Текст книги "Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 12 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
VII
«…ул елап җибәрде һәм балаларына: «Тыныч кына утырыгыз, мин зиратка барып киләм», – диде. Ә мин аны озатып куярга теләдем. Барыня исә: «Мин үзем дә юлны беләм», – диде. Һәм миңа биш тиен көмеш акча бирде – шундый яхшы барыня!..»
А. С. Пушкин. «Станция каравылчысы»
Без улым белән Кесмәс болынында йөрибез. Икебез дә велосипедта, ул, әлбәттә инде, миннән җәһәтрәк йөри, тауга да менеп китә, яр буеннан да выжылдап уза. Болын дигәне – каралган ярлар, үлимме-калыйммы дип чурлап аккан инеш, моңсу куаклыклар. Улым, хут белән тау битеннән менеп, колхоз басуында салават күпере ясалган «Фрегат» суы астына да кереп чыкты, әйдә йөрсен, әтисе туган җирнең суын да, туфрагын да күрсен, күреп калсын, киләсе җәйдә ул кырыс солдат хезмәтендә булачак. Анда велосипед эләкми, мин анысын гына беләм. Велосипед дигәннән…
Без бала вакытта (утыз сигезенче еллар) өч-дүрт авылга бер була иде ул могҗизалы машина, ул йә укытучы егеттә, йә финагентта була, урамнан велосипед узганда без, малайлар, дөньяны онытып, шуның артыннан чаба идек. Аннан тын кабып егыласың да хәл алгач мактаныша башлыйсың:
– Ә мин бер җир буе арттагы калаена тотынып бардым.
– Һи-и… Ә мин! Ә мин! Мүгезен тотып карадым. Шундый шома! Эче куыш аның, беләсегез килсә!
– Нәкъ шома күшә инде, анысын гына беләбез…
Велосипед бала вакыттагы матур хыял, «зәңгәр төш» булып калды. Башка малайларның ничектер, минем үземнең, велосипед турында уйласам, күземнән яшь чыга иде. Адәм баласы ник үзенең сәламәт ике аягына сокланып, шатланып яшәми икән? Тиз йөрү аңа нәрсәгә кирәк икән? Кая дип гел ашыга икән ул?
Велосипед турындагы хыяллар безне тилертә: кемдер лапас астында көне буе тук-тук килеп ята да менә берзаман, бөтен урам малайларын шаккатырып, агач колгаларга кагылган аркылы чүркиләргә басып, биектә йөри башлый, бөтен малай өенә торып йөгерә, һәркем шундый «ходули» ясый. Ләкин бер-ике көннән ул да туйдыра. Ул арада тагын бер лапас астыннан тыкылдаган тавыш ишетелә, карыйсың, икенче бер малай урамга тачка ясап чыккан, элдертә генә, тачка тәгәрмәче гөрелдәп әйләнә, җитмәсә, аркылы тактасына үзенең ике-өч яшьлек ыштансыз энесен, аш ашап, сөт эчеп күперенгән корсаклы юеш борынлы малайны да утырткан, моны күреп бөтенебез өйләргә йөгерәбез, ике-өч көн буе эт булып, кулларны канатып тачка ясыйбыз, бер-ике сәгатькә бәхетле булабыз, ләкин, аһ… Шул вакытта урам уртасыннан теркелдәп кенә, ак мөгезле, көмештәй «бияләй энәләре»н ялтыратып тәгәрәп, велосипед уза, тачканы ташлыйсың, бугазга төен утыра, күзгә яшь тула…
Балачак шулай велосипедлы хыялда үтеп китте, бу хыялларны бераздан сугыш каплады һәм үтерде. Сугыш кешене, тереклекне генә түгел, хыялларны да үтерә. Хыяллар шулай үлде. Хәер, берсе калды: сугыш бетсә, бәлки, туйганчы бер ипи ашар идек. Әйе, ананас түгел, омар, йөзем, балык уылдыгы, өчпочмак, шашлык түгел, ә гап-гади кара ипи.
«Бер савыт катык белән бер кыерчык ипи ашасам, үлсәм дә үкенмәс идем…» Моны әйтүче малайлар яшьтәшләр арасында байтак иде.
Ә беркөнне сугыш бетте. Ач булсак та, чиксез шатландык. Сугыш бетеп, бер ел торгач, абый армиядән кайтты. Кайтышлый Казандагы Сорочий базарына кергән дә коточкыч киң мөгезле, туфракта әллә ниткән эзләр калдыра торган шинлы немец велосипеды сатып алган. Педальләре авыр, калын резинадан, аның яннары күзнең явын алырлык сары ахак челтәрле пыяла белән бизәлгән, үзе авыр, мәһабәт, серле. Ярты урам моны карарга җыелды.
– Өч мең дә алты йөз сум тора, – диде абый. – Хәзер шунсыз – транспортсыз – ярамый. Заманы ул түгел…
Велосипедның кургаш эмблемасына заводның исеме язылган иде: «Stеuеr». Мин моны сүзлектән эзләп таптым: нибары «руль» дигән сүз генә икән.
Шулай икенче дөнья башланды.
Аңа утырып, җәйге кояшка карап, авыл юлыннан чабулар, урман буйларыннан чабулар, кырдан барганда борынга тыгызлап бәргән чәчәк исе – барысы да башны дивана итә иде. Әле бит велосипедның үз исе бар, анысы затлы лак, резина, машина мае исе бергә кушылган да – үләм, бетәм, яшьлек энергиясе мине кая алып бара, мин элдертәм, чабам, яшьлегемә, бәхетемә таба чабам… Мин исерек, яшьлегем белән исерек.
…Күрше Исламгали агай сөйли. Аның һәрвакытта да бераз арттырып, өстәп, кызык итеп сөйләү гадәтен беләбез… Ул әйтә, кышын җылы абзарда ирегеп яткан яшь бозауны ишегалдына беренче чыгарганда сак булырга кирәк, аяк астында балта, пычкы, чалгы булмасын, ул, ди, үзенең кая чапканын белми. Күрше хатыны әйтә, әнә без бер елны шулай чыгарган идек, капкабыз ачык булган, урамга ук чыгып китте, чак алып кердек, күзләре тонган, ди. Исламгали агай мондый гына эффектка риза булмый, тамагын кырып ала да әйтә:
– Һи-и… Сезнең нәрсә ул! Урамга чыккан… Урам нәрсә ул? Әнә безнекен быел беренче тапкыр чыгарганда капка ачык булган. – Ул, эффект көткәннәрен сизеп, бераз тын бирә. – Яңа Масрадан чак алып кайттылар (дүрт чакрым ераклыктагы авыл).
Велосипедта йөргәндә, мин дә шулай идем. Бу бер-ике елга кадәр шулай барды, ахрысы.
Шул елларда авыл кибетләренә бераз хәл керде, реформадан соң шикәр кайта башлады, аннан конфет урынына яшел «драже», бераздан пыяла банкалы «конфитюр» дигән затлы ризык. Кибет шүрлегендә «Краснооктябрьские», «Казбек» исемле шәп тартмалы папирослар, «Анапа», «Вакири», «Ративани» дигән хикмәтле шәраблар (беркем дә алмый!), кыскасы, кибеттә конфитюр, хәлвә, крендель исе – баш әйләндергеч ис. Бер почмакта китаплар – Сталинның биографиясе, ВКП(б) тарихының кыскача курсы, Карпинскийның «Совет дәүләте турында әңгәмәләр»е, М.Калининның «Коммунистик тәрбия турында» дигән әсәре. Тагын бер почмакта – ислемайлар «Кара-Ново», «Сирень», «Мои грёзы»…
Яшисе, мең, миллион ел яшисе килә!
Кичләрен су буенда яшьләр уены, бөтен фронтовик егет монда велосипед белән килә, без велосипед саклыйбыз, утырып йөрибез, мактанабыз. Ул ел җәенең үз җырлары туды, болар – «Шомыртым» һәм «Уяна таңы илемнең…» (С.Хәким). Болар тынычлыкка гимн булып яңгырадылар. Ул елда сәхнәгә «Әтнә» көе менде, агитбригада концертларында, һичшиксез, шул яңгырый иде:
Җырлыйк Әтнә көйләренә –
Җырчыларга таралсын;
Мул уңышлар үстерүдә
Безнең Әтнә дан алсын…
Бу җырларны ишеткән саен, кыр юлларыннан җилдереп велосипедта узган саен, сугышның мәгънәсезлеге, афәте, фаҗигасе тирәнрәк сизелә иде. Нигә сугыш башлады икән ул немецлар, шундый велосипедлары була торып?
…Велосипедка мәхәббәтем шулкадәр көчле булган, балаларым үсә башлагач, бөтен рәхәт, мәшәкатем, яшьләренә карый-карый, аларга велосипед алу иде. Бераздан аларны ишегалдындагы такта сарайга, дачага урнаштырдык, шәһәр, посёлокның бәләкәй хулиганнары аларны урлап бетерделәр, шулай да өч-дүрт зур велосипедны авылда саклыйм әле.
Алар миңа яшьлегемне искә төшерәләр.
…Шулай Курса тавына мендек, аннан Курса болынына төштек. Курса әдәбият тарихында Курсави Габденнасыйр исеме белән мәшһүр. Безнең заманда – көрәшчеләре белән. Хәтер: 1938 елның кырыс матур җәе. Узган көз һәм кыш авыллар аркылы куркыныч утыз җиденче ел узды. Авыл укытучылары, элеккеге мулла, хәлфә балалары, дәһшәтле тынлыкка сеңеп, чүгеп калдылар. Ләкин тормыш алга бара: утыз сигезнең җәендә «сайлау» узды, безнең авылның мәктәпкә әйләнгән мәчете ишегалдына өстәл-парта чыгарып, өстенә кызыл җәймә капладылар, аннан патефон куйдылар. Патефон – хикмәт, сихер иде. Кечкенә сандык эченнән мәчет-мәктәп ишегалдына музыка сибелде:
Әрәмәләр арасында
Сайрый тургай баласы.
Туган җирем – гөл арасы,
Үзем совет баласы.
Узган көз һәм кыштагы авыр яралардан соң бу затлы музыканы кабул итү газаплырак иде, ләкин ул турыда бөтен кеше дә уйламый бит…
Бер-ике атнадан Сабантуйлар башланды. Шуның берсенә – Курса Сабан туена – без, малайлар, кыр юлы буйлап элдерттек, ун чакрым ара малай вакытта арамыни ул?!
Дөньяда күп Сабантуйлар күрдем, күп көрәш күрдем. Хәзер сабантуй мәйданына үлчәү категориясе белән кертәләр, фәнгә нигезләп көрәштерәләр. Әмма Курсалар кадәр көрәшкән, шуны сәнгать дәрәҗәсенә җиткергән башка көрәшчеләрне белмим мин. Курса көрәшчеләренең берсен «Коры» дип йөртәләр иде, көзен яки кышын, бәлки, аны мулла кушкан исеме белән дә йөрткәннәрдер, инде дә Сабантуй атналары җиткәндә, ул кеше «Курса Корысы» дип кенә йөртелә иде.
«Фәлән Сабантуйга Курса Корысы барырга җыена икән…» дигән дәһшәтле хәбәр тарала иде бервакыт.
Менә сугышка кадәрге бер Сабантуйда мин шуны күрү бәхетенә ирештем.
Авыл Сабан туенда хәзерге көрәшү көрәшмени ул! Мәйдан уртасына керәләр дә иң башта, бил ала алмыйча, халыкның бәгырен телгәлиләр. Көрәшчеләр таза, арка-җилкә калын, корсак та саллы. Менә түгәрәк уртасында берсен берсе этеп сөзешеп йөриләр дә бервакыт, инде халыкның дәрте бөтенләй сүнгәч, ишелеп, бер-берсе өстенә төшәләр. Кем җиңгән дә кем җиңелгән – шайтаным да аңламый.
Әмма теге Сабан туенда…
– Курса Корысы керде, – дип, берәү шырыйлап кычкырмасынмы!
Сабантуй бит ул елларда күп тавышлы була иде. Мәйдан тирәсендә төрле авыл егетләре гармунга җырлап йөриләр, һәрбер төркемнең үз көе, үз җыры. Болар тавышына мәйдан читендәге туармыйча бәйләп куелган Сабантуй атларының шөлдер, кыңгырау тавышлары, малай-шалайның чыр-чу килеп куышып йөрүләре, көмеш табакка энҗе чәчкән күк кызлар көлүе (бу чагыштыру минеке түгел, мин моны рус әдәбиятында очраткан идем) – бөтенесе, бергә кушылып, баш әйләндергеч сихри бер оркестр тәшкил итә иде. Шуның өстенә исләр: ат исе, камыт күне, яңа чапкан печән, кыш буе сандыкта нафталинлап яткырылган күлмәк, ефәк шәл исе, авыл кибетләреннән килеп лотоклар корган, күләгәле оялардан чыккан прәннек-конфет исе, Сабантуйга дип кенә каратып, кләйләтеп, лаклатып алган тальян исе – болар барысы – музыка, ис, чуар төсләр – кешене табигый халәтеннән күпмегәдер аерып ала, һәм кеше исәрләнә… Кешене бит шулай элек-электән төсләр, биеклек, киңлек, тавыш, гөмбәз әсәрткән. Чиркәүгә, храмга кергән кеше, үзенең тар алачыгы белән чагыштырганда могҗиза булып күренгән биек купол астында торып, андагы төсләргә, музыка яңгыравына шаккатып калган, үзен ноль дип, тузан бөртеге дип сизгән. Мәчеттә дә шулай. Яп-ялангач диварлар, биек түшәм, шомлы тынлык сине нольгә калдыра: син – тузан бөртеге, син – беркем дә түгел. Мондагы ис… Чиста стена исе. Кеше яшәмәгәнлек исе. Мондагы тавыш. Авыл малайлары, мәчеткә кергәч, «ау-у-у» дип кычкырып карыйлар, бу авазлар, мең вә миллион кисәкчә булып, синең йөрәгеңә бәрелеп кайталар һәм тәнеңне өшетәләр. «Ниндидер без белмәгән көч бар бу дөньяда!» дигән сыман ул кайтавазлар.
Монда кеше рухи киеренкелектән исергән, җирдән бераз гына аерылган. Кеше исәрләнгән.
Әнә шундый исәрлекнең иң Кызган бер мизгелендә кисәтүле, тирән мәгънәле ачы тавыш:
– Көрәшкә Курса Корысы керде!
Вәссәлам. Бу инде чын сәнгать башлана дигән сүз иде, һәм Сабантуй шым калды. Без, малайлар, кысылыша-кысылыша, түгәрәк эченә табарак юл алдык, кактылар-суктылар, җикеренделәр, ләкин теге «сәнгать»не карамый калырга хакыбыз юк иде безнең, ун чакрым араны ялантәпи йөгереп зрәгә генә киленгәнме?
Хәтердә барысы да сакланган: менә мәйдан уртасына, җиңел-җиңел генә атлап, какча гәүдәле бер кеше керде – без шаккаттык! Бик җиңел сөякле күренде ул безгә, битләре кояшта янган, яңак сөякләре бераз чыгынкы, сакалы сирәк кенә, тәбәнәк кенә гәүдәле бер карт. Үзара пышын-шашын китте:
– Картайган… Юк, болай гына, авыгын басар өчен генә кергән инде ул…
– Кара син андагы йөрәкне! Гыйззәткә каршы керде бит. Бетерә бит моны Гыйззәт…
Курса Корысы каршында тирә-як Сабан туйларында батыр калып йөрүче буй-сынлы Гыйззәт басып тора иде – Гыйззәтнең утыз яшьләр чамалы вакыты.
Халык сизми дә калды – саргылт сакаллы Коры яшен тизлеге белән Гыйззәтнең билен кызыл башлы сөлгесе белән урап алды да шундук һөҗүмгә күчте.
Мәйдан өстендә, читтәге ат шөлдере тавышын исәпләмәгәндә, чебен очканны ишетерлек үле тынлык урнашты. Ләкин озакка түгел. Корының башы күренми иде, ул Гыйззәтнең култык астына кереп беткән. Менә бер мизгелдә мәйдан уртасына иске тегермән җимерелгәндәй әллә ниткән коркылдау тавышы таралды.
«Кор-кор-кор-кор-рык!» дигәндә, Гыйззәт ике-өч метр читтә яшел үлән өстендә, ике аягын, ике кулын күккә күтәреп, сырт белән ята иде. Коры үзе дә тезләнгән җиреннән торып, чалбар балагын каккалап маташты, озак тормады, менә көрәш шундый була ул дигән сыман, әйләнәдән чыгып китте, комиссия әгъзалары, ситсымы, күлмәкме күтәреп, аны куа киттеләр – Коры бүләкне үзе кулына алмый, гадәт буенча аны нәсел-нәсәбеннән берәр кеше җыеп тора иде.
Шуннан бирле минем чын сәнгать булырлык көрәш күрә алганым юк.
…Курса басуында «Фрегат» эшли иде, без улым белән шуның куәтле яңгыры астында, салават күпере эчендә коенып чыктык. Курса басуы, Курса тавы. Шул исемдә бер юнәлештә – көнбатыштан көнчыгышка таба тезелгән биш авыл: Югары, Урта, Түбән Курса, Почмак Курса, Курсабаш… Бу нинди хикмәтле исем соң, нигә илебезнең башка якларында очрамый? Нигә менә нәкъ шушы урында гына ул? Бу исем каян ясалган? Туган җирнең авазын тыңлыйк әле: Курса, Кур-са… Ку-орысы. Ку – аккош. Борынгы заманда «ку» «аккош». Оры – тау. Әйе, Югары Курса дигән авыл тау битенә урнашкан. Аста – болын, Кесмәс суы. Бабайлар килеп урнашканда, монда кара урман булган. Кесмәс ярлары җимерелгәндә, сөяккә әйләнгән юан-юан агач кәүсәләре чыга, моны бездә «кискә» дип йөртәләр. Биеклекләре утыз метрдан да ким булмагандыр аларның. Әнә шул урман, тау, болынлы җиргә борынгы заманда гел аккошлар килгән. Аккошлар безнең җырларыбызга шулай килеп кергән. Фазан, фламинго, кондор яшәмәгәндер бездә, яшәгән булсалар, җырга керми калмаслар иде. Ә аккошлар җырда гел телгә алына:
Аккош аталар микән,
Мамыгын саталар микән…
Яки:
Аккош күлләрдә була,
Борыны суларда була.
Яшь чагында кемне сөйсәң,
Күңел шуңарда була.
Курса авылының заманында үз җырлары бар иде. Ә үз җыры булган авыл инде ул юк-бар авыл түгел. Арадан бер-икесе:
Каласың, Курса, каласың,
Каршы тауларың белән.
Чылтырап аккан чишмәләрең,
Сөйгән ярларың белән.
Бер әйләндем, биш тугладым
Батыр Курса чатларын;
Сайлап сөй, бәгърем, сайлап сөй,
Сайлап сөяр чакларың.
Ку Орысы басуында салават күперле яңгырда коенып, без авылыбызга юнәлдек. Августның икенче яртысы иде, кояш мул, ләкин инде моңсу. Казаклар дигән авылның ындыр арты юлыннан, велосипедларыбызны җитәкләп, җәяү атлыйбыз. Коры тузан баскан юлга карап туктап калабыз: аяк астындагы юл селкенә. Хәрәкәт итә. Берни аңламый басып торабыз. Каршыга килгән җәяүле бер абзый аңлата: колхозның бәрәңге басуыннан авылга кайтучы коңгызлар бу, ди. Колорадо коңгызы. Кызыл коңгызлар көзгә таба саргылт пута белән бизәләләр икән. Алар, ди, абзый, хәзер капка-коймага сырышалар, кояшта җылыналар. Ни хикмәттер, кышлау өчен бөтен басуны иңләп авылга кайталар, өй астында булалар, бәрәңге бакчасының балчыгына тирәнгә кереп йоклыйлар.
Аяк асты шытырт-шытырт килә иде, велосипед шиннарының челтәрле сырлары арасы сытылган коңгыз белән тулды. Мин улыма туган як матурлыгын күрсәтермен, әллә нинди җылы истәлекләр сөйләрмен дип уйлаган идем – кайтабыз, коңгыз таптыйбыз.
Шулай, газаплы юл кичеп, авылыбыз зиратына кайтып җиттек. Безнең зират матур! Ул тау өстенә урнашкан, кояшлы көньякка карап, каен, нарат, чыршы, миләш агачлары белән алга – Кесмәс уйсулыкларына таба моңсу-сихри караш ташлаган. Хәзер гел шулай, көньякка таба үстереп, зиратны зурайта баралар. Соңгы елларда мода: ачлыкка, фәкыйрьлеккә чыдый алмыйча кайчандыр авылны ташлап чыгып киткән егетләр, кызлар үләр алдыннан васыять әйтәләр икән: мине үз авылымның зиратына алып кайтып күмегез. Кайберләре чыгып киткәннән бирле бер генә тапкыр да авылга эз басмаганнар. Ә шундый васыятьне әйткәннәр. Без каберләр карап йөрибез, мин улыма сөйлим. Менә монысы – Зариф кабере. Ул, сугыш бетәргә ике ел кала армиягә алынып, бернинди «отпускасыз» җиде ел хезмәт итеп кайтты. Сугыш вакытында колхозда эшләде, көн димәде, төн димәде. Илленче елларда, шәп киенеп, Германиядән кайтса, авылда – ачлык. Колхоз хәлсез, Зариф, башка бик күп егетләр кебек, Казанга китте, уналтынчымы, егерме икенчеме заводка урнашты, тулай торактан аңа карават бирделәр. Өйләнгәч – барактан бер почмак. Шәһәрдә акча, ипи, шикәр, сөт, колбаса бар иде. Еллар узды, Зариф өч бүлмәле фатир да алды, үз машинасы белән Сабантуйларга кайтып йөрде, ә менә әҗәл килгәч, балаларына әйткән:
– Авылыма кайтарып күмегез…
Зариф биш-алты класстан ары укый алмаган иде, Германиядә озак еллар хезмәт иткәндә, солдат хезмәтенең акрын бара торган сәгатьләрен кыскарту максатында, җыр дәфтәре башлаган. Солдат шулай инде, бер-берсеннән җыр күчерә. Рус егетләреннән алган җырлар арасында бик гадиләре белән бергә («Я знаю, ты тоскуешь всё о сыне, что служит в дальней стороне…») әллә ниткән хикмәтлеләрен дә күчергән.
– Менә монысы нинди җыр икән аның? – диде ул, солдат дәфтәрен миңа өч-дүрт көнгә биреп торганда. Җыр «Неаполитанская песня» дип исемләнгән иде, мин каушый-каушый аны үз дәфтәремә күчердем.
И когда вся природа в покое,
Когда слышится шелест прибоя,
Когда ветер влечет за собой –
Я был возле моря один…
Взгляд ваших глаз был понятен на тысячу фраз,
В тот дивный час я готов был отдать жизнь за вас…
Авыл малае, колхозда ат җигеп эшләгән, җиде ел солдат хезмәтен узган Зариф кемнеңдер матур күз карашы өчен тормышын бирергә җыенмый иде. «Күргән бер кыз өчен алай булмый бит инде ул, малай», – диде ул, миннән җавап көтеп. Мин аны аңламадым. Чөнки миңа әле нибары унтугыз гына яшь иде.
Хәзер Зариф, барысын да аңлап бетереп, җир астында ята инде. Ә монысы – Сәлих кабере. Колхозда бергә эшләдек. Без яшь, сөякләр сыек, ачлык изә. Сәлих исә җитмешәр килолы бодай капчыгын күтәреп арбага төйи, аннан заготзернога илтә, анда кертеп аудара.
Аларның өе аргы якта, тау башында, ә амбар янында, йөк төяр алдыннан хәл җыеп утырганда, Сәлих бәхәс куптара:
– Менә шушы бер капчык бодайны миңа бесплатно бирсәләр, түлке өеңә кадәр бер дә ял итмичә сыртыңда алып кайтасың, дисәләр, мин алып кайтам. Ә сез?
Андый бодайны беркем дә берәүгә дә бирмәде, әлбәттә, Сәлих шул ач елны армиягә китте, һәм ул да җиде ел хезмәт итте. Ахырдан сөйләделәр: шул кырык өченче елда чыгып китүеннән авылга бер тапкыр да кайтмаган, армиядән кайтышлый ук Казанның авиация заводына урнашкан да утыз елдан артык цехта эшләгән, шәп квартиралар алган, оныкларын күргән. Ә менә үлем авыруы эләккәч, балаларына әйткән: «Авылыма алып кайтарып күмегез», – дигән. Зиратта әлегә иң яңа кабер шуныкы икән. Зиратның бер почмагы – яшьләрнеке. Монда трактор, автомашина, электр аварияләрендә һәлак булганнар – егерме ике, егерме биш яшьлек егетләр. Барысын да ата-аналары авылга алып кайтып күмгән.
Яшьләр почмагына «Хэмид»не дә алып кайтып күмгәннәр. Анысы, әлбәттә, иртә киткән, ләкин аның тормыш юлы, шулай ук дөрес сызык буенча барып, дөрес финалга чыккан. Монда бернинди дә хата юк. Исламгали агай күзәтүчән, шәһәрләрдә, больницаларда күп йөргән, инвалидлыгы аркасында военкомат, тәэминат бүлеге, райком, Сәламәтлек саклау министрлыгы тирәсендә күп тапкыр булган кеше – белә, күрә иде. Кешенең чырае, йөзе-бите, һичшиксез, эш урынына карап үзгәрә. Чырае гына түгел, эчке органнарның да эшчәнлеге кешенең эш урынына карап йөри, үзгәрә.
Йөнтәс кенә, сөякчел генә Хәмит, мәсәлән, институтны бетергәндә дә шулай сөякчел, йонлы муенлы бер егет иде. Башта аны институтта калдырдылар. Шуннан кинәт күтәрелде. Әтисенә: «Приметили (күреп алдылар)», – диде.
Бер-ике ел эчендә егетне тагы да югарырак күтәрделәр. Монысына инде Хәмит үзе дә көч куйды, акылын җикте. Шулай персональ машинага кадәр күтәрелде, һәм әтисе шул чакта сизде: малайның битендәге тиресе алмашынды. Затлы тирегә. Тавышы үзгәрде. Затлыга, салмакка. Хәрәкәтләре үзгәрде. Акрынлыкка, салмакка. Ияк астында йомшак кына бер катлам ясалды. Күз карашында ничектер үзен кешеләрдән аерып куя торган бер пәрдә хасил булды. Әмма иң үзгәргәне – бит тиресе иде. Бу тире крестьян Исламгали агайга менә нәрсә сөйли иде: менә синең, әти, битең кытыршы, йөнтәс, яңакларың киртләч-киртләч. Ә бит ул – ашау рәтен белмәгәнлектән. Менә син инде иртә торгач сөтле чәй эчәсең, күп булса, калган аш җылытып ашыйсың. Ашка әллә кайчан суйган малның җилләгән, сыйфатын югалткан итен саласыз. Җәйгә аны әле тозлап та куясыз. Ә бит бу – дөрес түгел. Дөресе бит менә болай: иртән кофе эчәргә кирәк, пешкән чөгендер, пешкән кишер һәм бер-ике кашык чи кәбестә ашарга кирәк. Кичә аерткан бер стакан каймак. Аннан кайнар гарнир белән йөз илле грамм чамасы ит. Кичтән суелган малныкы. Аннан бер стакан сок. Көндезге, кичкесен дә шулай, фәнгә нигезләп корасы. Кич ятар алдыннан, һичшиксез, бер стакан кефир эчәсе. Ә сез сөттән эремчек ясыйсыз да тавык чебиләренә бирәсез. Үзегезне үзегез карый белмисез…
Менә шуларны уйлап йөри торгач, Исламгали агай кешеләрне милләте, шөгыле буенча бүлеп караудан бөтенләй баш тартты да битләре буенча гына бүлеп йөртә башлады. Мондый бүленеш исә аның алдына түбәндәге таблицаны бирде. Ул күргән битләр менә мондый кешеләргә бүленә: авыл хуҗалыгында эшләүче бите; район җитәкчесенең бите; шәһәрдә шәп эштә эшләүче бите; министр бите.
Санаторийда ятканда шул турыда бер кешегә сөйләгән иде, анысы язучы булып чыкты һәм, Исламгали агайны шаккатырып, тагын да тирәнгәрәк алып кереп китте.
Әлбәттә, Исламгали агай бу мәсьәләдә күп мәгълүматлы кеше түгел иде. Шәһәрдә яшәп, зур-зур җыелышлар, тантаналы кичәләр күрсә, ул әле тагын бер-ике төрле биткә игътибар бирми калмас иде. Була әле… президиум бите. Әйе, әйе, президиумда утыручы бите. Ул төшенчәгә теге иптәшнең бөтен атрибутлары кереп бетә. Аның ялтыравыклы маңгае да, каләмен тотып берөзлексез нәрсәдер язып утырган шома кулы да, нурсыз, мумияләнгән балавыз йөзе дә. Менә ун, егерме ел инде шулай, шул кыяфәттә утыра ул. Утыз, кырык еллыклар да бар хәтта. Ул биттән син берни дә ала алмыйсың, ул чырай – парафин чырай – беренче секундта ук, үзеннән сине, залны, аудиторияне аерып, ике арага юан бүрәнәдән койма корып куя. Ул инде әлеге халәтенә шулкадәр күнгән, җыелышка килгәч үк ул ян бүлмәгә уза, шунда басып тора, үзеннән югары иптәш килгәнне дулкынланып көтә. Ә инде ян бүлмәдә иң олысы үзе булса, чырай тагын да балавызлана, сәхнәгә ул инде маска булып чыгып утыра.
Дөньяда шундый биттән дә ямьсезе юктыр…
– Ә менә мин, кешенең битенә түгел, эш урынына, креслосына карап, эчке органнарының эшләү дәрәҗәсен өйрәндем, – диде язучы иптәш. – Димәк, болай: берәү гадәти генә эштә эшли, аны тиргиләр, сүгәләр, мактыйлар, аңа елмаялар, кул бирәләр яки күрмәмешкә салышалар. Бу иптәшнең беркөнне йөрәге чәнчи, икенче көнне ашказаны авырта, өченче көнне башы. Ә беркөнне бөтенесе берьюлы авырта. Менә хикмәт – шул кешене бервакыт кинәт кенә күтәрәләр, урындыклы итәләр. («Урындагы кеше» – шуннан алынган.) Һәм бу урындыкны иң беренче булып эчке органнар сизә. Менә болай: бу иптәш өстә, президиумда утыра, аста – аның белән элек бертигез булып бергә эшләгән танышлары. Алардан өстә утырганда ул күзәтә: менә ыгы-зыгы киләләр, урын тапмыйлар, ире – хатынын, хатыны ирен ияртеп алып килгән, урын эзлиләр. Иптәш тә күреп утыра: залда ул төшеп утырачак урын кызыл бәрхет бау белән арканлап саклана. Астагы кешеләр урнашып бетүгә, сәгатьләренә карый башлыйлар һәм уйлап куялар: унбергәчә сузылса, трамвай булмый инде, бүген тагын йокы туймый инде. Әлеге иптәш анысына да борчылмый: ничәдә генә бетсә дә бу җыелыш, урамда аны машинасы көтеп тора. Менә шуларны уйлау ашказаны эшләвен яхшырта, һәм ашказаны яхшы эшли дә, чөнки табигать аны яхшы эшләсен өчен булдырган.
Инде иртән эшкә килгәч, урындыкка кереп утыргач, башка орган активлаша. Элек монда сине чакыртып кертәләр иде, сине сүгәләр, сиңа эш кушалар иде. Ә хәзер син чакыртасың, син сүгәсең, син эш кушасың. Бу – бик ләззәтле шөгыль, чөнки кешене чакыртып алу, аны ачулану, аңа эш кушу хокукы бары тик акыллы кешеләргә генә бирелгән, димәк, син – болардан акыллырак, өстенрәк. Менә бу хис йөрәк эшчәнлеген яхшырта, һәм йөрәк яхшы эшли башлый, чөнки табигать аны яхшы эшләсен өчен булдырган.
Ә калган органнар ничегрәк? Аларга да рәхәт мизгелләр килә. Әйтик, бөергә, бавырга, үт куыгына. Болар – бик мәкерле органнар. Йөрәк, ашказаны авыртканын кеше шул секундта ук тоя, белә, аңлый. Әмма дә инде тегеләр… Алардагы микроблар… Сиңа сиздермичә генә эчтән кимерә-кимерә киләләр дә бервакыт кинәт кенә сине операция өстәленә салдырталар. Үкенергә дә өлгермисең – шабаш! Йә теге, йә бу. Бу әгъзаларны ничек яхшы хәлдә тотарга? Әмәл бар: түрә булып алырга кирәк. Менә шунда инде әлеге «иптәшләр» гөрләп эшли башлый. Ләкин, гомумән, түрәлектән түгел, ә түрәлекнең аерым бер, аеруча ләззәтле бер мизгелендә яшәреп, сафланып китәләр алар. Кайчанмы? Кайчандыр сине түбәнсеткән, рәнҗеткән, сиңа өстән генә караган, сиңа кул бирмәгән, игътибар күрсәтмәгән, гозереңне тыңламаган бер кеше хәзер үзе сиңа гозер, йомыш белән килә, ялварулы караш белән синең каршыңда утыра. Ә синең әле кызыл, әле зәңгәр, әле яшел телефоның чылтырый, әле ишектән шөпшә билле секретарша кереп кәгазь калдырып чыгып китә, синең бер колагыңда – бер телефон, икенчесендә – икенче. Ә өченчесе, кыштыр-кыштыр килеп, өстәлдә көтеп ята, син исә күрсәтмәләр бирәсең, кыска гына җөмләчекләр белән кемнедер тиргисең, ыхы-мыхы киләсең, ә теге, гозерле иптәш, кайчандыр сине рәнҗеткән яки кайчандыр сиңа кулын бирмәгән иптәш көтеп утыра. Әйе, көтеп утыра. Менә нәкъ шул вакытта бөер, бавыр, үт куыгы гөрләп эшли башлый, һәм бу табигый дә, чөнки табигать аларны шулай гөрләп эшләсен өчен синең гәүдәңнең эченә беркетеп, урнаштырып чыккан.
Урындыклы кеше әнә шулай рәхәтләнеп эшләгәннән соң, аны кайтаралар, иртәгә ничәгә киләсен сорап, шалт итеп машина ишеген ябалар да газ бирәләр.
Бөтен тәндә – рәхәтлек, канәгатьлек, күтәренкелек. Болай яшәве шәп, болай яшәү – шатлыклы бер хәл. Ләкин, ләкин…
Иң ләззәтлесе болар түгел. Иң шәбе, иң ләззәтлесе – кайчандыр, студент елларында, сиңа карамаган, сине «чабата» дип санга сукмаган, бер группада укып та биш ел буе сиңа бер тапкыр да игътибар бирмичә, юрфак яки консерватория студенты белән институт кичәләрендә танцевать иткән шәһәр кызы – группаның йолдызы! – менә хәзер инде теге Эдик яки Жориктан аерылып, квартира мәсьәләсен хәл итеп йөрүдән йончыган, теге вакыттагы буй җитмәслек кыз, хәзер бәхетсез тол хатынның сиңа гозер белән килгән минуты. Ә, алаймы? Теге елларда мин чабаталы идемме? Эдик, Жориклар белән култыклашып, безнең яннан терсәк очын гына бәреп узып киткәндә, безгә карамый да идеңме? Тулай торакта безнең бер почмакка җыелып, «Әтнә», «Шомыртым» көенә җырлап авылны сагынып утырган кичәләребездә, керфекләреңне калын майлап, Эдик, Жорик белән безгә мыскыллы караш ташлап, «Иоланта», «Травиата» тыңларга барганыгызны әйтеп чыгып китә идеңме? Алаймы, алаймы?
Ә менә хәзер ничек соң? Бәлки, син минем дачага килерсең иртәгә? Хатын Гаграда, санаторийда. Бәлки, синең гозерне иртәгә минем дачада икәү генә калып уйлашырбыз, хәл итәрбез? Ризамы? Киләсеңме? Ә, шулаймы? Хәзер инде барысына да ризамы? Менә шул шул. Менә без кем булдык та, син нинди хәлдә калгансың. Менә шулай ул, идриянамайть…
Тик… дөнья куласа, бер әйләнә, бер баса.
Законнар яңара, заманнар яңара. Гел бертөрле яшәп булмый, бервакыт синең дә кимчелекләреңне табып эштән алалар, һәм… кинәт кенә син элеккеге хәлеңә кире кайтасың. Ә бу – бик кыен хәл. Ничек инде рәдәүай кешеләр белән бергә базарда чөгендер, ит, тозлы кәбестә алып йөрисең? Сезнең игътибар иткәнегез бармы базарда теге «бывший»ларның ничек йөргәненә? Яки трамвайда? Алар бит мондый хәлләрдә бөтенләй үз-үзләрен тота белмиләр, оялалар, кыенсыналар, кызаралар. Ул арада теге элеккеге дуслар да читләшә башлый, инде телефоннан чылтыратмыйлар, туган көнең белән котларга оныталар, каршыңа килгәндә урамның теге ягына чыгарга тырышалар… Шуларны сизгән организмда кинәт кенә үзгәрешләр башлана. Иң беренче чиратта күз астына «капчыклар» ясала, аннан бит тиресенең элеккеге яме китә, һәм көннәрдән бер көнне ту-тук итеп йөрәк сигнал бирә. Ә беркөнне кинәт кенә аппетит бетә, ул арада күз алмасында сары төс сизелә, бетте баш – калды муен утырып! Күпмедер вакыт узмый, синең элек эшләгән ялгышлыкларың, аңлы рәвештә бозган иҗтимагый эшчәнлегең турында газетада мәкалә күренә, җыелышларда, пленумнарда синең элеккеге эшчәнлегеңнең хаталарын телгә алалар… Һәм беркөнне газетада белдерү чыга: зуррак постта булгансың икән – матәм мәкаләсе, зур постта булып та хаталарны күп ясагансың икән – биш-алты юллык шакмак: «…гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз».
Хәмиткә, бичара, җиде юллык шакмак бирелгән иде.
Аны кайтарып күмгәч, озак та үтмичә фронтовик Исламгали Яһудин дә тыныч кына агачлыкка барып урнашты. Зиратта быел ике яңа кабер.
Исламгали агайның йорты авылның кыл уртасында иде. Теге очтан да унбиш хуҗалык, бу очтан да унбиш. Хәзер исә ул кырый хуҗалык булып тынып калган. Карчыгы бакчасын карап тота икән: өй түрендәге кечкенә бакчада җитмеш-сиксән төп помидор куагы, һәрберсе авырлыктан сыгылып утыра. Тик алар барыбер җиргә кадәр бөгелә алмыйлар. Чөнки… Хәмитнең бер кочак галстукларын биреп кайтарган авылга килен. Йа Хода! Нинди генә төсләр юк, нинди генә модалар юк! Һәр помидор ниндидер бер тарихлы галстук белән бәйләп күтәрелгән. Авыр, авыр…
Урамда тып-тын. Бакча киртәләре кичке кояшка җылынган, аларны теге юл-юл кабык кигән әрсез коңгызлар сырып алган.
Бушап калган урамнардан без җәяүләп, велосипедларны җитәкләп бардык. Авылның, сугышка кадәрге ике урамына сыя алмыйча, өченче урам ясый башлап киерелеп утырган авылның кан тамыры корыган. Авылның бетүен сугыш нәтиҗәсенә генә кайтарып калдыручылар ялгышалар: сугыштан соңгы кырык алтынчы, кырык җиденче елларда әле су буйларындагы түгәрәк уеннар икешәр әйләнә була, ә кышын клубларга халык сыймый иде. Халык әле көтә иде: менә-менә эшләгән өчен көзен уңыш бирерләр. Ләкин юк. Бирмәделәр. Гел бушка эшләттеләр. Бераздан дөньялар үзгәреп, колхозчының тамагы тук булырга тиешлеге турында гап-гади бер законны күтәреп чыкканнар иде, карасалар – авыл коргаксып калган. Авыл үлеп ята икән. Ә үлеп ятканда могҗиза би-ик сирәк була.
Без улым белән ул төнне мунча алдындагы ике кешелек диван-караватта йокладык. Анда сыткый сагыз, каен миллеге исе иде, баш әйләндергеч яфрак, көзге үлән исе иде. Йокы кермәде, мунча алдының ап-ак сагызлы такталарында кетер-метер иткән вак тавыш ишетелә иде, белеп торабыз инде, бу колорадо коңгызы үрмәли.
– Әти! Әти! Син чего-то авыл, авыл дип бик мактанасың. Мин моңа ышандым. Ә бит синең авылыңда иң таза хуҗалык – зират. Калганнары бик беткән. Зират бит ул яшәү өчен түгел. Ә син миңа… «Авылны яратырга кирәк… Авылны сакларга кирәк… Авыл хуҗалыгы институтына керергә кирәк…» Ну, ничек?
Мин аңа җавап бирә алмадым. Кичен, йокыга ятар алдыннан сөйләгәннәр иде: шәһәрдән бик матур бер кыз кайткан, ак «Жигули»га утырып кайткан. Ап-ак чалбар кигән, хикмәтле кофта, ди, аягында биек үкчәле хикмәтле туфли, ди. Зур кара күзлеген бер дә салмый, ди.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?