Электронная библиотека » Мирсәй Әмир » » онлайн чтение - страница 4


  • Текст добавлен: 15 сентября 2021, 09:20


Автор книги: Мирсәй Әмир


Жанр: Литература 20 века, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Аның өчен Низамый сүз алды:

– Безнең ячейка ярыйсы ячейкалардан хисапланып килә. Кыш көннәрендә без атна саен спектакль куябыз, җәй көне инде, үзегез беләсез, яшьләр кырда, авылда беркем юк, кем белән эшлисең?..

– Ә кырда ни эшли комсомол?

Гаязның бу соравы Низамыйны да, Зояны да гаҗәпләндерде:

– Ничек инде ул «кырда ни эшли»?

– Әйтик, үз хуҗалыгында башкаларга үрнәк булырлык итеп эшлиме? Агрономия кертәме?

Низамыйның күз карашында ясалма җитдилек сизелде.

– Менә ул яктан безнең комсомолларны әйтеп булмый, – диде ул. – Җәй көне дә эшләргә кирәк иде. Бик кирәк иде. Нишлисең бит, актив җитми шул. Зоя инде ул кыз кеше. Башка егетләрне алсак – ул турыда уйламыйлар. Ә миңа килсәк, мин инде, беләсездер, хөкүмәт кешесе. Әле монда, әле калада. Калага чимал әзерлим бит мин. Кооперативка товар алып кайту эшен дә күбесенчә миңа тапшыралар, һич бушап булмый… Укырга китәр идем, җибәрмиләр…

– Да-а… – диде Гаяз, озак итеп сузып әйтте.

Ул арада безнең янга, тәлинкәләр өеме күтәреп, җитез хәрәкәтле бер яшь хатын чыкты. «Нихәл, матур егетләр», – дип, кыю, шаян тавыш белән исәнләште.

Низамый, шуны гына көтеп торган төсле, сөйли торган сүзен бөтенләй онытып, безне ул хатын белән таныштыра башлады:

– Бу минем җиңги, Марзия ханым, – диде, – Зөләлнең әнисе, – дип тә өстәде. Әнисенә ияреп чыккан Зөләлне башыннан сыйпады. – Йә, Зөләл, бу абыйлар ошыймы сиңа?

– Ошый, – дип башын иде Зөләл.

Җиңги кеше табынга тәлинкәләр тезгән арада, без, урыннарыбыздан торып, идән буенча йөри башладык. Стенада торган зур көзгегә карадык, түшәмгә кадәр күтәрелгән киң-киң яфраклы фикус гөле белән кызыксындык, шкафка тезелгән төрле матур уенчыкларны, ямь өчен куелган савыт-сабаларны мактадык… Хәрәкәтләремдә ниндидер таныш булмаган җиңеллек, уемда рәхәт иркенлек сизә идем мин. Зоя белән Маһибикә безнең тирәдә уралалар, әйткән бер сүзебездән рәхәтләнеп көләләр иде. Балалыктан аерылып җитмәгән Маһибикәнең нәрсәседер миңа ошый башлады. Ул көлгән саен сөйлисе, аны һаман да көлдерәсе килә. Ләкин никадәр генә көлсә дә, күңел канәгатьләнми, аны шаяртасы килә, аз гына… аз гына булса да тотып карыйсы килә. Аның юка күлмәк аша күренеп торган нәфис тәнен тотып карау чиксез рәхәттер төсле тоела… Үрелә язып, үрелә язып калам. Кулым ирек алырга тели, шулкадәр тели, шулкадәр тели, мин аны тыя алмас дәрәҗәгә киләм дә, шаярган булып, Гаязның беләген кысам. Үзем, күзләрем белән йотардай булып, Маһибикәнең тулы кара күзләренә карыйм. Ул, минем карашыма җиңелеп, башын ия дә кызара, серле итеп елмая. Миңа үз-үземне тыю аның саен читенләшә. Нишләргә белмим, Низамыйга сүз кушам, аның җавабын көтмичә, Гаязга борылам. Ул да тынычландыра алмый, аптырагач, безнең арада уйнап йөргән кечкенә Зөләл белән шаяра башлыйм, аны, күтәреп алып, кочагыма кысам…

– Йә, кунаклар, утырышыгыз, хәзер аш килә, – диде Низамый, печатенә биш йолдыз сурәте төшкән сары шешәне ача иде ул. – Менә бусы аш алдыннан эчә торганы, – дип, рюмкаларга тутыра башлады.

Без яңадан өстәл тирәсенә утырыштык. Утыргач, бераз тынычлангандай булып, үз-үземә хисап бирергә тырышып карадым: тукта, миңа ни булды, мин бит монда Низамыйның кем икәнен яхшылап белү өчен генә, аның сәүдәгәрлеге ни дәрәҗәдә икәнлеген аңлар өчен генә килдем. Хәзер күрәм, ул чын комсомолец түгел, аның тоткан юлы безнең юл белән кушыла алмый, үзем шуны аңлыйм, үзем шуның белән эчәм, үзем шуның сеңлесенә гашыйк булам. Юк, бу ярамый. Хәзер кайтып китәргә кирәк, беренчесе дә, актыккысы да шушы булсын… Шундый уйлар астында мин кинәт кенә батырланып китәм. Тик батырлык озакка бармый, күңелемдә икенче уйлар килеп чыгалар. Әллә кайда, читтә, шомырт чәчәкләре арасында качып торган кызлар шикелле, көтелмәгән җирдән килеп чыгалар ул уйлар, күңелле тавышлар белән икенче якка, рәхәт якка өстериләр, «Нәрсәдән куркып утырасың, суфи түгел бит син, «комсомол монах түгел!» дигәнне ишеткәнең юкмыни синең? Мондый урында алай утыру килешми, сиңа бу тормышны ныклап белергә кирәк, ныклап белү өчен, баштанаяк аларча булырга кирәк, аны бит сиңа Гаяз да әйтте. Гаяз әйтмәсә дә курыкма. Гаяз нәрсә, ул – иптәш, патша түгел бит ул сиңа, аның үзенә йөрәге бар, синең – үзеңә. Курыкма, эч, аш алдыннан тутырып эч берне, әнә аның шешәсенә «коньяк» дип язылган. Ә син коньякның исемен генә ишетеп беләсең, егет кеше эчеп карап белергә тиеш аны. Эчеп кара син аны. Гомереңдә бер генә тапкыр бит, курыкма…»

Бу уйлар мине йомшарталар. Ләкин йомшаклык та озакка бармый, миндә тагын батырлык туа. Тик баягы төсле батырлык түгел, икенче төрле, башсыз батырлык. Үземә үзем җавап бирә башлыйм: тукта, нәрсәдән куркып торам соң мин, үземне үзем белмиммени мин, беләм, бик беләм…

Шундый хыяллар астында җиңеләеп, утырган урынымнан сикереп тордым. Хуҗалар тәкъдим итмәс борын ук, рюмканы кулыма алдым һәм, театрдагы төсле ялкынланып, багышлау рече сөйли башладым:

– Иптәшләр, бу бокалымны мин авылыбызның мәдәни көчләре исәнлегенә…

Бу урында минем күзләрем ничектер Гаяз күзләре белән очраштылар. Аның рәхимсез төс алган кара күзләре миңа туктарга кушалар иде. Мин аны бик яхшы аңладым. Ләкин күңелемдә туган мин-минлек тойгысы миңа туктарга ирек бирмәде, мин Гаязның күзе белән генә әйткән уйларына кычкырып җавап бирдем:

– Курыкма, Гаяз, мин үземнең кайда икәнлегемне онытмыйм, кайда икәнлегемне бик яхшы беләм.

Низамыйның йөзенә бер секунд эчендә өч-дүрт төрле чырай чыкты. Күзләре бер ачылып, бер кысылып Гаязга төбәлделәр. Гаяз кинәт кызарды, кинәт агарды. Күзләре кысылып кискенләштеләр. Мин берсенә дә әһәмият бирмәдем, бары да көлке тоелды. Үземне җиңүче хисаплап кычкырып көлдем дә башлаган сүземне дәвам иттердем:

– Әйе, авылыбызның мәдәни көчләре исәнлегенә, мәҗлесебезнең чәчәкләре Маһибикә туташ белән Зоя иптәшләр исәнлегенә күтәрәм. Ягез, минем белән.

Гаяз ашыгыч рәвештә рюмканы кулына алды да: «Миңа коньяк ярамый, эчә алмыйм», – дип, читкә куйды. «Коньяк» дигән сүзне аерым басым белән әйтүеннән миңа да эчмәскә кушканлыгын аңладым. Ләкин күңелемдә туган тискәре мин-минлек тагын котыртты мине, батырланып кычкырып җибәрдем:

– Ә менә мин күтәрәм!

Мин сары эчемлек белән тулы рюмканы авызыма китердем. Коньякның авыр исе миңа ягымлы тоела иде. Эчәм генә дигәндә, тыштан, урамнар арасыннан, ерактан, тирәннән яңгырап, Имәли шакылдавыгы ишетелде:

– Тук-та… тук-та… тук-та!..

Кинәт бөтен тәнем өшеп китте. Батырлыгым каядыр югалды. Хәлсезләнеп, урындыгыма ишелдем, йөзем өстәлгә капланды…

Гаяз, урыныннан торып, минем яныма ашыкты:

– Җитте аңа, ул исерде, аның бит беренче эчүе, – диде ул, ниндидер ярым пышылдап чыккан шомлы тавыш белән Низамыйларга аңлата башлады.

Ләкин ул минутта мин айныган идем инде. Имәли шакылдавыгы мине тәмам акылыма китергән иде. Моннан берничә минут кына элек эшләгән эшләремә үкенә идем. Шуңа күрә дә Гаязның мине, исереккә хисаплап, Низамыйлардан араларга тырышуы миңа бераз тынычлык бирде, һәм мин юри башымны исереккә салдым. Низамый, минем шикле сүзләремә бөтенләй әһәмият бирмәгән кеше төсле, тынычландырырга теләде:

– Зарар юк, ашагач җиңеләя ул. Йә, Гаяз, тынычлан, Ильяска берни дә булмады. Шулай бит, Ильяс, берни дә юк бит?

Мин йөземне күтәрмәдем. Гаяз, кулбашларымнан кочып, мине ишегалдына чыгарга өнди башлады:

– Әйдә, Ильяс, бераз һава алып кер, – диде.

Әйе, бу минутта миңа Гаяз белән бергә ишегалдына чыгып, саф һава алу кирәк иде.

Мәҗлестә урнашкан тирән тынлыкны бозмыйча гына, ишегалдына чыктык. Тышта көнбатыштагы кызыллык бетеп җитмәгән булса да, йолдызлар белән бизәлгән җәйге төн урнашкан иде инде. Гаяз мине бакча эченә алып кереп, баягы өстәл янындагы эскәмиягә утыртты. Безнең белән бергә чыккан Низамый өйгә кереп киткәч, миңа акрын гына сорау бирде ул:

– Син чынлап ук исердеңме, Ильяс?

– Юк, Гаяз, мин исерә генә башлаган идем, хәзер айныдым инде… Ә син Имәли шакылдавыгын ишеттеңме?

– Мин аны сиздем, Ильяс, шул айнытты сине, югыйсә…

– Чынлап та, Гаяз, бик нык эшне бозып өлгердем бугай?

– Бик нык боздың. Без аларның кем икәнен күреп кенә калмадык, үзебезнең кем булуыбызны да аларга күрсәттек. Анысы кирәкми иде. Тик артык зарар юк, алары турында соңыннан. Ә бүген безгә шул җитте. Хәзер тыныч кына пилмәннәрен ашарга да кайтып ятарга кирәк. Хәзер син айны, кызлар сүз кушса, елмайган бул, елмаясың килмәсә дә елмай. Көчләп елмая белмәсәң, әнә Низамыйдан өйрән. Үзең башлап сүз ачма, булдымы? Калганын үзем башкарырмын, әйдә…

Безне каршы алырга Маһибикә чыкты.

– Йә, Ильяс абый, беттеме? – диде ул, сул як беләгемнән култыклап алды.

– Зарарсыз, берни дә булганы юк, – дип елмайдым.

Өйдәгеләр дә елмаеп каршы алдылар. Маһибикә мине җитәкләгән килеш сөйләнә-сөйләнә керде:

– Күрдеңме, абый, без аны сәламәтләндердек, аңа берни дә булганы юк. Шулай бит, Ильяс абый, берни дә булганы юк, әйеме?

