Текст книги "Сыналганнар – сынатмый"
Автор книги: Гульназ Шайхи
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 8 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
УРМАЙ БИЗӘКЛӘРЕ
Аккош нәселе
Бу юлы килүемдә мин Урмай авылы турында бик матур бер риваять ишеттем. Имеш, моннан 500–600 еллар элек Урмай тирәсенә аккошлар очып килә торган була. Аккош – ак каз – Урмай авылының символы. Аңа табыну бүген дә бернигә дә карамыйча яшәп килә, шул ук вакытта беркем дә Урмай халкына «бу мөселманча түгел» дип әйтергә булдыра алмый. Ул – биредәге татарларның йоласы, гореф-гадәте. «Төнге каз бәйрәме» (алар аны үзләренчә, барям, диләр) күп нәселләрдә үтә. Иң мөһиме шунда: төнге бәйрәм турында беркем дә кычкырып сөйләми, ата-баба йоласын ихтирам итеп, тиешле тәртибендә туганнары белән җыелып төгәл үти генә.
Бүгенге көндә Аккош нәселенең турыдан-туры дәвамчысы булган Минзәйнәп абыстай шундый риваять сөйли. Риваять Болгар ханының Рабига исемле кызы белән бәйләнгән.
– Болгар тирәсендә берничә бәләкәй күл булган. Аларны болгарлар су чыганагы итеп кулланган. Рабиганың тормышы хан сараенда үтсә дә, аның бик тә иреккә чыгасы килгән. Дус кызларының һәр кич урман аланында җыелып, җырлап-биеп күңел ачканнан соң, аккошлар булып очып китүен дә белгән ул. Шул аккошлар Урмайга, күлгә очып килә торган булганнар да инде. Бервакыт шулай, сарайдан качып, Рабига да аккошка әверелгән…
Ауга чыккан хан һавадан бер аккошны атып төшерә һәм аннары гына сөекле кызын – Рабигасын танып ала. Төн буе хан кызының үле гәүдәсе янында утырып чыга, ике күзеннән яшь чишмә булып ага да ага… Иртәгәсен бу урында кызлар күз яше кебек саф һәм ата кайгысы кебек тирән күл барлыкка килә.
Урмайда Ибрай абзыйлар артындагы күлдә кайчандыр аккошлар килеп җәйләгәннәр. Авыл халкы берсендә аларны бик рәнҗеткән, хәтта берничәсен суеп ашаганнар да, диләр. Бу хәлләрдән соң Урмай авылында бик хәтәр ачлык башлана, кешеләр берсеннән-берсе яманрак чирләр белән авырый башлыйлар. Аккош нәселеннән булачак бер урмайлы шулвакыт төш күрә. Аның төшен юрагач, авылга, кешеләргә килгән бөтен бәла-каза шул аккошларны рәнҗетүдән икәнен аңлыйлар. Төштән күренгәнчә, бу бәладән киләчәктә авылны «каз барямы» гына алып калачагы билгеле була. Төш юраудан соң авылда Аккош нәселе барлыкка килә…
Һәм менә ничәмә-ничә гасырлар дәвамында Урмай авылында Аккош нәселе ыруын, исемен югалтмыйча, нәсел җепләрен өзмичә саклап килә. Иң гаҗәпләндергәне – бу нәсел гомер-гомергә гыйлемле нәсел булган: Дәвмулла (Мөфтәхетдин), Хәбибулла мулла, Сәйфетдин мулла, Солтангали мулла, Фәхри мулла, Ялалетдин мулла, Минач мулла, Камал мулла, Кашафетдин мулла – барысы да Аккош нәселеннән.
Шушы нәселнең дәвамчысы булган Минзәкрәм гаиләсе белән дә таныштым. Авылның үзәгендә, искиткеч зәвык белән төзелгән йортта яши бу гаилә. Хатыны Гөлләнисә белән уллары Ранис, Раил, кызлары Раиләне тәрбиялиләр. Үз гаиләсе өчен гөлбакча тудыра алган булдыклы ир-егет, балалары өчен яраткан әти, хатынына таяныч булырлык ир, әти-әнисе өчен игелекле бала да ул. Минзәкрәм Хәйретдинов – эшмәкәр. Ашханәсе, автосервисы, кунакханәсе бар. Ул авылдагы милли эшләрдән беркайчан да читтә калмый. Урмайдагы иҗтимагый киңәшмәне җитәкли. Гомумән, авылдашларына кулдан килгәнчә ярдәм итеп яши Аккош нәселенең дәвамчысы.
«Урмай моңы»
Шул исемдәге татар эстрада җыр фестивален егерме биш ел эчендә җыр-моңга гашыйк һәр татар бер тапкыр булса да ишеткәндер дисәм ялгышмамдыр, мөгаен. Чөнки фестиваль узган юлны барласак, дөньяның шактый илләреннән, Россиянең бик күп төбәкләреннән, тугандаш республикалардан татарның моңлы егет-кызлары Урмайда булып, аның сәхнәсеннән үз тавышларын ишеттергән. Чирек гасыр вакыт эчендә әлеге бәйгедә катнашучыларны урмайлыларга гына хас булган кунакчыллык, сый-хөрмәт белән каршы алу, фатирларга урнаштырып кунак итү, жюри әгъзаларын танылган шәхесләрдән, һөнәри җырчылардан һәм остазлардан оештырып, катнашучылар өчен мастер-класслар уздыру – һәрберсе инде кат-кат уйланылып җайга салынган.
Ә үткәннәргә кире кайтып, фестивальнең тарих битләрен ачып карасаң, шушы еллар дәвамында милләт өчен, аның киләчәге өчен бик зур һәм бәяләп бетергесез хезмәт башкарылганына инанасың. Кемнәр генә, кайлардан гына килеп, «Урмай моңы» фестивалендә катнашмаган да көч сынашмаган?! Резидә Шәрәфиева, Лилия Муллагалиева, Алсу-Фәридә дуэты, Мәликә, Эльвина, Әлфия Рамазан, Гүзәл Уразова кебек бүгенге көндә татар эстрада сәхнәсендә үз урынын тапкан җырчыларыбызга хәер-фатиха биреп озаткан бәйге бит ул. Татар җыр сәнгате тарихында үз йөзе булган фестивальнең идея авторы да, җан өрүчесе дә, нигез ташын тотып торучы да, авылдашларының гына түгел, татар дөньясының хөрмәтенә ия булган шәхес – Татарстанның һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессының иң зур бүләге – «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медаленә лаек булган Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов.
Татарның милләтпәрвәр улы
Фәрит Гыйбатдинов турында, аның бу республикада үз халкы өчен башкарган эшләре, кылган гамәлләре турында бик күп матур сүзләр сөйләргә була. Җаны-тәне белән халкына хезмәт итүче, чын мәгънәсендә милләтпәрвәр шәхес ул. Чуваш илендә беренчеләрдән булып милли тормышка нигез салучыларның берсе, Татар милли-мәдәни тормышына юнәлеш биреп торучы, бөтен татар дөньясына билгеле чараларны оештыручы кеше дә – Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов. Аның бу җирлектә яшәүче татарлар өчен башкарган эше бәяләп бетергесез. Тыныч кына, җайлап кына эшли белүе белән дә башкаларга үрнәк ул. Татар иҗтимагый үзәген оештыру, аннан аны автономия итеп үстерү, шул чорларда дини, милли бәйрәмнәр үткәрү, моннан егерме биш ел элек җыр-моңга гашыйк авылдашларын берләштереп, бүген инде халык исемен йөрткән «Мишәр» фольклор ансамблен оештыру, «Урмай моңы» Халыкара татар эстрада җыр фестивале, «АРТ-МӘДХИЯ» мөнәҗәтләр һәм тарихи җырлар бәйгесе уздыру, «Шыгырдан укулары»н башлап җибәрү, якташ язучылары Фәтхи Бурнаш премиясен булдыру, авылның Интернетта сайтын ачу, татар матбугатына республика татарлары тормышындагы вакыйга-яңалыкларны җиткереп бару, Россия күләмендә төрле фото, инша, рәсем күргәзмәләре оештыру… Болар барысы да – Фәрит Абдулла улының иҗтимагый эшләре! Ул – Комсомол районында урнашкан сәнгать мәктәбе директоры. Фәрит Гыйбатдинов – башка милләт балаларын татарның сәнгатен, җырын, биюен яратырга, хөрмәтләргә өйрәтүче остаз да. «Татар тормышын җепкә салып тезәргә кирәк. Төрле җепләр белән үреп барганда гына, ул аркан кебек ныклы була», – ди милләтпәрвәр. Чувашиядә булдыклы егетләребез күп, Аллага шөкер. Алар, бер йодрыкка укмашып, үзара киңәшеп, бер дулкын кебек эшлиләр һәм яшиләр. «Безнең бүлешәсе әйберебез юк. Халкыбыз бер, динебез бер, мәдәниятебез бер, проблемалар да, куанычлар да уртак. Матур итеп халкыбызга хезмәт кенә итәргә кирәк», – ди Фәрит.
Фәрит Гыйбатдинов – тынгысыз җан, ниятләгән һәр эшен җиренә җиткереп башкарырга омтыла. Бер генә мисал китерәсем килә. Узган ел «Урмай моңы» фестивален үткәрү алдыннан, хәлен белер өчен, Фәриткә шылтыратам. «Мин реанимациядә. Инфаркт кичердем. Хәлем, Аллага шөкер, яхшырды. Хәзер Интернетта утырам. Ничек тә булса ике-өч көннән чыгасы иде, бер атнадан фестиваль бит», – ди бу.
Әйткәнемчә, ул авылларының сайтын булдырды. Урмайда булган һәр вакыйга монда урын ала. Сайтка көненә 400 гә якын кеше керә. Алар арасында Исландия, АКШ, Германия кебек илләрдә яшәүчеләр дә бар. Бу – Фәритнең үз авылын яратуы, аны дөньяда танытуы дигән сүз бит.
Мондый эшләрне башкару өчен, әлбәттә, ышанычлы дуслар, таяныч кирәк. Ә Фәритнең уңышларында иң зур таянычы – аның гаиләсе. Хатыны Вазыйха һәм балалары белән әниләре Минзәйнәп апаны хөрмәтләп, авылдашларына үрнәк булып яши алар. Бу нигездә кемнәр генә тукталмады икән?! Халкыбызның затлы, зыялы шәхесләрен якты йөз, тәмле сүз, мул өстәлләр белән каршылаган Гыйбатдиновлар алар. Киң күңелле, мәрхәмәтле булганнары өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә!
Урмай
Урмайга килгән саен гаҗәпләнәм мин. Агач, кирпечтән челтәрләп-бизәкләп эшләнгән, мансардалы яисә икешәр катлы хан сараедай өйләргә, алар каршындагы хәтфә чирәмнәргә, аллы-гөлле чәчәк бакчаларына, авылга иман нуры сибеп утырган мәчетләргә, халкының кунакчыллыгына сокланам. Килгән һәркем авылдагы күркәм йортларга игътибар итми калмыйдыр. Үз архитекторлары бар икән бит аларның!
Дамир Камаретдинов Казан төзүчеләр институтын тәмамлаган. Аннан төрле җирләрдә эшләгән. «Биш ел укыганымны югалтасым килмәде. Кабат төзелешкә кайттым», – ди оста. Бу һөнәр аңа әтисе Расих абыйдан калган. Ул да узган гасырның 70 нче елларында Урмайда авангард йортлар төзүче булган икән. Дамир Расих улының проекты белән 130 га якын объект инде сафка баскан. Араларында Казанда төзелгәннәре дә бар. «Төзүчелек – минем яшәү рәвешем. Һәр төзегән йорт, елмаеп, хуҗаларның күңел халәтен чагылдырып торырга тиеш дип саныйм», – ди Дамир. Аның үз йорты Урмайга килеп керешкә үк әллә каян «елмаеп» каршы ала. Хәзер ул төп нигездә яңа өй салу белән мәшгуль. «Авылымны чын күңелемнән яратам. Аны гөлбакча итеп күрәсем килә. Биредән беркая да китәргә җыенмыйм», – ди архитектор.
1000 хуҗалыгы булган, 3000 кеше яшәгән бу иманлы авылда моңа кадәр 2 мәчет халыкка хезмәт иткән булса, менә быел Болгардагы Кара пулатны хәтерләткән өченче мәчетләрен төзеп бетереп яталар. Төзелеш эшенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та матди яктан ярдәм күрсәткән. Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт укып дога кыла Урмай халкы. Авылда урта мәктәп, Мәдәният йорты, китапханә эшли. 20 гә якын кибет бар. Алар барысы да – шәхси кибетләр. Әйе, авылда эшмәкәрләр күп. Колхоз күптән таралган, җирләр шәхси кулларда. Авылда хатын-кызларның күбесе – хуҗабикә. Алар – ир хатыны, балалар әнисе. Ә ирләренең төп кәсебе – төзүчелек. Алар үзләрендә генә төзеп калмыйлар, читкә чыгып та эшлиләр. Төрле һөнәр үзләштереп, аны яшәү рәвеше иткән булдыклы ир-егетләр шактый Урмайда. Минсихәт абый Хәйретдинов тимерчелек белән шөгыльләнә. Ул тимердән койган капка-коймалар Урмайны гына түгел, тирә-күрше авылларны да бизи. «Бу эшкә мин үзлегемнән өйрәндем. Авыр эш түгел, бары тик тимердә дә матурлыкны гына күрә белергә кирәк», – ди Минсихәт абый. Ул үз кәсебенә улы Маратны да тарткан.
Урмайга килгәч, без һәрвакыт бу якка гына хас ризыклар белән сыйланабыз. Хатын-кыз буларак мин аларның пешерү ысуллары белән дә кызыксынам. Бу килүемдә алардан тура пешереп күрсәтүләрен сорадым. Әлфия ханым Сафиянова һич тә авырсынмыйча әлеге ризыкны пешерү серләрен миңа да төшендерде. Тура бик борынгы ризык икән. Аның белән кадерле кунакны да сыйлаганнар, юл азыгы итеп тә кулланганнар. Урмай халкы гомер-гомергә шабашкага йөргән, ягъни читкә китеп эшләгән. Хатыннары ирләрен юлда йөргәндә бозылмый, озак саклана торган тура пешереп озата торган булганнар.
Аны әзерләү әллә ни авыр түгел икән. 500 грамм эремчек, 6 йомырка, 1 бал кашыгы тоз, 2 стакан он кирәк. Шуларның барысын бергә болгатасың да мичкә тыгасың. Ярты сәгатьтән тура әзер. Табадан бушаткач, өстенә күп итеп сары май саласың. Май күбрәк булган саен, тура тәмлерәк була. Элек, суыткычлар булмаганда, тураны савытка тутырып, өстен май белән күмеп, йә кар базында, йә коеда саклаганнар. Көтмәгән кунак килгәндә дә тура һәр йортта әзер ризык булып торган. Бик тәмле, туклыклы ризык. Теләгән һәркем пешереп карый ала, мин сөйләп күрсәттем, әйткәнемчә, авырлыгы юк.
Менә шулай нәрсәгә тотынсалар, шуны пешерә, шуны эшли торган, кулларыннан бал-май тама торган мишәрләребез яши Урмайда. Бу җиргә аяк баскан һәркем аңа гашыйк булып, кабат кайтырга вәгъдә биреп, кунакчыллыкларына рәхмәт әйтеп китә биредән. Ә мин һәрвакыт, горурланып, алар белән мактанып, аларның уңышларын башкаларга да җиткерергә тырышам. Алар моңа лаек! Ходай аларга юлдаш булсын!
«Халкым минем», 2011, август
САУМЫ, КОЯШЛЫ ҮЗБӘКСТАН, ЯКИ БИЮ ТЕЛЕ УРТАК УЛ
Сабый чактан Үзбәкстан дигән хикмәтле җирнең халкым тормышында зур роль уйнаганын, ачлык елларында бәхет эзләп чыгып киткән милләттәшләремне үз кочагына сыендыруын, үзбәкләрнең аларга карата мәрхәмәтле булуын, татарларның ул якларда мәгърифәт уты таратуын өлкәннәрдән ишетеп тә, китаплардан укып та белә идем. Бу ил минем күңелемдә шундый сихри, әкияти дөнья булып кереп урнашкан иде. Шуңадырмы Үзбәкстанда булырга, аның тарихи шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләрем белән очрашырга, аларның көнкүрешләре белән танышырга хыялланып яшәдем. Ниһаять, форсат туды, Ходай Тәгалә күңел түремдә йөрткән теләгемне тормышка ашырды. Без, Үзбәкстанда узачак «Шәрык тароналары», ягъни «Шәрык моңнары» дип аталган VIII Халыкара фестивальгә шәрәфле кунак итеп чакырылган «Казан» бию ансамбле егет-кызлары белән берлектә, Мәскәү – Ташкент поездына утырып юлга кузгалдык.
Дөресрәге, иң элек кырык биш кеше, ике автобуска утырып, Самарага юл тоттык, чөнки Мәскәү – Ташкент поезды Казан аша үтми икән. Концерт киемнәре күп, йөк тә шактый. Йөгерә-йөгерә, биюче егетләр аны вагонга ташып урнаштыргач, поезд озак көттермәде кузгалып та китте. Проводнигыбыз – үзбәк егете Җиһангир – чикне узганда нишләргә икәнлеген өйрәтеп, безне алдан ук кисәтеп куйды.
Борынгылар «Юл газабы – гүр газабы» дип юкка гына әйтмәгән. 35–40 градус эсседә ике тәүлек буе поездда селкенеп бара торгач, әлеге сүзләрнең мәгънәсенә тәмам төшенәсең. Белгән кешеләр дөрес кисәткәннәр: сәфәребезнең иң авыры чикләр аша узу булды бугай. Поездның кузгалганын көтеп арып, ялыгып беттек; икенчедән, унбиш сәгатькә якын (!) вакытны югалттык. Оренбург киңлекләрен үткәннән соң, иң элек Россия чик сакчылары, таможня, тагын кемнәрдер кереп тикшерә. Болар ике сәгать вакытны алды. Аннан ярты сәгатьтән Казахстан чигенә җиттек. Вагоннарга тагын чик сакчылары кереп тулды. Тагын ике сәгатебезне урладылар!
Чикне узгач, далалар, ком чүлләре башланды. Бер агач, үсемлек күрмәссең. Тимер юлдан ерактарак дөя, ат, сыер, куй көтүләре, берән-сәрән балчыктан ясалган торак йортлар күзгә ташлана. Казах халкы гомер-гомергә ата-бабалардан калган һөнәр – терлекчелек белән шөгыльләнгән. Поезд бер тәүлектән артык чүл буйлап баргач, ниһаять, Казахстан чигенә җитте. Җиһангир: «Бу юлы бигрәк тә каты тикшерәләр», – дип, алдан шактый куркытып куйган иде. Чик сакчылары, безнең бик күп чемоданнар белән баруыбызны күреп гаҗәпләнсәләр дә, Татарстаннан, Казаннан баручы артистлар, татарлар икәнлегебезне белгәч, хөрмәт белән карадылар, әллә ни артык тикшереп борчымадылар. Ә үзбәк җиренә аяк баскач, эшләр бөтенләй җайланды: «Казан» бию ансамбленең Үзбәкстан Президенты катнашында уза торган дәрәҗәле фестивальгә кунак итеп чакырылуын аңлагач тикшереп интектермәделәр.
Җырларда җырланган, әкиятләрдә телгә алынган кояшлы Ташкент каласында безне бер төркем милләттәшләребез һәм танылган продюсер, «Шәрык тароналары» фестиваленең төп оештыручыларының берсе – Арслан Камалов каршылады. Күрешеп сөйләшә башлагач, «Казан» бию ансамбленең Үзбәкстанның алты шәһәрендә җиде концерт бирәчәге мәгълүм булды.
…Ансамбль «Казан» милли мәдәният үзәге каршында 1997 елда, муниципаль профессиональ бию ансамбле оештыру турындагы фәрманга Казан шәһәре башлыгы кул куйганнан соң оеша. Татарстан Республикасы Президенты бу эшкә үзе фатиха бирә. Шуннан бию коллективын туплау башлана инде. Казан, Чаллы белән генә канәгатьләнеп калмыйча, сәләтле егет-кызларны Уфа, Ижевск, Йошкар-Ола, Чабаксар шәһәрләрендәге хореография училищеларына барып сайлап алалар. Шулай итеп, әкренләп коллектив туплана, репетицияләр башлана, репертуар булдырыла. «Казан» бию ансамбленең «нигез ташлары»н салуда аның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисткасы Чулпан Закирова башлап йөри. Чулпан – ундүрт яшеннән профессиональ сәхнәдә. Кечкенәдән сәнгатькә тартылган кыз, Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамласа да, яраткан шөгыленнән аерылмый. Шушы шөгыль башкала дәрәҗәсендә эшләүче коллектив белән җитәкчелек эшенә алып чыга аны, ГИТИСның хореография режиссёрлары бүлегендә белем ныгытырга «мәҗбүр итә».
«Казан» бию ансамбленең беренче концерты 2001 елның март аенда була. Беренче биюләрне балетмейстерлар Илдар Хәмидуллин белән Фәнис Исмәгыйлев куя. Халык көнкүрешеннән алынган, күңел җылысы белән сугарылган, еш кына кызыклы вакыйгаларга корылган, юморга бай биюләр, тирән хислелеге, фольклорга нигезләнүе белән Казан тамашачысын беренче очрашуда ук үзенә җәлеп итә. Кызлар биегәндә, сәхнәдән нәфислек һәм затлылык, сафлык һәм тыйнаклык, наз бөркелеп тора. Егетләр чыкса, залга ут чәчеп торган дәрт, ярсу, эчке энергия ыргыла. «Болгар яугирләре», «Чирмешән кичләре», «Зәңгәр томан» кебек биюләрдә халкыбыз йөзе, рухы чагыла.
Зур уңыш белән узган беренче сынау концертыннан бирле ансамбль гел гастрольдә, гел хәрәкәттә. Кыска гына дәвер эчендә иҗат юллары бию төркемен кайларга гына алып бармады?! Алар, Татарстан, Россия шәһәрләре белән генә чикләнмичә, Кытай, Франция, Тайвань, Мальта, Малайзия, Италия, Испания, Греция, Англия, Канада, Австралия шәһәрләре сәхнәләрендә Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясадылар. «Чит илләрдә татар фольклоры белән кызыксыналар, биюләребезне, милли костюмнарыбызны яратып кабул итәләр. Без дә үзебез йөргән илләрдә яшәүче халыкларның бию үрнәкләрен үзләштереп, тәҗрибә туплап кайтабыз. Бию аша да дөньяны танырга, илләр белән танышырга була», – ди Чулпан Закирова.
Һәм менә алар Үзбәкстан җирендә.
Бу җирлектә беренче концерт Сырдәрья өлкәсенең башкаласы Гөлестан каласында булды. Шәһәр башлыклары «Казан» бию ансамблен ипи-тоз белән каршылады. Зур хөрмәт һәм ихтирам күрсәттеләр артистларга. Шәһәрнең музыкаль драма театры залы шыгрым тулы иде. Татарстан артистлары килүен ишетеп, якын-тирә шәһәрләрдән дә милләттәшләребез җыелган. Урамда 40–45 градус эссе, ә залда тагын да кызурак. Сәхнә артындагы хәлләргә шаккатарлык. Түзеп булмаслык эсселектән хәлләре киткән биючеләр нашатырь спирты исниләр дә, кабат очып, елмаеп сәхнәгә чыгалар… Шулай өмет тулы күзләр белән сәхнәдәге һәр хәрәкәтне күзәтүче тамашачы бу авырлыкларны белергә дә, күрергә дә тиеш түгел – сәхнәнең үз кануны.
Тамаша залында олысы да, кечесе дә җитәрлек. Таһир абый Хөснетдинов шушы шәһәрдә туып үскән. Әти-әниләренең берсе – Уфа, икенчесе Саратов ягыннан бәхет эзләп бирегә килгән булган. Яши торгач, бөтенләйгә төпләнеп калганнар. «Татарстан – Яңа гасыр» телевидениесен карыйбыз. «Казан» бию ансамбле белән дә без экраннар аша таныш инде. Менә бүген үзләрен якыннан күрдек. Яшьлегебезгә алып кайтканнары, халкыбыз биюләрен безгә җиткереп күңелләребезне күргәннәре өчен, мең рәхмәт аларга. Ходай юлларда саклап йөртсен үзләрен», – ди Таһир абый, яшьле күзләрен сөртеп. Өч сәгать дәвам иткән концертны аягүрә басып алкышлады, чәчәк бәйләмнәренә күмде күңеле тулган тамашачы.
Биюче хезмәте – бик авыр хезмәт. Табигатьтән бирелгән төз гәүдә, сыгылмалылык, күркәм йөз-бит өстенә – ритмны тою сәләте, яхшы хәтер, үҗәтлек, тырышлык та хас булырга тиеш аңа. «Казан» бию ансамбле артистлары белән Үзбәкстан шәһәрләре буйлап йөргәндә, мин шуны аңладым.
Ташкент шәһәрендә ансамбль ике концерт күрсәтте. Аның беренчесе махсус татар тамашачысы өчен иде. Ул көнне шәһәр үзәгендәге Төркестан сәнгать сараена агылучы һәр тамашачының кулында чәчәк бәйләме, йөзләрендә сөенечле елмаю иде. Күңелдәге шатлык хисе түгелмәсен-чәчелмәсен дигәндәй, алар хәтта бер-берсе белән аралашмаска да тырыша бугай: барысы да үз урыннарын табып утырырга ашыга. Тизрәк пәрдә күтәрелсен, тизрәк концерт кына башлансын!
Менә түземсезләнеп көткән минутлар. Милли киемнәрдәге биюче егет-кызлар төрле төсләр дулкыны астында салмак кына сәхнәгә агыла. Төрле рухта, төрле ритмда, төрле милләт биюләре, бер-берсен алыштырып, тамашачы күңелендә үз урынын ала тора. Ата-бабаларының туган җире, милли рух белән кабат очраштырганнары өчен, артистларга чын күңеленнән рәхмәтле Ташкентта яшәүче татар тамашачысы.
Ә мин… мин шулкадәр тамашачы арасында якташымны очратуыма куанам. Кем белән генә танышсам да, иң беренче эш итеп, ата-бабаларының кайсы яктан булуын белешәм. «Мин Әтнәдән», – диде бик мөлаем бу ханым. Сөйләшеп киттек. Әлфия апа Халикова үзе Термез шәһәрендә туган. Әтисе Каюм абый – Татарстанның Әтнә районы Югары Көек авылыннан. Әлфия апа алдагы елларда Ташкенттагы татар оешмасын җитәкләгән. Бүген дә ул – иң актив әгъзаларның берсе. Һөнәре буенча табиб. Ире – техник фәннәр кандидаты Раниф Гадел улы белән Кубада да эшләп кайтканнар. Ике ул үстергәннәр. Әсхәт белән Фәрит хәзер икесе дә Казанда яши икән. «Без «Татарстан – Яңа гасыр»ны яратып карыйбыз. «Халкым минем» тапшыруларын да көтеп алабыз, сезнең аша дөнья буйлап сибелгән татарның язмышы, тормышы белән танышып торабыз. Рәхмәт Татарстанга, рәхмәт Казанга, рәхмәт Бөтендөнья татар конгрессына. Менә бүген дә сез безгә зур бәйрәм алып килдегез. Концертны карап, хозурланып, горурланып утырабыз. Ансамбльнең җитәкчесе Чулпан Закированың чибәрлегенә сокландык, осталыгына куандык. Шундый булдыклы, талантлы кыз үстергәннәре өчен, әти-әнисенә рәхмәт яусын. Без Үзбәкстан мәмләкәтенә дә бик рәхмәтле. Авыр чакта, ачлык чорларында ул безнең әби-бабайларны, әти-әниләрне сыендырган. Безгә дә телебезне, динне, мәдәниятебезне саклап калырга мөмкинлек биргән. Минем тормышым биредәге татарлар тормышыннан аерылгысыз. Бөтендөнья татар конгрессы съездларында да катнашырга туры килде», – ди Әлфия апа.
Әйе, ул көнне концертка килеп, күңел күтәренкелеге, җан рәхәте алып китүчеләр бик күп булды. Ансамбльнең һәр чыгышы көчле алкышларга, чәчәк бәйләмнәренә күмелде. «Казан» бию ансамбле белән бергә ул көнне залга җыелган тамашачылар алдында Үзбәкстан дәүләт бию ансамбле дә чыгыш ясады. Аларның төркемендә сигез егет, калганнары – кызлар. Мин, залда утырып, ике ансамбльнең чыгышын чагыштырып утырдым. Үзбәк биючеләре дә шәп бии, сүз юк, ләкин безнекеләргә җитми инде! Аларда гел үзбәк халык биюләре генә, ә «Казан» бию ансамбле репертуарында татар, рус, үзбәк, һинд, ирланд, корея, казах, яһүд, латин америкасы… халыклары биюләре дә бар. Киемнәре дә күз явын алырлык!
Башкаладагы икенче концерт дөнья күләмендә танылу алган Италия җырчысы Альбано Пауэр белән берлектә булды. Дүрт мең ярым кешелек зал. Сәхнәдә – яшьлек дәрте бөркелеп торган «Казан» бию ансамбле. Төсләр балкышы. Чибәр, сылу егет-кызлар, бию ритмнарын алмаштырып, тамашага җыелган халыкның игътибарын сәгатьләр буена биләп тора. Хәер, үз-үзләрен тотышларының табигыйлеге һәм гадилеге, хәрәкәт белән белдерелгән хисләр байлыгы, концерт номерларының күтәренке рухта корылышы – болар һәммәсе сәхнә белән залны мизгел эчендә бер дулкынга көйләп куйды.
Репетиция вакытында «Казан» бию ансамбленең биюләрен күзәткән Альбано безнең артистлардан үзе җырлаганда сәхнәгә чыгып биюләрен сорады. Биючеләребез берсүзсез ризалашты. Популяр җырчының чыгышын «Казан» бию ансамбле күзгә күренерлек баетты! Альбано аларны киләчәктә бергәләп иҗат итәргә, алдагы елга Италиягә, үзе оештырган бию фестивалендә катнашырга чакырды. Биючеләребез өчен бу зур бәя түгелмени?!
Үзем күзәткәннәрдән чыгып әйтә алам: «Казан» бию ансамбле – зур тату бер гаилә кебек ул. Уңышка ирешү юлында сәхнәдә күренмәгән, ләкин үзләрен жәлләмичә фидакяр хезмәт иткән шәхесләр дә бар. Костюмнарны әзерләп торучы Ризәлә Әхмәтшина һәм Гөлүсә Фәйзуллиналарның хезмәте, мәсәлән, ансамбль уңышының нигез ташларын тәшкил итә. Костюмнар чиста, пөхтә, үтүкләнгән булырга, һәр биюгә вакытында әзер булырга тиеш. Ә ике бию арасындагы вакыт – нибары ике-өч минут.
Ансамбльнең җитәкчесе Чулпан Закировага аерым тукталасым килә. Бөтен нәрсә яратудан башлана. Чулпан үзенең хезмәтен, коллективын ярата. Шуңа күрә бөтен күңелен, җанын-тәнен биреп эшли. Көн дәвамында бишәр-алтышар сәгать репетицияләр алып бара, оештыру мәшәкатьләре эчендә кайный, ә кичен, барысын да онытып, сәхнәгә чыга. Әлбәттә, ул ялгыз түгел. Аның белән бергә янып-көеп яшәгән, сәхнәгә яшьлекләрен биргән хезмәттәшләре дә бар. Алар «Казан» бию ансамбле оешкан беренче көннән коллективка килгән биюче Алгиз Фәйзуллин, Алексей Егоров, Эльмира, Тимофей, Гөлнара, Денис, Лилия, Ринат, Татьяна Мифтахова… Бүген алар белән беррәттән яшьләр осталыкларын чарлый.
Ансамбльнең чыгышлары Алмалык, Сәмәрканд, Фирганә, Наманган шәһәрләрендә дә зур уңыш белән барды. Алмалык шәһәрендә узган концерт Үзбәкстанның мөстәкыйльлегенә 20 ел тулу уңаеннан салынган ун мең кеше сыешлы Үзәк стадионда гөрләп узды. Кырык биш кешедән торган безнең ансамбльгә махсус сәхнә дә куйганнар иде. Мондый зур мәйдан кайбер сәнгатькәрләрне йота, тоныкландыра. Ә «Казан» бию ансамбле, менә шул зур стадионның күрке булып, ун мең тамашачының күңеленә үтә алды.
Сәмәрканд халкы исә ансамбльнең репертуар байлыгына сокланды. Концертның финал өлешендә үзбәк җырчысы чыгышына үзбәк биюе белән кушылып китеп, «Казан» бию ансамбле тамашачыны һушсыз калдырды. Бу берәү белән дә алдан килешенмәгән иде. Шулай булуга карамастан оештыручылар да, әйткәнемчә, тамашачылар да бик канәгать калды. Әлеге кыю гамәл ансамбльнең никадәр югары профессиональ бию төркеме икәнен күрсәтте. Милләтләрнең берлегенә, дуслыгына, дини кыйблабызның уртаклыгына ишарә дә булды бу.
Кояшлы Үзбәкстан дисәк тә, Тукаебыз әйткәнчә, анда да «җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява» икән. Эсселектән интеккән артистларыбызны табигать яңгыры белән дә сөендерде. Фирганә, Наманган шәһәрләрендә ачык һавада узган концертлар өстән яңгыр явып торган вакытта барды. Безнең артистлар табигатьнең бу мизгелен үз чыгышлары белән бизәде. Сәхнә суда, өстән яңгыр ява. Аяк, өс киемнәре юпь-юеш. Ләкин артистлардан бер генә зарлану, сыкрану да ишетелмәде. Аларның күңел күтәренкелеге яңгыр астында утырган тамашачыга да күчте. Ул концертның буеннан-буена кулчатырын тотып утырса утырды, әмма урыныннан кузгалмады… Әлеге минутларда мин менә нәрсә турында уйладым: бу биючеләр – безнең милли байлыгыбыз. Аларның хезмәте хөкүмәт тарафыннан тиешенчә бәяләнсен иде, чөнки алар – гади биючеләр генә түгел, зур сәясәтчеләр, илләр, телләр, кыйтгаларны берләштереп, дөньяга тынычлык орлыгын чәчүчеләр.
Әйе, бию теле – уртак тел. «Казан» бию ансамбле бу сәфәрдә шуны янә бер кат исбат итеп кайтты. Халкыбызның үткәнен, бүгенгесен, киләчәген чагылдырып иҗат иткән, башкалабыз исемен йөрткән ансамбль «Казан» сүзен тагын бик күп сәхнәләрдә ишеттерер әле.
Нәкъ җырдагыча, «очрашулар бик күңелле, әмма аерылышулар бик яман». Санаулы көннәр бик тиз узып китте. Озатырга килгән милләттәшләребез күзендә саубуллашмаган килеш сагыну хисе чагылуы, ирексездән аккан күз яшьләре безне бу җиргә, бу илгә кабаттан чакырып китерер әле.
«Халкым минем», 2011, сентябрь
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?