Текст книги "Сыналганнар – сынатмый"
Автор книги: Гульназ Шайхи
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 11 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
«ХАЛКЫҢНЫ ЯРАТСАҢ ГЫНА, АҢА ХЕЗМӘТ ИТЕП БУЛА»
(Әңгәмәдәш – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров)
– Ринат Зиннурович! Язмыш кушуы буенча, берничә гасыр дәвамында татар милләте дөнья буйлап сибелгән. Кая гына яшәсә дә, миңа калса, милләтебез Казаннан аерылмаган. Әйдәгез, сүзне шуннан башлыйк әле. Татар өчен Казан нәрсә ул?
– Дөньяның төрле илләрендә гомер иткән татарлар, үз дәүләтләрен һәм төбәкләрен ихлас яратып, андагы халыклар белән бергә үз җирләренә хезмәт итсәләр дә, аларның күңелләре ата-бабалары җиренә, Идел-Уралга һәм мәркәзебез Казанга тартыла, чөнки милли җаны һәм тарихи аңы булган һәр татар өчен Казан – халкыбызның рухын саклаучы кыйбла.
Белгәнегезчә, Шәһри Болгар җимерелә башлагач, Болгар дәүләтенең яңа мәркәзе буларак, Казан каласы күтәрелеп аякка баса һәм халкыбыз язмышы өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Шуңа күрә дә XV гасырның 30 нчы елларында Олуг Мөхәммәд хан Казанны яңа дәүләтнең – Казан ханлыгының – башкаласы итеп сайлый. Казан тарихында шул вакыйгадан соң яңа этап башлана: ул мәшһүр дәүләтнең башкаласына әйләнә. 1552 елның октябрь фаҗигасеннән соң да үзенең дәүләтчелеген, мөстәкыйльлеген югалткан татар милләте Казанга зур өметләр баглый. Ничек кенә авыр булса да, Казанның Иске Татар бистәсендә милли рух чаткылары сүнмәгән. Ул чаткылар әкренләп милли яңарыш өчен җирлек әзерләгәннәр. XVIII гасыр ахырына таба аның беренче нәтиҗәләре дә күренә башлаган. 1789 елда Диния нәзарәте оештырылып, ислам дине Россия дәүләте тарафыннан рәсми танылганнан соң, Казан тормышында яңа этап башлана. Шәһәрнең милли йөзе яңара: таш мәчетләр салына башлый, мәдрәсәләр ачыла, ягъни рухи тормыш җанлана.
XX гасыр башы, бигрәк тә 1905–1907 елгы революцияләрдән соңгы чор, татарлар өчен яңарыш, милли-мәдәни ренессанс чоры булды. Нәкъ бу чорда Казанның милли төсмерендә яңа сыйфатлар пәйда була: татар вакытлы матбугаты оеша, милли театр барлыкка килә, татарлар сәясәт өлкәсендә дә беренче адымнарын ясый.
Үзгәртеп кору елларындагы үзгәрешләрнең иң мөһиме – шәһәрләрдә милли тормышның җанлануы. Татар мәктәпләре ачылу, татар теленең функцияләре киңәюе, милли сәнгатьнең җанлануы, диннең җәмгыятькә әйләнеп кайтуы да шул хакта сөйли. Милли күтәрелешнең бер нәтиҗәсе буларак, 1992 елда Бөтендөнья татар конгрессы оешты. Ул, бөтен Җир шарына сибелгән 7,5 миллионлы татар халкын берләштерү максатыннан, гаять катлаулы зур эш башлады. Бүген аның нәтиҗәләре дә күренә дисәм ялгышмамдыр. Россиянең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә Татар конгрессының 400 гә якын җирле оешмасы эшләп килә.
Казанның да соңгы елларда милли йөзе күзгә күренеп үзгәрде. Бүгенге көндә шәһәребездә 42 татар мәктәбе эшли. Татар балаларының 70 % ы балалар бакчаларында татар төркемнәренә йөри. Казанда 60 тан артык мәчет эшли. Татарча газета-журналларның да саны бермә-бер артты. Казан урамнарында, ниһаять, татарча сөйләшүче шәһәр балалары күренә башлады. Казандагы үзгәрешләр һәм мәркәзебезгә булган мөнәсәбәтнең уңай якка үзгәрүе, әлбәттә, Татарстандагы сәяси вазгыять белән дә турыдан-туры бәйле.
Узган гасырның 90 нчы еллар башында Татарстанның үз мөстәкыйльлеге өчен көрәше һәм аның нәтиҗәләре бөтен дөньяга «Татарстан моделе» хакында сөйләү өчен җирлек тудырды. Бу юнәлештә башкарган эшләр нәтиҗәсендә дәүләтнең башкаласы булган Казанның да абруе күп мәртәбә артты. Казан үзенең беркайчан да гади провинциаль шәһәр булмаганлыгын тагын бер кат раслады. Ул хәзер дөнья күләмендә уза торган чараларны үзенә кабул итә. Киләсе елда узачак Универсиада – нәкъ менә шуның мисалы. Бу – халкыбыз өчен дә куанычлы вакыйга.
– Ринат Зиннурович! Бүгенге көн татарына бәяләмә бирсәк, без нинди?
– Бүгенге көн татары – базар мөнәсәбәтләренә яраклаша барган, үҗәт, кеше арасында ким-хур булмыйча яшәргә тырышучы милләт. Халкыбызның элек-электән геннарында булган сатып-алуга хирыслык бүгенге заманда бик тиз калкып чыкты. Шул нигездә безнең эшмәкәрләребез барлыкка килде. Бу, бер яктан, бүгенге тормыш өчен кирәк һәм әйбәт күренеш булса, икенче яктан, ул рухи байлыкны тупларга комачаулый. Мал-мөлкәт артыннан чабып, елына бер мәртәбә татар театрының ишеген ачып карамаган милләттәшләребез дә күбәйде. Глобальләшү күренеше милли кыйммәтләрне югалтуны тагын да тизләтәчәк. «Нишләргә соң?» дигән сорау туа. Әйе, милләтне саклау бар халыкның да уртак эшенә әйләнергә тиеш. Бу эштә бигрәк тә татар гаиләсенең, хатын-кызларыбызның, ислам дине әһелләренең роле күпкә дәрәҗәлерәк, зуррак булырга тиешлеге бүген инде бәхәс тудырмый. Ә моны булдыру өчен, аңа гомуммилләт эше итеп карарга кирәк.
– Шушы глобальләшү чорында безнең татар башка милләтләр белән кушылып юкка чыкмасмы? Нинди булырбыз икән без?
– Киләчәктә сан ягыннан бераз кимесәк тә, сыйфат ягыннан бүгенгедән дә начар булмабыз дип уйлыйм. Татарның рухы күп гасырлар аша сыналу үтеп чыныккан. Халкыбызның яшәү дәрте көчле. Без – тапкыр, нигездә, укымышлы, хөр күңелле, җор телле, гаилә яратучан, туганлык хисе көчле булган халык. Татар эшчән, юмарт, кунакчыл, сәнгатькә гашыйк. Шуларның барысын җыеп әйткәндә, милләтебезнең иммунитеты көчле. Безнең җитешмәгән якларыбыз да бар. Горурлык, бердәмлек сыйфатлары, гомумән, масштаблылык җитешми. Ләкин бу җитешсезлегебез халкыбызның кодрәтен дә киметми, рухын да төшерми. Киләчәктә дә аның зиһене, тапкырлыгы, акылы дөньяда югалырга ирек бирмәс.
– Татарстаннан читтә мәктәпләр ачып кына, татар телен саклап булырмы соң? Миңа калса, ана теленә мәхәббәт гаиләдә нигез салынырга һәм тәрбияләнергә тиеш.
– Дөрес әйтәсез, милли рух беренче чиратта гаиләдә тәрбияләнә. Татар гаиләсе үзенә генә хас тәрбия алымнарын, халыкның динен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, үз-үзен тоту рәвешен, әхлак нормаларын сеңдереп, камилләштереп буыннан-буынга яшәтеп килә. Әмма җәмгыять белән бергә бүген татар гаиләсе дә шактый кризис кичерә, милли-мәдәни кыйммәтләрен җуя бара. Татарда демографик проблема – шушы кризисның бер чагылышы инде ул. Ана теленең дә куллану даирәсе көннән-көн кими, әхлак мәсьәләләре зур бер проблемага әверелде. Ягъни татар гаиләсе бүген ярдәмгә мохтаҗ.
Бөтен игътибарны гаиләгә генә юнәлтеп, мәктәпләрдән ваз кичсәк, барыбер тиеш дәрәҗәдә аң-белем бирә алмаячакбыз. Казанны күз алдына китерегез әле, егерме ел элек башкалада татар мәктәбе юк дәрәҗәсендә иде. Ә бүген 42 татар мәктәбе эшли. Яшьләребезнең күбесе туган телдә сөйләшәләр, аралашалар, ана теле буенча олимпиадаларда катнашалар, төрле чаралар үтә. Бу – балалар татарча яшәү рәвешенә өйрәнә дигән сүз. Әлбәттә, моның белән генә чикләнеп булмый. Кайчандыр Россия төбәкләрендә эшләп килгән, бүген инде ябылган татар мәктәпләре киләчәктә ачылыр дигән өмет юк. Ә милләтне сакларга кирәк. Моның юлларын халкыбыз үзе эзли. Иң беренче чиратта без гаиләгә, татар хатын-кызына – аналарга таянырга тиешбез. Икенче урында – дин. Дин әһелләре милләткә таба борылмасалар, халкыбызның киләчәге аяныч булачак. Гомер-гомергә ислам дине татарның телен, аның мәгърифәтен, мәдәниятен саклап, яшәтеп килгән. Күп гасырлар дәвамында дәүләтле халык булып яшәвебездә дин зур роль уйнаган, ул җәмгыятьтә әхлакый нормалар тәрбияләргә мөмкинлек биргән. Сер түгел, соңгы ун-унбиш ел эчендә төрле сәбәпләр аркасында дин җитәкчеләре арасында низаглар, таркаулык, гомумән, милләткә зыян китерә торган күренешләр барлыкка килде. Шуны истә тотып, без үзебездә дин эшләре комиссиясен оештырдык. Безгә дин әһелләрен бер өстәл артына утыртып, бу мәсьәләләр хакында ачыктан-ачык сөйләшү уздырырга кирәк иде. Аннан Бөтенроссия дин әһелләренең өч ел рәттән форумын оештырдык. Без дөрес юлда, чөнки соңгы елларда милләт һәм дин файдасына башкарган уртак гамәлләребез әнә шул хакта сөйли.
– «Менә бу милли оешма урындагы хакимиятләр белән әйбәт мөгамәләдә, бик әйбәт эшли, бу төбәктәге татарлар өчен минем күңелем тыныч» дип әйтерлек яклар күпме?
– Әлбәттә. Бар шундый төбәкләр, аларда яшәүче татарларыбыз үз араларыннан милли лидерлар үстерделәр. Милли лидер ул белемле булырга, масштаблы фикер йөртә белергә, халкыбызны яратырга, аның тарихыннан, гореф-гадәтләреннән, йолаларыннан, мәдәниятеннән хәбәрдар, дипломат та булырга тиеш. Бу бер-ике ай эчендә генә эшләнә торган эш түгел. Шуңа да бу мәсьәлә актуаль булып кала бирә.
Шулай да милли лидер дәрәҗәсенә күтәрелгән кайбер шәхесләребез турында әйтми мөмкин түгел. Бәрәкәтле эшләребез ныклап тамыр җәйгән урыннарда көчле шәхесләр үзеннән-үзе калкып чыга. Мин горурлык хисе белән шуны әйтә алам: соңгы елларда төбәкләрдә Бөтендөнья татар конгрессының терәге булырлык милләт җанлы көчле шәхесләрнең саны бермә-бер артты. Алар арасында Россия төбәкләреннән Фәхретдин Канюкаев, Расих Латыйпов, Ильяс Шәкуров (Самара), Фәрит Ляпин (Иваново), Камил Аблязов, Эдуард Ганиев (Саратов), Бәкер Акъегетов (Пенза), Шамил Акбулатов, Рәис Яркәев (Санкт-Петербург), Алик Локманов (Башкортстан), Альберт Абзалов, Фәвия Сафиуллина (Екатеринбург), Фәрит Гыйбатдинов, Рәшит Сәнҗапов (Чувашия), Лена Колесникова (Чиләбе), Рамис Сафин (Ульяновск), Гөлфирә Бәдретдинова (Коми), Әмир Гәрәев, Роза Тихомирова (Новосибирск), Вәгыйз Фәйзуллин (Красноярск), Фәрит Мөхтәсәров (Мәскәү өлкәсе), Әнвәр Алмаев (Әстерхан), Рамил Колмөхәммәтов (Владивосток), чит илләрдән Гөлҗан Мәсаутова (Азәрбайҗан), Эльвира Левшевич (Белоруссия), Габделхак Ахунҗанов (Семипалат, Казахстан), Флүн Шәрипов (Литва), Ришат Нәбиуллин (Үзбәкстан), Шөһрәт Вәли (Австралия), Рамил Миңнуллин (Лондон), Ильяр Габитов, Турсунтай Галиев (Кытай) һ. б.ның исемнәрен атар идем.
Милли оешмаларның эшен оештыру өчен бик мөһим булган тагын бер мәсьәләгә – милләт проблемаларын хәл итүдә татар капиталының әһәмиятен билгеләп үтәргә кирәктер. Әгәр дә без тарихка күз салсак, 1917 елгы революциягә кадәр милләтнең язмышына татар капиталының йогынтысы зур булган. Бүген бу өлкәдә булган кайбер уңай күренешләрне күзалларга мөмкин. Аякка басып килүче татар эшмәкәрләренең милли төсмерләре дә бераз сизелә башлады. Аларның мәчетләр төзүгә һәм төбәкләрдә Сабантуйлар уздыруга керткән өлеше дә – моның ачык мисалы. Ләкин болар гына безнең милләтебезне саклап калачагына мин ышанмыйм. XIX гасырда татар байлары уку йортларын, мәдрәсәләрне тулысынча үз акчаларына тотканнар бит. Безгә бүген шушы әйбер җитми. Бүгенге җәмгыятьтә, татар илендә байлар юк түгел. Әлегә милли мәгарифнең халкыбызны саклап калачагына инану җитешми. Кайсысы шуларны аңлап, шәхси мәктәпләр ачар да чын татар меценаты булып халкыбыз тарихына керер? Әлегә бу урын буш…
– Ринат Зиннурович! Милләт эше – күзгә күренми торган, вак эш. Милли проблемаларны хәл итеп, уйланып йокланмаган төннәр дә байтактыр. «Туйдым, арыдым», – дип кул селтәгән вакытлар юкмы?
– Икеләнмичә әйтәм – юк! Бу акчалы эш түгел, монда эшләп баеп та, узган вакыт, түгелгән көчне санап та булмый. Әлеге эштә үз халкыңны, милләтеңне яратсаң гына, аңа хезмәт итеп була. Яхшы мәгънәсендә үз халкыңның фанаты булырга кирәк. Татарның рухын, халәтен аңламасаң, бу эштә эшләп тә, аның нәтиҗәсен дә күреп булмыйдыр.
«Халкым минем», 2012, ноябрь
ОЗЫН КУАК
Чувашиянең Батыр районында өч исемле бер татар авылы яшәп ята. Татарлар өчен ул Озын Куак булса, руслар аны – Долгий Остров, чувашлар Ыхри Шырми, ягъни Сарымсаклы Елга дип атый. 1600 елларда йомышлы татарлар бу якларга урман кисәргә килә. Мондагы табигатьнең матурлыгына гашыйк булып, алар төпләнеп тә калалар, һәм 1671 елда яңа Озын Куак дигән татар авылына нигез салына. Һәм менә өч гасырдан артык халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, динен саклап, тупланган бөтен милли байлыкларын киләчәк буыннарга тапшыра киләләр.
Үзгәртеп кору җилләре Озын Куакны да читләтеп үтми. Колхоз таркала, җирләр чәчелми, фермалар бетә, яшьләр авылдан китә. Гөрләп яшәп яткан авыл сүнә, сүрелә башлый. Шушы авылда туып үскән эшкуар Рәшит Шәйхулла улы Сәнҗаповны бу нык борчый. Ничек кенә булса да, ул, туган авылын, ата-бабаларының кендек каны тамган җирне саклап калырга кирәклеген аңлап, авылдашлары белән киңәшләшкәннән соң, узган елның сентябрендә үз авылының 1200 гектар җирен алып «Тормыш» агрохуҗалыгы төзи. Шулай итеп, җиде-сигез ел буш яткан җирләргә кабат җан керә.
Агрохуҗалык оешу белән, иң беренче итеп авыл эчендәге чүп-чарларны җыю, кирәкмәгәннәрне ташлау өчен полигон төзиләр. Өмә ясап, авылны чистарталар. Хәзер һәркем ул урынны яхшы белә. «Елга, юл буйларына чүп ташламыйлар. Эшебезнең нәтиҗәсе бар», – диләр авыл җитәкчеләре. Озын Куак олы юлдан ерак түгел. Асфальт юл авыл кырыеннан ук уза һәм үзәк урамга кергән. Ә кырый урамнарда яшәүчеләр гомер-гомергә юлсызлыктан интеккән. Рәшит Сәнҗапов, агрохуҗалык оештыру белән бергә, авылга юл салуга да җиң сызганып керешә. Халык, авыл башлыгы һәм хуҗалык җитәкчеләре ярдәмендә 4–5 км озынлыгында авыл эченә таш түшиләр. Бу эшкә авыл халкы шатланып туя алмый, Рәшиткә рәхмәт укыйлар.
Риназ Салихов – авылдагы иң кирәкле кешеләрнең берседер. Аның кесә телефоны бертуктаусыз шылтырап тора. Әле берсе, әле икенчесе киңәш, ярдәм сорый. Ул – агрохуҗалыкның агрономы да, мәктәптә физкультура укытучысы да. «Иң беренче эш итеп, озак еллар чәчелмичә ятканлыктан чүп үләннәре, куаклар басып киткән җирне чистарттык. Эшләгән эшебезнең нәтиҗәсе күз алдында – быел гектарыннан 37 центнер уңыш алдык», – ди агроном, сөенеп. «Тормыш»ның үз техникасы җитәрлек. 6 тракторлары, 3 комбайн, чәчкечләр, машиналар – барысы да яңа. Агрохуҗалык оештырып, Рәшит Сәнҗапов 23 авылдашына хезмәт урыны да булдырган. Урып-җыю вакытында башкалар да ярдәмгә килгән, һәм югалтуларсыз дистә елга якын кысыр яткан җирләрдән җыелган уңыш кадерләп амбарларга салынган, хуҗалыкларга да бирелгән.
Рәшитнең теләге – терлекчелекне дә торгызып җибәрү.
Озын Куакта һөнәрчелекне яңартып җибәргәннәр. Мәсәлән, бертуган Карниевлар – Илнур, Илсур, Фиргиз атлы егетләр – тимерчелек белән эш итәләр. Алар авылны татар милли бизәкләре төшерелгән капкалар белән бизиләр, гөл савытлары, тимердән мунча мичләре ясыйлар. Егетләр эшләгән мичләр тирә-күрше район, авыл мунчаларын да җылыта, капкалары күңелне шатландыра. Бизәкләр ясый торган станокны алырга егетләргә Рәшит Сәнҗапов ярдәм иткән булса, кыздыра торган мичне үзләре корганнар. Егетләр туган авылларында калырга, үзләренә йорт салырга телиләр. Аларга авыл җитәкчеләре төзелешкә җир бирергә әзер, иң мөһиме – шундый булган егетләр авылда гына калсын.
Кулы алтын кешеләр бихисап Озын Куакта. Үзе рәссам, үзе үк авыл билгеләрен – стелалар ясаучы Мидхәт Шакиров әнә шундыйлардан. Ул Батыр сәнгать мәктәбендә укучыларга рәсем ясау серләрен төшендерә. Аның ясаган рәсемнәре бик күпләрнең залларын бизи. Татар авылларының билгеләрен ясау Мидхәт абыйның хыялы булган. Бүген ул эшләгән Чишмә, Бишек, Шыгырдан, Урмай, Тукай, Озын Куак авылларының сынлы билгеләре һәркемне кунакчыл каршылый.
Авыл борын-борыннан мәгърифәтле булган. 1887 елда Озын Куакта мәдрәсә белем бирә башлый. 1918 елда башлангыч мәктәп ачыла. 1966 елдан урта мәктәп төзелә. Шул чордан бирле шактый еллар узган. Бик күпләргә төпле белем бирелгән. Озын Куак урта мәктәбен тәмамлаучылар арасында фән докторлары, фән кандидатлары да шактый. Шулар арасында академик, Россия фәннәр академиясе академигы, психолог Рафаэль Шакуров, академик, Чабаксар дәүләт университеты ректоры Лев Кураков, юридик фәннәр докторы Рәшит Алиуллин, медицина фәннәре докторы Ринат Саляев, медицина фәннәре кандидаты Әлфир Хисаметдинов, техник фәннәр кандидаты Рафаэль Арифулов һ. б.ның исемнәрен укытучылар зур горурлык белән телгә алды.
Мәктәп белән өч дистә елга якын Мансур Минатулла улы Сәйдәшев җитәкчелек итә. Белем учагына кергәч, тиз генә кире чыгасы килми. Ишегалдындагы чәчәкләр, кызарып пешкән алмалар гел үзләренә чакырып тора кебек. Әлеге уку йорты районда да алдынгылар рәтендә. Бүгенге көндә мәктәптә 198 укучы белем ала. «Елдан-ел укучыларыбызның саны арта. Кайчандыр 900 укучы белем алган вакытлар да булды», – ди мәктәп җитәкчесе. Озын Куак урта мәктәбендә Чуваш Ишәге, Терән авылларыннан да килеп укыйлар. Мәктәпнең үз автобусы бар. Һәр көнне иртән балаларны, авыллардан җыеп, мәктәпкә китерәләр, дәресләр беткәч озатып та куялар. Башлангыч сыйныфта белем татар телендә бирелә, дәүләт теле буларак беренче сыйныфтан чуваш теле дә укытыла. Бишенче класстан чуваш балалары да Озын Куак мәктәбендә уку сәбәпле, укыту рус телендә дәвам итә. Ә татар теле һәм әдәбияты фән буларак керә икән. Бу мәктәптә өч төрле балалар оешмасы эшли. 1–4 нче сыйныфлар – Тукай оныклары, 5–8 нче сыйныфлар – Яшь җәлилчеләр, 9–11 нче сыйныфлар – Өлкән сыйныф оешмасы дип атала. Күрше чуваш авылларыннан килгән балалар да бу оешмаларга җиңел генә кереп китәләр. Яшь җәлилчеләр оешмасы, район, республика күләмендә уздырыла торган төрле бәйгеләрдә катнашып, гел алдынгы урыннарны яулыйлар икән. Берничә ел элек Россия күләмендә уздырылган ярышта катнашып, җиңеп, Ростовта ял да итеп кайтканнар. «Мәктәбебездә ике милләт балалары укыганга һәр халыкның да гореф-гадәтләрен, тарихын, милли уеннар, җыр, киемнәре аша өйрәтәбез», – ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфирә Шәйхулла кызы.
Мәктәп – авылның мәдәният учагы да. Биредә менә унбиш елдан артык «Яшьлек» эстрада ансамбле эшли. Җитәкчеләре – Дамир Борчаклы. «Дөбер-шатыр» төркемендә җырлаучы Әсхәт тә – безнең мәктәптә белем алган егет», – диделәр. Яңа гына «Нур» фольклор группасы оештырганнар. Аппаратуралары да яхшы, киемнәре дә матур. «Үзебезнең мәктәп укучысы, хәзер инде агрохуҗалык җитәкчесе, бик тә мәрхәмәтле Рәшит Сәнҗаповның безгә бүләге», – ди мәктәп директоры Мансур Сәйдәшев. Ике ансамбль дә быел урып-җыю чорында, агитбригада оештырып, урак батырларына матур җырларын да бүләк иткәннәр. Ә «Нур» төркемен җирле шагыйрьләре һәм композиторлары Ринас Гайфин төзегән. Ринас Вәгыйз улы – Татарстанның Минзәлә районы егете. Моннан кырык ике ел элек аны Озын Куакка укытучы итеп эшкә җибәрәләр, һәм ул биредә гомерлек мәхәббәте Зәкияне очратып гаилә кора, бу авылда төпләнеп кала. «Мәхәббәтемне дә таптым, авыл халкын да яраттым. Биредәге халык сөйкемле һәм мәрхәмәтле», – ди Ринас абый. Зәкия ханым белән бергәләп алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, югары белем биргәннәр. Хәзер оныкларына куанып яшиләр. Ринас Вәгыйз улы тальянда, баянда, хромкада, курайда, мандолинада уйный. Үзе үк көйләр яза, шигырьләр иҗат итә. Берничә китап авторы. Ул – Чувашиянең һәм Россиянең Язучылар һәм Журналистлар берлеге әгъзасы да. РФ Журналистлар берлегенең «Алтын каләм» билгесенә лаек була. 1993 елда «Татар җыры» бәйгесендә, Рөстәм Яхин һәм Гөлшат Зәйнашева иҗат иткән «Китмә, сандугач» җырын башкарып, Ринас абый беренче урынны яулый, лауреат була. Татар милләте өчен башкарган хезмәтләре өчен якташлары узган ел аңа Фәтхи Бурнаш премиясен дә тапшыралар. Иҗат белән янып яшәүче бу шәхес лаеклы ялга чыккан булса да, кул кушырып утырырга җыенмый. «Манара» дигән яңа китабы дөнья күргән. Теләге – «Нур» фольклор төркеме белән татар авылларында чыгышлар ясау.
Озын Куакта олыларны хөрмәтли беләләр. Авылның иң өлкән кешесе 1914 елгы Разия апа Әхмәтовага декабрьдә туксан сигез яшь тулды. Гомер буе колхозда эшләгән. Уналты бала тапкан, шуларның унысы исән-сау үсеп җиткән. Бүгенге көндә сигез баласы исән, утыз бер оныгы, кырык бер оныкчыгы бар, тиздән тагын дүртесе туачак. Шуларга куанып, килене Талия тәрбиясендә яши Разия әби. Ире 1994 елда вафат булган. «Миннән соң тагын егерме ел яшисең әле син, дигән иде бабай. Минем әле тагын ике елым бар», – ди ул, шаяртып. Әби әле үз акылында, үз көчендә. Гарәп, кирилл, латин имлаларында күзлексез укый, яза. «Безнең әнкәй – бик гыйлем кеше. Өшкертергә дә, юлга чыкканда да, имтиханга барганда да, сәдака бирергә безгә киләләр. Сулышы да шифалы аның», – ди Талия апа. Туксан сигез яшьлек әби биш вакыт намазын укый, бер көн калдырмый уразасын тота икән. Бервакытта да, авырып, шифаханәдә ятмаган. Бу авылда бәрәңгене «алма», алманы «буалма» диләр. Без Разия апа белән аралашканда, күршедә генә яшәүче кызы кергән иде. «Бүген әни алма бакчасына чүп утарга чыккан иде әле. Чебешләр үстерә ул. Дөньяны яратып яши әниебез. Безгә дә хәрәмләшмәскә, гайбәт сөйләмәскә, китап укырга куша», – ди ул, әнисе белән горурланып.
Авылда 2 мәчет, иман нуры сибеп, халыкка хезмәт итә. Аларның икесенә дә 180 мең сум күләмендә грант бирелгән. Мәчетләр төзекләндерелгән. Җәй көне алар каршында балаларга ислам дине нигезләрен өйрәтүче лагерь да эшләгән.
Озын Куак халкы белән аралашканда, мин өлкәннәр, яшьләр авызыннан да һәрвакыт Рәшит Сәнҗаповка карата рәхмәт сүзләрен еш ишеттем.
«Нигә кирәк булды соң сиңа авылга кире кайтып, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнү?» – дигән соравыма Рәшит: «Мин гомерем буе туган авылымны яратып яшим. Озын Куакны кабат торгызу эшенә дә әтиемнең сүзен тотып, күңелем кушканга тотындым. Авылдашларым белән берлектә без әле бик күп эшләр башкарырбыз, Ходай кушса», – диде. Амин, шулай булсын.
«Халкым минем», 2012, декабрь
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?