Электронная библиотека » Айдар Басыров » » онлайн чтение - страница 29


  • Текст добавлен: 25 апреля 2019, 20:00


Автор книги: Айдар Басыров


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 29 (всего у книги 40 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Уфада яшәгән елларында да ул дин юлыннан тайпылмый. Намаз укый, ураза тота, агай-эне, дус-иш арасында дини йолаларны үти, ягъни исем куша, никах укый, Коръән табынына бара.

Әмма эштән туктагач, аның күңеле ничектер бушап кала. Ниндидер аеруча мөһим эш башкарасы, дингә ныграк хезмәт итәсе килә. Шуны уйлап, ул 1972 елда Бохара шәһәренә китеп бара. Урта Азия һәм Казахстан мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие белән очраша һәм тулысынча дингә хезмәт итәргә теләвен белдерә. Аны Бохара шәһәрендәге «Хуҗа-Таббанд» мәчетенең имамы итеп тәгаенлиләр.

Тормыш иптәше Нәзирә, балалары үсеп, аякка баскач, Уфадагы бер ашханәдә повар-кондитер булып эшли. 1977 елда пенсиягә чыккач, ул да, төпчек улы Газизне алып, Бохарага хәләл җефете янына китә.

Егерме ел Бохарада бик матур итеп яшиләр алар. Караматулла мәчетнең иң абруйлы имамы булып таныла. Шул шәһәрдә үзләренә өй сатып алалар.

1990 еллар башында Үзбәкстан якларында да милли нигездә буталышлар күзәтелә. Урысларга, татарларга, үзбәк булмаган башка кешеләргә кырын күз белән карый башлыйлар. Караматуллага ачыктан-ачык җил-яңгыр тидерүче булмый, әлбәттә. Шулай да күңел төбе белән ул үзенә карата булган салкынлыкны сизә. Аннары килеп, олыгайган көннәрендә туган якка кайту теләге дә көчәя.

1992 елда алар Башкортстанга кайталар һәм Әлшәй районының Шафран посёлогында урнашалар. Шунда өй сатып алалар.

Караматулланы 1996 елда Шафран посёлогының имам-хатыйбы итеп тәгаенлиләр. Шушы посёлок кешеләрен иманлы итү өчен, бар тырышлыгын сала ул. Аның хәстәрлеге белән бик матур мәчет салына.

…2001 елның 15 декабрендә ураза аеның соңгы көне була. Халык 16 декабрьдә үтәчәк Ураза бәйрәменә әзерләнә. Мондый дини бәйрәмнәр Караматулланың өендә һәрчак матур итеп үткәрелә. Алар ул көнне якын кешеләрен чәй табынына дәшәләр, көнозын ул өйдә изге сүзләр, дога ишетелә.

Бу юлы да алар, Ураза бәйрәмен матур итеп үткәрергә теләп, азык-төлек алырга дип, Шафран базарына китәләр.

Шатлана-шатлана, кирәк әйберләрне алалар, пакетларын, капчыкларын кечкенә кул арбасына төйиләр.

Аларга поезд юлын аркылы чыгарга кирәк. Инде аны узып киттек дигәндә генә, арбалары шул юлның рельсына эләгә. Карчыгы алдарак бара. Картының арбаны ычкындыру белән булашканын күреп, ул да аның янына килә. Алар, бу эш белән булашып, үз өсләренә ажгырып килгән поездны күрмиләр дә…

Шафран посёлогында аларны җирләгән вакытта күз яшьләре түкмәгән кеше булмагандыр, мөгаен.

Менә бит нинди язмыш: сугыштан исән кайткан, немец әсирлеге газапларын үткән, совет концлагереның тәмугын узган һәм, гомере беткәч, иң үкенечле шартларда, бер үк минутларда икесе дә дөнья куя.

Шулай, бу дөньяда һәркемнең үз язмышы шул.

ДҮРТӨЙЛЕНЕҢ ДҮРТ УЛЫ
1. КӨШЕЛ АВЫЛЫННАН ШӘЙХУЛЛА СӨЛӘЙМАНОВ

1942 елның азагы – 1943 елның башыннан алып җәлилчеләр дошман тылында яшерен эшне көчәйтәләр. Батальоннарда баш күтәрүгә әзерлек бара, партизаннар белән элемтә урнаштырыла, әсирләр арасында пропаганда эшләре киң җәелдерелә. Листовкалар бастырып, Едлино, Крушино, татар әсирләре булган башка лагерьларда таратыла. Аларның кайберләре урысча, кайберләре латин хәрефләре белән татарча язылган була. Күпчелеге, машинкада басылып, гектографта ишәйтелгән. Арада типография ысулы белән басылганнары да була. Берлинда «Идел-Урал» газетасы чыккан җирдә Абдулла Алиш һәм аның көрәштәш дусларының листовка бастырып, легионга җибәрүләре билгеле.

Листовкалар легиончыларны фашист пропагандасына ышанмаска, кулдагы коралны фашистларга каршы борырга, беренче мөмкинлек булу белән, партизаннар ягына чыгарга өнди.

Едлинода листовкалар табылуы немец командалыгын бик борчыган. Алар, яшерен оешма эченә шымчылар кертеп, патриотларны фаш итәргә тырышканнар. Немец архивында табылган документлар да моны раслый. 4 нче батальон командиры тарафыннан «1Ц» бүлеге начальнигы исеменә бирелгән рапортта, мәсәлән, болай диелгән: «1943 елның 23 июнендә, минем боерык нигезендә, Скаржиска-Каменна шәһәрендәге батальонның дүртенче ротасында үткәрелгән тентү вакытында старшина Сөләйманов матрасы астында немецларга каршы язылган листовка табылды. Сорау алган вакытта, ул аны үзләренең ротасы саклый торган тимер юл күпере яныннан тапканын әйтте. Сөләйманов – Уфа татары, элек даны чыкканы юк иде…»

Германиянең элекке хәрби архивындагы бу документ табылгач, Муса Җәлилнең тормыш, иҗат, көрәш юлын тирәнтен өйрәнүче Рафаэль Мостафин Сөләймановның шәхесен ачыкларга уйлый. Элек ул «Идел-Урал» легионының 4 нче батальонында хезмәт иткән һәм иленә исән кайткан кешеләрне эзләргә керешә. Алар берничә дистә булып чыга. Араларында Сөләймановны белүчеләр дә табыла.

Ул Башкортстанның Дүртөйле районы Көшел авылында туган. Исеме – Шәйхулла, әтисенең исеме – Гайса. Сугыш чорында аңа 30 яшьләр тирәсе булган.

Рафаэль абый, Дүртөйле районына хатлар язып, Көшел авылында, чыннан да, андый кеше булганын ачыклый. Ул сугыштан исән-сау кайткан, ләкин туган авылында яшәми, кайда икәне дә билгесез икән. Туганнары, таныш-белешләре аша сорашып карау да уңай нәтиҗә бирми, берсе дә анык кына белми.

Туганнарының берсе, язучының Сөләймановны ни өчен эзләгәнен белгәч: «Безгә ул берни дә сөйләмәде. Аны сугыштан соң берничә мәртәбә военкоматка чакырттылар. Башымнан кичкәннәрнең барысын да аларга сөйләдем, дип әйткән иде», – диде.

Бу инде эзләнүләр барышында тотынырга мөмкин булган җепнең башы була. Рафаэль абый хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә. Һәм эзли торгач, Сөләйманов белән әңгәмә вакытында алып барылган беркетмә (протокол) табыла. Ул документның эчтәлеге түбәндәгечә була: «1943 елның апрель аенда мине Дубно лагереннан (Ровно өлкәсе) Едлинога күчерделәр. Шунда гына мин легионга килеп эләгүемне аңладым. Әлбәттә, кәефем бик кырылды. Мин, җаен туры китереп, качу турында уйлый башладым. Шул ук көннәрне элекке кече лейтенант Гайнан Кормаш белән таныштым. Дөресрәге, ул үзе яныма килеп сүз кушты. Күптән мине күзәтеп йөргән икән. Кәефләремне сорашты, планнарым белән кызыксынды. Дөрес, мин алай беренче очрашудан ук чишелмәдем. Ул да бик сак сөйләште. Әмма акрынлап бер-беребезне яхшы аңладык. Турыдан-туры әйтмәсә дә, тел төбеннән шуны аңладым: берәм-берәм качу уңай нәтиҗә бирмәс. Фронт сызыгы бик ерак, барып җитәрлек түгел. Качсаң, оешкан төстә, бөтен батальон белән, кулга корал алып качарга кирәк…

Берәр айдан миңа, армиядә старшина булуымны искә алып, обер-ефрейтор званиесе бирделәр һәм взвод командиры итеп куйдылар. Белемем юк, бары алты класс кына бетердем, дип каршы төшеп карадым, әмма сүземә колак салучы булмады. Озакламый безне ротабыз белән Польшаның Скаржиско-Каменна шәһәренә күчерделәр. Без тимер юлны һәм зур гына тимер юл күперен сакларга тиеш идек.

Шунда чакта – көне дә хәтеремдә уелып калган, 1943 елның 15 июне иде – яныбызга Кормаш килде. Аның белән легионер формасы кигән Касимов фамилияле кеше дә бар иде. Алар бездә ике көн булдылар. Беренче кичтә үк Кормаш мине үз янына кунакка чакырды. Монда тагын дүртенче ротаның старшинасы Сүлиев тә бар иде. Кормаш төп казармадан 150 метрлар чамасы ераклыктагы кунак өенә туктаган иде. Өстәлдә – шнапс, сыра, колбаса, төрле закускалар. Үзе безне сыйлый, үзе легиондагы хәлләр, кешеләрнең кәефләре турында сораша. Шулай бераз сөйләшеп утырганнан соң, Кормаш кесәсеннән берничә бит кәгазь чыгарды. Бу – типография ысулы белән басылган яшерен листовкалар иде. Листовкалар Кызыл Армиянең җиңүләре турында хәбәр итә, легионерларны партизаннар ягына чыгарга өнди иде. Кормаш миңа һәм Сүлиевкә берәр нөсхә листовка бирде, аны бик ышанычлы кешеләргә генә кулдан-кулга тапшырырга кушты. Аннан соң ул безнең алда торган бурычлар турында сөйләде: поляк партизаннары белән элемтә урнаштырырга, немец эшелоннарын шартлатып, күперне җимереп, взводларыбыз белән партизаннар ягына чыгарга, ләкин моның өчен махсус күрсәтмә көтәргә кирәк иде.

Шуннан мин поляклар белән элемтә урнаштырырга тырышып карадым. Бер хуторга барып, хуҗасы белән сөйләштем. Ул фәлән вакытта фәлән урынга бар, синең янга алар үзләре килерләр дип әйткән иде. Ике мәртәбә барып көтеп тордым – берәү дә килмәде. Ул арада казармада тентү булган (20 июнь көнне). Мин әле листовканы беркемгә дә бирмәгән идем. Шуны матрас астыннан табып, мине кулга алдылар. Бик каты кыйнадылар, җәзаладылар. Әмма мин нык тордым, Кормаш өйрәткәнчә, листовканы тимер юл буенда таптым дип кабатладым (ул русча язылган иде). Берничә көн тинтерәткәннән соң, мине, Варшавага алып барып, төрмәгә яптылар. Берәр ай чамасы утырдым, допрос алучы булмады. Шуннан тагын, Едлинога алып килеп, допрос ала башладылар. Бу юлы читтән килгән обер-лейтенант сорау биреп торды. Листовканы кемнән алганыңны әйтмәсәң атабыз, имеш. Әйтсәң исән каласың. Мин һаман элек әйткәннәремне кабатлап килдем. Кормашны телгә дә алмадым. Ахыр чиктә, мине строй алдында чишендереп, штрафной ротага җибәрделәр. Анда күргәннәремне сөйләп тормыйм. Ничек исән калганмындыр – үзем дә белмим».

Бу мәгълүматларны без Рафаэль Мостафинның «Җәлилчеләр» (Казан, 1988) дигән китабыннан алдык. Бу китаптагы язмалар белән Дүртөйле районы «Юлдаш» газетасы хәбәрчесе, пенсиядәге укытучы Руфат Сәлихов та танышкан һәм Шәйхулла Сөләймановның тормыш юлын ачыклаган. «Дүртөйле җәлилчеләре» дигән мәкаләдә («Юлдаш» газетасы, 1998 ел, 1 декабрь) ул менә ниләр яза: «Эзләнә торгач, шул ачыкланды: чыннан да, утызынчы елларда Көшел авылында күп балалы Гайса Сөләйманов гаиләсе яшәгән. Беренче хатыны үлеп, ике улы – Бәдретдин һәм Нигъмәтулла белән калган. Икенче хатыныннан ике кызы һәм тагын алты улы – Шәрифулла, Сафиулла, Шәйхулла, Исмәгыйль, Габдулла һәм Кәбир туган. Кулакка чыгарылганнан соң, гаилә таркалган. Күпләр Урта Азия ягына чыгып киткән.

Шәйхулла 1910 елда туган. Алты сыйныф укыгач эшли башлаган, армиядә хезмәт иткән. Сугыш башлангач, беренче көннәрдән үк фронтка киткән. Күп тә үтми, канкойгыч сугышларда Шәйхулла хезмәт иткән часть камалышта кала. Әнә шулай якташыбыз әсирлеккә төшә. Концлагерьларда күргәннәре, Гитлер командованиесе тарафыннан оештырылган татар легионына язылуы, Муса Җәлил, Гайнан Кормаш һәм башка көрәштәшләре җитәкчелегендә фашистларга каршы хәрәкәттә катнашуы турында Рафаэль Мостафин китабыннан укып белдек. Ары таба язмышы да билгеле. 1945 елның беренче яртысында туктаусыз һөҗүм итүче Кызыл Армия частьлары аны фашист коллыгыннан коткара. Җентекләп тикшергәннән соң, гаебе булмавы ачыклангач, аны кайтарып җибәрәләр. Шул елның июлендә Көшелгә кайтып керә. Бер елга якын бер туганында яшәгәннән соң, тагын Урта Азиягә китә. Өйләнә. Ташкенттан ерак түгел бер урында яши. Гомеренең соңгы елларын кызы янында үткәрә. Сугыш тәмамлангач, Көшелдән ничек чыгып киткән булса, туган авылына бер тапкыр да кайтмый. Сиксәненче елларда вафат була.

Әлеге вакытта Гайса Сөләймановның барлык балалары да гүр иясе. Көшелдә Шәрифулла абзыйның кызы Маһруй апа гына исән».

Бу очеркны язып бетергәч, без республика күләмендә чыккан «Они вернулись с Победой» дигән китапны карадык. Дүртөйле районы буенча сугыштан исән кайтучылар исемлегендә җәлилче-патриот турында да мәгълүмат бар: «Сулейманов Шайхулла Сулейманович, 1910 года рождения, уроженец дер. Кушулево, старшина, демобилизован в 1945 году».

Әтисенең исеме «Гайса» дип түгел, ә «Сөләйман улы» дип язылган. Башкалары барысы да дөрес.

Бу китапны язу барышында без Шәйхулла Сөләйманов туып үскән Көшел авылында да булдык. Дүртөйле районындагы уртача зурлыктагы авыл икән ул. Авыл уртасында мәчет төзелгән. Шул тирәдә үк Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә мемориаль һәйкәл дә тора.

– Боларны авылдашыбыз Фәрит эшләтте, – диделәр Көшел авылы кешеләре, горурланып.

Фәрит Ногманов 1949 елда туган. Әтисе Бөек Ватан сугышында катнашкан. Әнисе Нурдидә – безнең районның Митрә-Әюп авылы кызы, сугыш чорында госпитальдә шәфкать туташы булып хезмәт итә. Яралыларны аякка бастыру өчен тырыша.

Фәрит, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, туган районына эшкә кайта. 1986–1991 елларда безнең районның Киров исемендәге колхоз рәисе булып эшли. Кыска вакыт эчендә хуҗалыкның барлык тармакларда да хезмәт күрсәткечләрен ары таба яхшыртуы, зур төзелеш эшләре башкаруы белән район тарихына кереп кала. Колхоздан киткәч, Дүртөйледә, Уфада җитәкче эшләрдә була.

2005 елда, Бөек Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, сугышта һәлак булган авылдашларының исемен мәңгеләштерү йөзеннән, ул үз акчасына һәйкәл төзетә. 2003 елда аның хәстәрлеге белән мәчет тә сафка баса. Аңа Фәрит әнисенең исеме бирелгән.

Фәрит Мөхәммәтнур улы дини йолаларны җиренә җиткереп үти. Ул 2006 елда хаҗ кыла.

Көшелгә килгәч, бу авылда Шәйхулланың туганнары бармы икән әле, дип кызыксындык. Дүртөйле газетасы ун ел элек Шәйхулланың абзыйсы Шәрифулланың Маһруй исемле кызы Көшелдә яшәвен язып чыккан иде. Бу апа хәзер вафат икән инде.

2. ДҮРТӨЙЛЕ ЯГЫННАН СӘЕТ ГАДЕЛШИН

Без югарыда Муса Җәлилләр белән бергә җәзалап үтерелгән Әхәт Атнашев турында да сөйләп киттек.

Әхәт «Идел-Урал» легионының 827 нче батальоны 4 нче ротасы составында хезмәт иткән. Шушы батальондагы яшерен оешманың җитәкчесе булган.

Бу патриот белән бер взводта Сәет Гаделшин дигән легиончы булуы да билгеле. Аның турында җәлилче Х. З. Нигъмәтуллинның хатирәләрендә сөйләнелә. Бу хатирәне Рафаэль Мостафин «Җәлилчеләр» китабына (Казан, 1988) керткән. Менә ул: «1943 елның июнендә безне, бер эшелонга төяп, Көнбатыш Украинага алып килделәр. Монда килеп җиткәч кенә, фашистларның безне Ковпакның партизан армиясенә каршы файдаланырга теләүләрен белдек. Без Әхәт Атнашев белән бер взводта хезмәт итә идек.

Юлда, вагонда барганда ук, партизаннар ягына чыгу турында сөйләшеп килдек. Безнең белән әңгәмәдә Сәет Гаделшин дигән кеше дә (ул чыгышы белән Башкортстанның Дүртөйле районыннан иде шикелле) катнашты. Минемчә, ул яшерен оешма әгъзасы булырга тиеш, чөнки Әхәт белән икәүдән-икәү калып та, алар ни турындадыр пышылдашалар иде.

Станислав шәһәренә килеп җиткәч, безне, сафларга тезеп, вокзалдан казармаларга алып киттеләр. Шунда Әхәт Атнашев, рәт буенча шыпырт кына дәшеп, Мәскәү турында патриотик җыр җырлап барырга кушты. Әгәр шәһәрдә партизаннарның элемтәчеләре булса белеп торсыннар: без – совет кешеләре, үзебезнекеләргә каршы сугышырга җыенмыйбыз, ниятебез изге, янәсе. Ләкин җырны немец шымчылары да ишетеп калган.

Станиславта берничә көн торгач, безне тагын эшелонга төяп, Львовка алып киттеләр. Юлда барганда, Сәет Гаделшин миңа яшерен оешманың карарын җиткерде. Львовка ун километр кала, без баш күтәрергә, немец командирларын кырып бетерергә һәм партизаннар ягына чыгарга тиеш идек. Гаделшин: «Партизаннар белән бу турыда килешү бар», – дип әйтте.

Әмма юлда көтелмәгән хәл булды. Вагон ишекләрен өстән бикләделәр. Платформаларга пулемётлар белән коралланган немец сакчылары төялде һәм безне Львов урынына кире Германиягә алып киттеләр. Күрәсең, берәр хыянәтче немецларга максатыбыз турында хәбәр иткәндер. Юлда Әхәт Атнашевны һәм тагын берничә кешене кулга алдылар. Германиягә килеп җиткәч, Гаделшинны да сак астында алып киттеләр. Ә калганнарыбызны штрафной лагерьга алып киттеләр».

Дүртөйле район газетасы бу турыда мәкалә бастырып, үз укучыларына, Гаделшинны белүче юкмы, дип мөрәҗәгать итә. Әмма аны белүчеләр табылмый.

Республиканың «Хәтер» китабында Дүртөйле районы буенча Бөек Ватан сугышында һәлак булган ике Гаделшин фамилияле кеше булганы язылган. Берсе – Әбүбәкер, Бишкурай авылыннан, икенчесе – Бикмөхәммәт, Йосып авылыннан.

Бу район буенча сугыштан исән кайткан Гаделшин фамилияле кешеләр дә икәү булган: Задә Сәет улы – Мәскәү авылыннан, Рәхимҗан Фәйруша улы – Әкәнәй авылыннан.

Сәет Гаделшин, Дүртөйле кешесе булмаса да, безнең Башкортстан егетләренең берсе булган, ул дошман тылында гитлерчыларга каршы яшерен оешманың эшендә катнашкан, дип уйлыйбыз.

3. ТҮБӘН ӘЛКӘШ АВЫЛЫННАН СӘЛИМГӘРӘЙ ГӘРӘЕВ

Без сөйләргә теләгән кеше турында хәзер бу авылда беркем дә белми. Шулай да Дүртөйленең 80 яшьне узган кешеләреннән сораша торгач, хәтерләүчеләрдән берәү табылды. Ул районның атаклы артисты, Бөек Ватан сугышы ветераны, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөфәр абый Солтанов булды.

– Сугыш алдыннан ОСАВИАХИМ оешмасында эшләгән Сәлим исемле бер егетне белә идем. Хәтерем ялгышмаса, без аның белән спектакль-концертлар да оештырып йөрдек, – диде ул.

Сәлим Гәрәевне онытканнар дип, кемнедер гаепләргә җыенмыйбыз, әлбәттә. Бу – табигый хәл. Әйе, геройларны аз булса да беләбез, алар хакында сөйлибез, алар турында язабыз. Әмма алар санаулы гына бит. Ә меңләгән гади солдат сугыш дигән каһәрле кырылышның кара эшен башкарган. Алар җәяүләп меңләгән чакрым юл үткәннәр, иңнәрендә потлаган сугыш кирәк-яраклары күтәреп йөргәннәр, мылтык тотып, атакага барганнар, суыкта туңганнар, яңгыр астында һәм пычрак вакытларда лычма суда ятканнар, ачка интеккәннәр, әсирлеккә эләккәннәр, үлгәннәр.

Без алда тормыш юлын сөйләячәк Сәлим – әнә шундыйларның берсе.

Ул туган авылында башлангыч белем ала. Бик яшьли тормыш арбасына җигелә. Әтисе хуҗалыгында ярдәм итә, 30 нчы елларда колхозга кергәч, анда төрле эшләр башкара. Яшьтән үк актив була. Үзешчән сәнгатьтә, спорт ярышларында катнаша. 1925 елда ВЛКСМ сафларына кабул ителә. Авылдагы башлангыч комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар аны.

1932 елда Кызыл Армия сафларына чакыралар. Анда да бик яхшы хезмәт итә, үрнәк солдат була. 1935 елда хәрби хезмәттән кайткач, оештыру эшенә дә сәләтле булып күренгән бу егетне ирекле оборона-техник спорт җәмгыяте ОСАВИАХИМның Дүртөйле район оешмасына эшкә алалар. Тагын ике елдан шул райондагы янгын күзәтү бүлегенә инспектор итеп тәгаенлиләр.

1939 елда Гыйниямал исемле кызга өйләнеп, матур итеп яшәп китәләр.

Бөек Ватан сугышы башлангач, аны фронтка озатуны нигәдер кичектереп торалар. 1942 елның март урталарында гына повестка килә.

Элек эшләгән урыны район милиция бүлегенә караганлыктан, аны БАССР Эчке эшләр халык комиссариаты карамагына җибәрәләр. Ә апрель башында фронтка озаталар.

Харьков юнәлешендә аны 6 нчы армия составындагы НКВД частена тәгаенлиләр. Шул төбәктәге героик-трагик хәлләрнең эчендә була ул. Бу турыда тарихи китапларда, газета-журналларда түбәндәгеләр язылган: «Көньяк-Көнбатыш һәм Көньяк фронт гаскәрләре 1943 елның гыйнвар урталарында Барвенково-Лозовая юнәлешендә һөҗүм башлый. Ике фронт гаскәрләренә бергәләп хәрәкәт итәргә, Балаклей һәм Артёмовск юнәлешендә дошман оборонасын өзәргә, һөҗүмне көчәйтә барып, Запорожьега омтылырга, немецларның Донбасс-Таганрог төркеменең көнбатышка чигенү юлын ябарга дигән приказ бирелә. Бер үк вакытта Көньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләренең бер өлеше Красноград юнәлешендә дошманга каты удар ясарга һәм, шул рәвешчә, Харьковны азат итәргә тиеш була. Бу шәһәр 1941 елның октябрь азакларында фашистлар кулына эләгә һәм аның халкы түземсезлек белән немецлардан азат ителүне көтә.

Югары командалык уйлаган, әзерләгән һөҗүм операциясен тормышка ашыру буенча тәүге мәлдә зур уңышларга ирешелә. Дүрт йөзләп авыл, посёлок, хутор, Лозовая, Барвенково, Балаклей, Изюм шәһәрләре фашистлардан азат ителә. Әмма соңга таба хәл дошман файдасына үзгәрә. Ул өстәмә көчләр ала. Безнең 6 нчы армия частьлары чолганышта кала.

Совет командалыгы, безнең гаскәрләрне чолганыштан чыгарырга уйлап, бирегә яңа гаскәри частьлар җибәрә. Әмма немецлар күпкә көчле булып чыга. Совет солдатлары соңгы мөмкинлеккә кадәр батырларча сугышалар. Чолганыш шартларында күпләп һәлак булалар. Ә бик күпләре әсирлеккә эләгә». Әнә шундый бәхетсез кешеләр арасында Сәлим дә була. Аны лагерьдан лагерьга этап белән алып китәләр. Үз киемнәрен салдырып, буйлы-буйлы төрмә «костюмы» бирәләр. Ул бик юка ситсыдан тегелгән, аз гына җил иссә дә, салкыны тәнгә үтеп керә, тире белән сөяктән генә торган кешене һич тә җылыта алмый. Биредә исем дә, фамилия дә юк. Аркасына сугылган 16 055 саны белән йөртәләр аны. Аякларына агач башмак киеп, эшкә йөриләр, биналар, күперләр, юллар төзиләр, ремонтлыйлар.

1943 елның җәендә әсирләрне, милләтенә карап аерып, төрле лагерьларга җыя башлыйлар. Сәлимне Радом лагерена җибәрәләр. Биредә «Идел-Урал» легионына язылу буенча үгет-нәсыйхәт эшләре башлана. Тәүдә әсирләр мондый тәкъдимгә аптырап кала. Аннары инде үзара күп мәртәбәләр фикерләшкәннән соң, ризалыкларын бирәләр.

1943 елның җәендә ул Едлинога, «Идел-Урал» легионы оешкан җиргә китерелә. Монда теоретик һәм тактик әзерлек башлана. Иртәдән кичкә кадәр немец хәрби тәртипләренә өйрәтәләр.

…Легиончыларның бик күпләре качу уе белән яши. Сәлим күңелендә дә мондый уй йөри. Ял көннәрендә аларга, зонадан чыгып, шәһәрдә йөрергә рөхсәт ителә. Беркөнне шундый увольнение вакытында поляк партизаннары белән бәйләнеш булдыру уен тормышка ашырырга теләп, станциядәге паровоз машинистына сүз куша.

Әмма «Идел-Урал» легионының 825 нче батальоны партизаннар ягына чыккач, легион оешкан лагерьда тәртип катылана, күзәтү көчәя, зонадан чыгып йөрү туктатыла.

Чак кына шиге булган кешеләрне кулга алып, төрмәдә кыйнап кайтаралар яисә тагын да катырак җәзага тарталар, үлем лагерена озаталар.

Әнә шундый шиклеләр исемлегенә Сәлим дә эләгә һәм аны Радом шәһәренең төрмәсенә ябалар. Бик каты сорау алу башлана.

– Баш күтәреп, лагерьны саклаучы солдатларны кырып бетереп, поляк партизаннары белән кушылырга сезне кем котыртты? – дип җикеренә аңа немец тикшерүчесе.

Төрмәгә ябу сынамакка гына булгандырмы, немецлар кабат сорау алып җәфаламыйлар һәм аңа аяк киемнәре ясарга кушалар. Ул чагында әсирләр агач табанлы каталарда йөриләр. Бу бик гади эшләнә. Табан кебек түгәрәкләп такта киселә һәм шуңа өске яктан брезент кагыла. Сәлим әнә шул брезент кадаклау эшенә тотына. Бер көндә утыз пар аяк киеме эшләргә тиеш була.

Беркөнне аларны ябык машинага утыртып, каядыр алып китәләр. Юлда барганда, безнең самолётлар бу тирәне бомбага тота башлыйлар. Әсирләр төялгән машина туктап кала. Сакчылар читкә ташлана. Моменттан файдаланып, Сәлим һәм башкалар, машинадан төшеп, тирә-якка качышып бетәләр.

…Радом шәһәренең урамнары аша үткәне бар иде аның. Кеше күзенә күренмәскә тырышып, таррак тыкрыклар аша үтеп, ул шәһәрдән чыгып китә. Күз бәйләнер алдыннан, бер авылга барып керә. Бер йорт ихатасына керсә, күтәрмәдә урта яшьләрдәге бер хатын басып тора. Легиончы киемендәге кешене күргәч, ул куркып кала. Сәлимгәрәй үзе белгән поляк, немец сүзләре белән аңа аңлатырга тырыша:

– Пане, мин немец түгел, ә рус кешесе, татар кешесе, легиончы. Мин төрмәдән качкан хәрби кеше.

Поляк хатыны аны өенә кертә, ашата. Өстенә иске бишмәт, бүрек бирә һәм Сәлим, «поляк карты»на әйләнеп, көнчыгышка юл ала.

Бәхетенә каршы, ул юлда безнекеләргә очрый. Совет солдатларыннан бертөркем фронт линиясен үтеп, диверсия ясау максатында, дошман тылында йөри икән. Алар, «поляк картын» туктатып, аңардан сорау алалар. Сәлим үткән җирләрендә ниләр күргәнен сөйләп бирә. Безнең солдатлар өчен кирәкле мәгълүматларны да җиткерә.

Шушы төркем белән ул безнекеләр ягына чыга. Аны, ныклап тикшергәннән соң, 62 нче гвардия укчы полкында рядовой итеп калдыралар. Аңа автомат, кием-салым бирәләр.

Әлеге полк I Белоруссия фронты составына керә. 1944 елның июль азакларында бу фронт гаскәрләре, Буг елгасын кичеп, Польша җирен азат итә башлыйлар. Сәлим Җиңү көнен Кёнигсбергта каршылый.

«1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Кёнигсбергны алган өчен» медальләренә лаек була.

Сугыштан ул туган ягына, сөекле хатыны һәм улы яшәгән Дүртөйлегә кайта. Район социаль-тәэминат бүлегенә өлкән инспектор булып эшкә урнаша. Ул авылларда еш була, сугыш инвалидларының, ирләре яу кырында ятып калган гаиләләрнең көнкүреше, матди хәле белән якыннан торып кызыксына, пенсия юлларга, паёк алырга ярдәм итә, һәркемгә мөмкин булганча рәхим-шәфкать күрсәтергә тырыша.

Әнә шулай тырышып кына йөргән бервакытта, 1947 елның апрель аенда эш урынында аны кулга алалар. Өенә кайтып, гаиләсен күрергә дә рөхсәт итмиләр. Дүртөйле район милиция бүлегенең изоляторында ике сәгатьләп булганнан соң, шушы районның МГБ бүлеге начальнигы аңардан сорау ала башлый. Аны немецларга әсир төшүдә, «Идел-Урал» легионында хезмәт итүдә гаеплиләр. Сорау алу ике атна буе бара. Әмма Сәлимне халык дошманы дип исбат итәрлек ныклы дәлилләрне таба алмыйлар.

…Аннары аны Уфага озаталар. Агыйделдән боз китеп, пароходлар йөри башлаган иде инде. Ике милиционер озатуында аны Дүртөйле пристанена алып төшәләр. Уфага китүче пароход бераз вакыт тоткарланып тора. Матрослар трюмнан нидер бушаталар. Сәлим елап торучы хатынын һәм туганнарын тынычландыра:

– Еламагыз, мин гаепле түгел. Эшнең асылына төшкәч кайтарып җибәрерләр.

Аны Уфада элекке Сталин урамындагы төрмәнең 7 нче камерасына кертеп биклиләр. Дүрт-биш кешелек камерада егермеләп кешене дыңгычлап тутыралар. Анда яту түгел, утырырга да урын булмый. Тынчу һавада тыннары кысыла, тәүлегенә 15–20 минутка гына йөрергә чыгаралар.

Биредә ул җиде ай буена тотыла. Аннары өч кеше катнашлыгында хәрби трибунал утырышы үткәрелә һәм хөкем карары укыла: «Немец-фашист гаскәрләренә әсирлеккә бирелеп, алар ягына чыкканы, концлагерьда үз теләге белән легионга язылып, кулына дошман коралы алганы һәм, аны үзебезнең илгә каршы кулланырга ниятләгәне өчен, Сәлимгәрәй Мөхәммәтгәрәй улы Гәрәевне РСФСР Җинаять кодексының 58-1Б статьясы нигезендә авыр җинаять кылган дип табарга».

…Хөкем карары югары инстанциядә расланганчы, өч тәүлек – 72 сәгать вакыт үтәргә тиеш икән. Шул вакыт үткәнче, аны иңе-буе ике-өч метр зурлыктагы камерага ябалар. 72 сәгать үткәч, Гәрәевне янә таныш бүлмәгә алып керәләр. Анда шул ук кешеләр утыра. Трибунал рәисе тагын торып баса да:

– Туган ил, Совет дәүләте сезгә югары гуманлылык һәм миһербанлылык күрсәтте, – дип башлый ул сүзен. – Үлем җәзасы унбиш елга каты режимлы колониягә җибәрү, җәза срогын тутырып чыккач, өч елга сайлау һәм сайлану, башка төр гражданлык хокукларыннан мәхрүм итү белән алыштырыла, – ди.

Менә шул көннән аның сөрген чоры башлана. Башта Ишембайга җибәрәләр. Бераздан Красноярск краена озаталар. Анда баржаларга төяп, Енисей елгасы буйлап меңләгән чакрым юл үтеп, Дудинка портына кадәр алып киләләр. Товар вагоннарына төяп, Норильск шәһәренә килеп җитәләр. Мәңгелек туң җирдә урнашкан шәһәр тирәсендә никель шахталары тезелгән. Сәлимне дә шунда руда чыгару эшенә куялар.

Биредә күргән газаплары турында да бик күп язып булыр иде. Гомере булгач, мондагы тәмугта да исән кала. 1953 елның 5 мартында халыклар атасы иптәш Сталин вафат булгач, ил җитәкчелегенә яңа юлбашчылар килә. Икътисади, сәяси хәл үзгәрүгә бара, ил өстендә җылы җилләр исә башлый. 1954 елның июлендә СССР Югары Советы Президиумының «Бөек Ватан сугышы чорында оккупантлар белән хезмәттәшлек иткән совет гражданнарына амнистия турында» Указы чыга. Шул документ туып, бер ел эчендә Сәлимне азат итәләр.

…Сәлим кулга алынып, сөргенгә озатылгач, Гайниямал матди хәленең авырлыгы, «халык дошманы» гаиләсенә кешеләрнең кырын карашы нәтиҗәсендә туган-үскән җирен ташлап китәргә мәҗбүр була. Ул, Чиләбе шәһәренә барып, төзелешкә урнаша. Башта дусларында өйдәш яши. Ике елдан такта барактан үзенә аерым бүлмә бирәләр.

Елына бер мәртәбә генә язылган хатлар аша булса да алар үзара хәл-әхвәлләрен белешә. Сәлим, сөргеннән азат ителгәч, тиз генә җыена да сөекле хатынын, улын күрү өчен, Чиләбегә юнәлә. Тоткынлыкта үткән сигез елдан соңгы очрашу, күрешү шатлыкларын берничек тә сөйләп булмас. Моны үз башыннан кичергән кешеләр генә тояр.

Сәлим Чиләбедә эшкә керә. Ул бик яхшы балта остасы, түбә ябучы, ташчы була, слесарь-сантехник эшләрен дә белә. ГУЛАГта булган еллар өчен дәүләт аңа компенсация акчасы бирә. Шуны файдаланып, Чиләбе шәһәрендә шәхси йорт сатып алалар. Мал асрап, яшелчә-җимеш үстереп гомер кичерәләр. Үкенечкә каршы, карчыгы, аны калдырып, алданрак дөнья куя.

С. Гәрәев турында бу материалны язу өчен, республиканың күренекле журналисты, 1970–1990 елларда «Совет Башкортстаны» (соңрак «Башкортстан») газетасының Чакмагыш-Дүртөйле-Илеш районнарында үз хәбәрчесе булып эшләгән, искиткеч олы йөрәкле, изге күңелле Хәмит абый Шәриповның «Ике тәмуг» исемле бик җылы итеп язылган очеркы файдаланылды («Башкортстан», № III-117, 1994).

Талантлы журналист үз очеркында тасвирланган кеше турында болай дип яза: «Аяусыз язмыш бик күп авыр сынаулар алдына куйды Сәлимгәрәйне. Гомере кыл өстендә генә торган, әҗәлнең салкын сулышы бәрелеп торган мизгелләр дә үтте башыннан. Әмма нинди генә фаҗигале хәлләргә төшкәндә дә, ул кеше булып калырга тырышты. Шундый сынмас ихтыяр, ныклык аңа ике тәмугтан да исән-имин чыгарлык көч биргәндер».

4. КҮККУЯН АВЫЛЫННАН ХӘМЗӘ СӨЛӘЙМАНОВ

Дүртөйле районының Күккуян авылы кешеләре элек-электән иң уңган, булдыклы булып исәпләнгән. Революциягә кадәр бу авылда яшәүчеләр мишәр катламына (сословие) кергән.

Күккуяндагы балта остасы, пыялачы Сәхибгәрәй Сөләйманов гаиләсендә өч ул үсә. Өчесе дә, Бөек Ватан сугышында катнашып, исән-имин кайту бәхетенә ирешә. Ни сәбәптәндер берсенең дә исеме «Они вернулись с Победой» китабына кертелмәгән.

Задә исемлесе (1912) сугыштан соң Свердловск шәһәрендә яши. Туган авылына кайтып, татар кызына өйләнеп китә. Әхмәтзәки (1914) сугышта капитан званиесенә кадәр үсә, рота белән командалык итә. Сугыштан соң республика күләмендә профсоюз эшлеклесе була, Уфаның түбән вольтлы электр аппаратуралары заводында җаваплы вазифалар башкара.

Хәмзә (1917–1959) авылдагы җидееллык мәктәптән соң Бөре педучилищесында укый. Дүртөйле районының Биектау авылы мәктәбендә балаларга сабак бирә.

1937 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Хәрби училище тәмамлый, кече лейтенант званиесе ала. Белоруссиядә урнашкан хәрби частька укчы взвод командиры итеп җибәрелә.

Сугыш башлангач, Мәскәү янына кадәр чигенеп киләләр. Аннары дошманны Туган илдән куу башлана. Сугыш ахырында 3 нче Белоруссия фронты гаскәрләре сафында Көнчыгыш Пруссиядән фашистларны кууда, Кёнигсбергны алуда катнаша.

Бу шәһәрне фашистлардан азат иткәч, аны дивизия командиры үз янына чакыра.

– Капитан Сөләйманов, сезне Кёнигсбергның төньяк районы коменданты итеп тәгаенлим, – ди ул.

Хәмзә беркадәр югалып кала.

– Сорау бирергә рөхсәт итегез, иптәш генерал. Бик җаваплы эш бит бу. Башкарып булырмы? Минем званием капитан гына.

Генерал, Хәмзә янына килеп, аның иңбашына кулларын сала.

– Капитан Сөләйманов, Кёнигсбергны алганда, син җитәкчелек иткән ротаның зур батырлыклар күрсәткәнен мин үз күзләрем белән күрдем. Молодец! Акыл белән, хәйлә белән эшлисең. Синең ротада югалтулар да артык күп түгел. Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим иттек үзеңне. Ә званиегә килгәндә, син инде күптән майор званиесенә лаек. Комендант вазифасын яхшы итеп башкара алсаң, майор да булырсың.

Шул көнне үк ул Кёнигсбергның төньяк районы коменданты вазифасына керешә. Бу вакытта аларга тәүлек әйләнәсенә эшләргә туры килә. Шәһәрдә яшеренеп калган фашистларны эзлиләр, сугыш хәрабәләрен беркадәр чистартып, урамнардан үтәрлек хәлгә китерәләр.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации