Текст книги "Ватанга тугры калдылар"
Автор книги: Айдар Басыров
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 35 (всего у книги 40 страниц)
БАЗЫ БУЕННАН – ФРАНЦИЯНЕҢ ЛУАРА
ЕЛГАСЫНА КАДӘР
УЙБУЛАТ АВЫЛЫ БАТЫРЫ ТИМЕРХАН ХӨСӘЕНОВ
Бу китап өстендә эшләгәндә, шофёр туганыбыз Фәвиз Гәрәев белән күп юллар үтәргә, күп кешеләр белән очрашырга туры килде. Оста куллы ул: балта остасы, бик яхшы слесарь да. Тәмам таралып беткән берничә җиңел машинага җан кертте.
Йомшак табигатьле, юморга бай, елмаеп кына торучы егет, сүзгә дә бик һәвәс. Төрле кызыклы шәхесләр, сугыш каһарманнары белән очрашулар турында бергә эшләгән иптәшләренә дә сөйләп бара икән. Благовар районында туган, француз партизаны булган Ризванов-Ризаловның туганнарын эзләп йөрүебезне дә бәян иткән.
Фәвиз белән бергә МЧС системасында эшләп йөрүче Уйбулат авылы егете Рәлиф Закировны бу әңгәмә бик кызыксындырган һәм ул:
– Минем картәтием Хөсәенов Тимерхан Муса улы да француз партизаны булган бит, – дигән.
Бу яңалыкны Фәвиз туганыбыз безгә тиз арада җиткерде, һәм тикшерү эшләрен башладык.
Рәлифнең картәтисе күптән вафат икән. Хәзер инде истәлекләр һәм сакланган документлар, фоторәсемнәр нигезендә генә нидер язарга мөмкин иде.
Шатлыкка каршы, Чакмагыш район хәрби комиссариатында ветеранның учёт карточкасы сакланган булып чыкты. Шул ук архивта аны сугышка озатканда тутырылган исемлек тә бар икән. Тимерхан аганың кызы, оныгы, икетуган энесе күп кенә мәгълүматлар бирделәр.
Хөсәенов Тимерхан Муса улы 1914 елның 30 гыйнварында Бәләбәй өязе Каръяуды волосте Уйбулат авылында туган. Ул чагында авылның ике очы ике исемдә йөри: Әлмән һәм Котый. 1917 елгы революциядән соң бер генә исемгә калдырыла – Уйбулат кына булып йөри. Хәзер кырык елдан артык вакыт ул административ яктан Юмаш авыл Советына карый һәм «Базы» колхозының комплекслы бригадасы булып тора.
Тимерхан авыл мәктәбендә башлангыч белем ала. Аннары үзлегеннән укый. Тәүдә – гарәп, аннары латин һәм сугыш алдыннан урыс хәрефләрен өйрәнә.
Ул яшь чагыннан ук эшкә уңган, булдыклы егет була. Бик яшьли крестьян хезмәтенә тотына. 1930 еллар башында колхозга керәләр. Анда төрле эшләрдә йөри.
Яшьтән үк атлар ярата. Малай чагында үз хуҗалыкларындагы атлардан аерыла алмый. Колхоз оешкач та, ат фермасында эшләп йөри. Аларны ашата, эчертә. Аның өчен иң кызык шөгыльләрнең берсе атлар өйрәтү була. Чын егетләр генә көче ташып торган яшь атларны кулга ияләштерә, арбага, чанага җигәргә өйрәтә алган. 1935 елда Тимерхан өйләнә. Кәләше Хәдичә Мөхәммәтмокыйм Миңнегузина кызы күршедәге Иске Почкак авылында туып үсә. Әти-әниләре вафат булып, 6 яшеннән ятим кала. Биш еллап авылдагы бер байда асрау булып яши. Аннары икетуган апасы һәм җизнәсе тәрбиясендә үсә.
1936 елның 12 ноябрендә Тимерхан хәрби хезмәткә алына. Кавалерист егет бик яхшы хезмәт итә, хәрби часть бүләкләренә лаек була.
Хәрби хезмәттән кайткач, колхозда эшли. Ул чагындагы бу авылдагы күмәк хуҗалык «I Коммуна» дип атала. 1940 елда фин сугышына озаталар. Ул барып җиткәндә, сугыш хәрәкәтләре тукталган була.
1940 елның җәендә туган авылына кайтып, янә колхоз эшенә тотына, ферма мөдире итеп куела. Беркөнне аны район хәрби комиссариатына чакырталар.
– Иптәш Хөсәенов, сез 1936–1938 елларда Кызыл Армия сафларында кавалерия полкында хезмәт иттегезме? – дип сорый аңардан хәрби комиссар.
– Так точно, иптәш комиссар.
– Булачак солдатларны кавалерист һөнәренә өйрәтергә кирәк. Сезне шул эшкә җәлеп итәбез. Отделение командиры булып йөрерсез.
Чакмагыш авылы янындагы бер чирәмлектә, палаткалар корып, хәрби лагерь оештыралар. Бөтен районнан күп кенә атлар һәм солдатка китәсе яшь егетләрне җыялар. Махсус программа нигезендә булачак солдатларны кавалерист һөнәренә өйрәтәләр. Тимерхан бу эштә үзен бик булдыклы командир итеп күрсәтә. Аның хәрби комиссариаттагы личное делосына кече командирлар составында тора дип языла.
Бөек Ватан сугышы башлангач, колхозның иң яхшы атларын фронтка озаталар. Авылдагы егетләр белән бергәләп яшь атларны өйрәтәләр.
Сугыш машинасы көне-төне солдат сорый. Ниһаять, аңа да повестка килә.
Алар Чакмагыштан 1941 елның 5 сентябре көнне биш кеше Уфа янындагы Благовещен станциясенә, 76 нчы кавалерия дивизиясе оешкан урынга озатылалар.
Бишенче кешене, авылдашы Идрисов Харис Мөдәрис улын «из-за негодности к коннице» дигән язу белән кире борып кайтаралар. Ул хезмәт армиясендә булып кайта.
Благовещенга килеп җиткәч, үзләренең кайдалыгы турында авылга хәбәр итәләр. Сугыш һөнәренә өйрәнеп ятучы бу ир-егетләрнең яшәү шартлары бик авыр була. Биналар җылытылмый, ризыкны җан асрарлык кына бирәләр. Солдатларның әти-әниләре, хатыннары, башка туганнары якын кешеләренең хәлен белергә киләләр.
Тимерханга да мондый бәхет елмая. 1941 елның ноябрендә тугыз айлык кызы Фәнилә белән хатыны Хәдичә, әнисе Зәкия юлга чыгалар. Уйбулаттан Благовещенга бару бик җиңелдән булмый. Бүздәк станциясенә кадәр көзге туң җирдән дыңгырдап ат арбасында киләләр. Бүздәктән товар поездының күмер төялгән вагонында качып-посып баралар. Уфага якынлашканда, аларны, паровоз машинистлары кызганып, үзләренең кабиналарына кертәләр. Тугыз айлык баланың чыланган киемнәрен җылы пар казаны өстенә куеп киптерәләр. Шундый авыр юл шартларында бу сабый ничек түзде икән дип уйлыйсың.
Ике көн Благовещенда булып, солдатны өйдән килгән күчтәнәчләр белән сыйлап, Хәдичәләр кайтыр юлга чыгалар.
Тимерхан 76 нчы кавалерия дивизиясенең 46 нчы кавалерия полкында җиде айлап сугыш һөнәренә өйрәнә. 1942 елның 29 апрелендә аларны алгы сызыкка озаталар. Шул елның 25 июленә кадәр ул 61 нче кавалерия полкында хезмәт итә. Немец-фашист илбасарларына каршы батырларча сугыша.
1941 елның 5 сентябрендә бер командада хәрби хезмәткә алынган дүрт егетнең өчесе ил азатлыгы өчен гомерләрен бирә: Хәмәтшәриф Зариф улы Даянов 1911 елда Аблай авылында туган, кече командирлар составына кергән, партиясез, белеме – ике класс, МТСта тракторчы булып эшли, сугышка кадәр туган авылында яши. 1945 елның 3 февралендә һәлак була.
Гафиятулла Ильяс улы Хәкимов 1912 елда Тамьян авылында туган, кече командирлар составына кергән, партиясез, белеме – дүрт класс, район финанс бүлегендә агент булып эшли, сугышка кадәр туган авылында яши. 1943 елның 22 октябрендә һәлак була. Харьков өлкәсендә күмелә.
Пётр Филиппович Егоров 1918 елда Макар авылында туган, кече командирлар составына кергән, ВЛКСМ әгъзасы, белеме – дүрт класс, «Культурник» колхозында ат караучы булып эшли, 1943 елның мартында һәлак була.
Ә менә дүртенче солдат Хөсәенов Тимерханга туган авылына исән-имин кайту насыйп була. Әмма бу көнгә кадәр аңа мең тәмуг газапларын үтәргә туры килә. Аның хәрби документларында шундый юллар бар: «С 25 июля 1942 по 9 июня 1944 находился в плену в Германии. 9 июня 1944 убежал из лагеря и соединился с французскими партизанами. С 9 июня 1944 по 29 июля 1945 находился во Франции».
Балаларының, туганнарының сөйләвенә караганда, алар часте чолганышта калган. Алар барлык сугыш припасларын файдаланып бетергәннәр, дошманнарга каршы торырлык пулялары да, снарядлары да, миналары да калмаган. Ачлыктан интеккәннәр. Ахыр чиктә аларны фашистлар эләктергән.
Әсирлеккә эләккәч, аларны лагерьдан лагерьга күчереп йөрткәннәр. Авыр эшләр башкарырга мәҗбүр иткәннәр. Ачлы-туклы яшәп, тире белән сөяккә генә калганнар.
Берчак шулай аны траншея казырга җибәрәләр. Янында гына немец солдаты саклап тора икән. Бераз эшләп, хәл җыярга утыргач, аның алдына кәгазьгә төргән кечкенә бер әйбер килеп төшә. Ачып караса – икмәк кисәге! Тирә-якта бер кеше дә юк, тик сакчы гына. Тимерхан аңа карый. Сакчы мин ыргыттым дигән кебек башын селки.
Башка көннәрдә дә сакчы аңа ашарга нидер алып килә. Ул бумажнигында сакланган фоторәсемне алып, Тимерханга күрсәтә. Анда хатыны белән ике баласы төшкән икән. Балалар сурәтен карагач, Тимерханның күзләренә яше тыгыла. Үзенең хатынын, кызын хәтерли, өзелеп аларны күрәсе килә. Менә шул рәвешчә, бәхетенә, әйбәт немец солдаты очрап, аны ач үлемнән коткарып кала.
Берчак аларны концлагерь мәйданына тезәләр. Каршыларында элек таныш булмаган унлап кеше басып тора. Бер немец майоры нидер сөйли. Тәрҗемәче аның сүзләрен урыс теленә әйләндерә. Әсирләрдән немецлар өчен гаскәри частьлар әзерлиләр икән. Шунда язылырга, Бөек Германиягә хезмәт итәргә чакыра бу кеше.
…Аларның ризалыгын да сорап тормыйлар, вагоннарга төйиләр дә икенче лагерьга алып китәләр. Анда ашау әйбәтләнә, мунча да керәләр. Арурак киемнәр бирәләр. Һәм немец хәрби тәртипләренә, сугыш һөнәренә өйрәтү башлана. Аннары бераз вакыт төзелеш-ремонт эшләренә йөртәләр.
1944 елның июнь башларында аларны, вагоннарга төяп, Франциягә озатырга булалар. Поездда барганда, алар, дүрт кеше, вагоннан сикереп качарга уйлыйлар. Франция җиренә килеп кергәч, бу планнары тормышка аша.
Вагоннан сикергәндә, Тимерханның тез капкачы җимерелә. Ул бик авырлык белән генә йөри ала. Дүрт кеше азактан бергә җыелырга сүз куешсалар да, барысы бергә очраша алмый. Татарстаннан Сәйфиев дигән егет белән генә очрашалар.
Икәүләп җиде тәүлек буена урманда, французларның йөзем бакчаларында яшеренеп йөриләр. Аннары, бер авылга якынлашкач тәвәккәлләп, кырыйдагы өйнең ишеген шакыйлар.
Француз карты немец формасы кигән кешеләрне күргәч куркып китә. Шулай да аңлашалар. Ул аларга азык бирә һәм кая барырга икәнен өйрәтә. Озакламый алар француз партизаннары белән очраша.
Аны башта партизаннарның сынау төркеменә куялар. Бик кыска вакытта үзен уңай яктан күрсәткәч, төп партизан отряды составына алалар. Немец фашистларына каршы батырларча көрәшә ул.
Немецларны Франциядән куып җибәргәч, фашистларның берән-сәрән качып калганнарын эзлиләр, шулай ук немецка хезмәт иткән француз фашистларын кулга алып йөриләр.
Партизан отрядларында катнашучыларны алга таба Франциянең регуляр гаскәрләре составына кертәләр. Тимерхан да француз армиясе солдаты булып китә. Бу илнең күп кенә югары хәрби командирларын, шул исәптән берничә мәртәбә генерал Шарль де Голльне күрә. Генерал сугыш бетү уңае белән үткәрелгән митингта: «Җиңүне сез – гади солдатлар, командирлар, партизаннар яулап алдыгыз», – дип, ялкынлы чыгыш ясый һәм, хисләргә бирелеп, алгы рәттә басып торган солдатларның бик күпләрен кочаклап чыга. Татар Тимерханны да шул рәвешчә җиңү белән котлый ул.
Бу турыда якташыбыз туганнарына болай дип сөйләгән:
– Мин гәүдәгә таза гына кешемен бит инде. Хәрби билетымда озынлыгым 171 сантиметр дип язылган. Де Голль мине котлаганда, аның кочагында юка гәүдәле яшүсмер малай кебек кенә калдым. Ә йөзенә карау өчен, башны нык күтәрергә туры килде. Хәрби фуражкасын кигән көе үлчәгәндә, аның буе ике метр булгандыр, мөгаен.
…1945 елның җәе җитте. Франциядәге күп меңләгән хәрби әсирләрне туган илләренә кайтару мәсьәләсе туды. Бу вакытта Тимерхан француз армиясенең иң булдыклы, кыю солдаты булып исәпләнә иде. Аңа командирлары киләчәктә дә үзләрендә хәрби хезмәткә калырга тәкъдим ясыйлар.
– Бик яхшы хезмәт итәсең. Күп итеп жалование аласың. Ашау-эчү яклары әйбәт. Ел әйләнәсенә йөзем шәрабы эчеп кенә ятарга була. Берәр чибәр француз кызына өйләндерербез. Фатир мәсьәләсен дә хәл итәрбез. Ә Русиягә кайтсаң, анда ни буласын беркем дә белми. Һәрхәлдә әсирлектә булганың өчен башыңнан сыйпамаслар. Кал син монда, укырсың, командир булырсың, – диләр аңа.
Тимерхан ризалашмый. Аның Туган иленә кайтасы килә.
– Хатыным Хәдичә белән кызым Фәниләне бер күрсәм, аннары тау башына чыгарып атсалар да ярый, – дип җавап бирә ул.
Матур җәй аенда бик яхшы киендереп, башка кирәк-яраклар, күп итеп ризык биреп, аларны кайтарып җибәрәләр. Безнең илгә чыккач, тикшерү лагеренда тоталар. Гаепләрлек сәбәбе табылмагач, хәрби хезмәтен дәвам итәргә кушалар. 4 нче трофей бригадасында укчы итеп билгелиләр (август – октябрь, 1945).
1945 елның 29 октябрендә аны хәрби хезмәттән җибәрү турында приказ чыга. Чакрым саен туктап торган поездларда берничә атна юлда булып, Бүздәк станциясенә килеп төшә ул. Анда танышлары очрый, ат белән туган авылына кадәр алып кайталар.
Әтисенең кайтып керү минутлары кызының хәтеренә уелып калган:
– Берчак ишек ачылып китте һәм аннан зур гәүдәле, соры шинель кигән бер кеше килеп керде. Мин бу кем икән дип аптырап карап торам. Әнием аны тиз танып, кочагына ташланды. «Әтиең бит бу, балам, әтиең кайтты», – дип сөйләнде. Мин аның сугышта булуын белә, кайтуын көтә идем. Шатлыгымнан ни эшләргә белми тордым да барып әткәемнең аягын кочакладым.
Сугыштан соңгы авыр елларда да яшәп китү артык кыен булмый аларга. Беренчедән, Хәдичә, булдыклы хатын буларак, ире юкта гаилә учагын сүндерми. Тимерхан, сугышка китәр алдыннан, ферма мөдире булып эшләсә, ул киткәч, бу вазифаны хатыны башкара. Бер үк вакытта авыл кибетендә сатучы булып та эшли. Халык өчен бик кирәкле шырпы, тоз, керосин кебек товарларны эзләп кайтару өчен, күп тырышлык салырга, ерак юлларга йөрергә туры килә.
Ире кайткач, мөдирлек эшен аңа тапшыра һәм колхозда төрле эштә йөри. Соңрак мәктәптә җыештыручы булып эшли.
Тимерхан сугыштан кайткач, биш еллап Уйбулат сөтчелек фермасы мөдире вазифасын үти, аннары янә биш еллап вакыт бригадир була. Сәламәтлеге какшый башлагач, җитәкчелек эшен яшьләргә тапшыра һәм үз көенә генә колхозда төрле эштә, балта остасы булып йөри.
Аларның тату гаиләсендә биш бала үсә. Олы кызлары Фәнилә, җидееллык белем алгач, читтә эшләп кайта. 1964 елдан алып туган авылының сөтчелек фермасында эшли башлый. Рәшит Садыйков исемле егеткә кияүгә чыгып, бик акыллы балалар үстерәләр. Рузил исемле уллары Уфада милиция хезмәтендә, хәзер инде майор званиесендә.
1949 елда туган Фәнүзә урта мәктәптән соң читкә китә һәм Казахстан ягында яшәп кала. Ә менә аның улы Рәлиф картәтисе гомер кичергән Уйбулат авылында төпләнә. Аның гомер юлдашы Рина – шушы авылда медпункт мөдире. Ике бала үстерәләр.
Тимерханнарның төпчек балалары Зөлфия (1953) урта мәктәп тәмамлый. Әлеге көндә гаиләсе белән Бүздәк авылында яши.
Тимерхан белән Хәдичәнең Венер һәм Әдис исемле уллары да була. Алар, олы тормыш юлына аяк басарга дип торганда гына, 1969 елда автомобиль һәлакәтендә фаҗигале рәвештә һәлак булалар.
Бу кайгыны әнисе һәм башка туганнарына кичерергә туры килә. Ә әтиләре күрми, чөнки ул, сугыш һәм әсирлектә күргән газаплардан сәламәтлеге какшап, 1967 елда дөнья куя.
Хәзер инде аның турында балаларына, оныкларына сагынып сөйләргә генә кала. Сагынганда карарга хәрби билеты, башка кайбер документлары саклана. «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Бөек Җиңүгә – 20 ел» медальләре бирелгән. Бала-чага кулында күп мәртәбәләр булып та, ниндидер могҗиза белән исән калган фоторәсемнәр дә бар. Шатлыкка каршы, иң кирәге – аның француз армиясе солдаты формасында төшкән фоторәсеме дә исән булып чыкты.
– Ә сугыштан нинди киемдә кайтты? – дип сорадык Фәнилә ападан.
– Өстендә соры шинель иде.
– Аны үзе киеп йөрдеме, азактан кая куйдыгыз?
– Ул заманда кәрәчин лампасына филтә табу бик кыен иде. Безнең өйдә дә ул нәрсә булмады. Әти аптырап калмады, шинеленең чабуыннан ике сантиметр киңлектә генә кисеп алды да лампага куйды. Күршеләргә, туганнарга да кисеп бирде. Бу хәбәр тиз арада авылга таралды. Авылдашлар сорап килгәч, бирми булдыра алмады. Әтиебез бик юмарт кеше иде. Шулай итеп, 1945–1946 елларда Уйбулат авылының барлык йортларында да диярлек, әти-әни тараткан филтәләрне куеп, лампа яндырдылар. Башта чабуын гына филтәгә теләргә, өске ягын куртка итеп кияргә уйлаган иде дә, сораучылар күп булгач, өске ягы да теленеп бетте. Әти кышын электән калган тунын киеп йөрде, аннары, тире эшкәртеп, үзенә яңа тун тектерде. 50 нче еллар уртасында кибеттә киемнәр күренә башлады инде, пальто сатып алганнардыр.
Тимерхан ага турында сөйләүләрен сорап, без Уйбулат авылындагы берничә кешегә мөрәҗәгать иттек. Хәдичә апа ягыннан туганы Тимерхан (Хөсәеновның адашы) аганың бу җәһәттән яңалыгы бар икән:
– Ул миңа Франциядән пинжәк алып кайткан иде. Бигрәк килешле булды үземә. Мин бит ул чагында яшүсмер егет идем. Кичке уенга шуны киеп чыкканда, һәркемнең күзе миндә кебек тоела иде. Борынга мәхәббәт исләре керә башлаган чак бит. Шундый шәп, Франция кадәр Франциядән кайткан пинжәк кигән егетнең үзләрен килеп кочаклавын көткән кызлар күп булгандыр инде ул. Хәзер генә әйбернең кадере юк бит. Чит илләрдән кием-салымнарны эшелоннарга төяп алып кайталар.
Тимерханның оныгы Рәлифнең гаиләсендә фоторәсемнәр һәм документлар электән калган чемоданда саклана. Шул чемоданның төбеннән тагын бер истәлекле әйбер – француз кошелёгы килеп чыкты. Кап-кара төстә, дермантин түгел, ә чын күннән тегелгән, күпне күргән, мөһим документлар, француз һәм совет акчаларын йөрткән уртача уч төбе зурлыгындагы кошелёк икән бу. Бу әйбер турында Фәнилә апаның янә бер истәлеге бар икән:
– Бу кошелёкны әтием бик изге әйбергә саный иде. Ул өч мәртәбә югалган: бер мәртәбә – Франциядә, ике мәртәбә – үзебезгә кайткач. Өчесендә дә, әйбәт күңелле кешеләр кулына эләгеп, хуҗасына бирелгән.
Еллар үткәч, әтием, Франциядә партизанлыкта йөргән дусты Сәйфиевны эзләп, Татарстанга бара. Үкенечкә каршы, ул инде вафат булган икән. Дустының гаиләсен күреп кайта. Әнә шул чагында ул кошелёгын төшереп калдырган була.
Әйбәт кешеләр аны хуҗасына кире кайтаралар.
Балаларының, туганнарының күңелендә гел якты уйлар гына түгел, ә әрнүле хисләр дә яши. Тимерхан авылга кайтып яши башлау белән, «ул әсирлектә булган» дигән шомлы сүз тарала. Ә авыл халкы ул чагында әсирлектә булган кешеләрне санга сукмый. «Әсирлектә булган» дигән сүз ул «Ватанны сатучы», «хыянәтче» дигән сүзләр белән янәшә куела.
Өстәвенә аны бик еш кына район үзәгенә чакырып, ниләрдер сорашып торганнар. Ул чагында бит районда да Дәүләт иминлеге комитеты бүлекчәсе булган. Анда, әлбәттә, әсирлектә булучыларның исемлеге сакланган. Чит илдән кайткан һәркем шикле тоелган. (Кем белә, бәлки, алар, чит илдә чагында шпион мәктәбен үтеп, безнең илгә махсус задание белән кайтарып җибәрелгәндер?!)
Ул чагында Уйбулат авылында телефон берәү генә – авыл Советында гына булган. Чакмагыштан шунда шылтыратып, авыл Советы рәисенә яисә секретарена Тимерханның район үзәгенә килүен тәэмин итегез дигән фәрман бирелгән.
Тимерхан Чакмагышка киткән сәгатендә үк бу хәбәр күпләргә билгеле булган. Теге пленныйны КГБ тагын чакырта дип сөйләнгәннәр. Тимерхан район үзәгеннән бик күңелсез кыяфәттә кайткан, аның әсирлек белән бәйләнгән күңел яралары кузгалган. Бу чорларны Фәнилә апа нык әрнү белән искә ала:
– Укыганда, уйнаганда, башка балалар кайчак мине «пленный кызы» дип ирештерәләр, үз араларына кертмиләр, шуңа нык гарьләнеп җылый идем.
Менә шундый кеше яшәгән Уйбулат авылында. Хәзер инде бу җирдә Тимерхан ага һәм башка фронтовикларның оныклары дөнья көтә.
Тарих дәресләрендә, хәрби-патриотик тәрбия бирү максатында оештырылган чараларда гади солдат Хөсәенов Тимерхан Муса улының да катлаулы тормыш юлын, гадәти булмаган язмышын сөйләргә кирәк. Чөнки ул Совет илен генә түгел, ә француз җирен дә фашизмнан саклауда үзенең зур өлешен керткән.
Юк, татар Тимерхан Хөсәенов үз илен сатмаган. Ватаны газиз булмаса, туган җирен өзелеп яратмаса, бәлки Франциядә калган булыр иде. Андыйлар да күп булган бит.
ВЮНСДОРФ ӘСИРЕ
ЯҢА БАЛТАЧ АВЫЛЫ БАТЫРЫ УСМАН ИХСАНОВ
Авылларга элек-электән үк төрле дәүләт-хөкүмәт йомышы белән кешеләр килгән. Аларны кайдадыр кундырырга, ашатырга кирәк булган. Революциягә кадәр, волость, өяз үзәкләреннән чиновниклар килгәндә, старостада тукталганнар. Ул аларны күбрәк вакыт үз өендә кабул иткән яисә кайсыдыр байның өенә кунарга, сыйларга алып барган.
1917 елгы революциядән соң чиновниклар армиясе артуы сәбәпле, авылга югары оешмалардан төрле йомыш белән килүчеләр күбәйгән. 30 нчы еллардан соң, колхозлар оешкач, аларның саны тагын да арткан.
Колхоз үзәкләрендә ашханәләр, кунакханәләр 1960 елларда гына оеша башлый. Аларда да йорт шартларында пешкән кебек тәмле ризыклар булмый. Шуңа күрә һәр авыл Советы, колхозның үзәгендә затлырак кунакларны кабул итү, тукландыру өчен, шәхси йортларны файдалана. Күпләрендә бу тәртип әле дә яши. Эш килгән кунакларның тамагын туйдыруда гына да түгел. Алар белән ягымлы итеп, зәвык белән сөйләшә белү дә кирәк. Шуңа күрә мондый кунак йортлары вазифасын авылның иң чиста һәм ризык әзерләргә оста хуҗабикәләре яшәгән өйне сайлап алалар.
Чакмагыш районының Яңа Балтач авылына килгән абруйлы кунакларны, вәкилләрне байтак еллар Өмәмә апа һәм Әнвәр абый Кәшфетдиновлар кабул итте. СССР Югары Советы депутаты да, республика башлыгы да, зур язучы да, фән докторы да, бу йортта булганнан соң, барысын да ошатып, зур рәхмәт әйтеп чыгып китәләр иде. Газетада эшләүче буларак, безгә дә андый кешеләрне күп мәртәбәләр озатып йөрергә, Әнвәр абыйның өендә булырга, аларның гаять пөхтә итеп тотылган хуҗалыклары белән танышырга туры килде.
Һәм менә шушы китапны язганда, без янә Өмәмә апа белән очраштык. Әнвәр абый берничә ел элек вафат булган иде инде.
Мин Өмәмә апага аларның бик матур яшәүләрен, йорт-кураларының яхшылап җыештырылган булуы турында әйттем. Ул тыйнак кына елмайды да болай диде:
– Хәзер кешеләрнең яшәү шартлары көннән-көн яхшыруга бара инде. Йортларны матур итеп салалар, яхшы итеп бизиләр, заманча җиһазлар алалар. Әйбәт итеп җыештырып куялар. Без дә үзебезчә матур, күңелле итеп яшәргә тырыштык. Йортта, ихатада тәртипкә, пөхтәлеккә килгәндә, бәлки, бу мәсьәләдә әтиебезнең йогынтысы аеруча зур булгандыр. Ул бит Беренче империалистик сугышта йөргән. Шунда әсирлеккә эләккән. Немец тәртибен үз күзләре белән күргән, үз җилкәсендә татыган. Аннан кайткач, авылдагы крестьян хуҗалыгында да ул һәрнәрсәне тәртип белән урнаштырып, эшне күңел биреп, рәтен белеп башкарырга тырышты.
Кәшфетдиновларның гаилә альбомын актарганда, дүрт данә тарихи фоторәсемгә тап булдык.
– Әтиемнең Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Германиядә әсирлектә вакытта төшкән фоторәсемнәре болар, – диде Өмәмә апа.
Фоторәсемнәрнең берсенә түбәндәге сүзләр язылган:
«Мәктәп Scule»
«Мөкатдәс «Мәүлид» бәйрәме котлы һәм мөбарәк булсын! «Вюнсдорф» мөселман әсирләре лагереның башлангыч икенче сыйныфында укучы шәкертләре»
Бу фоторәсемдә – барлыгы 34 кеше. Астан икенче рәттә, сулдан бишенче – Усман Ихсанов.
Усман Габделихсан улы 1877 елда Уфа губернасы Бәләбәй өязе Каръяуды волосте Яңа Балтач авылында туган. Хәзер бу авыл Чакмагыш районына карый. Әти-әниләре иртә дөнья куя, малай ятим кала. Аны икетуган апасы һәм җизнәсе тәрбияләп үстерә. Бик яшьли тормыш арбасына җигелә. Туганнарына ашлык үстерүдә, мал карауда, башка хуҗалык эшләрендә ярдәмләшә. Уңганлыгы белән аерылып тора.
1903 елда Балтач авылыннан Нуретдинова Өммехани Нәбиулла кызына өйләнә. Туганнары аңа үзенә оя кору өчен ихата җире бирә. Шунда ул өй, абзар-кура төзи. Берничә балалары туа. Сөләйман (1905) һәм Мөстәкыйм (1913) исемле уллары исән үсә.
1914 елда Беренче империалистик сугыш башлангач, хәрби хезмәткә алына. Хәрби һөнәргә өйрәнгәннән соң, урыс-герман фронтына озатыла. Шунда ул немецларга әсирлеккә эләгә.
Фоторәсемдәге сүзләргә караганда ул «Вюнсдорф» лагеренда булган.
Бу лагерь турында вакытлы матбугатта мәкаләләр чыкты. «Татар энциклопедиясе»ндә дә (2008) статья бар. Ә Искәндәр Гыйләҗевнең «Легион «Идель-Урал» китабында тулы итеп язылган.
XVIII–XIX гасырларда Германиянең ислам дине таралган дәүләтләр белән бәйләнеше арта. Бу илләрдән килеп, Германиядә яши башлаучылар саны да елдан-ел күбәя.
Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Россия армиясенең бик күп солдатлары әсирлеккә эләгә. Англия, Франциянең ислам дине таралган колонияләреннән китерелгән солдатларның да бик күпләре шундый язмышка дучар була.
1914–1915 елның кышында император Вильгельм II күрсәтмәсе нигезендә Берлиннан көньякта егерме чакрым чамасы ераклыкта, зур булмаган Цоссен һәм Вюнсдорф шәһәрләре арасында, мөселман әсирләре өчен ике махсус лагерь төзелә. Берсен – «Виноград тавы лагере», икенчесен «Ярымай лагере» дип атыйлар. Беренчесендә – Россия армиясенең әсир төшкән мөселман солдатлары, икенчесендә француз һәм инглиз колонияләреннән (Көнбатыш, Төньяк Африка, Һиндстан) һәм гарәп илләреннән килгән мөселман әсирләр җыела. Ике лагерь тыгыз бәйләнештә яши. Алга таба аларны гомум бер исем – мөселман хәрби әсирләренең «Вюнсдорф лагере» дип атыйлар. Мөселман әсирләре өчен махсус лагерь төзүнең мәгънәсе шунда, имеш: император Вильгельмның мөселманнарга мөнәсәбәте уңай була. Әлеге көндә Антанта ягында (Россия, Англия, Франция) сугышучы барлык мөселман әсирләре дә моны аңларга тиеш.
Ә Германиянең төп стратегик максаты, дини нигездә үгет-нәсыйхәт эшләрен җәелдереп, ислам дәүләтләрен үз ягына карату, аларны дошман лагереннан тартып алудан гыйбарәт була.
1914 елның 14 августында Төркия Бөекбритания, Россия, Франциягә каршы изге сугыш – җиһад игълан итә. Германия идеологлары фикеренчә, барлык ислам дәүләтләре Төркия тирәсендә тупланырга тиеш.
Дини йолалар үткәрү өчен, мөселман лагерьларының берсендә – 23 метр биеклектә манара, икенчесендә агач мәчет төзелә. Мәчет кызыл һәм ак төскә буяла. 1915 елның 13 июлендә ачыла.
Лагерьлар артык зур булмый. Ике лагерьда 15 мең әсир асрала, шул исәптән «Ярымай» дигәнендә 4 мең кеше, алар арасында күпчелеге татарлар, гарәпләр, һиндләр була.
Вюнсдорфтагы мөселманнарның тормышы без күз алдына китерә торган 1941–1945 еллардагы коточкыч лагерь шартларыннан бик нык аерыла.
Биредә, мәчеттән тыш, бай гына китапханә эшли, халык уен кораллары ансамбле була. Якташыбыз Усман Ихсанов төшкән фоторәсемдә дә кулларына гармун тоткан әсирләр бар.
Немец телендә лагерь өчен «Кавказ» дигән газета чыга. Аның белән рәттән татар, гарәп, урыс телләрендә «Әл-Җиһад», татар телендә генә «Яңа тормыш», «Татар иле», һинд телендә «Индостан», грузин телендә «Картвели» дигән газеталар нәшер ителә. Алар тулысынча әсирләрнең үзләре тарафыннан языла, зур булмаган лагерь типографиясендә, өлешчә Берлиндагы император типографиясендә басыла. Хәрби әсирләр өчен башка төр басмалар, әдәби китаплар да чыга.
1916 елдан алып Германия Хәрби министрлыгы кушуы буенча лагерь белән Әлимҗан Идриси җитәкчелек итә. Ул мәчетнең имамы булып та тора. Мәчет эшендә Казан татарлары өстенлек итә. Вюнсдорф ул чагында Германиядәге бердәнбер мәчет һәм бу илдә исламның практик үзәге булып тора.
Вюнсдорфтан ерак түгел, Церенсдорфта мөселман солдатлары зираты була. Шунда ук, дога кылыр өчен, кечкенә йорт та салына. Һәр милләт мөселманнары аерым бүленгән урында күмелә. Монументларга аларның исемнәре язылган. Татарлар күмелгән өлештәге монументта немец телендәге язу бар: «Император Вильгельм II чорындагы Бөтендөнья сугышында әсирлектә һәлак булган Казан татарлары – мөселман каберләре».
1918 елда Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлана. Әмма лагерь тиз генә таратылмый. Аннан әсирләрне үз илләренә озату башлана. Сугыш тукталгач та әле, лагерь төрле язмыш белән Германиядә калган татар әсирләре, әсир булмаган татар кешеләре килеп сыена торган урын булып кала.
Лагерь оешканнан башлап аны Германиянең Хәрби министрлыгы, аннары беркадәр вакыт хәйрия фонды финанслый. 1921 елда инде мондый чыганаклар бетә.
1922 елның 1 маенда Вюнсдорф лагере ябыла. Әсир солдатларның исәннәре үз илләренә китеп бетә. Лагерь янында 200ләп татар гаиләсе булган колония кала. Лагерьлар алар карамагына бирелә.
Бераздан Германиядә, Берлинда төрле мөселман иҗтимагый-дини оешмалары барлыкка килә. Алар хәстәрлеге белән Берлинда 1924–1925 елларда яңа мәчет төзелә.
1928 елда Вюнсдорф мәчете рәсми рәвештә ябыла.
…1921 елның көзе. Чиләбегә баручы поезддан Бүздәк станциясендә бер кеше төшеп кала. Өстендә озын чабулы шинель, башында патша армиясе фуражкасы, аягында ботинка, аркасына зур булмаган биштәр аскан. Әсирлектән котылып, туган ягына кайтып баручы Усман бу.
Ул станция начальнигы янына кереп сүз башлый:
– Каръяуды волосте Яңа Балтач авылына кайтырга иде. Берәр транспорт булмас микән?
– Элегрәк почта атлары көн саен йөри иде. Хәзер атнага бер генә киләләр. Бүген алар юк инде. Җәяү китәргә калыр. Яшәү авырлашты хәзер. Быел корылык булды, ачлык килде.
Усман җәяүләп юлга чыга. Яңгыр юлны җебеткән. Атлаулары авыр, шулай да кайтырга кирәк. Авылда аны хәләл җефете, уллары Сөләйман һәм Мөстәкыйм көтә.
Ике көн кайта Усман солдат. Биштәрендә бер әйбере дә калмый. Авыллардан үткәндә, хәер сорашырга туры килә. Җиде ел әсирлектә булган солдатны кызганалар. Үзләренә азыклары булмаса да, чәй генә булса да эчерергә тырышалар.
Менә инде таныш йорт, таныш бакча. Ихатада 15 яшь чамасында бер малай нидер эшләп йөри. Аның янында 7 яшьләрдәгесе дә бар.
– Улларым! Мин сезнең әтиегез булам…
Малайлар башта сәерсенеп карап тора, аннары икесе бергә әтиләренең кочагына ташлана.
Кече улы өйгә таба йөгерә.
– Әни, әти кайтты, әти кайтты.
Хатыны, өйдән чыгып, күз яшьләрен бик үк күрсәтмәскә тырышып, тыйнак кына итеп, иренең күкрәгенә каплана.
Немец әсирлегеннән кайткан солдатны күрергә авылдашлары җыела. Сөйләр сүзләр күп шул.
Усман кайткан елда безнең якларда җәй буена бер тамчы яңгыр да таммый. Идел буе – Урал тирәләрендә коточкыч ачлык башлана. 1922 ел да уңышлы булмый. Бик күп гаиләләр ачтан кырыла.
Усманның хәләл җефете Өммехани бик уңган, хәстәрле хуҗабикә була. Ул ирләр белән беррәттән барлык эшләрне дә башкара. Авыр елларда атын-сыерын асрый. Аларны кышын асрап чыгару өчен, җәйләрен печән чаба. Ул чордагы ачлыктан аларны сыерлары коткара. Ачлык чорын ничек тә үткәреп җибәрәләр. Дөньялар беркадәр әйбәтләнә. Усман солдат крестьян хезмәтенә чума. Яңадан ике кыз бала дөньяга килә. 1925 елда туганына – Өмәмә, 1929 елда туганына Хаҗәр дип исем кушалар.
30 нчы елда алар гаиләсе колхозга керә. Усман Ворошилов исемендәге хуҗалыкта төрле эшләр башкара. Ат җигеп, йөк ташый, сабан сөрә, ашлык чәчә, урып-җыюда катнаша.
1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, ил саклау бурычы Усманның улларына төшә.
Сөләйман 14 июльдә хәрби хезмәткә алына. Аны Ерак Көнчыгышка озаталар. 44 нче полкта укчы, 582 нче укчы полкта ездовой булып хезмәт итә, япон империалистларына каршы сугышта катнаша.
1945 елда хәрби хезмәтен тәмамлап, туган авылына кайткач, ферма мөдире итеп куялар. Аннары төрле эштә йөри. Намуслы хезмәте өчен «Ленин исемендәге колхозның Почётлы колхозчысы» исеме бирелә. II дәрәҗә Ватан сугыш ордены, күп медальләр белән бүләкләнә.
Тормыш иптәше Хөббикамал белән дүрт бала үстерәләр. Уллары Таһир, яше җиткәч, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
Сөләйман озын гомерле була. Аңа 94 яшькә кадәр якты дөньяда яшәү бәхете тия.
Усманның икенче улы Мөстәкыйм, авыл мәктәбен тәмамлагач, колхозда төрле эштә йөри, бухгалтер була. Мәскәүдә эшләп кайта.
1941 елда хәрби хезмәткә алына. Туймазыда оешкан 9 нчы кавалерия полкында сугыш һөнәренә өйрәнә. Бераздан үзе дә яшь солдатларны өйрәтә башлый. Ул авылдашы Баева Мөбәянә Бикмөхәммәт кызына өйләнә. Әтисе сугышка китеп, өч ай үткәч, улы туа. Аңа Мөһим дип исем кушалар. Ул чагында Туймазыда Чакмагыш районыннан киткән бик күп ир-егетләр «солдат уены уйный», ягъни башлангыч хәрби сугыш һөнәренә өйрәнә. Әти-әниләре, хатыннары аларның хәлен белергә баралар. Мөбәянә дә, өч айлык улын кул арбасына салып, азык-төлек алып, җәяүләп, Туймазыга китә. Бу авылдан алар берничә хатын булалар. Солдат хатыннары командиры булып Усман абзый бара. 1921 елда, немец әсирлегеннән котылып, туган авылына кайтканда җәяүләп 70 чакрым үткән булса, егерме ел үткәч, улын күрү һәм аңа баласын күрсәтү өчен, килене белән бергә бер якка гына 130 чакрым юл үтәргә туры килә аңа. Хәер, ул вакытта андый озын юлларда кем генә җәяүләп йөрмәгән. Шулай да Мөбәянәнең сәфәрен үзенә күрә бер батырлык дияргә кирәк. Иң кыены яшь баланың көен табу булгандыр. Крестьян арбасында берничә көн селкенеп бару сабый өчен дә җиңелдән булмагандыр.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.