Электронная библиотека » Айдар Басыров » » онлайн чтение - страница 39


  • Текст добавлен: 25 апреля 2019, 20:00


Автор книги: Айдар Басыров


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 39 (всего у книги 40 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +
ЭЗЛӘНҮЛӘР ЮЛЫНДА

Татар егетләренең француз партизаннары сафында булып зур батырлыклар күрсәтүләре халкыбыз тарихының аерым бер сәхифәсе дияргә кирәк.

Еллар үтү белән, бу тема ныграк яктыртыла башлады. Язучылар, журналистлар, галимнәр фәнни-популяр хезмәтләр, очерклар яздылар.

2004 елда Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә «Татар егетләре – француз макизарлары» дигән китап басылды. Аның авторы Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин 1939 елның 5 маенда Сарман районы Яхшыбай авылында туган. Техникум тәмамлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Партия хезмәткәре, журналист, мөхәррир булып эшли. Ул бөтен гомерен милләтебезнең күренекле шәхесләре тормыш юлын өйрәнүгә багышлый. Алар турында очерклар, сурәтләмәләр язып, газета-журналларда, китапларда бастыра. Ике дистәдән артык китабы дөнья күрде. Сарман районы энциклопедиясен эшләде. «Чыгарсыңмы каршы алырга» (Чаллы, 2003) дигән шигырьләр китабы басылып чыкты. «Татар егетләре – француз макизарлары» дигән китабында «Идел-Урал» легионында булып, Франциягә китерелгән, француз партизаннары сафында немец фашистларына каршы кыю сугышкан егетләребез турында бәян итте.

Аның өчен бу тема буенча кулга каләм алырга этәргән сәбәпләрнең берсе Әмир Үтәшев белән очрашу була. Исеме легендага, Франциянең милли героена әверелгән бу кеше белән аны язучы Шаһинур Мостафин таныштыра. Автор болай дип яза:

«…Мин барып кергәндә, Әмир абый хатыны белән бергә калын-калын альбомнар актарып утыра иде. Ул бер-ике ел элек Франциягә барып, Югары Луара департаментында үзе партизанлык иткән җирләрне күреп кайткан иде. Анда истәлекле фоторәсемнәр дә таба алган. Иң мөһиме, шушы департаменттагы дусты, Франция Каршылык хәрәкәте командующие Запальский белән дә очрашкан.

Менә француз хатын-кызлары, ир-атлары белән бергә җыелып төшкән рәсем. Араларында татар легиончылары да байтак. Әмир ага алгы сафта чүгәләбрәк утырган берәүгә төртеп күрсәтте дә: «Бу безнең пропагандистыбыз һәм китапханәчебез иде», – диде. Мин рәсемгә карадым да телсез калдым. Маңгайдан салкын тир бәреп чыкты… Рәсемдәге кеше минем олы абыем Гокәшә иде. Әмир ага гаҗәеп халәтемә игътибар итмәгәндәй сөйләвен дәвам итте: «Муса Җәлилнең Габбас Шәрипов – Нигъмәт Терегулов аша безнең партизан отрядына килеп кергән шигырьләр дәфтәре аның кулында да күп булды. Башта без аны Нигъмәт белән күчереп тә алган идек, ә бу кеше гарәп хәрефләрен дә әйбәт таныгач, ул дәфтәрне күчерә-күчерә таратты. Шулай итеп, Муса дәфтәрләрендәге шигырьләр татар телен белүче татар, башкорт, удмурт, чуваш, еврей егетләренә дә бүләк ителде…

Мин әлеге «француз партизаны»ның минем бертуган абыем Хәйруллин Гокәшә Хәйрулла улы икәнен әйттем.

Әмир агада абыемның фотолары берничә булып чыкты.

– Менә бу сырлап эшләнгән урындыкка утырган берәү янында да минем абыем басып тора, – дидем мин, тагын да гаҗәпләнеп.

– Әйе. Ә ул утыргычка утырганы Азнакай районы егете Гомәр Асибаков – Октябрь Бүләге дигән авылдан».

Мөхәммәд рәсүлүллаһ сәхабәләре, ягъни аны күреп белүчеләр арасында Гокәшә исемле кеше булган икән. Әтисе Хәйрулла улына әнә шуның исемен кушкан. Татар-башкортта башкача андый исем булганы юктыр.

Энесе Дамирга Гарифуллин фамилиясен биргәннәр, ә Гокәшә исә Хәйруллин фамилиясендә йөри. Ул 1918 елда туган. Иске Кәшер урта мәктәбенең җиде сыйныфын, Алабуга педучилищесын тәмамлый. 1938–1940 елларда туган ягы мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Аннары фин сугышында катнаша.

Бөек Ватан сугышы башлангач, хәрби хезмәткә алына. 1941 елның 3 сентябрендә Полтава шәһәре янындагы тигезсез сугышта әсир төшә, төрле лагерьларда йөртелә, «Идел-Урал» легионына китерелә.

Аның «Личное дело»сында Франциядәге Кастрес шәһәрендә офицерлар курсын, Потсдам шәһәрендә пропагандистлар курсын тәмамлавы, легионда пропагандист һәм китапханәче булып эшләве, легиончылар алдында лекцияләр, докладлар укуы, алар арасында Татар комитетыннан алынган әдәбият һәм газеталар таратуы, «Идел-Урал» газетасында мәкаләләр һәм шигырьләр бастыруы, «Идел-Урал дәүләте» дигән мөстәкыйль татар дәүләте төзүне чагылдырган «Утлар» дигән пьеса язуы турында әйтелә.

«Идел-Урал» легионы Франциягә җибәрелгәч, алар арасында Гокәшә Хәйруллин да була. Ул, партизаннар ягына күчеп, немец фашистларына каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Гокәшә Әмир Үтәшев отрядында була. Аның исеме соңыннан Әмир Үтәшевнең Франциядән алып кайткан партизаннар исемлегендә дә бар. Бу исемлеккә ул Гарифуллин Гариф булып кергән.

Сугыш тәмамлангач, 1945 елның көзендә Туган илгә кайта. Кемерово шәһәренә китеп, «Северная» шахтасында тау мастеры булып эшли башлый.

Сугыштан соң хәрби әсирлектә, «Идел-Урал» легионында булганнарны эзәрлекләү башлангач, 1947 елда Гокәшә Хәйруллин да кулга алына. Аны 25 елга хөкем итәләр. 10 ел буе Казахстанның Җизказган шәһәрендә бакыр шахталарында эшли.

Аннары амнистиягә эләгеп, Казанга кайта. Төзелештә эшли, штукатур-малярлар бригадасын җитәкли. Хезмәт алдынгысы булып таныла. Аны мактап газеталарга язалар. Казан шәһәре һәм район Советы депутаты итеп сайлыйлар. Тормыш иптәше Зәйтүнә белән өч кыз үстерәләр.

Ул гомере буена шигырьләр яза. «Идел-Урал» газетасында шигырьләрен «Лег. Хәйруллин» (ягъни легиончы Хәйруллин), «Л. Хәйруллин» псевдонимнары белән бастыра.

Сугыштан соңгы елларда да шигырь белән дус булып кала. Казандагы әдәби кичәләрнең берсен дә калдырмый. Зур әдип Нәкый Исәнбәт белән дустанә мөнәсәбәттә була.

Француз партизаннары сафында Гокәшә Хәйруллин белән бергә Татарстанның Азнакай районы егете Гомәр Асибаков та була. Язучы аны да эзләп таба һәм бу кеше турында очерк язып китабына кертә.

Гомәр Шәехвәли улының тормыш юлы да гаять катлаулы була: Кызыл Армиядә хезмәт итү, әсирлек, легион солдаты, француз партизаны, янә Совет Армиясендә хезмәт итү, сак астында булып, Грозный шәһәре тирәсендәге нефть промыселында эшләү.

1946 елда инвалидлыкка чыгып, 1947 елның февралендә туган авылына кайтып егыла.

Аны байтак еллар буена КГБ органнары район үзәге Азнакайга чакыртып йөдәтәләр. Ул кешеләр белән юньләп аралашмый, үзалдына бикләнеп, колхоз фермасында эшләп йөри. Аның бөтен юанычы, шатлыгы гаилә эчендә чикләнә. Алты баласы үсә, әтиләренә тагылган «сатлык» сүзе аларга да күп кыенлыклар китерә.

– Нишлисең, үземне гаепле санадым инде. Сталин законнары буенча, сугышта әсир төшү җинаять иде бит. Ә минем соңгы минутта үзем өчен дә патроным калмаган иде инде. Әллә ничә кешегә бер мылтык калды, – дип сөйли ул.

Язучы менә шушы гаепсез гаепле Гомәрнең намуслы исемен аклый. Гомеренең ахырында булса да ул, ниһаять, башын күтәреп, авылдашларының күзенә туры карау мөмкинлегенә ирешә.

Дамир Гарифуллинның «Җәлилчеләр даирәсеннән тагын берәү. Ул – Раян Зәбиров» дигән очеркы да бик кызыклы. Зәбиров 1917 елда Сарман районы Яхшыбай авылында (димәк, язучының авылдашы) туган. Казан татар сәнгать техникумын тәмамлаган. 1939 елдан бирле Кызыл Армиядә була.

1941 елның 20 октябрендә немецларга әсирлеккә эләгә. Лагерьдан лагерьга күчерелеп йөртелә. Аннан качып китә, янә тотыла. 1942 елның сентябрендә Седльце лагерена китерәләр. Язмыш аны Абдулла Алиш, Рәхим Саттар белән очраштыра. Аннары аларны Вустрау лагерена, анда бер ай чамасы әзерлек үткәч, Едлинога күчерәләр. Легиончы исемен алып, Берлинга озатылалар һәм «Идел-Урал» газетасында эшли башлыйлар. Алиш – әдәбият-мәдәният бүлеге мөдире, Рәхим Саттар – фотокорреспондент, Раян Зәбиров рәссам итеп билгеләнә.

1943 елның августында редакциядә эшләгән Алишны, Зәбировны, Ишмуровны антифашистик эшчәнлектә гаепләп кулга алалар. Алиш шул китүдән редакциягә кире кайтмый. Зәбиров белән Ишмуров, иреккә чыгарылып, редакциядә эшләүләрен дәвам итәләр.

Сугыш тәмамлангач, тикшерү үтә. Шул чорда хроник үпкә туберкулёзы белән нык авырый. Аны госпитальгә салалар. 1942 елның маенда туган авылы Яхшыбайга кайтып егыла.

Шул елның көзендә ул Әлмәт районына укытучы итеп җибәрелә. Әмма анда озак эшли алмый. 1947 елның 14 апрелендә аны кулга алалар. Хәле начар булгач, Казан төрмәсенең хастаханәсенә салалар. Шуннан аны, күтәреп дигәндәй, хәрби трибунал утырышына алып киләләр, ун елга төрмәгә озатырга хөкем итәләр.

Хөкем ителгәннән соң, ул бер ел һәм ике ай вакыт кына якты дөньяда яши. Өйләренә бер хаты гына килә: «Бер бүлмәдә рәсемнәр ясарга куштылар, тик аларга бер дә дәрт юк, температурам югары, бөтен тәнем яна», – дип хәбәр итә ул. Әтисе Ризатдин абзый җылы киемнәр, ризыклар алып янына бара, әмма аңа улын күрсәтмиләр.

«Татар егетләре – француз макизарлары» китабында шулай ук «Идел-Урал» газетасының ничек чыгуы, анда эшләгән кешеләр турында очерк бирелгән.

* * *

2004 елда Татарстан китап нәшриятында Шаһинур Мостафинның «Хәтер яктысы» дигән китабы басылып чыга.

Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин 1948 елның 12 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туган. Казан дәүләт университетының өч курсын тәмамлагач, читтән торып уку бүлегенә күчә. Мамадыш һәм Кукмара район газеталарында эшли. 1983 елда Татарстан Мәдәният министрлыгының фәнни-методик үзәгенә баш мөхәррир булып күчә. 1988 елда Әдәбият фондының Татарстан бүлеге директоры итеп куела. 1992–1999 елларда «Казан утлары» журналында эшли. 1999–2005 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары вазифасын башкара.

Ул Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1999), «Бәллүр каләм» иясе (2003), әдәби премияләр, медальләргә лаек була.

6 нчы класста укыганда язылган беренче шигыре Муса Җәлилгә, 7–8 нче классларда укыганда, «Үлемнән көчлерәк» исемле күләмле шигъри әсәре әнисенең бертуган абыйсы – сугыш бетәсе елда Германия җирендә һәлак булган Миңнегаянга багышлана.

Менә шулай кече яшьтән үк батырлыкка дан җырлау уе белән яши ул. Каһарман якташлары, Бөек Ватан сугышы батырлары турында төрле жанрларда әсәрләр иҗат итә. Аларның тормыш, сугыш юлын ачыклау максатында, озак еллар архивларда эшли, илнең бик күп авыл-шәһәрләрендә була, хатлар яза, нахакка рәнҗетелгән каһарманнар исемнәрен аклау юнәлешендә армый-талмый эшли.

Кукмарада эшләгәндә, әдәби берләшмә, туган якны өйрәнү музее оештыра. Аның хәстәрлеге белән төрле музейларда яңа стенд-экспонатлар эшләнә, батырларга һәйкәлләр куела.

Татарстан буенча «Батырлар китабы» – «Книга героев»ны чыгаруда зур өлеш кертә.

Ул «Хәтер китабы» редакциясе белән дә тыгыз элемтәдә тора. Казан шәһәрендә патриот-шагыйрь Муса Җәлил музей-фатиры хезмәткәрләре белән «Кызыл ромашка» клубын оештырып җибәреп, «Идел-Урал» легионы сугышчыларына, җәлилчеләргә, макизарларга багышлап кызыклы очрашулар үткәрә.

«Әманәт» повестенда (1996) җәлилчеләрнең яшерен оешмасы җитәкчесе Әмир Үтәшев турында яза, шулай ук «Хәтер яктысы» китабында (2004) «Җәлилче – макизар» исемле очерк та урнаштырып, Әмир Үтәшевнең тормыш, көрәш юлын бәян итә.

РУХИ ТЕРӘГЕ

Мусаның тормыш иптәшенә, кызына багышлап язган шигырьләрен, шулай ук хатларын укыганда, аның гаилә учагыннан даими җылылык алып яшәве аңлашыла.

Әминә Җәлилова үзенең истәлекләрендә: «…Без гел тату яши идек. Минемчә, гаилә тормышы аңа комачауламый иде шикелле, киресенчә, ярдәм генә итә: Чулпаннан башка, безне кайгыртудан башка аңа күңелсез иде», – дип яза.

Гази Кашшафның «Муса Җәлил» китабында (Казан, 1961) әнә шундый юллар бар: «Чулпан туган көннән алып шагыйрьнең тормыш турында, яшәү максаты турында, аталык бурычы, баланың киләчәге һәм аның бәхете турында уйланулары аеруча нәфис бер хисләнү, чын күңелдән борчылу, кайгырту төсен ала. Шушы нәни бала аны иң матур лирик җырлар тудырырга илһамландыра, аның каләменә самими матурлык, сафлык, шигъри авазына йомшаклык, ягымлылык бирә».

Чулпан 1937 елда Мәскәү шәһәрендә туа. Ул дөньяга килгәндә, әтисе ил башкаласында эшли. 1939 елда алар гаиләсе Казанга күчә. Горький урамындагы 17 нче йортта өч бүлмәле фатирның ике бүлмәсендә яшиләр. Хәзер биредә патриот-шагыйрьнең музей-фатиры урнашкан.

1943 елда Чулпан әнисе белән Мәскәүгә күчеп китә.

Мәскәү янындагы Загорянка авылында Әминәнең әтисе белән әнисе яши. Чулпанны шунда урнаштыралар. Биредә ул 1944 елда укырга кергәнче яши.

Аннары Мәскәүнең Столешников тыкрыгында, 11 нче коммуналь фатирда яшиләр. Биредә унбер бүлмә булып, анда 30 дан артык кеше көн күрә. Фатирда озын коридор, зур гына уртак кухня була, бүлмәләрне утын ягып җылыталар.

1954 елда урта мәктәп тәмамлагач, Чулпан Мәскәү дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. 1927–1931 елларда шул уку йортында, Моховой урамындагы иске корпуста, әтисе дә укыган була.

1957 елда Столешников тыкрыгындагы 11 нче йорттан яңа фатирга күчәләр. Шул елның җәендә яңа фатирда беренче мәртәбә Андре Тиммерманс белән очрашалар. Бу патриот 1977 елда вафат була. Хәзер инде аның тол хатыны, сеңлесе белән аралашалар.

Столешников тыкрыгындагы йортта хәзерге вакытта ниндидер «Интурист» идарәсе урнашкан. Бу йортның эчен үзгәртеп төзиләр. Йортка истәлекле такта куела.

2002 елның маенда «Россия – Германия дуслыгы лигасы» һәм «Россия халыкларының Берлин дуслары берләшмәсе» ярдәме белән Чулпан Муса кызы Җәлиловага Берлиндагы Шарлоттенбург районы (загс) ведомствосында әтисенең үлүе турында таныклык тапшырыла.

Әминә ханым 2006 елда вафат була. Бу уңайдан «Казан утлары» журналының 2007 елның 2 нче санында түбәндәгеләр язылган:

«Әминә Җәлилова

2006 елның 13 декабрендә, 94 нче яшендә озакка сузылган каты авырудан соң герой-шагыйрь Муса Җәлилнең хатыны Әминә Котдус кызы Җәлилова вафат булды.

Әминә Җәлилова 1913 елның 21 июнендә Казанда, шәһәр сәүдәгәрендә приказчик булып хезмәт иткән Котдус Шакир улы Сәйфуллин гаиләсендә туа. 20 нче елларның ахырында Әминә Котдус кызы Мәскәүгә китә һәм төзүчеләр техникумына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, Мәскәүдәге «Теплоэлектроцентраль» заводында техник-конструктор булып эшли. 1936 елда ул Муса Җәлилгә кияүгә чыга, икенче елны аларның кызлары Чулпан туа. Яшь гаилә башта Мәскәүдә яши, соңыннан – 1939 елда – Казанга күченеп кайта. 1941 елның июлендә Әминә Котдус кызы ирен фронтка озата. Ул М. Җәлилнең әсирлеккә төшүе һәм нахакка гаепләнүе белән бәйле барлык кыенлыкларны кичерде, иренең тулысынча аклануы өчен көрәште. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, Әминә Котдус кызы төрле учреждениеләрдә, шул исәптән СССР Министрлар Советында икътисадчы булып эшли. Игелекле хезмәтләре өчен күп кенә Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек була.

Шуның белән беррәттән ул Муса Җәлилнең батырлыгын һәм иҗатын популярлаштыруда зур җәмәгать эшчәнлеге алып бара, яшьләр, сугыш ветераннары белән еш очраша, Бөтендөнья Тынычлык Советының әгъзасы буларак, чит илләргә дә чыга. Без, Әминә Котдус кызы Җәлилованың вафат булуы сәбәпле, тирән кайгыбызны белдерәбез һәм мәрхүмәнең туганнары һәм якыннары кайгысын ихлас күңелдән уртаклашабыз.

Герой-шагыйребезнең тугры тормыш юлдашы Әминә Котдус кызының якты истәлеге безнең күңелләрдә һәрчак сакланыр.

М. Шәймиев, Р. Миңнеханов, Ф. Мөхәммәтшин, Ю. Камалетдинов, З. Вәлиева, Н. Мириханов, И. Метшин, Р. Вәлиев, И. Ибраһимов, Р. Мостафин, Р. Фәйзуллин, Т. Миңнуллин».

1982 елда «Кызыл таң» газетасында «Муса Җәлилнең улы» дигән мәкалә чыкты. Ул «Красная звезда» газетасында 1982 елның 28 ноябрендә басылган мәкаләнең тәрҗемәсе иде.

Бу язманы укыгач, күпләр аптырабрак калды. Чөнки әлегә кадәр матбугатта Җәлилнең хәләл җефете Әминә һәм кызы Чулпан турында гына сөйләнелә иде. Газетада язылганнар дөрес булып чыкты. Альберт Җәлилов дигән кеше булган, һәм ул патриот-шагыйрь улы дигән исемгә тап төшерми гомер кичергән.

Муса 30 нчы еллар уртасында Татар дәүләт академия театры артисты Рауза Хисмәтуллинага өйләнгән була. 1935 елның июнендә уллары Альберт туа. Әмма аларның никахлары озакка сузылмый.

Сугыш башланган чорда, Рауза икенче кешегә кияүгә чыга. 1945 елда алар Украинага күчеп китәләр. Яңадан биш елдан, ягъни 1950 елда, Ижевск шәһәренә барып урнашалар. Ул башкача театрга эшләргә бармый.

Альберт яшьтән үк үз алдына илнең лаеклы кешесе булырга дигән максат куя. 8 нче класста укыганда, очучы булырга дигән хыял белән яши башлый, үзен шуңа әзерли. Штанга, гимнастика белән шөгыльләнә, сыйныфта иң яхшы йөзүче булып исәпләнә. Өлгергәнлек аттестаты белән бергә ул аэроклуб тәмамлау турында таныклык та ала.

Әмма очучылар училищесына керә алмый. Чөнки шул җәйдә, су кергән вакытта, күзе җәрәхәтләнгән була. Медицина комиссиясе аны истребитель авиациясендә хезмәт итүгә яраклы түгел дип таба.

Әмма Альберт хәрби хезмәт юлыннан барырга дигән уеннан кире кайтмый. Ул Саратов химик саклану хәрби училищесына укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлагач, аны Кавказ хәрби округына тәгаенлиләр. Анда бераз хезмәт иткәч, десант частена химия хезмәте начальнигы итеп куялар. Монда инде ул яшьлек хыялын тормышка ашыра. Төрле һава шартларында самолётта очалар, парашюттан сикерәләр.

1976 елда ул, Германиядә хезмәт итәргә теләвен белдереп, рапорт яза. Унике ел бу илдәге совет гаскәрләре сафында хезмәт итә, подполковник званиесендә отставкага чыга.

Ул әтисе турында күңелендә иң яхшы хисләр йөртә. 1935 елның сентябрендә Муса өч айлык улына үзенең яңа гына басылып чыккан китабын автограф белән бүләк итә. Бу китапны Альберт гомере буена түш кесәсендә, иң кадерле истәлек итеп йөртә. Аңарда шулай ук үзенә һәм әнисе Раузага язылган хатлар, әтисенең һәм әнисенең фоторәсемнәре саклана.

Ул әтисенең күп дуслары белән аралаша. 1966 елда аны Мәскәүгә, М. Җәлилнең тууына 60 ел тулуга багышланган кичәгә чакыралар.

Анда баргач, язучы Константин Симонов аны Бельгия патриоты Андре Тиммерманс белән таныштыра. Алар бик озак сөйләшеп утыралар.

Шул ук кичәдә Альберт немец публицисты, «Проблемы мира и социализма» журналының баш мөхәррире Леон Небенцаль белән дә таныша. Соңыннан алар Германиядә очрашалар.

Альберт Муса улы бик тыйнак кеше була. Ул башкаларга үзенең патриот-шагыйрь улы икәнен сөйләп йөрми. Берчак ул үзенең дустына болай дип яза: «Пойми, Валька, я постоянно чувствую перед отцом огромную ответственность и стараюсь все силы отдавать делу, которому посвятил жизнь. Ты знаешь, не в моём характере купаться в лучах чужой славы, пусть даже славы родного отца. Хочу быть достойным его».

Аның турында командиры генерал-майор А. Воронин болай ди: «Җәлилов командалык иткән подразделение Германиядәге совет гаскәрләре группасында иң алдынгылардан исәпләнә. Ул – әтисенең лаеклы улы. Шул ук вакытта бик тыйнак кеше. Без, бергә хезмәт иткән иптәшләре, аның патриот-шагыйрь Муса Җәлил улы икәнен белми дә идек. Көнбатыш Берлинга барып, әтисенең төрмәләрдә яткан, һәлак булган урыннарын карап кайтырга дип, рөхсәт сорагач кына, аның кем икәнен белдек».

