Текст книги "Ватанга тугры калдылар"
Автор книги: Айдар Басыров
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 25 (всего у книги 40 страниц)
Фидият Хан улы Рәхимов, 1921, Уфа шәһәреннән.
Әмир Галимҗан улы, шул исемлек буенча эш итеп, хаксызга рәнҗетелгән легиончы француз макизарларының исемен аклау юлында күп йөри.
Татарстаннан Гомәр Шәйхвәли улы Асибаков һәм Ибраһим Айнатулла улы Айнатулов турында тәүдә КГБдан справка ала. Икесе турында да «Сведениями о его практической враждебной деятельности не располагаем… К уголовной ответственности не привлекался» дип язалар.
Аннары бу легиончы макизарларга Ватан сугышы ордены юллый.
Башкортстаннан Әлмөхәммәт Низаметдинов (Октябрьск), Фәйзрахман Закировның (Туймазы) намуслы исемен кайтару өчен тырыша.
Барлык бу эшләр җәмәгать башлангычында башкарыла. Юлда йөрү, башка чыгымнар үз исәбеннән була. Ул гомерен бер бүлмәле, тыйнак кына бизәлгән фатирда үткәрә. Өй янына якын гына гараж кую мәсьәләсен дә хәл итә алмый. Дача йорты төзергә дә мөмкинлек булмый.
Ул үзе өчен түгел, ә башкалар мәнфәгатен кайгырта.
1993 елның апрелендә Әмир ага Франциядә фашистларга каршы көрәшүче ветераннарның беренче халыкара конференциясендә катнаша. Аннары МАВФ – Межрегиональная ассоциация ветеранов французского Сопротивления «Комбатан Волонтёр» дигән оешма төзи. Ягъни бу берләшмәнең Идел буе-Урал төбәге секциясен оештыра. Үзе шул секциянең җитәкчесе итеп сайлана. 1993 елда «Комбатан Волонтёр» оешмасының Почётлы тәресе белән бүләкләнә.
Тагын бер кызыклы фактны әйтеп китү урынлы булыр. Бик күп бюрократик киртәләрне үткәннән соң, аңа Франция хөкүмәте хәтта пенсия билгели. «Известия» газетасында журналист Б. Бронштейн бу турыда «Пенсионер французского значения» дигән мәкалә язып чыкты.
Ә. Үтәшев мондый пенсия алучы беренче легиончы макизар икән. Дөрес, аның суммасы зур түгел, әмма бу очракта Әмир абый өчен аның җисеменнән бигрәк исеме мөһимрәк була.
Әмир ага 1990 елда Уфага килгән булган һәм «Башкортстан» газетасына мөрәҗәгать иткән. Журналист һәм язучы, Башкортстан журналистларының Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты Рәүф Насыйров белән очрашкан, аның белән хат алышкан. Ул Башкортстан җәлилчеләре һәм легиончы француз макизарлары турында мәкаләләр язып чыкты.
1990 елларда шундый яхшы традиция башлана: һәр елны 15 февральдә, 9 майда һәм 25 августта Әмир Үтәшев һәм аның яугирдәшләре, Муса Җәлил һәйкәле янына җыелып, башкарылган эшләре турында бер-берсе алдында хисап тота, кичектергесез мәсьәләләр белән уртаклаша, үзләренең заманын һәм эшләрен чагыштыра.
Менә 1994 елның 25 августында Муса Җәлил һәйкәле алдындагы отчётның тулы тексты.
«Кадерле Муса!
Без – Саттаров, Мамлиев һәм Үтәшев – Польшада (Едлинода) очрашкач, минем кем булуымны сораган идең. Батальон комиссары, политрук дип җавапладым.
Бөтен ышаныч синдә, безнең белән ул-бу була калса, безнең башлаган эшне ахырына җиткерерсең, дигән идең. Без, чыннан да, син куйган бурычны намус белән үтәдек, сиңа, кадерле Җәлил, биргән изге антыбызга тугры булдык!
Шәрипов аша төрмәдән синең Моабит шигырьләрен алгач та, мин аны Германиягә кадәр алып бардым, ары таба Туган илгә алып кайттым, һәм Терегулов аларны Язучылар берлегенә тапшырды. Бу шигырьләрең өчен сиңа Советлар Союзы Герое исеме һәм Ленин премиясе бирделәр.
Франциядә дә безнең яшерен оешма үзенең эшен нәтиҗәле башкарды: легиончылар француз партизаннары ягына күчте. Ике меңгә якын легиончыны һәм макизарны (партизанны) мин Туган илебезгә алып кайттым һәм француз Каршылык хәрәкәте ветераннарының «Комбатан Волонтёр» төбәкара хәйрия берләшмәсенең Идел буе-Урал секциясе җитәкчесе буларак, аларны реабилитацияләү белән әлегә кадәр шөгыльләнәм.
Бүген сиңа, Муса Җәлил, шул хакта рапорт тапшырабыз һәм синең алдыңда, көрәштәшләрең алдында, синең белән бергә җәзаланган тугры иптәшләребез алдында баш иябез.
Мәңгелек дан сезгә, кадерлеләрем!
Әмир Үтәшев, Франциядә яшерен оешма җитәкчесе».
Әмир Галимҗан улы 1996 елның 6 февралендә 77 яшендә вафат була. Ул Казанда Яңа бистә зиратында җирләнә.
ҖӘЛИЛ ДӘФТӘРЕН АЛЫП КАЙТКАН
БЛАГОВАР РАЙОНЫ ЯҢА КАРГАЛЫ АВЫЛЫ БАТЫРЫ
НИГЪМӘТ ТЕРЕГУЛОВ
Матбугатта Нигъмәт Терегуловның «Моабит дәфтәре»н Франциядән алып кайту тарихы шактый киң яктыртылган. Ә менә аның тормыш юлы турында бик аз язылган.
Бу шәхес турында күбрәк белү максатында, без Башкортстан морзалары мәҗлесе җитәкчесе Максат Мамлиевка мөрәҗәгать иттек. Ул – «Каргалинские корни» дигән китап авторларының берсе. Бу китапта шушы авылда туып үскән Нигъмәт Терегулов белән Әмир Үтәшевләр турында да язылган.
– Китап өстендә эшләгәндә, без бу авылдашларның биографияләренә кагылышлы материаллар белән таныштык. Алар безнең авыл мәктәбе музеенда да саклана, – диде ул.
Яңа Каргалы авылы мәктәбендә безне ачык йөз белән каршы алдылар. Морза Еникеевлар нәселеннән булган укытучы, һәрчак елмаеп кына торучы Вил атлы ир-егет безгә ярдәм итәргә булды.
Музейда бу патриотның тулы биографиясен язарлык материаллар саклана икән.
Нигъмәт Мөхәррәм улы Терегулов 1911 елның 10 гыйнварында хәзерге Благовар районы Яңа Каргалы авылында туган. Аның ерак бабалары Пенза губернасы Темников өязендә яшәгән. Алар урыс дәүләтенә хезмәт иткән, бик күп җирләргә, байлыкларга хуҗа булган морза, ягъни дворян титулында йөргән.
Урыс патшалыгы, татарларның көчәеп китүләреннән куркып, аларны кысымга дучар итәргә уйлаган. Пётр I 1713 елның 13 ноябрендә кабул иткән Указ нигезендә татар морзаларына 6 ай эчендә христиан диненә күчәргә кушыла. Ризалашмасалар, җирләрен, байлыкларын тартып алу яный. Татар морзаларының кайберләре, байлыкларыннан язудан куркып, чукынып, урыс исемнәренә күчеп, урыс кенәзләре һәм дворяннары сафына баса.
Әмма күпләре моңа ризалашмый. Терегуловлар да шулар рәтендә була. Җирдән, байлыкларыннан, утарларыннан мәхрүм калгач, аларны казна крестьяннары рәтенә куялар, агач әзерләү, кораблар төзү, башка авыр эшләргә җәлеп итәләр.
Кыскасы, аларның яшәү шартлары нык авырлаша. Хәлләрен җиңеләйтү өчен, яңа җирләргә күчеп китәргә уйлыйлар. XVIII гасырның ахырында кайберләре Уфа губернасы Бәләбәй өязенә килеп утыралар, Каргалы авылына нигез салып, шунда яшәп китәләр.
Бу – Башкортстанда иң күп укымышлы кешеләр, җитәкчеләр, хезмәт батырлары үсеп чыккан авылдыр, мөгаен.
Нигъмәтләр гаиләсе гади крестьян тормышы белән яши. 1921–1922 еллардагы коточкыч ачлык елларын да үткәреп җибәрәләр. Ач үлемнән аларны урманда каравылчы булып торган җизнәсе Гомәр коткара.
Нигъмәтнең әти-әнисе бик уңган кешеләр була. Каргалыда беренчеләрдән булып бакча тулы яшелчә үстерәләр. Алар балаларын ничек тә белемле итәргә тырышалар.
Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Нигъмәт әтисе хуҗалыгында эшли. Аннары «Волховстрой» төзелешенә китә. Анда бераз эшләп, Татарстанның Чаллы якларына кайта. Биредә рабфакта укый. Аннан соң Казанда эшли һәм икееллык хокук мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач, Татарстанның Саба районында адвокат булып эшли.
1941 елның 26 июлендә хәрби хезмәткә алына һәм Чкалов шәһәренә җибәрелә. Анда алты ай укыганнан соң, аңа 1942 елның 29 гыйнварында лейтенант званиесе бирелә.
1942 елның 4 февралендә Мәскәүгә җибәрелә. Анда өч атналап вакыт резервта булганнан соң, 2 нче дивизиянең 74 нче полкына взвод командиры итеп тәгаенләнә. Анда бераз хезмәт иткәннән соң, Кратов станциясендә янә резервта тора (16 апрель – 15 июль, 1942). Аннары 61 нче армиянең 350 нче дивизиясе 1178 нче полкына взвод командиры итеп җибәрелә.
Бөек Ватан сугышының иң авыр чоры була. Нигъмәт үзенең аңлатмаларында болай дип яза: «Бөтен взводка 6 винтовка һәм 1 пулемёт туры килде. Немецлар нык көчле, баштанаяк коралланган иде. Безнең полк чолганышта калды. Безнең яктан югалтулар зур булды. Мин үзем дошманга пулемёт белән каршы тордым. Якында гына бомба төшеп ярылгач, һава дулкыны мине кырыйга ыргытты. Шунда контузия алганмын һәм шул хәлдә дошманга әсирлеккә эләктем. Бу 1942 елның 26 август көне иде».
Аларны фашистлар бик кечкенә караңгы подвалга ташлыйлар. Бу комиссар дип атарга да уйлыйлар. Әмма шундагы бер әсир, комиссар түгел дип, немецларга аңлата, һәм ул үлемнән котылып кала.
Ары табан Бобровск, Седльце һәм башка концлагерьларда тоталар.
1942 елның җәендә Польшаның Едлино станциясенә «Идел-Урал» легионы оешкан урынга китерәләр һәм шушы гаскәри берләшмәнең әгъзасы итеп исемлеккә кертәләр.
Аны разведчик-шпионнар мәктәбенә укырга җибәрергә дә уйлыйлар. Әмма, сәламәтлегем начар дип, ул бу эштән котылып кала. Моның өчен немецлар, әлбәттә, аның башыннан сыйпамыйлар, ә яшәү шартлары начар, азык та аз бирелә торган баракка күчерәләр.
1943 елның октябрендә «Идел-Урал» легионы составында ул Франциягә озатыла. Анда немец объектларын саклау, төзелеш эшләрендә катнаша.
1944 елның 6 апрелендә алар, унике легиончы, француз партизаннары ягына качалар. Партизаннар сафында немец фашистларына каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Алар «Диж-Вид-Жуа» исемле отрядта булалар. Командирлары Марк дигән кеше була.
Ул үзенең авылдашы Әмир Үтәшев һәм башка патриотлар белән бергә легионда немец фашистларына каршы яшерен оешма эшендә катнаша. Бу турыда шул чорда төзелгән документлар сөйли. Мәсәлән, 1944 елның 24 сентябрендә француз шәһәре Ле-Пюида язылган аңлатмада шундый юллар бар: «Мин, Луара округыннан Коммунистлар партиясе әгъзасы Евгений Биго, шулар турында белдерәм: 1944 елның июль башыннан 28 июльгә кадәр совет солдаты Үтәшев Әмир (Александр) белән бәйләнештә булдым. Ле-Пюи шәһәрен азат иткәч, аның белән элемтәне дәвам иттем.
Александр берничә ай буена (1943 елның декабреннән) минем әти Клемент Биго белән элемтәдә булды. Ул ике солдат белән безгә радио тыңларга килә, ул солдатларның берсе Николай Терегулов исемле иде.
Бу өч кеше үтенече буенча минем әти, Коммунистлар партиясендәге иптәшләр белән элемтәдә торучы буларак, аларны партизаннар ягына озату мәсьәләсен белеште. Әмма моңа рөхсәт булмады. Аларны вакытлыча казармада калдырырга, партизаннар файдасына эш алып барырга куштылар.
Мадам Карталь Арбусса болай дип яза:
– 1943 елда Ле-Пюига немецлар килде. Тормыш җиңел түгел иде. Урыс сугышчылары – немец армиясенә көчләп җәлеп ителгән кешеләр – бу тәмугтан чыгарга кирәклеген хис итәләр иде.
Минем әти һәрчак кешеләр белән аралашырга яратты. Ул еш кына Бонн кафесында булды. Анда ул француз телен өйрәнергә теләгән ике урысны очратты. Болар Александр Үтәшев белән Николай Терегулов иде. Әти аларны өйгә алып кайта, һәм кечкенә урыс-француз сүзлеге буенча телне өйрәнү башлана.
Аннары Александр, үзе белән күп кешеләрне ияртеп, макизарларга китте. Алар французлар белән бергә немецларга каршы көрәште. Мин аларның хезмәте зур дип уйлыйм».
1944 елның 18 августында Ле-Пюи шәһәре немецлардан азат ителә. Озакламый Франция җире, гомумән, дошманнан чистартыла.
Партизаннар сафында булган легиончылар – элекке совет солдатлары – 352 нче аерым батальонга берләшәләр. Аннары ул 49 нчы җыелу пункты дип атала башлый.
1945 елның 18 августында батальон солдатлары, эшелоннарга төялеп, Советлар Союзына кайтырга дип юлга чыга.
Алар арасында Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре»н алып кайтучы Нигъмәт Терегулов та була.
Нигъмәтнең Уфага кайтуы, дәфтәрләрне апасына сакларга бирүе турында журналистлар Рәүф Идрисов, Венера Гыймазова «Тулпар» журналында (2001 ел, № 1) язып чыктылар. Ул чагында Нигъмәтнең апасы Мөкәррәмә исән була.
«1946 ел. Шулай беркөн иртәнге чәйгә утыргач, ишек шакыйлар. Ачса, хәбәрсез югалган энесе Нигъмәт басып тора. Башта апасы ышанмый, төштер дип уйлый. Икесе дә дәшми.
– Төш булмаса, өйгә уз, – ди Мөкәррәмә апа.
– Тәтәм, мин озакка түгел, Муса Җәлилнең соңгы шигырьләре язылган блокнотны алып кайттым. Аны ничек кенә булса да сакларга кирәк. Беркем белмәсен, һичкем күрмәсен, ерак яшер, ди.
Нигъмәтнең фильтрация узганын көтәргә, шуннан соң кирәк җиргә тапшырырга сөйләшәләр. Нигъмәт, Куйбышевтан килүче поездны көтеп, апасында кала, хәл-әхвәл сорашу, сөйләшүләр дәвам итә.
Мөкәррәмә апа сөйләгәннәрдән чыгып, шуны әйтергә була: Габбас Шәрипов, Франциядә Ле-Пюида чакта Җәлил дәфтәрен тапшыру өчен, легиончылар арасыннан Татарстан кешесен эзли. Сугышка кадәр Татарстанның Саба районында эшләгән, гаделлеге һәм гадилеге белән танылган адвокат Нигъмәтне табып, блокнотны аңа бирә. Еш тентүләр булып тора, юрист булгангамы, Нигъмәт дәфтәрне яшереп саклау юлларын таба. Әсирләр, соңрак легиончылар арасында да шактый абруй казанган кеше була Н. Терегулов. Немецлар мөселманнар өчен Корбан гаете уздырганда да, җирле французлар белән аралашу өчен тәрҗемәчелеккә дә үзе теләп алына. Соңрак Нигъмәт, унике кешене алып, француз партизаннарына качып китә.
Нигъмәт, Муса Җәлил иҗатын электән белгән кеше буларак, шагыйрь әманәтен үтәүне үзенең намус эше дип саный. Франция азат ителгәч, госпитальдә тәэминат бүлегендә эшләп ала.
Туган иленә кайту өмете белән яшәгән Нигъмәт, репатриантлар төялгән поездга утырып, Европа аша иленә юнәлә. Эшелон бик әкрен кайта. Аларның я Алкинда, я Себердә фильтрация үтәсе Куйбышев тирәсендә үк билгеле була. Имеш, бик каты тентү булачак, яңа киемнәргә киендерәчәкләр. Нигъмәт хафага төшә, блокнотны саклап калу мөмкинлеге чикләнгәннән-чикләнә бара. Иптәшләре белән киңәшеп карар кыла: үзләренең бик акрын баручы эшелоннарыннан төшеп, Уфага 14 сәгатьтә барып җитә торган тизйөрешле поездның вагон түбәсендә кайтырга!
Иптәшләре аңа костюм, тездән генә булса да җәйге пальто һәм өч одеял бирәләр. Бер документы булмаган Нигъмәт, тәвәккәлләп, эшелон кузгалганда, вагон түбәсенә менеп китә. Уфада, поезддан төшкәч, як-ягына да карамый, ышанычлы адымнар белән апасына юнәлә.
Поезд көткән арада, көнендә генә туган авылы Каргалыга хатыны Банат янына да барып кайта. Репатриантлар төялгән эшелон берничә көннән килә. Нигъмәт аңа утырып китә.
Легиончыларны Алкинда тикшерәләр. Күп тә үтми, Нигъмәт котылып та кайта. Ә блокнот Мөкәррәмә апаның фатирында саклана. Шулкадәр яшерелгән була, хәтта хуҗа үзе дә көчкә эзләп таба аны.
Алкиннан кайтканның икенче көнендә үк 1946 елның 29 мартында энесе Казанга ашкына. «Нигъмәт, ашыкма, әле Муса да акланмаган. Башта эшкә урнаш, туганнарны күр», – ди апасы. «Юк, тәтәм, иң элек шагыйрь әманәтен тапшырырга кирәк», – ди Нигъмәт. Беренче тапкыр апасын тыңламый, чыгып китә. Җибәрәсе булмаган да бит дигән үкенеч Мөкәррәмә апаның җанын һаман әрнетә.
Казанда иптәше Шәйми Сөендековта туктала. Баулы районына эшкә тәгаенләнеп, юллама ала. Муса Җәлилнең хатыны Әминәне эзли, табалмый – ул Мәскәүдә була. А. Алиш блокнотын шагыйрьнең хатынына бирә. Ә Мусаныкы белән Язучылар союзына бара һәм киләчәктә «Моабит дәфтәрләре» исемен алачак блокнотны Әхмәт Ерикәйгә тапшыра. «Нигъмәт Терегулов» дип кенә язу калдыра, шул көннән Нигъмәт югала.
Мөкәррәмә, энесен эзләп, Казанга килә. Йорт хуҗалары Маһия апа белән Шәйми абзый хәтерләрендә уелып калган шул бер көн турында сөйлиләр. Иртән иртүк чыгып китә Нигъмәт, кич соң гына кайтып керә. Эшкә урнашуын, блокнотларны тапшыруын, бергә легионда булган Әмир Үтәшевне күрүен, аңа үзе тукталган йортның адресын бирүен әйтә. Кул юып, кичке ашка утыруга, ике НКВД кешесе килеп тә керә. Бүлгән ашын да ашатмый, Нигъмәтне алып та китәләр».
Төрмәдә бер тапкыр гына күрешә Мөкәррәмә апа энесе белән. Нигъмәт борчылмаска куша, чөнки аның һичбер гаебе юк. «Мин бу йортта тотыла-тоткарлана торган кеше түгелмен, – ди ул. –Тик шунысы бар: дөреслек табылганчы озаграк вакыт үтәр, чөнки эш чит ил белән бәйләнгән».
Әдәбият тарихында Муса Җәлилнең төрмәдә язылган дүрт дәфтәре булуы билгеле. Ни үкенеч, икесе инде фашист төрмәләреннән чыгып, илгә кайтканда, вазифалы кешеләр кулына ирешкәч гаип була. Нигъмәт кебек вөҗданлы кешеләр кулында булсалар, бәлки, шагыйрь иҗаты хакында күбрәк тә белер идек без.
Җәлилнең блокнотын яшереп торган Мөкәррәмә апа турында да бер-ике сүз әйтик. Ул Яңа Каргалы авылында 1908 елда туган. 5 нче класстан соң аны агасы Хөсәен Уфага укырга алып китә. Урта мәктәптән соң әдәбият факультетының татар бүлеген тәмамлый. Укытучы булып эшли. Кияүгә чыга. Галия исемле кыз үстерәләр. Озак еллар Уфаның 15 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан балаларга дәрес бирә. Олыгайган көнендә Уфа шәһәренең Свердлов урамында кызы Галия тәрбиясендә яши. Күренекле татар әдипләре Әмирхан Еники белән Гази Кашшаф Уфага килгәч, очраклы рәвештә генә аның белән танышып китәләр.
УТЛАР-СУЛАР КИЧЕП22
Бу очерк Н. Лёшкин һәм В. Фридманның «Соратник Джалиля» дигән документаль повестена нигезләнеп язылды.
[Закрыть]
БӨРЕ РАЙОНЫ ИСКЕ ҮГЕЗ АВЫЛЫ БАТЫРЫ ГАЛИМ САДЫЙКОВ
Галим Садыйк улы Садыйков Бөре районы Иске Үгез авылында туган. Авыл мәктәбен тәмамлагач, әтисе хуҗалыгында дөнья көтә. 1930 елларда колхозга керәләр. Анда төрле эшләр башкара.
Яшьтән үк актив була. 1928 елда ВЛКСМ сафларына кабул ителә. Авылдагы уку йорты мөдире, ягъни ул чорда әйткәнчә, зав. избач булып эшли. Башлангыч комсомол оешмасы секретаре итеп сайлана. Халыкны агарту өлкәсендә эшли. Лекцияләр, спектакль-концертлар оештыралар, наданнарны укырга-язарга өйрәтү буенча түгәрәк белән җитәкчелек итә.
Бар яктан да үрнәк бу егетне, үстерергә теләп, Бөре шәһәрендәге совет-партия мәктәбенә укырга җибәрәләр.
1932 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Анда да тырышып хезмәт итә. Полк мәктәбен тәмамлый, кече командир була.
1935 елда солдат хезмәтеннән кайтып, Бөре район эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә башлый. Аннары Нуриман район Советы башкарма комитетында инструктор вазифасын башкара.
1940 елда Урта Азия якларына чыгып китә. Сугыш алдыннан Уфага кайта. Шуннан хәрби хезмәткә алына. Пехота училищесын тәмамлый, лейтенант званиесендә 1942 елның гыйнварында фронтка китә.
1942 елның июль башында ул хезмәт иткән часть Ржев шәһәре янында оборона тота. 2 июльдә немецлар Калинин фронтының 39 нчы армиясенә каршы көчле һөҗүм оештыралар. Бу армия, фронт сызыгыннан шактый алга китеп, безнең җирләрне азат иткән була. Немецлар, аның ике ягыннан көчле танк колонналары белән һөҗүм итеп, чолгап алу планын тормышка ашыралар. Фашистларның көче күбрәк була. Безнең солдатлар, батырларча сугышсалар да, чигенергә мәҗбүр булалар. Бераздан 39 нчы армия тулысынча чолганышта кала. Солдатлар төркем-төркем камалыштан чыгу юлын эзлиләр. Шундый төркемнәрнең берсендә Галим Садыйков та була. Алар, фронт сызыгы аша үтәргә дип Көнчыгышка барганда, берничә мәртәбә немецларга очрап, барлык патроннарын атып бетерәләр, ашарларына да калмый. Бара торгач, икәү генә калалар. Аннары иптәше дә яралана.
Азык сорарга уйлап, бер авылга кергәч, аны немецлар эләктерә. Бу 1942 елның 21 июлендә була.
Аны лагерьдан лагерьга күчереп йөртәләр. Азактан Едлинога, «Идел-Урал» легионына китерәләр. Элекке Совет Армиясе командиры буларак, легионда взвод командиры вазифасын үти башлый.
Кеше белән бик тиз аралаша, уртак тел таба алган Галим легионга килүчеләрне төрле яклап өйрәнә. Чынлап та, үз теләге белән килгәнме, ач үлемнән котылу өчен генә бу адымга барганмы, немецларга каршы яшерен эштә файдаланып булырлыкмы икәнне ачыклый.
Ул үзе легионда оешкан яшерен оешма җитәкчеләренең берсе булып китә. 1943 елның язында Муса Җәлил белән таныша. Төпле фикерле, кыю, сүзгә оста бу егет Җәлилгә дә ошый. Аларның серләре уртак була. Алар легионда баш күтәрү планын коралар.
Муса аңа үзенең кайбер шигырьләрен бирә. Башка легиончылар аша да ул Муса шигырьләрен табып, аларны ятлый.
1943 елның августында Җәлилләр кулга алынгач, бөтен легионда баш күтәрү планы җимерелә. Яңа шартларда Галим үзенең дуслары Исламов һәм Габитов белән киңәшләшеп, кечерәк төркем белән поляк партизаннары ягына китәргә уйлыйлар. Бу төркемгә 14 кеше керә.
Әмма бу уйлары да тормышка аша алмый. Хыянәтче аларның качарга җыенулары турында фашистларга хәбәр итә. Галимне, кулга алып, бик озак җәзалауларга дучар итәләр. Ул ныклык күрсәтә, фашистларга берни дә әйтми.
Аны 1943 елның көзендә, кулга алынган хәлдә, «Идел-Урал» легионы белән бергә Франциягә озаталар. Бу илгә килгәч, бернинди дә дәлил булмаганлыктан, аны иреккә чыгарырга мәҗбүр булалар.
Легион Ле-Пюи шәһәрендә урнаша. Немецлар тарафыннан «шикле» дигән ярлык тагылганлыктан, Галим легионның гади солдаты итеп калдырыла.
Легион тормышы үз агышы белән бара. Строевой занятиеләр үтә, сәяси пропаганда эшләре дә башкарыла. Франциягә килгәч, ипилек-тозлык булса да, шушы ил телен өйрәнергә тырышкан булалар.
Галимнең күңеле тынычланмый. Ул ничек тә партизаннар белән бәйләнешкә керергә уйлый.
Ял көннәрендә легиончыларга үзләре урнашкан базадан, рөхсәт кәгазе алып, шәһәргә чыгарга мөмкинлек була. Мондый мөмкинлектән Галим дә бик еш файдалана. Беркөнне ул «Лафайет» ресторанына керә. Шунда официант белән сөйләшеп китә. Аның немецларны яратмавын сизенә ул. Шушы ук ресторанда бер немец ефрейторы белән бер өстәл артында утыра. Шактый кызып алгач, ефрейторның теле чишелеп китә:
– Начар ил бу. Урманнарда партизаннар да күп. Әмма без аларны ике көннән соң юк итәчәкбез.
Бу бик мөһим хәбәр була. Икенче көнне Галим бу турыда «Лафайет» рестораны официантына җиткерә.
Галимнең хәбәре партизаннар язмышында мөһим роль уйный. Алар, дошман һөҗүм итәсен белеп, тиешле чарасын күрәләр. Немецларның үзләрен чолгап алып кирәкләрен бирәләр.
Шул рәвешчә, Галим партизаннарның ышанычын яулый. Алар белән ныклы элемтәгә керә. Галимнәр, легионда бер төркем оештырып, партизаннар ягына качарга уйлыйлар.
Партизаннар белән элемтә урнаштыруда икенче зур адым ясала: Галим Жевольд Запальский белән таныша. Бу кеше Франциядә каршылык күрсәтүнең сигезенче зонасы шефы булып тора икән.
Галим легиончыларның күпләп партизаннар ягына чыгарга теләвен әйтә. Әмма Запальский аңардан бу адымны ясамый торуларын сорый. Чөнки партизаннарның базасы булмаганлыктан, алар кышкы шартларда күп кешене кабул итә алмыйлар.
Галим белән Запальский очрашуы вакытында шулай ук элемтәгә керү юллары – парольләр, провал булганда хәрәкәт итү тәртибе сөйләшенә.
Әлбәттә, мондый килешүгә дә карамастан, легиончылар берәмләп тә, күмәкләп тә партизаннарга качалар. Ул чагында һәркемнең дә нәрсә уйлаганын белеп бетерерлек буламыни?
1944 елның язында Франциянең көньягында инде киң күләмдә партизанлык хәрәкәте кузгала. Немецлар легиончыларны аларга каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнашырга җәлеп итәләр. 1944 елның 11 маенда Галим хезмәт иткән батальон Иссель шәһәре районында партизаннарга каршы җибәрелә. Шәһәргә якынлашканда, легиончыларның тәүге автомашиналарына партизаннар ата башлый. Батальон кичке эңгер-меңгердә Иссель шәһәренә барып җитә. Арттан баручы беренче рота Сент-Анжел шәһәрендә туктала.
13 майдан 14 енә каршы төндә беренче ротаның 74 легиончысы Сент-Анжелны калдыра һәм Коррез департаментының Невик урынчылыгына таба китә. Анда җитәргә дүрт чакрым кала, аларны ФТПФ (французские вольные стрелки и франтирёры) партизаннары каршылый.
Бу отряд Франция Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә оеша. Аның белән коммунист Морис Браульт җитәкчелек итә. Легиончыларны партизаннар ягына безнең якташ, Эстәрлетамак районы Аллагуват авылы кешесе алып чыга.
Партизаннар ягына чыккан легиончылардан махсус татар отряды оеша. Аның җитәкчесе Совет Армиясе капитаны Хаҗиәхмәт Галиев була. Бу отряд Коррез департаментының Иссель һәм башка күп шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Иссель шәһәре өчен сугыш биш көн буена дәвам итә, 105 немец әсирлеккә эләгә.
Тюль шәһәрендә аларны Франция Коммунистлар партиясенең генеральный секретаре Морис Торез тәбрикли.
Немецлар, легион таралып бетмәсен өчен, төрле чаралар күреп карыйлар. Берлиннан «Идел-Урал» комитеты активлары да килеп үгетлиләр. Немецлар барыбер җиңәчәк, аларда могҗиза корал бар дип мактаналар. Биредә сүз, мөгаен, немецларның сугыш беткәндә эшләп чыгарырга җыенган ФАУ ракеталары турында баргандыр. Әмма бернинди үгетләүләр дә ярдәм итми. Легионнан качу тукталмый.
1944 елның маенда, партизаннар белән элемтә тотуда гаепләп, Галимне немецлар кулга ала һәм ике атна сак астында тота. Аңардан сорау алсалар да, фашистларга ул, әлбәттә, берни дә әйтми. Төрмәдән ябыгып, чәче, сакал-мыегы җитеп чыга. Якташы В. Г. Исламовка: «Булды, башкача язмышымны сынап карарга теләмим, партизаннарга китәм», – ди. Һәм бер көн үтүгә, ул легионнан югала. Партизан отряды командиры Жевольд Запальский һәм башка күп партизаннар Галимне колач җәеп каршы ала. Аңа капитан званиесе бирәләр һәм отряд штабы начальнигы итеп тәгаенлиләр. Ул күп хәрби операцияләрдә катнаша. Сент-Этьен, Лион һәм башка шәһәрләрне азат иткәндә, аеруча батырлык үрнәкләре күрсәтә.
Бу вакытта легион таркалуын дәвам итә. 27 июльдә бер зур төркем капитан Сегельнең ФФИ отрядына – Келлерман батальонына килеп кушыла. Француз партизаннарының Совет Армиясе капитаны Аксёнов җитәкләгән тагын бер татар отряды барлыкка килә. Ул һәлак булгач, отряд белән өлкән лейтенант Әмир Үтәшев җитәкчелек итә. 3 августта бу отрядка янә 18 легиончы килеп кушыла.
1944 елның 5 августында француз патриотлары, ике автомашинага төялеп, алдан билгеләнгәнчә, легион урнашкан җиргә киләләр. Каравылда торган легиончылар, үзләре янында булган ике немец унтер-офицерын бәйләп, машиналарга утыралар һәм икенче постка китәләр. Анда да шул ук эш кылына: ике немецны кулга алалар, легиончылардан 14 кеше автомашиналарга төялә. Барысы бергә, ягъни 30 легиончы Ле-Пюидан урманга партизаннарга китә.
1944 елның 15 августында «Идел-Урал» легионының калдыклары, шул исәптән штабы да Ле-Пюи шәһәреннән кузгалып, Луара департаментының Сент-Этьен шәһәренә юнәлә. Өч көн юлда булу чорында аңа берничә мәртәбә партизаннар һөҗүм итә. Легиончылар берәрләп тә, күмәкләп тә качалар. Батальон күзгә күренеп кими. 17 августта алар җимерек күпер алдында туктап калалар. Автомашиналардан төшеп, ул күперне яңадан төзү эшенә керешәләр. Кичке эңгер-меңгер вакытында легиончылар янына шактый якын булып бер автомашина килә. Тавыш көчәйткеч аша татарча һәм немецча боерык сүзләре яңгырый: «Батальон чолгап алынган. Каршы килү файдасыз. Коралларыгызны ташлап, безгә бирелегез!»
Немецлар ут ачарга рөхсәт итми. Батальон күперне төзәтеп бетерә дә алга атлый. Истифарель дигән авыл янында ялга туктый. Ә иртән батальон партизаннарга бирелә дип белдерелә.
Хәер, бирелергә кешесе дә калмаган була инде. Төнлә күпчелек легиончылар партизаннарга качып бетәләр. Батальон белән бергә легионның штабы да партизаннар тарафыннан коралсызландырыла.
Батальонны ахыргача коралсызландыруда Галим Садыйковның да тырышлыгы салына. Немецлар Франциядән куып чыгарылгач, аны махсус отряд командиры итеп куялар. Бу отрядка Пью-де-Дом департаментында берәм-сәрәм бүленеп калган немецларны һәм гитлерчыларга хезмәт иткән француз яшерен агентларын тоту бурычы йөкләнә. Бу бурычны да Галим һәм аның ярдәмчеләре зур җаваплылык белән үтиләр. Бу эштә аларга гади француз эшчеләре һәм крестьяннары ярдәм итә.
ФФИның 5 нче округы җитәкчелеге соңыннан партизаннарга таныклык бирә. Анда «Немецларга каршы сугышта үзләрен бик яхшы солдат итеп күрсәттеләр» дигән юллар да бар. Бу отрядның күп партизаннары Франциянең орден һәм медальләренә лаек була. Әйтик, сугышка кадәр укытучы булган Эстәрлетамак районы егете З. Рәхимов батырлык өчен берничә шундый бүләк ала.
Галим Садыйковка да Франция Республикасының иң югары ордены, медальләр, Почётлы билгеләре бирелә.
Франция немецлардан чистартылгач, бу илдәге совет әсирләрен СССРга озату мәшәкате башлана. Тәүдә аларны бер урынга җыеп, хәрби берләшмәләр оештыралар. Аннары тәртип белән эшелоннарга төяп, безнең якка озаталар. Бу эшләрне башкаруда Галим дә якыннан торып катнаша.
Ниһаять, аның үзенә дә Туган илгә кайтырга чират җитә. Жевольд Запальский, башка француз дуслары аны бу илдә калырга дип үгетлиләр. «Бүгеннән иң югары чинлы хәрби кеше булырлык син», – дип ымсындыралар.
Әмма Галим чит илдә калырга риза булмый. Яшьтән үк Ватанга тугры хезмәт итәргә кирәк дигән коммунистик тәрбия, туган якларны сагыну хисләре өстенлек итә.
Галим иҗади карашлы, талантлы кеше була. Яшьлегендә уку йорты мөдире, ягъни зав. избач булып эшләвен әйтеп киткән идек. Ул чагында бу вазифада эшләгән кешеләр укытучылар белән бергәләп халыкны агартучылар булган. Уку йортына яңа китаплар кайткан, газеталар да килеп торган. Яшьләр спектакль-концертлар куйган.
Әлбәттә, ул вакытта сәхнә тамашалары өчен әзер сценарийлар булмаган. Аларны яшьләр үзләре уйлап чыгарган һәм кәгазьгә язган. Спектакльләр өчен язылган пьесалар да күп булмый. Аларны да кул белән күчереп язарга туры килгән. Галим дә, мөгаен, әнә шул вакытта, яшьлегендә үк, язу-сызу белән шөгыльләнгәндер. Һәм аның бу гадәте гомерлек булып калган.
1945 елның башында аның гаиләсенә гадәти булмаган хат-хәбәр килеп төшә. Берничә биттән торган бу хат татар телендә язылган шигырьләрдән гыйбарәт була. Бу шигырьләрдә фашистлар әсирлегенең авырлыгы тасвирлана. Туган илне сагыну хисләре тетрәндергеч шигъри юллар белән белдерелә. Галимнең гаилә әгъзалары, авылдашлары аларны күз яшьләре белән укыйлар.
1945 елның ноябрендә Галим үзе дә кайтып төшә. Ул үзе белән Франциядән татар телендә шигырьләр язылган блокнот, калын гына көндәлек дәфтәре, бүләкләр һәм күп санда фоторәсемнәр алып кайта. Аның өчен бу язмалар һәм фоторәсемнәр иң кадерлесе, иң изгесе, аның иң зур байлыгы була.
Фронтка китәр алдыннан, Галим Уфа шәһәрендә эшләп ала. Волновая урамында яши. Ә сугыштан соң үзенең туган авылы, Уфа һәм Бөре шәһәрләрен тоташтыручы юл өстендә яткан Иске Үгез авылына кайта. Биредә озак тормый ул. Нуриман районы Яңа Субай авылына күчеп китә.
Ул сугыштан сәламәтлеге нык какшаган хәлдә кайта. Үпкә туберкулёзы белән интегә. Сугышта күргәннәр, коточкыч әсирлек шартлары аңарда әнә шундый эз калдыра.
Чит авылда яшәсә дә, аның әсирлектә булуы турындагы хәбәр үзе артыннан килеп җитә. Бу авыл кешеләре арасында да аңа кырын караучылар табыла. Ни генә дисәң дә, ул бит әсирлектә булган. Ә ул чакта әсирлектә булып кайтканнарны өнәмиләр иде. Галимгә менә шундый шартларда яшәргә туры килә. Әмма ул бирешми. Горурлыгын саклап кала. Колхоз эшендә катнаша. Үгет-нәсыйхәт эшләреннән дә читтә калмый. Авыл кешеләрен колхоз эшенә җәлеп итүдә активлык күрсәтә.
Ош шәһәрендә очрашканда, Рушат абый әңгәмә вакытында берничә мәртәбә Галим Садыйков исемен кабатлаган, француз партизаннары сафында бу кешенең зур батырлыклар күрсәтүе турында сөйләгән иде: «1960 еллар ахырында мин чекистларга бу кешенең тормыш юлын ачыклауларын сорап мөрәҗәгать иткән идем. Башкортстан чекистлары бу эшкә теләп тотынганнар. Галим Садыйковның гаиләсен тапканнар. Тормыш иптәше Хәйрә Мәгалим кызы ул чагында Яңа Субай авылында яшәгән. Улы Марсель Уфада синтезспирт заводында эшләп йөргән.
Үкенечкә каршы, Галим Садыйков 1947 елда вафат була. Тагын да зуррак бер үкенеч бар: ул Франциядән алып кайткан дәфтәр һәм көндәлек югалган».
Хәзер инде Галим алып кайткан дәфтәрләрдә ниләр язылганын фараз итәргә генә кала. Бәлки, ул Муса Җәлилнең шигырьләрен күчереп язгандыр. Галим бит, Муса шигырьләрен Туган илгә алып кайтып, Язучылар союзына тапшыручы Нигъмәт Терегулов белән Франциядә күп мәртәбәләр очрашкан. Нигъмәт үзе дә, башка легиончылар да Мусаның шигырьләрен дәфтәрләргә күчереп язганнар. Галим Садыйков та, бәлки, шуларның берсе булгандыр. Муса Җәлилнең тагын бер блокнотының оригиналы булуы да ихтимал. Хәзер инде боларны беркем дә әйтә алмый.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.