армиясенә алып китәләр. Уфадан ары оборона заводларының берсендә бик авыр шартларда эшләп йөри ул. Шулай итеп, җиңүгә үз өлешен кертә.
Иске Калмаш авылында туып үскән Тимашева Галия Гыйләҗетдин кызына өйләнә. Хәләл җефете дә бик уңган, дөнья көтәргә һәвәс була.
Аларның сигез балалары туа. Икесе инде ун яшьләргә җиткәч дөнья куя. Ә алтысын үстереп, ояларыннан очырып җибәрәләр.
Сәлахетдин балаларына еш кына: «Ватанга тугры булыгыз, намус белән эшләгез, намус белән яшәгез, чакырсалар, хәрби хезмәткә барыгыз», – дигән киңәш бирә. Һәм балаларының, оныкларының күбесе хәрби бурычларын намус белән үтиләр.
Беренче уллары Нуретдин (1918) мәктәп тәмамлагач, Урта Азия якларына китә. Кыргызстанның Ташкүмер шәһәрендә урнаша. Күмер чыгаруда эшли. Хезмәт алдынгысы булып таныла. Атказанган шахтёр исеменә лаек була. Татарстаннан килгән кызга өйләнә, биш бала үстерәләр. Аны хәрби хезмәткә җибәрмиләр, чөнки шахтёр эше солдат хезмәте белән тиң санала.
Нуретдин, 1970 еллар башында гаиләсе белән туган якларына кайтып, Уфаның Дим бистәсендә йорт сатып ала һәм калган гомерләрен шунда үткәрәләр. Әнисә исемле кызлары Марат Фазлый улы Үтәшевкә кияүгә чыга. Ә бу егетнең тамырлары Франциядә партизан булып йөргән Әмир Үтәшевкә барып тоташа.
Икенче бала булып 1920 елда Нурдәүләт туа. Аның сугышта күргәннәре турында бу очеркта тәфсилләп яздык.
Нурулла (1924), Иске Калмашта мәктәп тәмамлагач, Белоретка ФЗӨ мәктәбенә китә. Шуннан хәрби хезмәткә алына. Аны Ерак Көнчыгышка озаталар. 1945 елның августында япон басып алучыларына каршы сугышлар вакытында яралана. Шул яралардан төзәлә алмыйча вафат була. Владивосток зиратында җирләнә.
Дүртенче балалары Нурзаһит (1931) гомерен хәрби хезмәткә багышлый. Ул Иске Калмашта урта мәктәп тәмамлагач, абыйсы янына Кыргызстанның Ташкүмер шәһәренә китә. Хәрби хезмәткә алынгач, Амур буендагы Благовещенск шәһәрендә тимер юл хәрби училищесында укый. Аны тәмамлагач, СССРның төрле почмакларында Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Молдован кызына өйләнә. Ике улы үсеп, хәрби юлдан китәләр. Валерий хәрби училище, хәрби академия тәмамлый. Подполковник званиесенә кадәр үсә, Сызраньда полк командиры итеп куела. Икенче улы Тольятти шәһәрендәге хәрби частьта лейтенант булып хезмәт итә.
Җиһанур (1935) берничә ел абыйсы янында Кыргызстанның Ташкүмер шәһәрендә эшләп йөри. Ун еллар элек гаиләсе белән туган якларына кайтып, Туймазы районы Илчембәт совхозында урнаша. Күптән инде пенсиядә, биш бала үстерәләр.
Төпчекләре Җиһандар (1938) Иске Калмаш урта мәктәбен тәмамлагач, комсомол путёвкасы белән нефть ятмаларын үзләштерергә – Приют посёлогына китә. Аннары Совет Армиясе сафларында була (1957–1960). Төрекмәнстанның Кызыл Арбат шәһәрчегендә полк мәктәбен тәмамлый, өлкән сержант званиесе ала, орудие командиры булып хезмәт итә.
Старшина званиесендә солдаттан кайткач, Уфада 1 нче техучилищеда укып, контроль-үлчәү приборлары слесаре белгечлеге ала (1960–1962). Аннары 37 ел буе Уфа приборлар әзерләү заводында (элек 40 нчы завод дип йөрттеләр) сынаучы булып эшли. Бу өлкәдә иң тәҗрибәле белгечкә әйләнә, Байконур, Плесецк космодромнарында космик техника приборларын сыный. Намуслы хезмәте өчен орден-медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
1962 елда өйләнә. Тормыш иптәше Нәфисә Мансур кызы бухгалтерия эшендә була. Гөлнара һәм Гөлшат исемле кызлар үстерәләр.
* * *
Әти-әниләре, җае чыккан саен, балаларына: «Укыгыз, укысагыз гына югалмассыз», – дия торган була.
Балалары әти-әни сүзеннән чыкмый. Тормышта һәркайсы үз урынын таба. Бишесе турында без югарыда сөйләп үттек. Нурдәүләт тә белемгә омтыла. Ул, Иске Калмаш мәктәбен тәмамлау белән, Кушнаренко педагогия училищесына укырга керә.
Туган авылыннан Кушнаренкога кадәр 50 чакрымлап юлны алар күп очракта җәяү үтәләр. Ул чакларда икмәк, бәрәңге, ярма салып аркага асылган биштәр бавы кулбашларын кисеп керә. Авыр булса да тырышалар, белем алалар.
Училищены тәмамлагач, аны Яңа Коты урта мәктәбенә тәгаенлиләр. Биредә бер ел гына балаларга сабак бирә ул. 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына. Аны Украинадагы Белая Церковь шәһәре янындагы Узень урынчылыгына, аэродромдагы автотранспорт ротасына билгелиләр.
Мәктәп елларында ук активлыгы белән аерылып тора Нурдәүләт. Авыл яшьләре белән концерт-спектакльләр куялар, спорт белән мавыгалар, колхоз эшендә катнашалар. Җиденчедә укыганда, ул комсомол сафларына керә. Техникумда чагында да үзен актив җәмәгатьче итеп күрсәтә. Хәрби хезмәткә алынгач та, аның булдыклы егет икәнен күрәләр. Ротаның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар.
Ил күгендә болытлар куера. 22 июнь таңында фашистлар сугыш башлый. Башка гаскәрләр белән бергә Нурдәүләт хезмәт иткән часть та авыр сугышлар алып бара. Дошманның танк колонналары, бар нәрсәне сытып-җимереп, алга баруны дәвам итә. Нурдәүләт хезмәт иткән часть, чигенә торгач, Днепр буена, Киев янына килеп җитә. Алар биредә оборона линиясе төзи башлыйлар.
Әмма ныгырга мөмкинлек булмый. Дошман Киевны ныклап бомбага тота башлый. Озакламый бу шәһәр дә немецлар кулына күчә. Авыр сугышларда Нурдәүләт хезмәт иткән полктан санаулы кешеләр генә кала.
Сугышның иң авыр вакыты була бу. Безнең зур гаскәри берләшмәләр чолганышта кала. Меңләгән совет солдатлары әсирлеккә эләгә. Нурдәүләт тә шундый каһәрле язмышка дучар була.
2001 елда Уфада Наил Шәрифҗан улы Шәяхмәтовның «Сугыш-сугыш» дигән китабы чыкты. Ул анда Бөек Ватан сугышында югалтулар, бу сугышның аз билгеле булган вакыйгалары турында сөйли.
Киев янындагы каты сугышлар турында ул болай дип яза: «Киев стратегик оборона операциясе артабангы зур сугыш булып тора. Ул 1941 елның 7 июленнән 26 сентябренә кадәр дәвам итә. Анда тулысынча Көньяк-Көнбатыш, өлешчә Үзәк, Көньяк фронтлар гаскәрләре, Пинск хәрби флотилиясе катнаша. Ул 82 тәүлек дәвам итә. Совет гаскәрләре бу көннәрдә 600 чакрымга чигенәләр. Дошман Киевны һәм Украинаның сул як яр өлешен яулап ала.
Бу сугышларда безнең яктан 700 меңнән артык кеше һәлак була, яралана, дошман кулына әсирлеккә эләгә. Бер тәүлектә 8543 кеше югала дигән сүз бу. Әсирлеккә эләгүчеләр саны 665 мең кеше була.
Югалтуларның төп өлеше Көньяк-Көнбатыш фронтка туры килә. Биредә безнең гаскәрләрнең 93 проценты югала. Көньяк-Көнбатыш фронт, асылда, яшәүдән туктый. Аның командующие, генерал-полковник М. П. Кирпонос, хәрби совет әгъзасы В. С. Бурмистренко, дивизия комиссары Е. П. Рыков, штаб начальнигы генерал-майор Тупиков һәлак була. Хәрби совет әгъзасы, корпус генералы Вашугин бераз алдарак үзен үзе атып үтерә.
Киевны тапшырганнан соң, Пинск хәрби флотилиясе яшәүдән туктый. Ул 5 октябрьдә таратыла. Корабльләр шартлатыла, моряклар коры җир гаскәрләре сафына кушыла.
