Текст книги "Ватанга тугры калдылар"
Автор книги: Айдар Басыров
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 17 (всего у книги 40 страниц)
ФАШИСТ ТӘМУГЫНДА
Чиләкләп яңгыр коя. Чыланмаган бер җир калмаган. Ышыкланырга урын да юк, ичмасам. Хәлдән тайган әсирләрнең кайсысы, туңган песи баласы хуҗасының юрган астына йомылган кебек, борынын бер-берсенең киеменә төрткән була. Әмма күршесендә дә җылы юк, анысы тагын да хәтәррәк туңган.
Салкын яңгыр Хөсәенне бераз һушына китерә башлады бугай, күз кабакларын селкетеп куйды, иреннәрен кыймылдатты, ниндидер аваз чыгарды, кулларын селкетеп куйды. Аның янында утырган Исмаил урыс егете Сергей Груздевка дәште:
– Дустыбыз аңына килә, ахрысы.
Хөсәен күзләрен ачарга тырышты, тик күз кабаклары бер-берсенә ябыштырып куелган кебек иде.
Хөсәен револьвер йөрткән урынын капшап карады. Наган кабурасы буш иде. Димәк, немецлар алган. Кулы белән гимнастёркасының түш кесәсенә үрелде. Сул ягында кандидатлык карточкасын, кызылармияче кенәгәсен йөртә иде. Алар исән булып чыкты. Ныклап тентергә вакытлары булмагандыр инде. Дөресрәге, алар иң элек корал эзләгән.
Ниһаять, күзләрен ачты ул. Тирә-якка бер караш ташлады. Киртә белән әйләндереп алынган элекке мал утарында яталар иде алар. Күптән инде мал йөрмәгәнлектән, үлән чыга башлаган. Өс-башлары теткәләнеп беткән, йөзләрен сакал-мыек баскан, күбесе яланаяк калган әсирләр – элекке совет солдатлары ята иде монда. Кайсысы шундагы үләнне яисә аның тамырын, эзләп табып, авызына каба. Ач карынны ни белән булса да тутырырга тырышкан булалар.
Утарның читендәрәк сөт җыю өчендерме, көтүчеләр өчен булгандырмы, тактадан эшләнгән ярым җимерек сарай кебек корылма бар. Автоматлы немец сакчылары шунда кереп сыенган.
Хөсәен янә керфекләрен йомды, күзләре күрмәсә дә, акылы эшли башлаган иде аның. Башында мең төрле сорау: кайда, ничек, нигә? Соңгы сугыш күренешен хәтерләргә тырышты ул. Әйе, бомба шартлаудан бик нык контузия алган икән.
– Кайда без, нигә болай? – диде ул, ярым пышылдап.
– Немецларда «кунакта», – диде, әрнүле елмаеп, янындагы Сергей.
Яңгыр басыла төшкәч, немец сакчылары, ышыктан чыгып, әсирләрне кузгата башлады.
– Фстать, шнелл!
Исмаил белән Сергей Хөсәенне, ике яктан култыклап, янә алып киттеләр. Аяк асты пычрак, атлавы бик авыр. Бер атна инде авызларына юньле ризык капмаган егетләр шыбыр тиргә баттылар.
Хөсәен, ниһаять, ныклап һушына килде. Як-ягыннан тотып, ике егетнең үзен алып баруын күргәч, ул да тегеләргә җиңел булсын дип атларга тырышты. Ач әсирләр тәмам алҗыдылар. Никадәр таза булмасын, азәрбайҗан егете дә бирешә башлады. Ул атлаган җирдән еш кына сөрлегеп китә.
– Булды, егетләр, җитте. Күп өстерәдегез. Калдырыгыз. Минем аркада үзегез дә харап буласыз, – дип әйтеп тә карады Хөсәен тегеләргә. Ул фашистларның законын белә: сафта барганда егылып калдыңмы, башыңа пуля эләгә.
– Бетсәк, бергә бетәбез, – диде Исмаил, – армиядә чакта безне авыр хәлдә калган сугышчан иптәшне ташлап китәргә дип өйрәтмәделәр.
…Ниһаять, ныклап сөйләшер хәлгә килде Хөсәен.
– Бомба дулкынына эләккәннән соң, берни белмим, – диде ул янындагы иптәшләренә. – Ничек без мондый хәлгә тарыдык?
– Мин, патрон эзләргә дип кузгалып, 20 метр киттемме-юкмы, артта бомба шартлады, – диде Исмаил. – Һава дулкыны үземне дә алып ыргытты. Тик нык булмады. Кире йөгереп килдем, сине карыйм – син юк. Бер җирдә туфрак эченнән итек үкчәсе күренеп тора, тартып карасам, аяк күренде. Көрәк алдым да чокый башладым. Синең белән маташкан арада, аркага каты әйбер килеп төртелде. Борылып карасам, автомат тоткан немец. Кырыйда тагын берсе тора. Коралга тотынырга соң иде инде…
– Юкка чокып алгансың, – диде Хөсәен, әрнеп. – Шунда тончыгып үлсәм, әйбәтрәк булыр иде. – Ул, үзенең әсирлеккә төшүенә әрнеп, ачу белән йодрыгын тезенә сукты.
– Алай димә, дустым. Синең үлүең немец файдасына гына булыр иде. Әлегә без тереләр. Ә тере җанда өмет бар. Без яшәргә, көрәшергә тиеш!
– Ә нишләп минем өстә солдат киемнәре? – дип сорады Хөсәен.
– Әсирлекнең беренче төнендә авыл чиркәвенә япканнар иде. Шунда бер солдат үлде. Аның киемнәрен синеке белән алыштырдым. Ярый шулай эшләгәнмен. Икенче көнне иртән үк әсирләрне сафка тезделәр дә командирларны, еврейларны чыгарып аттылар.
Дустының сүзе Хөсәенгә ышаныч өстәде. Әйе, исән калган икән, димәк, ул көрәшергә тиеш. Җаен туры китереп качарга, аннары кулга корал алып, шушы газаплар өчен дошманнан үч алырга тиеш!
Унбишләп әсирне, бергә җыеп, Кировоград өлкәсенең Звенигородка дигән урынына китерделәр. Пересыльный лагерь иде бу.
Тәүлек ярым чамасы шунда торгач, этап белән, ягъни җәяүләп, Киев өлкәсенең Белая Церковь шәһәре янындагы лагерьга озаттылар. Юлда барганда, Хөсәен җайлап кына кандидатлык карточкасының битләрен ертып, ваклап, кисәкләрен бөтереп ыргытты.
Белая Церковьта ике тәүлек торганнан соң, эшелонга төяп, Бердичев шәһәрендәге лагерьга озаттылар. Биредәге әсирләрне төзелеш-төзекләндерү, юл ремонтлау кебек эшләрдә йөртәләр иде.
Шушы шәһәрдән 12 чакрым ераклыктагы Катериновка совхозында бер айлап авыл хуҗалыгы продуктлары әзерләү эшләрендә булдылар.
Бердичев лагеренда, гомумән, 1941 елның августыннан 1942 елның июнь уртасына кадәр торды.
Хәрби әсирләрнең күңелендә бер генә уй – качу, котылу иде. Аларның кайберсе алдагысын – качкач, кайда барып, ниләр эшлисен дә уйлап бетерми. Тик фашист этләреннән котылсын гына. Бер көн, хәтта бер сәгать иркендә булыр өчен дә, гомерен бирергә риза ул. Тик әсирлекнең тәүге айларында Хөсәен качарлык хәлдә түгел иде.
Концлагерь – каһәрле урын. Иртә-кичен ярты литр чамасы шулпа кебек нәрсә бирәләр. Су эчендә берничә кисәк бәрәңге, кишер кабыгы йөзеп йөри. Бараклар кышкы суыкларда да җылытылмый. Авырсаң, дәвалаучы юк. Лазарет дигәне булса да, хәлсезләнгән кеше тынычлап үләр өчен генә. Ә эш бер караңгыдан икенчесенә кадәр. Җәяү барасың, җәяү кайтасың. Станциядә агач, цемент, ташкүмер, тагын әллә нинди йөкләр төйиләр яисә бушаталар, юл төзиләр, агач кисәләр, җир эшкәртәләр, биналар төзиләр, ремонтлыйлар.
Әсирләр чебен урынына кырыла. Агач сәндерәдә кичтән бергә яткан кеше иртәнгә суынган булып чыга. Ач әсирләрне бет, кандала, борча талый. Капут-команда һәр иртәдә үле гәүдәләрне җыеп, махсус арбага сыртлап төйи. Аларны чокырга илтеп бушаталар да өстенә керосин сибеп яндыралар. Җил шул яктан булса, тыннарны буарлык, костыргыч кара сөрем килә.
Әсирләрне тезеп, араларында политруклар, коммунистлар, еврейлар юкмы дип тикшереп чыгалар. Еврейга тартымрак кешеләр булса, анадан тума калдырып карыйлар, «р» хәрефе кергән сүзләр әйттерәләр.
Кайберәүләр лагерь тормышына чыдый алмый: акылдан шашалар, пыяла яисә очлы тимер кисәге табып, кан тамырларын кисәләр, электр тогы җибәрелгән чәнечкеле тимерчыбыкка тотыналар, сакчы торган вышка янына килеп, аның пулясы астына керәләр.
Ләкин шул шартларда да якташлар, полкташлар, бер милләт кешеләре бер-берсен табышып дуслашырга, мөмкин булган кадәр бер-берсенә ярдәм итешергә тырышалар.
Бераздан юлда танышкан дусты Сергейны кухняга эшкә куйдылар. Хөсәен белән Исмаил, юк сәбәпләрне бар итеп, анда алмашлап кергәлиләр иде. Әлбәттә, кергәч, буш та чыкмадылар. Берәр кисәк бәрәңге яисә мал чөгендере булса да эләгә иде. Бу аларга аз булса да көч җыярга мөмкинлек бирде. Хөсәен белән Исмаил бергәләп качу планын да корып куйдылар.
…Ул көнне аларны станциягә йөк бушатырга алып бардылар. Берничә вагон урман авызына терәлеп диярлек тора иде.
– Сакчы кырыйгарак китү белән, әнә шул уйсурак җирдән урман эченә шылабыз, – диде Хөсәен Исмаилга.
Ә фашист явыз, боларның уен белгән кебек, чак кына да читкә китми. Ящик өстенә атланган да утыра. Хөсәеннең эченә кинәт җылы керде – фашист вагонга башын терәп, оеп киткән. Ул йөк бушатучы иптәшләре кырына килде дә шыпырт кына:
– Без качарга булдык, егетләр, сез фашистны каплабрак торыгыз, – диде.
Алар Исмаил белән, алдан билгеләп куйган уйсурак җирдән иелеп, вагоннан ераклаштылар. Фашист күзен ачып, калкынып куйган иде, аның турыннан гына узып баручы егет кулындагы ящигын юри төшереп җибәрде. Сакчы, килеп, аның аягына сукты. Әсир яңадан ящигын күтәреп китеп барганчы, Хөсәен белән Исмаил бөтенләй күздән югалдылар.
– Котылабыз бит, Гусейн, – диде Исмаил, куанычын эченә сыйдыра алмый.
– Ашыкма, – диде Хөсәен, пышылдап. – Бу эшнең башы гына әле. Безгә партизаннарны табарга кирәк.
Алар, җан-фәрманга йөгереп, урман авызына керделәр һәм икесе берьюлы тораташ булып катып калдылар – каршыларында автоматлар тоткан, этләр иярткән бер көтү немец тора иде.
– Кулларыгызны күтәрегез!
Әсирләрнең йөрәге өзелеп төшә язды. Немецларның берсе килде дә, рус телен ватып-җимереп:
– Кая бара идегез, әсир әфәнделәр? – дип сорады.
Хөсәен югалып калмады:
– Су алырга. Урман чишмәсенә. Анда тәмле су бар икән, – дип җаваплады.
– Ах, тәмле су, – дип, мыскыллы елмайды фашист. – Хәзер синең авызыңда тәмле су – кан булыр, – диде дә бала башы зурлыгындагы йодрыгы белән Хөсәеннең ияк астына китереп тондырды.
Икесен дә ярсулары басылганчы кыйнадылар-кыйнадылар да өстерәп вагон янына китереп куйдылар.
Соңыннан Хөсәен фашистларның мәкерле уен аңлады. Вагоннар станциядән шактый ерак тора. Аның өч ягы кола ялан. Бер ягы гына урманга карый. Качарга теләгән кеше, һичшиксез, шунда ташланачак. Шуны уйлап, немецлар урманда засада куйганнар. Азактан белде ул – алар кебек качарга омтылучылар хәтсез булган икән. Шикләнгән иде Хөсәен, вагон янында нигә сакчылар аз дип уйлаган иде уйлавын. Фашистларда мәкерле, явыз уй җитәрлек шул. Киләчәктә моны искә алыр ул.
Бу юлы җайлы котылды егетләр. Немецлар әллә чынлап та су эзләдек дигәнгә ышандылар, әллә тагын башка сәбәпләре булды, әсирләр алдында икесен дә тукмау белән генә чикләнделәр…
ЛЕГИОНГА ЯЗЫЛЫГЫЗ
1942 елның июнендә аларны, вагоннарга төяп, Бердичев лагереннан Польшаның Острув-Мазовецка шәһәре янында урнашкан лагерьга китерделәр. Биредә 5 августка кадәр тордылар. Аларны төрле хуҗалык эшләренә йөрттеләр.
Бу лагерьда күпчелеге төрки-татар, мөселман халыклары тупланган иде. Алардан милли легионнар, хәрби частьлар төзеләчәк икән дигән хәбәрләр йөри башлады.
Июнь азагында лагерьда сәер үзгәрешләр башланды. Аш дигәне куермаса да, аны даими бирә башладылар. Пешмәгән булса да, әзрәк икмәк тә өстәлде. Ара-тирә бер-ике бәрәңге дә эләгә. Сакчылар да элеккечә үк ерткычланмый, аркага, башка өлеш эләгү сирәкләнде. Көннәрдән бер көнне хәтта «бүген мунча булачак» дигән хәбәр таралды. Әсирләр бу сүзне ишеткәч җанланып киттеләр, туган якларында мәтрүшкәле каен себеркесе белән мунча чабынуларын искә төшереп, хисләнеп алдылар.
Мунча дигәне бер такта сарайда салкын су белән юыну гына булып чыкты. Шулай да сабыны тигәч, ничә ай буе җыелган керне юып төшерергә ярап куйды. Ә мунча алдыннан кырынып та җибәрделәр. Башта кайберәүләргә сакал-мыекларын кайчы белән кисәргә туры килде.
Мунчадан соң, икенче көнне, Хөсәеннәр барагына Исмаил килде. Барактан баракка йөрү катгый тыелса да, ул, ниндидер сәбәп табып, полицайларны алдаган иде.
– Саубуллашырга килдем, – диде ул. – Мине икенче җиргә озаталар. Дөрес булса, безнең милләттәшләрне Циленке дигән җиргә җыялар икән.
– Нигә алай итәләр соң? – дип сорады, аптырап, Хөсәен.
– Белмибез. Мәгәр немецларның ниндидер планы булырга охшый.
Ике дус, кочаклашып, бер минут тын калдылар.
– Гомер булса очрашырбыз әле, – диде Исмаил, елмаеп. – Сугыштан соң кояшлы Кавказга кунакка чакырырмын үзеңне.
Немецларның Исмаил сөйләгән планы атна-ун көннән соң Хөсәеннәр өчен беркадәр ачыклана төште. Бер иртәдә аларның берсен дә эшкә җибәрмәделәр. Лагерь ихатасын, барак эчләрен тазарттылар. Ниндидер зур кунаклар килә икән дигән хәбәр таралды.
Төштән соң аларны лагерь плацында (мәйданында) тезделәр. Шактый көткәннән соң, олы капкадан берничә җиңел машина килеп керде. Алар, эчкә үтеп, комендатура каршында туктады. Лагерь хуҗалары һәм тагын берничә ят кеше әсирләр каршысына килеп басты. Комендант тәбәнәк буйлы, юантык гәүдәле, эшләпәле бер бәндәгә сүз бирде. Лагерь тәрҗемәчесе аның исемен дә әйткән иде, аңышмый калдылар. Әмма моның сүзләре аларны сагайтты. Тулысынча төшенмәсәләр дә, аерым сүзләре колакка керде. Әлегә кадәр гомергә дә ишетелмәгән «Идел-Урал» дәүләте, тагын да ниндидер комитет, легион турында сөйли бу. Әсирләрне кайдадыр язылырга чакыра.
Теге вакыт качу уңышсыз чыкса да, Хөсәен бу уеннан кайтмады. Ул төрле планнар корды, үзенә иптәшләр эзләде.
Лагерь шартларында кешеләрнең уй-ниятләрен аңлау кыенрак иде. Фашистлар да тик ятмый, гестапо әсирләрнең үз араларыннан аерым кешеләрне сатып алып, аларны шымчы итеп җибәрә тора. Бер кисәк икмәккә җанын сатучылар да бар иде. Шуңа һәркем үзенең уй-фикерен күңеленең иң ерак почмагына яшереп куя, сөйләшкән вакытта, ул аны тиз генә ачып салмый.
Ә шулай да кеше белән аралаша, сөйләшә торгач, аның кемлеге, ни уйлаганы бераз ачыла төшә иде. Башка бик күпләр кебек Хөсәен дә эшне үзенең якташларын эзләүдән башлады. Иң элек Башкортстанда туып үскән әсирләрне таба, аннары районын сораша. Әнә шулай йөреп, ул берничә ышанычлы егет – Эстәрлетамак ягыннан Галимҗан Галиев, Туймазы районыннан Вәли Лотфуллин, Әлшәйдән Хәниф (тик аны барысы да Борис дип йөртәләр иде) Мөхәммәтов белән танышты.
Теге көнне «Идел-Урал» турында сөйләүче бәндә киткәч, Хөсәен үзләре генә белгән ишарәләр белән дусларына җыелырга кирәклеген әйтте. Алар аллы-артлы бәдрәфкә керделәр.
– Нәрсә дигән сүз бу? – дип сорады Хөсәен егетләрдән.
Хәниф колоннаның уртасында басып торган икән. Үгетләүченең сүзләрен аңлый алган ул.
– Идел буе, Урал тирәсендә яшәүче халыклардан милли батальон төзергә, ди. Шунда язылырга чакыра.
– Анда язылып нишләргә?
– Немецка сатылып, Кызыл Армиягә каршы көрәшергә!
– Син нәрсә, акылыңдамы? – дип кызып китте Хөсәен. – Әсиргә эләгү – бер җинаять, анысы өчен акланып та булыр, ә менә немецларга хезмәт итеп пычрансаң, аны ничек юып төшерерсең?
– Бик шаулама, – диде егетләрнең берсе. – Ишетүләре бар. – Анысы шулай, – диде ул аннары. – Әмма монда да безне ачка үлү көтә бит. Ә бәлки, ризалашырга кирәктер. Анда барып, кулга корал алсак, берәр җае килеп чыгар әле. Фашистларның берничәсен дөмектереп, үч алырга була.
– Кыскасы, уйлашыгыз, егетләр, – диде Хәниф. – Мин шуны әйтәм: легионга бару – ачлыктан котылу гына түгел, ә көрәшне дәвам иттерү юлы да ул.
– Болай булгач, бу каһәрле сазлыкны ерып, Туган илгә әйләнеп кайта алсак та, безгә беркем дә ышанмаячак, – диде егетләрнең берсе.
– Дөреслек бервакыт җиңеп чыга ул. Анысына шигең булмасын, – дип җавап бирде Хәниф.
– Ул җиңеп чыкканда, безнең булмавыбыз мөмкин шул, – диде кайсыдыр, ачынып.
Бер атнадан Хәниф тагын Хөсәен белән очрашты.
– Фашистларның әсирләрдән милли батальоннар төзергә карар итүе дөрес икән. Татар, башкорт кына түгел, Кавказ халыкларыннан да оештыралар. Казах, үзбәк, кыргыз һәм башкаларны Төркестан легионына туплаячаклар, ди.
Хөсәеннең хәтеренә келт итеп дусты Исмаил төште. Ул да шул сүзне сөйләгән иде бит.
– Безгә нишләргә соң? – диде Хөсәен.
– Мин үземә таныш тагын берничә егет белән сөйләштем, киңәштем. Без күчәргә булдык. Сезгә дә шуны тәкъдим итәбез. Ышанычлы егетләрнең берсен дә монда калдырырга ярамый.
Хәниф безнең оешма шундый карар кабул итте дип чак ычкындырмады. Ә ул яшерен оешма байтактан яши иде инде. Аңа инженер Габдрахман Хәкимов, политрук Харис Ганиев, Гыйззәтуллин дигән егет, врач Зәки Зөбәеров, Хәниф Мөхәммәтов һәм тагын берничә кеше керде. Тәүге өчесе Татарстаннан, Зәки белән Хәниф – Башкортстан уллары.
Берничә көннән легионга язылу буенча комиссия дигәннәре эшли башлады. Әсирләр күңелендә өмет уянды. Безнең яшәү шартлары яхшыра башлар дип уйладылар.
Комиссиядә 15 ләп кеше бар иде. Алар, бүленеп, баракларда һәр әсир белән аерым рәвештә әңгәмә үткәрделәр. Чишендереп, тазалыкларын карадылар. Барысына да бер сорау бирелде:
– Немецлар хәрби әсирләрдән гаскәри частьлар оештыралар. Син шунда хезмәт итәргә теләр идеңме?
Берәүләре шунда ук ризалыгын бирде, икенчеләре уйларга кирәк, диделәр. Комиссия әгъзалары да ашыктырмады. Уйлап бетергәч әйтерсез, диделәр.
Яшерен оешма әгъзалары легионга барырга риза булуларын белдерделәр.
СЕДЛЬЦЕ ЛАГЕРЕНДА
1942 елның 5 августында 50–60 лап кешене поезд белән Острув-Мазовецка лагереннан Седльце лагерена күчерделәр. Лагерь икегә бүленгән. «А» дигән өлешендә тик татар, башкорт, чуваш, мари, мордва, удмурт милләтләреннән булган әсирләр урнашкан. «Б» өлешендә – Урта Азия, Кавказ халыклары вәкилләре. Татарларны өч төркемгә бүлделәр: Уфа татарлары, Казан татарлары, Кырым татарлары.
Биредә «Идел-Урал» легионы оешып ята иде. Уфа һәм Казан татарларын, башкортларны, чуваш, мари, мордва, удмуртларны бер урынга тупладылар. Кырым татарларын аерым легион төзү өчен алып киттеләр.
Хөсәеннәрне баракларга урнаштырдылар. Барлык килүчеләрне подразделениеләргә бүлделәр. Якынча 2 меңгә якын кеше ике батальонга берләште. Батальон роталарга, взводларга, отделениеләргә бүленде, барлыгы биш рота оешты. Аларны беренче, икенче, өченче укчы роталар, штаб ротасы, пулемёт-миномёт ротасы дип атадылар. Бер ротада өч укчы взвод, бер взводта өч отделение, һәр отделениедә 9 легиончы бар иде. Штаб ротасына сапёр взводы, элемтә отделениесе, хуҗалык взводы керде.
Килүләренең өченче көнендә үк стройзанятиеләр башланды. Көн саен ике сәгатьләп шул эш белән мәшгуль булдылар.
10 көн чамасы үткәч, барысын да стройга тезделәр. Майор чинындагы немец офицеры аларга:
– Сез барыгыз да «Идел-Урал» легионы составына кертеләсез, – дип белдерде. – Әле легион төзү өчен әзерлек бара. Немец армиясендә уңышлы хезмәт итү өчен, бүген үк бик нык тырышырга кирәк.
Лагерьның ике коменданты бар. Берсе – немец, ә икенчесе – совет әсире полковник Шакир Алкаев. Ул лагерьда да Совет Армиясе формасында йөри.
Бирегә фронтка барырга ярамаган карт немецларны китереп тутырдылар. Ефрейторлар, унтер-офицерлар әсирләрне яңадан сугыш һөнәренә, немецның строй тәртибенә өйрәтә башладылар. Мәйданда көне буе диярлек немец телендәге командалар ишетелде.
Аяк киеме урынына бирелә торган холцшуе, ягъни агач башмаклар, таш өстендә шак та шок килә, асфальт өстеннән дагалы ат полкы үткәндәге кебек тавышлар чыгара. Француз, поляк, бельгияле һәм тагын әллә нинди армияләр сугышчыларыннан калган сары-соры френчлар, шинельләр лазарет белән барак арасындагы мәйданчыкта яңа ел маскарады костюмнарын хәтерләтә иде.
Седльце лагеренда ашау да чагыштырмача әйбәтләнде. Хәзер инде өч мәртәбә тукландыралар, көненә 300–400 грамм икмәк бирәләр. Кофе, маргарин, сыр, колбаса, повидло, кәнфит кебек затлы азыклар да күренеп ала. Көнгә өч сигарет бирәләр. Төшкелеккә бәрәңге, кәбестә, ярма салып пешерелгән аш эләгә. Кайчагында аңа аз гына булса да ит тә салынган була.
Немецларның яхшырак ашата башлауларының сәбәбе берничә. Беренчедән, хәзер бит инде Хөсәеннәр немец армиясендә хезмәт итәчәк. Югыйсә карга чукырлык ите булмаган легиончыдан нинди вермахт солдаты чыксын, ди?! Солдат кырыс сугыш шартларында авырлыкларны җиңәрлек таза булсын!
Мәсьәләнең башка ягы да искә алына: менә күрдегезме, азиатлар, кыргый кавемнәр, немец агаегыз сезне гомерегездә күрмәгән кофе, колбаса, сигара белән сыйлый.
ЕДЛИНО ЛАГЕРЕНДА
1942 елның август азакларында Седльце лагерендагы барлык әсирләр медкомиссия үттеләр. Билдән өстә чишендереп, тәндә ит булуын, беләк мускулларының ныклыгын карадылар. Әлбәттә, бер ай эчендә тазарып өлгермәгәннәр иде әле. Әмма тәнгә ит куна башлаган иде инде.
500 кеше таза дип табылды. Аларны, 5 сентябрьдә поездга утыртып, Радом шәһәреннән 12 чакрым ераклыктагы Едлино урынчылыгына алып киттеләр. Тазалыгы шәп түгел дигәннәрен эшче батальоннарда калдырдылар. Едлинога килүчеләр арасында Хәниф, Хөсәен, Галимҗан, Вәли һәм башкалар бар иде.
Едлино урынчылыгы шул исемдәге тимер юл станциясеннән өч кенә чакрым җирдә урнашкан иде. Биредә фин тибындагы бараклар төзелгән. Ашханә, клуб дигәннәре дә, легиончыларның көндәлек тормышы нормаль үтсен өчен, чагыштырмача әйбәт итеп җиһазландырылган.
Килеп урнашу белән, мунчага алып киттеләр. Бу инде башка кайбер концлагерьларда була торган салкын сулы душ кына түгел, ә чын эссе мунча иде.
Едлинога килгәч, легиончыларны бер атналап карантинда тоттылар. Аннары тактик һәм теоретик занятиеләр башланды. Беркөнне барча халыкны лагерь мәйданына җыйдылар. Легионфюрер Зекендорф һәм аның ярдәмчеләре сафны карап чыктылар. Какча йөзле, гәүдәгә ябык, кәкрәя башлаган легион командиры Зекендорф русча ару сукалый иде.
– Герман командованиесе, сезгә зур ышаныч күрсәтеп, легион төзергә рөхсәт бирде. Шуны аңлап, Гитлерга тугры хезмәт итәргә тиешсез, – диде ул. – Үзегезнең Ватаныгызны, Идел-Уралны азат итүдә соңгы тамчы каныгыз калганчы көрәшегез. Без сезгә тулысынча ирек, мөмкинлек бирәбез. Барлык командирлар үзегезнең арадан булачак. Кызыл Армиядә командир званиесе булганнар – ун адым алга!
Саф башта тынып калды, аннары чыш-пыш китте. Провокация түгелме икән бу? Лагерьларда бит фашистлар офицерларны комиссар исемлегенә кертү һәм кырып бетерү ягында тордылар.
Яшерен оешма әгъзалары кайда булса да бер тирәдәрәк йөрергә гадәтләнгәннәр. Әле дә алар бер-берсеннән ерак түгел. Хөсәеннең мие яшен тизлегендә эшли. Әйе, биредә провокация булырга тиеш түгел. Отделение, взвод, роталарга дистәләрчә кече командир һәм офицер кирәк. Аларның һәркайсына тәрҗемәче белән немец куеп булмаячак.
Хәниф тә Хөсәен фикерендә булган икән. Алай гына да түгел, аның башында икенче уй туып өлгергән: командирлар итеп сыналган кешеләрне куярга, шул рәвешле, батальонны үз кулыбызга алырга! Беренче булып ул чыкты. Аның артыннан Гыйззәтуллин, Галиев кузгалды, Хөсәен иярде. Лотфуллин да аягын кузгатып куйды. Ул гади матрос иде. Дуслары атлагач, аның да каласы килмәде.
Аннары сафтан сержант һәм старшина, артиллерист, сапёрлар, элемтәче, шофёр, повар, башка хәрби белгечләрне чакырып чыгардылар һәм төркем-төркем итеп аерым урынга җыйдылар. Хәтта мулла юкмы дип тә сорадылар, тик анысы табылмады.
Иң элек штаб ротасы оешты, аның командиры итеп Гыйззәтуллин билгеләнде. Бу рота дүрт взводтан тора. Артиллерия взводы командиры итеп – Йосыпов, сапёрларда – Галимҗан Галиев, элемтәдә – Хөсәен Мөхәммәтов, хуҗалык взводында – Рәхимов, рота старшинасы итеп Лотфуллин куелды.
Ротага немец унтер-офицерларыннан инструктор беркетелде. Ике тәрҗемәче куелды. Рота командирының шефы итеп немец билгеләнде.
Көн артыннан көн үтә торды. Иртән алтыда уяталар. Җидегә кадәр – юыну һәм тамак туйдыру. Аннары стройга бастырып барлыйлар. Сигезләрдән уникегә кадәр – строй һәм тактик әзерлек занятиеләре, немец армиясендә хезмәт итүчеләрнең званиеләрен, әңгәмә вакытында еш очрый торган немец сүзләрен өйрәнү.
Уникедән бергә – төшке аш, бердән дүрт-бишләргә кадәр – строй әзерлеге, винтовка һәм пулемёт частьларын өйрәнү. Алтыдан – кичке аш, аннары корал чистарту, өс-башыңны карау һәм ирекле вакыт. Сәгать унда йокларга яткыралар.
Строй әзерлеге вакытында окоп казыдылар. Шуышып бардылар, отделение, взвод һәм роталарның һөҗүм иткәндәге һәм оборонада чактагы үзара бәйләнешләрен өйрәнделәр.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.