Электронная библиотека » Мирсәй Әмир » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 15 сентября 2021, 09:20


Автор книги: Мирсәй Әмир


Жанр: Литература 20 века, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +
IX

Йокыдан уяну чиксез күңелсез булды ул көнне. Беренчедән, әни безне йокыбыз туймас борын уятты. Икенчедән, ул арада шактый текә булып күтәрелергә өлгергән эссе кояш, өзлексез рәвештә өстебезгә карап, безне кыздырган, без үз тәнебездән чыккан тиргә үзебез парланып изрәгәнбез – хәлсезләнгәнбез. Башлар күтәрә алмаслык дәрәҗәдә авыр тоела, буыннар, кыен эш эшләп имгәнгәндәгедәй, кыймылдарга карышалар… Ике аерылы имән агачы белән мунчалалардан гына әтмәлләп ясалган баскычның сирәк-мирәк басмаларына ябышып абзар башыннан төшкән чакта борыннарыбызның җыерылуын, авызларыбызның кыегаюын берәр бала күрсә, һичшиксез елап җибәрер иде. Шундый күңелсез, шундый ямьсез идек без. Лапас астындагы күләгәгә төшеп, комганга тутырылган салкын су белән битләребезне, кулларыбызны, күкрәкләребезне югач кына, бераз адәм рәтенә кергәндәй булдык. Аның өстенә чәй дә эчеп җибәргәч, хәлләр тәмам җайланды. Җәяүләп Базарлы авылына – волкомга чыгып китәрлек батырлык бар иде бездә.

Чыгып киттек. Сул ягыбызда – Агыйдел. Ул дөньяның матурлыгы, яшәүнең татлылыгы турында өзлексез курай тарта. Уң ягыбызда – таулар. Кара-кучкылланып торган куе яшел урман белән капланган ул таулар җирнең серләре турында тын гына әкият сөйлиләр. Шундый ике көч арасында калып, елан үткесез куе куаклар арасына күмелгән тар гына юлыбыз безне әледән-әле матуррак, кызыграк урыннарга алып бара. Агыйдел аркылы күпер салырга теләгән төсле булып, эчкә кереп киткән ярты утраулар очрыйлар. Ул ярты утраулар куе сары тал һәм киң-киң кыяклы камыш белән капланганнар. Алар арасына кеше керә алмый. Анда кыр үрдәкләре бала чыгара. Анда күзгә күренми торган кечкенә-кечкенә кошлар сайрыйлар. Камыш төпләренә качкан чуртаннар су өстенә чыгачак чабакларның, аҗауларның ялтыравын көтәләр. Тау өстенә ябылган калын юрган төсле йомшак булып күренгән яшел урманны ертып чыккан ялангач кызыл ташлар – кыялар очрыйлар. Ул кыяларга кеше менә алмый. Анда тилгәннәр, бөркетләр авылдан урлаган чебешләрне ашыйлар, Агыйдел буеннан эләктергән каз бәбкәләрен тынычлап ботарлыйлар.

Бу күренешләр минем үз байлыгым төсле тоелалар. Әйтерсең лә аларны мин үзем шулай ясаткан. Низамый үз бакчасының матурлыгы белән безнең каршыбызда мактанган төсле, минем дә Гаяз каршында мактанасым килде.

– Ну, Гаяз, шәпме безнең авылның табигате? Менә шушы таулар турында сөйли идем мин сиңа. Менә шушы Иделне сагына идем.

Әледән-әле очрап торган яңа күренешләрдән телсез калган Гаяз миңа рәхәтләнеп кушылды.

– Искиткеч монда, Ильяс, – диде ул. – Син сөйләгәндә, боларның чиреге дә күз алдыма килмәгән иде… Монда искиткеч…

– Әле алдарак күрерсең, хәзер без Агыйдел белән тауның бәрелешкән җирен очратырбыз…

– Еракмы?

– Ерак түгел. Хәзер барып җитәрбез.

Безнең сүзләр шуннан артыкка сузылмады. Һәм сүзнең кирәге дә юк иде. Агыйделнең серле кураен, калын урманнар, кыя ташлар әкиятен тыңлап канәгатьләнә идек без.

Алгарак барган саен, тау текәләнә һәм, өстебезгә ишелергә теләгән төсле, безгә якыная, калын урманны ертып күтәрелгән кызыл ташлар зураялар; сул ягыбыздан безнең белән бергә килүче Агыйдел дә безгә табан сыенып тарая һәм агымын тизләтә; әйтерсең алар ике яклап безне кысарга сүз берләшкәннәр. Без үзебезнең тар гына юлыбыз белән һаман алга барабыз.

Менә уң ягыбызда урман бөтенләй бетте. Кисеп ясалган биек кызыл стена төсле ялангач яр гына калды. Яр шулкадәр биек, шулкадәр текә – аңа карарга шомланасың. Югарыда чыгып-чыгып торган сырлы-сырлы зур кызыл ташлар кителеп төшәр төсле тоела. Ишелергә әзерләнгән сыман, шатырдаган тавышлар ишетелеп куя.

Сул ягыбызда да таллар бетте. Агыйдел нәрсәгәдер бик каты ачуланган төсле үкереп ага. Ул бу урында юрамалый бөтен көчен бергә җыярга теләгәндәй тарайган. Тимер аркан төсле ишелеп, тыгыз булып, өзлексез рәвештә тауга һөҗүм итә. Бу һаман шулай. Мин аны сабый чактан бирле беләм. Һаман шулай. Моңа кадәр дә бик күп заманнар һаман шундый көрәш баргандыр. Тик кем җиңә? – Билгесез. Агыйдел никадәр генә үкереп ташланмасын, барыбер тауны кисеп үтә алмый, башына сугылган төсле кинәт кенә читкә борылып тынычлана. Тау никадәр генә күкрәк киереп Иделнең һөҗүменә бөтенләй әһәмият бирмәгән төсле масаеп утырмасын, барыбер әкренләп кенә булса да чигенмичә булдыра алмый. Күп елларга сузылган өзлексез көрәштә Агыйдел аны бик күп кимергән. Аргы ягында километрга якын тигез комлык ясаган.

Тау белән Агыйделнең бәрелешкән җирендә тукталдык. Бер генә атлы үтәрлек итеп ярны кисеп ясалган тар юл өстенә утырдык та котырып аккан дулкыннар өстенә аякларыбызны салындырдык.

Минем, бәләкәй чакта иптәшләр белән җыелышып, бер ярга, бер Иделгә карап бәхәсләшүебез искә төште. Үземне шул чаклардагыдай хис иттем.

– Гаяз, – дидем, – әйт әле, нәрсә бирсәләр, менә шул яр өстеннән Иделгә сикереп төшәр идең?

– Шушы тау чаклы алтын бирсәләр дә сикермәс идем, – диде ул. – Мине юләр дип беләсеңме әллә син, җанымнан бизгәнем юк әле.

Беразга сүзсез калдык. Бай табигать уйларыбызны тирәнгә җибәрде.

– Беләсеңме, Ильяс, – диде Гаяз, – безнең илдә никадәр кулга алынмаган көчләр бар.

– Аларны кулга алып бетерү мөмкин дә түгел, кирәк тә түгел.

– Ничек ул алай?

– Ә синеңчә ничек?

– Минемчә, менә бу Агыйделнең шулкадәр көч белән үкереп тауга ташлануы мәгънәсез. Ул барыбер бу тауны җиңә алмый. Ә бу таулар, бу ташлар, минемчә, тикшерелеп бетмәгән әле. Алар арасында безгә кирәкле әйберләр табылмас иде дисеңмени син? Минемчә, менә шул Агыйделгә бу тауны актарып ташларга ярдәм итәсе иде. Электрик көче белән акыл көче генә кирәк монда. Электрик көче аның үзендә бар. Акыл көче үзебездә…

– Ә минемчә, шушылай әйбәт, Гаяз. Уйлап кара син, бу күренешләргә бер генә каравы да никадәр ял бирә. Бу һавада бер генә көн ял итү ел әйләнәсенә дәртләнеп эшләрлек энергия бирә… Аннан соң, табигатьтә һәрнәрсә дә урынлы яратылган булырга тиеш.

– Алай, менә син ничек уйлыйсың икән, ике ел буенча иптәш булып йөреп, һаман да танып бетерә алмаганмын икән әле үзеңне. Болай булса, син комсомолец түгел, Ильяс.

Мин кычкырып көлдем:

– Ха-ха-ха!.. Табигать ярату комсомоллык түгел, имеш. Бик искергән караш. «Комсомолецка романнар укырга ярамый, комсомолецка сөешергә ярамый» дигән төсле үк мәгънәсез караш.

Гаяз, минем әйтеп бетерүемне тирән тынычлык белән көтеп торганнан соң:

– Беттеме? – дип сорады.

– Бетте! – дидем.

– Син бүгенге заманнан гына түгел, Николай Первый заманыннан да арткарак калгансың. Ул заманның да алдынгы кешеләре синең кебекләрне мыскыл итеп көлгәннәр.

Бу сүзләр белән Гаяз минем иң авырткан җиремә сукты. Ул әйткән заманның нинди заман булуы һәм ул заманның алдынгы кешеләре кемнәр икәнлеге минем өчен бик томанлы иде. Шуңа күрә дә үз фикеремдә башлагандагы төсле нык тора алмадым.

– Син еракка китмә, Гаяз, күзгә күренеп торган әйберләр турында сөйләгәндә, нигә әллә кая, тарихка кереп китәсең? – дип шомартырга тырыштым.

– Мин түгел, син үзең бит бүгенге белән чагыштырмаслык дәрәҗәдә артка калган фикерләр әйтәсең.

– Юк инде, Гаяз туган, берәү табигатьнең матурлыгыннан ләззәтләнә белә икән, аннан аның комсомоллыгына бернинди дә зарар килми дип әйтү ул кадәр каты мыскыл ителерлек караш түгел. Минемчә, бездә – хезмәт ияләрендә – буржуаныкына караганда күп көчлерәк, бозылмаган хисләр булырга тиеш. Шуңа күрә дә, табигать белән тәэсирләнү мәсьәләсенә килгәндә дә минем табигатьне сөюемә, аңа баш июемә гаҗәпләнү урынсыз.

Гаяз «минем өчен бер генә яңа әйбер дә әйтмәдең» дигән мәгънә аңлатып көлеп куйды һәм, җитди чырай алып, тыныч тавыш белән миңа аңлата башлады:

– Юк, Ильяс, мин синең табигатьне яратуыңа, аның матурлыкларыннан тәм таба белүеңә гаҗәпләнмим һәм аның өчен сине гаепләмим дә. Табигатьне яратуның бернинди дә гаебе юк. Аны мин үзем дә яратам. Тик синең «үзгәртү кирәкми» дигән сүзеңә генә каршы киләм. Ильяс, син миңа ачуланма, туган, мин сиңа, якын иптәш итеп, чынын әйтәм: якын иптәш итеп сине сүгәсем килә…

Аның үтә җитди тавыш белән әйткән бу йомшак сүзләре мине үзләренә буйсындырдылар. Мин, гаепле бала төсле, аның сүзләрен тыңларга әзерләнеп, Агыйдел өстенә карадым. Сүзем киселде.

Гаяз әйтәсе килгәннәрен әйтә башлады:

– Ильяс, син беләсең бит, безнең дуслык бер-беребезне бик нык аңлавыбызга, бер-беребезне үтә күрүебезгә нигезләнгән. Синең йөрәгең – минем өчен, минем йөрәгем синең өчен яшерен түгел. Хәтта син күп нәрсәләрне яшерергә теләсәң дә, хәзер миннән яшерә алмыйсың. Шулай ук мин дә синнән яшерә алмыйм. Менә шуңа күрә дә хәзерге минутта минем сиңа ачуланасым килә. Син миннән йөрәгеңне яшермәкче буласың. Мин әйткән сүзләр сиңа аңлашылып җитмәделәр. Мин аны бик ачык беләм. Ә син, шуны аңлап җитмәгәнлегеңне сиздерергә оялып, сүзне икенче якка тайпылдырмакчы буласың. Бу синең өчен зарарлы. Бу – синең авыруың. Ә «Авыруын яшергән – үлгән» диләр. Хәер, халык әдәбиятын син миңа караганда күбрәк беләсең…

Гаяз шул урында тукталып сүзсез калды. Мин, нәрсә дип тә җавап бирергә белмичә, кул астына туры килгән чүп-чарларны, кителеп төшкән ташларны кадалып аккан Идел өстенә ташлый-ташлый тик утырам һәм, күзләрем Идел өстенә төбәлгән булсалар да, Гаязның өзлексез миңа каравын, минем бу кыяфәтем аркылы күңелемдәген укырга тырышуын сизеп, уңайсызлана идем. Бу уңайсыз хәл авыр иде минем өчен. Тизрәк котылырга, тизрәк иркен тын алырга теләп, Гаязны ашыктырдым:

– Шул гынамы?

– Юк, ул гына түгел, тагын бар.

– Ярый, ярый, дәвам ит.

– Син комсомолец түгел, – диде дә Гаяз тагын сүзсез калды.

Бу сүз зур сүз булса да, миңа нык тәэсир итмәде. Чөнки мондый сүзне Гаязның чын күңелдән әйтүенә ышанмадым. Мине куркыту өчен генә, үзенең сүзләренә ныграк колак салырга мәҗбүр итү өчен генә шундый кискен сүз куллана дип уйладым мин. Йөземдә дә, хәрәкәтләремдә дә бернинди дә үзгәреш сизелмәде. Шул ук тыныч тавыш белән дәвам итүен сорадым.

– Әйе, – диде Гаяз. – Син бу килеш чын комсомолец түгел. Син обыватель, син мещан. Син, абзыеңны сәүдәгәр булмаска үгетләгәндә дә, үзең өчен куркып кына, сәүдәгәр энесе исемен күтәрү ихтималыннан шикләнеп кенә үгетлисең. Син үз язмышыңнан шүрләп кенә, андый-мондый начар исем чыгып мәктәпкә ишетелә күрмәсен дип кенә Маһибикәне ташлап китә аласың… Синең мәктәптә укуың да, әдәбият укуың да үз теләкләреңә, үз хыялларыңа гына багланган…

Гаяз тагын беразга сүзсез калды. Җавап көткән төсле, минем күзләремә караганын сиздем. Мин һаман шул ук хәлдә идем: башымны да күтәрмәдем, җавап та бирмәдем.

Гаяз тагын дәвам итте:

– Син надан гына түгел, син консерватор, син мещан, син вак буржуа. Кушыласыңмы шуларга?

– Шулай да ни әйтергә телисең син болар белән, Гаяз?

– Болар беләнме? – диде Гаяз, ни әйтергә теләгәнен үзе дә белмәгән сыман бераз аптырап торды ул: – Болар белән мин сиңа шуны әйтергә телим, Ильяс, шулай булса да, син – комсомолец.

Билгеле, Гаяз мине көлдерергә уйлаган иде, ләкин мин көлмәдем:

– Уенга борырга азапланма, Гаяз, син аларны чынлап әйттең һәм дөрес әйттең, дөрес характеристика бирдең син миңа. Мин аңладым, син әйтмешли, кичә укыган брошюрага – Ленин сүзләренә төшендем. Мин бу килеш чын комсомолец түгел, әйе, мин үземне үзем ялган буяу белән ялтыратып йөрүче обыватель; мин Пушкинны беләм, ләкин, аның әсәрләрен укып белүдән бигрәк, аның турындагы истәлекләрне укып, аның турындагы анекдотларны ишетеп беләм. Ә Пушкин дәверен белмим. Мин Петр Великийның, Наполеонның тарихта зур исем алган кеше икәнлекләрен беләм, ләкин аларның нинди хезмәтләре белән зур урын тоткан герой икәнлекләрен белмим. Мин Толстойның зур язучы икәнлеген беләм, ләкин аның ни өчен зур язучы икәнлеген белмим. Мин татарның иң талантлы шагыйре Тукай булганлыгын беләм, ләкин ни өчен алай икәнен белмим. Мин Һади Такташ, Мәҗит Гафури дигән язучыларны беләм, ләкин мин укыган китапларның кайсы бу язучыларның кайсысыныкы икәнен белеп бетермим. Аларның берсенә дә характеристика бирә алмыйм. Мин безнең төп бурычыбыз социалистик җәмгыять төзү икәнен беләм, ләкин аны нинди юллар белән төзергә кирәклекне белмим… Әйе, әйе, син дөрес әйтәсең, Николай Второй булгач, әлбәттә, аның Николай Первые да булырга тиешлекне беләм, ләкин Николай Первый дәверен, ул дәвердә нинди тарихи вакыйгалар булуын, аларның минем бүгенге фикерләрем белән нинди бәйләнеше барлыгын белмим…

– Җитте, җитте, – диде Гаяз, шапылдатып аркама сугып куйды, – син миннән дә арттырып җибәрдең. Юк-юк, безнең хәл ул кадәр куркыныч түгел. Күп нәрсәне белмибез икән, белергә мөмкинлегебез бар. Укыйбыз. Белербез. Эшли дә алабыз. Социализм төзү идеясен менә монда – сезнең авылда – практик рәвештә ничек итеп тормышка ашыру юлын өйрәнү өчен волкомга барырга кирәклекне беләбезме? Беләбез! Ә волком юлы менә шушы: уң ягыңда – тиңсез батыр текә таулар, сул ягыңда – тиңсез матур Агыйдел. Әйдә, киттек!..

Х

Базарлыга җитәргә бер чакрым чамасы юл калганда, безгә Низамый очрады. Ул, яшел читәнле тарантаска кырын яткан килеш, зур күк аргамакны салмак кына атлатып, Базарлыдан кайтып килә иде инде. Безнең турыга килеп җиткәч, дилбегәсен тартып, аргамагын туктатты, көлеп исәнләште. Кәеф-хәтерләребезнең ничек булуын сорашты. Базарлыга баруыбызны иртәрәк белми калуына үкенгәнлеген белдерергә ашыкты:

– Нигә соң аны кичә үк әйтмәдегез! Мин сезне үз яныма утыртып алып барган булыр идем. Ничаклы җирне җәяү килгәнсез бит.

– Зарар юк, мондый матур юлда ун чакрым күпмени ул, – диештек без.

– Шулаен шулай да бит… Ярый инде, ә кайтканда берәрсен туры китерерсез әле, безнең авылныкылар өзелми аннан…

Ул безнең янда озак тормады. «Сафо» тартмасын ачып, берәр папирос кабыздыргач, «Ярый, хәзергә!» диде дә дилбегәсен какты. Күк аргамак, туктап тору өлешен кайтарырга теләгән төсле, эре-эре адымнар белән юыртып китте.

Гаяз, аның артыннан карап шактый вакыт сүзсез торганнан соң:

– Эт икән! – дип куйды.

– Әйе, ул безгә кадәр барып өлгергән.

Шуның белән сүз киселде. Агыйдел сулга борылып китеп, бездән шактый ераклашкан, куркыныч яр булып күтәрелгән биек тау да бу җирдә сөзәкләнеп азайган иде инде. Авыл тирәсен әйләндергән киң чирәмлектә тамак туйдырып йөргән бозаулар, алар арасында йөгерешеп уйнап йөргән малайлар күренде. Тик без аларга әһәмият бирмәдек. Базарлы авылының тышкы күренеше кызыксындырды безне. Бөтен авыл өстен чуарлаган биек-биек кое сиртмәләре, бер-береннән якын-якын ара калдырып утырган өч мәчет һәм көнгә каршы аермачык булып күренгән яшел түбәле зур йорт миңа электән үк танышлар иде инде. Аларга караганда да зуррак, көчлерәк булып күтәрелгән ике яңа йорт кызыксындырды мине.

Авылның нәкъ үзәгенә урнашып, ерактан күренгән бу кызыл түбәле йортларның берсе – узган ел салынып беткән җидееллык мәктәп, икенчесе яңа салынып бетеп бара торган клуб булып чыкты. Бу йортларның ничек салынулары һәм волость күләмендәге башка үзгәрешләр турында без волкомга кереп шактый вакыт сөйләшеп утырганның соңында гына тулырак мәгълүмат ала алдык.

ВЛКСМның волость комитеты секретаре Рахманов безне шактый эре кыяфәт белән каршы алды. Бу минем Рахманов белән беренче күрешүем түгел иде. Укырга китәсе елны канткомолда очраган иде ул миңа. Ул чакта аның өстендә искереп беткән кара толстовка иде. Толстовканың бөкләнеп, түгәрәкләнеп беткән чүпрәк билбавы алдан китереп эләктерелмәгән, кабырга тапкырына тегелгән ике элмәк аркылы гына үткәрелеп, артка бөкләнгән дә ике очы бергә китереп төйнәлгән һәм, үзенең кирәген бөтенләй югалтып, онытылган иде. Ботларында ак буйлы кара чалбар булып, тузанга буялып беткән кап-кара ялангач аягына аягы төсле үк күннән тегелгән сандали кигән иде. Шулай да миңа караганда яхшырак киемле булып күренгән иде ул, һәм мин аны, үзем белән чагыштырганда, күбрәк дөнья күргән, күбрәк белә торган кеше итеп танып, байтак нәрсәләр сорашкан, байтак нәрсәләр турында белешмәләр алган идем. Кантон мәгариф бүлеге мөдирен күрергә чират торганда, ул үзенең шушы Базарлы авылында комсомол ячейкасы секретаре булып эшләвен сөйләгән иде. Шуннан соң ул партия мәктәбе каршындагы ниндидер курска кабул ителде. Мин хәзерге укый торган шәһәремә – техникумга киттем. Шул аерылудан безнең танышлык онытылган иде.

Бүген ул бөтенләй башка кыяфәттә. Аның өстендә – әле яңа гына энәдән-җептән чыккан яшел гимнастёрка, аягында – яхшы хром итек. Шулай да мин аны тиз хәтерләдем. Чөнки өс киемендәге үзгәреш шактый зур булса да, йөзендә артык зур үзгәреш күрмәдем мин аның: шул ук коңгырт-кара кайма белән әйләндерелгән яшькелт күз алмалары һәрнәрсәне тиз белергә теләгән төсле ашыгып йөриләр. Коңгырт куе кашлары, бер җимерелеп, бер күтәрелеп, чыраен тиз алмаштыралар. Башы әүвәлгечә үк ялангач, төркем-төркем булып оешкан озын сары чәчләре, үзләренә башка җаннары бар төсле, өзлексез хәрәкәтләнеп тора. Барысы да шул, тик һәр җирендә чистара төшкәнлек, ыспайланганлык, калыпланганлык сизелә.

Мин, аны күптәнге танышым итеп, үз кешеләрчә исәнләштем:

– Һа-а-а, Рахманов!.. Нихәл! Сез инде укып бетереп эшкә дә ябышкансыз. Шәп, шәп…

Ул минем шат йөземә салкын чырай белән генә җавап бирде:

– Сез кем буласыз соң?

– Сез мине оныткансыз да икән, бик тиз, бик тиз. Ә мин хәтерлим. Укырга киткән елны мин сезнең белән канткомолда очрашкан идем… Мәгариф бүлегендә бик озак сөйләшеп тә утырган идек…

Белмим, Рахманов чынлап та мине оныткан булып чыктымы, әллә болай хәтеренә төшерәсе килмәдеме, танышлыкны әйтеп биргәч тә, мин көткәнчә, аның йөзе яктырып китмәде, шул ук салкын чырай белән җавап кайтаруында дәвам итте.

– Булса булгандыр, каян барын да хәтерләп бетерәсең, – диде ул. Безнең белән артык мавыгасы килмәгәнлеген белдерергә теләгән төсле, өстәл тартмасын тартып чыгарып, андагы хисапсыз күп кәгазьләр арасында актарына башлады.

Танышлыкны яңадан башламый чарабыз юк иде. Таныштык. Үзебезнең кемнәр булуыбызны һәм бирегә авылдагы комсомол эше буенча аңлашырга, фикер алышырга, киңәшергә килүебезне сөйләдек. Кемнәр икәнлегебезне ишеткәч, ул ачыла төште:

– Ә, сезнең турыда Низамый әйткән иде миңа, бик шәп булган, авылга көчләр кирәк. Менә озакламый ураза җитә. Ярдәм итәрсез. Мөхәммәд галәйһиссәламнең гошер теориясен беләсезме?

– Беләбез, – диде Гаяз, – тик безнең беләсе килгән нәрсә ул гына түгел, безнең менә шуны беләсебез килә: комсомол сафында кулак булырга тиешме-юкмы?

– Аны һәрбер октябрят белә инде, комсомол сафында кулак булырга тиеш түгел, – диде Рахманов, өстәл тартмасына карап көлеп куйды.

– Алай булгач, нигә менә без кайткан авылда бер кулак комсомолец булып тора?

Бу төстә куелган сораудан Рахмановның яшькелт күзләре зур ачылды… Коңгырт кашлары, бер-берсенә якынаеп, югары күтәрелделәр:

– Кем ул?

– Әнә шул Низамый үзе.

Рахмановның йөзенә яңадан тыныч чырай кайтты:

– Юкны болгатып эш чыкмас, егетләр. Башка хәсрәтләрегез дә бардыр бит?

Ләкин җитдилек һәм сабырлыкка килгәндә, Гаяз аңа бирешерлек түгел иде.

– Иптәш Рахманов, без шаярырга килмәдек, авыл ярлыларының теләкләрен алып килдек без, – дип башлады ул. – Алар Ленин өйрәткәнчә, партия өйрәткәнчә тора башларга телиләр һәм шул эштә комсомолдан – менә бездән ярдәм сорыйлар… – дип тезеп китте. Авылга кайтканнан бирле башыбызны ваткан мәсьәләләрне ачып сала барды, мин аның фикерләрен куәтли бардым.

Рахманов безнең сүзләргә артык әһәмият бирмәгән сыман тыңлый иде. Ул, бик кирәкле әйберен югалткан кеше төсле, һаман да өстәл тартмасындагы кәгазьләр арасыннан эзләнә, үзе «Йә, тагын? Шулай» кебек сүзләр белән безнең сүзләребезне җөпли бара, без һаман сөйлибез…

Нәкъ шул вакытта кемдер сак кына итеп ишек какты. Без, сөйләшүебездән тукталып, Рахмановның ишек кагучыга җавап бирүен көттек. Ләкин ул аңа аз гына да әһәмият бирмәде, безгә дә сөйләүдән туктамаска мөмкин икәнлекне белдерде.

– Дальше, – дип куйды ул. – Берәү дә юк анда, үзебезнекеләр шулай шаяртадыр, югыйсә кеше волкомолга ишек кагып керәмени?..

Ләкин ул ишек кагуның шаяру икәнлеген аңлатып бетерергә өлгермәде, тагын шакылдаттылар.

Рахманов йөзенә усал чырай чыгарды:

– Җитәрегез анда, шайтан ал…

Ул рәхимсез җөмләсен тәмамларга өлгермәде, ишек яртылаш ачылды, һәм безнең өчен ниндидер бер онытылган җырны хәтерләткәндәй көмеш тавыш ишетелде:

– Мөмкинме?

Рахмановның йөзенә куе кызыллык чыкты, һәм ул, ни әйтергә белмичә бераз катып торганнан соң, әкрен, юаш тавыш белән генә:

– Мөмкин! – дип куйды.

Ишектән керүче кыз зиһенемне алды. Мин аның уйнап торган зифалыгына, күзләрне камаштырырлык чисталыгына, кайнар яшьлегенә, тиңсез матурлыгына сокланып онытылып калдым. Күңелем нәрсәнедер хәтерләргә тырышып эзләнә, мин, ни әйтергә белмичә, әле кызга, әле Гаязга карап, җавап көтә идем.

Кыз, үз бүлмәсенә кайтып кергән төсле, батыр адымнар белән керде. Өстәл янына килеп җитмәс борын ук, күңелләрне иркәли торган көмеш тавыш белән шаярта башлады:

– Ай-һай-һай, космомол оешмасында бу тикле зур бюрократлар күргәнем юк иде әле…

«Әйе, миңа таныш бу, әйе, бу – ул!» дип кычкырды күңелем. Аның Агыйдел ярына басып тауларга караган чагы күз алдымда шәүләләнеп узды. Кан тамырларым буенча рәхәт җылылык йөгерде. Нәрсә дип әйтергә, нинди хәрәкәт ясарга белмичә аптырашта калдым. Гаяз да тыныч түгел иде. Аның күзләре хәзер гадәттәгедән көчлерәк яна башладылар. Тик ул сынатырга теләмәде: кызның Рахмановка төртеп әйткән шаян сүзләренә шундый ук шаян тон белән җавап бирергә ашыкты.

– Зурракларын да күрерсез әле, иптәш, – дип елмайды ул.

Шул уңайдан файдаланып калырга, аз гына булса да йөрәгемдәген аңлатырга теләп, мин дә елмайдым – кызның кара күзләренә текәлеп карап елмайдым. Тик кызның күзләре бу вакытта Рахмановка карыйлар иде. Ләкин бездә һәм кызда булган шаянлык Рахманов йөзендә күренмәде. Ул, электән җитди булган чыраена бераз ачу билгесе чыгарып, кызның шаяртуына каршы шактый тупас җавап кайтарды:

– Безнең дә монда, комсомол тирәсендә, кәнфит кәгазендәге төсле тәти туташларны очратканыбыз юк иде.

– Кыюлыгым өчен гафу итегез, – диде кыз, кинәт җитди чырай алып, – мин сезнең бу кадәр серьёзный кеше икәнлегегезне белмәдем. Минем сездә йомышым бар. Бик мөһим мәсьәләләр турында…

– Яхшы, – диде Рахманов, кызга сөйләп бетерергә дә ирек бирмәде, – хәзергә утырып торыгыз, мин менә бу иптәшләр белән эшемне бетереп җибәрим.

Кыз риза булды. Тынычлап кына тәрәзә янындагы артсыз урындыкка барып утырды. Рахманов инде безнең сүзләрне баягыча тыныч тыңлап утырмый иде. Бездән азрак сөйләтергә тырышып булса кирәк, өзлексез рәвештә үзе сөйли башлады:

– Кайтыгыз да Низамыйлар белән бергәләп тыныч кына эшләгез, аларга сезнең кебек укыган кешеләр бик кирәк. Аларда стена газетасы чыга алмый, җәй көне спектакльләр куя алмыйлар. Менә ураза уңае белән дингә каршы кампанияне көчәйтергә кирәк.

– Шулай да без әйтергә тиешбез: Имәлиләр, Ибрайлар бездән конкрет ярдәм көтәләр. Әгәр дә без шул ук Низамыйлар белән моңа хәтле булып килгән хәлне дәвам иттерсәк, безгә бер тиенлек тә ышаныч булмаячак. Шуңа күрә дә безнең юл Низамыйлардан…

– Кирәкми, кирәкми, кулак-мазар дигән булып, тар– каулык кертергә һич ярамый. Әгәр дә Низамыйны ычкындырсак, ячейканың яртысы комсомолдан чыгып бетәр, белегез аны, соңыннан миңа үпкәләмәгез.

– Болай булса, – диде Гаяз, – Низамый белән генә түгел, безнең юллар сезнең белән дә аерылышыр, ахры…

Гаязның батырлыгы минем күңелемне күтәрде. Аның бу кыю фикерләрен тагын да ныграк ишеттерер өчен, мин дә кушылдым:

– Әйе, һичшиксез, эш шулайга кала.

Моңарчы тыныч кына утырган кыз да безгә катнашырга теләгәнлеген белдерде:

– Мин дә нәкъ шундый мәсьәләләр буенча килгән идем, бергә сөйләшик әле.

Безнең сүзләрдән аптырап калган Рахманов, ни әйтергә белмичә, бераз җавапсыз торды. Ул арада кыз үзенең кайдан һәм ни өчен килгәнлеген сөйләргә тотынды:

– Мин дә нәкъ шулай, авылга кайтканыма менә дүрт көн, нинди генә зарлар ишетмәдем, нинди генә теләкләр әйтмәделәр миңа ярлылар. Кулаклар баш булып алган. Авыл советы начар эшли. Комсомолецлар бөтенләй юк…

– Тукта әле, кем син, нигә килдең син? – диде Рахманов, кызны яңа күргән төсле текәлеп карап.

– Мин, – диде кыз, – Кинҗә авылыныкы. Фамилиям – Иделбаева. Авыл хуҗалыгы техникумында укыйм. Җәйге каникул вакытында авылыма кайттым. Кайтсам, менә шул: моннан дүрт ел элек тә кулаклар этлек эшләп ята иде, хәзер дә шулай ук. Ярлыларны җәберлиләр. Хатын-кызга көн юк, комсомол бернәрсә дә эшләми монда.

– Сезнең юлыгыз да волкомол тоткан юл белән кушыла алмыймы?

– Әгәр дә сез, бу иптәшләр әйткәнчә, кулакларны күрмисез икән, әлбәттә, кушыла алмый.

Рахманов энәгә чәнчелгән төсле сикереп торды. Бар көченә кизәнеп өстәлгә сукты. Коңгырт-сары чәчләре үрә тордылар, күзләре очкынланды, – аның кыяфәте киноларда күренә торган усал типларны уйнаучы артистларны хәтерләтә иде.

– Җитәрегез, шайтан алгыры! – дип кычкырып җибәрде ул. Моңа кадәр калын һәм басынкы булып ишетелгән тавышы нечкәрде, ачыланды. – Сез монда эшне бутарга кайткансыз! Юк, волостной комитет комсомола юл куймас! Билетларыгызны алып калып, уку йортларыгызга язып җибәрербез…

– Бездә сездән алган билетлар юк, һәм без аны сезгә бирергә дә уйламыйбыз.

– Бездән алган билетларыгыз булмаса, безнең эшне бутамагыз. Сезнең ише сухой интеллигентлардан башка да ерып чыгарбыз… Утауга барырга кирәк сезгә, печән чабарга, урак урырга!..

Мин, бу урынсыз кызуның беребез өчен дә файдалы түгеллеген уйлап, Рахмановны тынычландырмакчы булдым:

– Иптәш Рахманов, туктагыз әле, нигә кызарга? Без бит талашыр өчен килмәдек. Сезне комсомолның җитәкчесе итеп танып, фикер алышырга, киңәшергә килдек. Безнең дә бит төп теләгебез комсомолның эшен алга җибәрү, сезгә ярдәм итү…

– Рәхмәт инде, мондый акыллы киңәшчеләрдән башка да үлмәгән идек әле, – диде Рахманов. Аның тавышы аз гына да йомшармады. Минем йомшак дәшүемне ишеткәч, ул тагын да ачырак тавыш белән кычкыра башлады: – Безнең сездән башка да бик шәп киңәшчеләребез бар, интеллигенциягә юл куймабыз безнең эшне бутарга. Довольно!..

Кычкырыш шактый зурга китмәкче иде, барыбыз өчен дә абзый булган яңа кеше кереп тынычландырды. Өстенә һәрвакыт кара материядән тегелгән толстовка киеп йөри торган бу такыр башлы кешенең партия комитеты секретаре Аязгулов икәнлеге миңа әүвәлдән үк билгеле иде. Моннан ике ел элек тә мин аны нәкъ шушы кыяфәтендә күргән идем: башы шундый ук бүген генә кырылган төсле такыр, бөртек-бөртек чал кергән җирән мыегы да бүгенге төсле борын астында гына калдырып алынган, шундый ук җирән сакалы да һаман ияк очына гына ябыштырылган сакал төсле асылынып тора иде; шул ук зур, тупас штиблетлары белән сак кына басып керде ул. Ут шикелле янып торган Рахманов аны күрү белән су сибелгән төсле кинәт сүрелде. Күкрәгенә төртеп аударылган кебек, урындыгына утырды. Бүлмәдә тирән тынлык урнашты. Аязгулов беребезгә дә аерым караш ташламыйча түргә узды, кулларын артка куеп, стенага сөялде.

– Дәвам итегез, нигә туктадыгыз? – диде ул.

Берәү дә эндәшмәде. Мин, аның белән исәнләшергә уйласам да, барыбер оныткандыр дип шикләнеп, урынымнан кузгалмадым.

– Йә, нәрсә бүлешә идегез?

– Артык әллә ни юк, – диде Рахманов, кечкенә гаебе ачылган кеше сыман көлемсерәп куйды.

– Азрак булды инде булуын, – диде Гаяз. – Тик, гафу итегез, мин сезне танымыйм әле.

– Зарар юк, зарар юк, минем алда сөйләшергә ярый, чит кеше түгел, – диде Аязгулов.

– Безнең волком партия секретаре Аязгулов агай була ул, – дип таныштырып куйды Рахманов. – Ә болар, – диде, безне Аязгуловка күрсәтте, – студентлар, ял итәргә безнең волостька кайтканнар.

– Бик яхшы булган, укыган кешеләрне бик яратабыз без, бик кирәк алар безгә; ә син, Рахманов, нигә куасың аларны?

– Бузатёрлар.

– Нәрсәдән риза түгелләр?

– Яңадан военный коммунизм тәртипләрен кайтарасылары килә. Авылда гражданнар сугышы ачмакчы булалар.

– Шулай укмыни?

– Бәлки, сезнеңчә, авылда сыйнфый көрәш булмаска тиештер? – диде Гаяз, шактый кычкырып. – Бәлки, кулаклар белән ярлылар, пар күгәрчен кебек гөрләшеп, үзара тату яши торганнардыр?

– Кычкырмыйча, кычкырмыйча, – диде Аязгулов. – Тынычрак. Җитди мәсьәлә турында тыныч сөйләшергә кирәк.

– Яхшы, – диде Гаяз, тәмам тынычланып. – Безнең бар теләгебез – авылны социалистик юлга бастыру эшендә партиягә ярдәм итү. Шуннан чыгып, менә күргәннәребез турында киңәшергә килдек…

Һәм Гаяз, бер дә иренмичә, әле генә Рахманов алдында әйткәннәребезне яңадан сөйләп бирде.

Ярлылар арасында авыл хуҗалыгы артеленә оешып эшләү теләге барлыгы һәм безнең шуларга ярдәм итәргә йөрүебез Аязгуловны аерата кызыксындырды.

– Әйбәт ният бу, – диде ул. – Хәтта бик әйбәт ният. Нигә син аларга ачуланасың, Рахманов?

Аның мондый карашы безне бөтенләй канатландырып җибәрде. Арада сүз тагын җанланып китте. Тик баягыча ук «ялкынлы» төс алмады. Аязгулов үзе бик сирәк сүз куша торган булып, күбрәк без сөйләшкәнне генә тыңлап торса да, аның безнең янда булуы барыбыз өчен да уртак тынычлык билгесе хезмәтен үти иде. Без комсомол эшендәге кимчелекләрне баягыга караганда да күбрәк күрсәтә башладык. Иделбаева да безгә кушылып китте.

Ул минутларда мин үземне үтә җылы, йөрәккә якын урталыкта хис иттем. Бердән, күптәннән күңелемне биләп килгән кызның безнең фикерләргә кушылып китүе; икенчедән, Гаязның – минем иң ышанычлы иптәшемнең янымда булуы; өченчедән, бу волостьның иң зур кешесе булган Аязгуловның бик нык игътибар белән тыңлап торуы һәм, дүртенчедән, Рахмановның башта бик әтәчләнеп тә, хәзер гаебен сизгән төсле юашланып калуы мине батырайттылар; мин үземдә бернәрсә каршында да чигенмәслек көч сизә идем. Мин генә түгел, Гаяз да, бөтен барлыгымны үзенә буйсындырган матур кыз да, һичшиксез, бу минутта үзләрен яхшы хис иткәннәрдер. Алар да минем кебек үк канатланып сөйлиләр, сүзләре шома булып, берсенә берсе җилемсез ялганып, Рахмановның исен китәрерлек акыллы булып чыга иде. Без өчәүләшеп волкомолны эшлексезлектә, халыкны культуралаштыру юлында җитәрлек көрәшмәүдә, кулак элементларына карата сизгерсезлектә гаепләдек. Рахманов эндәшмәгән саен, без рәхимсезрәк төс алдык: «йомшаклык», «обломовщина», «бюрократизм», «оппортунизм» кебек аталмалар берсе дә калмады. «Бөтендөнья революциясе турында лыгырдау җиңелрәк, әлбәттә» дигән сүзне дә әйттек. Тора-бара үз-үзебезгә дә хисап бирмәстән, авыл тормышында булган бөтен кимчелекләрне комсомол оешмасы өстенә аударырга тотындык. Безнең тәнкыйть астында биредәге комсомол оешмасы еллар буе берни дә эшләмәгән булып күренә башлады. Рахманов утырган җирендә кызарганнан-кызара барды. Бераздан инде ул, гаепле кешедән бигрәк, кызганыч кешегә охшый башлады. Ләкин без һаман да йомшармагач, «чәч үстереп йөрү генә комсомолецлыкны күрсәтеп бетми шул» дип, арттырып та җибәрә башлагач, Рахманов түзмәде, урыныннан сикереп торды. Баядан бирле кулында әйләндергәләп утырган кәгазь кисәген өстәл өстенә ыргытып бәрде. Ләкин җиңел кәгазь өстәл өстенә төшмәде, һавага бәрелеп кыеклады да, Рахмановтан аерыласы килмәгән төсле, яңадан аның итәгенә килеп ябышты. Ул үпкә катыш ачу белән Аязгуловның күзләренә карады.

– Тагын әйтәм, Аязгулов агай, укырга китәм мин. Берьеллык курс гыйлеме бетте. Менә бу егет моннан ике ел элек миңа караганда надан иде, мин аңа әллә ничаклы нәрсә өйрәттем. Ә хәзер ул мине өйрәтә, мине ниндидер обломщинада гаепли… Ә мин «обломщина» дигән сүзне аңламыйм. Ул аны укыган, ә минем аны укыганым юк…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации