Текст книги "Сыналганнар – сынатмый"
Автор книги: Гульназ Шайхи
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
РИВАЯТЬЛӘР ИЛЕНДӘ
Быел миңа гаҗәеп гүзәл Үзбәкстан якларына барып чыгу насыйп булды. Бу турыда бик күптән хыялланган идем!
Сәмәрканд – исеме җырларда җырланган, дастаннарда сөйләнгән, бәетләрдә көйләнгән, әкиятләрдә яшәгән, Шәрыкның сихри матурлыгын, төсен, мәгърурлыгын саклаган данлы кала. Заманында Европа белән Азияне тоташтырган, сәүдә кәрваннары узган Бөек ефәк юлының нәкъ үзәгенә урнашкан ул. Беренче булып Европадан Кытай империясенә кадәр барган юлын Венеция сәүдәгәре Марко Поло «Бөек ефәк юлы» дип атаган, һәм ул сүз тарихка кереп калган. Заманында ефәк иң кыйммәтле товар булып саналган, хәтта алтыннан да кыйммәтрәк йөргән. Мәсәлән, бер атны ун кисәк ефәккә алмаштырган җирләр дә булган. Әлеге затлы тукыма белән хезмәт хакы түләгәннәр, ефәк биреп хәтта җәзадан да котылып калганнар.
Үзбәкләр – чын мәгънәсендә бик кунакчыл халык. Гомер-гомергә иң затлы сыйлары булып пылау саналган, һәм бүгенге көндә дә аны пешерүнең 1200 (!) ысулы бар икән. Алар пешергән пылауны ашап карасаң, телеңне йотарсың!
Үзбәкстанның һәр шәһәрендә бик тәмле ипи пешерәләр. Аны «нан» дип атыйлар. Урамнан барганда, аның тәмле хуш исе әллә кайдан борыннарны кытыклый, авызга сулар китерә, шунда ук ашап карыйсы килә. Ышанасызмы-юкмы, бу икмәк өч ел буе искермичә саклана икән! Серен сәмәркандлылар үзләре генә белә, ди. Өчьеллык нанның өстенә су бөркеп тандырда (балчык мичтә) җылытып алсаң, ул яңа гына пешкән кебек була икән. «Сәмәрканд нанын пешергәндә, бераз борчак оны да кушалар», – диде безне Үзбәкстан белән таныштырып йөргән зур галим, архитектор, шушы җирдә туып үскән милләттәшебез Шамил абый Хәкимов. Нан турындагы риваятьне дә ул сөйләде. Сәмәркандка кагылышлы риваятьләр, гомумән, бик күп һәм кызыклы. Әлеге язмамда мин аларның кайберләренә тукталырмын әле. Әлегә – нан турында.
Бохара әмиренә Сәмәркандта пешерелгән нан бик ошаган, һәм ул вәзиренә андагы ипи пешерүчене үз сараена китерергә боерган. Әмир кушкач, үтәү – фарыз. Кушылган – эшләнгән. Сәмәркандның иң яхшы нан пешерүчесен сарайга китергәннәр. Тик оста, никадәр генә тырышса да, нанны үз шәһәрендәге кебек итеп пешерә алмаган. Барысы да аптыраган, ипи пешерүче үзе дә. Бәлки, гаеп ондадыр, бәлки, суда, бәлки, мичендәдер дип баш ватканнар. Нан пешерү өчен кирәк булган барлык нәрсәне Бохарага Сәмәркандтан китергәннәр, ләкин нан барыбер алар теләгәнчә тәмле булып пешмәгән. Уйлаганнар-уйлаганнар да: «Мөгаен, моның хикмәти сере Сәмәркандның һавасындадыр», – дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Ә һаваны сатып алып та, алып килеп тә булмый! Әмир, әлеге эшенең файдасыз икәнлеген аңлап, икмәк пешерүчене кире туган шәһәренә кайтарып җибәргән һәм нанны кабат Сәмәркандтан китертә башлаган.