Киев янындагы сугышлар Бөек Ватан сугышы тарихында безнең гаскәрләрнең иң зур җиңелүе дип бәяләнә.
1941 елның октябрендә немецлар безнең гаскәрләрнең чолганыштан чыга алмаган вак-төяк төркемнәрен дә тар-мар итеп, кулга алып бетерәләр».
Меңләгән совет солдатлары кебек үк Нурдәүләт тә каһәрле язмышка юлыга. Фашистлар чолганышыннан чыгабыз дип һөҗүмгә барганда, бомба шартлаудан контузия ала һәм һушын югалта. Фашист солдаты автомат борыны белән касыгына төрткәндә, ул һушына килә. Бар көчен җыеп, аягына баса. Шулай булмаса атып китәчәкләрен яхшы аңлый ул. Бу хәл 1941 елның 19 октябрендә була.
Немецлар аны Киев янындагы концлагерьга китерәләр. Лагерь ярым җимерелгән казармалар янында урнашкан була. Ачлы-туклы килеш Киев урамнарын сугыш җимерекләреннән, чүп-чардан тазарту эшләренә йөртәләр. Шунда эшләп йөргәндә, ул качарга карар итә. Беркөнне сакчы читкә борылган арада шундагы җимерек йортка кереп китә. Көн кичкә авышкач, башка әсирләрне лагерьга куып алып китәләр. Нурдәүләт караңгы төшкәч, кача-поса Киев шәһәреннән чыгып китә һәм көнчыгышка таба атлый.
Юлда үзе кебек үк язмышка дучар булган совет солдатларына очрый. Төнлә алга баралар, көндез яшеренеп яталар.
Бу вакытта инде фронт сызыгы шактый ерак киткән булып чыга. Нурдәүләтләр 1942 елның март аенда бер авыл янында полицайлар кулына эләгәләр. Аларны башта Бердичев лагерена илтеп ябалар. Аннары Киевка, үзләре качып киткән лагерьга китерәләр. Монда бераз вакыт үткәч, Демблин лагерена алып киләләр.
Бу крепость Әби патша Екатерина II заманында ук төзелгән була. Ул Россия патшалыгының Висла елгасы буендагы терәк пункты ролен уйнаган. Баштарак ул Ивангород дип аталган.
Крепость һәм аның тирә-ягында таш фортлар, биек валлар өелгән, су тутырылган тирән чокырлар казылган. Калын стеналарга терәп, ике катлы казаматлар төзелгән. Ул казаматларның тәрәзәләре бик тар булып, дошман һөҗүм иткәндә, шуның ышыгыннан аларга ут яудырганнар. Крепость үзәгендә зур таш собор торган. Бу тирәдә шулай ук казармалар, төрле таш һәм агач биналар да булган.
Немецлар барлык шушы крепость корылмаларын берничә кат чәнечкеле чыбык белән әйләндереп алганнар, крепость башняларына һәм үзләре эшләгән каравыл каланчаларына пулемётлы солдатлар куйганнар. Төннәрен төрле нокталардан прожекторлар нур көлтәсе җибәреп торган. 1941–1942 елларда биредә бер үк вакытта 120–150 мең хәрби әсир асралган.
* * *
…Мал йөртә торган вагоннарга дыңгычлап тутырып, Демблинга китерелгән әсирләр арасында Нурдәүләт Акчурин да була.
Станциядән крепостька кадәр өч чакрым араны җәяүләп үтәләр. Өс киемнәре теткәләнеп беткән, бик күпләре яланаяк, гәүдәләре тире белән сөяктән генә тора. Күбесенең атларлык хәлләре дә юк. Барган чагында егылып калганнарны атып китәләр яисә мылтык түтәсе белән тукмап үтерәләр. Колонна үткән юл үлгән әсирләр белән тулып кала.
Нурдәүләтләр төркемен крепостьның салкын казаматына урнаштыралар. Биредә карават, урын-җир түгел, хәтта башка лагерьларда була торган салам тутырылган капчыклар да куелмаган. Әсирләр бетон идән өстенә яталар. Аркаларын терәгән булып, бер-берсен җылытырга тырышалар. Ярый әле, аларның баш очында казамат түшәме бар. Кайбер төркемнәр ачык һавада ятарга мәҗбүр. Ә бит монда хәтта ноябрь аенда ук 10–15 градуслы суыклар була. Һәр көнне иртән «Капут команда» йөзләгән туңып беткән әсир гәүдәләрен җыеп ала.
Тәүлек әйләнәсенә лагерьда мылтык тавышлары ишетелә. Немец сакчылары чәнечкеле чыбыкларга һәм каравыл каланчаларына, азык эзләү максаты белән чүп савытына якын килгән кешеләрне пуля белән сыйлыйлар. Ә кайчагында бер сәбәпсезгә, кызык табып яисә снайперлык осталыгын арттыру максатында, әсирләргә аталар. Кайберәүләр, биредәге газапларга түзә алмыйча, үз теләкләре белән электр тогы җибәрелгән чәнечкеле тимерчыбыкка тотыналар. Йодрыкларын селки-селки сакчылар будкаларына якын килеп, гомерләрен чиклиләр.
Түзде Нурдәүләт. Барысына да түзде. Иң авыр чакта ярдәм итәрлек дусларын да тапты. Эстәрлетамак ягыннан Шәрифулла, Татарстанның Минзәлә шәһәреннән Гомәр дигән егетләрне ул әле дә хәтерли.
Яшь чагында спорт белән шөгыльләнүе дә аңа ярдәм итә. Кушнаренкода техникумда укыганда, физкультура укытучысы аңа һәр эшне сол белән башкарырга кирәк дип өйрәтә. Демблинда әсирлектә чакта таш карьерына барганда ул ничек тә сол белән эшләү юлын эзли иде. Эш тә барсын, немец сакчысы да бәйләнерлек булмасын, артык имгәнеп тә куймаска дип уйлый.
Демблинда яши торгач, ул бернәрсәгә игътибар итә. Баксаң, монда күпчелеге СССРның мөселман халыклары әсирләре тупланган икән ләбаса. Мөселман булмаган халыктан әрмәннәр генә күренә. Кичләрен йокларга яткач, авыз эченнән генә, пышылдап, Коръән, дога укучылар да күп иде.
Эшелон белән әсирләр килеп тора. Күпмедер вакыт үткәч, элеккеләрен озаталар. Яңаларын кабул итәләр.
Минзәлә егете моның серен ача. Демблин лагере, Көнчыгыш батальоннарын оештыру өчен, алдан җыелу, ягъни беренчел лагерь хезмәтен үти икән.
Нурдәүләт биредә күп егетләр белән таныша. Арада бик талантлылар, җырлаучылар, шигырь сөйләүчеләр дә бар. Кулдан-кулга аерым кәгазь кисәкләренә язылган шигырьләр дә йөри. Әсирлектән котылып кайткач, еллар үткәч, ул бу лагерьда Муса Җәлил һәм аның кебек шигырь язучылар булганлыгын белә.
1942 елның җәендә әлеге лагерьга әйбәт киенгән, тук кыяфәтле кешеләр еш кына килә башлый. Берәү килеп, бик үк таныш булмаган ниндидер «Идел-Урал» легионы турында да сөйләп китә. Аннары ниндидер комиссия килеп, әсирләрне карап, сортларга аера башлый. Тазарак дигәннәрен легионга язылырга өндиләр, ниндидер язулар, документлар тутыралар. Кайберләрен төзелеш батальоннарына озатырга дип язып куялар.
Легионга языласыңмы дип, аңардан да сорыйлар. Әмма ул бу сорауга җавап бирергә әзер түгел. «Белмим, уйлармын», – дип әйтүдән уза алмый. Легионга язылып, немецка хезмәт итсәм, соңыннан ничек җавабын бирермен дигән уй борчый аны.
Бәлки, үгет-нәсыйхәт эшләре алга таба да дәвам итсә, риза да булыр иде. 1943 елның ноябрь аенда аларны, эшелонга төяп, Франциягә озаталар.
Килеп җиткәч, бу илдәге лагерьларның берсенә урнаштыралар. Сак астында хәрби ныгытма төзү эшләренә йөртә башлыйлар.
Бирегә килгәч, хәлләре бераз аруланып китә. Азыкны чак кына күбрәк бирә башлыйлар. Көзгә таба яшелчә-җимеш өлгерә. Француз хатын-кызлары, әсирләрне кызганып, кәрзиннәр белән алмалар, грушалар, виноград китерә. Җимеш бакчалары тирәсеннән узганда, җирдә коелганнарын үзләренә җыярга да рөхсәт итәләр.
1944 елның февраль азакларында Нурдәүләтләрне немецлар оборона линияләрен ныгыту эшенә алып китәләр.
Франциядә табигать йомшак, көннәр җылытуга бара. Агачлар, бөреләнеп, яфрак ярырга әзерләнә.
Көрәк белән җир казып ятканда, Нурдәүләт янындагы әсир белән сөйләшеп китә:
– Мин Башкортстанның Чакмагыш районы Иске Калмаш авылыннан, Фамилиям – Акчурин, – ди ул.
