Текст книги "Ватанга тугры калдылар"
Автор книги: Айдар Басыров
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 37 (всего у книги 40 страниц)
Миңнекәевләрнең дүртенчесе Мәзһәп тә (1925 елгы) Бөек Ватан сугышына китә. Каһәрле сугыш давылларын үтеп, исән кала. Тормыш иптәше Сәйдә белән ике ул үстерәләр. Ходай аңа озын гомер бирә. Ул әле дә (2008 ел) исән.
Чакмагыш районының зур булмаган Яңа Биккенә авылында гомер кичергән Миңнекәевләрнең тарихы менә шушы. Ир туганнарының берсе сугышта үлгән, икесе исән кайткан, берсе хәбәрсез югалган.
Аларны сугышта аеруча зур батырлыклар күрсәткән дип сөйләргә җыенмыйбыз. Әнәс абыйның II дәрәҗә Ватан сугышы орденын һәм унлап медален исәпләмәгәндә, туганнарының нинди бүләкләре барлыгын да белмибез.
Сугышларда геройлар санаулы гына була. Меңнәр, миллионнар сугышның иң авыр эшләрен башкара. Күпләрнең сугышчан хезмәте, батырлыгы үз вакытында бәяләнми, югалып кала. Гап-гади авыл кешеләре Миңнекәевләр мисалында татар егетләренең гаять катлаулы язмышка дучар ителүләре турында сөйлисе килде.
* * *
Мәскәүдә чыга торган «Татарские новости» газетасында (2006, № 1) «Татарлык гаиләдә саклана» дигән мәкалә басылды. Анда түбәндәге юллар да бар:
«Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты «Татарские новости» газетасы белән берлектә «Газиз халкым» исемле язмалар конкурсы игълан иткән иде. Бу бәйгедә татар дөньясының бүгенге хәл-әхвәле, үткәне, киләчәге, проблемалары, шулай ук милләтнең зыялы уллары-кызлары, аларның игелекле эшләре, җәмгыятьтә тоткан урыннары турындагы бай эчтәлекле, кызыклы, мәгънәле язмалар авторлары катнашты.
Ел ахырында бу бәйгегә нәтиҗә ясалды. «Үлем баржалары» дигән язмасы өчен Уфадан Камил Миңнегалиев икенче урынга лаек дип табылды. Җиңүчеләрне киңәйтелгән утырышта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров котлады һәм бүләк тапшырды».
Милләттәшләребез язмышы турында әрнеп язылган бу очерк менә шундый югары бәягә лаек була.
2008 елның июнь аенда без Камил абыйның Уфадагы фатирында янә бер мәртәбә очраштык. Аңа мин «Үлем баржалары» очеркы буенча берничә сорау бирдем.
– Камил абый, сез бу баржаларның, чынлап та, батырылуына ышанасызмы?
– Без, тормышта бик күпне күреп, зур тәҗрибә туплаган кешеләр. Үз күзебез белән күргәнне, документларда теркәлгәнне генә булган хәл дип раслыйбыз. Баржалар мотлак батырылган дип әйтә алмыйм. Әмма шул чордагы чынбарлык бу эшнең булуы бик ихтимал дип расларга нигез тудыра.
– Сугыштан соң әсирлектә, милли легионнарда булучыларны, башка төр авыр язмышка дучар ителгәннәрне халык дошманы санап атарга хөкем итәләр. Бераздан аны 25 ел сөрген вакытына алыштыралар. Нишләп алай хөкемне «йомшарттылар» икән?
– Минемчә, биредә икътисад ягын уйлаганнардыр. Бөек Ватан сугышында бик аз дигәндә 20 миллион совет кешесе һәлак була. Илне торгызу, халык хуҗалыгын аякка бастыру өчен, эшче көчләр дә кирәккән бит. Ул чагында бар нәрсә кул көче белән башкарылган. Политбюро составындагы берәр акыллы кеше иптәш Сталинга бу турыда әйтергә батырчылык иткәндер һәм халыклар атасы, үлем җәзасын 25 ел сөрген срогына алыштырып, үз халкына карата «зур рәхимлелек» күрсәткәндер. Шунысы да бар: үлем җәзасы бөтенләй бетерелми бит. Атылганнары да шактый булган.
– Үлем җәзасы бирү тәртибе яшәгәндә, татар әсирләрен баржаларга төяп озатканнардыр һәм батырып үтергәннәрдер дип фараз итик. Әмма нигә аларны, әллә кайлардан җыеп, Хабаровскига кадәр китерделәр икән? Яшәгән төбәкләрендә генә юк итсәләр дә булыр иде бит.
– Әмма андый очракта хөкем ителүчеләрнең гәүдәләре, эзе калыр иде. Еллар үткәч, бәлки кемгәдер моның өчен җавап бирергә туры килер иде. Ә болай диңгездә баржалар белән батыргач, бернинди дә эзе калмый.
* * *
Баржаларга төяп, кешеләрне харап итү ысулы 1918–1920 еллардагы Гражданнар сугышы чорында ук булган. Әсир төшкән кызылларны – аклар, акларны – кызыллар, баржаларга төяп, елгаларда яисә диңгезләрдә батырганнар. Бу турыда төрле газета-журналларда, китапларда сөйләнелә.
Сәяси золым корбаннарын юк итү өчен дә бу ысул кулланылган. «Кызыл таң» газетасында басылган «Үлем баржалары» дигән мәкалә шул турыда сөйли:
«Минем әтием Сабирҗан, – репрессиягә бер гөнаһсыз эләгеп, 10 ел каһәр күргән кеше. Ул «судимость снято» дигән документ тотып кайтып керде. Без аны, көтеп алып, үзе үлгәнче рәхәт яшәттек. Әтиемнең ул каһәрле еллар турында сөйләвен мәңге оныта алмамдыр:
– 1937 елның салкын көзендә Амур суы буендагы тайгада төзелеп тә бетмәгән баракка безне, меңәрләгән тоткынны, китереп тутырдылар. Ятып түгел, басып торыр урын юк. Көнгә ике тапкыр кәбестә суы бирәләр. Үлем-китемгә сан юк. Үлеп бетмәгәннәрне дә йөзәрләп кенә бер чокырга тутыралар. Мине бик тырышса да, үлем алалмады. Шул тайга эчендә өч ел буе бараклар төзедек. Минем сыман бер гөнаһсыз тоткыннар китерелә торды. Бераздан берничә дистә комсомолның үз теләге белән шәһәр төзергә килүен, бу тирәдә Амур ярында шәһәр төзеләчәген, ул шәһәрнең Комсомольск дип аталачагын ишеттек. Чынында ул шәһәрне тоткыннар, меңәрләгән гөнаһсыз кешеләр төзеде.
Ул еллардагы милләтчелекнең дә тамыры тирәндә иде. Төн уртасында тәмле йокы вакытында сакчылар, кереп: «Мусульмане, стройся!» – дип кычкыра. Сафтан берничә татар яки башкортны тышка алып чыгып йөгерергә кушалар. Йөгерүчеләр солдатларга, төзәп ату өчен, мишень ролен үти. Шулай әллә никадәр тоткын юкка чыга иде. Ә инде 1941 елның җәй аендагы фаҗигане мәңге онытасым юк, – дигән иде әти мәрхүм.–Ул көн безнең ял итәсе көн иде. Эшкә китәсез дип, безне бик тә иске, эшкә яраксызланган баржага төяделәр. Баржага кергәндә, сакчылар кычкырып милләтеңне сорый. Мөселманга – рәхим ит, урыс булсаң – вон отсюда.
364 мөселман төялгән баржаны катер Амурның нәкъ уртасына сөйрәп алып керде, һәм баржада җиңелчә шартлау яңгырады. Баржа бата башлагач, андагы күренешне, хәлсез халыкның ниләр кылуын сөйләп кенә аңлату мөмкин дә түгелдер (андагы хәлләрне әтием еламыйча сөйли алмый иде). Халык суга сикерә. Без, булдыра алганнар, такта кагып эшләнгән иске трапны баржадан сөйрәп төшереп, ярсып аккан Амурга ташланабыз. Көч-хәл белән ярга таба кул белән генә ишеп чыга алдык. Алты кеше исән калганбыз. Ләкин бик ерак, өч көн кайтырлык юл акканбыз. Юлыбызда нинди үлән эләксә, шуны ашап, колониябезгә кайтып кердек. Бездән: «Сез исәнмени?» – дип сораучы да юк».
Әти мәрхүмнең шушыларны сөйләвен бүген дә тетрәнеп искә алам.
* * *
Бу китапны язып бетергән көннәрдә (март, 2009) Башкортстанда нәшер ителә торган «Тулпар» журналының 1 нче санын китерделәр. Анда татар халкының патриот-шагыйре Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган мәкалә дә урнаштырылган иде (авторы – шагыйрь, журналист Мөнир Вафин).
Сәяси золым елларында, булмаган гаепләрне тагып, 1939 елда аны да 10 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр икән. Суд карарыннан соң ул бер ел Казан төрмәсендә утыра. Аннары аны этап белән алып китәләр. Бу хакта ул соңрак Хәсән Туфанга шуларны сөйли: «Бервакыт этап белән төньякка алып барган тоткыннарны диңгез буена китереп бушаттылар. Берничә көн көткәннән соң, галәмәт зур агач баржаның трюмнарына дыңгычлап тутырдылар. Баржа бик иске, буяулары уңып-кырылып беткән, палуба такталары ярым черек, ярыклардан су саркыла. Тоткыннар тез тиңеннән суда басып торалар. Баржаны буксир тартып каядыр алып китте. Бераз барганнан соң, төтен исе чыкты, дөрләп янган ут тавышы ишетелде. Ярыклардан конвой солдатларының, буксир корабына төялеп, ут капкан баржаны ташлап китүләрен күрдек. Мәхшәр китте – ачыргаланып кычкырулар. Ләгънәт уку… Кайберәүләр, такта сыныклары табып, баржаны эчтән җимерә башлады, палубаның ут капмаган ягына чыгып, суга сикереп, йөзеп чыгарга тырышалар. Әмма салкын бозлы суда алар ерак китә алмады. Бераздан баржа су тулып бата башлады. Мин дә, такта кисәгенә тотынып, башкалар белән ярга таба йөзәргә керештем. Күбесе батып үлде. Ярга берничә генә кеше чыктык. Сакчылар безне кабат лагерьга китереп урнаштырды».
Соңыннан ачыклануынча, бу махсус шулай эшләнгән. Тоткыннар бик күп булу сәбәпле, «артык кашыклар»дан котылу өчен, сакчылар әнә шулай «үлем баржалары» оештырганнар. Ф. Кәрим утырган ул баржадан ике генә кеше исән калган.
Фатих Кәрим үзенең гаебе юклыгы турында Генераль прокуратурага хатлар яза. Хәләл җефете Кадрия (Кадрия Ишукова – балалар язучысы) тырышлыгы белән адвокат яллыйлар. Аңа тагылган гаепнең дөрес булмавы исбатлана. Эшне яңадан карау өчен, 1941 елда аны Казанга кайтаралар. Кремль астындагы төрмәдә гаять авыр шартларда алты ай утыра. Шунда ул зур шагыйрь Хәсән Туфан белән очраша.
Фатих Кәрим Кремль төрмәсендә ятканда, аның шигырьләренә яңа экспертиза үткәрәләр. Аларда Совет иленә яла ягу, «троцкийчылык» фикерләрен таба алмыйлар. 1941 елның 3 декабрендә ул азат ителә.
Шул ук айның азагында хәрби хезмәткә алына һәм фронтка озатыла. Гади солдаттан башлап кече лейтенант дәрәҗәсенә кадәр үсә, взвод белән командалык итә. 1945 елның февралендә Көнчыгыш Пруссиядә Ватан азатлыгы өчен гомерен бирә. Шунда җирләнә.
VII бүлек
СЕЗ ТАБАРСЫЗ КИЛЕП ШУШЫ ЭЗДӘН
ВАСЫЯТЬКӘ ТУГРЫ БУЛЫП
ГАЗИ КАШШАФ
Хәрби хезмәткә алынгач, Муса гаиләсенә, каләмдәш дусларына хатлар яза. Хатларның иң күбе Гази Кашшафка адреслана. 1942 елның 20 мартында хәрәкәттәге армиядән җибәрелгән хатында ул болай дигән: «Кадерлем минем Кашшаф! Син минем иң якын һәм кайгыртучан җан дустым идең һәм шулай булып калдың. Минем шундый авыр көннәремдә син үзеңне дусларча, саф күңелдән язылган хатларың белән миңа ярдәм иттең, минем иҗатым, китабым һәм гаиләм турында кайгырттың. Мин чын күңелдән сиңа рәхмәт әйтәм. Ышанам: син хәзер дә мине онытмассың. Минем поэзиямне һәм минем гаиләмне җылы кайгыртучанлык белән чолгарсың. Әгәр мин һәлак була калсам, мин барлык иҗатымны тулысынча сиңа ышанып тапшырам. Васыятем шул: исән чакта язганнарымның барысы да тулысынча синең күзәтүгә бирелә, синең яклавыңа һәм кайгыртуыңа күчә. Мин шат, минем поэзия ышанычлы кулларга бирелә (мин частьтан шундый эчтәлекле васыятьне официаль рәвештә җибәрермен). Без әле юлда. Адрес ачыклану белән, мин сиңа ачык хат салырмын».
Бераздан Гази Кашшафка 1942 елның 27 маенда урысча язылган рәсми васыять (завещание) килә. Анда түбәндәге юллар да бар:
«Мин 1916 елдан башлап әдәби иҗат белән шөгыльләнәм. Беренче шигырьләрем 1919 елда «Кызыл йолдыз» дигән фронт-армия газетасында басылды. Шул вакыттан бирле татар һәм өлешчә рус совет матбугатында һәрвакыт басылып килдем. Ләкин минем әсәрләрнең бары 30–35 проценты гына дөнья күрделәр. Мостафа авылында, Ырымбурда, Казанда, Мәскәүдә һ. б. төрле шартларда яшәгәндә, мин кулъязмаларымның күп өлешен югалттым. Сугышка кадәр мин аларны туплап, тәртипкә сала алмадым.
Әгәр мин үлә калсам, минем барлык кулъязмаларымны җыюны һәм тәртипкә китерүне, аларны китап итеп чыгаруны иң яхшы дустым, тәнкыйтьче һәм язучы Гази Кашшафка тапшырам».
Гази белән Муса 20 нче еллар уртасында ук таныш булалар. Алар шул чордан алып бер үк әдәбият казанында кайныйлар, ышанычлы дуслар булып китәләр, эшләре дә, бәйрәмнәре дә бергә була.
Гази Кашшаф (Миргази Солтан улы Кашафетдинов; 1907–1975) 1907 елның 15 апрелендә элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Туймазы районы) Яңа Арсланбәк авылында туган. Әтисе авыл мулласы һәм мөгаллиме була. Дөньялар буталып киткәч, 1922 елда муллалыгын ташлый һәм игенчелек белән шөгыльләнә, күмәк хуҗалык оешкач, шунда әгъза булып керә, колхозда умартачы булып эшли.
1922–1925 елларда Гази Бәләбәй шәһәрендәге укытучылар семинариясендә (соңыннан – педагогия техникумы) укый. Аннары Уфада кыска сроклы әзерлек курслары тәмамлап, 1925 елның көзендә Казанга килә һәм Көнчыгыш педагогия институтына кабул ителә. Бер үк вакытта ул Вахитов исемендәге сабын заводы каршындагы ФЗӨ мәктәбендә дәресләр алып бара.
1929–1937 елларда Казанның төрле уку йортларында тел һәм әдәбияттан дәресләр бирә. 1937 елда Татарстан китап нәшриятына эшкә күчә. Башта өлкән әдәби консультант, 1939–1942 елларда матур әдәбият секторының өлкән редакторы булып эшли.
1942 елның октябрендә аны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакторы итеп билгелиләр. Аннары Татарстан Язучылар оешмасында референт-консультант (1945–1947), СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр (1947–1950), сигез ел буе (1950–1958) яңадан «Совет әдәбияты» журналының баш редакторы вазифаларын башкара.
1960 елда диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алгач, үзенең хезмәт эшчәнлеген тулысынча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты белән бәйли. Башта татар әдәбияты кафедрасында (1961–1964), аннары яңа ачылган журналистика кафедрасында (1964–1975) өлкән укытучы, доцент булып эшли.
Ул – бай әдәби-фәнни мирас калдырган әдип. Аның беренче тәнкыйть мәкаләләре 1928 елда, студент чагында ук басыла башлый. 30 нчы елларда инде аерым язучылар, аларның әсәрләре һәм театр спектакльләре турында язган мәкалә-рецензияләр белән үзен әдәбият-сәнгать дөньясын тирән аңлаган югары зәвыклы тәнкыйтьче итеп таныта.
Бер үк вакытта прозада да үзенең көчен сынап карый – хикәяләр, повестьлар яза. 1940 елда Казанда татар телендә «Чүл буенда» повесте басылып чыга.
1938 елда СССР Язучылар союзы әгъзасы итеп кабул ителә.
1928–1952 елларда гына да аның республика көндәлек матбугатында әдәби хәрәкәтнең, театр сәнгатенең төрле актуаль мәсьәләләренә караган 150 дән артык тәнкыйть мәкаләсе дөнья күрә. Болардан башка ул урта мәктәпләр өчен дәреслек-хрестоматияләр төзү, аерым язучыларның тупланмаларына кереш сүз – иҗат портретлары язу буенча да зур эш башкара.
Хезмәт Кызыл Байрагы (1957), «Почёт Билгесе» (1967) орденнары белән бүләкләнә.
Г. Кашшаф, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, сугышка алынмый (сугыш алдыннан, трамвай астына эләгеп, бер аягын өздергән була). Ул Бөек Ватан сугышының соңгы елларында ук дустының васыятен үтәү буенча конкрет эш башлый. Җәлилнең кулъязмаларын, хатларын, газета һәм журналларда басылган әсәрләрен җыя.
1943 елның октябрендә Мәскәүдә СССР Язучылар союзы президиумы утырышы була. Анда «Совет әдәбияты» журналы мөхәррире Гази Кашшаф «Бөек Ватан сугышы чорында татар язучыларының эше» дигән темага доклад ясый. Шул чагында СССР Язучылар союзы рәисе Александр Фадеев Җәлилнең урысча шигырь җыентыгын чыгару белән кызыксына. Гослитиздат вәкиле, авторның язмышы билгесез булуы сәбәпле, китапның чыкмый торуы турында әйтә.
Әмма соңыннан нәшриятта бу китап кулъязмасының югалуы ачыклана.
Гази Кашшаф тәрҗемәче шагыйрьләрне эзләп таба, алар тарафыннан Муса шигырьләрен кабат тәрҗемә итүгә ирешә. 1944 елда Казанда Җәлилнең урыс телендә «Письмо из окопа» дигән китабы басылып чыга.
Сугыштан соң 1953 елның 25 апреленә кадәр булган чорда Г. Кашшаф Җәлилнең намуслы исемен кире кайтару буенча гаять зур эш башкара. Ул үзенең калган бөтен гомерен, бай тәҗрибәсен һәм сәләтен татар халкының горурлыгы – Муса Җәлилнең легендар тормышын һәм иҗатын тикшерүгә багышлый. Ул, шагыйрьнең соңгы язмышын ачыклау өчен, архивларда эзләнә, шагыйрь йөргән урыннарда була, аны якыннан белүчеләрне – туганнарын, дусларын, М. Җәлил белән бергә әсирлектә газап чиккән кешеләрне күреп сөйләшә, бик күп хатлар алыша. Нәтиҗәдә күләмле «Муса Җәлил» монографиясе языла. Герой-шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын җентекләп тикшергән бу хезмәт 1957 елда дөньяга чыга һәм дүрт елдан (1961), яңа табылган материаллар белән тулыландырып, кабаттан басыла. 1984 елда хезмәтнең урысча басмасы да дөнья күрә.
Гази Кашшаф патриот-шагыйрьнең әсәрләрен халыкка җиткерү, популярлаштыру буенча да зур фидакярлек күрсәтә. Ул «Моабит дәфтәрләре»нә иң беренче фәнни аңлатма яза, шагыйрь әсәрләренең өч томлыгын (1955–1956), урысча бер томлыгын (1962), фотоальбомын (1966) әзерләп чыгара, Җәлил турында истәлекләрне җыеп, туплап бастыра (татарча басмасы – 1964, урысчасы – 1966 елда).
Әдипнең герой-шагыйрь турында язган мәкаләләре дистәләгән телләргә, шул исәптән чит ил телләренә дә тәрҗемә ителеп басыла.
Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турындагы хезмәтләре өчен 1976 елда (вафатыннан соң) ул Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясенә лаек була.
ӨЗЕЛГӘН МОҢ ЭЗЕННӘН
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН
Рафаэль Әхмәт улы Мостафин (1931–2011) 1931 елның 14 маенда Татарстан АССРның Баулы районы Баулы посёлогында хезмәткәрләр гаиләсендә туа. Урта мәктәп тәмамлагач, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый (1949–1954). Аннары берничә ел Баулы урта мәктәбендә укытучы, ВЛКСМның Баулы район комитетында секретарь, Удмуртия Республикасы «Ленинский путь» газетасы редакциясендә авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшли (1954–1957).
1957–1960 елларда Казан университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. Аны тәмамлагач, «Литература и жизнь» газетасының Идел буе төбәгендәге махсус хәбәрчесе (1960–1961) һәм Казан телестудиясенең әдәбият-сәнгать тапшырулары баш редакторы хезмәтендә була (1961–1963).
Татарстан язучыларының бишенче съездында (февраль, 1963) Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре итеп сайлана. 1965–1968 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире булып эшли. Бер үк вакытта ул 1959 еллардан башлап Казан университетының әдәбият һәм журналистика кафедраларында укытучы вазифасын да башкара. Соңгы чорда «Татарстан» журналында эшли.
Р. Мостафинның әдәбият мәйданына аяк басуы 50 нче еллар ахыры һәм 60 нчы еллар башына туры килә. Бу чорда республика һәм үзәк матбугатында әдәби хәрәкәтнең төрле мәсьәләләренә багышланган күпсанлы тәнкыйть мәкаләләре һәм рецензияләре басыла. Заман һәм аның бүгенге татар әдәбиятында чагылышы, әдәбият үсешендәге тенденцияләр, жанр яңалыклары, миллилек һәм интернациональлек үзенчәлекләре, милли әдәбиятларның үзара йогынтысы һәм бер-берсен баетулары, бу процесста әдәби тәрҗемәләрнең роле, яшьләр иҗаты – менә ул чорда аның тикшерү темалары. Соңга таба тәнкыйтьченең тикшерү диапазоны тагын да киңәя һәм тирәнәя бара. Ул инде алга табан, күренекле татар совет язучыларының иҗат үсешен тикшереп, зур хезмәтләр, иҗат портретлары, монографияләр яза. Иң яхшы тәнкыйть мәкаләләре өчен аңа төрле әдәби журналларның премияләре бирелә.
Әдәби иҗат эшчәнлеге белән бергә күп еллардан бирле герой-шагыйрь Муса Җәлилнең легендар тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча тарихи тикшеренүләр алып бара.
1971 елда «Моабитский период жизни и творчества Мусы Джалиля в свете новых материалов и изысканий последних лет» дигән темага диссертация яклый һәм филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була.
Аның 1965 елда М. Җәлилгә багышланган, Гази Кашшаф белән бергә язган «Поиск продолжается» дигән китабы басылып чыга.
Аннары бер-бер артлы «Батырлык поэзиясе» («Поэзия мужества», Мәскәү, 1966), «Муса Җәлил эзләре буйлап» (Казан, 1968) китаплары һәм күпсанлы мәкаләләре дөнья күрә.
Әдәбиятчы-галим бу өлкәдә ирешелгән нәтиҗәләр белән генә канәгатьләнеп калмый. Ул, эзләнүләрен дәвам итеп, архивларда казына, төрле җирләрдә, төрле илләрдә яшәүче күп кенә кешеләр белән ныклы бәйләнешкә керә. Польшада, ГДР, ГФРда иҗат командировкаларында булып кайта. Муса Җәлил эзләреннән Волхов сазлыклары аша җәяүләп уза. Нәтиҗәдә җәлилчеләрнең яшерен көрәшенә бәйле бик күп яңа фактларны ачыклый, яңа документлар таба. Аның үтенече буенча тагын да бик күп кешеләр, партия, совет, хуҗалык, комсомол, милиция, дәүләт иминлеге органнарында эшләүчеләр, фән, әдәбият, сәнгать эшлеклеләре тикшерү эшләренә җәлеп ителәләр, Җәлил һәм җәлилчеләрнең героик көрәш эпопеясын тулысынча ачыклау буенча үз өлешләрен кертәләр.
Табылган яңа материаллар, эзләнүләр нәтиҗәсендә язучының «По следам поэта-героя» (Мәскәү, 1971), «Өзелгән җыр эзеннән» (Казан, 1982) китабы туа. Хезмәт, икенче Бөтенроссия балалар китаплары күргәзмәсенә куелып, Почётлы диплом белән бүләкләнә.
1973 һәм 1974 елларда тулыландырылып һәм баетылып, ул яңадан Казанда һәм Мәскәүдә зур тиражлар белән басыла. (Мәскәү басмасы «По следам оборванной песни» (1974) дип атала.)
Аннан соңгы елларда бу китапның тагын да тулыландырылган басмасы урыс телендә Казанда дөнья күрә (2004).
Җәлил белән бер сафта булып, дошман тылында яшерен эш алып барган, патриот-шагыйрь белән бергә һәлак булган батырлар турында «Җәлилчеләр» дигән китабы 1988 елда татар телендә басылып чыга.
2006 елда Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулу уңаеннан ул төзегән «Муса Җәлил турында истәлекләр» китабы татар телендә дөнья күрә.
Муса Җәлилнең балалык елларына багышланган «Кечкенә Муса турында хикәяләр» яза. Ул төрле елларда татар, башкорт, урыс, казах телләрендә басылып чыга.
Муса Җәлилнең шигырьләре, чәчмә әсәрләре кергән төрле җыентыкларга кереш сүзләр яза. Патриот-шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан татарча чыккан биш томлыгына (Казан, 2006) да аның кереш мәкаләсе урнаштырыла.
1976 елда ул Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек була. 2006 елда аңа Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.
1981 елда – «Почёт Билгесе» орденына, 1985 елда «Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек була.
Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган дистәләгән китап, йөзләгән газета-журнал мәкаләләре – Рафаэль Әхмәт улының иҗат җимешләре әнә шулар.
Шуны уйлап куябыз: әгәр Рафаэль абый бу эшкә соңлап тотынган булса, ул үзе һәм башка тикшерүчеләр сүлпәнлек күрсәтсә, вакыт кулдан ычкындырылса, без күп нәрсәләрне белми калыр идек. Еллар бер кешене дә аямый. Хәзер инде сугышта катнашучылар саны хәтта районнар буенча бармак белән генә санарлык булып калды. Исән булганнарының да хәтер сандыгы бик саеккан. Гази Кашшаф, Шәйхи Маннур, Юрий Корольков, Константин Симонов һәм башка татар, урыс әдипләре кебек Рафаэль Мостафинның әзерләнүләре дә – үзе бер батырлык. Һәм Башкортстан ягы, иң уңган кешеләр яшәгән Чакмагыш районының Мусаны ихлас яраткан күп кешеләре исеменнән аңа рәхмәт әйтәбез.
Бу китапны язганда (2008 ел), Р. Мостафинга берничә сорау белән дә мөрәҗәгать иткән идек:
– Рафаэль абый, 2008 елның башына кадәр дип исәпләсәк, Сезнең барысы ничә китабыгыз басылып чыкты? Шул исәптән Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланганнары ничәү?
– Бүгенге көнгә минем 39 китабым басылып чыкты. Шуларның 20 се Муса Җәлил иҗатына һәм батырлыгына багышланган. М. Җәлил турындагы китапларым татар, урыс, украин, казах, молдован телләрендә чыкты. Бер китабым («Кечкенә Муса турында хикәяләр») башкорт телендә «Пионер» журналында басылды. Кайбер Җәлил турындагы мәкаләләрем немец, гарәп, һинд һәм башка телләрдә басылды.
– Җәлилнең тормыш, иҗат, көрәш юлын тикшерүгә нәрсә сәбәпче, этәргеч булды?
– Мин Муса Җәлил исеме белән кече яшьтән үк таныш идем. 1942–1949 елларда мин Оренбург өлкәсе Шарлык районы Яңа Муса авылында яшәдем. Безнең авыл Мостафа авылыннан 25–30 чакрым ераклыкта гына иде. Шул вакытта мин авылдашларымнан Муса Җәлилнең яшь вакыты турында күп ишеттем. Аны актив комсомол, талантлы шагыйрь булган дип сөйлиләр иде. Шул ук елларда Җәлил турында пычрак гайбәтләр дә таралды. Аны хыянәтче, илен саткан хаин дип сөйлиләр иде. Моңа ышануы кыен иде. Шуңа күрә 1949 елны Казанга килеп, университетта укый башлагач, мин Гази ага Кашшаф белән очраштым, аңардан Муса турында сораштым. Бу эшкә мине ул алып керде дә инде. Әсирләр белән очрашып, аларның истәлекләрен язып алырга кушты. Җәлил турында беренче китабым да Гази ага белән бергә язылды («Поиск продолжается», 1965).
– Соңгы ун-унбиш елда бу җәһәттән тапкан, ачыкланган нинди яңалыклар булды?
– Соңгы елларда Җәлил оешмасында катнашкан, легионда булып, партизаннар ягына чыккан көрәштәшләре турында мәгълүмат туплана, яңа исемнәр ачыла. Халык үз каһарманнарын белергә тиеш. Туганнары, балалары, оныклары зарыгып көтеп торалар. Бу эшкә яңа кешеләр дә кушыла (мәсәлән, Ә. Әхтәмҗан).
– Җәлил һәм аның көрәштәшләре һәлак булуына алтмыш өч ел гомер узган. Алга таба да аларның тормыш һәм көрәш юлы турында ниндидер материаллар табылуы, яңалык ачылуы мөмкинме?
– Пушкинның үлүенә күпме вакыт үтте, әмма аңа багышланган яңа хезмәтләр чыгып тора. Муса турында да шулай булыр дип ышанам. Җәлилнең безгә билгеле булган соңгы шигыре 1944 елның 1 нче гыйнварында язылган. Ә аның башы шул ук елның 25 августында киселгән. «Моабит дәфтәрләре», нигездә, 4 ай дәвамында язылган. Тагы 8 айда ул ни генә язмагандыр! Кыскасы, Җәлилнең тагы берничә куен дәфтәре булырга тиеш. Шуларны эзләү дәвам итә.
– Муса Җәлил турында күп еллар элек «Моабитская тетрадь» дигән кинофильм төшерелгән иде. Ул чорда матбугатта басылган материалларга караганда, ул уртакул кино әсәре дип бәяләнде булса кирәк. Яңадан киң колачлы, күп серияле нәфис фильм төшерү уе юкмы? Хәзер бит Казанның үзендә дә нәфис фильмнар төшерелә?
– Әлбәттә, Җәлил турында яхшы итеп эшләнгән нәфис фильм кирәк. Киләчәктә ул булыр дип ышанырга гына кала. Кызганычка каршы, Казанда нәфис фильмнар студиясе юк. Беренче фильм уңышсыз чыккач, башкача тотынмыйлар.
– Җәлилнең тууына 70 ел тулу уңае белән бик зур фотоальбом басылып чыккан иде. Аннан соңгы юбилейлар уңаеннан мондый альбомнар чыкмады булса кирәк. Һич югы, 100 еллык юбилеена чыгарылса, әйбәт булган булыр иде.
– Җәлилнең 100 еллыгы уңае белән фотоальбом планлаштырылган иде. Әмма чыкмый калды. Сәбәбе – акча җитмәү, финанс кытлыгы.
– Соңгы чорда илдә барган ныклы үзгәрешләр нәтиҗәсендә хәрби-патриотик тәрбия эшләре арткы планга күчте. Шуңа күрә Җәлил һәм җәлилчеләрнең героик көрәшенә булган карашлар тоныкланды кебек. Сезнеңчә ничек?
– Чыннан да, соңгы елларда хәрби-патриотик тәрбия арткарак планга күчте. Хәзер инде күпләр моны аңлый башлады. Бу шартларда Җәлил иҗаты, аның батырларча көрәше аеруча мөһим. Аны халкыбызның батырлыгы, фидакярлеге белән бәйләп бик дөрес эшлисез.
– Тикшерү, эзләнү вакытында үкенечле хәлләр, эх, җитешә алмадым, фәлән кеше белән сөйләшергә өлгермәдем дигән очраклар да булгандыр?
– Төрле чаклар булгалый. Иң үкенечле вакыйга – Җәлилнең кайбер дәфтәрләренең югалуы. Шуларның берсе генә табылса да, әдәбият өчен зур ачыш булыр иде.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.