Электронная библиотека » Айдар Басыров » » онлайн чтение - страница 11


  • Текст добавлен: 25 апреля 2019, 20:00


Автор книги: Айдар Басыров


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 11 (всего у книги 40 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +

III бүлек
ҖӘЛИЛНЕҢ КӨРӘШТӘШЛӘРЕ

ИЗГЕ КОРЪӘН АНЫ МЕҢ ҮЛЕМНӘН АЛЫП КАЛДЫ
(Рушат Хисаметдинов белән әңгәмә)

1980 елның язында мин Урта Азия якларында булып, Хөсәен Мөхәммәтов, Рушат Хисаметдинов, Гарәф Фәхретдинов, Галимҗан Галиевлар белән очраштым һәм Җәлилчеләр эпопеясы турында бай материал тупладым.

Һәм менә без Хөсәен ага белән Кыргызстанның Ош шәһәрендә Гагарин исемен йөрткән урамда яшәүче Рушат Хисаметдиновларга килдек.

Йортны иркенләп яшәрдәй зур итеп салганнар. Эче-тышы матур итеп бизәлгән. Абзар-кура, коймалар да төзек. Өйгә җимеш агачлары терәлеп үсә. Капкадан кереп, ихатага күз салу белән, биредә уңган, булдыклы хуҗа яши икән дип уйлыйсың.

Капканы ачканда, хуҗалар, тәрәзә аша күреп, безнең каршыга чыкты. Рушат ага таза гәүдәле, чибәр йөзле, зәңгәр күзле, җиргә нык басып йөри торган кеше икән. Ике кулын да алга сузып, күрешергә килде. Минем куллар да бик бәләкәйдән түгел, ел әйләнәсенә физик эш эшләп, хәрәкәтләнеп тора. Шулай булса да, Рушат абыйның учлары эчендә минем бармаклар күмелеп кала язды.

Хуҗаның артыннан ихлас елмаеп, тәбәнәк буйлы, шактый тулы гәүдәле хуҗабикә каршы алырга чыккан иде. Тайфә апабыз шушыдыр инде дип уйладым. Җылы итеп күрештек.

Хөсәен ага белән Рушат абый кочаклашып күрештеләр. Ике дус байтак вакыт очрашмый торганнар икән, күзләрендә шатлык тамчылары да ялтырады.

Без төш вакытларында килеп җиткән идек. Чәй табыны артында озак итеп сөйләшеп утыра торгач, көн кичкә авышты. Кичке ашка безнең хөрмәткә пылау пеште. Бу яклардагы гадәт буенча бу ризыкны зур поднос өстенә эскерт кебек өеп чыгардылар. Аның янына бер табак туралган салат куйдылар. Тәүдә калагың белән салат эләктерергә, аннары шуңа пылау өстәргә һәм икесен бергә кабарга кирәк икән.

Бу кичне без Муса Җәлил, аның көрәштәшләре, «Идел-Урал» легионы турында сөйләшеп, күп нәрсәләрне хәтерләп утырдык. Рушат абый кулына аккордеон алып, сыздырып уйнап җибәрде. Сугыш чоры һәм аннан соңгы елларда киң таралган «Истәлек», «Сарман», «Арча», «Шахта» кебек җырларны суздык.

Сөйләшеп утырганда, өйгә озын гына буйлы, кара-кучкыл йөзле, 40 яшьләрдәге ир килеп керде.

– Бу безнең улыбыз Равил була. Гомер үтеп тора бит, хәзер ул да ир уртасы. Бервакыт Мусалар белән концлагерьда ятканда, мин улымны сагынуымны сөйләдем һәм шагыйрьдән аңа багышлап берәр шигырь язуын үтендем. Җәлил 16 юллык шигырь язып бирде. Гайнан Кормаш аңа тагын дүрт юл өстәде.

– Муса Җәлил һәм аның белән бергә җәзалап үтерелгән батырлар турында романнар, пьесалар, җырлар язылды, кинофильм да төшерелде. Китапларда, газета-журналларда сезнең исем бик еш искә алына. Ә менә үзегезнең тормыш юлыгызны тулысынча тасвирлаган очерк басылдымы? – дип сорадым мин Рушат абыйдан.

– Әйе, Казан басмаларында да, Кыргызстанның газета-журналларында да очерклар басылды. Әмма тормыш юлымны тулысынча тасвирлаган очерк булганы юк әле. Казандагы дусларым күптәннән бирле истәлекләр яз, үзебез эшкәртеп басарбыз дип үгетлиләр. Бераз сызгалап та алган идем әле.

Ул шкафтан берничә бит кәгазь алып укый башлады. Бу – татар телендә язылган истәлекләре иде.

Уку озакка бармады. Рушат абый үзе күргәннәрен өстән-өстән генә язган истәлек иде бу.

– Сез Туган ил өчен искиткеч зур батырлыклар күрсәткәнсез. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең исемен аклау юлында да бәяләп бетергесез роль уйнагансыз. Шулай булгач, үзегезнең тормыш һәм көрәш юлыгыз тулысынча язылырга һәм килер буыннарга калырга тиеш.

Рушат абый килеште.

– Әле монысын болай гына сызгаладым. Киләчәктә әйбәтләп язармын дип торам.

Иртә белән без йокыдан уянганда, Рушат абый тышта физзарядка ясап алган, юынган-кырынган, бер стакан кайнар чәй эчеп өлгергән иде инде.

– Яшьләр йокы ярата инде ул, – дип шаяртты ул безне, елмаеп, йөзләреннән, күзләреннән шатлык нурлары чәчеп.

Иртәнге аштан соң Хөсәен абый шушы шәһәрдә яшәүче кызының хәлен белергә китеп барды. Без аны озаткач, Рушат абый белән әңгәмәбезне дәвам иттек. Гаять кызыклы язмышлы бу кешенең тормыш һәм көрәш юлын миңа күбрәк белергә кирәк иде.

– Рушат абый, сүзне сезнең тамырлардан башлыйк.

– Мин 1911 елның 27 октябрендә Казахстан башкаласы Алма-Ата шәһәрендә туганмын. Ул чагында бу шәһәр Верный дип аталган.

Әтием Билал Шәриф улы Хисаметдинов 1874 елда Казан губернасы Мамадыш өязе Югары Искубаш (Казаклар) авылында туган. Аның әтисе, ягъни картәтием Мөхәммәтшәриф Хисаметдин улы, XIX гасыр азагында, хәерчелектән һәм ачлыктан котылыр өчен, гаиләсе белән Ырымбур губернасы Грозненск станциясенә күчеп килә.

Әтием Билал Ырымбурның «Хөсәения», Троицкиның «Исхакия» мәдрәсәләрендә укый. 1905 елда шул тирәдәге Исхак бай чакыруы буенча Верный шәһәренә күчеп килә, укытучы булып эшли башлый. 1907 елда Казан ханнары токымыннан булган Мәрьям Газиз кызы Гозәеровага өйләнә. 1916 елда Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Сугыштан кайткач, Верный шәһәрендәге революцион вакыйгаларга кушылып китә.

– Ничә бала үстегез?

– Безнең гаиләдә унбер бала туа. Мин – өченчесе, өчесе яшьли үлә, сигезенә Ходай гомер бирә. Ишле гаиләдә үскән балалар бик тырыш булалар. Мин дә малай чактан ук тормыш арбасына җигелдем. Хуҗалыкта кирәк булган барлык эшләрне дә башкара идем.

Әтием революциядән соң губернаның халык мәгарифе бүлеге белән җитәкчелек итә. Төрле милләт балаларын укыту өчен мәктәпләр ачалар.

1937 елда репрессия давылы кузгалгач, ул ялган донос буенча кулга алына һәм атып үтерелә. 1954 елда гаепсез булганлыгы исбат ителә.

– Кайларда белем алдыгыз?

– Элек җидееллык мәктәптә укыдым, аннары Аулеата зооветтехникумын тәмамладым. 1931 елда Семипалат өлкәсе «Кокпектин ит» совхозына өлкән ветврач итеп тәгаенләндем.

1932 елда үз теләгем белән Кызыл Армия сафларына киттем, Ерак Көнчыгышта 58 нче Гродековск кавалерия чик буе отрядында хезмәт иттем. Бу чорда атаман Семёнов бандасы калдыкларын юк итүдә катнаштым, контрабандистларның юлын кисә идек.

1937 елда Казахстанга СССР – Кытай чигенә хезмәткә күчерелдем. Утызынчы һәм кырык тугызынчы кавалерия чик буе отрядларында хезмәт иттем.

1940 елда авыру сәбәпле хәрби хезмәттән киттем. Алма-Ата өлкәсе Или районында баш ветврач булып эшли башладым.

– Сугыш чыккач, фронтка киткәнсездер инде?

– Әйе, сугыш башлангач, янә Кызыл Армия сафларына алындым. Көньяк-Көнбатыш фронтта 79 нчы аерым кавалерия дивизиясенең 233 нче полкында хезмәт итә башладым. Немец фашистларының бронетанк дивизияләре кысымы астында чигенү ачыларын күп көннәр татыдым. Хәтәр сугышларның берсендә безнең полк тулысынча тар-мар ителде. Исән калган бик аз сугышчы белән полк байрагын көчкә яу кырыннан алып чыктым.

Аннары Дон казакларының 30 нчы кавалерия дивизиясе составында Краматорск шәһәре тирәсендә канкойгыч сугышларда катнаштым.

1942 елның июлендә Төньяк Донец елгасы буенда безнең часть дошманның күп мәртәбә артык көчләре тарафыннан чолгап алынды. Фашистлар Дон елгасына, бөек язучы Михаил Шолоховның туган җире Вешенская станицасына якынлаштылар. Безнең дивизиянең калдыклары Төньяк Донец елгасы ярына килеп җиттеләр. Авыр сугышларда тәмам алҗыган идек.

Мин бу вакытта ат өстендә идем. Елга ярына килеп җитү белән, атымны суга сикерергә мәҗбүр иттем. Кораллар, ияр, өс киеме, ветеринар сумка шактый авыр булды, һәм без су төбенә киттек. Хәлнең начар икәнен сизеп, ат өстеннән төштем. Атым, җиңеллекне тоеп, җан газабы белән суны гизә башлады, һәм без өскә калыктык. Бу вакытта фашист самолётлары килеп чыгып, эре калибрлы пулемётлардан ут яудыра башлады. Берсе безнең турыдан узып китте. Шинель итәге, ияр, йөгән җебе пуля белән тишкәләнде. Шатлыкка күрә, атыма һәм үземә пуля тимәде.

– Нинди шартларда әсир төштегез?

– Безнең гаскәрләр тәртипсез рәвештә чигенә башлады. Барлык юллар да немец частьлары кулына күчкән иде.

Без, тугыз солдат, оешып, үзебезнекеләргә кушылырга дигән максат белән, көнчыгыш юнәлешенә киттек. Бу вакытта фронт сызыгы йөз чакрымлап алда иде бугай. Без төнлә генә хәрәкәт иттек, ә көндез куаклыкларда, чокырларда качып утырдык. Немецлар куаклыклар яныннан үтеп киткәндә, автоматлардан ут яудыралар иде. Беркөнне шартлый торган пуляның кыйпылчыгы тиеп, аягым яраланды. Тимер ярчыгын алып ташладым, әмма ярадан кан саркып тора иде. Бәхетемә каршы, үз янымда индивидуаль пакет булды, шуның белән аягымны бәйләп куйдым.

Ашарга юк иде. Яфрак чәйнибез, җиләк белән тукланабыз. Берчак шулай бер кисмәк тозлы балыкка тап булдык. Бер атна буена шуны ашап, тәмам сусап йөрдек. Бер иртәдә, су юк микән дип, тау битеннән түбәнгә төшә башладык. Шул чагында немецларның танк патруленә тап булдык. Фашистлар безнең кулларыбыздагы мылтыкларны тартып алдылар һәм бер рәткә тезделәр.

Ул чагында ветеринарларның чалбарына кызыл тасма (оконтовка) тегәләр иде. Немецларның берсе, шуны күреп, минем янга килде. Приклад белән сугып, мине аударды һәм штык белән кадамакчы булды.

– Комиссар? – дип кычкырды ул.

Киемендә кызыл төс булган һәркем комиссар булырга тиеш дип уйлагандыр инде ул.

Безнең төркемдә бераз немец телен сукалаган Кавказ кешесе бар иде.

– Найн, нихт комиссар! Эр ветеринер арц! – дип каршы төште ул.

Шуны ишетеп, фашист минем кабыргага итеге белән нык итеп тибеп кенә хушланды.

– Ауфштеен? – диде ул.

Әнә шулай тагын бер үлем мине читләтеп үтте.

– Нинди лагерьларда булдыгыз?

– Безне сак астына алдылар һәм совет әсирләренең зур колоннасына куштылар. Колонна автоматчылар һәм этләр белән саклана иде. Атлый алмый егылып калганнарны шунда ук атып китәләр. Арыган кешеләр бер-берсенә тотынып алга баралар. Кыска гына вакытка ялга туктаталар.

Кичкә таба безне вакытлы лагерьга алып киләләр. Якындагы посёлок исеме белән ул Янки лагере дип йөртелә икән.

Лагерьга килеп урнашкач, мин полкташларны эзли башладым. Шунда хәрәкәтсез яткан бер кешене күрдем. Ул инде соңгы сәгатьләренә якынлашкан иде. Аягыннан сасы ис килә. Уч төбендәге шырпы кабыдай кечкенә Коръәнне, үбү өчен, иреннәренә якын китергән. Мин аның мөселман кешесе икәнен аңладым һәм Әссәламегаләйкем дип эндәштем. Теге кеше су дип пышылдады. Мин, үземдә булган консерв банкасын алып, кухнядан су китердем.

Бу татар кешесе икән. Ул бер-ике йотым су эчкәч, кулындагы Коръәнне миңа сузды:

– Рәхмәт, туган… Мин, китәм. Коръән сине сакласын! – диде ул һәм күзләрен мәңгелеккә йомды.

Коръән миндә калды. Ул минем талисманыма әйләнде һәм тагын да күп мәртәбәләр үлемнән коткарды.

– Бу кайсы очракларда булды?

– Икенче көнне барыбызны да бер рәткә тезделәр һәм анадан тума чишендерделәр.

– Коммунистлар һәм еврейлар бер адым алга! – дигән команда яңгырады.

Беркем дә алга атламады. Немецлар үзләре еврейларга хас билгеләр буенча безнең әсирләрне берәм-берәм сафтан тартып чыгара башладылар. Андыйлар арасында мин дә бар идем. Чөнки минем йөз татарларның типик йөзенә охшамаган, зәңгәр күзле блондин нинди татар булсын инде?!

Шунда миемне хәтәр уй ярып үтте. Мине еврей дип уйлап, хәзер үк атып үтерәчәкләр. Озак уйлап торырга вакыт юк иде.

Нык дулкынланып, эсэсчыга мөрәҗәгать иттем:

– Гер офицер! Мин еврей түгел, мин мөселман бит!

Теге миңа текә генә карап торды да урысчалап сорау бирде:

– Ә ничек исбат итәсең?

– Мин догалар укый беләм. Минем Коръәнем бар.

– Ну-ка, укы әле.

Мин балачакта ятлаган сүрәләремнең берсен укып җибәрдем. Бу хәлдән соң немец миңа кире стройга басарга рөхсәт итте.

Коммунист һәм еврей дип аталганнарны, сафка тезеп, лагерьдан алып чыгып киттеләр һәм биш чакрым чамасы ераклыктагы елганың су ашаган яры буена китереп атып үтерделәр. Гәүдәләрен яр башыннан елга үзәненә этеп төшерделәр.

Соңрак, төрмәләрдә ятканда, Коръән мине тагын күп мәртәбәләр коткарды. Еш кына надзирательлар кинәттән камераларга килеп кереп, тентү үткәрәләр иде. Алар кесәмдәге теге изге язуны күргәч, шундыйрак әңгәмә булып ала иде.

– Вас ист дас?

– Минем талисман. Религиозниш бух. Коран.

– Ду религиозниш ман?

– Әйе, мин мөселман. Дин тотам.

Коръән китабы эченә ике-өч бөртек чәч тә куела иде. Немецлар аның белән дә кызыксыналар.

– Сугышка киткәндә, әнием миңа үзенең чәчен дә биреп җибәрде. «Чәч салынган Коръән сине утта яндырмас, суда батырмас, улым», – дигән иде.

Немецларның күпчелеге, дингә һәм ырымнарга ышанучы кеше буларак, минем сүзләргә дә ышандылар. Ашарга бүлгәндә, артык кисәк бәрәңге һәм берәр калак баланданы өстәп тә бирәләр иде.

– Кайсы лагерьда Җәлил һәм аның дуслары белән очраштыгыз?

– 1942 елда Янки лагереннан безне Демблин крепостена куып китерделәр. Биредә сугыш алдыннан Актүбә урта мәктәбе укытучысы булган Гайнан Кормашны таныдым. Ул лагерь кухнясында пешекче ярдәмчесе булып эшли иде. Якыннарына өстәмә ризык бирергә тырышты.

Гайнан мине лагерьда булган Муса Җәлил белән таныштырды. Муса үзен Гомәров дип атый. Аның өстендәге иске солдат шинеле ябык тәнендә салынып тора, бите шешенгән, күз төпләре эчкә баткан. Әмма карашлары җитди, аның ихтыяр көче йөзенә чыккан.

Ул минем кайдан булуымны, кайчан әсир төшүемне сорашты. Муса саф татар телендә сөйләшүе белән башкалардан аерылып тора иде.

Без көн саен очрашып тордык. Җәлил тирәсендә һәрчак төрле милләт кешеләре була, Муса укыган шигырьләр алар күңелендә киләчәккә өмет уята иде.

– Легионга ничек килеп эләктегез?

– 1942 елның башында фашистлар совет хәрби әсирләреннән гаскәри частьлар оештыру планын тормышка ашыра башлыйлар. Әсирләрне милләтенә карап төрле лагерьларга җыялар. 1943 елның башында Ротвайль лагереннан бик күп татар-башкортны этап белән Едлино станциясенә күчерделәр. Биредә «Идел-Урал» легионы формалашканын аңладык. Мине эшче командага беркеттеләр. Ветфельдшер буларак, авыру атларны карарга тиеш идем.

Әсирләр фашистларга хезмәт итсен өчен, аларны идеологик эшкәртү, советка каршы котырту эшләре киң җәелдерелде. Бу максатта укымышлырак әсирләрне файдаланырга уйладылар. Аерым курсларда пропагандистлар әзерләнде. «Идел-Урал» исемле газета чыкты. Муллалар дини йолаларны үткәрүне башлап җибәрделәр.

Әмма без немец фашистларының уен белеп, аларның үзләренә каршы астыртын эш башладык. Поляк партизаннары белән бәйләнешкә кереп, баш күтәреп, «Идел-Урал» легионының батальоннарын алар ягына алып чыгу планнарын кордык.

Легиончылар арасында фашистларга каршы котырту эшләре башланды. «Идел-Урал» газетасы редакциясендә һәм типографиясендә безнең яклылар эшли иде. Газета баса торган ротаторда һәм язу машинасында яшерен рәвештә төрле телләрдә листовкалар да басылды. Алар астына «Йолдыз», «Патриот», «Дүртенче комитет» дигән култамгалар куела иде. Муса дошман тылындагы башка яшерен оешмалар белән бәйләнешкә керә. Власовның Рус азатлык армиясен таркату өлкәсендә Бушманов, Рыбалченко, Иконников кебек патриотлар актив эшли. Михаил Иванович Иконниковның татар халкы алдындагы хезмәтләре аеруча зур булды. Ул, төрмәдә җәлилчеләр белән аралашып, Мусаның өченче шигырьләр дәфтәрен СССРга алып кайта. МГБның фильтр лагеренда аны тартып алалар, һәм ул шул рәвештә югала.

Күп еллар үткәч, Михаил Иванович мин һәм башка җәлилчеләр белән бәйләнеш урнаштырды. Яшерен оешмаларда катнашкан патриотларның исемнәрен ачыклау, аларның данлы эшләрен халыкка җиткерү өлкәсендә зур эш башкарды.

– Инде музыка капелласы эшенә килик.

– Легионда, әсирләрнең күңелен күтәрү өчен, музыка капелласы оеша. Мин беркөнне, үз эшем белән китеп барганда, аларның репетиция үткәргән чакларына тап булдым. Кәрим Ходжаев – скрипкада, Нәҗип Гәрәев – аккордеонда, Гарәф Маликов һәм Ибраһимов – гитарада, Зариф Солтанов – бубенда, Шәехнур Хәмиев двухрядкада уйный. Гарәф җырлый да.

Мин алар белән бик тиз дуслашып киттем. Чөнки балачактан ук үзем мандолинада уйный идем. Вакыт булган саен, алар янына ашыгам. Мандолинада уйнап, капеллага кушылып китәм.

Берчак музыкантлар төркеме янына Гариф Солтанов килә. Бу кеше Идел-Урал Штатының президенты дип йөртелгән Шәфи Алмасның ышанычлы кешеләреннән берсе була. Ул музыка капелласының хәле белән кызыксына: «Музыка инструментлары җитәме, артистлар кирәкмиме?» – дип сорый ул. «Инструментлар да кирәк. Әмма иң мөһиме, безнең арада профессиональ артистлар һәм музыкантлар юк», – дигән җавап ала.

– Муса Гомәров Демблин крепостенда талантлы кешеләр бар дигән иде. Аларны кем танырга мөмкин?

– Ул артистларны мин яхшы беләм, – дип җавап бирдем.

– Алайса, иртәгә үк алар артыннан барабыз.

Икенче көнне без, чынлап та, Демблин крепостена килдек. Кирәк кешеләрне танысын, күрсәтсен дип, мине лагерь эченә керттеләр. Мин кухняга – Гайнан Кормаш янына уздым. Аның белән киңәшләшкәннән соң, Ватанга бирелгән таныш, ышанычлы егетләрне капеллага алып китәргә булдык. Барлыгы унөч кеше җыелды. Аларны Едлинога алып килгәч, музыка капелласына куштылар. Ә капелла үзе эшче рота составына керә иде.

– Кемнәрне алып килдегез инде?

– Килүчеләр арасыннан Абдулла Батталны немецларга шагыйрь дип тәкъдим иттек. Ул татар шагыйре Салих Батталның бертуганы була, бик күп шигырьләрне яттан белә иде. Зиннәт Хәсәновны, җырлый белмәсә дә, хор солисты дип атадык. Ул Гайнанның иң якын дусты, тыйнак, тәвәккәл кеше, фашистларны бигрәк тә күралмый иде. Гарәф Фәхретдиновны Казан филармониясе җырчысы дип йөрттек. Аның консерваториядә уку түгел, үз гомерендә Казанны да күргәне булмаган. Аңа Дим Алиш дигән псевдоним бирдек. Татар-башкорт әсирләре аның матур тавыш белән җырлавын аеруча яраталар иде. Муса аңа татар җырларын өйрәтте. Тора-бара Гарәф җырлый да, бии дә, Муса һәм Гайнан язган пьесаларда төп рольләрне дә уйный башлады. Фоат Сәйфелмөлековны, җырлый белмәсә дә, хор артисты дип йөрттек. Ул сәяси яктан нык тәҗрибәле кеше иде. Соңрак, яшерен оешмага пропагандистлар кирәккәч, беренче булып аны һәм Гали Корбановны (Мичурин) бу эшкә тәгаенләдек. Алар көлкеле, кинаяле сүзләр белән совет гаскәрләренең якынлашуын, гитлерчыларның җиңеләчәген аңлаталар иде.

Гали Корбановны немецларга артист-сатирик, юморист итеп тәкъдим иттек. Ул профессиясе буенча юрист була, сугышка кадәр чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Сәяси яктан ул да нык тотнаклы, коммунизм идеалларына бирелгән кеше иде. Абдулла Батталның дусты Фәрит Солтанбәковны музыкант-мандолиначы дип таныштырдык. Бу төркемдә Борис Попов дигән еврей да бар иде. Ул сугышка кадәр Одесса музыкаль театрында солист була, бик ягымлы тенор тавышы белән таныла. Гайнан һәм минем киңәш буенча аның исемен Барый Кәримовка алыштырдык, татарча җырларга өйрәттек. Тыйнак кына башкорт егете Салават Юлаев курайда уйный иде. Бәлки, бу аның исеме түгел, ә псевдонимы гына булгандыр.

– Лагерьдан качу уе булдымы соң?

– Әйе, бу көннәрдә лагерьдан качып китмәкче булдым. Бу уемны Кормаш белән уртаклаштым. Дустым ашыкмаска кушты. «Җәлил белән киңәшләшик әле», – диде. Муса бу фикерне хупламады: «Үзең качу гына җитми, бөтен легионны күтәреп, партизаннар ягына алып чыгарга кирәк», – диде ул. Җәлил миңа капелланың җитәкчесе, ә Гайнанга режиссёры, худругы булырга тәкъдим итте. Без бу тәкъдимгә риза булдык.

Озакламый музыкаль команда Берлинга экскурсиягә барды. Бу эшне Муса Җәлил оештырды. Тәүдә Берлинның атаклы зоопаркына бардык. Хайваннарны карап йөргәндә, Муса, минем белән Гайнан янына килеп, фашистларга каршы көрәшне киң җәелдерү буенча үзенең фикерләрен җиткерде. «Без антифашистик оешма төзедек. Анда сезне дә кертергә булдык. Хәзер өч-дүрт кешелек яшерен төркемнәр оештырырга кирәк. Бу төркемнәрдәге кешеләр бер-берсен белергә тиеш түгел. Арага хыянәтче керсә, ул үзенең җитәкчесен генә сатарга мөмкин. Әсирләр арасында листовкаларны кулдан-кулга, иң ышанычлы кешеләргә генә бирергә кирәк.

Ул безгә ике пачка листовка бирде. Гайнан белән аларны тиз генә яшердек. Экскурсиядән без канатланып кайттык. Капеллада да эш нык җанланды. Концертлар куябыз, Муса белән Кормаш язган пьесаларны сәхнәгә чыгарабыз. Кайчагында артистларга Муса да кушылып китә, концерт программасын төзүдә катнаша. Легион частьлары һәм эшче батальоннар каршында чыгыш ясыйбыз. Шуннан файдаланып, Муса башка яшерен оешмалар белән элемтә урнаштыра, листовкалар тарата.

– Бу чорда капелланың программасы нинди иде?

– Хор белән һәм ялгыз башкаруда Салих Сәйдәшевнең «Каршылау маршы», «Таң маршы», «Кандыр буе», «Бибисара» әсәрләре яңгырады. «Таң», «Идел-Урал», «Идел», «Чулпан», «Урал таулары», «Көрәш», «Урман буе», «Зәңгәр күз», «Кичке уен», «Казан сөлгесе», «Иске кара урман», «Көтүче» һәм башка халык җырлары башкарылды. Г. Маликов, Г. Фәхретдинов «Туган ил», «Разыя», «Кара урман», «Җәй» җырларын башкарганда, легиончыларның күбесе туган якларын сагынудан килгән күз яшьләрен тыя алмыйлар иде. Бу җырлар җиңүгә, тизрәк Туган илгә әйләнеп кайтуга өмет уяттылар.

Җәлилнең тәкъдиме буенча сурәт төшерергә сәләтле булган Җәүдәт Шамбазов һәм гармунчы Шәехнур Хәмиев легиончылар күбрәк йөри торган урынга милли эчтәлекле картина эшләп куйдылар. Татар кызы коедан су алырга килгән. Өстендә чәчәкле күлмәк һәм алъяпкыч, аягында читекләр, башында матур яулык, чәчендә чулпылары бар. Иңнәрендә чиләк-көянтә. Ул көнчыгышка карап тора. Рәсем астына «Мин сине көтәм» дип язылган.

Бу рәсемне күргәч, легиончыларның күңеле тула. Алар күз яшьләрен тыя алмый иде.

– Сезнең яшерен эш үзенең уңай нәтиҗәләрен дә бирдеме?

– Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре алып барган яшерен эш нәтиҗәле булды. «Идел-Урал» легионының 825 нче батальоны, Белоруссия партизаннарына каршы сугышка җибәрелгәч, баш күтәреп, тулы составта диярлек безнекеләр ягына чыга. Украина партизаннарына каршы җибәрелгән батальон легиончылары да төркем-төркем булып качып бетә, күпләре партизаннар белән кушыла.

– Яшерен оешма җитәкчеләре кулга алыныр алдыннан булган көннәр хәтерегездәме?

– Августның сигезенче көнендә яшерен киңәшмә булды. Анда М. Җәлил, Г. Кормашев, Ф. Сәйфелмөлеков, Г. Корбанов һәм мин катнаштым. Барак ишеге төбендә Г. Фәхретдинов сакта торды. Муса поляк партизаннары белән бәйләнеш булдыруын әйтте. Легионда баш күтәреп, барлык личный составны кораллары һәм атлы артиллерия белән партизаннар ягына чыгару максаты куелды. Һәркемгә конкрет задание бирелде. Берәүләр элемтә чыбыкларын кисәргә, икенчеләр немец сакчыларына һөҗүм итәргә, өченчеләр корал складларын басып алырга тиеш иде.

9 августта тагын бер мәртәбә җыелдык. 14 августта баш күтәрү планлаштырылды. Шул ук көннәрдә Абдулла Баттал белән Зиннәт Хәсәнов «Идел-Урал» газетасы белән бергә Берлиннан яшереп листовкалар да алып кайттылар.

Аларны музыка капелласы егетләре яшәгән баракның матрас һәм мендәр асларына яшереп куялар.

– Һәм яшерен оешма тарихының иң кара көне тудымы?

– 10 августта Муса Җәлил кинәттән генә лагерьдан юкка чыкты. 11 августта барлык музыкант һәм артистларны да репетициягә дип җыйдылар. Барак һәм ашханәне немец солдатлары чолгап алды. Безне бер бүлмәгә кертеп яптылар һәм берәмләп сорау ала башладылар. Иң тәүдә Гайнанны, аннары мине, Абдулланы, Зиннәтне, Әмировны һәм башкаларны чакырдылар. Бераздан шул билгеле булды: баракта тентү булган һәм күпләрнең яткан җирендә листовка табылган икән.

Берәмләп сорау алу тәмамлангач, безне Варшава төрмәсенә китерделәр. Барлыгы кырыктан артык кеше кулга алынган иде.

Бу төрмәдәгеләрнең сөйләвенә караганда, Муса Җәлил 10 августта бирегә китерелгән икән. Димәк, аны беренче булып кулга алганнар. Башка әсирләр күрүенчә, төрмә капкасы төбендә аны ерткычларча тукмыйлар, таптыйлар.

– Төрмә камерасында ничәшәр кеше иде?

– Варшава төрмәсендә барлык патриотлар, шул исәптән мин дә ялгыз камерада утырдык. Күп мәртәбәләр кыйнадылар, бер-беребезгә яла ягарга тырыштылар.

Барлык җәза-кыйналуларны сыкранмыйча күтәрдем. «Мин гади солдат, ветеринар, контузия аркасында әсир төштем, бернинди дә яшерен оешма, листовка турында белмим», – дип җавап бирә идем.

Асылда, минем урын-җир эчендә листовка тапмыйлар. Чөнки мин аларны барактан читтә яшергән идем. Башка кулга алынучылар да мине чакмыйлар.

– Тагын нинди төрмәләрдә булдыгыз?

– 1943 елның сентябрендә Гайнанны, Абдулланы, Зиннәтне, Фәритне һәм мине, төрмә вагонына утыртып, Берлинга алып киттеләр. Элек Моабит төрмәсенә урнаштырырга уйлаганнар иде. Күрәсең, анда урын булмагандыр, безне атаклы Тегель тикшерү төрмәсенә китерделәр, төрле этажларда төрле номерларга урнаштырдылар. Ашатулары бик начар, өч-дүрт мундирлы бәрәңге һәм азык-төлек отходларыннан пешергән аз гына баланда бирәләр иде. Прогулкага төрмәнең эчке ихатасына чыгаралар, сирәк кенә сорау алуга алып баралар иде.

Прогулка вакытында әсирләр бер-берсенә записка бирергә тырыша иде. Чит телдә язылганнарын ары җибәрәсең, ә урысча һәм татарча язылганнарын алып укый идем. Берчак минем кулга «Төн-төрмә» дигән шигырь килеп эләкте. Аны Җәлил үз кулы белән язган иде. Мин бу шигырьне ятладым һәм бервакытта да онытмадым. Гомумән, мин легионда чагында бөек шагыйрьнең иллеләп шигырен яттан белә идем.

– Рушат абый, Берлин төрмәсендә чагында сез урыс офицеры Русанов белән дә танышкансыз дип язалар.

– Әйе, ул көннәрдә Берлинны көн саен диярлек союздаш илләрнең авыр бомбардировщиклары бомбага тота иде. Безнең самолётлар да үлем күчтәнәчләре өләшеп китә башладылар. Андый чакларда надзирательләр дә бомбоубежищеларга яшеренәләр, ә без, алар юклыктан файдаланып, башка камералардагы кешеләр белән сөйләшергә тырышабыз. Ул минутларда төрмә эче аңлатып бетерә алмаслык тавышка күмелә. Кешеләр инглиз, немец, урыс, татар һәм башка бик күп телләрдә кычкыралар. Һәркем үз танышын, якташын табарга тырыша. Берчак шундый вакытларда «Синий платочек» дигән җыр ишеттем. Кемдер урыс телендә беренче катта җырлый иде. Бер куплет җырлагач тынды бу. Мин бу җырның икенче куплетын җырладым һәм тынып калдым. Астан тавыш ишетелде: «Кем җырлый?» «Мин, Алма-Атадан Рушат Хисаметдинов. Ә сез кем?» «Ә мин Александр Русанов. Алтынчы үлем камерасында».

Шул көннән башлап без аның белән бомбёжка вакытында сөйләшә башладык. Ул дәүләт иминлеге хезмәте капитаны, Украина партизан хәрәкәте штабы начальнигы генерал-полковник Строкачның адъютанты булган икән. Партизаннар белән карательләр алышкан вакытта, ул әсирлеккә эләккән. Аны үлем җәзасына хөкем иткәннәр, әмма гестапо, партизаннар хәрәкәте турында яшерен мәгълүматлар алырга теләп, Русановны допроска йөртүен дәвам итә. Капитан үзен батыр тота һәм серне чишми икән. Фашистлар провокациягә бара. Алар урыс телендә үзләре чыгарган газетада «Показания капитана госбезопасности Александра Дмитриевича Русанова» дигән ялган мәкалә бирәләр һәм зур гына портретын урнаштыралар. Бу мәкаләдә Русанов совет строен, аның җитәкчеләрен пыр туздырып тирги, имеш.

Чираттагы бомбёжка вакытында без Русанов белән әңгәмәгә кердек: «Я, Рушат, нинди яңалыклар бар?» – дип сорады ул. «Менә минем алда урысча газета ята. Анда синең турыда язылган, совет строен, безнең ил җитәкчеләрен юкка чыгаргансың», – дидем мин. «Ул газета каян сиңа килеп эләкте?» «Беркөнне номерга прокурор кергән иде. «Нинди үтенечләрең бар?» – дип сорагач, «Урыс телендәге газета китерсәгез иде?» – дидем. «Син ул язганнарга ышандыңмы соң?» – диде ул. Шул чагында, берни уйламыйча, «белмим» дигән сүз ычкындырдым.

Русанов тынып калды һәм айдан артык вакыт минем белән сөйләшмәде. Үпкәләрлек тә иде шул. Бу хәлне мин бик авыр кичердем. Ахмаклыгым өчен үземне битәрләдем.

Ничек тә тегенең белән бәйләнешкә керергә иде дип уйлыйм. Шунда мин «Капитан Грант балалары» дигән кинофильмнан җырны искә төшердем. Сугышка кадәр бу җырны белмәгән кеше юк иде.

Бер бомбёжка вакытында мин шул җырны көчле итеп башкардым һәм күптән көткән тавышны ишеттем: «Нәрсә, Рушат, күңелсезме әллә?»

Ул минем белән иске дуслар кебек сөйләшә башлады. Безнең гаскәрләрнең көнбатышка таба уңышлы һөҗүме турында әйтте: «Татарлар бер камерада утыралар», – диде.

Азактан шул билгеле булды: капитан Русановның тормышы фаҗигале рәвештә өзелә. Гестапо, сер алу өчен, аңа карата иң хәтәр җәзалау чаралары куллана. Русанов, дөнья белән хушлашырга теләп, үзенең тамырларын кисә. Моны күреп, надзирательләр ярасын бәйлиләр. Әмма төнлә белән ул повязкасын алып ыргыта һәм якты дөнья белән хушлаша.

Исән чагында ул савыт эченә кечкенә блокнотын салып, төрмә ихатасындагы чүп өеменә яшерә. Сугыштан соң байтак еллар үткәч, безнең солдатлар ул блокнотны табалар. Бераздан бу блокнот совет язучысы Юрий Корольков кулына эләгә. Ул Ош шәһәренә, миңа түбәндәге эчтәлектәге хат яза: «Русанов үзенең блокнотында сезнең фамилияне һәм адресыгызны язган. «Җәзаларга түзә алмыйм, үләм, әмма Ватанга тугры калам», – дигән ул.

– Муса Җәлилгә багышлап чыгарылган фотоальбомнарда сезнең Франция партизаны булуыгыз турында белешмә бирелә. Франциягә ничек эләктегез?

– «Идел-Урал» легионының беренче һәм икенче батальоннары Белоруссия һәм Украина партизаннарына каршы җибәрелгәч, фашистларга хезмәт итмичә, безнең якка чыгулары яисә качып бетүләре турында әйткән идем.

Өченче батальонны Англия-Америка десант гаскәрләренә каршы җибәрәләр. Атлантик валның бер утравында алар баш күтәрә. Карательләр гаскәре артык күп булганлыктан, аларның барысы да диярлек һәлак ителә.

Дүртенче батальонга да ышаныч булмый. Аларны, немец гарнизоннарын саклау өчен дип, Франциягә озаталар. Мондый саклануның хаҗәте зур була. Бу илдә партизаннар хәрәкәте көчәйгәннән-көчәя.

1944 елның февралендә булырга тиеш, мине Тегель төрмәсенең капка төбенә алып килделәр. Анда мин Фәрит Солтанбәковны һәм Моабит тоткыны булган тагын бер татар кешесен (Шәриповны булса кирәк) күрдем. Безнең өчебезне, тимер юл вагонына утыртып, Франциягә алып киттеләр. Бераздан, Германия җирен чыкмас борын, Фәритне төшереп калдырдылар. Сугыш бетеп, күп еллар үткәч кенә, мин аның исән калганлыгын белдем. Безнең героик көрәшебез турында иң күп сөйләүче кешеләрнең берсе ул булды.

Безне француз шәһәре Ле-Пюига алып килделәр. Анда кулга алынудан котылган капелла әгъзаларын күрдем. Мине Гарәф Фәхретдинов, Гариф Маликов, Шәехнур Хәмиев һәм башка иптәшләр каршы алды. Мин нык хәлсез, аягымда көчкә басып тора идем. Дусларым мине эшче команданың дәваханәсенә урнаштырдылар. Алар миңа көн саен өстәмә азык китерәләр иде.

Бераз хәлем яхшыргач, мин Гариф Маликов аша француз партизаннары белән бәйләнешкә кердем. Макизарларның 18 нче субдивизиясе командиры капитан Сегель һәм штаб начальнигы подполковник Жевольд-Запальский бездән легиондагы немец офицерлары һәм солдатларының саны, кораллары, боеприпаслары турында белешмәләр сорады. Парикмахер Мишель аша без алар сораганнарны хәбәр итеп тордык.

Легиончыларның партизаннар ягына чыгуы да шул ук юл белән оештырылды. Зур гына төркем Гарәф Фәхретдинов һәм Әмир Үтәшев җитәкчелегендә, партизаннар ягына күчеп, фашистларга каршы сугыш башлады.

Мин дә Гарәф дусларым белән партизаннар ягына күчәргә тели идем. Әмма алар мине сәламәтлегең начар дип алмадылар. Беренче мөмкинлек булу белән, минем арттан килергә вәгъдә бирделәр.

Әмма вакыйгалар бөтенләй икенче юнәлеш алды. Мине, партизаннар ягына качучылар белән бәйләнештә булуда гаепләп, дәваханәдә ятканда кулга алдылар һәм Ле-Пюи шәһәре төрмәсенә китерделәр. Аннары этап белән атаклы Лион төрмәсе Монлюкка күчерделәр. Биредә яшәү шартлары бик начар, һава җитми, сөякләргә кадәр суык үтә иде.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации