Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 11


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 11 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]

Шрифт:
- 100% +

…Җәй шулай узды. Кышын мин әле һаман да язу өстәле янына утыра алмадым. Күңел бушлыгы сизелде. Кошлар белән шулай аңлашып яшәү ярыйсы булган икән әле. Әмма табигать монда да миңа ярдәмгә килде. Каты суыклар башлануга, урманнан ярдәм сорап шәһәргә песнәкләр килде. Килгәннең беренче көнне үк болар йортның тәрәзәләрен шакып чыктылар.

– Әй сез, иптәш-тоуаришлар, термометрга карагыз: утыз сигез градус салкын. Мондый температура моннан йөз унбиш ел элек… – фәлән-төгән диештеләр. Нәкъ Казан радиостанциясенең дикторы инде.

– Безгә суык вакытта продукты белән ярдәм итегез, – диделәр.

Миңа эш табылды. Кибеткә йөгердем, дуңгыз салосы сатып алдым да, җеп белән бәйләп, тәрәзә калаена төшердем. Беренче көнне үк разведкага килеп, чукып карап киттеләр. Сизеп торам: ошатмадылар. Икенче көнне иртән сыер итеннән бер кисәк бирдем. Майсыз җирен. Ревизор-контролёр булгандыр инде, бик чиста сары-яшькелт атлас күлмәктән, пөхтә жилеткадан иде, кабып караган сыман итте дә китеп барды, ул көнне башкача килүче булмады. Куйган ризыкны нигә ошатмадылар икән? Кинәт минем исемә төште: кышкы каты суыкларда бит әни аларның ниндидер юллар табып, өйалдына кереп, элеп куйган каз түшкәләрен яратып чукулары турында әйтә иде. Һәм безгә алып кереп күрсәтә иде: песнәкләр бик чиста итеп, әдәп белән генә каз түшкәсенең тиресен чукыйлар. Күрәсең, анда ит тә бар, май да бар. Кичтән мин җепкә асып каз ите төшердем. Иртән тәрәзә пәрдәсен ачмаган көе генә ярыктан карыйм, аксыл алтын булып ялтырап, тәрәзә калаенда ит кисәге ята, ләкин әле аны авыз итүче булмаган. Пәрдәне ачтым, форточканы тагы да зуррак ачтым да гантельләремне күтәрдем. Бер тапкыр күтәреп төшерүгә, ит янына ялт итеп песнәк килеп утырды. Елтыр бөртек күзе белән миңа яннан караш ташлады да, сул тәпие белән ит кисәгенә басып, тәмләп чукырга тотынды. Күпмедер чукыгач туктап калды. Шулчак икенче берсе килеп утырды, беренче песнәк очып китте. Аннан өченчесе, дүртенчесе. Берничә көн күзәтүләрдән соң мин песнәкләрнең ашау-эчү, үзара мөнәсәбәт мәсьәләләре, бөтен бер системага салынып, аерым кагыйдәләргә корылганына төшендем.

Иң беренчесе шул: песнәкләр бу азыкны үзләренә махсус куйганны белеп алгач, хуҗага ихтирам йөзеннән пәрдә ачылгач кына, хуҗаны күргәч кенә тәрәзә янына очып киләләр икән. Шуны көтеп алар каршы йортның балкон киштәсендә тезелеп утыралар икән. Без карак түгел, без – намуслы, димәкчеләр.

Икенчесе – боларның кагыйдәсе буенча, өч тапкыр чукыгач карап аласы: форточкадан мәче сикермәсен, күрше балконда ябалак сагалап тормасын. Шуңа күрә тәрәзә калаендагы тавыш монда бер ритм тудыра: тек-тек-тек, тек-тек-тек. Әнә шулай дүрт яки биш цикл (алты түгел) текелдәп алганда, вахтага алмаш килеп төшә. Вахта бернинди бәхәссез тапшырыла. Монда бернинди тәртип бозу юк. Казан егетләренең нәкъ Төмәнгә йөреп вахта алмаштырулары инде. Төп-төгәл…

Тагын бер сыйфат: һич тә беткәнче ашыйсы түгел, ә иртәнге аш вакытында бер кат тамак ялгап алгач туктыйсы. Көндез, көн авышкач, тагын бер тапкыр шундый «визит». Кичке якта, гадәттә, алар күренми.

Вәт менә безнең кешеләргә ашау турысында үзеңне тотарга кемнәрдән өйрәнергә! Югыйсә өстәл артында үзен начар тотучылар очрап тора бит. Бу – һич тә белемгә, дәрәҗәгә карамый. Ата-ана оясында бирелгән тәрбиягә карый ул. Шул тәрбияне алмаган кеше өстәл янында кеше алдында лач-лоч китереп комагайланып ашый, кеше алдындагысын тартып ала, кеше ризыгы өстеннән кул йөртә, авызыннан шулпа агыза, голгырдап кикерә, теш казый, авызын ачып иснәп тә куя, үкереп үк исни. И-их, бу кешене песнәкләр янына «квалификациясен күтәрергә» җибәрергә ике генә атнага!

Песнәкләр көннәр җылытуга юкка чыктылар. Элеп куйган ит язга кадәр торды, алар башкача күренмәделәр. Кышкы салкын иртәләрдә, томанлы-бәсле көннәрдә алар миңа рухи юлдаш, сердәш булдылар, тәртип, әдәпләре белән минем күңелдә матур истәлек калдырып китеп бардылар.

Ләкин бу җылыту – адаштыргыч җылы гына булып чыкты: беркөн иртән, кинәт суытып, утыз градуска җитте, һәм ни шатлык – тәрәзә төбенә таныш песнәкләр килде. Бу юлы – яңача. Берничәсе берьюлы килеп утырдылар, әллә ни ашамадылар да, шаярышкан булып калай өстендә теке-теке йөрделәр дә төш вакытында дәррәү күтәрелеп очып киттеләр. Шуннан соң инде бөтенләй күренмәделәр. Бу – аларның миңа рәхмәт әйтергә килүләре булган икән. Рәхмәтегезгә рәхмәт төшкере!

…Минем юка гына, ләкин үзем өчен бик кадерле китабым чыккан көннәр иде ул. Егермеләп кешегә почта аша салдым, креслолы кешеләрнең алгы бүлмәләрендә калдырып чыгып киттем. Гаҗәп, безнең татар түрә булса, иң беренче эш итеп кешегә рәхмәт әйтмәскә өйрәнә. Бәләкәй генә креслосы булган кешеләрнең берсе дә миңа рәхмәт әйтмәде. Минем өчен бу яңалык түгел иде. Мин моңа күнгән инде. Безнең интеллигенция шулай, анда песнәк тәрбиясе дә юк… Тик мин ялгышканмын: халыкта нигә «милләтнең каймагы» булмый калсын? Халыкның культурасы кайчан әле «кресло»лар белән үлчәнгәне бар?

Атна эчендә миңа әллә никадәр шатлык килде: эшкә киләм – минем эш урынымда автографлы калын китап. Кечкенә бүләгемә җавап итеп, рәхмәт сүзләрен язып, академик Мирза Мәхмүтев китабын калдырган. Икенче көнне эшкә киләм, әйтәләр: профессор Рәфыйк Нәфыйгов сине бик озак эзләде, таба алмагач, менә китабын калдырды, диләр. Карыйм, рәхмәт сүзләре язылган автограф белән калын китабы. Өйгә кайтам – берьюлы ике хат. Шамовтан: «Хөрмәтле туган, китабыңны бик җентекләп, яратып укып чыктым, рәхмәт… Афзал абыең». «Укыдым. Сокланып. Рәхәтләнеп. Кайбер галимнәрнең коры сүздән торган калын монографияләрен укып тәмам тын кысылып беткән булган. Сезнекен яратып бер тында укыдым. Сулыш юлларым ачылып китте. Рәхмәт. С. Хәким».

Юк, мин ялгышканмын, халыкның культурасын тегеләр түгел, ә менә болар – кече күңелле булудан курыкмый кешегә рәхмәт әйтә белүчеләр билгели…

…Менә яз килде. Балкондагы кар бер көн эчендә җебеп тама башлады, балкон чистарту дигән яз мәшәкате туды. Китә башлагач кыш та кызганыч! Ул да кеше гомереннән нәрсәнедер алып китә, ниндидер мизгелләрне истәлеккә әйләндерә. Быелгы кыш шулай эшлексез узды – истәлектә нибары песнәкләр, йомшак яшькелт-сары йомгаклар чиста, пөхтәләр. Алар белән яшәү күңеллерәк иде.

Ә беркөнне күктә кыр казлары тавышы ишетелде. Сихри аһәңле бу тавыш яз һавасы белән форточкадан бәреп керде. Мин балконга ашыктым. Мәрхүм Мин Шабай әйткәнчә, күктән кыр казы исе килә. Шәһәрдә кыр казлары килгәнен ишетү, күрү – сирәк очрый торган бәхет. Трамвай, «КамАЗ», «КРАЗ», трактор тавышында кая инде кыр казлары тавышы ишетелсен. Әле ярый шәһәрнең өстеннән очалар диген, шунысы өчен рәхмәт. Мине исә бәхет басты! Авыл искә төште, йөрәк сулыгып-сулыгып алды. Һай, нинди зур бәйрәм – җан, рух бәйрәме була иде ул кыр казлары килгән көн… Алар килгәнне күргән беренче бала авыл өстенә шәрран ярып кычкыра, ул тавышны олылар эләктереп алалар, бөтен кеше ишек-капкаларын ачып урамга, абзар артындагы бакчага – кар өстенә күтәрелә, карт-коры, кулларын каш өстенә куеп, күзләрен күккә юнәлтә. Тамак төбенә төен утыра, күзләр яшьләнә. Өлкәнрәк кешеләр, казлардан күзне алмыйча гына (йола шулай) бөкрәеп, аяк астыннан салам ала – аны каз оясына салсаң, бәбкәләр мул һәм сәламәт булып чыга. Шул йола искә төшкәч, мин дә балконда бөкрәеп әйбер ала яздым, тик аяк астымда сигезәр килолы гантельләр генә иде, балконны көрәгән көнне үк иртәнге зарядканы мин шунда күчергән идем.

Күк йөзеннән, бәгыреңне телгәләп, киек казлар тавышы ишетелә иде.

– Саумысыз, туганнар! – дип, мин эчтән генә алар белән исәнләштем. – Саумысыз, агай-энеләр! Ерак юллардан исән-сау кайтуыгыз белән тәбрик итәм сезне! Минем күңелемне соңгы елда сагыш басты бит әле. Бәлки, сез шуңа дәва булырсыз. Сез кайлардан уздыгыз? Ерак океаннар өстеннән узганда минем улым йөзгән корабны очратмадыгызмы? Ул да шул якларда тропикларда йөзә. Хатлар өч-дүрт айга берәр генә килә. Сез аны күрмәдегезме? Ул миңа яз сәламе җибәрмәдеме?

Сез, күктәгеләр, әллә нинди, серлеләр. Менә без җирдәге кошлар белән аңлашып, тәҗрибә уртаклашып яшибез. Ә сез өстән генә карап узасыз. Сез, бәлки, безнең бөтен кимчелекләребезне күреп йөрисездер, шуңа күрә безнең янга төшмисездер? Әллә сез, кайчандыр безнең белән бергә яшәп тә, безнең тәрбиясезлекләрне күреп, шулай безне ташлап киттегезме?

Ләкин бит без дә кимчелекләрдән генә тормыйбыз. Безнең бу җирдә эшебез күп, безнең шушы җирне матурлыйсыбыз, сез килеп кунаклыйсы урыннарны саклыйсыбыз, шушы Җир-анабыз, Ватаныбыз турында җырлар чыгарасыбыз бар. Без эшлексезләр түгел, Ватан безне хезмәт яратучан итеп тәрбияләде.

…Мин инде язу өстәле янына утырган идем.

Тәнкыйтьче. Болар турында ник яздың, инде язар нәрсәң беттемени?

Автор. Язар нәрсәм бетмәде, моңа исә Тукай сәбәп булды.

Тәнкыйтьче. Саесканнар, сыерчыкларга Тукайның ни катнашы бар? Ялгышмасам, Тукай күгәрчен, сандугач һәм карлыгач турында гына язган. Әле аның алары да тәрҗемә. Әнә «Карлыгач» дигән шигыре рус шагыйре Иван Никитиннан булып чыкты. Шуны исбатлап биргән өчен син бәхетсезне тукайчы галимнәр күпме кыйнады. «Тукайны талап бетерәсең бит, надан!» – дип, күпме-күпме сүктеләр…

Автор. Юк, ялгышасыз. Тукайның «Карга» дип исемләнгән шигыре дә бар.

Тәнкыйтьче. Нәрсә, бу бүлекне язарга шул шигырь сәбәпче булдымы?

Автор. Юк, башкасы. «Дин вә гавам» дигән шигыре.

Тәнкыйтьче (саф бүгенге татар телендә). Причём монда дин?

Автор (шулай ук бүгенге татар телендә). Ә притом, что анда бик кызыклы фикер әйтелгән. Хәзер мин аны сезгә укып күрсәтәм.

Тәнкыйтьче. Нәрсә, Тукай китабын кесәңдә йөртмисеңдер ич?

Автор. Мин Тукай шигырьләренең алтмыш процентын яттан беләм. Кайбер сүзләрен бутыйм кайчакта. Шулай ышанып язганда, хаталар да киткәли.

Тәнкыйтьче. Гаҗәп! Тукай шигырьләрен яттан белгән бер генә галимне дә очратканым юк әле.

Автор. Мин бит галимнең чынысы түгел.

Тәнкыйтьче. Әдәбият өлкәсендә чын галим кем соң ул?

Автор. Әйтә алам: Җамал Вәлиди, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Гали Рәхим, Газиз Гобәйдуллин.

Тәнкыйтьче. Ә сез?

Автор. Без – кандидат, доцент, профессорлар.

Тәнкыйтьче. Бу яңа фикер түгел. Яшь бер язучының иң беренче повестенда бу турыда әйтелгән иде инде. Йә, ярар, тыңлап карыйк.

Автор (яттан укый).

 
Дин – хәзер иске, аварга торгучы чергән дивар,
Аз гына, уйнап кына бармак белән төртсәң – авар.
Билгеле, һәрбер агачлар да корырга башлыйлар,
Былбыл урнына оя тоткач башында каргалар!
 

Мин бу турыда күп уйландым. Тукай табигатьнең бу серле закончалыгын каян белгән? Башына карга оя коргач, мәсәлән, каеннар үлә. Өянке чыдый – каен үлә. Менә безнең яктагы кечкенә генә бер авыл гасырлар буена каен урманы эчендә, табигать кочагында яшәгән. Бер урам икенче урамны күрмәгән: авыл уртасында – каен урманы. Менә шунда сиксәненче еллар башында каргалар килеп оя корган. Халык моңа әйбер әйтмәгән. Әмма, ике-өч ел узуга, затлы каен урманы корып кисәүгә әйләнгән. Хәзер ул авыл дошман оккупациясеннән әле генә азат ителгән бәхетсез хуторны хәтерләтә. Корыган каеннар күңел каралтып утыра. Ике җирдә туктап, ике карчыктан сорыйм:

– Ни өчен бу каеннар корыды?

Берсе әйтә:

– Карга каенның бөресен ашый. Бөреләнмәгәч, каен үсә алмый.

Икенчесе:

– Оя ясаганда карга каенның иң очындагы иң нечкә чыбыкларын өзә. Очы үсә алмагач, каен корый.

Шәһәргә кайткач, биология фәннәре докторы булган бер профессордан сорыйм:

– Карга оялагач, каен ник корый?

Профессор әйтә:

– Минем бу турыда уйлап караганым юк. Каен агачы минем өлкә түгел, минеке – чыршылар, наратлар.

Вәт сиңа мәдрәсә белемле Тукай! Тәмам зиһенне чуалтып бетерде бит шул шигыре белән…

Бу бүлекне язарга әнә шулай Тукай сәбәпче булды.

* * *
Бу бүлеккә сүз ахыры

Биология фәннәре докторы минем сорауны республиканың орнитологлары алдына куйган. Каен урманы, каргалар оялагач ник корыган? Мәдрәсә белемле Тукай нәрсәдән чыгып мондый нәтиҗәгә килгән?

Орнитологларга Тукай шигыренең тәрҗемәсен дә биргәннәр. Алар уйга калган. Әзерләнеп махсус утырыш җыйганнар. Утырышның нәтиҗәсен миңа укып күрсәттеләр. Миңа ул нәтиҗә ошады, галимнәрчә фикер йөртелә иде, ләкин канәгать үк калмадым. Анда болай диелгән:

а) Каргаларның оя коруы агачларның һәлак булуына китерә алмый. Казанның К. Маркс урамындагы каеннарның башында ничә еллар инде карга оялый, агачларга исә моның зыяны сизелми.

б) Тукай шигырендә бу поэтик метафора гына булырга мөмкин.

Дөрес, шулайдыр, шулайдыр. Ләкин бу хәлләрдә мин диалектик бер эзлеклелек, бәйләнеш күрәсем килә.

…Кар өстендә палас кагып яткан җирендә генә күршем биолог янына килеп исәнләштем дә боларның барысын да сөйләп бирдем. Аның зоолог түгел, ботаник икәнен белә идем. Шулай да җавап көттем. Ә ул үзе миңа сорау бирде:

– Ул авыл тирәсендә су режимы үзгәрмәгәнме?

– Үзгәргән, бик үзгәргән, – дидем мин, шатланып, – колхоз территориясендә нәкъ биш урында әкәмәт зур сулы буалар төзегәннәр.

– Менә, менә… Димәк, бу тирәдә су күтәрелгән һәм туфракның дымлылыгы арткан. Ә каен агачы дымлы урында үсә алмый, корый.

– Анысы шулайдыр да, ә каргалар?

– Карга – акыллы кош. Каен бит әле кинәт кенә корымый. Бер-ике ел авырый. Авыру агачны корт баса. Сәламәтлеген югалткан каен исә бу корткычларга каршы көрәшә алмый. Агач корты – карганың яраткан азыгы. Карга ояны һәрвакыт азыкка якынрак кора. Димәк, бу очракта каенның коруына сәбәпче түгел.

– Ә Тукай?

– ?

– Тукайны әйтәм. Ул моны белгәнме?

– Юк, ул игътибарлы күзәтүче булган. Димәк, ул яшәгән урыннарда да шундый хәлләр очраган: урман авырый башлый, аны корт баса, аннары инде анда карга оялый. Тукай әнә шул диалектик бәйләнешне күздә тоткан.

Акыллы кеше белән сөйләшү – җан рәхәте! Шул уңайдан мин чыпчыкларның авыл хуҗалыгына зарар салулары, энциклопедиядә «аларны агулы җим белән бетерергә» дип язылуы турында әйттем. Бу турыда әле 1954 елда ук язылган икән – ул елларда андый шаукым дөньяда булып алган иде шул…

Сөйләшә торгач, без мондый фикергә килдек: 1986 елның җәендә Татарстанда ашлык бик уңды. Гектарыннан утыз-кырык центнер алган хуҗалык күп булды. Колхоз ындырларында икмәк таулары ясалды. Бик күп колхоз, район җитәкчеләренең мул икмәкне планнан тыш тапшырасылары килде һәм, ашыга-ашыга, ул икмәкне колхозларның түбә ябылган ындыр табакларыннан заготзерно, элеваторның ишегалларына – ачык күк астына ташып өйделәр. Өстән яңгыр ява торды, юеш ашлыкны кат-кат өйделәр. Колхозлардагы түбәле ындыр табаклары бушап калгач, районга ашыгып рапорт бирделәр: «Без… фәлән тоннага арттырып тапшырдык». Аннан районнар рапорты китте: «Фәлән район фәлән процентка арттырып…»

Ә көзге яңгыр исә туктыйсы итмәде – тишек иләктән аккан кебек, күк йөзе җиргә су койды. Менә берзаман заготзерно, элеватор тирәләрен көмешкә исе басты. Ул тирәдән биткә җылы пар бәрә иде. Аңладылар: меңләгән-меңләгән тонна икмәк яна. Моңа бер чара күрергә кирәк иде. Һәм күрделәр: янар тауларны, экскаватор белән машиналарга төяп, ерак чокырларга ташып күмделәр.

Чыпчыклар, имеш, бөртеклеләрнең явыз дошманнары… Ну язалар да инде кабинет галимнәре кайчакта!

VI
 
Исән булсам, бер кайтырмын,
Язлар кебек әйләнеп.
 
X.Фәтхуллин

Утыз җиденче еллар кышындамы, авылга колхоз-совхоз театры дигән игелекле коллективлар килеп, әллә ни хикмәтле пьесалар куеп, халык күңелен дер селкетеп киткәләделәр. Болардан берсе хәтта «академия» дип тә аталган иде әле, «академия килгән», «бүген кич Сикертәндә академия була бит, колхоз идарәсе исемлек белән кертә икән» кебек хәбәрләр ишетелә иде. (Ягъни колхоз хисапчысы сиңа билет бирә, ел ахырында, хезмәт көнеңә тиешле икмәкне акчага әйләндереп, «академия»ңне синең исеңә шундый итеп төшерәчәкләр!) Ел ахырына кадәр әле яшисе бар, шулай да бу коллективлар шул чорда, хикмәтле әсәрләр белән килеп, халык күңелен селкетеп алдылар инде! Болар: Хәбибулла Фәтхуллин – «Күзләр» драмасы; Мөхәммәт Әблиев – «Шәмсекамәр» драмасы; Фатих Хөсни – «Урманда», жанрын хәтерләмим, ләкин нәкъ авторның үзе төсле бер егет үзе гашыйк булган Галия исемле кызның туфлиенә шампанский салып эчә.

Мәчет өчен бу, әлбәттә, күбрәк, ләкин – кызык! Туфли, шампанский, аны туфлигә салып эчә алу (әч-чәч, мәхәббәтсез, җирәнмичә! Тфү!), һәм менә боларның берсен дә аңламаган авыл халкы – бөтенесен бергә кушкач, бу – гаҗәп.

Бу спектакльләрдәге сүзләр, җырлар авыл өйләрендә озак яшәде. Арадан берсе – Шәмсекамәр җыры. Көе әле дә хәтердә, бала тирбәткәндә җырлый.

 
Сандугачым-былбылым,
Быел кайгылы елым;
Кайгырмас идем бу елда –
Ятка кала былбылым.
    Әлли-бәлли итәрем…
 

Моны җырлап кич утырганда елыйлар иде. Сугыш башлангач, Шәмсекамәр җыры онытылды. Хәер, сугыш башланырга бер-ике ел кала сәхнәдә гел Таҗи Гыйззәт әсәрләре генә иде инде. Элеккеге еллар сәхнәсеннән тик бер генә җыр ничектер сакланып калды. Ул халыкка билгесез автор X.Фәтхуллин пьесасыннан иде. Халык аның Салих Сәйдәшев музыкасы икәнен бөтенләй башына да китерми, тик үзәк өзгеч бу моң яшәде дә яшәде. Шундый концертлар бара сәхнәдә, клубка авыл халкы сыя алмый, бөтен программа сугыш, үлем, аерылышу турында, кан-яшь турында, шул арада берәр өлкән кеше, яраланып кайткан ир яки тол калган солдатка концерт алып баручы сәхнәдәге кызга җаен табып кычкыра:

– Сеңлем, «Хуш, авылым»ны җырлагыз инде бер!

Сугыш чорының һәр концертында шулай. Югыйсә авылдан берәүнең дә китәргә исәбе юк әле, әмма теге җырга гел ихтыяҗ…

Дистәләрчә еллар үтте, ярты гасыр үтте – күпме-күпме модалы җырлар үлде, тик әлеге җыр калды. Сугыш һәм аннан соңгы елларда, без педучилищеда укыганда, чиратлап, һәр җомгада берәр класс концерт бирә иде, «Хуш, авылым» дигән җыр башкарылмаган концерт кичәсен мин хәтерләмим; кайсыдыр бер класста Балтач ягы Дорга авылыннан килеп укучы Нина Арыкова дигән бер кыз бар иде, бу җырны ул гына шулай җаныңа тиярлек итеп җырлый, һәм без һәр концерт ахырында залда үзебезчә вак «скандал» чыгарып ала идек:

– Нина Арыкова чыксын!

– «Хуш, авылым»ны җырласын!

Нинаның (керәшен кызы) тавышы, менә бер дә арттыргысыз, көмеш иде; без шулай дип йөртәбез, безнең оркестр-фәлән күргән, тыңлаган юк, әмма дә ләкин көмеш телле тальян тавышын җиз телледән генә аера алабыз, анлык грамотабыз бар.

Бу җыр хикмәтле, сихерле җыр булып чыкты шулай да. Бу җыр – безне, авылны үз теләге белән ташлап киткән буынны эзәрлекли, бу җыр безне төннәрен уята. Безнең буын – авылда шул җырны сәхнәдән тыңлап, кычыткан ашы ашап үскән буын – хәзер инде шәһәрдә генеральный директор, министр, СССРның халык артисты, өч-дүрт тапкыр лауреат, алдынгы шахтёр, нефтьче, врач, газ үткәрүче, укытучы, Социалистик Хезмәт Геройлары. Әллә ниткән, әллә ниткән исемнәргә лаек булган язучылар, композиторлар – барысы да диярлек, әнә шул җыр моңында тирбәлеп, авылдан шәһәргә күчеп җайлы тормыш корганнар.

Шулар арасында – бу әсәрнең авторы. Җайлы квартирасы, ике телевизоры, күпсанлы китаплары, балконы һәм… каршыдагы ипи-сөт кибете белән. Начармыни? Утын, мал курмысы кайгысы юк, налог түлисе юк, кигәвен тешләми, иртәнге дүрттән торып фермага «иртәнге дойкага» йөгерәсе юк, сентябрь яңгырында бәрәңге чүплисе юк. Ә аның җанын теге елларда педучилищеның партадан өеп ясалган сәхнәсендә яңгыраган Нина Арыкова тавышы телгәли:

 
Кай илләрдә яшәсәм дә,
Оныта алмам гомергә…
Хуш, авылым, сау бул…
 

Һәм бәгырьне телгәләгән көннәрдә автор бөек материя, зур эстетик идеаллар, Казан шәһәренең зур гыйльми ачышлары, күренекле галимнәре, зур сәнгать әһелләре белән тулы, киеренке, мәдәни, гыйльми югары бер мохитендә авыллыгына кайтып ала да вак кына итеп рәхәт чигә, кечкенә генә бер детальдән канәгатьлек ала. Ә контрастлар зур.

Әйтик, автор дәрәҗәле бер гыйльми совет утырышында. Трибунада төрле кеше чыгыш ясый. Профессор, декан, кафедра мөдире. Болар бит инде культура-сәнгать-фәннең иң югары дәрәҗәдәге вәкилләре, боларны тыңлап утыру – үзе бер гомер. Менә бер яшь ир сөйли: затлы пиджак, килешле галстук, пиджакның түш кесәсеннән аз гына күренеп торган, пиджак белән галстукны ачып җибәрү өчен куелган бер материя кисәге, һәр җөмләсе уйланган, һәр сүзе гыйльми бер нагрузкага ия, һәр фикерендә шушы аудиториядә утырган гыйлем ияләренә зур ихтирам һәм шул гыйлемне алга таба үстерү мәсьәләләре. Тыңлавы рәхәт. Бу инде авылда кычыткан ашап исән калган буын түгел, автор моңа кызыгып карый, көнләшеп (яхшы мәгънәсендә) тыңлый. Янында утырган деканга пышылдап кына автор болай ди:

– Бу инде, слушай, мин түгел. Бу инде иртән йокыдан торгач, һичшиксез, илле грамм ак күмәч өстенә егерме грамм май ягып, бер калак джем кабып, тиз эри торган Бразилия кофесын эчеп эшкә килә торган кеше. Күрдеңме – культура?! Бу инде, минем шикелле, иртән калган аш җылытып, шопыр-шапыр ашап эшкә китүче түгел…

Шулчак кинәт кенә декан иптәш, өстәлгә башын салып, тавыш чыгармаска тырышып, сыгыла-сыгыла көлә башлый. Теге интеллигент егет әле һаман сөйли. Бераз тын алгач, декан шыпырт кына болай ди:

– Бүген иртән үзем нәкъ шулай ашап килгән идем…

Автор бәхетле, деканны ул белә: сабый вакытта ук ятим калган, әнисе – күп балалы солдатка – бер оя баланы авырлык белән үстергән, малай хәзер мәшһүр Казан университетының зур бер факультетында декан! Ләкин авыл гадәтен онытмаган…

Тагын: автор җәйнең яңгырлы бер көнендә мәшһүр университетның колонналары янына чыга да аптырап кала. Зонтикны һич кенә дә тиз җәеп баш өстенә күтәрә алмый. Әле бер энәсе, әле икенчесе, һичшиксез, пиджак җиңенә үрелеп керә дә зонтикны җәяргә комачаулый. Ә яңгыр коя, университет түбәсеннән әле ул икеләтә-өчләтә артык коя. Автор инде «юеш тавык» хәлендә, шул арада күрә – зонтик астында тыныч кына бер доцент бара, татар малае, Африка илләрендә француз телендә физика укыта, әле ялга гына кайткан, сугыш вакытында әтисез калып кычыткан ашы ашап үскән, университет тәмамлап зур кеше булган, Казан арты Әтнә кызына өйләнгән, Африкадан кайтышлый Афина – Будапешт – Париж аэропортларында булган, бүген ул (автор аны ун минут элек кенә университетның парткомы алдында очраткан иде) үзенең туган ягы Иске Кишеткә печән чабарга кайтып китәргә тиеш иде – авторның, зонтигына буталып, яңгыр астында чыланып торуын күреп елмайды. Автор исә аңа болай дип җавап бирде:

– Һи-и, агай-эне… Яңгыр килгәндә бит без арыш капчыгы каплый идек баш түбәсенә… Безгәме соң зонтик?

Угандаданмы, Алжирданмы, Нигериядәнме кайткан егет тагын елмайды: ие шул, авыл халкында зонтик юк, ләкин арыш капчыгы бар иде. Ул хәлне аңлады. Юешләнгән автор исә үзенчә, вак бәхет белән бәхетле иде. Шул көнне автор газетадан укып белә: «Впервые зонтик величаво проплыл по улицам Лондона в 1750 году, свидетельствует журнал «Эсквайр» (Комсомольская правда, 1986. 12 август). Яңгырдан саклану чарасы буларак, капчык бөркәнү авыл халкына кайчан килеп керде икән?

Тагын бер истәлек. «Ленинский сад» дигән матур бер тукталышта трамвай көтеп торам. Бу тукталышны бала вакыттан бирле яратам. Анда чәчәкләр теле белән көн, ай исеме күрсәтелгән. Дөрес, ул чәчәк-календарь куелган текә тау астыннан менә утыз ел буе инде канализация суы аз гына агып тора, ул су әрәм булмый – икенче, җиденче троллейбус көтеп торган кешеләрнең битенә чәчрәми калмый. Шулай да бу тукталышны, бу маршрутны бик яратам, чөнки монда студентлар, галимнәр. Трамвай, троллейбус тулы гыйлем йөри. Менә шуларны уйлап трамвай көтеп торганда, җиңемнән берәү тотты. Мин ул көнне өр-яңа дипломат белән идем. Шул көн өчен генә киелгән өр-яңа плащым да әйбәт кенә иде; инде чәченә чал кереп барган, яшь студенткалар арасында бик бай биографияле, серле бер ир сыман, бераз гына үземә үзем сокланып, кукраеп басып тора идем – шунда җиңемнән берәү тартты. Бәрәч! Үзебезнең авылның Шәйдулла, яшьтәш. Гомере буе ат карый, үзеннән, киеменнән ат исе килеп тора, олая төшкәч үзе дә ничектер алты-җиде яшьлек «ат уртасы» бер атка охшый башлаган Шәйдулла.

– Нихәлләр? – диде ул, атка башак бирә-бирә ярылгалаган, ярыкларына фураж оны тулган каты кулын сузып. – Бу кем икән дип торсам, син икәнсең. Кая барыш?

– Эштән кайтам, яшьти, – дидем мин, бер тын алгач. Студенткалар да, дипломат та, яңа плащ та кинәт кенә онытылды – авылыма кайттым да төштем. – Эштән кайтыш, яшьти.

– Син кайда эшлисең соң? Син язучы түгелме соң?

– Мин, яшьти, университетта укытам.

– Кайсысында? Алар әллә ничә бит Казанда.

– Юк, яшьти, университет – бер генә. Тегеләре аның институт дип атала.

– Алаймыни… – Ул арада бишенче трамвай килеп җитте, Шәйдулла Арчага кайтыр өчен «Компрессорная»га барып утыра икән, сүз арасында әйтеп куйды: – Аннан утырсаң, билеты илле биш кенә тиен, – диде. – Алаймыни… Ник, син язучылык өчен дә аласыңдыр ич?

– Нәрсә?

– Акча.

– Юк, агайне, язучылык өчен акча түләмиләр. Язган өчен генә – анда да басылып чыкканы өчен генә түлиләр.

– Ә монда эшләгәнең өчен күпме аласың?

– Безнеке ташка суккан тамга инде: аена өч йөз егерме сум. Мин – доцент.

– Профессор түгелмени син?

– Юк, анысын булдыра алмадым.

– Ә профессор күпме ала? Аена?

– Аларның шәп: аена дүрт йөз илле сум.

– Ну, синеке дә начар түгел инде.

– Юк, зарланмыйм. Күп акча нәрсәгә ул?

– Ә көненә ничә сәгать эшләтәләр? Сигезме, артыграк тамы әллә?

– Безнең алай көнләп түгел. Еллап исәплиләр.

– Ничек алай?

– Менә мин елына сигез йөз сәгать укытырга тиеш.

– Ә ул көненә күпме чыга?

– Ничек дип әйтергә… Менә бу ярты еллыкта минем атнага ике лекция.

Шәйдулланың авызы ачылды да… ябыла алмады. Мин дә шул форсаттан файдаланып талон эзләү мәшәкатенә керештем.

– «Советская площадь» дигән җирдә төшәм мин, әйдә, безгә кер. Сөйләшеп утырырбыз. Күрешкән юк бит. Чәй эчәрбез.

Шәйдулла аңына килде.

– Юк, рәхмәт, поезд каршына бензовоз килеп торасы иде. Арчада малай бензовозда эшли, – диде. – Әле мин ак буяу булмасмы дип кенә килгән идем.

Үзе сөйли, үзенең күзләре бөтенләй икенче нәрсә турында уйлый. Әйе, Шәйдулланың күзләре уйлый иде. Ул тагын телгә килде.

– Атнага ике лексияң ничә сәгать була ул?

– Ничә дип… Бер лекция сиксән минут инде. Ягъни бер сәгать тә егерме минут.

Шәйдулла бераз гына күзләрен йомып торды. Нидер (беләм инде!) исәпләде.

– Сиксән дә сиксән… Йөз алтмыш минут… Шуңа күпме түлиләр дисең?

Мин кабатладым.

Шәйдулланың, бичара, битеннән кан качты. Ул арада «Әбҗәлилов» тукталышына килеп җиткәнбез икән. Мин дә, ниһаять, үрелә-бәрелә ике талон тиштем дә берсен Шәйдуллага тоттырдым.

– Мин алдан төшәм бит, мә, кесәңә салып куй, – дидем.

«Әбҗәлилов» белән «Искра» арасын трамвай бик озак уза. Адым саен светофор, ялыгып бетәсең. Ләкин бу юлы ялыгырга туры килмәде. Чөнки Шәйдулла бөтен вагон халкын ноль урынына да күрмичә, кычкыртып, минем кулларны боргычлап (сумкасын идәнгә куеп торып), кесәгә өч тиен акча салды.

– Шту син, – дип шәрран ярды ул. – Шту син? Нишләп кеше акчасына йөрим ди мин? Колхозчы дигәч тә, син әллә безне бер тиенгә мохтаҗ дип беләсеңме? Юк, минем олы малайның әнә, комбайнда эшли, айлык акчасы нәкъ синеке кадәр. Ул синең шикелле чәч агартып гомер буе укымады. Сигезне бетерде дә СПТУга китте, аннан – армиягә. Кайтышына – комбайн. Нәкъ синең кадәр ала. – Өч тиенлек акчаны плащ кесәсенә салгач, Шәйдулла минем кулны ычкындырды. Шау итте: – Нишләп сиңа әҗәтле булып калыйм мин? Өч тиен бит ул – акча.

…Минем башка да кайвакыт даһи фикерләр килеп ала. Мәсәлән, менә болай:

– Йә, ярар, яшьти, мин монда төшим әле, гастрономга керәсе бар икән, – дип, тиз генә саубуллашып бер тукталыш алдан төшеп калдым. Дөрес, куркыныч зур түгел иде: университет студентлары безнең бу көрәшне күрми калды, алар «Әбҗәлилов»та төшеп бетәләр, бу якка таба КХТИ, пед һәм мед студентлары гына кайта – алар, шөкер, мине танымыйлар.

Мин бишенче трамвайның артыннан карап калдым. Ул трамвай әллә ничек кенә шунда, ниндидер сагышмы, борчумы, самимилекме, яшьлекнеме алып китте. Мин нәрсәнедер югалттым бу минутта. Шунда күңелемә теге җыр килде:

 
Хуш, авылым минем…
 

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации