Текст книги "Ватанга тугры калдылар"
Автор книги: Айдар Басыров
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 33 (всего у книги 40 страниц)
КҮРГӘН ГАЗАПЛАРЫНЫҢ ҮЧЕН АЛА
ГАФУРИ РАЙОНЫ ЯЛГЫЗ КАЕН АВЫЛЫ БАТЫРЫ
СӘЙФУЛЛА МӘҖИТОВ
Сәйфулла Хәмит улы Мәҗитов 1918 елда Гафури районы Ялгыз Каен авылында туа. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, педучилищеда укый. Аннары Мәчетле районында укытучы, роно инспекторы булып эшли.
Яше җиткәч, аны Кызыл Армия сафларына чакыралар. Бөек Ватан сугышын илебезнең Көнбатыш чигендә каршылый. Сапёрлар батальонында өлкән сержант булып хезмәт итә. Ленинградка командирлар мәктәбенә китәм дип кенә торган көндә таң белән дошман самолётлары аларның җәйге лагерен бомбага тота башлый. Безнең гаскәрләрнең юлын кисү максатында, фашистлар Нарва шәһәрен алырга уйлыйлар. Сәйфулла шул тирәдә була. Алар дошман өстән ут яудырган шартларда да күперне ремонтларга тырышалар.
Әнә шул чагында бомба ярылгандагы һава дулкыны аны елгага атып бәрә. Контузия алган Сәйфулланы шундагы безнең солдатларның берсе судан тартып чыгара. Аны башка яралылар белән бергә тылга озаталар.
Юлда барганда, аларның автомашинасына немецлар атып, аны сафтан чыгара. Сәйфуллалар җәяү атларга мәҗбүр була.
Коралсыз, ач килеш чигенеп барганда, ул десантчы фашистлар кулына эләгә. Башта Польшаның Бяла-Подляска лагеренда җәфа чигә. Аннары Демблинга китерелә. 1942 елның язында Седльце лагерена күчерелә. Анда врач Зәки Зөбәеров, яһүд кешесе Алим Якубовский һәм башкалар белән яшерен оешма эшендә катнаша.
1943 елның апрелендә Сәйфулла җиде иптәше белән лагерьдан качуга ирешә. Зур авырлыклар күреп, алар Белоруссия партизаннарына барып кушылалар.
Партизаннар отрядында, сапёр булуын белеп, Сәйфулланы диверсион төркемгә куялар. Алар, дошман эшелоннарын, немецларның корал складларын, шулай ук дошманның чигенү юлын кисәр өчен, күперләрне шартлата, аларның элемтә линияләрен өзә.
Партизаннар хәрәкәте турында матбугатта чыккан язмаларның берсендә аның турында түбәндәгеләр әйтелгән: «Ул Ян Габдуллин төркеме ярдәмендә тоткынлыктан кача. Белоруссия урманнарында Советлар Союзы Герое Г. М. Линков, аннары С. Каплунның партизан отрядларында сугыша. Әсирлектә күргән газаплары өчен дошманнан үч ала».
Аларның дошман тылындагы диверсион төркеме Кызыл Армия алдыннан тәүгеләрдән булып Германия җиренә барып җитә. Аннары Кызыл Армиягә кушылып, сугышны Эльба буенда тәмамлыйлар.
Җиңү көнен ул госпитальдә каршылый. Шунда аны хәрби ордены эзләп таба.
Сугыштан кайткач, Мәчетле районының Ишәле, Теләш, Салават районының Яхъя авыллары мәктәпләрендә балаларга белем һәм тәрбия бирә.
Аннары туган районы Гафурига күчеп кайта, озак еллар мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли. 73 яшенә кадәр хезмәттә була.
Батыр сугышчының югары әхлак сыйфатлары турында да әйтеп китик. Ул фронттан кайткач, сөекле хәләл җефете Фәгыйлә каты авырып китә. Аяксыз-кулсыз булып яткан тормыш иптәшен ул егерме ел буе тәрбияли. Барлык йорт эшләрен үзе башкара, балаларын үстерә, эшендә дә алдынгы була, коммунист буларак, җәмәгать эшләренә дә вакыт таба.
Бу яугирнең исеме Башкортстанның «Они вернулись с Победой» дигән китабына кертелгән: «Мазитов Сайфулла Хамитович, 1918 года рождения, уроженец д. Янгискаен, старший сержант, демобилизован в 1945 году».
(Бу сурәтләмәне язганда, республика газеталарында басылган мәкаләләр дә файдаланылды.)
ӘРНҮЛЕ ЯЗМЫШ
ШАРАН РАЙОНЫ БӘЗГЫЯ АВЫЛЫ БАТЫРЫ
ӘКРАМ МИНҺАҖЕТДИНОВ
Әмир Үтәшевнең Франциядән алып кайткан партизаннар исемлегендә 31 нче булып Әкрам Минһаҗетдинов язылган. Яшәгән урыннары да күрсәтелгән. Икенче исемлектә «Минһаҗетдинов Әкрам, Шаран районы Яңа Торбый авылы» дип язылган.
Әкрам Минһаҗетдинов 1921 елның 19 февралендә туа. Авыл мәктәбен, педучилище тәмамлый, туган ягында укытучы булып эшли.
Яшьтән үк бик актив егет була, комсомол сафларында тора, спорт белән шөгыльләнә, үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнаша.
1940 елның декабрендә Кызыл Армия сафларына чакырыла. Украина ССРның Дрогобыч өлкәсе Стрый шәһәрендә урнашкан хәрби частька җибәрелә. 12 нче мотодивизия, 12 нче полк, 1 нче укчы батальонның 3 нче ротасында отделение командиры булып хезмәт итә. «Полк командиры – полковник Петров, батальон командиры – майор Маркарьян, рота командиры өлкән лейтенант Мирошниченко иде», – дип хәтерли ул.
Бөек Ватан сугышын ул СССРның Көнбатыш чиге буенда каршылый. Алар, оборонада булып, дошманны алга таба үткәрмәү өчен, канлы сугышлар алып баралар. 1941 елның 26 июнендә Львов шәһәренә килеп җитәләр. Шушы шәһәрдән сигез чакрым чамасы ераклыкта немецлар белән сугыш башлыйлар. Дошманны дүрт чакрымга чигендерәләр. Әмма алга барырга хәлләре калмый. Танклары бер-бер артлы сафтан чыга. Беркайдан да ярдәм килми. Совет солдатлары соңгы патроннарына кадәр атып бетереп чигенәләр. Немец самолётлары аларны туктаусыз бомбага тота.
Бер калкулыкта батальон һәм рота командирлары:
– Солдатлар, без камалышта, кем ничек булдыра ала, шулай котылырга тырышыгыз, вак төркемнәр булып, чолганыштан чыгарга кирәк, – дип белдерәләр.
Бу август ае була. Әкрам һәм тагын өч кеше көнчыгышка таба атлыйлар. Бераздан ул үзе генә кала. Август азагында немецларга әсирлеккә эләгә. Аны шул шәһәрнең төрмәсенә ябалар. Аннан соң Луцкий шәһәре төрмәсендә, Холмский үлем лагеренда тотыла.
Алга таба этап белән Германиянең бер концлагерена китерәләр. Анда ул тимер юлда эшли.
1943 елның җәендә аларны, Башкортстаннан өч кешене, Демблин крепостена китерәләр һәм, бераздан Едлинога күчереп, «Идел-Урал» легионы солдаты ясыйлар.
1943 елның ахырында Франциягә күчерелә. Анда Әмир Үтәшев белән берлектә француз партизаннары ягына кача. 118 кешелек төркемдә ул да була.
Әкрам ага Франциянең кайбер шәһәрләре янындагы хәрби операцияләрдә катнаша. Ле-Пюи шәһәрен немецлардан азат итүдә зур батырлыклар күрсәтә. Әсиргә алынган немецларны алар француз командалыгына тапшыралар. «Франциядә каршылык күрсәтү отряды командиры капитан Сегель иде. Ул немецлар кулына эләгә һәм атып үтерелә. Соңыннан Ле-Пюины азат иткәч, аның фоторәсемен зурайтып, шушы шәһәрнең үзәк мәйданына урнаштырдылар», – дип хәтерли Әкрам ага. – Минем белән бергә француз партизаннары сафында бик күп батыр егетләр бар иде. Виктор Крюков белән лагерьда таныштык. Ул сугыштан исән-имин кайткан. Ә менә чуваш егете Семенов Франциядә, Каршылык хәрәкәте отрядында сугышып, авыр яралана һәм икенчегә немецларга әсирлеккә эләгә. Аны тәүдә нык җәфалыйлар, ә аннары атып үтерәләр».
Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, әсир төшкән совет сугышчыларын Туган илгә кайтару оештырыла. Әмир Үтәшев командалыгында француз партизаннары сафында йөргән ир-егетләр дә, эшелоннарга төялеп, СССРга юл ала.
Әкрам тәүдә тикшерү лагере аша үтә. Җәза бирерлек гаебен тапмыйлар һәм хәрби хезмәттән азат итәләр.
1945 ел азагында ул, туган җиренә кайтып, мәктәптә немец теле, табигать белеме, география, физкультура укыта башлый.
1947 елда имтиханнарны уңышлы тапшырып, пединститутка укырга кабул ителә. Әмма аңа алга таба белемен арттырырга мөмкинлек булмый. Бу вакытта илебездә өченче мәртәбә репрессия давылы кузгала. Әсирлектә, легионнарда булган совет сугышчыларын кулга алу башлана. 17 сентябрьдә район милиция бүлегеннән килеп, Әкрамны да алып китәләр. Бер айдан артыграк вакыт төрмәдә тотканнан соң, 25 елга сөргенгә хөкем итеп, Казахстанның Җизказган бакыр шахтасына эшкә озаталар. Сигез ел үткәч, 1955 елда булган амнистия нәтиҗәсендә азат ителә.
«Шаран район хәрби комиссариатында мине фронтовик дип исәпләмиләр. Шуңа күрә миңа ветераннарга тиешле ташламалар да юк. Әмма эш ташламада гына да түгел, мин бит СССР иминлеге, Франция иреге өчен сугыштым. Нинди генә органга барып мөрәҗәгать итсәм дә, сине дөрес хөкем иткәннәр дигән җавап алам», – дип яза ветеран үзенең «Башкортостан» газетасында (1992, № 25) чыккан мәкаләсендә.
VI бүлек
ЧАКМАГЫШНЫҢ ЧАЯ ЕГЕТЛӘРЕ
ҖӘЛИЛ БЕЛӘН ОЧРАШКАН
ИСКЕ БӘШИР АВЫЛЫ БАТЫРЫ ГАФИЯТ ӘЮПОВ
Чакмагыш туфрагында туган берәр кешенең Муса Җәлил белән очрашканы булды микән? Сугышка кадәр үк Казанга барып урнашкан шагыйрьләр Нур Гайсин һәм Галимҗан Латыйп әдәби кичәләрдә, Язучылар союзы җыелышларында, мөгаен, очрашкандыр.
Бөек Ватан сугышы чорында андый очрашуның булуы мөмкин түгелдер дип уйлаган идек. Әмма күптән түгел генә «Мы отстояли» дигән китап белән танышкач, Чакмагыш районы кешесенең дә сугыш чорында патриот-шагыйрь белән берничә мәртәбә очрашканын, күрешеп сөйләшкәнен белдек.
Башта бу китапның авторы Гафият Бикмөхәммәт улы Әюпов турында сөйләп китик. Ул 1919 елда безнең районның Иске Бәшир авылында туа. Авылда җидееллык мәктәп тәмамлый, бик яшьли колхоз эшенә йөри башлый.
1940 елның 12 сентябрендә Кызыл Армия сафларына алына. Киев хәрби округында 19 нчы авиадивизиянең кече авиабелгечләр әзерләүче мәктәбендә укый (сентябрь 1940 – февраль 1941). Аннары шул авиадивизиядә хезмәтен дәвам итә.
1941 елның декабрендә Сталинград хәрби округында кече политруклар әзерли торган курслар тәмамлый. Аннары аларны алгы сызыкка җибәрәләр. Ул Волхов фронтының 376 нчы Кузбасс укчы дивизиясе составында дошманга каршы сугыша.
Политруклар ул чагында ялкынлы сүзләре, шәхси үрнәкләре белән совет солдатларын батырлыкка рухландыралар. Ут нокталарында һәм окопларда партия-комсомол җыелышлары үткәрәләр, тәрбияви-сәяси эш алып баралар.
Аларның тырышлыгы нәтиҗәсез калмый. Мәсәлән, 1942 елның 6 гыйнварында 1250, 1248 нче полкларның алдынгы частьлары дошман белән каты сугышлар алып баралар, җиде мәртәбә һөҗүмгә ташланалар, дошманның берничә контратакасын кире кагалар. 7 гыйнварга каршы төндә дивизия подразделениеләре, Пертеченка елгасының көньяк ярында дошманга һөҗүм ясап, аның ике ротага якын солдатын юк итәләр, таң атканчы дошманны Сосновый Бор-Тушин Остров юнәлешендә эзәрлекләп баралар. Ленинград янындагы Пехово һәм Пертечно авыллары янында бер айга якын канкойгыч сугышлар бара.
Бу авыр сугышларда безнең яктан да меңләгән солдат һәм офицер Туган ил азатлыгы өчен соңгы сулышына кадәр көрәшә. 1942 елның 16 гыйнварына тулы булмаган мәгълүматлар буенча дивизия составы 40 процент кына кала. Бик күпләр, яраланып, госпитальләргә озатыла. Якташыбыз Гафият Әюпов та шундый язмышка дучар була. 1942 елның гыйнварында җәрәхәтләнеп, Пермь өлкәсенең Чусовой шәһәрендәге госпитальдә дәвалана.
Терелеп сафка баскач, аны Волхов фронтына җибәрәләр. Анда авыр сынаулар узса да, бәхете булгандыр, исән кала.
Алга таба 2 нче Украина фронты составында Прагага кадәр сугышчан юл үтә. Фашистларны җиңгәннән соң, Ерак Көнчыгышка, Байкал аръягы фронтына җибәрелә.
Бөек Ватан сугышы чорында батарея командиры, рота политругы, миномёт ротасы командиры, сугыштан соң Көнчыгыш Себер хәрби округында, Көньяк хәрби группада штаб начальнигы вазифаларын башкара. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен аны күп орден-медальләр белән бүләклиләр.
Ишле гаиләдә туып үскән Гафият аганың дүрт туганы – Шәфыйк, Исмәгыйль, Биктимер һәм Хәсән, – Бөек Ватан сугышында катнашып, Туган ил азатлыгы өчен гомерләрен бирәләр.
Гафият Бикмөхәммәт улы 30 ел гомерен Совет Армиясе белән бәйләнештә үткәрә. Хәрби хезмәтенең соңгы елларында ул Мәләвез шәһәре хәрби комиссары вазифасын үти. Яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүдә, аларны Совет Армиясе сафларына әзерләп озатуда зур тырышлык куя. Бу юнәлештә алар Башкортстан шәһәрләре һәм районнары арасында барган ярышта һәрчак алдынгы урын яулыйлар.
Гафият яшьтән үк иҗади карашлы кеше була. Балачактан ук китаплар укырга ярата, район газетасына мәкаләләр, шигырьләр яза. Татар әдәбияты белән кызыксына, Муса Җәлил иҗатын яхшы белә. Аның күп шигырьләрен яттан сөйли торган була.
Хәрби хезмәтен тәмамлаган чорда, ул иҗат эшчәнлеген тагын да арттыра. «Политрук язмалары» исемле истәлекләр өстендә эшли. Аннары Ленинград оборонасы, 376 нчы укчы дивизиянең сугышчан юлы турында китап язу теләге туа. Бу максаттан ул озак вакытлар архивларда эзләнә, дивизия ветераннарының истәлекләрен җыя. Зур галимнәр, полководецлар аңа үзләренең киңәшләрен бирәләр. Башкорт халкының бөек улы – Советлар Союзы Герое генерал-майор Таһир Кусимов – бу китапны чыгаруда зур теләктәшлек күрсәтә, авторга төрлечә ярдәм итә.
Шунысын да әйтик: Г. Әюпов Мәләвездә хәрби комиссар булып эшләгәндә, генерал-майор Башкортстан хәрби комиссариатын җитәкли. Гафиятләр ярышта җиңеп чыккан елларда Т. Кусимов аларга зур ихтирам белән республиканың күчмә Кызыл Байрагын тапшыра.
Гафият Бикмөхәммәт улы 1994 елда вафат була. Аның гаилә әгъзалары, дуслары, китап чыгару өчен, зур тырышлык салалар. Ниһаять, 2007 елда ул дөнья күрә. Китап «Мы отстояли» (Воины земли башкирской в Ленинградской эпопее) дип атала.
Автор Ленинград оборонасы тарихын яктырта, анда катнашучы Башкортстан кешеләре батырлыгына дан җырлый. Ленинград һәм Волхов фронтларында, 2 нче Удар армиядә хезмәт итүче Башкортстан егетләренең исемлеген төзи. Бу исемлеккә Чакмагыш туфрагында туган 2 кеше дә кергән.
Чакмагыш авылы егете Дәүләтгәрәй Бәхтегәрәй улы Бәхтегәрәев (1914 елгы) 378 нче укчы дивизиянең 1258 нче полкында разведчик була. III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Сугыштан бер аягын югалтып кайта. Олы яшькә җиткәнче туган авылында яшәп, хәләл җефете белән бик булдыклы балалар үстерәләр. Фәнүз исемле уллары «Башкортстанның атказанган транспорт хезмәткәре» исеменә лаек була.
Мәлих Хәмзә улы Гыйлемханов 1921 елда Югары Аташ авылында туа. 191 нче укчы дивизиядә радиотелеграфист булып хезмәт итә. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң озак еллар Яңа Балтач авылында укытучы булып эшли. Запаска чыккач, аңа капитан званиесе бирелә.
Г. Әюпов китабына авторның 20 дән артык шигыре кергән. Шуларның берсе Муса Җәлилгә багышланган.
Ул елларның хатирәсе истә –
Бергә узган көрәш юллары.
Йөрәкләрдә тирән эз калдырган
Сөйгән Татарстан уллары, –
дип башлый шигырен якташыбыз.
Волхов фронтында, Бөек Ватан сугышының иң авыр көннәрендә Гафият Бикмөхәммәт улы патриот-шагыйрь белән очраша. Бу турыда китабына кергән «Онытылмас очрашу» дигән истәлекләрендә бәян итә. Без бу истәлекне бераз кыскартып бирергә булдык: «Фашистлар үзләренең явыз «Барбаросса» планы нигезендә мәшһүр кала Ленинградны җир белән тигезләргә, аны диңгезгә батырырга хыялланган көннәр иде.
1942 елның гыйнварында, рота политругы булып атакага барганда, мин каты яраландым. Пермь өлкәсенең Чусовая шәһәре госпиталендә аңыма килдем. Дошман пулясы уңъяк кулбашымны үтәли тишеп чыккан, үпкәгә тигән. Врачларның алтын куллары ярдәмендә яңадан сафка бастым, тагын Волхов фронтына эләктем. Әмма ярам ныклап төзәлеп бетмәгәнгә күрә, алгы сызыкка җибәрмичә, политидарәнең кадрлар бүлегенә билгеләделәр.
Кояшлы март һәм апрель көннәре күген дошман самолётлары бик еш бозып, ямьсезләп торды. Кая карама – янгын, җимереклек. Шунысы бигрәк тә хәтердә калган: 2 апрель таңында фашист самолётлары Малая Вишера посёлогы өстендә козгыннар өере булып очты. Үзем торган йортның гөрселдәп җимерелүенә куркып уянып киттем. Өйнең почмагы юк, ә читтәрәк свастикалы самолёт янып ята…
Май аенда да хәлләр җиңеләймәде. Политидарәдә эш туктаусыз кайнап тора: политхезмәткәрләрнең шәхси эшләрен өйрәнәм, җитди махсус заданиеләр үтим.
1942 елның март азагында Муса Җәлиловны очраттым. Көннәр җылына, карлар эреп урамда гөрләвекләр чылтырап ага башлаган чак иде. Госпитальдә кышкы кием киенгән идем, аяктагы киез пима эзе баскан саен ярылып ятып кала. Складта аяк киемен алыштыру өчен, бер кәгазь язып бирделәр. Иң әүвәл, кулга талон тотып, ашханәгә киттем. Андагы кешеләрнең күбесе йолдызлы политработниклар иде. Шулар арасында Муса абый да бар. Аяктагы пимага карап, минем яңа кеше икәнемне тиз күрделәр.
Уртача буйлы, ачык йөзле өлкән политрук, миңа табан бер-ике адым атлап:
– Монда да безнең якташлар, татар егетләре бар икән, – дип, кулын сузды.
– Таныш булыйк! Мин Татарстаннан, Җәлилов Муса булам. Биредә март башыннан бирле, әле резервта, тиздән назначение бирәчәкләр.
Мин үз ризыгымны тиз генә ашап чыгуга, алар ашханә янында юк иде инде.
1942 елның 3 апрель көнендә кичкә табан ул политидарәнең кадрлар бүлегенә килеп керде. Кадрлар бүлеге җитәкчесе, полк комиссары Патрушев янында йомышларын юллады да безнең янга керде. Һәркем белән елмаеп күреште, аннан соң, минем яныма килеп күрешкәч:
– Гафият, теләгең булса, әйдә, кайда торганымны күрсәтәм. Монда якында гына. Кирәк булуы мөмкин, – диде.
Ул чакта Малая Вишерада штаб кешеләрен төрле өйләргә куеп торалар иде. Муса абый мине Набережная урамындагы бер йортка алып керде. Мин дә шуннан ерак түгел генә тора идем.
– Беләсеңме, Гафият, – диде ул.– Мин берничә көн генә элек алгы сызыкта булып кайттым. Солдатларыбыз батыр, куркусыз. Дошманга нәфрәтләре чиксез-чамасыз зур.
Беркөнне начальнигым Иван Тимофеевич иртән киңәшмәдән кайтты да:
– Синең якташың, өлкән политрук Җәлилов 2 нче Удар армиягә билгеләнгән, – дип хәбәр итте.
Күп тә үтмәде, Муса Җәлил бик җәһәт кенә безнең бүлмәгә килеп керде. Кәефе күтәренке. Сөйләшеп утырдык:
– Мин эшне «Отвага» газетасында дәвам итәрмен, ахры. Редакция «Лесной Бор» дигән зур бер пунктка якын урман эчендә урнашкан. Кирәк була калсам, «Полевая почта»га языгыз, – дип саубуллашты ул, сөйләшеп торырга вакыты бик тар иде».
Истәлекләрендә язуынча, Гафият май аеның беренче яртысында тагын бер мәртәбә Җәлил белән очраша. Алар җылы итеп күрешәләр. Муса, киләсе очрашуга кадәр дип, якташыбызның кулын кыса.
Кызганычка каршы, аларга башка очрашу насыйп булмый.
БЕР ГАИЛӘДӘН ӨЧ КОМАНДИР
ИСКЕ ДӨМӘЙ АВЫЛЫ БАТЫРЛАРЫ ГЫЙЛЕМҖАН, ГАЗИЗҖАН,
МИДХӘТ БАТЫЕВЛАР
Без бу китапның II бүлегендә Чакмагыш туфрагында туган Салихҗан Батыев турында сүз алып бардык. Аңа Бөек Ватан сугышында катнашырга туры килми. Ә менә өч туганы Гыйлемҗан, Газизҗан, Мидхәт, сугышта булып, зур каһарманлыклар күрсәтәләр. Батыевлар – Чакмагыш районының горурлыгы алар.
1901 елда туган Гыйлемҗан Гыйлемхан улы Батыев Кызыл Армия сафларында хезмәт итә (1919–1923). Солдаттан кайткач, Тайняш авыл Советы рәисе итеп сайлана (1923–1924). Уфада Башкорт өлкә партия-совет мәктәбендә укый (1924–1926). 1926–1929 елларда ВКП(б)ның Рәҗәп волость комитеты секретаре итеп сайлана. Аннары Ярмәкәй, Бәләбәй, Учалы, Чакмагыш районнарында җитәкче вазифалар башкара.
1938 елда укыту эшенә күчә. Башта Иске Калмаш мәктәбендә тарих укыта. 1939 елда Үрнәк мәктәбе директоры итеп тәгаенләнә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китә һәм 1943 елда Ватан азатлыгы өчен башын сала.
Әтисе фронттан үгет-нәсыйхәт белән хатлар яза. Кызы Лена алар турында «Игенче» газетасында басылган «Әтием васыяте» дигән мәкаләсендә сөйли: «Әтием Гыйлемҗан Батыев тарих укытучысы иде. Ул «Герой» колхозында туып үскән. Сугышка кадәр Үрнәк урта мәктәбенең (Чакмагыш районы) директоры булып эшләде. Бөек Ватан сугышы башлану белән, кулына корал алып, илебезне дошманнан сакларга китте. 1943 елның 22 сентябрендә батырларча һәлак булуы турында хәбәр алдык.
Мин әтием һөнәрен сайладым. Быел 38 нче ел укытам. Хезмәт дәверендә төрле вакытлар булды. Авыр чакта әтиемнең фронттан язган хатларын кулыма алам. Алар миңа яшәү дәрте өстиләр, кыенлыкларны кыю җиңәргә ярдәм итәләр. Ул хатларны мин укучыларыма да укыйм, әңгәмәләр вакытында кулланам. Аларда күтәрелгән мәсьәләләрнең, киңәшләрнең безнең барлык яшьләребез өчен дә файдалы булуын искә алып, 1943 елның 27 апрелендә язылган бер хатының эчтәлеген китерергә булдым. Менә ул:
«Балаларым… Сугыш хәзер 23 ай дәвам итә. Тагын күпмегә барыр, хәзергә билгесез. Һәрхәлдә, сугыш 1943 елда гына бетмәс. Шулай булгач, бу сугышка 1927 елда туган яшьләрнең алынуы да бик ихтимал.
Улым, димәк, син дә армия сафына алыначаксың. Шунлыктан сиңа һәм синең кебек яшьләргә хезмәт итү турында бер-ике киңәш бирергә уйлыйм.
Хәрби хезмәттәме син, тыныч хезмәттәме, бөтен эшнең нигезе – тәртип. Ныклы тәртип җитәрлек булмаган җирдә зур уңыш көтү урынсыз. Кеше һәрчак билгеле бер тәртип белән яшәргә тиеш. Тәртипкә буйсынуны кечкенәдән тәрбияләргә кирәк. Тәртипле булу өчен әллә ни кирәкми. Иң элек өлкән кешеләрнең әйткән сүзен тыңларга, кушкан йомышны үз вакытында җиренә җиткереп башкарырга, дусларыңа, хезмәтеңә тугрылыклы булырга һәм һәрвакыт бары тик дөресен генә сөйләргә кирәк.
Үтелгән һәрбер фәнне – математикамы ул, физикамы – тирәнтен үзләштерергә тырышыгыз. Кирәк булмаган нәрсәләрне өйрәтмиләр. Сугыш белеме дәресенә аеруча игътибар итегез. Белгән нәрсәнең һичкайчан зыяны тими.
Күптән түгел генә булган сугышларның берсендә мондый хәлгә очрадым. Атып торган «Максимка» кинәт туктап калды. Моны сизенгән дошман солдатлары безнең өскә ыргылдылар. Мин ерак түгел идем. Карасам, расчёт исән, ә пулемёт атмый.
Шуышып, тиз генә пулемёт янына килдем. Замогын ачтым. Карасам, лентага патроннар дөрес тезелмәгән. Шунлыктан берсенең пулясы читкә төртелгән. Лентаны тиз генә рәтләп куйдым да дошман солдатларына ут яудыра башладым. Аларның сафлары сирәгәйде. Бераздан инде бөтенләй чигенергә мәҗбүр булдылар. Әгәр мин дә пулемётны яхшы белмәсәм, бу вакыйганың нәрсә белән бетәчәге көн кебек ачык иде.
Алдыңа куйган һәрбер бурычны, һәрбер эшне азагына кадәр җиткер. Нинди генә авырлыкларга юлыксаң да чыда, түз! Хәзерге көндә безнең алга фашизм режимын дөньядан юк итү бурычы куелган. Җиңел бурыч түгел бу. Әмма ничек кенә булмасын, ирекле Совет иле мәкерле дошманны, һичшиксез, җиңәчәк. Тарих тәгәрмәченең артка таба әйләнүе мөмкин түгел. Без хаклык яклы. Ленин партиясе җитәкчелегендә без җиңәрбез…
Кадерле балаларым! Бу хатны алгач та, мин биргән киңәшләргә карата үзегезнең фикерләрегезне әйтеп, кичекмәстән хат языгыз. Барыгызга да сәламәтлек теләп, әтиегез».
Дәһшәтле сугыш барганда, ут эчендә язылган бу хатында әтием илебезнең киләчәге, яшьләрне тәрбияләү турында кайгырткан. Соңгы сулышына кадәр педагог булып калган ул.
Аның киңәшләрен, әтием васыятьләрен тормышымда программа итеп кабул иттем. Үземнең балаларымны да шул юнәлештә тәрбияләүне бурыч итеп куйдым. Һәм икеләнүсез әйтә алам: дөрес эшләдем.
Л. Батыева. Татарстан АССР, Азнакай, 2 нче урта мәктәпнең тарих укытучысы».
1909 елда туган Газизҗан Батыев Ырымбурда педтехникум тәмамлый. Шул ук техникумда укытучы итеп эшкә калдырыла. Аннары хәрби хезмәткә алына (1933–1947). Бөек Ватан сугышында катнаша.
Хәрәкәттәге армия составында Польша һәм Германиядә авыр сугышларда катнаша. Политрук, партия комитеты секретаре, комиссар кебек тәрбияви хәрби вазифалар башкара.
1947 елда тыныч хезмәткә кайта. ВКП(б)ның Башкортстан өлкә комитетында (1947), Бүздәк райкомында эшли (1947–1951).
1951–1962 елларда КПССның Дүртөйле райкомын җитәкли. Башкортстан АССР Югары Советы Президиумының канцелярия җитәкчесе (1963–1969) була.
ВКП(б)ның XIX съезды делегаты (1952), БАССР Югары Советы депутаты (1955, 1959) итеп сайлана.
Ике Кызыл Йолдыз (1943, 1945), II дәрәҗә Ватан сугышы (1944), «Почёт Билгесе» (1957) орденнары белән бүләкләнә.
Салихҗанның 1925 елгы энесе Мидхәт туган авылларында – башлангыч, Тайняшта җидееллык мәктәп тәмамлый. 1940–1941 елларда электр элемтәсе техникумында укый. Бер ел Үрнәк мәктәбендә укытучы булып эшли.
1942 елның сентябрендә Бөре укытучылар институтына укырга керә. Әмма биредә озак булырга туры килми. 1943 елның февралендә 18 яшьлек егетне хәрби хезмәткә алалар. Урал хәрби округына эвакуация белән килгән Рига хәрби пехота училищесы курсанты була.
Училищены да тәмамлау насыйп булмый. Алты ай уку белән 1943 елның августында Брянск фронтына озатыла. 1 нче Мәскәү-Минск гвардия дивизиясенең 35 нче полкында рядовой булып йөри. Бу полк алга таба Балтыйк буе һәм 3 нче Белоруссия фронтларына карый.
Мидхәт дошманга каршы көрәштә бар көчен, осталыгын бирә. Батырлыгы өчен ике Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен», «Сугышчан казанышлар өчен», Җиңү медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң алар янына I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, унлап медаль өстәлә.
1944 елның сентябрендә Мәскәү-Минск дивизиясенең парткомиссиясе аны ВКП(б) сафларына кабул итә.
Мидхәт Батыевның сугыштагы батырлыгы турында безнең районның «Игенче» газетасында да берничә мәртәбә мәкаләләр бирелгән. 1974 елның 23 февралендә «Разведчик батырлыгы» дигән мәкаләдә түбәндәгеләр язылган: «1944 елның җәендә Белоруссиядә гитлерчы басып алучыларны тар-мар итү буенча күренекле «Багратион» операциясе башланды.
23 июньдә 1 нче гвардияче Мәскәү укчы дивизиясе Орша шәһәреннән төньяк-көнчыгыштарак 11 нче гвардияче армия һөҗүменең төп юнәлешендә фашистларның оборонасына ударлар ясый башлады. Бу һөҗүмдә 35 нче гвардияче артиллерия полкының рядовое, Башкортстанның Чакмагыш районы Яңа Дөмәй авылы егете разведчик Мидхәт Батыев та катнашты.
Сугышлар вакытында «Осинторф» предприятиесе районында М. Батыев, дошманның 2 блиндажын табып, аларның координатларын безнең артиллеристларга җиткерә. Көчле туп уты астында блиндажлар юк ителә.
Безнең пехота алга омтылганда, Мидхәт, сугышчан сафларда калып, немецларның ут ачу средстволарын ныклап күзәтә. Аның күрсәтүе буенча бу көнне тагын ике пулемёт һәм взводка якын гитлерчы автоматчылар юк ителә.
Торф предприятиесе районында немецларның оборонасын өзеп, гвардиячеләр тимер юл буенча Орша районының Ореховск һәм Выдрица посёлокларына килеп җитәләр. Дошманнар төнлә белән бу участокка яңа көчләр ташыйлар. Янә авыр сугышлар башлана. Ул сугышларда да Чакмагыш егете Мидхәт Батыев зур батырлыклар күрсәтә.
1944 елның 24 июнендә Выдрица посёлогы янында немецларның группировкасын камап юк итү вакытында, М. Батыев ике немецны үтерә һәм кыйммәтле мәгълүматлар биргән унтер-офицерны пленга ала.
Икенче көнне һөҗүм Выдрица – Купелка – Гришаны шоссе юлы буенча тагын да зуррак көч белән башланып китә. Безнең сугышчыларның алга баруына немецларның калкулыкта урнашкан ике дзоты нык комачаулый. Бу калкулыкны алмый торып алга бару мөмкин түгел иде. Гвардия рядовое М. Батыев, коточкыч атышка карамастан, 35 нче гвардияче артполкның утын шушы дзотларга юнәлтте. Гитлерчыларның ут нокталары юк ителеп, пехотага юл ачылды.
1 нче гвардияче Мәскәү дивизиясе командирының 1944 ел 15 июльдәге приказы белән разведчик-гвардеец М. Батыевка шушы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены бирелә.
1974 елның җәендә Ореховск посёлогының немец-фашист илбасарларыннан азат ителүенә 30 ел тула. Посёлок кешеләре үзләрен дошманнардан коткаруда катнашкан батыр сугышчы Мидхәт Батыевка тирән ихтирам белдерәләр.
Б. Шалухо, Белоруссия. Витебск өлкәсе. Орша районының Ореховск урта мәктәбе».
Якташыбызның Литваны азат итүдәге батырлыклары турында бу республикадан килгән хатта хәбәр ителә. Бу хат та «Игенче» газетасында басылган.
«Литва батыры.
Безнең республика аша Неман елгасы ага. Шуңа да еш кына Литваны Неман крае дип атыйлар. Сугыш елларында анда канкойгыч көрәш барды.
Менә шуның өчен дә Неман ныгытмалары аша чыгып, беренчеләр булып Көнчыгыш Пруссияне штурмлаучылар турында мәктәпнең хәрби-тарихи түгәрәге членнары материаллар җыйный башладылар.
Неманны азат итүдә катнашучылар арасында Башкортстан егете, 18 яшьлек Мидхәт Батыев та бар иде. Яңа Дөмәй авылында туып үскән. Авылыннан сугышка алына. Неманда артиллерия полкында хезмәт итә. Артиллериядә наводчик та, коручы да түгел, ә разведчик була.
1944 елның уртасында дивизия Неман янындагы Алитуса шәһәренә барып җитә. 15 июль көнендә укчы группаларның аерым берничә төркеме көймәләрдә, сал белән елганы форсировать итә башлый. Плацдармны алу өчен көрәш бара. Дошман, ныгытмасын ташлап, артка чигенә. Аны штурмлаучыларга артиллерия көче белән ярдәм итү кирәк була. Пехотачылар белән бергә елга кичүе аша телефон аппаратлары тоткан артиллерист-разведчиклар да чыга. Алгы сызыкта – берәү генә. Ул гвардия рядовое Батыев иде. Аннан ул батарея командирына корректировкалар бирә. Төгәл удар немецларны каушатты. Ләкин буталыш озакка бармады. Дошман үзенең иң батыр, тәҗрибәле дип исәпләнгән көчләрен кичүгә килүчеләрне каршыларга җибәрде. Мидхәт тә каушап калмады. Телефон аппаратын читкә ташлап, кулына гранаталар һәм автоматын алды да дошман оясына шуышты.
Менә беренче көн үтеп бара. Дошманның алты контратакасы кире кагылды. Мидхәт исәбендә – дистәдән артык дошман солдаты. Неман өчен төрле милләт кешеләре бертугандай көрәште. Дәһшәтле һөҗүмгә дошман каршы тора алмады. Коралын, үзенең көчен калдырып, артка чигенде.
Бу сугышта Мидхәт Батыев Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде. Яхшы сугышчы сезнең якташыгыз. Менә шуның өчен бүген дә аның эшләре республикада онытылмый.
Иптәш Батыев сугыштан соң хәрби училище тәмамлый һәм Совет Кораллы Көчләре сафында хезмәтен дәвам итә.
П. Фролов, хәрби-тарихи түгәрәк җитәкчесе».
Сугыш беткән айда, 1945 елның маенда, ул Рязань артиллерия училищесына курсант итеп алына.
Биредә укуын тәмамлагач, яшь лейтенант өч ел Германиядәге совет оккупация гаскәрләре сафында, 76 нчы гвардия корпусы артиллерия бригадасында взвод командиры булып хезмәт итә (1947–1950).
Алга таба хәрби хезмәте Карпат буе хәрби округында үтә (1950–1964). Бу елларда 35 нче укчы корпус, 341 нче артиллерия бригадасы, 839 нчы гаубица-артиллерия полкында взвод командиры, батарея командиры, шул ук корпусның 1202 нче артиллерия полкында батарея командиры, полкның разведка начальнигы, артиллерия штабы разведка начальнигы, 1 нче танк Инстербург дивизиясе 886 нчы артиллерия полкы дивизион штабы начальнигы, артиллерия штабы начальнигы урынбасары вазифаларын башкара. Ленинград хәрби округында Үзәк артиллерия курсларында укый.
1965 елның февралендә майор Батыевны янә Германиядәге совет гаскәрләре группасы сафына күчерәләр. 47 нче гвардия танк дивизиясенең артиллерия штабы начальнигы урынбасары (1965–1967), ракета гаскәрләре һәм артиллерия штабы начальнигы урынбасары булып хезмәт итә (1967–1971).
1971 елда подполковник званиесендә отставкага чыга. Шул ук елда Уфага кайтып, Башкортстан хәрби комиссариатына эшкә керә. Беренче бүлекнең учёт һәм бронирование буенча өлкән инструкторы (1971–1980), радиотехника бүлеге начальнигы өлкән ярдәмчесе (1980–1984), беренче бүлекнең өлкән инструкторы (1984–1986), бүлек начальнигы ярдәмчесе (1986–1988) булып эшли.
Хәрби комиссариатта эшләү чорында да үзенең вазифасын җиренә җиткереп башкара. Аның хезмәт кенәгәсендә шушы еллар эчендә 36 мәртәбә рәхмәт белдерү, премия, төрле бүләкләр бирү турында язулар бар. Сугыштан соң Карпат буе хәрби округында хезмәт иткәндә, ул Черновцы өлкәсе Садгора шәһәрендә кичке урта мәктәптә белемен арттыра. Шунда бергә укучы Ольга Тимофеевна Юрасова (1925–1998) белән танышып, дуслашып китә. 1954 елда алар өйләнешә. 1955 елның 17 гыйнварында кызлары Динә туа. Ул, әти-әнисе Уфага күчеп кайткач, Башкортстан дәүләт медицина институтында укый (1972–1978). Озак еллар башкала дәваханәләрендә табибә булып эшли. Яшьлегендә – комсомол оешмасы, соңрак башлангыч партия оешмасы секретаре итеп сайлана. Аккордеонда уйный, туризм белән шөгыльләнә. Уфада яши.
Мидхәт Гыйлемхан улы 2002 елның 23 февралендә вафат була.
ЗАТЛЫ МОРЗАЛАР НӘСЕЛЕННӘН
ИСКЕ КАЛМАШ АВЫЛЫ БАТЫРЫ НУРДӘҮЛӘТ АКЧУРИН
Иске Калмашта яшәүче дустым, соңгы елларда туган якларның тарихын, Кашаевлар фамилиясен йөртүчеләрнең нәсел җебен тикшерү белән шөгыльләнгән Җәүдәт Кашаев берчак үзара әңгәмә вакытында:
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.