Сәмәрканд буйлап сәяхәт иткәндә, Казан дәүләт педагогика институтының тарих бүлегендә укыган чорда туплаган белемнәремне дә искә төшердем. Сәмәрканд дөньяның иң борынгы шәһәрләреннән санала. Аңа б. э. к. 700 елларда нигез салына, һәм ныгып, матур гына яшәп килгән шәһәр б. э. к. 329 елда Александр Македонский тарафыннан басып алына. Вакытлар узу белән, ул Кытай белән Урта диңгез арасында сәүдә үзәге булып тора, ә VI–XIII гасыр аралыгында гүзәл Сәмәрканд Урта Азиядә төп мәдәни һәм сәяси үзәк вазифасын башкара. Күп тапкырлар дошман бәрелешләре кичергән шәһәр 1220 елда монголлар тарафыннан җимерелә. Аксак Тимер идарә иткән чорда әлеге кала кабат империянең башкаласына әверелә һәм аның чәчәк ату вакыты булып исәпләнә. Менә шул чорда күккә ашкан зәңгәр гөмбәзләре, биек мәһабәт манаралары, акыл ияләре, фән һәм сәүдә үзәге булуы белән Сәмәркандның даны, телдән-телгә күчеп, дөньяга тарала. Аксак Тимер Сәмәркандны чын мәгънәсендә затлы, зыялы, гыйлемле, мәһабәт калага әверелдерә. Туган җирен бар дөньяга танытуда бу гаскәр башлыгының өлеше бәяләп бетергесез. Без аны Аксак Тимер дибез, үзбәкләр үзләре исә Әмир Темур диләр, инглизләр Тамерлан дип атый.
Әмир Темур монголлар белән сугыш вакытында аягын имгәтә, гарипләнеп кала, һәм аңа «Аксак Тимер» дигән кушамат тагыла. Бик күп ил-җирләрне үзенә буйсындырган гаскәр башлыгының 1403 елда иң яраткан оныгы Мөхәммәт Солтан хәрби поход вакытында вафат була. Моны Аксак Тимер бик авыр кичерә – ул аны киләчәктә үзенең дәвамчысы, империясенең башлыгы итеп күрергә теләгән була. Шушы хәлдән соң ул оныгы өчен мавзолей төзергә боера. Күккә ашкан мәчете, ике катлы мәдрәсәсе булган, алтын төсләр белән бизәлгән әлеге затлы каберстан тиз арада бик кыйммәтле ташлардан төзелә. Соңрак әлеге мавзолейга Аксак Тимер үзе, аның уллары, оныклары һәм остазы күмелә. Бүгенге көндә мавзолей шул чордагы бизәкләрен югалтмыйча яңартылган – ул Сәмәрканд халкының һәм килгән кунакларның яраткан урыны булып санала.
Халык арасында шундый риваять йөри. Имеш, Аксак Тимер үләр алдыннан: «Минем каберемне казып карамагыз. Кагылсагыз, сугыш башланачак», – дип әйтеп калдырган. Озак еллар узгач, 1941 елда була бу, археологлар, өйрәнү максатыннан, әлеге каберне ачып карарга ниятли һәм… Бөек Ватан сугышы башлана. Казу эшләрен туктаткач… Сталинград сугышында кискен борылыш була. Дөреслеккә туры киләдерме, юктырмы – әйтә алмыйм, әмма халык шулай сөйли.
Аксак Тимернең оныгы – галим һәм астроном Улугбәк турында ишетеп тә, укып та белә идем. Сәмәркандка кадәр килгәч, кайчандыр аның обсерваториясе булган, бүген инде тарихи урынга әйләнгән җиргә бармый кала алмадым. Улугбәк акыллы, зиһенле бала булып үсә. Әтисенең бик бай китапханәсе була, һәм ул бәләкәйдән күп вакытын шунда уздыра. Империя белән идарә иткән вакытта бабасы, әтисе кебек басып алу сугышлары алып бармый, ә хакимиятен илдә фән һәм мәгарифне үстерүгә юнәлтә. Улугбәк танылган математиклар, астрономнар белән аралаша. Илдә югары уку йортлары, мәктәп-мәдрәсәләр төзетә. Мөселман хатын-кызларын да белем алырга өнди, үзе дә мәдрәсәдә белем алучылар алдында лекцияләр укый. Аның сәясәте, әлбәттә, туганнарына да, кайбер мөселманнарга да ошап бетми, һәм ул 1449 елда улы тарафыннан хыянәтчел төстә үтерелә. Улугбәк вафат булганнан соң, аның обсерваториясе дә җимерелә, китапханәсе дә эзсез югала. Астрономия өлкәсендәге уңышлары өчен исә дөнья галимнәре бүген дә аның алдында баш ия.
Сәмәрканд – мәчетләр каласы. Борынгылары да, заманча төзелгәннәре дә шактый. Шәһәргә иман нуры сибеп, алардан көнгә биш тапкыр азан тавышы яңгырый.
Биби ханым мәчете арада иң зурысы һәм серлесе булып санала. Аны халык телендә «Җомга мәчете» дип тә атыйлар икән. «Биби ханым» дигән атама үзбәкчәдән «өлкән хатын» дип тәрҗемә ителә. Экскурсовод бу мәчет турында мавыктыргыч итеп бик матур риваять сөйләде, һәм мин үземне нәкъ менә шул чорда итеп хис иттем.
Аксак Тимернең олы хатыны Биби ханым, ире чираттагы хәрби походтан кайтканчы, аның хөрмәтенә кыйммәтле төзелеш материалларыннан, затлы ташлардан, төрле-төрле мозаикалардан мәһабәт мәчет салдырырга хыяллана. Сәмәркандның барлык осталарын, төзүчеләрен җыя. Мәчет шәһәрдәге барлык мәчетләргә караганда да зуррак, биегрәк булырга тиеш икән. Диварлары бик тиз төзелә, ләкин шулвакыт Аксак Тимернең тиздән кайтып җитәчәге мәгълүм була. Биби ханым нишләргә белми, ничек кенә булса да мәчетне ире кайтканчы төзетеп бетерәсе килә. Ялынып-ялварып, ул остадан эшләрен тәмамлауларын үтенә. Оста – бик чибәр егет, Биби ханым үзе дә күз явын алырлык гүзәл ханым була. «Патшабикәм, әгәр миңа үзеңне бер тапкыр үбәргә рөхсәт итсәң, мәчет син сораган вакытка төзелеп бетәчәк», – ди егет.
Биби ханым аптырап кала, аннан остага болай дип җавап бирә: «Кол кызлары арасында бик матурлары, чибәрләре бар. Мин шуларның берсен үбәргә рөхсәт итәрмен. Менә, кара әле, төрле төсләргә буялган ун йомырка, ә эчен ватып карасаң – барысы да бертөрле. Без дә, хатын-кызлар да, нәкъ шулай». Ләкин егетнең дә үз сүзе сүз: «Беләсезме, менә ике бокал. Аның берсендә су, икенчесендә ак шәраб. Берсе тынычландыра, ә икенчесе ялкынлы уттай яндыра, мәхәббәт тә шундый». Биби ханымның әйткәненнән кире чигенәсе килми, мәчетне дә төзетеп бетерергә кирәк, югыйсә ире өчен дип әзерләгән көтелмәгән бүләге тормышка ашмаячак. Һәм ул архитектор егеткә битеннән үбәргә рөхсәт итә. Әмма егет иреннәре белән кагылганчы, битенә кулын куеп өлгерә.
Егетнең яратуы бик көчле булгандыр инде, кул аша үпкәндә дә, Биби ханымның битендә үпкән эз кала. Хатыны битендәге тапны күргәч, Аксак Тимер нык ярсый, нишләргә белми. Биби ханым үзенең гөнаһсыз икәнен аңлатырга тырышса да, ире аны гафу итәргә теләми. «Манарага мен дә җиргә сикер. Гаебең булмаса, Ходай сине саклар», – ди ул. Биби ханымга башка юл калмый – биек манарадан аска сикерә. Фәрештәләр аны саклап, уңайлы гына итеп җиргә төшереп бастыра. Аксак Тимер аны шуннан соң гына гафу итә һәм… мөселман хатын-кызларына пәрәнҗә ябынырга дип карар чыгара.
Бу – мин тыңлаган риваять, ә дөресе болайрак.
Биби ханым мәчете Аксак Тимер боерыгы белән 1399–1404 елларда төзелә. Азия илләреннән төзелеш осталарын, һөнәрчеләрне, архитекторларны чакыртып китертәләр. «Бу иман йорты дөньядагы барлык корылмалардан да зуррак, биегрәк булырга тиеш», – ди Аксак Тимер. Биек манаралары, мәдрәсәләре белән мөселман дөньясында иң зур мәчет калка. Аңа 12 000 мөселман кереп намаз укый алган. Бу затлы гыйбадәтханәгә 2003 елда төзекләндерү эшләре үткәргәннәр. Ул Сәмәркандка килгән кунакларны кабул итәргә һәрвакыт әзер.
Изге Данияр каберлегенә баруымны да язмый кала алмыйм. Сәмәркандтагы Афрасиаб калкулыгының төньяк ягындагы мавзолейга XX гасыр башында нигез салынган. Әлеге изге урынга адәм баласының эзләре беркайчан да өзелми икән. Монда ислам динендәгеләр дә, христианнар да килә. «Пәйгамбәребез Изге Даниярның уң кулы һәм уң аягы шушында күмелгән», – дип аңлатты гидыбыз. Мавзолей – Сәмәрканд осталары тарафыннан корылган биш гөмбәзле заманча бина. Аның эчендә унсигез метр озынлыктагы Изге Данияр кабере. Бу изге җан турында үзем ишеткән бер риваятьне дә сөйлим әле. Соломон патша нәселеннән булган Данияр пәйгамбәр б. э. к. V–IV гасырларда яшәгән. Ул алдан күрә белүче, бик оста төш юраучы булган. Патшалар, гаскәр башлыклары, нинди эшкә тотынсалар да, иң элек аның белән киңәшләшкән. Бервакыт, көнләшеп, Данияр турында патшага ялган хәбәр җиткерәләр, һәм Дарий патша аны арысланнар янына ташларга боера. Ходай изге җанны саклый – арысланнар Данияр янына якын да килми. Менә шуннан патша теге ялганчыларның үзләренә шундый ук җәза бирә: күз ачып йомганчы, җанварлар аларны ботарлап ташлый.
Илләрне, калаларны һәрчак буйсындырып килгән Аксак Тимер Данияр күмелгән кечкенә генә шәһәрне һич тә ала алмый. Һөҗүм итү айга сузыла. Менә шуннан гаскәр башлыгы берүзе шәһәргә керә. Ул анда нишли – моны беркем белми. Аксак Тимер кире гаскәре янына әйләнеп килә, кабат һөҗүм ясала һәм шәһәрне алалар. Аксак Тимер шуннан соң изге җанның кабереннән уң кулын һәм уң аягын казып алып үз иленә алып кайта. «Дөяләр кайда туктый, бу изге җанның калдыкларын шунда күмәчәкбез», – ди. Шулай итәләр дә. Афрасиаб калкулыгына җиткәч, дөяләр ята, һәм Данияр гәүдәсенең калдыкларын шул урынга күмәләр. Дөяләр тоягы эзеннән чишмә ургылып чыга. Аның температурасы 4 градус җылы, суы баллы икән. Монда килгән һәркем шифалы шушы суны авыз итеп, йөзенә тидереп китә. Файдасы күп, диләр. Изге чишмәнең суын мин дә эчтем.
Күпмедер вакыт узгач, Даниярның кабере сузыла башлый. Аның озынлыгы, әйткәнемчә, унсигез метрга җитә. Каберне гел карап торганнар, соңыннан өстенә мавзолей корганнар. Теләк теләп, җиде тапкыр кабер тирәли әйләнсәң, барлык теләкләрең тормышка ашачак, диделәр. Бирегә килгән юлаучылар, сәяхәтчеләр уй-теләкләренең, хыялларының уңай якка үзгәрәчәгенә өмет белән кече хаҗ кыла.
Сәмәркандта булган кеше Шәрык базарына кермәсә, аның сәфәре тулы булмас. Чөнки базар – сәүдә итү урыны гына түгел, аралашу, дөнья хәлләрен белешү, танышу, халыкларның якынлашу урыны да. Нинди генә җиләк-җимеш юк монда! Чикләвекнең җаның теләгәне, өрек, кара җимеш, йөзем… тагын әллә ниләр. Сәмәрканд халкы анарны бик ярата, чөнки ул яшәү өчен күзәнәкләргә көч бирә, диләр. Гаскәр башы Аксак Тимер һәр походы алдыннан үзенең сугышчыларына, чаннарга салып, анар согы эчертә торган була. Ул аларның тәннәренә көч һәм җаннарына кыюлык өстәгән. Хәзергесе көндә 3 мең литр сок сыйдырышлы әлеге чан полководецның мавзолеенда саклана.
Бер киңәш бирәм. Сәмәрканд базарында сатучылар белән һичшиксез сатулашырга кирәк. Алар өчен ул зур мәртәбә. Бәхәсләшми сатылган ризык, нинди генә кыйммәт бәягә китсә дә, сатучыга шатлык китермәячәк: чөнки ул, синең белән аралашып, сиңа үзенең күңел җылысын бирә алмады. Ә алар өчен иң мөһиме – күңел җылысы, кеше хәтере һәм дустанә мөнәсәбәт.
Сәяхәтем тәмам. Үзем кайттым, әмма җаным шул җирләрдә калды. Анда ишеткән азан тавышлары бүген дә колагымда чыңлый, ә телемдә… телемдә һаман да бер үк җыр сүзләре:
Сәмәрканд, Сәмәрканд –
Мәңге-мәңге яшь кала.
Гүзәл исемең күңелләрдә
Нур булып язылып кала.
«Сөембикә», 2011, октябрь
ҖЫРЧЫ АВЫЛДА КУНАКТА
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Оренбург өлкәсе Александровка районының Ягъфәр авылы халкыннан хат килеп төште. Анда түбәндәге юллар бар: «Без барыбыз да «Татарстан – Яңа гасыр» телевизион тапшыруларын яратып карыйбыз. Бигрәк тә «Халкым минем»не көтеп алабыз. Төрле төбәкләрдә яшәгән татарларның тормыш-көнкүрешләре белән ихластан кызыксынабыз. Безнең Ягъфәр авылында да эшчән, тырыш, кунакчыл, җыр-биюгә оста халык яши. Таза һәм яхшы тормыш алып барабыз. Милләттәшләребезгә күрсәтерлек, аларны кызыксындырырлык, хәтта үрнәк булырлык якларыбыз бар.
Хөрмәтле Ринат әфәнде! Сез, Бөтендөнья татар конгрессының җитәкчесе буларак, милләтебезнең алгарышы өчен зур хезмәт куясыз. Бу хакта хәбәрдарбыз. Татарстаннан еракта яшәсәк тә, без дә халкыбызның тарихын, телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калырга тырышабыз. Үзебезнең уңышларыбызны башкаларга да күрсәтергә теләп, «Халкым минем» тапшыруын кунакка чакырабыз».
Әлеге хатка авыл җитәкчеләре, мәктәп укытучылары һәм укучылары кул куйган. Чакырып торалар икән, төрле төбәкләргә сибелеп яшәүче халкыбыз белән очрашырга без һәрчак әзер. Шулай итеп, кабат сәфәргә кузгалдык. Без дигәнем, «Халкым минем» тапшыруының алып баручысы Ләйсәнә Садретдинова, «Бөтенроссия татар авыллары» оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗапов һәм мин.
…900 чакрым юл узып, Ягъфәргә килеп кергәндә, кич җиткән, тәрәзәләрдә ут кабынган иде. Ул көнне Мәдәният йортында концерт буласын белгәнгә, туры шунда юнәлдек. Район үзәгеннән 60 километр ераклыкта – дала уртасында утырган, хәтта асфальт юлы да түшәлмәгән авылның мәдәният учагы янына килеп җиткәч исебез китте. Туктап, машина куярмын димә – тирә-юнь «тимер ат»лар белән тулган. Ә клуб эченә килеп кергәч, янә шаккаттык. Залда, чын мәгънәсендә, алма төшәрлек тә урын юк. Ахырдан белдек: Ягъфәр үзешчәннәре чыгышларын карарга тирә-күрше авыллардан да милләттәшләребез җыелган икән. Өч сәгатькә сузылган концертны, аруыбызны, көне буе юлда булуыбызны онытып, вакытның үтүен сизмичә дә карадык. Авыл артистларының чыгышларына сокланмыйча мөмкин түгел иде! Халык исемен йөртүче «Умырзая» ансамбле, «Сәйлән», «Ләйсән» төркемнәре, «Бәхетле» хоры, яңа гына оешкан «Мишәр егетләре» вокаль ансамбле, «Кәеф», «Шаяннар» бию төркемнәре… Тамашачы белән артистлар концерт барышында бер яссылыкта яшәде. Музыкаль җитәкчеләре Әлфинур Дибаева чын профессионал икән! «Бездә барысы да җыр-моңга оста. Батырып эшли, күңелле итеп ял да итә белә», – ди «Мишәр» ААҖнең генераль директоры Газинур Яһудин, авылдашлары белән чын мәгънәсендә горурланып. Без моның шулай икәнен, икенче көнне Ягъфәр белән танышып йөргәндә, үзебез дә күрдек.
Авыл тарихы
Сөйләүләре буенча, авылга XIX гасырның икенче яртысында, 1842 еллар тирәсендә нигез салына. Рязань һәм Тамбов якларыннан җиде гаилә яңа җирләр үзләштерергә шушы далага килә. Күчеп килүчеләрне Ягъфәр атлы ир җитәкли. Шуңа күрә авылны да аның исеме белән атыйлар. Язма чыганаклар күрсәткәнчә, авылның беренче исеме – Кулат. Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районыннан килеп урнашучылар да булган бу якларга. Җирләр уңдырышлы: халык игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Балык тоткан, ауга йөргән, ат тоткан, сәүдә иткән. Җомга базар көн булган. Якындагы Шарлык, Пономарёвка районнарыннан, хәтта Башкортстаннан да Ягъфәр авылындагы базарга йөргәннәр.
1917 елда авылда 2800 кеше яшәгән. Бу вакытта анда 2 мәчет, мәдрәсә, 2 кибет эшләгән. Халык тырыш, эшчән була, бай яши. Ләкин егерме беренче елгы ачлыкта авыл халкының яртысыннан күбрәге вафат була.
Ягъфәр авылы тарихта ил узган юлны уза. Колхозлашу еллары, Бөек Ватан сугышы, Әфганстан, Чечня… Болар берсе дә авылны читләп үтми. Заманында мәктәп тә оеша, клуб та төзелә. Бүген Ягъфәр авылы тулы канлы тормыш белән, күпләрне көнләштереп, күпләргә үрнәк булып эшли, гомер итә.
Бүгенге авыл
Ягъфәр – үзенчәлекле авыл. Халкымның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап, буыннан-буынга тапшырып килә ул. «Мишәр егетләре» вокаль ансамбле сәхнәгә чыгып баскач, Газинур әфәнде: «Боларның барысы да югары белемле, һәммәсенең дә үз шәхси эше бар», – дигән иде. Авылда белемле, аек акыллы егетләребез кала икән, бу инде авылның киләчәге бар дигән сүз. Балалар бакчасы эшли, урта мәктәп балаларга белем бирә. Сүз уңаеннан әйтеп үтәсем килә: әлеге тәрбия һәм белем учакларына матди ярдәмне Яһудиннар күрсәтеп тора икән.
Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атнага өч сәгать укытыла. Ана теле укытучысы Фәния Аюкаева: «Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә. Укучыларымда язучыларның әдәби әсәрләре аша халкыбызга, туган телгә, туган авылыбызга карата мәхәббәт тәрбиялим», – ди. Район, өлкә күләмендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда укучылары алдынгылар рәтендә. Казан белән дә элемтәләре бар икән.
Мәктәпнең немец теле укытучысы Гөлсем Асяева үзенең туган авылын ничек яратуын шигъри юлларга төшергән. «Авылыбызның шагыйрәсе», – диделәр аның турында коллегалары. Гөлсем ханымның шигырьләренә көйләр дә язылган икән. «Туган җиремне бик яратам. Шул хисләрне шигырьләремдә чагылдырасым килә», – ди ул.
Кайчандыр Ягъфәрдә иман нурын 2 мәчет тараткан, ә бүген азан тавышы бер җирдә генә яңгырый. Ул мәчетне дә авыл халкы иганәчеләр ярдәме белән, моннан өч ел элек кенә төзегән. Яңа мәчетләренә «Иман нуры» дип исем кушканнар. Имамнары Хәмидулла хәзрәт Габҗәлилов – яшь чагында диңгездә хезмәт иткән, хәрби кеше. Ислам нигезләрен ул яшь вакыттан ук үзлегеннән өйрәнгән, бүгенге көндә Оренбург мәдрәсәсендә укып йөри. «Авыл халкы дингә тартыла. Мәчеткә намазга йөриләр. Биредә никах укыйбыз, сабыйларга исем кушабыз», – ди имам. «Без, бер төркем укучылар, якшәмбене көтеп алабыз. Бу көнне мәчеткә дин сабагы алырга җыелабыз. Анда әхлак дәресе укыталар, гарәп теле әлифбасын да өйрәтәләр. Әхлак дәресләрен Нәкыя абыстай укыта. Без аны бик яратабыз, дәресләренә бик теләп йөрибез. Ә мәчетебезнең имамы Хәмидулла хәзрәт гарәпчә укырга өйрәтә. Бу дәрес тә безгә бик ошый», – ди 7 нче сыйныф укучысы Рамилә Яфарова.
Авыл халкы Корбан, Ураза гаетләрен матур итеп бәйрәм итә. Узган ел бер төркем яшьләр имамнары белән бергә Изге Болгарга да сәяхәт кылган.
Җырчы халык
Ягъфәр авылы халкы белән танышып йөргәндә, шуңа игътибар иттем: монда олысы да, кечесе дә җырлый. «Бездә сәхнәгә чыгып җырларга чират торалар», – дигән иде Газинур Яһудин. Дөрестән дә, шулай икән. «Сөйләгәнче, җырлап кына бирим», – диләр монда.
Тәлгать абый белән Әминә апа Яфаровларга килеп кергәндә, шәлчеләр төркеме, җырлый-җырлый, кич утыра иде. Шәл ул – Оренбургның бренды. Зөләйха, Сания, Мәрьям, Фәния, Гөлсем, Минзия апалар кайсы мамык сава, кайсы аялый, кайсы җеп ката, кайсы бәйли… Кулларына күз иярми, осталыкларына таң калырлык. «Сигез яшьтән бирле бәйлим инде», – ди Зөләйха апа. «Мамык кәҗәсен дә үзебез асрыйбыз. Булды шундый вакытлар, кәҗә асрарга рөхсәт бирмиләр, килеп тикшерәләр иде. Әниләр кар базына төшереп яшереп кала иде кәҗәләрне. Хәзер, Аллага шөкер. Безнең авыл гомер-гомергә шәл бәйләү һөнәрен ташламады. Бүген дә шулай, ул – безнең өчен өстәмә табыш чыганагы да», – ди шәлче оста.
Мамык кәҗәсен әле дә бик кадерләп асрыйлар авылда. Бишәр-алтышар баш кәҗә асраган гаиләләр бар. Яхшы мамыклы хайванны үлгәнче асрыйлар, суймыйлар икән. Елга бер тапкыр мамыгын алалар. Бер кәҗә 1,5–2,5 килограмм мамык бирә. Ә бер шәл бәйләү өчен 300 грамм мамык кирәк. 100 грамм мамык 200 сум тора. Димәк, бер шәл өчен 600 сумлык мамык кирәк, ә әзер шәлне 2000–3000 сумга саталар. Ак мамык кәҗәләре дә асрыйлар Ягъфәрдә. Бер ак кәҗәдән алынган мамыктан 20 палантин бәйлиләр, бу – 20 мең сум дигән сүз. Димәк, иренми эшләсәң, зарланмыйча яшәрлек акча табарга була. Бары тик ялкауланмаска гына кирәк. Әзер товарны йә авылга килеп җыеп китәләр, йә шәһәргә – базарга барып үзләре сата икән.
Авылда тагын бер кул остасы белән таныштык без. Ул кәрзиннәр үрү остасы – Таһир Мусин. Үзе – өлкә күләмендә танылган уңган комбайнчы да әле. Хезмәтен югары бәяләп, быел «Мишәр» ААҖ аңа җиңел машина бүләк иткән. «Кәрзин үрү – минем хоббием. Буш вакытым булса, шуңа тотынам. Күбрәк кышка кала инде бу эш. Кырык ел маташам кәрзин үрү белән. Гөмбә җыярга, кер салырга кәрзиннәр, вазалар ясыйм. Мин үргән эшләр авылның һәр йортында да бар. Тал агачын кыш һәм яз көннәрендә әзерлим. Агачны кайнатып ясамыйм, юкса төсен югалта», – ди оста.
Авылда, әйткәнемчә, эшмәкәрләр күп. Күптән түгел, «Эделбай» токымлы сарыклар үрчетә башлаганнар. 500 баш хайванны Әстерханнан ук кайтарганнар.
Ягъфәр казлары турында күпләр сөйли. «Ак каз» җәмгыятенең хуҗалары Асяевлар икесе дә сәнгать кешеләре – авылның җыр-моң өлкәсендә йөзек кашлары. Ришат – үзе гармунчы, үзе җырчы. Хатыны Әлфия ханым – клуб директоры. Бүгенге көндә аларның 2000 баш казлары бар.
Яһудиннар гаиләсе
Авылның яңа калыккан урамына «Газиз урамы» дип исем кушканнар. Монда мәһабәт алты йорт төзелгән. «Бу урамда Газиз бабабызның оныклары яши. Аның хөрмәтенә урамга бабай атын куштык», – ди авыл башлыгы Илшат Яһудин. «Мишәр» ААҖ генераль директоры Газинур Яһудин белән алар бертуганнар. Бергәләп туган авылларын күтәрәләр, халыкның тормыш шартлары уңай булсын өчен тырышалар.
Газинур әфәнде Россиядә беренчеләрдән булып фермерлар рәтенә баса, илдә барлыкка килгән 25 фермерның берсе ул була. 1989 елда «Колос» ААҖ төзи. Туган авылы Ягъфәрдән 25 чакрым еракта аңа җир бирәләр. Туган җир, туган нигез барыбер үзенә тарта һәм Газинур, авылына кайтып, «Мишәр» ААҖ кора. «Әлеге исемне без горурланып йөртәбез. Хуҗалыгыбыз алдынгы. Халкыбыз булдыклы, тырыш, уңган безнең», – ди хуҗа, авылдашлары белән хаклы рәвештә мактанып. Хуҗалыкның 10 мең гектар җире бар. Бодай, борчак, тары, көнбагыш, кукуруз, карабодай үстерәләр. Һәр бөртек алтын бәрабәренә кадерләп җыела, сатыла һәм саклана «Мишәр»дә. Әлбәттә, хуҗалык белән җитәкчелек итү җиңел эш түгел. Бигрәк тә яныңда һәрчак ярдәм кулын сузып, аңлап торучы якыннарың булмаса. Бу яктан да Газинур Яһудинның тормышы түгәрәк, күз тимәсен. Хатыны Рәисә белән өч бала – бер кыз, ике ул үстергәннәр. Кызлары Регина, Мәскәүдә юридик академия тәмамлап, бүген Себердә эшли. Уллары Радик Оренбург аграр университетын, Мәскәү юридик академиясен тәмамлаган. Бүгенге көндә фермер, район Советы депутаты. Икенче уллары Рамил дә апасы белән абыйсы укыган академияне тәмамлап килә, диплом аласы гына калган. Ул да авылда төпләнәсе. «Туган җирдә яшәү – үзе бәхет бит ул. Биредә барысы да якын, барысы да кадерле, барысы да үзеңнеке. Авылыбыз бик әйбәт безнең. Халкы туганнарча яши», – ди Газинур Яһудин.
Без дә моның шаһитлары булдык. Дөрестән дә, хатта язылганча, кунакчыл, булдыклы, милләтпәрвәр, эшчән, җырчы халык яши Ягъфәрдә!
«Халкым минем», 2012, февраль
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?