Электронная библиотека » Гульназ Шайхи » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 25 марта 2022, 18:40


Автор книги: Гульназ Шайхи


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +
ИСКЕ ЙӨРЕК

Матур мәһабәт йортлары, уңган кешеләре, тарихи һәйкәлләре белән мактана ала бу төбәк. Сүзем Киров өлкәсе Малмыж районындагы татар авылы – Иске Йөрек турында. Бу авыл әллә кайдан тирә-якка иман нуры сибеп утыручы борынгы мәчете белән үзенә җәлеп итә.

Иске Йөрек авылы 2000 елда үзенең 600 еллыгын бәйрәм иткән. 1552 елда Явыз Иван Казан ханлыгын басып алгач, татарлар, чукындырудан качып, хәзерге Арча районы Мәтәскә авылыннан бу якларга килеп төпләнәләр. Төрле җирләрдә йөреп-йөреп урын эзләгәнгә, авылга Йөрек дип исем кушканнар. Ә авыл тарихын өйрәнгән пенсионер укытучы Мөнир ага Әһлиев фикеренчә, авылга 1240 елларда ук нигез салынган булырга тиеш. Бу якларга, монгол явыннан качып, башта мари халкы килеп урнаша, соңыннан татарлар килә. Алар елганың ике ярына урнашалар. Соңыннан марилар күченеп китә. 1552 елда Явыз Иван, Казан ханлыгын басып алып, чукындыру сәясәтен башлагач, Мәтәскә авылыннан да милләттәшләребез Йөреккә килеп төпләнәләр. Авыл халкы әкренләп артып, ныгып яши башлый, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1861 елны, крепостной хокуклар бетерелгәч, күп кенә алдынгы фикерле кешеләр үз эшләрен башлап җибәрәләр. Алар арасында Гыйззәтулла Хәмидуллин да була. Мин авыл белән танышып йөргәндә, игътибарны үзенә тартып торган, үзенчәлекле зират коймасына игътибар иттем. «Гыйззәтулла бай төзетеп калдырган тарихи истәлек бу», – диде утыз өч ел да утыз өч көн мәктәп җитәкчесе булып эшләгән Мөнир абый. Һәм ул авылдашы Гыйззәтулла бай, аның үз халкы өчен башкарган изге гамәлләре турында матур гына хикәя дә җиткерде.

Гыйззәтулла сәүдә белән шөгыльләнә. Башта ул үзе җитештергән крестьян товарлары белән сату итә. Аннан Малмыж базарында лавка ача, ашлык, утын, ит сата башлый. Бераз «мая» туплагач, тавык йомыркасы җыеп сату эшен оештыра. Акыллы кеше буларак, ул әлеге ризыкка сорау күп икәнен яхшы аңлый. Бик кирәкле әйбер булса да, мондый тиз бозыла һәм четерекле товар белән эш итәргә теләүчеләр аз була, димәк, көндәшләрдән куркасы юк. Ныклап торып Гыйззәтулла бай әлеге эшкә керешеп китә. Башта ул Нократ өязендә генә эш алып бара. Соңыннан аны бу гына канәгатьләндерми. Ул Нократ елгасының тукталышларында әзерләү урыннары оештыра. Байның ышанычлы кешеләре, төрле төбәкләрдән йомырка җыеп, су юлы белән Нократ шәһәренә җибәрә торган булалар. Соңыннан ул товар тимер юл белән Россиянең төрле калаларына озатылган. Сәүдәсе үсә, ныгый, кереме арта. 1903 елда Конбаш авылы алпавыты үлгәч, аның хатыны агач яру урынын Гыйззәтулла байга сата. Бу – аның эшен тагын да куәтләндереп җибәрә. Йомырка салу өчен тартмаларны һәм саклау өчен агач чүбен үзләре җитештерә башлыйлар. Байның сәүдә әйләнеше елына миллион сумга җитә. Гыйззәтулла бай урманнар, басулар, сөрү җирләренең хуҗасына әйләнә. Нәселле сарыклар һәм атлар үрчетә. Сәүдә итеп, ул Европага, хәтта Америкага кадәр барып җитә.

Һәр авылда Гыйззәтулла бай кибет тота. Бүгенге көндә дә аңардан калган кибет, кладовой биналары сакланган. Үзе эш иткән Сасмак, Смәил, Чутай авылларында Гыйззәтулла бай мәчет һәм Иске Йөректә мәдрәсәләр сала. Туган авылында ул төзеткән мәчет бүген дә авылдашларына хезмәт итә. Мин алда телгә алган зират коймасын ул 1886 елда кордыра. Бер төркем эшчеләр яллап, таштан төзетә ул аны. Ташларын халыктан сатып алган, ә аларны беркетер өчен, измәдә известь балчык һәм күкәй агын кулланган. Бер гасырдан артык элек салынган каберстан коймалары әле тагын бик күп еллар халыкка хезмәт итәрлек.

Гыйззәтулла байның игелекле гамәлләре бик күп була. Корбан бәйрәмнәрендә ул сыер суйдырып, аның итен Малмыж төрмәсендәге тоткыннарга җибәрә торган булган. Дини бәйрәмнәрдә авылның өлкән кешеләренә күчтәнәчләр өләшкән. Ирбит шәһәрендәге ярминкәдән кайткач, авыл балаларына бүләкләр тараткан. Казан шәһәрендә югары уку йортында ике шәкертне үзе түләп укыткан. Тырыш, миһербанлы, гадел, намуслы бу шәхес 1925 елда, вафатыннан, соң туган авылы зиратына җирләнгән.

Инде ул вакыттан бирле шактый сулар аккан. Авылдашлары аны һәрчак матур яктан искә алып, үзе салдырган мәчеттә Гыйззәтулла бай рухына дога кылалар. Бу авыл халкы, совет заманында да мәчет манарасын кисмичә, ата-бабалар рухын саклап, динне хөрмәтләп, алар сызган юлдан бәрәкәтле тормышта яши бирәләр.

Мул, рәхәт тормышта яшәр өчен, халыкка Иске Йөректә барлык шартлар да тудырылган дисәм, һич кенә дә арттыру булмас. Бүгенге көндә авылда 860 кеше яши. Яшьләр, яшәр өчен, туган якларына кире кайта башлаган. Уты, суы, газы кергән. Урта мәктәптә 120 бала ана телендә белем ала, ә яңа гына төзекләндерелгән балалар бакчасында 40 сабый тәрбияләнә. «Без вакытында, заманның тискәре җилләренә каршы торып, мәктәптә татар телендә белем бирүне саклап кала алдык», – ди авылның аксакалы Мөнир ага. Авылның 3 эшмәкәре такта яру цехын ачып җибәргән. 2 мәчет авылга иман нуры сибеп, изгелек орлыкларын чәчеп утыра. Авылга яңа имам кайткан. Нияз хәзрәт өчен күмәк хуҗалык яңа йорт та җиткереп килә. «Авыл халкы бик әйбәт. Монда динне нык хөрмәтлиләр. Иске Йөректә төпләнеп калырга исәп», – ди авылның имамы Нияз хәзрәт.

Иске Йөрек халкы үзләренең күмәк хуҗалыкларын саклап калганнар. Халыкның 90 % ы, үз җир пайларын кушып, «Зерновой» кооперативы оештырганнар. Җитәкчеләре Рәшит Гафиулла улы Хәлиуллин да – бик булдыклы егет. «Кулында ут уйната» диләр андый затлар турында. Ул үзләренең хуҗалыкларын алдынгылар рәтенә бастырган. Яңа технологияләрне эшкә җигеп, 2006 елда Голландия терлекчелек комплексы корганнар. Киләчәктә чит илдән кайтартылган нәселле сыерлар санын тагын 400 башка арттырырга планлаштыралар. Көненә дәүләткә 16 тонна сөт тапшыралар. Хәзер анда 12 кеше эшли. Бу комплекста эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 20–22 мең сум чамасы. Ә хуҗалыкта эшләүчеләр кулларына уртача 10 600 тәңкә алалар. Авыл җирендә яшәп, хезмәт куючылар өчен аз түгел. Бу кооператив елына уртача кеше башына 460 000 сумлык продукция әзерли икән. Хуҗалыктан сөт җыюны да, «Лига» кооперативы ачып, бик дөрес оештырганнар.

«Зерновой» күмәк хуҗалыгының 7000 гектар чәчүлек җире бар. Шуларның 300 гектарында кукуруз үстерәләр. Әлеге культураны үстерү буенча тәҗрибә участогы да оештырганнар. Анда кукурузның кырыктан артык төрен өйрәнәләр. Бу якларда кайсы уңдырышлы һәм файдалы булачак – исәпләре киләчәктә шуны үстерү.

Мин Иске Йөреккә килгәндә, кызу печән өсте иде. Бары да болында. «Без 1200 тонна печән әзерлибез. Иң беренче чиратта шәхси хуҗалыкларны тәэмин итәргә тырышабыз. Безнең халык тырыш та, булдыклы да, иманлы да. Берничә ел элек апрель аенда, янгын чыгып, печән сараебыз янды. Авылдашлар, үз печәнлекләреннән печән ташып, бозауларыбызны саклап калды. Мондый изге күңелле халыкка рәхмәт әйтми ни дисең», – ди рәис Рәшит әфәнде. Алар болыннан печәнне төрдереп алып кайталар һәм һәр хуҗалыкның печәнлегенә үк кертеп бирәләр икән. Һәр пай хуҗасына 2 центнер ашлык та кайта.

Тагын бер үрнәк яңалыкка тап булдым мин Иске Йөректә. Моннан алты ел элек алар «Авыл хуҗалыгы куллану кооперативы» оештырганнар. Бу – авыл кешесенең акчасы авылдашына хезмәт итә дигән сүз. Моны төзү өчен беренче капиталны Киров өлкәсе департаменты һәм оештыручылар биргән. Әлеге кооперативның Идарәсен сайлаганнар. Гади итеп, үзебезчә әйтсәк, авылның үз банкын булдырганнар. Авыл кешесе үзенең «мая»дагы, кулланмаган акчасын 12 % ка әлеге банкка тапшыра ала. Халыкка акчаны кирәк булганда, аларга 19 % ка бирәләр. Әгәр дә авыл халкы кредитка алган акчасын йорт-курасын торгызу, мал-туар алуга тотса, дәүләт аның 11 % ын кире кайтара икән. Туйлар үткәргәндә, кеше авырып киткәндә дә, кредит алырга мөмкин, салымнарны каплар өчен генә бик аз процентка бирәләр. «Экологик яктан авылны саклар дип, велосипедлар алырга да тәкъдим итәбез. Аларга да кредит суммасы юк дәрәҗәсендә», – дип елмая хуҗалык җитәкчесе Рәшит Хәлиуллин.

Авыл халкы тырышып эшли, матур итеп ял да оештыра белә. Мәдәният йортында һәрчак милли бәйрәмнәребез гөрли. Без Иске Йөректә Бөтенроссия татар авыллары арасында уза торган «Авыл кызы» бәйгесенең сайлап алу турын да үткәргән идек. Җыр-моңны яратучы, халкыбыз биюен хөрмәтләүче яшьләрнең күплеген күреп тә куандык. Гомумән, эштә уңган, хезмәттә тырыш, мәдәниятле, мәгърифәтле, алдынгы фикерле Иске Йөрек халкына рәхмәт әйтеп, кайтыр юлга кузгалдым. Аларның киләчәге өчен минем күңелем тыныч.

«Халкым минем», 2012, июль
ТАТАР САЙМАНЫ

Татарның үзәге – авылда. Кайда яшәсә, кем булып эшләсә дә, чын мәгънәсендә милли рух белән сугарылган татар кешесе беркайчан да үз нигезен, бер урамда, яшел чирәмдә тәгәрәп үскән яшьтәшләрен, һәрчак ярдәм кулын сузарга әзер торган авылдашларын, туган авылын онытмый. Ульяновск өлкәсенең Николаевка районы Татар Сайманы авылында туып үскән, бүгенге көндә Новоспасск районы үзәгендә яшәүче Кәрим Әбделхак улы Аделов та – нәкъ менә шундый шәхес.

Кечкенәдән табиб булырга теләгән Кәрим 1972 елда, мәктәпне тәмамлагач, медучилищега юл ала. Аннан Самарада институт тәмамлый. Югары белемле табибны юллама белән күрше районга – Новоспасскига эшкә җибәрәләр, һәм ул шунда төпләнеп кала, гаилә кора. Медицина өлкәсендә зур үрләр яулый, югары категорияле хирург була. Аның шифалы куллары бик күпләргә бу дөньяның кадерен аңларга, кабат сәламәтләнеп аякка басарга ярдәм итә. Эшләү дәверендә шактый тәҗрибә туплана, һәм Кәрим Әбделхак улы үзенең күптәнге хыялын тормышка ашыра – үз эшен булдыра. 1994 елда үзенең даруханәсен ача, 2007 елда районда «Табиб Аделов клиникасы» дигән шәхси сәламәтлек үзәге оеша. Бу – Ульяновск өлкәсе авылы районнарында бүгенге көндә барлык кирәкле дәвалау кабинетлары, кирәкле җиһазлары булган бердәнбер үзәк. Биредә халык барлык төр медицина ярдәмен дә ала. Әлеге изге эше өчен район халкы бик тә рәхмәтле докторга. Ул чын мәгънәсендә хөрмәткә лаек. Гомер юлында нинди генә үрләр яуласа да, бик күп дәрәҗәле кешеләр белән аралашса да, Кәрим Аделов үзенең кем икәнен, кайсы нәселдән чыкканын оныта торганнардан түгел. «Туган авылым – Сайманым, гомер бишегем. Биредә кендек каным тамган, бала чагым, яшьлегем үткән. Аллага шөкер, әнием исән-сау. Туганнарым, якыннарым, авылдашларым, кайтып баш ияргә нигезем бар. Үзенчәлекле безнең Сайман. Элек-электән укымышлы булуы, һәр нәселнең кушаматлы булуы белән аерылып торган авылыбыз. Безнең кушамат – Шястойлар. «Шястой Кәриме» дисәләр, кем икәнне тизрәк аңлыйлар», – ди Кәрим абый, елмаеп. «Нәрсәне аңлата соң бу сүз?» – дип кызыксынгач, аңлатып та бирде ул. Баксаң, бу кушамат аларга бабайларыннан калган икән. Заманында аның бабасы, авылда колхозлар оешканда, алтынчы бригаданың бригадиры булып эшләгән. Җыелыш вакытында рәис, бригадаларны барлаганда: «Шестой кая, килеп җиттеме?» – дип сорый торган була. Менә шул «алты» сүзен, мишәрчәләп, «шястойга» әйләндергәннәр икән.

Ә авылда, дөрестән дә, һәркемнең үз кушаматы. Кем Убыр, кем Шап-шоп, кем Песәй, кем Петук… Алар кушаматларыннан кимсенмиләр, киресенчә, горурланып йөртәләр атамаларны, кирәк булса, мәгънәсен аңлатып та бирәләр.

Сайман – Ульяновск өлкәсенең иң көньягындагы татар авылы. Авыл тарихы турында бик күп кызыклы материал туплаган укытучы Мәүлет абый Саюковның әйтүенчә, аның 450 елга якын тарихы бар. Бирегә татарлар Казан якларыннан 1555 елларда Явыз Иванның чукындыруыннан качып килеп урнашканнар. Ул вакытларны хәтерләтеп, хәзер әби-бабайларының зират урыны гына саклана. Авыл халкы өчен ул – изге урын.

Заманында Сайманда 5 мәчет, мәдрәсә булган. Совет чорында алар җимерелгән. Ә бер мәчет бинасы бүгенге көндә клуб вазифасын башкара. Нинди генә авыр чорлар булса да, халык диннән ваз кичмәгән. Үз өйләрендә намазын укыган, уразасын тоткан. Инде килеп, демократия җиле кагылгач, бер-бер артлы 2 мәчет калкып чыга, алардан авылга көн дәвамында иман нуры, азан тавышы яңгырый. Аның төзелешендә Кәрим Әбделхак улының да матди ярдәме зур була.

Инде алда телгә алганча, авыл гомер-гомергә укымышлы булган. 1901 елда Николай патша шушы авылның мулласы Садри хәзрәтне, илле кеше арасыннан аерып, «Тырышлык өчен» дигән медаль белән бүләкләгән. Мәхмүт Алмаев дигән авылдашлары белән дә горурлана сайманлылар. Казаннан Кәримов дигән бай, туган тиешле кешеләренә Сайманга кунакка килгәч, Мәхмүтне үзенә ялчы итеп алып китә. Малайның укуга хирыс икәнен күреп, бай аны мәдрәсәгә укырга бирә. Соңыннан Мәхмүт Төркиядә дә укып кайта. Язучы булып җитешә. Алман, француз, төрек, гарәп, рус, татар телләрендә рәхәтләнеп аралаша. «Сиксән сигез фикърә», «Талчукчылар» дигән әсәрләре дөнья күрә. 1906–1907 елларда Оренбургта «Чүкеч» дигән журнал да чыгарган.

Авылдан шулай ук галимнәр, фән докторлары, хәрбиләр дә чыккан. Бу мәгълүматлар авыл музеенда кадерләп саклана. Ә аларны барысын бер урында балаларга ана телен һәм тарих фәнен укытучы Мәүлет абый Саюков туплаган. Ул авылның шагыйре дә икән, шигырьләре өлкәдә дөнья күргән китапларга да кергән, «Өмет» газетасында да еш басыла икән. Мәүлет абый иҗат иткән бер шигырьгә көй язып, хәзер авыл гимны итеп җырлыйлар Татар Сайманында. Анда мондый юллар бар:

 
Туган авылым, кадерлем син минем,
Саф һавалы газиз Сайманым.
Синең кебек ямьле һәм ягымлы
Нинди җирләр икән бар тагын?!
 

Шигырьдәгечә, авыл искиткеч матур урында, табигать кочагында урнашкан. Безнең борынгы бабайларыбыз төпләнергә уңайлы да, гүзәл дә урынны сайлый белгәннәр шул. Сайманның бер ягында – урман, икенче ягында – кырлар. Ике инеш ага, татлы суы белән чишмәсе сөендерә.

Мәүлет абый туган авылын, аның һәр йортын, һәр кешесен белеп, яратып сөйли. Аны тыңлаган саен тыңлыйсы гына килеп тора. Аның өчен туган туфрак газиз, кадерле. Авыл белән танышып йөргәндә, биредәге йортлар төзелешенең үзенчәлегенә дә игътибар иттем. Башка яклардан аермалы буларак, халык йортларны милли орнаментлар белән бизәгән һәм аннан урамга култыксалы баскыч чыгарганнар, түбәләп тә куйганнар. «Безнең татар халкы гомер буе матурлыкка омтылган. Ызба куйгач, ул «крилча» чыгарган. Бездә шулай диләр. Ул өйне матурлаткан, өлкәнәйткән. Йорт хуҗасының хәлле икәнен күрсәтеп торган», – ди Мәүлет абый. Хәтта сыерчык ояларын да бизәкләп эшләгәннәр Сайманда. Заманында бу якта эшләнгән сыерчык ояларының матурлыгы турында совет язучысы Николай Почивалинның «Летят наши годы» дигән китабына да кергән. Авыл халкы, дөрестән дә, матурлыкны ярата. Барлык йортларның тәрәзә каршында чәчәк бакчасы. Һәр татар гаиләсендәге кебек, матурлыкны булдыру һәм саклау хатын-кыз эше булса, әлбәттә, гаиләне тәэмин итү – ир-егетнеке. Бу авылда да шулай. Алтын куллы, булдыклы егетләр ниләр белән генә шөгыльләнмиләр! Колхоз таралды, эш юк, дип зарланып утыручыны күрмәдем мин биредә. Кемнәрдер вахта ысулы белән читтә эшләп йөри, кемдер урманчылык белән шөгыльләнә, кемдер иген игә – кырлар буш ятмый.

Авыл кырыеннан 20 чакрым ераклыкта гына газ узса да, авылга ул килеп җитмәгән. Халык йорт-мунчасын утын ягып җылыта.

Сайманның тагын бер үзенчәлеге: монда йорт саен диярлек төрле машиналар җыю белән мавыгалар. Аларны кемдер «драндулет» дип, кемдер «шап-шоп» дип атый. Унөч яшеннән үк тимер-томыр белән мавыккан Реваль Саюков, мәсәлән, үзе ясаган (машина димме, трактормы) транспортта егерме ел йөри. Ул машина һәм трактор частьларын бергә кушып ясаган, бензин яга. «Бу – минем беренче машинам. Аннан соң тагын алты-җиде «шап-шоп» ясап саттым инде. Беренчесе бик кадерле, шуңа үзем йөрим», – ди оста. Әлеге транспорт белән ат белән ни эшләп була, шуларның барысын да эшләргә мөмкин. Тонна ярым йөк ташый ала. ГАИ га да исәпкә куясы юк, эшне дә башкара, бензинны да аз яга, аттан аермалы буларак, ашарга да сорамый. Менә шундый уңай җайланма бөтен йортта да диярлек бар.

Наил Шаркаевны «авылыбызның сынчысы» дип таныштырдылар. Ул 1987 елдан бирле агач тамырларыннан төрле сыннар ясау белән мавыга икән. Ниләр генә юк аның хуҗалыгында. Шаккатырлык. «Иң беренче итеп, агач тамырыннан балерина сынын ясадым. Дөресрәге, аны табигать ясаган, мин бары күреп алып төзәткәләдем генә», – ди Наил. Кеше, җәнлек сыннары, төрле җайланмалар эшләгән ул. Үзе бер күргәзмәлек! «Баштарак аңлап бетерми идем, хәзер үзем дә иремә булышам. Ул без күрмәгән матурлыкны тоя белә», – ди хатыны Мәүлидә. Мин килгән көнне Наил көймә ясап бетереп ята иде, шуны инешкә төшереп, авыл малайлары рәхәтләнеп йөзделәр.

Безнең белән бергә туган авылы буйлап атлаган Кәрим Аделовның авылдашлары өчен горурланып йөргәнен күреп, аңлап тордык. Горурланмаслык та түгел, милли рухта, барлык гореф-гадәт, милли йолаларыбызны саклап яши аның туган авылы. Сабантуй, Нәүрүз, Корбан, Ураза гаетләрен зурлап үткәрәләр Татар Сайманында. Бәйрәмнәрне күтәренке итеп үткәрүдә, эшмәкәр буларак, ул да үз өлешен кертә. Авылда илле елдан артык үзешчән ансамбль, театр эшләп килә икән. Бу юлы авылга кайтуында Кәрим Әбделхак улы, җырчылар белән очрашып, ансамбль өчен киемнәр тектерергә вәгъдә бирде. Андый изгелекләрне гел эшләп тора ул. Авыл зиратын әйләндереп алган, күп балалы гаиләләргә өлкәдә дөнья күрүче «Өмет» газетасын яздырган. Алай гына да түгел, үзе яшәгән Новоспасскида тагын бер иман йорты төзеткән. Өч дөя суеп корбан чалган. Сәламәтлекләре какшаган авылдашларына да, табиб буларак, ярдәм кулын сузарга әзер ул. Менә шундый игелекле, мәрхәмәтле, юмарт, кешелекле булган өчен дә яраталар, хөрмәт итәләр Кәрим Аделовны авылдашлары. Милләтебезнең шундый ул-кызлары булганда, туган авыллар яшәячәк, шәҗәрәләр дәвамлы, нәсел тамырлары тирән, нигезләр нык булачак дип уйлап куйдым мин, Ульяновск өлкәсенең Татар Сайманы авылы халкы белән саубуллашканда.

«Халкым минем», 2012, август
ӘСӘКӘЙ
Бераз тарих… һәм бүгенге көн

Әсәкәйгә минем беренче генә баруым түгел. Шуңа күрә биредә милләт өчен тырышып йөрүчеләрнең байтагын танып беләм. Күп чараларда, Сабантуйларда катнашканым бар. «Без яшибез, без бар!» – дип көн итәләр монда.

Авылга XVI гасырда, Явыз Иван идарә иткән чорда, нигез салына. Патша Әсәкәй исемле опричникка, ышанычлы һәм яхшы хезмәт иткәне өчен, зур гына җир иманасын бүләк итә. Һәм Әсәкәй шушы җирдә төпләнеп кала. Аның сигез улы була. Алар да патшага тугры хезмәт итәләр. Авыл Әсәкәй хөрмәтенә аның исемен ала. Биредә 25 хуҗалык оеша. Халык терлекчелек, игенчелек, аучылык, балыкчылык белән шөгыльләнгән. Ислам дине алга киткән. Ә Екатерина II вакытында Әсәкәйгә якын тирәдәге Колшәрип, Мөкмин, Солтангол авылларына да нигез салына.

Бүгенге көндә Оренбург өлкәсе Әсәкәй районында яшәүче халыкның 90 % ын татарлар тәшкил итә. Районда Илдус Дәүләтов җитәкчелегендә Татар милли-мәдәни автономиясе эшли. Район үзәгендәге 3 балалар бакчасында татар теле дәрес буларак өйрәтелә. Мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытыла. 2 мәчет мөселманнарга хезмәт күрсәтә. Район Мәдәният йортында менә утыз биш елдан артык «Чишмә» халык фольклор ансамбле эшләп килә. Аның җитәкчесе Зәйтүнә апа Вәлишина үзе – Мәдәният йорты директоры. Ул Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә туа. Аннан аларның гаиләсе әтисенең туган якларына – Оренбург өлкәсенең Куандык районына күченеп кайта. Оренбург филармониясе каршындагы татар драма театрында эшләгәндә, ул үзенең гомерлек тормыш юлдашы Наилне очрата. Яшь гаилә Наил абыйның туган ягына – Әсәкәйгә кайтып төпләнә. Зәйтүнә апа башта китапханәдә, аннан клубта эшли. Кырык елдан артык ул мәдәният өлкәсендә армый-талмый халыкка хезмәт итә. «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемне йөртә. Өлкә күләмендә үткәрелгән җыр, бию бәйгеләре, «Ак хисләр», «Алтын көз» фестивале дә – Зәйтүнә Вәлишинаның иҗат җимеше. Бу көннәрдә юбилеен билгеләп үтүче милләтпәрвәр шәхес, бик күпләрнең талантларына юл ачкан остаз, булдыклы җитәкче, кайгыртучан ана, ир хатыны Зәйтүнә ханым үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Халкыбызның телен, динен, милли йола, гореф-гадәтләрен саклап килгән, киләчәк буыннарга да тапшырганы өчен зур рәхмәт аңа. Гомере озын, игелекле булсын!

Солтангол авыллары

Ташлы тау, Сайгыт тавы белән чолгап алынган, Кинел елгасы буена урнашкан бу авылга Пугачёв восстаниесе чорында Солтангол дигән кеше нигез сала. Бу җирләр аңа патша тарафыннан хезмәте өчен бирелә. Пугачёв восстаниесе бастырылгач, эзәрлекләүдән качып, анда катнашучылар әлеге җирләргә килеп төпләнәләр. Бервакыт җирле халык һәм яңа килеп урнашучылар арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга. Ул низаг зурая, һәм Солтангол карт үз кешеләре белән авылны калдырып китәргә мәҗбүр була. Ерак кына түгел бер урында яңа авыл – Яңа Солтангол оеша.

Менә шул вакытлардан бирле күп җилләр искән, күп сулар аккан. Дөнья да, тормышлар да зур үзгәрешләр кичергән. Күмәк хуҗалыклар төзелгән, таркалган. Үзгәртеп кору елларында хуҗасыз калган авыллар арасында Әсәкәй районының Солтангол авыллары да була. Уңдырышлы җирләрнең буш ятуы, авылның ташландык хәлгә килүе Солтанголда туып үскән егетне – Илдус Ядкәр улы Дәүләтовны нык борчый. Аның туган авылын алдынгылар рәтендә, авылдашларының бай, мул тормышта яшәүләрен күрәсе килә. Һәм ул бу теләген тормышка ашырырга җиң сызганып эшкә алына. Бүгенге көндә Яңа һәм Иске Солтангол авыллары озынлыгы 9 чакрым булган бер татар авылы – «Алга» ачык акционерлык җәмгыяте булып берләшкән. Аның генераль директоры – Илдус Дәүләтов. Авылда урта мәктәп, балалар бакчасы эшли. 96 бала белем серләренә төшенә. Аларда да татар теле, башка төбәкләрдә кебек, атнасына 3 сәгать кенә укытыла, гәрчә мәктәптәге барлык укучылар татар балалары булса да. Уку күрсәткечләре буенча мәктәп районда алдынгылар рәтендә. Мәктәп директоры Энҗе Әюпова әйтүенчә, балалар, һәрчак район, өлкә күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда катнашып, урыннар яулый икән. Ә Илдус Дәүләтов – һәр башлангычның таянычы.

«Күкрәге тулы йөрәк аның…»

Бүгенге язмада Илдусның исеме берничә кат телгә алынды. «Кем соң ул?» – дип кызыксыныр кайберәүләр. «Күкрәге тулы йөрәк», – диләр аның турында авылдашлары. Ул башкарган эшләрне, чыннан да, аның кебек олы йөрәкле, киң күңелле затлар гына тормышка ашыра ала торгандыр, мөгаен.

Инде язганымча, Илдус – Яңа Солтангол егете. Ядкәр абый белән Сания апа гаиләсендә дөньяга килә ул. Ата-ана улларында туган якка, авылдашларына, татар теленә, хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияли алганнар. Спортны да ярата ул. Милли көрәш, ирекле көрәш белән шөгыльләнә. Сигезенче сыйныфтан соң ул төзелеш техникумына керә. Аннан армия сафлары… 1992 елда егерме өч яшьлек егет фермер хуҗалыгы оештыра. Шулай итеп, Илдус Ядкәр улы авыл хуҗалыгына «башаягы» белән чума. 2002 елда ул, таркалган колхозны алып, авылны тернәкләндерү эшенә тотына. Күпме йокысыз төннәр, тынгысыз хезмәт… Бу турыда ул үзе һәм гаиләсе генә белә торгандыр. Ә гаиләсе нык аның, Аллага шөкер. Илдусының һәр эшендә таяныч булучы, үзе дә милли тормышта актив катнашучы хатыны Элеонора белән соклангыч пар алар. Уллары Ренат белән Илнур да әтиләренең авыр һәм җаваплы хезмәтен аңлап, аңа булышып яшиләр. Ренат бүген армия сафларында, ил данын саклый.

Илдус Дәүләтов, «Алга» ачык акционерлык җәмгыяте төзеп, авылдашларына эш урыннары булдыра, аларның тормыш шартларын яхшыртырга мөмкинлекләр тудыра. Колхоз аның кулына күчкәндә, барлыгы 150 баш мөгезле эре терлек булса, бүген аларның саны 3 мең. Германиядән кайтарткан сыерлары гына да 150 баш. Шулай ук ат үрчетү белән дә шөгыльләнәләр Солтанголда. Бүгенге көндә «Алга»да 400 гә якын кеше эшли. Уртача хезмәт хаклары – 12 мең сум. Уру, сугу техникасы Германиядән кайтартылган. «Урып-җыю чорында чит ил машиналарында алмаш-тилмәш эшләп, комбайнчыларыбыз аена 50 мең сум хезмәт хакы алды», – ди җитәкче. Солтанголны район үзәге Әсәкәй белән асфальт юл тоташтырган. Солтанголда балалар бакчасы, ашханә, идарә бинасы төзелгән. Тегермән «аякка» баскан. Май җитештерү цехлары, сөт заводы да бар. Хуҗалыктагы баш белгечләрнең белемен арттыру, башка җирләргә барып тәҗрибә уртаклашу өчен дә мөмкинлекләр таба Илдус Ядкәр улы. Баш зоотехнигы – Германиядә, инженеры Америкада булып өйрәнеп кайтканнар. Җитәкче үзе дә белем эстәү юлында. Оренбург дәүләт аграр университетын, аннан Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Бүгенге көндә ул – өлкә Думасы депутаты.

Депутат үзенә ышаныч күрсәткән сайлаучыларның теләкләрен тормышка ашыра. Менә район үзәге булган Әсәкәйдә балалар тудыру йорты кулланылышка тапшырылды. Илдус Дәүләтовның нефть эшкәртү, бетон эшләү заводларын төзү хыялы да күптән тормышка ашты. Туган авылында яңа гына төзелгән өченче мәчеттән дә азан тавышы яңгырап, иман нурын сибеп утыруында аның өлеше бәяләп бетергесез.

Россиянең спорт остасы, Сабантуйлар батыры Илдус Ядкәр улы булышлыгы белән Әсәкәйнең биш авылында спорт заллары ачылган, кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. «Ирешелгән уңышларымның нигезендә спортны яратуым да ята. Яшь буында спортка мәхәббәт тәрбияләргә телим», – ди Илдус. Спорт залларында көненә 250 көрәшче шөгыльләнә. Узган ел ул тагын бер зур спорт сараен аякка бастырды. «Батыр» спорт комплексында шөгыльләнү өчен, барлык шартлар да булдырылган. Татарча, ирекле көрәш, грек-рим көрәше белән беррәттән, егетләр бокс серләренә дә төшенә. Алар өчен махсус тренер кайтарткан Илдус Ядкәр улы. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» ди халкым. Бу якның пәһлеваннары Татарстанда, Россия күләмендә үткәрелгән көрәш бәйгеләрендә һәрчак призлы урыннарны яулый.

«Халкым минем», 2012, сентябрь

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации