Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]

Шрифт:
- 100% +
 
Без кечкенә вакытларда
Биек иде манара,
Без үсеп буйларга җиткәч,
Авырайды замана.
 

Бичара, бүген дә гел ашады гына ул, өйгә алып кайтмагансың дип, үги әнисе тагын кыйнаячак инде аны, тагын аркасын төячәк, аннан төнлә ул тагын астын юешләтәчәк. Әнә шуңа күрә ул вакыт-вакыт гел бер җыр җырлый:

 
Уйлый күңлем, уйлый күңлем,
Уйлый күңлем шашарга.
Уйлый күңлем Татреспубли-
кадан чыгып качарга.
 

…Шундый кояшлы, борчаклы, тилгәнле моңсу бер көндә межага утырган гына идек, Җәмил инде «Югалдым мин, егет»не башлап та җибәргән иде, кинәт авыл ягыннан Җир-ананың тешен суыргандай шөбһәле бер шыгырдау ишетелде. Бераздан тагын, тагын. Ни булганын аңламастан авылга торып йөгердек. Авыл уртасында мәктәпкә әйләндерелгән мәчет янына, кара болыт булып, халык җыелган иде. Без әле һаман аңламадык. Теге шыгырдау тагын яңгырагач кына төшендек: ике кеше мәчет манарасының итәгендәге такталарны каерып йөриләр иде. Күпмедер вакыттан соң манараның түбәгә тоташкан урыны ачылып китте. Бичара! Эчендәге такталары сап-сары икән, тыштан гына җилдә, кояшта каралып утырган икән. Бераздан түбәдә йөргән ике кеше манара эчендә юк булдылар, күп тә үтми выж-выж килгән пычкы тавышы ишетелә башлады. Халык дәшмәде. Дөрес, хатын-кыз ыгы-зыгы килде, әмма ирләр, карт-коры түбән карап, карасына коелып басып торды. Картлар арасында уникенче елда бу мәчетне салуда катнашканнары да бар икән. Берсе мыгырданып кына сөйләде.

– Һи-и, моның үзәгенә агачны эзләдек тә инде. Ыстарший остага һич ошатып булмады. Манара үзәгенә дигән агач ботаксыз кара чыршы, йә булмаса төз нарат булсын, ди. Дүрт буйлык агачны каян табасың тиз генә. Ботаксыз агач буламыни? Атна-ун көн эзләп тә таба алмагач, пушмистергә бардык. Ул «ә» дигәнче Сорнар өстендәге бер наратны әйтте, юлын өйрәтте…

Моны тыңлап торганда, хәтергә бер җыр килде. Бу җырны кичен авыл егетләре бер дә җырламый калмыйлар иде инде.

 
Кистем каен, кистем каен
Манара үзәгенә;
Бит уртаңны алыр идем
Шәльяулык бизәгенә.
 

Манараны кисүчеләр кемнәр соң? Күрше Сикертән җидееллык мәктәбе укытучысы Фәезов дигән егет белән үзебезнең авыл мәктәбе укытучысы Гатият Әсәдуллин икән. Менә бераздан манара эчендә балта тавышы яңгырады, манара ыңгырашты, аның күккә ашкан алюмин ае чайкалып куйгандай булды. Карчык-коры елаша башлады. Кемдер, Гайшәттиме, карлыккан тавыш белән әйтә куйды:

– Ярабби Ходаем, бу ике әтрәк-әләмнең кулларын корыштыр, Ярабби, кеше кулларына калып, ризык өмет итеп тилмереп ятсалар иде…

Әтрәк-әләм дип безнең авылда иң актык кешегә, нәсел-нәсәбе буенча атсыз-тунсыз яшәп, кешегә ялланып тамак туйдыручыга әйтәләр иде, бу ике егеткә карата ул сүз туры килгәндерме-юкмы, аның Фәезов дигәне Саба районы Оеттан, Әсәдуллин дигәне – күрше авыл Яңа Масрадан иде. Берәр сәгать шыгырдап-чайкалып утырганнан соң, манара үзәк өзгеч тавыш чыгарып ыңгырашып алды да, авыр гөрселдәп, мәчет бакчасына барып төште. Кояшны тузанмы, болытмы каплады, манара төшкән урынга халык бармады, авыр гына таралышты.

Авылның яме китте. Соңгы елларда, мәчетне мәктәп иткәннән соң, манара, бичара, гел яңа тормышка ярдәм итә иде. Монда еш кына күтәрелеп күрше авылдан күренгән төтенне күзәтәләр, шуннан ук кычкырып, «фәлән авыл яна, тизрәк насослы арбаларны җигегез» дип хәбәр салалар, юл өзеге вакытында Ташлытау юлындагы атлыларны күзәтеп-көтеп алалар иде. Манара – авылның хуҗасы, күрке иде. Дингә каршы көрәшәбез дип, авыл халкының сәнгать әсәрен юк итүне вәхшилек дип атамыйча нишлисең?

Ул җәй шулай авыр, газаплы, кара җәй булды. Өчме-дүртме атна узуга, Фәезовны күргәннәр: кулына сырхават булган, ямьсез шешеп, тишелеп ага, ди. Алай булмагандыр инде ул булуын, ләкин халык күңеле әнә шулай теләде, шулай җәзалады аны. Көз җиткәндә, без дә мәктәпкә шатлыксыз гына җыелдык. Яраткан укытучыбыз Гатият Әсәдуллинның ничектер йөзеннән нур качкан сыман иде, без аңа шикләнеп, палачка караган тоткын кебек карый башладык.

Ул көзне Җәмил мәктәпкә килмәде: аны, ниндидер бер узгынчыга ияреп, авылдан чыгып качкан дип сөйләделәр. Күңелсез көннәр башланды, ул арада кыш керде, коточкыч салкыннарда бакчадагы алмагачлар шартлап ярылды, өй астында бәрәңге өшеде, ач бүреләр, төнлә салам түбәле абзарларны тишеп, сарык буып йөрделәр, акфиннар белән сугыш башланды.

Безнең сабый күңелләргә бер генә көн дә шатлык китермәде. Балалык вакытының очы югалды. Нәкъ Җәмил җырындагы кебек – без югалып калдык.

Җәмил дигәннән…

Аның эзен һәм җыр текстын мин ярты гасыр узгач таптым. Моңа әле дә булса ышанып бетә алмыйм, ләкин бу шулай, бу – факт.

1986 елның кышы. Муса Җәлилнең тууына 80 ел тулуга багышланган фәнни-теоретик конференция бара. Конференциягә илебезнең зур галимнәре килгән. Шунда тәнәфес вакытында минем янга галим Әбрар Кәримуллин килде дә кесәмә бер кәгазь тыгып китте. Эре тешләренең бөтен булганы белән елмая иде. Кәгазьне ачып укыдым. «Бүген кич минем өйдә бик кызыклы бер мәҗлес була, килми калма» дип, адресын, сәгать-минутын күрсәткән иде. Кичен, әлбәттә, зур кызыксыну белән шунда киттем. Дөресен әйтим, ирләр генә булган мәҗлесне бик яратам мин. Ата-бабалар мәҗлестә шулай аерым утырганнар. Бу – һич тә артталыктан, «татарлык»тан түгел, бу, киресенчә, бабаларыбызның американча эшлекле булуларыннан килгән. Йә инде, хатын-кызлы мәҗлестә эш турында, дөньяны алып бару турында нәрсә сөйләшеп була? Анда бит тәкәллеф сакларга кирәк. Кем янына кем утырасы, салатны башта үзең салып аласымы, әллә яныңдагы үз хатыныңа алып бирәсеме, әллә каршыңдагы тол хатынгамы? Аңа алдан алып бирсәң, үз хатының нәрсә әйтер, кинәт кенә кара коелса, нишләрсең? Бер өйгә кайтасы бар бит! Комплимент әйтергәме хуҗа хатынга, юкмы? Җиткән кызларының кайда кем булып эшләве белән кызыксыныргамы (ә хатының өйгә кайткач, «нәрсәгә авызыңны җырып шул … белән сөйләшкән буласың» дип зилзилә куптарса?)?

Шулай. Ә Кәримуллин бабайлар акылын эшкә җиккән. Үз хатыны да ризыкны үрелеп кенә ишек артыннан биргәләп торды. Сүз кызды, галстукларны салып диванга ыргыттык, миннән башка барысы да диярлек фән докторлары иде. Мин докторлар белән утырырга яратам. Аларда бер сыйфат була: наданмы ул (докторлар арасында алар байтак), галимме – сөйләшкәндә ышаныч белән, җирдә үз урыннарын нык тоеп сөйләшәләр. Мин аларның шул сыйфатларына сокланам, кызыгып, матур итеп көнләшеп сокланам.

Бу юлы мәҗлеснең игътибар үзәгендә Дагстаннан килгән кумык галиме Солтанморат Акбиев иде. Тау халыкларына хас булган таза борынлы, нык маңгайлы Солтанморат фән өлкәсендә дә үзен шулай тау кыясы кебек нык сизә иде. Ул менә ничә еллар инде татар-кумык әдәбиятларының элемтәсен, бу өлкәдәге тарихи традицияләрне өйрәнә, шул турыда эшлекле-игелекле мәкаләләр яза, китаплар чыгара. Сөйләшә торгач, Солтанморатка мин бер сорау бирдем:

– Безнең әдәбиятка, безнең халыкка шундый җылы мөнәсәбәтнең башы кайда? Син ничек бу юлга кердең? – дидем.

Акбиев уйга калды. Ярым татарча, ярым кумыкча сөйләп китте.

Белмим, башкалар ниләр кичергәндер ул сөйләгәндә, әмма мин колакларыма ышанмыйча утырдым.

– Сугыш вакыты иде. Безнең авыл тимер юл разъезды янына урнашкан, биек тау итәгендә. Поезд таулар арасыннан чыгып безнең яннан узганда, тау-таш чыңгылдап кала. Сугыш вакыты, әти колхоз председателе, төн уртасында гына өйгә кайта. Авыл көтүе белән колхоз көтүен бергә кушып йөртәләр, көтәргә чиратлап чыгабыз. Әти җәй буе көтүче таба алмыйча җәфаланды. Ләкин беркөнне әти соң гына кайтты, без әле йокыга китмәгән идек, аш янында әнигә сөйләп утырды:

– Шөкер Аллага, – диде, – көтүче таптык. Иртәгәдән эшкә чыга. – Әни көтүчене каян табуы белән кызыксынды. – Казан ягыннан, татар малае, – диде. – Ачлыктан качып өеннән чыгып киткән. Булмаган җире калмаган. Әле монда да пассажирскийның түбәсеннән тимер юл милициясе алгач кына туктап калган. Ашаттык, урнаштырдык. Бик уңган егеткә охшый, унбиш яшьләр булыр…

Иртәгесен төш вакытында, көтү ялга туктаганда, авылның бөтен малае көтүче янында иде. Татар – ул нинди була икән? Татарның Тукае булган дип сөйлиләр иде, аның «Шүрәле»сен дә сөйлиләр иде. Менә без чын татарның үзен күрдек. Саргылт кашлы, сипкелле, таза куллы, төп шикелле бер малай. Кулында үткен пәке. Юньләп сөйләшми. Әллә ни арада гына бер чыбыкның кабыгын көпшә итеп салдырды да сыбызгы ясап бирде. Бер малайның бил каешын сорап алды да шуны бишкә ярып телде, күз ачып йомганчы бишле камчы үреп, шуны сапка утыртып та куйды. Кыскасы, безнең күңелләрне яулап алды бу. Икенче көнне дә шунда җыелдык без. Ул безгә үзенең туган ягы, калын урманнары турында сөйли, тик анда ашарга гына юк, ди. Бездә, ди, колхоз председателе җәй буе халыкка вәгъдә бирә, хезмәт көненә өч килодан да ким бүлмибез, ди, ә көз җиткәч, бер грамм да бирмиләр. Менә ничә ел инде шулай…

Без, аны кызганып, һәр көн өебездән нәрсә дә булса алып килә идек: йә алма, йә слива, йә кипкән балык. Ә беркөнне безгә ул татарча җырлап күрсәтте.

Солтанморат елмайды:

– Менә шул малай, шул җыр аркасында мин сезнең халыкка гашыйк булдым. Мин сезнең соравыгызга җавап бирдем кебек.

– Теге малайның өйрәткән җыры нинди иде соң? Хәтереңдә калмаганмы?

– Җыр гына түгел, ул малай өйрәткәннәрнең барысы да хәтердә. Ул карта уйнарга бик оста иде, гәзит кәгазен турап, шәмәхә кара белән сурәтләр ясап, барыбыз да картага өйрәндек. Моның өчен әтидән эләкте эләгүен, ләкин татар малае безне авызга бармак тыгып сызгырырга, авызны түгәрәкләп, алты-җиде метр ераклыкка төкерергә, теш арасыннан чертләтеп төкерергә өйрәтте, «кәҗә мае чыгару» дигән уенга өйрәтте, тагын әллә нәрсәләргә. Бервакыт ул инде безнең атаманга әйләнде, аның сүзе безнең өчен закон була иде.

– Нинди җыр өйрәтте соң ул сезгә? – Минем ерак Дагстанга барып җиткән татар җырын ишетәсем килә иде.

– Ә… ул болай. – Солтанморат күзләрен йомды, таза маңгаен учлары белән каплады. Ишетелер-ишетелмәс нәрсәдер көйләде, ритмга керде, селкенә башлады һәм, кулларын маңгаеннан алып, кискен хәрәкәтләр ясап, кинәт кенә җырлап җибәрде:

 
Агыйдел өстендә ак парахут,
Озаталар мине на Дальний Восток.
И-их! Югалдым мин, егет,
Калтырый куллар.
Үтәдер айлар, үтәдер еллар…
 

Мин тынсыз калдым. Ярты гасырдан соң бу җыр белән кабат очрашу бик гаҗәп иде. Солтанморат исә ритмга тәмам кергән иде инде.

 
Өебезгә кайттым, капканы ачтым,
Ишекне мин ярдым, тәрәзне ваттым.
Их! Югалдым мин, егет…
 

Салфетка кәгазенә, ашыга-ашыга, бу җырны яздым. Җыр тексты докторларны да әсәрткән иде.

– Ни исемле иде соң ул малай, анысын хәтерләмисеңме? – дип сорады арадан берәү.

Солтанморатның күзләре тау бөркетенеке кебек елтырап алды.

– Ник хәтерләмәскә! Мәңгегә онытмыйбыз без аны. Аның исеме Җәмил иде. Әйе, Җәмил. Сугыш беткән елны китеп барды. Бөтен авыл сагынып сөйли аны. Ул бик гадел иде. Бер генә кечкенә малайга тырнак белән дә чиртмәде. Күпме җыр белә иде! Бөтенебезне чиратлап җырлата, өйрәтә, дөресли иде. Менә минем татар халкы белән беренче танышуым шул, – дип, Акбиев сүзен тәмамлады.

Мәҗлестән таралганда, бөтенләй чуалган, саташкан кеше мин идем! Җәмил! Син исәнмени, туганкай? Кайларда йөрисең син югалып? Син эшкә бик булган егет идең бит! Синең җаның чиста, пакь, күңелең җәрәхәтле иде. Кайларда югалып йөрисең син? Син бит гаделлек, тамак туйдырырлык ризык эзләп киткән идең. Син бит авылда бара торган хәлләргә түзеп тора алмыйча чыгып киттең. Синең күз алдыңда ачлыктан атлар кырылды, авыл җитәкчеләре, колхозчының тамагын туйдыруның төп мәсьәлә икәнен онытып, гел җыелыш җыйдылар, динне, мулланы сүктеләр, мәчет манарасын кистеләр, авылның хуҗалыгын тәмам китереп терәделәр. Син бит шундый рухсыз, имгәтелгән авылны ташлап киттең. Без ул чакта күңелләребез белән сизә идек: болар – вакытлы адашулар, болар – акыл җитмәүдән. Алда безне сыный торган әллә ниләр булыр әле дип шик катыш көтә идек без, һәм безнең сабый күңелләр ялгышмады: безне кырык беренче елның июне айнытты.

Рәхмәт сиңа, Акбиев, син миңа яшьлегемнең еракта күмелеп калган бер кисәген кайтарып, өстеннән пәрдәне ачып бирдең. Рәхмәт сиңа, Кәримуллин, син бик матур, галим докторлар мәҗлесе оештыргансың бүген…

V

Чыпчыклар – бөртеклеләрнең явыз дошманы; агуланган җим куеп, алар белән көрәш алып барыла».

(Г. П. Дементьев. Зур совет энциклопедиясе)

Халкыбызның җырларын тикшереп карасаң, искитәрлек фәлсәфә һәм табигать белән бердәмлек. Ата-бабаларыбыз беркайчан да үзләрен табигатьтән аерып куймаганнар. Алар терлек-туар, күбәләкләр белән киңәшеп, серләшеп, кайгы-шатлык уртаклашып әвәрә килеп яшәгәннәр. Бу инде – рухи тормышның бөтенлеге.

Ата-баба сандугач, карлыгач, күке, тургай, кыр казы белән серләшеп гомер кичергән. Бу кошларның һәрберсе кеше күңеленә үзенчә тәэсир иткән, кеше күңеленең аерым халәтенә аерым кош булган, йә, нинди урман инде ул карт юкә башында, бәрәңге тукмагы кебек, тып-тын гына утырган ябалагы булмаса? Май аенда урманга керүнең ни яме бар, әгәр анда вакыт-вакыт күке кычкырып синең гомереңне санап алмаса? (Бер күке кычкырган вакытта икенчесе катышмый, ялгышып катышса, шундук туктап төзәтәләр. Безгә гыйбрәт!) Нинди уҗым басуы инде ул, ук булып ыргылып, күккә тургай күтәрелеп сайрамаса, нинди кыр инде ул биектә-биектә тилгән тибрәлмәсә?

Авыл халкы шулар белән бай. Кошлар аның рухи дөньясына шулкадәр сеңгән, җәйге җылы кичләрдә, кара кулъяулык булып, куркыныч очып йөргән ярканат та аның күңелендә кош булган. Кырыгынчы елларда агач материалы табу бик кыенлашкач (урман әле калын иде, ләкин диаметры ундүрт сантиметр булган агач киссәң, прокурорлар, судлардан башың чыкмый иде), авылда урыс капка аз калды. Аларның түбәсендә, бер дә шиксез инде, ярканатлар яши иде. Җәйге караңгы кичләрдә ярканат, дәһшәтле шыпылдап, синең колак төбеннән генә очып уза, тәннәрең эсселе-суыклы булып кала. Халыктан килгән ышану бар: аның канаты яңагыңа кагылса, һичшиксез, чукрак каласың.

Хәзер тилгәннәр, тургайлар белән бергә ярканатлар да беткән икән. Әллә нинди парадокслар бар: урман бетеп бара, ләкин авылда урыс капкасыз кеше юк хәзер. Аны шундый итеп эшлиләр, әйтерсең ул бер крепость. Урыс капкасы булмаган хуҗалыкның дәрәҗәсе бик түбән. Безнең халык шулай шәп итеп, күзгә бәреп яшәргә ярата. Тик… ул капка башларында ярканатлар гына юк инде. Кара син аларны, аларга тикле фәнни-техник революцияне аңлаганнар, каядыр таю ягын караганнар. Хәер, әлеге шәп капкаларда алар кереп йөрер өчен түбә кыегында тишек тә калдырмыйлар икән…

Татар халык иҗатын өйрәнгәндә мин, халык җырларында бик еш телгә алынган кәккүк, сандугач, карлыгач образлары белән шөгыльләнеп, кечкенә бер фәнни хезмәт тә язган идем. Хәзер үкенеп куям: нигә җырда телгә алынганнары турында гына язганмын? Халык күңелендә безнең тирәдәге кошларның барысы да урын алган бит! Алар әкиятләрдә, мәкаль-әйтемнәрдә, йолалар, юраулар, кушаматларда яшәгән бит. Димәк, ниндидер уртаклыгыбыз бар алар белән безнең. Нинди? Нинди? Баксаң, кошлар да нәкъ кешеләр кебек икән. Алар да юньлеләргә, юньсезләргә, тәртипле-әдәплеләргә һәм әдәпсезләргә бүленеп яши икән. Кешеләр, гаилә мөнәсәбәтләре, хезмәт бүленешендәге бөтен уңай һәм тискәре яклар аларда да бар икән. Безнең белән бик тә якын яшәгәнлектән, без аларны бөтенләй күзәтмибез икән.

…Авыл язы. Мартның унбише. Күк тулы кояш, авыл урамындагы бульдозер өйгән кар диварлар хәлсезләнеп калган, юлда юка боз элпәләре тирләгән, биек зәңгәр күктә – яз шавы. Шундый көнне абзар түбәсендә кечкенә малай ясап куйган уенчык җил тегермәне дә келдерәп әйләнеп утырса, җилсез күктә агач башлары да шауласа, яз шул инде, шул.

Шулай язгы җилгә әсәрләнеп басып торганда, агач башларында кинәт кошлар чыркылдаша башлады, тополь ботаклары хәрәкәткә килде: әллә ниткән ыгы-зыгы бар иде. Ерак сәфәрдән әле генә кайткан сыерчыклар үз ояларыннан чыпчыкларны куалар икән. Сугыш бик көчле һәм тавышлы булды. Сыерчыклар (ахырдан беленгәнчә, барысы да ата сыерчыклар икән) ЖЭКны да борчымадылар, депутатлар да эзләмәделәр, милиция дә чакырмадылар. Ата сыерчыкларның сугышу рәвешен карап тордым: кан чыгару, имгәтү юк, чыпчыкны оя тирәсеннән бары тик күкрәк белән генә бәреп төшерәләр. Үзләре тавышланмый, чыркылдау тавышы гел теге «нарушитель» чыпчыклардан икән. Менә бер оядан кудылар чыпчыкны, менә икенче оядан, өченчедән. Тегесе нәрсә тагын? Анысы нинди оятсыз, ник бер әйтүгә чыкмый? Монысы өй түбәсенең башына утырткан ояда иде, чыккач та оя авызын бирмичә озак тарткалашты. Ләкин монысын инде коллектив белән хәл иттеләр: әрсез чыпчыкны кара-корыч күкрәкләре белән шундый итеп тәгәрәтеп йөрттеләр, кош тырнакларыннан түбә шиферы чыкыр-чыкыр итеп торды. Аннан һәр йорт хуҗасы үз оясына юнәлде (оялар, өй түбәсендәгесен санаганда, дүртәү иде). Һәр хуҗа тиз генә оя эченә кереп чыкты да, оя өстенә кунып, томшыкны күккә юнәлтеп сайрый башлады.

Биш минутлык бу бәрелеш-җиңеш тормышның әллә кай төшләрен актарып хәтерне яңартты. Кояш күзне чагылдырырлык язгы бер иртәдә ишегалдындагы, урамдагы халык шау итте: «Сыерчык килгән, сыерчык! Әй, кешеләр, күрдегезме, сыерчык килгән!»

Авыл гөж килә. Халык – урамда. Яшь кызлар, киленнәр шундук карга ятып ауныйлар. Борынгы бабалардан килгән матур бер йола бу. Шунда аунаган кыз-кыркынның, киленнең җәйге урак вакытында биле авыртмый. Сыерчык килгән көн – авылда бәйрәм көне. Моның ни хикмәте бардыр, халык нигә моңа шатлана, кем белгән? Һәрхәлдә, моның тирән мәгънәсе булмый калмагандыр…

Икенче хатирә.

…Йөз квартиралы йортыбызга күчкәндә, төзүче оешмалар, кулларыбызда ордерлар булуга карамастан, безне кертмәделәр. Янәсе, ордерлар артык бирелгән, төзүчеләргә дигән ун процент истә тотылмаган. Йөк машинасы белән әйбер төяп килеп, урамда кунучылар булды. Апрель ае, көннәр җылы иде. Икенче көн җитте, югары оешмаларга делегатлар китте, кемнәрнедер, «кызыл билетыңны чыгарып салачаксың» дип, телефон аша өркетүләр булды, әйбер төягән, бала-чага утырткан машиналар килә торды, подъезд янына куелган каравылчылар безне якын да җибәрмәделәр. Һәр подъездда бозау башы кадәр йозак һәм каравылчы иде. Икенче көн кичкә таба авышты, халык (интеллигенция) иза чикте. Төзелештән калган балкалар өстенә утырып, әбәт ашап алдык. Инде нишләргә? Арадан берәү табылды. Ул подъезд тәрәзәсеннән аска төшкән дә, подъезд эченнән килеп, каравылчы абзыйларның берсенә ишек каккан. «Чыгар мине, мин монда бикләнеп калганмын», – дигән. Абзый ачкан. Теге иптәш аны эчкә чакырган да: «Менә, агайне, кашың кара, күзең кара, үз җаеңны үзең кара, мин моннан чыгучы түгел, но син дә кеше бул, менә бу стаканны яңа йортны котлап күтәреп җибәр», – дигән. Абзый күтәргән. Ыхы-мыхы килеп колбаса капкалаган арада, тагы бер стакан моның мыек астына ук терәлгән.

Ун минут үттеме икән? Подъезд каравылчылары нигәдер шул тәрәзәгә җыелып беттеләр, озак та үтмәде, бөтен подъезд ишекләре ачылды, ачкыч өләшү китте, каравылчыларның берсе инде бакча эчендә җан-фәрманга «По диким степям Забайкалья-а-а…» дип, кәеф-сафа корып утыра иде.

Сыерчыклар чистарак эшли икән. Шулай уйлап алдым. Оя өсләрендә алар томшыкларын суырдылар, карт өянке башында, рәтсез-чиратсыз чыркылдап, чыпчыклар тыпырчынды. Мин боларны да кеше теленә күчереп тыңладым.

Сыерчыклар сөйли:

– Менә без дә Ватанга кайтып кердек. Без узган якларда дөньялар тыныч түгел. Без узган Урта диңгез өсләрендә, көпшәләрен ыржайтып, зур хәрби кораблар йөзә, самолёт төягән зур аэродромнар йөзә. Товар төягән, кеше төягән көймәләр өстенә кунып ял итә идек, ә быел ял итә алмадык, чөнки су өстен корал баскан, Африка ярлары буенда куркыныч хәрби кораблар йөри, без юлга чыкканда гына самолётлар гарәп халкы өстенә бомбалар ташлады… Без юлга чыгар алдыннан гына үлем күрдек. Без Мәрмәр диңгезе өстеннән уздык, анда су астыннан йөри торган куркыныч көймәләр күрдек. Без ерак юллар узып туган илебезгә кайттык, без хәтәр юлда вакытта исә, тылдагылар безнең яхшы фатирларыбызга кереп алганнар. Сугыш вакытында тылда калган кайбер намуссыз түрәләр шулай эшләгәннәр дип ишеткәнебез бар иде…

Чыпчыклар исә вак гайбәт эчендә чыпырдаштылар:

– Син башлап чыктың, син! Син чыкмасаң, мин ике аягымның берсен дә атламый идем!

– Ә үзең? Ә үзең? «Чык! Чык!» дип, миңа кем чыркылдады?

– Чык! Чык, имеш! Чыктың инде, чыктың! Чык! Чык! Тагын, ачуым килмәгәе, чык!

Ата чыпчыклар аскы ботакларда тыныч йомгак булып утырдылар, хатын-кыз әрләшенә катнашмадылар. Аларда шулай: алар тол хатыннарны да кайгырталар, безнең шикелле менә монысы – минеке, монысы – синеке, теге хатын – ирсез, үз көнен үзе күрсен дигән формаль бүленештән алар баш тартканнар, шуңа күрә хатыннар талашканда ирләр карап кына тора. Хатын-кыз да булдымы кеше дигән сыман, әллә кем булып кукраеп утыралар алар. Аннан соң монысын да белмиләр түгел: күп хатын белән яшәгәндә тормышта нинди рәт булсын. Әле аны, рәтне, бер хатын белән яшәгәндә дә булдыруы шактый кыен.

Ата чыпчыклар шулай уйлый иде, ахрысы.

Ләкин… ләкин… гадәттән тыш тирән, тарихи бер мәсьәлә бар. Кешеләрнең бит бөтен хатасы шунда: алар тарихтан гыйбрәт алмыйлар, көндәлек тормышта тарихны онытып, стратегик ялгыш җибәрәләр. Ата чыпчыклар, мәсәлән, йоннарын кабартып, күпсанлы хатыннарына борчылмыйча болай гына тәнбиһ ясап (кисәтү ясап), «тим! тим!» дип утырганда тарихны хәтерлиләр. Борынгы Чыңгыз ханнар, аннан соң килгән төрки ханнар, картаюдан куркып, организмның тонусын тиешле дәрәҗәдә тотар өчен гомер ахырында гел ата чыпчык ите ашаганнар. Бу турыда китапларда язылган. Хәзерге кешеләр (ярый әле безнең бәхеттән!) андый китапларны укымыйлар. Хәзер тонус күтәрер өчен Трускавецка, Ессентукига, Урал таулары астындагы тоз санаторийларына йөриләр. Йөрсеннәр! Профсоюз бай! Әнә кытайлар… Безгә, чыпчык халкына каршы көрәш ачып карадылар. Янәсе, без орлык ашыйбыз. Чуртым. Без беренче чиратта орлык көшелендәге нәкъ арыш, бодай, борчак төсле курчакларны (личинка) ашыйбыз, безгә дә ара-тирә ит ризыгы кирәк. Бездә, чыпчыкларда, сездәге кебек, гастрономнар юк, без үзебез эзләп тапсак кына…

– Тим-тим! Тим-тим!

– Чыпчыкларга каршы көрәш – дөньядагы иң пүчтәк көрәш!

– Чыпчыклар, нигездә, кешеләрнең дуслары. Чын! Чын! Шулай дим! Тим! Тим!

Ул арада ата сыерчыклар юкка чыкты. Юк, вәссәлам! Мин курка калдым. Теге рәтсезләр тагын фатирларга басып керсәләр? Әйтик, берәр ана чыпчыкның бик ашыгыч кына йомырка саласы булса, һәм ул кабат басып керсә? Йөкле, балалы хатынны урамга куып чыгарырга ярамый бит! Ләкин ата сыерчыклар бик нык кисәтеп киткәннәр, ахры: имейте в виду, әгәренки тагын бер мәртәбә… Шулай да, кая киткәннәр соң алар? Унбиш, егерме минутлар үтте. Менә урман ягыннан шатлыклы чырылдау белән бер төркем сыерчыклар кайтты. Аңлашылды, фатир әзерләп бетергәнче йорт башлыклары хатыннарын урманда калдырып торганнар икән. Ә тегеләрен күрсәң! Каурыйлар – кара-зәңгәр корыч, күкрәкләр елтырап тора, гел диңгез арты импорттан гына киенгәннәр. Бала чыгарырга утырганчы гел шулай диңгез арты фирмаларында тегелгән кием белән мактанып йөри инде алар. Ояга утырганда гына үзебезчә киемгә күчәләр. Ерак юлдан арып-таушалып кайткач, бу көе авылга кермибез, бераз ял итеп кеше төсенә керик, өс-башны рәтлик дип, атна буе урманда яшәгәннәр икән. Һәм хуҗа хатын тиз генә үз өен җыештыра башлады, әле салам, әле кыл кабып чыгып, оядагы чыпчык чүпләрен һавага очыртты. Әти кешеләр исә, кыска-кыска гына сайрап, оя түбәсендә утырдылар, өй җыештыру эшенә – хатын-кыз эшенә катнашмадылар, шулай кирәк, безнең ата-бабалар идән-сәке юмаганнар, аш пешермәгәннәр. Ирләр – төп, генераль мәсьәләләрне генә хәл итәргә тиеш.

Авылда шулай яз башланды. Ләкин яз сыерчыклар өчен генә түгел икән. Менә беркөнне карт алмагачның каты ботаклары арасында ике саескан тыркылдап ыгы-зыгы килде, нәрсәгәдер ярты көн буе бәхәсләштеләр. Бу бәхәстән беренче көнне берни дә аңлашылмады. Инде апрель кергән, җирдә кар бетеп килә иде. Талаш икенче көнне бераз тынган сыман булды, ләкин хәрәкәт кимемәде: алма ботаклары арасында өзлексез сөйләшү барды.

– Кра, кра-кр! Как, как, цат-ка!

– Тра-тра-тра! Ца-ца-ца!

Кичкә таба аңлашылды. Ир белән хатын быел өйне кайда салабыз дип бәхәсләшкәннәр икән. Ир әйткән, урманга салыйк, дип, хатын каршы торган: сезнең караңгы урманыгызда минем матурлыгымны берәү дә күрә алмый, шушы затлы киемнәрем белән минем якты дөньяда яшисем килә, авылга күчеп утырыйк, дип тавыш чыгарган. Бу – таныш хәл. Авыл егете дә нәкъ шулай була кайчакта: әйләнә-тирәдәге менә дигән бер гүзәлне ала, тормыш кора, әмма теге гүзәлнең авылда каласы килми. Анда шул ук кешеләр инде, Әхмәтхандыр, Нургалидер, Мәхмүттер. Кайсы шофёр, кайсы тракторист. Үз хатыныннан башканы белмиләр, сиңа ник кенә бер матур, мәгънәле сүз әйтсеннәр! Әнә, ичмасам, шәһәрдә, бер генә көнгә барып кайтасың, трамвайда очраган, дипломат, портфель тоткан ирләр бер дә белмәгән көе нинди генә матур сүзләр әйтеп бетермиләр, каушаудан башларың әйләнә. Шулай, авылыннан кузгатып, сыерын, йорт-җирен саттырып, зур шәһәргә алып китә ул үзенең ирен.

Монда да шулай булды: ата саескан көне буе каршы килде, авыл җирендә стройматериал бик кыйбат, аны табып та булмый, урманда әнә бушлай, муре, диде. Ләкин гаилә бәхәсе шуның өчен бәхәс дип атала инде ул, анда, һичшиксез, хатын җиңеп чыга. Шулай булганда гына бәхәс дип йөртелә ул көрәш.

Апрель ае беткәнче төзү материалы эзләү, йорт салу эше барды. Ата кеше бик ыңгырашып эшләде, алма бакчасында, чыннан да, якында гына материал юк иде. Үзенең бу көнгә калуына, күрәсең, бик нык хурлана, әмма тешен кысып түзә иде:

– Ну, ярар, синеңчә булсын. Ну, бирермен әле мин, күрсәтермен…

Йорт җитлегеп бетмәстән үк ана саескан авырайды. Әле аска балчык, ләм ташыйсы бар иде, ләкин табигать законнары ашыктырды. Әни кеше, көнаралаш утыргалап, йомырка сала башлады. Ябыгып, ямьсезләнеп китте, менә көннәрдән бер көнне йомырка салган җиреннән утырып та калды. Әти кешенең әле төзү эше бетмәгән иде, холкы тагы да начарланды, тәмам үзен күрсәтеп бетерде. Тополь башындагы сыерчыкларны куып йөрде, ризык табып кайткан чәүкә-каргаларның юлларына аркылы төште, бу дөнья миңа гына дигән сыман, бөтен кош-кортка юл бикләде. Нәкъ кешеләрдәгечә инде. Кешеләр арасында шундыйлар очрый бит: барысы да – калын китап та, акча да, абруй-дәрәҗә дә, иң яхшы фатир да – аңа гына булсын, почётлы исемнәр дә, күкрәккә тага торган билгеләр дә бары тик аңа гына булсын! Дөнья миңа гына, миңа гына дип яшиләр андыйлар. Без яшь чакта авылда шундый бер җыр бар иде (ахыры гына хәтердә калган):

 
Кояш булсаң, кеше өстенә
Чыкмас идең, паразит!
 

Кайбер кешеләрдәге тар күңеллелек саесканнардан килә икән. Бу минем өчен ачыш иде.

Бераздан кар явып китте, салкын җилләр исте. Халык моны «сука суыгы» дип йөртә. Табигатьнең үзенең яшәү формасы бу. Ягъни кинәт җылытып язны җиткерә, җирне чыгара. Кышлаган бик күп кортлар җир җылынуга терелеп, өскә, яфракка үрмәлиләр, яши башлыйлар, һәм көтмәгәндә генә – салкын. Корткычлардан җир әнә шулай үзен үзе арындыра. Чыбык-чабыклы җилле ояда тын да алмыйча утырган ана саескан кызганыч иде. Җитмәсә, соңгы көннәрдә бөтенләй урыныннан кузгалмый башлады. Димәк, вакыты җитә. Менә шул вакытта теге явыз үзен күрсәтте дә инде! Азмыни хатыны бала тудыру йортында ятканда «уҗымга чыгып» алучылар! Азгын ирләр өчен иң уңай вакыт инде ул, хатын кинәт кайтып кермәячәк. Монысы гарантияләнгән. Безнең ата саескан да, урманга китеп-сүтеп йөри торгач, бер ялгыз, яшь, чибәр саесканга ияләнде. Үзенең гаилә бурычын үтәп хәл белергә килгәндә дә шул сөяркәсен ияртә, әмма аны йорт артындагы сарай түбәсендә калдырып тора да, хатыны янына килеп, иренеп кенә, «дежурно» гына сөйләшә.

– Йә, кайчан чыга инде балалар? Тка, тка, тка…

Тегесе авыр эндәшә, аның температурасы күтәрелгән, ябыккан, йончыган. Фу, шайтан, авызлары зурайган, күзләре тонган.

…Дөрес, ир хатыны буларак сөяркә дә әллә кем түгел иде. Күзе гел читтә булды, ояда түгел; гаилә җылылыгы юк иде. Ата саескан исә характерга йомшак булып чыкты, мәхәббәт юклыгын белде дә, озак баш ватмыйча урман артындагы бер посёлокка юл салды. Посёлокта спирт заводы бар иде, завод артындагы чүплеккә исә канаудан ниндидер сыеклык саркып чыга, ул сыеклык өстенә кешеләр азык-төлек калдыклары чыгарып түгәләр, ә хәтәр сыеклык ул калдыкка сеңә…

Шулай гаилә таркалды. Шайтан, баштарак кадерен белсәң, әйбәт кенә егет иде, тормыш итәргә була иде. Ә монысы? Юк, хатынын ташламаячак бу. Бу мине болай гына файдалана.

Сөяркә-саескан, эче пошып, сарай түбәсендә тырнак тавышы чыгарып йөренгәләде. Тегене борчыды. Тегесе исә нервлана, оя яныннан алай ук тиз китә алмый. Йә, нигә аз гына мөмкинлек бирми инде? И-и-и… Үз иренең кадерен белмәгән хатын «любовник» кадерен беләмени ул?

– Йә, ярый, мин киттем. Срок буенча синең иртәгә чыга башларга тиеш. Ца, ца, тка… – Шулай өй артындагы сарайга оча да, яшь, елтыр сөяркәсен ияртеп, иркен урманга кача. (Үзе уйлый: сөяркәләр, табигый инде, эгоист була. Ул инде синең никахлы хатыныңны ярата да, аны кайгырта да алмый.)

Юк гаилә башлыгы буларак шәп кеше түгел икән ата саескан. Киемнәре шәп булгач (ак нейлон күлмәк, кара фрак – нәкъ менә халык артисты, мәшһүр дирижёр инде), мин аны юньле заттыр дип уйлаган идем. Ә ул сыерчыкларны каһәрләп качырып бетергән.

Берничә көннән оя кырыенда иләмсез озын томшыклы, кызыл эчле авызлар күренде, нәкъ өчәү иде. Декрет ялының икенче яртысы башланды – бала тәрбияләү. Монысына инде теге эгоист та катнашты. Әмма күрше-тирәдәге бөтен халык саесканнардан зарланды: шулар аркасында быел карлыгач та күренмәде, диделәр. Мин дә катгый карарга килдем: ана саесканның тиешле ялы бетеп, балаларын ияртеп урманга таба очуы булды, сәнәк алып, теге ояны туздырдым. Оя каты чыбыкларны бер-берсенә аралаштырып, бутап, беркетеп ясалган иде, тиз генә сүтелмәде. Шулай да корыч сәнәккә чыдамады, биреште. Җиргә төшкән оя төбендә бер пәке һәм арзанлы гына кул сәгате дә күренгәч, мин гаҗәпкә калдым. Кайбер галимнәр шулай бит! Кеше табышын урлый-урлый «фән» ясыйлар, кайберсе – яшь, исемсез галимнекен, кайберсе үзенең аспирантының, студентының табышларын урлый. Димәк, саесканнар белән кардәшләр алар.

Сүткән ояны, йортсыз калган саесканнарны мин кызганмадым. Бу турыда русларда бик мәгънәле мәкаль бар: «Встречают по одёжке, провожают по уму».

Ире, хатыны ялда вакытта типтереп йөрсен, хатыны ир урлаганны йортта сыйдырып барсын, ул гаилә юньле буламыни? Аның бит балалары да шуны күреп үсә.

Безнең күрше Исламгали агай мең кат хаклы: саесканны бакчадагы агачына түгел, күрше-тирәнең абзар өстенә дә кундырмый, шундук тавыш чыгара, таш ыргыта, каргана башлый.

– Саескан такылдаганы фашист автоматын исемә төшерә, – ди ул. – Йөрәгемә ярамый шул тавыш. Болай да төннәрен шул тавышны ишетеп саташып уянам.

Саескан вакыйгасы мине кошлар дөньясына тирәннәнрәк карарга өйрәтте. Һәм мин бер нәтиҗәгә килдем: кошларда очраклы бер генә хәрәкәт, кирәксезгә бер генә аваз да булмый. Һәр кошның үз-үзен тотышында билгеле бер максат бар. Дөрес, без аны инстинкт дип атыйбыз һәм тереклек дөньясындагы кайбер катлаулы күренешләрне без маймыллар, еланнар, дельфиннар, әрләннәр, китлар, ат һәм эт белән мәчегә генә кайтарып калдырабыз. Янәсе, болар катлаулырак организм. Менә әтәч – бүген иртәдән бирле бер тавыкны талый, табак яныннан куа. Хуҗа хатын тегеләй сүгеп карый әтәчне, болай сүгеп, тибеп тә җибәрә, ләкин әтәч теге тавыкка үчегепме-үчегә. Аптырагач, төнгә теге тавыкны аерым яптылар. Янәсе, әтәч онытсын бүгенге хәлләрне. Юк, иртәгесен кунакчадан төшүгә, әтәч, канатларын, бугазын да көйләп тормастан, теге бәхетсезне талый башлады. Чирәм арасында аңын югалтып, ыңгырашып яткан тавыкны алып караса хуҗа хатын, теге тавыкның бер күзе сукырайган һәм бер аягы да шешеп маташа икән. Ала-а-й… Димәк, элек таза вакытта яраган, хәзер, чирләгәч, ярамый? Карале, минем таныш бер ирне сөйләгәннәр иде: авырып киткән хатынын ике баласы белән аерып җибәргән дә үзе яшь, тазаны алып кайткан. Сукыр тавык, бичара, шулай эгоизм корбаны булды.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации