Текст книги "Ватанга тугры калдылар"
Автор книги: Айдар Басыров
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 31 (всего у книги 40 страниц)
Әнүр урта мәктәптән соң Бөре педагогия институтының химия-биология факультетын тәмамлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Эстәрлетамак химия-технология техникумында 19 ел укытучы, завуч булып эшли. Аннары 17 ел буе шул шәһәрнең 15 нче татар гимназиясе директоры вазифасын башкара.
Ул эшен һәрчак җиренә җиткереп үти. Тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Эстәрлетамак шәһәренең иң абруйлы педагогы булып таныла. «Хезмәт ветераны» медале, «Социалистик ярышта җиңүче» билгесе, РФ, БР Мәгариф министрлыгының, Эстәрлетамак шәһәре мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Аңа шулай ук «СССР химия сәнәгате отличнигы» исеме бирелә.
Ул үзе белән бергә институтта укыган Асия исемле кызга өйләнә. Тату гомер кичереп, ике ул үстерәләр. Икесе дә, югары белем алып, матур итеп үз ояларын коралар. Илгиз (1968) эшкуарлык белән шөгыльләнә. Илдар (1973) милициядә эшли. Ул хәзер майор званиесендә. Чечня Республикасында булып, үзен тик яхшы яктан гына күрсәтте.
1985 елда Галимҗан ага авыр операция үткәрә. Әмма бу чара гына аның чирен туктата алмый. Ул 1986 елның 9 гыйнварында вафат була.
Бу очеркны язып бетергәч, «Они вернулись с Победой» дигән китаптан Эстәрлетамак районы бүлегендә Галимҗан абыйның исемен эзләдек. Бу район буенча Галиев һәм Галеев фамилияле 13 кеше әлеге китапка кертелгән. Югары Усылы авылыннан Әдһәм, Барый, Нәҗметдин, Нигъмәт, Хәбиб, Хәләф Галиев – Галеевлар кергән, әмма Галимҗан аганың исем-фамилиясе кермәгән булып чыкты.
* * *
825 нче батальон, анда катнашучылар язмышы турында материаллар эзләү дәвам итә. Мәскәүнең Татар академик фәннәре җәмгыяте тикшерүчеләре Бөек Ватан сугышы чорында партизаннар хәрәкәте тарихы буенча халыкара симпозиумда катнашалар. Тикшерүчеләр арасында профессорлар Ә. Әхтәмҗан һәм М. Хәкимов, доцент М. Сафаров та бар иде.
Бу чара 2008 елның 23 февралендә Беларусь Республикасының Витебск шәһәрендә Советлар Союзы Герое М. Ф. Шмырёв исемендәге музейда үтә. Анда Витебск өлкәсе хакимияте, Кораллы Көчләр ветераннары катнаша.
Симпозиумда катнашучылар тикшеренүләр-эзләнүләр ярдәмендә немец-фашист оккупантларына каршы бөек держава СССР халкының бергәләп көрәше, Бөек Ватан сугышы чорының аерым эпизодлары, геройлар турында яңа мәгълүматлар, документлар табылуы турында сөйлиләр. Профессор Ә. Әхтәмҗан һәм доцент М. Сафаровның чыгышы зур кызыксыну уята. Алар 1943 елның 23 февраленә каршы төндә, моннан 65 ел элек, «Идел-Урал» легионы 825 нче батальонының Белоруссия партизаннары ягына чыгуы турында яңа мәгълүматлар табылуын бәян итәләр.
Бу батальонның партизаннар ягына чыгу шартларын, аның личный составын, партизаннар сафында кемнәр сугышуын ачыклауда М. Ф. Шмырёв исемендәге музейның Мәскәү галимнәре белән хезмәттәшлеге уңай нәтиҗәләргә китерә. 1943 елның 23, 24 февралендә партизан отрядларына кабул ителгән 100 дән артык татар кешесенең исеме ачыклана.
Алга таба татар сугышчыларының партизаннар сафында оккупантларга каршы операцияләрдә ничек катнашуларын ачыклыйсы кала. Татар җәмәгатьчелеген партизаннар ягына чыгучылар исемлегенең елдан-ел тулылана баруы кызыксындыра. Бу исемлек Витебск музее хезмәткәрләренең актив катнашуы нәтиҗәсендә киңәйтелә. Әйтик, 2007 елның октябрендә музей хезмәткәре Д. В. Яковлев Беларусь Республикасы Милли архивында, татар батальонында булып, соңыннан 1 нче Беларусь партизан бригадасында сугышкан һәм 1943 елның мартында хәбәрсез югалган 9 сугышчының исемен тапкан. Шулай ук Вороновның партизан отрядында взвод командиры булып йөрүченең исеме ачыкланган.
Витебск музеенда Галимҗан Галиевнең сугышчан характеристикасы да саклана икән. Аның копиясен профессор Ә. Әхтәмҗанга биргәннәр.
Бу характеристиканың текстын тулысынча тәкъдим итәбез.
«I-я БПБ
п/о Машкова
14. 10. 43. Лагерь. Боевая характеристика.
Галиев Галимзян Гарифуллович состоял в партизанском отряде с 23 февраля 1943 г.
За время пребывания в отряде т. Галеев проявил себя как волевой и храбрый командир, уничтоживший тридцать пять немцев, подорвавший двадцать мостов противника и более сорока километров связи им снято.
За проявленное мужество и храбрость т. Галеев Г. Г. трижды представлен к награде.
Командир Машков.
Начальник штаба».
(Характеристиканың иң өстәге хәрефләре «1-я Белорусская партизанская бригада, партизанский отряд Машкова» дигәнне аңлата.)
ИҢ КЫЮ МАКИЗАР
КЫЙГЫ РАЙОНЫ АЛАГУЗ АВЫЛЫ БАТЫРЫ ФИДИЯТ РӘХИМОВ
Әмир Үтәшевнең туган авылы Яңа Каргалы мәктәбендә сакланган шәхси архивында, француз партизаннары сафында йөргән егетләрнең йорт-фатир адреслары да язылган исемлектә, унсигезенче булып Фидият Хан улы Рәхимов теркәлгән.
Каһарман якташыбыз Кыйгы районы Алагуз авылында туа. Балакатай районының Үтәш авылында укый. Сугышка кадәр бухгалтер булып эшли.
Кызыл Армия сафларына алынгач, Фрунзе шәһәрендә хәрби-пехота училищесында укый. Бер айлык курслар үтеп, лейтенант званиесе ала. 1942 елда рота командиры сыйфатында Волхов фронтына килә һәм 2 нче Удар армия составында фашистларга каршы сугыша башлый. Ленинград фронтына кушылырга, шуның белән бу шәһәрнең блокадасын өзәргә теләгән армиянең язмышы аянычлы була. Башта уңышлы гына һөҗүм итсәләр дә, соңрак оборонага күчәргә мәҗбүр булалар, ахыр чиктә камалышта калалар. Бу тирәләр тоташ сазлык, танклар, автомашиналар йөри алмый, хәтта окоп та казый алмыйлар, азык бетә, ачлыктан җәфа чигәләр.
1942 елның сентябрь азагында, булган көчне туплап, янә һөҗүмгә күчәргә, шуның белән чолганыштан чыгарга карар ителә. Рәхимов хезмәт иткән подразделение Ленинградка баручы югары вольтлы электр линиясе үтә торган җирне немецлардан чистарта, танклар, катюшалар катнашырга тиешле һөҗүмдә, өч-дүрт чакрым араны үткәч, күрше фронт частьлары белән кушылырга тиеш булалар. Әмма алар, сазлык булу аркасында, алга бара алмыйлар. Немецлар бу урынны туктаусыз рәвештә утка тоталар.
Шундый шартларда да безнекеләр батырлык үрнәкләре күрсәтәләр. Рәхимов ротаны соңгы мәртәбә атакага күтәрә һәм шунда, каскасына пуля тиеп, җиргә ава. Аңына килсә, үзенең 3 нче взводы биләп торган траншея янында ятканын аңлый. Автоматы да янында гына икән. Аны алыйм дип уйлый, әмма кулын күтәрә алмый – иңбашын пуля тишеп үткән була. Шул чагында фашистлар тагын ут яудыра башлыйлар. Башына тимер кисәге тиеп, ул тагын аңын югалта. Һушына килгәндә, янында ике немецның торганын күрә.
Командирларны әсиргә алу белән, күп урыннарда фашистлар аларны атып үтерәләр. Гомере булгандыр инде, Фидияткә тимиләр. Кыска гына вакыт Гатчина шәһәре янындагы лагерьда була. Вильнюста элекке монастырьда урнашкан хәрби әсирләр лазаретында дәвалана. Ачлыктан сөяккә калса да, гомере бетмәгәч яши. Әсир төшүенә җиде ай үткәч, Шауляй шәһәренә җибәрәләр. Аннары Демблин лагерена күчерәләр. 1943 елның көзендә Едлино станциясенә озатыла.
Бу вакытта инде 825 нче батальон партизаннар ягына чыккан, Муса һәм аның көрәштәшләре кулга алынган, алар хакында матур легендалар йөргән була.
Едлинода Ф. Рәхимовны ике атналап кына тоталар. 1943 елның октябрендә «Идел-Урал» легионы составында Франциягә озаталар.
Ул шунда Вәкил исемле егет белән таныша. Балакатай районыннан икән. Батальон килеп урнашкан лагерьда эшләп йөри. Икенче танышы Закир Рәхимов исемле була. Ул 1911 елда Эстәрлебаш районының Ибракай авылында туган. Фидият аны 1934 елдан бирле белә икән. Балакатай мәктәбенең 4 нче классында Закир аларны укытып та йөри. Ул Бөек Ватан сугышында лейтенант була. Каршылык хәрәкәтендә Фидият взводында бер отделение белән командалык итә.
Франциягә барып җитү белән, партизаннар ягына чыгу мөмкин булмый әле. Мәгълүм булганча, Франциядә гомуммилли күтәрелешкә, ягъни восстаниегә әзерләнү эшләре 1943 елның башында ук алып барыла башлый. 1 гыйнварда Франция Коммунистлар партиясе халыкны Кызыл Армияне яклап чыгыш ясарга чакыра. Кораллы восстание әзерләү турында шул елның апрелендә директива таратыла. Компартия инициативасы белән Каршылык хәрәкәтенең Милли советы төзелә. 1943 елның беренче яртысында партизан отрядлары барлыкка килә. Алар Испания, Польша, Чехия, Италия, Германия антифашистлары белән 1943 елның гыйнвар – март айларында немецларның 180 паровоз локомотивын һәм гаскәрләр, сугыш кирәк-яраклары төялгән 1200 вагонын шартлата.
Әмма төп сугышлар алдарак була. 1944 елның язында, генерал Де Голльнең восстаниене җәелдерергә дигән боерыгыннан соң, бөтен Франция күтәрелә.
Әмир Үтәшевнең язмаларына караганда, легиончыларның тәүге төркеме макизарлар ягына 1944 елның июлендә Сент-Анжел авылы янында чыга. Төркемгә лейтенант Фидият Рәхимов җитәкчелек итә. Бер айдан шул ук адымны Әмир Үтәшев ясый. Башка төркемнәргә Галим Садыйков, Әхмәтшин, Лотфуллиннар җитәкчелек итә.
Үтәшев төркеме, Түбән Луара департаментының Ле-Пюи шәһәрен азат итеп, легион штабын коралсызландыруда катнаша. Ә Рәхимов боевиклары Уссель шәһәре өчен сугыш алып бара. Азактан немец частьлары, Франциянең көньяк районнарын калдырып, Германия ягына чигенгәндә, аларның йөзләгән хәрби техникасы юк ителә.
Фашистларга каршы сугышып, олы хезмәт күрсәткән Рәхимов Франциянең иң зур бүләге – «Почётлы легионер» ордены белән бүләкләнә.
Немец фашистлары Франциядән куып чыгарылгач, бу илдә партизаннар сафында сугышып йөргән безнең ил кешеләренең язмышын хәл итәргә вакыт җитә. Аларны Туган илгә кайтарып җибәрергә әзерләнәләр. Французлар исә шушы илдә калырга тәкъдим итәләр.
Фидият ул чагында хәрби төркемнең җитәкчесе була. Ул, үз төркемен сафка тезеп, Франциядән кайту-кайтмау мәсьәләсен сөйли. Хәлне аңлаткач, 10–15 ләп офицердан башкалары Туган илгә кайтырга дигән теләкләрен белдерә.
Тюль шәһәренә китеп, грузиннар батальонына кушылалар. Фидият анда татар-башкорт ротасы командиры урынбасары итеп тәгаенләнә. Командиры Башкортстан егете Аллаголов була.
Бераздан Тюль шәһәрендә совет гражданнарын СССРга җибәрүне оештыру пункты ачыла. Фидиятне бу пунктның җитәкчесе итеп куялар.
Рәхимов, сугыштан исән-имин кайтып, Байкал аръягы округында хәрби хезмәтен дәвам итә. 1946 елда гына, хәрби хезмәтне калдырып, мәктәптә эшли башлый.
Әмма илдә репрессия дулкыны башлангач кулга алына. 25 елга хезмәт лагерена озатыла. 1955 елда гына сөргеннән котылып чыга. Аннары Уфада яши.
Башкорт халкының батыр улы Фидият Рәхимовның тормыш юлы һәм аның көрәштәшләре турында башкорт язучысы-журналисты Рәүф Насыйров «Вива, макизарлар» исемле бик зур очерк бастырып чыгарган иде («Башкортостан» газетасы, 1994 ел, 238–241 нче саннар). Без үз очергыбызны шуңа нигезләнеп яздык.
ТУГАН ЯГЫН САГЫНЫП
БАШКОРТСТАННЫҢ ТУЙМАЗЫ ШӘҺӘРЕ
(ТУГАН ЯГЫ ТАТАРСТАННЫҢ АРЧА РАЙОНЫ)
БАТЫРЫ ФӘЙЗРАХМАН ЗАКИРОВ
Муса Җәлилнең иң якын көрәштәшләреннән берсе Рушат Хисаметдинов үзенең француз партизаннары сафында йөрүе турындагы истәлекләрендә шул отрядта Ризванов һәм Закиров фамилияле егетләр булуы турында да искә ала.
Ризвановның кем икәнен ачыкладык. Ул Благовар районы Иске Яныш авылы егете Абдулла Ризалов булып чыкты. Франциядә төшкән фоторәсеме һәм туганнарының исән булуы нәтиҗәсендә аның тормыш юлын тасвирлап очерк язу мөмкин булды. Ул бу китапка кертелде.
Закиров турында мәгълүматлар Әмир Үтәшевнең Франциядән алып кайткан исемлегендә бар иде. Эзләнү эшен тизләтү өчен, Туймазы шәһәр-район газетасына белдерү бирдек. Ул басылып чыккан көнне үк, безгә шалтырата башладылар.
Фәйзи (күп очракта Фәйзрахман исемен шулай кыскартып әйтәләр) Закиров 1990 еллар уртасыннан алып Туймазыда яшәүче шактый билгеле шәхес булган. Аның турында республиканың «Атна» һәм «Туймазы хәбәрләре» газеталарында язганнар, Башкортстан телевидениесе аша күрсәтү өчен документаль фильм эшләгәннәр, аның турында материалны Интернетка керткәннәр. Хәләл җефете Галия апа турында да «Туймазы хәбәрләре» газетасы бик кызыклы мәкалә бастырган.
Алар өч бала үстергән. Уллары Рәйзүн һәм Равил Туймазыда яши, кызлары Әлфия – Уфада.
Без эзләгән партизан Закировның гаилә архивы әлеге вакытта кызы Әлфиядә икән. Балаларының сөйләвен тыңлап, документлар, фоторәсемнәр белән танышканнан соң, Фәйзи аганың тормыш юлын тулысынча ачыкладык.
Фәйзрахман Хәмидулла улы Закиров 1917 елның 7 ноябрендә Татарстанның Арча районы Кәче авылында ишле гаиләдә туа. Алар өч ир туган була: Хәйбрахман, Фәйзрахман, Миңнегали. Өчесе дә Бөек Ватан сугышында катнашалар һәм туган якларына исән-имин кайту бәхетенә ирешәләр.
Фәйзрахман бик яшьли эш камытын кия. Маллар көтә, колхозда төрле эшләр башкара, аннары Казанга китеп, пекарняга эшкә керә. Ялга кайтканда, күчтәнәчкә һәрчак икмәк алып кайта. Ел аралаш килгән корылык, ачлык вакытларында бу бик зур бүләк була.
1939 елның көзендә Кызыл Армия сафларына чакырыла. Яшь сугышчы курсын үткәннән соң, снайперлар курсында укый. 1940 елда ак финнарга каршы җибәрәләр. Әмма андагы алышларда катнашырга туры килми, сугыш тәмамлана.
Аннары аларның хәрби частен Латвия һәм Литва республикаларында тәртип урнаштырырга дип күчерәләр. Мәгълүм булганча, бу республикалар шул чорда гына СССР составына кертеләләр. Җирле халык бу хәлне совет оккупациясе дип кабул итә. Аерым урыннарда яшерен бандалар хәрәкәт итә. Фәйзрахманнар әнә шул Советка каршы кешеләрне юк итәргә тиеш булалар. Бу көннәрне ул болай дип хәтерли:
– Халык бездән курка. Төннәрен йокларга өйләренә кертмиләр, безнең белән бөтенләй сөйләшмиләр. Без сарайларда, эскертләрдә ял итә, төн үткәрә идек. Күп көннәр коры-сары белән генә тукланып тордык.
Ул тизрәк, солдат хезмәтен тутырып, туган авылына кайту өмете белән яши. Әмма хыяллары тормышка ашмый – Бөек Ватан сугышы башлана.
Алар полкы дошман һөҗүмен беренчеләрдән булып каршы ала. Немецларның зур көч белән искәрмәстән һөҗүм итүе безнең гаскәрләргә зур зыян китерә. Совет солдатлары ничек кенә батырларча сугышмасын, көчле дошман аларны чигенергә мәҗбүр итә. Ул чакта безнең кайбер солдатларда хәтта винтовка да булмый. Бу көннәр турында Фәйзрахман ага әрнеп сөйли:
– Алгы сызыкка озатуын-озаттылар, әмма беребезгә дә корал бирмәделәр. «Немецларның автоматын тартып алып, үзләренә атыгыз», – диделәр. Нишләмәк кирәк, яшәү белән үлем арасында калдык. Гитлерчылар пехотасының якынрак килгәнен көтеп, окопта ятабыз да, берничә адым калгач, «урра!» кычкырып, атакага ташланабыз. Китә кул көрәше. Әмма көчләр тигез түгел, алар кораллы, без коралсыз. Бик күпләребез һәлак була иде.
Озак та үтми, алар чолганышта кала. Берничә тәүлек ашамыйча, юлда очраган суны эчеп, төннәрен Көнчыгыш юнәлешендә атлыйлар. Урман эченнән сак кына китеп барганда, уйламаганда атыш башлана. Немецлар боларны сизеп ут ача. Шул мәлдә ниндидер көчле дулкын Фәйзине аяктан ега. Көчле шартлау нәтиҗәсендә ул контузия ала һәм аңын югалта. Автомат белән кемдер төрткәләгәнгә чак кына аңына килеп күзен ачса – немецлар. Ул берни ишетми, ни булганын аңламый, тегеләрнең нәрсәдер сөйләшкәнен, көлешкәнен генә күрә. Немецлар аны сөйрәп торгызалар да автомат түтәсе белән төрткәли-төрткәли алып китәләр. Әнә шулай ул әсирлеккә эләгә. Бу хәл 1941 елның 28 июнендә була.
Аны башта Витебск шәһәрендәге концлагерьга китерәләр. Аннары тагын да берничә урынга күчерәләр.
Әсирлек газапларын сөйләп кенә бетерерлек булмый. Иртә таңнан, суккалый-төрткәли, эшкә алып китәләр һәм кич кенә алып кайталар. Аз гына гаепләре булса да, җәза көтә. Көненә бер тәлинкә баланда, әллә нәрсәләр кушып пешерелгән бер кисәк икмәк бирәләр.
Халык чебен урынына кырыла. «Капут команда» көн саен иртән арбага үле гәүдәләр төяп, лагерьдан алып чыгып китә.
– Эштән кайткач, теткәләнеп беткән фуфайкаларны өстебездән салабыз. Аларны бет сырып алган була. Үлмәсләрме дип, кышын суык җиргә куйган булабыз. Үләр сиңа бет! Аның өчен эссе мунча кирәк. Кая инде ул вакытта мунчалар?! – дип хәтерли ветеран.
1943 елның язында аны Седльце лагерена китерәләр. Анда әсирләрне «Идел-Урал» легионына җибәрү өчен әзерлек башлана. Янә берничә айдан Едлинога күчерәләр. Монда инде аларга юньлерәк кием биреп, стройга бастыралар, немец хәрби тәртипләренә өйрәтә башлыйлар. Менә шунда гына аларга мунча керү насыйп була.
Легионда немецлар үгет-нәсыйхәт эшләрен киң җәелдерәләр. Элекке совет солдатлары үзләренә тугры хезмәт итсен дигән максатта эшләнә бу. Радио аша татар телендә тапшырулар оештырыла. «Идел-Урал» газетасын китерәләр. Батальон мулласы һәр көнне намаз укуны оештыра. Легиончылар көче белән концертлар куела. Хор капелласы татар җырларын башкара.
…Берчак шулай хор капелласы сәхнәдә чыгыш ясаганда, Фәйзрахманның да күңеле тулып китә. Хорга кушылып, ул да акрын гына җырлый башлый. Концерт тәмамлангач, аның янына чибәр йөзле, урта буйлы, таза гәүдәле бер егет килә.
– Нәрсә, моңаеп киттеңме әллә, якташ? – дип дәшә ул аңа.
Фәйзрахман ягымлы телле бу кешенең соравын җавапсыз калдырмый.
– Әйе шул, туган яклар искә төште. Үзебезнең Арча яклары, кичке уеннар, елгада балык тотулар, урманнарда җиләк җыйган чаклар.
Арча сүзен ишеткәч, сорау биргән кеше җанланып китә.
– Мин сиңа болай якын итеп кенә якташ дип дәшкән идем. Баксаң, син чынлап та мин эшләгән районда тугансың икән.
– Безнең Арча якларында эшләдегезмени?
– Әйе, мин үзем Башкортстаннан. Уфада техникум тәмамлагач, Арча районына эшкә җибәргәннәр иде. Райпода бухгалтер вазифасын башкардым. Әмир Үтәшев булам мин. Туган җирем – Благовар районы Яңа Каргалы авылы.
Алар менә шулай танышып китә. Очраша торгач, танышлыклары дуслыкка әйләнә. Икесе ике баракта яшәсә дә, җае килгән саен күрешеп торалар. Бер килүендә Әмир Фәйзрахманга нык итеп бөкләнгән кәгазь бирә.
– Кешегә күрсәтмә. Укыгач, иң якын дустыңа бир. Дошман кулына эләгә күрмәсен, югыйсә барыбызны да харап итәрләр, – ди.
Фәйзрахман, аулак урынга барып, теге кәгазьне ачып карый. Фашистларга каршы язылган листовка була бу. Аның күңеле күтәрелеп китә.
– Кара син аны, дошман тылында фашистларга каршы эшләүче кешеләр бар икән ләбаса. Ничек курыкмыйлар икән? Фашистлар белеп калса бит, аларны моның өчен үлем җәзасына тарттырачаклар, – дип сөйләнә үзалдына.
Ул листовканы кат-кат укып чыга һәм ышанычлы дип исәпләнгән берничә иптәшенә бирә. Алар да танышып чыккач, барак артына чыгып, кеше табалмаслык урынга яшереп куя.
Чираттагы очрашу вакытында Әмир аңа легионда яшерен оешма барлыгын сөйли. Татар халкының зур шагыйре Муса Җәлилнең дә әсирлеккә эләккәнен әйтә. Муса белән очрашканын сөйли. «Нык татар җанлы, ышанычлы кеше дип исәпләп, шул оешмага сине дә җәлеп итәргә уйлыйбыз», – ди.
Әмма Фәйзрахманны мондый яшерен оешмага җәлеп итү мөмкинлеге булмый. 1943 елның 10–11 августларында Муса Җәлил һәм аның көрәштәш дуслары кулга алына. Бик күпләрен, алып китеп, төрмәләргә ябалар. Калганнардан төрлечә сорау алалар.
Яшерен оешма активлары белән очрашуын күргәннәрдерме, башка сәбәбе булгандырмы, Фәйзрахманнан да сорау алып җәфалыйлар. Ул көннәрне фронтовик болай дип хәтерли:
– Немецлар һәрберебездән бик каты сорау ала башлады. Берәм-берәм алып китәләр дә кыйнап китереп ыргыталар. Һәммәбез дә, ни булыр икән дип куркып, үз сәгатен көтә. Чират миңа да җитте. Алып киттеләр дә, төрткәләп, бер бүлмәгә керттеләр. Каршымда әзмәвердәй ике немец утыра, ишек артында тагы икесе сакта тора. Башта уратып, читләтеп сораша башладылар. «Син кем, кайсы яктан, Советлар Союзында яшәү авыр идеме?» – дип сорыйлар. Аннан әкренләп легиондагы яшерен эшләрне сораштыра башладылар. «Белмим, берни белмим», – дип торуым ошамады бугай. Берсе урыныннан чәчрәп сикереп торды да бар көченә миңа сугып җибәрде. Инде сугышның беренче көннәреннән үк ачлы-туклы йөргән кеше булганлыктан, каршы искән җилгә дә авып китәрлек хәлдә идек. Гәүдәләребезнең авырлыгы 40–45 кг булды микән? Шуңа да немец кизәнеп сукканга, әллә кая хәтле мәтәлеп барып төштем.
Ул көнне бүтән тимәделәр, иптәшләрем янына илттеләр. Икенче көнне тагын сорау алдылар. «Яшерен оешмада кемнәр бар иде?», «Сезне кем ничек котыртты?», «Муса Гомәров, Гайнан Кормаш дигән кешеләрне беләсезме?» дип сорыйлар. Мин тагын да «Берни дә белмим» дип җавап бирдем. Алар яңадан мине рәхәтләнеп типкәләделәр.
Легиондагы яшерен оешма әгъзаларын кулга алуны бик авыр кичердек. Киләчәккә якты өметебез юкка чыккан кебек булды.
Легионда үзләренчә чистарту үткәргәннән соң, немецлар тагын да катырак тәртип урнаштыралар. Лагерьдан чыгып йөрү туктатыла, лагерь эчендә танышың белән очрашып сөйләшеп торырга да рөхсәт ителми.
Тагын бер батальонны оештырып бетергәч, каядыр җибәрәләр. Соңрак аларның Украинага Ковпак партизаннарына каршы озатылуы турында хәбәрләр йөри. Ул батальон легиончыларының качып бетүе турында да сөйлиләр.
1943 елның октябрендә «Идел-Урал» легионын Франциягә күчерәләр. Алар анда вермахт кораллы көчләрен арттырырга, хәрби объектларны сакларга, француз партизаннарына каршы көрәшергә тиеш булалар.
Әмма яңа шартларда да фашистларның өметләре акланмый, легиончылар, Едлинода чагында өченче рейхка хезмәт итәрбез дип ант итсәләр дә, асылда, моны фашистларның күңеле булсынга гына эшлиләр. Немецларга буйсынмау, француз партизаннары ягына качу очраклары көннән-көн арта бара.
Фәйзрахман Едлинода чагында ук ышанычсызлар исемлегендә була. Франциягә килгәч тә, немецлар аңа шикләнеп карыйлар. Бертөркем легиончы партизаннар ягына качкач, бу эштә син дә ярдәм иткәнсең дип, аны кулга алалар. Таш подвалда газаплыйлар. Аннары аларны каядыр алып китәләр. Һәр ике кешене парлап, берәр кулыннан богаулыйлар. Әнә шул чагында ул партизаннарга качуга ирешә. Фәйзрахман ага бу турыда болай хәтерли:
– Безне җәяүләп алып киттеләр. Сакчылар күп түгел – 6 кеше генә иде. Аңлавыбызча, без Франциянең Ле-Пюи шәһәреннән ерак түгел, ара 6 чакрым чамасы гына. Тик кая барабыз? Безне нишләтәләр? Берни белмибез. Иртәдән башлап кичкә кадәр ерак кына ара үттек. Караңгы төшә башлады. Төн җиткәч, безне ял итәргә туктаттылар. Башта – бер уй: ничек булса да качарга! Барыбыз да бу адымның хәлиткеч һәм соңгы булуын яхшы аңлый. Я хәзер качып котылабыз, я безгә андый мөмкинчелек башкача булмаячак. Легионда күбесенчә татар-башкорт булгач, бер-ике сүз белән бер-беребезгә пышылдап кына хәбәр иттек: команда булу белән, барыбыз да берьюлы качарга! Астан гына тирә-якны күзәтәбез. Урын уңайлы. Без – күтәрелеп эшләнгән шоссе юлда, ике яклап та чокыр, ә аннан урман. Караңгы булу да кулай. Күпмедер вакыттан немецлар да бер урынга җыелып сөйләшә башладылар. Җайлы вакытны кулдан ычкындырмаска кирәк, ни булса да булыр дип уйлап, команда бирелү белән, барыбыз да сибелеп, ике якка, юлдан аска – чокырга ташландык. Ыгы-зыгы китте.
Немецлар өстән ата башлады. Төшүен төштек. Тик теге якка менеп булмый – текә яр. Бик озак вакыт азаплангач, чак тырмашып, югарыга күтәрелдек. Ниһаять, котылырга берничә адым гына калды. Алдыбызда – безне коткаручы урман. Булган көчебезне туплап, бит-тәнне сыдыручы вак куаклыкка да игътибар итмичә, алга чабабыз. Күпме йөгергәнбездер, билгесез, бара торгач, иген басуына килеп чыктык. Атышлар хәтсез дәвам итте. Атлый да алмаслык булып арыгач, туктап, төне буе агач астында утырып чыктык. Йокларга да куркабыз, хәл дә юк. Сызылып таң атты. Утырган килеш йоклап киткәнбез.
Арба шыгырдаган тавышка куркып уяндык. Карасак, иртәнге сәгатьтә басуга үгез җиккән бер ир белән хатын килә. Безне күргәч, яныбызга килергә бераз куркып тордылар. Аннан безнең кем икәнне аңладылар. Ире кайтып китте. Ә хатыны безгә бер кисәк икмәк бирде. Я Ходай, бәхетебездән, миһербанлы кеше булып чыктылар.
Озак та үтмәде, теге ир ике француз партизанын ияртеп алып килде. Безнең куллардагы богауны ычкындырып, үзләренең отрядларына ияртеп алып киттеләр. Шунда гына, ниһаять, әсирлектән котылганыбызны аңлап, иркен сулыш алдык.
Партизаннар Фәйзрахманнарның тамагын туйдырып, мунча кертеп, ял иттерәләр.
– Хәзер сезне партизаннарның төп базасына, Александр Николас отрядына алып барабыз, – ди французларның берсе. Һәм аларны урман сукмаклары буйлап шул урынга алып китәләр. Төп базага килеп җиткәч, озата килүче француз партизан отряды командиры янына барып рапорт бирә.
– Иптәш командир, сезнең карамакка яңа макизарлар алып килдем.
Фәйзрахман командирга карый да телсез кала. Командир да аңа төбәлгән.
– Үтәшев, Әмир дускаем, – дип, ул аңа ташлана. Командир да аңа каршы атлый.
– Фәйзрахман Закиров, Арча егете…
Алар ирләрчә ныклык белән кочаклашалар, аннары аулаграк урын табып, бик озак сөйләшеп торалар, үткәннәрне хәтерлиләр. Туган якны искә төшерүдән күзләре яшьләнә.
Икенче көнне ике дус, кулларына корал алып, немец фашистларын Франциядән куып чыгару өчен, хәлиткеч көрәшкә кушыла.
Ниһаять, Франция немецлардан тазартыла. Бөек Ватан сугышы тәмамлана. Исән калганнар Туган илгә кайтырга җыена. Фәйзрахманны Франциядә калырга яисә Америкага китәргә кыстаучылар да була. Ләкин ул ризалашмый.
– Мин илемә хыянәт итмәдем, биргән антымны бозмадым. Ни күрсәм дә, туган җиремдә күрермен, – ди ул.
1945 елның җәендә хәрби эшелонга төялгән күп меңләгән элекке совет солдатлары, шул исәптән әсирлектә газапланган, легионда булган татар-башкорт, Идел буе-Урал төбәгенең башка милләт кешеләре зур өметләр белән көнчыгышка карап юл ала.
Әмма туган җиргә кайту юлы гаять озын була. Фәйзрахманнарны башта Мәскәү өлкәсендәге күчерү лагерена китерәләр. Анда аларның һәрберсен җентекләп тикшерәләр. Элек хезмәт иткән частеннан, туган ягының авыл Советыннан белешмәләр, характеристикалар соратып алалар.
Фәйзрахман биографиясендә җинаятькә тиңләштерерлек кара тап таба алмыйлар. Әмма әсирлеккә төшкән, легионда булган кешене тулысынча азат та итмиләр. Ул Чечен-Ингуш Республикасына, нефть промыселларында эшләү өчен, 6 елга мәҗбүри эшкә җибәрелә. Сугыш елларында ир-атлар фронтта булгач, шушы авыр эшне хатын-кызлар башкарган. Фәйзрахманнар аларны алыштыра. Грозный шәһәре янында урнашкан нефть скважиналарында, яңаларын бораулау эшендә була ул.
– Ул чагында карточка системасы яши иде. Азык табу зур проблема булды. Минем кебекләргә җир бүлеп бирделәр. Күләме күпме булгандыр, әйтә алмыйм. Төп эштән бушаган арада, шул җирне эшкәртеп, нәрсәдер үстерергә тиеш идек. Мин, ни үстерергә дә белмәгәч, кукуруз орлыгын чәчтем. Ул ике метр булып үсте, – дип хәтерли ветеран.
Ике еллап эшләгәч, өс-башы да бераз бөтәйгәч, туган якларына кайтырга уйлый. Яшәп килгән тәртип буенча, мәҗбүри эшкә җибәрелгән кешеләргә отпуск бирү каралмаган була. Әмма аеруча тырышып эшләгәнен күреп, Фәйзрахманга туган авылын урап кайтырга рөхсәт итәләр.
– Ничек ашкынып кайтканымны сөйләп кенә аңлатырлык түгел, – дип искә ала ул. – Мең үлемнән котылып, ниһаять, өемә кайтып барам. Бу вакытта миннән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр. Тик мине колач җәеп каршы алмадылар. Хәтта бертуган энеләрем дә кырын карый. Минем әсирлектә, легионда булу хәбәрем авылдашларга килеп җиткән. Алар үзләренчә фикер йөртә. Кайберләре дошманга хезмәт иткән дип уйлый. Тик әнием генә, сөенә-сөенә кочаклап алды да «Аллаһыга мең шөкер, исән кайттың, улым» дип, шатлыгыннан туйганчы елады. Аннары чәй куеп, миңа дип саклаган бар байлыгын – каклаган казын, чәкчәген, кагын, чияле маен – өстәлгә ташый башлады.
Тик бер атна гына ял итәргә насыйп була Фәйзигә. Авыл активларының берсе: «Әсирлектә булган кеше авылда нишләп иркенләп йөри?» – дип, районның МГБ бүлегенә хәбәр итә. Авылдашының бу адымын Фәйзрахман бик авыр кичерә, аркага пычак белән кадау дип кабул итә.
«Сизгер» авылдашының сигналы буенча сәгатендә үк чарасы күрелә. 9 Май – Бөек Җиңү көнендә район үзәгеннән килеп, аны сак астына алалар һәм, поездга утыртып, Казан төрмәсенә озаталар.
Бер айлап аны шунда тоталар. Ул чагында Казанның Черек күл төрмәсе әсир төшкән элекке совет кешеләре, легионнарда булганнар белән шыплап тутырыла.
Күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗев, студент чагында совет строена каршы сүз әйтүдә гаепләнеп, төрмәгә ябыла һәм азактан сөргенгә озатыла. «Йәгез, бер дога!» роман-хатирәсендә автор үзенең күргәннәрен бәян итә. Шул романнан бер өзек китерү урынлы булыр:
«Легионерлар, легионерлар, татар легионерлары… Мин баштарак легионнарда булган әсирләрне генә чүпләгәннәр дип уйлаган идем. Күз алдымда байтак бәхетсезләр үтеп, аларның гади булмаган тарихларын тыңлап яши торгач, гап-гади кешеләрне, бары тик дошманга әсир төшкән кызылармеецларны да төрмәгә ташый башлауларын сизендем. Хәзер аларны һәр камерада очратасың. Шушы Черек күл төрмәсендә судсыз-нисез икешәр ел, аннан да артык утырганнары бар. Әйе, пленда булган, иленә хыянәт итмәгән, хыянәт итмәвен төрле-төрле фильтрация пунктларында эреле-ваклы иләкләрдә кат-кат ачыклаганнар. Әгәр солдатның ачыкланмаган бер атнасы гына калса да, сугыш бетүгә үк, аны читкә сөргәннәр, комендатураларга беркеткәннәр! Төп гаепләре – исән калуда. Хәзер, әсирлектә булганнарны, легионерларны бергә җыйгач, каян да булса бер-бер шикле оч төртеп чыкмасмы дип яткыралар. Аксыл чәчле, киң маңгайлы, зыялы кыяфәтле бер татарны очраттым. Минзәлә ягыннан түгел иде микән. Ике тапкыр фашистлар лагереннан ычкынган, өченчесендә качып котыла ук алган, француз партизаннары арасына барып кергән! Фашистларга каршы сугышкан. Икенче фронт ачылгач, инглизләр аны үз илләренә үк алып киткәннәр. Калырга мең мөмкинлек булса да, тугры татар, илен сагынып, Татарстанга кайткан… Барыбер тотып япканнар теге батырны! Гаебе юк, ләкин Черек күлдә: «Пленда булганнар арасында гаепсезләр юк, аны ачарга гына кирәк!» – дип исәплиләр. Югарыдан шундый боерык килгән… Ике ел утыра кеше, өченче ел, ахырда: «Ни язсагыз, шуңа кулымны куям!» – дип, әллә нинди ялган ялаларны күтәреп, 25 еллык йөк төяп, Черек күлдән чыгып китә. Бүтәнчә аңа юл юк…»
Бәхете булгандыр инде, бер айлап вакыт үткәч, Фәйзине төрмәдән чыгаралар һәм Башкортстанның яңа оешып килгән Туймазы нефть районына мәҗбүри эшкә җибәрәләр. Төзелеп ятучы Октябрьский шәһәренә килеп урнаша ул. Гомуми торактан урын бирәләр. Вахта машинасында эшкә йөртәләр.
Башкортстанга җибәрүләрен Фәйзи Ходай биргән бер бәхет дип исәпли. Чөнки Октябрьский шәһәре Татарстан чигендә урнашкан. Ул биредә дә тырышып эшли, шуңа күрә сирәк булса да, туган авылына кайтырга рөхсәт бирәләр. Ул чагында нефтьчеләрдә ОРС (отдел рабочего снабжения) дигән оешма була. Ул эшчеләрне азык-төлек, башка көнкүреш товарлары белән тәэмин итә. Шуның өчен Фәйзинең авылына кайтканда алган күчтәнәчләре мул була. Ачлы-туклы яшәгән, шикәр-кәнфит кебек тәм-томнарның исемен генә белгән авыл халкы, шул исәптән әнисе өчен Фәйзи алып кайткан азык-төлек оҗмах ашы дип кабул ителә.
Октябрьскида яшәгәндә, ул башта милиция, МГБ органнарының кара исемлегендә тора. Билгеле вакытта үзенең барлыгын, кайда яшәвен хәбәр итә. Еллар үткәч, Бөек Ватан сугышы чорында немецлар белән хезмәттәшлек итүче совет гражданнарына карата амнистия игълан ителгәч, МГБ органнары күзәтүеннән азат була.
Ул нефть скважиналары бораулый. Хезмәтен намус белән, җиренә җиткереп башкара. Аның тырышлыгын күрәләр, һәрчак мактап телгә алалар, Мактау грамоталары, төрле бүләкләр бирәләр. Хезмәт хакы да яхшы була.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.