Текст книги "Ватанга тугры калдылар"
Автор книги: Айдар Басыров
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 15 (всего у книги 40 страниц)
КАТОРГА БЕЛӘН КОТЫЛГАН
(Фәрит Солтанбәков турында)
Ош шәһәрендә очрашу вакытында Рушат Хисаметдинов әйткән сүзләр хәтердә:
– Җәлилнең дошман тылындагы патриотик эшчәнлеген ачыклауда, аның намуслы исемен кайтаруда Фәрит Солтанбәковның роле зур булды. Ул – фашист тәмугыннан исән котыла алган бәхетле кешеләрнең берсе. Аның белән очрашырга тырышыгыз.
Фәрит ага Үзбәкстанның Каршы шәһәрендә яши иде. Үкенечкә каршы, аның белән очрашу насыйп булмады. Ташкентта яшәүче Исхак Зәбиров аның белән күп мәртәбәләр очрашкан, бу патриот турында «Джалиль и джалильцы» дигән китабында да язган. Чакмагышка килгәч, Исхак ага безгә дә Фәрит Солтанбәковның дошман тылындагы көрәше турында тәфсилләп сөйләгән иде.
Солтанбәков Фәрит Сәхи улы 1916 елда шахтёр гаиләсендә туган. 1940 елда Үзбәкстанның Сәмәрканд дәүләт университетында физика-математика факультетын тәмамлый. Шул республиканың Кашка-Дарья өлкәсенең бер шәһәрендә җидееллык мәктәптә завуч булып эшли.
1940 елның октябрендә Кызыл Армия сафларына алына. Житомир өлкәсендә хәрби һөнәр мәктәбендә укый.
Бер ел хезмәттә булганнан соң, лейтенант званиесе өчен имтихан бирергә һәм, запаска чыгып, укыту эшенә керешергә уйлый. Әмма бу хыяллары тормышка ашмый. Бөек Ватан сугышы башлана.
Аларның подразделениесе Украинаның Шепетовка шәһәре янында икенче ныгытылган районда позиция били. 1941 елның 6 июлендә сержант-пулемётчы Солтанбәков хезмәт иткән часть дошманның безнекеннән күпкә өстен частьлары тарафыннан чолганып алына.
Көчле бомбага тоту вакытында янгын чыгып, аның бите һәм кулы пешә. Ул аңын югалта һәм әсирлеккә эләгә. Элек Перемышль, аннары Рава-Русская һәм Львов шәһәрләре лагерьларында җәфа чигә.
1943 елның гыйнварында Демблин сортировочный лагерена китерелә. Биредә ул Гайнан Кормаш белән таныша. Кормаш аны ач үлемнән коткара. Алар икесе дә физика укытучысы булгач, сөйләшер сүзләре күп була. Кормаш аны Абдулла Баттал һәм Зиннәт Хәсәнов белән таныштыра. Лагерьда Гайнан Кормаш иптәшләренә Муса Гомәровның шигырьләрен күрсәтә.
Соңрак алар Гомәровның Муса Җәлил икәнен беләләр. Солтанбәков Җәлилнең «Кошчык», «Урман», «Вислага» кебек шигырьләрен ятлап ала. Гайнан Фәриткә «Ана хаты» шигырен дә укый.
Фәрит Солтанбәков раславынча, 1943 елның мартында Демблин лагерена Шәфи Алмас белән бергә Җәлил дә килә. Муса, җаен китереп, Кормаш белән сөйләшеп ала. Аннары Кормаш Фәритне Җәлил белән таныштыра.
Берничә көннән Гайнан дусларына, шул исәптән Фәриткә, Җәлил белән булган әңгәмә турында сөйли. Җәлил легионда патриотик төркем төзелүе турында әйтә, Гайнанга ышанычлы егетләр әзерләргә куша.
Беркадәр вакыт үткәч, Җәлил кушуы буенча Демблин лагерена Р. Хисаметдинов белән А. Гомәров килә. Аларны берничә фашист солдаты һәм офицеры озатып йөри. Алар музыка капелласына артистлар сайлап алу өчен киләләр. Кормашев, Солтанбәков, Баттал, Хәсәнов һәм башкалар Едлинога күчә. Алар, артист сыйфатында йөреп, яшерен оешманың заданиеләрен үтәргә тиеш була.
Едлинога өстәмә иҗат көчләре килгәч, концертлар бөтенләй яңача, шәп итеп куела башлый. Кормаш концертларны урындагы радиоүзәк аша да бирүне оештыра. Муса белән Гайнан легион командиры фон Зекендорфтан төшке аш вакытында бер сәгать буе радио аша татар музыкасы һәм белдерүләр тапшыру өчен рөхсәт алалар. Радио аша Ватанны ярату турында җырлар, шигырьләр яңгырый, аларның патриотик эчтәлеге һәркемгә аңлашыла.
Яшерен оешма әгъзалары Совинформбюро тапшыруларын тыңлыйлар, ишеткәннәрен ышанычлы кешеләргә сөйлиләр. Пропагандистлар бу хәбәрләрне, алып, төрле баракларга җиткерә, икенче лагерьларга илтү юлларын эзли.
Легиончылар арасында «Һәлак булган улның хаты», «Вислага», «Кайту маршы», «Ирек маршы» кебек шигырьләр йөри. Аларның авторларын белүчеләр дә сирәк була. Бу шигырьләр Кормашның «Идел кызы» пьесасына да кергән.
Капелланың яшерен төркем әгъзалары легион урнашкан җиргә якында гына булган урманга чыгып та репетиция ясыйлар.
Шунда Муса яшерен оешмага керүчеләрнең һәркайсыннан ант иттерә.
Май ахырында Едлино лагерена Җәлил килә. Патриотлар алдына ул шундый бурыч куя: легиончыларның партизаннарга һәм Кызыл Армия частьларына качуларын оештырырга, легиончылар коралларын дошманның үзенә каршы борсын өчен, үгет-нәсыйхәт эшләрен көчәйтергә.
Кормаш тәкъдиме буенча Хәсәнов белән Солтанбәковка Берлиннан листовкалар алып кайтырга кушыла. Берчак Җәлил чакыруы буенча ул Берлинга бара. Анда бер атнадан артык вакыт тора. Фәрит бу килүендә өч мәртәбә Абдулла Алиш белән очраша. Едлинога китәр алдыннан, Алиш аңа немец газеталары эченә яшерелгән листовкалар бирә. Аларны ике чемоданга салалар һәм өстенә шәхси әйберләр куялар. Лагерьга аларны Фәрит Солтанбәков белән Зиннәт Хәсәнов алып кайта. Алар хәвеф-хәтәрсез кайтып җитә.
1943 елның августында башка патриотлар белән бергә Фәрит Солтанбәков та кулга алына. Ул чагында Фәрит Узедом җиренә концерт бирү өчен килгән була. Аны Берлинга озаталар һәм төрмәгә утырталар. Алты ай буе анда ята ул.
1944 елның февралендә Берлинның хәрби суды аны гомерлек төрмәгә хөкем итә, һәм ул каторга эшләренә озатыла. Гаепләрлек төпле генә дәлилләре булмаганлыктан, үлем җәзасы читтә кала. Февраль азагында Фәрит Лембург шәһәрендә урнашкан 12 А штраф лагерена җибәрелә.
1945 елның апрель ахырында азат ителә һәм совет хәрби частена китерелә. Гвардия мотоукчы полк составында 1945 елның декабренә кадәр хезмәт итә.
Аннары хәрби хезмәттән азат булып, сугышка кадәр яшәгән ягына кайта. Үзбәкстанның Каршы шәһәре педагогия техникумында математика укытучысы булып эшли.
Аңа «Үзбәкстан Республикасының халык мәгарифе отличнигы» исеме бирелә.
Ул яшәгән җирендә Муса һәм аның көрәштәшләренең дошман тылындагы патриотик эшләрен пропагандалау буенча зур эш башкарды. Мусаның юбилейларын үткәргәндә, аны һәрчак Казанга чакырдылар.
90 нчы елларда ул Татарстан башкаласына күчеп килә. Завод-фабрикаларда, мәктәпләрдә, колхозларда үткән Җәлил кичәләрендә иң кадерле кунак була.
IV бүлек
ИЛ БАТЫРЫ ХӨСӘЕН
ТОКТАГУЛДА ОЧРАШУ
Эзләнүнең тарихы Р. Мостафинның «Муса Җәлил эзләре буйлап» (1968) дигән китабын укыгач башланды. Китапның «Өч сигнал ракетасы» дигән бүлегендә батальонның ничек партизаннарга кушылуы тасвирланган. Бу эшне оештыручыларның берсе турында «Хөсәен Мөхәммәтов бүгенге көндә Кыргызстан ССРның Токтагул посёлогында яши» дигән сүзләр дә бар.
Кәшәктә Хөсәеннең бертуган энесе Әхмәтша яши икән. Алар мин эзләгән адресны табып бирделәр…
Озакламый Токтагулдан җавап хаты килде. Кыргыз-үзбәк-татар сүзләрен бергә катнаштырып, өч бит кәгазьгә Хөсәен абый үзенең тормыш юлын тасвирлап язган иде. Зур булмаган фотосын да җибәргән.
Бу кешенең драматик вакыйгаларга искиткеч бай тормышын ул өч биттә язылганнар белән генә күзаллап, бу турыда әллә нәрсә язып булмый, әлбәттә, аның белән очрашырга, сөйләшергә кирәк иде. Һәм мин 1980 елның март башында юлга чыктым.
…Ташкентта көн матур, кояшлы иде, ә Фрунзе аэропортында карлы яңгыр ява.
Икенче көнне көндезге уникедә 15 ләп кешене утырткан маршрут таксие Фрунзедан Токтагулга юл алды.
Башта 40 чакрымлап Чуй үзәне буйлап бардык. Юлның ике ягындагы авыллар бер-берсенә тоташкан кебек. Уңдырышлы әйбәт җирдә халык күп утыра. Транспортның иге-чиге күренми. Олы юлдан сулга борылып, Фрунзе – Ош трассасына чыгабыз. Биредә инде машиналар берән-сәрән генә. 10 чакрымлап баргач, үргә менә башладык. Аска карасаң, йөрәгең туктарлык упкыннар, өскә карасаң, бүрегең төшәрлек кыялар яисә аларны урап-урап үткән юллар. Күп урыны карлы-бозлы. Шуңа күрә машина акрын гына бара. Менә нинди икән без китаплардан гына укып белгән Тянь-Шань таулары!
– Болары – аның башы гына, булыр әле түше, – дип шаяртты шофёр.
Юл, чынлап та, тагын да бормалырак, тагын да биегрәк була башлады. Күперләр, галереялар үтелде. Өскә менә барган саен суытты, Себер бураннары уйный башлады.
Ниһаять, 3000 метр биеклектәге Тоя-Ашу тарлавына менеп җиттек. Иң түбәдә, 1 чакрым чамасы озынлыкта, тоннель тишелгән. Ул Кыргызстан комсомолының 40 еллыгы исемен йөртә икән. Тоннельдән чыккач, түбәнгә төшә башладык, озакламый үзәнгә якынайдык.
Тагын берничә тау сыртын үткәннән соң, һава җылынып китте, бозлавык та бетте.
Алты сәгать тулып узганда, дүрт ягын да таулар әйләндереп алган түбәнлектә ятучы Токтагул посёлогына килеп кердек.
Кыргызларның күренекле язучысы Боконбаев исемен йөртүче урам буйлап барганда, миннән 50 метрлап кына алдан атлаучы, урта буйлы, салмак хәрәкәтле, өлкән яшьтәге бер кешегә игътибар иттем. Кыяфәте таныш кебек. Ниндидер эчке сиземләү белән мин эзләп килгән кешедер әле бу дип уйладым.
Ул магазинга керде, мин дә адымнарымны кызулаттым. Ул папирос алып чыкканда, йөзгә-йөз очраштык. Үзенә тутырып карагач мәзәксенде. «Муса Җәлил» дигән фотоальбомдагы рәсеме күңелгә сеңеп калган иде. Шундук таныдым һәм:
– Нихәл, Хөсәен абый? – дип, кулымны суздым.
– Исәнмесез? Кем дип атыйм?
– Мин Чакмагыштан, якташыгыз…
Токтагул Кыргызстанның шул исемдәге авыл районының үзәге икән. Элек ул ике чакрымлап түбәндәрәк урнашкан булган. Ул тирәдә Токтагул ГЭСы төзелгәч, Нарын елгасының типкене район үзәген су астында калдырырга тиеш булган. План нигезендә авыл яңа урынга күчкән. Шуңа да, күрәсең, бик төзек ул. Йортлар, җәмәгать биналары заманча итеп салынган, урамнарга асфальт түшәлгән.
Хөсәен абыйның да өе иркен. Ул аны саманнан һәм кирпечтән салган. Абзарда вак мал, кош-корт асрый. Өй каршында гараж, эчендә «Москвич» автомобиле тора. Бакчадагы агачларда бөреләр бүртеп килә. Язның соңгарак калуы, көннәрнең салкынча булуы аларның яфрак яруын бераз соңарткан.
Бер үк ихатаның икенче ягында уллары Рафаэльнең йорты. Күченгән чагында, аңа да урын алган булганнар. Ул инде хәзер үзе зур гаилә башлыгы, өч бала атасы.
Токтагул белән танышып йөргәндә, Хөсәен абый, «Менә монысы безнең эшләгән җир» дип, электр хуҗалыгына алып керде, хезмәттәшләре белән таныштырды. Зур матур бу бинаның икенче катында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышлап эшләнгән стенд куелган. Анда фронтовикларның фоторәсемнәре урнаштырылган. Хөсәен аганың да зурайтылган фоторәсемен куйганнар, үзләренең район газетасында күптән түгел генә басылган мәкаләне урнаштырганнар.
Минем нинди максат белән килгәнне белгәч, электр челтәренең участок җитәкчесе Токтабек Кабулбек улы Кабулбеков болай диде:
– Иптәш Мөхәммәтов бүген дә хезмәт фронтының алгы сызыгында. Алтмыштан узуына карамастан, һаман да яшьләрчә дәрт белән эшли. Хөсәен Сафа улы – предприятиенең иң алдынгы, иң уңган, намуслы кешесе. Бик күп җәмәгать эшләре алып бара. Байтак еллар местком председателе булды, әле халык контрольчесе. Үзе гаҗәеп тыйнак, уңган, ярдәмчел. Башкортстандагы якташлары белсен: шундый кеше белән без чын күңелдән горурланабыз.
КПССның Токтагул райкомындагы җаваплы иптәшләр белән дә очрашырга туры килде.
– Әлбәттә, элегрәк Хөсәен Сафа улының тормыш юлын белми идек, – диделәр безгә. – Соңгы чорда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең героик эшләрен тикшерү, ачыклау киң колач алгач, беренче батальонның партизаннарга чыгу тарихы һәм моны оештыруда иптәш Мөхәммәтовның роле дә ачыкланды. Бүгенге көндә ул – безнең районның иң хөрмәтле ветераны. Ул 1940 елны партия әгъзалыгына кандидат итеп кабул ителгән, әмма, сугыш чыгу аркасында, бу эш шул көе бүленеп калган. Шулай булса да без аны коммунист дип исәплибез.
Ике көн буе сөйләшеп утырдык без Хөсәен абый белән. Давыллы елларны искә төшерергә тырыштык. Кайсын хәтерли ул, кайберләрен оныта төшкән.
– Өч мәртәбә контужен гына булдым бит, – ди Хөсәен ага. – Шул хәтерне җуйгандыр инде.
Әңгәмәгә кайчак хәләл җефете Шакирә апа да кушыла. Ул, – Хөсәен абый кебек, гаҗәп тыйнак, акыллы, сабыр кеше.
– Ә сез соң Муса Җәлил турында ни әйтәсез? Аның әсир төшүен ишетмәдегезме? Үзен күрмәдегезме?
– Муса Җәлил шигырьләрен 30 нчы елларда без сәхнәдә сөйли идек. Едлинода вакытта зур бер татар шагыйренең әсирлеккә эләгүен, аның үз тирәсенә фикердәшләр туплап, яшерен эш алып баруын ишеткән идем. Аны Демблиннан килгән элекке бер политрук сөйләде. Әмма аның Җәлил булганын мин сугыш бетеп, чирек гасыр үткәч кенә белдем. Ул шартларда конспирация көчле иде. Кая ул җыелып сөйләшү? Икәүдән-икәү генә очрашасың, фамилияң дә икенче, өстәвенә кушаматың да бар. Муса үзе дә Гомәров булып йөргән бит. Ә эш Мусаны шәхсән белү, күрүдә генә түгел, ә алар оештырган эшнең килеп чыгуында, тормышка ашуында. Батальонның үзебезнең якка чыгуы – Мусалар алып барган героик эпопеяның бер өлеше ул.
– Сезне партизаннарга каршы җибәргәч, легионда яңадан берничә батальон кала бит әле. Аларның язмышы турында кайчан белдегез? – дип сорадым мин Хөсәен абыйдан.
– Әйе, без киткәндә, легионда берничә мең хәрби әсир калды. Болардан тыш, эшче батальоннар да бар иде. Аларның киләчәк язмышын, байтак еллар узгач, газета-журналлардан, китаплардан укып белдем. Бу турыда бүгенге көндә исән Рушат Хисаметдинов, Гарәф Фәхретдинов, Фәрит Солтанбәковлар яхшырак белә инде. Без киткәч, Едлинода башка батальоннардагы яшерен оешмада булган кешеләр алар.
– Аларның кайсы белән очрашканыгыз бар?
– Ош шәһәрендә яшәүче Рушат абый белән еш очрашабыз.
Калган батальоннарның язмышын китаплардан укып белә идем. Әмма шул вакыйгаларның эчендә кайнаган, мең үлемнән котылып калган кешеләрнең үзләрен күреп сөйләшү – бөтенләй икенче.
Иртә таңнан, автобуска утырып, без Хөсәен ага белән Ошка юл алдык. Бу – Фрунзедан килгән трассаның дәвамы иде. Теге ягы кебек бу өлеше дә 300 чакрым озынлыкта. Тик таулар гына ул кадәр биек түгел, бозлавык та юк, көньякка киткән саен, җылынуга бара.
Без Ош шәһәрендә Рушат Хисаметдинов белән очраштык. Бу турыда алда «Җәлилнең көрәштәшләре» дигән бүлектә язып үттек. Хәзер Хөсәен абыйның тормыш һәм көрәш юлын тасвирлауга күчик.
КОРЫЧ ШУЛАЙ ЧЫНЫКТЫ
Дөнья дигәнең кызык бит ул. Берәүләргә һәрчак якты йөзен күрсәтә, икенчеләрне бәргәли дә суккалый. Хөсәен тормышның ачы шулпасын шактый чөмерде. Гражданнар сугышының гарасатлы җиле узгач, аларның гаиләсе Сыерышбаш авылыннан Уфага күчеп киткән иде. 1920 елда әтисе Мөхәммәтсафа агай дөнья куйды. Гафия апа ялгыз калды. Өстәвенә ачлык килә иде. Олы уллары Усманны Украинага озаттылар. Гафия, уртанчы улы Әхмәтшаны, дүрт яшьлек Хөсәенне алып, Сыерышбашка кайтып китте.
Озакламый Ташкенттан туганнары кайтып, малайны үзләре белән алып киттеләр. Әнисеннән аерганнары өчен, ул атна-ун көн беркем белән дә сөйләшмәде, тамагыннан аш үтмәде. Элек агайлары аны үзләрендә асрадылар, аннары Янги-юль (Яңа юл) дигән станциядәге балалар йортына бирделәр.
Әйе, Совет власте яшәвенең беренче елларыннан ук ятимнәр турында зур хәстәрлек күрде. Хөсәеннең дә өсте бөтен, тамагы тук булды. Туган якларын, әнисен сагынса да, яңа шартларга күнекте, тырышып укыды, пионерга кабул ителде. Әнә шул чорда кечкенәдән үк аның күңелендә Туган илгә карата тирән мәхәббәт, аңа тугры хезмәт итәргә кирәк дигән фикер бөреләнде.
…1933 елның җәе. Хөсәеннең кулында – җиде класс белем алуы турында таныклык, ә күкрәгендә – комсомол значогы.
– Берәр техникумга укырга керергә кирәк сиңа! – диде аңа балалар йортының директоры. – Сәләтең бар, кулыңнан килерлек.
Малай күнде. Август аенда Ташкенттагы педтехникумга имтихан тапшырды.
Сентябрь аенда ул туган ягыннан хат алды. «Җиде классны бетергәнсең икән. Туган якка кайт инде, балам. Бик сагындым. Берүземә яшәве бигрәк кыен, чирләштерәм дә», – дип язган әнисе.
Малай аптырашта калды. Кайтып китсә, техникум кала. Әнисе дә кызганыч, аңардан да кадерле кеше бармыни дөньяда?! Икенче яктан карасаң, биредә укуы да җиңел түгел. Стипендия дигәнең күпмегә генә җитә. Хөсәен кайтырга ниятләде.
Ул Ташкентта яшәгән җиде ел вакыт эчендә туган ягында байтак үзгәрешләр булган. Күмәк хуҗалыклар төзелгән. Сыерышбашның бертөркем крестьяннары 2 чакрым чамасы читкә күчеп утырган.
Хөсәеннең ата-бабалары Чакмагыш районының Сыерышбаш авылында яшәгән мишәрләр булган. Ә мишәрләр, мәгълүм булганча, Түбән Новгород, Пенза, Тамбов, Казан арты тирәләрендә яшәгән. 1552 елда Казан ханлыгы Явыз Иван патша гаскәрләре тарафыннан яулап алынгач, мишәрләрнең бер өлеше, урыс кысымына түзә алмыйча, безнең якларга килгән. Икенчеләре җир кирәккәннән, өченчеләре, дәүләт хезмәтендә булу сәбәпле, безнең якларда утырып калганнар.
Сыерышбаш мишәрләре эшкә уңган, булдыклы, заманына күрә гаять белемле булганнар. Бу авылда тирә-якта иң көчле мәдрәсә эшләгән. Авылдан зур җитәкчеләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, хезмәт алдынгылары үсеп чыккан. СССР Дәүләт премиясе лауреаты Миръат Йосыпов, икътисад фәннәре докторы, зур галим, журналист, язучы Касыйм Йосыпов, партия-хуҗалык эшлеклесе Мирсал Йосыпов, РСФСРның атказанган артисты, атаклы биюче-балерина Нәбилә Вәлитова, Ленин ордены кавалеры Мәсгуть Мөҗиповларның исемнәрен атау да җитә.
Касыйм Йосыпов шул төбәк һәм туган авылы тарихына багышлап «Имәннәр», «Сыерышбаш хикмәтләре», «Тамырлар» дигән китаплар чыгарды.
Сыерышбаш кешеләре 30 нчы елларда «Богдан» дигән колхозга керәләр. Бу колхоз Чакмагыш районында һәрчак алда барды. Басуларда үстерелгән иң югары уңыш аларда була иде һәм әле дә шулай.
20 нче еллар азагында илдә күмәк хуҗалыклар төзү буенча хәрәкәт башлана. Сыерышбаш авылының бертөркем крестьяннары яңа тормышны яңа урында башларга дип план коралар. Авылдан ике чакрым чамасы ераклыкта урнашкан, урман янындагы аланлыкка күчеп килмәкче булалар. Бу тирәдән елга акмый. Шуңа күрә башта, су табу өчен, кое казырга уйлыйлар. Артык тирән дә чокымастан, бик тәмле генә су табыла, аның запасы да күп була.
Кое 1928 елның августында казыла. Җир үлчәүче чакыртып, булачак авылның планын сызалар. Һәр кешегә 30 сутый җир бүлеп бирәләр. Озак та үтми, Сыерышбаштагы өйләрне сүтеп, яңа урынга күчереп сала да башлыйлар.
Миңнегали, Әхмәт, Насыйбуллалар гаиләләре яңа авылга беренче булып килеп утыралар. Аларга башкалар, шул исәптән Хөсәеннең әнисе дә кушыла.
Яңа авылга нинди исем бирергә дигән сорау туа. Төрле тәкъдимнәр була. Әмма Кәшәк дигән исемдә тукталалар. Сыерышбаш малайлары кәшәкә белән шар сугарга яраталар. Ә ул кәшәкәне якындагы урманнан алып кайталар. Әнә шул урында яңа авыл төзелгәч, урман исемен авылга да бирәләр. Тора-бара «кәшәкә» сүзенең «ә» хәрефе югалып, Кәшәк булып кына кала. Урысча «Кашак», татарча «Кәшәк» дип йөртәләр.
Алар күчеп утырган урын «Саклау Кәшәге» 1709 елда җир бирү документларында да телгә алына. Аны без бөек мәгърифәтче Риза Фәхретдинов хезмәтләрендә очраттык.
Яңа урынга килгән кешеләр күмәкләп җир эшенә тотыналар, хуҗалык итә башлыйлар, гаризаларын язып, колхозга керәләр. Аннары, колхоз төзелгәч, барысы да, хәтта хатыннар да, уртак булачак дигән коткыга бирелгән Кәшәк крестьяннарыннан 19 кеше гаризаларын кире ала. Районнан вәкилләр килеп, берничә мәртәбә җыелыш үткәреп, бик озак үгетләгәннән соң гына, колхоз яңадан оешып китә.
Күмәк хуҗалыкка «Авангард» исеме бирелә. Аның исеме җисеменә нык туры килә. Оешкан вакытыннан алып, ул социалистик ярышның алгы сафында, ягъни авангардында була. Райондагы башка кайбер хуҗалыклар бер хезмәт көненә 100 грамм ашлык бүлсәләр, «Авангард»та бу күрсәткеч 3–5 килограмм тәшкил итә. Сыерышбашлар, Кәшәкләр район күләмендә беренче булып авыз тутырып икмәк ашый башлыйлар.
1933 елдан Хөсәен Чакмагышның почта бүлегендә сортировщик, дежурный, ә бераздан телефончы булып эшли башлый.
…Беркөнне аны ВЛКСМ райкомына чакыралар да:
– Синең әниең Кәшәк авылында яши бит әле, шунда нардомда эшләрлек бик булдыклы бер егет кирәк иде. Шул ук кешене комсомол оешмасы секретаре итеп тә сайлар идек, – ди беренче секретарь.
Кәшәктәге нардом (халык йорты) Сыерышбаштагы бер байның күчереп салынган алтыпочмаклы өе иде. Уртадагы стенасын алып, йорт түрендә сәхнә әтмәлләп куйганнар. Менә шуңа «хуҗа» булып килде Хөсәен. Эш башлау белән, бинаның эчен-тышын лозунглар, плакатлар белән бизәде. Яшьләр белән спектакльләр-концертлар куйдылар. К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл», Г. Ибраһимовның «Башмагым», М. Фәйзинең «Галиябану», М. Гафуриның «Кызыл Йолдыз» пьесаларында егет һәрчак төп рольләрдә уйный иде. Костюм, декорация юк дип тормадылар. Өйдән өйгә йөреп, кемдә нәрсә бар, шуны җыйдылар, булмаганын үзләре булдырды. Үзләрендә куйгач, тирә-як авылларны шаулатып йөрделәр, район үзәгенә бардылар.
Хөсәен җитәкләгән оешмада комсомоллар бер дистәләп кенә, әмма алар янында шулкадәр үк союзга кермәгән яшьләр дә бар иде. Ә яшьләр булган җирдә һәрчак күңелле, эш тә уңай бара, яшьләр яңалыкны бик тиз тоеп ала, аны тизрәк тормышка ашыру өчен, җиң сызганып тотына.
– Сине кәнсәләргә чакыралар, – диде беркөнне колхоз идарәсендә җыештыручы-йомышчы апа.
Хөсәен тиз генә киенде дә шунда китте. Өстенә күн тужурка, галифе чалбар, башына күн фуражка кигән, биленә наган кыстырган бу кешене күргәч, егет хәтта каушап калды. Аннары таныгандай итте – күптән түгел генә комсомол райкомы пленумында күрде бугай ул аны.
– Галиев, – диде теге, күрешергә кулын сузып. – МТС политотделының комсомол эше буенча җаваплы кешесе. Ни өчен сезгә килгәнне беләсезме? Урак акрын бара. Кичәге көнгә урган җирегез 20 процент кына тәшкил итте. Ә август бетеп килә.
– Яңгыр бит, – дип акланмакчы булды Хөсәен.
– Кайда гына юк ул. Әмма кешеләр эшли бит. Әнә Сыерышбашлар яртысын төгәлләп киләләр.
– Җибәрегез комбайн, – диде Хөсәен. – Эш шунда ук алга китәр.
– Бөтен МТСка биш комбайн. Ә МТСның колхозлары 30 дан артык. Кайсыгызга гына бүлгәлисең инде аларны? Әлегә кул көченә кала.
Кич белән нардомга комсомолларны җыйдылар.
– Удар ун көнлек игълан итәбез, – диде Хөсәен. – Басудан кайту юк. Шунда саламнан куыш корабыз, кунабыз, яшибез. Көн саен ярышка йомгак ясап барачакбыз.
Секретарьның ялкынлы сүзе һәр яшь кешенең йөрәгенә барып җитте. Иртәгәсен барлык оештыру, аңлату эше басуга күчте.
«Авангард» яшьләре уракны районда беренче булып төгәлләде. Аннары әйләндерә торган машина белән кыш буе атлар көлтәләрне сугып чыктылар. Хөсәен эшкә гаҗәп уңган, гәүдәгә зур булмаса да чыдам, көчле, арымас җан иде. Күп очракта суккыч машинага көлтәне ул биреп торды.
Еш кына ул комсомоллар белән спорт ярышлары үткәрде. Җәен йөгерүдә, сикерүдә, граната ыргытуда беренче булды, кышын чаңгыда иптәшләрен әллә күпмегә артта калдырып килә иде.
– Син чын спортчы бит. Физкультура техникумына кит, – диделәр аңа яшьтәшләре.
Хөсәен укырга кирәклеген аңлый иде. Яңадан педтехникумга да, юл техникумына да, хәрби училищега да китәргә хыялланды, физкультура техникумы да үзенә тарта иде. Һәм ул соңгысын сайлады.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.