Текст книги "Ватанга тугры калдылар"
Автор книги: Айдар Басыров
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 22 (всего у книги 40 страниц)
ЮГАРЫ БӘЯ
Без югарыда Хөсәен Мөхәммәтовны аклау тарихы турында да язып киткән идек. Аның эшен яңадан карау-тикшерү барышында махсус «Дело»да күп документлар тупланган. Өч томнан, меңгә якын биттән торган бу «Дело» кырык елдан артык вакыт инде КГБ-ФСБның Башкортстан буенча идарәсе архивында саклана. Бу китапны язу барышында, шул «Дело» белән танышу өчен, без махсус органнарга мөрәҗәгать иттек. Алар безнең үтенечне канәгатьләндерделәр һәм «Дело» белән танышу мөмкинлеген бирделәр. Андагы документлар өч кешенең – Хөсәен Мөхәммәтовның, Сафа Шәрәфиевнең, Караматулла Әхсәнуллинның язмышлары турында сөйли. Аларның өчесе дә «Идел-Урал» легионында булган, баш күтәрүдә катнашып, партизаннар ягына чыккан һәм немецларга каршы сугышкан. Аннары өчесе дә Подольск махсус лагеренда тикшерү үтәләр, барысына да җинаять эше ачылган, бер үк көндә хәрби трибунал тарафыннан хөкем ителгән.
Соңыннан, 1967–1968 елларда, өчесенең дә шәхси эшен, бер чорда тикшереп, хәрби трибуналда бер көнне карыйлар һәм гаебе булмаган дигән карар кабул итәләр.
Сафа Шәрәфиев, Караматулла Әхсәнуллин һәм Хөсәен абый белән бергә легионда булган бик күп кешеләр якташыбызның 825 нче батальонны партизаннар ягына алып чыгуны оештырган вакыттагы кыюлыгына, булдыклылыгына, акыллы эш итүенә югары бәя бирәләр.
Бу турыда югарыда телгә алынган «Дело»ның күп битләрендә сөйләнелә.
Шәрәфиев Сафа Даут улы 1921 елда Горький ягында туган. Бөек Ватан сугышына киткәч, Керчь шәһәре янындагы сугышларда катнаша. Шунда әсирлеккә эләгә. Бердичев, Остров концлагерьларында әсирлектә була.
1942 елның августында Седльце лагерена китерелә. Биредә ул Хөсәен белән бергә була. Едлинога килгәч, штаб ротасының аерым сапёр взводына җитәкчелек итә. Баш күтәргән вакытта, батальон штабын шартлатуда катнаша.
Ул, үзеннән сорау алганда, бу көннәр турында болай ди:
– Кич сәгать 10 белән 11 ләр арасында без торган өйгә безнең рота командиры Хөсәен Мөхәммәтов килде. Ул тиз генә киенергә, коралларны алырга, батальон штабын, андагы немец солдатларын һәм офицерларны юк итәргә команда бирде. Без тиз генә киендек тә приказны үтәргә керештек. Сәгать 11 ләрдә батальон штабын, андагы немец солдатларын һәм офицерларны юк итеп, Двина елгасы аша кичүгә киттек.
С. Шәрәфиев 1943 елның 23 февраленнән алып 23 мартына кадәр Белоруссия партизаннарының Бадин бригадасы Стрелков отрядында немец фашистларына каршы сугышларда катнаша. Әсирлектә күргән газаплары өчен икеләтә гайрәт белән сугыша. Партизан взводы командиры вазифасын үти.
1943 елның 23 мартында Хөсәен Мөхәммәтов белән бер самолётта аны 4 нче Удар армиянең җыелма пересылочный базасына китерәләр. Биредә ул авырый. 26 марттан май ахырына кадәр госпитальдә дәвалана.
1943 елның 18 августында Мәскәү өлкәсе Подольск шәһәре янындагы 174 нче махсус «Смерш» лагерена китерелә. 25 августтан башлап 9 июньгә кадәр аңардан следователь 5 мәртәбә сорау ала.
Аны, «Идел-Урал» легионына язылып, немец фашистларына хезмәт итүдә, легионда вакытта немецларның шымчысы булып яллануда, бераз вакыт хәтта полицай булып хезмәт итүдә гаеплиләр. Сорау алу вакытында ул болай ди:
– Без Хөсәен Мөхәммәтов белән Седльце лагеренда очраштык. Ул безгә легионга язылырга киңәш итте. Соңыннан җае тугач, мылтыкларыбызны фашистларга каршы борачакбыз дип сөйләде. «Идел-Урал» легионы оешкач, Хөсәен башта элемтә взводы белән җитәкчелек итте. Аннары аны штаб ротасы командиры итеп тәгаенләделәр. Мин, взвод командиры булгач, аның кул астында хезмәт иттем. 1943 елның 23 февраленә каршы төндә аның җитәкчелегендә батальон партизаннар ягына чыкты.
1944 елның 1 мартында аны 7 елга сөргенгә озату турында карар кабул ителә. Хәрби трибунал утырышы шул ук көнне Хөсәен Мөхәммәтовны һәм Караматулла Әхсәнуллинны да сөргенгә җибәрү турында хөкем карары чыгара.
Сафа Даут улы сөргеннән исән кайту бәхетенә ирешә. Кайткач, Горький өлкәсе Спас районы Татар Маклагы авылында яши. 1967 елда Мөхәммәтов, Әхсәнуллин, Шәрәфиевләр эшен яңадан тикшерү башлангач, 20 ноябрьдә аңардан да яңадан сорау алына.
Бу вакытта инде ул Даутов фамилиясендә йөри. Әтисенең исеме фамилиясенә әверелә. 45 яшьләрдә генә булса да эшләми, II группа инвалид булып исәпләнә.
Караматулла Әхсәнуллин «Идел-Урал» легионына килгәч, ике ай чамасы вакыт Хөсәен җитәкләгән штаб ротасының санитары була, аннары 3 нче ротада санитар булып хезмәт итә. 825 нче батальон баш күтәреп, партизаннар ягына чыгу вакытында Караматулла да актив катнаша. (Аның тулы биографиясен аерым бирергә булдык.)
Хөсәен Мөхәммәтовның 825 нче батальонны партизаннар ягына алып чыгудагы эшчәнлегенә югары бәя бирүче тагын ике кеше турында сөйләү урынлы булыр. Аларның аңлатмалары да дәүләт иминлеге органнары җыйган документлар арасында саклана.
Хәкимов Габдрахман Солтан улы 1910 елда Чувашия АССР Козлов районы Янгильдино авылында туган. Татарстанның Азнакай районында яшәгән. Сугышка кадәр Урман механика заводында инженер булып эшләгән. Омскида авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.
Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка алына. 582 нче гаубица-артиллерия полкында хезмәт итә.
1941 елның 23 сентябрендә Киев районында барган авыр сугышларда әсирлеккә эләгә. Аннан качып, безнекеләргә кушылырга тели. Әмма яңадан дошман кулына эләгә. Лагерьдан лагерьга күчерелә, ахырдан «Идел-Урал» легионына китерелә.
Партизаннар сафында сугышып йөргәннән соң, ул совет контрразведкасы органнары тарафыннан тикшерү үтә. 1943 елның 4 июнендә аңардан беренче мәртәбә сорау алалар.
Габдрахман Солтан улына сугыштан соң да исән яшәү бәхете насыйп була. Ул сөт комбинатында инженер булып эшли. Азнакайда яши.
Хөсәен Мөхәммәтовның эшен яңадан карау чорында, 1967 елның 22 ноябрендә, чекист Лёшкин аңардан үзе сорау ала.
Ул болай дигән аңлатма бирә: «Седльце лагеренда чакта мин Башкортстаннан Лотфуллин, Татарстаннан Ганиев белән таныштым. Без, еш очрашып, ничек итеп немецларга каршы яшерен эш алып бару буенча фикер тупладык.
«Идел-Урал» легионының 825 нче батальонында баш күтәргән вакытта, мин штаб ротасына килдем. Бу рота Хөсәен Мөхәммәтов җитәкчелегендә немецлар яшәгән йортны юк итте һәм Двина елгасы кичүенә китте.
Штаб ротасы командиры Мөхәммәтовка без булдыклы кеше буларак ышандык».
Алкаев Шакир Ибраһим улы 1900 елда Рязань өлкәсе Касыймов районы Алиш авылында туган. 1918–1941 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт иткән. Сугыштан алда Баку шәһәренең хәрби коменданты була. Сугыш башланганда, 171 нче укчы дивизиянең штаб начальнигы булып хезмәт итә.
1941 елның 28 сентябрендә немецларга әсирлеккә эләгә. Вениминовода һәм Седльцеда «Идел-Урал» легионын оештыруда актив катнаша. Хәрби әсирләр арасыннан офицер кадрлары эзли. Седльцеда лагерь коменданты вазифасын башкара.
1943 елда Татар комитеты составына керә, бу комитетның хәрби бүлеге җитәкчесе итеп тәгаенләнә. «Идел-Урал» газетасына хәрби темаларга күзәтүләр яза.
1944 елда Татар комитеты оештырган корылтай-съездда катнаша һәм анда Советка каршы эчтәлектә чыгыш ясый. Съездда «Идел-Урал» төрки-татар көрәш союзы», ягъни Татар комитеты әгъзасы итеп кертелә.
Аны «Идел-Урал» легионы командиры булыр дип фараз итәләр. Әмма немецлар бу вазифага үз кешеләрен куюны хуп күрәләр. Ул бераз вакыт легион командиры Зекендорфның ярдәмчесе вазифасын башкара.
Сугыштан соңгы тәүге елларда ул үзен дошман тылында антифашистик яшерен оешма төзүче һәм аның җитәкчесе булдым дип раслый. Яшерен төркемнең утырыш протоколлары да бар дип, аларны да күрсәтә. Әмма совет махсус органнары аның бу фикерен дөреслеккә туры килми дип таба.
Ул 1952 елның 23 июлендә кулга алына. Идел буе хәрби округы хәрби трибуналы аны 25 елга хөкем итә. СССР Югары Советы Президиумының 1955 ел 17 сентябрь Указы нигезендә җәза срогы 10 елга калдырыла. Бу срокны үтеп, тыныч тормышка кайта. Әмма җинаять эшләп, янә хөкем ителә.
1967 елның 2 октябрендә Башкортстан чекисты Н. Лёшкин аңардан сорау алганда, Ш. Алкаев түбәндәгечә җавап бирә: «Мөхәммәтов Хөсәен Сафа улы актив антифашист булды. Үз иленең намуслы патриоты әсирлеккә эләгүен авыр кичерде. Яшерен оешманың активы иде. Үзенең ротасын Советлар ягына чыгару хәрәкәтләренә яхшы әзерләде. Мин аңа ышандым. Шул ук вакытта турыдан-туры очрашудан тыелдым. Күпчелек очракта Мифтахов һәм Мөхәммәтов Борис аша бәйләнеш тота идем. Очрашып сөйләшкән вакытларда ул үзен уңай һәм төпле, ышанычлы кеше итеп күрсәтте. Ул яшерен оешма әгъзалары арасында иң җитди рота командирларының берсе иде. Мин аның урта буйлы, кара чәчле икәнен хәтерлим».
МИШКА-ТАТАРИН – ПОЛЬШАДАГЫ ПАРТИЗАН ОТРЯДЫ КОМАНДИРЫ
Хөсәен абыйның биографиясен сөйләгәндә, без аның әсир төшү тарихын да тасвирладык. 1941 елның август башында безнең 6, 12 нче армияләр чолганышта кала. Совет гаскәрләре соңгы мөмкинлекләргә кадәр сугышалар. Камалыш боҗрасыннан зур колонналар булып чыга алмасалар да, вак төркемнәр барыбер үзебезнекеләр ягына чыгуга ирешәләр.
Чолганыш шартларында иң сугышчан частьлардан берсе – генерал Сергей Яковлевич Огурцов җитәкләгән төркем була. Аның турында күренекле совет хәрби начальниклары үзләренең истәлекләрендә бик күп мактау сүзләре әйтә. Хәрби-тарихи тикшеренүләрдә дә аңа югары бәя бирелә.
Хәрби биографиясен ул кавалерист булып башлый, Гражданнар сугышында Беренче Атлы армиядә хезмәт итә. 1930 елда Ленинградта моторлаштыру һәм механикалаштыру курсларында укый. Фин сугышында танк берләшмәсе белән җитәкчелек итә. Бөек Ватан сугышында 10 нчы танк дивизиясенең командиры була. Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә. Июль уртасында аның танк дивизиясе Днепрның аръягына яңадан кораллану, солдатлар өстәү өчен озатылгач, ул 49 нчы укчы корпусны кабул итә.
Генерал атлы армияче чакларын һәрчак истә тота. Соңыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында да кавалерист буркасыннан аерылмый.
Ул 1941 елның июнь һәм июль айларында Украина җирендә барган сугышларда катнашкан. Сугыш башланып бер ай үтү белән, С. Я. Огурцов җитәкләгән 10 нчы танк дивизиясенең йөздән артык сугышчысы һәм командиры СССРның орден-медальләре белән бүләкләнә.
СССР Оборона министрлыгы архивында Көньяк-Көнбатыш фронтының бер өлешендә сугышның икенче көнендә барган хәрби хәрәкәтләр турында түбәндәге донесение саклана: «Иртәнге сәгать 8 дә Клейстның 48 нче моторлашкан корпус төркеме 10 нчы танк дивизиясенең алгы отряды белән очраша. Бик каты танк сугышы башланып китә. Бу сугышта совет танклары дошманның 20 танкын, 16 танкка каршы орудиесен һәм бер взвод солдатын юк итә. Безнең алгы отряд алты Т-34 танкын, 20 бронетранспортёрын һәм 7 кешесен югалта».
Бу сугыш Радзехув районында була. 2 июльдә генерал Огурцов танклары дошманны Тернопольдән куып чыгара.
Әлбәттә, безнең аерым уңышлар гына фронттагы авыр хәлләрне җиңеләйтә алмый. Икенче көнне үк немецлар Тернопольне яңадан яулап ала.
6 нчы армиянең Бердичев шәһәре янындагы контрһөҗүме дә киң билгеле. 10 нчы һәм 8 нче танк дивизияләре, шулай ук 3 нче кавалерия дивизиясенең бер өлеше берләштерелеп, Огурцов командалыгына бирелә. Сводкаларда ул «Казатин» төркеме дип йөртелә. Алар Бердичев шәһәренә бәреп кергән дошман танкларын атакалыйлар. Бу шәһәр янында гына да дошманның 50 танкы сафтан чыгарыла. С. Огурцов төркеме немецларны Бердичев янында бер атна буена тоткарлап тора. Немецларның коры җир гаскәрләре штабы начальнигы Франц Гальдер үзенең көндәлекләрендә, беренче танк дивизиясе ике мең кешесен югалтты, дип яза. Ике мең танкист ул бит – гаскәриләрнең иң кирәк төре.
Огурцов һәр эшне нык уйлап, җиренә җиткереп башкара. Аның төп тормыш девизларыннан берсе «Минем кебек эшлә!» була. Ул, командир буларак, приказларны да тамак төбе белән түгел, ә укытучыларча аңлатып бирергә тырыша.
Подвысокое авылы янында ул 49 нчы укчы корпус белән командалык итә. Аңардан соңгы донесение 1941 елның 1 августында килә. Ул: «Дошман туктаусыз атакалый, дивизия һәм корпус штаблары ут астында, әмма безнең 6 мең укчыбыз, һәркайсында 25 снаряд булган 19 танкка каршы һәм 4 зенит орудиебез бар», – дип хәбәр бирә. Бу саннар безнең гаскәрләрнең техник коралланышының бу чорда никадәр түбән булуын сөйли.
Чолганышта калгач, С. Огурцов 5–6 августларда аннан чыгу өчен төзелгән удар колоннаны оештыручыларның берсе була. Бу теләк тормышка ашмагач, ул янә безнең таркалган частьларны оештырып йөри, шул көчләр белән Подвысокое һәм Копенковатый авыллары янында оборона оештыра. Аннары кавалерия полкын үз төркеменең үзәге итеп, урман эченә кереп китә. 49 нчы укчы корпус чолганышта калган безнең барлык гаскәрләр белән җитәкчелекне үз өстенә ала.
Чолганышта калганнар соңгы мөмкинлеккә кадәр сугышалар. Бер төркеме штыклар белән дошман өстенә атакага барганда, аларны немец тау егерьләре урап ала. Генерал шунда әсирлеккә эләгә. Аны хәбәрсез югалган дип исәплиләр.
Аның Польшадагы Замостье концлагеренда тотылуы билгеле. Аннары бу лагерьдан качуга ирешә. Качуы турында соңыннан төрле фикерләр йөри. Беренче фикер буенча, ул Хельм лагеренда тиф белән авырый һәм лазареттан кача. Икенче фикер дә бик кызыклы. Огурцовны әсир төшкән совет генераллары Музыченко, Понеделин, Снегов, Абдрамидзе, Тонконогов, Карбышевлар белән бергә тоталар. Аларны Германиягә алып барганда, батыр генерал поезддан кача һәм Польшадагы Замойщина урманнарына барып чыга. Шунда партизан отрядына кушыла.
Партизаннар сафында йөрүе турында да төрле фикерләр бар. Әйтик, генералның яшьлектәге сугышчан дусты Николай Прокопюк исәпләвенчә, Огурцов урындагы халык ярдәмендә партизан отряды төзи. Баштарак алар бик уңышлы хәрәкәт итәләр. Әмма немецлар, үзләренә каршы кем сугышып йөргәнен аңлап, отряд булган районга зур көчләр китерәләр. 1942 елның 28 октябрендә тигезсез сугышта Сергей Огурцов һәлак була.
80 нче елларда, Сергей Яковлевич Огурцовның сугыш юлын ачыклау максатында, Польша телевидениесе күп тапшырулар оештыра. Ул чорда газета һәм журналлар да шушы темага күп мәкаләләр басалар.
Ул чагында Огурцов исеме Польшада легендага әйләнә. Поляклар: «Ул совет генералы булды, әмма поляк партизаны буларак гомерен бирде», – диләр.
Бу илнең Красноброд пунктыннан соң Томашев шоссесы буенда «Генерал» дигән урын бар. 1980 елда «За волность и люд» дигән атналыкта «А местность назвали «Генерал» дигән статья чыга.
Польша телевидениесе тапшыруларында безнең өчен аеруча кызык бер факт була. Сергей Огурцов Замойщина урманнарында Мишка-татарин җитәкчелегендәге партизан отрядына тап була. Мишка-татарин совет офицеры була, ул легендар геройга әйләнә.
Польша телевидениесе журналисты һәм кинооператоры Мачей Александр Яниславович болай дип сөйли:
– «Огурцов партизан отряды җитәкчесе булып киттеме икән?» дигән сорау туа. Мөгаен, Мишка аңа командир вазифасын тапшыргандыр. Бу бит инде табигый хәл. Генерал кайда да генерал булып калгандыр. Әмма отрядта аңа звание буенча түгел, ә «иптәш начальник» дип дәшәләр. Огурцов Мишка ягына борылганда, тегесе «смирно»га баса торган була.
Телевидение аша лесник Юзеф Мазурек (элекке партизан, «Ель» кушаматы белән йөргән) чыгыш ясаганда болай ди:
– Ул озын, таза гәүдәле, озынча йөзле, чәче артка таралган кеше иде. Өстенә бриджи, гармошкалы итек, штатский спорт костюмы киеп йөрде. Әмма Мишка, башка совет партизаннары белән чагыштырганда, шактый авыру кыяфәттә күренә иде. Бу концлагерьларның авыр нәтиҗәсе икәнен мин белә идем. Ул искиткеч акыллы кеше булды. Һәрчак итагатьле һәм тыныч холыклы, аны тыңлау үзе бер шатлык иде.
Яңа командирның генерал званиесендә булуы, шулай ук аның фамилиясе тирән сер итеп тотылды. Әмма совет кешеләре күпчелекне тәшкил иткән һәм генерал җитәкчелегендә булган отряд турындагы хәбәр барыбер тирә-якка тарала. Жандармнарга партизан лагереның урыны да билгеле була. Дошман аларны юк итү планын кора. Жандармнар урмандагы партизаннар торган урынга һөҗүм итә. Соңыннан ачыклануынча, бу вакытта анда Огурцов һәм аның белән әсирлектән бергә качкан чех кешесе Тангаров була.
Мазурек әйтүенчә, ул ерактан ук Огурцовны таный. Генерал канлы күлмәктән ак чыршы төбендә утыра. Күкрәге автомат очереды белән тишкәләнгән була. Янында гына икенче үтерелгән кеше ята.
Телевидение журналистлары, бу хәлләрне тикшереп һәм шаһитлардан сорашып, партизаннарны кемдер саткан дигән карарга килә. Варшавада һәм безнең «Время» тапшыруында бу турыда хәбәр ителә.
Сугыштан соң Огурцовның җәсәден яңа урында, туганнар каберлегендә җирләргә дигән карарга киленә. Урманчы Юзеф Мазурек Огурцов белән Тангаровны күмгән урынны күрсәтә. Әмма кабер буш булып чыга.
Польша телевидениесе, мәсьәләне аңлатып, янә ил халкына мөрәҗәгать итә. Бу хәлнең яңа шаһитлары табыла.
Баксаң, генералның һәлак булуыннан соң бераз вакыт үткәч, Мишка-татарин һәм аның егетләре командирларының гәүдәсен казып алалар һәм яңа урында җирлиләр. Мишка, жандармнар генерал күмелгән җирне табарлар һәм аның гәүдәсен мәсхәрә итәрләр, дип уйлый.
Телевизор аша кат-кат мөрәҗәгать итү бушка китми. Шушы хәлләрнең тагын бер шаһиты табыла. Станислав Ярош исемле кеше хат аша түбәндәгеләрне хәбәр итә:
– Без туганым белән куаклык эченнән чыгарга куркып утырдык. Мишка партизаннары гәүдәне җирләделәр һәм автоматлардан ун мәртәбә залп бирделәр. Карабин гильзаларын кабер өстенә тезеп, йолдыз ясадылар. Аннары Хамерни ягына киттеләр.
Телевидение хезмәткәрләре бу урынны табарга телиләр. Кинооператорлар, Станислав Ярошны алып, урман буйлап китәләр. Еллар үткәч, каберләр дә җир белән тигезләнә, әлбәттә. Башта берни дә таба алмыйлар. Йөри торгач, чак кына калкурак урынны казып карарга булалар һәм … патрон гильзаларын табалар. Тирән итеп казыгач, комда яхшы сакланган скелет килеп чыга. Медицина экспертизасы һәм антропологик тикшеренүләр үткәрелә. Советлар Союзыннан Огурцовның фотосын китерәләр. Тикшерүләр бу табылдыкның генерал Огурцов сөякләре икәнен раслый.
Тикшерү тагын бер сорауны ачыклый. Урманчы Мазурек генералның күкрәге яралана дип күрсәтә. Польшаның суд медигы, баш сөягенең арткы ягында пуля эзе бар, ди. Мөгаен, ул башта яралангандыр, аннары аның, башына атып, гомерен өзгәннәрдер.
* * *
Бу материал Евгений Долматовскийның «Зелёная брама» дигән документаль легендасыннан алынды.
Безне иң кызыксындырганы, әлбәттә, Мишка-татарин иде. Аның турында мәгълүматлар юк дияргә була. Ул Кызыл Армия офицеры булган, дидек. Мөгаен, әсирлеккә эләккәндер, кайсыдыр концлагерьда булгандыр. Ә бәлки, Муса Җәлил, башка җәлилчеләр, Хөсәен Мөхәммәтов булган лагерьлар аша үткәндер. Әсирлектән качып, Польша урманында партизан отряды оештыргандыр. Фашистлар белән алышта ул һәлак була. Польша телевидениесе аның белән бергә булган партизаннарны да эзләп карый, әмма уңай нәтиҗә бирми.
Хәзер инде аның исемен, кем булганын беркем дә әйтә алмас. Миңнулла, Миргасыйм, Мөхәммәтҗан, Марат яисә башка «М» хәрефеннән башланган исемле булып, Мишага әйләнгәндер. Ә бәлки, «М» хәрефеннән дә башланмаган, бөтенләй икенче исем йөрткәндер. Әсирлектә һәм партизаннар сафында татар Михаиллар, Николайлар, Иваннар, Сергейлар һәм башка урыс исемлеләр бик күп булган бит.
Сугыш беткәч, туган авылына урыс исем-фамилиясендә кайтып төшүчеләр дә булды.
Эш аның исемендә түгел, ә җисемендә дип әйтергә кирәк. Бөек Ватан сугышында безнең татар егетләре, кайларда гына булып, нинди генә батырлыклар күрсәтмәгән! Кыскасы, татар илен сатмады дигән фикергә тагын бер өстәмә бу.
V бүлек
БАШКОРТСТАННЫҢ БАТЫР УЛЛАРЫ
КЕРЕШ СҮЗ
Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре оештырган яшерен оешма составында, шулай ук «Идел-Урал» легионында Башкортстаннан чыккан кешеләр дә бик күп була. Муса белән бергә җәзалап үтерелгән унбер кешенең өчесе – Башкортстаннан. Мәләвез егете Фоат Булатов, Бәләбәй районы Иске Турай авылында туган Гариф Шабаев, Миякә районы Кыргыз-Миякә авылыннан Сәлим Бохаровлар (Галләнур Бохараев) турында бу китапның II бүлегендә яздык.
Бу бүлектә Чишмә, Кандра, Бүздәк Благовар, Бөре, Нуриман, Әлшәй, Дүртөйле, Чакмагыш, Илеш, Эстәрлетамак һәм башка якларда туып үскән, яшәгән патриотлар турында сөйләргә уйлыйбыз. Аларның төрлесе төрле язмышка дучар ителә. Берәүләре әсирлек газапларын горур кичереп, аннан качу юлын таба, безнекеләргә яисә дошман тылында хәрәкәт итүче партизаннарга кушыла. Икенчеләре «Идел-Урал» легионына эләгеп, яшерен эш алып бара. Өченчеләре легионнар составында яисә башка юл белән Франциягә озатыла, андагы партизаннар сафына баса.
Күп кенә Башкортстан егетләренең тормыш юлы байтак еллар үткәч ачыкланды. Шундыйлардан Рәхим Саттар, Хәниф Мөхәммәтов, Ян Габдуллин, сугыш чорында ук зур батырлыклар күрсәтеп, Ватан иминлеге өчен гомерләрен бирәләр. Благовар районыннан Абдулла Ризалов, Илеш районыннан Галимҗан Казыйханов француз партизаннары сафында була һәм Туган илгә кайта алмыйлар. Ә менә безнең районнан Нурдәүләт Акчурин һәм Тимерхан Хөсәенов, Франциядә партизан отрядында булып, исән-сау кайту бәхетенә ирешә. (Алар турында аерым очерклар бирелде.)
Благовар районында туып үскән Нигъмәт Терегуловның гомере 1947 елда совет сөргенендә өзелә, Бөре-Нуриман ягы егете Галим Садыйков сугышта, әсирлектә күргән газап-җәфалар аркасында көчле авыру алып, Туган иленә кайткач, 1947 елда вафат була.
Габдулла Гатауллин Мишкә районыннан. Әсирлеккә эләккәч, ул берничә концлагерьда була. Аннан качып, поляк патриотлары отрядына керә. Ахырдан «Голос» совет разведка төркемендә 160 көн булып, фронт штабына 150 дән артык бик мөһим мәгълүмат тапшыра.
Зәки Зөбәеров һәм Фазылҗан Гыйззәтуллин (Кушнаренко районы), Галимҗан Галиев (Эстәрлетамак районы), Әмир Үтәшев (Благовар районы), Сәлимгәрәй Гәрәев (Дүртөйле районы), Фидият Рәхимов (Кыйгы районы), Фәйзрахман Закиров (Туймазыда яшәгән), Әкрәм Минһаҗетдинов (Шаран районы), Сәйфулла Мәҗитов (Гафури районы) һәм башкалар турында бу китапта очерклар бирәбез.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.