Текст книги "Ватанга тугры калдылар"
Автор книги: Айдар Басыров
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 24 (всего у книги 40 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]
ҮЗӘК КОМИТЕТКА АҢЛАТМА ЯЗГАН
ТУЙМАЗЫ РАЙОНЫ КАНДРА ПОСЁЛОГЫ БАТЫРЫ
ЯН (МУЛЛАЯН) ГАБДУЛЛИН
Муллаян Тимеркәй (Тимергали) улы Габдуллин 1906 елда Кандра районы (хәзерге Туймазы) Яңа Арсланбәк авылында туган. Авыл мәктәбен, 1925 елда Бәләбәй педагогия техникумын тәмамлый. Яшьтән үк актив була. 1921 елда ВЛКСМ сафларына кабул ителә. Комсомолның Токчуран волость комитеты секретаре (хәзер ул Чиләбе өлкәсенә карый), укытучы, район мәгариф бүлеге мөдире булып эшли.
1933–1937 елларда эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларында хезмәт итә. Биредә дә ул иң үрнәкле солдат була, ВКП(б)ның Чиләбе шәһәр комитеты әгъзасы итеп сайлана. Лейтенант званиесендә запаска чыгарыла.
Солдаттан кайткан шундый шәп кадрга тыныч тормышта да эш табыла, әлбәттә. Аны 1939 елда хезмәт ияләре депутатлары Кандра район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар. Ул чагында, кадрларны үрләткәндә яисә бер урыннан икенче урынга күчергәндә, мотлак рәвештә характеристика язалар. ВКП(б)ның Кандра райкомы язган характеристикада түбәндәге юллар бар: «Габдуллин Я. Т. 1906 елда туган, 1929 елдан ВКП(б) әгъзасы, тотнаклы, дисциплиналы. ВКП(б) райкомы аны район Советы башкарма комитеты рәисе итеп тәкъдим итә. Ул районны белә, бу эшне башкарырлык».
Сакланган документлар һәм хатлардан күренүенчә, ул Волхов фронтында 2 нче Удар армия 165 нче аерым чаңгы батальонының рота командиры була. Фашистлар белән алышта батырлыклар күрсәтә. 1942 елның 25 февралендә тормыш иптәшенә язган хатында түбәндәгеләрне әйтә: «Безнең Ватаныбызга һөҗүм иткән немец фашистларын тар-мар итүдә катнашу – һәркемнең изге бурычы. Балалар, хатын-кызлар, картларның имин тормышы, бәхете өчен көрәштә һәлак булырга да мөмкинбез, әмма дошман барыбер җиңеләчәк».
1942 елның 29 мартында җибәргән хатында «Правда» газетасында басылган шигырен дә өстәгән. Үзенең Ватанга, гаиләсенә, якыннарына булган якты хисләрен шул шигырь аша да белдергән.
Туганнарының сүзләренә караганда, Муллаян бик яхшы спортчы була, аеруча чаңгыда йөрергә ярата. Күп ярышларда ул җиңүче дә булып чыга.
Чаңгыда йөрү осталыгы аңа фронтта да нык кирәк була. Ул җитәкләгән чаңгы ротасы дошман тылына сиздерми генә һәм тиз арада үтеп керә һәм, фашистларга арттан һөҗүм оештырып, аларга зур зыян китерә.
Әнә шундый каты алышларның берсендә 1942 елның 29 июнендә яраланып, дошман тылында әсирлеккә эләгә.
Хәрби әсирләрнең Нарва лагеренда була. Аннары Литва һәм Көнчыгыш Пруссия чигендә урнашкан, комсостав өчен оештырылган Кальвария лагерена китерелә. Бераздан Седльце һәм 1942 елның октябрь-ноябрендә Демблин лагерена күчерелә.
Ул әсирләр арасындагы яшерен оешма эшендә актив катнаша. Яшерен оешма аңа, үзебезнең якка чыгып, совет командалыгы белән элемтә урнаштыру бурычын куя.
1943 елның 19 сентябрендә, Чернигов өлкәсе Прилуки шәһәре янында фронт сызыгын исән-имин үтеп, безнең гаскәрләр ягына чыга. Ул үз куллары белән ВКП(б) Үзәк Комитетына аңлатма (донесение) яза. Соңрак бу документны безнең тикшерүчеләр архивлардан табып ала. Анда түбәндәгеләр язылган була: «Әгәр ВКП(б) Үзәк Комитеты әлегә кадәр дошман тылында яшерен оешма барлыгын белмәсә, мин, шул оешманың әсирлектән котыла алган беренче кешесе, бу турыда җиткерүне үземнең бурычым дип саныйм һәм ВКП(б) Үзәк Комитетына тиз арада җиткерүегезне үтенәм». Һәм ул бәйнә-бәйнә яшерен оешма, аның эшчәнлеге турында язып бирә.
Муллаян әсирлекнең беренче көнендә үк фашистларга каршы ялгыз гына түгел, ә берләшеп көрәшү турында уйлый. Кешеләр белән ничек тә тизрәк аралашып, аларның карашларын ачыкларга тели. Нарва лагеренда моны эшли алмый. Ә менә Кальвария лагеренда фикердәшләрен очрата. Ул чагында лагерь батальоннарга, роталарга, взводларга бүленгән була. Подпольщиклар менә шушы бүленешне бик оста файдаланалар. Лагерьның яшерен оешмасы белән бишлек җитәкчелек итә. Бишлекнең һәр әгъзасы бер батальонга беркетелгән була. Батальон белән өчлек җитәкчелек итә. Бу өчлекнең һәр әгъзасы бер ротага беркетелә. Оешманың гади әгъзасы үзенең җитәкчесен генә белә. Башка берни белән дә кызыксынырга тиеш булмый. Ныклы конспирация оешма турында шымчылар белмәсен өчен эшләнә.
Седльце һәм Демблин лагерьларында легионга кешеләр туплау башлангач, подпольщиклар тәүдә бу эшкә бойкот игълан итәргә булалар. Әмма бу эш килеп чыкмый. Чөнки ул чагында яшерен оешма көчсез була. Барысы бергә каршы тора алмагач, аерым риза булмаучыларны гитлерчылар җәзага тартыр дип уйлыйлар.
Легионга кереп, аны эчтән таркатырга дигән максат куела. Яшерен штаб легиончыларга һәм хәрби әсирләргә фашист коллыгыннан котылу юлын аңлату, батальоннар фронтка якын җиргә җибәрелгән хәлдә, оешкан төстә үзебезнекеләр ягына чыгу, әгәр фронт якынлашса, урындагы поляк оешмалары белән бәйләнешкә керү, немец гаскәрләренең чигенү юлын кисү, аларның элемтәсен, складларын юк итү бурычын куя.
Муллаян Габдуллин «Идел-Урал» легионының эшче батальоннары оешкан Крушинога эләгә. Үзләренең ышанычлы кешеләрен алар батальоннарның җитәкчелегенә үрләтәләр.
Аның аңлатмасында Җәлил исеме телгә алынмый. Ә менә Кормаш турында түбәндәгеләр язылган: «Едлинода һәм Берлиндагы «Идел-Урал» редакциясендә ВКП(б) әгъзасы, Демблин лагере партия оешмасыннан булган Кормашев яшерен төркем оештырды». Аңлатмадан күренүенчә, җәлилчеләр төркеме совет әсирләренең гомум яшерен оешмасының бер өлеше булган. Алар белән бер үзәктән җитәкчелек иткәннәр. Ул үзәк Милосно станциясендә булган. Берлин төркеме тарафыннан чыгарылган листовкага дүртенче комитет дип юкка гына кул куелмаган.
Частьның махсус бүлегендә әңгәмә үткәргәннән, мөмкин булганча фактларны тикшергәннән соң, Габдуллинга Үзәк Комитеттан җавап көтәргә кушалар. Әмма ул дошман белән алышка омтыла, күргән газаплары өчен тизрәк гитлерчылардан үч алырга тели. Ниһаять, аның теләге канәгатьләндерелә, ул укчылар подразделениесе командиры итеп тәгаенләнә.
Аның аңлатмасы Мәскәүгә барып җитә, әңгәмә өчен аның үзен чакыру килгәндә, Габдуллин инде Ерак Көнбатышта сугышып йөри. Аны озак вакыт таба алмыйлар. 1944 елның 5 мартында ул батырларча һәлак була, Хмельницкий өлкәсе Грачёв районы Сосновка авылында җирләнә.
Сугыштан соң политбүлек хезмәткәрләре берничә мәртәбә Габдуллинның кем икәнен ачыкларга уйлыйлар. Әмма аларны Ян исеме аптырата. Элекке поляк партизаннары арасыннан да эзлиләр. Алар арасында батыр Яннар күп була, әмма аларның берсе дә Габдуллин фамилиясен йөртми.
Соңрак якташыбызның чын исеме дә ачыклана. Аңа туган вакытында Муллаян дип кушкан булалар. 1930 еллардагы патриотик шаукым нигезендә комсомол яшьлегендә ул Мулла исемен алып ташлаган, Ян булып кына калган икән.
Шулай итеп, Габдуллин аңлатмасы архивта ятып кала, чирек гасыр үткәч, Татарстан чекистлары аны табуга ирешә. Бу яшерен оешманың эшчәнлеге турында сугыш чорында ук аңлаткан, тасвирлап биргән иң мөһим документларның берсе булып тора.
Бу аңлатма табылганчы да, Муллаян турында Фәрит Солтанбәков сөйләгән. Аларны Гайнан Кормаш 1943 елның җәендә таныштырган. Кормаш аны үзебезнең кеше дип тәкъдим иткән. Кормашның таныштыру вакытындагы сүз интонациясенә караганда, Солтанбәков Муллаян Габдуллинның зур кеше икәнен аңлаган. Алга таба Габдуллин белән бәйләнеш элемтәчеләр аша тотылган. Солтанбәков әйтүенә караганда, Кормаш Габдуллинга, батальонда тарату өчен, листовкалар биргән. Кормаш шулай ук Габдуллинга, совет командалыгына тапшыру өчен, яшерен оешманың исемлеген дә тапшырган. Аның үз сүзләренә караганда, бу исемлек 1943 елның 23 маенда юк ителгән. Чөнки аның дошман кулына эләгү мөмкинлеге булган.
Бер эшче рота составында Ян Украинага килгән һәм аннан үзебезнекеләргә качкан.
ЛЕГЕНДАР ШӘХЕС
БЛАГОВАР РАЙОНЫ ЯҢА КАРГАЛЫ АВЫЛЫ БАТЫРЫ ӘМИР ҮТӘШЕВ
Рушат абый белән очрашу вакытында ул, үзенең көрәштәшләре турында сөйләгәндә, Әмир Үтәшев исемен берничә мәртәбә телгә алган иде. Аның белән очрашу насыйп булмады. Әмма Җәлил һәм җәлилчеләр турында язылган китаплардан аның тормышы һәм көрәше турында шактый күп нәрсә белдем.
Әмир Галимҗан улы Үтәшев 1919 елның 15 сентябрендә Башкортстанның Благовар районы Яңа Каргалы авылында туган. Җидееллык мәктәп тәмамлагач, Уфа кооператив техникумына укырга керә. Укуын тәмамлагач, Татарстанның Арча районы кулланучылар җәмгыятендә баш бухгалтер урынбасары булып хезмәт юлын башлый. Бераздан баш бухгалтер вазифасына үрләтәләр. Бөек Ватан сугышы башлангач, хәрби хезмәткә алына. Алабуга шәһәрендә политруклар әзерли торган кыска сроклы курслар тәмамлый.
Өлкән лейтенант, батальон комиссары Үтәшев беренче сугышчан чыныгуны 1942 елның июнь азагында Курск өлкәсендә ала. Каты сугышларда, дошман танклары белән алыш вакытында ике аягы да авыр яралана һәм, аңын югалткан хәлдә, берничә тәүлек бомба чокырында ята. Шул хәлендә 1942 елның 6 июлендә дошман кулына эләгә. Башта аны Киевта, аннары Дарница, Владимир-Волынский лагерьларында тоталар. Соңыннан Польшаның Ченстохов лагерена күчерәләр. Яралары да төзәлеп бетмәстән, ул тиф белән егыла. Немецлар, терелүенә өметләрен җуеп, аны үлгәннәр арасына чыгарып ыргытырга кушалар.
Әмма таныш бер әсир санитар Үтәшевнең документларын үлгән чуваш егете Александр Николаевныкы белән алыштырып куя да Әмирне эчләре китүче авырулар ята торган баракка күчерә һәм тифтан дәвалый башлый.
Әмир акрынлап аякка баса, хәзер инде ул Александр Николаев булып йөри. Франциядә аны «Александр Николас», «капитан Александр», «Француз», «Алжирец», «Александр» дип йөртәләр. Французлар биргән документларда да Әмир түгел, ә Александр булып телгә алына.
1943 елның маенда Ә. Үтәшевне Польшаның Едлинодагы хәрби әсирләр лагерена, «Идел-Урал» легионына китерәләр. Биредә ул Рәхим Саттар, Әкрам Мамлеев ярдәмендә Муса Җәлил белән якыннан таныша һәм биредәге яшерен оешманың иң ышанычлы әгъзасы булып китә. Муса аңа яшерен оешманың куйган максатын аңлата.
1943 елның 10–11 августларында фашистлар Җәлил һәм аның көрәштәшләрен кулга алалар. Шул чорда «Идел-Урал» легионының бер батальонын Көнчыгыш фронтка җибәрергә әзерлиләр. Әмма легионда булган вакыйгалар фашистларны карарларын үзгәртергә мәҗбүр итә. Алар октябрь аенда легиончыларны, ике эшелонга төяп, көчле сак астында Франциянең Югары Луара департаментындагы Ле-Пюи шәһәренә озаталар.
Җәлилчеләрнең батальондагы яшерен оешма җитәкчесе буларак, Әмир Үтәшев тиз арада француз партизаннары – макизарлар белән элемтәгә керә. Легиончылар, немецларны коралсызландырып, төркем-төркем булып, партизаннар ягына чыга башлый.
Франциядә тәртип беркадәр йомшак була. Атнага бер мәртәбә легиончыларга, шәһәргә чыгу өчен, рөхсәт язуы бирәләр. Андый чакларда кафега кереп, сыра кружкасы артында утырырга була. Әмир мондый мөмкинлекне француз патриотлары белән контакт урнаштыруда файдалана. Ул Бигу фамилияле француз гаиләсе белән таныша. Гаилә башлыгы Ильмент, аның уллары Евгений һәм Жан белән бик тиз уртак тел таба һәм дуслаша. Бәйләнеш Әмирнең, француз телен өйрәнү өчен, дәресләр алуыннан башлана. Үтәшев бик тә зирәк укучы булып чыга. Ул тиз арада французча сөйләшә башлый. Әмир шулай ук Лондоннан француз телендә алып барылган тапшыруларны тыңлый һәм ишеткәннәрен агитаторлар аша легиончыларга җиткерә.
Яңа танышларының француз макизарлары белән бәйләнештә булуын белеп, ул легиончыларны партизаннар ягына озатуда ярдәм итүләрен сорый. Әмма аңа бу эшне ашыктырмаска тәкъдим итәләр. Чөнки кышын француз партизаннары күпләп яңа кешеләрне кабул итә алмыйлар икән. Алар үзләре дә бу вакытта өйләрендә булалар. Соңрак инде, язга табан, партизаннар ягына күчү киң колач ала.
Бераздан мөмкинлек туу белән, үзе дә, 18 легиончыны алып, Ружак партизаннары янына күчә. Ул анда отряд командиры була һәм күп француз шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Аның сугышчан даны бик еракларга тарала. Капитан Николас турында немецлар да ишетә. Аның башы өчен 500 марка акча вәгъдә итәләр.
1944 елның августында Ле-Пюи шәһәре фашистлардан азат ителә. Озакламый Франция бөтенләй немецлардан чистартыла.
Партизаннар сафында булган легиончылар – элекке совет солдатлары – 352 нче санлы аерым батальонга берләшәләр. Совет хәрби миссиясе килгәч, ул 49 нчы җыелу пункты дип атала башлый. Командиры итеп Лотфуллин, аның тәрбия эшләре буенча урынбасары итеп Әмир Үтәшев тәгаенләнә.
1945 елның 18 августында батальон солдатлары, эшелоннарга төялеп, Советлар Союзына кайтырга юлга чыга. Алар арасында Әмир Үтәшев тә була.
Аның юлда күргәннәре турында II бүлектә («Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» бүлекчәсендә) сөйләп киттек.
Беренче мәртәбә совет чекистлары тарафыннан кулга алынгач, ул котылып кала. Яңадан Казанга килеп, кулга алынган авылдашы – дусты Нигъмәт Терегуловны коткарырга йөргәндә, 1948 елның 21 июлендә аны кабат кулга алалар. Шул елның 18 ноябрендә Идел буе хәрби округының хәрби трибуналы аны, Ватанга хыянәт итүдә гаепләп, 25 елга сөргенгә хөкем итә.
Әмир Галимҗан улының тормыш, көрәш юлы турында тагын да күбрәк белергә теләп, без Башкортстан морзалары мәҗлесе җитәкчесе Максат Шәрифҗан улы Мамлиевка мөрәҗәгать иттек. Ул – Благовар районының Яңа Каргалы авылында туган, ягъни Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н Туган илгә алып кайтучы Нигъмәт Терегулов белән Әмир Үтәшевнең авылдашы. Күптән түгел генә Рәшит морза Мамлиев белән берлектә «Каргалинские корни» дигән китап чыгарды. Анда, әлбәттә, Нигъмәт һәм Әмир морзалар турында да язылган.
Әмир Үтәшев үзенең тормыш юлы, дошман тылындагы көрәше, Җәлил һәм җәлилчеләр, Франциядә партизаннар сафында йөрүче татар һәм башка милләт егетләре турында бик күп документаль материаллар җыйган. Аларның бер өлеше әлеге көндә кайчандыр үзе укып чыккан Яңа Каргалы урта мәктәбендә, янә бер өлеше Башкортстан морзалары мәҗлесендә саклана.
Бу материаллар белән танышкач, Әмир Галимҗан улының искитәрлек кеше булганын тагын бер мәртәбә аңладык.
Мең үлемнән котылып, 1955 елда ул туган җиренә кайта. Аныкы кебек язмышка дучар ителгәннәрнең күбесе тыныч тормышка һәр көнне шатланып, җайлап кына көн күрәләр. Буйдаклары, өйләнеп, балалар үстерәләр. Дөрес, КГБ, милиция органнары аларга тынгылык бирми, вакыт-вакыт аларны әңгәмәгә чакырып торалар. Әмма болары гына, алар элек күргәннәр белән чагыштырганда, бик кечкенә мәсьәлә булып кала.
Ә менә Әмир абый тынып калмый. Ул үзенең хаксызга рәнҗетелгәнен исбат итәргә тели. Әмма СССРның, Россиянең куәтле бюрократик машинасына каршы көрәшү җиңел булмый. 60 нчы елларда, Җәлил һәм җәлилчеләрнең көрәш юлы ачыкланып та бетмәгән заманда, моны эшләү икеләтә-өчләтә авыр була.
Әмир Галимҗан улы иң югары түрәләргә мөрәҗәгать итә.
1961 елның 17 октябрендә Мәскәүдә Съездлар сараенда КПССның XXII съезды ачыла. Ул чагында съезд Президиумы исеменә меңләгән кешеләр, үзләренең төрле проблемаларын хәл итүне үтенеп, хат белән мөрәҗәгать итәләр. Әмир Галимҗан улы да съезд исеменә хат юллый.
Аның хаты, күрәсең, бик кешелекле партия функционеры кулына эләккәндер. Озак та үтми, аның эшен яңадан карыйлар һәм 1962 елның 2 мартында түбәндәге документны җибәрәләр.
«СПРАВКА
Дело по обвинению Утяшева Амира Галимьяновича, до ареста, 21 июля 1948 года, работавшего главным бухгалтером Арской МТС в пос. Арске Татарской АССР, пересмотрено Военной коллегией Верховного Суда СССР 21 февраля 1962 года.
Приговор военного трибунала Приволжского военного округа от 18 ноября 1948 года и определение Военной коллегии Верховного Суда СССР от 19 февраля 1949 года в отношении Утяшева А. Г. по вновь открывшимся обстоятельствам отменены и дело о нём за отсутствием состава преступления прекращено.
Утяшев А. Г. по данному делу реабилитирован».
Кулында рәсми документ булгач, ул инде күкрәген ныграк киереп йөри башлый. Әмма бу вакытта әле меңләгән элекке француз партизаннары, легиончылар «Ватанын саткан» дигән тамга белән йөри. Аларга пенсия бирмиләр, сугыш ветераннары кичәләренә чакырмыйлар, кайберәүләрен хәтта эшләгән җирләреннән чыгарып җибәрәләр.
1962 елда Әмир Галимҗан улы, мөгаен, реабилитация үтүче тәүге легиончыларның берсе булгандыр. Хөсәен Мөхәммәтов, Караматулла Әхсәнуллин һәм башкалар мондый бәхеткә 1967–1969 елларда гына ирешкәннәр бит.
Һәм Әмир ага, җиңен сызганып, гаделлек өчен көрәш башлый. Ул төрле рәсми оешмаларга, партия, совет органнарына, аерым кешеләргә хатлар, гаризалар яза. Аның бу көрәше бик озакка сузыла. Әйтик, 1945 елның 6 гыйнварында аның француз Каршылык хәрәкәтендә катнашуын раслаучы документ төзелә һәм 5 апрельдә Франциядән почта белән Әмир исеменә җибәрелә. 1945 елда аны МГБ органнары алган була. Шул язуларны тик 1988 елда гына кайтарып бирәләр.
1982–1989 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре булып Усманов Гомәр Исмәгыйль улы эшли. 1989–1990 елларда ул КПСС Үзәк Комитеты секретаре вазифасын башкара. Әмир ага архивында аның шушы иптәшкә язган хат-гаризасы саклана. Ул анда үзенә ниндидер уңайлыклар кирәклеген үтенеп язмый, ә француз Каршылык хәрәкәтендә актив катнашкан кешеләргә СССРның дәүләт бүләкләрен бирү мәсьәләсен күтәрә. Бу документтан өзекләр китерик:
«Хөрмәтле Гомәр Исмәгыйль улы!
Мин Сезгә Югары Совет депутаты һәм КПСС Үзәк Комитеты секретаре буларак мөрәҗәгать итәм. Фашистлар тарафыннан оештырылган татар легионыннан меңнән артыгының француз Каршылык хәрәкәте ягына чыгуында күп француз иптәшләр зур роль уйнады. Аларның безнең Ватан алдындагы хезмәтләре зур һәм түбәндәге гражданнарны бүләкләргә кирәк:
1. Запальский Серж, псевдонимы – Жевольд. Подполковник. Француз Хәрби Көчләренең Югары Луара округы командующие. Дүрт ел подпольеда була. Башта партизаннар ягына 118 легиончының күчүен оештыра. Аннары, партизаннар җитәкчесе булып, барлык татар легионын әсирлектән коткара.
2. Капитан Сегель, партизан отрядларын оештыручы. Җәзалап үтерелә.
3. Мишель Хнатышин, тәрҗемәче, үтерелә.
4. Мадам һәм месье Мария Ильинишна һәм Эмиль Корк, партизан отряды командующиеның тәрҗемәчеләре.
5. Ижен Биго һәм аның әтисе Клемент Биго, коммунистлар, татар легиончыларының партизаннар белән элемтәсен оештыручылар.
6. Минем элемтәчеләр Мария-Роза Рош һәм Келлерман батальонының штаб начальнигы Мишель Рош, легионны француз макилары ягына чыгаруда катнашучылар.
7. Майор Коален (псевдонимы – Тайор) Согадан, капитан Сегель һәлак булгач, Келлерман батальоны белән җитәкчелек итә, татар легионының макилар ягына күчүендә катнашучы.
8. Савель, Франция Компартиясенең Югары Луара секциясе Генераль секретаре.
9. Мишель Кауфман, Александрның партизан отряды тәрҗемәчесе, Парижда яши.
Болардан тыш, Муса Җәлилнең Моабит шигырьләрен саклап калуда түбәндәге иптәшләр катнаша:
1. Шәрипов Габбас, Моабит төрмәсендә шигырьләр дәфтәрен Муса Җәлилнең кулыннан ала, аны Франциягә алып килә һәм Нигъмәт Терегулов кулына бирә.
2. Терегулов Нигъмәт, дәфтәрне саклап, Туган илгә алып кайта һәм ТАССР Язучылар союзына тапшыра.
3. Мадам Мария Дебиезе һәм аның туганы Жозефина Барнау – Ле-Пюи шәһәрендә М. Җәлилнең дәфтәрен яшереп саклап торучылар һәм безнең элемтәчеләр.
Шунысын да әйтик: М. Җәлилнең яшерен оешмасы башкарган эш Ватанга тугры булып калуда ярдәм итте, татар легиончылары макилар ягына чыкты, аннары Туган илгә кайтты, фашизмны җиңүдә зур өлеш кертте.
М. Җәлилнең яшерен оешмасында катнашучыларның батырлыгы Ватан тарафыннан лаеклы рәвештә бәяләнде дип булмый. Түбәндәге патриотлар дәүләт бүләгенә лаек:
1. Хисаметдинов Рушат Билал улы, Кыргызстанның Ош шәһәрендә яши.
2. Фәхретдинов Гарәф, Ташкентта яши.
3. Саттаров Рәхим Сөләйман улы, Мамлиев Әкрам (Башкортстаннан) 1943 елның маенда Польша җиреннән партизаннар белән элемтә урнаштыру өчен җибәрелә (биш кеше һәлак булалар).
Капитан Аксёнов белән минем турыда сүз барса, 1945 елның 5 апрелендә Ле-Пюидан Парижга совет хәрби миссиясенә җибәрелгән документны игътибар белән каравыгызны үтенәм. Бу документ ТАССР КГБсы архивында 1988 елның апреленә кадәр яткан».
Бу документта Әмир Үтәшевнең француз партизаннары сафында күрсәткән батырлыклары тасвирлана.
1945 елда Франциядән подполковник Запальский кул куйган бу документны тулысынча китерәбез:
«Париждагы Совет Хәрби Миссиясенә.
Немец армиясе подразделениеләрендәге хәрби әсирләр арасында Югары Луара партизаннары белән ныклы бәйләнеш тотучы кызылармиячеләр шактый иде. Аларның күбесе Татар легионын таркатуда булышлык күрсәтә. Соңыннан легионерларның бер өлеше француз партизаннарына кушылды.
Командирларын аеруча билгеләп үтәр идем:
1. Капитан Андрей Аксёнов 1913 елның 13 декабрендә Мәскәүдә туган. Хатынының адресы: Мәскәү – 112, Дунашевская, 7–11. Рус партизаннарының беренче группасын оештырып, аны 1944 елның 28 июлендә Ружак шәһәре янындагы урманга алып килде. Отряды белән гаять кыю сугышып, Югары Луара округындагы (Көньяк Франция) Баинс шәһәре өчен немецлар белән бәрелештә 1944 елның 11 августында батырларча һәлак булды.
2. Капитан Александр Үтәшев 1919 елның 15 сентябрендә Башкортстанның Благовар шәһәре янындагы Каргалы авылында туган. Хатынының адресы: Татарстан Республикасы, Арча эшчеләр посёлогы, Интернационал урамы, 35 нче йорт. Рус партизаннарының беренче группасын оештыручы һәм аның комиссары булды. Капитан Аксёнов белән берлектә ул группаны макизарлар янына урманга алып килде. Андрей Аксёнов һәлак булганнан соң, капитан Александр рус партизаннары группасын җитәкләде һәм сан ягыннан үстерде.
Үтәшев үз отряды белән Баинс шәһәре янындагы бәрелешләрдә катнашты һәм 22 урыс солдатын әсирлектән коткарды. Аллегро, Монтан тирәсендә барган сугышларда да үзен уңай яктан танытты. Аннары Соги (Югары Луара округы) янында немец солдатларын һәм француз фашистларын эзләп табып, аларны кулга алуда турыдан-туры катнашты. Ле-Пюи шәһәрен азат иткән көндә аның группасында 118 ирекле сугышчы бар иде. Алар һәммәсе дә тәртипле, сугышчан хәрәкәтләр алып бару өчен ныклы әзерлекле. Өстәвенә командирларын да хөрмәт итәләр.
Капитан Александр Үтәшевнең отряды һәрвакыт соңгы тамчы канынача сугышырга әзер булуы һәм кыюлыгы белән француз партизаннарына үрнәк булды.
Легионны таркатуда тырышлыгы һәм партизаннар отрядын искиткеч оста оештырганы һәм җитәкләгәне өчен, Совет Армиясе офицеры Александр Үтәшевкә Франция Армиясе капитаны дәрәҗәсе бирелде (Франция Эчке Көчләренең Келлерман батальоны буенча 1944 елның 2 августында игълан ителгән 2 нче номерлы приказы нигезендә), һәм ул Франциянең Хәрби тәре ордены белән бүләкләнде…
Курку белмәс батыр патриотларның ихлас ярдәме нәтиҗәсендә ирешелгән уңышларның аеруча мөһимлеген искә алып, Кызыл Армиянең Югары командованиесенә шул хакта җиткерүегезне сорыйм.
Подполковник Запальский».
Әмир ага озак еллар буена Франциягә бару, фашизмга каршы бергәләп көрәшкән иптәшләренең намуслы исемнәрен кире кайтарырга булышу, инде вафат булганнарының якыннарына легиончы макизарлар турында чын хакыйкатьне ачу уе белән йөри. Анда бару өчен теләк кенә түгел, ә документлар тутырырга, юлга акча да кирәк була. Патриот Франция Президенты Франсуа Миттеранга хат яза. Шулай ук совет ветераннары советы һәм Каршылык хәрәкәте сугышчыларының халыкара берләшмәсе әгъзасы, атаклы очучы Алексей Маресьевка мөрәҗәгать итә.
Аңа ярдәм кулы сузучылар табыла. Франциягә бару өчен, барлык оештыру мәсьәләләре хәл ителә. 1990 елның августында француз теле белгече Надежда Титаренко (Казан) белән бергә ул юлга чыга. Баинс, Ле-Пюи шәһәрләренә барып, якташларыбызның каһарманлыкларын раслаучы үтә мөһим документлар алып кайта.
Француз дуслары аны зур хөрмәт белән каршы алалар. Партизан отряды йөргән урыннарда булалар. Бу илдәге матбугат чаралары гадәти булмаган визитны җентекләп яктыртып баралар. Аның хөрмәтенә митинглар, очрашулар үтә.
Шатлыкка күрә, француз хәрби көчләренең Югары Луара округы командующие Серж Запальский исән булып чыга. Алар, очрашып, 45 ел элек үткәннәрне искә төшерәләр.
1990 елның 11 августында подполковник С. Запальский Баинс шәһәре бәйрәменә СССРдан Ә. Үтәшевнең килүе хөрмәтенә үткәрелгән митингта болай ди: «…Минем дустым Үтәшевкә – капитан Александрга – без тиешле хөрмәтне күрсәтергә бурычлыбыз. Сугышчан дуслыкка тугрылыклы булып калуы белән, үзенең искиткеч кешелекле эш-гамәлләре белән ул безнең һәлак булган иптәшләребез турындагы изге хатирәләребезне яңартты… Нәкъ менә шушында, дөресрәге, Ружакта, 1944 елның 26 июне көнне вермахт карамагындагы урыс солдатларын яңадан сафка кайтару стратегиясе эшләнде. Шуннан соң без Баинста немецларны тукмауга керештек. Франция Каршылык хәрәкәтендә бу стратегия искиткеч зур роль уйнады. (Тик шунысы кызганыч: бу хакта бездә аз беләләр әле.) Шушы уникаль стратегия ярдәмендә без макизарлар отрядларын кораллы рус солдатлары хисабына тулыландырдык, дошманның сугышчан көчен киметтек, рухын сындырдык. Үзебез исә бик аз кеше югалттык. Әйе, без бу эшне оста башкарып чыктык. Немецларның Генштабы, аның вәкиле майор Шмелинг үзләренең җиңелүләрен танырга мәҗбүр булды… 1944 елның 12 августына чаклы рус әсирләреннән 188 кеше, безнең тарафтан бернинди басым ясалмыйча, үз теләкләре белән макизарлар ягына чыкты. Капитан Александр минем «Партизаннарга каршы сугышудан баш тартсыннар!» дигән әмеремне легионга җиткергәч, анда калган легиончылар бу фәрманымны берсүзсез үтәделәр. Немецлар армиясе таркала башлады. Легиончыларның макизарлар ягына авышуы хәлне бөтенләй үзгәртеп җибәрде. 1260 партизанга каршы 286 немец белән 36 француз полицае гына торып калды. Шуннан соң алар безгә әсирлеккә бирелергә мәҗбүр булдылар…»
Серж Запальский, моның белән чикләнмичә, Әмир Үтәшев артыннан күренекле язучы Рафаэль Мостафинга хат юллый: «Идел-Урал» татар легионында антифашистик оешма бар иде, – дип яза ул. – Аңа капитан Александр Үтәшев җитәкчелек итте. Без аны Александр Николас буларак беләбез. 1944 елның мартыннан башлап Үтәшев әфәнде безнең белән Александр Николас буларак хезмәттәшлек итте. Август башында, ягъни партизан отрядына күчкәч, ул шушы исемгә паспорт алды (немецлар туктаткан очракта күрсәтү өчен). Паспортны аңа мин үзем тапшырдым. Александр Франция гражданы булып санала башлады (моны раслаучы документлар хәзер дә Югары Луара департаменты архивларында саклана. Александр, эз яшерү өчен, «милләте буенча алжирлы» булып теркәлде).
Әсирлектән азат ителгәч һәм 352 нче номерлы совет батальоны оешкач, ул ФХК (Франция Хәрби Көчләре) капитаны булды һәм батальон командирының сәясәт буенча урынбасары булып хезмәт итте…»
Әйе, Франциядә аны нык зурлап, милли герой итеп каршылыйлар. Ун көннән артык вакыт газеталар бу визит турында мәкаләләр бастырдылар.
Югары Луара департаментының «Трибуна» газетасы 1990 елның 3 август санында «46 ел узгач, Россия макизары Баинс янында сугышлар барган урында» дигән мәкаләсендә болай дип яза: «…Бу пәнҗешәмбедә Баинс шәһәренең мэры Мишель Декольн әфәнде, Казан кунагы Александр Үтәшевне аэропортта каршыларга дип, Парижга китте… Ярты гасырга якын вакыт узганнан соң, Россия солдаты кайчандыр сугыш кыры булган урыннарга, өч ватандашы җирләнгән Вержизак зиратына әйләнеп кайта. Аның кайтуы Каршылык хәрәкәтенә, дөресрәге, Баинс янындагы сугышларга бәйләнгән. Бу хакта Фернан Буатеның «Түгелгән канның таш шаһитлары» дигән китабын укып, төгәлрәк мәгълүматлар алырга була.
…Ле-Пюига килеп урнашкан һәм Каршылык хәрәкәтендә катнашучыларга каршы сугышырга тиешле немец гарнизонында хәрби урыс әсирләре дә була. Дөресрәге, легионга көчләп кертелгән, җирле халык «монголлар» дип атаган татар әсирләре алар. Каршылык хәрәкәте ныгый барган шул чорда йөзләп әсир, гарнизоннан качып, Ружак һәм Иссенжа районнарында капитан Сегель җитәкчелегендәге макизарларга барып кушыла. Немецларга каршы Баинс шәһәре өчен барган сугышта һәлак булган алты партизанның да өчесе – элекке легиончылар. Менә алар кемнәр: Андрей Аксёнов – очучы, капитан, Газизҗан Зөбәеров һәм билгесез солдат…
Ул сугышта исән калганнарның берсе – Александр Үтәшев. Легионнан качып, ул Каршылык хәрәкәте алып барган көрәшләрдә бик нәтиҗәле катнаша…»
Шул ук газетаның 13 августында чыккан санындагы «Баинс 1944 елгы сугышны искә ала» дигән язмага да күз салып үтик:
«…Баинста һәлак булганнар монументы янына ике йөзләп кеше җыелды. СССРдан капитан Алексадр Үтәшев килү сәбәпле, быелгы тантана аеруча истәлекле узды. Каршылык хәрәкәте ветераннары элеккечә олы кунак янәшәсендә тупландылар…
Александр Үтәшев француз партизаннарының мөһим заданиеләрен үти – дошман турында тулы мәгълүматлар тапшырып тора. 1944 елның июль аенда ул, бик күп иптәшләрен ияртеп, макизарлар янына китә. Алар майор Коален җитәкләгән отрядка барып кушылалар, бергәләшеп немецларга каршы күп кенә бәрелешләрдә катнашалар…
Азатлык килгәннән соң, Франциянең Каршылык хәрәкәте җитәкчелеге бүләкләгән икенче Хәрби тәрене дә алырга өлгермичә, Александр Үтәшев Туган иленә – Советлар Союзына кайтып китә. Әмма анда аны, «хыянәтче» дип, 25 елга хөкем итәләр…»
«Левэй» газетасы шул ук елның 14 август санында чыккан «Каршылык хәрәкәте сугышчылары Александр Үтәшев янында» дигән мәкаләсендә, Әмир ага турында сүзне дәвам итеп, түбәндәгеләрне яза: «…Ле-Пюидагы яшерен оешма җитәкчесе Үтәшев СССРда 8 ел буена лагерьларда утырып чыкканнан соң гына реабилитацияләнә. Хәзер инде ул үзенең көрәштәш ватандашларын аклау чараларын эзли…
Һәлак булган иптәшләренең каберләренә чәчәк бәйләмнәре куйгач, карт солдат күз яшьләрен тыя алмады…
Һәйкәл янында соңгы сүзне Генераль совет вәкиле Прориоль әфәнде әйтте. Ул Үтәшев әфәндегә, көчле рухлы, изге, якты күңелле шәхес булганы һәм Францияне дошманнан азат итүдә турыдан-туры катнашканы өчен, кайнар рәхмәт белдерде.
«Сугыш Сезне бу якларга элек көчләп, мәҗбүри итеп китергән булса, бүгенге иминлек Сезне безнең департаментта олы кунак сыйфатында кабул итәргә ярдәм итте», – диде ул…»
Франциядән куанып, канатланып кайтты Әмир Галимҗан улы. Хәзер инде аның кулында француз макизарлары сафында булган 118 кешенең исемлеге бар. Алар Югары Луара департаментының Ле-Пюи шәһәрендә, 13 хәрби округта, Келлерман батальонында капитан Александр җитәкчелегендә булганнар. 118 кешенең 48е – мөселман, икесе – грузин, 68е урыс фамилиясендә. Әлбәттә, бу татар-башкорт егетләре 48 булган дигәнне аңлатмый. Күпләр ул чагында урыс исем-фамилиясендә йөргәннәр.
Әмир абыйның Яңа Каргалы урта мәктәбендә сакланган архив материалларында тагын бер исемлек саклана. Анысында 29 кеше теркәлгән. «Список партизан отряда капитана Александра Утяшева в Ружаке г. Ле-Пюи, Франция, 1944» дип куелган аның башында. Исемлектә 29 кешедән 28 енең адреслары, 25 енең туган еллары күрсәтелгән. Алар арасында унбиш кеше – Татарстаннан, алтысы башка яклардан икән, җидесе – Башкортстаннан.
Ә. Үтәшев отрядындагы Башкортстан егетләре
Фәйзи Хәмидулла улы Закиров, 1917, Туймазы шәһәреннән.
Николай Захарович Ильин, 1922, Бакалы районы Ахман авылыннан.
Николай Фёдорович Ильин, 1921, Күмертау шәһәреннән.
Әкрам Минһаҗетдинов, 1921, Шаран районы Яңа Торбай авылыннан.
Әлмөхәммәт Имаметдин улы Низаметдинов, 1920, Октябрьск шәһәреннән.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?