Электронная библиотека » Айдар Басыров » » онлайн чтение - страница 30


  • Текст добавлен: 25 апреля 2019, 20:00


Автор книги: Айдар Басыров


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 30 (всего у книги 40 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Кёнигсбергның бу районын шартлы рәвештә егерме өлешкә бүләләр. Һәр микрорайонда немецларның үзләреннән җәмәгать башлангычында башкарма комитет кебегрәк үзидарә органы сайлана. Болай оештыргач, шәһәр хуҗалыгы белән идарә итү җиңеләя. Берәр төрле шикле әйбер булганда, үзидарә органына сайланган немецлар бу турыда совет комендатурасына хәбәр итеп торалар.

Әлбәттә, эшләр шома гына бармый. Бер төндә патрульлек итүче совет солдатларына һөҗүм итәләр. Берәү үтерелә, икесе яралана. Бу хәлдән соң шәһәрдә патрульлек итүче төркемгә кимендә алты солдат керергә тиеш дигән приказ чыга. Алар икегә бүленеп, өчәр-өчәр солдат бер-берсеннән бик ерак та, бик якын да түгел, ә бер-берсен күреп барырга тиеш дигән инструктаж бирелә.

…Совет комендатурасы урнашкан бина каршындагы бакчада берничә агач бомба-снаряд төшүдән сынгаланган, кайберләре төбе-тамыры белән читкә алып ыргытылган. Хәмзә җитәкчелегендә ул тирәләр тәртипкә китерелә. Корыган, сынган агачлар урынына яңаларын утыртырга кирәк була.

– Безнең якта иң матур агач булып юкә исәпләнә, – диде комендант. – Шул агачны утыртыйк.

Кёнигсберг тирәсендәге урманга барып, яшь юкә үсентеләре алып кайталар һәм митинг ясап, совет солдатларының истәлеге булсын дип, шул агачларны утырталар.

1946 елның җәендә Хәмзә туган авылы Күккуянга бер айга ялга кайта. Барлык авыл халкын сокландырырлык кыяфәттә була ул. Өстендә офицер кителе, галифе чалбар, аякта шыгырдап торган хром итек, башында кызыл йолдызлы фуражка, төз гәүдә, чибәр йөз, өстәвенә кесә тулы акча. Кительгә Кызыл Йолдыз ордены, «Кёнигсбергны алган өчен», «Батырлык өчен», «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре, гвардия значогы беркетелгән. Билгә бәйләнгән каешка кобуралы пистолет асылган.

29 яшьлек егеткә инде өйләнергә вакыт җиткән. Сугыш туктагач, аларның гарнизон клубында танцылар оешкан вакытта ниндидер язмыш белән Германиягә килеп чыккан урыс, белорус, украин, поляк, тагын да ниндидер милләт кызлары килгәләде. Чибәр капитанның муенына асылынырга торганнары да булды.

Әмма Хәмзә күңелендә тик бер уй йөрде – үзебезнең татар кызына өйләнергә!

Ниһаять, бу уйны тормышка ашырырга вакыт. Үз фикерен Күккуянда яшәүче Фәүзия апасына җиткерә ул.

– Кызлар буа буарлык, – диде Фәүзия. – Сине иң акыллы, иң чибәр укытучы Гадилә белән таныштырам.

Бу кыз Әсән янындагы кечкенә Урта Карга авылында балалар укыта. Баралар, танышалар, бер-берсен ошаталар, берничә мәртәбә очрашканнан соң өйләнешергә сүз куешалар. Хәмзә кәләшенә кияү бүләге итеп немец сәгате бүләк итә.

Билгеләнгән көнне ул колхоз рәисе йөри торган иң яхшы ат белән кәләш алырга китә. Әмма ул баруга, Гадиләнең өйдә юклыгы ачыклана. Кыз, юньләп таныш булмаган кешегә ышанып, күз күрмәгән ерак Германиягә китәргә курыккан, шуңа күрә Чакмагыш районының Иске Калмаш авылына туганнарына киткән, дөресрәге, качкан була.

Әмма дүрт ел дары исен иснәп, ут эчендә йөргән командир, хәтта Кёнигсберг кебек зур шәһәрнең коменданты булган капитанга мондый гына каршылыкны җиңү артык авыр тоелмый. Ул кызның әти-әнисенә мәсьәләне кабыргасы белән куя:

– Кызыгызны яраттым. Уйлавымча, ул да миңа карата битараф түгелдер. Аны гомерлек яр итеп, җил-яңгыр тидермичә яшәргә дип командир, коммунист сүзен бирәм.

Булачак бабай белән әби Хәмзәнең бу сүзләренә дә эреп төшмиләр. Аларда кызларының язмышы өчен курку тиз генә бетми.

– Никахны бераз чигерик, балам, – ди Хәдимулла агай. – Вакыт күрсәтер.

Бу сүзләр инде Хәмзәнең ачуын кабарта:

– Без сугышның башында гына чигендек. Анда Гитлер Германиясе нык көчле иде. Аннан соң һәрчак алга бардык, Мәскәүдән Кёнигсбергка кадәр бер адым да чигенмәдек. Сугышта чигенмәгәнне тыныч тормышта гына бирешмәбез.