– Ә мин Благовар районы Яңа Каргалы авылында туганмын, фамилиям – Терегулов, – дигән җавап ала Нурдәүләт.
– Бәй, без күрше районнардан икәнбез ләбаса.
Әсирлектә якташларның очрашуы аеруча күңелгә рәхәт булып китә. Нурдәүләт белән Нигъмәт тиз арада уртак тел табалар. Икесенең дә борынгы морзалар фамилиясен йөртүләре дә аларны ниндидер дәрәҗәдә якынайткан кебек була.
Нурдәүләт немецлар төзегән Сент-Этьен концлагеренда тотыла, ә Нигъмәт «Идел-Урал» легионы составында булып, аларның бараклары да шул лагерь белән янәшәдә иде. Алар очрашу өчен җаен табып торалар. Күрешкән вакытта икесенең дә тел төбендә бер генә теләк: кайчан һәм ничек итеп биредән качып китәргә?
Бу вакытта тауларда француз партизаннарының барлыгын алар икесе дә ишеткән була инде. Аларга ничек барып кушылырга дигән уй тынгылык бирми.
Беркөнне очрашкан вакытта, Нигъмәт болай ди:
– Француз партизаннарына качарга теләүчеләр күп икән. Тик әлегә иртәрәк, партизаннарның үзләренә дә яшәү шартлары кыен, көннәр ныклап җылыткач, кабул итә башлаячаклар.
1944 елның 7 апреленә каршы төндә үзләре яшәгән баракта сакта торучы немец солдатының башына сугып исәнгерәтәләр, кулларын бәйләп, авызына чүпрәк тутырып, тынычрак бүлмәгә кертеп ыргыталар. Немецның автоматын да алып, 12 әсир партизаннар ягына, тауларга юл ала.
1944 елның сентябренә кадәр ул Франциянең «Диж-Вид-Жуа» дигән партизан отрядында була. Немецларга каршы күп сугышларда катнаша. Төнлә белән бәләкәйрәк шәһәрләрдәге немец гарнизоннарына һөҗүм итәләр. Алар колонналары үтәсе юлларга миналар куялар. Немец олауларына һөҗүм итеп, үзләренә корал, азык-төлек табалар.
Нурдәүләт немецлар белән алышта берничә мәртәбә яралана. Бәхетенә каршы, яралары артык зур булмый, ул тиз арада яңадан сафка баса.
Бу чорда акрынлап француз телен дә өйрәнә башлый. Француз газеталарындагы эрерәк хәрефле сүзләрне укырга өйрәнә.
Аның батырлыгын партизаннар командиры югары бәяли. Берничә мәртәбә строй алдында рәхмәт белдерә.
…Унике кешелек төркемнең җитәкчесе Куйбышев өлкәсеннән мордва егете өлкән лейтенант Трифонов Григорий Андреевич була. Шул ук өлкәдән лейтенант Андрей Кирушкин да бик батыр егет булып чыга. Әсирлеккә эләккәнгә кадәр техник хезмәт лейтенанты булып йөргән Илья Никитин Чувашстан Республикасы Канаш районы Ахбирде авылында туып үскән.
Шулай ук Пенза өлкәсеннән Мәсгуть Абушаев, Чиләбе өлкәсеннән лейтенант Хәлил Мөбәрәкшин, Татарстаннан Хәмит Вәлиуллин (Ютазы районы Акбаш авыл Советы), Яхъя Абдрахманов (Б. Тархан районы Тархан авылы), Бари Гарифуллин (Әтнә районы) бу төркемгә керә.
Калган өчесе – Башкортстаннан: Нурдәүләт Акчурин, Нигъмәт Терегулов һәм Йомагуҗа районы Ялчино авылыннан Гали Сафин.
Еллар үткәч, 1965 елда «Советская Башкирия» газетасында (№168), Бөек Җиңүнең 20 еллыгы уңае белән сугыш ветераннары турында мәкаләләр басыла. Күгәрчен районы Ялчино авылыннан Риф Гали улы Сафин да редакциягә хат җибәрә. Ул, әтисенең сугыш юлын тасвирлап, болай дип яза:«1944 елның апрелендә Григорий Трифонов җитәкчелегендәге 12 кешелек төркем, Сент-Этьен лагереннан качып, партизан отрядына килеп кушыла. Бу отряд белән «Уфалы Костя» җитәкчелек итә. Әмма әтиләр аның үзен күрә алмыйлар, ул Лион департаментында бөтен бригада белән җитәкчелек итә».
Рифнең әтисе Гали, партизаннар сафында сугышып, исән-имин Туган иленә кайткан, колхозда эшләп йөргән икән.
Нурдәүләт Нигъмәт белән көн саен диярлек очрашып тора. Алар Туган илгә кайту турында хыялланалар, кайткач ниләр эшләячәкләре турында план коралар. Күңелләре нечкәреп киткәндә җырлап та җибәрәләр. Партизаннарның берсе авыз гармуны тапкан, шуңарда үзебезнең көйләрне дә уйнарга өйрәнгән.
Берчак Нигъмәт партизаннар арасында күренми башлый. Нурдәүләт, әллә бу авырып киткәнме дип уйлап, ул яшәгән землянкага керә. Дусты исән-сау, ул бик тырышып нидер язып утыра.
– Мин аны югалттым, ә ул Каргалы кызларына хат язып утыра икән, – ди Нурдәүләт, кергән уңайга шаян сүз әйтергә теләп.
Нигъмәт башын күтәрә дә:
– Хат кына түгел, җитдирәк әйбер – шигырьләрне күчереп язам.
Дустына ул уч төбе зурлыгында гына, бер бит кәгазьнең дүрттән бер өлешеннән торган дәфтәрчекне күрсәтә.
Нурдәүләт, дәфтәрчекне кулына алып, гарәп хәрефләре белән язылган шигырьләрне укып карый:
Чәнечкеле тимерчыбык белән
Уратылган безнең йортыбыз.
Көн буе шунда казынабыз,
Әйтерсең лә тирес корты без.
Ул Нигъмәткә сораулы караш ташлый:
– Нинди дәфтәр бу? Каян сиңа килеп керде? Бу бит безнең турыда язылган.
– Бу – күренекле татар шагыйре Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язылган шигырьләре. Аны миңа Габбас дигән кеше бирде. Әле мин аларны күчереп утырам.
– Ә нигә күчерергә? – дип сорый Нурдәүләт һәм, шундый беркатлы сорау буламыни дип, эчтән генә үзен шелтәләп алды.
Нигъмәт җитди итеп җавап бирә:
– Бу дәфтәр, Моабит төрмәсеннән зур кыенлык белән чыгарылып, безгә килеп җиткән. Без аны Туган илгә алып кайтырга тиешбез. Дөнья хәлен белеп булмый бит, сугыш заманы, дәфтәрнең югалуы да мөмкин, аны күчереп язарга дигән карарга киленде. Берсе югалса, икенчесе сакланыр. Күчерү эшен миңа тапшырдылар.
Нигъмәт тагын да берничә көн шул дәфтәрне күчереп утыра. Аңардан башка партизаннар да күчереп ала. Шигырьләр кулдан-кулга китә. Кайберәүләр аны кәгазьдән укый, ятлаучылар да күп була.
Әсирлектә, француз партизаннары сафында булганнар ул шигырьләрне туган илләренә алып кайтырга телиләр. Әмма озын юл шартларында алар каядыр югалып бетә. Кайберләрен фильтрлау лагерьларында тентү вакытында алып калалар.
Бу шигырьләрне ятлап алучылар сугыштан соң, хәтерләрен барлап, яңадан кәгазьгә төшерәләр.
Еллар үткәч, Мусаның «Моабит дәфтәрләре» турында сүз кузгалганда яисә ул шигырьләрне китапларда, газета-журналларда күргәндә, Нурдәүләт үзенең партизанлыкта йөргән чакларын, шул дәфтәрне тотып, актарып караганын искә төшерде.
«Моабит дәфтәре»нең җылысы уч төбендә калган, ул Нурдәүләтнең күңелен җылыта, нурга күмә кебек иде.
Акрынлап Франция җирләре дошманнан чистартыла. Бу илдә партизанлыкта йөргән яисә лагерьлардан азат ителгән элекке совет әсирләрен аерым урынга туплау башлана. 1944 елның сентябрендә Нурдәүләт 46 нчы хәрби совет лагерена китерелә. Биредә алар строй занятиеләрендә булалар. Сәяси занятиеләр дә үткәрелә. Аларны Совет иленә кайтырга үгетлиләр.
1945 елның августында Туган илгә кайта. Аны башта фильтрлау лагеренда тоталар. «Әсирлеккә ничек эләккән?» «Кайсы лагерьларда булган?» «Анда үзен ничек тоткан?» «Франциядә нишләп йөргән?» – шушы һәм башка сорауларга җавап бирергә туры килә аңа.
Аның биографиясендә кара таплар табылмый. Француз партизан отряды командиры биргән язуларның да тәэсире булгандыр, мөгаен.
Кырык иләк аша үткәннән соң, ниһаять, аны үзе элек хезмәт иткән частька, Белая Церковьтагы автобатальонга җибәрәләр.
1946 елның августында ул демобилизацияләнә. Күп атналар юлда булып, ниһаять, туган авылына кайтып җитә.
Бу вакытта авыл кешеләренә дә җиңел булмый. Эшче көчләр булмагач, җирләр сөрелми, чәчелми, колхозда һәм халыкта мал саны бик аз калган. Халык ачлы-туклы яши.
Әмма бу чорда энтузиазм көчле була. Иң мөһиме: һәркем күңелендә фашизмны җиңдек, тормыш җиңеләер дигән өмет яши.
…Тыныч тормышка сусап кайта Нурдәүләт. Аның туган ягында рәхәтләнеп яшисе, балалар үстерәсе килә.
Нурдәүләт, кайту белән, Иске Калмаш авылындагы МТСка бухгалтер булып урнаша, ай саен хезмәт хакы ала, икмәкләтә дә бирә башлыйлар. Аннары шул авылдагы «Кызыл Октябрь» колхозында ун еллап исәп-хисап эшләрен башкара. Хезмәт стажының егерме елы «Чакмагыш» нефть кудыру станциясендә өлкән бухгалтер булып үтә.
Кайтуына озак та үтми, 1 нче класстан алып бергә укыган Җәмилә Макуловага өйләнә. Хәләл җефете озак еллар туган авыл мәктәбендә балаларга сабак бирә. Районның иң абруйлы укытучысы булып таныла.
Әти-әнисен куандырып, 1949 елның ахырында беренче балалары – уллары Вил дөньяга килә. (Таныклыгына 1950 елның 1 гыйнварында туды дип язалар.)
Әтисе һәм картәтисе кебек уңган, булдыклы булып үсә олы балалары. Туган авылда урта мәктәп тәмамлау белән, «Чакмагыш» нефть кудыру станциясендә ике ел электрик булып эшли.
1969 елда аны Совет Армиясе сафларына алалар һәм Ерак Көнчыгыш хәрби округына озаталар. Башта алты ай буе укып, хәрби һөнәр үзләштерә. Аннары Т-54 танкының командиры итеп куялар. Үрнәк солдат була ул, хәрби бурычын намус белән үти.
Солдаттан кайтып, Уфа моторлар төзү заводында электрик булып урнаша. Бер ел эшләгәч, Уфа нефть институтына укырга керә (1972–1977).
Югары белем турында диплом алгач, «Востокнефтепроводстрой» трестына эшкә тәгаенләнә. Биредә 22 ел эшләп мастердан алып идарә начальнигы урынбасары вазифасына кадәр хезмәт баскычлары үтә. Туймазы шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары һәм бераз вакыт хакимият башлыгы булып эшләп ала. Аннары «Башнефть» берләшмәсенә күчә. Хәзерге вакытта төзелеш фирмасында җаваплы вазифа башкара.
Тормыш иптәше, озак еллар балалар бакчасы тәрбиячесе булып эшләгән Гөлүсә Әхсәнбәк кызы белән ике бала үстерәләр. Кызлары Олеся (1977), уллары Альберт (1982), әти-әниләренең тырышлыгы-хәстәрлеге белән аякка басып, олы тормыш юлы буйлап ышанычлы рәвештә янәшә атлыйлар.
Нурдәүләт белән Җәмиләнең 1952 елда икенче уллары Данис туа. Ул нефть техникумын тәмамлагач, Омск өлкәсенә эшкә җибәрелә һәм шунда төпләнеп кала.
Кызлары Алия (1954), нефть техникумын тәмамлап, «Урал-Себер нефть үткәргечләре» идарәсендә хезмәт итә башлый.
Төпчекләре Илфир дә (1960) ата-бабаларының «Ватанны саклау – һәркемнең изге бурычы» дигән карашларына тугры булып кала. Ул хәрби хезмәтен Урта Азия якларында үткәрә. Нефть институтын тәмамлагач, Нефтекама шәһәрендә җаваплы эшләрдә була. Себер якларына китеп, «Сибкомплектмонтаж» дигән оешманы җитәкли. Соңгы чорда туган якларына кайтып урнаша.
Нурдәүләт өйләнеп, үзенә оя корырга уйлагач, өй салу өчен урын табу мәсьәләсе туа.
Әмма мәсьәләне әтисе бик тиз хәл итә.
– Өйне үзебезнең нигездә саласың, – ди ул.
Аларның хуҗалыклары зур гына була. 1958–1959 елның кышында Нурдәүләт Караидел районына агач әзерләргә китә. Ул чагында безнең районнан күп ир-атлар, өй яңартырга кирәккәндә, шул якларга китә иде.
Караидел урман хуҗалыгында кыш буе агач әзерләүдә эшләгәч, аның үзенә дә бер өйлек бүрәнә бирәләр. Аны елгага төшереп, сал ясыйлар һәм җәй башында Кушнаренкога кадәр агызып китерәләр. Кушнаренкодан Иске Калмашка кадәр ташу да бик җиңелдән булмый. Өйне өеп бетергәнче күп җәфалар күрсә дә, максатына ирешә Нурдәүләт. Шыгырдап торган чыршы бүрәнәләрдән салынган яңа йорт урамны бизәп тора.
Ниһаять, тынычланып эшләү, яшәү мөмкинлеге туа. Ә аңарчы, 1946–1955 елларда, Нурдәүләт даими рәвештә милиция органнары күзәтүе астында була. Аны еш кына Чакмагышка чакырып, төрле сораулар биреп йөдәтәләр. Әсирлектә ничек йөргәннәре турында кат-кат сорашалар, сугыштан соң Совет иленә каршы эшләр алып бармый микән дип кызыксыналар, кемнәр белән аралашуын ачыклыйлар. Сугыштан соң район милиция һәм КГБ бүлекләрендә «шикле кешеләр» дигән исемлектә тора ул.
Ярый әле, Җәмиләсенең, балаларының бәхетенә каршы, сөргенгә озатмыйлар. Әсирлектә, француз партизаннары сафында булган бик күпләрне ул чорда 25 елга хөкем иткәннәр бит.
60 нчы еллар башында инде милициягә чакыртулар бөтенләй туктала. Әмма авылдашлары арасында «әсирлектә булган» дигән кырын караш тагын да дистә елларга сузыла. Уллары-кызларына кайчак «пленный баласы» дигән сүзне ишетергә туры килә.
70 нче елларда, хәрби-патриотик тәрбия эшләре киң җәелдерелгән вакытта, Уфаның авиация техникумында интернациональ дуслык музее оештырыла. Бөек Ватан сугышы вакытында бу бинада Коммунистик Интернационал штабы урнашкан булган икән. Музейга шул оешмага кагылышлы экспонатлар җыела. Француз Каршылык хәрәкәтендә катнашучылар, шул исәптән Франциядә партизан булып йөргән Башкортстан егетләре турында да материаллар туплана.
Нурдәүләт аганың да документларын, фоторәсемнәрен шул музейга алып китәләр һәм стендларның берсенә урнаштыралар.
90 нчы еллар башында, дөньяның асты-өскә килгән заманда, интернациональ дуслык музее беркемгә дә кирәкмәс булып чыга.
Аның экспонатларын, катыргы тартмаларга тутырып, Башкортстанның тарих музеена илтеп куялар. Без, музейга кереп, ул тартмаларны карадык. Нурдәүләт агага Бөек Җиңүнең 20 еллыгы уңаеннан бирелгән медаль таныклыгын күрдек. Әмма башка язуларны, партизан отрядында булу турындагы таныклыкны табып булмады. Аларның кайдалыгын хәзер беркем дә белми.
Шулай да Нурдәүләт аганың партизанлык тарихы югалып калмый. Башкалабыз Уфаның төньяк өлешендә, «Ләлә-Тюльпан» мәчете белән янәшәдә, Башкортстанның Сугышчан дан музее бар. Бер бүлек партизаннар хәрәкәтенә багышланган. Анда Франциядә Каршылык хәрәкәтендә катнашучылар турында да күргәзмә материаллар куелган. Әмир Үтәшев, Нигъмәт Терегулов, Галим Садыйков, Һидият Рәхимов һәм башка батыр партизаннарның рәсемнәре арасында шулай ук Нурдәүләт Акчуринның фотосурәте дә урын алган.
Әсирлек дигән газапны Ходай берәүгә дә күрсәтмәсен диләр иде сугыш ветераннары. Нурдәүләт ага, – әнә шул тәмугны үтеп, исән калган яугир. Ярый әле, сугыштан соңгы гомерләре матур үтте. Монысы да – зур шатлык.
Нурдәүләт Сәлахетдин улы – 2002 елда, Җәмилә апа 2005 елда вафат булалар. Ходай аларга оҗмах ишекләрен ачсын!
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.