Альберт Муса улы хәзер вафат инде. Белгән кешеләр аны зур җылылык белән искә алалар.

ЙОМГАК

Без бу китапны журналистлар, язучылар, тарихчы галимнәр тикшеренүләренә, архив материалларына таянып яздык. Үзебезнең илдәге басмалардан, тикшеренүләрдән генә түгел, ә немец архивларын тикшергән галим Искәндәр Гыйләҗев һәм башка тарихчылар китапларыннан өзекләр китердек.

Бу архив материалларының, язмаларның, истәлекләрнең берсендә дә татар частьларының немецка бирелеп хезмәт иткәнлеге турында мәгълүмат юк. Фәлән фронтта, фәлән җирдә немецлар оештырган татар частьлары илләренә каршы кыю сугыштылар дигән бәяне дә күрмәдек. Киресенчә, нинди генә документны, китапны, истәлекне алсак та, анда татарларның партизаннарга каршы сугышырга теләмәве, баш күтәрүе, берәмләп тә, күмәкләп тә качып китүе тасвирлана. 825 нче батальонның тулысынча диярлек Белоруссия партизаннары ягына чыгуы үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли.

Әйе, татарлар немец фашистларына хезмәт итмәде, татар илен сатмады.

Татар гына түгел, безнең кардәшләребез башкортлар, гасырлар буена бер тирәдә гомер кичергән чувашлар, марилар, мордвалар, удмуртлар да немец фашистларына хезмәт итмәде, алар да илен сатмады.

Аларның илебез өчен зур сыналыш чорында Ватанга тугры калуы сугыштан соңгы, бүгенге һәм килер буыннар өчен патриотлык үрнәге булып тора. Бүгенге чорда матди һәм рухи кыйммәтләргә яңача бәя бирү дәверендә бу аеруча мөһим.

Нинди генә шартларда да милләттәшләребезнең Ватанга тугры калулары, гомумән, татарларның батыр сугышчы булуларын кайбер күренекле шәхесләр фикерләре дә раслый:

«На территории Франции большое число русских, грузин, армян, таджиков, татар, украинцев, белорусов – бывших красноармейцев и офицеров Красной Армии, попавших в плен к немцам и загнанных ими на территорию Франции, восстали против немецкого командования и с оружием в руках целыми группами и подразделениями присоединялись к французским партизанам и активно участвовали в освобождении Франции и Бельгии от немцев. Родина по праву может гордиться такими сынами».

Ф. И. Голиков, генерал-полковник, уполномоченный Советского правительства по репатриации Советских граждан из Германии и оккупированных ею стран.

Газета «Правда», 11 ноября, 1944 года

«Мин, карт солдат буларак, сугыш кырларында татар сугышчыларын һәм офицерларын күп күрдем. Һәм аларның сугышта какшамас ныклык күрсәтүләренә һәм корыч ихтыярларына һәрвакыт сокланып киләм. Советлар Союзының бәйсезлеге өчен алып барыла торган бөек көрәштә татар халкы үзенең сугыш эшендә чыдам һәм батыр йөрәкле солдатлары белән бөтен армиябез каршында хөрмәт казанды».

Р. Я. Малиновский, Советлар Союзы Маршалы

…Татар солдатларының сугышчан әзерлекләре иң югары бәягә лаеклы… Алар сугыш кырларында татар халкының иң яхшы сыйфатларын – Ватанга чиксез бирелгәнлек, дошманга аяусыз нәфрәт, җиңү хакына үлемнән курыкмау, батырлык, кыюлык, чыдамлык һәм теләсә нинди шартларга да түзү сыйфатларын гәүдәләндерәләр. Татар сугышчылары Совет Ватаны алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтиләр…

А. А. Говоров, Советлар Союзы Маршалы

«Монда безгә каршы бик күп татарлар сугыша. Мин хәтта төшемдә дә татар белән очрашмаска теләр идем…»

Немец ефрейторы Рудольф Вольтангның
якыннарна язган хатыннан. 1945 ел

«…Немец танкларының һәм самолётларының иң зур күпчелеген татарлар юк иткән. Сугышның иң хәлиткеч операцияләрендә дә татар хәрби командирлары күпләп катнашкан һәм немец генералларының да байтагын безнең милләттәшләр әсир иткән…»

«Известия», 1948 ел, 16 гыйнвар

Әсирлеккә дә алар үз теләкләре белән төшмәгәннәр. «Тәмуг оясы»нда да сынатмаганнар. Легендар шагыйрь Муса Җәлил, Брест крепосте каһарманы Пётр Гаврилов (керәшен татары), Ровно өлкәсе партизаннар берләшмәсенең шартлату төркеме командиры Николай Орлов (чын исеме – Гатаулла Минаев) иң авыр чакларда да югалып калмаулары белән бик күпләрне сокландырганнар. Аларның һәркайсы әсирлектә дә искиткеч көчле шәхесләр булып калганнар!

Башкортстан уллары да Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлыклар күрсәтәләр. Безнең республикада туып үскән яисә бездән хәрби хезмәткә чакырылган 283 солдат һәм офицерга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шулардан 70 тән артыгы татар һәм башкорт егетләре. Алар арасыннан Муса Гәрәев, Шакирҗан Мөхәммәтҗанов (Александр Матросов), Миңнегали Гобәйдуллин, Шәриф Сөләйманов һәм башка легендар геройларның исемнәрен атау мөһим.

Тарих китапларында урыс М. А. Егоров һәм грузин М. В. Кантария Берлин Рейхстагына кызыл әләм кадаучылар дип кертелгән. Әмма татар егете Гази (Газетдин) Казыйхан улы Заһитов (1921–1953) 79 нчы укчы корпус байрагын Рейхстаг түбәсенә алардан алда кадый. Аның бу батырлыгы архив материаллары нигезендә исбат ителгән. Ул Башкортстанның Мишкә районы Янагыш авылында туып үскән. Якташыбызның биографиясе Татарстан һәм Башкортстан энциклопедияләренә кертелгән.

Чакмагыш районы егетләре дә Ватан азатлыгы өчен зур батырлык үрнәкләре күрсәтте. Сугышка барлыгы 10 меңләп кеше озатыла, шулардан якынча 40 проценты гына исән кайта.

Вахит Галимов (Иске Балак), Габдрахман Латыйпов (Иске Бәшир), Василий Николаев (Семёнкино) Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Шәйхел Сәлиховка (Иске Почкак) Дан орденнарының өчесе дә тапшырыла.

Башкортстан җәлилчеләренең берсе – Рәхим Саттарның улы Ил – «Завещание» дигән китабында болай дип яза:

«…Татары не покорились. Они и там, за линией фронта боролись.

Самое главное свершение, которое состоялось – татары не воевали против своей Родины, против нашей совместной Родины. Вы можете не особенно задумываться. Но именно это самое главное свершение – татары не воевали против своего народа. А для этого они должны были нести Родину в своей душе. Не изменять ей прежде всего в душе».

Тарих фәннәре докторы, Мәскәү халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры Әбделхан Әхтәмҗан бу мәсьәләгә тарихчы күзлегеннән бәя бирә:

«…Изучая пропагандистские материалы рейха периода войны, как историк-германист, я пришёл к выводу, что ставка на национализм «инородцев» в Советском Союзе обернулась для гитлеровцев крупным просчётом. Во всяком случае, ставка на татарский национализм оказалась несостоятельной, разумеется, не само собой, а благодаря самоотверженной борьбе подпольных групп нацистского «нового порядка». Пробуждение ностальгии национальными песнями, которые исполняла капелла соратников М. Джалиля, работало не на нацистов, а против них. Татарские батальоны не участвовали в боевых действиях против Советской Армии, в отличие от иных национальных формирований, особенно власовских дивизий.

Было бы, конечно, наивно полагать, что именно джалиловская группа одна сорвала нацистские планы применения национальных формирований против Советской Армии.

Однако фактом остаётся существенный вклад группы Курмашева и Джалиля в общее дело уничтожения нацистского рейха».

Әйе, татар бервакытта да Туган илен сатмады.

1980–2009 еллар
Чакмагыш – Уфа – Казан – Мәскәү – Санкт-Петербург – Ташкент – Чимкент – Ош – Токтагул

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации