Электронная библиотека » Айдар Басыров » » онлайн чтение - страница 40


  • Текст добавлен: 25 апреля 2019, 20:00


Автор книги: Айдар Басыров


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 40 (всего у книги 40 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Башкортстанның Чакмагыш районы укучылары Казанда


Туганым, күренекле шагыйрь Рәдиф Гаташ (уңда) белән


Чакмагыш районы Яңа Балтач урта мәктәбендә М. Җәлил тууына 80 ел тулуга багышланган кичәдән күренешләр



Комсомол съездына баргач. Мәскәү, 1974


Чакмагышта яшәүче, үзешчән сәнгать смотрлары лауреаты Фәнил абый Камалов Җәлил шигырен укый




Гаяз Исхакыйның Берлинда татар телендә (1933), Парижда рус, француз телләрендә (1933), Токиода япон телендә (1934), Варшавада поляк телендә (1938) чыккан «Идел-Урал» басмасы


Шәфи Алмас (сулда) һәм Хайнц Унглаубе


Уңда – Гариф Солтан


Генерал фон Кёстринг «Идел-Урал» легиончылары сафы буйлап үтә


«Идел-Урал» легионы командиры Оскар фон Зекендорф


Легиончыларның җиңенә куелган билгеләр


Легиончылар. Эльбадагы Штрелада. 11 март, 1945


Генерал фон Хайгендорф легиончылар белән


«Идел-Урал» легионы ашханәсенең гомуми күренеше


Легиончылар Франциядә. 1944


Легиончылар маршта


Хәрби әсирләрнең агачтан эшләнгән аяк киеме – холцшуе


«Идел-Урал» газетасының 1943 ел, 14 ноябрь саны


«Идел-Урал» легионының кыллы оркестры


Намаз вакыты


Муса Җәлил


Мостафа авылы – Җәлилнең туган җире


Сулдан уңга – шагыйрь С. Хәким, артист У. Әлмиев, шагыйрь Нур Баян, композитор Җ. Фәйзи, шагыйрь М. Җәлил. 1939


«Моабит дәфтәрләре» битләрендәге «Җырларым», «Ышанма» шигырьләре


Муса Җәлилнең үлеме турындагы таныклык


М. Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме һәм «Моабит дәфтәрләре» циклы өчен Ленин премиясе бирелү турындагы Указ


Гайнан Кормаш


Җәлилчеләр хөрмәтенә куелган барельеф. Казан


Фоат Сәйфелмөлеков


Берлинның Плетцензее төрмәсе


Абдулла Алиш


А. Алиш гаиләсе белән


«Хәтер җыены»нда. Сулдан беренче – А. Алишның улы Алмаз Алишев һәм аның якыннары, дуслары


Фоат Булатов


Фашистларның үлем машинасы – гильотина


Гариф Шабаев


Әхмәт Симаев


Абдулла Баттал


Казамат – җәлилчеләрне җәзалап үтергән урын


Зиннәт Хәсәнов


Зиннәт Хәсәновка бирелгән характеристика


Иске Кәшер авылында Зиннәт Хәсәнов һәйкәле янында


Әхәт Атнашев


Сәлим Бохаров


Берлинда куелган мемориаль такта





М. Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н халыкка күрсәтү тантанасы. 2007 елның 15 феврале


М. Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н халыкка күрсәтү уңае белән чыгарылган истәлек билеты


Ч. Җәлилова А. Тиммерманс һәм аның хатыны белән. 1966


Зиннәт Моратов


Салихҗан Батыев


Сулдан өченче – Чакмагышта туган, КПССның Башкортстан өлкә комитеты беренче секретаре булып эшләгән Равмир Хәбибуллин, бишенчесе – С. Батыев


Габдулла ага тормыш иптәше Галимә апа белән


Мостафа авылында Муса укыган мәктәп


Яңа Каръяуды мәктәбе. 1970 еллар



Шәфкать Габдулла улы Усманов (сулда)

Шәфкать турында Үзәк архивтан килгән язу


Усмановлар. 1952


М. Җәлилнең туганы Таһир Корбанов (беренче рәттә уңда) белән


Хөсәен Мөхәммәтов, Рушат Хисаметдинов, журналист Х. Басыйров. Ош шәһәре. 1980


Рушат Хисаметдиновның әтисе Билал (уңда). Беренче бөтендөнья сугышы еллары


Рушат Хисаметдиновның яшь командир чагы. 1932–1937


«Идел-Урал» легионының кыллы оркестры. Уртада – Рушат Хисаметдинов


Капитан А. Д. Русанов


Михаил Иконников


Тоткынлык значогы таныклыгы


Совет батальоны Франциядә. 1945


Рушат Хисаметдинов (уңда)


Көчле рухлы шәхес


Кыргызстанда чыккан газета бите


Р. Хисаметдинов тормыш иптәше Тайфә белән


Апасының кызы Азалия белән


Олуг шагыйрь Н. Нәҗми Чакмагышта (алдагы рәттә, сулда)


Гарәф Фәхретдинов (сулда) һәм Х. Басыйров. Ташкент. 1980


Г. Фәхретдинов француз партизаны формасында. 1944


Франция ордены таныклыгы


Франция азат ителде. Генераллар сугыш хәрәкәтләре турында фикер алыша


Чакмагышта оештырылачак Җәлил музеена Г. Фәхретдинов язып тапшырган М. Җәлилнең «Мәхәббәтем иленә» (1943) шигыре


Фашист тәмугыннан исән котылган Фәрит Солтанбәков (сулда)


825 нче батальонны партизаннар ягына алып чыгучы Хөсәен Мөхәммәтов (сулда). 1980


Х. Мөхәммәтов (сулда) – комсомол вожагы


Х. Мөхәммәтов (сулда) хәрби хезмәттә. 1940


Х. Мөхәммәтовның хәбәрсез югалуы турында әнисенә килгән хәбәр. 1942



1 нче Белоруссия партизаннар бригадасы командиры М. Шмырёв хөрмәтенә чыгарылган почта маркасы Белоруссиянең «Витебск» өчпочмагы» партизаннар районы картасы


1 нче Витебск партизаннар бригадасы командиры М. Ф. Бирюлин. 1942


Х. Мөхәммәтов сөргендә. 1944


Х. Мөхәммәтов туганы Әхмәтша (сулда) белән


Хөсәен Мөхәммәтов гаиләсе белән


Х. Мөхәммәтовның Р. Хисаметдинов белән очрашуы


Токтагул район газетасында Х. Мөхәммәтов турындагы мәкалә


Чәчләр чаларган чаклар


С. А. Ковпакның разведка отряды


Рәхим Саттар


Р. Саттар (беренче рәттә, уртада) хәрби хезмәттә. Даурия. 1935


Р. Саттарның «Яшь сталинчы» газетасында эшләгән чагы. 1939


 
Тәрбияләдең мине
мәгърур итеп,
Баш имәдем
әле буй җитеп
Бер дошманга,
иркен тын алам:
Кулда богау,
капка йозакта,
Ләкин рухым иркен,
хөр кала.
Рәхим Саттар
 
Р. Саттарның «Халкым өчен» шигыре


Р. Саттарның улы Ил (сулда) һәм абыйсы Габдрахман



Өлкән лейтенант Ян (Муллаян) Габдуллин


«Идел-Урал» легионы командирын кулга алу. Франция. Ә. Үтәшев фотосы


Әмир Үтәшев. 1941


Әмир Үтәшев. 90 нчы еллар


Сугыш ветераннары очрашуы. Уңда – ТРның беренче Президенты М. Шәймиев


Б. Бронштейнның «Известия» газетасында басылган Ә. Үтәшев турындагы мәкаләсе


Әмир Үтәшев тормыш иптәше Рәйсә ханым белән


Җәлилче макизарлар очрашуы. 1993


Нигъмәт Терегулов – Җәлилнең соңгы шигырьләре язылган блокнотны алып кайтучы


Франциядә Терегуловка бирелгән таныклык Нигъмәтнең апасы Мөкәррәмә яшьлек елларында һәм олыгайган көнендә



Н. Терегуловның сөргеннән язган хаты


Галим Садыйков. 1941


Г. Садыйков – Каршылык хәрәкәте көчләре капитаны


Партизан отряды штабы алдында. Франция (Г. Садыйков уртада)


Лейтенант Хәниф Мөхәммәтов


Бухенвальд капкасындагы язу: «Һәркемгә – үз өлеше»


Зәки Зөбәеров. 1940


З. Зөбәеровның партизан билеты


З. Зөбәеров гаиләсе белән А. Ризалов (уңда) һәм (?) Закиров


А. Ризалов хәрби хезмәтен башлаган чорда



Яшь командир А. Ризалов. 1941




Ризалова Мәгъфия

А. Ризаловның һәлак булуы турындагы хәбәр


Ризалова Мәэлүфә


Ризалов Габидулла


Ризалова Рәйфә


Рәүф Казыйханов


Р. Казыйхановның тормыш иптәше Өмәмә ханым


Гаффан Казыйханов


Галимҗан Раянов (Казыйханов) Мансур Казыйхановның сугыш чоры фотолары





Караматулла Әхсәнуллин. 1939


К. Әхсәнуллин – хәрби врач


К. Әхсәнуллин (уңнан икенче) Магадан өлкәсендә. 1952


К. Әхсәнуллинның сөргендә булуы турындагы белешмә


Караматулла – Бохара имамы. 80 нче еллар


Көшел авылында Ф. Ногманов төзеткән һәйкәл


Ф. Ногманов (сулдан икенче) Көшел авылының сугыш һәм хезмәт ветераннары белән


Чакмагыш җирендә. Сулдан уңга – Әнвәр Кәшфетдинов, Хәмит Шәрипов, Тәлгать Әмирханов, Нияз Клявлин, Мөхәммәтзариф Шәрипов, Фәһим Әхмәтов


Х. Сөләйманов кәләше Гадилә белән. 1945


Бөек Ватан сугышында катнашкан туганы Зәйтүн ага Абыйсы Әхмәтзәки гаиләсе



Туганы, милиция майоры Таһир Юлаев


Хәмзәнең музыкант улы Радик Сөләйманов


Кызыл Армия командиры Г. Галиев


Г. Галиев гаиләсе белән


Галимҗан батыр. 1980


Галимҗан аганың балалары (сулдан уңга): Әнүр, Равил, Лилия, Галия


Франция хөкүмәтенең зур бүләге – «Почётлы легионер» ордены белән бүләкләнгән лейтенант Фидият Рәхимов


Фәйзрахман Закиров хәрби хезмәттә. 1939


Закировлар (сулдан уңга): Хәйбрахман, Миңнегали, Фәйзрахман. Киленнәр: Мәрзия, Мәгъфия, Галия


Фәйзрахман (сулда) Франциядә


Фәйзрахман тормыш иптәше Галия белән



Фәйзрахман аганың уллары Рәйзүн, Равил һәм кызы Әлфия




Казанда сугышчан дуслар белән очрашу. 1994


Фәйзрахман ага (уңда) Әмир Үтәшев белән


Фазылҗан Гыйззәтуллин Кызыл Армия сафында. 1937


Фазылҗанның тормыш иптәше Файза оныгы белән Фазылҗан аганың улы Фәһим һәм килене Вера




Сәйфулла Мәҗитов


Политрук Гафият Әюпов. 1941


Подполковник Гафият Әюпов


Г. Әюповның 2007 елда дөнья күргән китабы



Гыйлемҗан гаиләсе һәм туганнары белән Хансафа һәм Гыйлемхан Батыевлар


Батыевларның олы улы Гыйлемҗан


Маһинур һәм Газизҗан Батыевлар Газизҗан гаиләсе белән



Мидхәт Батыев


М. Батыев (уртада) хәрби дуслары белән. 1946


Подполковник М. Батыев солдатлар алдында


Нурдәүләт Акчурин


Җиһандар, Җиһанур, Нурдәүләт, Нуретдин Акчуриннар (сулдан уңга)


Килендәшләр: Нәфисә, Мәккия, Җәмилә, Сәкинә (сулдан уңга)


Валерий, Лилия, Лидия, Нурзаһит Акчуриннар (сулдан уңга)


Җиһанур Акчурин (сул як кырыйда) Совет Армиясе сафларында


Нурдәүләтнең солдат улы Вил


Нурдәүләтнең төпчек улы Илфир


Тимерхан Хөсәенов (уртада) хәрби хезмәттә. 1936


Тимерхан (уңнан өченче) француз партизаннары сафында


Тимерхан аганың оныгы Рәлиф хәрби хезмәттә


Усман Ихсанов. 1915


Усман Ихсанов (астан икенче рәттә, сулдан бишенче) Вюнсдорфта оешкан мәктәп шәкертләре


Вюнсдорф лагере:

Виноград тавы лагере (сулда өстә)

Ярымай лагере (сулда аста)

Ярымай лагере мәчете


«Әл-Җиһад» газетасы. 25.10.1915


«Татар иле» газетасы. 15.12.1915


Камил Миңнегалиев Көньяк Сахалинда. 1945


Камил Миңнегалиев – журналист


К. Миңнегалиевнең абыйсы Шамил кәләше белән


Сугыш алдыннан Рапат һәм Яңа Биккенә авыллары егетләре


Яңа Биккенә авылының сугыш ветераннары. 1980


Ә. Хәмидуллинны реабилитацияләү турындагы белешмә


Бөек Ватан сугышында катнашкан дүрт бертуган Миңнекәевләр: Сираҗетдин, Әсләм, Әнәс, Мәзһәп





Миңнекәев Хәмит хәрби хезмәттә



Камил ага укытучы авылдашы, язучы Марат Ахунов (сулда) белән


Камил Миңнегалиевкә тапшырылган Рәхмәт хаты


Казан. Студентларның фәнни конференциясе. Г. Кашшаф уртада



Рафаэль Мостафин


Сибгат Хәким, Әминә Җәлил һәм Рафаэль Мостафин (сулдан уңга) Җәлил һәйкәле янында



К. Симонов (уртада) татар әдипләре арасында. 1957


Исхак Зәбиров (сулда) Чакмагышта


Исхак Зәбиров (сулдан икенче) «Игенче» газетасы журналистлары (сулдан уңга – Әгдәл Низаев, Зәйнулла Вәлиев, Рәшит Вахитов) арасында


И. Зәбировның Казанда нәшер ителгән китабы


И. Зәбировның Ташкентта нәшер ителгән китабы


Ю. Корольковның Совет Ватаны геройлары сериясеннән чыккан китабы (1972)


В. А. Кузнецов портреты. Скульптор-монументалист Е. В. Вучетич рәсеме


В. Кузнецовның Казанда нәшер ителгән китабы (1996)


М. Җәлил сугыш вакытында эшләгән «Отвага» газетасы


Ә. А. Әхтәмҗан


Ә. Әхтәмҗанның Казанда нәшер ителгән китабы (2006)


Д. Х. Гарифуллин


Д. Гарифуллинның Чаллыда дөнья күргән китабы (2004)


Гокәшә Хәйруллин (уңда) һәм Гомәр Асибаков


Раян Зәбиров


Шаһинур Мостафин


Ш. Мостафинның Казанда нәшер ителгән китабы (2004)


Муса Җәлил тормыш иптәше Әминә белән


Муса Җәлил кызы Чулпан белән


М. Җәлилнең улы Альберт Җәлилов


Хәйдәр Фәйзрахман улы


Басыйров 1939 елның 25 июнендә Башкортстанның Чакмагыш районы Югары Аташ авылында туа. Югары Аташ җидееллык (1953), Имәнлекул урта (1957) мәктәпләрен, Уфаның 4 нче техник училищесын (1958) тәмамлый.

Хезмәт юлын 1958 елда Казахстанның «Кустанайстрой» тресты җитештерү предприятиеләре идарәсендә башлый. 1960 елда туган ягына кайтып, Уфада «Горжилкоммунстрой» трестына урнаша.

1960–1965 елларда Башкортстан дәүләт университетының филология факультеты татар-урыс бүлегендә укый. 1965 елдан алып туган районында эшли. «Игенче» газетасы әдәби хезмәткәре (1965), урындагы радиотапшыруларны алып баручы (1966), хатлар бүлеге мөдире (1966–1968) була. 1968–1975 елларда ВЛКСМның Чакмагыш райкомы беренче секретаре вазифасын башкара. 1975–2002 елларда «Игенче» район газетасы мөхәррире булып эшли.

1960 еллардан әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Хикәяләре Уфа һәм Казан басмаларында дөнья күрә. «Кая бара бу дөнья?» дигән юмористик хикәяләр җыентыгы, улы белән язган «Ватанга тугры калдылар», «Әмир мәктәбе», «Җир уллары», «Бигәш баба оныклары», «Сәнәк сугышы» документаль повестьлары, «Чакмагыш туфрагында туганнар», «Яңа Балтач яклары», «Геройлар. Орденлылар», «Батыр кызлар» белешмә-энциклопедияләре басыла.

«Хезмәт ветераны», «Фидакяр хезмәт өчен. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медальләренә, «Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен» билгесенә, «Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу истәлегенә» медаленә лаек була, Чулпан Җәлилованың Рәхмәт хаты тапшырыла.

ВЛКСМның XVII (1974), Россия журналистларының IX (1990), Башкортстан журналистларының VIII–XV съездлары, Башкортстан татарларының I съезды, КПССның XXXII Башкортстан өлкә конференциясе (1990) делегаты, Чакмагыш район Советы депутаты (1966–2002) итеп сайлана.

БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1989).

Чакмагыш район хакимиятенең Гыйлемдар Рамазанов, «Игенче» газетасының Вәзих Исхаков исемендәге премияләре лауреаты (2007).

РФ һәм БР Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Чакмагыш районының Мактаулы гражданы.

Айдар Хәйдәр улы Басыйров 1972 елның 13 маенда Башкортстанның Чакмагыш авылында туа. 1989 елда мәктәпне тәмамлагач, Башкортстан дәүләт университетының филология факультеты татар-урыс бүлегенә укырга керә. Бер үк вакытта Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мәдрәсәдә укый.

Университет тәмамлагач, 1994–1995 елларда «Игенче» газетасы редакциясендә мәгълүмат бүлегендә әдәби хезмәткәр, аннары Уфада «Шәрекъ» радиокомпаниясенең татар редакциясендә бүлек мөдире вазифасын башкара. «Ислам нуры» дигән тапшырулар циклын оештыра. 1996 елда Мәскәүнең Ислам үзәге аны Мисырга укырга җибәрә. Каһирә шәһәрендәге «Әл-Әзһәр» университетының ислам тикшеренүләре бүлегендә белем ала, ислам нигезләрен, гарәп телен өйрәнә. 1998 елның гыйнварыннан «Игенче» газетасы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли. Яшьләр сәясәте, мәдәният, сәнгать, спорт, дин мәсьәләләрен яктырта. 2012 елдан алып Чакмагыш тарих-туган якны өйрәнү музее директоры булып эшли.

Мәктәп елларында ук район газетасында мәкаләләре басыла. Соңгы чорда әдәби иҗат белән мавыга. «Начальнигын яраткач», «Имтихан» исемле хикәяләр җыентыклары, әтисе белән язган «Ватанга тугры калдылар», «Әмир мәктәбе», «Җир уллары», «Бигәш баба оныклары», «Сәнәк сугышы» документаль повестьлары, «Чакмагыш туфрагында туганнар», «Яңа Балтач яклары», «Геройлар. Орденлылар», «Батыр кызлар» белешмә-энциклопедияләре, профессор Дамир Азаматов белән берлектә язылган «Джадидизм как социокультурное явление» дигән монографиясе дөнья күрә.

РФ һәм БР Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Башкортстан медицина университетының философия кафедрасы каршында аспирантурада укый. 2009 елда Мәскәүдә диссертация яклап, философия фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.

Башкортстан татарлары съездларының, Бөтендөнья татар конгрессының V съезды, шулай ук БР журналистларының XV, XVII съездлары делегаты. 2012 елдан алып Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенең район оешмасын җитәкли.

«Әл-Әзһәр» шәехенең Рәхмәт хаты, БР Журналистлар берлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнә, «Игенче» газетасының Вәзих Исхаков исемендәге премиясенә, «Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу истәлегенә» медаленә лаек була, Чулпан Җәлилованың Рәхмәт хаты тапшырыла.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации