Электронная библиотека » Айдар Басыров » » онлайн чтение - страница 18


  • Текст добавлен: 25 апреля 2019, 20:00


Автор книги: Айдар Басыров


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 18 (всего у книги 40 страниц)

Шрифт:
- 100% +
ЯШЕРЕН ОЕШМА АКТИВЛАША

Легионга китерелгән әсирләрнең күпчелеге – кичәге колхозчылар, Татарстан, Башкортстан, Ырымбур, Пенза, Горький, Куйбышев якларыннан җыелган халык. Алар арасында төрлесе бар. Кайберләре немец пропагандасына ышана һәм үз илен онытырга теләп йөри. Икенчеләре, бүген тамак тук булгач, нигә кайгырырга, ди. Өченчеләр, Туган илгә әйләнеп кайта алсак, безне атачаклар, ди. Калган күпчелекне тәшкил итүчеләр, фронтка гына эләгик, коралны кем ягына борырга белербез, ди.

Яшерен оешмадагылар бу хәлне аңлый, һәркемгә мөмкин кадәр якын килеп, эч серен ачтырырга тырыша. Алар, җаен туры китереп, легиончылар күңеленә кечкенә генә өмет орлыклары салалар: «Немец формасын кигәч тә, бар да бетте дигән сүз түгел. Кулдагы коралны совет солдатына каршы борсак, иң зур җинаять булыр, ә немецның үзенә каршы борсак, Ватан гафу итәр. Киләчәктә зур эшләргә әзерләнергә кирәк!»

Лагерь эчендә тәртип каты. Теләсә кем теләсә ничек йөрми, ныклы сәбәбең, йомышың булмаса очраша да алмыйсың. Ә хәрби врач Григорий Жуковка (чын фамилиясе Волков) һәм Рәшит Таҗиевка мондый мөмкинлек бар. Алар баракларның чисталыгын тикшерәләр, легиончыларның сәламәтлеге белән дә кызыксыналар. Ә иң мөһиме, алар яшерен оешма эшләре буенча күрешеп-сөйләшеп йөриләр. Григорий Хәниф белән аеруча еш очраша. Жуковның үз антифашистик төркеме бар. Алар, көчләрне берләштереп, гомумплан нигезендә эш башлыйлар.

Октябрь азагында 825 нче номерлы беренче батальон оешып бетте. Штаб ротасыннан тыш, аңа өч укчы һәм бер пулемёт-миномёт ротасы керде. 50 яшьләрдәге немец майоры Цек батальонның командиры итеп билгеләнде. Хәниф Мөхәммәтовны батальон командирының адъютанты итеп билгеләделәр.

Ноябрь айларында кием бирделәр. Башта командирларны, аннары рядовойларны киендерделәр. Хөсәен дә шинель, френч, чалбар, итек, эчке кием, пилотка, каска, ранец, плащ-палатка, урын-җир, противогаз, котелок алды.

Беркөнне ант итү оештырылачак дип хәбәр иттеләр. Бу чара алдыннан легион урнашкан урыннар җентекләп чистартылды, биналар чыршы ботакларыннан эшләнгән веноклар белән бизәлде. Легиончыларга өс-башларын юып, пөхтә итеп киенергә кушылды.

Бу көнне иртәнге аш та бәйрәмчә иде. Икмәкне үлчәп тормыйча, тәлинкәләргә өеп куйдылар. Кеше саен йөзәр грамм колбаса һәм егермешәр грамм сыер мае бирделәр. Кофе дигәне дә гаять куе итеп, сөтләп ясалган иде.

Башта командирлар ант итте. Ул болай булды. Тамак туйдыргач, зур гына биналарның берсендә рота, взвод, отделение командирлары рәтләргә тезелделәр. Бер як кырыйда өстәл куйганнар. Анда немец-фашист дәүләте флагын урнаштырганнар. Шунда ук «Идел-Урал» легионы әләме дә тора. Әләмнең уртасында яшел төстә йөрәкне хәтерләткән эмблема, аңа ике яктан ук һәм кылыч кадалган. Татар телендә «Без Ходай белән» дигән язу да бар.

Батальон командиры, майор Зекендорф кереш сүз белән чыкты. Ул легион төзүнең максаты, аның алдындагы бурычлар турында кыска гына сөйләп алды. Аннары таныклыклар биреп чыктылар. Строй алдына легионфюрерның адъютанты обер-лейтенант Кэхе чыкты. Ул офицерларның парад шпагасын, кыныннан алып, горизонталь рәвештә тотып торды. Стройдан 6 легиончы чыгып, өстәлнең өч ягына икешәрләп бастылар. Уң кулларының очын шпагага тидерделәр һәм кулларын өскә күтәрделәр. Кулларының имән һәм урта бармаклары турайтылган, башкалары бөкләнгән иде.

Башта немецча, аннары татарча ант текстлары укылды: «Кызыл Армия һәм большевикларга каршы көрәштә немец командованиесенә намус белән хезмәт итәргә дип, Адольф Гитлер һәм Ходай каршында ант итәм. Әгәр антымны бозсам, мине каты җәза – үлем көткәнен яхшы беләм».

Өстәл янына басканнар өч мәртәбә «Мин ант итәм» диделәр. Стройдагы командирлар да хор белән алар сүзен кабатлады.

Шундый ук тантаналы рәвештә батальон командиры үзе дә ант итте. Азактан ул котлау сүзе белән чыкты. Батальон немец хәрби командалыгы куйган максатны тормышка ашыруда лаеклы өлешен кертер дип ышандырды.

Бина эчендә командирларның ант итү тантанасы үткәч, урамга чыктылар. Барак алдындагы мәйданда легиончыларның рядовой составы тезелгән иде.

Трибуна артына басып, батальон командиры янә нотык сөйләде. Легиончылар хор белән фашистларга хезмәт итәргә ант иттеләр.

Ант итү тантанасыннан соң өченче көндә немецлар ягыннан куелган бер рота командиры, исемлек тотып, барлык подразделение командирларын йөреп чыкты һәм ант итү турында һәммәсенең култамгасын алды.

Хәзер инде аларны рәсми рәвештә дә немец армиясенең тулы хокуклы солдаты дип әйтергә була иде. Легионга килгән чорда Польша акчасы белән 45 злотый алган булсалар, ант иткәннән соң, 135 злотый бирә башладылар. Сугыш чорында кыйммәтчелек булса да, ул акчага кибетләрдән кайбер кирәк-яраклар, азык-төлек алып була иде.

1943 елның гыйнвар аенда Хөсәенгә пистолет, шулай ук компас һәм бинокль бирделәр. Ә легиончыларга башлыча 1891 елгы иске урыс армиясе винтовкаларын тараттылар. Ул чагында күпчелек немец солдатларының кулында автомат булганда, легиончыларга, образлы итеп әйткәндә, хан заманыннан калган мылтыклар өләшү мәзәк тоелды. Бу инде азиатларга ышанып бетмәү дигәнне аңлата иде.

Яшерен оешма җитәкчеләренең кәефе әйбәт. Аларның уй-планнары тормышка ашып килә. Команда постларында күпчелек үз кешеләр булды. Байтак сандагы рота, взвод, отделение командирлары, рядовой легиончылар арасында ышанычлы егетләр. Штаб ротасының команда составы тулысынча диярлек яшерен оешма әгъзаларыннан тора.

Әмма бөтен эш тә майлаган кебек кенә бармый. Легиончыларның да төрлесе бар. Икенче рота командиры яшерен оешма йогынтысына бирелми. Өченче рота командиры да азактан сатлык җан булып чыга. Легион оешуның тәүге көннәреннән үк гестапо үзенең «1-Ц» дигән бүлеген ачып җибәрә. (Бу турыда Ю. Карчевский һәм Н. Лёшкинның «Лица и маски» китабында (Уфа, 1982) тулы итеп сөйләнелә.)

Беркөнне штабка Григорий Жуковны әңгәмәгә чакыралар. Нидер иснәгәннәр, яисә ниндидер сатлык җан нәрсәнедер «тишкәндер», күрәсең. Бу юлы аңа артык каты бәрелмиләр. Аерым легиончылар турында фикерен сорыйлар. Гриша «әйбәт егет», «белмим», «немецларга тугры хезмәт итә» дигән җавап бирүдән узмый.

Читлеккә ябылган кош һәрчак аннан котылу турында уйлый. Легиончы булгач та, әсирләр качу уеннан кайтмадылар. Ноябрь башында беренче батальонның штаб ротасыннан тәүдә ике, аннары өч легиончы качты. Алар сапёр взводыннан иде. Шушы взводның барлык легиончыларын, командирларын, шулай ук штаб ротасының взвод һәм отделение командирларын «1-Ц» бүлегенә җавап бирергә чакырдылар.

Хөсәенне дә дәштеләр. Штабта батальон командиры һәм тагын берничә немец бар иде.

– Синең элемтәчеләрең качарга уйламыймы? – дип сорады обер-лейтенант.

– Юк, уйламыйлар, – диде Хөсәен, ышанычлы итеп. – Без үз милләтебезнең азатлыгы өчен соңгы тамчы каныбызга кадәр көрәшергә ант иттек.

– Дөрес, герр Мукамет, – диде немец. – Татар һәм башка милләтләрне урыс, большевик коллыгыннан азат итәргә кирәк. Шул чакта гына алар үсәр, чәчкә атар, югыйсә сезнең татарның бер генә юньле галиме дә, язучысы да, хәрби начальнигы да юк. Алар булсын өчен көрәшергә, урыс аюын җиңеп, бүлгәләргә кирәк. Аңлашылдымы?

Соңгы җөмләсен сөйләгәндә, ул, өстәл артына кереп, ике кулы белән таянды да, тәрҗемәче җөмләне немецчадан урысчага әйләндергәнче, ашардай булып Хөсәеннең күзләренә карап торды.

– Аңлашыла, – диде Мөхәммәтов.

Чынлап та, барын да аңлый иде Хөсәен. Тик «милләтләр азатлыгы», «аларның үсешен дә безнеңчә, советча, коммунистларча, азат итү» дигәнне дә үзенчә – Совет җирен фашистлардан азат итү дип аңлый иде. «Милләтләр үсеше» дигән төшенчәне дә әллә кайдан, китаплардан укып беләсе юк Хөсәенгә. Аның үз тормышы шуның бер мисалы лабаса. Иң авыр елларда да совет власте аны ятим итмәде, тамагын туйдырды, белем бирде, Кызыл Армиянең командиры ясады.

– Шуны онытма, – диде немец Хөсәенгә. – Синең взводыңнан бер генә легиончы качса да, башың белән җавап бирәчәксең!

Хөсәенне немецлар өркетү өчен генә түгел, ә сынау исәбе белән дә чакырганнар иде. Аның кискен җавабы фашистларда ышаныч тудырган булса кирәк – икенче көнне Хөсәенне Гыйззәтуллин урынына штаб ротасы командиры итеп билгеләделәр.

Бер очрашу вакытында Хөсәен Григорий Жуковка штабта булган сөйләшү, немецларның милләтләр турындагы «фәлсәфәсе» турында әйтте.

– Әйе, алар үзләренчә логика белән сөйләргә, исбат итәргә тырыша. Кайбер легиончылар шуңа ышанып та куя. Без аларга каршы контрпропаганда алып барырга тиешбез. Милли геройлар, күренекле шәхесләр дигәндә, һәр халыкның үзендә бар инде ул. Әйтик, без, чувашлар, Чапаев белән горурланабыз. Татар-башкортта да бардыр.

– Бар, әлбәттә. Башкортның Салаваты, татарның Тукае, Ямашевы дигәндәй.

– Ә революция күпме галимнәр, дипломатлар, язучылар тудырды, – диде Григорий. – Язучы дигәннән, Демблин лагеренда татарның бик зур шагыйре бар, ди. Шуннан килгән легиончылар сөйләп торды. Фамилиясен дә әйткән иде әле, Муса Гомәров булса кирәк.

– Муса, – дип уйга калды Хөсәен. – Муса Җәлил булса беләм. Без, клубта концерт куйганда, аның шигырьләрен укый идек. Ә Гомәровны ишеткән юк.

– Менә шулай. Әсирләргә аңлатырга кирәк. Мин дә үземнең иптәшләр белән сөйләшермен әле.

Григорийның «сөйләшербез әле» дигән сүзе бер айдан соң конкрет төстә листовкалар булып күренде. 5 декабрьгә, ул чактагы Конституция көненә багышлап чыгарылган иде ул. Зур булмаган кәгазьләргә, почерк танылмасын өчен, ташка баскан хәрефкә охшатып язганнар. СССР халыкларының Конституция кояшы астында социализм төзүләре, илебездә милләтләр тигезлеге, бүген аларның бердәй булып фашизмга каршы көрәшүләре, немец пропагандасының ялган булуы, Идел – Урал халыкларыннан легион төзелсә дә, алар өстеннән барыбер немецлар командалык итүе язылган иде анда.

Листовка нинди юл беләндер немецларга барып эләккән. Алар тагын буран куптарды, легиончылардан аллы-артлы сорау алып, йөдәтеп бетерделәр. Язу үрнәкләре алып, охшамаганмы дип чагыштырып, листовкаларның авторын эзләделәр. Алар күзәтүне тагын көчәйттеләр, яңа шымчылар әзерләнде. Берничә кеше кулга алынды.

Яшерен оешма бу вакыйгалардан соң ныклы конспирация кирәк дигән карарга килде. Провокациягә, берәм-сәрәм качуларга юл куймаска кирәк.

Хөсәен тагын бер кат үзенең ротасындагы взводларда булып, ныклап аңлатып чыкты.

– Үзең генә качудан файда юк. Качып та кайда барасың әле. Ни поляк телен белмисең, ни немец телен. Партизаннар белән бәйләнешкә кереп, күмәкләп китсәң, инде тагын бер хәл, әмма алар сине көтеп торамыни?!

Әнә шулай легиончылар аңларлык, шул ук вакытта провокатор була калса, тотылмаслык итеп сөйли иде ул. Ә үзенең колагы һәрчак сак: берәрсе поляк партизаннары турында берәр нәрсә ишетмәгәнме, аларның элемтәчеләрен күрмәгәнме? Анысы да булуы мөмкин. Чөнки легиончылар станциягә һәм башка җирләргә эшкә йөриләр, увольнениегә чыгалар, поляклар белән очрашып торалар.

ПОЛЯК ПАРТИЗАННАРЫН ЭЗЛӘП

Әлбәттә, Хөсәеннең шулай кызыксынуы юкка гына түгел иде: аңа яшерен оешма поляк партизаннары белән элемтәгә керү бурычын йөкләтте.

Едлино лагере эчендә төрле хуҗалык эшләрендә бер поляк карты эшли иде. Хөсәен, җае туры килгән саен, аның белән сөйләшергә тырышты. Дөнья хәлләре, яшәү шартлары турында фикерләште алар. 1920 елны Польша-СССР сугышы башлангач, безнең якта әсирдә булган икән. Шуңа күрә русчаны яхшы белә.

Беркөнне ул хәбәр китерде.

– Авылга немецлар килеп, партизан элемтәчеләрен эзләп йөрделәр. Укытучыга аеруча бәйләнделәр.

– Ә нигә? Ул партизаннар белән бәйләнеш тотамыни?

– Күрәсең, шикләнәләр.

– Ә нинди кеше соң ул?

– Бик намуслы. Ярлылар мәнфәгатен яклый.

Хөсәен бу кеше белән очрашырга кирәк дип уйлады һәм, лагерьдан чыгып йөрү өчен, сәбәп эзләде.

– Артиллерия взводының атларына печән бетеп килә. Поляклар белән барып сөйләшергә иде, – диде ул беркөнне батальон командирына.

– Ә кем барып сөйләшер? – диде майор Цек.

– Кемне җибәрсәгез, шул барыр.

Цек, бераз уйлап торганнан соң:

– Син авылда үстеңме? Печәннең нинди икәнен беләсеңме? – дип сорады.

– Әлбәттә. Яшь чакта печәнне күп чаптык, анысы, – диде Хөсәен.

– Алай булгач, үзең эзлә. Яхшысы булсын, атларның таза, көр булуы кирәк, – диде майор.

Мондый шартларда укытучыга барып, турыдан-туры безне партизаннар белән таныштыр дию ахмаклык булыр иде. Хөсәен укытучыдан печән сатып алышуда ярдәм итүен сорады. Үзен дә укытучы дип таныштырды ул. «Коллегалар» бик тиз уртак тел таптылар. Печән сатучы крестьяннарны йөреп чыктылар. Хөсәен, хакына килешмәгән булып, кат-кат килде бирегә. Ниһаять, атлар белән килеп, берничә чана хуш исле урман печәне алып киттеләр.

Очрашу вакытында Хөсәен түкми-чәчми үзенең тормыш юлы турында сөйләде. Легион турында да әйтеп китте, соңгы очрашуда үзенең бирегә ни өчен килүен ачып салды.

– Партизаннарның кайда икәнен белмим, – диде укытучы, озак кына дәшми торганнан соң. – Мәгәр алар биредән ерак булырга тиеш. Әгәр берәрсе килеп чыга калса, сезнең турыда әйтермен.

Бу инде җепнең очы иде. Хөсәен шатланып бетә алмады.

Атна-ун көн узгач, лагерь эчендә йөрүче поляк карты Хөсәенгә хәбәр китерде.

– Укытучы сиңа сәлам әйтте. Иртәгә көндез үзләренә кунакка чакырды.

Чанага утырып, ул тагын авылга китте. Партизаннар элемтәчесе белән очрашып, укытучының мунчасында бик озак сөйләштеләр.

Әмма башкача очрашырга да, сөйләшергә дә туры килмәде. Легионны лагерьдан беркая да чыгармаска дигән команда булды. Тиздән походка чыгачакбыз дигән сүз таралды.

БАТАЛЬОН ЮЛГА ЧЫГА

1942 елның 13 февралендә беренче батальонга 825 нче номер бирделәр. Шулай итеп, немецларның тулы хокуклы хәрби берләшмәсе статусын алды ул хәзер.

Икенче көнне иртән, ягъни 14 февральдә, батальон Едлино лагерен калдырды. Станциядә алар өчен состав бирелде. Вагоннарның арттагы икесе генә пассажирлар йөри торган, калганнары йөк ташуга көйләнгән, халык телендәгечә әйтсәк, мал төйи торган иде. Бу составка батальон штабы, штаб ротасы, беренче укчы, дүртенче пулемёт ротасы, санитар часть һәм обоз төялде. Икенче һәм өченче укчы роталар бер көннән соң кузгалды.

Штаб ротасы старшинасы Вәли Лотфуллин төяү эшләрен күзәтеп йөри иде. Шул чагында аның янына өченче батальонның взвод командиры, Эстәрлетамак ягы егете Габделхак Фәхретдинов килде.

– Вәли, син мине дә үзең белән ал әле, – дип үтенде ул.

– Мин ничек алыйм, ди? Сине бит өченче батальонда югалтачаклар һәм эзләячәкләр. Тапсалар, дезертир диярләр үзеңне. Шундый кешене яшергән өчен дип, миңа да эләгер.

Габделхак бигрәк үтенеп сорагач, ул ризалашты.

– Ярый, ат йөртүче булырсың. Тикшерү башланса, дустымны озатырга килгән идем, эшелон кузгалганын сизмәгәнмен диярсең.

Польша җирләре буенча үткәндә, поезд әллә никадәр әйләнешләр ясады. Седльце станциясен үткәч кенә, туп-турыга Брест ягына карап юл алды.

Чик буен үтү белән, иртәнге сәгатьтә салкын һава булуына карамастан, вагон ишекләрен ачтылар. Туган җирнең һавасы да икенче дигәндәй, һәркемнең күңеле күтәрелде. Күпләре, елдан артык вакыт чит җирләрдә әсирлектә булганлыктан, Туган илгә кайтуларыннан өметләрен өзгәннәр иде инде.

Ә кайберәүләре 1941 елның 22 июнь иртәсен шушы тирәләрдә каршылады. Алар фашистлар белән каты сугышларны, чигенү, әсирлеккә эләгү ачысын хәтерләде.

Брестны үткәч, кайбер әсирләр бигрәк нык тугарылып киттеләр. Батальон командиры адъютанты Рәшит Таҗиев Минск шәһәренә җитәрәк бер станциядә ике легиончының аракы сатып алганын күрә.

Таҗиев беренче рота командиры Чураковны, чакыртып, бу хәлгә юл куйган өчен, нык итеп тирги һәм аракыларын тартып алырга куша.

Бу кешене ул яратмый иде. Сөйләүләренә караганда, хәрби әсирләр лагеренда полицай булган һәм үзен бик тупас тоткан, әсирләрне нык рәнҗеткән. Легионга килгәч, аның «1-Ц» бүлеге кешеләре белән еш очрашуын күргәннәр. Берчак әңгәмә вакытында: «Кайбер легиончыларның партизаннар ягына качу ихтималы бар», – дигәч, ул: «Андыйлардан фашистлар еврейларны юк иткән кебек котылачакбыз», – дип җавап биргән.

Таҗиев, Чураков белән сөйләшкәннән соң, Хөсәен Мөхәммәтовны күрде һәм, поезд Оршага җитәр алдыннан бер станциядә туктагач, штаб ротасын карап чыкты.

– Кешеләрне искәрт. Бик күпләр партизаннар ягына күчү турында сөйләнгәннәр.

Барлык рота командирлары арасыннан Таҗиев Хөсәен Мөхәммәтовка ышана, Хәниф Мөхәммәтов та фамилиядәшенә болай дип бәя биргән иде:

– Штаб ротасы командирына тулысынча ышанырга була. Булдыклы егет, кадровый командир. Тик йомшаграк кебек. Акрын кыймылдый. Ныграк шикләнә.

Соңыннан Рәшит Таҗиев Хәнифнең сүзләре дөреслегенә ышанды.

Шушы ук ротадагы яшерен оешманың эшчәнлегендә Вәли Лотфуллинның да роле зур булды. Хәниф тә, Хөсәен дә аңа тулысынча ышаналар иде.

Оршада легиончылар гайрәтен бераз чигерерлек вакыйга да булып алды. Эшелоннан ике легиончы качты. Шуларның берсен – элемтә взводында хезмәт итүче Мәхмүтовны – шәһәрдә фельджандармерия эләктергән. Бичараны штаб вагонына алып киләләр. Аннары дезертир дип, юл артына чыгарып аталар.

Көнчыгыш юнәлешендә баручы эшелон, Орша шәһәрен үткәч, кинәт кенә төньякка борылды, берничә сәгать юлда булганнан соң, Витебск станциясенә килеп туктады. 18 февраль көне иде бу. Легиончылар вагоннардан төште, әйберләрне бушата башладылар.

Батальон командиры майор Цек, шәһәргә барып килгәннән соң, штаб вагонына рота командирларын җыйды. Анда Рәшит Таҗиев та бар иде. Батальон командиры максатны аңлатты:

– Батальон ССның 7 нче саклау бригадасы составына керә. Бу бригада Витебскидан 20 километр төньяк-көнчыгышта, Двинаның көнбатыш ярында партизаннарга каршы хәрәкәт итә. Бу – Белыновичи–Гралево–Сеньково–Сувары авыллары тирәсе. Батальон штабы һәм штаб ротасы Гралево авылында урнаша. Олау һәм лазарет Сеньково авылында булачак. Безнең бурыч: елганың көнчыгыш ярында оборона тоту һәм һөҗүм башлау өчен сигнал көтү. Витебск–Невель, Невель–Усвяты фронт линиясе, Витебскидан Көнбатыш Двинага кадәр булган өчпочмакны әйләндереп алу һәм партизаннарны тулысынча бетерү максаты куела. Партизаннарның көнчыгышка чигенү һәм совет гаскәрләренә кушылу мөмкинлеге булмаячак. Дөресрәге, безнең батальон мондый мөмкинлекне бирергә тиеш түгел. Эшелоннан әйберләрне бушатып бетерү белән кузгалабыз.

Штаб вагоныннан чыгып барганда, Цекның шофёры Ходаяров Рәхимовка дәште:

– Сине машина белән таныш диләр. Нигәдер карбюраторы начар эшли, шуны карыйк әле, – дип сөйләнә-сөйләнә, тегене машина янына алып китте. – Әллә вагонга менгергәндә нидер булды инде.

Карбюраторны күрсәткән булып, акрын тавыш белән:

– Мин байтактан күзәтеп киләм. Сез Таҗиев, Жуков белән бик еш очрашасыз. Ары-бире качарга уйласагыз, миңа ышаныгыз. Машинам һәрчак әзер. Син хуҗалык взводыннан бит, бераз азык запасы хәстәрләргә иде. Кем белә дөнья хәлен? – дип сөйләп китте ул.

Рәхимов аның сүзен кырт кисте:

– Алай бик теләгең булгач, майорыңны миңгерәтеп, кулын бәйлә, авызына чүпрәк тутыр да кач. Синең кайгың юк әле монда. Эшелонны бушатып, халыкны урнаштырырга кирәк.

Ул бу мут күзле, табак битле бәндәне бер дә яратмый иде. Ә бәлки, ул чын йөрәктән сөйлидер, дип уйлады аннары. Кешенең йөрәген ярып карап буламыни?

– Тәкъдимең шәп, иптәшләргә әйтермен, – дип ычкындырды ул азактан.

Эшелонның аргы башында Рәхимов Хөсәен белән очрашты да әлеге сөйләшүне җиткерде.

– Ул егеткә бик ышанып бетмә әле, – диде Хөсәен. – Беркөн исерек баштан әллә нәрсәләр сөйләгән ул. Майор аңа, тугры хезмәт итсәң, офицер ясармын дип вәгъдә иткән икән, шуңа өметләнеп йөри булса кирәк. Кызыл Армиядә дә мине күрмәделәр, күтәрмәделәр, хет биредә офицер булып, күкрәк киереп йөрермен дип хыяллана, имеш. Сугышка кадәр төрмәдә дә утырмады микән? Гел жаргон белән сөйли икән.

Төштән соң Хөсәеннең штаб ротасы кар баскан шоссе буйлап, беренче булып юлга чыкты. Тәүдә Сураж посёлогына җиттеләр. Ул зур гына иде. Сугышка кадәр район үзәге булып та торган.

19 февральнең иртәсендә Гралево авылына килеп җиттеләр. Биредә батальон штабы, штаб ротасы урнашты. Калган дүрт рота Көнбатыш Двина яры буйлап 20 чакрымда оборона тотуга кереште.

Биредән якын гына – Калинин өлкәсе, ә 100 чакрым ераклыкта фронт линиясе үтә иде.

ПАРТИЗАННАР БЕЛӘН ТАНЫШТЫР!

Хөсәенне гарнизон начальнигы итеп билгеләделәр. Ул партизаннар белән бәйләнешкә керергә дигән уй белән йөри иде. Тик элек иптәшләре белән очрашырга кирәк. Кайда икән бу Гриша? Ә Григорий Жуков Витебскида немец складыннан медикаментлар алып йөрде һәм санитария часте җитәкчесе белән 19 февральдә көндез генә штаб урнашкан авылга кайтты. Хөсәен белән күрешкәч:

– Бу эшне мин үз өстемә алам. Врач кешегә бер урыннан икенчесенә йөрү җиңелрәк, – диде ул. – Ә син оештыра тор. Тирә-якны өйрән. Төнлә дә үз авылыңдагы кебек йөрерлек булсын. Байтак кына яңа командирлар бар, шуларны капшарга кирәк. Вакыт кысан. Тәвәккәлләп тотын, сузма, – диде.

Хуҗалык взводы командиры Рәхимов Григорийны авыл читендәге кечкенә генә өйгә урнаштырырга алып китте.

– Шуңардан да яхшырагын тапмадыңмы? – диде Гриша. – Монда бит бассаң, башың тия, киерелсәң, кулбашың тиеп, стенасы ишелергә мөмкин.

– Шаулама, – диде Рәхимов. – Күршеләреннән сорашып белдем мин. – Хуҗабикәнең ире үлгән. Ике улы армиядә, бер кызы партизаннарда икән. Өйдә төпчек кызлары бар, ул партизаннар белән элемтә тотмый булмас.

Гриша, яратып, Рәхимовның аркасына кулын салды.

– Бик дөрес уйлагансың син. Квартирага кергәч, озаклап сөйләшеп булыр.

Үзләренә таба немец формасы кигән кешеләр килүен күргәч, өйдәгеләр куркып китте.

Тегеләр, күтәрмәгә менеп, ишекнең бикле икәнен белделәр дә дөбердәтә башладылар.

Кызы Нина морҗа артына кереп яшеренде. Әнисе, чыгып, ишекне ачты.

Хуҗабикә мич янында нидер эшли иде. Ул Гришаның сәламенә җавап та бирмәде. Хәтта ухват белән тегене сөреп чыгара язды.

Кич белән алар бу йортка, кунарга дип, дүртәү килеп керделәр.

Григорий беренче кичне үк, хуҗабикәнең кызына «мәхәббәт аңлатырга» дип, аны урамга алып чыгып китте. Ә әнисе кыз кайтканчы ут йотып торды.

Нина Буйниченко сугышка кадәр ун класс тәмамлаган комсомолка иде. Абыйлары армиягә һәм апасы Вера 1942 елны партизаннарга киткәч, ул алар белән элемтәгә керде, хәрби серне сакларга дип, ант итте. Немецларда шик тудырмас һәм иркенләбрәк йөрер өчен, күрше авылдагы торф предприятиесенә эшкә кереп, немецлардан пропуск алды. Кирәкле саннарны, хәбәрләрне ул М. Ф. Бирюлин бригадасының беренче отряд командиры Сысоевка һәм разведка начальнигы Тимошенкога җиткереп торды. Соңгы көннәрдә партизаннар хәвефкә төшкән иделәр. Немецларның үзләренә каршы операция әзерләүләрен ишетеп-күреп тордылар. Алар Дон казакларына атап листовка да яздылар, партизаннар ягына чыгарга теләк белдерүчеләр булса, яисә берәр төркем килеп чыкса, шундук штаб белән бәйләнешкә керергә дип, элемтәчеләргә әйтеп тә куйдылар.

Партизаннарның листовкасын укыгач, батальондагы яшерен оешмада шүрләп куючылар да булды:

– Без анда чыгып, немецлар көчлерәк булып, яңадан дошман кулына эләксәк? – диде берсе.

– Листовканың астына ни язылганын күрәсеңме? – диде Хөсәен. – «ВКП(б)ның Витебск өлкә комитеты» диелгән. Димәк, партиянең яшерен өлкә һәм район комитетлары да оешкан. Партизаннар хәрәкәтенә тиешле юнәлеш һәм ярдәм бирелә булырга тиеш. Аларны тиз генә юк итү мөмкин түгел.

– Кулда корал булгач, фашистка тиз генә бирешмәбез, – диде икенчесе. – Үлсәк тә, әллә ничәсен җәһәннәмгә озатып үләрбез.

Рәхимовның планы дөрес булып чыкты. Сөйләшә торгач, Гриша белән Нина уртак тел таптылар. Легиончыларның сәер телдә сөйләшүе, урындагы халыкка яхшы мөнәсәбәттә булуы, аларның фашистлар кебек ерткычларча кыланмавы турында хәбәр авыл кешеләренә тиз таралган иде.

Жуков үзләренең ничек әсирлеккә төшүләрен, аннары легион тарихын сөйләде:

– Син безне тиз арада партизаннар белән очраштыр, – диде Григорий.

– Ярый, – диде Нина. – Биредән ерак түгел генә бер авыл бар. Анда безнең бер иптәшебезне табарсыз. Ул өйдә булмаса, икенче авылда янә элемтәче бар. Икесенең берсе урманга алып барыр. Хәзер мин разведка штабы начальнигына хат язам. Кызыл яулыгым пароль булыр.

Яшерен оешма әгъзасы Саша Трубкин берничә егет белән Нина өйрәткән адрес буенча күрше авылга китте. Әмма анда немец солдатлары булып чыкты. Аларны әйләнеп узарга дигән план да барып чыкмады. Бу тирә авылларда немецлар һәм казаклар мыжгып тора иде.

Юлның уңышсыз чыгуын, кайтып, Нинага җиткерделәр. Ул бер сүз дә әйтмичә чыгып китте дә, ярты сәгать чамасы үткәч, крестьян киемендә, урта яшьләрдә, таза гына гәүдәле кеше ияртеп килеп керде һәм аны калдырып чыгып та китте.

– Степан, – дип таныштырды теге үзен. – Михальченко.

Антифашистик группа тиз генә җыелып алды.

– Без кыл өстендә, – диде Рәшит Таҗиев.

– Әгәр бүген төндә партизаннар ягына күчмәсәк, иртәгә немец һөҗүм башлый. Ә легионның бер пулясы да партизаннар ягына очарга тиеш түгел.

– Хәзер үк роталарны күтәрергә дә урманга, – диде Трубкин.

– Һәм партизаннар, безне карательга исәпләп, ут белән каршы алыр, – дип җавап бирде аңа каршы Хөсәен.

Авыр тынлыкта барысы да Степанга карыйлар иде.

– Коткаручыбыз син генә. Алып бар безне урманга, – диде Жуков.

Степан күңелендә фикерләр көрәшә иде. Провокация түгелме бу? Ышанырга ярыймы? Мәгәр Нина ышанычлы итеп сөйләгән иде инде.

– Ярый. Мин риза, – диде ул.

Аңа тиз генә легиончы формасы кидерделәр. Вәли Лотфуллин итек балтырына листовкалар тутырды. Фашистлар үз чиратында, партизаннарны бирелергә өндәп, листовка бастырганнар иде. Имеш, шуны таратып йөреячәкләр. Габделхак Фәхретдинов белән Александр Трубкин линия сумкасын алдылар. Ягъни телефон линияләрен тикшереп йөриләр.

– Хәерле юл, егетләр! Сезнең эшнең уңышыннан батальонның язмышы хәл ителәчәк, – диде Григорий, парламентёрларны берәм-берәм кочып.

– Партизаннар ни әйтсә дә, аларның шартларына күнегез. Пароль, сигнал дигәнне оныта күрмәгез, – диде Хөсәен.

Тегеләр киткәч, яшерен оешма киңәшмә үткәрде. Кемгә нинди бурыч төшкәне тикшерелде. Төрле вариантларны уйладылар.

* * *

Оборонада яткан легиончылар, парламентёрларның урман ягына баруын күреп, ут ачтылар.

– Ятыгыз! – дип команда бирде Лотфуллин һәм чак кына башын күтәреп, ачы тавыш белән татарча итеп кычкырды: – Җитте сезгә, җыен хайван! Үзебезнекеләргә атасыз бит.

Паролен дә әйткәч, тегеләр тынды. Болар куаклыкка кереп югалды.

Двина елгасының аргы ягына чыккач, аларны Степан алып китте. Шактый баргач, кинәт «Тукта, кулыңны күтәр!» дигән тавыш ишетелде. Михальченко парольне әйтте дә ары китте. Калган өчесен засададагы партизаннар урап алды.

– Коралыгызны бирегез!

Озакламый урман эчендәге авылга җитеп, бер йортка керделәр.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации