Текст книги "Ватанга тугры калдылар"
Автор книги: Айдар Басыров
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 28 (всего у книги 40 страниц)
Ризалов-Ризванов дигәнгә янә әйләнеп кайтыйк. Бөек Ватан сугышында, аеруча әсирлек шартларында бик күп кешеләр исем-фамилияләрен алыштырган. Шулай булгач, Ризаловның Ризванов булып китүе аңлашыла. Биредә сүз түгел, ә бер хәреф үзгәргән, бер хәреф өстәлгән генә.
Фоторәсемнең артында «старшина Ризванов» дип язылган. Белүебезчә, Абдулла бит хәрби училище тәмамлаган кеше. Сугыш башланганда, ул иң кимендә кече лейтенант званиесендә булгандыр. Ә партизаннар отрядында старшина булып йөргән. Моңа да гаҗәпләнмик. Партизан отрядын ашату, киендерү, корал белән тәэмин итү өчен, бик булдыклы старшина кирәккән. Бу вазифага Абдулла кебек бар яктан да килгән егетне куйганнардыр да инде.
Туганнарында Абдулла Ризаловның сугышка кадәрге дүрт фоторәсеме табылды. Басып төшкәннәре дә, портреты да бар. Шуларны бер рәткә тездек һәм янәшәгә Ош шәһәреннән кайткан, Франциянең Лион шәһәрендә төшерелгән фоторәсемне дә куйдык.
– Бу рәсемнәрдә уртаклык бармы соң? – дип, иң тәүдә Рәйфә ападан сорадык.
– Шушы инде, шушы, – диде Рәйфә апа, дулкынланып. – Шушы минем кадерле, газиз абыкаем. Менә бит күзләре, йөзләре, иреннәре башка туганнарыныкы кебек. Йөз сыйфатлары белән үземнең Өлфәт улыма аеруча охшаган.
Башка туганнары да Франциядән кайткан фоторәсемдә Абдулла Ризалов икәнен расладылар. Дөрес, Лионда фотоателье шартларында төшерелгән рәсемдә Абдулланың кайбер йөз сызыклары үзгәргән кебек. Әмма ныклап чагыштыргач, мондый үзгәрешләрнең күп түгеллеген күрергә була.
Шулай итеп, Башкортстандагы тагын бер татар егетенең исеме, аның батырлык юлы ачыкланды. Ул – Ризалов Абдулла Хәбибназар улы.
Якташыбызның партизанлыкта йөргәннән соңгы язмышы безгә билгеле түгел. Ул туган авылына кайтмаган. Бәлки, гаять зур болганыш чорында һәлак булгандыр. Бәлки, аны, Совет иленә алып кайтып, әти-әнисе белән күрешергә дә рөхсәт итмичә, 25 елга Себер сөргененә озатканнардыр. Ә бәлки, ул кояшлы Франция җирендә калырга булгандыр. Андыйлар да күп булган бит. 1930 елларда әтисенең хуҗалыгын пыран-заран китереп, үзләрен урамга куып чыгару кечкенә Абдулланың күңелендә тирән яра калдыргандыр. Чит илдә калуына шул зур йогынты ясагандыр.
Хәзер инде моны беркем дә әйтә алмый.
БЕРТУГАННАРНЫҢ ИКЕ ДАН ОРДЕНЫ
ИЛЕШ РАЙОНЫ ИСКЕ ДӨМӘЙ АВЫЛЫ БАТЫРЛАРЫ
ГАФФАН, МАНСУРҖАН, ГАЛИМҖАН КАЗЫЙХАНОВЛАР
«Чакмагыш туфрагында туганнар» дигән китап-шәхесләр энциклопедиясе өстендә эшләгәндә, Иске Дөмәй авылына барып килергә булдык. Бу авыл күп еллар буена Имәнлекул волостена (1865–1923), Чакмагыш волостена (1923–1930), Чакмагыш районына (1930–1935) караган. 1935 елда Илеш районы төзелгәндә, Чакмагыш районының Бишкурай, Рсай, Иске Дөмәй авыл Советлары шул яңа административ берәмлеккә карый башлый.
Якташ язучыбыз Вәзих Исхаковның «Бәхтизин» романында 1918 елда бу авылда булган канлы вакыйгалар, бер гаепсез биш кешене үтерү тасвирлана. Авыл уртасындагы һәйкәл әнә шул еллар турында сөйли. Безнең районның Әхмәт, Тайняш авыл яшьләре күп еллар буена Иске Дөмәй мәктәбендә урта белем ала.
Иске Дөмәй авылы буенча 259 кеше Бөек Ватан сугышына китә. Шуларның 145 е ил азатлыгы өчен башын сала, 114 е Туган илгә кайту бәхетенә ирешә. Шулардан 10 кеше сугыш чорында орденнар белән бүләкләнә.
Дан ордены белән Чакмагыш районында җитмешләп яугир бүләкләнгән. Иске Почкактан Шәйхел Сәлихов бу орденнарның өч дәрәҗәсенә дә лаек була. Иске Калмаштан Карам Гайсин, Чакмагыштан Имаметдин Солтановлар III һәм II дәрәҗәләрен дә ала.
Ә менә Иске Дөмәй авылында ике яугир сугыштан Дан орденнары белән кайта. Һәм иң кызыклысы шул: ике орден ике бертуган Гаффан һәм Мәгъфүрҗан Казыйхановларга бирелә.
Бу каһарманнарның икесе дә дөнья куйган инде. Ә менә аларның энеләре Рәүф, Ходайга шөкер, исән әле. Иске Дөмәй авылында хәләл җефете Өмәмә апа белән күп еллар бергә гомер кичерә.
Илеш районыннан Казыйхановлар белән нык кызыксынуның тагын бер сәбәбе бар. Шаһиян Раян улы 1912 елда безнең районның Тамьян авылы кызы Хәтимәгә өйләнә. Хәтимә Хәбирҗан кызы (1888–1968) бик уңган булып чыга. Колхозда тырышып эшли. Укымышлы да була. Ул сигез бала таба, шуларның дүртесе исән үсә.
Рәүф Шаһиян улы Казыйханов – Иске Дөмәйнең иң абруйлы, авыл тарихын, аның кешеләрен яхшы белгән ветераннарның берсе. Ул 1930 елда туган. Шул авылда урта мәктәп тәмамлый. Иң авыр 1949–1951 елларда Бөре педучилищесында укып, география укытучысы белгечлеге ала.
Диплом алгач, Бакалы районына эшкә тәгаенләнә. Бу район мәктәпләрендә егерме өч ел буе география укыта. 1974 елда туган авылына кайтып урнаша. 1991 елга кадәр Иске Дөмәй урта мәктәбендә балаларга белем бирә. Бакалы районында укытканда да, туган ягына кайткач та, ул үзен иң булдыклы педагог итеп таныта. Укучыларда Туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүдә зур тырышлык куя. Укучылар белән Башкортстанның күп шәһәрләренә, районнарына экскурсияләр оештыралар, шул сәяхәтләр турында альбомнар төзиләр. Үз тәҗрибәсе турында районның укытучылар конференцияләрендә, иҗади берләшмә утырышларында сөйли. Рәүф Шаһиян улы мәктәп музеен төзүдә зур тырышлык куя. Музейда яңадан-яңа экспонатлар туплыйлар.
Ул гомере буена җәмәгать эшләре башкара, авылдашларын агарту өлкәсендә армый-талмый эшли. Укыту чорында пропагандист, агитатор, лектор кебек җәмәгать эшләрен башкара. Үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Аның архивында авыл сәхнәсендә спектакль уйнаган вакытта төшкән фоторәсемнәр дә бар.
Пенсиягә чыккач, олыгайган көнендә дә ул авылдашларына хезмәт итә. Иске Дөмәйдә мәчет төзелгәч, мәзин вазифасын башкара.
Тормыш иптәше Өмәмә белән алар ике бала үстерәләр. Уллары Ринат Кушнаренкода яши, милиция эшендә, майор званисендә. Кызлары Земфира Иләкшиде авылында яши, Бишкурай мәктәбендә укыта, завуч вазифасын үти.
Рәүф абыйның агалары да – тормышта матур эз калдырган кешеләр. 1925 елгы абыйсы Гаффан турында бу авылдан үсеп чыккан Хаҗгали Яппаровның «Безнең шәҗәрә» китабында укыган идем инде.
Гаффан ага 1925 елда туган. 1943 елның мартында хәрби хезмәткә алына. Өченче Украина фронты составында һава-десант гаскәрләре сафында Австрия, Венгрия, Чехословакия җирләрен фашистлардан тазартуда катнаша.
Аның батырлыгы югары бәяләнә. Ул III дәрәҗә Дан ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.
1946 елда хәрби хезмәттән кайта. Илеш районы Тыпый мәктәбендә директор була. Бөре укытучылар институтын, Куйбышев пединститутын тәмамлый. Кырык еллап Иске Дөмәй мәктәбендә завуч булып эшли. Республиканың иң абруйлы укытучысы булып таныла. «БАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы» исеме бирелә.
Авылдашлары аны гаять тынгысыз, уңган, булдыклы кеше итеп хәтерли. Күп санда җәмәгать вазифалары башкара.
КПСС әгъзасы исемен намус белән аклый. Җәйләрен ул, комбайнга утырып, туган колхоз кырларында урып-җыюда катнаша. Иген уңган елларда «Нива» тибындагы комбайн белән 5–6 мең центнер ашлык суктырып ала.
1905 елда Иске Дөмәй авылына Сарапулдан Григорий Кузьмин исемле кеше килеп утыра. Тимерче булып эшли башлый ул. Аннары хатыны Евдокия белән күмәч пешереп саталар. Хатыны тегүче дә була, сугышка кадәр һәм аннан соңгы чорда, төн йокыларын калдырып, Иске Дөмәй халкының өс-башын бөтәйтү хәстәрен күрә.
Кузьминнарның кызлары татар авылы мохитендә үсә, башка яшьләр кебек татарча сөйләшә, җырлый, бии.
Сугыштан кайткач, 1947 елда Гаффан Кузьминнарның Елизавета исемле укытучы кызларына өйләнә. Алар җиде бала үстерәләр. Үкенечкә каршы, Елизавета Григорьевна кыска гомерле була. 1979 елда ул дөнья куя. Гаффан агага икенче оя корырга туры килә. Ул яңа җәмәгате янына күчеп китә.
Гаффанның олы абыйсы Галимҗан 1914 елда туган. Ул картәтисе исеменнән алынган Раянов фамилиясендә йөргән.
Сугышка кадәр ул колхозда бик зур яшелчә-җимеш бакчасы үстерә. Авылдашы Гакифәгә өйләнеп, матур итеп яшәп китәләр. «Икесе бергә шул бакчада эшләп, Гакифәнең арбага яшелчә төяп кайтканын хәтерлим», – ди Рәүф абый.
Аларның Нәсимә исемле кызлары туа. Сугыш алдыннан Галимҗан читкә чыгып китә. Уфада эшкә урнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач, шуннан гына хәрби хезмәткә алына һәм хәбәрсез югала.
Аның алдагы язмышы билгеле түгел. Әсирлеккә эләккән, лагерьдан лагерьга күчерелгән, ахырдан Франциягә озатылган. Шунда Каршылык хәрәкәтендә катнашкан икән дигән хәбәре килеп җитә. Бу турыда Илеш районының Теләпән авылы кешесе сөйли. Ул үзе шунда булган һәм исән кайту бәхетенә ирешкән. Рәүф абый аның белән күрешергә теләсә дә, бу мөмкин булмый.
Иске Дөмәй авылында яшәүче Рәүф Шаһиян улы Дан орденлы Мансурҗан абыйсы турында Илеш районының «Маяк» газетасында түбәндәге мәкаләне бастыра:
«Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка озатылганнар арасында минем бертуган абыем Мансурҗан Шаһиян улы Казыйханов та бар иде.
Ул 1922 елның 10 сентябрендә крестьян гаиләсендә туа. Дөмәй җидееллык мәктәбен тәмамлагач, колхозда төрле эшләр башкара. Сука белән җир сөрү, урак белән ашлыкны көлтәләп җыю һ. б. эшләрнең барысында да катнашырга туры килә аңа. Тырыш, белемгә омтылучы егетне 1940 елны Белорет шәһәренә ФЗӨгә укырга җибәрәләр. Тик коточкыч Бөек Ватан сугышы башлана. Мансурҗан – беренче көннәрдән үк фронтта. Хезмәттәшләре белән 1941 елның 10 августында туп-туры яу кырында хәрби ант бирәләр һәм сугышка керәләр. Абыем Калинин, Көнбатыш, Көньяк-Көнбатыш юнәлешендә һәм Украина фронтларындагы каты алышларда катнаша. Ул 465 нче укчылар полкының РБМ радиостанциясе радиотелеграфисты булып хезмәт итә. Мөһим һәм яшерен хәбәрләрне җибәрүдә, кабул итүдә актив катнаша. Алгы позицияләрдә сугышкан чорда сул иңсәсе яраланып, госпитальдә дәваланып чыга. Яңадан сугышка керә.
Днепр өчен көчле алышлар бара. Телефон бәйләнеше югала. Шунда бүлекчә командиры – өлкән сержант Мансурҗан Казыйхановка ике солдат белән берлектә линияне ялгау бурычы куела. Элемтә булдыру өчен, Днепрны кичәргә кирәк. Алар, көч-хәл белән елганың теге ярына чыгып, элемтәне ялгыйлар. Өстәвенә караңгылыктан файдаланып, немец офицерын кулга алалар. Элемтә дә ялгана, «тел» дә кулга төшә, аның белән бергә әһәмиятле документлар да.
Бу каһарманлык өчен абыема III дәрәҗә Дан ордены, ә хезмәттәшләренә «Батырлык өчен» медале тапшырыла. Кызыл Йолдыз ордены да яудагы батырлыклары өчен бирелгән, билгеле. Ул сөйләгәннәрдән миңа билгеле булуынча, иң каты сугышлар Венгрия җирләре өчен бара. Һәр квартал, почмак, йорт өчен каты канкоешлар була. Алышлар озакка сузыла. Дошманнарның күп көчләре тупланган шәһәр читендәге заводны алалмый интегәләр. Шулчак радиотелеграфистлар шәһәр астыннан үткән катакомбалар (җир асты юллары) барлыгы турында яшерен хәбәр «тоталар». Совет солдатлары, катакомбаларны табып, заводны кулга төшерәләр. 1945 елның 10 гыйнварында 20 меңгә якын немец, венгр, румын солдатлары әсирлеккә эләгә.
Абыем, 1945 ел ахырында демобилизацияләнеп, туган якларына кайта. Алда телгә алынган орденнарыннан тыш, аның күкрәген «Будапештны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Батырлык өчен» медальләре бизи.
Сугыштан соң абыем «Биш партизан» колхозында баш бухгалтер булып эшләде, читтән торып укып, югары белем алды. Колхозны һәм авылны тергезүдә, аның производство объектларын төзүдә, инфраструктурасын үстерүдә үзенең лаеклы өлешен кертте. Халык арасында пропагандист, агитатор буларак ихтирам казанды.
Үрнәк гаилә башлыгы булды. Тормыш иптәше Мәгъсүмә белән 7 бала тәрбияләп үстерде. Мансурҗан абый 1983 елда вафат булды».
ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ ЯЗМЫШЫ
МИЯКӘ РАЙОНЫ АНАШ АВЫЛЫ БАТЫРЫ
КАРАМАТУЛЛА ӘХСӘНУЛЛИН
Караматулла Зәйнулла улы турында тәүге мәгълүматны Хөсәен абыйның шәхси җинаять эше документлары белән танышканда алдым. Аларны 1944 елда бергә хөкем иткәннәр, 1969 елда эшләрен яңадан карап, гаепсез дип тапканнар.
Шул ук эш документларында Караматулланың кызы Зөһрә язган гариза да теркәлгән иде. Ул әтисенең күргән газаплары өчен матди ярдәмгә өмет иткән. Зөһрә ханымның адресы булу эзләнүләрне дәвам итәргә мөмкинлек бирде. Зөһрәнең Уфа шәһәрендә яшәүче сеңлесе Зәйнәптә әтисенең барлык документлары, фоторәсемнәре сакланган булып чыкты. Бу инде безнең өчен зур табыш иде.
Башта Караматулла ага турында кыскача гына сөйләрбез дип уйлаган идек. Бу кешенең тормыш юлы вакыйгаларга шулкадәр бай икән, аның турында аерым очерк язмый булдыра алмадык.
Караматулла Зәйнулла улы Әхсәнуллин 1916 елның 3 гыйнварында Миякә районының Анаш авылында туган. Картәтисе Әхсәнулла заманында зур укымышлы кеше булган. Бу яклардагы иң абруйлы мәдрәсәдә укыган, туган ягында мулла булып торган. Мәдрәсә ачып, авыл балаларына сабак биргән, ислам нигезләрен өйрәткән. Ул мөселманнар өчен иң изге саналган гамәл дә кылган – хаҗга барган.
Әхсәнулла балаларын да яшьтән үк дин юлыннан алып киткән. Зәйнулласы, мәдрәсә тәмамлагач, авылның имам-хатыйбы итеп билгеләнгән. Ул өйләнгән, өч балалары туган: Зәйнәп (1914), Караматулла (1916), Зәкия (1919).
1917 елгы Октябрь революциясе дөньяның астын өскә китерә. Гражданнар сугышы башлангач, төрле кешеләр генә түгел, хәтта туган белән туган, ата белән ул пычакка-пычак килә башлыйлар.
Зәйнулла имам-хатыйп булып торган авылга 1919 елның җәендә аклар отряды килеп керә. Алар авыл Советы рәисен, коммунист дип, ике кешене аталар, крестьяннарның ашлыгын, итен-маен, сөтен тартып алалар. Олау өчен кирәк дип, атларын җигеп китәләр. Халык зар елап кала.
Аклар отрядын куып, авылга кызыллар килеп керә. Алар да шул ук тәртиптә халыкны талыйлар. «Аклар отрядының авыл активларын атып китүендә Зәйнулла мулла гаепле», – дип сөйли аларга кемдер. Кызыл командир бик кызу кеше була һәм шул минутта ук солдатларына «Ул кешене һич кичекмәстән юк итәргә!» дигән команда бирә.
Кызыллар Зәйнулла мулланы да, хатынын да кылыч белән чабып үтерәләр. Берсе хәтта, нәселе дә калмасын дип, балаларын һәлак итәргә омтыла. Икенчесе, сабыррак булгандыр инде, сабыйларның ни гаебе бар дип, аны туктата.
Авыл халкы, күз яшьләрен түгеп, авыл мулласын һәм абыстаен җир куенына сала.
Өч бала картәти карамагына кала. 1919 елда туган Зәкия берничә айлык кына була.
Улы һәм килене бер гаепсезгә һәлак ителгәч, Әхсәнулла хаҗиның совет властена ышанычы бөтенләй бетә. «Тагын берәр кызыл отряд килеп, үземне һәм сабыйларны харап итәр», – дип уйлый ул. Һәм, өч баланы алып, Урта Азия якларына чыгып китә.
Ташкентка килеп төшү белән, Әхсәнулла хаҗи мәчеткә бара. Андагы муллаларга үзенең хәлен сөйләп бирә.
– Шәһәрдән ерак та түгел бер кышлакның имам-хатыйбы вафат булды. Үзләрендә аның урынына куярлык кешеләре юк. Шунда барырга кирәк! – дип киңәш бирәләр аңа.
Әхсәнулла ризалаша. Шул кышлакка барып, халыкка хезмәт итә башлый. Балаларының да тамагы туя. Саман кирпечтән өй салып керәләр.
Дөнья шулай түгәрәкләнеп кенә киткәч, бу балаларга тагын олы кайгы килә. 1922 елда Әхсәнулла хаҗи вафат була.
Балалар караучысыз торып кала. Кышлак кешеләре аларның тамагын туйдырырга тырышсалар да, вакыт-вакыт бу эш онытылып тора.
6 яшьлек Караматулла, кемнәргәдер ияреп, Ташкентка килә. Биредә аның кебек малайлар меңләгән икән. Көндез күбрәк базарларда йөриләр, хәер сорашалар, җае килгәндә, нидер чәлдерәләр. Подвалларда, ташландык йортларда төннәрен үткәрәләр.
Караматулланы урам тәрбияли. Нинди генә шартларда да бирешмәскә, сынмаска, сыгылмаска өйрәтә. Картәтисе аңа бик бәләкәйдән үк догалар ятлата, ислам йолаларын өйрәтә, рухи ышаныч тәрбияли. Ходай күрер, миңа ярдәм итәр, киләчәктә укырмын, зур кеше булырмын дип, үзен үзе ышандырып йөри ул.
Гражданнар сугышы давылы үткәч, совет власте караучысыз калган балаларны җыю, укыту кампаниясе башлый. 1924 елда Караматулланы да тотып алалар һәм кем икәнен ачыклыйлар, аннары балалар йортына озаталар.
Башка кайбер елгыр малайлар кебек балалар йортыннан качу турында уйламый ул. Язмышына риза булып яши. Биредәге тәрбия чараларында катнаша. Пионер сафларына кабул ителә. Ә яшьләр оешмасы – комсомолга керми ул. Чөнки аның Уставында «ВЛКСМ әгъзасы дингә каршы көрәшергә тиеш» дип язылган була.
Ташкент балалар йортында яшәп, 1933 елда ул җиде класс тәмамлый. Бер ел рабфакта шөгыльләнеп, шул шәһәрдәге тимер юл техникумына кабул ителә. Биредә дә бик яхшы укый. Спорт белән шөгыльләнә, газета-журналлар, китаплар укырга һәвәс була.
1938 елда техникумны тәмамлагач, Ташкент тимер юлы депосында эшче булып урнаша. Бераздан бригадир, мастер итеп куела.
1939 ел ахырында фин сугышы башлангач, аны да хәрби хезмәткә чакыралар. Ул чаңгычылар батальонына эләгә. Гомере Ташкент якларында үткән егетнең чаңгыны күргәне дә булмый. Әмма таза гәүдәле, мускуллары уйнап торган егет тиз арада чаңгыда йөрергә өйрәнә һәм батальонның иң шәп чаңгычысына әйләнә.
Ак финнарга каршы сугышта ул зур батырлыклар күрсәтә. Аларның чаңгы батальоны, искәрмәстән дошманга һөҗүм ясап, аларны чигенергә мәҗбүр итә.
Сугыш беткәч, Караматуллага югары хәрби белем алырга дигән тәкъдим ясала.
– Хәрби медик булсаң, бигрәк тә отачаксың, – диләр аңа. – Армиядән китсәң, тыныч тормышта врач булып эшли аласың.
Дусларының киңәшен тотып, Караматулла Ленинград хәрби-медицина академиясенә укырга керә. Уку аңа җиңел бирелә. Имтиханнарны «дүртле»-«бишле»гә генә тапшыргач, югары стипендиясен дә түлиләр.
1941 елның 8 Март бәйрәмен ул дус егетләре белән «Волховстрой» трестының эшчеләр клубында үткәрергә ниятли. Анда кызлар күп, кайсын телисең, шунысы белән танышасың дигән фикердән чыгып эшләнә бу «дуслык визиты». Чынлап та, яшьләр бик күп була бу клубта. Башта социализм төзүдә хатын-кызларның роле турында доклад сөйлиләр, алдынгыларны бүләклиләр. Аннары үзешчәннәр концерты була. Азактан танцы башлана.
Караматулла үзе укыган академия кичәләрендә биюгә ару гына өйрәнгән була. Танцы башлангач, күп кызлар арасыннан күңеленә ошаганын сайлап алырга тели. Башкалардан читтәрәк берүзе генә басып торган, зифа гәүдәле, озын чәчле, мөлаем йөзле бер кызга игътибар итә. Ныклы фикергә килеп, туп-туры аның каршына барып баса һәм:
– Мөмкинме? – дип сорый.
Кыз башын кагып кына ризалыгын белдерә. Алар сугыш алдыннан модага кергән «Рио-Рита» биюенә керешеп китәләр.
Икенчегә тагын бию башлана. Егет тагын шул ук кызны чакыра. Алар шунда сөйләшеп, танышып китәләр.
– Сез кайдан? – дип сорый Караматулла.
– Башкириядән.
– Бәй, мин дә шул яклардан. Сез ничек бу якларга килеп чыктыгыз?
– Язмыш китерде.
Танцы беткәч, егет кызны гомуми торакка кадәр озатып куя. Шунда һәркайсы үзенең тормыш юлы турында сөйли.
Нәзирә исемле 18 генә яшьлек бу татар кызы Башкортстанның Покров районы (хәзер Благовещен) Илек авылында туган икән.
Алар гаиләсе күмәкләшү чорында җәбер-золымга дучар ителгән. Әтисе турында «Книга памяти жертв политических репрессий РБ» дигән китапта түбәндәгеләр язылган: «Зубайдуллин Шибли 1870 г.р., место рождения: д. Иликово Благовещенского района БАССР, татарин, б/п, неграмотный, колхозник, арестован 27 марта 1932 года, сослан по статье 58–10, 58–11 на три года, реабилитирован 28.11.89 г.»
Шәйхишибли аганы сөргенгә озаткач, өен тартып алып, мәктәп ясыйлар. Гаиләсе урамда кала һәм берәүнең мунчасында көн күрә. Гаилә таркала. Нәзирәне балалар йортына озаталар. Кыз ятимлекне авыр кичерә. Ул тырышып укый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, комсомол сафларына керә. Үсеп җитеп, көч утырткач, башка кызлар белән бергә удар комсомол төзелеше «Волховстрой»га эшкә килә. Биредә ул төзүче һөнәрләре үзләштерә.
Икенче, өченче шимбәләрне дә Караматулла түземсезлек белән көтеп ала. Хәзер инде аның эч серләрен бүлешерлек кешесе бар. Дөнья матурланып, яктырып киткән кебек була. Кече яшьтән үк зур авырлыкларга дучар ителгән, күңел җылысына сусаган ике яшь кеше бер-берсен ярты сүздән аңлый, бер-берсенә тартыла.
Академияне тәмамлагач өйләнермен дип, күңеленнән генә уйлап йөри егет. Әмма аңа укуын тәмамлау насыйп булмый – Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның июлендә аңа повестка килә.
Аны 500 нче полкка озаталар. Медицина академиясенең өч курсын тәмамлаган кеше буларак, полкның санитар часте мөдире итеп тәгаенлиләр. Бик авыр шартларда эшләргә туры килә аларга. Дошман туктаусыз һөҗүм итә. Безнекеләр чигенергә мәҗбүр була. Һәлак булучыларның, яраланучыларның исәбен алып бетерерлек тә булмый.
1941 елның сентябрендә алар полкы чолганышта кала. Ленинград өлкәсенең Дудергоф авылы янында 17 сентябрьдә аның уң аягы авыр яралана. Кан күп китүдән хәле бетеп егыла. Шул хәлендә немецларга әсирлеккә эләгә. 1942 елның июленә кадәр Луга, Ржица (Латвия), Двинск, Рига, Бениамин лагерьларында була. 1942 елның июлендә Седльце лагерена күчерелә.
Ул лагерьларда да санитарлык эшен дәвам итә. Ничек тә башкаларга ярдәм итәргә тырыша. Ачлыктан, авырулардан меңәрләп кырылган кешеләрне күреп, йөрәге әрни. Үзе дә ачлык газапларын кичерә.
Башка әсирләр аның биш вакыт намаз укуына игътибар итәләр. Кайда гына булса да, ни генә эшләсә дә, намазга вакытын таба ул.
Моңа немецлар да игътибар итәләр. Күпләре, дингә ышанган кеше буларак, аның намаз укуына комачауламыйлар, хәтта ихтирам белән карыйлар, «гут, гут» диләр аңа.
Беркөнне Двинск лагеренда аның янына тәбәнәк кенә гәүдәле, мөлаем йөзле кеше килә. Алар бик тиз сөйләшеп китәләр.
– Кешене өмет яшәтә. Синең намаз укуың, Ходайдан җиңеллек соравың бик дөрес, – ди ул.
Икенче очрашу вакытында:
– Кешеләрне өйрәнергә кирәк иде, – ди аңа яңа танышы.– Сиңа бу эш бик кулай. Дин турында әңгәмә кора башла. Аннары тормыш юлын сораш, карашларын ачыкла.
Лагерьда әсирләрне милләтләренә карап аералар, немецлар алардан гаскәри частьлар оештыралар икән дигән сүз тарала. Теге кеше белән очрашканда, Караматулла аңардан шушы турыда фикерен сорый.
Танышы сорауга сорау белән җавап бирә:
– Ә үзең ничек уйлыйсың?
Караматулланың үз фикере булмый әле ул вакытта. Ул ни әйтергә дә белми.
Атна-ун көннән алар тагын очраша.
– Халык ни уйлый? – дип сорый теге.
– Күп кенә егетләр белән сөйләштем мин. Аптырап калганнар да бар. Әмма күпчелеге легионга язылу ягында. Әлегә ач үлемнән котылыйк, аннан күз күрер, диләр.
«Идел-Урал» легионына язылу буенча комиссия эшли башлагач, Караматулла да анда язылырга риза була. Седльце лагеренда әзерлек үтә. Аннары 20 сентябрьдә Едлинога китерәләр.
Легионга килгәч, аны Хөсәен Мөхәммәтов җитәкләгән штаб ротасының санитары итеп тәгаенлиләр. Аннары өченче ротада санитар булып хезмәт итә башлый.
Хөсәен белән ул 1942 елның сентябрендә үк таныш була. Алар бер-берсенә ышаналар, әсирлектән котылу юллары турында фикер алышалар.
1943 елның 23 февраленә каршы төндә Караматулла да баш күтәрүчеләр сафында була. Алдан сөйләшү буенча алар өченче ротада булган немец офицерларына көтмәгәндә һөҗүм оештырып, тиз арада аларны юк итәләр. Барлык коралларны ат чаналарына төяп, Двина елгасы буена төшеп китәләр. Немецлар белән бәрелеш вакытында яраланган легиончыларга Караматулла медицина ярдәме күрсәтә.
825 нче батальон партизаннар ягына күчкәч, Караматулла Белоруссиянең Полоцк районында, Бирюлин җитәкләгән партизан бригадасының Захаров отрядында фашистларга каршы пулемётчы булып сугыша. Әсирлектә күргәннәре өчен, дошманнан үч ала ул.
1942 елның көзеннән үк «Идел-Урал» легионы турында совет контрразведка органнары ныклап кызыксына башлый. 825 нче батальон партизаннар ягына чыккач, аларга тикшерү эшләрен җәелдерү өчен мөмкинлекләр арта. 825 нче батальонны партизаннар ягына алып чыгуны оештырган, бу эштә актив катнашкан утызлап кешене «Зур җир»гә чакыртып алалар. Берәүләрен партизаннар аэродромыннан самолёт белән безнең якка алып кайталар. Икенчеләрен фронт сызыгы аша җәяүләп уздыралар.
1943 елның мартында бертөркем партизан белән Калинин фронтының 4 нче Удар армиясе пересыльный базасына Караматулла Әхсәнуллин да китерелә.
Аннары 1943 елның августында Подольскига 174 нче махсус «Смерш» лагерена озатыла. Ватанга хыянәт итүдә гаепләнеп, 1943 елның 10 ноябрендә аңа карата җинаять эше кузгатыла. 1944 елның гыйнварында Мәскәүнең Бутыр төрмәсенә утыртыла.
Аның эшен тикшерүче следователь ничек тә Караматулланы илен саткан хыянәтче, халык дошманы дип исбат итәргә тели.
Әйе, ул заман өчен гаеп җитәрлек була: әсир төшкән (совет кешесе өчен бу җинаятькә тиң), легионга язылган, немец формасы кигән, Кызыл Армиягә, СССРга каршы сугышырга дип ант иткән, немец мылтыгын кулына тоткан.
Следователь Бритцев өчен болар гына да җитми. Ул Караматулланы провокаторлык эшендә гаепли. Имеш, ул немец командалыгына батальондагы хәлләр турында хәбәр итеп торырга, шымчылык кылып, иптәшләрен сатарга ризалашкан.
Кем немецларга каршы сүз сөйли, легионнан качу уе белән яши, тагын да нинди яшерен планнар бар – шуларны ачыкларга, фашистларга җиткерергә тиеш була. Сорау алу беркетмәләреннән күренүенчә, имеш, ул моны эшләгән.
Соңыннан, еллар үткәч, боларның барысы да следователь тудырган уйдырма икәнлеге исбат ителә. Юк, Караматулла бернинди дә провокатор булмаган, берәүне дә сатмаган. Ул, беренче мөмкинлек булу белән, кулындагы немец коралын немецның үзенә каршы борган.
Әмма ул вакытта әле үзенең хаклыгын исбат итә алмаган. 1944 елның 1 мартында махсус өчлек карары белән биш елга ирегеннән мәхрүм ителгән.
Җәза вакытын ул Магадан өлкәсенең Ванино бухтасында үтә. Биредә аның күргәннәрен язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Сугыштан соңгы авыр елларда бөтен ил халкы ачлы-туклы көн күрә. Караматулла яшәгән лагерь кешеләренә дә җан асрарлык кына ашарга бирәләр. Эштә планың тулмады дип, шул азыкны бирми калган көннәр дә була. Алар сәяси тоткыннар өчен тәгаенләнгән баракта яши. Ә янәшәдә генә авыр җинаятьләр кылып, 10–20 шәр елга төрмәгә утыртылган явыз башкисәрләр, кешелек намусы дигәнне бөтенләй белмәгән хайвани затлар барагы. Сәяси тоткыннар белән авыр җинаятьчеләр арасында еш кына бәрелеш, үтереш очраклары булып тора.
Шушы шартларда да Караматулла бирешми, дини йолаларны үти. Вафат булганнарга җеназасын укый. Төрмә сакчылары да аңа артык каты бәрелми.
Төп-төгәл биш ел тулгач, 1948 елның 10 ноябрендә аның хөкем вакыты чыга. Әмма бу әле тулысынча иреккә чыгу булмый. Ул яңадан ун ел спецпоселениедә сөргендә яшәргә тиеш дигән хөкем карары чыгарыла. Менә шулай, кара сакалың артыңнан калмый дигәндәй, җәза вакыты озайтыла.
Дөрес, хәзер инде беркадәр иркенрәк шартларда яшәргә була. Элеккечә конвой белән эшкә барулар юк. Билгеле вакытта милиция органнарында күренеп китсәң, шул җиткән. Әмма бу урыннан беркая да китә алмыйсың.
Сөрген вакытын үтү өчен, аны 1948 елның 15 ноябрендә Магадан өлкәсе Хасынтенкин районы Палатка посёлогына китерәләр. Шундагы кибеттә сатучы булып урнаша ул.
Үзе СССР чигендә – Магадан якларында булса да, аның уе һәрчак еракларда, туган якларында йөри. Бер кыз образы иң авыр чакларда хәлен җиңеләйтеп, күңелен җылытып тора. Ул сугыш алдыннан «Волховстрой» клубында танцы вакытында танышкан Нәзирә образы була.
Ул вакытта хат алышырга рөхсәт булмау сәбәпле, биш ел буе ул аның хәлен белми яши. Ниһаять, спецпоселениегә күчерелгәч, аңа хат яза. Һәм нинди могҗиза – җавап ала. Нәзирә исән-сау булып эшләп йөргән, Караматулланы онытмаган, аны һәрчак исендә тоткан икән.
Икенче хатында инде Караматулла сөеклесен үз янына чакырып яза. 1949 елда Нәзирә юлга чыга. Ул чагында поездлар бик акрын йөри, вагоннар пассажирлар белән шыгрым тулы була. Магаданга кадәр барып җитү өчен, ике айлап вакыт үтә.
1825 елларда Россиядә декабристлар ерак Себергә сөргенгә җибәрелгәч, аларның хатыннары ирләре артыннан китәләр. Нәзирәнең егете янына баруын да ниндидер дәрәҗәдә декабрист хатыннары белән чагыштырырга мөмкин.
1949 ел Караматуллага шатлыклар алып килә. Никах укыткач, алар бергә яши башлыйлар. 1950 елның 15 ноябрендә рәсми рәвештә язылышалар.
Караматуллага канат куела. Ул эшен бетерә дә, талпынып, кәләше янына кайта. Шунда бер ташландык йортны тәртипкә китереп, үз ояларын коралар. Ул яклардагы кыска гына җәйдә дә яшелчәләр үстереп калырга тырышалар.
1950 елда беренче балалары Марат туа. Аннары Зөһрә (1951), Салават (1953) дөньяга килә.
1953 елның 5 мартында Сталин вафат булгач, ил өстендә җылы җилләр исә башлый. Магадан, Колыма, киң Себернең башка урыннарындагы ГУЛАГларда каторга хезмәтендә булган миллионлаган сәяси тоткыннарда азат ителүгә өмет уяна. Әмма куәтле репрессия аппаратын тиз генә кыймылдату мөмкин булмый әле.
Ниһаять, 1954 елның 18 маенда аны иреккә чыгару турында приказ кабул ителә. Бу әле гаепсез булган дигәнне аңлатмый, амнистия нигезендә генә сөргеннән азат ителә.
Янә ел ярымлап вакыт алар Палатка посёлогында көн күрәләр, туган якка кайтырга әзерләнәләр.
1955 елның ноябрендә Уфага кайтып төшәләр. Караматулла эш эзли. Әмма элек әсирлектә, аннары Себер якларында сөргендә булган кешене хезмәткә кабул итәргә ашыгып тормыйлар. Ниһаять, бик озак эзли торгач, Черниковка нефть эшкәртү заводында эш таба ул. Башкалар озак чыдамый торган, авыр, сәламәтлек өчен зарарлы участокка кабул итәләр аны. Ул кочегар, оператор вазифаларын башкара.
Эш табуына шатланып, канатланып йөри ул. Нефть сәнәгате булгач, хезмәт хакы да мул гына тия. Аларның гаилә архивында 1962 елның 15 мартында Черниковка нефть заводы җитәкчелеге чыгарган приказ копиясе саклана: «За добросовестную работу по очистке печи от кокса на АВТ-1 премировать из фонда предприятия по 5 рублей каждого, следующих товарищей:
1. Хисматуллин Г. Г.
2. Ахсануллин К. З.
3. Апсалямов М. Д.
4. Решетников Г. М.»
Намус белән эшләгәнен күреп, Черниковкадан фатир да бирәләр. Дөньяны ямьләп, тагын өч балалары туа: Зәйнәп (1955), Зәкия (1958), Газиз (1962). Алты балалы гаиләдә һәрчак татулык хөкем сөрә. Балалар әти-әниләре кебек уңган, яхшы холыклы булып үсәләр. Совет мәктәбендә укысалар да, атеист булмыйлар, ә ислам диненә, аңа бирелгән кешеләргә карата ихтирам саклыйлар.
Еллар уза тора. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен, «Идел-Урал» легионында булучыларны аклау, аларның дошман тылында алып барган көрәшен ачыклау буенча күп эшләр башкарыла.
Караматулла да, үзенең эшен яңадан тикшерү өчен, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. 1969 елның 25 гыйнварында Идел буе хәрби округының Хәрби трибуналы түбәндәге белешмәне җибәрә: «Дело по обвинению бывшего красноармейца 500 стрелкового полка Ахсануллина Караматуллы (Николай) Зайнулловича, 1916 года рождения, уроженца д. Анаш Киргиз-Миякинского района Башкирской АССР, арестованного 10 ноября 1943 года, пересмотрено военным трибуналом Приволжского военного округа 21 января 1969 года.
Постановление от 1 марта 1944 года в отношении Ахсануллина Караматуллы (Николай) Зайнулловича отменено и дело прекращено за отсутствием состава преступления.
Ахсануллин К. З. по данному делу реабилитирован.
Председатель военного трибунала Приволжского военного округа полковник юстиции В. Малыхин».
Ниһаять, ничә еллар буена җилкәне басып торган авыр йөк алып ташлана, гаепсез гаепле булып йөрми ул хәзер. Унбиш еллап газаплар күреп яшәсә дә, һич югы, кулына гаебе булмавын раслаучы язу ала.
Кайнар цехта эшләү аңа 1971 елда 55 яшендә пенсиягә чыгу хокукы бирә.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.