Текст книги "Ватанга тугры калдылар"
Автор книги: Айдар Басыров
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 13 (всего у книги 40 страниц)
– Ә фронтта, әсирлектә, «Идел-Урал» легионында, сөргендә бергә булган кешеләрдән кемнәр белән кабат күрешү насыйп булды?
– Михаил Иконников белән унсигез елдан соң очраштык. Гарәф Фәхретдинов, Фәрит Солтанбәков, Хөсәен Мөхәммәтов, Әмир Үтәшев һәм башкалар белән күрешү насыйп булды. Муса Җәлилнең туган көннәрен билгеләп үткәндә, Казанга күптөрле мәдәни чараларга чакыралар. Анда элекке һәм яңа танышлардан күп кешене очратасың.
– Сезнең тормыш юлында Башкортстан егетләре дә күп очрагандыр?
– Әлбәттә. Муса Җәлил белән бергә гомерләре өзелгән Гариф Шабаев, Фоат Булатов, Галләнур Бохараев, Әмир Үтәшев һәм башка бик күпләр сезнең республикадан иде. Чын башкорт егетләрен дә күп очраттым. Берсе безнең музыка капелласында да катнашты. Фамилиясе Салаватов иде бугай. Без аны Салават Юлаев дип йөрттек. Ул курайда уйный иде. Кураен кайдан алгандыр – әйтә алмыйм.
– Ә Чакмагыш районы кешеләре очрамадымы? «Чакмагыш» сүзе колагыгызга чалынмадымы?
– Сугыш чорында, әсирлектә, француз партизаннары арасында Чакмагыш районы кешеләрен күргәнемне хәтерләмим. Еллар үткәч, Башкортстанда шундый район барлыгын, Хөсәен дустымның шушы район кешесе икәнен белдем.
Ә менә Благовар дигән район хәтердә калган. Шул районнан Ризванов дигән егет белән без француз партизаннары сафында бергә сугышып йөрдек. Ай хәтәр егет иде, батыр егет иде. Туган илгә кайта алды микән?
– Ә нишләп аның туып үскән районы – «Благовар» сүзе хәтерегездә калган?
– Башкортстандагы күбесенчә татар-башкорт яшәгән авыл районы нишләп урыс сүзе белән йөртелә дип сораганым хәтердә калган. Аннары Ризванов 1945 елда миңа фоторәсемен дә бүләк иткән иде. Аның артында да «Благовар» сүзе бар. Мин сезгә аның фоторәсемен бирермен әле. Ул егетнең исемен Башкортстан халкы белергә тиеш. Гомумән, үткән сугышта Башкортстан татарлары һәм башкортлары батырлык үрнәкләре күрсәтте. Әсирлеккә эләккәннәре дә җебеп төшмәделәр.
– «Идел-Урал»дан тыш та фашистларның әсир төшкән совет кешеләреннән милли легионнар төзүе билгеле. Ә алар безнең илгә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнашты микән?
– Мин тарихчы түгел. Бу мәсьәлә буенча төпле сүз әйтә алмыйм. Башкалар сөйләве буенча гына фикер йөртәм. Әйе, фашистлар РОА (Русская освободительная армия), ОУН (Организация украинских националистов), «Төркестан легионы», «Әрмән легионы» һәм башка исем астында әсирләрдән гаскәри частьлар төзегәннәр. Аларны күпчелек очракта партизаннарга каршы җибәргәннәр, объектларны, тимер юлларны саклау өчен, төзелеш максатларында файдаланганнар. Немец штыгы астында хәрәкәт итәргә, сугыш хәрәкәтләрендә катнашырга мәҗбүр ителгәннәре дә булган.
Ә менә «Идел-Урал» легионының бер батальоны да фашистларга хезмәт итми. Моның белән без чиксез горурланабыз. Немец штыгын дошманның үзенә каршы боруны оештыруда безнең дә өлеш керүгә шатбыз. Очрашулар вакытында мин һәрчак бер сүзне кабатларга яратам: «Юк, татар илен сатмады!» Легиончылар татар милләтенең йөзенә кызыллык китермәде. Яшь буын, киләчәк буын каршында безнең йөзебез якты. Сез, журналистлар, үзегезнең язмаларда менә шушы фикерне аерым рәвештә билгеләп үтәргә тиешсез. Бу тарих өчен, милләтнең киләчәге өчен бик тә кирәк. Югыйсә тарихны бозып күрсәтү дә бик күп булды. Татар өстенә дә чүпне күп өйделәр.
– Сез беренче чиратта «татар-монгол игосы» дигән төшенчә турында әйтәсездер?
– Әйе, тарих китапларында, әллә ничә гасыр буена урыслар кыргый татар-монгол изүе астында яшәгәннәр, шуңа күрә аларның үсеше тоткарланган, дип язалар. Күпләр «татар-монгол» дигәнен безнең ата-бабалар дип аңлый. Менә шушы хата фикер гади халык арасында татарны кимсетү очракларына китерә.
Кырым татарларын сабыйларыннан башлап аксакалларына кадәр иленнән сөрделәр. Аларга Бөек Ватан сугышында фашистлар яклы булган дигән ярлык тактылар. Бәлки, аерым хыянәтчеләр булгандыр. Әмма аларга карап бөтен халыкны гаепләү, ничәдер сәгать эчендә бөтен автономияле республика халкын, автомашиналарга, вагоннарга төяп, Себергә, Казахстанга озату – тарихта сирәк була торган геноцид күренеше бит бу.
Урыс совет шагыйре Ярослав Смеляков үзенең бер шигырендә «Мы язык татарский перемололи на мельнице русской» дип яза. Татарстанда бер әдәбият әһеле дә моңа каршы чыкмаган. Ә менә Башкортстанда яшәүче Наҗар Нәҗми «Татар теле» дигән шигырь язган. Ә үзегез шул «Татар теле» дигән шигырьне укыганыгыз бармы? Шәп әйткән бит ул. Кем ул Наҗар Нәҗми, сез аны беләсезме?
– Наҗар агайны беләм, әлбәттә. Ул Чакмагыш белән янәшәдәге Дүртөйле районы Миңеште авылыннан. Наҗар Нәҗми – зур талант иясе. Бик күп шигырьләре, поэмалары басылып чыкты. Дистәгә якын пьесасы буенча Башкортстан һәм Татарстан театрларында спектакльләр куелды. Аңа «Башкортстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелде, – дип җавапладым мин.
– Менә шул шагыйрь Наҗар Нәҗмигә без – җәлилчеләр исеменнән шушы шигырьне язган өчен рәхмәт әйтегез!
Рушат ага белән сөйләшү гаҗәп рәхәт иде. Ул киң карашлы, сәясәтне дә, хуҗалык мәсьәләләрен дә, мәдәниятне дә, сәнгатьне дә тирәнтен аңлаган кеше иде.
Шундый кеше белән очраштырган язмышыма рәхмәт укып, мин кайтырга җыена башладым.
Рушат абый, «Жигули» машинасына утыртып, мине Ош шәһәренең аэропортына алып килде. Самолётка утыру өчен, тикшерү барьерын үтеп, эчкә уздым. Рушат абый чибәр йөзе белән ихлас күңелдән елмаеп, безне озатып калды. Беренче һәм соңгы очрашуыбыз шулай тәмамланды.
Чакмагышка кайткач, агымдагы эшләр, мәшәкатьләр үз эченә бөтереп алып кереп китте. Ел артыннан еллар үтте. Башкортстанда һәм Татарстанда чыккан газета-журналларда Рушат абый турында байтак материаллар басылды. Ул әдәбият, сәнгать әһелләре, журналистлар белән дуслыгын дәвам иткән. 90 нчы еллар башында Казанда яшәүче язучы-журналист, Бөек Ватан сугышы каһарманнары турында материаллар җыеп, очерклар язучы Шаһинур Мостафин белән танышкан.
Рушат абыйның өлкән апасы Кәшифә (1908 елда туган), ветеринария-зоотехния институтын тәмамлаганнан соң, 1931 елда кияүгә чыга һәм Казанда яши башлый. Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгында эшли. Намуслы хезмәте өчен орден-медальләр белән бүләкләнә.
Кәшифәнең кызы Азалия журналистика һәм язучылык юлыннан китә. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. Ул Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләгән чагында, Исхак Зәбировның «Джалиль и джалильцы» китабының редакторы була.
Рушат абыйсы, мемуарлар язган вакытта, аңа еш кына киңәшләр бирә. «Үзең исән чагында язып кал», – дип үгетләүчеләрнең берсе була.
Рушат абый үзенең мемуарларын 1992 елның 20 июлендә язып бетерә. Шул елның 28 августында аның йөрәге тибүдән туктый. Аны зур хөрмәт белән Ош шәһәренең мөселман зиратында җирлиләр. Ике айдан соң аның гомер юлдашы Тайфә ханым да якты дөнья белән хушлаша.
Рушат абый истәлекләренең төп нөсхәсен улы Равил һәм игезәк кызлары Рәйсә белән Рәшидә Ош шәһәренең туган якны өйрәнү музеена тапшыралар. Оригиналның ксерокопияләрен язучы-тикшерүчеләр Рафаэль Мостафин белән Шаһинур Мостафинга бирәләр.
Истәлекләрнең татарча язылган бер өлеше «Казан утлары» журналының 1995 ел, сентябрь санында басылып чыга. Бу эштә ялкынлы патриотның туганы, язучы Азалия Бадюгина һәм халык рәссамы Бакый Урманченың тормыш иптәше Флора ханым зур өлеш кертә. Соңрак бу мемуарлар җәлилчеләрнең истәлекләре тупланган китапка («Кайда минем илем?», 1996, әдәби эшкәртүчесе һәм төзүчесе Марсель Галиев) кертелә.
Ә истәлекләрнең урысча язылганы бернинди кыскартуларсыз «Казан» журналында (2003 ел, № 8) дөнья күрә.
Без бу әңгәмәне язгач, Рушат абыйның сөйләгәннәрен шушы журналдагы истәлекләре белән чагыштырып чыктык. Артык зур аерма табылмады. Рушат абый йөргән юлларын, күргән кешеләрен бутардай кеше түгел иде шул. Аның зиһене һәрчак ачык булды, сүзләрен ачык итеп, кистереп сөйләде. Кайчакларда күзләреннән яшьләре чыгарлык итеп рәхәтләнеп көлә, ә кайвакыт яшьләрен кешеләргә күрсәтергә оялмыйча елый белде.
Сирәк очрый торган талант иясе иде ул. Ходайга рәхмәт, аның гомере озын булды. Беренче чиратта аның ярдәме, аның күрсәтмәләре нигезендә җәлилчеләрнең героик көрәш сәхифәләре ачылды.
Урта Азия якларыннан кайткач, Наҗар ага Нәҗмине тиз генә күрү насыйп булмады. Сигез еллап вакыт үткәч кенә, мондый мөмкинлек туды. 1988 елда Башкортстанда татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үтте. Татарстаннан килгән күпсанлы делегацияне берничә төркемгә бүлделәр. Бер төркемдә әдипләр Гариф Ахунов, Рәдиф Гаташ, җырчылар Римма Ибраһимова, Газинур Фарукшин һәм башка күренекле шәхесләр бар иде.
Аларны Башкортстанда Наҗар Нәҗми, Шәриф Биккол кебек әдипләр озатып йөрде.
Беренче шигырь һәм җыр кичәсе Чакмагыш район Мәдәният йортында үтте. «Чакмагыш чаткылары» әдәби иҗат түгәрәгенең эшчәнлеге турында мин дә сөйләдем. Шул чагында Рушат абый әйтеп җибәргән сәлам һәм рәхмәтләрне чәчми-түкми Наҗар агага тапшырдым.
Рушат абый, Муса Җәлил һәм җәлилчеләр турында да сөйләп алдым. Зал минем чыгышымны алкышлар белән каршы алды. Наҗар ага аеруча нык шатланган иде. Шагыйрьләр бит алар сабый бала кебек. Үзләренең шигырьләрен укучыларны нык яраталар. Ә бу очракта аның «Татар теле» шигыре әнә бит кайларга барып чыккан һәм нинди зур кешеләрнең кулына эләккән!
Берничә көн буе бу иҗат төркемен мин дә озатып йөрдем. Наҗар ага бер әңгәмә вакытында болай дигән иде:
– Җәлил һәм җәлилчеләр турында матбугатта чыккан материалларны укып барам. Рафаэль Мостафинның «По следам поэта-героя» (1971) дигән китабын укыдым. Анда Рушат Хисаметдинов турында да әйтелә. Минем шигырьнең аның кулына барып эләгүе – гаҗәп хәл. Сез хат язсагыз, минем исемнән аңа рәхмәт әйтерсез, – диде. – Адресын бирсәгез, үзем дә, хат язып, китапларымны салырмын, – дип тә өстәде аннары.
Наҗар ага хат язгандырмы – әйтә алмыйм. Ә менә мин үзем Рушат һәм Хөсәен абыйларны берничә ел рәттән җәйге ямьле көннәрдә Чакмагыш Сабан туена чакырдым. Тик алар ара ераклыгын, тормыш ыгы-зыгысын сәбәп итеп килә алмадылар. Рушат ага гүзәл Башкортстанны күрә алмады.
Дус-ишләр җыелганда, эш урынында, табыннарда без еш кына милли мәсьәләләр турында фикер алышырга яратабыз. Һәркем үз милләтен әйбәт итеп күрсәтергә тели. Күпчелек кешеләрдә милли хисләр өстенлек итә. Татар милләте, аның тарихы, бүгенгесе турында сүз кузгалганда, минем күңелгә һәрчак Рушат абыйның сүзләре килә: «Татар илен сатмады!»
ҖИДЕ ҖӘҺӘННӘМНЕ ҮТЕП
(Гарәф Фәхретдинов белән әңгәмә)
Ош шәһәреннән кайткач, икенче көнне Ташкент шәһәрендә Гарәф Фәхретдинов белән очрашырга булдым. Рушат абый биргән телефон номеры буенча элек аларның фатирларына шалтыраттым. «Ул эштә», – дигән җавап һәм эш урынының кайдалыгы турында киңәшләрен алдым.
Ташкент шәһәрендә Мәдәният институтының яңа корпусы төзелешендә кулына сварка коралы тоткан хәлдә очраттым мин аны.
Мин ныклап сүз башларга, үзем белән таныштырырга өлгерә алмадым, ул, акрын гына мыек астыннан дигәндәй көлеп:
– Тагын килдегезме? – дип куйды.
Бу сүзләргә артык игътибар итеп тормадым. Үземне таныштырып, хәл-әхвәлләр сорашып алдым.
Аяк өсте әллә күпме вакыт сөйләшеп торып булмый иде.
– Иртәгә ял көне бит. Безнең фатирга килегез. Шунда иркенләп сөйләшербез, – диде ул.
Икенче көнне иртәнге якта Ташкент шәһәренең күпкатлы йортларының берсендә без аның белән сөйләшеп утыра идек инде.
Түгәрәк чибәр йөзле, кабарынкырак борынлы, очлаеп килгән нечкә иренле, күз, ирен читләрендә еш кына шаян очкыннар күренеп киткән, сүзгә гаҗәп оста кеше иде ул.
– Гарәф абый, белүебезчә, сез Урта Азия якларында яшәгәндә хәрби хезмәткә алынгансыз. Сез бит татар кешесе, ул якларга ничек барып чыктыгыз?
– Мин Бөгелмә өязенең Карабаш авылында 1920 елда туганмын. Бу авыл ямьле Зәй елгасы буенда Бөгелмә белән Әлмәт арасындагы борынгы юл буенда урнашкан. Авылыбыз элек-электән үзенең укымышлы кешеләре белән дан тоткан. Без үскән чагында, 500 ләп хуҗалыклы авылның ике мәчете, мәктәбе, әллә ничә кибете, Зәй елгасы аша салынган биш күпере бар иде.
Ерак бабам Баттал, аның улы Ягъфәр, аның улы – картәтием Фәхретдин булган. Әткәм Кашафетдин 1889 елда туган. Ул авыл һөнәрчесе – калайчы да, тимерче дә, балта остасы да булган. Шулай ук аңа авыл фельдшеры булырга да туры килгән. Авыртуны баса, дәвалый торган дару, үләннәр биргән, бик җәфаланганда, кешеләрнең тешләрен алган. Әтиемнең кырык төрле һөнәре, Аллага шөкер, миңа да күчкән.
Ул элек Беренче бөтендөнья сугышында, аннары Гражданнар сугышында катнаша. Самара тирәсендә кызылгвардиячеләр ягында йөри.
1920 елның язында туган авылына кайта. Шул көннәрдә «сәнәк сугышы» дип аталган крестьян фетнәсе кузгала. Коммунистларны, комсомолларны, Совет яклыларны эзәрлекләү башлана. Эшнең нидә икәнен сизү белән, картәти улына тиз генә биредән югалырга куша. «Сәнәкчеләр», безнең өйгә кереп, «Малаеңны кайда яшердең?» дип, картәтидән сорау алалар. Улының кайдалыгын әйтмәгәч, аны сәнәкләр белән кадап үтерәләр.
– Бу фетнәнең көчле дулкыны безнең Чакмагыш районы аша да үтә. Иске Калмаш волосте буенча 59 кеше үтерелә.
– Әйе, безнең якларда башланган фетнә Бәләбәй өязенә күчә һәм Уфа өязе авыллары буйлап үтә дип ишеткәнем бар иде.
– Әниегез кем иде?
– Әнием Габдрахман исемле авылда зыялы гаиләдә үскән. Укытучы булып эшләгән. Сәнәк сугышы чорында ул да, яшеренеп, көчкә исән кала. Әни әдәби әсәрләрне чын артистлар кебек укый, яттан күп белә, Коръән укый башласа, бөтен эшебезне ташлап, аны тыңлый идек.
– Алар нишләп Урта Азиягә күченеп китәргә уйлыйлар?
– Без авылда хәлле гаиләләрдән исәпләнә идек. Әти кулыннан бөтен эш тә килгән кеше булгач, өебезне, абзар-курабызны яхшы итеп төзегән. Ул колхозда да тырышып эшли, хуҗалыкта ишле итеп мал асрый, умарталар да тота иде. Әнинең укытучы акчасы да ул заман өчен ару гына була иде. 1937 елда илдә репрессия дулкыны кузгалгач, безнең авылдан да кешеләрне алып китә башладылар. Әти-әни еракка карап яши белә торган кешеләр иде. Алар шундый язмышның үзләренә килү ихтималын да сизгәннәр һәм, бик шауламыйча гына, авылны калдырып, Урта Азия якларына юл тотканнар.
– Урта Азиядә әтиегез кем булып эшләде?
– Әткәй анда калайчы булып тимер юл вагоннарын ремонтлап йөрде. Ә мин Бохарада педучилище тәмамладым. Мөгаллим булып, үзбәк балаларына сабак бирә башладым. Яшем җиткәч, 1940 елда Бохара шәһәреннән хәрби хезмәткә алдылар. Украинада Киев тирәсендәге хәрби частьта хезмәт иттем. Сугыш башланганда, рота командирының ярдәмчесе һәм элемтәчесе идем.
– Нинди шартларда әсирлеккә эләктегез?
– Киев янында безнең гаскәрләрнең зур төркеме чолганышта калды. Шунда мин, фашист самолётлары өстебезгә бомба яудырганда, тугыз урыннан яраландым һәм контузия алдым. Березань сазлыгындагы кечкенә утрауда, мине калдырып, безнең солдатлар чигенгәннәр. Мин аяк-кулларым яралы көе шунда бик озак вакыт ятканмын. Аңыма килеп, шуышып йөрерлек булгач, шул тирәдәге үлгән солдатларның сумкаларыннан сохари, консервлар табып туклана башладым. Чолганышта калган бер төркем кеше, мине табып, хуторга илттеләр. Ә хутор кешеләре, җәза алудан куркып, мине Березань станциясе концлагерена тапшырдылар. Зур гына сарайның тирә-ягын чәнечкеле чыбык белән әйләндереп алганнар да лагерь ясаганнар.
– Тагын нинди лагерьларда булдыгыз?
– 1941 елның ахырында Киевтан ерак түгел «Борисполь» дигән лагерьга күчерделәр. Аннары Дарница дигәнендә яттым. Анда күргән михнәтләрне сөйли башласаң, олы китап язарлык булыр иде. Беркөнне, машиналарга төяп, Киев лагерена алып киттеләр. Анда, Киев белән Житомир арасында канау казып, кабель салдык. Аннары, немецларның комендант взводына алып барып, утын кистерделәр.
1942 елның июнь башында яңадан Дарница лагерена китерделәр. Биредә, гаҗәп, ашау әйбәтләнде. Әсирләрне милләткә карап аера башладылар. Мин азиатлар төркеменә эләктем. Безне Ромны лагерена күчерделәр.
Бу лагерьда да инде тәртип бөтенләй икенче иде. Лагерь капкасы янында немец түгел, ә беләкләренә яшел бәйләгән үзебезнең әсирләр сакта тора. Өч мәртәбә әйбәт итеп ашаталар. Мулла биш вакыт намаз укуны оештыра башлады.
Аннары безне тагын да бер урынга күчерделәр. Монысы «Идел-Урал» легионы өчен солдатлар әзерли торган «карантин лагере» икән. Биредә башлыча татар, башкорт, чуваш, мари, мордва, удмурт кебек милләтләр генә булып чыкты. Командирларыбыз татар кешеләре иде. Лагерь башлыгын «сугфюрер» дип йөртәләр. Аның фамилиясе Волков иде. Беркөнне ул безне стройга тезде дә: «Арагызда мулла бармы?» – дип сорады. Сорауга җавап бирүче булмады. Шунда таныш егетләр тәкъдиме буенча мин: «Мулла түгелмен, әмма догаларны беләм», – дидем. Миңа дога укырга куштылар. Яшь чагында әнием сүрәләр ятлаткан иде. Шуларны сөйләп, имтиханны уңышлы тоттым. Шулай итеп, бераз вакыт мулла булырга да туры килде.
– Бу вакытта качарга омтылыш булдымы?
– Лагерьда яткан һәр кеше качу турында уйлагандыр инде ул. Без дә Хәйдәр исемле таныш егет белән лагерьдан качып киттек. Әмма хохол полицайлары тотып, яңадан лагерьга илтеп яптылар. Аннары Белая Церковь лагерена китерделәр. Биредә татар кешесе, техникум белемле булуымны белгәч, Польшаның Кельце лагерена озаттылар. Биредә булачак милли батальоннар өчен пропагандист кадрлар әзерләнә икән. Анда яшәү шартлары чагыштырмача әйбәт иде. Иртәннән кичкә кадәр лекторлар: «Совет иле – халыклар төрмәсе, ул җиңелсә, ирекле «Идел-Урал» дәүләте төзеләчәк», – дип, безгә үгет-нәсыйхәт сүзләре сөйләде. Азактан хәтта имтихан да алдылар.
Аннары безне Демблин лагерена озаттылар. Бу да «Идел-Урал» легиончыларын әзерли торган «карантин лагере» икән. Биредә яңадан сугыш һөнәренә өйрәтә башладылар. Аякларга агач башмаклар киеп, шак та шок килеп стройда йөрибез. Үгет-нәсыйхәт, Советка каршы пропаганда тулы куәтенә эшли.
– Белүебезчә, сез шушы лагерьда Муса Җәлил белән еш кына очрашкансыз.
– Мин яшьтән үк җырларга ярата идем. Демблинга килгәч тә, сәндерәгә менеп ятам да җыр сузам. Минем янга халык җыела. Туган илен сагынып, язмышын уйлап, кайсы елый, кайсы миңа кушылып җырлый. Әсиргә эләккән кешеләр арасында исемне алыштыру тәртибе яши иде. Дарница лагеренда чагында мин дә Дим Алишев булып киттем. Урыс егетләре Димка дип йөрттеләр. Башкортстаннан булган кайбер егетләр син Дим буенда үскәнсеңдер, безнең як кешеседер дип әйтәләр иде.
Беркөнне яныма тәбәнәк буйлы, матур түгәрәк йөзле, аскы ирене бераз очлаеп, алга чыгыбрак торган әсир килде.
– Дустым, син тагын нинди җырлар беләсең? – дип сорады ул.
– Күп көйләр беләм, тик барысының да сүзләрен генә белмим.
– Алайса, мин сиңа бер шигырь бирәм. Шуны берәр көйгә салырсың.
Ул миңа сарырак кәгазьгә латин хәрефләре белән язылган «Висла» дигән шигырь сузды.
Мин бу шигырьне укып чыктым һәм «Эшче» операсындагы ария көенә җырлап карадым.
Яңа танышым үзен «Гумеров» дип таныштырды. Аңа җырлавым ошап китте бугай. Ул минем янга көн саен диярлек килә башлады. Җырлаганымны тыңлый, сагышлана. Тагын да шигырьләр китерде.
Әмма аның белән озак аралашырга туры килмәде. Бер атнадан аны каядыр алып киттеләр. Соңыннан аның хакында «Казанның танылган шагыйре» дип сөйләделәр.
1943 елның яз башында безне, ниндидер сәхнә һөнәре булган унөч әсирне, машинага төяп, станциягә алып килделәр һәм пассажир вагоннарына утырттылар. Кичкә Радом шәһәрендә тукталдык. Аннары ике-өч чакрым ераклыктагы Едлино лагерена китерделәр.
– Ә нинди иде ул Едлино лагере?
Биредә һәрнәрсә немец пөхтәлеге белән эшләнгән иде. Бараклар тирәсе матур, чәчәкләр утыртылган.
Барак эчендә икешәр кешегә исәпләнгән бүлмәләр эшләнгән. Бараклар уртасында солдат ашханәсе, аның ишеге башына «Зольдатенхаем» дип язылган. Татарлар аны «солдаткаем» дип йөртәләр. Көне буена татарча радио сөйләп тора. Мәйдан уртасында озын гына баганага яшел байрак күтәрелгән. Байракта сары ука белән ук һәм җәя чигелгән. Иртә белән аны күтәрү оештырылганда, оркестр Тукай маршын уйный. Ашханә белән янәшәдә культвзвод барагы урнашкан. Аның бер ягында муллалар, икенче ягында артистлар тора. Без урнашкан барактан ерак түгел генә зур клуб бар. Анда кино-концертлар була, төрле милли уеннар, кичәләр үткәрелә. Лагерьның көньягындагы казинода немец һәм татар офицерлары күңел ача иде.
– Легиончылар нинди киемдә иде?
– Биредә барысы да немец хәрби формасында йөрде. Җиңгә яшел чүпрәк бәйләнгән, аңа сары укалы ук һәм җәя төшерелгән, эмблемага «Идел-Урал» легионы» дип язылган.
– Яңа артистларны культвзводта ничек кабул иттеләр?
– Әлбәттә, алар өстәмә көчләр килүгә нык куанды. Очрашу хөрмәтенә чәй табыны оештырылды. Каяндыр мәен дә таптылар. Поляклар самогонны «бимбер» дип йөртәләр икән. Таныштык, сугыш алды елларын хәтерләп моңландык, җырладык, биедек. Абдулла Баттал шигырьләр сөйләде. Минем турыда «филармония артисты» дигән хәбәр таралган икән. Бу турыда үземнән дә сорадылар. Мин юмор белән «Казанда гына түгел, хәтта мич башында җырлаганым бар» дип җавап бирдем.
Бераздан кул чабып, минем җырлавымны сорадылар. Байтак санда татар-башкорт көйләрен тәкъдим итеп карасам да, музыка коралында аккомпаниатор булырлык оста кеше табылмады. Бу инде музыкант дигән легиончыларның таланты чамалы дигәнне аңлата иде. Бәхеткә дигәндәй, скрипкачы Кәрим ару гына уйный булып чыкты. Мин халык җырлары «Җирән кашка», «Кара урман», «Хафизәләм, иркәм», төрле опералардан арияләр, спектакльләрдән җырлар башкардым. Шул рәвешчә, мин «Идел-Урал» легионының баш җырчысы һәм төп биючесе булып киттем.
– Ә, гомумән, культвзвод белән кем җитәкчелек итә иде?
– Культвзводта озын буйлы, карчыга борынлы, күзе эчкә баткан немец фельдфебеле җитәкчелек итте. Аның урынбасары вазифасын төмән татары, сугышта старшина булган Гәрәев дигән егет алып барды. Ул сугышка кадәр укытучы булган, аккордеонда шәп уйный торган чибәр егет иде. Ул һәр мәсьәләне тиз арада үзе хәл итәрлек кеше булды. Немец фельдфебеленә ул әйткәнгә баш селкеп ризалыгын белдерүдән башка чара калмый иде. Безнең белән килүчеләр арасында Рушат Хисаметдинов та бар иде. Аны капельмейстер итеп куйдылар. Ә бераздан ул культвзвод командиры булып үзе калды.
– Яңадан Муса Җәлил белән очрашырга туры килдеме?
– Берчак шулай «Идел-Урал» легионының бер батальонын Кызыл Армиягә каршы сугышка озату тантанасы уңаеннан концертка әзерләнеп йөри идек. Берлиннан «Идел-Урал» комитетының культура эшләрен алып баручысы киләчәк дигән хәбәр таралды. Алар килгәч, казинода тамак туйдырып алдылар да безгә күренделәр. Культура эшләрен алып баручы дигәнебез мин Демблин крепостенда танышкан Гомәров әфәнде булып чыкты. Ул барыбыз белән дә кул биреп күреште. Минем турыга җиткәч, «Ә, Казан артисты, нихәл, иркәм?» – дип куйды. Гомәровның Җәлил икәнен мин ул вакытта белми идем әле.
– Муса Җәлилнең концерт әзерләүдә ярдәме зур булгандыр, әлбәттә?
– Ул килгәч, эшләр нык җанланып китте. Репетицияләр иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Берәр көйне белмичәрәк торсак, Гомәров әфәнде, тиз генә мандолинаны алып, безгә уйнап күрсәтә иде. Көйләрнең сүзләрен белмәгәндә, ул, кәгазь алып, тиз генә яза һәм җырчының кулына тоттыра иде. Репертуарны баету буенча да киңәшләрен бирде. Ялгыз, икешәрләп-өчәрләп, хор белән җырлаулар, шаян биюләр, татар халык әкиятләре буенча сәхнә күренешләре оештырдык.
Шулай мәш килеп ятканда, Берлиннан бик олы түрәләр килеп төште. Алар килү хөрмәтенә ашханәдә «камрадшафт», ягъни дуслык кичәсе уздырылды. Анда Көнчыгыш («Ост») легионнары командиры фон-барон Хайгендорф, Көнчыгыш эшләре буенча җаваплы фон Менде, булачак «Идел-Урал» дәүләтенең беренче президенты Шәфи Алмас-Габдрахман, булачак дәүләтебезнең тышкы эшләр министры Гариф Солтанов, безнең легионның командиры Зекендорф, мәдәният эшләрен алып баручы Гомәров, аның секретаре Фәтхуллин дигән егет, аларга ияргән татар офицерлары, баш мулла, пропагандистлар, газета-радио хезмәткәрләре, шулай ук безнең культвзвод әгъзалары катнашты.
«Идел-Урал» дәүләтен большевиклардан тизрәк тазарту турында тостлар әйтелде, бик бай программалы концерт күрсәтелде.
– Легион командиры Зекендорф нинди кеше иде?
– Фон-барон Зекендорф майор чинында ябык йөзле, кылыч борынлы, юкарак гәүдәле, озынча буйлы җитмеш яшьләрдәге кеше иде. Элекке безнең киноларда немецлар роленә нәкъ менә шундый чырайсыз, карчыга борынлы артистларны сайлап алалар иде.
Ул 1937 елга кадәр Мәскәүдә Германиянең хәрби атташесында хезмәт иткән. Шуңа күрә урыс телен әйбәт белә иде. Югарыда әйтеп кителгән мәҗлескә ул хатынын да алып килгән. Анысы яшь, 30–35 яшьләрдәге, юка иренле, алгы тешләре чыгыбрак торган, ябыграк гәүдәле фрау иде. Мәҗлестә Зекендорф, кәгазьгә карап, ватып-җимереп булса да, татарча тост әйтте. «Сез большевикларны җиңеп, үз җирегезгә үзегез хуҗа булырга тиеш!» дигән сүзләре хәтердә калган.
– Бу килүендә Җәлил озак тордымы?
– Икенче көнне легионның бер батальоны сугышка озатылды. Берлин кунаклары кайтып киттеләр. Гомәров һәм аның сәркатибе оештыру эшләре белән калды. Без репетицияләрне дәвам иттек. Атна-ун көн эчендә концерт әзер булды. Тукайның «Шүрәле» әкиятен сәхнәләштердек. Мин – Шүрәле, Кәрим утын кисүче егет ролендә булдык, Кормаш текстны сөйләп тора иде.
Гомәров әфәнде Берлинга барып-кайтып йөрде. Кайбер көннәрдә безнең янда куна иде. Без төннәр буе сөйләшеп ятабыз. Ул сугыштан алда «Алтынчәч» либреттосының ничек язылуын сөйләде.
Ул миңа, җырлау өчен, бик күп шигырьләр язып биргән иде. «Таң маршы», «Кайту маршы» һәм башкалары хәтергә сеңеп калган. Аларны мин сугыштан соң Татарстан Язучылар союзына Гази Кашшафка тапшырдым. Моабит дәфтәреннән тыш, җиде шигырь «Совет әдәбияты» журналында басылды. Тагын да дүрт шигыре «Кругозор» журналында чыкты.
– Берлинда «Идел-Урал» легионы декадасы да үткән бит әле.
– Әйе, Гомәров җитәкчелегендә без шушы декадага бик яхшылап әзерләндек. Анда без, концерттан тыш, Идел буе – Урал халыкларының тормыш-көнкүреше, мәдәнияте, сәнгате турында күргәзмә материаллар да алып бардык. Без үзебезнең кыргый халык түгел, ә гаять мәдәниятле, бай тарихлы, эшкә уңган, булдыклы икәнне исбат итәргә тиеш идек.
Легионда күрсәтеп, генераль репетиция рәвешендә концерт биргәннән соң, Гомәров әфәнде Берлинга кайтып китте. Ул анда безне каршы алырга тиеш иде.
Без пассажир поездында, Варшава аша үтеп, Берлинга килдек. Безне Гомәров әфәнде җитәкчелегендәге төркем каршы алды. Аннары, машиналарга утырып, яшисе урынга киттек. Ресторанга барыр алдыннан, Гомәров әфәнде безне җыеп, биредә йөргәндә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында әңгәмә үткәреп алды. Бу мәсьәлә дә бик мөһим иде. Безнең кайбер иптәшләрдә Европа культурасының «К» хәрефе дә юк иде шул.
– Алманнар безне мәдәниятсез, кыргый халык дип уйлый. Сынатмыйк, алардан өстен булыйк, – диде Гомәров әфәнде.
Аның әңгәмәсе бик урынлы булды. Без үзебезне әдәпле итеп тотарга тырыштык. Берлинның истәлекле урыннарын карадык, музейларында булдык. Берлинның югары катлау халкы өчен куйган концертларыбыз да бик уңышлы чыкты. Мондый милли җыр-биюләрне аларның берсе дә әлегә кадәр күрмәгәннәрдер, мөгаен. Һәр номерыбыз алкышларга күмелде. Алар без алып килгән күргәзмәне дә зур игътибар белән карадылар.
Ике немец хатынының без алып килгән чабатаны әйләндерә-әйләндерә һушы китеп карап торганы хәтердә калган.
Декаданы уңышлы уздырганнан соң, безне Балтыйк буена Узедом дигән ял йортына озаттылар. Биредә су коенырга, көймәләрдә йөрергә була, бик яхшы итеп ашаталар иде. Берлиннан комитет җитәкчеләре дә еш кына килеп-китеп йөрделәр. Абдулла Алишның берничә көн булганы хәтердә калган. Шәфи Алмас та гаиләсе белән ял итәргә килде. Беркөнне ул мине чакырып алды. Борынгы халык көйләрен җырлавымны үтенде. Аккордеонымны алып, «Иске карурман» һәм «Яңа карурман», «Зиләйлүк», «Әллүки», «Салкын чишмә», «Зәңгәр шәл» һәм башка көйләрне уйнадым һәм җырладым.
Ун көнләп ял иткәч, яңадан Берлинга киттек. Германиянең башка шәһәрләренә гастрольгә чыгарга тиеш идек. Әмма бу мөмкинлек булмады. Инглизләр Берлинны бик хәтәр итеп бомбага тотканнар икән. Безне, башкалага кертеп тә тормастан, легионга кайтарып җибәрделәр.
– Алга таба легионда нинди хәлләр булды?
– Легионга кайткач, үгет-нәсыйхәт эшләре тагын да көчәйтелде. Ашханәнең стенасы буйлап күргәзмә материалларын кадаклап яисә сөяп куйдык. Бу үзенә күрә бер музей кебек булды. Җәүдәт Шамбазов, Хәмиев һәм тагын бер рәссам егет эреле-ваклы картиналар ясадылар. Аш залына зур итеп Сөембикә манарасы сурәтен ясап куйдылар.
Кичләрен «солдаткаем»да мәҗлесләр ешрак үтә башлады. Кунак килү хөрмәтенә генә түгел, ә легиончылар үзләре дә бәйрәм оештыра башладылар. Һәр легиончыга ун көн саен поляк акчасы белән ун злотый хезмәт хакы, тагын да бер литр шнапс, көнгә өч сигара яисә бер сигарет бирелә иде. Бу акчага ром сатып алучылар да күп булды.
– Күренүенчә, легиончылар начар яшәмәгән. Немецлар бу максатта нигә шулкадәр чыгымнарга барды икән?
– Алар бит инде безнең халыкны үз якларына аударырга теләделәр. Ә ач карынлы кешеләрне бу максатка җәлеп итеп булмас иде. Шуңа берни дә жәлләмәделәр.
Баштагы чорда «Идел-Урал»ның гимны итеп «Тукай маршы»н оркестр гына уйный иде. Бераздан гимнның сүзләре дә язылды. Гайнан Кормаш «Үч» дигән пьеса язды. Бу спектакльдә мине баш рольгә куйдылар. Пьесада совет солдатларын исерек командирларның рәнҗетүләре сурәтләнә иде. Азактан аларны легиончылар коткара.
Гомәров әфәнде «Шүрәле» музыкаль комедиясен язды. Аның эчтәлеге гади генә, музыка өлеше татар-башкорт җырларыннан тора. Сюжетына «Су анасы» да кертелгән иде. Җырлар күп булгач, репетицияләр авыррак барды. Безгә музыка һәм җырлар өйрәтүне Гомәров әфәнде үз өстенә алды. Ул мандолинада үзе уйнап күрсәтә иде. Шигырьләргә музыка язучылар да табылды. Легиондагы осталар спектакльнең декорациясен, башка кирәк-ярагын эшләделәр.
– Легионда яшерен эш баруын сизә идегезме?
– Гомәров әфәнде бер килүендә, культвзвод әгъзалары кичке ашка киткәч, берничә егетне үз янында алып калды. Эчтә Кормаш, Гомәров, Хәсәнов, Хисаметдиновлар нидер серләште. Ә мине, күз-колак булырга дип, тышкы якка куйдылар. Мин шунда ниндидер яшерен эш барганын аңладым.
Күпмедер вакыттан соң Абдулла Баттал, тагын бер легиончы белән Берлинга барып, типографиядә басылган прокламацияләр алып кайткан иде. Гайнан Кормаш, чакырып алып, аны миңа да укытты. «Совет Армиясе фашистларны җиңеп килә, немецка хезмәт итмәскә, җае туу белән штыкларны фашистларның үзләренә каршы борырга» дигән эчтәлектәге листовка иде ул.
Тора-бара яшерен оешма барлыгы тулысынча ачыкланды. Беркөнне Кормаш, мине үз бүлмәсенә чакырып, легионның баш күтәрәчәге турында әйтте. Гомумкомандалык эше Зиннәт Хәсәнов кулында булачак. Казинодагы рацияне кулга төшереп, немец хезмәткәрләрен сак астына алу белән Мичурин җитәкчелек итәчәк. Мин дә, ул вакытта казинода булып, Мичурин кушканны үтәргә тиеш булам. Без, баш күтәреп, поляк партизаннарына кушылырга һәм Кызыл Армиягә ярдәм итәргә бурычлыбыз дигән план корылды.
– Үкенечкә каршы, бу уй тормышка ашмый кала. Яшерен оешма җитәкчеләрен кулга алганда, сез кайда идегез?
– 1943 елның 11 августында капелланы «солдаткаем»га чакырдылар. Без, музыка коралларын да алып, шунда киттек. Һәркөнне, репетиция дип, шулай бара идек. Репетицияләр үтә торган залга керүебез булды, барлык тәрәзәләрдән дә автомат көпшәләре сузылды. Бу – немецларның безне урап алуы дигән сүз иде. Залга, тылмачын ияртеп, немец офицеры керде дә кырыйдагы бүлмәгә иң элек Гайнан Кормашны чакыртты. Аның артыннан Зиннәт Хәсәнов, Рушат Хисаметдинов, Абдулла Баттал һәм башкаларны чакырттылар. Аларны, тентеп, сак астына алдылар да, машинага утыртып, каядыр алып киттеләр. Теге немец офицеры безнең янга кереп, «большевик» сүзен кыстырып, ямьсез итеп сүгенде.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.