Текст книги "Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
III
Иртә торып тышка чыксам,
Сөяләм баганага;
Нишләтермен бу башымны,
Әйләнсә диванага?
Халык җыры
…Трамвай бик озак барды, яшь кыз – тәҗрибәсез, һәр кызыл утка көйләп килә дә туктый, килә дә туктый. Карт-коры (иртәнге ун белән унике арасында шәһәр транспорты – картларныкы) трамвай туктап озаграк торса, йөткеренә башлый. Димәк, мондый коры йөткерү һич тә суык тиюдән яки авырудан түгел, бары тик нервлар эшчәнлеге генә. Ә трамвай гел туктады, гел көтте. Бераздан Энҗе үзенең дә йөткергәләп алуын сизде. Үзе белми дә икән. Шәһәр транспорты кеше характерын өйрәнер өчен искиткеч мәйдан, лаборатория. Энҗе соңгы ике елда, социологлар группасында йөреп, «дөньяны өйрәнде». Шуннан бирле һәр кешегә ул бары тик «гыйльми материал» дип кенә карый башлады. Үзе моннан читенсенә, кешегә алай карарга ярамаганлыгын белә, ләкин – ни хәл итәсең? Йә, кызык түгелмени? Синең белән берәү трамвай эчендә кысылып, сыңар аягына басып бара, газаплана, аның үткен почмаклы портфеле синең тез астыңны каезлый – икеңә дә читен. Асылынып барасың, кулъяулыгыңны кесәдән алып борын сөртерлек тә мөмкинлек юк. Ләкин шул вакытта синең янда гына бер урын бушый – төшәр вакыты җиткәч кенә, бер яшь егет яки кыз олы кешегә урын тәкъдим итә, «ихтирамлы кеше» булып вагоннан чыга. Ә теге синең тез астыңны портфель белән кыргычлаган юан гәүдәле абзый (яки авыр хуҗалык сумкасы күтәргән апа) теге урынга ларыс итеп утыруга (трамвай иңеп ала!) сумкасын яки кесәсен актарып талон ала да сыңар аякта басып, сыңар кул белән тотынып-асылынып барганда сиңа талон бирә. Бер янчык ихтирамлы сүз сибә:
– Можно вас попросить, будьте добры, пожалуйста, пробейте, если не трудно, один талончик!
Син газапланасың, бөтереләсең, сөрлегәсең, ә ул рәхәтләнеп тәрәзәдән карап бара. Казан шәһәренең пассажиры шулай, бары тик шулай гына.
Бүген исә трамвай эчендә өстәмә мәшәкать тә бар иде. Социолог буларак, Энҗе андый категориягә керүчеләрне дә белә: публикага речь сөйләүче бер ир. Гадәттә, мондый категория кешеләре алтмышны узган пенсионерлар була. Эш юк, оныкларны моңа тапшырмаганнар, ә энергия әле бар – менә ул кызып алган да трамвайга кергән, сөйләшәсе килә. Сүз сөйләү өчен аудитория кирәк, өендә аны тыңлап тормаячаклар, белгән инде! Тротуарда кеше туктап тормый, иң җайлы аудитория – трамвай! Бүген шундый лектор туры килде. Куе чия драп пальто кигән, изү чишек, башында алтмышынчы елларда модага кереп чыккан яшел велюр эшләпә, анысын да, пальтосын да көя ермачлаган, иптәшнең күзләр елтырый, бит-муеннар кызыл, сөйләшәсе килә…
Алга килеп баскан да кергән бер кешене игътибар күрсәтеп каршы ала, сүгенми, ялгыш сүз сөйләми.
– Менә, менә монда узыгыз, иптәш инвалид! Менә урын бар. Вәт шулай. Ә шту сез? Ул бит Ватан өчен кан койган! Ну безнең халык та күрде инде ул елларда! Безме? – Ул борылып артка таба карый. – Безме? Һи-и, ул елларда…
Тукталышта алгы ишектән өлкән яшьтәге бер ир керә: калын күзлекле, мәһабәт борынлы, зур портфель тоткан. Һичшиксез, профессор, йә булмаса консерваториядә фәлән класс алып баручы. Теге лектор исә моңа да игътибар бирә:
– Иптәш яһүд, монда таба узыгыз, менә бу яшь иптәш сезгә урын бирә хәзер. Һи-и, безнең яшьләрме! Безнең яшьләр БАМ төзи, КамАЗ төзи, җәяүләп чаңгыда Төньяк полюска бара. Тормыш бик шәп бит хәзер. Менә мин үзем сиксән алты сум алам пенсияне. Кая куйыйм мин аны? Әйдә, гражданнар, чыгучыга юл бирегез. Иптәш негр, сезгә алдагы тукталышта төшәргә. Шту сез? Безнең университетта кемнәр генә укымый хәзер…
– Ә, әйдә, әйдә, агай-эне, менә яшь иптәш сиңа урын бирә. Уз, дим, уз монда таба! Иптәш алкоголик! Менә яшь иптәш сиңа урын бирә. Ә шту сез? Ул бит законнар катыланганчы ук эчә башлаган. Аерып карый белергә кирәк. Ул бит сугышмый, бәйләнми. Иптәш алкоголик, менә монда утырыгыз. Дифференциация кирәк… – Халык көлеште. Вагон эчендә көлмәгән өч кеше булса, шуларның берсе – Энҗе, икенчесе олыгаеп юанайган Хәерниса иде. Өченчесе?
Ике малайның олысы төзәтү лагереннан алдарак кайтты. Каядыр база тирәсенәме йөкче булып урнашты да озак та үтми өйләнеп тә куйды. Үз йортларында әнисе белән икәүләп тыныч кына яшәп ятучы, инде бер тапкыр кияүгә барып кайткан склад мөдире Феня (йә Фәниядер инде чынысы) буйлы, чибәр, ләкин ак чырайлы ябык Әхтәмҗанны бер атна эчендә үз кулына алды. Феня үткен, Әхтәмҗан исә бик басынкы иде. Атна үткәндә, ул инде Жорага әйләндерелеп, загска гариза язылган иде. Тик… Юаш Жораның алга таба тормыш корып хуҗалык итәргә бер дә исәбе юк икән. Нагорный посёлогындагы ак кирпеч йорт, бакча, мунча, өйгә кергән су, йөз башка бетмәс бройлер – аны берсе дә кызыктырмады. Феня белән әнисенә шушы хуҗалыкка ышанычлы бер хуҗа кирәк иде. Жораның исә бар белгәне эчү булды. Бер елдан энесе дә кайтты, абыйсы йортына килде – рәвешен күрде дә авылына әнисе янына кайтып китте, анысы акыл алып чыккан икән, өч-дүрт көн ял иткәч, туп-туры Уренгой – Помары трассасына китеп барды һәм шунда төпләнеп урнашты да. Әмма да килеп Әхтәмҗан – Жора инде… Феня аны ике тапкыр гына ЛТПга да салып карады – юк, егет үзен кулга алырга теләмәде. Ниһаять, Феня аны, төзәлгәч кайтып керерсең дип, өеннән куды. Жора яңадан Әхтәмҗанга әйләнде дә (хәер, «җан» инде бөтенләйгә төшеп калган иде), Энҗе апасына күренергә оялып, әнисе авылына кайтып китте. Кешеләр аны күзәттеләр: нечкә, үтә күренмәле хәлсез куллар, тән тиресе саргылт, күзләрдә май беткән. Сөйләшкән вакытта күз карашлары катнашмый, күзләр аерым яши.
Хәерниса башта гел елады.
– Монысы бигрәк кызганыч, җаныкаем, – дип, яшь түкте, кием-салымын карады, акча биргәләде. Дөрес, Әхтәм әнисеннән акча өмет итми иде: эчү мәсьәләсендә ул шулкадәр талымсыз, җайлы кеше икән – рәттән барысын да эчте. Каяндыр килгән лосьонны да (Энҗе калдырып киткәндер инде), шампуньны да эчте, әтисе Сәмигулла заманыннан ук сакланган «Кара-Ново» одеколонын да ялт итте, мунча тәрәзәсе төбендәге теш порошогы, пасталар да юкка чыкты. Кибеткә тирләүгә каршы бер сум ун тиенлек бер сыеклык кайткан иде – аңа рәхәтләнде, бераздан «Зубной элексир»га күчте, аннан көя даруына.
Антимоль сиптерә торган итеп эшләнгән иде, Хәерниса бервакыт мунча алдының ярыгыннан карап торды: Әхтәм мунча артына чыкты да кесәсеннән бер кадак алып антимольнең астын тиште, стаканга чыжылдап аксыл бер сыеклык акты. Як-ягына карангалап алгач, малай стаканны әйләндереп куйды да дару савытын бәрәңге сабагы арасына ыргытты. Аннан ишегалдында әнисе белән бераз сөйләшеп утырды. Бичара, беткән. Хәйләкәр үзе, ә беткән. Гел алдый, гел үз ягына алдый. Кичке якта ул кинәт кенә торып аръякка кибеткә чыгып китте.
– Борис Фёдорович килгән, шуны күрәсем бар, – диде.
Хәерниса баш ватты – кем икән бу урыс?
Кичен шактый кызып кайтып керде. Иртәгесен кибетче кыз сөйләде:
– Үләм, җаным, Хәерниса апа. «БФ» кләе кайткан иде кичә, шуны әллә ничәне алды. Суга болгатып шуның кләен аерып алып, сыеклыгын эчә икән, – диде.
Бер-ике көннән малай тагын алдады:
– Әни, өч кенә сум акча биреп тор, Бакудан Әдһәм исемле бер дустым килгән, тегендә бергә булган идек, – диде. Өчлек юк иде, әнисе биш сум бирде.
Малай төнгә тагын кызмача кайтты. Иртәгесен кибетче кыз сөйләде:
– Карар чыкты бит, Хәерниса апа. Авыл кибетләрендә эчемлекне бетерәбез. Складта калган бер ящик «Агдам» бар иде, кичә шуны саттым. Сезнеке шатланды да инде – ике шешә алды…
Ял итеп ятучы академикмыни – шәһәрдән әллә кемнәр килә үзенә. Ике тапкыр ике кеше килеп тапты аны. Мунча баскычына утырып озак сөйләшәләр, тәмәке кабалар, ашарга да кермичә китеп баралар. Әхтәм үзе боларның кем икәне турында әнисенә бер сүз дә әйтми, ләкин аңлашыла инде – тегеннән болар, тегеннән. Алар киткәч, Әхтәм ике-өч көн буе ашамый-эчми, баш астына кулларын куеп, мунча өйалдындагы сәкедә көннәр буе ята, беркем белән аралашмый.
Тик күршеләр генә актив.
«Шайкада булган ул, – диләр. – Аңа, иреккә чыкканда, тегендәге башлыклары задание биреп чыгарган. Бу шуны үтәми икән. Соңгы килүләрендә әйткәннәр: фәлән вакытка кадәр шуны үтәмәсәң, җыештырабыз, дигәннәр…» Ул шикле кешеләр, ахрысы, шәһәрдә Феня янына да килеп киткәннәр. Менә беркөнне, Энҗегә ияреп, авылга Феня да кайтып төште. Әхтәмнең каяндыр, нәрсәдер табып эчкәнен белүче юк иде, әмма алар кайткан көнне Жора ләх иде.
Йортта өч хатын төн буе киңәштеләр. Иртәгесен колхоз автобусын белештеләр, Хәернисаның йорт-җирен, вак-төяк кош-кортын Исламгалиләргә ышандырып, Әхтәм-Жораны шәһәргә алып киттеләр.
Төнлә әнисенең өендә Энҗе болай сөйләгән иде:
– Моны гадәти медицина ала алмый, әни. Мин бер психиатр белән сөйләштем. Ул тәҗрибә уздырып карарга булды. Ләкин бу – фәнни ысул түгел. Моның методикасы эшләнмәгән, һәм ул метод әле дөресме икән?.. Монда безнең югалтыр әйбер юк, бу малай барыбер беткән, әйдә шуны эшләп карыйк әле… Тик бу турыда кешегә сөйлисе түгел. Теге докторның харап булуы бар.
…Юка, үтә күренмәле, аксыл чырайлы Әхтәмне ялтыравыклы ак буяу белән буялган, елкылдап торган җиз тоткалы биек ишекне ачып, биек түшәмле мәһабәт бер бүлмәгә керттеләр. Кырып эшләнгән юан аяклы зур калын өстәл янында башына зур ак колпак кигән, ак халатының җиңнәрен сызганып, йонлы беләкләрен өстәлгә салган, таза борынына төшереп калын кырыйлы күзлек кигән олы ир утыра иде. Әхтәмгә күтәрелеп карамыйча гына, кул хәрәкәте белән утырырга кушты, үзе берөзлексез кәгазь актарды, ниләрдер укыды. Әхтәмнең борыны йомшады, муены тирләп китте. Теге һаман дәшмәде. Шундый зур борын, йонлы таза беләкләр белән нүжәли врач булып була икән?
– Тэк, тэ-кс… – Йа Хода, тавышы да калын икән! Әхтәмне инде бөтенләй курку басты. – Ну, что ж… Менә миңа монда ике гариза килеп керде. Синең өстән. Тэк-с. Ну?
– Н-нинд-ди? – дип чак әйтә алды Әхтәм. – К-кем-нәр язган?
– Нинди, нинди… – Тавыш тагы да калынайды. – Кемнәр язган… Язганнар менә.
– Н-нәрсә дип? – Әхтәмнең иреннәре калтырый иде. Тегенең тавыш тагы да көчәйде.
– Менә нәрсә дип: «Мин, Фәлән Фәләнева, аның хатыны, сездән үтенәм: бу кеше миңа кирәк түгел. Бу кеше безнең җәмгыятькә дә кирәк түгел. Җир йөзендә моны яшәтүдән файда юк. Сез моңа берәр төрле укол бирегез».
Әхтәмнең тамагы кипте. Шулвакыт ул доктор өстәлендә тәгәрәп яткан зур бер шприц күрде. Коточкыч! Тегендә вакытта аларны бер совхозда эшләткәннәр иде. Шунда ул нәсел үгезенең муенына укол кадаганнарын күргән иде: сыеклыгы йөз грамм булгандыр. Үгез шунда, муенына шартлатып энә тыкканда, чайкалып киткән иде. Ә монда! Шприц савытына бер стакан сыеклык керәдер! Моның белән дару түгел, квас җибәрсәләр дә үләрсең!
Ул арада тукмак борын икенче бер кәгазьне укый башлады. Әхтәмнең күз алларында әллә ниткән ак болытлар йөзеп йөри, доктор да аңа инде кеше булып түгел, нәкъ Алланың үзе булып күренә, Алланы ул балачактан ук шундый ак халатлы, күзлекле була дип күз алдына китерә иде.
– Ә менә монысы – әниеңнән. «Мин, Фәлән Фәләнева… Тэк-с… әнисе… сездән үтенәм шул хакта: минем улым Әхтәмҗан Сәмигулла улы… гел эчә. Ул инде төзәлә алмый. Аңа бу дөньяда яшәүдән бер мәгънә дә юк. Шуңа күрә аңа берәр… – доктор өстәлендәге беләк юанлыгы шприцка карап алды, – аңа берәр төрле укол биреп…»
Әхтәм аңын югалта башлады. Ул арада дырык итеп биек ак ишекләр ике якка таба ачылып китте дә, дөбер-шатыр килеп, дүрт таза ир ишек тирәсен тутырды, бәрелә-сугыла зур, таза носилка алып кереп, идәнгә куйдылар. Барысы да ак халаттан, ак колпактан, барысы да җиңнәрен сызганган һәм таза беләкле иде.
«Студентлар, медиклар, – дип уйлап алды аңына килеп Әхтәм. – Мине алырга килгәннәр. Ну болар имансыз халык инде. Әллә чыгып качаргамы?»
– Йә, доктор, әзерме? – диде егетләрнең берсе. Аннан, ак урындыкта агарып утырган Әхтәмне күреп: – Ник, сез бит безгә нәкъ ун тулып ноль-нольдә керергә куштыгыз? – дип, докторга сораулы караш ташлады.
– Хәзергә чыгып торыгыз. Өч минуттан керерсез, – диде доктор, папканы ябып һәм шприцны кулына алып. Таза егетләр сөрлегеп чыгып киттеләр. Доктор урыныннан торды.
– Ну, тэк-с, молодой человек, – диде ул, бармак башларын спиртлы мамык белән сөртеп. – Мин аңладым. Сезнең кеше төсле итеп аек баш белән бу дөньяда яшисегез килми икән. Менә сезнең иң якын кешеләрегез сездән баш тарткан. Бер оешмадан да сезне сорап бер кәгазь дә юк. Димәк, сез берәүгә дә кирәк түгел. Шулай булгач, без нишлибез? – Ул, Әхтәм янына килеп, аның уң беләген сызгандыра башлады. Шприц эченә әле сыеклык салынмаган иде. Доктор ашыкмыйча гына барып ак шкафны ачты. Шкаф эче тулы склянка, ампула иде. Үзе сөйләнде:
– Шулай булгач, шулай булгач… – Үзе борын эченнән генә көйләде:
А жене скажи
Слово прощальное,
Передай кольцо
Обручальное.
Шулчак ишектә тагын теге егетләр күренде. Идәндә, ыржаеп, адәм гәүдәсе көтеп, теге носилка тора иде:
– Йә, доктор, әзерме? Тизрәк булсагыз иде. Безнең теге палатадан бер авыруны машинага озатасы бар. Баш врач әйтте, тиз булсын, диде.
Шулай диделәр дә ишекне яптылар, ә доктор шприцына сыеклык суырта иде, үзе һаман борын эченнән шыңшыды:
Напрасно старушка ждёт сына домой,
Ей скажут – она зарыдает.
Шулвакыт Әхтәмнең тын юлы ачылып китте.
– Юк! Юк! – дип шырыйлап кычкырды ул. – Юк! Минем яшисем килә! Мин моннан соң грамм да эчмим! Минем якты дөньяда сезнең кебек яшисем килә!
Биек ишек тагын ачылды, һәм, тыгылышып, тагын теге егетләр керделәр. Тегесе, сөйләшә торганы, әйтте:
– Доктор, баш врач сездән риза түгеллеген белдерергә кушты. Кая, ник сузасыз? Үзебез ярдәм итикме? – Ул Әхтәмнең беләгенә килеп кагылды.
Әхтәм исә, дер калтырап, чын йөрәктән елый иде.
– Доктор! Зинһар, дим! Доктор абый! Абый җаным! Миңа яшәргә рөхсәт итегез! Чәчем белән җир себерәчәкмен! Теге гаризаларны ертыгыз! Мин – кирәк әле, кирәк кешеләргә…
Ул аңын җуйгандай итте.
Аңына килгәндә, беренче тойгысы шул булды: җылы, йомшак кул аның иягеннән тоткан да авызына стаканнан салкын су коя иде. Стаканнан хлороформ исе килә. Хатыны Феня икән. Ә олы борынлы доктор, йомшак елмаеп, Феняга нидер сөйли. Әһә, болай дип сөйли икән:
– Менә, ханым, мин сезнең гаризаларыгызны ертып урнага ташладым. Бу егет башкача бер грамм да авызына алмаячак. Сезнең бәхет басты: бу – менә дигән ир, хуҗа булачак. Тик берәр елга кадәр балага узмый торырга киңәш бирер идем. Аның организмы алкоголь белән бик тузган. Аңа ял кирәк. Бәлки, берәр айга авылга җибәреп торырсыз?
…Әхтәм август аен авылда уздырды. Әнисенә печән әзерләште, бәрәңге бакчасында колорадо коңгызын җыйды, тавык кетәклеген ремонтлады, бакча капкасының баганасын яңартты. Аз сөйләште, эчү темасына кагылучылар булган җирдән тиз генә читкә тайпыла иде. Феня һәр шимбәдә, шәһәр күчтәнәче төяп, авылга кайтып йөрде, шатлыгына чик-чама булмады, кайтуга җырлый-җырлый су китерә, дуылдатып идән юа, мунча яга, парлап мунча керәләр. Йортта гел шатлык иде. Тик ире генә бер тапкыр да елмаймады, карусыз гына эшләде дә йөрде.
Ай чамасы үтте, бу атна ахырында Феня кайтып аны инде шәһәргә үз янына алып китәргә тиеш иде, Хәерниса җиңги, авыр сулаштыргалап, төенчекләр әзерли башлады. Әхтәм киткәч, бик күңелсез булачак инде аңа.
Тик Әхтәм шәһәргә Фенясы янына китә алмады. Атнакич көнне ул кичтән юкка чыкты. Җомга көн төш вакытына кадәр Хәерниса җиңги авыл буйлап сорашып йөрде, йөрәген шөбһә алды: әллә, Ходаем, тагын тегеннән тегеләр кайтып киткәнме? Җитмәсә, нәкъ ул югалган кичтә телевизордан Шукшинның «Кызыл балан» дигән фильмын күрсәткәннәр иде. Хәернисаның йөрәге парә-парә килеп телгәләнде аны караганда. Йа Хода, нишләргә? Ни булды икән? Тегеләр кайтып берәр хәл эшләмәделәрме икән?
Җомга көн төш вакытында күрше Исламгали хатыны Рәшидә аны үз коймалары янына чакырып алды.
– Әйтергә телем әйләнми, Хәерниса, миннән булмый, әнә Исламгали су буена төшеп китте, шуны тыкрыкта көтеп тор, – дип үкереп, сикәлтәле итеп елап җибәрде.
…Әхтәмҗан, бичара, әтисенең чардуган почмагына язу кыстырган: «Әти! Мөмкин булса, үз яныңа ал мине. Син мине гафу ит. Минем бу дөньяда яшәвемнең бер мәгънәсе дә юк. Мин яшәмәкче булып караган идем, барып чыкмады. Нигә дип кешеләрне җәфаларга. Гафу ит тә ал мине. Синең белән бергә, бәлки, җиңелрәк булыр. Улың Әхтәмҗан».
Малай әтисенең кабере өстенә капланып яткан, йөзе бер яктан күренеп тора, теле каралып авыз эченнән салынып чыккан, кул бармаклары зәңгәр-фиолет төсендә янган, бер аягыннан ботинкасы салынган, ә икенчесе белән, тырнаштырыптыр инде, кабер өстеннән байтак чирәм, кәс, кызыл балчык ишкән.
Чардуган кырыендагы биек үлән арасыннан Исламгали абзый майлы кара калын пыялалы бер шешә табып алды; моннан ике көн элек кенә аның кече малае капка төбендә үзенең мотоциклын сүтеп, ремонтлап яткан иде, әйберләрен җыештырганда, аккумулятор электролизы салган шешәм кая соң дип, әти-әнисенең тәмам үзәгенә үткән иде.
– Синең кислотаң чуртыма кирәкмени, кем алсын аны, үзең алама син, әйберне кая куйганыңны белмисең, – дип, әтисе аны сүккән иде. Инде менә бушаган шешәне таныдылар.
…Әхтәмҗанны күмгән көнне Хәерниса җиңги сулыгып-сулыгып озак елады.
– Монысын бигрәк тә ярата идем, җаныкаем, монысы бигрәк тә сабый күңелле иде, – дип яшь койды. – Шулай, Ходай күпсенгәндер инде. Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, диләр шул. Монысын бигрәк тә ярата идем шул, бәбкәем…
IV
Кешенең иң зур, көчле хисләреннән берсе – алдан сизү. Көтү. Кеше әле үзенең нәрсә көткәнен белми, ләкин күңеле өзгәләнә инде, тыпырчына. Мондый сизү балачактан ук башлана.
…Безнең колхоз утыз алтынчы елның язына бик начар чыкты: аерым хуҗалыктан китереп берләштергән бөтен атлар дип әйтерлек язгы ташу вакытында ачлыктан кырылып беттеләр. Җирле-сулы, иген-тарулы бер төбәктә атларның ачтан үлүе бары тик урындагы җитәкчеләрнең тавык миле булуыннан гына иде – ләкин ул вакытта алай уйларга ярамый иде, колхоз җитәкчелеге нәрсә эшләсә дә дөрес, атлар кырылган икән, димәк, шулай кирәк булган, алар урынына корыч атлар – тракторлар килер. Хәер, ат турында Сталин, имеш, болай әйткән дигән сүзләр йөри иде: «Атлар – колхозның алтын фонды». Әмма утыз алтынчы елның язында «алтын фонд»ны колхозчылар, үзләре үк ат арбасына төяп, «үләт зираты» дигән үзәнлеккә салдылар. Язга колхозчы да бик коргаксып чыкты: утыртырга бәрәңге калмаган, бура төпләрендә он юк иде. Исән калган атларга озын арбалар җигеп, исемлек белән шуңа кешеләр төяп, тегеләй итеп, болай итеп юнәткән акчага орлык бәрәңгесе, аз-маз он алып булмасмы дип, халык Чепья базарына юл салды. Һәр атнада яз буе, җәй уртасына кадәр Чепья базары безнең як өчен ул елларда шәфкатьле ана булды. Аннан безнең авылга мари бәрәңгесе, удмурт арышы, солысы, оны кайтты. Чепья базары халыкны ач үлемнән саклап калды. Ул арада утыз җиденче елның уңдырышлы җәе килде, ул җәй игенле, җиләкле, печәнле, күп каз бәбкәле, тилгәнле булды; урманы – мул кура җиләкле, күшәле, еланлы, бурсыклы булды: халыкның эше күп иде, әмма тамагы кара ипигә туйды, ара-тирә әле бодай кабартмасы да пешергәлиләр иде, кабартма пешкән көнне ул йортның хуҗасы, капкасын киң ачып, урамга чыгып карангалап тора, өенә кереп китә, тагын чыга. Авыз тирәсе майланган, колак тишекләренә шалкан чәчәрлек булган, ямаулы ыштан кигән, сагызлы чәчле малаеның кулына кабартма кисәге тотып урамга чыкканына тап булган әти кеше болай гына, бәхете ташыганнан гына әлеге сагызлы башка берне биреп ала – ризыкның кадерен бел! – Һәм як-ягына карангалап та ала: менә күрдегезме, без – шулай, кабартма да ашыйбыз, малайга да «пущады» бирмибез…
Ул җәйне Чепья базары, анда сатулашып алган ярты пот арыш оны, ике чиләк вак утырту бәрәңгеләре онытылды. Тамак – шулай, ачса – туяр күк түгел, туйса – ачар күк түгел…
Гомер – узган. Нәкъ илле ел – ярты гасыр узган! 1986 елның кышында мин бер төркем язучылар белән Чепья авылына барып чыктым. Максатыбыз – бу авылдагы уникаль музей белән танышу иде. Язучылар төркемендә бу як төбәгендә туып үскәннәрдән мин берүзем идем һәм музейда йөргәндә, экспонатлар караудан бигрәк, тәрәзә тирәсендә йөренгәләдем: теге базар урыны кайда? Кайда ул минем әтиләр, әниләр таптаган сукмаклар, кайда ул безне ач үлемнән саклап калган базар лавкалары, кайда ул безнең авылның ябык, хәлсез атларын бәйләп тоткан киштәләр? Моннан илле ел элек авылга вак бәрәңге, эре итеп тартылган яртышар пот арыш оны озаткан Чепьяның ашханәсенә кердек. Безне Чепья сыйлый: өстәлдә тезелеп киткән боржоми. Шәһәрдә аны им өчен таба алмыйсың. Коштабакларда Болгария помидоры. Авызга капканда ук эреп китә. Мин бу өстәл ризыкларының барысын да язам, утызынчы елларның язында, җәендә, ике чиләк утырту бәрәңгесе эзләп, алтмыш чакрымнан килгән ач әтиләр, әниләр рухына бер истәлек булсын дип язам. Фарфор тәлинкәләрдә зур кисәкле тозлаган кәбестә, салатлар. Сельдерей, петрушка сабаклары өскә куелган. Салкын тавык ите, сыер ите, горчица. Түшкәсе белән кыздырылган каз өч-дүрт урынга куелган – ә без егермеләп кеше. Каз муеннары сельдереймы, петрушка беләнме бизәлгән. Аш китерелде, токмачы яшь кызлар кулы белән нечкә итеп киселгән. Аны ашап бетерер-бетермәс, чынаяк чокырларына салынган шулпа, сарык итеннән пешерелгән, тышлары кызарып киткән пөхтә өчпочмаклар килде. Аннан дүрт-биш урынга бәлеш килде. Аннан ширбәт, һинд чәенең хуш исенә баш әйләнде (шәһәрдә юк!), чәй янына кәрәзле бал куелды, Венгрия алмалары өстәлгә аерым бер затлылык биреп тора иде. Хуҗалар ыгы-зыгы килделәр:
– Менә монысы – балан вареньесы!
– Менә чәйгә кадәр моны авыз итегез инде: безнең урман гөмбәсе. Бездә генә шулай тозлыйлар…
– Чепья казын кабып карагыз инде. Бездә каз ите асубый тәмле була.
…Минем тамактан үтмәде. Аш мәҗлесеннән соң иптәшләрдән аерылдым да Чепья базары булган урыннарны карарга киттем. Балтач шагыйре миңа элеккеге лавка урыннарын, ат бәйләү урыннарын күрсәтеп йөрде. Мәшһүр базарның эзләре әлегә калган. Ихтимал, киләчәк буын бу урынны да халык тарихының бер кисәге – музей итеп оештырыр әле. Менә бит – бер үк җирдә атларны ачтан үтерергә була, ярты потлап кибәкле арыш оны эзләп йөреп була, ләкин шул ук җирдә өстәл тулы ризыкны тегеннән-моннан гына авыз иткән көе өеп калдырып чыгып китеп була… Шул ук җир. Чепья урамында йөргәндә минем күзләремдә гел яшь булды.
Ә теге елга – игенле-печәнле тук елга килсәк – ул елның да көзе авыр булды. Көзен каз суяр вакыт кына җиткән иде, газеталар аша һәм шәһәрдән кайткан кешеләр авызыннан дәһшәтле хәбәрләр ишетелде: илдә корткычлар күбәйгән икән, узган елгы ачлыклар, атлар һәлак булу барысы да шулардан икән, «корткыч» дип аталган «халык дошманнары» элегрәк Кировны, аннан Горькийның малаен үтергәннәр икән. Әйе, Киров үлгәч, шундый җыр авылга килеп җиткән иде:
Политбюро членнары
Атучыны кулга алды;
Сергей Миронович Киров
Арабыздан югалды…
Менә хәзер шул эшләргә «бәйле» кешеләрне җыя башлаганнар. Авылга көн саен хәбәр килә: кичә төн уртасында Көтек башлангыч мәктәбенең мөдире Зәки Галиевне алганнар (ул еллардагы сөйләм телендә: «апкиткәннәр»). Бер-ике көннән тагын хәбәр: Казанда Абрамовны, Лепаны «апкиткәннәр» – Татреспубликада болар иң зур шәхесләр иде кебек; Яңа Чүриледә ат караучы Савелий Петровичны алганнар: «халык дошманнары» кушуы буенча бер атны агулап үтергән. Халык тынсыз калды. Менә бервакыт мәктәп дәреслекләрендә Блюхер, Тухачевский рәсемнәрен ерттырдылар. Уку китапларыннан кинәт кенә Галимҗан Ибраһимовның рәсемен һәм «Аждаһа» дигән хикәясен (хәзергечә «Яз башы») ерттырып, мәктәп миченә ташлаттылар. Ә бер төнне очлы шлем кигән (безгә мәктәптә аны «шлюм» дип өйрәттеләр, ни хикмәт, татар баласы әле дә шулай әйтә) ике кеше, колхозның бригадиры Ризван Хисамиев белән кибетче Әхмауны ияртеп, безнең өйгә дә керделәр. Ул елны төнлә кергән кешеләр буш китмиләр иде…
1937–1938 елның кышы шулай узды.
Утыз сигезнең җәенә чыксак – тагын ачлык, мохтаҗлык. Кибеткә әллә нигә бер ипи кайта, аңа чиратны кичтән үк алып, уч төбенә зәңгәр карандаш (бездә хәрендәш) белән номер суктырасы, таң атканда берәү чиратны яңадан барлап, кул аркасына очын лач итеп төкерекләп, инде кызыл хәрендәш белән яңа номер суга. Мендәр тышы, тәрәзә пәрдәсе, галош-фәлән кайтса да шулай. Тәмәке – язгы чәчүдә эшләгәннәргә генә…
Ипи ашыйсы килгән вакытның иң үзәк өзгече – язын үлән типкәндә. Җил исә, ул җил басудан арыш саламы, урманнан ылыс, су буеннан балык тәңкәсе, ләм исе алып килә, борынны кытыклый – һай, шул вакытта авыз тутырып бер ипи кабарга да, күздән яшь килгәнче рәхәтләнеп сытып чәйнәргә иде… Чәйнәргә, аңкауларда, теш төпләрендәге селәгәй бизләрен актык чутына кадәр эшләтеп, чылатып, тамак юлын тутырып, бер тапкыр ипи йотарга иде, юк, ике тапкыр… Юк, өч тапкыр, дүрт тапкыр… Нигә юк соң бу ипи, әнә бит басу-кырлар, әнә бит әвеслек янында салам эскертләре, алардан бит инде ипи чыккандыр? Нигә берөзлексез ипи сорый бу тамак төбе бизләре, нигә басудан искән язгы җил гел ипи ашыйсын китереп тора. Ул җил соратмый бит синнән кызыл яки кара икра, тамак төбе өмет итми бит авызда эреп торган шулпалы өчпочмакларны, таләп иттерми бит ул җил кайнар калҗалы итләрне, алтынсыман лимоннарны, исерткеч исле шоколадларны яки җиңелчә генә горчица сөрткән каз итен, йә шашлыкның баш әйләндергеч исле кисәкләрен! Нибары бер телем кәрәзле ипи кирәк бит адәм баласына…
Без, сигез-ун яшьлек малайлар, аңлашылмый торган бу хәлдән югалып калган, без моңа төшенә алмыйбыз. Безнең ашыйсы килә, колхоз җитәкчеләре исә шуны белмиләр. Концерт куябыз (кайбер картлар әйтә: үзең ач бул, үзең хаҗ кыл!), шунда лозунг кычкырабыз:
– Бәхетле балачагыбыз өчен иптәш Сталинга рәхмәт!
Әнә Гыйлемҗан Җәмиле дигән малай алай лозунг кычкырмый. Аның әнисе үги, келәтләрендә азмы-күпме он запасы бар, алар ара-тирә ипи салалар, ләкин үгез кебек таза Җәмилгә (аңа унике яшьләр чамасы иде) үги әнисе ипи телемен бик юка итеп кисеп бирә икән. Урамда, кырда, тау битендә, су буенда уйнап йөргәндә, малайлар, кинәт кенә уеннан чыгып, беркемгә дә, хәтта уен башлыгына да әйтеп тормыйча, бик кинәт кенә өйләренә торып йөгерәләр һәм кайтып кергән хуттан:
– Әни, бер телем ипи бир! – дип, йөгерүдән туктамаган көе генә сорап алалар иде. Бу гадәт малайларга шулкадәр сеңгән ки, инде ипигә туйгач та шул дәвам итә. Мин авылда укытучы булып эшләгәндә, күрше фатирда бер гаилә яши иде, аларның беренчеме-икенчеме класста укый торган йомшак борынлы малайлары клубта балалар сеансы барганда да фильмны үзенчә урталай өзеп, өенә торып йөгерә һәм чоланнан керә-керешли: «Әни, ипи бир!» – дип кычкыра иде. Ашыйсы киләсен алдан белсә дә, ул малай бер сеанска да кесәсенә ипи тыгып бармады.
Бу гадәт – өйгә торып йөгерү – үзенә күрә борынгы патриархаль тормышның бер чагылышы булган, күрәсең, безнең буын өенә ипи сорар өчен генә түгел, башка мәсьәләләр буенча да торып йөгерә иде. Әйтик… сугышып алгач. Без үскәндә «сугышу»ның ирләрчә бер поэтикасы бар иде (хәзер ничектер, әйтә алмыйм). Сугыш ике төрлегә бүленә. Беренчесе – кызлар карап торганда. Монда ике якның берсе елый башлаганчы сугышасы, шунсыз ярамый. Икенчесе – үзара. Кыз-кыркын юк, бәргәләшеп аласың, егыласың, сикереп торасың да болай дисең:
– И-и-и… Мин егылмыйдыр идем, үзем юри егылдым…
Сугыш шул хикмәтле дипломатик нәтиҗәдән соң туктый.
Инде дә килеп, кызлар карап торганда авыз-борынга аз гына тиеп алгач егылгансың һәм гарьлектән елыйсы килеп тамакка төен утырган икән, анда бер генә хут: елауны мондый урында әрәм итәсе түгел. Түгел и вчү! Тиз генә торып йөгерәсең дә елауны тутырык килеш (тулы көе) үз өеңә алып кайтасың, аны алып кайтканда синең тизлек шундый була ки, шайтанның үзе дә сине куып җитә алмый! Капкадан керүгә рәхәтләнеп бер ычкынасың, анасын аучы атып үтергән көчек кебек күккә карап елап җибәрәсең! Бу – ике яклап файдалы. Беренчедән, синең бу гарьлегеңне теге яланаяклы пычтык кызлар күрми калды, икенчедән, елыйсы килә бит, елыйсы килә бит… Нәкъ ипи ашыйсы килгәндәй – елыйсы килә…
Ә теге Җәмилгә (ул бик таза, беркем белән дә сугышмый, берәүне дә рәнҗетми иде), ипи сорап кайткач, үги әнисе ипине бик юка кисеп бирә икән. Җәмил әйтә иде:
– Әни миңа ипине үзен үзе күтәреп тормаслык зур итеп кисеп бирде…
Җәмилне үги әнисе гел кыйный иде. Кыйнап келәтләргә ябып куя иде. Без моны белә идек һәм аңа ярдәм итә алмаячагыбызга кыенсынып, аның белән очрашканда читкә карый идек. Җәмил тамак турысында аеруча актив булды, шуңа күрә утыз сигезенче елның шыксыз ач җәендә без гел аның тирәсендә әвәрә килдек.
…Басу тулы кояш. Күк йөзендә, өстә, бик өстә тилгән тирбәлә. Без – борчак басуында. Чабып алганнар, төяп ындырга ташыганнар, бер баштан инде пар сука белән кереп сөрә дә башлаганнар. Кояш шулкадәр мул, еракта-еракта әллә ничә офык ясалган. Кыр – тып-тын. Күк йөзендә тибрәлгән кайнар һава дулкынында тилгәннең пыс-пыс килеп сулыш алганы ишетелә сыман. Басу, күк йөзе, кат-кат ерак офыклар моң тибрәтә, бөтен дөньяны ниндидер сагыш, ачлык катыш сагыш баскан, безнең күңелләр нидер көтә, дөньяда ниләрдер бар. Без, кара туфрак арасыннан чүпләп, борчак ашыйбыз. Нургали (минем күрше) әйтә, корт ашаганын әрәм итмә, корты-ние белән чәйнәп йот, теш сызлаганга иң тучный гына дәва шул, ди. Шулай, корты-ние белән ашыйбыз. Ашап бераз хәл кергәч, межага чыгып тәгәрибез, күккә карап ятабыз. Кечкенә ефәк кулъяулыктай болыт кисәге ашыкмый гына Казан ягына таба йөзә. Менә аңа рәхәттер. Кая теләсә, шунда китә ала. Ул әле юл өстендә әллә ниткән тук җирләрне узадыр, ипи салып яшәгән авылларны күрәдер. Шулай хыялланабыз. Ул арада Җәмил җыр башлый. Куркыныч булып китә. Бу җырның сүзләреннән җан өши, Җәмилнең үзенең дә күзләре яшьләнә. (Җырның бер генә строфасы хәтердә калган иде, ләкин мин аның тулыга якын текстын нәкъ илле ел узгач таптым, бу турыда алда язачакмын.) Җыр болай:
Пивнойга кердем ашап чыгарга,
Пивнойдан чыктым эчеп-исереп.
Их! Югалдым мин, егет, калтырый куллар,
Үтәдер айлар, үтәдер еллар.
Соңгы ике юлны Җәмил ике тапкыр кабатлый, ул төшен аеруча дулкынланып, бераз кычкырыбрак җырлый.
Өебезгә кайттым, капканы кактым,
Ишекне мин ярдым, тәрәзне ваттым,
Их! Югалдым мин, егет…
Әткәйне будым, әнкәйне чалдым,
Кечкенә сеңлемне суларга салдым.
И-и-х! Югалдым…
Агыйдел өстендә ак парахут,
Озаталар мине на Дальний Восток.
Их…
Берәүсе суд итәр мине асарга,
Берәүсе суд итәр мине атарга.
Их…
Өстемдәге күлмәгем керләнеп туза,
Минем яшь гомерем төрмәдә уза.
Их…
Бу җырга без дә кушылмакчы булабыз, ләкин курку, дәһшәт шул дәрәҗәдә ки, күзләрне яшь баскан, тамак төбенә төен утырган, тәнгә каз итләре чыккан – беркем бернишли алмый. Җәмил исә инде үзен үзе кыздырган, утырган урыныннан торып, межага басып җырлый:
Болар миңа бирә ипи-тоз белән,
Йөрәгемне яра усал сүз белән.
И-и-х!
Башыма кигәнем – серый фуражка…
Җан өшеткеч бу җырдан соң инде борчак та ашыйсы килми, ничектер дөньяда яшәү мәгънәсезлек булып тоела, бу ямьсез җыр тәэсиреннән, ачлыктан әллә кайларга качасы, әнә теге ак ефәк кулъяулык болытка тотынып, бу җирләрдән еракка-еракка китәсе килә. Әнә үги малай Җәмил, бездән аерылып, билчәнле межа буйлап өенә кайтып китте, үзе һаман җырлый иде, тик бу юлы инде башка җыр, озын көйле җыр.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?