Ул, бу сүзләрне әйткәндә, кобурадан пистолетын чыгарып, шак итеп өстәлгә куя.

Эшләр болайга киткәч, Хәдимулла абзый фикерен үзгәртергә мәҗбүр була:

– Ярар, балам, язганы шул булыр. Син кушканны эшлибез, – ди дә каяндыр җигелгән ат табып, Чакмагыш ягына кызын алып кайтырга китә.

Алар урап кайтканчы, Хәмзә эш киемнәре сорап ала һәм кәләшнең ихаталарында тәртип урнаштыра. Аунап яткан бер өем агачны турап, өеп куя, хәтта ихатаны себереп, чүбен абзар артына ташый.

Киявенең уңганлыгын күреп, әби буласы кеше нык шатлана. Аның шик-шөбһәләре тарала башлый.

Колхозның арык аты белән кырык чакрымлап ераклыктагы Иске Калмаштан Гадиләне алып кайтканчы, җәйге озын көн узып та китә. Ниһаять, кыз утырган арба күренә. Кияү, йөгереп барып, Гадиләне кочаклап ала.

– Нигә инде болай эшләдең, нигә курыктың? Мин бит сине бер күрүдә яраттым, – дип сөйләнә ул.

Кыз күңелендә күтәрелгән давыл беркадәр басыла.

– Сүзләрең дөресме соң? Мәскәүдә марҗаң калган дип сөйләделәр бит.

Хәмзә көлеп җибәрде.

– И кадерлекәем, Мәскәүдәге марҗа минеке түгел, абыем Әхмәтзәкинеке бит ул. Халык, бәлки, шуны бутагандыр. Мин бит татар кызына, сиңа өйләнергә кайттым.

Бу көнне Күккуян халкы иртәннән башлап Хәмзәнең кәләш алып кайтканын көтә. Караңгы төшкәндә генә, авыл башында аккордеон һәм кыңгырау тавышы ишетелә.

Кичтән никах укыталар. Ә иртән яшь кияү белән кәләш, Күккуян авылын карау өчен, урамга чыгалар. Алардан да бәхетле кешеләр юктыр сыман тоела яшьләргә.

Авылның барлык урамнары буйлап та үтәләр. Өлкән яшьтәге кешеләргә хәер өләшәләр. Зиратка барып, ата-бабалары рухына багышлап дога кылалар.

Туган авылларында берникадәр торганнан соң, Хәмзә белән Гадилә Уфага юл тоталар. Аннары поезд аларны ерак Германиягә алып китә.

Алар турында авыл кешеләрендә иң яхшы тәэсирләр кала. Хәмзә кәләшенең качып калырга теләве, кыю командир-капитанның, үз максатына ирешү өчен, хәтта пистолетын кобурасыннан чыгаруы турындагы хәбәр дә кучер егет аша Күккуян авылы кешеләренә таралып өлгерә. Күпләр, аеруча ир-егетләр моңа «Молодец!» дип бәя бирәләр. Бу хикәят авылдашлары, туганнары арасында әле дә буыннан-буынга сөйләнеп килә.

…Үзенең килеп җитүе турында штабка рапорт белән кергәч, аның яңа вазифага тәгаенләнүен әйтәләр.

– Сез отпускада чакта без шәһәр коменданты итеп яңа кеше куйдык. Өметле егет ул, эшкә өйрәнсен. Ә сезгә Инстенбург шәһәрендә батальон белән командалык итү турында приказ язылды.

Хәмзә яшь кәләше белән зур булмаган шушы шәһәргә китә. Хәзер аны яңача, Бөек Ватан сугышында һәлак булган генерал Черняховский исеме белән йөртәләр иде.

Немец баеннан калган бик матур, затлы йортка урнаштыралар, аскы катында әрмән милләтеннән булган генерал Казарян яши. Өстәге каттагы өч бүлмәне Хәмзәләргә бирәләр.

Якташыбыз, майор званиесе алып, командирлык эшенә чума. Кәләше Гадилә хәрби шәһәрчектәге буфетта сатучы булып эшли башлый.

1950 елда Германиядәге безнең гаскәрләр саны бераз киметелә. Хәмзә хезмәт иткән частьны да башка җиргә күчерергә карар итәләр.

Майор Сөләймановны Курил утрауларына җибәрергә уйлыйлар, аңа полк командиры посты һәм подполковник званиесе тәкъдим итәләр.

Әмма ул артык еракка китәргә ризалашмый. Аны атаклы Кронштадт крепостена батальон командиры итеп җибәрәләр.

1953 елда Хәмзә хәрби хезмәттән китәргә уйлый. Һәрчак киеренке тормыш аны тәмам арыткан, иң борчыганы – сәламәтлеге нык какшаган була. Бу чорда илдә хәрбиләр санын кыскарту бара. Шул шартларда Хәмзәнең китүенә дә артык каршылык күрсәтмиләр.

Шул елда алар Уфага кайтып төшәләр. Кәләше Гадиләнең кардәшләре-энеләре Зәйтүнәләрнең бик кечкенә бүлмәләрендә урнашалар. Аз гына вакыт торырбыз дип уйласалар да, алты ел гомер үтеп тә китә. Бу еллар эчендә Хәмзә, фатир юллап, Уфадагы партия-совет-хуҗалык органнары хезмәткәрләренең тәмам теңкәсенә тиеп кенә максатына ирешә.

Яшьтән үк күп авырлык күрүләр, сугыш чорында Россиянең туң җирләрендә, Белоруссия сазлыкларында ятулар үзенекен итә. Аның сәламәтлеге тәмам какшый. Госпитальләрдә озаклап дәваланып ятса да, хәле яхшырмый, бавыры тәмам сафтан чыга. Аңа I группа инвалидлык бирәләр. Ул шулай булса да Уфадагы бер оешмада җитәкче вазифаны үтәп йөри.

Ниһаять, Уфага кайтып, алты ел узгач, аларга фатир бирәләр. Тик үз почмакларында Хәмзәгә сигез ай гына яшәү насыйп була. 1959 елның 17 августында, 42 яше тулган көнендә, кыю солдат, батыр командирның йөрәге тибүдән туктый. Аны Күккуян зиратында җирлиләр.

Тормыш юлдашы Гадилә бик яшьли тол кала. Ул, Уфага кайткач, икмәк кибетендә сатучы булып эшкә урнашкан була. Аннары Черниковкадагы икмәк кибете мөдире итеп куела.

1969 елда фатирын алыштырып, Дүртөйлегә кайтып урнаша. Анда да алты еллап сату эшендә була. 1975 елда Дүртөйле шәһәрендәге Советлар Союзы Герое Горшков исемендәге кинотеатр директоры итеп тәгаенләнә. Бу вазифаны җиде ел башкарып, 1982 елда пенсиягә чыга.

Гомер буе җәмәгать эшләре башкара. Алтмыш яшьләр тирәсендә Дүртөйленең «Без кабызган утлар» исемле ветераннар хорына йөри башлый. Егерме еллап шул хор составында төрле сәхнәләрдә чыгыш ясый.

«1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакяр хезмәт өчен», «Бөек Җиңүгә – 50 ел», «Бөек Җиңүгә – 60 ел», «Хезмәт ветераны» медальләре, үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашкан өчен, мактау грамоталары, төрле дипломнарга лаек була.

Гадиләнең берүзенә дүрт баланы үстерергә, олы юлга чыгарырга туры килә. Уллары Радик һәм Юрий музыка ягыннан сәләтле булалар. Радик урта белем алу белән бергә музыка мәктәбендә дә укый. Казан консерваториясен тәмамлый, флейтачы була. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, Ленинград дәүләт консерваториясенең симфоник оркестрында музыкант булып урнаша. Оркестрның иң көчле музыканты исәпләнә. Халыкара конкурсларда катнашып, лауреат исемен ала. Ул татарча яхшы сөйләшә, флейтада татар көйләрен уйный, туган ягына кайтып йөри. Юрий да абыйсы юлыннан бара. Казан консерваториясен тәмамлый. Флейтада һәм башка төрле музыка уен коралларында уйный. Казанның төрле оркестрларында музыкант булып эшли. Сәламәт тормыш рәвеше алып бара. Казан кызы Венерага өйләнә.

Хәмзә абый белән Гадилә апаның уллары Рәшит һәм кызлары Эльвира Дүртөйледә гомер кичерәләр. Гадилә апа 2008 елда вафат була.

НЕМЕЦЛАР ШТАБЫН ШАРТЛАТУЧЫ
ЭСТӘРЛЕТАМАК РАЙОНЫ ЮГАРЫ УСЫЛЫ АВЫЛЫ
БАТЫРЫ ГАЛИМҖАН ГАЛИЕВ

Белоруссия Компартиясе Үзәк Комитеты каршындагы партия тарихы институты, КПСС Үзәк Комитеты каршындагы марксизм-ленинизм институтының Белоруссия филиалы, БССР Фәннәр академиясенең тарих институты һәм «Беларусь» нәшрияты «Бөек Ватан сугышы елларында Белоруссиядә бөтенхалык партизаннар хәрәкәте» (1942 елның июне – 1944 елның июле) дигән өч томлы документлар һәм материаллар җыентыгын бастырып чыгарды. Бу җыентыкның беренче китабында Муса Җәлил җитәкләгән яшерен патриотик оешма эшчәнлеге нәтиҗәсендә партизаннар ягына чыккан «Идел-Урал» легионы батальоны турындагы документ та кертелгән. Анда түбәндәге юллар да бар: «Бер минут та кичекмәстән иптәш Мөхәммәтов партизаннар ягына күчүне җитәкләү инициативасын үз кулына ала. Шунда ук ул үз ротасының взвод командиры Галиев Гарига немец штабын юк итәргә боерык бирә. Бу боерык үтәлә».

Әлеге документта Галиев Гариның батальонда баш күтәрү вакытында аеруча мөһим бурыч үтәве, ягъни немец штабын шартлатуы хәбәр ителә.

Токтагулда Хөсәен абый белән очрашканда, ул Галиев турында зур җылылык белән искә алган иде: «Без аның белән Демблин лагеренда ук очрашып танышкан идек. Беренче күрү белән үк, ул миндә әйбәт тәэсир калдырды. Ул һәрчак төпле итеп сөйли, фикер йөртә иде. «Идел-Урал» легионының 825 нче батальонында ул сапёр взводы командиры итеп куелды. Иң хәлиткеч вакытта зур тәвәккәллек күрсәтте. Минем белән янәшә булып, немецларның штабын юк итүдә катнашты. Шунысын да әйтик: ул кешеләргә карата ягымлы, ярдәмчел иде. Батальонда взвод, рота командирлары итеп безнең милләт кешеләре билгеләнде. Алар белән янәшәдә немецлар да куела иде. Монысы инде немецлар ягыннан күз-колак булу өчен эшләнде. «Менә без татар-башкортның үзләрен командирлар итеп куябыз, сезгә ышаныч күрсәтәбез», – дип, немецлар җае чыккан саен сөйләнделәр. Әмма, асылда, немецлардан узып, берни дә эшләп булмый иде.

Татар-башкорт рота, взвод командирлары арасында очынгычлар, «начальник чире» белән авыручылар да булды. Андыйларның болай да күп газап күргән легиончы-солдатларны рәнҗеткәннәре дә очрады. Ә менә Галимҗан алай булмады. Ул үзен взводтагы гади легиончылар белән тиң күрде. Шуңа да аны яраталар иде.

Югарыда телгә алынган тарихи документта «Галиев Гари» диелгән. Һәм «Идел-Урал» легионының 825 нче батальоны турындагы газета, журнал, китап материалларында да шул рәвешчә яздылар.

Аның дөрес исеме – Галимҗан Гарифулла улы Галиев. Бәлки, әтисенең исемен кыскартып, «Гари» дип йөрткәннәрдер.

…Сугыштан соң Галимҗан ага Казахстанның Чимкент шәһәрендә яши. Ул җәлилчеләр, 825 нче батальонда булган байтак кешеләр белән элемтәдә тора. Хөсәен Мөхәммәтов, Рушат Хисаметдинов, Гарәф Фәхретдинов һәм башкалар белән хәбәрләшә.

Рушат абыйдан адресын алып, мин аның янына киттем.

Чимкент Ташкент шәһәреннән йөз чакрым тирәсе ераклыкта гына икән, ягъни Чакмагыш белән Уфа арасы кебек кенә. Шәһәр артык зур түгел. Күпчелеге аерым йортлардан торган урамнар. Бөек урыс әдибе Добролюбов исемен йөртүче урамның бер йортында мин эзләп килгән кешенең гаиләсе яши иде. Хуҗа үзе өйдә юк, мине аның җәмәгате каршы алды. Танышып, хәл-әхвәлләр белешкәч, чәй табынына уздык. Хуҗабикә мин килгәнгә аптырамады. Биредә журналистлар, язучылар миннән алда да булганнар.

– Берәр сәгатьтән кайтыр. Әле ветераннар советы утырышына киткән иде, – диде ул.

Бер сәгать чамасы узгач, Галимҗан ага кайтып керде. Урта буйлы, таза гәүдәле, чибәр йөзле кеше икән. Сүзгә артык юмарт түгел, кирәген генә, бастырып кына сөйли.

– Бер чыгып киткәч, тиз генә кайтып булмады. Ветераннар советы утырышына бардым. 9 Май бәйрәменә әзерлек мәсьәләсен карадык. Мин шул советта әгъза булып торам. Берничә ел элек рәис урынбасары булып та йөрдем, – диде ул. – Үзебезнең район буенча сугышта катнашканнарның өйләрендә булып чыгарга карар иттек. Нихәлләрдә яшәп яталар икән? Кайберләре нык авырый, кайберләренең яшәү-фатир шартлары бик начар. Андыйлар турында шәһәр Советына тагын бер мәртәбә хат язарга дип торабыз. Әлеге шул фатир мәсьәләсе инде. Яңа йортлар төзелә дә бит ул, фатир алу өчен чират бер дә кимеми. Җитәкчеләр фатирларны ветераннарга бирергә тормый, беренче чиратта үз ягын карый.

Чәй эчкәннән соң, без Галимҗан агаларның ихаталарына чыктык. Бакчаларының артында гаять зур корылма күзгә ташланды.

Баксаң, бу берничә этаж итеп куелган куян читлекләре икән. Читлекләрнең эче бу сөйкемле хайваннар белән тулы иде. Кайсында – берәр, кайсында – икешәр, кайсыларында – унлап.

– Бу кадәр күп, йөзләгән куянга ничек ашарга җиткерәсез? – дип сорыйм.

– Машина бар бит, җәй буе шуның белән үлән ташыйбыз инде, – ди Галимҗан ага, елмаеп.

– Тиресен, итен кая куясыз?

– Тиресен әзерләүләр конторасы җыя. Шәһәрдә аны үзләре иләп, бүрек тегеп сатучылар да бар. Алар да безгә киләләр. Ә ите дигәндә, базарда бик тиз сатылып бетә. Казахстан бик зур, маллар бик күп кебек, әмма ит дефициты яши бит.

Без яңадан өйгә кереп, Галимҗан аганың тормыш юлы турында сөйләшеп утырдык.

– Галимҗан абый, күп документларда, истәлекләрдә 825 нче батальонның баш күтәрү, партизаннар ягына күчү вакытында сез дә зур кыюлык күрсәткәнсез, немец штабын шартлаткансыз дип язылган.

– Әйе, бу вакыйгаларның үзәгендә булырга туры килде. Без ул сәгатьне, үч алу моментын көтә идек. Һәм ул көн килде. Мин кайсы йортта ничә немец яшәгәнен яхшы белә идем. Һөҗүм итәр алдыннан, тиз генә җыелышып, план кордык һәм легиончыларның кайсысы кайсы йортка һөҗүм итәргә тиешлеген ачыкладык. Бер үк минутта һөҗүм итү максаты куелды. Шулай булмаса, немецларның һушларына килеп, өйләреннән чыгып, каршылык күрсәтү мөмкинлеге бар иде.

– Немецлар белән бергә ул йортларның хуҗалары да өйләрендә булгандыр бит. Сез һөҗүм иткәч, аларның да һәлак ителүе көтелгәндер.

– Немецлар тукталган йортларның хуҗалары өйләрендә дошман белән калырга теләмиләр иде. Алар ул көннәрдә башка авылдашларының өйләренә күчтеләр. Хатын-кыз, аеруча яшь кызлар ничек тә качарга тырышты. Алар фашистлардан мәрхәмәтлек көтеп булмаганын яхшы аңлыйлар иде.

– Шулай итеп, сезнең һөҗүм алдан ныклап уйланылган, оешкан төстә үткәч, нәтиҗәле булгандыр?

– Әйе, бу авылда бер немец кешесе дә исән калмады. Граната шартлагач, исән калып, берничәсе тышка атылган иде дә, аларын да безнең пулялар аяктан екты. Минем сумкада ике-өч граната бар иде. Кызулык белән барысын да томырып бетергәнмен. Бәләкәй генә крестьян өенә бер граната да җитәр иде дә инде. Кызулык белән ыргытканмын шул.

– Партизаннар ягына чыккач, шунда ук алар сафында сугыша башладыгызмы?

– Әйе, икенче көнне үк кулга корал алып, дошман һөҗүменә каршы тора башладык. Белоруссия урманнары партизаннар өчен иң кулай урын иде. Фашистлар безне, чолгап алып, юк итәргә тырышсалар да, уйлары тормышка ашмады. 825 нче батальонның атлары да күп кенә, алар көр иде. Без, аларга утырып, ару гына юл үтеп, бер участокта дошманның тылына барып чыктык. Фашистлар паникага бирелеп качарга керештеләр. Бик азы гына исән калгандыр. Без, чаналарга дошманнан калган коралларны төяп, партизан базасына юнәлдек. Безнең бу рейд аеруча отышлы булды. Дошманның пуля, мина, снаряд сакланган урынына барып чыкканбыз. Сугыш шартларында болар иң кадерле байлык икәнен һәркем аңлый иде.

Безнең очрашу 1980 елның мартында булды. 1982 елның җәендә «Игенче» газетасында «Җәлилчеләрнең көрәштәше» дигән очерк басылгач, почта аша аңа да салган идем. 1983 ел белән котлап, аңардан открытка килде. Анда газеталарны алуы турында да хәбәр иткән иде.

* * *

Бу көннәрдән соң да күпме сулар акты. Җәлилчеләр, 825 нче батальон язмышы, анда булган якташлар турында китап язарга керешкәч, Галимҗан аганың тормыш, көрәш юлын тагын да тулырак итеп тасвирларга дигән максат куелды. Аның туганнарын табарга дигән үтенеч белән Эстәрлетамак ягындагы дусларга да мөрәҗәгать иттек.

Шундый уйлар белән йөргәндә, язмыш безгә елмайды.

…Хәниф Мөхәммәтов биографиясен язганда, безгә Әлшәй районы Ташлы авылында яшәүче Радик Мостафинга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иттеләр. Ул безнең сорауларга зур теләк белән җавап бирде.

Радик Тимерхан улы Әлшәй районының иң абруйлы кешесе икән. Ул 1933 елда туган. Уфада детдомда үскән. 1955 елда Башкорт дәүләт пединститутын тәмамлаган. Гомере буена мәктәп директоры булган, тарих фәнен укыткан. Мәктәп музеен төзү буенча күп көч салган. Аңа «Башкортстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелгән.

Ул яшьтән үк спорт белән дус булган. Аеруча тимераяк ярышларында уңышлы чыгыш ясаган. 1956 елда «Урожай» спорт җәмгыяте беренчелегенә ярышларда ил чемпионы титулын яулаган.

2009 елда Әлшәй районы үзәге Раевка посёлогындагы «Лачын» спорт сараенда спорт музее ачыла. Анда Радик Тимерхан улы яшь чагында киеп, ярышта катнашкан тимераяклары да экспонат итеп куелган.

Спортка мәхәббәтне ул үзенең улы Дамирга да тапшырган. Дамир Радик улы Әлшәй район хакимияте башлыгы булып эшләгән елларында шушы районда спортны үстерү өчен зур тырышлык куя. Үзе районның хоккей командасы составында уйный.

Безнең белән телефон аша әңгәмә вакытында Радик Тимерхан улы болай диде:

– Хәниф Мөхәммәтов турында китапта язуыгыз бик әйбәт, моның өчен рәхмәт сезгә. Шул ук вакыйгаларда катнашкан тагын бер кеше – Галимҗан Галиев турында да язарга кирәк иде. Ул да 825 нче батальонда баш күтәрү вакытында зур батырлыклар күрсәткән. Галимҗанның беренче җәмәгате Галимә минем бик якын кешем була. Галимҗанның Әнүр исемле улы – Эстәрлетамакта, ә килене Розалия Уфада яши.

Радик ага аларның адресларын да бирде, һәм без үзебезнең тикшерү-эзләнүләрне алга таба дәвам иттек. Әнүр белән телефон аша элемтәгә кердек, ә килене Розалия белән Уфада очраштык һәм алардан күп кенә өстәмә мәгълүматлар алдык.

* * *

Галимҗан Гарифулла улы Галиев 1916 елның 24 февралендә Эстәрлетамак районы Югары Усылы авылында туган. (Кайбер документларда «Таң авылында туган» дип язылган.) Авылда җиде класс тәмамлагач, урман техникумында укыган.

Диплом алгач, Әлшәй районына лесничий итеп җибәрелә.

Яше җиткәч, хәрби хезмәткә алына. Полк мәктәбен тәмамлагач, сержант званиесе бирелә, отделение белән командалык итә.

Солдаттан кайткач, урманчылык эшен дәвам итә. Әлшәй районы Үрнәк авылы кызы Исхакова Галимә Гыйләҗетдин кызына өйләнә. 1941 елда уллары туа, аңа Әнүр исеме бирәләр.

Бөек Ватан сугышы башлангач, хәрби хезмәткә алына. Беркадәр вакыт «солдат уены» уйнаганнан соң, алар полкын алгы сызыкка озаталар.

Хәрби хезмәттә булган, техникум белемле Галимҗанга кече лейтенант званиесе бирәләр һәм взвод командиры итеп тәгаенлиләр. Немец фашистларына каршы көрәштә ул зур кыюлык үрнәкләре күрсәтә. Ул җитәкләгән взвод, дошман һөҗүмен кире кагу өчен, канлы сугышлар алып бара. Бераздан аңа лейтенант, аннары өлкән лейтенант званиесе бирелә, ул рота белән командалык итә башлый. Аңа Кызыл Йолдыз ордены бирелә.

Авыр сугышларда алар часте чолганышта кала. Вак төркемнәргә бүленеп, чолганыштан чыгарга дигән приказ бирелә. Тәүлекләр буена ач йөреп, тәмам хәлдән таялар. Әнә шул шартларда немецларга әсирлеккә эләгә. Лагерьдан лагерьга күчерелеп, газап чигүләр башлана.

…1942 елның июнендә аларны, вагоннарга төяп, Польшаның Острув-Мазовецка шәһәре янында урнашкан лагерьга күчерәләр. Шул айның азагында бу лагерьга татар-башкортларны китерә башлыйлар. Ә башка милләт кешеләрен икенче лагерьларга алып китәләр.

Лагерь мәйданына тезеп, «Идел-Урал» легионы оешуы турында аңлаталар, легион солдаты булу өчен язылырга чакыралар.

Озакламый лагерьга унбишләп кешедән торган комиссия килә. Алар баракларда булып, әсирләр белән әңгәмәләр үткәрәләр. Кайберәүләр шунда ук ризалыкларын бирә, икенчеләр уйларбыз ди.

Галимҗан бу лагерьда Хөсәен Мөхәммәтов, Зәки Зөбәеров, Хәниф Мөхәммәтов, Габдрахман Хәкимов һәм башка кайбер егетләр белән якыннан таныша. Алар әсирләр арасында фашистларга каршы яшерен эш алып бара башлыйлар. «Идел-Урал» легионына язылу буенча да алар җыелышып фикер алышалар. Лагерьда ятып, ачка үлүдән дә файда юк, легионга күчик, ни буласын киләчәк күрсәтер дигән карарга киләләр.

1942 елның 5 августында алтмышлап кеше Острув-Мазовецка лагереннан поезд белән Седльце лагерена күчерелә. Алар арасында Галимҗан Галиев һәм яшерен оешманың башка әгъзалары да була. Лагерьның «А» дигән өлешендә татар, башкорт, чуваш, мари, мордва, удмурт милләтеннән булган кешеләрне җыялар. Аларны, роталарга, взводларга, отделениеләргә бүлеп, сугыш һөнәренә өйрәтә башлыйлар.

Беркөнне, стройга тезеп: «Сез барыгыз да «Идел-Урал» легионына кертеләчәксез», – дип белдерәләр.

1942 елның август азакларында башка әсирләр белән бергә Галимҗан да медкомиссия үтә.

Биш йөзләп кешене, 5 сентябрьдә поездга утыртып, Польшаның Радом шәһәреннән 12 чакрым ераклыктагы Едлинога алып китәләр. Биредә фин тибындагы баракларга урнаштыралар. Бу «Идел-Урал» легионы оешачак урын була.

Беркөнне стройга тезгәч, алар каршына легионфюрер Зекендорф, тагын да дистәләгән немец килеп баса. Алар легиончыларны үзләренә тугры хезмәт итәргә чакыралар. Шунда белдерү дә ясала:

– Кызыл Армиядә командир булганнар, ун адым алга!

Яшерен оешма әгъзаларының барысы да элекке командирлар иде. Алар бер-берсенә карашып торалар да, җитди карарга килеп, алга атлыйлар.

Легиондагы хәрби вазифаларга элекке командирлар билгеләнә. Аларның һәрберсенә диярлек берәр немецны беркетәләр. Галимҗан Галиев штаб ротасының сапёр взводы командиры итеп куела.

1942 елның сентябрь – декабрь айлары, 1943 елның гыйнвар-февральләре Едлинода үтә. Галимҗан җитәкләгән сапёр взводы төзелеш-ремонт, барлык хуҗалык эшләрен башкара.

1942 елның 14 февралендә 825 нче батальонны, вагоннарга төяп, Белоруссиянең Витебск өлкәсенә, партизаннарга каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнашу өчен җибәрәләр. Алар, Витебск шәһәреннән егерме чакрым төньяк-көнчыгышта, Двинаның көнбатыш ярында егерме чакрым җирдә оборона тотып, чолганышта калган партизаннарны юк итүдә катнашырга тиеш булалар. Штаб ротасы, аның составында булган сапёр взводы Гралево авылында урнаша.

1942 елның 23 февраленә каршы төндә батальонда баш күтәрү оештырыла. Ул вакытта Галимҗан Галиевнең күрсәткән батырлыкларын бу очеркның башында язып үттек.

Партизаннар сафында ул 1943 елның көзенә кадәр булып, немец фашистларына каршы авыр сугышларда катнаша. Башта рядовой була, аннары взвод, соңрак рота командиры булып йөри.

* * *

1980 елда илебез халкы Бөек Җиңүнең 35 еллыгын киң рәвештә билгеләп үтә. Зур бәйрәм уңае белән «Ленинец» газетасында (32, 33, 41 саннар) тарих фәннәре кандидаты, БДУ доценты, Бөек Ватан сугышы каһарманы З. Сираевның «Война народная» дигән мәкаләсе басыла. Анда Башкортстанда туып үскән бик күп ир-егетләрнең, партизаннар сафында йөреп, немец фашистларына каршы көрәштә зур батырлыклар күрсәтүе турында языла.

Бу мәкалә газетада басылганнан соң, редакциягә хатлар килә. Галимҗан Галиев тә үз язмышы турында язып җибәрә. Ул болай дигән: «…в 1943 году 14 октября во время разведки тяжело ранен, отправлен самолётом в тыл, с тех пор потерял связь со всеми однополчанами. Знаю только, что в Киргизии живёт руководитель восстания Хусаин Мухамедов».

Безгә мәгълүм булганча, Галимҗан ага Казахстанның Чимкент шәһәрендә урнашкан госпитальдә дәвалана.

Сәламәтләнеп аякка баскач, кая барырга дигән сорау туа. Әсирлектә, аннары легионда булу аның иңендә авыр йөк кебек басып тора. Өстәвенә МГБ органнары даими рәвештә аның «хәлен белеп» торалар.

Ул туган ягына кайтмаска дигән карарга килә һәм гомерен Чимкент шәһәрендә үткәрә. Бу шәһәрдәге атаклы кургаш заводында икътисадчы булып эшли. Хезмәтен намус белән башкара. Исеме һәрчак макталып йөртелә. Рәсеме заводның Мактау тактасына куела.

Тыныч хезмәт елларында I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Бөек Җиңүнең, СССР Кораллы Көчләренең юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Ул яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүдә актив катнаша. Мәктәпләрдә, хезмәт коллективларында очрашуларда була. Яшьләргә совет кешеләренең дошманга каршы фидакяр көрәше турында сөйли. Шәһәрнең ветераннар советы эшчәнлегендә катнашуын югарыда язып үттек.

Еллар үткәч, Белоруссия урманнарында партизаннар сафында йөргән кешеләр үзләренең сугышчан юлларын искә төшерәләр, шул урыннарда яңадан булырга телиләр, хәрби-патриотик, эзләнү җәмәгать оешмалары төзиләр, дан музейлары оештыралар.

Галимҗан ага да Витебск партизан бригадасы ветераннар советы чакыруы буенча очрашуга бара. Алар үзләренең партизанлыкта дошман белән сугышып йөргән җирләрне карыйлар, яшьлек эзләреннән үтәләр.

Каһәрле сугыш миллионлаган кеше язмышларын челпәрәмә китерде. Галимҗан ага да – шәхси тормышында катлаулы язмышка дучар ителгән кешеләрнең берсе.

Сугышка кадәр үк өйләнгән Галимҗан яуга китеп югалгач, хәләле Галимә 1948 елда икенче кешегә кияүгә чыга. Икенче җәмәгате Хөснетдин Заһретдинов бик яхшы кеше була. Ул Әнүрне үз фамилиясенә яздыра, аны тәрбияләп үстерү өчен зур тырышлык куя. Бу гаиләдә шулай ук Шамил исемле уллары да үсә.

Шунысын да әйтик: Галимә Гыйләҗетдин кызы бик булдыклы, актив кеше була. Ул Уфада партия мәктәбен тәмамлый, комсомол эшенә үрләтелә. Сугыш елларында ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитеты секретаре итеп сайлана. Ул чагында бу өлкә комитетының беренче секретарьлары булып В. Нәбиуллин, Ф. Мостафина кебек күренекле җитәкчеләр эшли. Сугыштан соң Галимә ВКП(б)ның Авыргазы райкомы секретаре булып эшли, аннары мәктәпкә тарих укытучысы булып күчә.

Галимҗан Чимкент шәһәрендә үзенең яңа гомер юлдашын очрата һәм, аңа өйләнеп, яңа гаилә тормышын башлый. Рәйсә Мостафа кызы (1923–1999) тумышы белән Татарстанның Чистай районыннан. Аның әти-әнисе шул чорның бик абруйлы, зыялы кешеләре булган. 30 нчы елларда аларны, кулак ясап, Чимкент шәһәренә сөргәннәр.

Рәйсә гомере буена сату эшендә була. Чимкент шәһәрендә алар элек кечерәк кенә иске өйдә яшиләр. Аннары кирпечтән яңа йорт салып керәләр. Шул йортта өч балалары үсә: Равил, Галия, Лилия. Бүгенге көндә әти-әни нигезендә төпчекләре Лилия яши. Ул техникум тәмамлый, гомере буе исәп-хисап эшендә була, гаиләләрендә бик акыллы балалар үстерәләр.

Икенче кызлары Галия югары белем ала. Әлеге көндә Воронеж шәһәрендә гомер кичерә.

Галимҗан ага белән Рәйсә апаның баш балалары Равил (1947–1999) турында тулырак итеп сөйләп китик. Ул урта мәктәптән соң Чимкент шәһәрендә урнашкан Казахстан химия-технология институтында укый (1965–1970).

Яшь белгечне Татарстанның «Әлмәтнефть» берләшмәсенә эшкә тәгаенлиләр. Шунда ул Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлап килүче роза чәчәгедәй гүзәл, чая Розалияне очрата. Бераз вакыт очрашып йөргәч, егет кызга өйләнешергә тәкъдим ясый. Розалия кияүгә чыгарга иртә әле дип исәпли. Равилгә озак кына ялынырга туры килә. Шулай да кыз егетнең ныклы теләгенә каршы тора алмый. Алар, өйләнешеп, бик тату гомер кичерәләр.

Дүрт еллап Әлмәттә эшләп, шактый гына тәҗрибә туплаган белгеч гаиләсе белән туган шәһәренә кайта. Равил «Чимкентоблгаз» оешмасына эшкә керә. Алар әти-әни йортында урнашалар, Рифгать исемле ул һәм Гүзәл исемле кыз үстерәләр.

Кыю командир, батыр партизан улы Равил тормышта ирешелгәннәргә генә риза булып яшәми. Ул, Уфага килеп, нефть эшкәртү юнәлеше буенча аспирантурага укырга керә. Җитәкчесе Башкортстан галиме, күренекле нефтехимик Раһиб Гыймаев була. (Ул озак еллар БДУ ректоры булды, аннары Россия Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланды.)

Равил, уңышлы рәвештә диссертация яклап, техник фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. Ә 1975 елда ул ИПНХ (Институт переработки нефтехимической промышленности) дигән фәнни-тикшеренү институтына эшкә кабул ителә. 1990 елдан алып шул институтның экология бүлеге мөдире вазифасын башкара. Гаиләсе белән Уфага килеп урнаша һәм шунда гомер кичерә.

Ул нефть эшкәртү өлкәсендә республиканың күренекле галиме булып таныла. 1999 елда диссертация яклап, техник фәннәр докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала.

Аның биографиясе «Башкирская энциклопедия» китабына кертелгән.

Гаиләләре Уфага күчеп килгәч, Розалия мәктәптә укытучы булып эшли. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша.

Гомерләре бик матур үтә. Тик соңгы чорда зур югалтулар кичерәләр. 24 яшькә җиткән уллары Рифгать фаҗигале рәвештә вафат була. 1999 елның 16 сентябрендә институтта лекция сөйләгән вакытта, инфаркт булып, Равил Галимҗан улы якты дөнья белән хушлаша.

Әтисенең гыйльми эшчәнлеге юлыннан бүгенге көндә кызлары Гүзәл бара. Ул Башкорт дәүләт университетының биология факультетын тәмамлый. Аспирантурада укып, диссертация яклый һәм техник фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. Әлеге вакытта ул «Роснефть» берләшмәсендә җаваплы вазифа башкара, Мәскәү шәһәрендә яши.

50 нче еллардан башлап Галимҗан ага икенче җәмәгате белән бергәләп туган якларына кайтып йөри. Алар Эстәрлетамак районының Югары Усылы авылында туганнарында кунак булалар. Ул улы Әнүрне күрү уе белән дә яши. Әмма әтисе белән улына, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга утыз елдан артык вакыт үткәч, 1976 елда гына очрашу насыйп була.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации