Текст книги "Ватанга тугры калдылар"
Автор книги: Айдар Басыров
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 23 (всего у книги 40 страниц)
ҮЗЕН ЗУР ЭШЛӘРГӘ ӘЗЕРЛӘГӘН
ЧИШМӘ РАЙОНЫ ТҮБӘН ХАҖӘТ АВЫЛЫ БАТЫРЫ РӘХИМ САТТАР
Габдрәхим Сөләйман улы Габделсаттаров (Рәхим Саттар) 1912 елның 15 маенда хәзерге Чишмә районы Түбән Хаҗәт авылында туган. Бу авыл табигатьнең иң матур урынында, гүзәл Дим буенда утыра.
Әтисе Сөләйман Габделсаттаров шул авылда мулла булган. Башка авылдашлары белән беррәттән аңа җир дә бүлеп биргәннәр. Ул мулла гына түгел, халыкның киңәшчесе дә, ярдәмчесе дә, дәвалаучысы да була. Әлеге елларда авылларда медпунктлар булмау сәбәпле, һәрбер авыру аңа килә. Бөек Октябрь революциясеннән соң ул муллалыгын ташлый. Тирә-як авыллардагы дин әһелләре аның бу эшен хупламыйлар, әлбәттә. Динен саткан кеше дип, аны хәтта авылдан сөреп җибәрү турында да сүз кузгала. Властьлар аны алып кала.
Кулыннан бар эш тә килә, авылда умартачылык, бакчачылык белән шөгыльләнүче дә алар гына була.
Алдынгы карашлы Сөләйман агай яңалыклар белән кызыксынып тора, белемгә омтыла. Күп язучыларның әсәрләрен укып кына калмый, бәлки ул язучыларның үзләре белән дә таныша. Керосин лампасы яндырып, китаплар, газета-журналлар укый.
Әтисенә ияреп, балалар да Тукай, Гафури, Галимҗан Ибраһимов һәм башка татар язучыларының әсәрләрен төннәр буе укып чыгалар.
Рәхимнең әнисе Хәдичә Эстәрлетамак шәһәрендә туып үскән. Ул 18 яшендә кияүгә чыгып, шәһәрдән кечкенә авылга күчеп килгән. Авыл тормышына өйрәнү аңа җиңел булмагандыр, әлбәттә. Ул, туган-үскән якларын сагынганда, сандыктан гармунын алып, «Тәфтиләү» һәм башка озын көйләр уйный торган булган.
Сөләйман белән Хәдичәнең сигез баласы туа. Балаларын укыту өчен, алар мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Олырак балалары Габдрахман, Рәхим, Шафикалар кечкенә яшьтән Уфада укый башлыйлар. Әтисе аларны, урысча өйрәнсеннәр дип, Александр Касьянович дигән бик яхшы кешедә фатирда тота.
Шәһәрдә балаларны укыту күп чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә Сөләйман агай бик еш кына, азык-төлек төяп, Уфага китә. Балаларына өләшкәннән калганын шәһәр базарында сата.
Рәхим гаиләдә дүртенче бала булып туа. Сабый чагыннан ук бик үткен, шаян, җитез, гадәттән тыш кыю, курку белмәс малай булып үсә. 8 яшендә ул Дим буенда үзе ясаган шалашта төнлә берүзе йоклый. Атналар буена өенә кайтмыйча, балык һәм үлән белән тукланып яши.
6 яше тулгач, аны Уфадагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә бирәләр. Ул биредә абыйсы Габдрахман белән бергә сабак ала.
Бер ел анда укыгач, бәләкәй булуын искә алыптыр инде, яңадан Уфага илтмиләр. Ул авыл мәктәбенә йөри башлый.
Бәләкәйдән үк горур малай Рәхим, беркөнне тәнәфес вакытында китап укуга мавыгып, дәрескә соңлап керә. Укытучы шунда озын тал чыбыгы белән аның аркасына китереп суга. Рәхим тиз генә урыныннан тора да зур тәвәккәллек белән: «Моннан ары мин бу мәктәпкә аяк басмыйм», – дип, ишекне каты итеп ябып чыгып та китә.
Әтисе никадәр үгетләсә дә, ул үз сүзендә тора.
Шул чорда Уфада татар балалары өчен милли гимназия ачылган булган. Әтисе улы Габдрахманны, кызы Шафиканы укытырга шунда илткән. Аннары Рәхимгә чират җиткән. 1920 елдан башлап ул 4 нче совет мәктәбе дип йөртелә, бу вакытта инде тугыз класслы була. Ул чагында бу мәктәптә әдәбияттан күренекле татар язучысы Нәкый Исәнбәт укыта. Ул әдәбият һәм драма түгәрәге белән җитәкчелек итә. Үзе үк язган пьесаларны балалар белән сәхнәгә куя. Бу түгәрәккә Рәхим дә йөри. Ул бик актив була, пионерга керә.
1926 елда, шушы мәктәпнең 6 нчы классын тәмамлагач, Казанга Габдрахман абыйсы янына китә һәм индустриаль техникумның әзерлек курсларына керә.
Гаиләдән әллә ни ярдәм күрмәгәч, тамак туйдырыр өчен, кышның каты салкыннарында да төрле авыр эшләр башкарырга мәҗбүр була ул. Техникумның икенче курсында укыганда, үпкәсенә салкын тидереп, нык авырый һәм авылга кайтып китә. Авыл һавасы, җылы сөт аны терелтә. Ул яшьләргә Тукай, Такташ, Маяковский шигырьләрен укый. Яшьләр уенга чыкканда, һәрчак алар уртасында була. 1927–1928 елларда Түбән Хаҗәт авылында комсомол оешмасы төзелә. Аның секретаре итеп Рәхимне сайлыйлар.
Берничә ел авылда торганнан соң, күрше малае Миңлеислам Юлдашев белән бергә Донбасска шахта эшенә китәләр. Ә аннан Башкортстанның Учалы районына кайтып, урман хуҗалыгына эшкә керәләр.
Анда да авылның иң актив егетләре булалар. Драма түгәрәге оештыралар, спектакль-концертлар куялар.
Шул вакытта ул авылдагы башлангыч класслар укытучысы Наҗия Абдуллинаны очрата һәм аңа күзе төшә. Озак та үтми, алар өйләнешәләр. 1933 елда уллары туа, аңа Ил дигән исем бирәләр. «Улыбыз Туган илгә хезмәт итәргә тиеш, шуңа күрә Ил исемен кушабыз», – дип уйлый алар.
1933 елда Рәхим гаиләсе белән Казанга күчеп килә һәм «Обоздеталь» заводына эшкә керә. Алар Казанның Бишбалта бистәсендә, заводның бер бүлмәсендә торалар.
Озак та үтми, Рәхимне хәрби хезмәткә алалар. Ул Ерак Көнчыгышта башта рядовой кавалерист булып хезмәт итә. Полк мәктәбен тәмамлагач, отделение командиры итеп куела. Ул сәяси әзерлек отличнигы, төз атучы ворошиловчы була. Ат чабышларында да беренчелекне бирми. Солдатлар арасында мәдәни-тәрбия эшләрен яхшы оештыра. Аларга Маяковский шигырьләрен укый.
Рәхим, хәрби хезмәт срогы узганнан соң да, армиядә кала һәм үзенең янына хатыны Наҗияне, улы Илне чакыртып ала. Биредә 1937 елда аларның кызы Алсу туа.
Ул, Кызыл Армия сафларында яхшы хезмәт итсә дә, күңеле белән Казанга, әдәбият-сәнгать дөньясына тартыла һәм 1937 елның көзендә гаиләсе белән Казанга кайта. Торырга фатиры булмаганга күрә, Казан авиация институтына завхоз булып урнаша. Шунда аңа кечкенә бүлмә бирәләр. Бераздан ул Татарстан Мәгариф халык комиссариатының кадрлар бүлеге мөдире булып күчә. Замандашлары аны, бик тә булдыклы, юмарт, кабым икмәген дә кеше белән бүлешә торган зат иде, дип хәтерлиләр.
Аннары ул «Яшь сталинчы» дигән газета редакциясенә эшкә керә. Әмма анда озак эшләү насыйп булмый, фин сугышы башлана. Беренче көннән үк үзе теләп сугышка китә. Чаңгы эскадроны составында сугыша. Аның батырлыгы командалык тарафыннан югары бәяләнә, һәм ул Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Исеме дивизионның ВЛКСМның X съезды исемендәге Почёт китабына кертелә.
Фин сугышыннан кайткач, элекке эшенә – «Яшь сталинчы» газетасы редакциясенә урнаша. Башта әдәби хезмәткәр була, спорт бүлеген алып бара, аннары редактор урынбасары булып эшли. Пединститутка читтән торып укырга керә.
Бераздан аның яшәү шартлары яхшыра, фин сугышыннан кайткан кеше буларак, фатир бирәләр. Хәзер инде аңа иҗат итәргә мөмкинлекләр арта. Актуаль мәсьәләләр буенча бик күп мәкаләләр яза. Газета-журнал битләрендә шигырьләре басыла башлый. Зур иҗат планнары белән яши. Соңыннан кәгазьләре арасыннан тәмамланмаган шигырьләрен, поэмалар һәм хикәяләрен табалар. Пьеса өстендә эшли, роман язарга тели. Шунысын да әйтик: ул урысча да, татарча да яза.
Бу чорда Рәхим үзенең белемен күтәрү өстендә эшли. Татар, урыс, чит ил язучыларының әсәрләрен, төрле философларның, марксизм-ленинизм классикларының хезмәтләрен укый. Төрле композиторларның җыр-музыкаларын тыңларга ярата.
Ул бервакытта да төшенкелеккә бирелми. Тормышының иң авыр чакларында да ир кеше булып кала. Аның белән сөйләшкәндә, бөтен кайгыларны оныта идек, дип хәтерли замандашлары.
1941 елда, Бөек Ватан сугышы башлангач, аны Куйбышев хәрби училищесына җибәрәләр. Әмма ул анда озак тормый, Казанга кире кайта. Немец телен өйрәнә башлый. Сугыш башлангач, ул эшләгән газета чыгудан туктый. Рәхим ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетына инструктор итеп күчерелә. Ә 1941 елның салкын көзендә хәрби хезмәткә алына.
Башта хатлары килеп тора. Иң соңгы хатында кечкенә фоторәсемен җибәрә. Ул анда кара күн пальтодан, баш киемсез төшкән. Хатында курслар (мөгаен, парашютчылар әзерләнгән) тәмамлавы турында, иске урыннан күчерүләре, тиздән яңа җирдән хат язачагын хәбәр итә. Хаты Рәхимчә, бик күтәренке рухта язылган була. «Бу киемнәр белән сугышка түгел, кунакка гына йөрергә иде. Без әле бик матур итеп кунакларга йөрербез, анда шатлыклар, җиңү шатлыклары көтә безне», – дип язган. Бу аның соңгы хаты була.
Бу вакытта Рәхимнең әнисе, улы, сеңелләре Татарстанның Яңа Кади авылында яшиләр. Ирен, тракторчы Хәмәтҗанны, сугышка озаткан ике балалы Миңнеҗиһан өендә фатирда торалар.
Сеңелләре Суфия белән Шафика кышкы салкын көндә җәяүләп, карга бата-чума күрше авылга барып, абыйларына җибәрергә дип, папирус алып кайталар һәм посылка итеп Рәхимгә салалар. Әмма ул бер айдан соң кире кайта.
Соңыннан ачыклануынча, Рәхим, чынлап та, десант частьларында хезмәт иткән. Ул бик әһәмиятле хәрби операцияләрдә катнашкан. Бик еш үлем белән күзгә-күз очрашкан.
Әмма язмыш һәрчак елмаеп тормый. 1942 елның 27 июнендә, Вязьма районы Угра авылы янында дошман тылында уңышсыз десант төшерү вакытында, немецларга әсирлеккә эләгә. Смоленск, Борисов шәһәрләрендәге, аннары Польшадагы һәм Германиядәге концлагерьларда тотыла. Соңрак, татар кешесе буларак, аны «Идел-Урал» легионына күчерәләр.
Легионда үгет-нәсыйхәт эшләрен алып баруга әзерләү өчен, аны Вустрау лагерена китерәләр. Анда ул сугышка кадәр үк яхшы таныш булган шагыйрь Абдулла Алиш белән очраша. Муса Җәлил белән дә аралаша башлый.
Әсирлектә Рәхим Җәлил җитәкләгән фашистларга каршы яшерен төркемнең актив әгъзасы була. «Идел-Урал» газетасы хезмәткәре булып эшләүдән файдаланып, ул иркенләп йөри, легиончылар һәм хәрби әсирләр арасында антифашистик листовкалар тарату, Совинформбюро сводкаларын тыңлау мөмкинлегенә ия була.
Җәлил һәм Алиш белән бергә листовкаларның текстын яза. Гомерен куркыныч астына куеп, легиончыларны кулларындагы коралларын фашистларга каршы борырга өнди.
Исән калган көрәштәшләрнең сөйләүләренә караганда, Рәхим Саттар антифашистик подпольеның Берлин төркемендә торган. Муса шагыйрь дустының кыюлыгын күреп, һәрчак сокланган, аның подпольедагы эшеннән канәгать булган. Муса кушуы буенча ул легиончылар лагерена һәм хәрби әсирләр эшләгән немец завод-фабрикаларына да барган.
Ташкентта булган әңгәмә вакытында Гарәф абый үзенең Рәхим белән очрашуын болай дип сөйләгән иде:
– Берчак Муса Җәлил Радом янындагы Едлинога озын буйлы ниндидер татар егете белән килде. Бу егет немец формасында, аның чемоданы «Идел-Урал» газетасы белән дыңгычлап тутырылган, алар арасында листовкалар да бар иде. Миңа ул чемоданны ят күзләрдән саклау бурычы куелды.
Мин ул чагында бу егетнең кем икәнен белмәдем. Еллар үткәч, миңа аның фоторәсемен күрсәттеләр һәм Рәхим Саттар икәнен әйттеләр.
Рәхим Саттар язмышын ачыклау буенча немец архивларында бик кызыклы документ табыла. «Идел-Урал» комитеты президенты Шәфи Алмас зондерфюрер Людерзинга 1943 елның 3 маенда донесение яза. Аның кыскача эчтәлеге түбәндәгечә: «Мин 1942 елның ноябрендә татар телендә чыга торган «Идел-Урал» газетасын оештырдым. Ике татар журналисты белән газетаның беренче санын атна эчендә чыгардык. Аннан соң, газета чыгаруны дәвам итү өчен, әсирләр лагерена барып, дүрт кешене сайлап алдым. Газета большевикларга каршы сугышчан көч булырга тиеш. Әлегә кадәр мин Дәүләтшин һәм Бәхтиков тырышлыгы белән бу максатыма ирештем. Әмма без алып килгән легиончылар өч ай буе инде большевизмга каршы бер мәкалә дә язганнары юк. Татар халкының атаклы кешеләренең биографияләрен язудан артмыйлар. Беренче чиратта Саттаров газетадагы эшен большевикларга зыян китермәслек итеп оештыра. Шушы елның мартында әсирлеккә эләккән, татарлардан булган большевиклар Кызыл Армия сугышчыларына үзләре уртак Ватаныбыз дип атаган Русияне якларга чакырып мөрәҗәгать итәләр. (Сүз листовкалар турында бара. – Б. Х.) Бу мөрәҗәгатьтәге фикерләр Саттаровның газетага язганнары белән туры килә. Нәкъ шул чорда ул, урыс белән татар элек-электән дус яшәгән, бу турыда Тукай да язган дип, мәкалә оештырган иде. Мин аны кире кайтардым. Шулай ук Казан шәһәренең большевиклар чорында үсүе, татарга автономия бирүче Ленинның хезмәтләре турында язган мәкаләсен нык үзгәрттем.
Газетада эшләүче легиончыларны тикшереп карау өчен, аларга Кызыл Армиядәге татар сугышчыларына мөрәҗәгать ителгән листовка язарга тәкъдим иттем. Әмма Саттаров барлык легиончылар исеменнән моны кире какты. Ә менә Татар арадашчылыгында эшләгән унлап хезмәткәр бу заданиене үтәде.
Газетада Саттаров «Кем гаепле?» исемле тарихи хикәя бастырды. Анда ук яшерен рәвештә сыйнфый көрәш идеяләрен күтәрә.
Саттаров – безнең газета өчен яраксыз, хәтта зарарлы кеше. Ул – большевиклар пропагандасы методлары ярдәмендә матур киләчәккә өмет уята торган кеше. Моны ул, легиончылар белән сөйләшкәндә, яшертен рәвештә эшли. Безгә каршы ул үзе генә эшләп калмый, башка хезмәткәрләрне дә юлдан яздыра. Шуңа күрә башка легиончыларны үз эшебездә тиешенчә файдалана алмыйбыз. Татар арадашчылыгы хезмәткәрләре җыйган материаллар аркасында гына газета шушы көнгә кадәр яшәп килә.
Саттаровның редакциядә калуы басманың политик дәрәҗәсе бик нык төшүгә китерәчәк. Соңгы вакытта мин Саттаровның немецлар ягына хезмәткә күчүе хакында таныклыгы бар дип ишеттем. Әгәр бу, чынлап та, шулай икән, бу хәл Саттаровның большевиклар командалыгы тарафыннан безгә мөмкин кадәр зыян китерү һәм безнең уртак милли хезмәтебезгә комачаулык итү өчен махсус җибәрелгәнлеге хакында шигебезне тагын да ныграк раслый.
Редакциядә эшләү өчен бөтенләй яраксыз булуы сәбәпле, Саттаровны кире легионга җибәрергә, ә аның урынына башка яраклы кеше табарга кирәк. Без сезгә карашлары ягыннан тел-теш тидермәслек һәм безнең белән хезмәттәшлек өчен яраклы берничә кешене тәкъдим итә алабыз».
Р. Саттарның «Идел-Урал» газетасы редакциясендә немецлар мәнфәгатьләре өчен түгел, ә киресенчә, фашизмны җимерү максаты куеп эш иткәнлегенә моңардан да көчле дәлил табып булмас.
Вустрау лагере архивларында аның шәхси карточкасы да табыла. Анда түбәндәгеләр язылган: «Саттаров Рәхим, журналист, 1913 года рождения, уроженец деревни Хазятово, Башкирия. Место жительства – Казань, женат, двое детей, образование – десятилетка, пединститут, лейтенант, парашютист с 6.09.41 г., пленён 27.06.42 г. в районе с. Угра, член ВЛКСМ, прибыл (в Вустрау) 16.09.42 г. из лагеря для военнопленных близ Смоленска».
Аннары бу язуларның асларына башка почерк белән «Мулла улы, экстерн тәртибендә Казан пединститутын тәмамлаган, редактор урынбасары» дип язылган.
1943 елның язында яшерен оешма, биш кешелек төркемгә берләшеп, лагерьдан качуны оештырырга дигән карар кабул итә.
Подпольщиклар аларны корал, азык, карта, компос, ялган немец документлары белән тәэмин итәләр. Алар фронт сызыгын үтәргә, дошман тылында яшерен оешма барлыгын, Едлино лагеренда баш күтәрү өчен әзерлек баруын сөйләргә тиеш булалар. Уйланылган эшнең беренче өлеше уңышлы була. 1943 елның июлендә урманчы поляк ярдәмендә алар лагерьдан партизаннарга кача алалар.
Әмма соңыннан ачыклануынча, Рәхимнәргә ярдәм иткән урманчы полякны гестапо кулга алып, газаплап үтерә. Рәхим Саттар һәм аның көрәштәшләренең дә эзе югала. Бу җәһәттән берничә фикер бар. Беренчесе: патриотлар поляк партизаннарына барып җитә алмыйлар, аларны гитлерчылар эләктереп һәлак итәләр. Икенчесе: алар, бәлки, совет командалыгы белән элемтә урнаштыру өчен, турыга Көнбатышка киткәннәрдер һәм, фронт линиясен үти алмыйча, юлда һәлак булганнардыр.
Әмир Үтәшев архивындагы документлардан күренүенчә һәм башка кайбер авторлар язуынча, бу төркемгә Рәхим Саттар, Әкрам Мамлиев, Әхмәт Шәрипов, радист Омаров, немец армиясе лейтенанты Курышевлар кергән булган.
Әкрам Мамлиев Бүздәк районының Ташлыкул авылында туып үскән. Әсирлеккә төшкәнгә кадәр ветеринария хезмәте майоры булган. Кайбер авторларның язуына караганда, аны бу төркемнең җитәкчесе итеп тәгаенләгәннәр.
Аларның язмышы турында берни дә билгеле түгел, тик кайбер хәбәр-фаразлар гына бар. Мәсәлән, татар язучысы Шәйхи Маннур Рәхим Саттарның сеңлесе Рафика белән күп еллар бер йортта, ишеккә-ишек торганнар. Язучы, Германиягә һәм Польшага барып кайткач: «Качкан көнне үк аларны фашистлар куып җитеп, печән кибәнендә огнемёт белән яндырганнар», – дип әйткән.
Рәхим Саттар әсирлектә шигырьләр дә яза. Аларны әсирләр, легиончылар ятлап сөйли торган була. Патриот-шагыйрь Рәхим Саттар үзе югалса да, шигырьләре Туган илгә кайта. Аның өч шигырь дәфтәре-китапчыгы булган дигән фикер бар. Икесе югалган, берсе, шөкер, Туган илгә кайтып җиткән.
Рәхим, легионга китәр алдыннан, дәфтәрен Абдулла Алишка тапшыра. Алиш та, үз өстендә болытлар куерганны сизенгәндер, мөгаен, аны Рәүф Вафин дигән кешегә бирә. (Рәүфнең яшерен эшкә катнашы булмый, сугыштан соң безнең хәрби трибунал тарафыннан хөкем ителә.) Вафин үз чиратында бу дәфтәрне Берлинда Равилә Агеева исемле кызга тапшыра. Ул немец оккупациясе чорында Германиягә куып китерелгән, Берлин предприятиеләренең берсендә эшләгән, «Идел-Урал» комитетында хезмәт итүче берничә татар белән очрашкан, комитетта һәм редакциядә булган икән. Әнә шул чагында Равиләгә Р. Вафин Р. Саттар дәфтәрен биргән булган. Сугыштан соң Равилә Донбасс ягында эшли. 1945 елда ул Саттар дәфтәрен ВКП(б)ның Донецк өлкә комитетына тапшыра.
Менә никадәр озын юл үтә ул. Әмма дәфтәр-китапчык якын кешеләре кулына килеп кергәнче, янә 21 ел гомер уза. 1964 елга кадәр ул КПССның Татарстан өлкә комитетында ята. КГБ архивында Шәфи Алмасның шикаятен тапкач кына, Рәхим Саттарның патриотик эшчәнлеге ныклап ачыклана һәм газета-журналлар аша халыкка җиткерелә. 1964 елның җәендә аның шигырьләре беренче мәртәбә «Социалистик Татарстан» газетасында басылып чыга.
Шунысын да әйтик: Абдулла Алиш Вафинга Саттарныкын гына түгел, ә үзенең дәфтәрен дә бирә. Әмма ниндидер сәбәп белән Алиш дәфтәре югала.
Гади дәфтәрнең дүрттән бер өлешен тәшкил итүче дәфтәр-китапчыкта шагыйрьнең 24 шигыре кергән. Тышына «Рәхим Саттар. Тоткынлыкта. Шигырьләр. Смоленск – Борисов – Вустрау – Радом – Берлин – 1942-43» дигән сүзләр язылган. Бу юлларны укып, аның кайларда булганын аңлап була.
Дәфтәрнең ахырында түбәндәге юллар бар: «Күчереп бетерә алмадым. Мин хыянәтсез. Син дә шулай бул. Бер юл. Башка юл юк. Әни, Ил, Алсу, туганнар».
Бу Рәхим Саттарның соңгы сүзе була.
1942 елда язган хаты да әти кешенең улына васыяте булып яңгырый.
«…Яраткан улым. Синең хатыңны алдым. Бик матур язгансың. Шулай яхшы укы. Әбиеңнең, Рафика апаңның һәм Суфия апаңның сүзләрен тыңла. Язгы, сулы вакытта ерак чыгып йөрмә. Мин кайткач, икәүләп бик еракларга барып йөрербез. Ярыймы? Мин сиңа теләгән нәрсәңне алып бирермен. Син дә үсәрсең. Батыр булырсың, әтиең кебек оста сугышчы, парашютчы булырсың. Фәүзия апаң синең рәсемеңне җибәрде. Әни һәм башкаларның рәсемнәрен җибәрегез. Миңа хат язып тор. Һәрвакыт. Адресын да үзең яз. Татарча укырга, язарга яхшылап өйрән. Туган телне яхшы белмәсәң, бер телне дә яхшы белмәссең.
Хуш, сагынып, әтиең Рәхим Саттар. 12. 03. 42».
Балалары әтиләренең васыятенә тугры булдылар. Улы Ил 1933 елның 10 февралендә туа. Авыл мәктәбен тәмамлый. Җиде класстан соң, 1948 елда, 15 яшьлек егет Одесса хәрби-диңгез училищесына укырга керә. Ул анда өч ел гына укый. Әтисе әсирлектә булган дигән сәбәп белән 1951 елда дүртенче курстан училищедан чыгарыла. Аннары Ил Севастопольдә Кара диңгез флотында хезмәт итә башлый. 1954 елда шул шәһәрнең кичке мәктәбендә экстерн тәртибендә имтиханнар тапшыра һәм өлгергәнлек аттестаты ала.
1955 елда Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә.
1960 елда диплом алгач, Татарстан Республикасы Халык иҗаты йортында үзешчән сәнгать коллективларының әдәби-драматик репертуарлары буенча методист булып эшли башлый.
1965 елда Казан төзелеш институтына күчә. Философия кафедрасында ассистент, өлкән укытучы, доцент вазифаларын башкара. 35 елга якын архитектура факультетында эстетика буенча лекцияләр укый. Соңгы биш елында лекцияләрне татар телендә сөйли. Урысча эстетика буенча, татар телендә философия буенча дәреслекләр яза. 1986 елда, «Методологическое значение категории практики в определении эстетической чувственности» дигән темага диссертация яклап, философия фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. СССР, Россия, Татарстан күләмендә чыга торган газета-журналларда философия буенча 30 лап мәкаләсе басыла, «Милләт алга барамы, әллә чигенәме?» (1997) җыентыгы дөнья күрә. Нәфис әсәрләр, спектакльләр, сынлы сәнгать әсәрләре турында мәкаләләр, рецензияләр белән чыгыш ясый.
Ул үз язмаларында кешелеклелек, әхлаклылык, дөреслек кебек югары сыйфатларны данлый.
Ил Рәхим улы Милли социаль-икътисад институтын (НСЭИ) оештыручыларының берсе була. 1996–1997, 2000 елларда аның ректоры итеп сайлана. Ул җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Озак еллар КПСС әгъзасы булып тора. Коммунистик идеалларга һәрчак тугры булып кала. СССРның, Коммунистлар партиясенең таратылуын бик авыр кичерә. Илдә көннән-көн көчәя барган әхлаксызлык, җинаятьчелек күренешләре өчен җаны әрни.
Ул тормышта һәрчак әтисе кебек оптимист булып кала. «Янып яшәргә кирәк!» дигән сүзләр аның тормыш девизы була.
Ул 2001 елның 21 апрелендә каты авырудан вафат була.
Аның балалары Лилия һәм Динаның күптән инде үз гаиләләре бар.
Рәхимнең кызы Алсу да әтисе кебек уңган, булдыклы булып үсә, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ул урта мәктәптән соң Казан авиация институтын тәмамлый. Мәскәүдә инженер булып эшли. Улын тәрбияләп үстерә.
Р. Саттарның туганнары да укымышлы, абруйлы кешеләр булып таныла. Габдрахман Саттаров, Бөек Ватан сугышында катнашып, зур каһарманлыклар кыла, майор булып кайта. Тыныч хезмәт елларында туган республикасында терлекчелек өлкәсендә эшли, «БАССРның атказанган ветврачы» дигән мактаулы исем ала.
Фәүзия дә югары белем ала. Башкортстанда һәм Татарстанда ветврач булып эшли. Фәридә Казан университетын тәмамлый, күп еллар Уфа витаминнар заводында инженер булып эшли. Суфия Мәскәү консерваториясен тәмамлый. Казанга кайткач, күп еллар хор белән җитәкчелек итә. ТАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре. Рафика озак еллар мәктәптә укытучы булып эшли, шушы өлкәдә зур уңыш казана.
Якташлары Рәхим Саттарның батырлыкларын онытмый. «Кызыл таң» газетасының 1993 ел 28 июнь санында түбәндәге мәкалә басылды: «1993 елда Уфа шәһәренең Актёрлар йортында Чишмә районы хакимияте, төрки «Рамазан» милли-агарту үзәге һәм БДУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы Рәхим Саттарны искә алу кичәсе үткәрде. Кичәгә килүчеләрне фойеда Рәхим Саттар һәм җәлилчеләр хакындагы бай эчтәлекле күргәзмә каршы алды. Залның түрендә патриот-шагыйрьнең зур портреты эленеп тора иде.
Кичә Уфа вертолётчылар училищесының майор Фәрит Идрисов җитәкчелек иткән оркестры башкаруында татар композиторы Салих Сәйдәшевнең «Совет Армиясе маршы» белән башлана.
БДУ доценты, язучы-публицист Сәгыйдулла Хафизов шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын сөйли. Фронтовик-шагыйрьләр Муса Гали һәм Гыйлемдар Рамазанов сугыш темасына багышланган шигырьләрен укыйлар.
Залда утыручылар философия фәннәре кандидаты, Казан төзелеш институты доценты Ил Саттаровны алкышлар белән каршы ала. Ул тамашачыларга әтисенең тоткынлыкта үз кулы белән язган шигырьләр китапчыгын күрсәтте. Бу кечкенә блокнот, кулдан-кулга йөреп, Туган илгә әйләнеп кайткан.
Рәхимнең бертуган сеңелләре Суфия һәм Фәридә апаларның истәлек-хатирәләре дә җылы тәэсир калдыра.
Кичәдә шагыйрьнең якташлары, авылдашлары да чыгыш ясый. Чишмә район хакимияте башлыгы Ринат Мәгасумов фронтовик-шагыйрьләргә, Рәхим Саттарның улына бүләкләр тапшыра. Шагыйрь хөрмәтенә Чишмә посёлогының яңа төзелгән бер урамына Рәхим Саттар исеме бирелгәнен хәбәр итә.
Башкортстанның халык артисты Илсөяр Газетдинова һәм БДУның өлкән укытучысы Марат Шәрипов кичәне эчтәлекле итеп алып баралар. Җырчылар Фәнәви Сәлихов, Венера Шәрипова, Айдар Габдинов, Флүрә Мостафина, Райман Ишмаев, Салават Әхсәнов, скрипкачы Әнвәр Каюмов, Рәхим Саттар шигырьләрен укучы БДУ талибәсе Зөлфия Шаһиева уңышлы чыгыш ясыйлар».
2007 елның 15 февралендә Казанда Муса Җәлилнең музей-фатирында Татарстан җәмәгатьчелеге вәкилләре, язучылар, башка иҗат кешеләре патриот-шагыйрьнең, җәлилчеләрнең хәтер кичәсенә җыелдылар. Анда Рәхим Саттарның улы Илнең тормыш иптәше Сания Гасыйм кызы да бар иде. Без аның белән әнә шунда таныштык.
Ил вафат булгач, Рәхим Саттарның тормыш юлын, иҗатын пропагандалау эше Сания ханымга калган. Һәм ул бу эшне бик уңышлы алып бара.
Сания Гасыйм кызы хәстәрләве нәтиҗәсендә чыккан дүрт китап белән танышырга туры килде. Алар урыс телендә «Завещание» (2004), татар телендә «Бүленгән җыр» (2004), «Безнең буын» (2006) һәм «Рухым гали» (2007) дип атала. Бу китапларда патриот-шагыйрьнең шигырьләре, мәкаләләре, аның турында язучылар, галимнәр фикерләре, истәлекләр, улының уйланулары бирелгән.
Өзелеп калды ул җыр,
Бүленеп калды тавышы
Күтәрелгән чагында, –
дип яза шагыйрь бер шигырендә.
Аның үз гомере дә бүленгән җыр кебек кыска булды, якты дөньяда 31 ел гына яшәп калды.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.