– Дөрес, миңа берни дә булганы юк.

– Әллә, бездә болай берни дә булмый торган иде, – диде Низамый.

Маһибикә мине өйгә кергәч тә калдырмады, «Кил, Ильяс абый, менә монда утыр» дип, үз урындыгы яныннан урын бирде. Аның, моңа кадәр башын иеп кенә йөреп тә, хәзер абыйлары, җиңгәләре алдында да тартынмыйча, болай кыюланып китүе мине тагын да ныграк уйланырга мәҗбүр итте. «Шушы күбәләк кебек кызларын да кирәк урында файдаланырга тайчынмыйлар микәнни болар?» – дип уйладым мин. Әле күптән түгел генә мине акылдан шаштыра язган Маһибикә кызганыч тоела башлады. Бу вакытта Гаяз, Зоя белән янәшә утырып, берни булмаган төсле, көлешә-көлешә пилмән ашый иде инде…

Кайтып китәргә җыенганыбызны сизгәч, безне кунарга өнди башладылар. Низамый сүзләренә генә әһәмият бирмәгәнебезне күргәч, кызлар да катнашты. Зоя, Гаязның ике иңбашыннан тотып, күзләренә карады:

– Гаяз, кал, мондый кыска төндә шушындый күңелле җирдән кайтып йөрүнең нигә кирәге бар, кал. Озакламас таң атар. Бакчаны күрдең, анда нинди матур, бергәләп таң каршыларбыз, кал, Гаяз!

Маһибикә минем беләкләремә асылынды. Аның күз карашлары да, турыдан-туры йөрәккә килеп кагыла торган ягымлы тавышы да минем калуымны үтенәләр иде:

– Ильяс абый, нигә инде шулай карышасыз, без сезнең белән күңелле итеп таң каршыларбыз дип тора идек, калыгыз. Йокы шулхәтле кадерлемени сезнең өчен? Алай булса да калыгыз, бездә йокларсыз…

Ялкынланган кызларның бу сорауларына каршы килү минем өчен шактый читен иде. Маһибикәнең һәр кагылуы, күзләремә карап әйтелгән иркә сүзләре ихтыярымны йомшарта баралар иде.

Өстәвенә ул арада Зөләлен йоклатып чыккан яшь хатын да кызларга ярдәмгә килде:

– Һи, мин сезнең кебек егет булсам, шундый кызлар чакырып торсалар, икеләнеп торыр идемме соң!

– Юк, без икеләнмибез, әйе, икеләнүсез-нисез әйтәбез, хушыгыз! – дип җавап бирде Гаяз.

Аның бу җавабы минем югала башлаган ихтыярымны яңадан кайтарды. Үземне үзем кулга алдым. Өзлексез елмаюга бирелгән йөземә, күзләремә җитди чырай чыгарып, мөлаем Маһибикә белән саубуллаша башладым:

– Ярый, бетте, хушыгыз!

– Юк-юк, хушлашмыйбыз, – диде Маһибикә, күрешергә дип сузган кулымны кире этә башлады.

Тик мин бирелмәдем:

– Ярый, күрешергә теләмәсәгез, болай гына хушыгыз, гаеп итмәгез, безгә һичшиксез кайтырга кирәк.

Бу вакыт Гаяз Зояның кулын кыса башлаган иде инде. Низамый да, файда юклыгын аңлады булса кирәк, каршылыгын югалтты:

– Ярый, алайса, көчләмик, гаеп итеп китмәгез инде, тагын күрешербез әле…

– Обязательно бер спектакль куябыз.

– Обязательно!

– Обязательно!

Бу сүз барыбыз авызында да кабатланды.

Безне озата чыктылар. Тышта безне авылны күмгән әтәчләр музыкасы каршылады. Маһибикә, ишегалдына чыгу белән, аяк киемен рәтләгән булып тукталды. Уң беләгем аның кулында булганлыктан, мин дә тукталдым. Төн караңгылыгы безне башкалар күрмәс дәрәҗәдә яшерә иде. Маһибикә миңа гына ишетелерлек итеп колагыма пышылдады:

– Ильяс абый!..

Мин дә аның кебек үк акрын тавыш белән җавап кайтардым:

– Нәрсә, Маһибикә?

– Кил әле якынрак, бер сүз әйтәм…

Мин аның йөзенә якын ук иелдем. Ул берсүзсез иреннәрен минем иреннәр янына китерде дә хәрәкәтсез калды. Берни дә уйлый алмадым. Күкрәкләр күкрәкләргә кысылдылар, иреннәр иреннәргә йотылдылар. Бөтен тәнем рәхәт ут эчендә калды. Бер секундка дөнья онытылгандай булды. Акылыма килергә өлгермәдем, Маһибикә кинәт тартылып, кочагымнан суырылды да капка төбенә үк чыгып өлгергән Низамыйлар, Гаязлар, Зоялар янына йөгерде. Мин, нишләп калганымны сиздермәс өчен, сандалиемны рәтләгән булып, тагын беразга кичектем.

Маһибикә миңа яңадан күтәрелеп карамады. Мин дә, аңа аерып сүз кушмыйча, барысы белән дә берьюлы саубуллаштым. Зоя минем белән күрешкән вакытта озак итеп кулын алмыйча торды; аның сөяксез сыман йомшак, кыска бармаклары, уч төбендә кыймылдап, бөтен тәнемә салкын йөгерттеләр.

VIII

Низамый безне күп озатмады, беренче тыкрыкны узуга ук кире борылды.

Икәү генә калгач, байтак вакыт сүзсез бардык. Хор белән кычкырган әтәчләр концерты төнгә җан кертә, авылның икенче башында кемдер аларга кушылып озын көйгә җырлый һәм, бу тавышларның һәммәсен җиңеп, ара-тирә Имәли шакылдавыгы ишетелеп куя иде. Шактый вакыт сүзсез барганнан соң, Гаяз, сүз юктан сүз булсын дигән сыман гына итеп, миңа сорау биреп куйды:

– Маһибикә ошадымы?

– Бала бит әле ул.

– Шулай дип уйлыйсыңмы?

– Уйлыйсы да юк инде, күренеп тора.

– Ә син бала яратасыңмы соң?

– Нинди бала бит.

– Маһибикә кебек бала булса?..

– Дөресен генә әйткәндә, Гаяз туган, аның миңа нәрсәседер ошады бугай.

– Мин дә шуны әйтәм шул, ул бала синнән көчлерәк булып чыкты, ахрысы, дим.

– Ник?

– Син соң бернәрсәгә дә төшенмәдеңмени?

– Төшендем, Гаяз, Низамыйның чын комсомолец булып җитмәгәнлегенә төшендем, Зояның секретарьлыкка ярамаган кыз икәнлегенә төшендем.

– Бик азга төшенгәнсең. Ә мин аларга гына түгел, кичә Имәли әйткән сүзләргә дә төшендем. Низамыйның комсомолец булып җитмәгәнлегенә генә түгел, безнең өчен дошман икәнлегенә дә төшендем. Зояның шул дошман кулында корал икәнлегенә дә төшендем. Маһибикәнең дә шул ук хезмәтне башкаруына төшендем.

– Гаяз, мин бит аның белән үбештем… Дөресрәге, мин түгел, ул минем белән…

– Шулаймы, мин уйлаганнан да көчлерәк булып чыкты, алайса, синең ул балаң…

Үзебезнең урамга борылган чакта, якында гына көчле шакылдау тавышы ишетелде. Кинәт ишетелгән бу тавыштан сискәнеп, артыбызга борылдык. Артыбыздан, ашыга-ашыга атлап, Имәли килә иде:

– Мин әйткәнчә булдымы, ә? «Эчәр өчен кайттыгызмы, кызлар белән йөрер өченме» дип әйткән идемме мин сезгә, ә?..

Гаяз кинәт җанланып китте:

– Ә, Имәли абзый, нихәл? – дип, аңа кулларын сузды.

Имәли тиз генә кулын бирмәде, Гаязга бармак янады:

– Кулыңны юдыңмы соң?

– Курыкма, курыкма, пычранганы юк аның, без синең сүзләреңә төшендек, Имәли абзый, дөрес әйткәнсең.

Имәли кинәт йомшарып китте. Икебезнең дә кулларыбызны кысып, ярым елак тавыш белән зарлана башлады:

– Дөресен әйтми нишлим соң, җанкисәккенәйләрем! Беләм бит мин аларны, бик яхшы беләм, аждаһа бит алар. Авылыбызга чибәр-чибәр кешеләр килә, беренче очраганда күңелгә ятымлы гына кеше булалар. Менә мондагы яраларны ачып салырга өлгермисең, шул аждаһалар арбап өлгерәләр. Шунда кереп, бер кич кунып чыксалар, икенче кеше булып әвереләләр. Сөйләшәселәре килми башлый. Шулар тарантасына ук утырып, кире китәләр. Йөрәк әрни, җанкисәккенәйләрем! Әле менә бүген, сезнең өчен үземне үзем чәйнәрдәй булып, нишләргә белми йөри идем. Хәзер сезнең аннан исән-сау килеш котылуыгызга, миңа якты йөз күрсәтүегезгә хәйран калам.

– Нинди яралар бар соң синең йөрәгеңдә, Имәли абзый?

– Төшенә алмыйм, җанкисәккенәйләрем: власть кем кулында бездә, төшенмим, без ни өчен сугыштык? Нигә соң әүвәле рәхәт яшәгән Таквә Сәхәүләр, шул ук Низамыйлар рәхәт яши дә, власть алабыз дип кан түгеп йөргән мин болай мыскыл ителәм? Нигә әнә теге мескен, җиде төн уртасында йоклый алмыйча, өзелеп җырлый, әнә бит…

Бу минутта авылда әтәч тавышлары басылган иде инде. Безгә шактый якынаеп өлгергән җыр тавышы, юрамалый Имәли сүзләрен куәтләргә теләгән төсле, аермачык булып ишетелде:

 
Сахраларга чыксам табалмыймын,
Югалтканмын Зөһрә йолдызын;
Ялгыз да гына башым, юк юлдашым,
Адашырмын, ахры, берүзем…
 

Имәли, бераз туктап торып, җырны тыңларга ирек биргәннән соң, тагын дәвам итте:

– Күчәрбай җырлый бит моны. Җыры нәрсә бит? Совет заманында җырлана торган җырмыни? Аңлатыгыз, егетләр, төшенмим, власть кем кулында бездә?

– Сугышта булганың бармы, Имәли абзый? – диде Гаяз.

– Булмаган фронтым калмады, җанкисәгем: Дутовына каршы сугыштым, Колчагына каршы!..

– Ярый, командага буйсына торган гадәтең бармы?

– Миннән сорама син аны, энем, бәләкәйрәк малайлардан сора…

– Ярый, без синең аңламаган нәрсәләреңне төшендерергә уйлыйбыз. Аны төшендерү өчен сүз кирәкми, әйеме? Сүз канәгатьләндерми сине, әйеме? Аның өчен әнә шул син әйткән аждаһаларга каршы да, Таквә Сәхәүләргә каршы да сугыш ачарга кирәк. Әгәр дә сугыш ачсак, син безнең командага буйсынырсыңмы? Безнең кем икәнлегебезне беләсең килсә, без – комсомолецлар. Тагын шул бар: үзеңнең буйсынуың гына җитми, ә үз артыңнан авылдагы барлык ярлыларны да ияртә алырга кирәк…

– Әй, җанкисәккенәйләрем!..

– Тукта, аннан соң шуны аңла, бу сугыш теге вакыттагы төсле кораллы сугыш түгел, мылтыксыз сугыш. Тегенди сугыштан кыенрак диләр аны тәҗрибәле кешеләр, буламы?

– Властьны үз кулыбызга алырга гына булсын, мин утка керергә һәрвакыт хәзер!

– Власть – безнеке, ул безнең үз кулыбызга бирелгән власть, тик ул менә сезнең авылда, ничектер ялгышып, син әйткән аждаһалар кулына эләккән. Сез аны саклый алмагансыз.

– Их, җанкисәккенәйләрем!..

Ул әйтә башлаган сүзен тәмамлый алмады, безнең яныбызга ук килеп чыккан Күчәрбай бүлдерде аны. Без акрын гына атлап килә-килә кайтып җитә язганбыз, Күчәрбайның, җырдан туктап, безгә якынлашканын да сизмәгәнбез икән.

Барыбызны да сискәндереп кычкырып җибәрде ул:

– Имәли агай, сине эзләдем! Нигә шакылдатмыйсың? Шакылдат әле, ерлаем.

– Ә, Күчәрбай?! Кил монда, миңа гына зарланма, менә бу егетләр сиңа сабак укытмакчы булалар. Кил, оялма, гайрәт тә кергән икән үзеңә, кил.

– Йомга итеп кенә бәйрәм иткәйнем шул, йомга итеп кенә әдрәк эскәйнем.

– Җомга итеп кенә әзрәк сөйләшеп тә кит инде, алайса, кустым, – диде Имәли.

– Сөйләем, агайларым, сөйләем, – диде Күчәрбай, исереклеген юри сиздерергә теләгән төсле, өстебезгә ишелә язып якын килде һәм бөтенләй үзенә хас булмаган ачыклык белән сөйли башлады: – Мона Имәли агай мине белә. Бүтән беркем дә белмәй. Ильяс та белмәй мине…

Чынлап та, бу минутта мин аның кем икәнен белми идем. Ул башка вакытта саф татарча сөйләшә торган булса да, бүген күп сүзләрен башкортчага тартып әйтә-әйтә, үзенең кем икәнлеген белдерә башлады:

– Мин – инәсен югалткан куй бәрәсе. Минем әйләнәмдә ерткыч бүреләр улай. Ул бүреләр мине кешегә санамыйлар. Минем күз алдымда бисәләре белән оятсыз сүзләр сөйләйләр, оятсыз эшләр эшләйләр. Бүреләрнең бәләкәй малайлары елкәмә атланып йөриләр, мине бугазларга өйрәнәләр. Карт бүре үзе минем күз алдымда кыскырып советны каргай. Алар минем тиремне тунайлар. Алар мине суеп ашайлар… Алар минем иркәмне суеп ашанылар индә… Минем иркәмне алар…

– Кемнәр соң ул бүреләр? Кем соң синең иркәң?

Бу сорауга Күчәрбай үзе җавап бирмәде, «бүреләр» дип Таквә Сәхәүнең малайларын, «карт бүре» дип Сәхәүнең үзен атавын һәм моннан өч-дүрт ел элек хәбәрсез югалган сеңлесе барлыгын, «иркәм» дип шуны сагынуын Имәли төшендереп бирде.

Ул аңлаткан арада, Күчәрбай сүзсез генә торып тын алды да тагын сөйли башлады:

– Уйлаем, уйлаем, уйлаем да… куй бәрәсе булып йөриһем килмәй. Аю булаһым килә. Шул бүреләрнең еннәрен өзеп ташлаһым килә. Үзләреннән дә усалрак булып һөҗүм итәһем килә…

– Нигә шулай итмисең соң?

– Һай дусларым, булмай, шайтаным җибәрмәй, җилкәмә шайтан менеп атланган. Ул шайтан мине йөгәнләп алган, төшмәй дә төшмәй. Мине көрәшкә җибәрмәй. Артка тарта ла тора, артка тарта ла тора. Китәлмәем…

– Нинди шайтан соң ул?

«Шайтан» ның мәгънәсен безгә тагын Имәли төшендереп бирде:

– Шайтан дип үзенең наданлыгын әйтә ул, язу танысам, законын табар идем дип, эчкән саен шашына.

– Шулай итәм, дусларым, эчкән һаен шулай итәм. Шуңа күрә лә шул, шундый бер нәмә эсәһем килә, гомер буена исертеп йөри торган нәмә… Шул турала һөйләшмәксе инем мин сезнең белән, дуслар…

– Йә, йә, сөйлә, без тыңлыйбыз.

– Алып китегез мине, дуслар, бу авылдан. Бер-ике ел читтә йөреп кайтаем. Югыйсә болай мине, аек килеш акыллы сүз сөйләсәм, исәргә санайлар, минем акыллы сүз әйтүемә берәү дә ышанмай. Ышансалар да, аны колакка алусы табылмай…

– Әгәр дә синең сүзләреңне колакка алучылар булса, ни эшләр идең?

Күчәрбай аз гына да аптырап тормады, шундый сорау биргәнне әллә кайчан көтеп торган төсле, ашкына-ашкына җавап бирә башлады:

– «Атланыгыз атларыгызга, алыгыз сөңгеләрегезне, тагыгыз чукмарларыгызны, дип сөрән салыр идем мин, – бүре ауларга барабыз. Арабызда яман бүре бар. Ул безне буа. Малларыбызны ега. Аны тотарга кәрәк. Сылбыр белән авызлыклап, урам буенса йөретергә кәрәк ул еланны».

Ул сөйләгән бүреләрнең кем булуы безгә сер түгел иде инде. Тик ул сүзләрнең аек баштан сөйләнмәве безне уңайсызландырды. Без аның белән саубуллашырга ашыктык:

– Ярый, Күчәрбай туган, хәзергә хуш, бар, кайтып ят инде. Таң атып килә, иртәгә, эчмәгән чагыңда сөйләшеп карарбыз, яме? Эчмәгәндә дә сөйләп карарсың әле син безгә. Без синең сүзләреңә колак салырбыз. Хәзергә…

Гаязның бу сүзләре аны бик нык җәберләделәр булса кирәк. Күчәрбай елау катыш калтыравыклы тавыш белән үзенең гаепсез икәнлеген аңлатырга теләде:

– Эчмәгәндә уйлаем, эчкәндә сөйләем, дуслар. Ышаныгыз, алып китегез мине. Ике елга булмаса, ике айга гына. Ике ай йөреп, язу танып кайтсам, миңа колак салырлар. Алып китегез, ике ай булмаса, ике атна да җитәр. Язу танымасам да ярый, күзләреннән югалып торып әйләнеп кайтсам, куй бәрәсе булып түгел, аю булып кайтам… Ике көн булса да ярый, кала күреп кайту да етә. Шушында ук үзгәрер идем, таныш кешеләр арасында үзгәреп булмый, үзгәрсәм дә ышанмыйлар. Валлаһи, шулай. Алдаһам, менә эчем күпсен. Куй бәрәсе булып йөриһем килмәй. Мине кешегә санамайлар…

Гаяз аның янына ук барып, иңбашыннан тотты. Дусларча акрын тавыш белән ышандыра башлады:

– Күчәрбай туган, мин синең йөрәгеңне аңлыйм. Сине бу авырлыктан коткарырга тырышырбыз. Ә хәзергә син шулай «куй бәрәсе» булып тор. Бүреләрнең нишләгәнен бик ныклап күзәтеп йөре. Куй бәрәсе булып түгел, аучы булып күзәт, аңладыңмы?

Күчәрбайның чырае яктырып китте. Ул тиз һәм ачык итеп җавап бирде:

– Аңладым.

– Иртәгә күрешербез. Хуш, хәзергә кайтып ят.

Күчәрбай, сүзсез генә баш иеп, Таквә Сәхәү йортына таба юнәлде. Ул киткәч, Имәли дә безнең янда озак тормады.

– Сезгә булган ышанычым арта бара, егетләр. Адәм белән адәмне аера белә торган кешеләргә охшыйсыз. Йөрәгемдә ут кабыздыгыз сез минем, – диде дә ул, шакылдавыгын яңа дәрт белән уйнатып, артка, Низамыйлар урамына табан борылды.

Ерагая барган саен, аның шакылдавыгы моңлырак булып ишетелә, йокысыннан уянган этләр, иренеп кенә өреп, аңа җавап биреп куялар иде.

Каядыр еракта, Низамыйлар ягында, әтәч кычкырды. Таквә Сәхәүләр ягында уянган икенче әтәч аңа җавап бирде. Ун-унбиш адым китәргә өлгермәдек, бөтен авыл яңадан әтәч тавышлары астында калды. Тешсез Ибрай йортында ишек ачып япкан тавыш ишетелде. Кайдадыр сыер мөгрәде, урам уртасында йоклап яткан казлар уянып, үзара сөйләшеп алдылар.

Караңгы, шомлы булып күренгән биек таулар артындагы эзмәнкәле офык буйлап сызылган таң аклыгы күзгә сизелерлек тизлек белән киңәя бара иде.

Без лапас башындагы яшел печән өстенә җыеп калдырылган урынга ятып йокыга киткән вакытта, яңа көннең көләч кояшы чыгып килә иде инде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации